Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИТДИ ХЕЗМӘТ


өек Октябрь социалистик революциясе тарихы инде менә 60 елдан артук вакыт галимнәре- безнең игътибар үзәгендә тора. Аңа багышлап күп кенә китаплар, мәкаләләр басылды, симпозиумнар, конференцияләр уздырылды. Шуңа да карамастан, бу тарихи вакыйганы әле һаман тулысынча өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Бу — фәннең чиге булмау белән генә дә аңлатылмый. В. И. Ленин күрсәтүенчә. Бөек Октябрь революциясе тарихы вакыт узган саен актуальләшә генә бара. Чөнки Россия башлап җибәргән революцион эпохага яңадан-яңа халыклар, дәүләтләр килеп кушыла. Бетен дөнья масштабында революцион процесс дәвам итә. Ә Октябрь тәҗрибәсе әйтеп бетергесез әһә-мияткә ия. Менә шуның өчен дә тарихчыларыбыз бу мәсьәләме өйрәнүне үзләренең изге бурычлары саныйлар. аны тагын да тирәнрәк өйрәнергә омтылалар.
Бу өлкәдә безнең республика тарихчылары бүген дә армый-талмый эшли, эзләнүләрен дәвам итәләр. Алар арасында тарих фәннәре докторлары, профессорлар М. К. Мөхәррәмов, Р. И. Нәфи- коа, И. М. Ионенко. Я. Ш. Шәрипоа, М. 3. Тутаев, А. Л. Литвин, тарих фәннәре кандидатлары И. Р Таһиров, Р К Велиев, М. А. Мелеков, М. А. Сейдәшәаа һ. б. иптәшләрнең
XIV И. Р. Тагиров Революционная борьба я национально освободительное движение в Поволжье н на Урале (февраль-июль 1917 года) II> во Казанского ун та. 1972. II Р. Тагиров. В берьбе та власть Советов (Октябрь ■ нациовальноесвс- бодительное движение в Поволжье в на Урале, июль 1917 — иарт 1918 гг ) Казань. Таткмигоиз дат. 1977.
фәнни хезмәтләре әһәмиятле урын алып тора.
Тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты Индус Рнэако- вич Таһировның бу мәсьәләгә багышланган ике китабы бер ел эчендә донья күрдеXIV.
Б
Ml
Хронологик яктан берсен-берсе дәвам иткән бу китаплар — авторның 15 еллык эзләнүләре нәтиҗәсе, һәм алар галимнең бу өлкәдә яңа җитди адым ясавын күрсәтәләр.
Дөрес, әлеге хезмәтләрне Идел һәм Урал буе татарлары милли-азатлык хәрәкәте турындагы беренче китап дип әйтеп булмый. Чөнки бу планда тикшеренүләр теге яки бу күләмдә инде 20 нче еллардан бирле бара. Бөек Ватан сугышыннан соң бу эш шактый киң колач алды. Шул исәптән тарих фәннәре докторлары, профессорлар М. К. Мөхәррәмов, Р. И. Нә- фиков һ. б. авторларның соңгы 10—20 елда матбугатка чыккан хезмәтләре аеруча тирән һәм бай чыганакларга таянып язылган.
Индус Таһиров исә, әлегә кадәр чыккан хезмәтләргә таянып, бу катлаулы проблеманы өйрәнүдә күп кенә яңа проблемалар күтәргән, тарихи чыганакларны киңәйткән һәм ул кайбер бәхәсле мәсьәләләр буенча яңача карашны алга сөрә. Болар, үз чиратында, авторга регионны тагын да киңәйтергә, ә хронологик рамканы тагын да тарайтырга мөмкинлек биргән.
Китаплар бай чыганакларга таянып язылган. Автор Идел һәм Урал буе шәһәрләре архивларында җентекләп казынган, Мәскәү архивларында эшләгән, рус һәм татар телендә чыккан вакытлы матбугатка зур әһәмият биргән. Бигрәк тә татар телендә басылган, заманында үз тирәсенә революцион көчләр туплаган «Кызыл Байрак», «Алга». «Аваз». «Ирек» кебек газеталардан алынган материаллар игътибарга лаек. Шулай ук материалларга бай, ләкин тәнкыйть күзе таләп иткән «Вакыт» газетасын өйрәнү дә чыганакларны шактый киңәйткән. Руд телендә чыккан буржуаз «Каспий», «В мире му-сульманства» газеталарының да киң файдаланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк.
