БУ-БЕЗНЕҢ ТУГАН ХАЛКЫБЫЗ...
омәр Бәширов—совет халкының рухи тормышында урын алган «Сиваш», «Намус», «Туган ягым — яшел бишек» кебек күренекле әсәрләр биргән язучыбыз. Әгәр бу китапларны. халык тормышының аларда тасвирланган дәверләренә карап, бер тәртипкә тезә калсак, Г. Бәширов иҗатының асылын, тирән мәгънәсен тәшкил иткән бер сыйфат калку булып күренәчәк: халыкның художестволы тарихын эзлекле тудыра бару сыйфаты ул. '
•Туган ягым — яшел бишекптә Беек Октябрь революциясе өлгереп килгән чор татар авылы тарихчы һәм этнограф галим, хикәя остасы һәм сүз художнигы кодрәте белән ачылса, «Сивашвта исә шул авыл кешеләренең революцион Кызыл Армия сафларында азатлык һәм бәхетле киләчәк яулап көрәше сәхифәләре сурәтләнә Әлеге ике әсәр үткәннәргә мөрәҗәгать ителеп, инде тарихка тапшырылган вакыйгаларга сулыш өрелеп языл-ган булса, «Намус» романы үзендә сурәтләнгән тормыш барышында туды. Әсәрнең тематик җирлеге — халыкның тарихи үсешендә яңа этап, аның җиңүгә ирешкән социализм шартларында тормышы, төп герое — яңа дәвер кешеләре.
Шуннан соң Г. Бәширов яңа әсәр иҗат итәргә кереште «Хәзер мин яңа китабымны тәмамлап киләм. Сугыштан соң узган утыз ел эчендә безнең республика тормышында гаҗәеп үзгәрешләр булды... Тормышка моңарчы күрелмәгән бик күп яңалык керде. Шуңа күрә, табигый ки, минем яңа китабымда безнең көннәргә хас омтылышлы кешеләр урын алды һәм мин сугыш чоры кешеләренең рухи өлгергәнлеге, аларның социалистик Ватан һәм халык алдында үз вазифаларын тирәнтен аңлау кебек сыйфатлары яңа әсәрем геройларының характер һәм язмышларында тормышның үзендә булганча чагылыш табуын бик теләр идем»,— дип язды ул.
Әсәр озак язылды. Вакытлы матбугаттан укып белгәнебезчә, аның нигезенә салынган тормыш материалы зур үзгәрешләр кичерде. Бу хәл, беренчедән, Гомәр Бәшировның художник буларак үзенчәлекле иҗади табигатенә хас төп сыйфатны — тормышның елъязмачысы булу, халыкның сәнгатьчә тарихын тудыручы булу сыйфатын ачыкларга мөмкинлек тудырса, икенчедән, язучының әнә ' шул сыйфатларына туктаусыз хәрәкәттәге тормыш тәэсирен өйрәнергә — шушы үзара тәэсир итешү нигезендә барган иҗат про- ■ цессының диалектикасын аңлый төшәргә ярдәм итә.
Чынлап та, әлеге яңа китап «Җидегән чишмә» романы' язылган чорда тормышыбыз гаҗәеп зур үзгәрешләр кичерде Алар сыйфат үзгәрешләре булды. һәм җәмгыятебез үзенең үсешендә яңа баскычка — социализмның өлгереп җитлеккән этабына күтәрелде. Бу — матди һәм рухи потенциалы мул, үсеш энергиясе гаять куәтле җәмгыять. Әсәр җитлегү про-
1 Гомәр Бәширов Жндеган чишмә Роман. Татарстан кйтап нәшрияты 1 иче китап. 1977 ел: иче китап. 1978 ел
Г
цессының иң динамик чорында язылды Бу — әдәбиятта идея-эстетик эзләнүләр активлашкан еллар иде. Эзләнүләрнең нигезендә үсеш диалектикасына хас каршылыклар ята. Үсеш табышлардан гына тормый, югалтулар да китереп чыгара. Иҗтимагый процессның баш әйләндерерлек кызулык белән алга барышы матди һәм рухи тормышта исрафчылык күренеш-ләрен дә тудырмый калмады. Әдәбият рухи исрафчылыкка, гомумән дә югалтуларга битараф була алмады, һәм совет әдәбиятында шул күренешләргә каршы пафослы байтак әсәрләр иҗат ителде Ч. Айтматов, В. Астафьев, В. Распутин, Ә. Еники һәм башка әдипләр иҗа-тында бу тенденция ачык чагылыш тапты.
Гомәр Бәширов «Туган ягым—яшел бишек» әсәрендә халыкның гасырлар буена тупланып килгән рухи-әхлакый тәҗрибәсен. югары гуманизм белән сугарылган тормыш фәлсәфәсен коммунизм тезүче җәмгыятьнең тарихи мирасы дәрәҗәсенә күтәргән иде. Бу фикерләре аның публицистик иҗатында да яңгырады.
