Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯҢА ЯЗЛАР


БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 1
ллар юллар белән башланды. 1947 ел, көз. Шәһәр урамнарында бүген иртәдән бирле ябалак-ябалак кар ява. Беренче кар.
— Әйдә, Әкрам!—диде Зиннәтша абзый, озын гына коридордагы беренче бүлмәгә керергә әзерләнеп.—Әйдә, оялып торма! Син хәзер авыл малае түгел. Әйдә, капчыкларны да үзебез белән алыйк!
Алар үткән айда гына төзелгән яңа трестның кадрлар бүлегенә килеп керделәр. Бүлмәдә чем- кара чәчле, чем-кара күзле яшь кенә бер кыз ялгызы гына утыра икән.
— Сез эшкә ялланып килүчеләрме? Зиннәтша абзый, өстәл каршына килеп.— Сез кем
буласыз, сенелем?
— Мин монда эшлим.
Абзый өстәлгә төрле-төрле документлар чыгарып куя башлады
— Менә паспортлар. Менә колхоз кәгазе. Икебезнеке дә шунда. Менә минем хәрби билетым.
Кыз документларны алды, укыды һәм аларны кызыл папкага салып куйды.
— Бераз сабыр итегез! Озакламыйча начальник килер.
Абзый белән Әкрам, өстәл каршыннан китеп, шушы ук бүлмәдәге кыска эскәмиягә урнаштылар.
Өйлә вакыты иде. Кыз, үзенең өстәл тартмасын ачып, кәгазь төргәк чыгарды һәм тамак туйдырырга кереште.
— Рәхим итегез!
Абзыйның күзләре очлы: кыз өстәлендә бер телем күмәч, аз гына ак май һәм кечкенә генә балык кисәге пәйда булды.
Юк, рәхмәт!— диде абзый, күмәч белән майга кызыгып карап.— Безнең тәгам бар әле болай...
Абзый капчыкны ачты, солы оны кушып пешергән ике кабартма алды һәм аларның берсен Әкрамга бирде.
— Аша, Әкрам!
Әкрам ачыккан иде. ♦
— Абый! Минем капчыкта бәрәңге коймагы бар иде. Аны да ашыйк!
Сүзгә кыз да кушылды: 5
— Сез татарлар икәнсез, ә? S
Абзый гаҗәпкә калды: 2
— Менәтерәк! Сез дә татар кызы икәнсез ләбаса? Кайсы якныкы? к Кыз никтер җавап бирмәде. Беләсе килә ич, Әкрам абзый баягы ф
соравын кабатлады: =
— Ник яшерәсез? Әйтегез инде! Кайсы шәһәрдән, кайсы яктан сез? х Ихтимал Казаннандыр?—диде аннары абзый, елмаеп.— Без дә Казан * ягыннан, сеңелем, Зөябашыннан. Танышсак зарар булмас: менә бу g егет Әкрам, минем абыем улы. Пләмәнник, значет. Яшь әле, унсигезне тутырды гына. Зөябашында әнисе бар аның. Минем килен, значет. < Әтисе фронтта югалды. Нишлисең бит, сугыш хәлләре. Мин дә тол хә- °- зер. Хатыным мин фронтта чакта үлгән. Ә кыз Ташкент ягында — ир- £ дә. Сездән ник яшерергә? Икебезнең дә ният Зөябашында матур йорт кору. Кем белә, бәлки монда да төпләнеп булыр әле.
Әкрам бу сүзләрне эчтән борчылып, эчтән көенеп тыңлап утырды.
— И абый!—диде кыз, урыныннан торып.— Сезнең дә, Әкрамның да кайгы-хәсрәтегез күп булган икән. Ләкин нишләмәк кирәк? Әх язмышлар, язмышлар...
Кыз әле абзыйга, әле Әкрамга җентекләп карап куйды.
Әйе, абзый соры шинельдән, погоннары юк, билендә солдат каешы, башында кер җыйган колаклы бүрек, солдат бүреге. Әкрам исә кыска гына калын пинжәктән, аягында олтан салынган итек... Малай буйга озын икән, әмма яшь әле, бик яшь.
— Мин техник, монда вакытлыча гына эшлим,— диде кыз, күз карашын абзыйга юнәлдереп.—Исемем—Мәрьям, ә русча Маша дип атыйлар мине. Әнием...
Мәрьям тагын нидер әйтмәкче иде, ләкин бүлмәгә бер ир килеп керде. Карап торырга нәкъ Зиннәтша абзый: керүченең киеме яртылаш хәрби.
— Менә яңа эшчеләр,— диде Маша, әлеге иргә карап.— Менә аларның документлары.
Абзый шунда ук аңлады: әлеге ир трестның кадрлар бүлеге башлыгы икән.
— Рәхим итегез!—диде ул, эшкә килүчеләрне үзенең бүлмәсенә чакырып.— Танышыйк! Сез дә фронтовик, ахры?—Кадрлар башлыгы абзыйның һәм Әкрамның документларын тикшерергә тотынды.— Яхшы, яхшы!
Абзый сүзгә бик юмарт кеше. Бигрәк тә мондый чакларда:
— Әйе, фронтовик. Өч елга якын фронтта булдым. Бер тапкыр — тыловой госпитальдә. Өлкән сержант идем мин. Сапер. Соңгы дәрә җәм — старшина. Шинелегездән таныйм: сез офицер булгансыз икән?
— Әйе,— диде бүлек башлыгы, абзый белән Әкрамның документларын укып бетергәч.— Сез безгә кирәк кешеләр. Ә сезне, старшина, бригадир итәргә мөмкин. Сөйләштекме, бригадир?
Абзый елмаеп куйды:
— Күз күрер...
Аларны «Уралкоммунстрой»ның махсус трестына эшкә алдылар һәм шунда ук, кулларына икмәк карточкалары биреп, тулай торакка озат тылар.
Абзый һәм Әкрам әйбәтрәк баракка урнаштылар. Иркен, якты. Бүлмәдә биш кенә кеше. Икмәк кибете каршы яктагы иске барак белән янәшә генә икән. Яна эшчеләрне шул барактагы кечкенә генә складка чакырып алып, эш киемнәре белән тәэмин иттеләр: брезент пинжәк, брезент чалбар, озын балтырлы резин итек.
— Ну, Әкрам, настоящий рабочий без хәзер,— диде абзый, эш ки-емнәрен култык астына төреп баракка кайтып кергәч.— Менә бу чал Уралдан баеп кайтып, икебезгә ике йорт саласы гына кала, шайтан алгыры,ә?
Нәкъ шул вакыт бүлмәгә бер хатын килеп керде. Кулларында юка гына юрганнар һәм җитен простынялар.
— Исәннәрме, яңа эшчеләр?
— Исәнмесез?
— Менә сезгә юрганнар, простынялар. Тәртипле файдаланыгыз! Матраслар караватларда. Әнә ике урын буш.
Сүз рус телендә барды. Хатын һич көтмәгәндә татар теленә күчте:
•— Сезне татарлар дип әйтәләр. Дөресме, юкмы?
— Бик дөрес!—диде абзый, куанып.— Кем сез, кайсы якныкы, ходай бәндәсе?
— Мин уборщица, бик ашыгам.
Хатын бүлмәдән тиз генә чыгып китте. Абзый һәм Әкрам бер-беренә карашып куйдылар.
— Менәтерәк!—диде абзый, әлеге хатын китергән постельләрне караватка җәяргә тырышып,— Рәхәттә ятыйк әле ичмаса, шайтан алгыры. Давай урын-жиреңне төзәт! Солдат булырга вакыт...
Көн кичке якка авышты.
— Тамак туйдырыйк!—диде абзый, Әкрамга карап.
Бераздан алар бүген .генә кибеттән алып кергән саф арыш икмәге белән тамак туйдыра башладылар: «Тәмлеме. Әй тәмле лә!» дип сөйләнделәр. Зур чәйнектә кайнаган су да табылды: бүлмәгә кергәч уңда, чуен плитә өстендә икән.
— Әкрам!—диде абзый, тамагы туйгач, үзенең караваты янына барып.— Карта уйныйкмы?
Әкрамның карта уйнаганы юк иде әле.
— Мин уйный белмим, Зиннәтша абый.
Абзый караватка ятты һәм никтер бик тиз йоклап та китте: хырр... хыр... хыр...
Мондый чакта нишләргә? Берничә секундтан соң Әкрам да үзенең караватына баш төртте, ләкин йокы килмәде. Әкрам кинәт үзенең туган якларын, әнисен күз алдына китерде.
Әйе, Әкрам Зөябашыннан чыгып киткәндә Бөек Ватан сугышы беткәнгә әле ике ел да тулып җитмәгән иде. Бер көнне Әкрамның әнисе күршеләр каршындагы тирән коедан су алып керде дә: «И... балам! Туган авылны ташлап, чит җирләргә ничек чыгып китәрсең?»—дип өзгәләнеп әйтте. Аның бу сүзләре кайчан булса да истән чыгармы? Зөябашы «Тау ягы» дип аталган чокырлы кырлар һәм яшел болын-нар түрендә борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Әбиләр сөйли: Ж,әй көннәрендә челтерәп аккан салкын чишмәләр дә күп булган монда. Зөябашы ике генә урамлы авыл, ләкин аның яшелчә бакчалары һәм уйсу аланлыклары күрше авылның алма бакчасына ук барып терәләләр. Әкрам гаҗәпләнә: чит җирдә бик кызык икән, әмма туган як барыбер сагындыра. Әйтергә генә ансат, Әкрам җидене дә Зөябашында тәмамлады ич. Ә сабый чаклар, ә сугыш еллары: «Менә, улым, хәл кадәре май салып, кабак бәлеше пешердем бүген». Әни, әни! Әкрам аның миһербанлы күзләрен мәңге онытмас. Әни! Әнә ул, әнә; әйтерсең
хәзер монда килә: әнә өстендә мамык белән сырылган плүш пальто. Әнә әни һаман кайгыра: <Әй улым, улым! Әтиең тәки фронтта һәлак булды микәнни?> Әкрам әтисен хәтерли: түгәрәк йөз, кара мыек, урта буй. Ул җырчы булган. Зиннәтша абыйсы белән бергә, киң чанага утырып, авылдан чыгып киткән чакта Әкрам да җырлады:
Сандугачлар килде, аккош кайтты. Син кайтмадың киткән җиреңнән- Аккош китәр урман күлләреннән. Син китмәссең минем күңелемнән.
Әкрам уйланды. Очсыз, кырыйсыз, киртәсез иде бу уйлар. Әйе, Зөябашыннан чыгып киткәч тә кырлар башланды. Аннары юллар һәм ерак авыллар... Төрле исемле, төрле милләтле, төрле байлыктагы авыллар... Күбесе таныш. Әнә Әкрамны кайчандыр зур белем алу турында хыялландырган Мөрле авылы. Зур авыл. Әнә Зөя үренә күтәрелгәндә әллә канларга күренеп тора. Мәктәбе унъеллык аның. Әкрам бу авылга сабан туена килә иде. Ләкин сугыш. Сугыш гаепле! Гитлер гаеп-ле!.. Менә инде сугыш тончыкты, бетте. Ә килгән юл һәм чана һаман онытылмый... Андагы коры печәннән әле дә хуш исләр аңкый төсле... Әнә әйтерсең тирә-юньдә көмеш кар һаман ялтырый. Ә чана җырлый, чана моңая: «Кыш... Кыш... Кыш». Әйтерсең ул яңа бер көйгә: «Канда икән, кайда икән, без барасы ерак юл?» — ди.
Ниһаять, чана тимер юлы станциясенә килеп туктый. Сугыш елларында Зөябашыннан ашлык ташыган чакта бик күп мәртәбәләр булды монда Әкрам. һәммәсе таныш: каршы якта таш вокзал, ә аннан арырак дәүләт складлары. Өйлә вакыты. Вокзал кешеләр белән шыгрым тулы. Моның сәбәбе Зиннәтша абыйга билгеле икән: «Сугыштан соң халык урнашып бетә алмый». Зиннәтша абый дөньяны гизгән кеше. Чувашча да шәп белә. Поезд көткән арада бер чуваш хатынына акрыж
Айда, ипкә, вырмана.
Хура шырла пуштарма *..
— дип җырлап та бирде.
Әкрам йөзтүбән ята һәм уйлый. Уйлар, уйлар, уйлар... Әйе, юлда килгәндә ашау ягы, колхоз кырындагыдан, тиз күмәкләште: «Менә кәбестәгә төреп пешергән бәрәңге кәлҗемәсе, Зиннәтша абый, аша! Менә йомырка, менә бер тавык боты. Аша, Зиннәтша абый, аша! һәммәсен дә юлга дип, әнием әзерләгән».
Поезд Казанда озак тормады. Мәскәү ягыннан килеп җитте дә Урал ягына китеп тә барды. Казан... Нинди матур, нинди зур, нинди дәһшәтле диләр бу шәһәрне! Әкрамның әле бер генә тапкыр да булганы юк иде бу зур калада. Анда эңгер-меңгер вакытлар иде. Шул чак кинәт утлар кабынды. Карап туймассың: әйтерсең Казан утлар диңгезе! Кызык ич, кызык. Абзый, Әкрамны ияртеп, вокзалның зур залына керде Карт солдат абзый ни күзе белән күрсен, вокзалның буфетында сыра саталар! Тиз генә буфет каршына килеп: «Өч кружка!»— дип кычкырды абзый. Бирделәр, эчте. Әкрам эчмәде. Ул эчәргә кайчан һәм кайда өйрәнсен әле? Абзый буфеттагы икра, кызыл балык бәяләре белән кызыксына башлады, ләкин кесә ягы чыдарлык түгел икән. «Әйдә, селәгәйне агызмыйк, коммерческий ул,— диде абзый һәм вагонга ашыкты. —Әйдә, тимер алаша безне көтеп тормас, шайтан алгыры!» Абзый, вокзалдан вагонга кергәч, шактый гыйбрәтле бер вакыйга турында сөйләп бирде: «Казанда булды бу хәл, шайтан ал-гыры. Сугышка чаклы. Мин Пермьнән кайтып киләм, значет. Пароходта йөкче булып эшләдем. Егет чак. Кесә тулы кызыл червонец. Ни-.
1 Әйдә җиңги урманга, Кура җиләге пешкән...
гына:
ят—өйләнү. Кызлар күзен шар итәрлек бик матур костюм эзлим. Казанда кибеткә кереп, кулны кесәгә тыксам: червоннар тү-тү! Менә сиңа өйләнү!
Әкрам елмаеп куйды һәм тагын уйларын дәвам итте: Урал... Нәкъ поездда абзый сөйләп килгәнчә — тезмә таулардан гыйбарәт икән Урал. Урал... Монда урманнар да күп. Кая гына карама ямь- яшел урман. Нарат урманы. Ул да түгел, караңгы тоннель. Ә тоннельне үткәч: янә урман, янә очлы кыялар, янә коточкыч текә ярлар, тирән чокырлар, аннары яшь наратлар, яшь чыршылар... Кем белә, бәлки бу тауларда кайчандыр ут вулканнары ыжгыргандыр?
Әкрам шулай уйланып ята бирде. Аның уйларын кинәт абзый тавышы өзде:
— Энем! Мин черем итеп алдым, ахры, шайтан алгыры? Ә кешеләр һаман эштән кайтмадылармы әле?
— Юк, —диде Әкрам һәм тиз генә урыныннан торды.— Иртәгә эшкә чыгабызмы, Зиннәтша абый?
Абзый да торды:
— Обязательно!
3
Эшчеләр кайтып кергәндә баракта инде ут кабынган иде. Абзый кыю кеше. Ул монда яшәүче эшчеләр белән үзе танышырга кереште:
— Ну, әйдәгез, таныш, булыйк, егетләр! Кайсыгыз кайсы яктан? «Ат кешнәшеп табыша, кеше сөйләшеп таныша», дигәннәр ич. Мин Кәлимуллин Зиннәтша. Карт солдат, -значет, шайтан алгыры.
