Бунтарь портреты янында
Поэмадан өзек
Иртәнге томан эчендә Тын ага иде Сакмар. Күк күкрәтеп чабып үтте Ярсулы җитез атлар.
Кошлар уянды сискәнеп, Киекләр куркып чапты, Җирне барабан иттереп Ат тояклары какты.
... Киң дала. Биектә бөркет. Бөркет юлы — томанда.
Оренбур яклары, сау бул! Гаскәр китте Уралга.
... Уралда туп, ядрә ясап, Чакыру ташлап һәркемгә — Пугачевның отрядлары Ашкындылар Иделгә.
Куып баручы Михельсон Пугачның җуйгач эзен, Язмышын каргап, ачынып, Ләгънәтләп сүкте үзен. Аңлый алмады Михельсон Җитез, кыю Пугачны.
Емельян — дала бөркете, Киң җәйде шул колачны. Сембердә дә, Тамбовта да — Ул гел халык телендә: Байларга — өрәк, ярлыга Ышаныч ул күңелдә.
Ул иртә таңнар белән үк — Турыдан да, урап та — Оча киң далалар буйлап Я туры, я бурлы атта.
Гаскәре аның — мужиклар, Сакаллы кара халык.
Бил буарга кирәк икән — Юкә алалар ярып.
Аларның кулы туйдырган Патшасын, ялчыларын. Тик үзләре «ашаганнар» Байларның камчыларын. Әнә анда шадра абзый, Пугачтан яклау тапкан. Түрәләр аның сеңлесен Этләреннән талаткан.
Берсенең бала-чагасын Авыру кырып салган. Берсенең яраткан кызын Байбәтчә тартып алган. Тирән буага ташланган Мыскылланган кыз бала... Ярлылар бүген җыелып Барсы өчен үч ала. Үч алалар палачлардан, Явыз канечкечләрдән. Салтычиха өереннән, Комсыз ришвәтчеләрдән. Мужиклар камчысы уйный Бүген алар сыртында. Бурыч язылган дәфтәрләр Дөрли учак утында. Империя ут эчендә, Ачның ачуы яман. Түрәләр өйләрен ташлап Ялтыраталар табан. Пыр туздырып ташланылган Дворяннар оясы. Харам байлыгын кызганып Дер калтырый хуҗасы. Байбәтчәләр түшәгеннән, Әй, мамыклар оча соң! Болар Әби патшаның да Йолкырлар чәч учмасын. Үз хокукын яулап чыккан Җәяүле, атлы бүген. Киндер күлмәкле Россия Пугачев яклы бүген. Аларга барып кушылган Минем нәсел-нәсәп тә: Туган булып киткән шулай Степаннар — Әхмәткә. Күз алдыма килә минем Баш күтәргән шул халык. Казанканы кичте алар Күкрәк белән су ярып. Атлар пошкырган тавышка Тып-тын елга уянды. Яр буе көрәшчеләрнең Каннарына буялды. Калдылар төтен эчендә Алачыклар, төрмәләр. Туплар атудан яңгырап Торды якын тирәләр Арча кырына җыелган Халыклар төркеменә Карап сөйләде бер егет, Сүзне бик белеп кенә: «Бетсен дөньяда явызлык, Тигезсезлек һәм нужа. Байлыкны кемнәр тудыра, Аңарга шулар хуҗа. Без мужик патшасы белән
Байларны себереп ташлап — Китәрбез Мәскәү, Питерга Ярлыга ирек даулап». Бу сүзләр бик хуш килделәр Мужиклар күңеленә. Сөртте берәү күз яшьләрен Биш ямаулы җиңенә. Киң яңаклы, сакаллы карт Баскан җирендә биеп, Куанды: «Тәңре безгә дә Рәхмәтен салды», — диеп. Ант итте шунда егетләр Тотынышып күсәккә: «Мужик патшасы Пугачны Ташламабыз үлсәк тә!» Аларның антларын раслап Гөрселдәделәр туплар. Казан Кремленә таба Очты ядрәләр, уклар. Казанда аткан тупларның Тавышы — китеп еракка — Тетрәтте Кышкы Сарайның Таш диварларын хәтта.
Фәнис Яруллин тәрҗемәсе
Больницада бүлмәдәшем
Табигать һәм кеше яклы бер заттыр мин. Бүлмәдә беркемне һич тыныч яткырмыйм. Сөйләшәм. Сорашам. Ә аның һәр сүзе — Бик ямьле дә үзе, бик тәмсез дә үзе.
Көн буе чәйни ул белмәгән-белгәнен:
Бүлмәгә ник кереп ник җилләр өргәнен. Зарлана: ник ярдәм итмиләр дарулар? Ник бетми дарудан хәлсезлек, арулар?
Гаепли табибне: әгәр дә башыма
Кан менми башласа — ни ярдәм бар шуңа? Бер сырхау йоктымы — без тиеш бетәргә, Ә фәннән нәрсә бар һәм нәрсә көтәргә?!.
Мин әйтәм күршемә — бүлмәдәш кешемә:
— Сине бит түшәм дә, идән дә төшенә, Сине бит берәү дә тыңларга теләми... Шуны соң синең җан аңлыймы, беләме?
Зинһар, дим, аңла син үзеңне, кешене, Тормыштан зарланып чарлама тешеңне. Йөрүем бар дип бел интегеп, каңгырап, Уйларым булмаса зирәгрәк, аңлырак.
Зәки Нури тәрҗемәсе