РУХИ МАТУРЛЫК ҖЫРЧЫСЫ
Ә. Еники поэтикасына кайбер күзәтүләр
мирхан Еники исемен телгә алу белән, изге күңелле Акъәби, беренче очрашудан ук рухи сафлыгы бөркелеп торган Рәшидә, самими хисләр ташкынына ия Гөләндәм туташ, тыйнак, эшчән, юмарт, рухи бай гал- гади кешеләр бер-бер артлы күз алдыннан уза. Бу геройлар әдипнең үзе кебек үк искиткеч тыйнак, итагатьле — алар күпне дауламыйлар. Алар яшиләр, без алар- ның һәр сүзен, хәрәкәтен аңлыйбыз, кабул итәбез, күңелләрендәге һәр талпынышны сизеп торабыз. Әдипнең аларга ихлас теләктәшлеген, хөрмәтен, мәхәббәте» тоябыз. Хәтта рухи гарип кешеләрне (Зөфәр, Мостафин, Коръәнхафиз Һ. б.) сурәтләсә дә, Ә. Еникинең уңай геройларына хас яктылык, сафлык, эчке инану ахыр чиктә җиңәчәгенә чын күңелдән ышанабыз.
Ә. Еники турында язу бик авыр. Моның өчен Еники талантының серен ачып бирерлек оста булырга кирәк. Әдип әйтергә теләгәнне тәнкыйть теле белән әйтеп бирү гаять кыен. Иң яхшысы — аның әсәрләрен уку. Укыган саен, тирәнрәк аңлый барасың, матур җанлы геройларына тагын да сокланасың, әдипнең сурәтләү осталыгына таң каласың. Ә- Еникинең хикәяләве ялыктырмый, туйдырмый. Кайбер әсәрләре халкыбызның күңеленә салынган, гасырлар буе аның рухи байлыгы булган сүзсез моң кебек. Аларда — сагыну да. шатлану да, боегу да, талпыну да, көч тә, бөтен авырлыкларны, кайгыларны җиңеп чыгуга ышаныч та...
Ә. Еникине кеше күңеленең җырчысы дияргә мөмкин булыр иде. Аны кешенең эчке дөньясы, рухи байлыгы кызыксындыра. Әсәрләренә салынган иң зур идея — кешенең рухи матурлыгын күрсәтү яисә аның рухи түбәнлеген ачып салу. Персонажның эчке дөньясын бөтен нечкәлекләренә кадәр ышандырырлык итеп сурәтләве белән Ә. Еники чын сәнгать әсәрләре тудыра. Әдип моңа ничек ирешә соң? Нинди алымнар кулланып эш итә?
Әдәби әеәрнең уңышы язучы тудырган образлар һәм идея эчтәлеге белән генә билгеләнми. Аларга ирешү, аерым алганда, тел чараларыннан башка да мөмкин түгел. Еники әсәрләренең җырдай ритмикасы, аһәңлелеге, күңелгә ятышлы булуы, сүз>сүз мәгънәләре белән генә түгел, иң элек сүзнең җөмләдәге урыны, аның ятышлыгы, җөмләләрнең, абзацларның бер-берсенә бәйләнеше, шуларның гомум бербөтен барлыкка китерүе белән дә аңлатыла. Бу турыда Ә Еники болай дип яза Без әдәби осталык турында сөйлибез. Ләкин әдәби осталык, беренче чиратта, тел осталыгы, телгә байлык, телне дөрес куллана белү дип аңларга кирәк. Язучы кешедә телгә карата аеруча бер сизгерлек булырга тиеш: ул һәр сүзнең
Ә
тулы мәгънәсен аңлау гына түгел, аның эчке аһәңен, к ай урында ничек яңгыравын, ниһа- •өть, сүзләрнең үзара бәйләнешен тоярга тиеш». («Хикәя турында...—Язучылык хезмәте турында. Казан. 1958, 175 бит.)
