Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУШКИНГА ЯЗЫЛГАН ХАТЛАР


А. С. Пушкинның «Пугачев фетнәсенең тарихы»н язу өчөн материал туплаган чагында Казанда булуы билгеле инде. Ә менә шагыйрьнең Казан университетының грек, латин телләре һәм француз әдвбияты профессоры Жабор Альфонс-Жан-Ба- тист белән хат алышуы һәркемгә мәгълүм түгелдер.
Красноярск краеның дәүләт архивында Жаборның Пушкинга язган ике хаты саклана. Профессор шагыйрьнең «На выздоровление Лукулла» исемле одасын тәрҗемә итә. Хат алышу шуннан башлана да. Әлеге тәрҗемәне һәм хатны алгач, Пушкин тәрҗемәне «кинаяле, сокландыргыч» дип бәяли, әмма матбугатка бирмәвен үтенә. Жабор исә: «Сезгә буйсынам, ләкин вакытлыча гына», — дип җавап бирә. Соңыннан бу галим Россиядән китә. Үзенең Петербургта, Мәскәүдә, Казанда алган тәэсирләрен ул брошюра итеп, 1854 елда Венада бастырып чыгара. Ләкин Жабор бөек рус шагыйре турында китабында искә дә алмый.
Жабор Казан университетында 1822—1824 нче елларда эшли. Эшләгән чорында ул университет идарәсе белән дә, халык мәгарифе министры белән дә һәрчак низаглашып яши, аларны гаделсезлектә гаепли. Шуңа күрә күп укытучылар аны яратмыйлар. аңа каршы чыгалар, һәм ул Казаннан китәргә мәҗбүр була. Әлеге тәрҗемәгә дә ул Пушкинның шигъриятен яратканнан түгел, бәлки мәгариф министры С. Уваровтан үч алу нияте белән генә алына. Александр Сергеевичка беренче хатын җибәргәндә Жабор Уваровка аталган чәнечкеле хатын да сала.
Әлеге хатлар Красноярским ничек килеп эләгә соң?
XIX йөз ахырларында, XX йөз башында Себердә сәүдәгәр В. Юдин яши. Аның кул астында алтын приискалары, җир биләмәләре, спирт заводы була. Ул шул ук вакытта китап һәм әдәбият белән дә кызыксына. Аның китапханәсендә рус классикларының төрле басмалары туплана. В. Юдин А. С. Пушкинның әсәрләрен аеруча бөртекләп җыя. Аны хәтта тыелган китаплар да кызыксындыра, китаплар белән беррәттән, кыйммәтле документлар да җәлеп итә. Мәсәлән, ул үзенең китапханәсендә тарихчы Погодинның архивын, Төньяк Америкага беренче булып күчеп утырган руслар турындагы материалларны туплый... 80 меңнән артык томлы бу китапханәне бетен Россия белгән. Китапханә иясе бик күп эре китап сәүдәгәрләре белән, нәширләр һәм библиофиллар белән дә элемтәдә торган. Петербургта, Мәскәүдә, Казанда еш булган. 1897 елда Шушенское га сөргенгә китеп барышлый, В. И. Ленин да Красноярскида туктала, «Россиядә капитализмның үсеше» исемле хезмәтенә материал туплау өчен шушы китапханәдә була.
Жаборның Пушкинга язган хатлары да, шулай ук Казанда чыккан кайбер китаплар да Юдинга эләгә. Беренче рус революциясеннән соң сәүдәгәрнең финанс хәлләре какшый. Ул китапханәсен сатарга ниятли. Кайбер университетларның әлеге хәзинәне сатып алуларын сорап, Юдин патшага мөрәҗәгать итә, ләкин уңай җазал ала алмый. Шуннан соң китапханәсен Америкага сатарга мәҗбүр була. Аның китапханәсе хәзер АКШ Конгрессы Милли китапханәсенең славян бүлегендә төп өлешне тәшкил итә.
Шулай да документларның бер өлеше, шул исәптән Жаборның Пушкинга язган хатлары да, Юдинда кала. Ул үзе 1912 елда үлә. Октябрь революциясеннән соң Юдиннан калган материаллар Красноярск край архивына тапшырыла.
Француз телендә язылган әлеге хатлар тарихчылар һәм әдәбият белгечләре өчен, һичшиксез, кыйммәтле документлар.
А. МӨСЛИМОВ,
Казан