Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ—ЗАМАН БАЛАСЫ


етен укучыларның, хәтта профессиональ тәнкыйтьчеләрнең бер шагыйрь иҗаты турында уртак фикергә килүе мәҗбүри түгел, бу мем- кин булмаган хәл. Шагыйрь үз заманының катлаулы яклары, бәхәсле мәсьәләләрен кузгата икән, бу автор турында бәхәсләр табигый Тәлгать Галиуллин 1978 елда «Казан утлары» журналында чыккан мәкаләсендә Мөдәррис Әгьләмов иҗаты турында уртак фикергә килә алганыбыз юк әле дигән иде Ул »М. Әгьлә- мов әсәрләренә заман билгесе җитешми, аларда гражданлык пафосы тонык яңгырый, вакыт-вакыт шагыйрь артык сентименталь, тар булып китә», диючеләрне яклавын сиздергән иде Шагыйрьнең яңа китабы бу фикерне үзгәрткәндер дип уйлый**.
Б
Тәнкыйтьченең «артык тар» дигән бәяләвенә алда тагын кайтырга ниятләп, лирик шигырьләрдәге заман билгесе һәм гражданлык хисе турында уйланырга чакырам. Ел әйләнәсендә миңа көчле тәэсир иткән шундый шигырьләрнең берсе Мөдәррис Әгьләмовның «Китә алмыйм» дигән шигыре булды.
Мин китәргә тиеш таңга чаклы.
Ә бу кичә кабатланачакмы!— Кабатланачакмы бу кичә!— Китә алмыйм шуны белмичә.
Үтә шәхси бер факттан шагыйрь үзе дә сизмәстән олы борчылуга, халык, Ватан. дөнья язмышын кайгыртуга күчә. Шагыйрь заман алдында сораулар гына куймый, кешелек тудырган материаль һәм әхлакый байлыкларны якларга әзер торуын белдерә. Шигырьнең ашкынулы динамикасы безне шуңа ышандыра.
Соңгы елларда шагыйрьләр чорның, яшәешнең мәгънәсен билгеләргә, аңа уз мөнәсәбәтләрен ачыкларга омтылалар. Бу омтылышта хезмәт кешесенең урыны аерым игътибар үзәгендә. Шул юнәлештә үземнең дә эзләнүләр чорына туры килдеме— Сибгат Хәкимнең Әхмәтшин Фоатка багышланган («Казан утлары», 1977 ел, 3 сан) шигыре мине ишекле-түрле йөрергә мәҗбүр итте. Ул шигырь укучыны да битараф калдырмагандыр дип ышанам, хәтергә төшерик:
Кайта ул көтү алдыннан
Тоеп дөнья киңлеген.
Әйтерсең майда Берлинга
Килеп кергән көн бүген.
Читенә басам-басам дип,
Бата барган кояшның.
Атлый... шагыйрь башым белән
Атлавыннан көнләштем.
Көнләштем, хәрәкәтендә Сизелә бөек заманы.
Атлый, кырларның өстендә Ике канат — кожаны.
Чагыштырмача кыска шигырьдә елларның, чорларның бәйләнешен тою, тою гына түгел, аларны йөрәгең аша үткәрү, йөрәгеңдә төенләү бар. Хезмәт кешесенең бөеклеге көтүченең атлавы, кырлар өстендә җилфердәгән ике канат — кожаны аша сәнгатьчә сурәтләнгән. ’
Мәкаләдән-мәкаләгә бер үк исемнәр... Моның сәбәбе, минемчә, шагыйрьнең бер яңгырап, соңыннан да тынычланмавында, шигырь мәйданына килгән яңа көрәшчеләр белән янәшә, яисә алардан алда баруында, заманча яңгырашында, шагыйрьнең буыннар эстафетасы чылбырыннан ычкынып, төшеп калмавында.
