УТЛЫ ЕЛЛАР ӘЛЕ ДӘ ХӘТЕРДӘ
згы кояшлы көннәрнең берсе. Агачларның шау чәчәктә чагы. Күк йөзе зәп-зәңгәр, әйтерсең лә зәңгәрсу пыяла. Әнә шул зәңгәрлектә якты һәм җылы кояш йөзә. Табигатьнең иң күркәм, иң гүзәл вакыты.
«Газик» машинасы таш юлдан элдерә генә. Машинада шофер һәм урта яшьтәге кеше. Шофер авылга якынлашканда машинаны әкренәйтә төште. Озын буйлы, озынча яңаклы, килешле төз борынлы кеше шоферга карап болай диде:
— Сугышта минем бик якын дустым бар иде, ул дошманга каршы һөҗүм сугышларында һәлак булды. Батыр һәм кыю сугышчы иде. Ул үләр алдыннан шундый васыять әйткән иде: «Якташ, әгәр мин бу сугыштан кайта алмасам, Кукмара районындагы туган авылыма барып әти-әниләремне, сеңелем Настяны күр, аларга минем ничек һәлак булуымны сөйлә. Туган җирдән читтә, туган туфрактан еракта соңгы сулышымны алуымны алар белеп торсыннар. Без газиз туган ил өчен кан коеп, соңгы сулышыбызга кадәр сугышып, нәселебезгә тап төшерми һәлак булабыз!»
Аннары әлеге кеше авыр сулап куйды һәм бөтен йөрәгеннән чыккан әрнү сүзләрен әйтте:
■— Сугыш имәндәй таза бик күп егетләрне әрәм итте. Ничә еллар үтсә дә, әле һаман сугыш җәрәхәтләре саклана. Озак еллар үтүгә карамастан, мин әлеге сугышчының васыятен җиренә җиткереп үти алганым юк. Менә шуны уйлап төннәр буена йоклый алмый ятам...
Машина авыл уртасындагы бер капкага туктады. Капка төбендә торучы бер агайдан Иваннарның йортын сорадылар. Агай сорауга каршы үзе сорау бирде:
— Ә сез кем буласыз?
— Иван белән бер дивизионда хезмәт иттек. Аның соңгы сәламен тапшырырга килдем.
— Бик изге эш эшлисең, — диде агай һәм Иванның әти-әнисе торган йортны күрсәтте. Аргы очтарак иде ул йорт. «Газик» тагын кузгалып китте. Йорт янына килеп җитү белән капка төбенә яшь кенә хатын, олы яшьтәге агай һәм балалар чыкты. Машинада утырып
килгән озын буйлы кеше аны шунда ук танып алды. Сугыш вакытында ул үзенең фоторәсемен Иванга җибәргән иде. Шактый вакыт узуга карамастан, әлеге кешенең хәтере ялгышмады, яшь хатын, чыннан да, Настя булып чыкты. Настя үзенең абыйсы белән бергә фашистларга каршы сугышкан кешене таныды (чөнки алар сугыш елларында хатлар алышканнар, фоторәсемнәр бүләк итешкәннәр иде).
— Нургали! — диде Настя, аның күзләренә мөлдерәп яшь чыкты.
Олы яшьтәге кеше Нургалине кысып кочаклады. Озак кына сөй-ләштеләр алар, узган авыр су-гышларны, Иванның батырлыклары, аның бик матур итеп җырлавы, авылдан хатлар алуы, тиздән дошманны җиңеп, туган як
Капка төбенә авыл халкы җыйналды. Барысы да Иванның кеше-лекле булуы, колхозда алдынгы булуын телгә алдылар. Сугыш кы-рында күрсәткән батырлыклары аерата калку итеп, яшьләргә үрнәк итеп сөйләнде. Озак та үтмәде, колхоз председателе, авыл активлары килеп җитте. Алар да Иванны мактап телгә алдылар, аның фоторәсеме мәктәп-музей почмагында торуын, исеме авыл уртасындагы һәйкәлгә уелып язылуын әйттеләр.
Өй эчендә чәй кайнап чыкты. Барысы да түгәрәкләнеп өстәл тирәсенә утырып чәй эчтеләр, Иванның фоторәсемнәрен карадылар. Настя аның соңгы хатын эзләп тапты. Барысы да шул хатны к улдан- кулга йөртеп укыды. Бик тирән фикерле, йөрәкләрне тетрәтерлек сүзләр язылган иде анда. Авыл кешеләре сугышны башлап җибәргән фашист илбасарларына мең-мең ләгънәт укып, Гитлерны сүктеләр, авылдан киткән икейөзгә якын кешенең борылып кайтмавын әйттеләр.
Чәй эчелеп, Иван турында истәлекләр сөйләнгәч, аның кайда һәм ничек һәлак булуы турында Нургали бик тәфсилләп аңлатты. Аның каберенә сукмак өзелмәвен, мәктәп балаларының шефлык итүен, чә- чәкләр-гөлләр белән бизәвен әйтте. Соңыннан ул Иванның әтисе, сеңе- лесе һәм туганнары белән хушлашып китеп барды. Аны Иванның туганнары һәм авыл халкы озатып калды.
Нургали юл буе авыр сугыш елларын уйлап кайтты. Аның үзенең дә Иванныкы кебек әти-әнисе, туганнары бар иде. Алар аңа сугыш кырыннан исән-сау кайтуын теләп хатлар язалар, немец-фашист илбасарларны тизрәк тар-мар итеп, өйгә кайтуны телиләр иде. Элекке солдат, хәзер исә запастагы майор Нургали Сафин үзенең башыннан үткәннәрне күз алдына китерде.
