Логотип Казан Утлары
Хикәя

АГЫЙДЕЛНЕҢ АРЪЯГЫНДА


Сез кызлар, егетлзр сыер сауганга квлмзгез. Сезнең знкзлзрегез симэнз ташыганда, җигелеп сабан свргзндз. без елый идек...
(Ватан сугышы инвалидының колхоз җыелышындагы чыгышыннан.)
ркә кызларның бит очындагы уймактай чоңгыллар ясап алкынып-талпынып ага Агыйдел. Бәйге дәге ярсу аргамаклар шикелле түземсезләнеп, ашкынып, дәртләнеп, йөзәр чакрым юл үткән гүзәл елга бер мәлне Чулман белән кавыша. Бу урында ул аеруча тулылана, тирәнәя. Бирге якта — Башкортстан. Аръягында — Татарстан. Хәер, елганың кайсы яры чынлап та «аръяк», кайсысы «биргеяк» икәнен аерасы бар әле. Кем тарафыннан әйтелә бит?.. «Агыйделнең аръягында...»—дип җыр башлаганда аръяктагы- лар—бирге якка, бирге яктагылар — аръякка ка
рап җырлый. Әйе, башкортның да, татарның да күп җырлары «Агый- делнең аръягында» дип башлана шул.
Ике якның көймәләре елга уртасында очрашканда, кешеләр бер- берсеннән: «Кая барыш?» —дип сорасалар, һәр ике як: «Агыйдел»- гә! — дип җавап бирә.
Гаҗәп түгел. Ике як ярда ике «Агыйдел» колхозының җирләре җәелеп ята. Ә Агыйдел, ярларын чайкап, дулкын кагып ага бирә. Ике як колхозның җәйләүләрендә дә эш кайный.
Менә төш алдыннан башкорт ягыныкылар барлык савыт-сабаларын. шылтырата-дыңгырдата, юарга алып төште. Көлешүләр, шаян сүзләр яңгырады. Бер чаясы араларындагы бердәнбер ир затына төрттереп алды:
Сыер сава бер егет. An-ак халатын киеп. Трактористлар узып китә. Нинди уңган кыз. диеп...
Башкалары дәррәү күтәреп алды:
Аетбай — узеңэ.
Ике матур күзеңз...
Тырышып тырышып сыер саусаң.
Кияү чыгар үзеңә...
Кайсысы башлагандыр — батырышулар, тәч тә тәч су сибешүләр китте. Берүзе ничек каршы торсын — эш, гадәттәгечә, Аетбайның өс-
те лычма су булу, күңеле кырылу белән бетте. Сер бирмәс өчен егет елмаерга тырышып кызларга бармак янады да, читкәрәк китеп, тал ф куаклары артына ышыкланды, сыгып эләргә дип, өстен чишенә баш- < лады. 2
Кызларга сиздермәсә дә, Аетбай нык кына үпкәләгән, тамагына 5 гарьлек төене төенләнгән иде. «Аюдай гәүдәң белән сыер савып йө- 5 ре инде! Кызлар дөрес көләләр! Кул селтәргә дә, ташлап кайтып ки- - тәргә!..» ,
Армиядә Аетбай элемтәче булды. «Отличник-связист» дигән зна чогы да бар. Үз һөнәрен яраткан иде ул. Кайткач та шуңа тотынырга дәртләнгән иде. Әмма коммутаторда урын тиз генә бушардай түгел. Ялгыз әңкәсен ташлап, читкә чыгып китәсе дә килми.
Кыш башында, вакытлыча дип, аны фермага җибәрделәр. «Кыз- кыркынга саву аппаратларын көйләштереп йөрерсең»,— диделәр. Алай итеп кенә буламыни? Эшкә батыр Аетбай савуга үзе үк тотынды да китте. Аппаратка биреп бетермәгәнен менә дигән иттереп чаж латып кулы белән дә савып куя.
— Бармаклары нинди җитез!—дип көлеште хатын-кыз.
