Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯКТЫЛЫК ТИЗЛЕГЕ


Кави Латыйп халык җырлары стилендә кыска шигырьләр дә язып карады, повестьлар да иҗат итте, үз тавышын таба алмый интекте.
Аның менә бу шигырьләр бәйләмендә яңалык, үзенчәлек сизелә. Әгәр бу аның язу алымына әйләнеп, һәм ул шигырьләр һәр вакыт камиллеккә ирешкән булсалар, шагыйрь, чыннан да. j зен тапты дип әйтергә булыр.
ГАРИФ АХУНОВ
Яктылык тизлеге
Яктылык тизлеге белән исәпләгәндә, миңа бер генә яшь икән.
Алай булгач, кайчан килеп җитәр сиксән?
Галәмдә узган бер ел гомер җирдәге илле яшькә тиң икән, яктылык сәгате белән үлчәгәндә...
Шулай булгач, мин тәпи генә баса башлаган, ипи генә ашый башлаган, имезлекне генә ташлаган, — яктылык гомере белән үлйәгәндә.
Уйларымны уртаклашучы якын дустым әйтә миңа: яктылык тизлеге белән исәпләгәндә, Тукай, димәк, исән!
Исән, дим мин, яши, яшьни безнең Тукай карагруһларның баш өстендә, яшен булып яшьни бүген дә: намуссызлык, хокуксызлыкмы фаш итә, азатлык, бәйсезлек өчен кылыч уйната Европа, Америка, Африка, Азиядә...
Тукай нинди генә вакыт белән үлчәгәндә дә яши, Тукай нинди генә тизлек белән исәпләгәндә дә исә> Тукай — түгел шәм, ул метеорит!
Тукайның һәр сүзе, һәр фикере, һәр шигыре яктылык гомеренә тиңләшә!
Оркестр уйный
Оркестр уйный, оркестр уйный...
Тауларны, диңгезләрне, илләрне буйлый...
Оркестр уйный, оркестр уйный: җирдә — туплар, океанда — крейсерлар, галәмдә — кораблар...
Сенаторлар, конгрессменнар, банкирлар бии...
Заводлар, шәһәрләр, штатлар бии НАТО көенә,— циркач атлар шикелле.
Карап торучы тамашачылар сөенә, Чехов пьесасындагы дамалар сыман.
Ачык авыз тамашачылардан битәр, көрәшчеләр кирәк җир йөзенә бүгенгесе көндә — егерменче гасыр азагында, нейтрон — атом заманында!..
Җир шарын хезмәт мәйданына, Тынычлык зонасына әверелдерер өчен...
Уйна, оркестр, уйна, —
тауларны, диңгезләрне, илләрне буйла, — көрәшчеләр чакыр...
Сенаторлар, конгрессменнар, банкирлар биеп калсын НАТО көенә соңгы тапкыр, соңгы тапкыр!..
Минем кайнарлыгым —уттан
Минем кайнарлыгым уттан — бабам күптән тапкан уттан, әтием кылычы чаткысыннан капкан уттан, фашистларга абыем аткан снаряд ялкыныннан — кызган, кайнар туптан...
Минем тугрылыгым — уктан, дөресен ярып әйтәм мин, — хыянәтченең чикәсенә суккан сыман чалт итеп!
Туры сөйләмәсәм, минем өчен дөньяның бер чите китек.
Минем вөҗданым, намусым — тау чишмәсеннән дә саф. Коммунист күңеленнән эзләмә син керне, — мин уттай кайнар, судай пакь.
Коммунистлар сафлыгы, пакьлеге белән
дөнья якты, дөнья ак!..
Карбышев йолдызы
Совет астрономнары яңа йолдыз тапканнар— ул Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышев йолдызы, номеры 1959.
Газеталардан
Яңа йолдыз яна күк гөмбәзендә — генерал Карбышев йолдызы. Аны күрәләр бөтен җирдә: Берлинда, Нью-Йоркта, Лондонда, Казанда, Рязаньда, туган җире Себердә.
Аны Карбышев әйтерсең лә йөрәк ялкыны белән кабызган, — Данко сыман!
Әйе, Карбышев кеше булып үлгән, ә йолдыз булып туган...
Фашистлар аңа җирдә яшәү вәгъдә иткән, ө ул үзе теләп йолдызлар дөньясына киткән, — җир йөзен яктыртыр өчен караңгы төннәрдә.
Карбышев йолдызын ирек сөючеләр күрәләр төрмәләрдән...
Карбышев йолдызы кешелек тәрәзәсенә карый Карбышев йолдызы—ул Советлар Союзы, аны барлык планета таный, — номерсыз да!..
Баш ия аңа картлар, яшьләр, — бөтен дөнья...
Тын океанга
Суга таш атып коймак ясый алмавына гарьләнә ана бер бала.
Ә кемнәрдер океанга әҗәл кеймаларе сала.
Океан, син нәрсә карап ятасың?
Шаула, дула, күтәр өермә.
Әҗәл көймәләре — АКШ маркасы сугылган акулалар җибәрүче мундирлы ир-атлардан, егерменче гасырдагы пиратлардан үзеңне көймәләр, кораблар зиратына әверелдертмә. «Ирек!» —дип лыгырдаучыларга ирек бирмә, Океан, бул ирекле, шаула, дула, күтәр өермә, — гаделлек, тынычлык урнашсын өчен җирдә!