ларга кайтырбыз!—дип йөрүләре телгә алынды. Озын буйлы кешенең — Нургали Сафинның да күзләренә терекөмеш кебек булып яшь бөртекләре чыкты. «Их, авыр, авыр да соң Иванның туган авыл га кайта алмый, ерак сугыш кырында ятып калуы!» —дип уйлады Нургали.
Бөек шайгырь Г. Тукай мактап телгә алган Казан арты авылы Мәмсәдә туды Нургали. Бу 1920 ел иде. Әтисе Сафа абзый, әнисе Гаффәбану апа авылның эшчән, тырыш кешеләре иде. Сафа абзый грамоталы кеше булып, Мәмсәдә генә түгел, тирә-як авылларда хөрмәткә ия иде. Аның тапкыр, җор сүзләре, төпле киңәшләре һәркемне үзенә җәлеп итә иде. Нургали дә бала чагыннан ук укуга бик тырыш булды. Ул алты яшендә үк үзлегеннән укый-язарга өйрәнде, беренче класста укыганда башка балаларга үрнәк булып торды. Өченче- дүртенче классларда укыганда укытучыга ярдәм итә, артта калучы укучыларны дәрестән соң өйләренә барып өйрәтә, математикадан мәсьәләләр чишә, кыскасы, һәрнәрсәгә өлгерә идә. Авыл халкы арасында да, «Сафа абзый малае мәктәп күләмендә беренче урын алган», дип сөйлиләр иде. Җәйге каникул вакытларында Мәмсә болынында төрле төстәге хуш исле чәчәкләр җыюлар. Ашыт суында коенулар, зират артындагы борма сукмактан Иске Кенәр авылына әбиләренә кунакка барулар. Ташкичү аланлыгында җиләк җыюлар әле дә күңел түрләрендә сакланалар. Нургали бала чакларында сабан туйларында көрәшә, сөлге-тастымаллар ала иде. Бала чак шунлыкларыннан аның хәтерендә тирән булып уелып калганы агач башындагы карга оясын туздыру булды. Әтисе моның өчен бик каты орышты. Дөрес, кул күтәреп сукмады, әмма әйтәсе сүзләрен әйтте: «Менә синең йортыңны туздырсыннар әле, нәрсә эшләр идең? Кошлар да шулай ук рәнҗиләр, оя туздыручыларны бер дә яратмыйлар!» —диде Сафа абзый. Нургали кызарды, әтисе алдында башын иеп, бер сүз дә әйтми басып торды, аннан күз яшьләрен сөртеп, күңеленнән генә: «Моннан соң бер кош оясын да туздырмам, йомыркаларын ватмам!» — дип ант итте. Иске Кенәр авылыннан килгән туганнары да Нургалине шелтәләделәр. Малай алар алдында да үзенең гаебен таныды, гафу үтенде. Яшьлек җүләрлеге генә булган ул. Әнә шул күңелсез хәлдән соң кош оясын вату түгел, башка малайларны да тыя, кошларның файдалы якларын әйтә, аларга тияргә, рәнҗетергә ярамавын аңлата иде.
Гомер дигән нәрсә тиз уза шул. Әле кайчан гына Мәмсә урамнарын гөр китереп җырлап узган, Ашыт суында балык тоткан малайлар хәзер инде Яңа Кенәр мәктәбендә укып йөриләр. Алар хәзер олылар кебек фикер йөртә башладылар, биш километрлы араны җырлар җырлап кайталар, куян куалар, такмаклар әйтәләр. Нургали Тукай, Такташ шигырьләренә гашыйк иде. Ул Тукайның «Шүрәле» поэмасын яттан белә. Такташның «Мокамай» шигырен җыр итеп көйли. Бу елларда немец-итальян фашистлары Испания халкына каршы су-гышалар иде. Нургали үзе дә испан балалары белән бер сафта фашистларга каршы көрәшергә тели. Бу турыда әтисенә дә әйтә. Сафа абзый көлә генә. «Испания бик ерак ул, улым, анда бару өчен диңгезләр кичәргә кирәк. Әле яшь син, үсеп җиткәч тә өлгерерсең, — ди. Аннары өстәп куя. — Сугыш һич кенә дә кирәк нәрсә түгел! Сез, улым, сугышны күрмәгез, тыныч, бәхетле яшәгез! Сугыш авырлыкларын бик күп татыдык инде без, улым!»
Ләкин шулай булса да йөрәгеннән генә сызлана: «Немец фашистлары бик котыра, ахыры хәерле генә булсын инде».
