Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ФӘННИ-ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯ
25—26 октябрьда Казанда «Нык үскән
социализм шартларында әхлак тәрбиясе»
дигән темага республика фәнни-практик
конференциясе үткәрелде. Анда партия оеш-
малары секретарьлары, агитколлектив' һәм
полнтинформаторлар группалары җитәкче-
ләре. пропагандистлар, предприятие, мәктәп,
техникум, профессиональ-техник училище
директорлары, колхоз председательләре, шә-
һәр. район һәм күп тиражлы газеталарның
редакторлары, вуз һәм фәнни-тикшеренү
институтлары работниклары, халык депу-
татларының шәһәр һәм район советлары
башкарма комитетларының культура бүлекләре
мөдирләре. «Белем» җәмгыятенең шәһәр һәм
район оешмалары җаваплы секретарьлары.
лекторлар, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре.
партия һәм комсомолның шәһәр һәм район
комитетларының идеология эшенә җитәкчелек
итә торган секретарьлары. профсоюз
работниклары, республиканың идеология
оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре
катнашты
Пленар утырышта конференциядә катна-
шучылар КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф
Вәлневнең «Хәзерге этапта хезмәт ияләрен
әхлакый тәрбияләүнең актуаль бурычлары»
дигән докладын. шулай ук КПССның Казан
шәһәр комитеты секретаре А Г. Кадыйрованың.
ТАССР юстиция министры Ә. Г Таҗетднновның,
КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче
секретаре В. Е. Борисовның, партиянең Чаллы
шәһәрендәге Автозавод райкомы секретаре Д.
В. Свирскаяның, профсоюзларның Татарстан
өлкә советы секретаре К. Г. Әхме- товнын,
ВЛКСМ өлкә комитетының берен че секретаре
Ш. Р. Агеевның. КПСС өлкә комитетының
пропаганда һәм агитация бүлеге лекторлар
группасы җитәкчесе А. Н. Калагановның өстәмә
докладларын тыңладылар.
«Эшчеләр сыйныфының һәм хезмәт кол-
лективларының югары әхлаклы шәхес тәр-
бияләүдә җитәкчелек роле», «Авылда әхлак
тәрбиясе һәм хәзерге этапта аны камилләш-
терү юллары». «Нык үскән социализм шарт-
ларында фән-техннка интеллигенциясен әх-
лакый тәрбияләүнең актуаль проблемалары»,
«Художество интеллигенциясе һәм совет
кешеләрен коммунистик әхлак рухында
тәрбияләү проблемалары», «Укучы яшьләрне
коммунистик әхлак рухында формалаштыру
проблемалары». «Советча яшәү рәвешен
пропагандалау — әхлак тәрбиясенең состав
өлеше» дигән секцияләрдә хезмәт ияләрен
әхлакый тәрбияләү теориясе һәм практикасы
проблемалары, югары әхлак сыйфатларына ия
булган шәхесне формалаштыру эшенең
нәтйҗәлелеген тагын да күтәрү юллары һәм
методлары һәрьяклап тикшерелде.
Конференциядә КПССның XXV съезды
карарлары яктылыгында әхлак тәрбиясенең
комплекслы системасын кин кертүгә юнәл-
телгән рекомендацияләр кабул ителде.
йомгаклау утырышында секцияләрнең эш
йомгаклары турында аларның җитәкчеләре —
КПСС өлкә комитетының бүлек мөдирләре А. А.
Родыгнн, Ю М. Воронин. М. М. Мусин, Ә. С.
Миндубаев. КПСС өлкә комитетының бүлек
мөднре урынбасары А. Н. Леонов. КПСС өлкә
комитетының лекторлар группасы җитәкчесе А.
Н Калаганов информация ясадылар.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Татарстан Язучылар союзы идарәсенең
чираттагы утырышы булды. Аны идарә
председателе Гариф Ахунов алып барды.
Утырыш, нигездә, яшьләр иҗатына кагы лышлы
мәсьәләләргә багышланды. Анда күптән түгел
Казанда булып узган яшь иҗат көчләренең
республика семинары йомгаклары һәм декабрь
аенда Азнакайда булачак чираттагы семинарга
әзерлек турында Язучылар союзы идарәсе
председателенең яшьләр белән эшләү буенча
урынбасары Илдар Юзеев чыгыш ясады
Азнакайда булачак семинар Апае, Чаллы.
Арчада уздырылган яшь язучылар
конференцияләренең дәвамы буларак оеш-
тырыла Анда нефть ягы — Азнакай, Әлмәт.
