КАЗАН КЫЗЛАРЫ
|ДГ1, ЧРЙ" оезд Казанга якынлашкан саен аларның күңе-
■ ■ лен биләгән уйлар куера гына барды. Дөрес, иң
I I үзәктә торганын башкалары күмә алмый: «Җиң-
yVf I Дек! Олимпия батыры булдык! Казанга алтын
\ медальләр алып кайтабыз!»
\у \ Бу жиңҮне Казан күптән көтә иде. 1960 елгы
X Олимпия уеннарыннан соң республиканың мон-
ЛЪ, ДI Дый зур бүләкне күргәне юк иде. Ул чакта Ка-
Уд ]|| зан егете Александр Курыновның авырлык күтә-
\ | РҮ буенча яулап алган алтын медале Татарстан ' * спорт осталарының Олимпия ярышларында да
сынатмас көч икәнен раслаучы бердәнбер дәлил булып тора иде һәм бу бүләкне ишәйтергә бик кирәк иде.
Ниһаять, 1976 елда Монреальдә үткәрелгән XXI җәйге Олимпиада нәтиҗәләре теләкләргә канат бирде. Казанның «Динамо» спорт җәмгыяте рапирачылары. СССРның атказанган тренеры Владимир Васильевич Житлов тәрбияләп үстергән кызлар: СССРның атказанган спорт мастерлары Валентина Никонова, Наилә Гый- лаҗева, Ольга Князева Олимпия чемпионнары булды.
1976 елның 28 июле иде. Монреаль университеты спорт залында хатын-кыз рапирачыларның турниры төгәлләнде. Безнең кызлар алдан ярымфинал уенын үткәрделәр. «Көндәшләре» — Германия Федератив Республикасыннан килгән шактый җитди спортчылар иде. Көрәш гаҗәп киеренке барды. Хәер, монда һәр уен көтелмәгәнчә килеп чыга, һәр ил командасы өр-яңа сыйфатын ача. Барысының да җиңүче буласы килә. Көчеңне чамаламыйрак сарыф итеп куйдыңмы
яки саксызрак адым ясадыңмы, костюмыңа кылыч очы кадалып китүне көт тә тор. Җиңүне дә, аяныч җиңелүне дә мизгелләр хәл итә.
Германия Федератив Республикасы кызлары СССР командасы тарафыннан 9 : 3 исәбе белән җиңелде. Алда Франция командасы белән соңгы көрәш калды. Бу уенны да кызлар, читтән карап торганда, бик җиңел үткәрделәр. Шул очрашуда җиңүнең нинди җитезлек, тапкырлык, тизлек нәтиҗәсендә яуланганын алар үзләре генә белә...
Менә хәзер, поезд купесында көлешә-көлешә Казанга кайтып килгәндә, ул мизгелләрдә баштан үткән уйлар искә төшә дә, йөрәкләр «җу-у» итә. Кызлар ул чактагы кичерешләрен тренерга да аңлат- макчылар. Өчесе өч яктан берьюлы сөйли башлый. Владимир Васильевичның мондый хәлне беренче күрүе түгел, тик елмаеп тора. Үзенең дә җанын тантана биләгән. Сүзләргә урын юк. Нибары ун ел эчендә илгә Олимпия батырлары үстереп җиткерү җиңел булмады, ай-һай, җиңел булмады! Бу кызларның хәзерге халәте тренерга аларның үзләренә караганда ачыграк аңлашыла.
Владимир Васильевичның берни эндәшми утыруы кызларга д, тәэсир итте. Тынып калдылар, һәркем үз тойгыларын тәртипкә са лырга булды, кыз бала өчен бигрәк тә сәер күренгән кылычлы кө рәштә гаҗәеп зур җиңүгә китергән биниһая катлаулы юлны һәр кем кабат күңеленнән кичерде...
