Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӨЕК ОКТЯБРЬ ҺӘМ БАШКОРТСТАН ӘДӘБИЯТЫ


ашкорт совет әдәбияты «үзене4 күп планлы романнары» һәм «гүзәя поэзиясе» белән РСФСР язучыларының беренче съездында «Россия Федерациясенең куәтле, өлгереп җиткән әдәбиятларының берсе» дип билгеләп үтелде1.
Чынлап та. Совет власте елларында бүтән тугандаш әдәбиятлар белән тыгыэ хезмәттәшлектә ул җитез өлгерешле үсеш юлы үтте. Башкорт әдәбиятына бүген тематик диапазон киңлеге, жанр һәм стиль төрлелеге хас. Трилогия, трагедия, драматик поэма кебек башкорт сүз сәнгатенә элек таныш булмаган жанрларның һәм элик романнарның соңгы чорда күпләп барлыкка килүе дә, аерым алганда, шул хакта сөйли.
Әдәбиятыбызның тамырлары, аның тәүге чыганаклары тирәннән, халыкның ерак заманнардагы поэтик иҗатыннан башлана. Туган ил һәм аның күрке булган ир-егетләрне данлаган асыл кобайырларны, «Урал-батыр», «Акбүз ат», «Күсәк би» кебек героик поэмаларны, «Кузы Күрләч белән Баянсылу» кебек гаҗәеп хикәятләрне эченә аНган башкорт халык эпосы һәм сокландыргыч җыр-моң үрнәкләрен туплаган башкорт халык лирикасы, зур рухи хәзинә буларак буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчеп, кешеләрне зәвыкландыра, аларны поэтик иҗатка һәвәсләндерә килгән
Үткән гасырлардагы иҗтимагый тормышның аяныч шартлары, табигый ки, башкорт халкына үзенең материаль һәм рухи культурасын эзлекле үстерү өчен тиешле мөмкинлек бирмәгән. Социаль шартларның авырлыгы халык массаларын әледән-әле азатлык хәрәкәтенә күтәрә килә, гасырлар-чорларны берсен икенчесенә әдәби әсәрләр түгел, ә тарихи күренешләр үзләре — изелгән халык массаларының күтәрелеше, берсе сүндерелүгә икенчесе кабынып торган зур яки кече күләмдәге вос-станиеләр ялгап бара. Мәйданга шагыйрьләр түгел, бәлки халыкны көрәшкә җитәкләгән сугышчы батырлар чыгалар
Шуңа күрә бер дә гаҗәп түгел: башкорт халкының тәүге билгеле шагыйре Салават Юлаев патшалар империясен тетрәткән ир-арысланнарның үзләре арасыннан туды. Салаватның иҗаты бөтен килеш безгә килеп җитмәгән, аның халык арасында сакланып калган поэтик мирасы нибары җиде-сигеэ шигырьдән гыйбарәт, ләкин елар патриотик эчтәлекле, азатлык өчен көрәш идеясе салынган булулары белән кыйммәтле. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышының легендар герое Салават Юлаев бер башкорт халкының гына түгел, ә бөтен Россиянең күрке булып танылса, үз халкы йөрәгенә якын беренче шагыйрь булуы белән ул үзен башкорт әдәбиятының җуелмас күрке итеп раслады. Пугачев-Салават явы бастырылганнан соң күп тә үтми, 1789 елда патшалык Өфедә Россия мөселманнарының дини идарәсен (Диния назаратын) ача. Бу реакцион ислам оешмасы башкортлар арасында дөньяви мәгърифәтнең җәелеп китүенә, реалистик иҗтимагый фикер үсешенә нык комачаулык итә. Нәтиҗәдә әдәбиятның төп юнәлешен һәм идея-эстетик йөзен байтакка тикле иҗатларында дини-мистик карашлар өстенлек алган шагыйрьләр билгели.
Б
Башкорт демократик әдәбияты бары XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында гына үсеп китә. Алдынгы рус һәм татар иҗтимагый фикере йогынтысында формалашкан башкорт мәгърифәтче-демократларының әдәби һәм иҗтимагый эшчән- леге асылда мөселман фанатизмы поэзиясенә каршы куела һәм критик реализм юнәлешендә үсә.