Лениногорск, Бөгелмә. Сарман. Баулы
районнарында яшәүче яшь язучылар иҗатына
анализ ясалачак
Арча конференциясендә СССР Язучылар
союзына членлыкка тәкз,днм ителгән ша-
гыйрьләрдән. Нәҗип Мадьяров. Шамил
Маннанов, Әхмәт Рәшитов һәм Разил Вә- лнев
бертавыштан СССР Язучылар союзы на член
итеп кабул ителде.
Татарстан Язучылар союзы партия оеш-
масының чираттагы җыелышында «Нык үскән
социализм шартларында әхлак тәрбиясе»
дигән темага булып узган фәнни- практик
конференция йомгаклары буенча җитди
сөйләшү барды. Аида Тзтар>таи Язучылар
союзы идарәсе председателе Г. Ахунов
доклады тыңланды Докладта әлеге мәсьәләнең
бүгенге шартларда гаять әһәмиятле һәм
актуаль булуы билгеләнде.
күп милләтле совет әдәбияты һәм татар
әдәбиятының бу юлда ирешелгән уңышлары
күрсәтелде Партия оешмасы секретаре Т
Миңнуллин рухи тәрбия мәсьәләләре
яктылыгында язучылар алдында торган конкрет
бурычлар турында сөйләде.
Фикер алышуда Д. Вәлнев, М Е Скороходов, Р
Ишморатова һәм Р. Хафизова чыгыш ясадылар
ТУКАЙ ИҖАТЫН ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА
15 октябрьда язучыларның Габдулла Тукай
исемендәге клубында халык шагыйре Г. Тукай
әсәрләренең дүрт томлык яңа басмасын
тикшерүгә багышланган җыелыш булды Аны, Г.
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институтының әдәбият секторы белән
берлектә, ТАССР Язучылар союзының
тәнкыйть секциясе оештырды. Бу кызыклы
сөйләшүдә язучылар, галимнәр һәм нәшрият
хезмәткәрләре катнашты.
Җыелышны кереш сүз белән тәнкыйть секциясе
председателе Ф Мусин ачты. Аннары
филология фәннәре докторы И Нуруллин һәм
филология фәннәре кандидаты М. Бакиров
докладлары тыңланды. Фикер алышуларда С.
Хәким, Н Исәнбәт, Г . Ахунов, Ә. Исхак, М.
Мәһдиев, Г. Ша- муков. Н Юзиев, Г. Халит, Р
Гайнанов, Ф Фасиев, Ә Булатов катнашты
Җыелышта Тукай әсәрләренең яна басмасы
мисалында бездә, гомумән, классиклар иҗатын
фәнни нигездә җыю һәм бастырып чыгаруның
торышы, бу өлкәдә алда торган бурычлар
турында эшлекле сөйләшү булды. Яна басманы
Тукай әсәрләрен чын гыйльми принципларга
нигезләнеп чыгару юлында җитди адым днп
бәяләү белән бергә, докладларда һәм
чыгышларда бу өлкәдә безнең әдәбиятчылар
алдында әле зур бурычлар торуы күрсәтелде,
күп кенә конкрет тәкъдимнәр ясалды
Җыелышта катнашучылар Г Тукайның 100
еллык юбилеена аның әсәрләренең тагын да
тулырак академик басмасын әзерләргә кирәк
дигән фикерне әйттеләр
X. ФӘЕЗХАНОВКА БАГЫШЛАП
СССР Фәннәр академиясенең Г Ибраһнмов
исемендәге тел, әдәбнят һәм тарих
институтында күренекле галим һәм мәгъ-
рифәтче Хөсәен Фәезхановнын тууына 150 ел
тулуга багышланган фәнни утырыш булды. Аны
кереш сүз белән институт директоры,
профессор М, К. Мөхәррәмов ачты.
Хөсәен Фәезхановнын тормыш юлы. иҗаты,
тарих һәм тел фәннәрен үстерүгә керткән
өлеше һәм аның иҗтимагый фикер тарихында
тоткан урыны, татар мәгърифәтчелек хәрәкәте
турында доклад белән философия фәннәре
кандидаты, доцент Я. Абдуллин чыкты.
