Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМ ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬЧЕ


әнкыйть мирасыбызның туплана килгән матур сәхифәләре совет әдәби тәнкыйте казанышлары биеклегенә таба күтәрелә баручы тарихи адымнар үремен хәтерләтә, тарихи үсеш чылбырының эзлеклелеген, бетеклеген тәшкил иткән зарури звенолар буларак та күз алдына килә. Әдәби тәнкыйть . тарихының төрле чорларында актив иҗат иткән авторларга без бүгенгене төзешүчеләр итеп карыйбыз, үз вакытында фәнгә алып кергән яңалыкларыннан чыгып бәя бирәбез. «Тарихи хезмәтләр турында тарихи эшлеклеләрнең хәзерге таләпләр белән чагыштырганда нәрсәне бирмәүләренә карап түгел, бәлки аларның үз элгәреләре белән чагыштырганда нинди яңа нәрсә бирүләренә карап хөкем ителә**. — дип өйрәтте В. И. Ленин1.
Узган чорлар белән бүгенге көн, кичәге табышлар белән киләчәк ачышлар, элекке эшлеклеләр белән туачак бөек кешеләр арасында өзелмәс элемтәләр яши икән, бу бүгенге тәнкыйт> фәне өлкәсендәге уңышларның моңа кадәр ирешелә килгән биеклекләргә турыдан-туры бәйләнешле булуын раслый торган диалектик нигез. «Заман прогрессы белән горурлану — бүгенге шәхси казанышлар белән генә мактану, элек эшләгән кешеләрдән ераграк, биегрәк, яхшырак һәм аларга караганда да лаеграк булу дигән сүз түгел»2,— дип язган В. Г Белинский. Алдынгы мирас заман рухына кушылып яңара, бүгенгенең нигезенә яткан, эчтәлегенә сеңгән килеш киләчәккә китеп бара. Димәк, ул тарих сәхнәсендә һаман хәрәкәттә
Күренекле татар филологы, галим Габдрахман Сәгъдинең 90 еллык юбилеен билгеләп үткән бу истәлекле көннәрдә аның шәхесенә, иҗатына, әдәби-фәнни мирасына без өнә нәкь шул яктылыкта якын киләбез. Г. Сәгъдинең бай гыйльми мирасы татар совет тәнкыйте казанышларының үзәгенә үрелеп кергән, аның корылмасына базык өрлекләр булып күтәрелгән, нигезенә игелекле туфрак булып яткан.
Культурабыз тарихына Г. Сәгъди талантлы педагог, танылган әдәбият тарихчысы. тирән эрудицияле лингвист һәм, барыннан да бигрәк, тәнкыйтьче буларак кереп калган. Тәнкыйть эшчәнлеген ул, нигездә. Октябрь революциясеннән соң башлый һәм 20 нче еллар марксистик татар әдәби тәнкыйтен формалаштыруга гаять зур өлеш кертә Әдәбият галимнәре аны бик хаклы рәвештә Г Ибраһимов. Г. Нигъмәти, Г. Галиләр белән беррәттөн татар әдәбият белемен фән буларак нигезләүчеләр рәтенә кертеп карыйлар.
20 нче еллар әдәби хәрәкәтенә Г. Сәгъди бай тормыш тәҗрибәсе белән килеп керде. Революциягә кадәр үк дөньяга материалистик карашлы, халык интереслары ягында торучы, демократ рухлы каләм остасы иде ул. Изелгән халык ягында бул †† ‡‡
' В И. Ленин Әсәрләр Т 3. 5 нче баем». 172 бит
‡‡ В Г. Белинский Поли. собр. соч. Т. 10. 185 бит
Т
ганы, шулар файдасына эшләгәне (революциягә кадәр ул терле урыннарда мөгаллимлек итте, гади хезмәт халкына аң-белем, мәгърифәт тарату эшенә күп көч салды), язганы өчен патша самодержавиесе Г. Сәгъдигә «политик ышанычсыз» дигән ярлык тага, эзәрлекләүләргә дучар итә.
Габдрахман Сәгъди пролетариат революциясен. Ленин идеяләрен һичбер икеләнүсез кабул итте, җаны-тәне белән социалистик тормышка хезмәт күрсәтү эшенә кереште. Әдәбият тарихын өйрәнүчеләр аның бу елларда гаҗәп зур дәрт белән эшләвен билгеләп үтәләр.