Революциягә кадәрге язучылар арасында Мәҗит Гафури (1880—1934) башкорт совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе булып танылды. Дөньяны революцион үзгәртеп кору идеясенә, хезмәт ияләренең социаль омтылышларына турылыклы булу һәм шул идея-теләкне иҗатта иҗтимагый эстетик идеал итеп күтәрү — Гафу- рига да һәм. гомумән, бөтен башкорт әдәбиятына да хас төп сыйфат әнә шул иде XX гасыр башында, бигрәк тә 1905 ел революциясеннән соң. Башкортстанда әдәбият мәйданына, М Гафуридан кала, Афзал Таһиров (1890—1937), Давыт Юлтый (1896—1938). Сәйфи Кудаш кебек иҗатлары халык тормышы һәм уй-хыялы белән тыгыз бәйләнгән реалистик язучылар килде.
Бөек Октябрь, башка халыкларныкы кебек үк, башкорт халкының да тормышын һәм мәдәниятен социалистик нигездә үзгәртеп коруга киң юл ачты. 1919 елда милли дәүләт — Башкорт автономияле Совет Социалистик Республикасы тезелде, ана телендә әлифба барлыкка килде. Шул ук чорда халык матбугатының киң челтәре, китап басмасы, тәүге башкорт театры туды. Гаэета-журналларда эшләү, революцион вакыйгаларда һәм совет төзелешендә актив катнашу язучыларның политик карашын киңәйтте аларга яңа темалар бирде, иҗат юнәлешләрен билгеләде, революцион массаларның гомумиләштерелгән образын җырлауга илһам өстәде. Мәҗит Гафуриның «Кызыл байрак», «Ант», «Изге юлда», Давыт Юлтыйның «Атлан, батыр!» шигырьләре көрәшче-каһарманнарга дан булып яңгырады, яшь язучылар өчен өлге булды Шул елларда Сәйфи Кудаш. Шамун Фидаи. Гариф Гомәр, Ярлы Кәрим, Төхфәт Янәви кебек публицист-шагыйрьләрнең тавышы ныгыды. ,
Көрәшче халыкның һәм хезмәтчел халыкның мәһабәт образы Афзал Таһиров- ның, Давыт Юлтыйның. Г, Ниязбаевның, А Тангатаровның революциянең тәүге елларында иҗат иткән нәсерләрендә, хикәяләрендә, пьесаларында төп урынны алды. Шул ук герой егерменче еллар әдәбиятында, аеруча Афзал Таһировның «Ташкын дәрья тамакларында», «Иәмәлкә тавы», Имай Насыйриның «Вагонда», «һөҗүм», Мәҗит Гафуриның «Тормыш баскычлары», Гариф Гомәрнең «Революция җилләре» повестьларында үзәк фигура итеп күрсәтелде. Башкорт совет әдәбиятының тәмам формалашып җитүе, аның бөтен төрләре һәм жанрлары барлыкка килүе, милли мәдәниятнең магистраль үсеш юлына чыгуы да нәкъ менә шушы елларга туры килә. Әдәбиятыбыздагы беренче романның (Гайнан Хәйринең «Борылышны) язылуы, мәсәлән, күп нәрсә хакында сөйли. Ләкин роман жанрының ныгып җитүе утызынчы елларга — Афзал Таһировның «Солдатлар», «Кызылармеецлар», «Кызылгвардеецлар», Давыт Юлтыйның «Кан». Имай Насыйриның «Күзәй» әсәрләре язылу вакытына туры килә. Бу әсәрләр башкорт язучыларының тарихи вакыйгаларга художестволы бәя бирүдә өлгереп җитүләрен яшь әдәбиятның зур күләмле эпик жанрлар мәсьәләсен уңышлы хәл итә алуын һәм башкорт сүз сәнгатендә реализмның тирәнәюен күрсәтте. Утызынчы еллар әдәбиятында социалистик җәмгыять төзүче замандаш, яңа тип эшче, производство алдынгысы образлары тууы да шуның белән аңлатыла.