Филология фәннәре кандидаты Ф Хә-
кимҗанов, фәнни хезмәткәр М Юсупов
чыгышлары да күренекле галимнең күп кырлы
эшчәнлегенең аерым якларын ачык
чагылдырды.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Татарстан Язучылар союзы каршындагы
драматурглар секциясенең отчет-сайлау
җыелышы булды. Информация белән секция
бюросы җитәкчесе Аяз Гыйләҗев чыкты Яиа
бюро составына А. Гыйләҗев, Т Миңнуллин, Р.
Хәмидуллнн, Г. Зәйна- шева, И. Илялова
керделәр
Шул ук утырышта Г. Зәйнашеваның «Суфия
апа» исемле яна драмасын тикшерү' булды Т.
Миңнуллин, А Гыйләҗев. И. Юзеев һәм Ә
Гаффар яңа әсәр турында автор белән
фикерләрен уртаклаштылар.
Татарстан Язучылар союзы каршында
эшләүче тәрҗемәчеләр секциясенең чираттагы
утырышында рус һәм дөнья әдәбиятлары
классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү
эше, аларның республика китапханәләренә
таралыш дәрәҗәсе һәм китап укучыларның
бүгенге ихтыяҗлары турында эшлекле сөйләшү
булды. Утырышта шушы мәсьәлә буенча
доклад белән СССР Язучылар союзы члены,
тәрҗемәче Саимә Ибраһимова чыкты
Зур җанлылык белән үткән фикер алышуда
СССР Язучылар союзы членнары,
тәрҗемәчеләр Я Халитов, Р. Даутов, секция
бюросы председателе Т Нурмөхәм- мәтов,
язучы һәм тәрҗемәче Л. Хәмидуллнн, шулай ук
ТАССР Мәгариф министрлыгы инспекторы Н.
Нуришанова, «Совет мәктәбе» журналының
баш редакторы В Зыятдинов чыгыш ясады
Утырышта катнашучылар рус һәм дөнья
әдәбияты классикларының күренекле әсәр-
ләрен тәрҗемә итү һәм татар укучыларына
җиткерү өлкәсендә җитди проблемаларны хәл
итү максатыннан үзләренең киңәш һәм
теләкләрен белдерделәр.
Ноябрь аенда поэзия секциясенең отчет-
сайлау җыелышы булып узды. Утызга якын
шагыйрь катнашкан бу җыелышта секциянең
соңгы ике елдагы эше турында аның җитәкчесе
Рәдиф Гатауллин сөйләде.
Доклад буенча фикер алышулар бүгенге
поэзия, аның гражданлык активлыгын үстерү,
секциянең эшен тагын кызыклырак, җанлырак
үткәрү зур сөйләшүгә әйләнде Шагыйрьләр С
Хәким, X. Туфан. Н. Арслан. Ә Баянов. Ш
Маннур. И Юзеев, Г Рәхим. М Әгъләмов, U1
Маннапов, тәнкыйтьче Р Мөхәммәдиев.
Язучылар союзы идарәсенең председатель
урынбасары Ф Миңнуллин эшлекле, кызыклы
тәкъдимнәр белән чыктылар. Бюроның эше ка-
нәгатьләнерлек дип табылган бу җыелышта
секциянең X. Туфан, С. Хәким, Н Арслан, Ә.
Баянов, И. Юзеев, Р Файзуллин,
Р Гатауллин, М. Әгъләмов, Ә Рашитов, Ш
Маинаповлар составында яңа бюросы
сайлалды Шул ук кенне бюроның оешты ру
утырышы булып, бюро җитәкчесе (Р Га-
тауллин), секретарь (Ә. Рәшитов) расланды.
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫ
ПЛЕНУМЫ
17 ноябрьда Казан дәүләт консервато-
риясенең Актлар залында Татарстан Ком-
позиторлар союзының иҗат яшьләренә ба-
гышланган XVI пленумы ачылды. Ленин
комсомолының 60 еллыгы хөрмәтенә үткәрелә
торган бу музыкаль форумда Мәскәү- дән,
Удмуртия, Чувашия, Мари автономияле
республикаларыннан килгән композиторлар,
музыкантлар, .музыка белгечләре катнашты.
Пленумны кереш сүз белән ТАССР Ком-
позиторлар союзы идарәсе председателе
Мирсәет Яруллин ачты Аннары ике бүлектән
торган симфоник музыка концерты булды.
Башлап Р. Билаловның шагыйрь М. Хөсәен
шигыренә язылган «Партия, комсомол» дигән
яна җыры башкарылды.
Концертта яшь композиторлар П Четвергов.