Язучы осталыгының сере — синтаксиста, дигән А. П. Чехов. Ә Еники иҗатында бу аеруча нык сизелә. Еники стилен сүз түгел, сүзләрнең ничек оешуы, ягъни синтаксис хәл итә. Язучының индивидуаль стилен, телен тикшергәндә, кайбер формаль нәрсәләрдән качу, әлбәттә, мөмкин түгел. Мәсәлән, әдип нинди -өзелмәләрне өстен күрә, җөмлә төзелешендә нинди чараларны аеруча яратып куллана һ. б. Болардан башка стиль юк. Шуңа күрә беренче карашка саф тел күзлегеннән фикер йөртелсә дә, китерелгән мисаллар Еникинең үзенчәлеген күрсәтә алыр дип уйлыйбыз.
Ә. Еникине башка прозаиклардан аерып торган бер үзенчәлек бар: аның хикәяләве күп очракта уртак сөйләмгә корылган. Автор (хикәя итүче) һәм персонаж өчен уртак булган сөйләм әдипнең беренче әсәрләреннән соңгыларына таба һаман J үсә бара, «Рәхмәт, иптәшләр!», «Саз чәчәге», «Рәшә». «Йөрәк сере». «Әйтелмәгән S васыять», «Төнге тамчылар» һ. б. әсәрләрендә хикәяләүнең төп үзенчәлегенә әй- & ләнә. Уртак сөйләмне чит сөйләмнең бер төре дип таныган хәлдә дә. аның әдәби _ әсәрдәге идея-эстетик, структур функцияләрен галимнәр бик әһәмиятле дип бәя- < лиләр. Татар прозасының башлангыч чорында — Ш Мөхәммәдов, Ф Әмирхан. Ш. Камал әсәрләрендә күренә генә башлаган уртак сөйләм 60—70 нчы еллар татар прозасында киң кулланыла башгА(й. Иң беренче чиратта ул тирән психологизм бе- Э лән сугарылган Ә. Еники иҗаты өчен хас.
Геройларның эчке дөньясын реалистик сурәтләү, кеше күңелендә кайнаган хисләрнең серенә төшенү, күңел диалектикасына үтеп керү, уй-фикер һәм кичерешләргә үз мөнәсәбәтен белдерү өчен, Ә. Еники башка барлык тел-стиль чараларыннан да бигрәк уртак сөйләмгә мөрәҗәгать итә. Язучы шунда персонаж булып уйлый, сөйли башлый, аларның икесе өчен уртак булган фикерләр, сүзләр әйтелә. Әсәрдәге «икетавышлылык» сурәтләнә торган вакыйгалар, тормыш күренешләре турында тирәнрәк һәм төрле яктан килеп фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әдип катлаулы чынбарлыкны эчке яктан яктыртып, аның кеше психологиясендә чагылышын күрсәтә; кеше күңеленең иң тирән почмакларына үтеп кереп, шул тирәнлектә яткан драматизмны үзенчә осталык, төгәллек белән ачып бирә
Автор хикәяләвеннән уртак сөйләмгә күчешне әдип төрле чаралар ярдәмендә оештыра. Рухи халәтне белдергән (борчылу, хәтере калу, шомлану, уйлану, дәлит- ләү, сорауга җавап эзләү һ. б.), күрүгә мөнәсәбәтле булган (карау, күзәтү, күз ташлау һ. б.), искә төшерү, күз алдына китерүне һ. б. мәгънәләрне белдергән сүзләр ярдәмендә уртак сөйләм башланып китә; «Хәер, берсеннән икенчесенә күчкәндә, киләчәк турында да ашыкмыйча тыныч кына уйлый башларга ярый иде .. Киләчәк! Сугыш китергән иң авыр, иң газаплы бер заманда кешеләр нең бердәнбер юанычы, емете, татлы хыялы иде ул... Әмма ничегрәк ител күз ал дына китерергә мөмкин соң бу киләчәкне!..» («Рәшә» ) «Кызлар күзләрен елтыратып әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул палаларына мама тиешле әби-карчыи! Үзе кечкенә, үзе арык, остенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак чәчәкле сары яулык бәйләгән, в общем, типичная башкирка икән!» («Әйтелмәгән васыять».)
