Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


plerepa чәчәкләр офыкка
Йөгерә чәчәкләр офыкка, Йөгерә кыр чәчәкләре, Кырыс кыр чәчәкләренең Юк тормыш хәсрәтләре. Йөгерә чәчәкләр офыкка, Офыккача туп-туры, Агыла аларның артыннан Хисләремнең дулкыны. Йөгерә чәчәкләр офыкка, балкып бер үтәр өчен, Йөгерә чәчәкләр кемнәрне Бәхетле итәр өчен?
Өстәлем иген кыры күк, Бүленгән өч басуга, Каләмем — урак, урагым Алам да эшкә чыгам. Ындырда байлыгым, карыйм Чамалап ындырдагын, Урам үз кишәрлегемне, Урамын өлгергәнен. Арыштан бодайга күчәм, Жанрдан бер жанрга, Урамын, калмасын эшем Көзгә карлы яңгырга. Учмалар үрчи, шатланам; Эшләдем кичә, бүген... Кими җир, кими әкренләп Урасы кишәрлегем.
Йөрим-йөрим дә баш иям Кайтып иске нигезгә, Мин үзгә, искән җил үзгә, Буыннар өне үзгә. Актарам нәсел-нәсәбем, Исеме ничек, ни атлы? Утырам иске нигездә, Әйтерсең лә гөнаһлы. Үткәнем белән сөйләшәм, Яна ике яңагым, Үткәнен оныта торган Гадәте бар яңаның.
Шушы җир, шушы туфракка Гомер буе бурычлы, Ул бурыч нигездә яткан Таш кебек авыр, очлы.
Тукай дәфтәреннән
Бер татарда ничә йөзләп шагыйрь, һәр шагыйрьне истә тот аерым, Кайта идем уйлап мин шуларга Йогынтысын бөек Тукайның, Яшен кырны яктыртты шул вакыт, Күренеп китте юлда ат кабат, Күренеп китте басу уртасында Карт карама белән карт нарат. Яшен кырны яктыртты берьюлы, Менә, дидем, читен мәсьәлә, Кайсына соң күбрәк төште якты? Карамага? Атка? Нәрсәгә? Яшен кырны яктыртты бертигез, Бер кыр — бер чор кинәт гөлт итте, Күз алдында җир яшәреп китте, Берсен-берсе узышып гөл китте.
«Килдек, көрәштек тә киттек...» Гүя риза язмыштан...
Кирәк өч кенә сүз калган Җәлил белән Алиштан.
Карт
Йортта күп вакыт бер үзе, Иске гармун, истәлек, Үзе күк кабыгы тузган, Тузган форма-эчтәлек.
Уйный күп вакыт бер көйне, Баса гармун бакасын, «Дөнья күрми егет булмый, Күрми дөнья җәфасын». Йөрмиләр бармаклар хәзер, Гармундагы бакалар Күлдәге бакалар төсле Баталар да калкалар Бер каты итеп баса да Гармуны бакасына. Ташлый, эш кирәк, эш җитми Атаклы балтачыга.
Эшләде, түгел дан өчен, Түгел өстенлек өчен: «Калмасын җирдә кешегә Үлгәч өч көнлек эшең». Балтасы кыстырган, тора, Үзенең эш балтасы, Тора бер эшсез иртәдән Кичке кояш батканчы. Уйлана балта да кайчак, Елмая һәм шатлана, Йөзендә ярыктан төшкән Сап-салкын шәфәкъ яна. Шул ук эш җитми аңа да, Күзәтә бар дөньяны, Дөньясы, билгеле инде, Ак йортлы мари ягы. Елмая: хуҗасы исән, Исән бу йортның карты, Тик ятмас, бар икән әле Гармун уйнарлык дәрте Тотынып койрыгына, Узганмын гомер арасын, Калды тик ах орырга; Китереп җиткерде мине Гомерем ахырына. Кабаттан әйләнә диләр Ул сиксән, туксан елга, Очрар күк мин дә бер көнне Мәңгегә чыксам юлга.
Күңелгә җиңел, утырсаң Авыруның хәлен белеп. Ята өстәлдә дарулар Янында хәрби билет. Тоелды ул билет хәзер Нишләптер ятрак сыман, Тоелды кечрәеп калган, Саргайган яфрак сыман.
Тонык нур сибеп, билетның Тышында янган йолдыз Сорый күк: очрашкан идек Фронтта кайсы ел без? Картайган авыру солдатка Тормыш һәм сулыш өреп, Ята шул билет өстәлдә «Сугыш һәм солых» кебек.
Хгс»н Туфанга
Койрыклы йолдызны күргән Нинди таң булды икән. Бала чак хыялы нигә Аңа тагылды икән? Койрыгы әйтерсең безнең Тыкырык буе гына,
Мин шул хикмәтле йолдызның
Язгы кәрваннар
Аяз Гыйлэҗевкэ
Сугыштан соң икенче яз, моңсу Язы иде кырык алтының. Без чанада икәү, бездән башка Эзе дә юк кырда атлының, Абый белән икәү, озата мине, Аты ябык, арык ат иде, Минем күңелем кебек әкрен-әкрен Эреп барган йомшак март иде. Сугыштан соң күренеп китү өчен Кайткан идем, юлым Арчага. Тик без генә атлы, сугыштан соң Калган бары бер ат, бер чана. Безнең атның курка-өркәсе юк, Дилбегәне абый буш тоткан.
Икенче бер, бүтән бер дөньядан, Ак кар дөньясыннан, бушлыктан Кинәт кенә пәйда булды алар, Ни икәнен сөеп назлауның Онытып күптән, авыр чана тартып, Төркеме күк киек казларның Хатын-кызлар килә иде тезелеп, Кычкырдылар: ал дип атыңны... Юк, сукмады абый, әйтерсең ат Оятыннан читкә атылды.
Оятымнан мин чанадан төштем, Йөрәгемне арыш тырнады; Алар тартып кайткан чаналарда Йоклый иде арыш кырлары, Йоклый иде бодай басулары, Йоклый иде яшел дулкыннар... Чәчми калсаң әгәр шушы кырлар Гомер буе, беләм, сулкылдар. Атны абый өйгә таба борды, Атка җиңел хәзер, ат чаба. Үземә дә җиңел иде минем, Мин җәяүләп киттем Арчага.
Горур йөзләр, күзләр, ул карашлар Күңелемдә язылып калганнар.
Зәңгәр күккә горур башын чөеп, ’ Бара юлдан язгы