Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨХӘММӘДЬЯР ИҖАТЫНДА БӘХЕТ МӘСЬӘЛӘСЕ


Би вафа ирмеш бу дөнья— аңладым, е Әсри күп ирмеш җәфасы —аңладым.
Ингам аә ихсан йиредер бу җиһан, Хәйру-ихсан булгусидыр күәт җан.
еше, борынгы заманнан ук бәхеткә омтылып, яшәү мәгънәсен аңларга, тормышның асылын табарга тырышкан Шул омтылышлар фәлсәфәдә, әдәбиятта, поэзиядә, фольклорда чагылган. Дөнья тарихының төрле чорларында яшәгән акыл ияләренең иҗади хезмәтләрендә кешене бәхетле итү турындагы гаҗәеп тирән, гуманистик фикерләр сакланган.
Бәхеткә омтылуны фәлсәфә кеше тормышының табигый элементы итеп карый. Философлар, элек-электән фәлсәфәдәге махсус мәсьәләләр 1 белән беррәттән, бәхет һәм аңарга омтылышны тирәнтен танып белергә тырышканнар. Мәсәлән, Демокрит һем Платон (безнең эрага кадәр V—IV гасырлар) «бәхет җанда тупланган, дип исәпләгәннәр»а. Демокрит бәхетне «җанның хозур халәте дә тынычлыгы да. гармо-ниясе дә. талгынлыгы да. борчылусыз булуы да» дип таныган. Гомумән, бәхетне ул. асылда, кеше җаны, кеше аңы белән бәйләгән.
Гарәп фәлсәфәсендә дә бәхеткә бик зур әһәмият бирелгән. Мәсәлән, Әл-Фәраби (IX—X гасырлар) бәхетнең мәгънәсен, бәхетле булу юлларын эзли. Аның фикеренчә бәхет—«кеше җанының яшәү өчен материягә бүтән мохтаҗ булмаслык камиллеккә күтәрелүе» Бәхетле кешенең җаны тәнгә бәйле түгел һәм мәңге яши. Кеше бәхетне яхшылык эшләп, игелек күрсәтеп таба.
Күренекле материалист, немец философы Фейербах (XIX гасыр) исә бәхетне тирәнрәк аңлата: «Бәхеткә омтылыш — омтылышларның омтылышы ул. һәрбер омтылыш — бәхет исеме белән аталмаган бәхеткә омтылыш, чөнки омтылыш кешенең үз бәхете дип уйлаган предмет исемен ала»3 Шулай итеп. Фейербах кешенең теләсә нинди омтылышын бәхеткә мөнәсәбәтле рәвештә аңлый. Бәхеткә зур әһәмият биреп, ул бәхетне кешенең тормыш максаты дип күрсәтә. Әмма, чикләнгәнлек күрсәтеп, бәхетне кешегә кирәкле предметлар белән генә бәйли
Әйтергә кирәк, бәхетне тегеләй яки болай аңлау философларны төрле нәтиҗәләргә, еш кына иҗтимагый тормышны үзгәртү уйларына да китергән.
XVI гасырның беренче яртысында яшәгән татар шагыйре һәм фикер иясе Мөхәммәдьяр да кешене бәхетле итү теләге белән яна Мәкаләгә эпиграф итеп алынган
К
бәетләрне аның иң мөһим фикерләре дип әйтергә мөмкин. Беренче эпиграфта татар гуманистының заман чынбарлыгы белән килешергә теләмәве, канәгатьсезлеге чагылса, икенчесендә аның тормыш идеалы, хыяллары, уй-теләкләре урын тапкан. Ул, «ышанычсыз, җәфалы» тормышны үзгәртеп, «игелекле һәм ярдәмле» дөнья төзергә тели.