Заманча яңгыраш, билгеле булганча, космик ачышлар, бөек төзелешләр булган КамАЗ, БАМ турында язуларга гына кайтып калмый. Бигрәк тә декларатив өндәүләр хәтердән тиз төшеп кала. Шагыйрьнең шәхесенә, җанына кагылган һәм ирек- сездән шигъри юллар булып агылган чор төсмерләре килер буыннарга мирас булып кала. Шагыйрьнең, һәммә кешенеке кебек үк, төрле чаклары була. Гел көчле, гел киеренке лозунглар кычкырып торса, аңа ышаныч кимер иде. Физиология фәнендә мускуллар гимнастикасы дигән төшенчә бар. Мускулларны бер киеренкеләтеп, бер йомшартып тору аларны чыныктыра, организмга энергия өстәлүгә китерә. Күңеле нечкәргән чакларда шагыйрь үз халәтен ак кәгазьгә (ягъни укучыга) ачып сала икән, укучының аңа ышанычы, мәхәббәте арта. Хәсән Туфанның 50 нчө елларда басылып чыккан, якын кешесен югалтуга бәйле тетрәткеч шигырьләре укучының шагыйрьгә булган мәхәббәтен көчәйтте. Шагыйрь хәсрәте шәхси хәл рәвешендә генә кабул ителмәде, ил кичергән бер чор булып килеп басты. Моның сәбәбе — шагыйрьнең иҗтимагый фикерләвендә «Хәлләрең ничек дисең син...» шигырен искә төшерик:
Бүген да җилли, давыллый, һавада циклон бугай. Минем дә давыл күңелдә. Минем дә кеннәр шулай.
Алжирда ничек икән көн! Кубада ничек икән!
Шикәргә киткән кораблар
Исән-сау җитте микән!
Тетрәтеп куя йөрәкне
Ниндидер моңсу тавыш.
Мөгаен, синең тавыш бу. Тынычлык көткән Лаос.
Дөньяда азатлык, гаделлек өчен көрәшүче илләр арта барганда, дуслыкка мохтаҗлык, дуслыкка ышаныч булганда мондый шигырь вакытлар үтү белән дә искерми. Бу сүзләрем белән мин хәтта анда дөньякүләм, илкүләм төшенчәләр булмаса да. интим шигырьләр дә заманча яңгырый ала дигән фикерне үткәрмәкче булам. Тик ул шигырь кеше кичерешләре турында булсын, кешелекле булсын. Кешедән башка кешелек юк. Кеше бәхетсез булганда, кешелеклелек дип лаф ору — буш суз. Бу а
Мин, Кешелек җанын юатыйк дип.
Лаф органмын, тинтәк, һәрбер чатта.
• Керфекләрең синең яшьле чакта... Ут якканмын галәм җылытам дип. Керфекләрең синең яшьле чакта. — Ялгыз гына син туңгансың янда. Тәрәзәсе бозлы төнге йортта...
(«Керфекләрең синең яшьле чакта.»]
Шагыйрь бәлки шәхси кичерешләрен язгандыр. Шигырьнең тетрәткеч фаҗига- сына караганда, бу тәгаен шулай. Әмма шигырь иҗтимагый яңгырашка ия. Кешелек турында күп сөйләнеп тә, кеше турында онытсак, кешелексезлек була дигән фикерне шагыйрь үз «Мин»е аша кичерел әйткән.
Ә менә шул ук темага, ләкин шагыйрьнең шәхси кичерешенә түгел, ә читтән күзәтеп, аңлатуга корылган шигырь:
Бар дөньяга ачуланган, Ә тешли кешеләрне — Аһ, күңелсез, күңелсез...
Ә шулай да хакыйкать бар: Дөнья —
Кеше дигән сүз.
Бар дөньяга гашыйк бүген.
Ә үбә кешеләрне — Барлык кеше бүген үз... Ә шулай да хакыйкать бер:
ША1 ЫПРЬ - ЗДАҢН
фикерне Зөлфәт шигъри юллар белән искиткеч итеп әйтеп бирде:
Керфекләрең синең яшьле чакта.
Яшьле чакта көнең, төнең, таңың, — Мәйданнарда
шигырь сөйләдем мин.
Юатмакчы булып... бар дөньяны!
Бер җылы сүз, бәлки, җитәр иде. о
Юатуга җаның мохтаҗ чакта, —
Кеше —
Дөнья дигән сүз.