Газета-журнал сәхифәләрендә, бигрәк тә «Безнең юл» журналында. Г. Сәгъдинең әдәбият мәсьәләләре һәм әдәби тәнкыйть буенча чыгышлары даими рәвештә басыла килә.
Әдәбият-сәнгать күренешләренең материаль-экономйк тормыш шартларына бәйләнешен аңлау аларның иҗтимагый мәгънәсенә төшенү, камил сәнгать әсәренең халыкчан рухлы булуын яклау юнәлешендәге фикерләре белән сәнгать методологиясенең кайбер мөһим критерийларын уз алдына инде элек үк билгеләп куйган галим совет чорында язылган мәкалә Һәм хезмәтләрендә дә әдәбиятны халык тарихы. иҗтимагый тормыш фактлары белән тыгыз бәйләнештә карады, яңа татар әдәбиятының халыкчан һәм партияле рухта үсүе өчен көрәште Егерменче еллар — халыкчанлык, сыйнфыйлык, партиялелек, әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләләренең көн тәртибенә куелган, актуальләшкән чагы, алар хакында бөтен тәнкыйть фронтында җитди сөйләшүләр барган вакыт. Культурабыз мирасына хөрмәт белән караган, иҗатның иҗтимагый-сыйнфый мәгънәсенә җитди төшенгән галим бу мәсьәләләргә дә үз карашын белдерми кал? алмады, әлбәттә. Аларның фәнни-теоретик хәл ителеше 20 нче еллар татар марксистик әдәби тәнкыйть методологиясен эшкәртү өчен зур әһәмияткә ия булды.
Г. Сәгъдинең «Октябрьның сигез елы эчендә татар әдәбияты» (1925), «Әдәбиятны җәмгыять белеме белән баглау» (1926), «Әдәбият укыту тәҗрибәсе» (1926), «Безнең юл»да әдәби-гыйльми тикшерүләр, тәнкыйтьләр» (1927), «Татар пролетариатының беренче әдибе — Г. Коләхметов» (1927), «Татар шагыйрьләре арасында Тукай» (1923), «Ф Әмирхан» (1926), «Кандалый турында» (1927) кебек мәкаләләре, «Татар әдәбияты тарихы» (1926), «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (1930) кебек зур күләмле хезмәтләре югарыда искә алынган җитди проблемаларны яктыртуга багышланган иде. Галим тәнкыйть анализында методологик нигез итеп марксистик әдәбият концепциясен сайлады. Әле егерменче еллар башында ук Галимҗан Ибраһимов Г, Сәгъдине әдәбият күренешләрен «марксистик системапга салып өйрәнүдә беренче, практик адымнар ясаучы буларак бәяләде
Г. Ибраһимов сүзләрендә дөреслек бар иде. Г. Сәгъди үзе дә татар әдәбияты материалларын марксизм нигезенә алып өйрәнүне «омтылган бер ноктасы» дип санады. «Татар әдәбияты тарихывна (К., 1926) сүз башында ул әнә шулай язган иде. Ә инде «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (К.. 1930) автор тарафыннан «иҗтимагый-әдәби процессларны марксизм системасы астына алып аңлатуның беренче тәҗрибәсе» буларак тәкъдим ителде. Бу хезмәтләр «бүген дә кулланудан төшмиләр, әдәбият белемебез үсешендә күренекле урын алып торалар», — дип язды X. Хәйри үзенең «Әдәбият фәнебезнең үсү юлы» дигән мәкаләсендә2.
Дөрес, галимнең марксистик концепциядән читкә тайпылган яисә аны эзлекле үткәреп бетермәгән очраклары да булмады түгел. Югарыда искә алынган мәкалә һәм хезмәтләрендә уңышлы, файдалы фикерләр белән бергә, вульгар социологик хаталар, бәхәсле моментлар да еш очрый. Моны искәртми үтү мөмкин түгел. Әмма шул кадәресен дә онытырга ярамас, егерменче еллар — марксистик-ленинчыл эстетиканың яңа формалаша, марксистик-әдәби анализ принципларының тәнкыйтьтә яңа файдаланыла башлаган чоры Билгеле, мондый эш берьюлы капылт кына башкарыла алмады, бу процесста эзләнү, буталу, ялгышулар табигый иде Бүгенге югарылыктан караганда ул хаталар аеруча ачык күренәләр. Әмма егерменче еллардагы марксистик әдәби тәнкыйть өчен көрәшнең, шул исәптән Г. Сәгъдинең әдәби тән-
1 Г. Ибраһимов «Иҗтимагый әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» — «Безнен юл». 1922 ел. 1 сан
1 X. Хәйри «Ижат чишмәләре» дигән җыентык. Казан. 1975. 201 бит
иыйть өлкәсендәге эшчәнлегенең төп пафосын без ул ялгышларда күрмибез Бу көрәшнең кыйммәтле башлангычы, авыр һәм катлаулы эзләнү юлында табылган таэа-сәламәт орлыклары кадерле безгә.