Мөхәммәдьярның тормыш юлы, туган һәм үлгән еллары турында язылган истәлекләр сакланмаган. Аның турында без үзе калдырган мәгълүматлар аша гына беләбез. Мөхәммәдьяр бер поэмасында үзенең Казанда яшәвен, ә икенчесендә Казан ханы /Яөхәммәд Әмин каберендә сакчы булып торуын язып калдырган. Әсәрләренә карап хөкем йөрткәндә, аның бик белемле һәм алдынгы карашлы булуы турында да фикер йөртергә мөмкин. Ул хан тәхете тирәсендә өйләнгән шагыйрьләрдән ерак торган, ирекле булуны өстен күргән булса кирәк, һәрхәлдә, аның әсәрләрендә күтәрелгән күп мәсьәләләрнең чишелеше хаким сыйныфлар мәнфәгатенә каршы килә
Мөхәммәдьяр безгә билгеле булган «Төхфәи мэрдан» («Ирләр бүләге») һәм «Нуры содур» («Йөрәкләр нуры») поэмаларында кеше тормышына фәлсәфи караш ташлый һәм үз вакытына күрә шактый алдынгы фикерләр белән чыгыш ясый. Ул Казан ханлыгы чорында изелгән халыкның уй-теләген, омтылышын чагылдыра, кешеләр мөнәсәбәтен гаделлек нигезендә үзгәртү максатын тота. Ил һәм халык патриоты буларак, илнең ирекле, тыныч һәм нурлы яшәвен тели. «Куймагам ил күңле өчен гәрдешем» кебек юллар шуңа мисал булып тора.
Ил алдында йөзен дә, сүзләрен дә ак тотуны иҗат принцибы итеп санаган Мөхәммәдьяр уз-үзенә болай дип мөрәҗәгать итә:
Сүзләмәкдә сән йөземни ак кыйл,— Сүзләреми ил күңлигә йомшак кыйл
Шул рәвешчә татар шагыйре «ил күңелен» гади халык бәхете дип аңлый һәм бәхет турында үзенең асыл «сүзкәйләрен сүзли».
Бәхетнең мәгънәсе урта гасырларда, гомумән, ислам өйрәткәнчә аңланылган: кеше мәхлук, бу дөньяда ул теге дөнья өчен, «бәхетле» оҗмахка керергә тырышып яшәргә тиеш. Җир йөзендә, бәхетсез булсаң да, үзеңнең хәлеңне үзгәртә алмыйсың... Корьән буенча, чын бәхет — алланы үз тормышың турында уйламыйча ярату һәм аңа шикләнмичә табыну. Шул вакытта гына алла теге дөньяда бәхет бирә. Мөхәммәдьярны бу дини догмалар тулысынча канәгатьләндерми. Үз язмышы белән сөйләшкәндә, ул мондый шигъри юллар әйтә:
Сән ходадин нә теләсәң, тапмадың.
Аны куеп, үзгәләрдин теләдең.
Ушбу михнәт кем килебдер җаныңа, Нигъмәте кадрен белмәгәндиндер сәңа .
Шагыйрь теләге — ил, кеше бәхете. Алланы «куюпны Мөхәммәдьяр михнәт дип атаса да. башкалардан теләү («үзгәләрдин теләдең») кебек юлларның асыл мәгънәсе әһәмиятле факт. Шул рәвешчә, Мөхәммәдьяр дини бәхеткә кизәнмичә генә дөньяви эшләргә өстенлек бирә. Аның поэмаларында әлеге характердагы фикерләр байтак:
Бер сагат гадел кыйлмак яхшырак
Кем гыйбадәт алтмыш елдин озакрак. (84 бит.)
Мөхәммәдьяр әсәрләре кеше җир өстендә бәхетле була ала һәм ул бәхетле булырга тиеш тә кебек уйлар белән сугарылган. Шулай да ул бәхетне махсус рәвештә карамый, бәхет турындагы уйларын, Әль-Фәраби, Фейербах шикелле, төзек һөм тулы системага салмый. Шулай да поэмаларындагы аерым фикерләрдән чыгып та, аны бу мәсьәлә тирәнтен кызыксындырган дип әйтә алабыз.
Мөхәммәдьяр бәхетне кеше нуры, җан хозурлыгы һәм казаныш дип тә аңлата. Бәхетле кешене эче һәм тышы нур белән тулган җан иясе кебек сурәтли. Урыны
1 Мөхәммәдьярның иҗаты һәм тормыш юлы белән түбәндәге китап аша танышырга мом- кин Мөхәммәдьяр. Төхфәи мэрдан. Нуры содур Поэмалар Казан. 1966. (Кереш сүз авторы Ш. Абилов).
’ Мөхәммәдьяр. Төхфәи мэрдан. Нуры содур. Поэмалар. Казан. 1966, 27 бнт
’ Шунда ук. 51 бит.