һәр ике шигырь сәнгатьчә эшләнгән, аңлаешлы, кайсы кемгә күбрәк ошый, бусы бәлки зәвык эшедер- Шушы нисбәттән соңгы вакытта безнең тәнкыйтьчеләр һәм шагыйрьләр кузгаткан «Сюжетлы шигырь әйбәтрәкме, әллә фәлсәфи шигырьме?» дигән мәсьәләгә кагылып үтәсе килә. Бер чыгышында Межелайтис болай дигән иде: «...для того, чтобы выжить, поэзия все усложняется, становится «умнее», философичнее Поэзия чувства, только чувства уступает место поэзии мысли. Ничего не поделаешь, такой век». Олы шагыйрьнең шушы сүзләренә кушылган хәлдә, бәхәс кузгатучыларга эш формада түгел, эчтәлектә дип әйтәсе килә. Эш фикер тирәнлегендә, хис кайнарлыгында, бу төшенчәләрнең укучы күңеленә, кеше язмышына ни дәрәҗәдә кагылуында.
Шагыйрьнең «Мин»е аша биреләме ул, бүтән шәхескә мөнәсәбәте аша тасвирланамы— кеше язмышы укучыны һичкайчан битараф калдырмый. Ни өчен Такташның •’Мокамай»ы, «Алсу»ы, Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» безне һаман дулкынландыра һәм дулкынландырачак? Анда бәхете, хәсрәте, фаҗигасы белән кеше язмышы ярылып ята.
Шагыйрьлек тә ярый —
моның өчен
Үзең бепән кирәк түләргә.
Әхлакый һәм иҗтимагый проблемаларының кискенлеге, художество чараларының төгәллеге ягыннан Мөдәррис Әгьләмовның «Исәнме, йөрәк» җыентыгы һәм Зөлфәтнең «Утлы бозларны соңгы елларда чыккан иң яхшы китаплар рәтендә торырлык. Алар тоташ янудан яратылган шикелле. Шатланып та, борчылып та яна шагыйрьләр, сөеп тә. сагынып та. Кыз язмышы, егет хыялыннан башлап, халыклар киләчәге турында уйланалар, уйланалар гына да түгел, дөньяга актив мөнәсәбәтләрен игълан итә алар.
Киек яна тозактагы килеш.
Тозак салган аучы, кайда хәйләң!
Кузлар чөеп «бишташ» уйный афәт Һәм фаҗига уйный әйлән-бәйлән.
, Кем ут салды сиңа.
Заманадай
Шаулап торган биек, көчле урман!
...Күктән янып төшкән самолет күк
Янып төшеп калды
җавап
чордан...
(«Янабыз».)
Уйлап чыгарылган шигырьләр була. Җанны ярып чыккан шигырьләр була. Бу бигрәк тә публицистикада шулай. Публицистиканы риторика белән буташтырырга ярамый, публицистика да мәхәббәт лирикасы кебек үк йөрәкне ярып чыгарга тиеш. Зөлфәтнең югарыда китерелгән шигъри юллары нәкъ әнә шундый.
Ир егетнең җан байлыгын еш кына аның хатын-кызга, мәхәббәткә мөнәсәбәтеннән дә белеп була. Зөлфәткә әхлакый идеаллар белән өртелгән мәхәббәт эзләү «ас.
Син уемда уйлар чакларымда.
Уйда — уйламастай чакта да.
Ап-ак сының һәрчак хәтеремдә.
Син биектә, һаман ак тауда.
Актарылсын дөнья! Сөю тавы Күргән саен керсен мең төскә! Син мәңгелек хыял кызы сыман Гел биектә килеш кер төшкә.
(«Гел биектә килеш».)
Шигырьдәге кыз—мәхәббәт символы, шагыйрьнең эстетик идеалы Тормышның язгы сулар сыман кайнаган, җәйге урман сыман шаулаган, көз сарылары иңеп, саргайган чаклары була Мәхәббәт шагыйрьне биеккә, яктылыкка, сафлыкка чакырып тора. Бары мәхәббәткә турылыклы яры булганда гына шагыйрь эстетик идеалына ирешә алачак.