Әдәби тәнкыйть методологиясе мәсьәләләренең уңай хәл ителүе өчен партия документлары Һәм карарларының ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия булулары турында әй- ф теп тә торасы юк. Алар «әдәбиятны аңлауда төп нигезләрне утырталар, әдәбият- _ ны тикшерү һәм өйрәнүнең методология ягыннан булган төл сызыкларын күрсәтә- 3 ла𻧧 *** Әдәбият мәсьәләләренә мөнәсәбәттә партия күрсәтмәләрен, марксизм-ленин- £ изм классиклары өйрәтмәләрен торган саен тирәнрәк үзләштерә барган галим 2 аларны үзенең тәнкыйть практикасында да эзлекле үткәрергә тырышты. Мисал өчен = аның әдәби мирасыбызга мөнәсәбәтен ачыклап үтү урынлы булыр. *“
Әдәби мираска Ленинча мөнәсәбәт булдыру 20 нче еллар татар марксистик п тәнкыйте өчен гаять зур әһәмияткә ия иде. Ленинның «Пролетариат культурасы “ капиталистик җәмгыятьнең, алпавытлар җәмгыятенең, чиновниклар җәмгыятенең изүе = астында кешелек дөньясы барлыкка китергән белем запасларының закончалыклы үсе- < ше булырга тиеш»2 дигән күрсәтмәсен истә тотып, халкыбызның үткәненә, аның “ культура һәм әдәби мирасына Г. Сәгъди дә һәр даим кайгыртучан мөнәсәбәттә * булды, һәм моның матур үрнәкләрен аның эш практикасында күлләп табарга була. <
1923 елда тәнкыйтьче «Безнең юл» җурналында «Татар шагыйрьләре арасында ш Тукай» исемле мәкалә белән чыгыш ясады. Г Тукай иҗаты тирәсендә җитди фикер “ каршылыклары яшәгән, аның бөтен мирасына мөнәсәбәттә төрле карашлар көрәше < барган бер чорда мондый мәкаләнең язылуы үзе бер вакыйга иде һәм аңа. Тукайга, аның иҗатына дөрес, объектив бәя бирелде. Тукай шигырьләрен әдәби мира- ■* сыбыэның иң лаек үрнәкләреннән санап, тәнкыйтьче Г. Сәгъди, гомумән, классик — мираска якын килү, аны сайлау, аралау принципларын сызып калдырды.
Әдәби әсәрнең тарихка керүен, мәңгелеген тәэмин итүче әһәмиятле факторлар- с; ның берсе, тәнкыйтьче фикеренчә, язучы яки шагыйрьнең табигый таланты, ша- 15 гыйрьлек көче. Бу яктан алганда, Тукай кебек шагыйребезнең шигъри осталыгына карата бернинди шик булуы мөмкин түгел — аны бары мәшһүр Пушкин белән чагыштырып була. Рус халкы өчен Пушкин никадәр бөек шагыйрь саналса, татар өчен Тукай шундый. «Тукай һич шөбһәсез татарның Пушкины иде», — диде Г. Сәгъди.