Эшчеләрнең берсе Оренбургтан, берсе Уфадан, ә берсе — кыска буйлы, соры күзлесе Казаннан икән.
— Мин Казаннан.— диде ул, никтер бик горурланып.— Мин Яр- мухаметов Гайни булам. Икенче төрле итеп әйткәндә — Гайнулла яки Гайка. Ә син нинди кеше, карт солдат? Синең белән дуслашып буламы, юкмы? Усал эт кебек, тешли торган гадәтең юкмы?
— Бар!—диде абзый, җитди төс алып.— Мин тешләсәм, ычкына алмассың, егет!
Оренбург егете кычкырып көлеп җибәрде:
— Кирәгеңне алдыңмы, Гайка?
— Күрәм, карт солдат, син иске шинелең белән масаясың, ахры? Әгәр алырга теләмәсәк, без сине монда сыйдырмаска да күп сорамабыз. Ишеттек: үзең белән бергә авызыннан селәгәе китмәгән яшь малай ияртеп килгәнсең. — Ярмөхәммәтов Әкрамга кулы белән күрсәтте. — Аның өчен без эшләрбез дип уйлыйсыңмы, солдат?
Абзый дәшмәде, түзде: «Карыйк әле, күз күрер».
Әкрам ачуыннан тешләрен кысты.
— Чебешләрне көздә саныйлар,—диде Зиннәтша абзый.—Карт солдатның нервылары какшаган, сез аны онытмагыз. •
Бүлмәгә, бер кочак ваклап туралган утын күтәреп, мичкә ягучы хатын килеп керде. Абзый аны шунда ук таныды татар хатыны, көндез юрган һәм простынялар алып килгән хатын. Чибәр, чем-кара күзләр... Сүз дә юк, сөйкемле хатын. Яшь ягыннан утыз биш-кырык тирәсе. Кием-салымы, барак халкыныкыдай, брезент пинжәк, ләкин аякта әйбәт киез итек, ә башта, иске булса да, оренб\р шәле.
— Җылытыйм әле үзегезне. — диде хатын, кочагындагы утыннарны мич янына ташлап.— Җылытыйм әлё, рәхәтләнеп йоклагыз!
Хатын елмаеп куйды, мичне ягып җибәрде. Абзый аның каршына килде һәм сүз башлады:
— Менә галәмәт! Бая әйтмәдегез, исемегез ничек?
— Фатыйма.
— Кайсы якныкы?
Тамбовтан. Аннары — Үзбәкстан, аннары — Украина, аннары — фронт... г
Абзый гаҗәпкә калды:
— Ничек инде ул? Мин аңлап җиткерә алмыйм, Фатыйма сеңелем? ♦
Фатыйма җитди төс алды: а.
Ник аңлашылмасын? Мин Тамбовта туып, Тамбовта үстем. 5 Тамбовта иргә чыктым. Мин, ирем белән бергә, Ташкентка күчтем. ~ Аннары — Украина. Аннары — фронт... Мин чик сакчысы хатыны ± идем, ә монда эвакуация буенча килдем. Бердәнбер кызым Мәрьям дә к монда. «Маша» дип атыйлар аны. Мактаныйм әле: кызым быел кичке ♦ техникум тәмамлады. Техник ул. Миннән зур инде. Хәзергә вакытлы- х ча кадрлар бүлегендә эшли... " х
— Мин аны беләм, күрдем!—диде абзый, шатланып.— Кадрлар 5
бүлегендә, значет. Чибәр кыз. ™
Абзый ниндидер уйга калды. Фатыйма дәшмәде. Ул мичкә салган утыннар дарыдай гөрләп яналар иде. <
«Менә сиңа дөнья!—диде абзый, уйларны дәвам итеп.— Менә ке- °- шеләрнең язмышлары белән ничек кенә уйнамый, шайтан алгыры». £ Фатыйма ашыга иде. Ул күрше баракка чыгып китте.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Эш иртүк башланды. Зур шәһәрнең Декабристлар урамы. Иске урам, әмма һаман әле көн саен чаң бирә торган чиркәүле урам, ә чиркәүгә якын гына — иске зират.
Бүген әллә ни салкын түгел. Хәтта кичтән яуган кар эри. Абзый канауда эшли. Кулда — көрәк.
— Иптәш Кәлнмуллин!—диде аңа прораб.—Эшне дәвам итегез, ә мин башка участокларга барам. Сез элеккеге сапер ич, эшне аңлыйсыз.
Абзый — бригадир. Ул, үзенең бригадасындагы эшчеләр белән бергә, Декабристлар урамындагы канауларны төзәтә. Канаулар исә тәмам бозылган, урыны-урыны белән ишелеп төшкән һәм андагы су юллары өзелгән икән.
— Ярын, иптәш прораб,— диде абзый, маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртеп.— Эш бездән тормас, тик торбаларны гына тизрәк китертегез!
Урам... Кнң урам. Кайчандыр ул вак таш һәм калын асфальт белән капланган булгап. Каршы якта бер генә катлы агач яки таш йортлар һәм зәңгәр капкалар. Әкрам белән Зиннәтша абзый һәм башка эшчеләр менә шушы урамда яна канау казыйлар. Табигый хәл, җир монда чуерга әверелгән, ә шулай да эш туктамый, эш кайный, кая гына карама — халык һәм көрәк тавышы. Әнә бүген иртәнге якта бульдозер пәйда булды. Әкрам кулында — көрәк. Кыска саплы, үткер көрәк. Брезент бияләй. Әкрам җир казый. Җирдән чыккан балчыкны иске тротуар буйларына ыргыта Әкрам. Җир тирәнәя, канау эчендә ташлар очрый. Әкрам, тимер көрәкне ташлап, җирне лом белән казын. Аннары ломны янә көрәккә алыштыра. Әкрам уйлана. «Карале, мондый эш ничек сагындырган!» Әкрам үзенең авылда чакта бәрәңге бакчасында эшләп йөргән көннәрен күз алдына китерде. Нәкъ шул минутта тротуар буйлап бер карчык үтеп бара иде. Карчык туктады: «Я рабби! Шундый яшь малай нинди авыр эшкә җигелгән?»
— Әти-әнпең юк мәллә, улым?—диде карчык, Әкрамга карап.— Әтиең сугышта үлгәндер шул, бәгырем?
Әкрам дәшмәде, эшләвен дәвам итте. Сүзгә абзый кушылды.
— Ятим түгел ул, әби, эшләсен, эш сөякне сындырмый, шайтан алгыры.
Карчык китте. Канау каршына техник Мәрьям килде. Аңа саф һава 1 *эсир иткән күрәсең: болай да алсу бите комач кебек кызарган,
— Эшләр барамы, иптәш бригадир?
— Бара, техник, бик әйбәт бара!
Мәрьям, абый белән Әкрамга карап, елмаеп куйды:
— Бригадир абый! Эшчеләрне ике группага бүлсәк дөресрәк бул-масмы? Әйтик, группаларның берсе җирне лом белән йомшартып бара, ә икенчесе аны канау эченнән көрәкләр белән әрчи.
Абзый уйланып торды.
— Дөрес!—диде ул бераздан.— Дөрес! Нн дисәләр дә яшь кыз акылы дөресрәк эшли бит, шайтан алгыры.
Мәрьям канауның киңлеген ике метрдан киметмәскә боерык бирде һәм тиз генә каядыр китеп тә барды.
Жир казучы эшчеләр белән бергә Ярмөхәммәтов Гайни дә эшли. Ул Мәрьям артыннан күзен акайтып карап калды да:
— Тьфү!—диде.—Маша да начальник, янәсе!
Моңа берәү дә игътибар бирмәде, эш дәвам итте. Аннары бригадир:
— Перекур!—дип кычкырды...
2
Вакыт эңгер-меңгер тирәсе иде. Әкрам белән абзый, эштән кайтышлый кибеткә кереп сигез йөз грамм күмәч, сигез йөз грамм арыш икмәге, бер кило шикәр һәм ике йөз грамм такта чәй алдылар.
— Иртәгә тары ярмасы була,— диде аларга кибетче хатын.— Кар-точкаларыгызны ашханәгә тапшырмасагыз, ашамлыкларны моннан гына алырга мөмкин.
Абзый солдат кашыгы, солдат боткасы белән элек-электән дуслашкан кеше. Кайчандыр, аз гына вакыт повар да булган.
— Без үзебез повар, сеңел,— диде ул кибетчегә.— Иртәгә, ярмадан башка, тагын берәр төрле ашамлык булырмы икән?
Кибетче хатын көттереп җавап бирде:
— Балык көтәбез.
Абзый тормышта чыныккан кеше. Кибеттән чыгып баракка кайткан чакта Әкрамга болай диде:
— Сизәсеңме, энекәш! Озакламыйча рәхәт яши башлыйбыз. Карале кулда нЪчаклы ашамлык, ә? Значет дөнья төзәлә, тормыш рәтләнә. Шулай булмый хәле юк: сугыш тончыкты. Менә керерсең: эшләр ях- шырганнан-яхшыра барыр. Авылда корылачак өй кешеләр шаккатырлык булсын, шайтан алгыры...
Әкрамның ашыйсы килә һәм ул кулындагы күмәчкә карый, кызыга иде. Түзмәде, күмәчне кулы белән сындырып капты, комсызланып чәйни башлады
— Әй тәмле лә, Зиннәтша абый!
— Иртәгә тары ярмасыннан аш пешерәбез, балык ашарбыз,—диде абзый.— Курыкма, ач булмабыз!
Алар баракка кайтып керделәр, эш киемнәрен салып, чөйгә элделәр. Абзый, чуен плитә өстендә торган зур чәйнеккә су салып, чәй кайната башлады. Баракка әле Гайни кайтмаган иде
Иптәшләр!—диде Уфа егете.— Әгәр дә аш әзерләсәгез, әнә миндә кастрюль бар, табак белән кашык бар, бәрәнге дә табылыр.
Зур рәхмәт, якташ!—диде абзый куанып.— Ләкин бүгенгә кирәк булмас.
Абзый өстәлгә ак тастымал җәеп, икмәк турый башлады:
— Өч телем арыш ипие, өч телем күмәч җитәрдер пока. Чәйгә ши- ♦ кәрне күбрәк салырбыз: сагындырган, шайтан алгыры.
— Ярый, Зиннәтша абый,— диде Әкрам, өстәлгә коелып төшкән^
икмәк валчыгын бармагы белән җыеп. — Менә, әрәм булмасын! Мон- к дый ак күмәч төшкә дә керми иде. ' S
Ниһаять, чәй өлгерде. Абзый үзе өчен дә, Әкрам өчен дә яшь ба- к лалардай шатлана иде. ф
— Менә бу күмәч — күмәч ичмаса! Иснә, Әкрам, нинди хуш исле х
бит, ә? Чәй дә хуш исле, мөгаен Грузия яки Самарканд чәедер ул. s Күңел тарта, әх, тагын бер барасы иде шундый якларга! s
Болар чәй эчеп бетерү алдыннан гына Гайнулла кайтып керде. 2 Исерек. Әмма аякта нык тора. Ул кайдадыр егылган күрәсең: чалбарының тезләре җирәнерлек пычрак. 2
— Бригадир!—диде Гайни, күзен акайтып.— Нигә син безнең эш а. нормасын арттырдың? Мин синең медалең бар дип тормам.— Абзый- £ ның түшендә дүрт медаль ялтырый иде.— Ә син. Зөя малае!—Гайни Әкрамга карады.— Нигә син эштә бик тырышасың? Әллә син техник Машага гашыйк булырга уйладыңмы? Белеп тор: әгәр дә Маша белән йөри башласаң, мин сине суям. Суям, подхалим, турыйм!
Әкрам кинәт кабынып киткәндәй булды:
— Әгәр хәлеңнән килсә?!
Абзый сүзне куертмаска тырышты:
— Ят, Гайнулла, ят, йоклап ал азрак. Яки кайнар чәй эч. Әнә кайнаган чәебез бар.
— Мин столовыйга йөрим, бригадир,— диде Гайни һәм өс-башын чишенми-нитми, караватка ауды.— Белерсең әле, белерсең минем кемлегемне...
Исерек йокыга китте.
Абзый чишенде, караватка урнашты, барак халкына хәерле йокы теләде, ә үзе йокыга китә алмыйча, озак уйланып ятты.
Әйе, сугышка чаклы абзыйның да хатыны бар иде. Гөлнур. Абзый Бөек Ватан сугышында бик каты яраланып, хәрби госпитальдә яткан чакта вафат булган. Йөрәк. Элегрәк тә саусызрак кебек иде шул. Кем белә, бәлки шуңадыр. Бала да бер генә булды. Кыз. Әх Гөлнур, Гөлнур! Чыпчык катып үләрлек салкын кышларда, эчең аркаңа ябышкан килеш, атны да, арбаны да алыштырырга туры килдеме, Гөлнур?! Ә ңызыбыз? Кызыбыз ниләр турында уйлыйдыр? Хәер, үз тормышы үзендә инде аның. Унҗидене тутырмыйча иргә чыккан, шайтан алгыры. Баласы бар икән. Никтер хат язмый. Кирәгем юктыр. Иорт-жирне күршеләргә тапшырып, дусларына ияреп, Ташкент ягына китеп барган ул. Ташкент җылы як, җимешле як, ефәк оясы, имеш.
Абзый шулай уйланды. Уйланды да үзе үткән сугыш юлларын хәтерләде. Юллар, юллар... Коточкыч сугышка алып барган юллар...
, 3
Ярмөхәммәтов туңып уянды. Иртүк уянды.
— Салкын!—диде һәм тиз генә урыныннан торып, каядыр чыгып та китте.
Баракта чыннан да салкын иде. Ни булган? Ник салкын? Хәзергә әле берәү дә белми иде.
— Әкрам, тор!—диде абзый, үзенең караватыннан торып.—Эшкә җыенырга вакыт, шайтан алгыры.
Әкрам, юка гына юрган һәм пннжәк белән төренеп, әллә кайчаннан бирле инде уянып ята иде. Салкын. Тешләре тешкә бәрелә иде анын. Ул тиз генә урыныннан торды, ашык-пошык кына юынды, бик тиз киенде һәм чәй әзерли башлады: «Абыйны көттереп булмас — ул олы кеше».
Бераздан башка эшчеләр дә тордылар:
— Салкын!
— Ник салкын?
— Тезләрне ияккә чаклы бөгәрләп ятарга туры килде. Әйтерсең бизгәк тота!
— Ник начар якканнар!
— Безобразие, жалоба язарга кирәк!
— Ә бригадир нәрсә караган?
Абзый да туңган иде, ләкин ул кинәт мич ягучы Фатыйманы яклый башлады:
— Мин үзем күрдем, мич яхшы ягылды, егетләр!
— Ә нигә салкын?
— Мич ягучыны эштән куарга кирәк!
— Салкын теңкәгә тисә эшләп буламы?
Абзый җәнҗалны туктатырга тырышты:
— Салкын окопта кунулар онытылдымыни?
Ихтимал тулай торакта яшәүче ирләр тавышын ишеткәндер, бүлмәгә Фатыйма килеп керде. Эшчеләр аны дәррәү' теш кайрап каршыладылар:
— Ник салкын?
— Нигә сез мичне начар яктыгыз?
Фатыйма борчылган һәм борчыла иде.
— Нәрсә? Әллә мин сезне күлмәгем астына яшерергә тиеш идемме, оятсыз ирләр!—дип кычкырды ул, барак тәрәзәсенең ватык өлгесенә кулы белән күрсәтеп.—Әнә, ниндидер исерек яки хулигандыр тәрәзә пыяласын ватып киткән ич. Беренче этаж бит, исерекләр үткәндә тәрәзә төбенә килеп егылалар, кабахәтләр.
