КАМИЛЛЕК ҺӘМ НӘФИСЛЕК ЮЛЫННАН
өек Октябрь революциясеннән соң татар әдәби теленең функциональ базасы гаять дәрәҗәдә киңәйде. Партия һәм хөкүмәтебез үткәргән мөһим чаралар телебезнең үсү-камилләшүе өчен реаль шартлар тудырды.
Телнең үсү, камилләшүендә, аның структур үзгәрешләрендә тарихи һәм иҗтимагый факторлардан башка, табигый факторларның да роле бик зур. Физиканың теп принципларыннан берсе булган минималь гамәл принцибы шундый факторлар җөмләсенә керә. Бу принцип буенча, табигатьтә барган хәрәкәт вакытында гамәд минималь микъдарда сарыф ителә; гамәл исә энергиянең вакытка тапкырчыгышына тигез. Димәк, гамәл минималь булсын өчен, вакыт һәм энергия минималь сарыф ителергә тиеш.
Табигатьнең бер өлеше буларак, кешеләр (һәм бөтен кешелек җәмгыяте дә) минималь гамәл принцибы нигезендә эш итә, энергия һәм вакытны азрак сарыф итәргә— экономия ясарга омтыла. Шуны да әйтергә кирәк, кешеләрнең энергия һәм вакытларын азрак сарыф итәргә омтылулары дәаердән-дәвергә дәвам иткән яшәү өчен көрәш нәтиҗәсе булып тора, ул табигый сайланыш тәэсирендә барлыкка килгән күренеш. Шунлыктан, кешеләрдәге бу омтылыш күп вакыт, уйланып, фикер йерту юлы белән эшләнми: көчле яктылык төшкәндә күзебезнең йомылуы шикелле, үзен- нән-үзе — табигый рәвештә килеп чыга.
Табигатьнең катлаулы һәм гүзәл күренешләреннән булган кешенең җанлы сөйләм теле дә минималь гамәл принцибының чагылышыннан читтә калмаган: әдәби телебезнең үсү һәм камилләшү процессында бу принцип зур роль уйнаган.
Материалистик диалектика күзлегеннән караганда, сөйләүче кешенең ихтыяҗы белән шул чорда кулланылган телнең ресурсы — байлыгы арасындагы каршылык телне үсү һәм камилләшүгә алып баручы төп чыганак булып тора. Сөйләүче кеше, башкалар белән аралашканда, үзенең практик тормышында уй-фикерләрен, теләкләрен төгәлрәк, тулырак итеп аңлатырга тырыша — бу аның ихтыяҗы. Ләкин шул чорда кулланылган телнең ресурсы — байлыгы бу ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирми. Шушы каршылыкның чишелешендә минималь гамәл принцибы зур роль уйный.
Билгеле булганча, һәрбер авазны әйтү өчен сөйләүче кеше энергия һем вакыт сарыф итә. Сөйләм озаграк дәвам иткән саен, сөйләү өчен сарыф ителгән энергия Дә зурая: күп кешеле зур аудиториядә рәттән берничә сәгать лекция сөйләгән яки доклад ясаган кеше зур физик эш башкарган шикелле үк арый. Шунлыктан кешеләр сөйләгәндә, язганда, укыганда, үзләре дә сизмичә, энергия һәм вакытларына экономия ясарга омтылалар: сөйләү өчен азрак вакыт таләп иткән авазлар, сүзләр һәм әйләнмәләр кулланырга тырышалар, әйтергә теләгән уй-фикерлерен тыңлаучыга җиңелрәк аңлату ечен яңа сүзләр ясыйлар, башка телләрдән сүзләр алалар. Шуның нө-
Б
тиҗәсендә тел беркадәр камилләшә, санча һәм сыйфатча югарырак баскычка күте- рәлә. Ләкин тел бу хәлендә тукталып калмый: югары баскычка күтәрелгән телгә җәмгыятьнең таләбе дә югары була. Тел алдына яңа бурычлар, югарырак таләпләр куела. Шулай итеп, телдә яңа эчке каршылык килеп чыга. Бу каршылыкның чишелеше телне тагын да камилрәк дәрәҗәгә күтәрә.