Классик мирас дәрәҗәсенә күтәрелүнең икенче күрсәткече — шагыйрь иҗатының халык күңеленә үтеп керә алуы, ягъни аның халыкчаилыгы. Тукай поэзиясенең бөеклеген һәм мәңгелеген Г. Сәгъди нәкъ менә шагыйрьнең халыкчанлыгында күрде. «Тукайның гаммә шагыйре булганлыгында шигебез юк, — диде тәнкыйтьче, аның кем һәм кайсы сыйныф шагыйре булуы хакындагы сөйләшүләрнең урынсыз булуына басым ясап, — гаммәгә якынлык, ярлыларга дуслык шагыйрьдә һәр нәрсәдән бигрәк күренә.» Әгәр Тукайны «карты-карчыгы, егете-кызы, сабыйлары, яшүсмерләре» укый, аңлый икән, әгәр аны үз заманы һәм аннан соңгы заманнар үз шагыйре дип кабул итә икән, димәк, тарих шагыйрьгә тиешле мөһерен басып куйган инде. Тукай — халыкныкы, бу мәгънәдә ул безнең «беренче шагыйребез».
Язучы иҗатының классик мирас югарылыгына күтәрелүе өчен, аның тагы тормыш дөреслеген чагылдыруда реалист булуы шарт. Тукай мирасы бу таләпкә дә тулысынча җавап бирә: «Ул халыкның моң-зарларын, теләк-еметлөрен, шатлык вә куанычларын үзенә алган, үзенә суырган һәм шуларны кире татар дөньясы өстендә яңгыратып калдырган». Тәнкыйтьче күрсәтүенчә, тормыш дөреслеген бирү белән халыкчанлык үтә тыгыз үрелгән принциплар, алар берсеннән-берсе аерылгысыз мөнәсәбәттә яши. Сәгъди, бер үк вакытта, чынбарлыкны дерес чагылдыру шагыйрьлек кеченә до зыян китерергә тиеш түгел, дип күрсәтте, һәм, дөрестән дә, тормыш материалының сәнгатьчә оста бирелүе һәм халыкчан эчтәлектә булуы ягыннан Тукай шигърияте классик әдәби мирасыбызның иң гүзәл үрнәкләре буларак бәяләнергә хаклы иде. Г. Сәгъди Габдулла Тукай шигырьләрен һичнинди икеләнүләрсез гасырлар дәвамына китәрлек югалмас кыйммәткә ия булган әсәрләр дип бәяләде
' Г < әгъди. «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» Казан. IMO, II бит
*** В II Ленин Яшьләр союзларының бурычлары — «К. Маркс, ♦ Энгельс. В И Ленин әдәбият һәм сәнгать турында». Казан. 1976. Зо.’ бит
Әдәбият галимнәре аның бу мәкаләсенә зур бәя бирәләр, аны «шагыйрь иҗа- лына дөрес Һәм тулы анализ», «гаять дөрес караш»††† дип күрсәтәләр.
Әдәби мираска мөнәсәбәттә Г. Сәгъди Г. Ибраһимов тәкьдим иткән принципларны алга таба үстереп алып китте. Г Тукай иҗатына карата нәкъ менә Г. Сәгъди тәкъдим иткән критерийлардан чыгып эш итү сорала иде. «Халык өчен Октябрьга кадәрге татар әдәбияты мирасыннан бу якка күчереп алынган хәзинә — Г. Тукай әсәрләре — иң кадерлесе, иң якыны иде. Егерменче еллар башында яңа, пролетариат әдәбияты өчең җанлы мирас бездә барыннан да бигрәк Г. Тукай иҗатыннан гыйбарәт булды» -,— дип язды Мансур Хәсәнов. Әмма 20 нче елларда тәнкыйть мето-дологиясендәге вульгар-социологик хаталар еш кына тикшеренүчеләрне дөрес юлдан читкә алып китте, һәр әдәби күренеш шул чорның материаль җирлегеннән үсеп чыга дигән вульгар карашка таянып, һәр чорның әдәбияты һәм язучысы шул чорның хаким идеологиясенә хезмәт итә дигән ялгыш караш яшәде. Нәтиҗәдә Г. Тукай, Ф Әмирхан. Г. Камал кебек демократ язучылар буржуа язучылар исемлегендә йөрделәр. Аларны бөтен әдәби мираслары белән бергә революциянең теге ягында калдырырга, социализм әдәбияты фондына алмаска дигән фикерләр әйтелде. Вульгар-социологик ялгышулар Г. Сәгъдинең үз тәнкыйть практикасында да шактый, һәм бу ялгышлар, гомумән, 20 нче еллар әдәби хәрәкәтенә катнашкан бер генә кешене дә читләтеп узмады. Тик шунысы куанычлы, эзләнүләр, кайбер каршылыклар аша булса да сизгер тәнкыйтьче ахыр чиктә барыбер дөрес нәтиҗәләргә барып ирешә иде. Галимнең көчле интуициясе, бай әдәби зәвыгы теге яки бу язучының кем һәм нинди булуын тиз аерды, аңа объектив бәя бирергә нык ярдәм итте.