Мактап көлсәләр дә, моңа аз булса да мыскыл катышкан икәнен Аетбай сизә иде. Башка җирләрдә ир-ат заты әллә кайчаннан бирде савучы булып эшли. Хәтта орденлылары, герой исеме алганнары да бар. Анда ир-ат савучыга аптырап карамый торганнардыр, мөгаен. Ә менә бездә, әллә нишләп, кәмит урынына күрәләр? «Аз гына эшлим дә ташлап китәм!»—диде Аетбай. Фермада савучылар җитми иде — азга гына түзәргә, калырга булды. Тик кызлар, сәбәбе чыккан саен, аңа төрттереп көлешеп алуларыннан туктамадылар. Аеруча — кый гач кашлы, коңгырт-кара күзле, таза гәүдәле Зөләйха. Никадәр яшерергә тырышса да, аның Аетбайга күз атып йөргәне беленеп тора. Тик егетнең сыер сауганын гына өнәп җиткерми, шуңа күрә бу һөнәреннән биздерергә тели.
Ферманы ташлап китүне суза-суза, егет инде бүтәннәр белән җәй ләүгә дә чыкты. Тик, күрәсең бит, кызлар мыскыллавы җәйләүгә дә ияреп килгән икән...
Аетбайның ике күзе — аръякта, колагы — куак артында чөкердәшкән кызларның сүзен аулый.
— Бу ниткән эш, ирдәүкәләр!— дип, араларындагы Гөлгайшә исемле тол җиңги кызларны тирги.—Саву аппаратыгыз көйсезләнсә, Аетбай бик кирәк. Елга буена төшсәгез — ник кирәк...
Арттырыбрак җибәреп моны, чынан да, үпкәләттек, ахры шп, әле генә чыр-чу килгән кызлар да шым булдылар.
Гөлгайшә, сүзен уенга салып, дәвам итте:
— Ипләбрәк кыланмасагыз, йөзек кашыдай бердәнбер Ае н , ыз- дан колак та кагып куярсыз әле...
— И, аның күзе әллә кайчаннан аръякта инде...— дип элеп алды кызларның берсе.
— Килен итеп алдылар, киттеләр! һи-һи-һн!..
— Аңа ни... «Агыйдел» урынына — «Агыйдел». Җәйләр урынына җәйләү.
— Әллә ни микән...— Кайчандыр аръяк «Агыйдел»дән килен бу лып төшкән Гөлгайшә, мут елмаеп, күз кысты.— Бер дә китеп кенә котылыр төсле түгел әле. Эш, болай барса, киленне үзе төшерүгә көй ләнә. Күзегезне шар иттереп, менә дигән чибәркәйне бирге якка алды чыкты, көнчелектән гомерегез ут йотып үтәр, каенсеңелкәйләрем..
— Әй, сөйләгән буласың шунда, җиңги! Ишетеп калса, я боры нын күтәрер...— дигән булды Зөләйха.— Безнең егетләр шул теге як кызлары дигән булалар да... бер дә бирге якныкылардан узган җирләре юк. Танауларына әүвәлрәк ис кереп, түш-башларын иртәрәк уй
ф ТУГАНДАШ БАШКОРТСТАННЫН
наклата башлаулары гына бар инде. Безнең юләрләрнең шуңа исләре китә...
Зөләйханың сүзләре Аетбай колагына исәп тотып әйтелүе һич яшерен түгел иде.
Юеш киемнәрен сыгып, тал ботакларына элгәч, Аетбай, чуер ташларны шыгырдатып, кояшка сузылып ятты. «Морҗалары кыек булса да, төтеннәре туры чыга!— дип уйлады ул.— Нинди зирәкләр! «Аръяк» турында үземнең дә әле юньләп уйлап җиткергәнем юк. Алар тоемлап та өлгергән!»
Әйе, Аетбайның бүген иркенләп су керү сылтавы белән кызлардан аерылып каласы килә иде. Теге як савучылары гадәттә су буена соңрак төшә. Чөнки кара-каршы ярда гына утырсалар да, ике сәгатькә аерма. Аетбай беләгендәге сәгатьнең теле унбердә. Ә аларда — яңа гына тугыз тулды. Кызык!
Ике як җәйләүләрдәгеләр җәй буенча бер-берсен танып, белеп өлгерәләр. Су өстеннән тавыш шоп ишетелә бит. Тик менә Аетбай да, башкалар да аръякныкылар җәйләвенә яңа килгән яшь кызны әле белеп җиткермиләр. Ул ерактан караганда бүтәннәрдән аерйл- мый да сыман. Әмма Аетбайга беренче мәртәбә күзгә чалынуы белән үк ничектер үзгә бер зат булып күренде.