«Мәхәббәттән һәм кайгыдан тының кысылмаса, шигырь язма да,» — дип язды С. Гудзенко. Мәхәббәт шигырьләре һәр шагыйрьдә бар. һәм, ни өчендер, безнең тәнкыйтьтә мәхәббәт темасын читләтеп узалар. Артык нәфис, нечкә тема булганга 5 кагылырга куркалармы, яисә аны башка җитди мәсьәләләр белән бер рәткә куюдан 5 сакланалармы? Ә бит укучы, бигрәк тә яшь укучы, нәкъ әнә шундый шигырьләрне _ яратып укый... Үсмер чакларыбызны, яшь чакларыбызны искә төшерик; Пушкинның, 2 Лермонтовның, Есенинның, Такташның мәхәббәт лирикасын йотылып укымадыкмы, < ятлап, күңелдән сөйләп йөрмәдекме? Соңгырак елларга килсәк, Шәүкәт Галиевнең моңлы һәм шук, Илдар Юзеезның якты, Хисам Камаловның сагышлы шигырьләре г безнең күңелләрне биләмәдеме? Инде менә хәзерге көннәргә кайтсак, Рәдиф Га- Е тауллин, Равил Фәйзуллинның алгысынулы шигырьләре. Ренат Харисның акыл кон- — тропе астында язылган сөю шигырьләре, Гәрәй Рәхим. Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис = Әгъләмов, Зөлфәт, Разил Вәлиев, Фәннур Сафин, Роберт Миңнуллиннарның яшь- ф лек хисе ургылып торган мәхәббәт лирикасы безне үзләренә битараф калдырамы?
Хезмәт сөю хисе, ватанны сөю хисе кебек үк мәхәббәт тә кешенең яшәү прин- е ципларын, эчке дөньясын күрсәтә; шагыйрьнең күңел япмасын ачып ташлый, укучы ~ алдында шәрран-яран калдыра, бу очракта да шагыйрьгә кыюлык кирәк Сугыш темасындагы кебек үк, мәхәббәт темасында да шагыйрь алдаша алмый, һәр ике < очракта йөрәген ул я бөтенләй бирергә, я бөтенләй ачмаска тиеш. Хәер, йөрәген с тулысынча ачмаса, шагыйрьнең бүтән пландагы шигырьләре дә ышандырмый
Ф , О
* re
• ♦ =5
1977 елда Татарстан китап нәшрияты «Кызлар җыры» дигән шигырь китабы бастырып чыгарды. Анда соңгы елларда актив иҗат итүче, вакытлы матбу- * гат битләрендә әледән-әле күренеп баручы хатын-кыз авторларның әсәрләре тупланган. Китапны төзүче Илдар Юзеев кызлар иҗатына аеруча сизгер килгән, иң әйбәт шигырьләрне сайларга тырышкан
Поэзиядә яңа исемнәр... Укучыга нәкъ шулар соңгы елларда матур-матур шигырь бәйләмнәре бүләк итәләр, Язучылар союзы членнары, байтак китап авторлары Мәрзия Файзуллина, Энҗе Мөэминова, Клара Булатоваларны оныттыра төшеп, поэзиягә үзенчәлекле шагыйрәләр килде Лена Шакирҗанова, Роза Хәлиуллина. Флера Гыйззөтуллина, Нурия Измайлова. Венера Туктарова, Сәлимә Шарипова... «Кызлар җыры»нда Роза Хәлиуллина белән Илсөяр Ганиевага күләм ягыннан өстенлек бирелеп, аларның букетлары аеруча мул булып чыккан. Шул муллыктан иң күркәмнәрен сайлап алу эше укучыга калдырылган, шуңадырмы, шигырьләрдә бертөрлелек сизелә: аерылышу сагышы, югалту ачысы өстенлек алган шикелле Бу өлкәдән Илсөяр Ганиева йөрәк каны белән язылган «Давылларга очты ал яулыгым» шигыренә әллә ни өсти алмаган, Роза Хәлиуллина исә «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Кайнана» поэмасы белән яңа яктан ачылды, оныгын багарга БАМга киткән ана образы аша үз иҗатына киң яңгыраш яулады
Флера Гыйззөтуллина «Чишмә юлы» дигән беренче китабы белән үк укучы игътибарын үзенә җәлеп иткән иде Шагыйрә тормышка реаль карый, ирешелмә- гән хыяллар томаныннан сөеклесен эзләми, ирешелгәненнән канәгать булып, шул нигездән яңага омтылып яши белә Флераның шигырьләрендә тормышчанлык, хә- лыкчан тапкырлык бар.
«Болай ни эшлисең,— дисең,— Атлыгып таңнар белән<» Тун күлмәкләре тегәм мин. Тун күлмәкләре тегәм!