Минималь гамәл принцибы татар теленә генә хас нәрсә түгел, билгеле. Бу принципның чагылышын башка телләрдә һәм төрле диалектларда күзәтергә мөмкин. Ләкин үсү, камилләшү шартлары, эчке закончалыклары башка булган телләрдә бу принципның чагылышы татар телендәгегә караганда башкачарак булуы табигый хәл. Шунлыктан бер тел өчен чит булган күренеш икенче тел өчен нррма булуы мөмкин. Мәсәлән, татар, алтай, казакъ телләренә караганда госманлы төрекләре телендә яңгырау тартыклар киңрәк кулланыла. Татар теленең урта диалектына караганда көнчыгыш диалектында тартыкларның саңгыраулашуы көчлерәк булу тикшеренүләр белән исбатланган факт.
Бу мәкаләдә әнә шул урта диалект кичергән структур үзгәрешләрне минималь гамәл принцибы күзлегеннән тикшерү максат ителде.
Әдәби телебездә сузык авазларның кулланылуы белән бәйле ике очракны карап хитик. «Йосыф вә Зөләйха‡‡ поэмасында без түбәндәге строфаны укыйбыз:
Зөләйха өйдер: «Сезләр гаян күрдеңезму!
Бәнем бәңзем супдыгын бепдеңезму!
Бер бакмакдин әлләреңез кәсдеңезму!
Бихуд улып гештеңезму сезләр имде!»
Г. Кандалый шигырьләрендә дә шундый ук форма еш очрый.
И алтыным, бәян өйлә:
Сүзем -кабул итәрмүсән! Шулай тилмертеп үк әллә Бүтән ярга китәрмүсән!1
Бу мисаллардан күренгәнчә, борынгы чордан алып XIX йөзнең икенче яртысына иадор әдәби телебездә озын сузыкларга тәмамланган му-мү кушымчалары бик киң кулланыла. Ләкин шушы кушымчалар белән беррәттән кыска сузыкка тәмамланган лы-ме кушымчалары да гамәлдә йөриләр. Мәсәлән, Г Кандалыйның «Гомерең үтәр» дигән шигырендәгечә:
Җәмалендин я алданып торамы!
Сылумын, дип, матур, дип, лаф орамы!
Милли әдәби телебез нормалашкан чорда му-мү кушымчалары кулланылыштан чыга, • кыска сузыкларга тәмамланган мы-ме кушымчалары әдәби телдә ныклап урнаша. Минималь гамәл принцибы күзлегеннән караганда, сөйләгән вакытта му-мү урынына мы-ме кушымчаларын куллану сөйләүченең вакытына һөм энергиясенә экономия бирә, сөйләү процессын җиңеләйтә.
Борынгы һәм иске әдәби телебездә кулланылып йөргән тулун, сатуп, каилу, ■ ■ • гУ сүзләренең хәзерге телебездә тулы, сатып, канлы, кайгы рәвешендә кулланылулары да кыска сузыкларның озын сузыкларга карата активлыгын, сузыкларның үзара алмашынуларында минималь гамәл принцибының чагылышын күрсәтә.
Телебездә нечкә сузыкларның ишәя баруы тенденциясе дә шул принципка нигезләнгән. Лотфи Яфаров калын сузыкларның нечкәләр белән алмашынуларына карата: алтатар телендә нечкә әйтелешле сүзләр активлаша, күбәя бару тенденциясе ачык бер күренеш булып тора. Бу—чынлап та, тенденция, тел фактлары үсешендә билгеле бер юнәлеш, ягъни татар теле үсешенең эчке законы»’,— дип яза.
Әгәр без рус һәм татар телләрендә янәшә яши торган күп кенә сүзләрне чагыштырсак, татар телендәге нечкә сузыкларның активлыгын ачык күрербез. Мәсәлән, ба- Р,н—бәрән, бревно — бүрәнә, капуста — кәбестә, коэа-кәҗө, мак-мәк һ. б. Татар
‡‡ Г. Каидалый Шигырьләр. Казан, I960 ел. 97 бит.
■ Лотфи Яфаров Татар теле үсештә Казан. 1955 ел. 67 бит.
теленде немке ейтелешле сузыкларның активлашу тендейциясен күрсәткән мисаллар топонимика өлкәсендә дә күп очрый. Мәсәлән, Москваны без Мәскәү дип йөртәбез, Татарстанның Сарман районындагы Языково, Останково дигән рус авылларыи татар халкы Яэикәү, Әстәнкәү дип йөртә.