Ике яктагылар яр буена бер мәлдә төшсәләр, бер-берсенә исемнәрен үк әйтешеп исәнләшәләр, хәбәрләшәләр. Тик Аетбайның гына байтакка кадәр теге «үзгә бер зат» булып күренгән кызыкайның тавышын ишеткәне булмады.
Әллә нишләп моңа кадәр күрмәгән-белмәгән шул кызыкай Аетбайның исенә төшә дә тора. Теге ярда ак халатлар күрендеме — ирек- сездән күзләре шуны эзли, тапса — шатлана, йөрәге рәхәт итеп тибә башлый. Кызыксыну җиңде. Егет түзмәде, бер көнне яшереп кенә биноклен алып төште. Буш вакытында кояшта кызынуны аңа байтак көтәргә туры килде. Һәм ни күрде дисез — кызыкай су буена ялгыз килде. Кыз халатсыз иде. Өстендә ак кофта, тубыгыннан югары кара юбка, алтын-сары чәче беләк юанлыгы толымга үрелгән иде. Биле өзелеп кенә тора. Ул яр башынан оста биючедәй гәүдәсен уйиаклата- уйнаклата атлап төште: су читенә җитәрәк сикергәләп тә алды. Аннан аягына кигән босоножкиен абайсыз гына салып комга ыргытты да, балтырына кадәре суга кереп, дулкын чыгарып йөри башлады. Җай гына бара да, кинәт иелеп учы белән су болгатырга керешә. Шунда челтерәтеп көлгәне дә ишетелеп кала. Ә-һә, бу вак балык көтүләрен өркетеп кинәнә икән.
Аетбай беренче күргәндә үк аны балалыктан чыгып җитмәгән бер үсмер кызыкай дип уйлаган иде. Әле шул тойгысы тагы ныгый төште. Озакламый кыз, иркен кыланып, өстендәгеләрне тоташ салып ыргытып, зәңгәр купальниктан гына калды. Шул минутта егетебез, уңайсызлык кичереп, кинәт үзалдына кызарынды һәм биноклен йонлач тастымалга төреп куйды, аннан әзмәвер гәүдәсе белән комга сузылып, бары күккә генә карап ятканга салышты. Шунда Аетбайның баш очындагы текә ярдан тотанаклы гына «и-һи-һи!» дигән тавыш ишетелде. Савучы егет җелт иттереп башын күтәрә салды. Аңа игътибар да итмәгәндәй, халат итәкләрен җилләндереп, Зөләйха үтеп бара иде.
Җәйләүдә Аетбайны савучы кызлар сүз катмый каршылады: шулай итеп, аны үзләреннән бөтенләй аердылар да куйдылар сыман тоелды егеткә. Бары Гөлгайшә җиңги генә:
— Ак болытлар бүген кайсы якка йөзә иде, кайниш?— дип, кашын чөеп күз кысты. Кызлар, читкә карап, пырх-пырх килеп көлештеләр.
«Бу Зөләйха-саескан җиткергән икән!»—дип, Аетбай эчтән генә сукранып алды. Шунда кинәт бинокле исенә төшеп, тәненә салкын тир бәреп чыкты һәм аны тиз генә шомырт куагы күләгәсендә торган мотоциклына тыгып, брезент япма белән томалап та куйды.
Бәхетенә каршы, ул турыда авыз ачып сүз әйтүче булмады. Күреп өлгермәгән икән теге саескан. Югыйсә, беткән иде башы. Күзен дә ачырмаслар иде. Хурлыгыңнан җәйләүне ташла да кач.
Татарстан «Агыйдел»е савучылары төш алдыннан елга буена бергә килделәр; кабаланалар иде булса кирәк, уен-көлкесез генә юынып- коенып чыктылар да, дәррәү бергә күтәрелеп, куаклык арасындагы сукмакларына кереп юк булдылар. Вак балык өркетеп уйнарга ярата торган шаян кызыкай да аерылып калмады. «Әй-й, аның нәфис сыйфатларын үзем генә уйлап чыгардым, ахры»,— дип уйлады Аетбай. Тик кичен йокларга яткач, егет шуны сизде: аккошлар шикелле ак халатлы аръяк кызлары аның күз алдыннан һич китмәделәр. Кара син аны! Күзне йомдың исә, каршыңа әлеге кызыкай килеп баса... Әнә, чынаяктай ак битен юарга суга иелгән иде, беләк юанлык алтын толымы иңбашыннан җай гына шуып төште дә очын суга манып, дулкын уңаена чайкала башлады...
