МЕДАЛЬЛӘР
Үзем булып калам
Полкташ разведчик дусларыма
Разведкада
Зәһәр салкында
Тәнем белән карны җылыттым.
Уздым дигәч утлы чикләрне, Яңасына барып юлыктым.
Без һөҗүмгә кердек гаскәрсез, Төн карасы белән камалып.
Приказ кыска:
— Тап син ачкычын
Дошман тылындагы каланың!
Күперләрен, урам чатларын — Барлап йөрдем барсын күңелдән... Мин үлемгә кердем, меңнәрне
Саклап калу өчен үлемнән.
Кар төсенә кердем кайчакта, Ком төсенә, яфрак төсенә. Төсен үзгәртә бу — хамелеон Дия алмады ләкин берсе дә.
Үзем булып калдым барыбер, Алга уздым юлны тамгалап. Расдадым мин яшәү хокукын, Дошманнардан илне аралап.
Көн уянса — башым сәфәрдә, Җир сулышы бәрә йөземә. Киләчәккә ялгыйм бүгенне, Чалынмыйча дөнья күзенә.
Солдатлар узганда
Солдатлар узалар, солдатлар!..
Уйларым яктыра, сафлана.
Минем дә йолдызлы яшьлегем Бара күк шул тыгыз сафларда.
Аерылмас туганнар шикелле, Гел бергә — ни генә күрсәң дә. Егылсаң-торсаң да бер кайгы — Туган ил язмышы җилкәңдә.
һөҗүмгә керәләр солдатлар, Тиң булып ярсулы ташкынга. Йөрәкләр тынса да гел бергә — Яталар бер йолдыз астында.
Җуелмас тарихның хәтере...
Туган ил чакырса тагын да, һөҗүмгә ташланыр үлгәннәр, Җанланып миллионнар аңында.
Солдатлар узалар, солдатлар!
Уйларым яктыра, сафлана.
Минем дә йолдызлы яшьлегем Бара күк шул тыгыз сафларда!
Ул дуслык окопта туганмы, Походта, җырдамы — онтылган. Солдатлар дуслыгы каймакта Башлана бер бөртек шырпыдан.
Учыңа яшереп җилләрдән, Сызасың кадерләп соңгысын. Тайгада кабынган учакның Тоям мин хәзер дә җылысын.
Тормыш кичкән иргә таян! — Өстен торыр ваклыклардан Мәхрүм итмәс шатлыклардан. Гаебең күреп сүксә-сүгәр, Яратып бер сукса-сугар, Яманнардан әмма яклар, һәлакәттән сине саклар.
Сугыш кичкән иргә таян! Ул тубыктан кан эчендә Җиңеп барган бар көченә. Гаделлекне яклап барган — Шул җанында аның калган. Үзен илгә багышлаган — Шуның белән ялгышмаган.
Таян
иле белән бергә Үлем аша узган иргә!
Медальләр
Хуҗасы биесә — бииләр, Көлгәндә — чылтырап көләләр. Хуҗасы мәйданга җыенса, Көзгедән елмая медальләр.
Чыңлашып куялар моң гына, Кинәттән йөрәкне сызлатып. ...Чыктыгыз иң хәтәр юлларга Магнитлы тауларны кузгатып.
Чыңлыйсыз, әйтерсең яшенләп Кылычлар кисешә һавада. Кылычлар йөзеннән үткәреп Сынады кешене замана.
Тудыгыз һөҗүмгә барганда Ялкыннан, салютлар языннан. Җуелмас даныгыз ут белән Калалар исеменә язылган.
Чыңлыйсыз... Чаң кага Хатыньнар: 1 «Европа арынды хурлыктан!» Әйтерсең меңләгән чишмәләр Дан җырлый җиңүче халыкка.
Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз, — Кырдагы башаклар җыры бу. «Хәерле иртә!» дип уяткан Башкала куранты чыңы бу.
Юлларда булыгыз, медальләр, Аяклар талса да тынмагыз. Мендәргә күчмәгез, медальләр, Йөрәкләр катында чыңлагыз!
Бер вагондо
Вагоннар да, . күңелләр дә
Бер ноктадан кузгала...
Купе саен пассажирлар
Гәп коралар үзара.
Арада яшь пограничник, Сары каеш билендә.
Кунакка я бөтенләйгә Кайта булыр иленә.
Кителен дә салып карый, Кырларга да күз сала. Аның бөтен хәрәкәтен Отып бара кыз бала.
‘Хатынь — немец фашистлары тарафыннан яндырылып, халкы белән бергә квлгә әйләндерелгән Белоруссия авылы. Хәзер анда мемориаль музей.
Төшәр төсле өске каттан Очып кына, тиз генә. «Кителеңә ак яканы Тегәр идем үзем дә». Күкрәгендә значоклар, — Хезмәте бар егетнең. Әнисенең улы кайта, Яшь кызларның — өмете.
Чөйдә яшел фуражкасы, Йолдызыннан нур тама. Сөйләшәсе килә кызның Сүзне салып уртага.
Егетне шул үз уйлары Биләп алган, күрәсең. Ул дөньяга болай гына Ничек барып керәсең.
Күңеле бәлки бик еракта, Хезмәт иткән яктадыр.
Бәлки туган як төсләрен Көйгә салып кайтадыр.
Бәлки әле әтисе дә Хәрби кеше булгандыр. Европаны дер селкетеп, Фашистларны кугандыр.
Очрашырлар ике солдат, Сөйләшерләр туйганчы, — Берсен-берсе генераллар Баскычына куйганчы.
Пограничник абый кайта — Кыз күңеленә таяныч.
Төшеп калыр кемдер алдан, Шунсы менә аяныч.
Юллардагы ераклыкка, Иминлеккә баш булып, Кайта егет илләренә; Чаба поезд ашкынып!