Яңа Кенәр мәктәбе зур һәм алдынгы мәктәпләрнең берсе. Нургали Сафин шул мәктәпнең алдынгы пионеры була, соңыннан комсомолга кабул ителә һәм җиде классны уңышлы тәмамлый. Ул үз авылында бөтенләй төпләнеп калырга, тракторчы булырга тели. Нәкь менә шул елларда яшьләрне завод-фабрикага, производствога чакырып Совет хөкүмәтенең карарлары була. Нургали Сафин да гигант төзелешләргә ашкына. Ул моның өчен үзен квалификацияле эшче итеп әзерләргә кирәклеген аңлый һәм Казанга килеп электромонтер-
:ар курсына керә. Курсны уңышлы тәмамлап, Казанда эшли. Тырыш 1ӘМ сәләтле егетне шунда ук күреп алалар һәм акчалата бүләклиләр- Аның эш тәҗрибәләре турында газеталарга язып чыгалар. Әти- е Сафа абзый Казанга килгәч улының рәсемен стена газетасында ;үреп шатлана. Ул монтер улының тырыш хезмәте белән горурлана, -лының аркасыннан сөеп: ' ф
— Молодец, улым! Синең кебекләр урамда шар сугып йөргәндә, лн исә стахановчылар сафына басып эшлисең икән. Моның өчен ? 'зеңә бүләк — тун!^ Суыкта туңмассың, рәхәтләнеп киеп йөр! Ә бу- £ ы — җылы бияләй. Монтер тышта эшли бит ул. Кулың туңа башласа, х аушы бияләйне киярсең. Эшең уң булсын, миннән хәер-фатиха! л
Әнә шулай тырышып эшләп йөргәндә Кызыл Армия сафына ки- әргә дә вакыт килеп җитә. Гәүдәгә таза, озын буйлы, ыспай һәм [ибәр егетне тупчы итеп алалар. Нургали әти-әнисенә бу турыда бел- ® lepen, үзенең шинель, кызыл йолдызлы шлем кигән кызылармеец а. 5улуы белән горурланып хат яза.
Алар туплардан туры һәм төз атарга өйрәнәләр. Занятиеләр ва- J кытында Нургали актив катнаша, төз атуы өчен командирлар мак- а ran телгә алалар. Дөрес, авыл малаена рус телендә алып барылган д 1әресләр бераз кыенрак була, әмма тырышлык монда да җиңеп чыга. * Нургали алдынгы кызылармеец булып Ерак Көнчыгышта да хезмәт ♦ иә. о.
1941 елның 22 июне. Ерак Көнчыгыш чикләренә кайгы хәбәре a яшен тизлегендә тарала: «Немец фашистлары сугыш башлаган!» *
Кызылармеец Нургали Сафин мәктәптә укыган вакытта ук фа- g листларның ерткычлыклары турында газеталардан укып белә иде. ь Менә шул фашист явы — соры чума Советлар Союзына ябырыла. *
Нургали Сафин отличник кызылармеец-тупчы булганлыктан, < 1941 елның декабренда аны полк мәктәбенә укырга җибәрделәр. ° Курста укулар көнгә унар сәгать алып барыла. Укытучыларның күбесе Бөек Ватан сугышында булып, дары исе иснәгән командирлар. Алар яралары төзәлеп тә бетмәгән килеш полк мәктәбендә укыталар, сугышта күргәннәрен сөйлиләр, тәҗрибәләрен уртаклашалар.
Уку тәмам туйдыра Нургалине. Ул яңадан алгы сызыкка — фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Аның гаризасын кире кагалар.
1942 ел. Япония чигендә тынлык. Яз якынлаша. Курсантлар чыгарылыш имтиханнары тапшыралар. Сафин барлык фәннәрне дә отличнога тапшыра, сержант дәрәҗәсе алып, отделение командиры була.
Сугышның беренче айларында японнар да тик ятмадылар. Алар чик аркылы шпионнар кертергә, Советка каршы җимерү эшләре алып барырга маташтылар. Ләкин совет пограничниклары аларны шунда ук юкка чыгаралар иде. Комсорг Сафин үзе дә берничә япон шпионый фаш итте һәм тиешле органнарга тапшырды.
Сафин өчен көткән көннәр килеп җитте. Бу 1944 елның август ае иде. Аларның дивизиясе Көнбатышка юл алды. Вагон тәрәзәләреннән карап баручы солдатлар арасында Нургалидә бар. Ул сопкалар- га, тайга урманнарына карап моңлана, туып-үскән Татарстанын, туган авылы Мәмсәне сагына. Авылдан чыгып киткәнгә дә дүрт ел булган. Хәзер анда калган балалар зур булганнардыр, әти-әнисе дә олыгая төшкәннәрдер, авылның таза ирләре сугыштадыр...
Вагонда төрле милләт уллары бар: руслар, украиннар, белоруслар, казакълар, татарлар, башкортлар... Алар барысы да бер генә нәрсә турында уйлыйлар: дошманны җиңеп тиздән туган якларга кайту! Һәркемнең изге теләге иде бу! Туплар һәм солдатлар төялгән >шелон шактый озын юллар урап, күп кенә республикаларны, өлкә
ләрне һәм крайларны үтеп, Мәскәүгә якынлашты. Сержант Сафин сагынуына түзә алмый жырлап җибәрде: t
Сандугачлар килгән безгә.
Китмәсләр микән көзгә? Язгы сабан туйларына Кайтырбыз әле без дә.
Эшелон Мәскәү өлкәсе җирләреннән шактый барганнан соң, бер станциягә килеп туктады. Солдатлар вагоннардан коелдылар. Алар кайсы су алырга, кайсы якташларын очратырга теләп станциягә таба йөгерделәр. Сержант Сафин да вокзалга ашыкты. Вокзал тулы халык. Менә шулар арасында ул үзләренең якташларын эзләде. Ләкин бер генә таныган кеше дә очрамады. Ул як-ягына каранып кешеләрнең арасыннан узып түргә килде. Анда Иске Кенәр авылыннан килгән бер агайны очратты. Аның белән исәнлек-саулык сорашып сөйләшә генә башлаган иде, паровоз китү хәбәрен белдереп озын итеп кычкыртты. Сержант тиз генә хушлашты да вокзалдан йөгереп чыгып китте. Арттан кемдер кычкырды:
— Нургали!
