Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР


•Юмористның куен дәфтәрендә ниләр бар икән?»—дип кызыксыналар. Кызыклар тулып ята инде анда — мәсәлән, язылмаган романнар, повестьлар, поэмалар дисеңме... Ә ник язып мәшәкатьләнергә ди. барыбер мисалга хикмәтле сүзләрен генә өзек итеп китерәләр ич! Укучыга эшне җиңеләйтеп, шактый вакытын янга калдыру нияте белән, мин турыдан-туры шул өзекләрне язарга булдым...
Бу жанрның мөстәкыйль яшәргә хакы бар дигән ышаныч белән. *Хикмәтле сүзлэр»не укучыларга тәкъдим итәм.
АВТОР.
МАКТАНУ ДА ГАЕП ТҮГЕЛ — ТУГАН ҖИР БЕЛӘН МАКТАНСАҢ!
Күл — туган ягыннан аерылырга теләмичә бөгәрләнеп яткан инештер!
Күңелдәге сагыну бөресе туган җирдән киткәч ачыла...
Чыпчыкка да бер Ватан, Лачынга да бер Ватан.
Бөек кешеләрне һәркем үзе сыйдыра алган чаклы күрә...
Байрак җилфердәгәндә матур, хәрәкәттә тере!
Туган җир йөзенә кызыллык китермә!
ГАЛӘМ ГИЗГӘН БАТЫР ДА КӨЧ ҖЫЯРГА ТАБИГАТЬКӘ КАЙТЫР
Язның беренче карлыгачлары — кара каргалар килде!
Кара каргалар килгәч, күңелләр яктырып китте...
Язгы ташу яз ташый!
Килер язны үткәнен сагынганга көтәсең.
Язын бар йөрәкләр дә бер яшьтә!
Кәккүк — җәйнең кайтавазы...
Кайсы кош үзе матур, кайсысының сайравы матур.
Гомере бер көн булган күбәләкләр дә мәңге яши!
♦ Өй артында — шымытыр...» — ягъни чәчәк аткач та ботарлап бетергәннәр шомыртны.
♦ Кирәк тирәкне ега» — ләкин ♦ кирәк»кә дә чик кирәк!
Җәй сәламәтлеге — кызуда, кыш тазалыгы — салкында...
Завод морҗасында кош сайрамый.
Аксак карга сак.
Кала кары кара...
Салкын чишмәләрдән җылы истәлекләр генә торып калмасын...
СУГЫШНЫ СЕКУНДЛАР БАШЛЫЙ.
ЕЛЛАР ГЫНА БЕТЕРӘ...
Җиңү көненең дә иң соңгысы булсын — сугышлар кабатланмасын!
Сагыш — сугыш сулышы...
Балаларны аналар тудыра, батырларны көрәш тудыра!
Кояшта яфрак матурлыгы күренә, давылда тамыр ныклыгы беленә!
Батыр — батмас,
Куркак — калыкмас!
Юклыкта сынатмаган туклыкта сынган...
КАЛАЙ СӘГАТЬ ТӘ АЛТЫН ВАКЫТНЫ КҮРСӘТӘ
Сәгать — егерме дүрт ташлы вакыт тегермәне.
Сәгать теле — барлык милләтләргә дә аңлашыла торган тел.
Вакыт кадерен белмәүчегә сәгать телен күрсәтә.
Сәгатең алга китсә, үзең артка калырсың.
һәркемдә сәгать, карап кына торабыз, алай да вакыт җитми!
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ф ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР
Мәңгелек утны да мизгел кабыза!
Борын заман да заманында хәзерге заман булган.
Берзаман безнең заман да булыр борын заман...
Җинаятьле елларның бармак эзе гасырга төшеп кала...
Пәрәвез паровозны туктата алмый.
Үткән гомер әрәм түгел, әрәм үткән гомер әрәм!
Исәннәр үлгәннәр акылы белән яши...
Үткәннәрне үпкәләтмә, киләчәкне үртәмә!
АШ ТӘМЕ —ЭШ ТӘМЕНДӘ!
Эшләп ару — тәнгә дару.
Яратмаган кеше белән яраткан эшне дә эшләп булмый- Иң тиз туйдыра торган эш — ял...