Кыз киткән ей ким булмасын Килен төшкән ейләрдән.
Түргә сөлгеләр әләм мин, Түргә сөлгеләр әләм.
Кигән киемебезне лә, Чигелгән сөлгебезне... Безнең кемлегебезне!
Кодалар белеп торсыннар
Флераның көче — гади көнкүрешне шигъри юлларга салып, олы итеп, әһәмиятле итеп күрсәтә белүдә.
Гомумән, шагыйрәләрнең күпчелеге китаптан түгел, тормыштан килә. Алар хис кайнарлыгын, йөрәк көчен куяр урын эзләп иҗат итәләр, көндәлек хезмәт, бала тәрбияләү һәм ир багудан артып калган вакытларын шигърияткә бирәләр.
Чаллы шагыйрәсе Сәлимә Шәрипова хезмәт героикасын тоеп яза.
Шагыйрьнең җырында, Гитара кылында, Җырчының моңында Макталган чагың, Шәһәрем Чаллы.
Кырыс һәм дөрес моңга салынган шушы юллары белән генә дә Сәлимә Чаллы турында язган байтак авторлардан аерылып тора. Җир кешесе буларак, төзүче Сәлимә шул ук вакытта җиргә, туган туфракка тартыла. Башаклар турында кем генә язмаган?
Иелгән башлар, иелгән. Бөртекләр саллыгамы!
Алар да минем шикелле Җиренә табынамы!
Ә шулай да Сәлимә үзенчә, яңача яза алган, темага шигъри ачкыч тапкан.
Миллион тапкыр кабатланган Ана образын яңа яктан ачу җиңел түгел, шагыйрә аның да үзе күргән ягын шигырьгә сала алган:
Иртә караңгыда Әнкәем уяна. Әнкәем артыннан Дөнья кузгала.
Әйе, әнкәйләр үзләре артыннан дөньяны да уяталар, алар уяу булганда, дөнья якты. Гади, төгәл, матур әйтелгән.
Моңарчы әйтелгән хис-тойгыларны төрле теземнәргә салып, шигырь ясаучылар хәзер байтак. Элек ишетелгән ноталар булганга, андыйлар артык дулкынландыра алмый. Шигърияттә үз юлын эзләүчеләр рәтенә мин Венера Туктарованы да кер- тәм: «Кызлар җыры» җыентыгында аның шигырьләре үзе генә тапкан ачышлары белән аерылып тора.
Сөю беркемнән дә сорап килми. Килгән икән, ул бит диңгез, Үз ярларын үзе күрми.
Яисә:
Автовокзал — Әлмәт йөрәге. Нефтьчеләр эшкә барышлый Аның пульсын тыңлый элгәре.
Лена Шакирҗанова белән Нурия Измайлованы да махсус телгә алмау мөмкин түгел. Лена Шакирҗанова үзенең ачышлары һәм югалтулары, мәхәббәте һәм ачынулары белән тәэсирле. Кабатланган аһәңнәр? Лена аларны үзенчә кичерә, үзенчә җыр-
ШАГЫЙРЬ - ЗАМАН БАЛАСЫ
Үз-үземнән китәр идем Киң күкрәкле кечле ярыма. «Тилекәем» дисә, көләр идем һәм тилерер идем тагын да. «Бәләкәчем» дисә, елар идем. Тезләренә сарыла-сарыла. Горур башкаемны няр идем. Үлән булыр идем алдында. Акылсыз һәм көчсез калыр идем. Көчле ярым булса янымда.
|«Син көчле» диючеләргә».
«Казан утлары», 8 сан].
Бу шигырьне тар һәм интим дип кем әйтә ала? Ир-егетләрне ул көчле, игътибарлы, кешелекле булырга өндәмимени? Мөнәсәбәтләр гармониясенә, әхлакый камиллеккә чакырмыймыни? Соңгы еллар поэзиясендә шагыйрь күңелен укучы алдында шул кадәрле дә шәрран-яран ачып салу очраклары бик еш булып тормый. Шагыйрь үзен кешеләргә, заманага ышанып тапшыра, чөнки аңа шушы кешеләр белән. шушы замана белән бергә атлыйсы. Шагыйрьнең көче — әнә шул ышанычта.