Эшчеләр бер-берсенә карашып куйдылар: «Ярмөхәммәтов түгелме икән?»
Фатыйма тынычлана төшкәндәй булды:
— Хәзергә тәрәзәне юрганнар белән -каплыйм, аннары пыяла куючы тапмыйча булмас. Йөрисез шунда ир исеме күтәреп! Ә хулиганнар көләләр генә сездән.
Абзый шаркылдап көлеп җибәрде һәм үзенең иске чиркәүдә яшәгән чаклары турында сөйләп бирде:
— Хәзер инде ничего. Фатыйма. Менә элегрәк бар иде кызык заманнар... 1929 ел. Кыш. Мин яшь егет. Авыл егете. Теләк: капчык-капчык акча эшләргә. Без, авылдаш егетләр белән бергә, шушы Уралга килеп урнаштык. Урнаштык та дүртәр катлы яна йортлар корабыз. Тору — чиркәүдә. Иске чиркәүдә. Тәреләре алынган, колоколлары да юк. Рәхәт! Иманга зарар килер дип, уйлаучы да юк. Эштән кайтып тамак туйдыргач, гармунга ябышабыз; җырлыйбыз, авыл урамында йөргәндәй итеп, чиркәү буйлап йөреп җырлыйбыз. Чиркәү — зур, әй яңгырый- гармун белән җыр тавышы әллә канларга ишетелә. Бер мәлне скандал: иске чиркәү тәрәзәләре аша безнең башка кинәт таш ява башлый. Чыгабыз, чиркәүдән атылып чыгабыз! Ә чиркәү тирәсендә инде ник бер генә җан иясе күренсен?! Сызганнар, кай арададыр сызганнар, каһәр сукканнар. Менә бу хулиганство! Исерек кеше ялгыш тәрәзәгә орынса чепуха ич ул...
Шулаен шулай да,— диде Фатыйма,— ә кешеләргә ничаклы күңелсезлек! Уйлап-уйлап торам да безнең Ярмөхәммәтов эше түгел микән, гөнаһ шомлыгы?! •
Абзый да уйга калды: «Булыр, булыр, шайтан алгыры. Но ничего, сабыр иткән морадына җиткән, дигәннәр».
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК 5
Ярмөхәммәтов Гайни егерме сигез-утыз тирәсендәге кеше. Әйе, бик = үк яшь түгел инде. Ләкин ул буйдак. Ихтимал, шуның өчендер. Яр- s мөхәммәтов үзен егетләр рәтендә йө<ртә. Бер вакытта да өйләнгәне л булмагач, нигә егет булмасын? Гайни һәм Мәрьям кай вакытларда 3 эшкә барышлый урамда очрашалар. о.
— Исәнме, Мәрьям? *
— Исәнме, Гайни? S
— Эшкәме? «»
— Эшкә!
— Бик җиңел киенгәнсең, салкын булмасмы?
— Булмас.
Мәрьямнең башында юка гына ак берет. Аның әннсенекедәй чем- кара чәчләре маңгаена коелып төшкән. Өстендә төлке якалы кызгылт пальто. Аягында калын табанлы туфли.
— Мәрьям! Әллә син театрга җыендыңмы?
— Юк, эшкә.
Сүзләр ничектер ябышмый иде. Вакыт иртәнге сигез. Мәрьям тирә- якка карады. Көн әле әллә ни салкын түгел. Шәһәр кырыендагы урыны белән такта, урыны белән таш җәелгән юл аяк басканда шыгырдамый. Шулай да күк, җир белән бергә кушылып, тәмам өшегән төсле. Урамда кая гына карама, халык — халык эшкә ашыга. Күбрәге: хатын-кыз. Аргы урам ягында бер-бер артлы ике тапкыр завод гудогы ишетелде. Бу тирәдә, әйтерсең авыл, агач өй морҗаларыннан көлтә- көлтә ак төтен балкый. Әнә чиркәү морҗасыннан да төтен күренә.
— Мәрьям!—диде Ярмөхәммәтов.—Әйдә бүген циркка барыйк!
Кыз риза булмады.
— Циркны яратмыйм мин.
— Алайса кинога барыйк!
— Кичер, Гайни, вакытым юк.
— Ник?
— Техникумны тәмамлау гына җитешми, абый кеше. Кыш әзерләнеп, көзгә институтка керәсе бар.
Ярмөхәммәтовның төсе бозылды
— Син минем белән йөрергә теләмисең. Кинога да бер генә тапкыр, ялынгач кына бардың. Нәрсә, син миннән җирәнәсеңме? Карт егет, тюремщик, дисеңме? Нишлим? Яратам мин сине. Мәрьям! Яратам, яратам! Әйдә бүген ресторанда утырыйк!
— Юк. юк! Минем анда нәрсәм югалган?
Алар Декабристлар урамы чатына килеп җиттеләр һәм шунда абзый белән Әкрам очрады. Болар шушы урамда эшли башлаганга икенче атна иде.
— Хәерле иртә!
— Хәерле иртә!
Әкрам, участокка кешеләр җыелган арада, эш мәйданына карап торды.
— Әйе, монда ничаклы җир актарылган... Ничаклы канаулардан, ничаклы ватык торбалар чыгарылып, алар урынына ничаклы яна торбалар китерелгән! Ә хәзер инде ничаклы иске тротуарлар буена, ничаклы яна эш участоклары әзерләнгән?
«Янә башлыйбыз!»—диде Әкрам эченнән генә һәм кызыл балчыктан әрчелгән яңа канау буена килеп туктады. Аңа шунда ук көтмәгәндә прораб очрады. Прораб олы яшьтәге кеше. Чандыр. Урта буй. Гадәттәгечә, әйбәт киенгән: соры каракүл бүрек, постау пальто, ә аягында, аучыларныкы кебек, зур балтырлы резин итек.
Прораб никтер бригадирны чакырды, халыкны җыйды.
«Иптәшләр!— диде прораб кычкырып. — Безгә тапшырылган уча-стокларны йомгаклау ягына барабыз. Без яңа торбаларны яңа канауларга куярга тиеш хәзер. Аңлыйсыздыр, иптәшләр, эш көче җитәрлек бездә. Моңа өстәмә бүген студентлар киләчәк. Әнә безнең комсомолка техник Казембәтова үткән көн райкомда булды, аннары студентлар белән очрашты. Молодцы, егетләр, тырышып эшлисез. Менә,— прораб Әкрамга карады.— Менә бу егет аеруча тырыш. Әйдәгез, эш темпын тагын үстерик! Аңлашыламы, дуслар?
— Ник аңлашылмасын?—диде бригадир.—Эш бездән тормас. Тик сварканы гына ашыктырыгыз!
— Эшлибез, акча гына күбрәк булсын!—диде кайсыдыр.
Эш башланды. Әйтерсең кешеләр хезмәт явында! Кая гына карама — һәркайсы хәрәкәттә. Уңда — сварка утлары чәчри, сулда — яна канау өлгерә. Табигый хәл: тирә-юнь шаулый, тирә-юньдә электр бораулары дерелди.
Әкрам шатлана: «Карале!»—ди ул эченнән генә.—Бая прораб мине дә телгә алды ич». Әкрам елмая, ул тагын да тырышыбрак эшли. Әкрам авыр эш үти. Әкрам монда бер төркем эшчеләр белән бергә торбалар ташый. Абзый аны кызганса да, кызганганын сиздерми.
— Давай, Әкрам, давай!—ди ул, Әкрамга карап.— Безнең нәселдә ялкау кеше юк.
Әкрам дәшми. Эш дәвам итә. Менә канау буена студентлар да килеп җитте. Нәкъ прораб әйткәнчә, Мәрьям каршылады аларны:
— Ура, иптәшләр, ура! Сүзегездә тора беләсез икән. Эш гади: барыгызның да кулына берәр көрәк! Калгаинарыбыз яна торбалар ташыйбыз, бозык юлларны, тротуарны тигезлибез!
Студентларның күбесе кызлар икән, һәммәсе дә төзүчеләр техникумыннан. Кызык, алар килүгә эш мәйданында шау-шу, уен-көлке башланды. Аннары — эш, күмәк эш, күңелле эш!
Абзый бу тавышларны рәхәтләнеп тыңлый башлады: «Менәтерәк! Нинди генә егетләр, нинди генә кызлар бар икән монда. Әнә кайбер- ләренең төс-битләреннән, киемнәреннән, телләреннән аңлыйсың: татарлар да, башкортлар да, чувашлар да бар икән монда. Күбрәге руслар, әлбәттә. Болар һәммәсе дә булачак төзүчеләр. Ярый, әйбәт ич, әйбәт! Тик менә мондый бәхетле яшьлек безнең буынга гына туры килмәделәр.
Канау тирәсендә эш кызганнан-кыза бара. Әйтерсең кешеләр арасында үзеннән-үзе ниндидер ярыш туды. Мәрьям дә кулына көрәк алды һәм эшли башлады.
Ниһаять, халык төшке ялга туктады. «Юрганыңа карап аяк сузасың»: эшчеләрнең кайсы өенә китте, кайсы трест ашханәсенә, Әкрам белән абзый кебекләре, үзләре алып килгән ашамлык төенчеген чиштеләр. Ә студентлар үз ашханәләренә йөгерделәр.
— Эхх!—диде абзый үз-үзенә.—Эх рәхәт тә хатыны, гаиләсе бар кешеләргә!
Тәнәфестән соң эш участогына трест башлыгы килде. Ул Мәрьямне таный икән:
Исәнме, иптәш Казембетова, эшләр барамы, прораб кайда? ф
— Хәзер килер, ә бригадир монда, әнә!—диде Мәрьям, Зиннәтша
абзыйга кулы белән күрсәтеп. <
Башлык бригадирга карады:
—■ Беләм, ишеттем сезнең хакта, мондагы эшне ничә көннәд тә- * мамларга уйлыйсыз? =•
Абзый бер елмайды, бер җитди төс алды:
— Тиздән,— диде.— Тиздән! Но эшне тәмамларга өч секция бар
әле. =
Башлыкның чырае үзгәрмәде: белмәссең — әллә борчыла, әллә ку- 2 ана. Шулай да:
— Молодец, бригадир!—диде ул бераздан.— Ләкин эшнен сый- S
фаты турында онытмагыз! о.
Мондый чакта тик торамыни? Сүзгә Гайни кушылды:
— Сез сыйфат таләп итәсез, хуҗа, ә безнең хәл турында сорамый- ю сыз. Баракта эш киемен киптерү өчен махсус шүрлекләр эшләнмәгән. л Чи киемне киптермичә ничек эшләргә? Ул гынамыни? Әнә безгә дигән азыкларны официанткалар урлый.
— Шулаймыни? — диде башлык. — Ярый, тиешле чараларны күрербез. Тагын берәр жалоба юкмы?
— Юк!
Мәрьям Гайнигә карады: « Эчкән, ләгънәт, борыны кызарган».
Прораб килде. Башлык, аны ияртеп, участокларны карый башлады.
Әкрам эш арасында әллә нинди уйларга батты: «Әнә башлык... Мөгаен, күп укыган, күпне сынаган кешедер ул. Ә мина туйганчы укырга туры килмәде. Сугыш. Әти турында кайгылы хәбәр.. Әнә Зиннәтша абый... Ул әйтми генә: ул да кайгылы кеше. Өйләнми дә ичмаса. Хәер, нигә өйләнсен? Әнә Мәрьям... Нигә ул иргә чыкмый? Сөю- ярату бармы? Ничек була ул, ничек? Ә бәхет — бар... Ләкин Зиннәтша абый: «Аяк астында ятмый, — ди аны. — Эзләргә, табарга кирәк»,— ди. Ә ничек табарга? Укыпмы? Күп итеп акча эшләпме? Кайда ул бәхет, кайда? Нигә кешеләрнең кайберләре һичбер кайгысыз яшиләр, ә кайберләре... Әллә чыннан да дөнья тигез түгелме? Бер кулдагы биш бармак та тигез түгел, диләр ич...»
Әкрамның уйларын бригадир бүлде:
— Энем! Янәшә секциягә күч, анда озын торбаны урнаштырырга кирәк. Ә-әнә Гайни янына!
Әкрам канауның аргы башына йөгерде.
Гайни, Әкрам килеп җиткәндә, тәмәке тартып утыра иде.
— Дускай!—диде ул, Әкрамны күргәч. — Син миңа үпкәләмә! Аннары Мәрьямне үз ягыңа аударма, яме? Аңла! Мин болай да бәхетсез кеше. Кыен миңа, гомер буена кыен! Үземне сүгәм, юкка гына мин бу якларда калдым. Син миннән ераклашма! Ни дисәң дә без якташлар ич. Ә главный, без хатыннар түгел. Син мине кичер! Тәнәфестә аз гына салдым. Исе киләме?
— Белмим,—диде Әкрам, шактый озын бер торбаны үзе генә эт- мәкче булып.— Әйдә күчерик, сварщиклар көтәдер.
Ярмөхәммәтов эшкә кереште, ләкин шул ук вакытта сөйләшүен өзмәде:
— Беләсеңме син, якташ? Миндә бер тәкъдим бар бригадирга әйт, өйләнсен ул, өйләнсен! Хатыны юк икән аның. Безнең баракны җыештыручы Фатыймага өйләнсен. Шәп хатын! Ире, то-есть Мәрьямнең әтисе, фронтта үлгән. Мин үзем өчен кайгырмыйм: хатын кыз
буа буарлык, любой сортын табарга мөмкин. Бәлки шәп квартиралыгы да эләгер әле. Шәһәр зур. Бай хатыннар да күп диләр монда. Барасынмы?
— Юк!—диде Әкрам, кырт кисеп.
Гайнулла дәвам итте:
— Әйе, өйләнү — түгел сөйләнү,— дигәннәр картлар. Аңлыйм, квартирга өйләнү — ир егет эше түгел димәкче буласыңдыр. Себер ягында йөргән чакларда минем дә ишеткәнем бар: ир кеше үзенең гомерендә ин кимендә бер нигез корырга тиеш! Но искерде инде мондый әйтемнәр. Ихтимал, ир егет хәзер иң кимендә бер шәп квартира алырга тиеш булыр? Ә мебель — чукынмас! Ни пычагыма мебель? Яшермим: минем бәхет юк. якташ. Әнием юрист иде. Үлде. Мин аннан унбер яшемдә калдым. Әти инженер иде. Өйләнде. Яшь хатынга өйләнде. Миңа көн бетте. Мин алар белән араны өздем. Миңа нибары ундүрт иде. Мин араны мәңгегә өздем. Нигә миңа шундый золым әни? Оятсыз әни? Тф\! Мин шулай уйладым. Кем белә, бәлки ялгышканмын... Соң инде. Әтидән киткәч, мин дөнья гиздем... Но кеше үтермәдем... Юк! Кызганыч, укып булмады. Барлыгы дүрт кенә класс. Вот нәрсә, Әкрам! Сиңа укырга кирәк! Укымаган кешеләр бер җирдә дә кирәкми икән. Берәр төрле әйбәт һөнәргә өйрән син, Әкрам! Кем белә: тора- бара нарком булырсың бәлки? Ато землекоп. Тфү! йөрисең шунда солдат абыең бүреген киеп. Болай да күп андыйлар безнең трестта. Дөресме, малай?
— Син. исергәч, тел бистәсе буласың икән, Гайни абый,— диде Әкрам көлеп.— Эшлик инде, әйдә тизрәк эшлик!
Гайни тынды, участокта эш дәвам итте.