Комсыз булсаң да ярый — эшкә комсыз булсаң!
Җир эшен авырсынмасаң. Авыр җимешләрен җыярсың.
Кашык белән көй чыгарып та тамак туйдырып була...
Мич башындагы эш башында була алмый.
Базмаган — базда утырган.
Вокы мичкәсе кыяр тозларга 'да ярамый.
Яшәүне күшәүгә алыштырган.
Авыл хуҗалыгын авыз хуҗалыгы дип аңлый...
Ашауда ялкаулар юк.
Эш — эшкә, урын — ашка...
Әрәм тамакка
Әрәм табак та!
«Алма пеш, авызыма төш!»—дип ятканда, алма төшеп тешен сындырган.
Бер тиле бозганны ун акыллы төзәтә.
Уңмаса ашлык.
Урнаша ачлы к...
Кара көндә кара икмәк күз алларын яктырта.
Пычракны яратмасаң — җиңеңне сызган!
КЫЗЫКНЫ ТОРМЫШТАН ГЫНА көтмә, ҮЗЕҢ ДӘ ТОРМЫШНЫ КЫЗЫКЛЫ ИТ!
Менгән биеклектә тору ансат түгел. Төшкән түбәнлектән чыгуы тагын да читен. .
Бүген шатлык киләсен белгән булсам, кичә кайгырмаган булыр % идем.
и
Бүтәннәр белән тарткалашып, үзең белән көрәшергә вакыт та £ калмый...
Зарланганны яратмыйбыз, зарланырга яратабыз!
Кем — шатлыгын кайгырып уздыра, Кем — кайгысын да көлеп үткәрә!
Кеше ошатмаса бер хәл, үзеңне-үзең ошатмый башласаң ләрсең?
Без беркатлылардан көлгәндә, бездән кем көлә микән?
Борчылуыңның сәбәбен белсәң, тынычланып та була.
СЫНАТМАГАННАРНЫ ТОРМЫШ КҮБРӘК СЫНЫЙ
Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!
Барын да гафу итү киң күңеллелек булмагандай, таләпчәнлек тә тар күңеллелек түгел.
Дөньяны төзәтә торгач, бөтен дөньясы белән бозылышып беттек!
Үзсүзлелек үзең хаклы булганда гына яхшы.
Кайчакта көчсезлегеңне күрсәтмәскә дә көч кирәк!
Көчсез көчленең көчсез көнен күреп көчәя.
Шапалакка кунган чебен исән кала...
Шәхесне ихтирам итсәң, хатасын да аңларсың.
Юл авыр булса да, юлчылар бетми.
Һәр сәфәр —
Фәлсәфә!
Тәгәрмәч эчендә йөгергән тиен ташбаканы да уза алмый.
Борчалар гомер буе көрәшәбез дип инандылар...
һәр таштан да ут чыкмый.
ЯТЫП КАЛГАНЧЫ, ЯЗЫП КАЛ!
Сәнгатьтә тирәнлеккә төшү өчен биек күтәрелергә кирәк!
Халыкның шатлыгына — үз җырчысы, кайгысына — үз җырчысы...
Чорың нинди — җырың шундый!
Мәңгелек каләм белән гомерлек фикер язсаң да ярар иде...
Әдәбият тормышта фокус күрсәтү түгел, тормышны бер фокус- җыеп күрсәтү.
Тормыш чынлыгын ялангач күрсәтергә ярамый — берәр нәрсә кидерергә кирәк...
Өйрәнчек остазын уздырса, бу — остазның җиңүе!
Беренче булырга күнекте исә, кеше икенче урынга кала.
Дан үзе турында уйлаганнардан ерагая.
Суын алмаган кое тизрәк корый...
Тәнкыйтьче язучыны үз дәрәҗәсенә күтәрәм дип шактый төшергән.
Кем лирикка илһамчы, кем — сатирикка...
Көлке көлә килә, елатып китә.
Мәзәк аңламаган кешегә юморист тәртип бозучы булып күренә.
Сатира уты үт кебек — тормыш организмына бик кирәк!
Тормышта үз принцибы булмаган язучының әсәрендә нинди принципиальлек булсын?
Ьер халтурщикка яхшылык эшләсәң, мең укучыга начарлык кылырсың!