Вульгар-социологик тәнкыйтьчеләр реалист язучы, демократ Фатих Әмирханны «аристократ язучы» һәм аның әсәрләрен «татар буржуазиясенең фантазиясе» дип бәяләгән бер вакытта Г. Сәгъди аны «гимназист вә гимназисткалар әдибе, шулерның художнигым дип чыкты3. Әлбәттә. Ф. Әмирханны «аристократплыкта гаепләү фәнни сукырлыктан башка берни түгел. Г. Сәгъди Ф. Әмирханның мулла гаиләсеннән чыкканы һәм сайлап алынган типлары шул даирә кешеләре булганы өчен генә буржуаз язучысы дип саналуын мәгънәсезлек дип аңлады, язучының көчен әсәрләренең сәнгатьчә камиллегендә һәм реалистик кырыслыгында күрде.
Тәнкыйтьче әдәби мирасыбызның классик үрнәкләрен тудырган Г. Камал, Г. Ко- ләхметов. С. Рәмиев, Дәрдмәнд кебек шагыйрь һәм язучылар иҗатына да тукталды, алар хакында үзенең җитди фикерләрен әйтеп калдырды.
Дәрдмәндне буржуаз дәвер шагыйре дип, аны танымау турында күп сөйләшүләр барган елларда Г. Сәгъди аның «шигырьләренең киң, тулы мәгънәле булучы- лыклары һәм оста кул белән эшләнгән символ-сурәтләргә байлыклары» ягыннан «әдәбият тарихыбызда югары урын» алырга тиешлекләрен даулады *.
Г. Сәгъди Дәрдмәнд поэзиясенең үзеннән соң килгән буын шагыйрьләргә көчле йогынты ясавын күрде. Бу аеруча Такташ белән Туфан иҗатында сизелде. Туфанны «фикер-төшенүпөрне оста тәгъбир һәм тасвир итүдә татар әдәбиятында Дәрд- мәндтан соң күренгән беренче шагыйрь» дип атады тәнкыйтьче.
Г. Сәгъди Галиәсгар Камалны «татарның беренче чын еәнгәтьчә драматургы» дип бәяләде һәм аның «беренчелеген тарих каршында берәүгә дә алу мөмкин булмаячагын0 ассызыклады. Пролетар язучы Г. Коләхметовның тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләре, татар әдәбияты тарихында аларның тоткан урыны турында шактый тәфсилле анализны да Г. Сәгъди бирдеГалимнең әдәби мирасыбызга мөнәсәбәтле кайсы гына мәкаләсен, язмасын, фикерен алып барласаң да. үз культурасы тарихына тирән ихтирам белән караган, үз әдәбиятын яраткан, аның реалистик, демократик канатын яклаган белгеч күз алдына килә. Ул үткәндәге әдәби мирасыбызны барларга, тупларга, кадерләп сакларга өйрәтте, җентекләп өйрәнергә чакырды.
††† М. Гайнуллув, Гатарахман Сә1>дн «Казан утлары». 197!. 7 сан.
’ М Хәсәнов Галимҗан Ибраһимов. Казан, 1961. 176 бит.
’ Г Сәгъди: Ф- Әңирхан «Бешен юа». 1926. 3 сан.
‘ Сәгъди. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. Казан. 1930, 81 бит.
• Г * Сәгый Татар әдәбият тарихын тикшерүдә кайбер хаталар. «Беанен юл». 1927. I.
' Б? я»уяы хакында заторный'материаллары «Бетнең юл» журналында (1927, 13 сан). «Та- арст» - гә>етасында (19.7. 13 сак) һәм «Татар әдәбияты тарихы» и да (Казан, 19Л) бирелгән.