Билгеле булганча, кеше тирәнрәк сулаганда, эчкә суланган, шулай ук эчтән суаел чыгарылган һаваның күләме арта, сулыш процессында катнашучы органнарның хәрәкәтләре һәм деформацияләре дә катлаулана. Үз чиратында бу хәл сулыш алу өчен сарыф ителгән энергия һәм вакытның микъдары артуга сәбәп була. Калын сузыкларны әйткәндә, сулыш нечкә сузыкларны әйткәндәгедән тирәнрәк була. Моны исбатлау өчен калын һәм нечкә иҗекләрдән генә торган ала. элә; кала, келә; кулы, күле; җырлый, җирли сүзләрен тыныч кына, бер үк көчәнеш белән, берсе артыннан берсен әйтеп карау да җитә.
Авыз куышлыгына күчеп, мисал өчен бала Һәм били сүзләрендәге ә һәм и авазларының әйтелү механизмнарына күз салыйк. Бала сүзендәге а ларны әйткәндә, 6н- ли сүзендәге и авазларын әйтүгә караганда аскы ияк ныграк түбәнәя, авыз куышлыгының күләме зурая, иякне йөртүче мускулларның хәрәкәтләре дә кемлерәк була. Физикадан билгеле булганча, бу хәл нечкә сузыкны әйтүгә караганда күбрәк энергия, күбрәк вакыт сарыф итүне сорый.
Юуны да әйтергә кирәк: нечкә сузыкларның активлашу тенденциясе һәрвакыт һәм һәр җирдә үзен күрсәтә алмый. Киресенчә, билгеле шартларда калын сузыклы сүзләрне кулланырга кирәк була Әмма сузык авазларның үзара алмашынулары сүзләрнең эчке мәгънәләренә кагылмаска — аларны үзгәртмәскә тиеш. Менә бу кагыйдә дә калын әйтелешле сүзләрнең нечкәгә күчүләренә тоткарлык ясый. Мәсәлән, ат сүзен эт сүзе, ала сүзен элә сүзе белән алмаштырып булмый: сүзләрнең эчке мәгъ-нәләре бозыла.
Тартык авазларның үзара алмашынулары мәсьәләсенә карата профессор Латыйф Җәләи болай дип язды: «Икенче төрле әйткәндә, яңгыраулар тавыш бирү ягыннан, саңгырауларга караганда, ипләшә төщкән авазлар санала алалар. Менә шушы хәлдән чыгып, бәлки саңгыраулар борынгырак, яңгыраулар чагыштырмача соңгырак дип әйтергә була торгандыр» §§ ***
Латыйф Җәләйнең бу карашын Лотфи Яфаров конкретлаштыра. Ул бу турыда-. «Татар телендә, шул ук вакытта башка төрки телләрдә дә, саңгырауларның яңгырар- паша баруы эпохалар буена килгән үсеш, үзгәреш һәм камилләшү процессы буларак, телдәге күп кенә тарихи фактлар белән исбатлана»’,— дип яза.
Ләкин борынгы һәм иске әдәби телебездә мәсьәләнең бу рәвешчә куелышын расламый торган мисаллар да аз түгел. Мәсәлән. «Йосыф вә Зөләйха» поэмасында дора. әйдер. зиба, дәшәр, дагы формасында кулланылган сүзләр хәзерге әдәби тә- лебеэдә: тора, әйтер, зифа, төшәр, тагы рәвешендә йөриләр. Бу мисалларда саңгырау тартыклар яңгырауларны алмаштырганнар. Шуны да әйтергә кирәк, тартык авазларның үзара алмашынулары саңгырау һәм яңгыраулар арасында гына чикләнеп «алмый; андый алмашынулар саңгырау тартыклар белән саңгыраулар, яңгырау тартыклар белән яңгыраулар арасында да була. Борынгы һәм иске әдәби телебездә моңа мисаллар күп. Г. Кандалый бер урында хәзерге .үпкәлисең сузен үфкәписәи дип, ә икенче урында калфак сүзен калпак дип яза. Беренче очракта п авазы ф авазын алмаштырган булса, икенче очракта ф авазы п авазын алмаштыра. Бу күренеш д белой т авазлары арасында аеруча еш очрый Тартык авазларның үзара алмашынулары — гаять дәрәҗәдә катлаулы, шуның белән бергә, аз тикшерелгән мәсьәләләрнең борга әле. Бу алмашынуларны да минималь гамәл принцибыннан чыгып тикшерергә «мрак.