♦ Кыскалык — талантның сеңелесе» булгач, озынлык — халтураның апасыдыр?
Тормышны артык шомартма — шома юл тайгак була...
Искергән мэтр дөрес үлчәми...
Үзенең яхшы атын оештыра-оештыра яман аты чыккан...
Кайсы анекд о т дошманның ут ноктасына әйләнә...
Әдәби хәрәкәткә хәкарәт иткән...
♦ Яшә!» дип язылган такта төшеп башын тишкән...
Мемориаль такта — кадер тактасы: кабер тактасыннан соц йөри...
СҮЗ ЭЧЕНДӘ ХИКМӘТ БАР
Кем сүзгә тапкыр, кем сүзгә такыр... ♦
Тапкыр сүз мәгьнәне тапкырлый! а.
«
Тапкыр сүз ничә тапкыр кабатланса да тапкыр!
Күңел күзең булмаса, күңел сүзең юк инде!
Остаз барда телең тыйма — үзең дә остар!
* Чын оста — гомер буе өйрәнчек.
Кайчакта сүзсез җыр әйбәт, ә кайчакта — җырсыз сүз...
Нокта — сүзләр таралмасын өчен җөмлә соңында кагылган ка- 4 дак. *
♦ Сүз йөри...» — диләр. Җәяүлеләре йөридер, канатлылары оча! ф
Юбилей китабына язылган кереш сүз — хуҗа исеменә әйтелгән ф озын тост!
Ялгыш телен тешләгән... туган телен...
Туган телгә тел тидергән — тилергән!
Ана телен оныткан — анасын да оныткан.
Серне, бергәләп саклауга караганда, ялгыз саклау ышанычлы.
Ачыктан-ачык сөйләшү ябык ишекләр артында була.
ЧЫН ЯЛГАН БУЛА, ЯЛГАН ЧЫН БУЛМЫЙ
Эчтән янсаң да, төтенең туры чыксын!
Ялган сөйләп хаклыкны якламыйлар.
Мәгънәсезлекне белү дә мәгънәле эш.
Табу өчен нәрсә эзләгәнеңне белергә кирәк?
Акбур белән кара фикер дә язып була... ’
Дуга гомер буе тураерга омтылды — күбрәк файда китерермен дин уйлый торгандыр инде...
Сукырга ишарәләп, чукракка кычкырып ни мәгънә?
НАДАНЛЫГЫҢНЫ ТАНУ ӨЧЕН
. ШАКТЫЙ ГЫЙЛЕМЛЕК КИРӘК!
Тизрәк алга бару өчен туктап бер уйлану да кирәк...
Акыллы киңәш — яртылаш кимегән эш.
Фикер — чая кош, әмма браконьерлар аңа да тидерә...
Табигатьтә уйлы уйсызны ашый да, тормышта төрлечә була...
Миеңне дә миең ирешкән дәрәҗәдә генә өйрәнә аласың.м
Аллалар да кеше ирешкән акыл дәрәҗәсендә зирәк...
Акылга утыру әле ул тик утыру дигән сүз түгел...
Бик акыллы булып йөри-йөри дә, юләргә калуың бар...
Кем куенында таш йөртә,
Кем уенда таш йөртә...
Акыллы фикер әйтәм дип, ул шундый катлаулы фикер әйтте ки, хәтта үзе дә төшенә алмады...
Сәхнәдә аңгыра ролен уйнарга да акыл кирәк.
Техника заманында да энә белән кое казыйлар...
Югары белемне күпләр ала, тирән белемне кемнәр ала?
Коры галим — чи надан!...
Ул әзерләгән рухи азык эчкә тия...
Буйга җиткән, уйга җитмәгән...
Башыңны ташка орма — таш авыртыр!
Бер нәни генә кимчелеге бар — мие юк... ,
Башы буш булуга карамастан, фикер туарга урын юк...
Башы тулы цифр: гел нольләр дә нольләр...
*
Алфавит буенча карасаң. Ахмак та Акыллы белән бер тирәдә.
Акыл теше ахмакка да чыга.
Фәкыйрь фикерле факыр...
Надан сүзлек карамый, галим аны гомер буе укый!
Күләгә — яктылык юлдашы...