Әдәбиятның үзәк темаларын һәр вакыт совет чынбарлыгы үзе билгеләде. Әйтик, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, сыйнфый көрәш һәм яңа шәхеснең формалашуы Сәйфи Кудашның «Хат». «Кушкаен». Һәдия Дәүләтшинаның «Айбикә», Имай Насыйриның «Җиңелгән яту». Сәгыйть Мифтаховның «Сакмар», «Дуслык һәм мәхәббәт» әсәрләрендә, ә Башкортстанда нефть ачылуы, индустриаль үсеш Мәҗит
Гафуриның «Златоуст». «Тенге смена», Имай Насыйриның «Сибай». Али Карнайның «Ишембай». Рашит Нигъмәтинең «Тимер юл» һ. б әсәрләрдә калку сурәтләнешен тапты.
Милли әдәбиятыбызның идея-художество һәм жанр-стиль җәһәтеннән баюына • шулай ук бүтән әдәбиятлар белән элемтә киңәюе дә булышлык итте Башкорт язучылары, шагыйрь Г Сәләм әйтмешли, «һәйкәл итеп җирдә, социализмны» күтәрүче кешеләр образын тудыру максатында рус һәм башка тугандаш халыкларның художество-эстетик тәҗрибәсен иҗади үзләштерделәр.
Бөек Ватан сугышы еллары башкорт совет әдәбиятында да һәр каләмнең штыкка тиң булып эшләве белән характерлы Шул заманда дөнья күргән китапларның һәм әсәрләрнең исемнәре үзләре үк шуны раслый- «Мәхәббәт Һәм нәфрәт җыры». «Үтер, улым, фашистны!», «Үч ал. патриот!», «Күбрәк нефть, иптәшләр!» (Рәшит Нигъмәти), «Башкорт атлылары» (Баязит Бикбай), «Сәлам сезгә. Ленинградны яклаучылар!», «Бирмәбез» (Сәйфи Кудаш), «һоҗүм алдыннан». «Ватан өчен» (Кадыйр Даян) һәм башка күп санлы әсәрләрдә патриотизм темасы халыклар дуслыгы темасы белән үрелеп бирелде, шушы көч явыз дошманны җиңүдә төп ышаныч дип каралды. Фронт һәм тылдагы көндәлек вакыйгаларны чагылдыруда прозаның кече жанрлары — очерк белән хикәя зур роль уйнады (Сәйфи Кудашның «Дон далаларында», Сәгыйть Агишның «Фронтка». Баязит Димнең «Тәүге алыш». Али Карнайның «Ул көнне». Кирәй Мәргәннең «Безнең поход» һ б) Халык батырлыгын җырлауда, совет солдатының җиңелмәс рухын данлауда халык авыз иҗаты традицияләре дә реалистик сурәтләүләр белән оста кушып файдаланылды Рәшит Нигъмәтинең «Башкортстан сүзе». «Синең кәләшеңнең хатлары». Мостай Кәримнең «Үлмәс- бай», «Башкорт халкына җавап хат». «Декабрь җыры», Сәйфи Кудашның «Ленин һәм солдат». Хәниф Кәримнең «Солдат турында баллада» һ. б.