Ә. Еники иҗатына төрлечә каршылыклы бәя бирүләр аның хикәяләү үзенчәлеге, аерым алганда, уртак сөйләмне хикәяләүдәге тел алым итеп сайлавы белән 6ә->-
ләнешле тугел микән дигән сорау туа. Әсәрдәге вакыйгаларга карата «авторның позициясе ачык түгел» дип язучылар Ә Еникинең кузгә бәрелеп тормаган, әмма гаять зур мәгънәви йөккә ия булган тел чараларына игътибар итеп җиткермиләр, күрәсең.
Уртак сөйләм — туры сөйләмнең автор сөйләменә механик рәвештә күчүе генә тугел. Мондый сөйләмдә геройның уй-фикерләре белән беррәттән шул геройга авторның мөнәсәбәте дә, сурәтләнә торган вакыйгаларга авторның бәяләмәсе дә күренеп тора. Без «Рәшәвнең беренче битләреннән үк Зөфәргә мөнәсәбәтебезне билгеләп куябыз; хикәяләү дәвамында язучы аңа карата һич тә битараф түгел, ул Зөфәрне автор исеменнән ачы тәнкыйть уты астына ала, Зөфәрне мораль яктан тар-мар итә. Әсәрнең соңгы юллары беренче карашка бик оптимистик рухта яңгыраса да («...Тормыш бу... Исәп белән тотарга кирәк!.. Әйе. бары исәп белән, исәт белән, исәп белән, кадалып киткере!»), без моны Зөфәрнең мораль җиңелүе дип аңлыйбыз. Рәшидә, күлдәге рәшә кебек, аның өчен ерак, җитә алмаслык хыял гына булып калды; Зөфәр исәп белән өйләнеп, чын дусларсыз калды; бөтен тормышын исәпкә генә корып, чын мәхәббәт, чын дуслык, кешелеклелек, эчкерсезлек кебек сыйфатларны төштә дә күрә алмаган бер затка әйләнде. Әсәрнең буеннан-буе- на шушы затның буш. салкын, чирканыч эчке дөньясын сурәтли әдип, Зөфәрне ту- рыдан-туры «бу — шулай, бу — тегеләй» дип бәяләми. Әмма һәр сүз укучыга бу кешенең кем икәнен аңларга ярдәм итә. Әсәр Зөфәр Сабитовның тугызынчы май таңында күргән төше белән башланып китә. Көне үк сагайта. Ник бу көнне Зөфәр Сабитов үз өендә рәхәтләнеп төш күрә-күрә йоклап ята? Бу көнне алар йортына сугыш беткән дигән хәбәр килеп керә. Менә шул хәбәрдән соң, язучы, персонажга тагын да ачыграк мөнәсәбәтен белдерергә теләп, уртак сөйләмгә күчеп болай ди: «Менә ул көн, менә кайчан килеп җитте ул күпме курку-шомланулар, күпме яшерен өметләр белән көткән көн! Бетте, шушы минуттан курку да, шомлану да бетте, җилкәдән әйтерсең һималай тавы төште!» Нигә курыккан соң бу кеше? Алга таба укыйбыз. Бөтен дөньяда шатлык. Күршеләре Зөфәрне дә Җиңү бәйрәме белән котлый. Язучы үз мөнәсәбәтен уртак сөйләм аша тагын да ачыграк белдерә башлый: «Зөфәр, үзе дә аларга елмаеп, зәңгәр кепкасын күтәрә төшеп, баш иеп узды. Шулай ул, бу дөнья! Әле кайчан гына шушы күршеләре аны, сәламләү түгел, бөтенләй күрмәмешкә салыналар иде яки яшерен бер дошманлык белән артыннан карап калалар