К. Хөснуллин, Р. Еникеева. А. Руденко. Ш
Тимербулатов, Л. Батыркаева, А
Миргородскийның төрле жанрдагы Симфоник
әсәрләре яңгырады. Концертта Ка-
загыстанныц һәм Татарстанның халык артисты
Фуат Мансуров дирижерлыгында Бөтенроссня
һәм Бөтенсоюз конкурслары лауреаты Татар
дәүләт снмфоник оркестры катнашты.
Татарстан Композиторлар союзы плену мын
ачуда КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф
Вәлнев һәм ТАССР Министрлар Советы
Председателе урынбасары М. X. Хасанов
катнашты.
Пленум үзенең эшен дүрт көн буе дәвам
итте.
йомгаклау утырышында «Яшь компози-
торлар иҗаты» дигән доклад белән ТАССР
Композиторлар союзының иҗат яшьләре белән
эшләү секциясе председателе Р Н. Билалов
чыкты.
Доклад буенча фикер алышуда компози-
торлар Л. Любовский. Л. Хәйретдиновә. Ә
Шәрәфнев. Л. Блинов. Б Мулюков, Казан дәүләт
консерваториясенең кафедра мөдире
профессор А. Луппов, музыка бел гечләре М.
Ннгьмәтжаиов. М. Фәйзуллаева, РСФСР
Композиторлар союзының оешты- ру-ижат
комиссиясе председателе А. А. Бу- зпвкин.
РСФСР Композиторлар союзы правлениесе
секретаре. «Музыкальная жизнь» журналының
баш редакторы II Е. Попов катнашты.
Пленумның йомгаклау утырышында КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире М. М
Муснн катнашты һәм чыгыш ясады
Соңыннан РСФСР Композиторлар союзының IV
съездына делегатлар сайланды.
СССР ПЕДАГОГИЯ ФӘННӘРЕ
АКАДЕМИЯСЕ
СССР Педагогия фәннәре академиясенең
гомуми җыелышында СССР Педагогия
фәннәре академиясенең яна действительный
членнарын сайлау булды. Алар арасында
безнең якташыбыз, күренекле Казан галиме.
СССР Педагогия фәннәре академиясенең
професснональ-техник педагогика фәнни-
тикшеренү институты директоры Мирза
Исмәгыйлович Мәхмүтов та бар
ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ
Октябрь ахырында Казан шәһәренең Төзүчеләр
культура сараенда язучы һәм драматург
Нурихан Фәттахның 50 еллыгына багышланган
әдәби кичә булып узды. Әдипнең күп кырлы һәм
бай иҗаты турында докладны аның каләмдәше.
Казан дәүләт университеты доценты Мөхәммәт
Мәһ- диев ясады. Кнчәдә язучының
прозасыннан өзекләр укылды. «Кол Гали»
драмасыннан аерым эпизодлар күрсәтелде
Шәһәребез хезмәт ияләре, яшьләр һәм иҗат
интеллигенциясе күп җыелган бу бәйрәм зур
күтәренкелек белән узды.
Беренче декабрьдә Казан шәһәренең Тө-
зүчеләр культура сараенда күренекле шагыйрь
Шәүкәт Галиевнең 50 еллыгына багышланган
әдәби-музыкаль кичә булып узды Шагыйрьнең
лирикасы, сатнра-юмор һәм балалар өчен
язылган әсәрләреннән төзелгән әдәби-
музыкаль композициядә танылган артистлар,
җырчылар зур уңыш белән чыгыш ясады С.
Хәким. М Мәһднев һәм Г. Рәхимнәр
шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында
сөйләделәр Шәһәребез езмәт ияләре, яшьләр
һәм нжат интеллигенциясе күп җыелган иҗат
бәйрәме зур күтәренкелек белән узды.
15 ноябрьда Казан шәһәренең Мәскәү районы
Пионерлар йортында укучылар шагыйрь
Шәүкәт Галиев белән очрашу кичәсе
уздырдылар. Татарстан китап нәшрияты
редакторы 10 Әмннов кнчәдә катнашучыларны
шагыйрьнең тормыш һәм нжат юлы белән
таныштырды Аннары Пионерлар йорты
каршындагы «Салават күпере» исемле әдәби
театр һәм «Яшьтәш» поэтик клубы (җитәкчесе 3
Е. Вернадская) членнары Ш. Галиев
әсәрләреннән тезелгән «Ә тимурчылардан без
калышмаска тиешбез» дигән әдәби монтаж
башкардылар.