Ахмак акылдан язмый.
Мин сезгә шундый акыл бирәм: беркайчан да акыл бирергә ашыкмагыз!
ЯШЬЛЕК — ИРЕННӘРГӘ КУНЫП САЙРАГАН САНДУГАЧ УЛ...
Күләгәң күләгәмә орынса да күңелем тетрәнә...
Гашыйклар ай яктысында кызына...
Йөрәккә ачкыч яратып булмый, яратып кына ачып була!
Иреннәр яратуны сүзсез дә аңлаша...
Дәртле тәндә чүпрәк тә рәтле!
Тойгыларның ымсынып кына калганнары тулырак...
Эзләребез — янәшә, юлларыбыз — төрле...
Кызлар матурлыгы — пропуск, ачылмас ишекләрне ачтыра!
Әкияттәге сихерче карчык тикмәгә генә чибәр кыз сурәтенә pen алдамый...
Җете кызлар тиз уңа...
♦Йөрим синең белән мөлдерәмә тулып», — диде йөкле ханым иренә...
Язмышына җиңел караган кыз авырга кала...
Кызлар арасында яхшылыгы белән яманаты чыккан егет...
Мәхәббәтсез үткән көннәр — үлгән көннәр.
БЕР БАЛАЛЫ —КҮП БӘЛАЛЕ.
Баласыз гаиләдә ир белән хатын бар, ата белән ана юк...
Баласызлар бакчага чәчәк утырта, балалы бәрәңге тутыра.
Балалар туу азая — проблема туа...
Бала чагың — баллы чагың.
♦Малай актыгы!» — дип беренче балага да әйтәләр...
Кайсыбер ата-анага охшау баланы бәхетсез итә...
Бүтәннәрдән яхшырак итәргә теләсәң, үз балаңа кырысрак бул.
Балалар — тормыш чәчәкләре. Җимешләре нинди булыр?
Әтп-әнине дә аңлый башладык, үзләре генә юк...
Кыргый алма яшел була. Үги бала яшьле була...
Онык — бабасының киләчәктәге вәкаләтле илчесе.
Оныклар бабайларны яшәртә.
Хәзерге балалар күпне белә. Хәзерге бабалар да аз белми?
Гормоннар да. гармуннар сыман, үз көенә биетә...
КАЙЧАК ПАРЛЫЛАР ДА ЯЛГЫЗ БУЛА...
Яратканыңа ярашканыңны сизми дә каласың...
Иң бәхетле чагың — бәхет турында уйламаган чак...
Бәхетле багучыга бармас.
Бәхетлеләр бәхетсез мәхәббәтен сагынучан...
Кайгыны адаштырып, шатлыкны ияләштереп булсачы? I
Ир белән хатын бер-берсенең характер скульпторлары...
Ир белән хатынның холыклары я яраклаша, я яңаклаша...
Мәхәббәтләре булмаган ир белән хатын бала ягыннан туган тиешле кеше генә...
Мода — хатын-кызның кимчелеген уңыш итеп күрсәтә торган могҗизадыр.
Әби үз яшьлегендәге мода белән киенә...
Җанкисәгенең җан күсәгенә һәм җен кисәгенә әйләнгәнен абайламый калган...
Башына уклау төшкәч кенә хатыны искә төшкән...
Тиз танышкан — озак тынышмаган...
Кошелогыңны югалтсаң да, кешелегеңне югалтма!
Нәзакәтле тупас.
«Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга». — дип башын кашыды бер ир...
Шик — шикәр түгел, тиз эреми...
ИСКЕ ДУСЛАРНЫҢ ҮТКӘН ГОМЕРЕ УРТАК
һәр кешегә дуска түзгәндәй түзсәк, бер дошманыбыз да булмас иде...
Бер дустым гына китте дә, тылым, фронтым ачык калды...
Яшең арта, гомерең кими, дошманнарың арта, дусларың кими...
Нигә миңа йөз ел гомер — якыннарым янымда булмаса!
Бер-берсен яхшы белгән дуслар, күз ияләшеп, бер-берсен белми башлый...
Кайсы кешене якыннан белгән саен ерагаясың...
Арада — дуслык иде.
Арада — буШлык инде...