белән, Демокрит кебек, бәхетне хозурлык («сафа») белән билгели: «Ул сафа берлә сәгадәт табылыр». Ул әледән-әле бәхет тойгысын тормыштагы казаныш яисә уңышка ирешүгә тиңли. Татар гуманисты, принципта, һәр кеше бәхет иясе була ала дигән гуманистик позициядә тора. Аның бу карашы кешеләр тигез хокуклы («Барлык җан ияләре, һәммәләре бертигез») дигән фәлсәфи концепциягә таянган. ♦
ш
«Олугъ мән» димә, олугдыр — яраткан. -
Җәмгъ мәхлук ирермез җемлә йөксан. (33 бит.]
Үзара тигезлек («йөксан») кешенең табигатеннән килә. Кешенең асьлы игелекле, Q кадерләүгә лаеклы («шәриф») Һәм зирәк («зариф»), ди Мөхәммәдьяр:
Адәми худ пакь ирер, аслы шәриф, g
Ата-анадин шәриф вә һәм зариф. (55 бит.)
Шулай итеп, тигез хокуклылык кеше бәхетенең бәренче һәм гомуми шарты S була, бәхетнең потенциаль мөмкинлеге булып чыга. Бәхетнең икенче шарты — ке- х шенең аңлы һәм зирәк булуы. Аң кешене табигатьтә булган бөтен нәрсәләрдән дә < өстен итә. кешегә дөньяда бәхетле булырга мөмкинлек тудыра. Кеше үз кадерен = күтәрү, бәхет табу өчен акыл белән эш итеп, үзенең холкын яхшыртырга. Мехәм- с. мадьярча әйткәндә, «күңел сирәтләрен», ягъни сыйфатларын, камилләштерергә х тиеш. Күренр ки, Мөхәммәдьяр кешенең җанында «акыл» белән «күңелкне аера һәм о акылны җитәкче көч итеп күрсәтә, ә күңелне кешенең, кешеләр арасында булган g мөнәсәбәтләрнең сыйфаты дип аңлый. Шагыйрьнең күңелне җанның «практик» ягы, 5 яисә акылның кеше мөнәсәбәтләренә тәэсире буларак тануы да сизелә. Шуңа кү- g рәдер, ул күңелгә шактый күп игътибар бирә, аны кешенең асылы, «төше» дип атый:
Бу тыш сурәт, гарифләр пуст атарлар.
Күңел сирәтенә мәгыз атарлар. (34 бит.| с
Ягъни, тышкы сурәткә күп игътибар ителмичә, (чөнки тыш — кабык («пуст») кына) ” кешегә аның төше («мәгыз») — күңел сыйфатлары ягыннан бәя бирелергә тиеш, п Күңел сыйфатларын кеше асылы дип аңлагач, әлбәттә кешене бәхетле итү өчен. Э аның күңелен үзгәртергә кирәк. Яхшы сыйфатлар үзләштерүне ул кешене аның н күңелен камилләштерүгә тиңләп чыга һәм шуңа күрә һәр кешене шундый сый- - фатларга ия булырга чакыра. Мәсәлән, оялчанлык («хәйа»)—«чын» сыйфатларның о берсе, күңелне камилләштерә торган сыйфат: °-
Кем хәйа берлә бизәнер күңле чын. (95 бит.]
Кешене камилләштерүнең Мөхәммәдьяр тәкъдим иткән ысулы, әлбәттә, фәлсәфә тарихында өр-яңа һәм билгесез ысул түгел. Платон да акыллылык, батырлык, чама белү, гаделлелек — кешенең яхшылыгы, камиллеге, шуңа күрә алар кешеләргә иң кирәк булган сыйфатлар дип санагЛн. Ә Кампанелла, Мөхәммәдьярдан соңрак (Кампанелла 1639 елга кадәр яшәгән), үзәнең «Кояш шәһәре» дигән әсәрендә әхлак кешенең тормышында, бөтен галәмдә җитәкчелек итә дигән, һәм куәт, акыллылык, мәхәббәт сыйфатларын өстен санап, шул система буенча идарә ителүче дәүләтне идеал итеп күргән. Әмма Мөхәммәдьяр кешене камилләштерүгә конкретрак килә. Аның очен бу мәсьәлә турыдан-туры күңел белән бәйләнгән. Кешенең 10 төрле «чын күңел сыйфатын» аерып, аларның өстенлеген исбатлый һәм шул яхшы сыйфатлар бәхет һәм байлык китерә дигән фикерләр әйтә:
Тыңлаңыз имди сәхаяәт сүзләрен.