иде. Янәсе, бөтен кеше тегендә, ут эчендә, ә ул тап-таза килеш монда йөри... Ни өчен коммерсантка мондый оҗмах, имеш... Билгеле, авыр иде бу ят итеп, дошман итеп карауларны күтәрүе, әмма, тешен кысып булса да. аңа чыдарга туры килде. Ә хәзер бетте, бетәргә тиеш, хәзер фронт та юк, тыл да юк — бөтен кеше бертигез, һәм ул бүгенге көннән берәүдән дә шүрләмичә, һәркемнең йөзенә туры карап йөри алачак». Менә кем икән ул Зөфәр! Сугыш буе тәэминат бүлегендә сау-таза килеш, бронь алдыра-алдыра яшәп яткан. Сугыш бетү Зөфәр алдына ике конкрет мәсьәләне тизрәк хәл итүне китереп куя: сугыш елларында җыйган «акчаны малга әйләндерү, ягъни йортмы-квартирамы сатып алу; икенчесе — аңа терәк һәм теләктәш булырлык әйбәт кенә кызга өйләнү...» 9 май көнне шушы ике уйдан башканы күз алдына китермәгән кеше кем икән ул? Автор бөтен әсәр буенча шушы шәхеснең күңелен ачып сала, мещанлыкның, рухи ярлылыкның искиткеч үрнәге булган бу затны Ә. Еники автор һәм геройның үз исеменнән сурәтли. Моның өчен иң кулай алым уртак сөйләм булып чыга. Сүз уңаенда шуны да әйтик: Ә. Еники хикәяләвенең төп сыйфатын билгеләгән бу алым хәзергә татар әдәбиятында торган саен киңрәк урын ала бара.
Ә. Еники хикәяләвендәге үзенчәлекле яңгыраш кабатлаулар исәбенә дә барлыкка килә. Кабатлаулар — телнең грамматик төзелешендә дә. стилистикасында да шактый зур урын алып тора. Кабатлау — сүз ясый, кабатлау — эмоциональ бизәк була, кабатлау — мәгънәви басымны арттыра, кабатлау — үзенчәлекле яңгыраш барлыкка китерә... һәр язучы бу алымнан файдалана, әлбәттә. Әмма, башка язучылардан аермалы буларак, Ә. Еники бу алымга искиткеч күп мөрәҗәгать итә. һәм аның кабатлаулары ялыктырмый, туйдырмый. Чөнки әдип аларның яңадан-яңа төрләрен. калыпларын, чиратлашуларын таба, әсәрнең аһәңен көчәйтеп җибәрерлек төрләрен сайлый. Алар ритмик төгәллек, камиллек, аһәң алып киләләр. Ә. Еники
җөмләне тәмамлаучы хәбәрне кабатларга ярата, әмма аның алдыннан кабатлаучы акларлык итеп, өстәмә мәгълүмат биргән сүзне өстәп куя: «Ә алар көтәләр, сабыр гына, әдәп белән генә көтәләр» («Гөләндәм туташ хатирәсе»). «Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр» («Жиз кыңгырау»). Хәбәрләр кабатланып раслау, ышанып әйтү мәгънәсен алып килә: «Салих югалмады минем өчен, юк, югалмады!» «...Мин аңа үпкәли алмыйм, юк, һич тә ♦ үпкәли азмыйм» («Гөләндәм туташ хатирәсе»).
Ә. Еники логик басым алган сүзнең мәгънәсен тагын да ассызыклау өчен, аны җөмлә ахырында тагын кабатларга ярата: «Ике еллап узды бит, ике ел» («Рәшә»). «Я хода, яз ич бу, яз! Ләйлә ич бу, Ләйлә!» («Төнге тамчылар»).