Дус белән дус дусны бүлешә алмый дошманлашкан.
Кайсы дус үзенең киресенә дә әйләнә — су д...
Үзен генә яраткан кешенең дусты булмый — мәхәббәте үзенә китеп бетә...
Дустына хыянәт иткән — үзен югалткан. Үзенә хыянәт иткән — намусын югалткан.
КОЕЛГАН ЧӘЧЕҢНЕ УЙЛАП ЧӘЧ АГАРТМА!
Акыллы кеше картайгач та матур кала.
Кайсы картлар белән сөйләшү яшәртеп җибәрә.
Аксакал бул, аксак акыл булма!
Үткән көннәрнең төннәре дә якты...
Яшьлекнең ни икәнен аңласаң — картайдың дигән сүз...
Яшен яшәгән — Яшене яшьнәгән...
Яшьләргә — романтизм, г
Картларга — ревматизм...
Саулыкны сатып алып булмый, сырхауны бушлай да биреп булмый.
Карт йөрәккә шатлык та авыр...
Яшьлекнең грамматик хаталары картлыкта драматикка әйләнә...
•Сыер гомер буе диетада әле!» — дип әйтте ди бер булдыксыз.
Кысан киеп кыйналгач,
Иркененнән интеккән...
Авыру башта йога.
Аннары — е г а...
Сәламәтлек — шөкер, калганына — төкер!
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ф ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР
Йортым озак яшәсен дисәң — таштан сал, Үзем озак яшим дисәң — агачтан сал.
Сукыр кояшка туры карый дип көнләшмә.
ТЕЛ ОЗАЙТКАН —ШТАТТАН КЫСКАРГАН...
Кыеклап әйтсәң дә, турысын әйт.
Кешегә үткәреп һәм үтереп әйтәсе килә, үзеңә киная дә җитә...
Мактауны халык алдында әйтсеннәр, тәнкыйтьне — колагыма...
Берәүнең тәнкыйтькә колак салырга борыны комачаулаган.
Телләр озая, Штат кыскара... Я, әйтеп кара!!!
Тәнкыйтьләргә маһир кешене президиумга утырт.
Бүкәнне үсмәүдә һәм алга бармауда гаепләделәр.
Шома багана агачның кытыршы якларын тәнкыйтьләде.
Бал кортының чагуы файдалы икәнне дә беләләр, шулай да ул килеп кунса, сугып төшерәләр...
Мөгез кисү эшендә мөгез чыгаручылар да булгалый...
ТЕЛ ТЕГЕРМӘНЕ ГРАФИНДАГЫ СУ БЕЛӘН ӘЙЛӘНӘ
Берәүләр өчен җыелыш — чабып арган аякларга ял биреп, кул чабып ала торган урын.
Кайбер җыелышта утырмасак та, гомер үтәр иде, әмма әрәм үтмәс иде...
Кайбер җыелышларда эчелгән суны тегермәнгә койсаң, он суы да, тоз суы чыгар иде!
Графиндагы суны доклад укыган кеше эчеп бетерде, язган кеше сусап утырды.
Кат-кат җыелыш казаныш түгел, казна эшен калдырган каза эш...
Доклад — кемлегеңне күрсәтә торган лакмус кәгазе.
Куерта торгач, көн тәртибендәге мәсьәлә шактый сыеклана...
Көннең кадагы эшләпәле дә, ялан башлы да, башсыз да була...
Җыелышта күргән төш рас килә.
Ярты гомере җыелышта, яртысы өендә йоклап үтте. Калганын ул бик тырышып эшләде!
Берәүнең йөзендә борын хәким, икенченең йөзендә авыз баш!
Гәптәшләр арткан саен сүзнең мәгънәсе кими.
в
Информация ташкыны күмү бәла түгел, информациясез юшкын ~ күмү бәла!
Су басудан котылган дөньяны сүз генә басмаса ярар иде!
Телдән алда йөрергә өйрәнгән аяк кайчакта телне куып җитә = алмый! .
Берәүдән сүзне штопор белән дә алыр хәл юк, берәүне бөке бе- “ лән дә томалап булмый... ■
Әйтер сүзең юклыкны сиздермәс өчен озак сөйләргә туры килә... ь
Тыңласыннар дисәң, аз сөйлә,
Ишетсеннәр дисәң, кычкырма...
