ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Әдәбиятыбыз зур югалтуга дучар булды: шушы елның 7 нче февралендә озакка сузылган каты
авырудан соң күренекле, бетен илгә танылган язучы
Габдрахман Әпсә- ләмов дөнья куйды.
Габдрахман Сафи улы Әпсәләмов 1911 нче елның
28 нче декабренда Мордва АССРның Рыбкин районы,
Иске Аллагол авылында туа. Мәскәүгә килеп, токарь
һөнәренә өйрәнә, җиде ел буе заводта эшли.
Техникумда һәм М. Горький исемендәге әдәбият инсти-
тутында укый.
Аның беренче әдәби язмалары Мәскәү- нең Муса
Җәлил җитәкчелегендәге иҗади яшьләр түгәрәгендә
тикшерелә, матбугатка шуннан юл ала. Язучының
«Бәхет кояшы» исемле беренче китабы 1941 нче елда
басыла. Газета-журнал ларда күренгән мәкалә-
очерклары да. хикәяләре дә, повестьлары да аның куп
кырлы сәләтен раслыйлар. Әмма Габдрахман
Әпсәләмов укучы күз алдына барыннан да бигрәк күп
санлы романнар авторы буларак килеп баса. Аның
«Алтын Йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар», «Мәң-
гелек кеше», «Ак чәчәкләр», «Күк күкрәр», «Яшел яр»
кебек романнары күп милләтле совет әдәбиятында
лаеклы урын алды.
Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрендә совет
кешесенең иң күркәм сыйфатлары өстенлек ала, намус,
сафлык, тугрылык җиңеп чыга. Иҗатындагы бу юнәлеш
тә язучының үз холкындагы тыйгысызлыкка,
эшчәнлеккә, илгә һәм партиягә бирелгәнлеккә. интернациональлеккә, иҗтимагый активлыкка барып
тоташа. Ул күп еллар буе РСФСР һәм ТАССР Язучылар союзы идарәләрендә член булды. «Дружба
народов» журналының редколлегиясендә эшләде. Әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнады.
Республикабыз коммунистлары аны КПССның XXII сьездына делегат итеп сайладылар. СССР
Верховный Советының алтынчы чакырылышында депутат буларак та әдип бик күп җаваплы эшләр
башкарды.
Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте Габдрахман Әпсәләмовның хезмәтен һәрчак олы
бәяләп торды. Аңа ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Язучы Ленин ордены,
Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнде.
Габдрахман Әпсәләмов «Казан утлары» журналының якын дусты иде. Аның барлык әсәрләре
диярлек иң элек шул журнал битләрендә басылып килде. Язучы үзе дә шактый еллар буе журнал
редакциясендә һәм редколлегиясендә эшләде авторларның да. укучыларның да акыллы киңәшчесе,
ярдәмчесе булды.
Әйткәнебезчә, әдип соңгы елларда каты авырудан җәфаланды. Әмма шул хәлендә дә аның
кулыннан каләм төшмәде, яңа әсәрләре туа торды: «Күк күкрәр», «Агыла болыт» романнары, берничә
повесте, уннарча хикәяләре һәм публицистик мәкаләләре дөнья күрде.
Күп еллар үтәр, Габдрахман Әпсәләмовның якты хатирәсе, фидакарьлек, партиягә һәм халыкка
тугры хезмәт итү үрнәге буларак, безнең күңелләрдә озак сак-