Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗӘҢГӘР КОНВЕРТ


ртән иртүк рядовой Наил Сафиуллинның күңеле төште, һаваның начар булуы да үзенекен итте булса кирәк, җил ком катыш кар туздыра, тышта тын алырлык түгел иде. Ә Наилгә көнозын автопаркта ачык һавада эшләргә туры киләчәк. Өстәвенә взвод командиры урынбасары белән дә әйтешеп алдылар. Наил җыештыручы итеп билгеләнгән иде. Рота физзарядкага чыгып киткәч, ул тәрәзәләрне ачты һәм казарманы себереп, кичәдән тапталган идәнне ялтыратыйм дип кенә торганда, дөбердәшеп егетләр кайтып керделәр. Әлселде.
— Ә сезнең белән, Сафиуллин, соңыннан сөйләшербез, — дип сержант китеп барды.
♦Ярар, сөйләшербез, — диде Наил. Ул койкасын рәтли иде. — Кара син аны «сезгә» күчүен, берәр хәл булса, я өйдән зәңгәр конвертлы хат килә калса, үзе һаман минем белән серен уртаклашкан була».
Үзләре белән бер класста укыган Фатыймадан нәкъ менә шундый зәңгәр конвертлы хатлар килә иде. Кыз икесенә дә ошый. Ма- мотовның турыдан-туры мин Фатыймага әйләнәм дип ычкындырганы да бар. Ә Наил исә Фатыйма турында үзенчә генә хыялланып йөри. Газапланса газаплана, ә серен берәүгә дә чишкәне юк.
Хат алды исә Мамотов аның янына йөгереп килә. Берәр аулак урында Наилне тотып ала да күзләренә карап: «Наил, әйләнәм!» дип пышылдый.
Мондый минутларда Наилнең йөрәгенә ут кабына. Тотасы да Фатыйманың үзенә туп-туры язып ачыклыйсы килә. Ләкин килгән
лә инде тизрәк әйләнделәр, әллә үзе ашыкмады, кыскасы — эшен төгәлләргә өлгермәде Наил.
Наилнең авылдашы, авылдашы гына да түгел — классташы сержант Мамотов. ризасызлыгын белдереп, аңа карап алды, ә ротаның тел бистәсе Юриков авызын ерып, мыскыллап: «Без бит карт солдатлар... Ә карт солдат ул кара эш белән маташмый», — дип кычкырды. Ләкин сержантның ачулы йөзен күреп шундук тавышы ки
хатны ротадагылар күрүе бар. Шуннан уңайсызлана Наил. Сеңеленә язган сирәк-мирәк хатларның берсендә читләтеп кенә сораштырган да иде үзе, тик кызчык аңлап бетермәде булса кирәк. Наилнең Сергей Мамотов белән төшкән фотосын Фатыйма үз өстәлендә тота дигән җавап килде. Җитмәсә: «Сергей булгангадыр инде...» дип тә ф өстәгән. и
«Бетте дуслык», — дип уйлап куйгалый иде Наил күңелсез ге-& нә. Ә бит нинди планнар корганнар иде. Армиядән соң бергәләп я ® Самотлорга, я башка берәр төзелешкә китәргә хыялландылар. Икен- § че класслы шоферлар кайда да кирәк. Йокларга яткач еш кына (ка- а раватлары янәшә иде) чышын-пышын сөйләшәләр. Шулай яшәп ят- 2 канда... Хәлләр! £
Отделениене иртәнге барлауга тезеп Мамотов: «Равняйсь, смир- m но!» — диде дә, аннары көтмәгәндә аның: «Рядовой Сафиуллин, ♦ сафтан чыгыгыз!»—дигән командасы ишетелде. Е
Наил аптырап калды. Янәшәсендә торган Юриков: «Синечакы- з ра!» дигәч кенә каушабрак алга атлады һәм кырт итеп сафка йөзе = белән борылды.
Беренче карашка солдатлар битараф кына басып торалар кебек а. тоелса да, аларның үзенә карата теләктәшлек итүләрен Наил сизә “ иде. о
— Безнең взводта яшьләр дә, картлар да юк, — дип кистерде с Мамотов.— Моны аңларга вакыт, аңларга теләмәүчеләргә... чарасын ш күрербез! *
Сержантның вакыйганы артык куертасы килми иде булса кирәк. u Шуңа күрә ул:
— Бу юлы сүз белән генә бетерик... Сафка басыгыз! — дип £ үзенең тәрбия эшен тәмамлады.
Биек тимер койма белән әйләндерелгән автопаркта җил ыжгыра иде.