Валентина
Татарстанда рапирачыларның халыкара масштабта мактап телгә алырлык яшь буыны үсеп чыкканын беренче булып Валя Никонова уңышлары хәбәр итте. Шәһәрдә яшь спортчыларның өченче мәктәбе ачылганнан соң. 1966 елдан башлап, ул Владимир Васильевич Житлов кулы астында тәрбияләнде. Кыз, беренче карашка, башкалардан әллә ни белән аерылып та тормый иде. Дәресләргә минут та соңга калмый йөрүе, рапира дип аталган шул дүрт кырлы кылычка тәмам гашыйк булуы, тренер кушканны төгәл үтәү өчен тешен кысып түзүе аңарда спортчы өчен кирәкле башка сыйфатларны ныгытырга ярдәм итте. Хезмәт сөю, тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен түзә белү — алдагы җиңүләрнең нигезе. Тренерлар бу сыйфатларны һәр спортчыда беренче көннән үк тәрбияли башлый. Рапирачыга исә түземлек бигрәк тә кирәк.
Валяның исемен дөньяга шаулаткан 1970 елгы чемпионат Минск шәһәрендә үткәрелде. Рапирачылар дөньяның егерме алты иленнән җыелган иде. Арада бик тәҗрибәлеләре, халыкара ярышларда кат-кат катнашканнары да күп. Казан кызына барысы' ят, яңа иде әле. Ярыш тәртипләре дә Валя моңарчы катнашкан турнирлардагы кебек кенә түгел. Аеруча тантаналы, җитди, купшы.
— И-и, Владимир Васильевич, ник кенә килдек без монда! — Кыз тренерына сыена. — Болар бит бигрәк хәтәр кылана!
— Сабыр итик әле, Валечка! Алдан ук өметсезлеккә бирелмик! Беренче очрашу җиңү китергәч, яшь спортчы тагын аптырый. Хәлен сорап кергән тренерга да аның сүзләре сәер тоела.
— Бик җиңел булды бит бу! — ди кыз.
Владимир Васильевич Валяда шундыйрак хис туарга тиешлекне алдан ук сизенгән иде. Чөнки әзерлек дәресләрендә, күнегүләрдә алар гаять күп көч түктеләр. Күнекмәләр, ярышта туачак киеренкелекне күздә тотып, бик катлаулы итеп сайлана иде. Тренер уенча, әнә шул кыен сынауларны шактый уңышлы чишә килгән Валя, халыкара көрәштә дә югалып калмаска тиеш иде. Тик алдан башка да кермәгән кечкенә генә бер каршылык еллар буе әзерләнгән нигезеңне какшата да куя. Менә хәзер дә Никонова беренче уңышыннан соң: «Монда бик җиңел икән лә!» дигән ялгыш нәтиҗәгә килсә, алдагы очрашуда аны җиңүләре дә бик мөмкин.
— Бүген сиңа көчсезрәк рапирачы туры килде. — Тренер, халыкара аренада беренче уңышка ирешкән Валяның кәефен дә кырмаслык, һаваланып китәргә дә урын калдырмаслык итеп аңлатырга тырыша. — Аннары монда синең алымнарыңны белмиләр бит әле. Саклану ысулларың да, һөҗүм ясау алымнарың да мондагыларга яңалык. Беренче уеныңны барысы да күзәтеп торды, серләрең чишелде. Алда сак булырга туры киләчәк.
Валя моңа кадәр ил күләмендә узган чемпионатларга катнаш- калаган иде инде. Минскидагы халыкара турнирга ул спорт мастеры нормасын үтәп килде, һәм бу юлы искиткеч зур җиңүгә иреште...
Мәктәпкә аяк басуына нибары дүрт кенә ел үткән кыз — дөнья чемпионы! Валентина Никонова, егерме алты ил рапирачыларының барысын да җиңеп, Казанга чемпион исемен алып кайтты.
Җиңү кешеләрне горур итә. Җиңү — алдагы җиңүләргә рухландыручы илһам чыганагы, җиңү — остазың һәм ватандашларың алдында йөз аклыгы, җиңү — яшәү мәгьнәсен аңлаткан иң ышанычлы дәлил ул!