3
Абзый белән Әкрам. эштән соң кибеткә кереп, тары ярмасы, икмәк һәм балык алдылар. Аннан соң, гадәттәгечә, тулай торакка кайттылар. Әллә ни кыен эшмени, алар кайтып кергәндә инде торакның ватык тәрәзәсенә яна пыяла куелган иде. Фатыйма Казембәтова мичләргә ягып йөри икән. Абзый ана, кайтып кергәч тә, треска балыгын мактый башлады:
— Менә ул кылчыксыз була, Фатыйма. Көнбатыш фронтында без аны ашаштыргалый идек: азрак сасы булса да тәмле, шайтан алгыры. Менә пешергәч, сине дә сыйларбыз. Ярыймы?
Фатыйма балыкларны кулларына алып карады:
— Эреләр икән. Туктагыз, үзем пешереп бирим. Вакыт бар. Кызганам сезне. '
Фатыйма тиз генә үзенең бүлмәсенә чыгып китте. Ул да түгел, әйләнеп керде. Кулында зур таба, үткен пычак, чирек шешә май.
— Бирегез, турыйм! .
Казембәтова балык чистартырга кереште.
— Тары ярмагыздан шулпа да пешереп биримме әллә, ирләр?
— Пешерегез, рәхмәт яугыры!—диде абзый.— Әйтерсең мәрхүмә хатыным янына кайттым, билләһи.
Фатыйма елмаеп куйды.
Ярмөхәммәтов һәм Уфа егете бүлмәгә кайтмаганнар иде әле. ә монда яшәүче өченче ир, җиңнәрен сызганып куеп, бәрәңге пешереп йөри иде. Ул абзыйга бәрәңге тәкъдим итте.
— Күчерәм!—диде карлыккан тавыш белән. — Тамак ягын ашханәгә күчерәм. Туйдым. Карточкаларны ашханәгә тапшырам. Шуның белән эшен бетте — вәссәлам. Барыбер баеп булмас.
Абзый бәрәңге әрчи иде. Ул үзенең фикерен әйтте:
Дөрес дөресен, егет, әмма тормыш рәтләнер. Ашханә дә шәбрәк эшли башлар, шайтан алгыры.
Оренбург егете Ярмөхәммәтов турында сүз кузгатты:
Әнә Гайнинең яхшы ашыйсы килә, килсә — азрак салсын! Яна бит. аракы белән яна, каһәр.
Оренбург егете саран кеше түгел, күрәсең, тагын бәрәңге бирә: ♦
Менә шулпагызга бәрәңге күбрәк салыгыз! Куерак булыр. * Рәхмәт! ди абзый.— Бүгенге аш — настоящий аш булыр. 5 Шәп бит, шәп! ' «
Ниһаять, ашлар өлгерде. Абзый шат иде: *
— Кил, Фатыйма, кил, үзең дә утыр, рәхмәт яугыры!
Фатыйма тәлинкәләр китерде, ашны бүлде, утырды, куырылган ♦ балыкны мактый башлады:
— Яхшы! Белугадан бер дә ким түгел... ' х
Кичке аш әйбәт үтте. х £
— Менә мин дә сыйландым,— диде Фатыйма, урыныннан торып.— 2
Кыен сезгә. Әкрамга аеруча кыен. Яшь. Рәхмәт сезгә. Чәйгә миңа керегез! Бөртек чәем бар. *
Фатыйманың бүлмәсе шактый зур икән. Ишектән килеп кергәч тә =• уңда тимер карават. Сулда — шифоньер, ә каршы якта — аш-су өс- £ тәле.
Мәрьям, абзый белән Әкрам килеп кергәндә, каядыр чыгып китәргә җыена иде.
— Ой, кунаклар керә икән, ә мин кинога жыенган идем.
— Син бар, кызым!—диде Фатыйма.— Үзебезнең клубка гынамы?
— Әйе.
Мәрьям Әкрамга карады.
— Әкрам! Әйдә кинога бергә керик! Хәзер кызык фильм башлана.
— Әйдә!—диде Әкрам.— Абый! Без тиз кайтырбыз.
Яшьләр кинога чыгып киттеләр. Фатыйма чәй китереп куйды һәм шикәр ваклады.
— Әйдәгез, утырыгыз, Зиннәтша абый!
Утырдылар. Абзый ашыкмый гына чәй эчәргә тотынды.
— Зиннәтша абый!—диде Фатыйма.—Сез элек офицер булгансыз икән? Дөресме, юкмы?
Абзый теләр-теләмәс кенә жавап бирде:
— Юк. Мин офицер түгел, старшина идем. Әйе, күп йөрергә, күп эшләрне сынарга туры килде. Заманында Ташкентта да булдым мин. Шул инде — читкә китү, акча эшләү, бәхет табу кайгысы. Монда, утызынчы елларда, хрусталь тавында эшләдем мин. Ташкентта озак тормадым...
— Ташкент, әх Ташкент!—диде Фатыйма, абзыйның сүзен бүлеп,—Мин Ташкентта унике ел яшәдем. Сагынам. Тагын шул якларга барасым килә. Әйткәнем бар ич: ирем чик сакчысы иде. Өлкән лейтенант.— Фатыйма урыныннан торды, шифоньерның аскы тартмасын ачты һәм аннан ниндидер фоторәсем чыгарды —Менә, Зиннәтша абый! Ирем шул кеше иде. Польша чигендә һәлак булды. Ә мине, Мәрьямем белән бергә, эвакуация китерде монда. Нишлим? Язмыш шулай булгандыр.
Абзый фоторәсемгә карады. Аннан яшь кенә ир, чибәр ир елмая иде. Киеме —хәрби. Якасында —өч шакмак. <Әйе, өлкән лейтенант булган»,—диде абзый эченнән генә һәм фоторәсемне Фатыймага кайтарып бирде.
Фатыйма кинәт Гайни турында сөи ли башлады
— Гайнулла бәхетсез егет,— Фатыйма чыраен сытты.— Миңа үзе сөйләгәне бар. Әнисе юрист, әтисе инженер булган. Әнисе үлгән. Әтисе бозылган. Гайни әле тик былтыр гына төрмәдән чыкты. Ж.ипү бәй
рәме чыгарды аны. Куркам. Мәрьямемә бәйләнә, исерек баш белән әллә нишләр, дип куркам. Дөрес, бер караганда бик үк бозык та түгел кебек ул. — Фатыйма урыныннан торды — Ой, Зиннәтша абый! Минем мичләрне ябасым бар.
Абзый да торды.
— Әйдә, әйдә, Фатыйма, эшеңдә бул! Менә озакламый Әкрам да кайтыр. Егет һаман әтисен көтә, бәлки плендәдер, ди. «Билгесез югалды»дан башка бер хәбәр дә юк...
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Көн артыннан көн туа барып, төзелеш дәвам итте. Бүген дә абзый •белән Әкрам, гадәттәгечә иртүк торып, эшкә баралар. Юл ерак түгел, вакыт җитәрлек, җәяү генә баралар. Абзый уйлана: «Әйе, Фатыймага бараклар складыннан чи утын җибәрәләр, ә аның белән мичне кабызу узе бер газап түгелме? Фатыйма салкын тидерде, ахры, йөткерә. Шулай булмый хәле юк, аргы баракка су килеп җитми, суны һәр көн коедан ташырга туры килә. Ләкин дөнья төзәлер, һичшиксез төзәлер. Менә трест зурайганнан-зурая бара. Халык молодец! Кешеләр фронттагыча эшләргә тырышалар. Чөнки куллар кычыта, халыкны эш сагындырган, ләкин сугыш тудырган яраларны төзәтү җиңел эш түгел! Шулай да инде шәһәр урамнарында яна машиналар күренә башлады. Менә Әкрам да тырышып эшли, тирли, пешә, әмма сер бирми. Молодец егет! Янә шунысы әйбәт, аракы эчми, тәмәке тартмый. Гармуны да бар иде аның, юкка гына авылда калдырып китте. Югалмасын, бозылмасын, янәсе. Әйе, энекәш чибәр, техник Мәрьям дә матур, нәкъ Фатыйма. Ә Фатыйманың энҗе кебек вак тешләренә, чем-кара күзләренә хәзер дә карап туймассың, билләһи! Әйе, прораб та бик әйбәт кеше. Ә теге...»
Абзыйның уйларын Әкрам өзде:
— Абый! Зиннәтша абый! Карале, әнә андагы агачларны нигә кисәләр икән?
Абзый урам буендагы кечкенә бакчага карады.
— Халык төрлечә сөйли, — диде. — Кайсы анда квартирлар корыла, кайсы зур больница булачак, диләр. Ә мин бу турыда бер нәрсә белмим, шайтан алгыры. Дөрес, кормыйча ярамый, конечно. Менә син дә өй корырсың, алла теләсә Суворов әйтмешли. Но эш өй коруда гына түгел бит, Әкрам. Егет кешегә сары туфли кирәкме? Кирәк! Хром итек кирәкме? Кирәк. Бастон костюм кирәкме? Кирәк! «Читтә йөреп малсыз кайтсаң — үз туганың ят була».— дип җырлаганнармы элек? Җырлаганнар!
Әкрам кеткелдәп көлеп җибәрде:
— Әйй... Минем авыздан алып әйттең бит, абый!
Алар Декабристлар урамына килеп җиттеләр. Урам чатыннан уңга борылгач, эш участогы башлана иде.
— Но Әкрам! — диде абзый, канау кырыена ашыгып. — Бүген мондагы эшнең ахыргы сәгатьләре. Бетерәбез, бетерәбез аны, шайтан алгыры.
Бераздан эш участогына техник та килеп җитте:
— Хәерле нртә, Зиннәтша абый!
— Хәерле иртә, Мәрьям!
— Начар хәбәр бар, Зиннәтша абый.
Абзый сагайды:
— Нинди?
— Менә,— диде Мәрьям, кызгылт пальтоның кесәсеннән ниндидер кәгазь кисәге алып.— Менә эшне тәмамлыйбыз дпп торганда гына <эит, ә?
Абзый кәгазьне укый башлады: «Иптәш бригадир Калимуллин! Мин - Тагилга киттем. Әнием үлгән. Эштә чатаклык чыга башласа, су каналы * .идарәсенә яки үзебезнең баш инженерга хәбәр бирегез. Хушыгыз!» <
Абзыйның күз алдына кинәт үзенең мәрхүмә әнисе һәм мәрхүмә 5 хатыны килеп басты. Әйе, прораб Ънисе кебек алар да дөнья куйдылар. * Нишләмәк кирәк? Кеше дөньядан киткәч, үзе берни дә белми, диләр, g ә калучыга кыен! Абзый шулай уйланды-уйланды да Мәрьямгә карап: "
— Аңлыйм. Мәрьям,— диде тавышын түбәнәйтә төшеп.— Аңлыйм,
Мәрьям, но үлгән кешене кире кайтарып булмый, әйдә эш көтә, тәмам- = .лыйк бүген. s
Эшчеләр тиз жыелды. Ярмөхәммәтов та вакытлы килде. Ул аек иде. °
— Гайни!—диде аңа абзый, хәрби сапер чагындагыдай ачык һәм 3 калын тавыш белән.— Син, дускай, су канавының аргы башын ач! °- Хәйләсен беләсең: канауның аргы башы цементка катырылган. Ә болай ? әллә ни калын түгел ул. Син аны электр боравы белән ваттыр! Без * анда яңа канауга — яңа юл ачабыз. Аңлашыламы?
Гайнинең күңеле күтәрелеп китте:
— Ник аңлашылмасын? Әллә син минем, аракы эчүдән башка, кулымнан берни дә килми дип уйлыйсыңмы, бригадир?
Гайни, тиз генә бер төркем эшчеләрне ияртеп, яңа канауның аргы башына китте.
— Егетләр!—диде абзый Уфа һәм Оренбург егетләренә.— Менә мондагы секцияне су кабул итү өчен әзерлик. Әзерлик тә, күрше урамдагы чиста сулы баш магистральга ялгыйк. Аңлыйсыздыр мөһим эш, җаваплы эш, иптәшләр. Я җиңәбез, я хур булабыз, шайтан алгыры! Но алданмабыз, Суворов әйтмешли, алла теләсә. Әйдәгез, башлыйк!
Эш башланды. Тирә-юньдә яңадан шау-шу, яңадан сварка авазлары кабынды: «Чажж... Чожж... Чажж... Чожж...»
Мәрьям шат иде. Ул әле абзый янына килә, әле Гайнигә тапшырылган эшнең барышы белән кызыксына «Кем белә? — ди ул эченнән генә.—Гайни бәлки эчүен ташлар. Бәлки төзәлер. Ялгышулар булмыймыни дөньяда? Бәлки аны вакыт төзәтер. Бәлки...»
Минут артыннан минутлар үтте... Ниһаять, ниндидер ят аваз белән абзый кычкырды:
— Җиңдек, егетләр, жнңдек!
Нәкъ шул вакыт Декабристлар урамының аргы башыннан Гайни йөгереп килде:
— Готов, бригадир, готов!
Әйтерсең ниндидер могҗиза булды: әнә, яңа куелган калын торбалар буйлап искитәрлек көчле су шаулый башлады. Ә торбаларда ник бер генә ярык күренсен.
— Менәтерәк! — диде абзый, чын күңелдән куанып. —Менә егетләр! Димәк, бу тирәдәге ничаклы халык саф сулы булды бит, ә? Шәп, бик шәп, егетләр! Менә хәзер яңа торбаларны яңадан җир белән күмәргә мөмкин, значет. Ә хәзергә... — Абзый һаман әле хәрбиләрчә сөйләшергә ярата иде. — Ә хәзер перекур!
Озакламыйча канау буенда, борынны ярып, тәмәке исе аңкый башлады. Нинди генә тәмәкеләрнең нее аңкымый иде монда!?
__ Әх сасы ла, каһәр! — диде абзый, бер чнткәрәк борылып. — Ярый .эле ташладым. Тәки ташладым, шайтан алгыры!
Гайни тарта. Бер-бер артлы өченче папиросын кабызды.
Ял көне иде. Абзый, иртән торып тамак туйдыргач, нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торды: кешеләр бүлмәдән кайсы кая чыгып киткәннәр. Әкрам исә әнисенә хат язарга утырды.
«Әх. шайтан алгыры!» — диде абзый эченнән генә һәм бүлмә буйлап, әле анда, әле монда йөри башлады. Абзый ни сәбәптәндер борчыла иде. Ниһаять, ул үзенең караватына барып ятты. Ятты да, гадәттәгечә, төрле-төрле уйларга чумды.
Әйе, менә Декабристлар урамына да су килде инде. Әллә найлардан. Урал тавы итәкләреннән гөрләп ага торган салкын һәм саф су килде. Менә барак халкы да. шул җөмләдән Фатыйма белән аның кызы Мәрьям дә саф суга мохтаҗ булмаслар инде. Фатыйма... Әйе, Фатыйма тырыш хатын... Ә Ярмөхәммәтов? Хәер, Ярмөхәммәтов та бик начар кеше түгел, ләкин дилбегәсез егет ул. Җитмәсә Мәрьям артыннан йөгерә тагын! Өйләнергә тели, янәсе. Юк, Гайни Мәрьямгә тиң түгел. Мәрьям Әкрамга пар булыр иде, ләкин Әкрам яшьрәк әле. Әкрам армиядә дә булмаган бит. Әйе, Мәрьям чибәр, чибәр һәм сөйкемле кыз. Кыскасы, яшь егетнең төшенә керерлек кыз Мәрьям! Кызык, Мәрьямнең сөйгән егете булганмы икән? Әгәр булмаса, пигә ул шушы көнгәчә иргә чыкмаган? Хәер, сугыш, сугыш еллары... Әнә кемнәрне генә ирсез, кемнәрне генә хатынсыз калдырмадылар алар? Ә шулай да сиңа инде өйләнергә кирәк булыр, Зиннәтша. Кыен ич, кыен! Әмма өйләнү тагын да кыенрак. Моны кем генә белми? Хатын-кызларның да төрлесе була, шайтан алгыры! Но ничего! Эшләр рәтләнеп бара. Менә быел икмәккә карточка бетәчәк дип көй дә сөйлиләр. Ул гынамы? Әнә башка товарларга да һәр ел бәя төшә барачак, имеш. Төшәр, төшми хәле юк: сугыш ярасы ямалганнан-ямала бара. Менә Декабристлар урамындагы чуер ташка әверелгән каты җир тәки буйсынды, тәки җиңелде! Яна канауга тәки яңа торбалар урнаштырылды...
