ЭШЧӘН ҺӘМ ТУРЫЛЫКЛЫ ДУСТЫБЫЗ
Безнең яшьлек авыр чакка туры килде. Мин аның кайчан башланганын белмим, ләкин ничек
булганын беләм. Без тугызынчы классны тәмамлаган елны сугыш бетте. Сугыш тагын берәр елга
сузылган булса, ихтимал, без дә шинель киеп, мылтык асып ут
эченә китеп барган булыр идек. Безнең белән бер урамда, бер ту-
занда уйнап үскән, бездән тик бер-ике яшькә өлкәнрәк булган күл
малайлар шулай китеп бардылар да күбесе кире кайтмады. ..
Без торып калдык. Без исән калдык.
Бүген шәһәрләрдә, авылларда урам тутырып йөргән
кешеләрнең күбесе — безнең энеләр, сеңелләр Һәм безнең балалар
алар. Ә бит моннан утыз еллар элек без дә кемнәрнеңдер энеләре,
сеңелләре һәм балалары идек! Шулай итеп, сиздермичә генә җирдә
буыннар алышы-, на бара.
Гомернең инде яртысыннан артыграгын узгач, әледән-әле артка
борылып карыйсы килә. Караган саен мин узган елларны һәм
чордашларны, кебек, яңача күргән кебек булам.
Ниндирәк идек соң без элек һәм хәзер нинди? Ярты гасыр
яшәп, энеләргә-се- ңелләргә һәм балаларга нәрсә калдыра алдык
без — сугыш дәһшәтеннән исән калган бәхетле кордашлар? Еш кына
шундыйрак сораулар борчый.
Көндәлек тормышта, уз шәхесеңә кагылган һәр мәсьәләдә —
тыйнаклык һәм ни бары белән канәгать булу. Шул ук вакытта
туктаусыз тырышлык һөм алга, югарыга омтылыш. Аннан соң, ил
һәм халык язмышы өчен җаваплылык тойгысы, гражданлык
тойгысы. Сугыш китергән бик күп кайгы-хәсрәтләрне, әйтеп
бетергесез мохтаҗлыкны үз җилкәсендә татыган безнең буын кешеләренең төп сыйфатлары менә
шундый иде.
1946 елның көзендә без — авыл малайлары, авыл кызлары — Казанга укырга килдек.
Университетка, татар әдәбият-тел бүлегенә. Хыялларыбыз, күңел омтылышларыбыз белән без теләсә
нинди байлардан да баерак идек, һәркайсыбыз. үзе генә белеп, әлбәттә, язучы, шагыйрь яисә галим булу
турында хыяллангандыр дип уйлыйм. Мин үзем, мәсәлән, университетта укыганда, чынлап та. каләм
остасы булырга теләп хыяллана идем. Ләкин университетны тәмамлаганда беркем дә син — язучы, син
— шагыйрь, син — галим дип исем биреп чыгармады. Тормыш юлында университет безнең өчен бер
биеклек, бер баскыч кына булды. Аны тәмамлагач, безнең кайберләребез мәктәпләргә укытучы булып
китте, кайберләребез редакцияләргә эшкә керде, кайберебез исә аспирантурада яңадан укырга калды.
юлдашларны яңадан күргән
Берничә елдан соң минем сабакташлар арасыннан татар әдәбияты, татар культурасы һәм
мәгарифенең күренекле кешеләре үсеп чыкты. Шундыйлардан Казан дәүләт педаг огия институты
ректоры, татар тел белгече профессор Мирфатих За- киевне, «Социалистик Татарстан» газетасының
өлкән журналисты, редактор урынба сары Рафак Тимергалинны, Казан университетында татар теле,
әдәбияты укытучы- ♦ лары — фән кандидатлары Сәгадәт Ибраһимов белән Зәет Мәҗитовны. «Ялкын. J
журналы редакторы Роза Хафизованы, Татарстан китап нәшрияты редакторлары * Фәния Гайнанова
белән Ф^тих Хәсәновны. Алабуга педагогия институты укытучысы — Саимә Газизованы РСФСРның
атказанган укытучысы Әлфия Абдрахимованы күрсә- J тергә була. Минем шулай ук башка
сабакташларымны — Гыйззениса Гарифуллинаны * Һаҗәр Шәйдуллинаны. Анастасия Боярованы,
Миңнурый Вәлиеваны, Галимә Хәли- мова һәм мәрхүмә Әминә Салихованы яхшы яктан искә төшереп
үтәсем килә
Шулар арасында безнең тагын хөрмәтле бер кордашыбыз, сабакташыбыз бар ю Анысы — Гараф
Низаметдин улы Шәрәфетдинов. ф
Студент чакларда без биш ел аның белән бер бүлмәдә тордык. Менә быел февраль аенда аңа да
илле яшь тулды. Шул түгәрәк дата уңае белән мин аның турында бераз җылы сүз әйтмәкче булдым.