Таки күргәйсез сәгадәт йөзләрен. (91 бит.)
Бәхет («сәгадәт») йөзен күрү өчен юмартлык («сәхавәт») турындагы аңлатманы тыңлагыз һәм юмарт булыгыз —бу Мөхәммәдьярның бәхет кагыйдәләренең берсе. Әлеге өзектә әйтелгәнчә, яхшы сыйфатларның берсе — юмартлык. Юмартлыктан тыш тагы рәхим-шәфкатьлелекне, оялчанлыкны, батырлыкны, сабырлыкны, вәгъдәдә то- ручанлыкны, тугрылыкны, кичерүчәнлекне һәм аз сүзле булуны чын сыйфатлар исемлегенә кертә Мөхәммәдьяр Ә «барча эш башы», кешедәге иң кыйммәтле сыйфат — гаделлек
Гадел берлә ил камуг булыр әман.
Калмаз илдә фетнә вә золым һаман...
Гадел берлә ил гыймарәт булыр уш.
Барча эшләр табар аның берлә хуш.
Гадел булыр барча эш башы, белең.
Гадел берлә даимән бәс эш кыйлың. (84—85 бит.)
Мөхәммәдьяр бәхетне кешеләр арасындагы «акыллы» һәм яхшы сыйфатлы мөнәсәбәтләр җирлегендә туа дип саный. Бәхет — уңай сыйфатларның дәвамы Мәсьәлә бу сыйфатларны үзләштерүдә генә,
Инде яхшы сыйфатларны үзләштерү мәсьәләсенә килик Демократик һәм Сократ аңлатуынча, кешенең яхшылыгы турыдан-туры аның акылына бәйле. Шулай булгач, рухи күркәмлелек яхшылыкның кыйммәтен аңлаганнан. яхшылыкның өстенлеген белгәннән килә '. Бу концепция бүгенге көнгә кадәр яшәп килә һәм элек-электән кайбер фикер ияләрендә ризасызлык та тудыра Мәсәлән. Аристотель (безнең эрага кадәр IV гасыр) үз вакытында үк «белемнең исә яхшылык өчен кирәге бик аз яисә бөтенләй кирәге юк...»* дигән. Яхшы сыйфатларның барлыкка килүен соңгы концепция вәкилләре кешедәге гадәтләрдән күрәләр.
Мөхәммәдьяр әлеге карашларның беренчесен яклый Ул. яхшы сыйфатларны үзләштерү өчен, аларның мәгънәсенә төшенү кирәк дип исәпли. Акыл, җитәкче көч буларак күңелне камилләштерә. Ул. беренчедән, күңелне начарлыктан, яеь злыктан («гал») һәм алдаудан («гаш») сафландыра («пакь кыйлу»): «гакыйль улдыр күңлене галлу-гашдин пакь кыйлса». Икенчедән, күңелне, димәк, кешенең үзен дә — яхшы сыйфатлар белән баета Шуңа күрә Мөхәммәдьярның поэмалары үгет-нәсихәт фор-масында һәм ул аларны яхшылык турындагы белемне кешенең аңына, акылына җиткерү максатыннан чыгып яза:
Бел: соңыны бакмаен эш иткәннәр.—
Наданлыкдин үз башына йиткәннәр. (62 бит.)
Югарыда китерелгән гаделлек аңлатмасын («бәян») гына алыйк. Автор анда гаделлекне илне имин итү («әман»), илдә фетнә һәм хаксызлыкны («фетнә вә золым») бетерүгә бәйли. Гадел булу уңышка китерә дип. һәр вакыт гаделлек белән эш итәргә чакыра Ул игелеклелек үзенә әйләнеп кайтыр дип аңлата әсәрләрендә Характерлы бер мисал:
Иртә-кәчә һәркем ул кыйлса аны (яхшылыкны — Р. Ш |.
Әсигъ итәр уэенгә ул кыйлганы. [84 бит.)
Ә файдалы нәрсәләрнең берсе булып бәхет («сәгадәт») тора
Бәс вафа берлә сафа хасыйл булыр.