Абзый шулай уйлана, Әкрам исә хат яза.
«Әни! Мин сиңа үземнең кайнар сәламнәремне чал Урал якларыннан җибәрәм. Мин исән-сау, минем өчен кайгырма! Мин, Зиннәтша абый белән бергә Уралга килеп, яхшы урнаштым. Эшлим. Бүген ял көне. Барагыбыз җылы. Безнең баракка Фатыйма исемле татар хатыны яга. Зур миһербанлы хатын.
Әни! Хатыңны көтәм. Сагынам. Зөябашында нинди хәлләр бар? Туганнар, дуслар, тирә-күршеләр исән-саулармы? Әти турында берәр яңалык юкмы? Монда әсирлектән кайтучылар бар диләр... Бәлки безнең әти дә әсирлектә булгандыр? Язар сүзләрем бик күп, әни. ләкин һәммәсен дә хатка гына сыйдырып буламыни? Укытучым Глафира Петровнага һәм авылдашларга миннән зур сәлам. Сау бул, хатыңны көн дә көтәрмен, әни. Әкрам».
Әкрам хатны конвертка салды. Абзый исә нәкъ шул вакыт урыныннан торды:
— Эч поша, — диде. — Җырла әле, Әкрам! Беләм, авылда син беренче җырчы идең, акыллы энем.
Әкрам уңайсызланды:
— Оят ич, абый?
— Ничего! — диде абзый һәм ниндидер көйгә акрын гына сызгыра башлады.
Әкрам берничә секундтаң соң өзелеп тыңларлык моңлы тавыш белән рәхәтләнеп җырлап җибәрде:
Безнен Идел буйларында Исә шифалы җилләр.
Нинди матур, нинди ямьле,
Нинди гүзәл ул җирләр,
Нинди гүзәл ур җирләр!?
Чит җирләргә, ят җирләргә,
Язмасын күнегергә.
Әллә ниләр бирер идем,
Илемне бер күрергә.
Илемне бер күрергә! ф
Янгыры да. җилләре дә, Ят икән чит җирләрдә. . 5
йөрәк елый: =;
— Илгә кайт! — ди, £
— Илгә кайт!—ди җилләр дә, <
— Илгә кайт! — ди җилләр дә. -
Әкрам ТЫНДЫ.
Зиннәтша абый!—диде ул баягыдай моңсу тавыш белән.— s Беләсеңме? Минем мәрхүм бабам җырлый иде бу җырны. Яшь чагында, 5 әсирлектә өйрәнгән. Германиядә. Ошыймы, юкмы?
Абзый янә арлы-бирле йөри башлады:
— Ошый, Әкрам, бик ошый. Бу җырны бабаңнан минем дә ншеткә- <
нем бар. йөрәк җыры! •
Бүлмәгә Фатыйма килеп керде: £
— Әкрам, син җырладыңмы?
— Әйе, Әкрам җырлады, — диде абзый, күңеленнән горурланып.— Менә безнең як егетләре ничек җырлыйлар!
Фатыйма үткән вакытлар турында уйлап алды
— Эх... егет! — диде. — Гомереңдә рәтле хатынга тап бул! Бәхетле бул, Әкрам җаным.
Әкрам кинәт комач кебек кызарды. Шул секундта бүлмәгә Мәрьям керде:
— Әкрам! Син әйбәт җырлыйсың икән. Стена аша тыңлап тордык. Молодец! Ә безнең патефон бар. Әни уйната. Әйдә, тыңлыйкмы?
— Әйдәгез, тыңлыйк! — диде абзый һәм алар, дүртәүләшеп, Фатыйма бүлмәсенә чыгып киттеләр...
3
Ярмөхәммәтов кайтып кергәндә тулай торакның абзыйлар бүлмәсендә Оренбургтан килеп урнашкан егеттән башка бер кеше дә күренми иде. Нишләмәк кирәк? Гайни тагын исерек икән, ә Оренбург егете, кайдандыр кайтып, йокыга яткан.
— Бригадир кайда тончыккан? — дип кычкырды Гайни бүлмәгә килеп кергәч тә. — Ә Казан ягы малае Әкрам кайда?
Оренбург егете уянмады күрәсең, Гайнигә җавап бирмәде.
— Ашыйсы килә!—диде Гайни, тешләрен кысып. — Фатыйма түтәйдә мөгаен ашарга бардыр? Мәрьям сылу да өйдәдер бәлки? — Гайнине очкылык тота иде: — Ык... ык...
Гайни, адымнарын әлпештнлпеш китереп. Фатыйма бүлмәсенә омтылды. «Ык... ык... ык!> Гайни килеп кергәндә Фатыйма бүлмәсендә патефон уйный иде.
Кайда гына барып төшә икән.
Ашыгыпашыгып аккан агым су?
Рәхәт иде бергә торган чаклар. Аерылышу бигрәк ямансу!
— Байлар күңел ачалар! —дип кычкырды Гайни, бригадирга күзләрен акайтып карап. — Безнең кебек вак төяк белән чуаламыни алар? Ә син нигә монда, Казан ягы малае? Ну ка, нигә син монда, нигә? —
Гайни Әкрам каршына килеп туктады һәм көтмәгәндә аның колак тибенә йодрык белән сукты.
— Стон!—дип кычкырды абзый һәм кинәт Гайнинең кулларын арткы якка каерып куйды. — Нишлисең? Әллә син җүләрләндеңме, хайван?!
Гайни акырырга тотынды:
— Авырта! Җибәр, бригадир, авырта, дим, авырта! Җибәр!
Бригадир җибәрмәде. Гайнине ул, этә-төртә әүвәл коридорга, аннары икенче подъездга алып чыкты.
— Әйдә, үзеңнең урыныңа кереп ят, шайтан алгыры! — диде.
Гайни, юл буена сүгенеп, акырып барды:
— Җибәр, бригадир! Суям мин сине. Мин берәүдән дә курыкмыйм. Мин кеше үтермәдем. Подумаешь, бер бәндәгә пычак белән кадаган өчен дүрт ел... Әйт, бригадир, әйт! Нигә миңа зур срок бирделәр? Мин кулак малае түгел, интеллигент семьясыннан мин. Җибәр мине, җибәр, бригадир!!
Бригадир Гайнине тулай торак бүлмәсенә килеп кергәч кенә җибәрде.
— Ят, йокла! — диде, ләкин Гайни кинәт абзыйның битенә төкерде:
— Тфү, сәләмә солдат!
— Ах, шулаймыни? — дип кычкырды Әкрам һәм Ярмөхәммәтовның эченә типте. — Мә, кирәгеңне ал, бандит!
Гайни егылды, әмма тиз торды, шул арада Оренбург егете аның кулларын сөлге белән бәйләде.
— Ят! — диде һәм Гайнине караватка екты.
Гайни һаман да тынычланмады, акырды-үкерде:
— Чишегез! Кулны чишегез! Ни хакыгыз бар? Жалоба бирәм! Кыйнарга уйлыйсызмы? Попробойте! Ник кыйнамыйсыз? Әһә, дусларымнан куркасыз! Мәрьям кайда? Фатыйма кайда? Нигә алар монда килмиләр? Мәрьям, Мәрьям! Су бирегез, сууу...
Гайнинең тавышы акрынайганнан акрыная барды. Ниһаять, Гайни тынды һәм йокыга китте.
— Аның башына капчык кидереп кыйныйсы калган, — диде Оренбург егете. — Андыйларның сабакларын укыта идек без кайчак.
Абзый көлеп җибәрде:
— Ничего, хәзергә җиткән, — диде һәм Ярмөхәммәтовнын кулларын чиште. Гайни ничектер уянмады.
Баракта инде эңгер-меңгер вакытлар иде. Бераздан ут кабынды.
— Әйдә, Әкрам! — диде абзый, өстәл каршына килеп. — Әйдә, кичке чәй әзерлибез!
Алар чәй әзерләргә керештеләр...
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Бүген трест башлыгы абзыйлар бригадасын яңа участокка күчерде. Участок шәһәрдән дүрт чакрым кырыйда икән. Вакыт иртәнге җиде чамасы. Үткән көн һава бик дымлы иде. Хәзер исә салкынайтып җибәргән. Өстәвенә җил. Әллә нинди ачы җил, әле битне, әле колакны чеметеп ала.
— Менә, шайтан алгыры! — диде абзый, бүрек колакларын төшереп.— Хәер, гаҗәпләнергә бер дә урын юк, Урал бит, Урал! һава торышы монда кайчак көненә биш тапкыр үзгәреп тора.
Абзый, Әкрам һәм башка эшчеләр «Студебеккер» исемле ачык машинага утырып яңа участокка баралар иде'.
Абзыйның белмәгәне юк, гел сөйләшә, гел сөйли:
Беләсезме, егетләр? — диде ул, машинаның озын-озын эскәмияләренә кулы белән күрсәтеп. — Немецлардан трофейга эләккән машина бу. Зур, иркен, көчле, шайтан алгыры. Аңлап барыгыз, кайчандыр ул ♦ ■немец солдатларын ташыган, мөртәт. Әкрам! Борыныңны ышкы. Мон- дый ачыкта машина җиле борынны өшетергә дә бик күп сорамый.
Әкрам җилгә аркасы белән утыра иде. S
— Борчылма, Зиннәтша абый. — диде ул һәм тирә-юньгә карап 5 барды. w
Кызык, рәхәт. Кая гына карама саф кар һәм яп-ялангач кыр. Авто- ♦ машина карлы һәм бозлы юлдан алга ыргыла. Әйтерсең елый, әйтерсең х җан әчеттергеч тавыш чыгарып, никтер сыкрана. Юл буенда яңа ка- х зылган тирән канау. Аның кызыл балчыгы кызгылт еландай еракка '■ сузылып киткән. g
Бераздан урман башланды. Нарат урманы. Ямь-яшел урман. Җирдә куян эзләре. Нәкъ Зөябашындагыдай. Юан наратлар белән янәшә генә * зур аланлыкта бөдрә чыршылар да бар икән монда. Карап туймассың, а. берсеннән-берсе матур! “
— Зиннәтша абый!—диде Әкрам. — Карале, безнең якларга охшый икән бу җирләр!
Абзый наратларга күз салды: >
— Әйбәт наратлар, — диде. — Синең кебек яшь әле алар. Но, ничего, үсәрләр. Син дә үсәрсең, тәмам ныгырсың!
Әкрам чыраен сытты:
— Нәрсә, мин әле һаман бала-чага рәтендәмени?
— Юк! — диде абзый кулы белән уңга күрсәтеп. — Күрәсеңме, әнә электростанция. Заманында без корган идек аны.
Әкрам юл буендагы биек корылмаларга карады. Анда, иң беренче булып, берсе биек, икенчесе тәбәнәгрәк икс морҗа күзгә ташлана иде. Аннары кара корымга чумган, зур-зур кирпеч биналар... Арырак күмер тавы, кайчандыр кара тузанга әверелгән кап-кара тау. Ул да түгел, тар гына чуен юлы һәм кечкенә генә тимер вагонеткалар... «Әх менә шушында эшләсәң иде!» — дип уйлады Әкрам һәм абзыйга сорау бирде:
— Зиннәтша абый! Эш урынына килеп җиттекме әле?
— Җитәбез, — диде абзый автомашинаның идәненә аягы белән «так-ток» итеп типкәләп, —Салкын, шайтан алгыры, туңма!
Ниһаять, алар эш урынына килеп җиттеләр. Уңда нарат, чыршы һәм каен урманы, ә сулда бик зур күл. Әйтерсең диңгез? Бер караганда яр буеннан очы да, кырыс да күренми кебек аның. Абзыйга мәгълүм икән: кайчандыр, кемдер һәм никтер Яктыкүл дип атаган бу күлне. Ләкин әлегә төсе күренми аның, чөнки кар һәм боз белән капланган ■Л_ вот так!—диде абзый, автомашинадан сикереп төшеп. — Килеп җиттек, Әкрам. әйдә.
Абзыйны һәм эшчеләрне прораб каршылады.
— Хәерле иртә. егетләр!
— Хәерле иртә, иптәш прораб!
_ Әйдәгез өйгә, җылыныйк азрак! Сүзләр дә бар.
Кешеләр күл каршына корылган агач өйгә керделәр, түргә узды- лао һәм андагы такта эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Өй шактый зүр һәм ул ташландык клубка охшый иде. Уртада тимер мич. Өйдә җылы Каршы якта з\р зур ике тәрәзә.
_ Иптәшләр! — диде прораб, стена буена куелган өстәл каршына килеп. — Шәһәребезнең Декабристлар урамындагы су канавы югары
сыйфат белән корылды һәм нык сыналды. Молодцы, егетләр! Трест башлыгы сезнең һәммәгезгә дә приказ белән зур рәхмәтен белдерә. Менә янә бер приказ.— Прораб кулындагы портфельне ачып кәгазь чыгарды. — Л1енә: «Декабристлар урамындагы су канавын төзүдә аеруча актив катнашкан өчен бригадир Зиннәтша Кәлимуллинны, рабочий Әкрам Кәлимуллинны һәм техник Мәрьям Казембәтованы алтмышар сум акча белән бүләкләргә», — диелгән.
— Дөрес!—дип кычкырды кайсыдыр аргы почмактан. — Дөрес!
Прораб дәвам итте:
— Иптәшләр! Хәзер без төзү эшләрен яңа участокта башлыйбыз. Эш бәясе — сдельшина, икенче төрле әйткәндә, эшеңә карап — ашың. Ә максат? Максат бер генә: шәһәрне, заводларны, фабрикаларны су белән тулысынча тәэмин итәргә кирәк. Озакламый торбалар ташыла башлар. Фәндә дә, практикада да исбат ителгән: су аркылы торбалар салу эшен кышкы айларда башкару ансатрак. Безгә ярдәмгә озакламыйча бульдозер килер. Без ышанабыз: килер! Ә хәзергә карны кө-рәк белән көрәргә туры килә. Ярый, башлыйк, егетләр! Сораулар юкмы?
— Бар!—диде бригадир. — Мин бу тирәдә сугышка чаклы эшләгәнем булса да сораганым юк. Нигә бу күлгә Яктыкүл дигән исем биргәннәр?
Прораб елмаеп куйды:
— Мин монда туган кеше. Монда үстем. Бу күлне суы саф, суы тонык булганга Яктыкүл дип атаганнар, бригадир. Башка сораулар юкмы?
— Бар!—диде Гайни һәм ул да бер сорау бирде.— Эшләнгән эш дөрес итеп хисапка алынырмы? Югыйсә казылган карны ничек үлчисең?
Прораб уйга калды.
— Эш хакыгыз югалмас, егетләр,— диде бераздан.— һәр эшнең күләме була, расценкалар бар.
Гайни бу жавап белән канәгатьләнде, ахры:
— Ярый, —диде.
Прораб халыкны эш урынына алып чыкты.
2
Декабрьның икенче атнасы. Каршы якта Яктыкүл. Хәзер инде тирән кар белән капланган ул. Кайсыбер урыннарда ямь-яшел боз.
— Әнә!—диде прораб күлнең аргы ярына кулы белән күрсәтеп.— Әнә шул яргача булган урынны кардан тазарттырырга кирәк. Аннары торбалар урнашыр анда. Кардан әрчелгән канауларның киңлеге өч метрдан тар булмаска тиеш.