э
Сакау карга каты каркылдый.
Сүзләр микрофонның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.
Җыелыштан кайтканда теленә машина баскан...
Залдагы кешеләр төрле-төрле була, трибунага чыккач кына бертөрлегә әйләнә...
Бүтәннәрнең күп сөйләвен үзең туктагач кына күрәсең...
ДӘРӘҖӘ —ЛИФТ СЫМАН: БЕР КҮТӘРЕЛӘ, БЕР ТӨШӘ...
Дәрәҗәле эштәге яшьтәшең дә олырак.
Яңа башлыклар яңабаштан яңа эш башлатып башны бутады.
Фикерле хезмәткәр фикерсез түрәгә бәла...
Бәләкәй буйлы казый — озыннарга да өстән карый!
Кешене түбәнсеткән — үзен кимсеткән!
Тупаслык — мин-минлек күләгәсе.
Казна эшендә казына-казына азынма!
Ашауны урынбасарга тапшырмыйлар.
Дуга белән Д а г аның аермасын белсә, ул әле дә җитәкчелек итәр иде.
19. «К у » » з.
177
Түрәнең төшкәнен генә сүгәләр.
Күтәрелүнең чиге бар, түбән тәгәрәүнең чиге юк...
Дүрт аяклы өстәл дә абына дип юанды.
КЫЧКЫРЫП ТОРГАН ТЫЙНАКЛЫК
Сабын куыгы: «Миңа салават күпере сыя?» — дип кабарынды...
Үзен мактап кычкырды да, кайтавазын рәхәтләнеп тыңлады.
Юньсез мактаса хур итәр.
Бер генә уңай фикере бар — ул да булса үзе турында...
Үз тормышың җайлангач, бөтен дөнья көйләнгән кебек!
Җир үз күчәре тирәсендә, абзый үз күчәне тирәсендә әйләнә.
Үз чебененнән фил ясый, синең филне чебен итәргә күп сорамый...
Беркатлылыгы турында кат-кат әйткәненә ышанып беркатлы булма.
«Миңа яңа пальто тактылар!» —дип мактанды Иске Төймә.
«Мин Арысланны тешләдем!» —дип күкрәк какты Борча.
«Филләр бездән ясала!»—дип куйды Чебен.
«Сөяксез тел ни сөйләмәс!» — диде скелет эре генә...
Мактау — менә дигән йокы даруы...
Әй яратабыз да инде үзебезне яратканнарны!
Үземне генә яраткан чагым — үземне иң яратмаган чагым!
АРАКЫ БАШКА КИТӘ, АННАРЫ БАШКА ҖИТӘ...
Шешәдәге авызыңа керсә, шешә авызына кергәнеңне сизми дә калырсың.
Эчкән кеше башы белән йөри, аяклары белән уйлый...
Аракы тутырган саен күңел бушый...
Ни эчсәң — шуны авырырсың!
Җиде кат үлчә, бер кат та... әчмә!
«Өч кешелек»тән эчкечелеккә өч адым...
Кыя кебек егетне дә кыяр кебек итә аракы...
Син аракыны эчәсең, аракы сине ашый...
Исерек аунаган җирдә акча калмый.
Кырык градуслыны капкан кешенең холкы йөз сиксән градуска Z борыла...

Бөке чыгара-чыгара бөкресе чыккан.
Аракыга батучы бөкегә ябышыр.

Хәтта кеше акчасына эчкәндә дә үз сәламәтлегеңне эчәсең... s
Кемнең «эш» дип кулы кычыта, кемнең «эч!» дип тамагы кычыта... <
Өстәлде кунак, £
Өстәлгә кун, ак! ж
Мәҗлес башында җырлаучы булмый,
Мәҗлес соңында тыңлаучы булмый...
Буш вакыттан буш, ватык шешәләр генә калган...
«Азмыштан узмыш юк!» — дип әйтте ди бер мут егет.
Башта ава шешәләр, аннан ава кешеләр...
Шешәләр шешенгәннәргә ишарәлиләр (эчүчегә тел һәм аяк көр-мәкләндергәч).
«Саулыгым — байлыгым!» — диде дә, шул байлыгын аракыга туздырып бетерде...