Ул сафа берлә сәгадәт табылыр. (107 бит.)
Мөхәммәдьяр игелеклелек һәм яхшылык эшләү сыйфатларын җиңел генә үзләштереп булмаганлыкны аңлый. Күңелдәге матур сыйфатларны олы байлык саный, бер һөнәргә тиңли. Мәсәлән, сүздә тору («вафа»)—дөньяда үзе бер һөнәр, сүздә торган кеше — хөрмәтле («мөгътәбәр») була
Бел. вафа ирер җиһан эчрә һөнәр.
Кем вафа берлә булыр ир мөгътәбәр. (106 бит ]
һөнәр белән чагыштыру Мөхәммәдьярның яхшылык сыйфатларын үзләштерү мәсьәләсен белемгә генә түгел, бәлки гадәткә дә бәйле рәвештә чишүен күрсәтә.
Шулай итеп, Мөхәммәдьярча. кеше бәхеткә ирешә апа. Бәхетле булу өчен ул үз-үэен өзлексез камилләштерергә, яхшы сыйфатларны үзләштерергә, җәмгыять һәм
1 Бу карашта торучылардан берсе француз материалисты Гольбах (XVIII гасыр) ■Кешеләр бары тик үз ихтыяҗларын белмәгәнгә генә начарлар алар яхшылыкның җәлеп нцчәнлегеи. хәтта еш кына әлеге яхшылыкның нәрсәләрдән гыйбарәт булуын ла белмиләр».—диг • (Гольбах П А Избранные произведения М . 1963. 2 том, 99 бит ) ’Аристотель Этика. СП-б . 1908. 28 бит
кешеләргә игелек күрсәтергә тиеш Үзләштерелгән яхшылык бәхетнең соңгы һә» иң. әһәмиятле шарты булып чыга.
Үзләштерелгән яхшылыкның тәэсире шактый көчле, чөнки ул узе дә икенче- кешеләр өчен бәхет шартлары тудыра:
Кем аның берлә ярыр бу җисми җан. (106 бит.)
Ягъни бәхетле, «сафа күңелле» кеше кайгылы, ташка әверелгән җанлы («җисми җан»}- кешене дә үзгәртә ала Мөхәммәдьяр фикеренчә, бәхетнең иҗтимагый шартларын беренче булып хакимнәр булдырырга тиеш.
Шул фикергә таянып, Мөхәммәдьяр патшаларга киңәшләр бирә Аларга үзе басым ясап күрсәткән яхшылыклар нигезендә идарә итү кирәклеген аңлата. Патшага ••үзеңә ни...— үзгәгә аны сакын, йыглатып (сән) йимә үксезнең хакын», ягъни үзеңә, ни теләсең, башкага шуны телә, дип гади халык мәнфәгатен яклый.
Мөхәммәдьярның бу идеяләре, әлбәттә, чагыштырмача беркатлы. Чөнки бәхеткә, түбән катлау кешеләре революцион юлга басып кына ирешә алалар. Шулай да шагыйрьнең фикерләре әһәмият/ie. алар аның гади халык ягында торуын һәм үз кулында булган чара белән киң массалар омтылышын яклап көрәшүен исбат итәләр
Гомумән, Мөхәммәдьярның гуманизмы абстрактлы һәм утопияле Аның бәхетне аңлавыннан да ачык күренә бу Чөнки ул бәхетне кеменең акылы һәм күңел сыйфатлары белән генә бәйли һәм кешене камилләштерүне аерым аң эчендәге мәсьәлә, дип карый. Ләкин кеше иҗтимагый нәрсә һәм һәрбер кешене камилләштерү бәхетле итү өчен башта җәмгыятьне, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне революцион рәвештә үзгәртергә кирәк. Аерым кешенең бәхете — ул гомуми «җәмгыять бәхете» нәтиҗәсе. ә Мөхәммәдьяр, киресенчә, ил бәхетен шәхес бәхете тудыра дип күрсәтә
Бер үк вакытта Мөхәммәдьяр кешенең камилләшүен үзгәрмәүчән әхлакый мәсьәлә дип белә. Әмма әхлак — җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә узгәрүчән категориж һәм социаль революция нәтиҗәсендә генә халык төрле бәхетсезлекләрдан арынып., үзендә җәмгыятьнең яңа нигезен төзерлек көч Һәм дәрт туплый