Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬЛӘРГӘ ЗАМАН ТЕКӘЛГӘН...


арлык проблемаларны берьюлы колачлау мөмкин түгел. Биредә сүз, нигездә, яшьләрнең шәхес һәм гражданин, шагыйрь буларак өлгереп җитүләре, тормыш тәҗрибәсе һәм әдәби осталык мәсьәләләре тирәсен- дәрәк барачак. Бүгенге поэзия турында сөйләшкәндә сүзне яшьләргә таба бору гаҗәпкә калдырмас. Чөнки яшь алмаш һәм аның проблемалары турында уйлану — әдәбиятның киләчәге турында уйлану дигән сүз ул.
Тукай үзенең шигырьләрен «күңел җимешләре» дип атаган. Икенче бер күренекле шагыйрь «шигырьләр — күңел биографиям» дигән фикер әйтә. Иҗат процессында кешенең акылы, зиһене дә актив катнаша. Ләкин кем дә булса поэзияне ■акыл җимешләре» дип атый икән, бу көлке булыр иде. Әйе, әдәби әсәр баш мие күзәнәкләренең «тырышлыгы» гына түгел, шагыйрьнең яшәешеннән аерылгысыз булган социаль, рухи, физик, эмоциональ һәм психологик факторлар кушылмасының үзенчәлекле чагылышы ул! Күңелнең киеренке хәле гап-Ьади сүзләрне очкынлатыл, дөрләтеп җибәрергә сәләтле. Шигырьләренә шагыйрь үзенең җанын, эчке дөньясын бүлгәләп сала. Шулардай чыгып кына да шагыйрьнең шәхесен, яшәешен шактый тулы күзалларга мөмкин. Мәсәлән, без Пушкин, Есенин, Тукайларны исән вакытларында күреп белмибез. Иҗатлары белән якыннан танышу исә безгә аларның сөйгән халкы һәм Ватан өчен өзгәләнеп яшәүләрен, гаять олы җанлы, кешелекле булуларын аңларга булышлык итә. Азатлык җырчысы Тукайның авыру чагында язылган шигырьләрен укыганда мин аның газаплы йөткерүен аермачык ишетәм. Йөрәккә егерменче гасыр башындагы әрнеш уклары кадалгандай була...
Б
Теләсә кайсы поэзия үрнәге — билгеле бер чор кешесенең, шагыйрь шәхесенең үзенчәлекле чагылышы, кайтавазы ул. һәр аерым шигырьне күңел биографиясеннән бер фрагмент, өзек, кисәкчә дип аңларга кирәк. Шуңа күрә гомерен иҗат эшенә багышларга уйлаган кешенең тормыш биографиясе, фантазиясе, эчке культурасы, эмоциональ һәм әхлак тәҗрибәсе, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Болардан башка гомумкешелек интересларын чагылдырган көчле сәнгать әсәре иҗат итү мөмкин түгел. J
«Тукта, мин тормышны өйрәним әле», — дигән максат куеп, каләм һәм блок- о нот белән коралланып, кешеләр арасына махсус чыгып китү сәер булыр иде, әлбәттә. Тормышны, дөньяны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү һәм үз- g ләштерү процессы күзебез ачылып, баш миенә акыл иңә башлаган сәгатьтән алып. •" һәр минут, һәр даим өзлексез дәвам итә. Тормышны үткен күз белән күзәтү, һәр = күренештән мәгънә таба белү — каләм остасы өчен бик тә кирәкле сыйфатлар. ?
Тәнкыйть еш кына яшь язучыларны, шагыйрьләрне тормышны белеп җиткер- гл мәүдә гаепли. Минем ышануымча, бездә тормышны белмәгән, аның кайгы һәм га шатлыкларын, ак, кара һәм башка төсләрен аңламаган шагыйрьләр юк — яшьләр поэзиясендәге иң яхшы үрнәкләр шуны раслый.
Бардыр миндә тулпар елгырлыгы. Бардыр, бәлки, уклар үткере.
Бардыр канда дала кыргыйлыгы. Сезнең учакларның ут сере.
Чаба вакыт Болгар тулпарыдай. Киләчәккә китеп барам мин.
Кайчагында сездән калган ташка Z
Уйларымны бәреп ярам мин.