Затка характеристика биргәндә, аның бер билгесен өстәп, шул зат кабатланып әйтелә. Мондый кабатлау җөмләне түгәрәкли, мәгънәви яктан да үстерә «Сөембикә, кечкенә кара күзләре белән аңа хәйләкәр елмаеп караган Сөембикә, ферма кызлары тирәсендә аның кайгысын кайгыртып йөргән икән» («Рәхмәт, иптәшләр!»).
Әдип кабатланып килгән кисәкләрнең соңгысына еш кына тиңдәш кисәкләо өсти, шул рәвешле хикәяләүдә эмоциональ яңгыраш, хисләр гаммасы туа: «Минем җырым бу. жанымны сызландырган моңлы, ләззәтле җырым!» «Менә кайда икэч ул... мәхәббәт! Тилерүгә якын ниндидер иңрә үле, ялварулы, газаплы, хәтәр мәхәббәт!» («Гөләндәм туташ хатирәсе»).
Кабатланган кисәкләр сурәтләнә торган күренешне билгесе ягыннан * үстерәләр, шул рәвешле үзенчәлекле мәгънәви градация барлыкка китерәләр: «Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры—» («Кем җырлады?»). «Күтәрелебрәк тәрәзәдән карасам, тышта кар яуган икән ләбаса! Беренче кар! Тансык кар!» («Гөләндәм туташ хатирәсе»).
Җанлы сөйләм өчен хас кабатлаулардан Ә. Еники персонаж телен сурәтләгәндә дә киң файдалана, әмма алар автор хикәяләвендә нечкә зәвыклы кабатлаулардан интонацион яктан шактый аерылып торалар: «— Бөрмәле капчыкка салыгыз барысын да, ишетәсезме, бөрмәле капчыкка!» («Гөләндәм туташ хатирәсе»). «—Әй- тәм алайса... Мин өйләнергә булдым, менә сиңа өйләнергә, аңлыйсыңмы, Рәшидә, сиңа!» («Рәшә»).
Кабатлау — Ә. Еники синтаксисының аерылгысыз бер сыйфаты. Аваз кабатлауларының нәфис үрнәкләреннән алып, сүз, сүзтезмә. җөмлә кабатлауларының искиткеч матур чагылышларын табарга була әдиптә. «Төнге тамчылар» хикәясенең башламындагы «Караңгы, тын урамнарда тып-тып тамчылар тама» дигән җөмләне искә төшерик. Җөмләнең ритмы да, «т» авазының кабатлануы да, «а» һәм «ы» сузыкларының ешлыгы да кеше күңелен гөлдәй ачып җибәргән язгы кичне хәтерләтә. Яисә менә «Әйтелмәгән васыять» повестендагы беренче җөмләне искә төшерик: "Йомшак кына җәйге җил исә...» Мондагы «й»,«җ» авазларының кабатланып килүеннән җәйге эссе көндә яланда искән җилне тойгандай буласың. Шул ук хикәянең беренче абзацындагы суз һәм җөмлә кабатлаулары да зур поэтик әһәмияткә ия: «Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул!..» Автор табигатьнең эчке моңын шулай бирә. Бу юллар җанлы даланы күз алдына китерәләр. Көмеш кылганнарны күргәндәй, аларның кыштырдавын ишеткәндәй буласың. Кабатлаулар моңлы бер көй барлыкка китерә. Кабатланып килгән һәр сүз яңа мәгънәви төсмер ала, хикәяләүнең агышын төрлеләндерә.
-мәэи deoe нәзек иЛ мәиэифен 'жчиАэйож 'иәиәихеиәсен 'иәиибчзипт эәх еииигге нәрендә үк чагылып тора. Аларның һәрберсе кеше күңелендәге изге, саф хисләрне барлык мөмкинлеге белән уятырлык итеп сайланган, әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен тулысынча биреп җиткерерлек ител әйтелгән. «Рәхмәт, иптәшләр!», «Туган туфрак», «Матурлык», «Төнге тамчылар», «Әйтелмәгән васыять», «Җиз кыңгырау». «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Рәшә», «Яшьлек хатасы», «Йөрәк сере» һ. б. һәрберсе энҗедәй кадерле, әдипнең тынгысыз күңеле, йөрәге аша үтеп, бердәнбер момкин
ФЛЕРА СДФ11УЛЛИ11А ф РУХИ МАТУРЛЫК ҖЫРЧЫСЫ
булган исем дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әсәр исемнәренең күбесе хикәяләү белән мәгънәви идея-эстетик һәм композицион-структур яктан тыгыз бәйләнгәннәр.