XIX йез шагыйре Габделҗәббар Кандалыйның тормыш һәм иҗат биографиясенә караган кайбер яңа материаллар табылу уңае белән Г. Сәгъди «Безнең юл» журналында махсус мәкалә белән чыгаТәнкыйтьче күрсәтүенчә, шагыйрь мирасының безнең әдәбиятыбыз эчен кыйммәтле ягы шунда, «ул татар лирикасында иске суфилык, мистикачылык кысасын җимереп чыгып, беренче мәртәбә реализм сыэы- ж гына аяк баскан... сыйнфый каршылык, сыйнфый дошманлык чаткылары ялтырата ы башлаган шагыйрь». Менә шуның өчен «Кандалый һәм аның шигырьләре безнең әдәбият тарихында аерым бер игътибар белән тикшерелергә, өйрәнелергә тиеш- — ләр». Сәгъди журнал укучыларына, Кандалый хакындагы материаллар, истәлекләр — күренә калса, бу турыда гыйльми үзәккә хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. —
Әдәби материалларны теркәүдә Г. Сәгъди тарихи эзлеклелек, хронологик тө- ‡‡‡ §§§- гәллек, сыйнфый ачыклык белән эш итүне сорады. «Әдәбиятны тикшерүдә кайбер ? хаталар» дигән мәкаләсендә ул тарихчы Газиз Гобәйдуллинның әдәби-гыйльми тик- — шеренү алымын әнә шул принципларда төзелмәгәнлеге өчен тәнкыйть итте. Сый- £ ныфларга бүленгән җәмгыятьтә сәнгать һәм әдәбият сыйнфый ноктадан чыгып тик- J шерелергә тиеш иде. чөнки әдәбият-сәнгать төбе-тамыры белән җәмгыятькә, аның — төрле социаль катлауларына хезмәт итә торган иҗтимагый-сыйнфый күренеш. ♦
Г. Сәгъди революциягә кадәрге татар әдәбиятының «ике юлдан, ике агым белән < барганын» күрде2. Мондый методологик принциптан чыгыл эш итү революциягә а кадәрге татар әдәбияты үсешен бердәм агым, бердәм эстетик процесс итеп карау- — га чик куйды.
Галим һәм тәнкыйтьче әдәби тәнкыйть методологиясендә бик тә зур әһәмияткә л ия булган, әдәбият-сәнгать әсәрләрендә эчтәлек белән форма берлеген яклады. «Бо- < лар бер үк нәрсәнең бер-берсе белән бик нык бәйләнгән ике ягы, — дип күрсәтте а. ул. Элек «нәрсә тасвир ителү» ягы әһәмиятле булса, шуның белән бергә үк (ассызык ~ безнеке — Э. Б.) аның «ничек тасвир ителү» ягы әһәмиятле» Әдәбият галименең j әлеге берлек турындагы тезисының методологик әһәмияте шунда иде ки, әдәби =5 әсәрдә форма һәм эчтәлек берлеген яклау белән бергә ул әдәби тәнкыйтьтә co- ' циаль һәм эстетик анализлар берлеген яклауга килде. 20 нче еллар әдәби тәнкыйтендә әлеге принципларны теоретик теркәү Г. Сәгъдинең казанышы. «Мөндәриҗә белән форманың бер-береннән аерылмас бер нәрсә икәнен күрсәтү — марксизм әдәбият методологиясе яки марксизм сәнгать социологиясенең төп таләбе» иде. Г. Сәгъди бу фикере белән үзенең җитди хәзерлекле марксист әдәбиятчы булуын күрсәтте. Сәнгать формадан гына гыйбарәт дип санаучы теорияләр яисә аны бары тик «икътисади-иҗтимагый» нигезләр белән генә бәйләп аңлатучы коры социологизм карашларына каршы үзенең фәнни дөрес положениеләрен формалаштырды.