Нәрсә гаҗәп! — Беркөн килеп кемдер
Бездән калган ташка абыныр. t-
Күкне теләр вакыт ракетадай һәм кемнәрдер безне сагыныр.
Әлеге юллардан күренгәнчә, Зөлфәт үткән белән бүгенгенең бәйләнешен, яшәү- °" нең бөеклеген һәм мәңгелеген сәнгатьчә осталык белән ачып бирә алган. Лирик геройның киеренке халәте, уйлары синең дә рухыңа күчә, синең дә кичерешләреңә әверелә.
«Шагыйрьнең иң уңышлы шигырьләре үз тәҗрибәсе белән бәйләнгән».—ди Ә. Баянов мәкаләләренең берсендә һәм мисал рәвешендә Н Арсланов. Ф Яруллин иҗатындагы кайбер моментларга тукталып китә. Тормыш тәҗрибәсе шагыйрьнең күңел дөньясы, фантазиясе белән баетылганда гына сәнгать югарылыгына күтәрелә. Кемнең фантазиясе ничек бит — мәсьәләнең ул ягы да бар. Кем өчендер күкнең биеклеге болытларга чаклы гына булырга мөмкин... Әйе. иҗат эшендә үз тәҗрибәңә, хыял байлыгыңа таянмыйсың икән, ул вакытта аңлы яисә аңсыз рәвештә кайчандыр ишеткән-укыган, хәтердә калган «запас» белән эш итәргә туры килә. Бу исә литературщинага, рационализмга, эрудициянең шигырь язуына этәрә Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә дигән сүзләрдә зур хаклык бар. Хәсән Туфан иҗатындагы моңсулык һәм оптимизм, мәхәббәт һәм нәфрәт нәкъ менә «йөрәктән чыккан» булулары белән тәэсир итү. ышандыру көченә ия.
Кил әле, кил, Үбим үзеңне бер!— Яратам мин сине, и Җирем! Кочагыма минем сыймасаң да. Җаныма бит Сыясың минем.
Дөнья бирде кирәкне.
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы! — Бәйлисе бар йөрәкне».
Менә нинди зур ул Туфан! Аның мәхәббәте Җирне, димәк, тормышны, кәшәләрне, табигатьтәге барлык тирбәнешләрне илаһи бер ярату белән кочаклап алыр иде. Тагын шунысы игътибарга лаек: шагыйрьнең моңсулыгыннан да оптимизм, яшәүгә сусау, тормышка мәхәббәт көче бөркелеп тора. Җир кешесенең шатлык һәм сагышлары бер җанга этешми-төртешми генә сыйган да утырган — искиткеч камиллек, табигыйлек бу! Шушы камиллек хис һәм акылыңны биләп ала, рухи тәҗрибәңне баета, тормышны яратырга өнди. Әйе, шулай булмаса, шагыйрьнең төн утырып язуы, януы-газаплары бушка, мәгьнәсезгә үткән гомер булыр иде.
Әдәбиятка, шул исәптән поэзиягә дә, үз-үзен аямый эшләүче, дөньяның олы гамьнәре белән яшәүче якты шәхесләр кирәк. Бөек шагыйрьләрнең һәркайсы әнә шундый биеклектә тора. Әдипнең шәхесе никадәр зур булса, аның иҗаты да шул кадәр олы, масштаблы. Без шагыйрьнең гражданлык йөзе турында сөйлибез икән, бу — аның шәхесе турында сөйләү дигән сүз. Гражданлык — поэтик шәхеснең асылы, киеренке халәте, эчке хасияте ул. Шагыйрь дөнья каршында, чор һәм заман, бүгенге көн каршында җаваплылык тоеп яши. Чөнки тормыш үзенең мең төрле төсләре. мәшәкатьләре, шатлык һәм борчулары, бихисап сораулары белән шагыйрьгә текәлгән, ул аннан җавап көтә. Шагыйрь битараф була алмый, гражданлык намусы аны үзеннән-үзе тормыш эченә бөтереп алып керә.
Дулкыннар шикелле Арышлар ишелгән. Шатланыр урында Елыймын эчемнән...
(С. Хәким).