Ә. Еники әсәрләренең сюжет, композицион яктан төгәлләнгән, аерылгысыз бер- бөтен булуы, сәнгатьчә югары эшләнеше хикәяләүнең беренче җөмләләрендә — башламнарда да ачык чагыла. Башлам — музыкаль әсәрдәге беренче аккорд кебек хикәяләүнең бөтен тональностей билгели, вакыйгаларның я шатлыклы, я тантаналы, я моңсу, я ироник, я кайгылы булуына ишарә ясый-
Менә «Төнге тамчылар» хикәясе. Аның беренче җөмләсе үк безне вакыйгаларның моңсу булачагына әзерләп куя. Әдип кеше күңеле кузгала торган яз көннәрен сурәтләүдән башлый: «Апрель киче Юеш, җылы, томанлы. Караңгы, тын урамнарда тып-тыл тамчылар тама». Бу җөмләләрдәге моңсулык алга таба тагын да тирәнәя төшә чөнки абзац башламы буларак алар, бераз үзгәртелеп, алга таба да кабатланалар Башлам җөмләнең кабатланып килүе әсәрне бер синтаксик бөтен итеп оец|- - тыра таркаулыкка юл куймый. Әдипнең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә дә идея- эстетик кыйммәткә ия шундый ук хәлне күрәбез. Бу башламда да табигать картинасы үзәк фон булып тора һәм башламнан алган тәэсир әсәрне укып чыкканчы дә-
Язучының «хикәя-истәлек» дип исемләнгән «Җиз кыңгырау» әсәрендә дә абзацка тигез синтаксик бөтенгә корылган башлам бар: «Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элех, туйга яки кунакка барган чагында ул кара дугага тагылган килеш ат башында йөри иде. Хәзер кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та юк, хәтта дилбегә тотып утырган хуҗа үзе дә юк, ә менә җиз кыңгырау ничектер торып, сакланып калган... Ул элеккечә яшь дәртле, моңлы һәм ниндидер бер могҗиза белән мине күз ачып йомганчы кырык ел артка, яшүсмер чагыма күчерә дә куя». Шушы башлам- «рологтан соң автор туйга бәйле бала чак истәлекләрен искиткеч бер самимилек белән, кадерләп, үткәннәргә зур ихтирам белән сурәтләп күрсәтә дә бетем абзацында янадан шул ук башламны кулланып язып китә: «Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора»... Җиз кыңгырауның көмештәй саф, нечкә, дәртле ’авышы үзгәрмәгән кебек, «мәңге үзгәрми торган бер нәрсә калган: бу — кешенең яшьлеге, кешенең мәхәббәте! , һәркемгә килә ул, һәркем кичерә аны... Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа — аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана».
Әдәби әсәрнең исеме, башлам һәм бетем арасындагы эчке, мәгънәви бәйләнеш әдипнең «Туган туфрак» хикәясендә дә аермачык күзгә ташланып тора.
Хикәяләүнең төсмерен, интонациясен билгеләүче мондый башламнардан тыш. Ә. Еники вакыйгаларның кульминацион ноктасын күрсәткәннәрен дә куллана: «Былтыр көз -булып үткән район партия конференциясендә делегатлар райкомның икенче секретаре Шакир Мостафинны тәгәрәттеләр» («Саз чәчәге»). Бу җөмлә зур кызыксыну уята, күп сораулар тудыра. Кем ул Шакир Мостафин? Нигә аны тәгәрәткәннәр? Ул ничек шундый хәлгә барып җиткән? Әсәрдә сурәтләнгән бөтен вакый- ' галар шул сорауларны ачыклау юнәлешендә сурәтләнәләр. Мондый динамик башламнар әдипнең «Без дә солдатлар идек», «Коръәнхафиз», «Узып барышлый» әсәрләренә, һәм бигрәк тә сатирик һәм юмористик хикәяләренә аеруча хас.