Г. Сәгъди тәҗрибәле өлкән иптәш, авторитетлы тәнкыйтьче буларак, яшь язучылардан К. Нәҗми, Ш. Усманов, М. Максуд, X. Туфан һ. б. иҗатына еш мөрәҗәгать итеп торды, алар эшчәнлегенә күзәтүләр ясап барды. Бу язучыларга уңышларын, җитешсезлекләрен итагатьле рәвештә күрсәтеп, аларны киләчәк иҗади уңышларга канатландырды, алга таба дөрес үсеш юлыннан китәргә зур ярдәм итте. Әле 1924 елда гына Г. Кугуй һәм К. Нәҗмиләрнең формализм белән мавыгуларын уңай күренеш дип бәяләгән тәнкыйтьче4. «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» дигән хезмәтендә формализм, имажинизм, футуризм һ б. шундый «измвнар юлы белән сәнгать әсәрләре иҗат итү күренешен «дөрес юлдан аяк таю» дип бәяләде. «Шигырь ачык, җиңел, пролетариат аңларлык булсын». — дип язды ул. Әсәрнең «мөндәриҗәсе белән бергә үк аның теле, формасы да күпчелек аңлый торган бер рәвештә булырга тиешлеген»4 Г. Сәгъди әдәбиятта халыкчанлыкның бик әһәмиятле бер моменты итеп санады
Талантлы яшь шагыйрь X. Туфанның «әсәрләрен җиңел аңлауга комачаулый торган кайбер азапланувлардан котылуын тәнкыйтьче уңай күренеш дип бәяләде, шагыйрьнең шул юнәлештә алга таба да уңышлы эшләәен теләде. Сәгъди X. Туфанның
1 Г Свгъдп Кандалый турында «Безнең юл». 1927. 7 сан
’ Г. Сәгъди Татар пролетариатының беренче әдибе Гафур Коләхметов «Безнең юл». 19.7,
Г Сәгъди. Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. Казан. 1930. 18 бит
• Г Сәгъди Яна әдәби алымнардан футуризм «Безнең юл». 1924. 3 сан
§§§ Сәгъди Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. Казаи, 1930. 1. бит.
* Г. Сәгъди Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты Казан. 1930. 71 бит.
■Эпикур (безнең эрага кадар IV—III гасырлар) хатта бәхеткә ирешүне фәлсафанең т»п мәсьоласс дни та раслаган
’ Лу pi. е С Я Демокрит Л. 1970. 374 бит
• Аль Фариби Философские трактаты Алма Ата. «Наука». 1970. 288 бит
• Фейербах Л Избранные философские произведения М. 1955. I том. 4Ь0 бит
талант кечем, шагыйрьлек осталыгын «хикмәт чыгаруда» түгел, ә бәлки «пролетариат идеологиясен үзенә суыра белеп, шуны шигъри калыпка салыша алуында һәм яңа тормыш фикерләрен сәнгатьле тәгъбир итә» белүендә күрде.
Ш Усманов хикәяләрендә сәнгатьлелекнең аксавын да вакытында күрсәтеп чыгучы Г. Сәгъди булды. Хикәяләрендә Ш. Усманов тормыш күренешләрен реалистик чагылдыру, бөтен барлыгында бирергә тырышу, бар булган-күргәнне сөйләү, шуны һич үзгәртүләрсез күрсәтү, «вакыйгаларны ялангач көенчә урнаштыру» белән мавыгып китә, ә мондый алымның натурализмга илтү куркынычы бар иде. Тәнкыйтьче Г. Сәгъди чын сәнгать әсәренең фактографиягә корылмавын, ә бәлки реаль тормыш фактларын сәнгатьчә үзгәртел бирүдә икәнлекне әйтеп чыкты. «Сәнгатьчелек, әлбәттә. әйтел, аңлатып бирүдә түгел, тасвирда; сәнгатьле сурәтләр, картиналар аркылы әйтергә теләгәнне нечкә яшертен сиздертә белүдә» Шунысы әһәмиятле, Г. Сәгъдинең яшь язучылар адресына әйткән тәнкыйть фикерләре һәрчак олыларча кайгырту, дустанә киңәш, итагатьле гадел тәнкыйть үрнәге рәвешен ала иде.
Мәкаләдә Г Сәгъдинең әдәби тәнкыйть эшчәнлеген һәрьяклап яктырту максат итеп алынмады, ә бәлки аның 20 нче еллар татар марксистик әдәби тәнкыйть методологиясен эшкәртү юнәлешендә әйтелгән кайбер фикерләренә, фәнни-теоретик положениеләренә һәм практик эш алымнарына игътибар ителде. Г. Сәгъдинең тәнкыйть эшчәнлеге татар совет әдәби тәнкыйтен формалаштыру һәм аның методологик нигезләрен калыплауга бик вакытлы, кирәкле һәм файдалы өлеш булып кушылды.
Татар совет әдәби тәнкыйтенең чишмә башы булган 20 нче еллар әдәби тәнкыйте һәм аның күренекле вәкилләреннән берсе Г. Сәгъди эшчәнлеге бүген дә гаять зур әһәмияткә ия мирас буларак әдәби хәрәкәттә яши.