Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

Безнең сыер
Чиләк тулы су иде, Тамчысы да калмаган. Суы беткәч чиләкнең Төбен сыер ялаган.
Белмим инде нишлисе, Докторгамы барасы. Әллә сыер корсагына Кармак салып карасы?
Балыгымны йоткан бит, Суы белән чөмереп. Салган идем чиләккә Су буеннан мендереп.
Балык шулпасы булып, Тоелганмы ул аңа.
Йөзеп йөргән балыкны Күрмә инде, дивана.
Безнең сыер шундый ул, Талымламый берсен дә, Куе сөтенә кушып, Балык мае эчерә.
Кар көтәм
Көтте Мәхмүт кар явар дип, Калмады бер чарасы...
Аннары чормага менеп, Алып төште чанасын.
Йөри малай чана тартып, Кара җирдә, туң җирдә. Чана табаны балчыкта Шуа алмый тилмерә.
— Мәхмүт энем, нишлисең? — дип, Сорау бирә бер агай.
— Кар көтәм, Кышны чакырам! — Дип җавап бирә малай.
Рөстәм рәсем ясый
Кайчы белән кисеп-кисеп Безнең Рөстәм рәсем ясый. Ат. Күсе. Сыер. Сарык... Кролик кишер ашый.
Ләкин аларның төсе ак;
Кишере дә, сыеры да, Күсе дә ак.
Печәне дә, сарыгы да, Бәрәңге кабыгы да.
— Рөстәм энем, ник димен, Болар бар да ак кына? — Карап алды рәсемнәргә. Елмайды ул чак кына:
— Әнә тышта кыш көне, Кыш бабайның эш көне. Өсләренә кар яуган, Алар шуңа агарган.
Кардәш
Безгә бүген кунак килде, Урал ягы — Әрдәштән. Әни әйтә: алар, улым, Безнең якын кардәшләр.
Кардәшләрнең малае бар, Тартынып тормый бер дә. Әйтерсең без аның белән Үсәбез икәү бергә.
Исемең ничек, дигән идем, Әбелманов Дәдәт, ди.
Әнисе дөресли аны:
— Дәдәт түгел, Җәүдәт, — ди.
Бүлмәләргә керә, чыга, Дөнья белән таныша. Бар да кызык, бар да яңа, Искитмәле, аныңча.
Пианино бармагына Басып-басып карады.
Ничек кенә тырышса да, Көй чыгара алмады.
Китап киштәләренә дә Күз төшерде, тикшерде. Өстәлдәге эскәтерне Тартып кына төшерде.
Җитешмәгән бер җире юк, Ашыгыпмы-ашыга.
Мине эзләп табыгыз, дип, Кача өстәл астына.
Тапсак кызык түгел аңа. Без тапмыйбыз, янәсе. «Кая гына китте икән?» Дигән була әнкәсе.
И эзлибез, и эзлибез, Сөенепме-сөенә.
Кунак бит дип, без гел аның Торабыз үз