Тирән психологизм белән сугарылган әсәрләреннән аермалы буларак, Ә. Еникинең юмористик әсәрләрендәге башламнар бөтенләй үзгә: алардан автор ирониясе сирпелеп тора, хикәяләүнең шушы стильгә генә хас булган җорлыгын, усаллыгын сизәргә була. «Сүз дә юк, шәп тора Фәхри Гыймадиев» («Күңелсез мәҗлес»). «Әгәр дә сез естенә җәйге ак пальто, башына каурый канатлы эшләпә кигән тулы гәүдәле хатынның берәр магазин ишегеннән кереп киткәнен күреп калсагыз, белеп торыгыз, ул Күсия ханым булыр. Иңбашлары бөрмәле, тар билле куе-кызгылт пальтоның киң итәкләре берәр магазин эчендә күз алдыгыздан җилфердәп узса, Ялгышмассыз, ул да Күсия ханым булыр. Аягына ак фетр ботылар, өстенә кара котик манто кигән хатын универмаг тирәсендә күзегезгә чагылып калса, алданмассыз. Күсия ханым булыр ул?» («Күсия ханым»).
Ә. Еники өчен генә хас булган тагын бер үзенчәлеккә игътибар итик. Әдип татар телендә күптәннән килә торган парлы сүзләр ясалу кагыйдәсен нигез итеп алып, яңа
сыйфатлар ясый. Аның телендәге талгынлык, нәзакәтлелек шушы сүзләр аша дә сизелеп тора. Менә нинди сүзләрне очраштыра Ә. Еники: салкын-тонык күзләр («Рәшә»), җиңел-сылу кыз («Төнге тамчылар»). Ә. Еники төсләре дә ярым тоннардан тора, алар җылы, матур тойгылар уята. Ул төсләр күзне ардырмыйлар, күзгә бәрелеп тормыйлар: «Авыл өсте зәңгәрсу-якты» («Рәшә») «Бары тик башындагы беленгә әйләнгән түбәтәе генә аның куксел-кара иде» («Матурлык»). Ә Еникидә яшел төс аеруча күп төсмерләр белән баетылган: «Өй эченә тулган су тәбедәй яшькелт-зәңгәр яктылыкта, өрәк шикелле, күпмедер вакыт тик кенә басып торды» («Рәшә»), «... дөрестән дә. бала табигатлерәк иде бу түгәрәк битле, яшькелт-соры күзле биюче кыз» («Рәшә»). «... кучкыл-яшел сөрелмәгән чирәмнәр» («Матурлык») Әдип бер билге, төп билге белән генә күрсәтми, шул билге янына икенчесен, тагын да төгәлләбрәк килүчесен өсти; ике билге бергә килеп, авторның теге яки бу геройга мөнәсәбәте дә белдерелә: «... рәхәт аның арык-җиңел гәүдәсенә» («Рәшә»). «Гәүдәсе һаман шулай җыйнак-сылу...» («Ялгызлык»), «Егет өстендә таза-тулы гәүдәсенә бик килешле утырган зәңгәр бостоннан әйбәт костюм...» («Рәшә»)
Әдипне моңсу дип әйтү генә канәгатьләндерми ул һаман эзләнә, тагын да нечкәрәк мәгънә төсмерләрен эзли. Моңсу-зәгыйфь көлемсерәде моңсу-назлы итеп елмайды, уйчан-моңсу гына карады... Бу сүзләр Акъәбинең бетен тормышы шикелле гади, самими, моңсу. Әдип сүзнең төп мәгънәсеннән генә канәгать түгел күпне тоя, сизә, сурәтли алган художник буларак, ул һаман эзләнә, сыйфатларны бетен нечкәлекләре, ярым тоннары белән бирергә тырыша. Җитди сүзен генә алыйк. Нинди генә төсмерләрен тапмый әдип бу сүзнең?! «Салкын-җитди басыл тора» («Шаяру»), «җитди-сынаулы караш» («Яшьлек хатасы»), «җитди-йомык кыяфәт» («Төнге тамчылар»), «җитди-җылы караш» («Матурлык»), «җитди-моңсу кара күзләре» («Ялгызлык») һ. б. Болар исә үз чиратында геройларның психологик халәтен тагын да тирәнрәк күрсәтергә мөмкинлек бирәләр