Икенче кичне аръякта учак дөрләде. Җәйләүдәгеләр янына авылдан егетләр килгән иде булса кирәк. Баян тавышы яңгырап торды. Кызлар башлаган җырга егетләрнең калын тавышы кушылды. «Алар* да нинди күңелле!»—дип уйлады Аетбай. Шунда чыгып, уенга кушылып китәсе килә иде аның. Тик егетләр генә җырлаган бер җыр тора-бара берничә тапкыр кабатланып, сүзләрен дә отып алгач, Аетбай сагаеп калды. Үзе шаян, әзрәк үпкәчел төртмә җыр иде ул:
Исеме Мөхәссәнә...
Сөйсәң — сөй, сөймәсәң — сөймә. Сөймзсәң — сөймәсәнә—
Бу җыр тагын аның исенә баягы кызны китереп төшерде. Аның исеме нәкъ Мөхәссәнә булырга тиеш. (Нинди кызык исемнәр бар татарларда!) Бәлки авылдан сагынып килгән егетләр Мөхәссәнәнең үзенә генә карап җырлыйлардыр!.. •
Ә кичә Агыйдел буена татар кызлары тантаналы итеп, туй җырлары җырлап килделәр. Аетбай мотоциклының сиртмәсе төбеннән биноклен тартып алганын үзе дә сизми калды. Иң алдан иңенә сыгылмалы көянтә салып, бизәкле зәңгәр чиләкләр элеп, әлеге кыз төште. Биек үкчәле кызыл читек киеп, вак-вак басып җитез генә атлый иде ул. Бала итәкле зәңгәр күлмәге, билен өзелдереп буган каюлы алъяпкычы аны күз алдында озын буйлы кыз иткән дә куйган. Кызыл мәрҗәннәр белән каелган ак калфак та, җемелдәшеп торган чулпы, сыргалар да бик килешә икән кызыйга. Аңа ияргән кызлар туй җырлары җырлый. Димәк,, яшь киленне су юлы башлаталар. Димәк, яшь килен... менә ничә көн инде ирексездән Аетбайның Идел аша күзе төшеп йөргән кыз. Димәк, үзен күрмәс борын ук аннан колак какты егет...
Шуңа күрә Аетбай бүген елга буена төшмәм дип сүз биргән иде. Кызлар бөтен савыт-сабаны, флягаларны ком белән ышкып юуны уйлап таптылар. Савучы булгач, бу эшкә катышмый калу ярамый иде.
Эш беткәч, Аетбай ниндидер билгесез өмет белән аръякны күзәтергә кереште һәм... морадына иреште. Татар ягының кызые, бу юлы кызыл чалбар киеп, алтын толымын башына кибән итеп ураган да, кулындагы сыек тал чыбыгын унната-уйната. ыргаклап төшеп килә.
Кинәт аның чая тавышын ишетте егет:
— Аетбай абый! Мине чыгып алып, көймәдә йөрет әле!
ф ТУГАНДАШ БАШКОРТСТАННЫҢ 60 ЕЛЛЫГЫНА ф
Ул колагына ышанмый торды. Кара син аны, әллә кайдан исемен дә белеп алган! Ничек матур, назлы иттереп әйтте!
Аетбай шунда гына үз янында ярга төртелеп бер көймә торганын абайлады, сикереп торып, аңа ташланды. Ишкәкләре дә бар иде.
— Кара, кара! Шаярып кына әйткән идем! Чыгып та килә!— диде кыз, бераз каушаган тавыш белән.
Юк, Аетбай аның шаярып әйтүен теләми иде. Шуңа да качып китә күрмәсен дип, мускулларын уйнаклатып, катырак ишәргә кереште. .
Юк. качмады кызый. Борыны белән аръяк комына килеп кадалган көймәгә кыю атлап керде; хәтта беренче тапкыр күргән ишкәкченең иңенә йомшак кына таянып, койрыкка узды. Шунда гына исәнләшү исеңә төште.