— Хәерле сәгатьтә!—диде бригадир һәм Әкрамга карап куйды. Әкрам инде, кулына көрәк алып, кар казый башлаган иде. Ничектер һич көтмәгәндә:
— Дөрес түгел!—дип кычкырды Гайни, прорабка карап.—Кем күпме эшләгәнен кайдан беләсең монда? Яшь малайга да, безгә дә бер нормамыни?
Әкрамның йөрәге «жу» итеп китте: «Кара син аны! Гайни һаман миңа кагыла, һаман миңа теш кайрый».
— Әйдәгез, Ярмөхәммәтов әйткәнчә булсын, иптәш прораб, казылырга тиеш урыннарны өлешләргә бүлик алайса.
— Ярый,— диде прораб.— Мин безнең арада ялкаулар булмас, дип уйлаган идем. Береңә-берең ярдәм итәргә кирәк!
Табигый хәл, абзый да сүзгә кушылды:
Чебешләрне көзен саныйлар, Гайни энем. Әллә синең колхозда эшләгәнең юкмы?
Гайни дәшмәде. Техник Мәрьям кар көрәлергә тиеш урыннарны өлешләргә бүләргә кереште. Карап торырга күбәләктәй җиңел иде ул. “стендә кыска гына ак тун, башында колаклы бүрек, аягында кара . киез итек, ә бите салкын һавада комач кебек кызарган. *
Эш күләме турында башка исәпләшмик!—диде Мәрьям, Гайни- < гә карап, һәммәсен истә тотам карның калынлыгын да, сукмакларның озынлыгын да. *
Прораб бригадирны эш участоклары белән таныштыра башлады. =
— Менә, иптәш бригадир, — диде. — Сугышка чаклы бу күл буенда “ санаторий корылырга тиеш иде. Мондый фикер, минемчә, тагын туа- * чак. Гомумән, матур бу җирләр. Әнә, — прораб уң яктагы биек тау = сыртына кулы белән күрсәтте.— Ә-әнә Малахит тавы. Беләсеңме. = малахит ташыннан иң матур әйберләр ясала. Ә-әнә аннан арырак п Хрусталь тавы. Бөтен дөньяга дан казанган хрусталь савытларның ни- Н гезе менә шушы тауларда инде.— Прораб уңа борылды.— Тыңла, бри- □. гадир! Күлләр дә күп бу тирәләрдә. Саф елга да бар. Әнә Якты күл < белән янәшә генә Әбиләр күле. Суы көмеш бөртеге кебек аның. Шифа- j лы. Ярый, кар канауларын менә шушы урынгача казыгыз. Ә мин баш- •"» ка участокларга барам.
Прораб китте. Әкрам техник күрсәткән урыннан башлап кар казын. Кулда көрәк. Агач көрәк. Кирәге чыкса тимер көрәк тә әзер. Әкрам эшли.
Әйе, кешеләрдән, бигрәк тә Гайни исерекбаштан артта калырга мөмкинмени? Юк, юк! Гарьлек ич, гарьлек! Берәүдән дә артта кал маска кирәк. Хәтта абыйдан да! Ана да сүз тимәсен. Нигә артта калырга? Сугыш елларында мондый гына эшләргә күнегелмәгәнмени? Эшләргә, эшләргә? Э эх... Урал тауларын актарып ташларлык көч табылса иде хәзер! Ләкин Әкрамны һаман нигә малайлар рәтендә хисаплыйлар?! Нигә, нигә? Кыен ич, ә бер уйласаң рәхәт тә... Алда — зу р тормыш!
Әкрам тырышты. Җан-фәрманга тырышты. «Артта калган—тап талыр, алга чыккан — макталырэ ди иде аңа мәрхүмә әбисе. Әкрам һәр көрәк карны санап тондырырга кереште. Күпмедер вакыттан соң аның тирә-юнендә кар коймалары пәйда булды. Ләкин көн салкын иде.
— Аһ!—диде Әкрам, кайчандыр катып үлгән чыпчыкны кар өстендә күреп.— Аһ, мескен! Ә күгәрченнәр... Алар да катып үләрләр микән? Ә норма?
Ниһаять, Әкрамның нормасы тулды һәм аның каршындагы кар коймалары якты боз юлына барып тоташты.
— Гайни!—дип кычкырды Әкрам. Ярмөхәммәтовка бирелгән өлешкә кереп.—Давай, мин сиңа ярдәм итим!
Гайни дәшмәде, ул дй түгел, рәхәтләнеп көлеп җибәрде
_ Әкрам, битең өшегән, малай, битең өшегән!
Әкрам кул >чы белән битен каплады. Нишләргә? Аның бер бит алмасы чыннан да өшегән иде. Нәкъ шул секундта кар канавыннан аб- зыйсы күренде:
— Әкрам. битең өши башлаган. Яр буендагы урманчылар йортына йөгер! Ә нормаң тулган, хәзер инде барыбер әбәткә туктыйбыз.
Әкрам урман кырыендагы агач йортка йөгерде. Яна гына күтәрелгән җил битне генә түгел, кулны да энә белән кадаган кебек чеме- теп-чеметеп ала. салкын һава җелеккә үтә, карда төкерек ката, тешкә-теш бәрелә. Әкрам йөгерде дә йөгерде. Җилгә каршы битләрен уа-уа, кулларын болгый-болгый йөгерде ул, ләкин кинәт кенә абынып егылды. Сикереп торды да тагын йөгерде...
Әкрам жылы өйгә килеп кергәндә техник Мәрьям өстәл каршында ниндидер исемлек төзеп утыра иде. Ул үзенең эше дәвам итте. Әкрам исә. кулындагы бияләйләрен салып, тиз генә утлы тимер мич каршына килде һәм анда юлларын җылыта башлады. •
«Эх!—диде Әкрам эченнән генә.—Сул бияләйнең ике бармагы ертылган икән. Күрмәдем шул, сизмәдем. Менә хәзер бармаклар эри сымак. Рәхәт сымак...»
Әкрам чыраен сытты. Ул да түгел, аның күз төпләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты.
— Авырта!—диде Әкрам акрын гына.—Кулым сызлый. Уф...
Мәрьям, өстәл артыннан тиз генә торып, Әкрам каршына килде:
— Ни булды?
— Кулым!—диде Әкрам, өшегән кулын мич авызына якынлаштырып.— Җылынмасмы дим? Өшеде, ахры. Авырта! Баштарак рәхәт иде, чымырдап торды.
— Ах!—диде Мәрьям, Әкрамның өшегән кулын үз кулына алып,— Өшегән! Ник кар белән умадың?! Әйдә безнең медпунктка. Әйдә тизрәк.
Мәрьям, Әкрамның өшегән кулын үзенең баш яулыгы белән бәйләде, киенде һәм алар медицина пунктына чыгып киттеләр.
3
Урман юлы шактый тирән кар белән капланган икән. Каршы якта чана һәм автомашина эзе сызылып ята. Мәрьям, Әкрамиы ияртеп, менә шушы эзгә омтылды. «Эхх, Әкрам, Әкрам!—дип уйланды ул.— Инде нишләрсең, энем? Кулың озак сызлармы, яки тиз төзәлерме? Әгәр бу хәлне әниең ишетсә, ничек чыдар, ничек кенә чыдар икән, бичара?!»
Әкрам да көенә һәм ул инде Мәрьямгә әйтмичә генә, үз-үзенә сызлана иде.
Әйе, салкын шул, салкын! Әйтерсең бөтен җир йөзе мәңгегә бозланып каткан. Әнә, урмандагы ялгыз йортның морҗасыннан чыкка» төтен дә салкын һава белән кысылып, күк йөзенә туры багана булып күтәрелә. Шулай да кайдадыр — якында гына балта тавышы ишетелә. Димәк, кемдер шундый салкында да урманда эшли. Ләкин барыбер кыен, бик кыен! Ә врач...
— Егет!—диде Мәрьям, Әкрамның уйларын өзеп.— Әнә медпунктка килеп тә җиттек. Монда зур тәҗрибәле фельдшер эшли, йомыш белән килгәнем дә бар.
Медицина пункты урман юлы буендагы шактый зур һәм якты өйгә- урнашкан икән. Фельдшер исә пеләш башлы, ак халатлы, кыска сакаллы, зур күзлекле кеше.
— Нәрсәгә зарланасыз?—дип сорады ул, Мәрьям белән Әкрам кабинетка килеп кергәч тә.— Әллә туегызда сугыштыгызмы?
Сүзне Мәрьям башлады:
— Доктор! Менә безнең эшченең кулы өшеде.
Фельдшер җитди төс алды:
— Каяле, егет, кулыгызны чишегез!
— Эх-ма!—диде фельдшер, Әкрамның кул бармакларын капшап.— Өшегән шул, өшегән! Ә ничек, кайда?
Әкрамның күзләренә тагын яшь бөртекләре килде:
— Эштә, авырта, доктор, сызлый!
— Түз! Туеңача төзәлер,— диде фельдшер һәм шунда ук утырган медицина сестрасына Әкрамның кул бармакларын дарулый башларга кушты.
ДИДе *ельдшеР һэм сестра эшләгән арада Әкрам белән гәпләшергә тотынды:
— Син кайсы яктан буласың, егет!
— Казаннан.
— Үзеннәнме?
— Юк, Зөябашыннан. ♦
Ә мин Тәтештән. Нигә син кояшлы Идел буйларын ташлап - салкын Уралга килдең? Мин монда биш елдан артык торам, ә Иделем s буйларын һаман сагынам. Нигә килдең син монда, жүләр, нигә кил- “ дең, ник?! <
Әкрам аптырап калды. Аннары, көттереп жавап бирде: *
— Әниемә йорт кормакчы идем, доктор абый. ♦
Фельдшерның чырае яктырмады:
— Әтиең?
Ү — Әтием сугышта югалды,— диде Әкрам, балалардай үксенеп.—
Фельдшер йомшарды:
— Да-а . Сугышта мин дә яраландым .. Ә син иртәгә шәһәр поли- * клиникасына күрен, егет! Хәзергә эшкә йөрмә: бюллетень бирерләр - сиңа. Авыруы ансат, терелү кыен...
Вакыт йөгерә, Әкрам белән Мәрьям медпункттан сон, күл каршын- ' дагы ялгыз өйгә кайтып кергәндә төзелеш эшчеләре инде шәһәргә китәргә әзерләнәләр иде.
— Утыр!—диде абзый, Әкрамга автомашинада урын күрсәтеп.— Хәлең турында юлда сөйләшербез.
Автомашина акрын гына кузгалып китте.
АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
1
Әкрам иртәгәсен эшкә чыкмады. Вакыт иртәнге тугыз чамасы иде.
— Әкрам! — диде Фатыйма, бүлмәгә кереп. — Кулыңны өшеткәнсең икән ләбаса, эзләп интегеп йөрмә тагын, әйдә, шәһәр поликлиникасына үзем ияртеп барыйм, акыллым!
Әкрам инде юлга жыенган иде.
— Ярый,— диде һәм алар шәһәр поликлиникасына чыгып киттеләр.
Фатыйма Әкрам өчен борчыла иде. Ул, урамга чыккач та, һава торышы турында сөйли башлады:
— Кичә кырык биш градус булган. Мәктәпләрдә укулар тукталгач. Ачык һавада эшләүчеләрне эштән азат иткәннәр, ә сезгә бу турыда белдерүче булмаган, ахры. Кем белә, бәлки башка өшүчеләр дә бардыр. Усал дисәләр тиярләр, бу мәсьәләне жыелышта күтәрим әле. Хәер, бүген һава йомшарган. Ә син бияләеңне онытмадыңмы? Нишлисең бит, ертылган булган икән, кичә аны Мәрьям ямады. Сыйдымы?
_ Сыйды, Фатыйма апа,— диде Әкрам,—Менә кидем, рәхмәт.
Көн жылынды дип уйлаган күрәсең Фатыйма жинел киенгән иде. Әнә өстендә кыска гына иске пальто, башында — күгелжем шәльяулык, ә аягында — солдат итеге.
— Салкын түгел,— диде ул, адымнарын ешайта төшеп,—Мин күнеккән инде, Уралда жиденче ел. Шулай да Ташкентны сагынам.
Алар, тулай торактан чыгып, Малыш урамы чатыннан үткәч, дүрт катлы зәңгәр йорт каршына килеп чыктылар.
— Әкрам!—диде Фатыйма, шул йортка күрсәтеп.— Сугыш елларында монда вакытлыча үзбәкләр яшәделәр. Ватан чакырды, .хәрби заводларда эшлиләр иде алар. Әйбәт .халык, юмарт, ачык күңелле, кунакчыл халык, һәммәсе дә олырак яшьтә. Берсе сугышка чаклы минем иремнең танышы иде. Ул, мине былтыр шушы урында очратып, адресымны алган иде, ә менә быел өч кило йөзем җибәргән, рәхмәт яугыры.— Фатыйма кулына кечкенә генә төенчек тоткан иде.— Хәзер сине поликлиникага кадәр озагам да, йөземне базарда сатам. Пальто кирәк. Мин, Әкрам. киләсе елга яңадан Ташкентка күчәргә уйлыйм. Җылы як, матур як. Тамбовта минем барыбер беркемем дә юк хәзер. Әнә кызым да үзем.
Алар урам чатыннан уңга борылдылар һәм шәһәр буасы каршына килеп җиттеләр. Әкрамның әле бу тирәләрдә бер дә булганы юк иде. Буа өсте кулларына кармак тоткан балыкчы малайлар белән тулган. Каршы якта — зур күпер. Бөтен тирә-юнь күренә моннан: уңда һәм сулда урамнар буйлап таш өйләр тезелеп киткән. Әллә ничәшәр каг- лы, төрле бизәкле һәм матур өйләр бар икән монда!
— Фатыйма апа! — диде Әкрам. балконлы биек өйләргә карап.— Мондый зур йортлар кайчан корылган икән?
Фатыйма, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышкан сымак, уйланып җавап бирде:
— Әллә кайчандыр, күптәндер. Әкрам. Шәһәр әле ул чакларда Екатеринослав дип аталган икән. Син белмисең әлбәттә, заманында Колчакның, контрларның, шул чагында хәтта патшаның язмышы да шушы калада хәл ителгән диләр картлар. Абзый беләдер, сугышка чаклы татарлар күп булган монда. Дөрес, хәзер дә бик күп алар. Ә элегрәк үзләренең театрлары, мәктәпләре, техникумнары да булган аларның. Әнә күрәмсең. — Фатыйма сул яктагы калын таш коймага кулы белән күрсәтте.— Әнә үткән заманда «Акча сарае» булган дип сөйлиләр ул койма артында. Кем белә, бәлки алтын акча да шунда ясалгандыр. Әйе. кемгәдер алтын, кемгәдер салкын булган элек Урал...
Фатыйма шәһәр буасы белән янәшә генә өч катлы ак өй каршына килеп туктады.
— Менә поликлиника. — диде ул, ярты кварталга сузылган йортка күрсәтеп.— Мин базарга киттем. Ә син борчылма, яшь тәннең ямавы үзендә була диләр...
Чиратта бер генә кеше икән. Ихтимал, сугыш инвалидыдыр. Аның бер аягы юк. Әкрам сызланды. Сызланды һәм уйланды: «Өшегән кул тынычлана төшкәндәй булган иде. ә хәзер яңадан сызлый. Йөрәккә үтеп, эчне пошырып сызлый! Ә доктор ни дияр икән? Кул төзәлерме, юкмы? Кайчан, ничек төзәлер? Абый эштәдер инде. Ә Мәрьям? Әйбәт кыз Мәрьям! Миһырбанлы кыз!»