«Җидегән чишмә» әсәре язучының актив рәвештә, үҗәтлек белән шундый тарихи- иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләрнең чишелешен эзләгән елларында язылды. Бу иң башлап, әсәрнең проблематикасында чагылыш таба. «Хәзерге заман кешесе, бүгенге авыл! Аның нечкә шигърияте, нәзберек табигате, шуның белән янәшә үк куәтле тракторлар, агрегатлар, комплекслар. Бу тыштан гына шулай ансат мәсьәлә кебек күренә. Ә уйлана башласаң, болар һәркайсы кеше язмышына барып тоташа Алар хакында роман да, поэма да, докторлык диссертациясе дә язарга була. Үткәнне, хәзергене, киләчәкне бер фокуска җыеп күрсәтергә иде» — романның төп геройларыннан берсе, язучы Камил Дусаев өнә шундый максат белән йөри Гомәр Бәширов еш кына аңа үз уйларын да тапшыра кебек.
Табигать һәм кеше! — сәнгатьнең беренчел һәм мәңгелек темасы. Безнең заманда яңа катлаулы мәгънәләр алган шушы тема әсәрнең проблематик арка сөяген тәшкил итә. Тел проблеманың колачлы куелышы һәм чишелеш перспективасы язучыга образлар системасын тәкъдим итә. Бар табигать язмышы, туган җир яз-мышы күтәрелгән икән, аны шул җирнең бердәнбер хуҗасы — халык кына хәл итә ала. Социализм җәмгыятен тезегән. коммунизм бинасын торгызучы совет халкы үз иле белән идарә итүче бердәнбер хуҗа. Әсәрнең образлар системасы иҗти- магый-политик казанышларның шул үрләре югарылыгында корылган. Икенчедән, Г Бәширов — тарихи фикерле язучы. Марксизм-ленинизм методологиясен иҗади карашларына сеңдергән әдип буларак, ул бу әсәрендә дә хәлиткеч көч иттереп коллективны, халыкны алга чыгара. Әсәрдә проблеманың язмышын үз иңнәренә салган төп геройлар: Минһаҗ карт, халык депутаты Камил Дусаев. сыер савучы хатыннар Җәүһәрия, Язидә. яшь буын вәкилләре Гайнан, Фәйрүзә. Дилбәр, комсо-моллар, пионерлар... — гади халык улла- ры-кызлары. һәрберсенең үз шәхси язмышы бар. Әмма барысын да халыкның тормыш нигезенә — тарихка, табигатькә, җиргә. киләчәккә халыкчан мөнәсәбәт берләштерә. Мәңгелек һәм заманча ак-туаль проблематика күтәрелү һәм аны халыкчан тормыш фәлсәфәсе яктылыгында чишүгә ирешү «Җидегән чишмә» әсәрен яшәүчән итә.
Романның үзәк геройларыннан берсе — комсомол егет Гайнан образы язучы тарафыннан аеруча яратып гәүдәләндерелә Ул аның тулы канлы шәхесен сурәтләүгә бөтен игътибарын бирә. Гайнан характеры романның беренче битеннән ахырына кадәр туктаусыз хәрәкәттә: ул җиңелә, юл таба, тагын хурга кала, алдана, тагын күтәрелә, мәхәббәт газабында яна. кыйнала, җиңә. Ул гел үсештә. Революция ветераны Минһаҗның. урта буын вәкиле Камил Дусаевның идеалларын алга илтүче өметле яшь буынның күркәм бер вәкиле булып җитлегә Ул — ил хуҗасы Бу тормышчан образны ача алу Гомәр Бәши- ровның эзлекле тарихи зирәклеген, һәр буынның халыкчан типларын бер үк терле дәрт, дәрман һәм ярату беләк сурәтли алу куәтен раслый.
Романда безнең әдәбият өчен тагын бер үзенчәлекле тип — язучы Камил Дусаев Гомәр Бәширов аның халык депутаты булуын гел искәртеп тора, һәм Дусаеә әсәрдә халык хезмәтчесе сыйфатында сурәтләнә дә. Ул язучылыгын да шул эшенә ярдәмгә җигә һәм шул мәшәкатьләрендә «язарыиа азык та .таба» халыкның үз интеллигенты, үз язучысы тибы бу.