«Ява да ява гел». «Арышлар сөрлеккән»... Әнә шуларга карап борчыла шагыйрь. Гап-гади юллар, ә ничек тәэсирле! Монда шагыйрьнең кешелекле, олы җанлы булуы аермачык ярылып ята.
Сибгат ага Хәким — Бөек Ватан сугышы ачысын үз җилкәсендә татыган буын вәкиле. Кешелеккә әйтеп бетергесез фаҗига китергән сугыш турында ул күп кенә әсәрләр язды.
Әле һаман куркып уянамын Төшемдә мин төшеп әсиргә. Нигә мине эзәрлекли сугыш, Саныймы ул таза, яшь иргә!
Туплар тавышы тынып, инде күпме сулар аккан... Нигә соң шагыйрь һаман да сугыш темасына мөрәҗәгать итә? Дөнья гамьнәре белән яшәүче шагыйрьнең җаны тыныч түгел: чөнки җирдә дары исенең ни икәнен дә белмәгән яшь буын үсеп килә. Алар әтиләре кичергән фаҗигане беркайчан да кичермәскә тиеш! Шагыйрь сугышка каршы кискен протест ташлый, кешелекне кисәтә, уяу булырга чакыра. Юк, әлеге юллар үзенең актуальлеген, социаль яңгырашын югалтмаган әле.
Гражданлык йөзен шигырь юлларындагы өндәү билгеләренең күплегенә карап үлчи торган заманнар артта калды. Шагыйрьнең дөньяга, тормышка карата мөнәсәбәте ничек, нинди идеалларны яклый ул, кайсы көрәш утларында яна — бүгенге көндә гражданлык йөзен билгеләүдәге төп критерий әнә шулдыр.
Шагыйрьнең шәхесе, гражданлык йөзе көрәштә аеруча калку чагылыш таба. Кайберәүләр: «Кискен көрәшләр чоры артта калды, хәзер тын заман, салмак заман». дип расларга омтылса, бу ялгыш фикер булыр иде. Безнең заман — рухи батырлык, әхлак гармониясе өчен көрәш заманы. Явызлык һәм гаделсезлек, вөҗдансызлык Һәм куркаклык, мәкерлек һәм икейөзлелек, рухи гариплек һәм культурасыз- пыкка каршы көрәш беркайчан да туктамаячак! Шагыйрьнең поэтик шәхесе халыкны әнә шушы олы максатлар өчен көрәш юлыннан ияртеп алып бару көченә ия булырга тиеш—моны бездән заман үзе таләп итә.
Көрәшчеләр кирәк!
Беләклеләр җитә.
Йөрәклеләр кирәк!
Куәтлеләр җитә, Теләклеләр кирәк! Көрәшчеләр кирәк!
Равил Фәйзуллинның «Көрәшчеләр» поэмасыннан алынган бу юлларны югарыда әйтелгән көрәш идеяләренә актив чакыру дип кабул итәргә кирәктер «Кеше җаны өчен көрәш барган» заманда битарафлык — узе җинаять, поэма әнә шунды! иҗтимагый пафос белән сугарылган.
Тирбәләбез, бу җир безгә бишек.
Юк, ул — көймә, без барабыз ишеп.
Кеше кулы тойган матурлыклар
Безнең белән бара тирбәлешеп. Бездән соң да шулай барачакмы! Бу диварлар мәңге калачакмы! — Меңләп сорау, меңләп уй килә— Китә алмыйм шуны белмичә.
Бу юллар исә Мөдәррис Әгъләмоаныкы. Җир белән бергә-бер торып, күзгә «у» карал ихластан сөйләшә ул. «Шагыйрьнең җаны бәргәләнә...» — аның турында Смб* гат ага Хәким кайчандыр шулай дип язган иде Мөдәрриснең бу сыйфаты югалмады— көчәя, тирәнәя генә барды. Үзе өчен түгел, иле, халкы өчен яна, дөнья гамм, нәре белән борчылып яши. Шагыйрьнең уйлары, яшәеше, гражданлык йөзе шигырьләренә саркып керә.