Тарих фәннәре докторы. профессор М. К. Мөхәррәмоз редакциясендә чыккан беренче китап кереш сүз, өч бүлек һәм сүз ахырыннан тора. Кереш сүздә автор кыскача гына мәсьәләнең өйрәнелү тарихына туктала, аерым китапларга бәя бирә, һәм кайбер принципиаль мәсьәләләр, чыганакларны яктырта.
Беренче бүлектә татар җәмгыятендәге сыйныфларга, социаль группаларга анализ ясала, милли-азатлык хәрәкәтендәге юнәлешләр һәм тенденцияләр күрсәтелә.
Монда татар буржуазиясе һәм пролета риаты формалашу турында да шакты> гына яңа материал бирелә, крестьянна,: хәленә тукталына.
Автор Октябрь алдыннан авылда беренче һәм икенче социаль көрәш өчен бөтен шартлар барлыкка килүен, шул ук вакытта икенче социаль көрәш өчен сәбәпләрнең күбрәк булуын күрсәтә (51 бит), Бу уңайдан шактый гына кызыклы мате-риаллар табылган. Мәсәлән, кайбер губерналарда крестьяннар алпавытларга, кулакларга һәм буржуаз Вакытлы хөкүмәт администрациясенә генә түгел, ә бәлки муллаларга да каршы чыгуларын күрсәтә (53 бит). Болар, бөтен ил халкындагы кебек үк, татарлар арасында да сыйнфый каршылыкларның артуын ышандырырлык итеп дәлилли торган фактлар.
Культура һәм мәгариф эшләре, татар интеллигенциясе арасындагы юнәлешләр турындагы материаллар һәм фикерләр дә шулай ук зур кызыксыну белән укыла. Бу өлкәдә буржуазиянең ролен күрсәтеп, автор аның һәр вакыт үз сыйнфый интересларыннан чыгып эш итүен хаклы рәвештә күрсәтеп уза. Мәсәлән, аның сәүдә мәктәпләре ачуын, профессиональ мәк-тәпләр булдыруын яза. Кайбер татар буржуазиясе вәкилләренең хәтта чит илләрдә дә белем алуын әйтә. «Вакыт» газетасы күрсәтүенчә, 1913 елда Бейрут шәһәрендә Америка коллегиясендә унбер татар укый, шулай ук АКШның Сан-Фран- циско һ. б. шәһәрләрендә дә татарлар укуы билгеле.
Икенче бүлек Февраль революциясеннән соңгы берничә ай эчендә булган вакыйгаларны чагылдыруга багышланган. Анда милли мәсьәләнең төрле партияләрнең программа документларында һәм тактикаларында чагылышы, большевиклар партиясенең интернациональ фронт төзү өчен көрәше, татар буржуазиясенең сыйнфый йөзе күрсәтелә.
Милли-азатлык хәрәкәтенең көчәюе соңгы өченче бүлектә тикшерелә. Автор бу чорда барлыкка килгән төрле политик оешмаларны барлый, аларның юнәлешен күрсәтә. гаҗәп дәрәҗәдә күп санлы съездларның резолюцияләрен анализлый. Монда революцион-демократик көчләр алып барган көрәшнең тирәнәя баруы күрсәтелә.
Татарстан китап нәшрияты чыгарган икенче китап әлеге хезмәтнең дәвамы
булып тора. Аңарда хронологик яктан 1917 елның июле һәм 1918 елның март айлары колачланыл, революциянең тирәнәюе. иске властьны бәреп төшер/ һәм Совет властен урнаштыру турындагы мәсьәләләр карала.
Билгеле булганча, Февраль революциясеннән соң килгән буржуаз ирекләрдән, күп төрле сәбәпләр аркасында, башта вак буржуаз партия вәкилләре — эсерләр һәм меньшевиклар киң файдаландылар. Мо- ңарга вак буржуаз стихиянең чәчәк атуы, революциягә миллионлаган, моңарчы политикага бәйләнмәгән, артта калган массаларның килеп кушылуы, аларның партияләр арасындагы аермаларны баштарак чамалап җиткермәүләре сәбәпче булды.