Сугыштан соңгы һәм хәзерге башкорт әдәбиятының үсеш баскычлары төрле елларның яңа ачышлары һәм тупланган яңа тәҗрибә сыйфаты белән билгеләнеп кило Илленче һәм алтмышынчы елларда, мәсәлән, вакыйгаларны, образларны тасвирлауда психологик анализга, геройларның гуманистик-әхоакый сурәтләнешенә игътибар көчәйде. Шәхеснең эчке дөньясын ачып бирү, кешенең рухи мөмкинлекләренә ышану, аның гражданлык активлыгына мөрәҗәгать итү соңгы елларда туган әсәрләрне аеруча бизи. Прозада рухи сафлык өчен көрәш, социаль-этик, эстетик карашларның камиллеге алгы планга куела. Шундый ук проблемалар драматургларның күпчелек әсәрләрендә уңышлы хәл ителә. Соңгы вакытта укучы белән ихлас сөйләшүгә корылган лирик проза активлашты, монолог-әсәрләр ишәйде. гомумән, әдәбият кешелеклерәк, шигъриятлерәк, тормышчанрак була бара
Замандашның яңа сыйфатларын ачуда поэзия аеруча зур уңышларга ирешә. Кешенең хезмәткә, дөньяга, дәвернең иң кайнар бәхәсләренә мөнәсәбәтен чагылдырган халыкчан һәм көр рухлы шигырьләр уйчанрак, тирәнрәк, хислерәк була баралар. гомуми фикерләрне кабатлау, ялкыткыч риторика, вагон тәрәзәсеннән яки самолет иллюминаторыннан карап язылган эч пошыргыч сокланулар азайганнан- азая. Шигъриятнең өлгергәнлек чорына хас фәлсәфи акыл, шул ук вакытта яшьләрчә ярсу, куанычлы дәрт, тормышны яңача күрү сүзләрен — төп сүзне, әлбәттә ветераннарыбыз Сәйфи Кудаш белән Мостай Кәрим әйтә.
Соңгы елларда Наҗар Нәҗми, Хәким Гыйләҗев, Муса Гали Әнгам Атнабаев. Рафаэль Сафин һәм Равил Бикбаев әүвәлгечә активлык күрсәтә, аларның иҗаты башкорт укучысы алдында да. союз күләмендә дә актуаль һәм тәэсирле яңгырый.
Заман героена мөрәҗәгать итү романнарны да читләтел үтмәде Әкрам Вәли, Диние Исламов. Хәким Гыйләҗев. Ногман Мусин, Яныбай Хамматое һәм башка язучыларның әсәрләре авыл хуҗалыгында булып үткән уңай үзгәрешләрне художестволы яктыртуга өлеш кертсә. Кирәй Мәргән, Әнвәр Бикчәнтәев. Шакир Янбаев һәм башка прозаикларның романнары эшче темасын чагылдыра Бүгенге көн эшчесенең рухи дөньясын сурәтләүдә шулай ук Әхияр Хәкимов. Рәшит Солтангәрәеа. Булат Рафиков. Гайфулла Вәлиев повестьлары да уңышлы булды
Әдәбиятта бүген традицион темалар белән беррәттән философик темалар, халкыбызның рухи кичерешләр проблемасы, заман таләпләренә җавап бирердәй мәсьәләләр куела. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә», «Салават», «Ташлама ут-
ф ТУГАНДАШ БАШКОРТСТАННЫҢ GO ЕЛЛЫГЫНА ф
■ны. Прометей!, трагедияләре зур яңгыраш алды. Үткәндәге тарих җирлегендә халык язмышын философик гомумиләштерүгә омтылу соңгы елларда иҗат ителгән зур эпик полотноларга да хас. Бу җәһәттән Зәйнәп Биишева. Фәрит Исәнголов. Яныбай Хамматовларның трилогияләрен, Һәдия Дәүләтшина. Баязит Бикбай, Гали Ибраһимов, Диние Исламов. Ногман Мусин, Җәлил Киекбаев. Шәриф Биккол, Кәтибә Киньябулатова, Рамил Хәкимов. Ибраһим Гыйзэәтуллин, Әмир Гәрәев. Кирәй Мәргән Һәм башка авторларның әсәрләрен атап әйтергә мөмкин. Аларны ук^чы зур кызыксыну белән кабул итте.
Күренүенчә, Октябрь тудырган башкорт совет әдәбияты чагыштырмача кыска вакыт эчендә олы үсеш юлы үтте, профессиональ осталыкның өр-яңа биеклекләренә күтәрелде. Дөнья әдәбиятының төрле жанрларын үзләштереп, башкорт сүз сәнгате алдынгы әдәбиятлар сафына басты, социалистик җәмгыятебезнең уртак эстетик хәзинәсенә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Шагыйрьләребез, прозаикларыбыз, драма- тургларыбызның күп кенә әсәрләре бөтенсоюз һәм дөнья аренасына чыгуы шул какта сөйли.
