Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӨНЬЯНЫҢ ГАМЬНӘН БАШКА ЯМЕ ЮК


Язгы ташуларда Аккан бозга басып Икәү кнлә елга буйлатып. Берсе жырлый шашып. Изүләрен ачып. Икенчесе кнлә уйнатып — Сау булыгыз, кызлар. Сагынырсыз, кызлар
Гаҗәп самими бу җыр. Ярсулы. Кыю. Аккан бозлар кебек шаулап-гөрләл үтә дә. якты бер моңсулык тарата. Ачык тәрәзәләрдән яз җиле сыман ургылып керә дә. күңел телләрен уята.
Кәен кем язгандыр, җырын белмәгән кеше юк. Шигъри сүзнең чынын, асылын калык үзе сайлап ала Сайлап ала. җыр итә. мәңгеләштерә. Күрәсең, шагыйрьнең халыкчанлыгына иң беренче үлчәү шулдыр.
Илдар Юзеевның поэмаларында да кәе-моңы саркылып торган, җыр булып канат ч*1гарган юллар аз түгеК.
Димәк, ■башыннан ахырына чаклы яшьлек турында» җырлап мәйданга кергән шагыйрь бүген дә яшьлек җырчысы булып кала? Әгәр яшьлек җыры дигәнебез киң мәгънәсендә кешегә һәм тор-мышка мәхәббәт турында икән, бу — чыннан да, шулай
Сибгат Хәким: «Безнең революцион традицияне бүген дәвам итүче яшьлек — Юзеев иҗатының теп рухы. Мин аның әсәрләренең менә шушы сау рухын, оптимистик зур рухын яратам».
Илдар Юзеев шигърияте, заман һәм, гомумән, яшьлекнең үзе кебек үк усеш- үэгәрештә. Бу аның соңгы җыентыгы белән танышканда да күренәXIII 25 еллык иҗатыннан аерым үрнәкләрне бер җепкә теркәгән әлеге басма Юзеев иҗатының «гомер боҗраларымн азмы-күпме күзалларга мөмкинлек бирә һәм аның асылда ябалдашка түгел, тамырга үсүе, ныгуы турында сөйли. Әлеге үсеш хис- кичереш муллыгыннан — pyx-җан диалек-тикасына, уй-мөнәсәбәт аныклыгыннан — фикерне пар канатлы, табигый офыклы итүгә юнәлгән.
Тагын шунысы бәхәссез; Илдар Юзеев шигырьләренең мең халәтне берләштергән табигатендә бер фасыл өстенлек итә. Яз. Кайнар
XIII Илдар Юзеев Өзелмәс кыллар Шигырьләр, мырлар, поэмалар, балладалар. Казан. 1978 ел
хисләр һәм сафлык-садәлеккә омтылу фасылы, яңару-дәвам һәм мәңгелек белән очрашу фасылы. Менә шунда, шушы лейтмотивта — шагыйрь иҗатының төкәнмәс рухы.
Шагыйрьнең җырына күчкән дөньяны шүрлекләргә аерып, кысаларга тутырып булмый. Әйе, Илдар Юзеев иҗаты, асылда, яшьлек һәм тормыш-яшәеш ватандарлык һәм тынычлык турында. Әмма бу темалар арасында кискен чикләрне аеру мөмкин түгел Иң мөһиме, шагыйрь шигырен саегудан, вакланудан саклый, нинди генә дулкында язмасын, үзәккә кеше язмышын, табигать баласы язмышын куя.
Кеше — кодрәтле коч.
Кеше — алла — тиясез
Юк. мин китмәм Җирдән.— Донья нишләр миисез!
Юзеевның лирик герое тормышның төрле өлкәләренә үтеп керергә. аны бөтен катлаулылыгы белән аңларга омтыла. Шагыйрь күңеле заманның җиде җиленә, берлык үзгәрешләренә ачык Аңа тарихның мәңгелек мизгелләрендә үз урынын билгеләргә, үз максатын һәм таяну ноктасын табарга кирәк.