Укуын бетергәч. Гарафны «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә эшкә калдырдылар.
Шулай итеп, аның мөстәкыйль тормыш юлы журналистикадан башланды. Эшендә ул тырыш һәм
карусыз булды Яшь кеше өчен бу. барыннан да элек әлбәттә, өлкәннәрнең сүзенә колак салу һәм үз
эшеңне җиренә җиткереп үтәү дигән сүз. Ләкин шулай да бу әле «тырыш һәм карусыз» журналистны күз
алдына китереп бастыра алмый.
Журналист та. язучы да сүз белән эш итә. Алар икесе дә — каләм осталары Тик шулай да
журналистның эше авыррак һәм катлаулырак. Газета көн саен диярлек чыга, һәм журналист үзенең
мәкаләсен, әйтик, язучы кебек айлар, атналар буе түгел, ә көне-сәгате белән язып бирергә тиеш. Ул әле
язучы кебек үз өендә, кабинетта гына утырмый, бик еш кына аңа завод-фабрикаларга, авылларга чыгып
китәргә туры килә. Жәйге матур көннәрдә генә түгел, көзге пычракта да. кышкы кар-буран- да да ул
бернинди каршылыксыз каядыр «ил читенә» юл тота, һәм ул редакциягә кирәкле материалны һичшиксез
алып кайтырга, я булмаса берәр четрекле мәсьәләне хәл итеп кайтырга тиеш. Кыскасы, журналистның
эше һәрчак тынгысыз һәм вакытны бик күп ала. Гараф Шәрәфетдиновлар, Рафак Тимергалнннар
редакцияләрдә эшли башлаган елларда исә бу бигрәк тә шулай иде. Кайчагында алар иртәннәм башлап
кичкә кадәр баш калкытмый «кара эш» эшләп утыралар, кайчагында исә әле ашыгыч материал әзерләп,
әле полоса күзәтүче «саф баш» булып төннәрен дә кайтмый калгалыйлар иде
Яшь чагында Гараф хикәяләр язарга, прозаик булырга хыяллана иде Ләкин менә шундый тынгысыз
шартларда ул бу эшкә артык бирелә алмады.
Хәер, кешенең кеше булуы, ил өчен, халык өчен файдалы булуы аның журналист яисә язучы
булуына гына кайтып калмый, билгеле һәркемнең тормыштагы урыны кешеләр өчен, гомуми максатлар
өчен эшли һәм яши белүенә кайтып кала Нәкъ менә шул тойгы — ил һәм халык язмышы ечен борчылу
тойгысы Гарафта аеруча көчле булган дисәк, һич ялгышмабыз
Әйтергә кирәк, сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгы шактый артта өстерәлә иде Авылда һәр
төрле җитешсезлекләр, кимчелекләр тулып ята Барыннан да бигрәк колхозларда, совхозларда кирәкле
техника, тәҗрибәле, белемле кадрлар җитешми иде. Менә шундый шартларда, партия чакыруы буенча,
утыз меңчеләр хәрәкәте башланды. Шәһәрдән авылга җитәкче кадрлар китте. 1955 елда минем
сабакташым Гараф Шәрәфетдинов тә иң артта калган берәр колхозга эшкә китү теләге белдерде
Бу вакытта аңа егерме биш яшь иде. Шуның эстәвенә, зур белеме һәм туган халкына чиксез
мәхәббәте бар Ләкин шул ук вакытта җитәкчелек эшендә әле бер нинди тәҗрибәсе юк. Шулай да аңа
ышаныч белдерделәр Өйрәнелгән, яраткан эшен ипле-җайлы квартирасын калдырыл, бетен семьясы
белән авылга күченеп китте безнең сабакташ
Менә ул — Азнакай районының Сәпәй авылында колхоз председателе. Иң артта калган колхоз.