— Саумысыз, Аетбай абый!—Зәңгәр күктәй зәңгәр күзләре белән матур итеп карап, Агыйдел чоңгыллары кебек бит очындагы чокырларын күрсәтеп ихлас елмайды аңа шомырт кебек зифа буйлы бу кыз.
— Исемемне дә белеп алган әле сылу!— диде Аетбай да. рәхәт елмаеп.
— Кызларыгыз теленнән төшерми ич!—Ул тагы көлде.— Бигрәк яраталар, ахры, үзеңне. Аеруча әнә теге яр башыннан күзәтеп йөргән апа... һи-һи-һи...
— Юк, артык иркәләмиләр, Мөхәссәнә...
Кызыкай, күзләрен зур ачып, утырган урыныннан артка чайка лып куйды һәм Агыйдел өстен тутырып кычкырып көлеп җибәрде.
— һа-һа-һа! Үләм! Белмәдең, белмәдең! Минем исемем Мөхәссә нә түгел. Минем апам ул — Мөхәссәнә. Ул инде ике ел җәйләүгә чыга. Ә мин, былтыр техникумга керә алмагач, быел гына килдем...
Ачык күңелле бу кызыкай белән күзгә-күз карашып сөйләшә-сөй- ләшә елга үренә каерып ишүе дә Аетбайга җип-җиңел сыман тоелды. Әйтерсең алар бу шаян татар кызы белән әллә кайчан танышлар да, көн саен күрешеп торалар..
— Алай булгач, кичә егетләрегез җырны апаңа атап җырлаганнар икән!..
— Әйе шул, апама. И-и, аны күрсәң, исең китәр иде... Егетләр үлешә яза... .
— Егетләрегез шулай усалмыни? Көймәдә алып киткән өчен мине тотып тукмамаслармы соң?
— И-и, Аетбай абый, шушы гәүдәң белән тукмалудан куркасың мы? Һа-Һа-Һа!
— Бик курыкмыйм да...— Егет юри җитди чырай белән дәвам итте. — Шулай да башым-күзем күгәреп йөргәнңе сөймим
Кыз үртәп:
— Шулай булгач, куркасың була инде. Куркасың, куркасың, куркасың!— дип кабатлады. Һәм шунда ук тавышын үзгәртеп —Ә ми нем өчен бер егетнең дә сугышканы юк әле. Кызык буламы икән ул. Аетбай абый?
— Белмим шул, минем дә, шушы яшемә җитеп, бер кыз өчен дә ' угышканым юк. Нинди кызык, икебез дә бер чама икәнбе . .
— һи-һи-һи!—дип көлеп җибәрде кызый.
Исемеңне әйт инде хәзер!
— Үзең бел!
— Мәфтуха!
— Юк!
— Мәхмүзә?
— Һа-Һа-Һа! Ай, кблдереп үтерәсең, Аетбай абый җаным’
Аетбай, аның саен дәртләнеп, теленә килгән бер хатын-кыз исемен атады: *
— Миңнурый... Гөлкагыйдә... Васфиҗамал...
— Ай-ай! Үләм! Җитте’ Онытылып беткән әллә нинди исемнәр f
казып чыгара башладың... 2
— Әйтеп котыл!—дип кыса бирде Аетбай.— Югыйсә, аннан да 5 искерәген табам да үзеңне гомер буе шулай дип йөртәм.
— Ой-ой! Бетте, бетте, абый җаным! Мәндүзә! Мәндүзә минем исемем!— Үзе үк өстәп куйды: — Матур бит?
— Бик матур! Дөньяда иң матур исем!— диде Аетбай, әсәрләнеп.— Моннан соң гомеремдә дә телемнән төшермәм исемеңне, Мән- дүзәкәй!..
— Барыбер соңга калдың. Мин инде, Аетбай абый, синең исемеңне биш көн телемнән төшермим.— Кызның бит очлары кып-кызыл булды, түбән карады, һәм шунда, акланган сыман итеп: — Бигрәк матур исем шул! Җырга кушып кына җырлап йөрерлек,— диде.
Әзрәк тын килгәч, Аетбай шактый артта калган аръяк җәйләвенә күз салды.
— Борылмыйкмы инде, Мәндүзә сылу?!