СССРның атказанган спорт мастеры булганчы. Олимпия алтын медале турында хыяллана башлаганчы, Валентина Никонова ф ' бер-бер артлы тагын берничә җиңү яулады. Иң истәлеклесе — 1973 елда Гетеборг шәһәрендә уздырылган ярышлар булды. Монда ул, °- һичнинди икеләнүләргә урын калдырмыйча, алга чыкты, дөньяның 5 абсолют чемпионы итеп танылды. з
Швециянең Гетеборг шәһәрендәге бу ярышларга Казанның педа- * гогия институты студенткасы Ольга Князева да катнашкан иде. Ул < көмеш медаль алды. Шул ук елны Бөтенсоюз яшьләр ярышында < Наилә Гыйлаҗева исеме телгә керде. Таллинда уздырылган бу оч- * рашуларда Наилә җиңүчеләрнең өченче басмасына күтәрелде. ♦ РСФСРның җыелма командасы составында исә ул да беренчелеккә * иреште, алтын медальгә ия булды.
Валяның дуслары әнә шулай ишәйде. Уртак омтылыш кызлар- « ны бик тиз дуслаштырып өлгерде. Аларның һәрберсенең үзләренә ~ генә хас кыйммәтле сыйфатлары бар. СССРда фехтованиенең данын ? арттыру өчен Наилә дә, Ольга да — алыштыргысыз осталар. =
а
Наилә °
Унике яшьлек кызының Пионерлар сараена фехтование түгәрәгенә йөри башлавын ишеткәч, әнисе
— Колагым ул сүзне бүтән ишетмәсен! Ике аягыңның берсен ул якка атлыйсы булма! Сайлаганың — кыз бала уены түгел, — дип, өйдә зур тайыш күтәргән иде.
Әмма Наилә, каршы сүз әйтеп тормастан, үзе теләгәнне эшли бирде. Тренер өйрәткәнчә, иртә тору белән физик күнегүләр ясый. Дәресләрен дә бик бирелеп укый, режим белән ял итә, ныгытып ашый, үз вакытында ятып йоклый. Моңарчы итәк-чабуларын җыештырырга һич өлгерә алмый интеккән кызларының эшлекле кыяфәткә кереп, укырга да, спорт түгәрәгенә йөрергә дә, өйдә булышырга да ашкынып тора башлавы әти белән әнине сокландырмый калмады. Наилә күрер күзгә чибәрләнеп, ныгып китте. Элек ул ел саен диярлек һавалар алмашынган чакларда берәр мәртәбә салкын тидереп ала, дәресләрен калдыргалый иде. Хәзер әнә кышкы урамда спортчылар киеменнән генә чаба — бит алмаларын алсуландырып, елмаеп кайтып керә. Күзләре — ут. Кызны алмаштырып куйганнар диярсең.
Наилә елмаюлы йөзләрне ярата. Мушкетерлар түгәрәгенә санлап алганда, аны тизлеккә, игътибарлылыкка сынадылар, кулларындагы көч микъдарын чамалап карадылар. Күнегүләр шактый катлаулы иде. Күңелгә: «Булмас инде... Төшеп калырмын...» дигән шомлы уй кереп оялаган. Шикләнү исә — спортчының иң явыз дошманы. Кыз, күзләрен мөлдерәтеп, тренерга карый. Шул минутта, мө-лаем елмаеп, күңелдә ышаныч тудыра алганы өчен беренче тренеры Кислюнинга нинди генә рәхмәт әйтсәң дә, аз булыр кебек. Нәкъ менә шул хуплаулы караш, шәфкатьле елмаю Наиләнең алдагы җиңүләренә нур булып төште сыман.
Җиңү тәмен Наилә 1968 елдан татый башлады. Аны мәктәп укучыларының Бөтенсоюз Спартакиадасына җибәргәннәр иде. Җиңүчеләр баскычының иң югарысына Наилә күтәрелде. 1970 елда ул
РСФСР чемпионы булды. 1971 елда аны РСФСРның җыелма командасы составына алдылар.