II*
179
Бу нисбәттән, Илдар Юзеевның табигать, заман һәм кеше мөнәсәбәтләрен калку итеп куйган «Моң турында балла- .да». «Бакчачы турында баллада», «Карурман» кебек әсәрләре аеруча игътибарны җәлеп итә. Табигатьне аңлау һәм саклау, әлбәттә, зур проблема, дулкынландыра һәм борчый торган проблема. Әмма шагыйрь цивилизация белән табигать арасындагы каршылыклар турында бәхәсләшү өчен генә сүз алмый. Аның шигъри уйланулары нигезе—кешенең рухи тамырлары туган җирдә дигән фикердән башлап, ил-көн, халык язмышы турында гамьгә кадәр. Бит «дөньяның гамьнән башка яме юк».
Чине елга иткән чишмәләрдән Калмадыммы икән аерылып?..
— ДИ ул.
Аңлашыла: чишмә яисә карурман — табигатьнең традицион символикасы гына түгел. Шигъри контекстта бу төшенчәләр гаять киң мәгънәгә ия була. Халыкның күңел хәзинәсе, якты рухы, мәңгелек идеаллары — менә ул тормыш һәм иҗат-ның даими яңарыш чишмәсе, дип раслый шагыйрь, һәм шул чишмәләр сау булганда гына «мең һәм миллион кыллы зур тормышның» симфониясен «күммәс башка кейләр дулкыны».
Табигать—ул әле туган тел стихиясе дә. Халык иҗаты чишмәсеннән бәрәкәтле һәм игелекле рәвештә файдаланучы шагыйрь тулысы белән шушы хакыйкатькә тугрылыгын дәлилли. Әнә шуңа да Юзеевның күп кенә шигырьләрендә әллә кайдан кычкырып торган гражданлыкны, декларатив тышчалы гражданлыкны күрмисең. Туган ил, тынычлык, табигать турында язганда да. мәхәббәт, бәхет һәм моң-сагыштан торган юлларда да гражданлык шигырь материясе белән берегеп туа. Бәет-дастаннардан ук килүче драма-тизм заманча фикерләү рәвеше белән кушыла.
Гомумән. Илдар Юзеев — халык иҗаты рухындагы шагыйрь Халык иҗатының ил- һамландыручы йогынтысы аның шигырьләрендә традицион сурәт-бизәкләрнең тузаны сөртелгән асылташлар сыман ялтырап китүендә генә түгел. Форма кы-салары фикер богавына әверелмәсен өчен стереотиплардан арынырга омтылу да, төптән уйлап караганда, тамырлары 'белән халыкның җыр-такмазаларына тоташкан. Илдар Юзеев шигъриятендәге ритмик сыгылмалык һәм полифониянең дә чыганагы әнә шунда. Ритм һәм тәс контрастлары белән оста идарә итү шагыйрьгә поэтик дөньясын тудыруда бөтенлеккә. ышандыру көченә ия булырга ярдәм итә.
Эдуардас Межелайтис: «Ал төсләргә манчылган сәнгатьнең бәясе сукыр бер тиенгә дә тормый... Алсу төс — тирәнлек билгесе тугел. Тирәнлеккә кара һәм кан- пы-кызыл төс аша баралар... Чын сәнгать— һәр вакыт катлаулы сәнгать».
Мең авазлы шигъри «карурман». Җыентыкны янә бер тапкыр күңелдән кичергәндә. ул әнә шундый булып күз алдына килә. Бу «карурман» аша челтерәп торган «таныш моңнар» үтә. Ягъни, шигъриятебез үсешендә туган мәгълүм яңа тен-денцияләр тәэсирендә, үз тәҗрибәсе һәм эзләнүләре нәтиҗәсендә шагыйрьнең тавышы ныгыса-көчәйсә дә, ул беренчел нигезләргә тугрылыклы булып кала. Ул үзенең бөтен иҗаты белән. Зур Хакыйкат — мәхәббәт һәм тормыш фәлсәфәсе дигән ике «кылнның яңгырашы бергә кушылган төштә, дип раслый.