— Нигә, әллә арыдыңмы, Аетбай абый? Арыгансыңдыр шул. Агым бик каты...— диде ул, мөлдерәп түгелергә торган зәңгәр күзләре белән егеткә карап.— Әйдә, булмаса, икәүләп ишәбез!— Ул, җавап та көтеп тормый,
көймәне чайкалта биреп кузгалды да, һичбер тарты нусыз, ишкәкченең култык астына ук сыенып килеп утырды һәм озынча ак куллары белән Аетбайның кызарган йодрыгы яныннан ишкәк сабына тотынды.
Мәндүзәнең бу кадәр кыю хәрәкәтеннән басынкы егет шактый каушап калды. Ишү үзенең талгынлыгын югалтты. Ишкәкләрнең әле берсе, әле икенчесе өстән генә шуып китеп су чәчрәтте. Мәндүзә чәче белән Аетбайның битен кытыклап, чигәсен аның иңенә тидереп- тидереп, рәхәтләнеп көлде.
— Кайткач сиңа ни диярләр инде?..
— Кем ни дисен миңа? Әйтеп карасыннар!..
— Ә киявең?
— Киявем?!— Мәндүзә сискәнеп куйды. Ул, каерылып, Аетбай- га гаҗәпсенеп карады: — Нинди киявем ул?
— Кичә сине кемдер килен итеп алды түгелме соң?
Мәндүзәнең кинәт исенә төште. Ул, су өстен яңгыратып, тыела алмый көләргә тотынды.
— Ой, үләм! Аетбай абый, тот мине! Хәзер суга сикерәм, югый сә! Миңа дигән кияү әле... бишектә тибрәнеп ята... Һа-Һа-Һа!..— Ул көлүеннән тынды һәм аңлатып бирде:—Без бит кичә ял вакытында, дәртләнеп китеп, үзебез уйлап чыгарган «Туй» дигән спектакль уй надык. Чынлап та, мин килен идем шул. Кызлар су башлатканын күреп калгансың икән... һи-һи-һн...
— Шулаймыни?..— Аетбай кызның иңенә кагылып мут кына итеп күзен кысты.— Югыйсә, көнчелегемнән үләр чиккә җиткән идем.
Мәндүзә көлмәде. Ул назланып Аетбай күкрәгенә тагы да ныг рак сыена төште:
— Әллә мин сиңа ошыйммы. Аетбай абый?
- Бик ошыйсың, Мәндүзә... Мин сине беренче күргәч тә...
— Бинокльдәнме?— дип, шук кына өстәп куйды кызый.
— Юк, аңа кадәре дә әле... — диде Аетбай кызарынып.
— Мин дә сине ошаттым, Аетбай абый...— Ул үз сүзләреннән үзе калтыранып куйгандай итте.— Юк, юк, син көлмә. Кичә генә мәктәп
ф ТУГАНДАШ БАШКОРТСТАННЫҢ
тән чыккан исәр бер кызыкайның акылсыз сүзләре дип... Исемеңне беренче ишеткәч үк, син миңа батыр кешедер сыман тоелдың. Шуннан гел якыннан күрәсем килеп йөреде... Рәхмәт мине чыгып алганыңа...— Бу сүзләрен ул, ниндидер тирән моңга бирелеп, хисләнеп әйтте. Бу инде әле генә теленә ни килсә шуны сөйләп килгән шаталак кызыкай түгел иде. Кара син аны, нинди җитди дә була ала икән үзе!
— Таптың батыр кешене!—дип көлемсерәде Аетбай.
— Юк, юк, батыр!— дип каршы төште Мәндүзә.— Савучы булып килгән кешеләр — чын батырлар алар. Мин аның нинди кыен эш икәнен килгәч кенә белдем. Ташлап качып кайтырга да уйлаган идем, оялдым гына... Шуннан күнектем. Хәзер шатланып бетә алмыйм.
— Мин дә... — дип үзенекен әйтә башлады Аетбай. — Мин дә нәкъ синең кебек...
Кыз үзенекен әйтеп бетермәгән булып чыкты.
— Ә ир-атка савучы булу аеруча кыен. Өстәвенә, кызлар көлгәнгә дә түзәргә сабырлык кирәк, әйе бит, Аетбай абыем?— Ул акыллы, уйчан күзләре белән янә егеткә каерылып карады.— Шулай булгач, син батыр булмый кем батыр булсын?..