Хезмәттә әлеге чордагы вакыйгалардан генерал Корнилов авантюрасы белән көрәш аерым урын алып тора. Ул большевиклар партиясенең йогынтысы көннән- кен арта баруын һәм аларның көчен күрсәтте. Бу көрәштә мөселман большевик-ларының роле һәм кайбер мөселман оеш-маларының өлеше турында И Таһиров китабында шактый кызыклы яңа материаллар китерелә. Революциянең тирәнәя баруы милли оешмаларда да чагылыш таба— халык массалары милләтче оешмалардан суыналар, аларны ташлап китәләр Монда, әлбәттә, большевиклар һәм ре- еолюцион-демократлар алып барган аңлату эшләренең дә роле зур булуын искәртергә кирәк. Нәтиҗәдә милләтче оешмалар таркалалар. Хезмәт ияләре буржуазия вәкилләрен тыңлаудан баш тарталар. • вакыт-вакыт үзләрен кыйнап та ташлыйлар. Мондый процесс 1917 елның августында Казан губерна Милли шурасына сайлауларда ачык чагылыш тапты. Революцияне алга этәрүчеләр рәтендә барган Мулланур Вахитов 3452 тавыш алса, мил' ләтчәләрнең җитәкчесе кадет Садри Максу довка бары 1807 тавыш кына бирелә.
Шул ук вакытта китапта татарлар арасында барлыкка килгән большевистик оешмалар эшчәнлеген яктыртуга да зур урын бирелә. Аерым алганда, Уфада, Оренбургта. Сызраньда. Чиләбедә, Бануда. Донбасста барлыкка килгән оешмалар турында сөйләнелә. Баһау Нуриманов, Сибгат Гафуров, Халикь Садри. Хәнәфи Терегулов, Сәхибгөрәй Сәидга- лиев кебек большевикларның эшчәнлеге күрсәтелә. Ә бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе Вакытлы буржуаз хөкүмәтне бәрел төшерүдә ачык күренә. Автор Идел һәм Урал буе губерналарында Совет властен урнаштыру өчен барган көрәшне күрсәтә, рус һәм башка халыклар белән кулга-кул тотынып, большевиклар партиясе җитәк-челегендә татар эшчеләре һәм күпчелек хезмәт ияләренең бу тарихи вакыйгаларда актив катнашуын тарихи материаллар белән дәлилли. Соңгы бүлек Идел һәм Урал буе шәһәрләрендә Совет властен урнаштыру вакыйгаларына багышланган.
Кыскача алганда, авторның искә алынган хезмәтләрендә каралган мәсьәләләр менә шулар. Аның кайбер уңай яклары турында әйтелде инде, һәм алар турында шактый күп сөйләргә мөмкин. Әйтелгән мәсьәләләр өстенә, авторның шактый оригиналь аргументлар белән милли гаскәри частьларның барлыкка килү тарихын аңлатуын, милли съездлар эшчәнлегеиә тирән анализын күрсәтергә мөмкин. Халкыбызның күренекле улларын, революцион көрәш сәхифәсеннән яңа исемнәр ачуның әһәмияте шактый зур.
Еш кына дусларча әңгәмә алып барганда. безнең язучы иптәшләребез тарихчылар стиленең шактый җансыз һәм авыр булуын искәртеп торалар. Бу сүздә, һичшиксез. дөреслек бар. Бу бигрәк тә тарихи әсәрләребезнең киң катламга барып җитүе өчен әһәмиятле.
Соңгы елларда безнең республика та-рихчылары арасында да бу мәсьәләгә игътибар бирүчеләр артты. Бәйрәм ашы— кара-каршы. дигәндәй, үз нәүбәтебездә, без дә язучы дусларның Михаил Шолохов, Леонид Леонов. Вячеслав Шишков кебек тирән тарихи полотнолар калдыру өчен әле шактый күл эшләселәре булу-ын искәртергә телибез.
Индус Таһировкитабы бай әдәби тел
белән язылган. Урыны-урыны белән
аерым шәхесләргә кызыклы, хәтердә ка-лырлык образлы,җанлы әдәби тел бе
лән характеристика бирелә Бу бигрәк тә кайбер вак буржуаз партия вәкилләренә кагыла, Авторның ренегат меньшевик Ибраһим Әхтәмовның «тимер» логикасына анализы. Ильяс Алкин, Беглов кебек фраза һәм поза геройларына биргән характеристикасы зур кызыксыну белән укыла.