Берәүгә өч метрлы һәйкәл тиеш, берәүгә — өч литрлы...
Эчеп үзен бетергән — үзен эчеп бетергән...
Аракы бик яхшы нәрсә ул... үзенә дошман кешегә!
ӘЛӘК — БАШКА БӘЛӘК!
Ялган сөйләве дөрес, дөрес сөйлим дигәне — ялган!
Ялгыш та дөрес сүз ычкындырмый...
Гөлке койрыгын ябынып йоклый, гайбәтче — телен...
Интриганнар — бик оста сюжет коручылар.
Телчән кеше — билчән кеше!
1г ■ 179
Ат кешнәшеп, адәм сөйләшеп талаша...
Гайрәт чәчә-чәчә гайбәт чәчә!
Этне кем кайда асрый — кем өй эчендә, кем үз эчендә.
Зур кешеләр гайбәтен сатудан бәләкәй кешеләр тәм таба...
Бүре тиресе ябынган сарык...
Имеш-мимеш ялган җимеш бирмеш.
Кеше ишетсен дисәң — пышылдап әйт!
Үтәли җилдәй сүз йөргән җирдә гайбәт-грипп тиз йога...
Гайбәт сөйлим, дими, информация әйтәм, ди — заманча!
«Этең миңа тел күрсәтте!» —дип хуҗасын эт итеп сүккән...
Еланның теленнән курыкма, тешеннән курык.
Гайбәтченең тешеннән курыкма, теленнән курык!
Ерткыч тырнагын кайрый, гайбәтче — телен...
Гайбәтне бушлай бирәләр, әмма кыйммәткә төшә...
ЯЛАП ЯШӘГӘННЕҢ ТАМАГЫ ТУК БУЛА...
Начальникның күләгәсендәге мамыкны да чеметеп ала!
Боегучылар барда
Боеручылар була!
Икеле-микеле йөргән Өндәү билгесе, бөкрәеп, Сорауга әверелгән.
Ялгышмас өчен кешегә ияреп йөрде һәм... ялгышты.
Койрык та алдан бара... артка чигенгәндә...
Кеше сагая-сагая саегая...
Ун мең кешелек стадионда кул биреп күрешеп чыккан...
УсаЛ эткә юаш кеше койрык болгый...
Кайбер мәгьнәсезнең җирдә яшәвен күреп: «Регламент!» — дип кычкырасы килә.
ТӘНӘФЕС БЕЛМИ НӘФЕС
Бал корты — кешеләргә җыя, мал корты — үзенә ташый...
Тормыш балына бер кашык дегет — шундый ул егет...
«Коега төкермә, үзең эчәрсең!» — диде бер кибетче, аракыга кушарга су алганда.
Тәүбә итә-итә
Сәүдә итә.
Акча беткәндә кесә авырая — вак акчалар арта...
Комсыз елан койрыгыннан кабып үзен-үзе йоткан!
Бер генә яхшылык эшлә, икенчесен йолкып алыр!
Кем үлгәннәрдән дә тартына, кем исәннәрдән дә оялмый...
Бүре баласын бүреккә салсаң да урларга карый...
Юлдан язганнар да бүтәннәр белән бер юлдан йөри.
Йом күзеңне, ачкүз! •
Угры тугрыны сөймәс, тугры угрыны сөймәс тә сөймәс!
Бүре сарык мәсьәләсен кабыргасы белән куйды...
Хәйләләп намусын яшереп куйган да, соңыннан табалмаган...
Бердәнбер яхшы ягы шул — начарлыгын яшерми.
Йөз суыңны түкмә, йөз сумыңны түлә!
Кешелек дәрәҗәңне саклый белү — иң югары дәрәҗә.
Тозсыз кешене бергәләп бер пот тоз ашамыйча да белеп була.
Этенә була йортыннан бизәсең.
Дуңгызның мөгезе борынында!
Дуңгызның этлегенә эт дуңгызлык белән җавап бирде...
Кара төндә дә беленеп тора йөзе кара!
«Кулым җиңел булсын!» — диде дружинник, хулиганны култыклап.
Законга бармак аша карау — тимер рәшәткә аша карау белән бер.
Явызлыкка — авызлык!