ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ИҖАТ СОЮЗЛАРЫНЫҢ
БЕРЛӘШТЕРЕЛГӘН ПЛЕНУМЫ
12 декабрьда КПСС өлкә комитетының Политик
мәгариф йортында республикабыз ижат
союзларының берләштерелгән пленумы булды.
Ул КПСС Үзәк Комитеты Генеральный
секретаре, СССР Верховный Советы
Президиумы Председателе иптәш Л И,
Брежневның «Кече жир». «Янару», «Чирәм
жир» әсәрләрен тикшерүгә һәм хезмәт ияләрен
идея-политик тәрбияләүдә ижат
интеллигенциясенең бурычларына
багышланды.
Пленумны ТАССР Композиторлар союзы
идарәсе председателе Мирсәет Яруллин ачты,
ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе
Гариф Ахунов доклад белән чыкты Фикер
алышуларда М Горький исемендәге РСФСР
Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Сибгат
Хәким, ком позитор Л. 3. Любовский, СССР
Архитекторлар союзының Татарстан оешмасы
председателе. РСФСРның атказанган ар
хнтекторы С. С Айдаров. Бөтенроссня театр
жәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе.
РСФСРның атказанган. ТАССР ның халык
артисткасы Р А. Жиһаншина. язучылар
Мөхәммәт Мәһднев һәм Ләбибә Ихсанова,
Казан кинохроника студиясе режиссеры.
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе X. Ф
Фәхретдинов, ТАССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе художник В. П Игнатьев катнашты
Пленум эшендә КПСС өлкә комитеты секретаре
М ф Вәлнев. ТАССР Министрлар Советы
Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов,
КПСС өлкә комитеты культура бүлеге мөдире М
М Мусин, партия һәм совет оешмалары
житәкчеләре катнашты.
Пленум республиканың нжат интеллигенциясен
совет халкының геронк эшләренә лаеклы
әсәрләр ижат итәргә чакырган резолюция кабул
итте.
РАЙОНДА БӘЙРӘМ
Казан шәһәренең Бауман районы нжат
коллективлары промышленность предпри-
ятиеләре белән элемтәдә торалар Качалов
исемендәге Зур драма театры һәм елга порты
коллективы. Ленин комсомолы исемендәге яшь
тамашачылар театры. Г. Тукай исемендәге
татар дәүләт филар моннясе һәм Казан
тегүчеләре. Г Камал исемендәге татар
академия театры һәм мех берләшмәсе
коллективларының ижадн дуслыгы матур
традициягә әйләнде Икенче ел инде районда,
шул дуслыкның чагылышы булып. «Хезмәт һәм
сәнгать союзы» дип исемләнгән бәйрәм үткә-
релә.
Бу елгы бәйрәм партнянен Бауман район
комитетында башланды КПСС райкомының
беренче секретаре А. В. Сафьянов культура
әһелләренә, производство алдынгыларына,
фән эшлеклеләренә. инженер-техник һәм нжат
интеллигенциясе вәкилләренә район хезмәт
ияләренең уңышлары турында сөйләде.
Очрашуда язучы М. Мәһднев, Ленин комсомолы
исемендәге яшь тамашачылар театрының баш
режиссеры Л. И Верзуб, РСФСРның халык
артисткасы В. Шәрнпова чыгыш ясады.
Районның промышленность предприя-
тиеләрендә. төзелеш мәйданнарында, куль тура
сарайлары һәм хезмәт учреждениеләрендә өч
көн дәвам иткән бу бәйрәмдә Г Тукай
исемендәге премия лауреаты Равил Файзуллин,
М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Туфан
Миннуллнн, шагыйрьләрдән Зәки Нури. Нәби
Дәүлн, Роберт Миннуллнн. Марк Зарецкий, про-
заик Сафа Сабиров һ. б. катнашты.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Азнакай районында нефть ягы яшь азу-
чыларының зона конференциясе булды. Анда
Азнакай. Әлмәт. .Теннногорск, Бөгелмә.
Сарман. Баулы районнарында яшәүче авторлар
катнашты Конференцияне Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателенең урынбасары.
шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеев ачты
КПСС- нын Азнакай райкомы секретаре Ф М
Эминова котлау сүзе белән чыкты, районның
экономика һәм культура үсеше белән
таныштырды. Аннары Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе язучы Гариф
Ахунов доклады тыңланды Татарстан язучылар
союзынын Әлмәт бүлеге секретаре, язучы Әдип
Маликов доклады нефть ягы районнарындагы
әдәби берләшмәләр эшчәнлегенә багышланды
Конференпнядә катнашучылар алдында
шагыйрь Снбгат Хәким һәм язучы Шамил
Бикчурнн чыгыш ясады Әдипләрдән Татарстан
Язучылар союзы идарәсе председателе
урынбасары, тәнкыйтьче Фарваз МИННУЛЛНН.
шагыйрьләр Нәби Дәүлн. Равил Фәйэуллии.
Рәдиф Гатауллин. Гәрәй Рәхим. Рәшит
Әхмәтжанов, Роберт Мнн- нуллнн, Шамил
Маннапов, Хәкимжан Халиков. Клара Булатова,
язучылап Аяз Гыйләжев. Шамил Рәкыйпов,
Мәхмүт
Хәсәнов, Кояш Тимбнкова. Жәмнт Рәхнмов.
Ринат Мөхәммәднев, Мансур Вәлиев, Габ-
делхан Сабитов конференциядә семинар
җитәкчеләре булып катнаштылар
Конференциядә бик күп яшь авторларның
кулъязмалары тикшерелде Алар арасыннан
Марсель Галиев. Әхмәт Гадел һәм Фәрит
Гыйльметдннов СССР Язучылар союзы
членлыгына тәкъдим ителде. Ямаш Игәнәй һәм
Нур Әхмәдневнен шигырь җыентыклары китап
нәшриятына тәкъдим итәрлек дип табылды
Конференциядә мәктәп укучылары иҗаты да
тикшерелде, район авылларында, мәктәпләрдә
әдәби очрашулар, кичәләр уздырылды.
ПАРТИЯ ЖЫЕЛЫШЫНДА
Татарстан Язучылар союзы партия оеш-
масының чираттагы җыелышында «КПСС Үзәк
Комитетының ноябрь пленумы йомгаклары һәм
язучыларның бурычлары» дигән темага зур
сөйләшү булды
Партия оешмасы секретаре Туфан Миң- яуллин
докладыннан сон фикер алышуларда «Казан
утлары» журналының баш редакторы Зәки
Нури, шагыйрьләрдән Мөхәммәт Садри һәм
Нәби Дәүли. «Азат хатын» журналы редакторы
Венера Ихса- нова, прозаиклардан Самат
Шакир һәм Рәфкать Кәрамиевләр катнашты
Жыелыш конкрет бурычлардан торган карар
кабул итте
ХЕЗМӘТ ТАНТАНАСЫ
ВЛКСМ өлкә комитетында 1978 ел уңышын
җыеп алуда тырышып эшләгән яшь
механизаторларны хөрмәтләү тапта насы
булды. Кыр батырлары белән очрашуга
драматург Рәйсә Ишморатова һәм шагыйрь
Роберт Миннуллин чакырылган иде. Алар
хезмәт алдынгыларын кайнар котладылар,
үзләренең әсәрләрен укыдылар.
ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институтында күренекле җәмәгать һәм дәүләт
эшлеклесе, язучы, журналист Шәһит
Әхмәдневнен тууына 90 ел тулу уңае белән
утырыш булды.
Шәһит Әхмәдневнен иҗтимагый-политик һәм
дәүләт эшчәнлегё. язучы һәм журналист
буларак калдырган мирасы, халык мәгарифе
өлкәсендәге хезмәтләре турында профессор М
К Мөхәррәмов. өлкән фәнни хезмәткәр М. А.
Сәйдәшева, язучы Сафа Сабиров, кече фәнни
хезмәткәр X. Н. Зарипов сөйләде.