Дәүләткә 125 мең сум бурычы бар. һәркайда таркаулык, җимереклек. Авылда яшьләр калмаган
диярлек...
Гараф чын тормыш белән очраша. Бу инде сиңа кимчелекләрне фаш иткән хикәя яки мәкалә язу
гына түгел. Кимчелекләрне, җитешсезлекләрне хәзер үзең төзәтергә тиешсең! һәм Гараф муеннан
эшкә чума. Яңа эштә, яңа кешеләр белән баштарак бик авырга туры килә. Яшь, тынгысыз
председательне кайберәүләр дошман күрәләр, хәтта... үлем белән яныйлар. Гараф чигенми дә,
каушап та калмый. Ул бит монда шәһәрдән качып, үз эшләрен җайлау нияте белән килмәгән! Авылга
ул үзенең дөрес һәм изге эш эшләвенә инанып, үз халкына әзме-күпме конкрет ярдәм күрсәтәчәгенә
ышанып килде.
Озакламый нәтиҗәләр дә күренә башлый. Колхоз дәүләткә булган бурычын тулысынча түләп
бетерә. Хуҗалык аякка баса, яңа төзелешләр күренә башлый. Иң мөһиме шул — инде яшьләр туган
авылларын ташлап каядыр «бәхет» эзләп китмиләр. Булдыклы, эшлекле колхоз председателе
Гараф Шәрәфетдиновне партиянең Азнакай район комитеты бюросына член итеп сайлыйлар.
Шунысы кызык, журналистикадан аерылып торган арада, авылда, эш шартларының бик авыр
булуына да карамастан, Гараф беренче мәртәбә иркенләп иҗат эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек
таба. 1957 елда «Совет әдәбияты» журналының бишенче санында аның «Беренче танышу» дигән
күләмле очеркы басыла. Бу очеркны хикәя дисәң дә урынлы булыр иде—чөнки шундый җанлы һәм
әдәби яктан оста язылган. Әйтергә кирәк, ул елларда Гараф үзе дә искәрмәстән әдәби әсәр герое
булып китә. «Хазбулатның яңа гадәтләре» хикәясен Гариф Ахунов нәкъ менә Тарафның Сәпәйдәге
эшләренә нигезләнеп яза.
«Беренче танышупдан соң Гараф хикәя сыман җиңел укыла һәм җырлап тора торган тагын
берничә очерк иҗат итә. 1964 елда исә шуларның барысын бергә туплап «Мастер» исемле аерым
җыентык бастырып чыгара. Шул ук вакытта ул әдәби тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Аның
тәрҗемәсендә төрек әдәбияты классигы Сабахетдин Алиның «Бәләкәй Хәсән» дигән китабы, «Корея
хикәяләре», Польша хикәяләре («Безнең юл») һәм шулай ук Семен Новиковның «Чәчәк атсын
тюльпаннар» дип аталган китаплары дөнья күрә.
Бүгенге көндә ул Татарстан китап нәшрияты директоры. Эше җаваплы, эше мактаулы. Татар
әдәбияты, татар культурасы үсешенә ул күзгә күренми торган, мак тау такталарында күрсәтелми
торган көндәлек, даими хезмәте белән өлеш кертә. Бүгенге татар китапларының язмышы турыдан-
туры аның тырышлыгы, аның ихтыяр көче һәм җитәкчелек сәләте белән хәл ителә.
Кыскасы, Гараф Шәрәфетдинов татар әдәбияты, татар культурасы һәм мәгарифенә бәйле
эшне төпкә җигелеп, чын күңелдән бирелеп тартучыларның берсе. Без аның киләчәктә дә Бурыч,
Намус һәм Иҗат алдында һәркайчан турылыклы булып калачагына ышанабыз.