Сафин борылып карады һәм үзләренең авыл кешесен танып алды. Ләкин сөйләшә алмадылар, эшелон кузгалды. Сафин йөгереп килеп вагонга ябышты, аны сугышчылар кулыннан тартып менгерделәр. Авылдашы кычкырды:
— Җиңеп, исән-сау кайтыгыз? — дип кулын изәде авылдашы. Нургали пилоткасын селки-селки кычкырды:
— Рәхмәт, яхшы сүзеңә!
Нургали Сафин хезмәт иткән дивизион Беренче Белоруссия фронтында. Бу вакытта Нургали Сафин өлкән сержант иде. Фашистлар шәһәрләрне җимереп бетергәннәр. Кая карама ватык танклар, туплар, үлгән немец солдатлары ауный. Еракта авыр артиллерия туктаусыз атып тора. Сафин еракка ата торган тупларга ориентирны күрсәтеп торучы радист. Ул үзенең тупчыларын җыйнап алда торган бурычлар турында сөйли:
— Дошман мәкерле һәм көчле. Аның техникасын һәм җанлы көчләрен юкка чыгару безнең бурычыбыз! Аерата безгә уяу һәм батыр булырга кирәк!
Тупчылар үзләренең комсоргларын яраталар, аның һәрбер сүзен үзләре өчен кирәкле икәнлеген чын күңелдән тоялар иде. Сафин сөйләп бетергәннән соң, күп кенә сугышчылар сораулар бирделәр. Әнә шулай итеп җанлы әңгәмә башланып китте. Бер үзбәк егете бо- лай дип сорады:
— Советлар Союзыннан фашистларны куып чыгарганнан соң сугыш бетәрме?
Сафин бу сорауга шунда ук җавап бирде:
— Фашистларны тәмам тар-мар итәргә, Берлинны алырга тиешбез. дуслар!
Үзбәк егете башын кашый-кашый әйтте:
— Ай-яй, Берлин бик ерак бит әле, иптәш өлкән сержант.
— Ерак араны да якынайтырга, Берлинны, рейхстагны алырга, җиңүчеләр булып туган илгә кайтырга тиешбез!
_ Сугышчылар барысы да аңа рәхмәт әйттеләр. Сафин аларның йөзендә җиңүгә булган ышаныч, тәвәккәллек күрде. Аерата ул аларның бердәм тату семья кебек һәр боерыкны җиренә җиткереп үтәү
ләренә шатлана иде. Әйе, сугышта төрле хәл була, бәлки аларның кайберләре булачак сугышларда һәлак булыр. Әмма бу аларны куркытмый, алар туган ил өчен үлемнең күзенә карап баралар. Алар чын совет патриотлары!
Тупчылар төн буе хәзерлек эшләре алып бардылар. Ә таң дошман оясына төзәп атылган авыр снарядлар шартлавы белән башланды. ♦ Еракка атучы туплар — гаубицалар тирә-якны җимерә, яндыра, ф дошман оясын туздыра. Радист — өлкән сержант Сафин күрсәтмә- ? ләре нигезендә тупчылар снарядларны тиешле урыннарга гына тө- £ шерәләр иде. Моны күреп торган дивизион командиры шатлыктан 2 кычкырып җибәрде: га
— Молодцы, егетләр!
Дошман каушады. Фашистлар тәртипсез ата башладылар. Ләкин аларның утлары тупчыларга зыян китерә алмый иде. Шуның өчен » фашистлар танклар белән һөҗүмгә күчтеләр. Тупчылар килбәтсез а һәм зур «Тигр»ларга төзәп ата башладылар. Беренче төркем танклар =: сугыш кырында дөрләп яналар иде. Бу коточкыч хәлне күргәч, 5 икенче төркемнәре кире борылырга мәҗбүр булды. Берничә «Тигр» 2 шактый ук алга килә алса да, радист — өлкән сержант аларны шунда 5 ук күреп алды һәм тупчыларга тиешле күрсәтмәләр биреп, бер-бер х артлы сафтан чыгартты. Иң кирәкле чакта снарядлар килеп җитми ♦ иде. Сафин ярсулы кычкырды: о.
— Тизрәк кыймылдагыз! Фашист танкларын алга җибәрмәгез! = Снарядлар авыр булганлыктан, берничә сугышчы ташый, кайва- *
кытта яралылар да булыша иде. Сугыш каты булды. Тупчылар да з сафтан чыктылар. Яралы сугышчылар үзләренең сөекле комсорглары _ белән бик авыр хәлдә хушлаштылар. Чөнки алар биш елга якын * бергә хезмәт иткәннәр иде бит. Сугышта төрле хәлләр була шул. < Яраланып, дусларыңны калдырып госпитальгә китү дә, яки бөтен- о ләй һәлак булуың да мөмкин. Нишлисең. Сугышның үз законнары бар.
Дошманның өстен көчләрен тар-мар итеп, еракка атучы тупчылар ял-йокы күрмичә алгы позициягә күчтеләр.
Бу — Белоруссия җире иде. Немец-фашист илбасарларыннан зур җәфалар күргән картлар һәм кадчыклар, хатын-кызлар һәм балалар Совет Армиясе сугышчыларын шатлык белән каршы алалар. Араларында беренче бөтендөнья сугышында катнашкан сугыш инвалидлары да бар. Алар аксый-аксый алга чыгып Совет Армиясе сугышчыларын кочаклап үбәләр, фашистлар тырнагыннан коткарулары өчен зур рәхмәт укыйлар, кайберләре инвалид булуга карамастан, сугышчылар сафына алуны, корал бирүне үтенеп сорыйлар. Остап исемле карт Сафинны кочаклап, үксеп елап җибәрде:
— Син минем улыма охшагансың. Улымны немец фашистлары пленга алганнар һәм авыр таш бәйләп тере килеш суга ыргытканнар. Нәләт төшсен аларга! Шуның өчен үч алырга телим мин алардан. Дөрес, минем бер аягым юк, әмма минем кулларым бар. мин әле автоматтан ата алам! Улым, ал мине үзегезнең сафыгызга!