Утырышта галимнәр, язучылар, журналистлар
катнашты.
КАЗАН ПРЕМЬЕРАЛАРЫ
Г Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры Аяз Гыйләжевнең «Китмәгез, тургайлар»
исемле әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльдә
.СССРның халык артистлары Фоат Халитов һәм
Шәүкәт Бик- тнмеров кебек сәхнә осталары
белән бергә Д. Нуруллина, А. Гайнуллина, Р
Мотый- гуллнна кебек яшь артистлар да катнаш-
ты. Спектакльнең режиссеры — РСФСРның
атказанган сәнгать эшлеклесе. Г Тукай
исемендәге республика премиясе лауреаты
Марсель Сәлнмжанов.
В И. Качалов исемендәге Казан Зур драма
театры Шәриф Хөсәеновнын «Әни килде»
пьесасын сәхнәләштерде. Ул рус телендә
«Әниемнең ак күлмәге» исеме бе лән бара. Әни
образын артистка Л Маклакова башкара.
Әсәрне сәхнәгә режиссер Марсель Сәлимҗанов
куйды.
Республика күчмә театры М. Жәлнл исемендәге
республика премиясе лауреаты Илдар
Юзеевның «Командировка» исемле моису
комедиясен куйды. Спектакльдә төп рольне
артист Наил Шәйхетдинов башкара.
Спектакльнең режиссеры — Г. Тукай премиясе
лауреаты режиссер Равил Тумашев.
ЯЗУЧЫЛАР КЛУБЫНДА
Язучыларның Г Тукай исемендәге клубында
башкорт халык шагыйре Сәйфи Кулаш белән
очрашу булды Күренекле шагыйрь Л. И.
Брежневның «Чирәм җир» әсәре турындагы
фикерләре белән уртаклашты. үзенең иҗат
планнарын сөйләде һәм шигырьләр укыды.
Очрашуда өлкән буын шагыйрьләрдән Нәкый
Исәнбәт. Хәсән Туфан. Сибгат Хәким һ. б
катнашты.
Кичәнең икенче бүлегендә «Чаян» журналы
авторлары үзләренең юмористик шигырьләрен
укыдылар.
ШӘҮКӘТ БИКТИМЕРОВКА - 50 ЯШЬ
Республикабыз җәмәгатьчелеге Г. Камал
исемендәге татар дәүләт академия театрында
СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровка
50 яшь тулган көнне бил геләп үтте. Драматург
Туфан Миңнуллин юбилярның тормыш һәм
иҗат юлы турында сөйләде. Республикабызның
партия һәм җәмәгать оешмалары, иҗат коллек-
тивлары вәкилләре Шәүкәт Биктимеровны
кайнар котладылар. Академия театры ди-
ректоры Ә. Хөсәенов КПСС өлкә комитетының
беренче секретаре Ф. Ә. Табеевның,
Бөтенроссия театр җәмгыятенең, күп кенә театр
коллективлары, артистлар һ. б. котлау
телеграммаларын укыды.
Тантананың икенче өлешендә тамашачылар
Туфан Миңнуллинның «Әлдермеш- тән
Әлмәндәр» спектаклен карадылар Әлмәндәр
ролен Шәүкәт Биктимеров башкарды
Юбилей кичәсендә КПССның елкә комитеты
секретаре М. Ф В - н. Татар-
стан Министрлар Советы Председателе
урынбасары М X. Хәсәнов катнашты.
ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ
Консерваториянең Концерт залында ТАССРнын
атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет
Яруллиииың ижат кичәсе булды Анда
композиторның иң яхшы әсәрләре — шагыйрь
Ренат Харис сүзләренә язган «Кипе»
ораториясе, симфоник оркестр ечен язылган
«Балалар сюитасы», М. Яруллин тарафыннан
эшкәртелгән татар халык жырлары һ. б.
тыңланды
Әсәрләрне Татар дәүләт филармониясе
симфоник оркестры (дирижер А Мона- сынлов).