«Берәр рейска-мазарга җибәрмәсәләр ярар иде, — дип, Наил «ЗИЛ»ның капотын күтәрде. — Бу һавада юлы рәтле түгел инде».
Сафиуллинның машинасы һәр вакыт төзек булыр. Кайчан гына кушма, ул, машинасын кабызып, дөнья чигенә барырга әзер. Наил, шоферлар гадәтенчә, буш вакыт тиде исә машинасында казына. Теләсәң, эш табыла инде ул.
Сафиуллин янына Мамотов кыяр-кыймас килеп чыкты. Иреннәрен чәйнәп бераз торганнан соң:
— Наил, син миңа үпкәләмә инде. Шулай кирәк. Взводта егетләр ни дияр иде бит? Якташлар, яклаша димичә калмаслар иде, — диде.
— Сез, иптәш сержант, җаныгызны бушатырга бүтән кеше эзләгез,— дип, Наил дә сыртын күпертте.— Хәрби дисциплинаның нәрсә икәнен беләбез.
Иртән Наилнең аңа бик тә ачуы килгән иде шул. Бернинди зәңгәр конвертларга игътибар итмичә үзен аның белән рәсми тотарга сүз бирде.
~7 Ихтыярың,— диде Мамотов көлемсерәп,— бу сөйләшү миңа караганда синең үзеңә кирәгрәк.
Дөресен генә әйткәндә. Наилнең дә дусты белән элеккечә рәхәтләнеп бер сөйләшәсе килә иде. Берәр ышыграк җиргә кунаклап, сигарет көйрәтә-көйрәтә гәпләшәсе, дусларча итеп: «Аңлашыла, Серега, служба!» диясе иде дә бит. Бәлки ул шулай иткән дә булыр иде, ләкин паркның дневальные килеп:
— Сафиуллин, сине ротный чакыра, тиз бул,— диде.
КТПның тәмәке тетене таралган бүлмәсенә кереп Наил честь бирде һәм килүен әйтте.
— Машинагыз ни хәлдә, Сафиуллин?
— Нормально, иптәш капитан.
Һәм шунда ул ротный янында утырган түгәрәк йөзле, киң кашлы прапорщикны күреп алды. «Шактый таушалган бу», — дип уйлап куйды Наил эченнән генә. Тегенең кыяфәте, чыннан да, йончыганга охшый иде.
— Хәзер прапорщик белән юлга чыгасыз, — дип, капитан киң кашлыга ымлады.— Төянеп, йөкне Н-скига илтерсез. Бәлки әле караңгы төшкәнче кайтып та җитәрсез.
«Булмас, буран бит, бәлки көтәргәдер», — димәкче иде дә Сафиуллин, дәшмәде. Күнегелгән хәрәкәт белән честь биреп, китәргә борылды.
— Тукта, ашыкма. Моңарчы сырт аша чыкканың бармы, юкмы? — диде прапорщик. *
Сигаретын кабызып маташкан капитан үпкәләгән сыман итеп:
— Сорап торуның кирәге юк, прапорщик. Сафиуллин безнең иң яхшы шоферлардан. Рейсларга күп йөри, Н-скида да булганы бар...
— Мин болай гына,— дигән булды прапорщик, уңайсызланып.— Анда юл начар бит, шуңа соравым...
Йөкне тиз төяделәр. Прапорщик һәр әрҗәне үзе җайлап тезде.
Йөк бик җаваплы иде булса кирәк.
Аннан ул кузовны каплаган брезентны тикшереп чыкты һәм кыенсынып кына:
— Син, Сафиуллин, монда тартып ал инде, юлда тагын берәр җирдә туктарбыз. Ату мин тәмәке төтенен сөймим,— диде.
— Ә мин, иптәш прапорщик, юлда тартмыйм, — диде Наил елмаеп: юлдашы ярыйсы гына адәм күренә лабаса.
Наил машинасын әйләнеп күз йөртеп чыкты, тәгәрмәчләргә трп- кәләде һәм кабинага кереп утырды. Киттеләр!
Автострададан борылып гади юлга чыккач, кар салган урыннар очрый башлады. «ЗИЛ» аларны сытып буран эченнән алга бара бирде. Бер туктаусыз мотор гүелдәве, тәрәзә чистарткычның «шылт- шылт» эшләве генә ишетелә иде.