Алга барышында кеше һәрчак таянычларга мохтаҗ. Наиләгә, шөкер, адым саен теләктәшләр табыла торды. Өйләрендә аның омтылышларын апасы Флера яклап чыкты. Ул үзе дә сәяхәтчеләр юлыннан кайтып керми. Себер якларын, Саян, Урал, Карпат тауларын йөреп чыкты Флера. Сеңелесенең фехтованиега гашыйклыгы башта аны да сәерсендергән иде. Шулай да апа кеше тиз аңлады. Хәтта сеңелесенең иртәнге күнегүләренә дә кушылып китә торган иде.
Наилә остара барды, һәм Татарстан спортчыларының гына түгел, илнең бөтен спорт сөючеләре өметенә әверелде. Бу ышаныч кызны укуына, хәтта ял сәгатьләренә дә җитди карарга мәҗбүр итте.
Монреальдәге Олимпия уеннарын күзәтеп барган журналистлар: «...финалда француженкалар белән очрашу безнең рапирачылар өчен бик җиңел узды»,— дип яздылар. Бу сүзләрне укыганда, кызларның кашлары җыерылды. Олимпиаданың финал ярышында очрашу ничек инде җиңел була ала ди?! Тәнендәге һәр күзәнәк ике хис кичерә сыман: һөҗүм һәм чигенеш, чигенеш һәм һөҗүм. Спортчының бөтен җанын шул халәт биләгән: һөҗүм — чигенеш, һөҗүм — чигенеш... Нәтиҗәсе — җиңү яки җиңелү. Бернинди урталыкның булуы, җанны ял иттерә торган тыныч мизгел тууы мөмкин түгел.
Фехтованиедә бу кичерешләр аеруча кискен, барысы да мизгелләр эчендә хәл ителә. «Ә!» дияргә дә өлгермисең, электрик җайланма синең костюмга каршы як кылычының очы кагылып киткәнен тамгалый да куя.
Наилә Монреаль Олимпиадасына әзерлек йөзеннән уздырылган СССР чемпионатын аеруча гыйбрәтле очрашулардан саный. 1976 ел язында башкалабыз Казанда уздырылды ул. Илнең иң көчле рапирачылары җыелган иде. Беренчелекне җитмеш ике спортчы өмет итә, җиңүчеләргә билгеләнгән басмалар саны исә нибары өчәү генә. Ярыш нәтиҗәләре спортчыларның Монреаль Олимпиадасына барырга лаекмы-юкмы икәнен дә күрсәтәчәк иде. Беренчелекне даулаучылар арасында Белова, Сидорова кебек дөньякүләм танылган рапирачылар да бар.
Елена Белованы Наилә 1974 елда Гренобльдә узган дөнья чемпионатында очраткан иде. Аның осталыгы Наиләне сокландырган иде. Дөрес, СССРның җыелма командасы составында ул чакта Наилә дә үз мөмкинлекләрен иң күркәм яктан ачты. Бронза медаль алды, һәм команданың алтын медаль алуында нәкъ менә Наиләнең салкын канлылыгы хәлиткеч роль уйнады.
Казан чемпионатының финалы исә бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыкты. Билгеле булганча, финал уеннарына алты спортчы сайлап алына. Казан кызларының иң тәҗрибәлесе — Валентина Никонова финалда катнашырлык очколар җыя алмады. Гаҗәп хәл иде бу. Ничәмә-ничә еллар буе дөнья рапирачыларының маягы булып балкыган Валяның Орджоникидзе шәһәреннән килгән, моңарчы телгә дә кермәгән спортчы Дзагоева тарафыннан җиңеләчәген кем уйлаган?!
Финал ярышларын Казан кызлары Наилә белән Ольга Князева башлап җибәрде. Тап-тар юлдагы спортчыларның икесе дә үз шәһәренеке икәнен белгәч, тамашачылар тәмам аптырады. Боларның кайсын хупларга соң? Икесе дә җиңсен иде! Әмма моның булуы мөмкин түгел, берәүсенең җиңелүе котылгысыз.