Пионерлар йорты директоры Н. М. Файз-
рахманова 50 яшь тулу уңае белән шагыйрьгә
котлау адресы тапшырды, пионерлар юбилярга
чәчәкләр бүләк иттеләр
Шәүкәт Галиев, кичәнең азагында чыгыш ясап,
күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде,
балаларга үзенең яңа шигырь ләрен укыды,
сорауларга жавап бирде
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Октябрь аенда Леннногорскндагы «Чишмә»
әдәбият берләшмәсендә отчет-сайлау
җыелышы үткәрелде Отчет доклады белән
берләшмә җитәкчесе Әсрар Галиев чыкты
Фикер алышуда катнашучы язучылар Шамил
Бикчурин, Җәмит Рәхимов, яшь язучылар
Альберт Хәсәнов, Шәрига Таһнрова, Разим
Валиуллин. Хәким Хәйруллин, яшь композитор
Фәйзи Хөснуллин берләшмә членнарының иҗат
активлыклары турында сөйләделәр, эштәге
кимчелекләрне тәнкыйтьләделәр.
Җыелышта Татарстан Язучылар союзы Әлмәт
бүлеге җаваплы секретаре Әдип Маликов,
КПССнык Лениногорск шәһәр комитеты
инструкторы Рөстәм Фәттахов чыгыш ясады.
Әдәби берләшмә җитәкчесе нтеп яшь шагыйрь
Разим Вәлиуллин сайланды Шеф консультант
итеп язучы Җәмит Рәхимов расланды.
КУЛЬТУРА ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия
театрының бер группа артистлары сентябрь-
октябрь айларында Урал һәм Себер
шәһәрләрендә гастрольдә булып кайттылар.
Алар анда К. Тинчурннның «Сүнгән
йолдызлар», Т. Миңнуллннның «Диләфрүзгә
дүрт кияү» спектакльләре белән чыгыш ясады.
Ижевск, Свердловск, Омск. Новосибирск,
Новокузнецк, Прокопьевск, Томск, Красноярск,
Иркутск шәһәрләрендәге гастрольләрдән соң
чорыбызның гигант төзелеше булган Байкал —
Амур магистраленең баш шәһәре Тын да да,
Могот эшчеләр поселогында чыгыш ясадылар
Артистлар бу гастроль дәвамында шәһәр
предприятиеләрендә эшчеләр белән. Про-
копьевск шәһәрендә мактаулы якташларыбыз
— шахтерлар белән кызыклы очрашулар
уздырдылар. В Минкина, Р Тажетди- нов, Р
Шәрәфиев, Н. Гәрәева, X. Җәлә- лов, А.
Харисова. Ф Әхтәмова. И Хайруллин һ. б.
артистларның чыгышларын тамашачы лар бик
җылы каршыладылар.
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Әлмәт милиция бүлегендә комсомолның 60
еллыгына багышланган кичәдә комсомол
ветераны шагыйрь Әдип Маликов чыгыш ясады,
яшьләргә багышланган яңа шигырьләрен
укыды.
* *
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен
һәм илле яше тулу уңае белән язучы Шәүкәт
Галиев (Шәүкәт Галиевич һидия- туллин)
«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.
Нефтьчеләрнең «Ромашкнно» санатория-
сендә шагыйрә Клара Булатова белән очрашу
кичәсе булды . Республикабызның төрле
районнарыннан килгән ял итүчеләр
шагыйрәнең чыгышын кызыксынып тыңла-
дылар, сораулар бирделәр.
Әлмәт әдәбият берләшмәсе утырышында яшь
авторлардан Лут Юнысов. Шәриф Хисамиев
хикәяләре һәм Роберт Рәкыйпов шигырьләре
тикшерелде. Берләшмә членнары һәм шагыйрә
Саҗидә Сөләйманова авторларга әсәрләрен
камилләштерү юнәлешендә файдалы
киңәшләр әйттеләр
Яшь иҗат көчләренең республика киңәш-
мәсендә катнашкан Фәрит Гыйльметдинов һәм
Роберт Рәкыйпов үзләренең шунда елган
тәэсирләре белән уртаклаштылар.
* *
Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен художник Виктор Иванович Куделькинга
РСФСРның атказанган художнигы дигән
мактаулы исем бирелде
Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен художник Виктор Петрович Игнатьевка
Татарстан АССРның атказанган сәнгать
эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре
өчен Г. Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие
җырчысы Идея Васильевна Алек- сеевага
Татарстан АСССРның атказанган артисткасы
дигән мактаулы исем бирелде.