Башкорт дәүләт хор капелласы (художество
житәкчесе РСФсРның атказанган сәнгать
эшлеклесе Т. Сәйфуллин). М Җәлил
исемендәге опера һәм балет. Г Тукай
исемендәге филармония артистлары башкарды
Кнчәие йолдыз Исәнбәт алып барды.
(Республикабыз сәхнәләрендә тугандаш
Башкортстан үзешчәннәре — Бөтенсоюз.
Бнтенроссия смотрлары лауреаты исемен алган
башкорт халык хор капелласы һәм халык бию
ансамбле чыгышлары булды.
Моннан 40 ел элек Ленин орденлы һәм Кызыл
Байрак орденлы Уфа мотор төзү
берләшмәсенең Культура сарае каршында
оешкан бу коллектив республикабыздагы
чыгышларын Башкортстан АССРның 60 ел-
лыгына багышлады.
Аның житәкчесе БАССРның атказанган
культура работнигы Асаф Даушев.
КИТАП СӘНГАТЕНӘ КОНКУРС
ТАССР Министрлар Советы каршындагы
Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе
эшләре идарәсе. Татарстан культура j>a
ботннклары профсоюзы өлкә комитеты һәм
фәнни-техник жәмгыятьләрнең өлкә прав-
лениесе ел саен китап сәнгатенә конкурс 111 с
Бу елгы ярышта һ Такташның «Гасырлар һәм
минутлар», авторлар коллективы ның «Есть
КамАЗ», С. Айдаровның «Казанның архитектура
мирасы». А. Нуриева һәм Л Галневаның 2—3
класслар өчен «Туган тел» дәреслеге. К.
Чуковскийның «Телефон» һәм С Маршакның
«Угомон» дигән китаплары эшләнеше нн яхшы
днп табылды
КамАЗ ТАРИХЫ •
Чаллының «Батыр» кинотеатрында «Ком
муннзм байрагы» газетасының фотокор-
респонденты Николай Тугановның фото
рәсемнәр күргәзмәсе ачылды КамАЗ авто*
машиналар комплексын төзүтә багышланган бу
рәсемнәр гигант төзелеш тарихын янадан күз
алдына китерә.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм
балет театры артистлары Гөлшат Ибраһим
кызы Сәйфуллинага. Идеал Дәүләт улы
Ишбүләковка РСФСРның атказанган артисты
дигән мактаулы исем бирелде.
ХЕЗМӘТКӘ - ХӨРМӘТ
Совет театр сәнгатендәге зур уңышлары өчен
һәм 50 яшь тулу уңае белән Г. Камал
исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт
академия театры артисты. СССРиың халык
артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровка, театр
сәнгате өлкәсендәге уңышлары һәм 60 яшь
тулуын искә алып, шул ук театр артисткасы,
РСФСРның халык артисткасы Вера Егоровна
Минкинага КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР
Министрлар Советының Почет грамоталары
бирелде.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт шәһәренең 25 еллыгы унае белән, бүлек
язучылары Татарстан радиосыннан чыгыш
ясадылар Бүлек житәкчесе Әдип Малнков
нефть ягы авторлары ижат иткән әсәрләргә
тукталды, шагыйрьләр Г. Афзал. С.
Сөләйманова. К. Булатова үзләренең яңа
шигырьләрен укыдылар, язучы Рафаил
Төхфәтуллинның яңа әсәреннән өзек
башкарылды
Әлмәт районының үзешчән жыр һәм бию
коллективлары Болгария шәһәрләрендә һәм
авылларында булып кайттылар Алар ныч С
фия. Плевен. Тырнова шәһәрлә рендә, күп кенә
авыл клубларында ясаган чыгышларын
тамашачылар алкышлап кар шы алды Россия
смотры дипломанты Валентина Исламова һәм
Халидә Стар шнннна татар халык жырларын
оста башкарулары белән Болгария
тамашачылары алдында аеруча ихтирам
казандылар Биючеләр коллективы чыгышлары
да зур уңыш белән узды.
Әлмәт үзешчәннәр коллективы белән бергә
Болгариядә шагыйрә Сажидә Сөләйманова да
булды