Ольганың һөҗүмнәре тәвәккәлрәк булды. Наилә уеннан төшеп калды...
Җиңелүләрдән соң җанны биләгән хисләрне аңлатып бирү мөмкин микән? Кайчак үкенечле уйлар өстенлек ала. Мендәргә капланып елыйсың, аннары елыйсы да килми башлый. Кешеләрдән читләшеп торасың. Мондый халәтне кичермәгән кеше юктыр, мөгаен. Наилә исә ярышта җиңелүнең дә үз холкын ныгытырдай, төшенкелеккә юл калдырмый торган әмәлен тапкан. <
— Җиңелү — башкаларның хәлен аңларга өйрәтә. Җиңүләр 3 спортчыны горур итсә, көтелмәгән чигенешләр күңелгә шәфкать 5 сала. — Наилә Гыйлаҗева әнә шулай уйлый. — Дөнья бу! — дип куясың, һәм ул тоташ бәйрәмнән генә тормый. Җиңүгә омтылу өчен § җиңелү аянычын да татып карау кирәк. Чигенешнең күздән яшь _ чыгара торган ачысын татымыйча, иңнәрең күтәрә алмастай дан- < ның ләззәтен ничек тоймак кирәк?..
Монреальдә булачак Олимпиада уеннары аларның төшләренә . кереп йөдәтә иде. Бу олы юлга илтүче беренче сукмак — Казан чем- * пионаты исә Татарстан рапирачыларына әллә ни зур уңыш өстәмә- £ де. Ольга Князева да, менә-менә алтын медаль ала дип торганда, о бер-бер артлы җиңелүләргә дучар булды, бронза медальне дә ычкын * дыра язды. Ярышлардан соң Ольга:
— Сездән башка җиңүчеләр басмасына менүе дә рәхәт түгел, < кызлар, — диде, дуслары Валя белән Наиләгә карап, — бергәләп рә- ~ хәт!
Аңлашыла: зур ярышларда аларга Валяның җыйнаклыгы, Наиләнең мәсьәләне тиз арада, ләкин салкын кан белән чишәргә сә- о ләте, Ольгадагы тәвәккәллек — барысы бергә булганда күбрәк яр- * дәм итә.
Ольга
Рапирачыларның челтәр битлеге дә, ялт-йолт итеп торучан ап-ак костюмы да, хәтта аларның кискен көрәшләрдә очраша торган тар юллары да Ольганы беренче көннән үк гашыйк итте. Күбәләкнең утка кызыгуы кебек. Баксаң, бу киемнәр бик авыр, шактый җайсыз икән. Юлының тарлыгы — мушкетерлар уенының биниһая четерекле булуына ишарә сыман.
Ольга Князева — ярышларда өзлексез эзләнүчән спортчы. Аның уены илнең иң тәҗрибәле тренерлары өчен дә еш кына һич көтелмәгәнчә башлана, уйламаган нәтиҗәләр белән тәмамланып куя. 1975 елны аны рапира уйнатуда илнең иң яхшы спортчысы дип таныдылар. Ул дөнья яшүсмерләре арасында көмеш медальгә лаек булды. Олимпиадага катнашканчы илнең җыелма командасы составында берничә тапкыр чемпион да булган иде.
1974 елның җәендә булган дөнья чемпионаты Ольганың хәтеренә аеруча тирән уелган. Шәхси исәптә Казан кызлары әллә ни зур уңышка ирешә алмадылар. Беренчелек Венгрия рапирачылары кулында иде. Командалар ярышын Ольга Князева башлап җибәрде. Аның каршына Венгриянең шәхси очрашуларда дөнья чемпионы исеменә лаек булган атаклы спортчысы Сольноки үзе чыкты. «Баш-ланган эш — беткән эш», — диләр. Спортка бигрәк тә туры килә бу әйтем. «Эһ» итәргә өлгермисең, әле генә башланган уеннарның нәтиҗәләре турында сөйләргә тотыналар. Бөтен хикмәт әнә шул искиткеч тизлек белән очлана торган ярышның ниндирәк рухта башланып китүендә.