Мостай Кәрим,
СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның халык шагыйре
W\/VWWWWWWWWV\A/VWWWWVW'AAA/VM#
Борынгы Персиядә бурычка алу хурлык исәпләнгән.
Геродол буенча. Туган илем! һаваларга ашкан Шөһрәтеңнең хаклы байраклары. Җир шарының ике яртысында Салютыңның балкый шаңдаклары '. Шундый чакта мин я чүгеп төшәм, Я күкләргә тия түбәләрем. Бер карасаң, үзем балкыш, имеш, Бер карасаң, бары күләгәмен. Ни булсам да, рәхимеңә рәхмәт. Миңа ышандың кара көннәреңдә. Башкаеңа төшкән бәлаләрдән Өлеш салдың минем иңнәремә. Мин яраклы булдым чыдамыңа, Каткан сынык, татыр суларыңа, һәм яраклы булды минем каным Синең туфрагыңны сугарырга. Җиңүеңә мин яраклы булдым. Хәйран шәмнәр синдә кабынганда. Бәйрәмеңә мин яраклы булдым — Читкә тибәрмәдең табыннарда. ' Шаңд< > к — кайтаваз.
Рәхмәт, илем! Бирсәң, үлчәп бирдең. Кылганыма хакны таманладың. Мактар булсаң, хәттин аштырмадың, Чама белән генә яманладың.
Кимсетмәдең син бурычка биреп Икмәк, тоз, су, бүләк, дәрәҗәләр. Бик бәхетсез иткән булыр идең, Син бурычка бәхет бирсәң әгәр...
Сәйфи- Кудаш,
Башкортстанның халык шагыйре
Гомер сөрәсем килә
Сиксән вагон күмер тарткан Бер паровоздай гөрләп, Сиксән ел гомер биштәрләп, Киләмен юлдан үрләп, Метеор кебек гөрләп.
Туксанымның тупсасыннан Атлар өчен тупылдап, Йөрәгем тибә дөпелдәп, Чапкан аттай ухылдап, Тирем тама чупылдап.
Әле якмаган утларны Шунда ягармын кебек. Әле казнамда юкларны Шунда табармын кебек, Шунда язармын кебек.
Күпме зур булса да диңгез, Бар төбе, бар читләре.
Бары шагыйрь өметенең Юк төбенең төпләре, Юк чигенең чикләре...
Кыш көнг үләсем килми,
Язны күрәсем килә.
Язны күреп, гөлләр үреп,
Җирне чигәсем килә, Илне бизәсем килә.
Яз көне үләсем килми, Җәйне күрәсем килә.
Яз утырткан гөлләремнән Таҗлар үрәсем килә, Кешегә бирәсем килә.
7. «к. У » М 3.
97
Җәй көне үләсем килми, Көзне күрәсем килә. Яз чәчә торган җирләрне Көздән сөрәсем килә, Кардан биләсем килә.
Көз көне үләсем килми, Кышны күрәсем килә. Кышларымны язга кушып, Еллар үрәсем килә, Гомер сөрәсем килә.
Таңда нигез корган йортны Төзеп бетәсем килә.
Яңа өйләнгән егеттәй Дөнья көтәсем килә.
Гомернең йомры йомгагын Сүтеп чорныйсым килә. Үзебез яшәрткән җирне Зурлап җырлыйсым килә.
Наҗар Нәҗми,
Салават Юлаев премиясе лауреаты
Башкортстан
Башкортстан! Татлы балсың кебек, Дегетче бер оста кебексең — Киемеңә мазут исе сеңгән Син гүя бер эшчән егетсең.
Башкортстан! Ярсу атсың сымак, Өерләрең — утлы өермә.
Кымыз исе, җәйләүләрнең хисе Җырлап керә җырлы өеңә.
Башкортстан! Син икмәкле туфрак, Яшел урман, болын, тау, дала.