Камил Дусаев образы әсәрнең бетен
тукымасына үзенчәлек алып керә. Сюжет линияләре аның кулында. Күбрәк ул уй- хисләрендә, эчке монологларында ачыла, әсәр проблематикасының тарихи-әхлакый, фәнни-гамәли аспектларда чишелешенең заманга лаек дәрәҗәсен тәэмин итә. Тагын шунысы — ул әсәрнең күп төрле аһәңнәрдән хасил булган гомуми тонын билгели. Асылда ул тон йомшак, ягымлы, салмак, сабыр, әмма таләпчән. Менә Ка-мил Дусаев романга ничек килеп керә: «Иген басуларын, тын утырган урманнарны, ак күгәрчен булып тау итәкләренә кунаклаган нефть чаннарын Камил рәхәтләнеп карап барды. Аңа инеш буйларындагы яшел тугайлар да, саргылт кояш нуры белән мөлдерәмә тулган урман аланнары да, аларга кереп" баручы чүл-чуар балачага, хатын-кыз төркеме дә — һәммәсе дә якын, газиз, күңелдә җылы тойгы уяталар. Инеш буена тезелеп утырган җыйнак авыллар, алардагы калай һәм шифер түбәле яңа йортлар, болын буйлары, анда сибелгән каз-үрдәк — барчасы күңелен күтәрде. Болар һәммәсе дә аның туган иле. туган халкы иде. Ул үзе дә әнә шундый тугай- ларда печән чабып, басуларда иген игеп, шушындый ук авылда үскән кеше. Болар аның булачак китабының язылачак ман-заралары. Аның каһарманнары әнә шунда яшәячәкләр — шушы сөйкемле якта, шушы матур елгалар буенда».
Камил Дусаев шушы тугайлардан, бо- лын-басулардан, урман-бакчалардан бал җыючы бал корты шикелле үз халкының яшәү җирлегеннән. холык-фигыленнән, кылган гамәлләреннән бар гүзәллекне татып, ләззәтләнеп үзенә туплап йөри һәм күңелендәген китап битләренә күчерә бара. Ул чиста кәгазь битләренә туган иле, туган халкы тарихыннан сәхифәләр. аның асыл табигатен сурәтләгән бизәкләр чигә. Шул кояш-айдан, шул якның ел фасылларыннан, шул күк гөмбәзеннән, шул җир-судан алып чигә.
Әсәрдә аталган урын-җир исемнәре дә салават күпере төсләренең гүзәллеген хәтерләтә: Казан, Бөгелмә, Җидегән чишмә. Алтынбикә тугае. Әверлән инеше, Алыптау, Ык суы, Сандугач култыгы, Сөендек авылы... Шушы мәрхәмәтле, миһербанлы, шигъри табигать-ана кочагында яшәүче халык та рухи тәрбияле, сәламәт тәнле, таза акыллы булмый мөмкин түгел. Константин Паустовский бик хаклы рәвеш-тә әйткәнчә, урын исемнәре—халыкның уз илен шигьри бизәве ул. Аларда — халыкның холкы, тарихы, һәвәслекләре һәм көнкүреш үзенчәлекләре. Бәширов «Җидегән чишмә» романы белән К. Паустовский фикердәше булуын сәнгатьчә күрсәтте. раслады.
Минһаҗ, Камил, Җәүһәрия, Мәдәния, Идрис, Гайнан, Язидә, Рәмзи—Дүрт буын вәкилләре. Алар бер үк кук-түбә астында. бер үк офыклар белән бүленгән җирдә яшәп ятучы бер үк тарихлы, бер үк язмышлы, бер үк халык балалары. Төрле- төрле булсалар да, үзара охшашлар, һәм бу охшашлык — аларның уртак табигатендә, уртак омтылышларында, уртак тормыш фәлсәфәсендә. Алар туган җир-суларын, урман һәм болынлыкларны җәберләтә алмыйлар. Әсәрнең төп проблематикасы шул рәвешчә язучы ирке-теләге белән генә түгел, бәлки халыкның тирән табигатеннән, тормыш фәлсәфәсеннән органик рәвештә күтәрелә.
■•Җидегән чишмә» — публицистик рухлы сәнгать әсәре. Аның күп кырлы тукымасында фольклор, тарихи тикшеренү, газета, доклад, җыр, сәнгатьле хикәяләү стильләре шул кадәр тыгыз береккән ки, үзенә бер төрле язу стилен тоярга мөмкин. Әсәрнең бу үзенчәлеге дә әдәбият- чыларыбызның игътибарын үзенә тартыр әле.
Романда буйдан-буйга бәхәс бара, фикерләр, хисләр бәрелешә. Бәхәс вак-төяк тирәсендә кызмый. Гап-гади хезмәт ияләре. әмма рухи масштаблары белән дәү кешеләр зур проблеманы чишү—социализм җәмгыяте өстенлекләрен техника прогрессы мөмкинлекләре белән бергә кушу, туган илнең уртак гүзәллеген, аның матди һәм рухи байлыкларын ишөйтә бару белән мөшгульләр. һәм алар бу көрәшне үзләренең интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенә лаеклы тонда, шул югарылыкка хас ысуллар белән алып баралар. Әсәрнең проблемасы — коммунистик, интернациональ эчтәлекле булса, аның эчке рухы милли, төп герое, Максим Горький сүзләре белән әйткәндә, «айнык, саф күңелле, хезмәт сөючән һәм максатка ирешүдә рухи ягымлылыкны тырышлык белән бәйли алучы татар халкы».