Сольнокиның чемпион титулыннан шүрләп, Ольга беренче адымыннан ук оттырып куйса. СССР командасына ярышны уңышлы дәвам итү кыенга калачак. Монда бит әле һичнинди үлчәүләргә сый
мый торган күңел дигән нәрсә бар. Спортчы күңеле. Аны биләп алган хисләр. «Булмады инде» дигән күңелсез уй бастымы — җиңү хакында хыялланма да!
Хәлиткеч минутлар. Дулкынланудан Ольганың һичкем белән дә сөйләшерлек чамасы калмаган иде. Владимир Васильевич аңа соңгы күрсәтмәләрен бирә. Күңелдә әллә кайчаннан, сабыйлык елларыннан отып калынган көй чыңлый. Керәшен җырларын аңа әбисе Варвара өйрәтә иде. Гаҗәеп моң ул җырларда. Ольга аларны бер ишетү белән диярлек отып ала, аннары көннәр буе җырлап йөри. Әти-әниләре: «Әллә инде бу кызыбыздан җырчы чыга?» —дип көлешәләр. Тик, мәктәпкә кергәч, Оля китаплар һәм физкультура дөнь-ясына ныграк тартылды. Җырлар күңелгә сеңеп, тирәнгәрәк кереп оялады.
— Ну, Оля! Әйдә, тәвәккәлләдек!
Тренерның соңгы сүзе шушы. Сольноки белән сынашу минутлары җитте. Соңгы мизгел. Сүзләргә вакыт юк. Күңелгә эленгән көйнең сүзләре генә яңгырый.
...Әйдә, әйдә! Кая, кая?
Менә Оля көрәш сукмагында. Мизгелләр, мизгелләр. Нигә монда шулай озын кебек тоелалар алар? Кызлар арасындагы көрәш һөҗүм ноктасына килеп җиткәнче еллар үткән кебек булды. Зал тып-тын. һөҗүм! Үзәкне өзгеч «а-а!» авазы яңгырый. Бу тавышны гаҗизләнү билгесе дип тә, җиңү шатлыгы дип тә атап булмый. Аның бөтен тирәнлеген рапирачылар үзләре генә аңлыйдыр, мөгаен. Мәгьнәсе шул: я сиңа «кадап» өлгергәннәр, я син уңышлы һөҗүм ясагансың. Электрик таблода кызыл ут кабынган.
Үзенең Сольнокины җиңәчәген Ольга алдан ук сизде. Бөтен барлыгы шуны тели, шуңа ышанган иде. Бу хиснең ни икәнен дөньяның бер галиме дә, иң сизгер электрон хисаплау җайланмасы да бе- лә-сизә алмый. «Көндәшең» өстенә бер караш ташлыйсың да, аның үз-үзен тотышындагы бер чатаклыкны эләктереп аласың: «Әһә, син әле мондый икәнсең!» — дигән тәкәбберлек белән һөҗүмгә кү-чәсең. Шуннан кй*гә, китә. Һөҗүм, тагын һөҗүм — һәм «а-а» яңгырый. «Көндәш» ялгыш адым ясавына үкенеп кычкыра, син тантана белән аваз саласың: «А-а-а!»
Кызларның ул елны Франциядән алтын медаль алып кайтуларында Ольга җиңүләренең өлеше бик зур булды.
Спортта җиңүләрнең берсенә дә озак ышыкланып яшәргә ярамый. Берәр ярышта ♦ көндәшләр»нең көрәш алымындагы яңалыкны күздән ычкындырсаң, икенче очрашуда үкчәңә китереп басуларына гаҗәпләнмә инде.