Сөйләгән вакытта катлаулырак хәрәкәт, катлаулырак деформация таләп иткән авазларны әйтү тел өчен авыррак була. Теле яңа гына ачылып килә торган кайбер балалар р авазын әйтә алмыйлар, аны п белән алмаштырып, барам урынына балам, китерәм урынына китепәм. утырам урынына утылам дип сөилиләр. Бу күренеш тел
1 Латыйф ЖәлЛ Татар теленеп тарихи фонетикасы буеича материаллар Катай, 1Ш «д. П бит
*** Лотфи Яфаров Күрсәтелми хезмәт. М бит
Ф өдөвв пл ■әиьеләләрв
нең тиешенчә деформацияләнә һәм хәрәкәтләнә алмавыннан килеп чыга. Л авазын әйткәндә, телнең очы элекке (тигезләнү) торышыннан артык ерак китми өске тешләрнең төбенә генә барып терәлә. Р авазын әйткәндә, телнең очы каты аңкауга йомшак кына терәлә һәм ул периодик рәвештә аңкаудан аерыла — калтырап тора
Шул рәвешчә, тартык авазларның үзара алмашынуларында билгеле юнәлеш: саңгырау тартыкларга карата яңгырау авазларның гына актив булуы кебек күренеш юк дип әйтә алабыз. Тартыкларның үзара алмашынулары һәр юнәлештә булырга мөмкин. Конкрет шартларда әйтелүе өчен азрак вакыт, азрак энергия таләп иткән тартыклар, әйтү өчен күбрәк вакыт, күбрәк энергия таләп итүче тартыкка карата активлык күрсәтәләр — аны алмаштыралар.
Ү. Ш. Байчураның тикшеренүләреннән без тартык авазларның әйтелү дәвамы аларның чолганышларына карап йөрүен беләбез2. Шуннан чыгып, бер үк авазны әйтү өчен сарыф ителгән энергия дә авазның чолганышына карап үзгәрә дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Шунлыктан бер чолганышта актив булган тартык аваз икенче чолганышта активлыгын югалтырга мөмкин. Мәсәлән, алмашынулары ике яклы булган д һәм т авазларының артикуляцион базалары бер-беренә бик якын урнашканнар һәм аларны әйтү өчен сарыф ителгән энергия һәм вакыт арасында да аерма бик аз. Шунлыктан бу авазларның фонетик чолганышында булган бик кечкенә үзгәреш аркасында да тел бер авазның артикуляцион базасыннан икенче аваз базасына җиңел генә күчә ала. Борынгы әдәби телебездә дәгел, датлы, дырнак формасында йөртелгән сүзләрне без хәзер түгел, татлы, тырнак рәвешендә кулланабыз. Шул ук борынгы әдәби телебездә тиде, түрт, тәкый формасында кулланылган сүзләр хәзерге әдәби телебездә диде, дүрт, дәхи рәвешендә йөртеләләр. Бу очракта Д авазы т гә карата актив булып киткән.
Артикуляцион базалары бер-беренә шулай ук якын булган м һәм б тартыкларына карата Латыйф Җәләй: «Бу авазларның артикуляцион базалары бер-берсенә бик якын. М иреннәрнең бикләнүе. 6 исә, киресенчә, бикләнгән иреннәрнең кинәт ачылулары белән ясала»3,— дип яза. Әдәби телебезнең камилләшү процессында м авазы б авазына карата үзенең активлашу тенденциясен шактый нык күрсәтә. Мәсәлән, Г Кандалыйның «Бән һәм сән» дигән шигырендә түбәндәге строфа бар:
Сәне анда, бәне бонда яратты,
Бәне сәңа, сәне бәңа каратты ††† ‡‡‡.
Бу строфаны хәзерге әдәби нормага җайласак, ул түбәндәге төсне алыр иде:
Сине анда, мине монда яратты, Мине сиңа, сине миңа каратты.