Менә врач кабинетыннан баягы инвалид чыкты һәм аның урынына Әкрам керде:
— Доктор абый! Мин кулны өшеттем. Эштә. Мине фельдшер җибәрде.— Әкрам фельдшер язган кәгазьне врачка бирде.— Кыен! Рәтләп эшләгәнем дә юк иде әле, иптәш доктор.
— Кулын чишегез!—диде врач бер Әкрамга, бер сестрага карап.— Карыйк, күрик!
Врач урта яшьләрдәге ир кеше. Чандыр. Күзләре зәңгәр. Нигәдер усал караучан кебек алар. Врач кайчандыр хәрби доктор булган күрәсен, аның чалбары әле дә хәрби, нечкә генә кызыл тасмалы. Нәкъ Зөябашына үТкән ел ялга кайткан офицерныкы сыман...
— Ой. апа, ойй!—дип кычкырды Әкрам. сестра аның кулын чишә башлагач.— Авырта, апа, бармакларым авырта!
Сестра олы яшьтәге хатын. Чәчләре ап-ак. Әкрам аны үзенең элекке укытучысы Глафира Петровнага охшатты.
Түз, егет!—диде сестра, Әкрамның кулына бәйләнгән калын марляны чишеп,—Бармакларыңда кан әсәре бар. Димәк, КУЛЫҢ киселмәс!
Әкрамның күз керфекләрендә кинәт кайнар яшь мөлдерәде: «Әллә бармакларны кисүләре мөмкинме?»
Даа!—диде хирург, Әкрамның кул бармакларын бөгеп-бөгеп ♦ карагач.— Яле, өшегән бармакларыңны үзең кыймылдат, үзең бөк, =; егет! 5
Әкрам, чыраен сытып, үзенең бармакларын бөгә башлады, ләкин == шунда ук: <
— Авырта!—дипкычкырды.—Бөгелми, сөяге сына, доктор! 5
Врач. Әкрамга карап, башын чайкады һәм аның яныннан тиз генә ♦
китеп, үзенең урынына барыпутырды. =
— Та-ак,—диде ул бераздан, ниндидер уйга чумып.— Та-ак... Шу- =
лай да дәвалап карыйк әле... Сеңер, сеңер... s
Сестра зур саклык белән акрын гына Әкрамның кулын юды һәм 2 аңа ниндидер майлы дарулар сөртеп, ак марля белән бәйләп куйды. “
— Егет!—диде сестра, Әкрамның күзләренә туп-туры карап.— * Син көн аралаш миңа килеп йөр. Килмичә калма, егет. Чиратта халык =- булса, чиратсыз кер. Эшкә чыкма! Бюллетень язарбыз. Аңлашыламы. “ улым?
Әкрам үзенең әнисен күргәндәй булды.
— Аңладым, апа! Рәхмәт сезгә, бик-бик зур рәхмәт!!
2
Әкрам поликлиникадан кайтып кергәндә Фатыйма тулай торакның идәнен юа иде.
— Кайттыңмы, Әкрам?
— Кайттым, Фатыйма апа.
— Хәлләрең ничек?
— Врачлар «төзәлер», диләр.
Фатыйма елмаеп куйды. Маңгаеннан тир тама иде аның.
— Шөкер,— диде һәм халатының кесәсеннән алып папирос тарта башлады.
Әкрам гаҗәпкә калды: «Шундый ягымлы, шундый акыллы һәм тырыш хатын нишләп тәмәке тарта?»
Фатыйма кинәт ничектер уңайсызланды:
— Гафу ит, энем!—диде һәм папиросын берничә тапкыр гына суырып, мич авызына ыргытты —Сугыш еллары, кайгы-хәсрәт өйрәтте,— днде.__ Ташлыйм, һичшиксез ташлыйм, Әкрам.
Әкрам дәшмәде, өс-башын чишенеп, тамак туйдырырга әзерләнә башлады, бактан кайнар су алды, өстәлгә арыш икмәге белән тоз китереп куйды:
— Фатыйма апа!—диде.—Минем ипи җитәрлек, әйдәгез, сез дә ашагыз!
Фатыйма үзенең бүлмәсенә ашыкты. Ул да булмады, апакай йөгереп килеп тә чыкты:
— Әкрам! Менә сиңа Ташкенттан килгән күчтәнәч.—Фатыйма Әкрам алдына ике уч йөзем китереп куйды—Менә хәзер үк сыйлан! Иремнең иске дусы Фәйзулла җибәргән аны. рәхмәт яугыры. Әх... дуслар, иске дуслар... Үкенәм, Фәйзулланы монда кунак итә алмадым.
Әкрамның йөзе кинәт яктырды.
— Рәхмәт. Фатыйма апа. рәхмәт!
Сүз дә юк. йөзем бик тәмле икән. Ә арыш икмәге белән бергә тагын да тансыграк. Әкрамның уйлары дәррәү әллә найларга таралып
китте: «Эх-х... Ташкентка барсаң иде. Эх... Ташкент ягында эшләсәң иде...»
— Завхозның рәте юк,— диде Фатыйма, идән юарга дип бирелгән чүпрәкләрне зур чиләккә тутырып.— Идәнне рәхәтләнеп юарлык чүпрәк тә алып бирми, гөнаһ шомлыгы! Бар бездә андый әрәм тамаклар, бар әле, бар, Әкрам.
Фатыйманың әле эше күп иде. Ул, чүпрәкле чиләкне кулына алып, башка бүлмәгә чыгып китте. Әкрам исә, тамагы туйгач, үзенең караватына барып ятты.
Халык эштә, бүлмәдә тын, бнк-бнк тын иде. Мондый чакта күңелдә нинди генә уйлар чуалмый?! Әнә Әкрамның күз алдында туган авылы Зөябашы һәм әнисе.
1943 ел. Кыш. Өй тәрәзәләре бозланып каткан. Яшүсмер малай Әкрам, әтисеннән калган иске толып белән бөркәнеп, мич башында утыра һәм мичнең кирпече араларыннан тырнагы белән казып, былтыргы арыш бөртеген жыя. Җыя да ашый. Ашый да тагын җыя. Тагын... Тагын.. Әкрам эченнән генә үз-үзе белән сөйләшә «Нигә ашыйсың? Ачлыктан, комсызлыктанмы?!» Әкрам үзе үк җавап бирә: «Юк, комсызлыктан түгел. Әкрам. ачлыктан бу, ачлыктан! Кайчан гына өйлә вакыты җитәр? Кайчан гына көндәлек өлешем булган өч бәрәңге пешеп 'өлгерер?» Ниһаять, Әкрамның эче авырта башлый, косасы килә, саруы кайный. Озак та үтми: «Әни-и! Эчем авырта-а!—дип кычкыра Әкрам. — Үләм бит. әни, үләм!»
Әкрамның әнисе тиз генә мич башына менә: «Ни булды, балам, ни генә булды?» Әкрам сызлана: «Мичтәге кирпечләр арасыннан былтыргы арыш бөртекләрен җыеп ашаган идем». Әкрамның әнисе елый: «Кос. улым, кос!» Әкрам үз тамагына үзе бармагын тыгып коса. Көчләнеп. көчләнеп коса. Аннары рәхәтләнеп киткәндәй була...
...Әкрам бригадир тавышына уянып китте:
— Энем, кулың ничек? Сызлыймы һаман?
Көн кичке якка авышкан иде.
— Түзәрлек, абый!—диде Әкрам, караваттан торып.— Врач дәвалый башлады. Иң зур шатлык, кулны кисмиләр!
Абзый Әкрам белән озак итеп, рәхәтләнеп сөйләшергә уйлаган иде, ләкин аның моңа вакыты юк икән:
— Әкрам!—диде ул, яңадан ишеккә борылып.— Әйдәле ишегалдына, күр әле мин нинди малны кулга төшердем!
Әкрам Зиннәтша абзыйга ияреп барак ишегалдына чыкты. Чыкса, ни күзе белән күрсен, анда кайчандыр суелган зур һәм симез бер җылкы ята иде.
— Менә! — диде абзый, суелган атка кулы белән күрсәтеп. — Менә «Яктыкүл» колхозында ничектер аягын сындырган, шайтан алгыры. һәммәсе дә законча; врач караган, суйганнар, аннары миңа саттылар. Хәтта үзләре йөк машинасында китереп тә куйдылар. Арзан. Менә Фатыйма килеп җитсен дә, тутырабыз. Ә итне сакларга урын әзер — утын склады, шайтан алгыры. Ну, ни дисең, Әкрам?
— Әйбәт!—диде Әкрам.—Ләкин миңа китәргә туры килмәсме икән, абый?
Абзый гаҗәпкә калды:
— Кайда?!
— Авылга, өйгә.
— Ник?
— Эшсез нишләп ятыйм мин? Әрәм тамак булыйммы?
— Булмассың.—диде абзый, һич көтмәгәндә ачуланып.— Нигә син борыныңны бик тиз төшердең? Әллә дөньяга яНа гына туган сары авызлы чебеш баласымы син? Тфү! Әтиеңә охшарга тырыш! Ул бик күп авырлыкларны татырга өйрәнгән кеше иде. Әмма дошманга тез-
ләнмәде! Бармаклары өшегән бер кеше тез чүгә башласа, нәрсә була ул. Кем син? Егетме, әллә яшь кенә манка бер кызмы? Анлашыла- мы, энем?
Әкрамның бит алмалары комач кебек кызарып чыкты:
Аңлашыла, абый, — диде ул, түбәнгә карап. — Мин бәла булу- ♦ ым озакка сузылса дип кенә әйттем, абый. *
Кулына балта һәм зур пычак тотып, Фатыйма килеп житте:
■ Әй молодец та үзең, Зиннәтша абый. Шундый вакытта, шун- к дый шәп ит табып китергәнсең бит, ә?! Ничек кенә аны башка кеше- 5 ләр эләктермәгәннәр?
Абзый, салкын тиюдән дә курыкмыйча, пинжәк җиңнәрен сызга- * нып куйды да, Фатыймага дәште: =
— Әйдә, Фатыйма, мин балта белән, ә син пычак белән тура! Әк- Z
рам туралган итне складка ташыр. Ничего, сыңар кул белән дә та- £ шырга мөмкин. Ат ите ат көче бирә. Ихтимал шуңадыр, хәзер аны = руслар да яраталар. &
Бераздан монда Мәрьям дә килеп кушылды. Шунысы гажәп—* ул нәкъ базарда ит тураучылар кебек, зур алъяпкыч бәйләгән. Әкрам * аны, гүя, беренче тапкыр күрә. «Их Мәрьям! Никтер күңелгә якын. ® йөрәккә ягымлы кыз. Әйтерсең бала вакыттан бирле таныш һәм дус... Әнә ул нинди чибәр. Әнә зәңгәрсу кара күзләр... Карап туймаслык нурлы чырай... Түгәрәк буй-сын...»
— Зиннәтша абый!—диде Мәрьям, кулына пычак алып. — Мин дә булышам, бәлки мине дә ат ите белән сыйларсыз?
Абзый Мәрьямнең ярдәмгә килүенә куана иде.
— Сыйламаган кая ул? Сыйлыйбыз, сыйлыйбыз, Мәрьям!
Шулай итеп, Мәрьям дә эшкә кереште. Әкрам исә, абзый әйткәнчә, туралган итне утын складына ташый башлады.
Күңелле иде. Төрле сүз, төрле гәп. төрле шаянлык. Нәкъ шул вакытта тулай торакка жир казучы Гайнулла кайтып килә иде. Аек. Ул. ит тураучыларны күргәч тә, кинәт туктады:
— Тәки алдыңмыни, бригадир?
— Алдык,—диде абзый. — Теләсәң, сине дә өлешкә кертергә мөмкин. Әйдә, колхоздагыча булсын!
Гайни һич көтмәгәндә айгырга охшарга тырышып кешнәп куйды һәм шунда ук шаркылдап көлеп жибәрде:
— Мин алаша түгел. Рәтле ат булса, сезгә эләгер идемени? Үләксә ич ул, бригадир! Ми-һаһ-һа-һа!
_ Жүнсез егет син, — диде абзый, ачуын яшерергә тырышып.— Сугыш елларындагы авырлыкларны оныттыңмыни, шайтан алгыры? Яки ул авырлыклар сиңа эләкмәдемени? Хәер, син ул чакларда «кунакта» булгансың шул...
— Ярый, бригадир! — диде Ярмөхәммәтов, тешләрен кысып.— Бу сүзләреңне бер исеңә төшерермен. Бәхетең бар икән, Мәрьям комачаулады. Саклан! Мин дуамал кеше. Аңла! Ат итенә караганда дуңгыз ите тәмлерәк мина.
Гайни шулай диде дә, тиз һәм кискен борылып, баракка кереп китТе Мәрьям дәшмәде. Ярмөхәммәтов өчен оят иде аңа. «Әллә мин дә бүлмәгә кереп качыйммы?» — дип уйлап куйды ул.
_ Эх-ма! Менә безнең егет ничек кылана? — диде абзый сабырлык сакларга тырышып. — Но нишләмәк кирәк? Ул да адәм баласы. Җитмәсә якташ! Әнә төрмәдәге исеме дә Гайка диләр бит аның...
Фатыйма атның аякларын эшкәртә иде.
— Куркам мин Гайнидән, —диде ул шыпырт кына.
а. «к у» м и.
33
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Яктыкүл —зур эш мәйданы... Көн бүген дә салкын. Шулай да бригадир шат:
— Кулга каз мае сөрттем,— ди ул. Кичә Фатыйма каяндыр табып бирде, рәхмәт яугыры. Молодец хатын, тырыш хатын, шайтан алгыры.
Эшчеләр янә төркемнәргә бүленеп, участокларны урап алдылар. Көн йомшарырга тели күрәсең, каршы яктагы нарат урманы артыннан кояш нуры ялтырый.
— Әйбәт!—диде абзый үз-үзенә.— Көн җылына, кояш күренә, эш тә шәп бара, молодцы, егетләр!
Әйе, эш кызу бара иде. Уңга һәм сулга җәелеп киткән бозлы күл өсте әйтерсең сугыш кырына әверелгән. Кайда гына карама, тирән кар коймалары, боз сукмаклары, трактор китергән юан һәм озын торбалар, бульдозер, тимерне эретә торган электр машинасы. Кешеләр, эшчеләр...
Гадәттәгечә прораб алдынгы сафта.
— Бригадир!—диде ул, тәнәфес вакытында абзый каршына килеп.—Әх шәп лә соң кичә китергән торбалар. Менә күрерсез аларны су астына төшерү бик кызык булачак. Кешеләр юкны сөйлиләр, аста бернинди дә упкын юк! Фәкать өч-дүрт метр тирәнлектәге якты чыганак кына бар анда. Водолаз белән минем анда үземнең төшкәнем бар. Тик менә ярышта җиңеп чыгасы иде.
— Җиңәбез, иптәш прораб!—диде бригадир. — Нигә җиңмәскә! Тик менә минем энекәш кенә эшләми пока. Но, ничего, тиздән терелер. иптәш прораб.
Тәнәфес бетте, эш яңадан башланды. Бригадир, бер төркем эшчеләр белән бергә, торбалар ташый һәм аларны эш урыннарына китерә башлады:
— Әйдә, алдык!
— Әйдә, алдык!
Гайни дә монда иде.
— Ярмөхәммәтов!—дип кычкырды аңа бригадир. — Тукта, сак бул, торба белән аягыңны бастырасың бит, шайтан алгыры.
Ярмөхәммәтов кулын гына селтәде:
— Курыкма, бригадир, ике килә торган үлем юк!
Гайни аек, ләкин аның авызыннан кичәге аракы исе аңкый иде.
— Гайнулла!—диде аңа бригадир. — Я сакланып эшлә, я тулай торакка кайтып кит. Яшермә, син әле айнып җитмәгән, брат.
Гайни дәшмәде. Шулай да ул торбалар тирәсендә сакланыбрак бөтерелә башлады. Әмма бераздан бригадирның колагына гына пышылдап әйтте: «Тырышасың! Газетада макталырга уйлый торгансыңдыр, бригадир?».