Аетбай зур кинәнү кичерә иде. Үз күңелеңне аңлаган кеше белән серләшүе никадәр рәхәт! Ә ул, беренче мәртәбә якыннан күрешүләре булса да, сиңа олы ышаныч белдереп, күкрәгенә сыенып ук утыра.
— Әйе,— диде егет, дулкынланудан өзек-өзек итеп.— Ярату... Яраткан эш шатлык китерә. Мин... әйе... Соңгы вакытта аны тагы да ачыграк тоя башладым. Бүген тагы да ныграк... — һәм тиктомалга чын ихласланып: — Рәхмәт сиңа, Мәндүзә!—дип әйтеп салды.
— Бәй, Аетбай абыем, миңа нигә рәхмәт?
— Әйе, сиңа рәхмәт!.. Агыйделнең аръягында син булган өчен... Чыгып ал!— дип кычкырганың өчен...
— Юк, юк, иң башта үзеңә... Мине чыгып алганың өчен...— Ул иркәләнеп башын «абыйсының» иңбашына салды.
Агыйдел, көймә читенә чулт-чулт дулкын кагып, тын гына ага да ага. Ике яр да, куаклар да артка йөгерә.
Тавышлар ишетеп, икесе дә кинәт аңнарына килделәр. Арт белән утырганга күрмәгәннәр икән. Ике ярга ике «Агыйдел»нең савучылары чыгып баскан. Көймәдәгеләргә кул болгыйлар, көлешәләр.
— Ай, Аетбай абыем!..— Мәндүзә аның култык астыннан чыгып көймәнең койрыгына барып утырды. Ул сытылырдай булып кызарынган иде.
— Ах, кызларыгыз кирәгеңне бирә инде хәзер!— дип үртәде аны Аетбай, үзенең уңайсызлануын каплар өчен.— Мөхәссәнә апаң чеметеп, күгәрмәгән җиреңне калдырмый, болай булгач...
— Кагылып карасыннар!.. Агыйделгә ташланырмын да... синең янга йөзеп чыгармын... Якларсың бит, Аетбай? — Менә исемен «абый»дан башка да әйтте Мәндүзә.
— Яклармын, яклармын...— диде егет теле белән. Ә күңеленнән: ♦Чыккач, үзебезнекеләр нишләтер икән? Күземне дә ачырмаслар инде!»— дип уйлады.
Татар « Агыйдел »е кызы әйтерсең аның уен ишетеп торган:
— Ә син сер бирмә, Аетбай!
Шунда башкорт « Агыйдел »енеке лә р җыр башлап җибәрделәр:
Аллар бирсәң — аламын...
Гөлдән юллар саламын... Сөйгән ярым теге ярда. Йөзеп чыгып аламын...
Татар ягыныкылар бердәм кушылды: ;
Сөйгән ярым теге ярда. Йөзеп чыгып аламын.
Күмәкләп көй уңаена кабатлыйлар:
һи-һи-һи! һа-һа-һа!
Йөзеп чыгып аламын!..
Якынайгач, башкорт ягыныкылар кычкырдылар:
— Аетбай, кире илтеп мәшәкатьләнмә инде!..
— Берьюлы үзебезгә генә ал да чык чпбәркәйне!..
— Әйе, әйе! Бездә дә савучы җитми!..
— Я борыл инде үзебезнең якка!..
Татар ягыныкылар риза булмый кычкыра
— Юк, юк, Мәндүзә, үзең алып чык!..
— Бездә дә егетләр бик кадерле!..
— Аетбай кебек оста савучылар безгә дә кирәк!..
— Борылыгыз бирге якка!..
Аларның тавышы көрәйде:
— Ана, ана, безгә борылдылар!..
— Молодец, Мәндүзә! Алып чык, алып чык!..
Чиктән ашып оялган кызый алтын чәчен туздырып төшергән дә, битен учлап, түбән карап шым калган, һуш алырдай матур иде ул шушы мәлдә! Ә үзе, ишетә күрмәсеннәр дигән шикелле, тузгыган чәчен кушып кыскан бармаклары арасыннан пышылдый:
— Ә без сер бирмик, Аетбай абыем... Мине иртәгә дә чыгып ал... аннан соң да... тагы да, яме?..
— Ярар, Мәндүзә, мин көн саен... '
Чиксез шат иде Аетбай. Яшәвенең мәгънәсе бермә-бер арткандай булды хәзер. Дөнья искитмәле матур иде.