Рапирачының күңеле шагыйрьнекенә дә, моңлы көйләр иясе композитор күңеленә дә охшаш. Иң киеренке вакытта ул тота да үзенең көен сузып җибәрә.
...Әйдә, әйдә! Кая, кая?
Әйдә барыйк урманга!..
Соңгы вакытта бу җыр аңа аеруча ошый башлады. Бу җырда Ольга үз омтылышларының да чагылышын тоя.
— Кит инде, ике керәшен егетенең кара-каршы җырлашуында спортның ни катнашы булырга мөмкин? — диләр аңа.
— Бар, күрәсең, — ди Ольга. —Әнә бит, шобага салу турында да сөйләшәләр алар. «...Авылыбызда бер матур бар, әйдә салыйк шобага!» — диләр. Безнең спорттагы кебек. Кемнең кайчан көрәшкә чыгасын жирәбәгә салабыз ич!...
Шаян кыз ул Ольга! Шулай булуы әйбәт тә. Валяның, Наиләнең, Ольганың өчесенең өч төрле булуы Владимир Васильевич Житловка, төрле тәҗрибәләр ясый-ясый, илгә җиңү яуларга мөмкинлекләр тудыра.
Владимир Васильевич Житлов _
Ул, спорт дөньясына аяк басканда ук, Олимпия батырлары < тәрбияләү хакында хыяллангандыр дисәк, Владимир Васильевич 5 турындагы мәгълүматларны күпертү булыр иде. Әмма кул астына В Валентина Никонова, Наилә Гыйлаҗева, Ольга Князева кебек жа- — ны-тәне белән спортка бирелгән талантлы кызлар туплангач, Та- m тарстан рапирачыларының киләчәге бик өметле икәненә аның 5 һичнинди шиге калмады. Югыйсә институттагы шактый җайлы * эшен калдырып, яшь спортчылар мәктәбендә хезмәткә баштанаяк бирелер идемени соң ул?!
Хәер, монда әллә нинди күрәзәчелеккә урын юк. Олимпиягә о таба беренче адымнарның балалар спорт мәктәбеннән башлануын i тренер яшерми. Монреальдән алтын медаль алып кайткан көнне й Казан вокзалына аларны каршыларга килүчеләр алдында Влади- < мир Васильевич:
— Олимпия сәфәренә без моннан ун ел элек чыккан идек. „ Мәктәбебезнең унъеллык юбилеена шундый уңыш өлгертүебез бе- Е лән чиксез бәхетлебез, — диде.
Мәктәп ачылган 1966 елдан башлап тренер күп ярышларда * булды. Нинди генә илләрдә, кайдагы гына спорт сарайларында чыгыш ясамадылар алар?!
Кызларның мәктәпкә беренче мәртәбә килеп керүләрен күз алдына китерсә, Владимир Васильевичны сөенеч били. «Ярый әле, игътибарлы булынган! Ярый, бу кызларның күңелен төшерерлек саксыз сүз ычкындырылмаган! Гайрәтләрен чигерелмәгән!» Әле һичнинди сәләтләре дә ачылырга өлгермәгән 5—6 нчы класс укучыларының кылыч уйнатуда илгә уңыш китерәчәкләрен танып алу гаҗәп кыен. Бу өч кызның мөмкинлеген билгеләү генә түгел» алардан дөнья чемпионнары. Олимпия батырлары үстереп җиткерү Владимир Васильевич Житловның педагог буларак та, спорт белгече буларак та соклангыч талантын раслый.
Бүгенге көнгә кадәр башкарганнары инде аңа бераз сабырланып, тынычланып калырга да хокук бирә сыман. Тик тренер бер генә көнгә дә тукталып тормый. Кызларның һәр чыгышы аңа мең чишелмәгән сорау алып килә. XXI Олимпиада алдыннан Казанда үткәрелгән СССР чемпионатында Никонова ник каушап төште? Алтын медаль көтеп торганда, Ольга ник кинәт артка тәгәрәде? Әле быел җәй башында Парижда «Жанти» кубогына үткәрелгән халыкара турнир финалында Наилә ничек итеп, Елена Белованы да уздырып, икенче урынга чыкты?