Җаның нәрсә тели — синдә шул бар: Син ут һәм су, һава һәм дәва.
Бар булганың синең үзеңнеке — Җир өстең һәм астың — хәзинә. Китапларың юкта, китап итеп, .
Тарих язгансың син ташыңа.
Нинди җир син?! Җир алтының түгел, Күңел алтыннарың мең алтын.
Җырлап тора телең. Йөрәгеңдә — Җирләр тетрәтерлек дәрт, ялкын. Шул дәртең һәм шул ялкының күчкән Җиреңдәге һәрбер халкыңа.
Бер яшәве мең яшәүгә тора Дуслык һәм туганлык хакына. Кешенеке түгел, үзеңнеке һәр авазың, төсең, һәр нурың. Үз болытың күктә йөзә кебек, Ява төсле тик үз яңгырың. Нинди дәүләт үзең! Сулышларың, Табигатең, холкың бер түгел.
Бер үк мәлдә Зилаерда җылы, Ә Дуванда дулый салкын җил. Кайнарлыгың, салкынлыгың белән Син җанымда минем, тәнемдә Тоям сине дегет исендә дә, Әлеге шул балың тәмендә.
Тел ачылган синдә, күз ачылган, Бар тапканым синдә табылган, Табылганга гомер табынмадым, Мин — гомергә сиңа табынган, Җирем-суым — Башкортстан!
Хәким Гыйләҗев,
Салават Юлаев премиясе лауреата
Әҗәл белән айкашканда, Көнгә карап мин җыр яздым Булды миңа моңлы сазым — Атам рухы, әнкәм назы, Асылыкүлнең ярсулары, Сәрмәсәннең күркәм язы
Окопларны сикерсәм дә, Абайламый калдым сазын Бу тормышның.
Фани дөнья
Басар диеп кем уйлаган?
Язмышым ерак илләрдә Торып калса, нәрсә булган?
Көннәр болытлы булса да, Аяз иде күңел күге.
Нигә бүген җәберсенәм, Яр ам сызлый нигә бүген?
Кайда югары тойгылар, Илаһилыгы саф сөюнең?
Даулы яшьлек, күз яшь булып. Нигә тамакка төелдең?
Миңа ямансу, күңелсез... Ояламын үз уемнан.
Оялам туган туфрактан, Ояламын Уралымнан!..
Таяныр кыям булганга, Гомерем яугир 1 җырлар язды, Чөнки булды моңлы сазым — Атам рухы, әнкәм назы, Уралымның күркәм язы!..
Муса Гали
Ышанам
Мостай Кәримгә
Бу дөньяның әче җилләренә Каршы бару түгел җиңелдән. Кеше бара, кеше нидер көтә — Көтә җирдән, көтә күгеннән. Кеше бара. Адымнары белән Тынмый яра гомер юлларын. Бер уракчы кебек җыеп ала Тапкан көнен, язган җырларын. Тайгакны да берәү таймый үтә, Такырда да мин гел абындым. Азмы юлда ташны мендәр иттем, Юрган итеп болыт ябындым. Каным аккан көннәремне иснәп, Ваклыклардан дәрре»/ кагындым. Үлем белән яшәү чикләрендә Акыл тапканнарга табындым. Йолдызлардан бәхет эзләмәдем, Күк серләре җиргә ишмени? Сыгылсам да, үз йөгемне тарттым, Йөкне ташлау иргә эшмени! Ни югалтып, ниләр тапканмындыр, Үлчәсеннәр аны бүтәннәр. Күкрәгемдә һаман өмет янды, Иман бирде миңа үткәннәр. Шуңа хәзер, күкләр гөрселдәтеп, Болыт куган җилгә ышанам. Пакь күзләре белән миңа багып. Леп-леп килгән гөлгә ышанам. Янар-янмас сукыр утка түгел, Соңлап сүнгән нурга ышанам.
• Яугир — сугышчы ир.
Җан көйдергеч моңсызлардан туйдым, Җан эретер җырга ышанам.