«Җидегән чишмә»—туган илебез, туган халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында поэма булып яңгырый.
Миңа калса, әсәрне тагын да тыгызлыйсы. бөтен итәсе, түгәрәклисе урыннар бар. Аеруча мәхәббәт сәхифәләренең
кайберләре күңелдә канәгатьсезлек тудыра Гомәр Бәширов мәхәббәт тарихларын халыкчан асылында: тыйнак, пакь, тирәндә яткан изге хис итеп сурәтли ала. Камил белән Мәдәния, Җәүһәрия белән Харис, Минһаҗ белән Сөембикә, Язидә белән Гайнан арасындагы күңел җепләре романның йөзек кашы булган «Җидегән чишмә» җырындагыдай сузыла:
Җидег-н чишмәләргә Лизек салдым, Андегә» йолдыз күреп калсын дип Җанкай-җанаш алсын да куансын. Вәгъдәләрем булып калсын дип
Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым.
Пар чиләгем тизрәк тулсынга Без свябез. җаный. яр булсынга. Без сеймибез вакыт узсыига
Гайнан белән Шәүрә арасындагы мәхәббәт тарихы, бер ялганып, бер сүрелеп, романның буеннан-буена сузыла. Ул бик табигый башланып китә, баштарак укучы игътибарын рәшә кебек үзенә тартып тора, әсәрнең бай романтик рухында бер ялкын булып дөрли. Әмма тора-бара бу мәхәббәт качышлы уенын хәтерләтә башлый, ике күңел өчен дә бәйләнчек газапка әйләнә кебек. Табигыйлеген югалткач, ул геройларны ямьсезли.
Идрис белән Людмила мөнәсәбәтләре роман тукымасына бөтенләй дә чигелми. Өстәвенә, әдәбиятта шаблонга әверелеп бара торган күренешнең тагын бер чагылышы гына түгел
ме? Людмила хисләре самими итеп, табигый итеп бирелә. Идрис исә урланган торбалар белән булган вакыйгада пешме- тәнлеген бер күрсәтсә. Людмилага мөнәсәбәтендә холкының җитлекмәгәнлеген икенче тапкыр раслый. Ул әсәрнең халыкчан рухын, әхлагын, моңын, фәлсәфәсен, «Җидегән чишмә» җырын бер төрле җырлый, ә үзе «вакыт узсынга» йөри кебек. Автор аны «хәзерге яшьләрнең мәхәббәт мәсьәләсенә шулай җавапсыз караулары бик аяныч хәл иде», дип шелтәли дә югыйсә, тик Идрис образының укытучы, авылда партия җитәкчесе образы булуын да һәм әсәрнең, нигездә, яшьләргә юллануын да онытмаска кирәк. Хәер, Гомәр Бәширов кебек аксакал әдипкә нотык сөйләп торганчы, әлеге романнан язучы Камил Дусаев фикерләрен искә төшерү урынлырак булыр. Дусаев яңа әсәрен түгәрәкләп тә килә инде. Ике колхозны бергә кушып, кайсысының председателен калдырырга дигән мәсьәлә куелгач, Камил, күңеленә шик төшеп, язу өстәле яныннан тора. «Нәрсәдер борчый, нидер уйлап бетермичә, җиңелчәрәк. ансатлаштырып хәл ителә сыман тоела иде Тормышның үзендә бу вакыйганың бүтән вариантлары мәсәлән, бөтенләй киресе дә булырга мөмкин бит. Әйе. мәсәлән, колхозчылар яңа колхозга һадиевны түгел, яңадан Чурмантаевны председатель итеп калдырсалар? Аны Камил ничек язар иде? Юк, алай булса да, китапка алай язмас иде Чөнки Ризванны сайласалар, ул бит сәнгать хакыйкатенә каршы чыгу булып кына калмый, бәлки халык теләгенә, тормыш логикасына каршы куелган бер кирелек булачак».
Гомәр Бәширов китапларын басмадан- басмага тагын бер карап чыгып, камилләштерә килә торган әдип, һәм ул яңа романындагы «тормыш логикасына. сәнгать хакыйкатенә каршы куелган» кайбер «кирелекләрне» игътибарына алыр, әлбәттә.
«Җидегән чишмә» күтәрелгән пробле-маларның җитдилеге, халыкчан идеяләргә байлыгы, күрер күзгә гади кешеләрнең эре характерлары тасвирланган булуы белән татар совет әдәбиятының күренекле әсәрләреннән берсе булып әверелер