Өлкән сержант Нургали аңа үзенең тупчы булуы, ә тупчыларның аяклы булырга тиешлеген аңлата. Бу белорус карты кайсы ягы белендер аның туганнарына охшый. Шуның өчен Нургали аны кабат- кабат кочып үбә һәм киткәндә истәлеккә үзенең фоторәсемен бүләк итеп калдыра. Белорус карты баш иеп рәхмәт әйтә һәм рәсемне куен кесәсенә тыгып куя.
Белоруссияда вакытта Сафин туган авылыннан берничә хат ала. Хатка авыл хәлләрен әйтеп язганнар. Өлкән сержант аларны йотлыгып укый һәм сугышның авырлыгы, ягарга утын, кияргә кием, ашарга икмәк җитмәве, аның яшьтәшләренең күбесе сугыш кырында ятып
калуы, колхозда эшләү өчен ир-атның аз булуын, шулай булса да фронт өчен тырышып эшләүләре турында белә. Сержант Сафинның йөзенә фашистларга каршы үч, нәфрәт һәм ярсу тагын да куәтлерәк булып бәреп чыга. Ул ярсулы хәлдә дивизион командиры янына кита. Ләкин штабка барып җитә алмый, һава тревогасы башлана. Сафин, башка сугышчылар белән бергә, агачлар арасына кереп кача. Кара тәреле самолетлар авылга шактый зыян китерәләр: йортлар яна, үлүчеләр һәм яраланучылар да байтак була. ~
Сафин яткан җиреннән күтәрелеп карый һәм бер яралы атны күрә. Атның алгы аяклары яралы, ләкин ул бомбалар шартлавыннан куркып качарга тели, яралы аяклары белән аксый-аксый чаба...
Немец самолетларын совет очкычлары куа китә. Сафин дивизион командирына үзенең үтенечен белдерә:
— Ни өчен бер урында озак торабыз? Минем эчем поша башлады, иптәш командир!
Дивизион командиры елмаеп куйды һәм өлкән сержантның аркасыннан җиңелчә кагып, болай диде:
— Яратам синең кебек тынгысыз сугышчыларны! Совет Армиясе шуның белән көчле дә! Син комсорг та бит әле, тәртипне беләсең, югарыдан күрсәтмә бирелми торып, ашыгырга ярамый.
Алар икесе дә урман итәгендәге сукмактан киттеләр.
Сафин землянкага кайтканда тупчылар кайгылы хәбәр әйттеләр. Бомба ярчыгы снаряд биреп торучы өлкән яшьтәге Тимофеевны каты яралаган. Санбатка алып барганда ул соңгы сулышын алган. Бу турыда ишетеп, өлкән сержантның якташы Иван Терентьев та бик борчылган. Ул тәмәкесен каты итеп суырды да көрәктәй кулларын селки-селки әйтте:
— Фашистлар нинди кешебезне әрәм иттеләр. Юк, моның өчен без аларны эссе табада биетербез әле!
Сафин да кайгыны авыр кичерде.
Иртәгесен яңа боерык килде: дошманга һөҗүм итәргә! Барлык сугышчылар да бу хәбәрне шатланып кабул иттеләр. Тупчылар сугышчан әзерлектә торалар иде. Нәкъ 12 сәгатьтә һөҗүм башланды. Авыр артиллерия — сугыш алласы җир тетрәтеп туктаусыз ут- ялкын өрде. Авыр снарядлар тиешле урыннарга төшеп, җирнең ас- тын-өскә китерделәр.
Сугышчылар әнә шулай һаман алга юл ярдылар. Белоруссияне азат итеп, Польша җиренә аяк бастылар.
Познань янында барган каты сугышларда Сафинның якташы, Кукм&ра районыннан килгән сугышчы Иван Терентьев снаряд төшеп һәлак булды. Бу ачы кайгыны тупчылар бик авыр кичерделәр. Өлкән сержант сугышчан дустының кабере алдында аның батырлыклары турында сөйләде, якташының намуслы һәм тыйнак булуын әйтте. Соңыннан барысы да баш киемнәрен салып, тын гына басып тордылар. Сугышчан иптәшне хөрмәтләп, автоматлардан атып салют бирделәр.
Варшаваны азат итү сугышлары. Сафин анда «Батырлык өчен» медале белән. бүләкләнде.
Варшава шәһәре турында Сафин авылда чакта ук гражданнар сугышы ветераннарыннан ишеткәне бар иде. 1920 нче елны генерал Пильсудский җитәкчелегендәге ак поляклар яшь Совет республикасына каршы сугышканнар иде. Польша фронтында булган Сафиулла солдат әле хәзер дә исән. Аның әйткәннәре Сафинның колак төбендә яңгырый кебек:
— Варшау бик матур шәһәр. Ләкин без анда кадәр барып җитә алмадык, мир булды. Без өч айдан соң өйләребезгә кайтып киттек.