Үтте җилеп, шашып чабышулар, Адымнарга хәзер ышанам. Сабырсызлар белән бәла җыйдым, Сабырларга хәзер ышанам. Өмет өздем шаулы дулкыннардан, Чишмәләрдән хәзер көч алам. Чүлдә мираж күреп мең алдандым, Тик чыннарга хәзер ышанам. Тик чыннарга гына ышанам.
Шәриф Биккол
Г Сәләм премиясе лауреаты
Озата кил
Сайра, сайра, сандугачым, Сиртмә-сиртмә талларыңда; Хыялыйлар иткән идең Мине яшьлек таңнарымда.
Әле булса, тыңлый-тыңлый, Моңнарыңа хәйран калам, Чут-чут сайрар минутыңны Мин зарыгып көтеп алам.
Чиртә-чиртә күңелемнең Иң-иң нечкә кылларына, Озата кил гомеремнең Яшәләчәк елларына!
Гыйлемдар Рамазанов
Дурт мәхәббәт
Бу тормышның бормалары аша, Бер көлдереп, берчә елатып, Үткәннәрдән килер көнгә мине Дүрт мәхәббәт килә озатып.
Дүрт мәхәббәт — дүрт тәгәрмәч төсле Үтәр өчен гомер юлларын, Дүрт сөюдән дүрт ягым да якты, Дүрт йолдызга багам югары.
Беренчесе — туган төбәгемә, Әнкәм назы шунда татылган, Шул бердәнбер изге туфракка мин Мәңгеллеккә тиеш кайтырга.
Сөюемнең икенче бер моңы — Гүзәл калам — гомер бишегем, Монда йортым.
Кешеләргә һәр чак
Ачык булды минем ишегем.
Бәхетемне шунда очраттым мин, Фикердәшләр таптым, тиңдәшләр, Монда килде җан тетрәткеч сөю, Тамды шунда татлы күз яшьләр.
Олы сөюемнең өченчесе — Башкалага, бөек Мәскәүгә.
Синнән мәңге сүнмәс чаткы алдым Тормыш күкләрендә яшьнәргә.
Синең тугры сакчың булып калам, Илтсәләр дә юллар кайларга!
Солдат чакта кайнар сөемне Каным белән яздым карларга.
Бер күңелгә күпме тойгы сыйган! Мин гомергә гашыйк кебекмен.
Мәхәббәтнең мәңге шиңмәс таҗы — Бердәнберем син бит, сөеклем!
Өйрәндем мин, ахры, зур дөньяга, Синең күзләр белән багарга, Кайгыларың өчен ут йотарга, Ярсуларың өчен янарга.
Алга әйди мине дүрт мәхәббәт, Иң кадерле, изге дүрт тойгы, Дүрт мәхәббәт — дүрт тәгәрмәч сымак, Дүрт почмагы кебек йортымның.
Әнгам Атнабаев,
Башкортстан АССРның атказанган сенгать эшлеклесе, Г. Сәлам премиясе лауреаты
Г орурлык
«Туган илем! Син бит минем өчен Хәтта җаным фида кылырлык Туган әнкәм кебек якын!» — дисәм, Бу — төчелек түгел — горурлык!
«Туган илем — минем җылы өем, Башка җирдә миңа урын юк1» — Дип шатлансам синдә яшәвемә, Бу — төчелек түгел — горурлык!
«Туган илем — минем туган телем, Шушы телдән башка җырым юк!» — Дип җырласам әгәр җырларымда, Бу — төчелек түгел — горурлык!
«Туган илем, синең үткән юлың — Минем юлым, башка юлым юк!» — Дип соклансам барыр юлларыңа, Бу — төчелек түгел — горурлык!
Равил Бикбаев,
Г. Сәләм премиясе лауреаты
Башкортстан монда башлана
Сөн ярыннан еракларга бактым, Офыкларда дәрья — басу акты, Бар тарафта дөнья нинди якты, Кан тибешем офыкларны какты:
— Башкортстан монда башлана!
Туктап калдым Җаек тугаенда, Ак нур ягыла кебек һәр каеннан, Талпына да күңелем күктә дулый, Яз аенда сабан тургаедай:
— Башкортстан монда башлана!