М. Горький, һәр кеше үз гомерендә бер китап яза ала, дигәнрәк фикер евтә. Бу — һәркемнең үз биографиясе, тормыш тәҗрибәсе, кешеләргә сөйләр сүзе барлыгына ишарә белән әйтелгән сүзләр булса кирәк. Ләкин бөтен бәла шунда кн, күп кенә яшьләр үзләренең белгәннәрен, кичергәннәрен, тормышны аңлауларым сәнгатьчә югарылыкта биреп бетерә алмыйлар. Бай һәм матур биографияң буяыр. га мөмкин, ләкии шагыйрьгә аның биографиясенә карап түгел, иҗатыннан чыгып бәя бирелә. Газета-журналлар яисә яшьләрнең «Идел» альманахы битләрендә яңа исемнәр белән танышканда кайчак мондый күренешкә юлыгасың; менә дигән шигъри тема, табышлар, образлар бар, ләкин... шигырь юк. Ул яртылаш өлгергән алма хәлендә генә калган.
„.Гомерләре яшен булган
Кешеләрдән көнләшәмен.
Ишетәсеңме, замандашым, Мин сиңа да эндәшәмен:
— Сиңа хәзер егерме биш! Бу вакытта нәрсә кырдың!
Илең өчен ни эшләдең,
Халкың өчен нәрсә кылдың!!
Яшьтәшем Ренат Хәйретдиновның «Туган көндәге уйлар» исемле шигыре («Идел». 9 нчы сан) әнә шундый кешелекле уйлар, гражданлык хисләре белән тә. мамлана. Ният изге, матур! Әмма бик тә таныш, кабатланган, маңгайга бәреп әйтелгән шушы декларатив чакыруның замандашка актив йогынты ясавына шикләиөп карыйм мин.
Бернәрсә бәхәссез: яшь шагыйрь никадәр иртәрәк елгерсә, бу — иҗатының уңышлы үсеп китүе өчен шул кадәр яхшы. Бездә яшь алмашның өлгерүе нммди тизлектә бара, бу процессның тиешенчә баруы өчен шартлар җитәрлекме*.. КПСС өлкә комитеты тарафыннан иҗат яшьләренең республика семинары үткәрелү ел саен истә калырлык вакыйга була. Шуның өстене районнарда яшь шагыйрьләрнең зона конференцияләре уздыру, әдәби ел йомгаклары, секцияләрдә яшьләрнең туяъ. язмаларын яисә беренче җыентыкларын тикшерү, әдәби консультацияләр һ б.— болар бар да әдәбият тормышында, алмаш әзерләү процессында билгеле бәр м
• АША» И 11 А I ■ ■ Ж ф ШАГИИРЬЛЖРГЖ ВАЫАЯ ТВКЖЛГЖН,,, ф
калдыра. Газета-журналларның да яшьләр иҗатына шактый киң урын бирүен иске төшерик. Күргәнебезчә, шартлар җитәрлек икән. Шулай да бездә, миңа калса, яшьләрнең шәхес һәм гражданин булып формалашуы акрын бара. Яшь шагыйрь дигәнебез формалашып өлгергәнче, аның инде чәче агарган була. Ни өчен соң яшьләр соңарып өлгерә? Хикмәт нәрсәдә?
Беренчедән, хикмәт талантның ни дәрәҗәдә булуында. Табигать биргән талант орлыгың кечкенә икән, өстеңә гомер буе кояшлы яңгыр явып торса да, аның җи. мешләре барыбер кечкенә булачак. Икенче сәбәпнең тамырлары исә шактый тирәнгә китә. Анысын чорга, заманга бәйләп аңлатырга кирәктер. Телибезме-теләми- безме, безгә яшь шагыйрьләрнең соң өлгерүен заманабыз өчен хас күренеш дип танырга туры килә. Цивилизация һәм фәнни-техник революция кешелек җәмгыятен елдан ел югарырак баскычка күтәрә бара. Кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган фәнни һәм рухи байлыкларны үзләштерми торып, заман белән бер сафта атлау мөмкин түгел. Яшь кеше 16—17 яшенә кадәрге гомеренең күп өлешен парта арасында үткәрә, аның вакыты һәм энергиясе югарыда әйтелгән байлыкларны өйрәнүгә, үзләштерүгә сарыф ителә. Бу — бертөслерәк, программага салынган әзер тормыш, яшәү рәвеше. Бала дөньяны куп очракта дәреслекләрдән генә өйрәнә, мөстәкыйль фикер йөртергә мәйдан аз кала. Югары уку йортларында әлеге процесс тагын биш ел чамасы дәвам итә.