Менә шул Сафиулла мактап телгә алган Варшауның урамнарыннан үз аяклары белән уза Сафин. Кем булып диген әле? Җиңүче солдат булып! Польша халкы фашистларның ерткычлыгыннан тәмам гуйган, шуның өчен ирек алып килүче совет сугышчыларына меңнең рәхмәт әйтә. Урамнардагы халыкның кулында чәчәк, йөзе көләч һәм шат. Алар җиңеп килгән совет офицерларына һәм солдатларына ф чәчәкләр бирәләр, бергәләп бииләр, җырлыйлар.
Польшаны азат иткәннән соң Беренче Белоруссия фронты сугыш- ? чылары Германия җиренә аяк басты. Германиянең күп кенә авыл- £ ларын һәм шәһәрләрен фашистлардан чистартып, Беренче Белоруссия * фронты гаскәрләре Берлинга якынлцштылар. Өлкән сержант Нургали ф Сафин үзенең көндәлегенә болай дип язып куйды: «Дөньяны яулап алырга хыялланган фашистлар кая кереп качарга урын тапмыйлар. Алар, коралларын ташлап, куркып-каушап кулларын күтәрәләр һәм л> «Гитлер капут!» диләр. Ә без аларга: «Башта ук — сугыш башлаган а. вакытта ук әйтергә кирәк иде ул сүзләрне!» дибез».
Гаскәр ташкыны фашизм оясы Берлинга агыла, һәркем беренче 5 булып фашистлар оясын туздырырга һәм беренче булып шул шәһәр- 3 гә бәреп керергә ашыга. Маршаллар, армия генераллары һәм пол- ч ковникларның карталарында Берлин кызыл һәм зәңгәр карандаш бе- >» лән дүрт-биш мәртәбә уратып алынды. Пленга алынган немец офи- ф церлары һәм солдатлары, куркып, калтырап кулларын күтәреп, «Гитлер капут!» диләр. Хәтта генераллары да: «Сугышны Гитлер s башлады, без гаепле түгел, безне атмагыз, Гитлер капут!» дип ак- * ланырга телиләр. Өлкән сержант Нургали Сафин, авыр һәм озын э юллар үтеп, Берлин янына килеп җиткән татар егете, Мәскәү янын- н да барган кан коюлы сугышларда катнашкан рус егете Степан Бо- < гатырев. Өрел — Курск дугасы сугышларында катнашкан украин * егете Петро Сыроежкин ачулы хәлдә немец әсирләренә карап тора-о лар. Степан Богатырев өлкән сержант Сафинның, иңенә кулын куеп, фрицларга төртеп күрсәтә:
— Нинди мескен хәлгә килгәннәр, көзге чебеш кебек. Мәскәү янына килеп җиткәндә күкрәкләренә сугып, «Без — җиңүче!» дип мактаналар, кулларын алга сузып, «Хайль Гитлер!» —дип кычкыралар иде.
Тупчылар тирә-яктагы җимерелгән йортларга, сынган агачларга һәм снарядлар сөреп бетергән басуларга күз төшерделәр. Баш очыннан гына кызыл йолдызлы самолетлар оча иде. Сафин фуражкасын югары күтәреп, аларга карады һәм шатланып әйтте:
— Безнекеләр! Берлинга күчтәнәчләр алып баралар.
Тупчылар аны куәтләделәр.
— Тиздән Берлинга һөҗүм башланачак!— диде Степан Богатырев.
— Гитлерның оясын туздырачакбыз! — дип өстәде Петро.
Кичкырын яңгыр ява башлады. Берлинга бара торган юллар тәмам изрәде. Тупчыларга бу аерата кыенлык тудыра иде. Шулай булса да. штабтан катгый приказ килде: «Авыр артиллериядән Берлинга төзәп ут ачарга!»
Тупчылар шатлыктан тыпырдап биеп алдылар, бер-берсен кочаклап үптеләр, һәр тупчы беренче снарядны Берлинга атарга тели иде. Бу бәхет өлкән сержант Нургали Сафинга туры килде. Снарядларга «Берлинга!», «Гитлерның башына!» дип яздылар. Тугыз потлы снарядны туп көпшәсенә кертеп, беренче булып атып җибәрделәр. Аннан соң икенче, өченче, дүртенче снарядлар очты. Башка тупчылар да үзләренең күчтәнәчләрен Берлинга «бүләк иттеләр». Еракка атучы авыр туплар Берлин янындагы ныгытмаларның астын-өскә китерде. Озакка сузылган авыр артиллерия атуларыннан соң танклар һәм автоматчылар һөҗүмгә күчте. Берлин өстене йөзләгән совет самолетла
ры күтәрелде. Фашистлар оясы яна, җимерелә, тетри. Өлкән сержант Нургали әнә шул ут-ялкынга карап торды да уенын-чынын бергә кушып дусларына эндәште:
— Безнең снарядлар Гитлерның башына ук төшкәндер әле.
— Гитлер канцеляриясенә төзәп аттык бит,—диде төзәүче.
— Берлинны фанатик фашистлар, иң явыз СС дивизияләре саклый, диләр. Ә без аларның барыбер сырт сөякләрен сындырачакбыз! —диде комбат. Ул бинокль белән тирә-якка карады да кычкырып җибәрде:
— Каршыга җиңел машина килә, мөгаен, штабтандыр. Барыгыз да урыннарыгызга!