«Сергей белән сөйләшәсе калган,— дип уйлап куйды Сафиуллин. — Начар егет түгел бит. Бергә үстек, укыдык... Фатыйманың аны сайлавында ул гаеплемени». Шулай да Фатыйма турында уйлап барган Наил каршында Мамотовның яхшы яклары шактый уңа төштеләр. Фатыйма белән җиңел түгел шул! Ул аларның берсен дә аермады, өчәүләшеп кинога, танцыга йөрделәр, армиягә дә икесен берьюлы озатты. Ә хатлары менә Сергейга гына килә. Хат алган саен Сергей аның сәламен генә тапшыра, ә бүтән ләм-мим.
Кинәт Наил кулындагы руль бер якка тайпылып куйды, алгы тәгәрмәч ниндидер йомшак әйбергә килеп төртелде.
Сафиуллин шундук тормозга басты. Прапорщик чак кына тәрәзәгә бәрелми калды.
— Утын төядең мәллә? — дип сукранды ул.
Наил алгы тәгәрмәчләрне дә эшкә җикте: юлда беленер-беленмәс эз төшкән көрт ята иде. «Мөгаен, «Жигули» үткәндер»,— дип уйлады шофер.
— Алда берәрсе кереп утырган булса, үтеп булмаячак, — диде Сафиуллин прапорщикка.
— Нишлик соң?
— Барыйк әле, анда күрербез.
«Жигули»ны алар тауга күтәрелә башлаганда очраттылар. Машина янында свитер кигән озын буйлы ир-ат маташа иде.
Кабинадан чыгып, Наил аның янына килде. Артыннан, кыска аякларын алпан-тилпән китереп, прапорщик иярде.
— Кереп утыргансың икән, — диде Сафиуллин.
— Шул-'шул менә! — диде тегесе башын кагып.
— Моторыңны кабыз, эттерәбез, — диде Наил, һәм озын буй- лының аңламавын күреп, ишарә белән аңлата башлады.
«Жигули» хуҗасы иңнәрен сикертеп, кулын гына селтәде, мотор эшләми, янәсе.
— Хәлләр! — дип сузды Сафиуллин.
Тау сыртында җил тагын да көчәя төште. Берничә минуттан көчле «ЗИЛ» салган эзләр дә күмелеп тигезләнделәр.
— Кузгалырга кирәк. Тагын егерме минут торсак, бүген өлгереп булмаячак, — дип, Наил прапорщикның колагына кычкырды.
— Ә боларны нишләтәбез? — диде прапорщик, кабина тәрәзәсенә борыннарын төртеп утырган ике балага күрсәтеп.
— Буксирга алабыз.
Көрәк белән юлны чистарта-чистарта, сырт аша озак бардылар. Прапорщик тәгәрмәчләр астына такта, агач кисәкләре кыстырды. Югарырак менгән саен кабинадан ешрак чыгарга туры килде. «Жигули» хуҗасының салкын машинадагы ике кечкенә кызы туңа башлады. Аларны бушлат белән төрделәр.
Эңгер-меңгердә генә сыртны аркылып, таудан төшә башладылар. Аста утлар җемелдәшә иде. Җил тәмам тынды, юлга салган кар да сирәгәйде. Буран сыртның теге ягында гына котырынган, ахры. Шәһәргә керер алдыннан «Жигули» хуҗасы озак итеп аларның кулын кысты, рәхмәтләрен әйтте.
Йөкне тиз генә тапшыргач, кире юлга кайтырга чыктылар. Таудан төшү ансатрак иде, ләкин Наилнең тәне бик каты кыза башлады.
— Тиздән кайтып җитәбез, аз гына түз, Наил, — дип, прапорщик авырый башлаган солдатка ялварды.
Кайтып машинасын автопаркка куйганын Наил хәтерләми...
Ул күзенә кояш нуры төшүдән уянып китте. Уянды, ләкин кайда ятканын аңлый алмады. Буран үзе дә, сырт аша чыгу да, онытыла барган төш шикелле, томан эчендә иде. Сак адымнар белән бүлмәгә ак халатлы ханым килеп керде.
— Ну, хәзер хәлләр җайланды, — диде ул, Наилнең маңгаена кулын куеп. — Син, Наил, өч төн саташып, бураннан аерыла алмый ятканда, дустың тәрәзә каршыннан китмәде. Хәлең яхшыруын белеп, сиңа менә шушыны тапшырырга кушты.
Ул Сафиуллинга тасма белән бәйләнгән зәңгәр конвертлар сузды. Өстә кечкенә генә язулы кәгазе дә бар иде. «Наил, — ул шундук Ма- мотовның кулын танып алды, — мине гафу итә күр, бу хатлар сиңа кагыларак бирә... Укыгач аңларсың».
Тышта яз башланды. Якты тамчылар дөп-дөп итеп калай тәрәзә твбенә тамалар иде.