Казан кызларының чит илләрдә чыгышлар вакытында көтелмәгәнчә җитдиләнеп калуларын тренер күптән сизеп көри. Шунлыктан ул Казан чемпионатындагы җиңелүне ул кадәр үк авыр кичермәде дә. Монреальдә ачылып җитәчәкләренә өметләнде.
Олимпиада исә чит илләрдә моңарчы күреп өйрәнгән ярыш лардан күп аерыла икән. Мондагы шартлар тәҗрибәле тренерның үзен дә гаҗәпкә калдырды. Олимпия яңалыкларын дөньяның төрле ягына хәбәр итеп тору өчен Монреальгә 2800 журналист кил гән иде. Үзәк стадионга куелган ике зур таблоның бер-берсенең мәй даны ике йөз квадрат метрга якын. Аларга язылган белешмәләрне өч йөз метр ераклыктан рәхәтләнеп укып була.
СССР рапирачыларының команда ярышларында яулап алган уңышлары да шул таблога язып куелды. Кызлар күптән көтелгән бу уңышның чынлыгына ышанып җитә алмый гаҗизләнделәр. Барысын да үзләре башкарып чыкты бит инде югыйсә! СССР командасы өчен иң кирәкле хәлиткеч адымны Ольга ясады. Көндәше француз кызы иде. Тәвәккәл шәкертен соңгы сынауга озатып калганда тренер:
— Ну, ничек, Оля? — дип сорады.
— Гомер булмаганча, җиңәсем килә!
— Болай булгач, җиңәбез, нык бул!
Исәп — Оля файдасына, ягъни СССР җыелма командасы файдасына ачылып китте: 4:0. Тагын һөҗүм. Тагын тәвәккәлләү. Исәп 5:1 булды.
Бу инде җиңү- дигән сүз иде. Әмма кызлар күңеле мондый зур җиңүгә әле һаман ышанып житми. Котлаулар, рәхмәт сүзләре ява. Ниһаять, җиңүчеләрне пьедесталга чакыралар, мактау басмасының иң биегенә! Советлар Союзы Гимны яңгырый...
Фехтование спортның иң авыр төрләреннән санала. Ул спортчының физик авырлыкка чыдам булуын да, шахматтагы кебек үк зиһенлелеген, хәйләкәрлеген һәм психологик ныклыгын да таләп итә. Владимир Васильевич Житлов Валя, Оля, Наиләдә бу сыйфатларны арттыра, үстерә, ныгыта бара.
Монреальдәге көч сынашулардан соң күп ярышларда булдылар алар. Кызларга бер генә тәүлек тә кул кушырып утырырга туры килгәне юк. Беләләр: алда көрәшнең тагын да кискенрәкләре көтә.
СССРның атказанган спорт мастеры исемен яулаган рапирачыларыбыз хәзер бөтен көчләрен 1980 елда Мәскәүдә уздырылачак Олимпиада уеннарында җиңүгә юнәлтәләр. Тренерның яңа уңышларга өмете зур. Татарстанда үсеп килүче яңа буын рапирачыларның уңышлары да бу өметне нигезле итә. Хәзер бездә дөнья чемпионы титулына ия егетләр дә бар инде. Ә яшь спортчылар мәктәбендә дүрт йөздән артык рапирачы тәрбияләнә. Аларның һәрберсе: «Мин дә дөнья чемпионы була алам!»—дигән омтылыш белән яши. Алдагы зур ярышларның финалында спорт сарайларын, стадионнарны рухландырып Советлар Союзы Гимны яңгыраганда, җиңүчеләр басмасында Казан кызлары, Татарстан егетләре басып торачак икән, моңа һич кенә дә гаҗәпләнүче булмаячак. Совет фехтованиесен алга чыгарган кызларыбызның фидакарьлеге бу пьедесталга моннан ун-унике ел элек юл ярды.