Тупчылар үз урыннарына бастылар. Комбат ялгышмаган иде, килүчеләр штаб начальнигы һәм артдивизион командиры булып чыкты. Алар килеп җитү белән штаб начальнигы машинадан төште, башка командирлар белән тупчылар янына килде һәм исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашты. Сафин төз басып честь бирде һәм:
— Кәефләр бик яхшы, иптәш полковник! Чөнки Берлин янына килеп җиттек! Тиздән фашистлар оясы безнең алда тезләнәчәк!—дип җавап бирде. Штаб начальнигы елмаеп аңа карады:
— Бик тиздән, иптәш өлкән сержант.
Штаб кешеләре тупчылар белән әңгәмә үткәргәч, сугыш кирәк- яракларының җитәрлек булуы-булмавы белән кызыксындылар. Авыр снарядлар җитәрлек хәзерләнгән иде. Әнә шулай сугышчан хәзерлекне карап йөргәндә, һава тревогасы күтәрелде. Немец самолетлары тупчылар урнашкан җиргә якынлашты. Зенит туплары телгә килде. Свастикалы козгыннар якын килә алмадылар, бомбаларын кирәксез урыннарга ташлап качу ягын карадылар. Берничә «Мессершмитт» атып төшерелде. Парашют белән сикергән очучыны тупчылар пленга алдылар... Ике тимер тәреле бу очучы сорау алган вакытта елап җибәрде. Ул штаб начальнигына үзенең исеме язылган пистолетын биреп болай диде:
— Бу пистолетны Мадридны бомбага тоткан өчен бүләк итеп биргәннәр иде. Аннан соң Белград, Афина, Прага, Париж өчен... — дип тезеп китте фашист. Әмма аңа сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр, тупчылар сүзне кыска тоттылар.
— Мәскәүне бомбага тоткан вакытта Берлинга килеп җитәрләр дип уйлап та карамагансыздыр әле!—диде Сафин, ачулы хәлдә, немец очучысына.—Елап торыр көннәрегез турында башта уйларга кирәк иде!
Шул вакыт олы юл буйлап бик күп немец әсирләрен алып килүләре күренде. Немец очучысы аларга карап торды да тагын үксеп- үксеп елый башлады.
— Нинди көннәргә калдык бит... Бу бары да Гитлер эше, аның башсызлыгыннан килеп чыкты...
Штаб начальнигы аңа кискен итеп җавап бирде:
— Ике йөзлеләнмә, майор әфәнде, әйдә, моннан үкчәңне күтәр!
Ике тупчы майорны тиешле урынга илттеләр. Төш авышып барганда гвардия минометлары — «Катюша»лар телгә килде. Тупчыларга яңадаң атуны дәвам итәргә дигән күрсәтмә бирелде.
Берлин өчен каты сугышлар дәвам итә.
Өлкән сержант Сафин, комсомолларны җыйнап, алда торган бурычлар турында сөйләгәч, яшь егетләргә болай дип белдерде:
— Безнең каршыда— рейхстаг. Без шул фашизм оясына—Гитлер канцеляриясенә ут ачачакбыз!
Тупчы егетләр шатланып бер-берсенә караштылар. Өлкән сержант аларның күңелләрен күтәреп, дәрт өстенә ялкын өстәде:
— Иң беренче снарядны батыр комсомолец Салаватов атачак. Чөнки ул гитлерчыларга каршы сугышта үзен аерата күрсәтте!
Башкортстаннан килгән Салаватов өлкән сержантка честь бирде:
— Приказыгыз үтәлер, иптәш өлкән сержант! ♦
Озак та үтмәде, штабтан приказ алынды. Анда рейхстагка һөҗүм
башларга кушылган иде. Тупчылар үз урыннарына бастылар. Радист ? Сафин приборларны көйләп, тиешле күрсәтмәләрне бирде. Авыр d туплар рейхстагка төбәлгәннәр иде. Салаватов һәм берничә сугышчы 3 «Рейхстагка!» дип язылган снарядны туп янына алып килде. Тупны о кордылар.
— Рейхстаг өстенә төзәп атарга! — дигән команда яңгырады. Сна- “ рядлар рейхстаг өстенә очты. Шундый ук снарядлар туп көпшәсеннән ъ бер-бер артлы чыга торды. Берлин урамнары янып торучы свастикалы танклар белән тулы. Йортлардан, подваллардан, чардаклардан ата- 5 лар. Аерата «Фаустпатрон»нар алга барырга комачаулый, танклар- - ны, тупларны яндыра, урам сугышларында шактый кеше һәлак була 3 иде. Геббельс үзенең явыз пропагандасын тормышка ашырган: g урамнарда «Бер генә немец та пленга төшмәскә, капитуляция турын- * да уйламаска тиеш!» дигән листовкалар ябыштырылган. Хәтта гит- ♦ лерчылар халыкны һәм армияне ялган уйдырмалар белән куркыткан- х нар. Шуның өчен немецлар ашый торган ашларын да ашамыйча х йортларын калдырып качалар. «Совет кешеләре безне кырып бете- * рә»,— дип уйлаганнар. Совет гаскәрләренең картларга, балаларга, = хатын-кызларга тимәгәнен күргәч, алар аптырап калалар, яралылар- н га совет врачлары ярдәм иткәнне күргәч, елап җибәрәләр.