Тагы бер мисал: «Карчык исә һич үпкәсез, әмма боек-сагышлы итеп, тирән генә сулап куя («Әйтелмәгән васыять»). Боек сүзе генә карчыкның хәлен биреп бетерә алмый, сагышлы дисәң дә фикер башкача. Ике сыйфатны бергә кушып әдип зур мәгънәви көчкә ия булган сүз ясый. Кеше күңеленә үтеп керү, аны укучы алдына бөтен каршылыклары белән ачып салу менә шундый сүзләрне куллану аша да мөмкин була.
Төсмерләр, төсмерләр, төсмерләр... Ә. Еники аларны гаять оста итеп бирә ала ■ тирән-хәсрәтле сулау» («Рәшә»), «авыр-басынкы тавыш» («Яшьлек хатасы») «җылы- якын дәшү» («Матурлык»), «гади-җылы якынлык» («Рәшә»), «гади-ваемсыз сорау» («Төнге тамчылар») һ. б.
Әдипнең геройлары үзләренең исемнәренә хас мәгънәләр, ассоциацияләр белән дә хәтергә уелып кереп калалар. Менә алар: гомере буе изге күңелле Акъәби (•—Минем исемем Акбикә, — ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып — Кыз чагымда мине Аксыл дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач. Аккилен булдым аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби...» («Әйтелмәгән васыять»); тыйнак, самими, яңа ачылып килә торган гөл чәчәге кебек Гөләндәм туташ («Гөләндәм туташ хатирәсе»), егерме биш ел буе профессор Ишмаев күңелендә йөртерлек Ләйлә туташ һәм аны Ләйләдән бик оста тартып алган Мәрвәр ханым («Төнге тамчылар»); авылга берен че тапкыр кайткан шәһәр кызы Клара («Туган туфрак»); Зөфәр Сабитов өчен куп җитмәслек рәшәдәй ерак булып калган саф йөрәкле Рәшидә Сафина («Рәшә») явыз-лыгы белән кешеләр күңеленә кереп калган Коръәнхафнз ( Коръәнхафиз») яшьлеге узып китүдән җаны әрнеп, ике яшьнең саф мәхәббәтеннән көнләшеп, үзенең өлешенә шундый бәхет тимәгәннән кемнәндер үч алучы Диларә ханым i Шаяру»)
Ә. Еники сурәтләгән авылларның исемнәре дә гаҗәеп шигъри, укучыда аларны күрәсе килү теләге уяна: Акъәбинең туган җире Юлкотлы, шәһәр кызы кайткан Каракош. Зиреклебаш. авыл малае үткән юлдагы Абэан. Сынны авыллары
«һәр кошның — үз моңы» ди халык. Ә Еники дә әдәбиятыбызда үз моңы, т» темасы.үз яңгырашы булган әдип.
Аның әсәрләреннән аерылуы кыен. Сирәк язучының әсәрен икенче өченче ка- укып була. Ә Еникине кайта-кайта укыйсың. Укыган саен әдипнең тирән фикеренә кешенең бетен барлыгын бирә белүенә, хикәяләү осталыгына, теленең байлыгына һем аһәңлелегенә секланасың.