Хезмәтләрдә җитешсезлекләр. бәхәсле урыннар һәм төгәлсезлекләр юк түгел. Югарыда без авторның революция елларында узган һәртөрле милли съездларны җентекләп тикшерүен әйтел узган идек инде. Әмма бу елкәдә әле тагы да ти. рәнгәрәк керергә мемкинлеклер бар.
Мәсәлән, съезд делегатларының социаль һәм партия составын тикшерү алар чыгарган резолюцияләрнең эчтәлеген киңрәк аңларга ярдәм итәр иде. Шул ук вакытта бу съездлар составы һәм карашлары буенча һич кенә дә бер төрле түгел. Тарихчыларыбыз әйтүе буенча, алар- да еш кына демократик агым да күренекле урын алып торган. Социаль көрәш турында сүз барганда, кайбер статистик материаллар да китерелсә, авторның йомгаклау сүзләре тагын да ышандырырлык булыр иде. Идел һәм Урал буенда яшәүче башка халыклар — башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордва күршеләребез ара-сында барган милли-азатлык хәрәкәте турындагы материалларны да тагы да киңрәк бирү зыян итмәс иде.
Китапта аерым төгәлсезлекләр дә киткән. Мәсәлән, монографияләрнең икенчесендә: 1918 елның 7 нче январенда, Учредительное собрание куып таратылган, В. И. Ленин Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Манна- товларны кабул итте дип күрсәтелә (160 нчы бит). Ә документлардан билгеле булганча, В. И. Ленин янында М. Вахитов белән Ш. Маннатов кына булалар. Г. Ибраһимов алар арасында бу көнне булмый. Аның В. И. Ленин белән әңгәмәсе соңрак вакытка туры килә.
Беренче монографиянең 135 битендә автор Февраль революциясеннән соң төрле шәһәрләрдә барлыкка килгән Мөселман хәрби комитетлары (алар Советлар дип тә йөртеләләр) турында сүз алып бара. Гомумән алганда, аларның политик юнәлешенә һәм эшчәнлегенә дөрес бәя бирелә. Ләкин Уфа Мөселман хәрби со-ветының барлыкка килүе большевиклар Шәһит Ходайбердин һәм Ф Әхмәдуллин- нарның актив катнашында булды, дип күрсәтү документлар белән расланмый.
Минем үземә берничә еллар элек Башкорт дәүләт архивында бу оешманың протоколларын тикшерергә туры килгәне бар. Алар күрсәтүенчә, Уфа Хәрби Советында да, күп кенә урыннардагы кебек үк, баштарак вак буржуаз партия вәкилләре активлык күрсәтә. Протоколларда Шәһит Ходайбердин һәм Ф. Әхмәдул- лин исемнәре Октябрь революциясе чорында гына күренә башлый. Шуның өс- тенә Шәһит Ходайбердин ул вакытта әле большевиклар партиясе члены да булмый. Ул фәкать 1918 нче елның март аенда гына сул эсерлар партиясе белән араны өзә һәм большевиклар партиясенә член булып керә. Бу очракта Индус Таһироө нәтиҗә чыгарырга ашыга төшкән.
Авторның Иран революционерлары тарафыннан Кавказда оештырылган «Ада- ләт» группасын вак буржуаз демократлар оешмасы дип санавы белән дә һич килешеп булмый. Ул, әзербәйҗаннар ара-сында барлыкка килгән «һиммәт» оешмасы (җитәкчесе Нариман Нариманов) кебек үк, белгечләр тарафыннан большевистик оешма дип карала, һәм бер дә очраклы түгел — алар үзара тыгыз элемтәдә революцион эш алып баралар.
Сүз дә юк, югарыда күрсәтелгән райбер җитешсезлекләр генә доцент И Р. Та- Киров хезмәтләренең дәрәҗәсен төшерергә сәләтле түгел. Аларның һәр икесе тиешле теоретик югарылыкта язылган. Автор үз алдында торган проблемаларны тирәнтен аңлый, чыганаклардан зур осталык белән файдалана. Болар исә татар халкының революцион һәм милли- азатлык хәрәкәтен өйрәнү юлында җитди адым ясалган дигән йомгак сүзен әйтергә мөмкинлек бирә.