Субъектив сәбәпләр дә юк түгел. Безгә, яшьләргә, иҗтимагый активлык, әдәби хәрәкәттә һәм тормышның олы проблемаларын хәл итүдә якыннан катнашу, өлкән, нәр белән нәтиҗәле аралашу, олы «казанда» кайнау җитеп бетми. Уйлавымча, шагыйрьнең шәхесе иҗатында гына түгел, яшәешендә, көрәшендә, үз-үзен тотышында да чагылырга Тиеш. Яшьләрнең иҗат активлыгы әнә шушы сыйфатлар белән дә баетылса, камилләшсә, моңардан әдәбият бары отачак кына.
Р. Файзуллин да, яшьләрнең соң өлгерүен истә тотып, болай ди: «Күренәсе талант утыз яшькә хәтле күренә инде ул». Моның белән килешергә дә мөмкин, ләкин югарыда әйтелгән сәбәпләргә күз йомарга ярамый. Әдәбиятка һәркемнең атылып килеп керүе мөмкин эш түгел, төрле кеше төрлечә килә, төрлечә иҗат итә. Мәсәлән, соңгы биш-ун ел эчендә өлкән шагыйрь(1) Нури Арсланов шундый яхшы поэзия үрнәкләре бирде ки. хәтта бу көтелмәгән хәл күпләрне гаҗәпкә калдырды.
Халыкның шигърият чишмәсе саекмый, өлкәннәргә алмашка яшь көчләр килә тора Зөлфәт, М. Әгъләмов, Ф. Сафин, Р. Миңнуллин. Э. Мостафин, 3. Мансуров. Р. Юнысов, X. Әюпов һ. б. күп кенә исемнәр үзләренең сәләтле һәм өметле икәнлекләрен расладылар инде. Поэзиябезнең матур традицияләрен шигъриятне ихластан сөйгән, аны иманы, кыйбласы итеп сайлаган әнә шундый яшьләр д^вам иттерә, чәк. Бу — ансат бурыч түгел. Киләчәктә поэзиядә уз-үзеңне раслау тагын да кыенрак булачагы көн кебек ачык. Чөнки дөньяны иҗади үзләштерү юлында шагыйрьләр тарафыннан том-том китаплар язылган — шигъриятең, иманың алдында ант иттеңме, син инде башкаларны кабатламыйча үз дөньяңны ачарга тиеш буласың. Шулай булмаганда бер урында таптану килеп чыга, үсеш туктала. Фәнни-техник революция заманы кешенең тормышына, психологиясенә, аңына зур йогынты ясавын дә. вам иттерә, кеше һәм тирәлек арасындагы мөнәсәбәтләр катлаулана бара.
Александр Блок үзенең иҗат васыятендә мондый сүзләр язып калдырган: «Цивилизация тудырган дәүләт Һәм җәмгыятьнең кулы җитмәслек төпсез тирәнлекләрдә аваз дулкыннары тәгәрәшә...
Шагыйрьнең рухы ирешкән, тирәннән күтәрелгән шушы аваз... ныклы һәм тоемла сүз формасына әверелергә, авазлар һәм сүзләр бердәм гармония барлыкка китерергә тиешләр» Шул рәвешчә, А. Блок шагыйрьнең бөеклеген, ул башкарырга тиешле эшнең асылын тирәндә яткан һәм күпләр ишетми торган авазларны, моңны ача белүдә, камиллеккә ирешүдә күрә. Әйе, шагыйрьнең яңа бер дөнья ачарга тиешлеге—бәхәссез хакыйкать. Пушкин һәм Блок. Тукай һәм Такташлар дөньясын искә тешерик... Никадәрле байлык, хәзинә, рух җимешләре анда!
Галәмнең үзе шикелле үк. тормыш һәм кеше күңеле дә бетмәс-төкәнмәс киңлекләр, кул тимәгән серләр һәм катламнар белән уратып алынган. Шагыйрьләр ачасы дөнья әле-дөнья кадәр! Ул үзенең яңадан-яңа шигъри «колумб»ларын көтә