Безнеңчә, бу ике аваздан берсенең активрак булуы аларның барлыкка килү механизмына бәйләнгән. Б авазын әйткәндә, йомык иреннәр кинәт кенә ачыла да, авыз куышлыгындагы һава чагыштырмача зур көч белән атылып чыга, тыштагы һавага чагыштырмача зур басым ясый. Бу каршылыкны җиңәр өчен сөйләүче энергия сарыф итәргә тиеш була. М авазын әйткәндә, иреннәр йомылып, тигез генә килә торган һава агымының юлын каплыйлар, аның 'зур өлешен борын куышлыгына җибәрәләр.
Әдәби телебезнең тамыры еракка — кабиләара телгә барыд тоташа. Кабилөара телдән күчкән сүзләр арасында тышкы формалары үзгәреп, аерым авазлары, аваз төркемнәре ташланган яки аваз төркемнәре әйтергә җиңелрәк кисәкләр белән алмашынган сүзләр дә шактый күл очрый. Шушындый ук хәл борынгы һәм иске әдәби телебездән күчкән сүзләр арасында да күзәтелә. Әдәби телебезнең үсү һәм камилләшүендә зур урын тоткан бу күренешкә тел белгечләребезнең дә игътибары көчәйгәнлек сизелә. Мәсәлән, В. X. Ханоеның «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше» дигән монографиясендә бу мәсьәләгә зур урын бирелгән.
Чыннан да, мәгънә аңлату ягыннан әһәмияте булмаган аваз һәм аваз төркемнәренең сүздән ташлануы — сөйләү процессын җиңеләйтүгә, телебезне камилләшүгә алып
В А Богородицкий Введение в татарское языкознание
! У Ш.'Байчура. Звуковой строй татарского языка Казан ' Л Жәләй Күрсәтелгән хезмәт. 68 бит.
‡‡‡ Г Канда.тый Шигырьләр. 55 бит
ГВ. X. Хаков. Татвр милли әдәби теленек барлыкка килүе һәм үсеше Казан. 19П ел.»бит
Казан. 1953 ел. 33 бит.
1961 ел. П кисәк. 49—122 битләр.
барган кемле чараларның берсе. Монголлар һөҗүменә кадәр Идел, Кама буйларында яшәгән төрки кабиләләрнең тел үзенчәлекләрен чагылдырган төркичә-гарәпчә сүзлектә йомыртка, уклагу, бузагу 1 формасында кулланылган сүзләр хәзерге әдәби телебездә йомырка, уклау, бозау рәвешендә язып һәм әйтелеп йөртеләләр
Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Г. Кандалый шигырьләрендә кулланылган берлән, иркән, дугъмаз, тугъры, егълау сүзләре хәзерге әдәби телебездә белән, икән, тумас, ф туры, елау формасында йөртеләләр. Бу очракта да р, гъ, л авазларының ташлануы. , сүзләрнең эчке мәгънәләренә зарар китермәгән хәлдә, сөйләмне җиңеләйткән, тел- i гә нәфислек биргән. ч
Борынгы һәм иске әдәби телебездән күчкән сүзләр арасында аерым авазлар гына түгел, аваз төркемнәре, кушымчалар ташланган яки үзгәртелгән сүзләр дә куп оч- J рый. g
Г. Кандалыйның «Күрешербез микән?» шигыреннән ике юл китерик:
һаваң зур тотма, сындыргыл, Ки бер җанымны тындыргыл.
Бу строфадагы сындыргыл, тындыргыл сүзләре хәзерге әдәби телебездә сындыр, 3 тындыр рәвешенәдә кулланылып йөриләр. Икенче зат боерык фигыльнең ахырына ялганып, үтенү яки боеру төсмерен көчәйтү өчен хезмәт иткән гыл-гел (кыл-кел) ку- л шымчалары әдәби телебез формалашкан чорда кулланыштан төшеп калалар ♦ Сүзләрдәге аваз төркемнәренең үзгәрүенә мисал итеп, тагын укенүбән, күтәр ү- бән, килүбән, күрүбән, янубән сүзләрен күрсәтергә мөмкин. Хәзерге әдәби телебездә үкенеп, күтәреп, килеп, куреп, янып формасында йөргән бу сүзләрдәге дүрт аваздан торган убән-үбән кушымчаларының ике генә авазлы ыл-еп кушымчалары белән алмашынулары сөйләмгә җыйнаклык бирә. У-ү сузыкларының кыска ы-е сузыклары белән алмашынулары сөйләүченең вакытына һәм энергиясенә тагын өстәмә экономия ясый. Әдәби телебез нормалашканда кулланыштан төшеп калган дыр-дер һәм тыр-тер кушымчалары хакында да шуны әйтергә мөмкин. Бу кушымчаның торыр сүзеннән килеп чыгуы фәнгә күптән мәгълүм. В X. Хаков бу кушымчаның эволюцион үзгәрешен өч баскычлы схема аша бирә: бетә торыр >бетәдер> бетә Шулай итеп, җөмләдән тулы бер сүз төшеп кала, ә телгә һич тә зарар килми, киресенчә, ул камилләшә генә.