Хис юмартлыгына һәм фикер тыгызлыгына Илдар Юзеев шигырьнең һәр сүзен саллы итү, һәр элементын эчке мәгънә белән баету хисабына ирешә. Ил хакына кылынган батырлык турында җырлаучы «Унөченче» балладасын гына алыйк. «Хәбәрсез югалган... билгесез каһарман» образына гыйбрәтле гомумиләштерү көче салынган: ул, бер тамчы чыкта зур Кояш чагылган кебек, бөтен халкыбыз батырлыгына аһәңдәш. Шул рәвешле, кыска гына балладада батырлык һәм гадилек төшенчәләре һич тә көтелмәгән ягыннан ачылып китә.
Юзеев узенең фикер агышына тәңгәл алымнар ярдәмендә әсәрнең офыгын киңәйтә, эчке логикасын көчәйтә һәм укучы күңеленә юлны кыскарта. Про- странство-вакыт Күчешләреннән һәм башка шундый сәнгатьчә шартлылык алымна-рыннан кыю файдалану аңа шигырьнең мәгънә-хис бөтенлеген тудыруда яңа мөмкинлекләр ача. Бу «Соңгы сынау» һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан иҗтима- гый-фәлсәфи диалог дип бәяләнгән «Таш диварлар авазы» драматик поэмаларында аеруча ачык чагылды. «Өзелмәс кыллар» җыентыгындагы «Кара багана» баллада-сының гомумиләштерү көче — әлеге мөмкинлекләрдән уңышлы файдалану җимеше.
Күбәйсә әгәр
Кара багана, һич гафу итмәс Кялер Замана!
Лирик героеның заманнар буйлап «күчеше» ярдәмендә шагыйрь «Өзелмәс кыллар» поэмасында да фикерен калку итеп бирүгә ирешә. Тормышның катлаулы фәлсәфәсен ачуда аның шигъри алымы отышлы: дүрт язмыш, дүрт хис, гомернең дүрт мизгеле скрипка кыллары аша бер-ләштерелә. Ләкин әсәрдә лирик геройның киңәя баручы рухи дөньясы, тарихи дәвамлылык тулысынча ачылып җитмәгән. Алмашынып торган күренешләр кайвакыт теге яки бу фикергә иллюстрацияне генә хәтерләтә башлый. Бу хәл поэманың сюжет сызыгы катлаулы юлдан — персо- наж-характерлардан бигрәк персонаж- идеяләр аша үсүдән килә. Шагыйрь нияте буенча, «скрипка тоткан чал карт» образы әсәр тукымасында мәгънә үзәген төзергә тиеш булган. Шулай да дүрт кылга кагылудан туган көй-фәлсәфәдә һәр вакыт бер бөтенлекне тою шактый читен. Шушы уңайдан поэмадагы бик гыйбрәтле юллар хәтергә килә:
Жанга керим дисәк.
Нык тарттырма.
Бушатма да,— тап кыл уртасын.
Шул чагында табарсың син көйлек Илаһи бер бөек ноктасын »
Илдар Юзеев иҗаты — нигездә, шул «нокта»ны табудан туган поэзия, бәхетле поэзия. Аның укучы күңеленә хуш килгән барлык шигырьләре тартылган кыл, киерелгән җәя угы сыман. Җыентыкның «Борчылу» дип исемләнгән бүлегечә берләштерелгән шигырьләрдә. мәсәлән, бу үзенчәлек гади күзгә дә күренерлек дәрәҗәдә
Җиргә яка туган сабый мвн. һәм сугышта үлгән абый мин
Илдар Юзеев әзер фикер сөземтәсе китерми, укучыга уйлану-иҗат итешү рәхәтлеген бүләк итә:
Әйтик: бердәнбер көнне Кояш кире кайтмаса?
Кеше нишләр иде?
Бу уйчан поэзияне, гамьле поэзияне тудырган көч, хәрәкәт иттерүче көч — шагыйрьнең тынгысыз җаны. Ә шагыйрьнең тыйгысызлыгы кайдан килә? Тукайча, Такташча, Җәлилчә кайнар йөрәкле булырга. халык күңеленең камертоны булырга омтылудан. Әнә шул сыйфатлары белән «Өзелмәс кыллар» җыентыгы мты идеалларга хезмәт итүче шигъриятебезнең олылыгын, яшәүчәнлеген раслый.