Башкортстан мине каршы ала, Кайтсам сулар кичеп, ил урап.
Кабыргасын, сыртын бора белми, Кояш кебек карый туп-туры.
— Республикам, менә башландың! — дип. Әйткәнемдә җиргә капланып. Ишетәмен җирем куеныннан
Сабыр гына тавыш акканын:
— Җаек тугаеннан Сөн ярына, Юшатырдан Әйгә кадәрле
Җәйрәп яткан җирнең күңелеңә һәр карашы,
һәр карышы, беләм, кадерле.
Кайткан саен сыенасың миңа,
Берчә көлеп, берчә уйланып.
Тик мин сукмаклардан гына түгел, Башланам бит синнән, оланым.
Мин бит башланамын синнән, аннан, Кешеләрем, сездән башланам! Юллар сезне кайда гына илтми, Язмыш сезне кайда ташламас...
Ә мин мәңге монда — Уралымда, Тик булмышым инде өр-яңа: Минем янга дөнья килмәсә дә, Үтеп чыктым бөтен дөньяны.
Моң-шатлыгын илнең тигез күреп, Ил алдына сүзен тиң әйтеп, Оланнарым кайда гына йөрми Колачымны минем киңәйтеп.
«Башкортстан!» — диеп, улларыма Ерак кыйтгаларда карый җир.
Кешем намусында кер күрсәләр, Гарьлегемнән йөзем караер.
Мин башланам сездән, кешеләрем! Күңелегездән сезнең яралдым.
Йөзегез ак булсын — минем кебек, Минем кебек — Башкортстан кебек Бу дөньяга туры карарлык.
Рәшит Назаров
Башкорт
Кичәгең дә, бүгенгедәй, Күңелемә якын минем.
М. Кәрим.
Бүгенгедәй аның үткәне дә Уелып калган Урал ташына.... ... Курай очыннан сызылып тамган моңы -
Ал кан булып ташка ягылган. Кайгылардан каелып чигелсә дә Тирмәләрнең соры бизәге, Йөрәгендә яткан иярле ат Шылтыраткан, ярсып, йөгәнен. «Уралым!» — дип оран ташлап ауса, Күмгәндә дә туфрак-җир үзен, Йөрәгеннән чыгып иярле ат Чапкан яуга, Ир данына биреп тезгенен. Үткәнедәй, бүгене дә данлы, Тик каемый данны кайгы, кан: Иңнәрендә — бәхет кошы сайрый. Ияренә кунып килә таң!
Рәмзилә Хисаметдинова
Буранбай
Аяк өсте басып, түбәтәен салып, Бер карт җыр башлады: «Буранбай». Мондый җырлар басып җырланыль. Мондый җырлар утырып җырланмый)
Халкым кайгысыдай озын көй бу, Себер юлы төсле озын көй.
Әй, озын көй!
Озын Уралдай — «Буранбай».
... Әй, Буранбай!
Синең язмышкаең
Кайсы төбәкләрдә буранлый?!
Мин, оялчан башкорт кызыкае, Сөюемнән әмма тартынмам.
Нәкъ декабрист хатыннары төсле, Мин китәрмен синең артыңнан.
Зынҗырларың чыңын басар иде Күңелләрең язган бер чын җыр, Кулыбызны беректерсә әгәр Сөю дигән иң нык бер зынҗыр!
Әй, Буранбай!
Синең белән бергә
Башкорт иле өчен яныйм мин, Илкәемә картлар елатырлык Табак-табак хатлар языйм мин.
Талдай нечкә кулларыма бакма: Синең кебек мин нык кешемен, Мүк җиләге төсле, синең өчен Кышның челләсендә пешәрмен!
Себер бураннары озын-озын, Озын көйдәй озын — буранлый... Буранны да синең белән кичәм, Мин дә буран кошы, Буранбай!
... Җыр өзелде.
Җырдан килде дә ул,
Җырга кире китте Буранбай...
Йөрәгемдә олы мәхәббәтнең Озын хәсрәтләре буранлый.