Көндәлек тормышта исемнәрне кыскартып сөйләү, кыскартып язу — киң таралган күренешләрнең берсе. Бала чакта бергә уйнап үскән иптәшләрем арасында Шәрәфетдин, Кәшфеләсрар, Габдеррәүф, Кәлимулла, Әхмәтгали, Хәлиррахман исемле малайлар бар иде. Бервакытта да без аларны тулы исемнәре белән атамадык. Кәшфи Рәүф. Кәли, Әхмүч, Хәллә дип кенә йөртә идек. Моның өчен алар да. ата-аналары да ачуланмады Олы яшьтәгеләрнең исемнәрен кыскартып сөйләү гадәте дә гомумха- лык арасында киң таралган күренеш. Мисал өчен кайбер әдип, галим һәм артистларның кыскартылмаган исемнәрен китереп үтик: Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам), Мәҗит Гафури (Габделмәҗит), Гадел Кутуй (Гаделша), Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин) Болей кыскартылган исемнәр сөйләү һәм язу процессын нык җиңеләйтә һәм алар «мулла куйган» исемгә караганда ягымлырак та яңгырый.
Авыл исемнәрен кыскартып-үзгәртеп сөйләүгә дә мисалны күпләп китерергә 'мөмкин. Мәсәлән, Бикмәт, Әлмәт шикелле торак исемнәре Татарстан территориясендә бик күп очрый. Алар Бикмөхәммәт, Әлмөхәммәт сүзләреннән кыскартылганнар Кыскарту нәтиҗәсендә кайбер авыл исемнәре шулкадәр үзгәргәннәр ки, хәтта аларның нинди сүздән алынуларын табу да шактый кыен (Зеленодольский районындагы Әҗәле. Сарман районындагы Неркәй һ. б). Каюм Насыйриның тикшеренүләреннән без Әҗәле сүзенең Хаҗ Гали дигән кеше исеменнән үзгәртелүен беләбез. Хаҗ Гали дигән сүзне халык кыскартып Аҗали дип йөрткән. Сөйләгәндә, җиңеләйтү аркасында. Аҗали сүзе Әҗәлегә әйләнеп киткән. Неркәй исеме ул авылга беренче нигез салучы кешенең исеменнән — Нуретдиннән үзгәргән булырга тиеш Халык Нуретдинне Нуркай дип йөрткән. Заманалар узу белән Нуркай Неркәигә әйләнгән Хәзерге көндә күп сүзләрдән торган рәсми оешма һәм завод-фабрика исемнәрен кыскартып сөйләү, кыскартып язу да киң таралган Мәсәлән Кама автомобиль
аааодыи «КамАЗ», Байкал-Амур магистрален «БАМ» дип сейлибез һем язабыз а. б Реем и рәвештә кабул ителгән бу кыскартулар сөйләүче, тыңлаучы, язучы кеше сарыф итә торган энергия һәм вакытны экономияләү максаты белән эшләнә.
Югарыда китерелгән барлык мисаллар телебез кичергән структур үзгәрешләрдә жииималь гамәл принцибының чагылышын ачык күрсәтсәләр кирәк.
Әдәби телебез кичергән катлаулы үзгәрешләрнең бик күбесен җиңел генә һәм шгәзле рәвештә аңлатырга мөмкинлек биргән бу принцип тел белгечләребезнең игътибарыннан читтә калмас, тел белеме өлкәсендәге киләчәк тикшеренүләрдә киңрәк хулланылыш табар дип ышанасы килә.