Сафин һәм аның отделениесендәге тупчылар Берлинга беренче- < ләр булып бәреп керделәр. Ләкин фанатик гитлерчылар тиз генә 6H-<J релергә теләмәделәр, һаман каршылык күрсәттеләр. Совет сугышчылары яулап алган җирләрдә фашистлар бөтен әйберләрен калдырып качып киткәннәр. Тупчылар берничә йортка кергәч аптырап калды лар: ишекләр бикләнмәгән, йорт җиһазлары, кием-салымнар, хәтта өстәлдәге савыт-сабалар, самавар һәм чынаяк-тәлинкәләр шул килеш калган, ә хуҗалары юк. Соңыннан ачыкланды: болар иң явыз фашистлар булып. Совет Армиясе Берлинга бәреп керүгә куркып качканнар. Ә кайбер йортларда, подвалларда, чардакларда үз-үзләрен үтергән немецлар табылды. Семьяларын—хатын-кызларны, балаларны агулап яки атып үтергән СС офицерлары, хәтта генераллары да табылды. Өлкән сержант соңгы минутларында үзләрен агулап яки атып үтергән бу ерткычларга җирәнеп карады, ә гөнаһсыз яшь балаларны кызганды. Урамнарда да яшь балалар үлеп ята иде. Совет Армиясе Берлинга якынлашкач, фашистлар малайларны да мобилизацияләп, корал һәм кием биргәннәр. Менә шул малайлар чардаклардан аталар, суларны, ашамлыкларны агулыйлар, теш-тырнаклары белән каршылык күрсәтәләр иде. Аларның берничәсен тупчылар пленга алды. Өлкән сержант Сафин аларга ачулы эндәште:
— Әле борын төбегез дә кибеп җитмәгән, ни өчен корал алып безгә каршы сугышасыз?
Бер малай чәрелдәп җавап бирде:
— Без фюрерның боерыгын үтибез! Үлсәк тә изге Германия өчен үләчәкбез!
Сафин аңа:
— Нинди изге Германия ул?! Фашистларның Германиясе юк! Гитлер һәм аның фашистик Германиясе җиңелде, бары тик халык Германиясе бар!—диде.
Малай күзләрен өлкән сержантка текәп ялварды:
— Сез безне атып үтермисезме?
— Гаебегез булмаса, атмабыз!
— Безне Геббельс агентлары котыртты, алар корал бирде... Минем гаебем юк,—диде малай, дер-дер калтырап. Өлкән сержант малайларга консерв һәм бер кирпеч икмәк бирде. Тегеләр йотлыга-йот- лыга ашый башладылар.
Сугыш тәмам булды. 9 май.
Бу көнне шатлыкның иге-чиге булмады. Тупчылар тупларын корып һавага атып салют бирделәр. Өлкән сержант Нургали каскасын салып тирләгән маңгаен сөртте. Ул шатланып елмайган хәлдә, күк йөзенә карады. Май кояшы нур чәчә иде. Тирә-якта дары һәм төтен исе аңкып тора. Янып торучы йортларга карап, өлкән сержант йөрәк түреннән чыккан сүзләрен әйтте:
— Моның дәвамы кирәк түгел!
Совет армиясе һәм союзниклар армиясе Эльбада очраштылар. Сафин аларның телләрен аңламый иде. Ләкин йөрәктән чыккан сүзләр бер нәрсә турында иде:
— Моннан соң сугыш булмасын! Тынычлык! Тынычлык! Дуслык! Туганлык! — диделәр сугышчылар.
1945 нче елның 24 июнендә Берлинда Җиңү парады үткәрелә. Өлкән сержант, дивизион комсоргы Нургали Сафин Җиңү парадында катнашты. Аларны Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков тәбрикләде.
Сугышларда чыныккан, еракка ата торган тупчыларның отделение командиры Почет грамоталары, Верховный баш командованиедан рәхмәт кәгазьләре һәм медальләр алып туган якларына кайтты. Авыр тупны корып һәм дошман өстенә атып сөялләнгән куллар хезмәтне сагынып кайтканнар. Нургали Сафин туган авылы Мәмсәгә кайтып ял да итеп тормады, райкомга килде.. Аңа җаваплы эш тапшырдылар. Ул Кызыл юл районы комсомол комитетының беренче секретаре булып эшли башлады. Аннан соң партия өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбен тәмамлады. Яхшы укуы һәм оештыру сәләте, тырышлыгы өчен аны җаваплы эшкә күтәрделәр. Ялкынлы йөрәкле коммунист, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нургали Сафин Чепья районында КПСС райкомының беренче секретаре итеп сайланды. Аннан соң КПССның Балтач райкомының беренче секретаре булып эшләде. 1962 нче елның мартыннан КПССның Татарстан өлкә комитеты аны Алабуга производствосы идарәсенә өлкә комитетының парторгы итеп җибәрде.
Хәзерге вакытта Сафин Нургали Сафа улы — КПССның Әгерҗе райкомының беренче секретаре. Тырыш хезмәтләре өчен ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1957 елдан КПСС өлкә комитеты члены, 1963, 1967, 1971 һәм 1975 нче елларда Татарстан АССР Верховный Советы депутаты булып сайланды. Ул Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең ХХШ съезды делегаты. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Нургали Сафин ике мәртәбә «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнде. Бу тырыш җитәкче турында язучы Г. Әпсәләмов һәм Л. Ихсанова журнал һәм китапларда язып чыктылар.
Әгерҗе районында Нургали Сафинны яраталар, якын күрәләр. Аның турында сүз чыктымы, колхозчылар һәм коммунистлар мактап телгә алалар:
— Безнең Нургали Сафин — сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән солдат. Тыныч төзелеш елларында да армый-талмый эшли, халык бәхете өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында бара, тырышып эшләгән кешенең кадерен үзе дә белә!
Әйе, чын күңелдән, бик дөрес әйтелгән хөрмәт сүзләре бу!