Вакыт тукталып тормый, ниһаять, күлнең аргы башыннан прораб килде.
— Әйдәгез төшке ашка, егетләр, столовойга!
Төшке аш Яктыкүлдән ике генә чакрым ары поселок ашханәсендә әзерләнгән. Ә икмәк карточкаларын ашамлыкка алыштыру мәсьәләләре үткән көндә үк хәл ителгән икән.
— Әйдә, бригадир! — диде прораб, абзый белән бер сукмактан атлап. — Мондагы ашханә безнең трест ихтыярында хәзер. Үсәбез. Тик планнар гына яхшы үтәлсен, дускай.
Эшчеләр киек казлардай бер-бер артлы тезелеп, зур поселокка юнәлделәр. Прораб, әйтерсең экскурсовод, юлның юл буена мондагы урыннар турында сөйләп барды:
Күрәсезме, бригадир? Ә-әнә уңда Уктус таулары! — Абзый уң яктагы биек тауга карады. — Ә-әнә!—дип дәвам итте прораб. — Ан- ф дагы яшел тауларны күреп ничек гаҗәпләнмәссең? Сугышка чак- „ лы монда бөтен ил күләмендә үткәрелә торган чаңгы ярышларының 5 трамплины урнашкан иде. Киләсе елга ул трамплин янә хәрәкәт итә £ башлар. Ә хәзергә шәһәр яшьләре генә сикерә аннан... <
Берничә минуттан, урман сукмагыннан сул якта зур поселок кү- = ренде. Ул зур, әйтерсең район үзәге! Поселокның иң кырый ура- А мында агач бараклар тезелеп киткән, һәммәсе өр-яңа һәм яшелгә * буялган. =
— Монда әсирлеккә эләккән немецлар лагеры, —диде прораб, | <нул баракларга карап. Сүз дә юк, кулларыннан эш килә каһәрләр- п нен. Кыска гына вакыт эчендә әнә нинди казармалар төзеп куйды- 3 лар алар. Мин йортлар төзүче дә бит. Шушы лагерьны корганда со- о. вет белгече булып, немецлар белән бергә эшләргә туры килде. Шәп * эшләделәр, җеннәр. Баедылар: кайберләре егермешәр мең төшерде- & ләр. Китәләр инде. Безнең хөкүмәт аларга Германиягә кайтырга рөхсәт ° бирде. Әнә, китәргә әзерләнәләр! Әнә нинди сафларга тезелгәннәр...
Бригадир немецлар лагерына карады. Лагерь исә, чәнечкеле тимер чыбыклардан корылган коймалар аша, ачыктан-ачык күренә иде. Әнә, янәшәдәге мәйданда хәрби оркестр уйный. Ә Берлинга кайтырга җыенган хәрби әсирләр, җеп белән тигезләгәндәй, тигез сафларда фасыл торалар. Кызык, әсирләр һәммәсе дә үгездәй таза. Янә шунысы кызык, әсирләрнең һәммәсенең дә киемнәре яна гына энә-җептән төшкән: өр-яңа колаклы бүрек, өр-яңа кыска ак тун. өр-яңа киез итек һәм җылы чалбар. Әсир немецларны күргәч абзый: «Эхма!—дип уйлады.— Кызганыч, Әкрам булмады. Боларны очратса, ни дияр иде? Мөгаен әтисен күз алдына китерер иде. Ихтимал, берәр әсирнең бугазын чәйнәргә омтылыр иде. Әмма нишләмәк кирәк? Эш әсир кулындамыни?»
Эшчеләр әсирләргә тукталып-тукталып карап тордылар. Аннары, прораб белән бригадирга ияреп, ашханәгә кереп киттеләр.
Ишектән килеп кергәч тә шактый зур зал. Анда — буфет. Гайни Яр- мөхәммәтов буфетка ашыкты «Кем белә, бәлки...»
2
«Эч поша! — диде Әкрам күңеленнән генә. — Зиннәтша абый эштә, бригадир эштә, ә мин, пешмәгән малай, кул өшетеп тик ятам. Укыр идем, берәр төрле китап та юк ичмаса. Хәтта газета кисәге дә юк!»
Әкрам тулай торакның тәрәзәсеннән урамга карап утыра иде.
Урамда йомшак кына кар ява. «Димәк көн җылына», — диде Әкрам эченнән генә һәм кинәт үзенең туган якларын күз алдына китерде.
Әкрам, яшүсмер чагыннан бирле кешеләргә әйтмичә генә, җырлар язып маташа иде. Авылдан китеп, Уралга килгән сәгатьләрдә дә, күңеленнән генә җырлар язгалап мавыкты Әкрам. Менә ул хәзер шул җырларның берсен үзе белгән авыл көенә, акрын гына, моңсуланып- моңсуланып җырлап җибәрде.
Алсу офыклардан
Кояш күтәрелә.
Нурландырып ерак тауларны.
Моңсуланып сайрый гүзәл бер кош. бер кош, Тибрәндереп назлы талларны.
Гөлбакчада ике чия. ике чия, Берсе — авырый, берсе — чәчәктә. Күкел ярсый: «Ник булмаган, ник булмаган, Икесе дә күркәм чәчәктә?»
Исә жилләр, еллар ага. ага еллар. Кабындырып заман уйларын, Гөлбакчада ике чия чәчәк ата. Хәтерләтеп гомер юлларын.
Яна язлар килә, Сирень чәчәк ата, Дөнья шаулый, дөнья дулкынлы, Яна язлар килә, яна язлар, язлар... Тик булмасын алар упкынлы!I
Бүлмәгә көтмәгәндә Фатыйма килеп керде: _
— Әй моңлы җырлыйсың ла, җанкисәгем! Әнә янәшә стена аша ишетелде дә, мәрхүмә әниемне күз алдыма китердең, Әкрам. Еладым. Ашыйсың киләдер, акыллым, менә ит, аша. Ат ите, абыең сиңа пешереп бирергә кушкан иде. — Фатыйма өстәлгә шактый зур кисәкләргә туралган ат ите китереп куйды. — Менә, суытма, аша, акыллым!
— Рәхмәт, Фатыйма апа! — диде Әкрам куанып. — Мин ач түгел, иртән чәй эчкән идем. Ипи бар, шикәр бар, нигә мин ач булыйм?
Фатыйма ашыга иде.
— Аша, Әкрам. Мин сине үземнең улымдай күреп әйтәм, аша!
— Фатыйма апа! Вакытлыча укып торырга сездә берәр китап табылмас микән? Минемчә, Мәрьямдә бардыр.
— Табарбыз!—диде Фатыйма һәм өстәлдән буш тәлинкәне алып, бүлмәдән чыгып китте.
— Менә!—диде яңадан әйләнеп кергән Фатыйма тышлары искереп беткән ике китапны Әкрамга биреп. — Менә Габдулла Тукйй шигырьләре, менә Шәриф Камал романы: «Матур туганда». Укы! Мин аларны өстемдә бомба шартлаганда да югалтмаска тырыштым. Тукай китабын ирем дә ярата иде. Яшь чакларда бергә укыдык.
— Рәхмәт, апа, рәхмәт! — диде Әкрам, китапларны кулына алып.— Тукайны укыганым бар... Тагын, тагын укырмын. Шәриф Камалны да рәхәтләнеп укырмын! Әле минем клиникага барып кулны бәйлисем дә бар икән. Сестра көн аралаш килергә кушкан иде.
— Ярый, ярый, Әкрам! — диде Фатыйма һәм халат киеп, тулай торак идәнен юарга кереште. Әкрам исә, тиз-тиз җыенып, шәһәр поликлиникасына чыгып китте.
Клиникадан кайткач әнисенә хат язарга утырды:
«Кадерле әни! Мин исән-сау. Минем өчен борчылма! Мин, Зиннәтша абый белән бергә, тулай торакта яшим. Тирә-күрше әйбәт кешеләр. Без жылкы ите алдык. Тамак тук. икмәк күп. Кичә ашамлык •карточкаларын трестка тапшырып, ашханәгә йөри башладым. Уңай, рәхәт. Әни! Әти турында яңа хәбәр юкмы? Мин аны һаман көтәм, төшемдә күрәм. Ә син кайгырма, әни, мин беренче мөмкинлек тугач, та, акча салырмын. Дусларга, авылдашларга миннән күп сәлам, әни. Глафира Петровнага аеруча зур сәлам, әни! Әгәр ул булмаса, рус телен ничек өйрәнер идем? Ә кирәге зур хәзер. Хуш, әни! Хатыңны көтәм. Улың Әкрам.»
Әкрам үзенең кулы өшүе турында әнисенә язмады: «Аны нигә борчырга?»
Әкрам хатны, шәһәргә баргач почта әрҗәсенә салырмын дип, тумбочка тартмасына куйды һәм Фатыйма биргән калын китапны күпме
I «Яна язлар» исемле жыр. Сүзләре авторныкы, музыкасын Рөстәм Яхин язган.
тырышса да укый алмады, чөнки ул әле һаман хат тәэсиреннән, туган як тәэсиреннән арынып бетмәгән иде.
...1945 ел. Майның тугызы. Таң алды. Әкрамны көтмәгәндә әнисе уятты, « ор, улым, тор! Без җиңдек, сугыш беткән, Гитлер тончыккан! Тор! Бәлки әтиең кайтыр?! Бәлки аның билгесез югалу хәбәре ялгыш булгандыр? Тор, улым, тор!» ' ' ♦
Әнә, мәйданда халык!! Әкрам яшен тизлеге белән урыныннан торды һәм тиз-тиз генә мәктәп каршындагы киң мәйданга йөгерде...
Әкрам, менә шулай уйланып, ялгызы гына утыра бирде. Шул чак к кинәт бүлмәгә эшчеләр кайтып керделәр. «Карале, халык эштән кайт- 5 ты ич», диде Әкрам эчтән генә һәм урыныннан торып, абзыйны 05 каршылады. <
Абзый шат иде. _
— Менә тормыш рәтләнә, дип әйттемме сиңа, Әкрам? Әйттем. х
Менә якын арада икмәк карточкаларын бетерәләр ди. Бу — бер. Икен- s чесе — акчага да үзгәреш була икән. Аның бәясе кыйммәтләнә, ди. g Яшибез, значет, яшибез, энем. Кайгырма! Бәлки әле әтиең дә исәндер... *
Әкрам Зиннәтша абзыйга ышана иде.
— Мондый хәбәрләр өчен, әнием монда булса, авызыңа бал дияр £ иде, абый.
Абзый елмаеп куйды, плитә тирәсендә кайнашты да, Әкрамны табынга чакырды.
— Әйдә, энем, ат итен умырабыз! Хәер, бүген мин дә ашханәгә йөри башладым. Шулай да ат итен ташламыйк әле. Аннан чәй эчәрбез. Шикәр үз кулыбызда.
Алар кичке ашка утырдылар.
СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Якшәмбе көн. Халык ял итә. Сәгать иртәнге тугыз чамасы. Мәрьям белән Фатыйма апа иртәнге чәйдән соң аш өстәлен җыештырып йөриләр иде. Алариың бүлмәсенә көтмәгәндә Әкрам килеп керде.
— Хәерле иртә, Фатыйма апа. Хәерле иртә, Мәрьям!
Апа Әкрамны елмаеп каршылады:
— Әй, акыллым! Әллә яманлап йөрисеңме? Әле генә чәй эчтек. Тагын куйыйммы?
— Рәхмәт, Фатыйма апа! —диде Әкрам елмаеп.—Без инде абый белән столовойда булдык.
Әкрам, Габдулла Тукай һәм Шәриф Камал китапларын култык астыннан чыгарып, өстәлгә куйды.
— Мин боларны рәхәтләнеп укыдым, Фатыйма апа. Сездә тагын берәр китап табылмас микән? Нинди генә булса да ярый.
Мәрьям, аш өстәлен уңгарак күчереп, тәрәзә янында торган зур гына тумбочкадан бер китап чыгарды:
_ Менә Николам Островский. «Корыч ничек чыныкты»
_ рәхмәт, Мәрьям, рәхмәт, укыганым бар. Ләкин тагын укыйсым килә, — диде Әкрам, китапны тиз генә кулына алып.
Мәрьям, елмаеп куйды да, көтмәгәндә егетне концертка чакырды:
_ Әкрам! Бүген Луначарский театрында Вертинский концерты була. Вертинский чит илдә булып кайткан атаклы җырчы икән. Ул Максим Горькийның, хәтта Шаляпинның замандашы ди. Барыйкмы, Әкрам, әйдә барыйк, ә?
Әкрам уйга калды: «Мондый өс-баш белән театрга ничек барасың? Оят, килешми Аякта олтан салынган иске итек, өстә әтидән калган кыска костюм. Ә менә кинога барырга мөмкин, анда чишендермиләр».
— Юк, бармыйм. — диде Әкрам, кырт өзеп. — Юк. Ә кинога барам. Әйдә кинога барыйк. Мәрьям!
Кыз чыркылдап көлеп җибәрде:
— Әйдә «Спартак» клубына барабыз! Анда ике зал. Берсендә бүген «Себер җире турында әкият». Мактыйлар. Әйдә!
Алар, тиз-тнз генә җыенып, кинога чыгып киттеләр. Фатыйма ялгызы гына уйланып калды: «Әкрам әйбәт, тик инде кемгә генә насыйптыр шундый саф егет? Сизәм, Мәрьям ярата аны. Мактый: егет булса, Әкрамдай булсын, ләкин бик яшь ди.
Әйе, Әкрам Мәрьямнән ике яшькә яшьрәк шул, абзый әйтмешли, шайтан алгыры. Ә Гайни кешемени ул.
Яшьләр «Спартак» клубына җәяү генә киттеләр. Көн җылы, хәтта тротуарда кар эри иде. Әкрам кызны култыклап алмакчы иде, ләкин оялды киемнең рәте юк. Ә Мәрьям әнә нинди матур кызгылт пальтодан. Шулай да борын күтәрми. Молодец!
— Әкрам!’—диде Мәрьям, егетнең уйларын өзеп. — Минемчә, укырга кирәк сиңа, һөнәр алырга кирәк! Беләсеңме, шушы арада безнең трестта юл төзүчеләр курсы ачыла. Кичке курс. Өч кенә айлык. Мин ышанам, син аннан бер дигән мастер' булып чыгарсың. Әйтимме, списокка сине теркикме?
— Теркә, Мәрьям, теркә! — диде Әкрам, шатланып. — Болай да укыйсы килгән иде, ләкин... Ә син үзең кайсы институтка керергә әзерләнәсең, Мәрьям?
Кыз бер елмайды, бер җитди төс алды:
— Төзүчеләр институтына, Әкрам. Мәңге яшәрлек матур бцна- лар яки юллар төзисем килә. Әнә, ә-әнә шундый биналар!—Мәрьям каршы яктагы зур-зур биналарны кулы белән күрсәтә барды. — Әнә, Луначарский исемендәге опера театры. Шәһәрдә ул иң матур бина. Әнә зур «Урал» кунакханәсе! Әйтерсең үзе генә дә аерым бер шәһәр... Ә промышленность йорты турында әйтәсе дә юк. — Мәрьям уң яктагы киң урамга карады. — Әнә биш катлы бер йорт ничә урамны бер үзенә сыйдырган. Ә инде арырак бер өй унике катлы. Якты һәм биек. Син әле белмисең, Әкрам, иске һәм яңа шәһәр бергә кушылган монда.
Мәрьям бер мәлгә сөйләшми барды.
— Менә шәһәрнең уртасы кайда икән?!—диде Әкрам, әле бер, әле икенче бинага борылып-борылып карап.
— Менә килеп тә җиттек,—диде Мәрьям тукталып. — Билет үзем алам. Икебезгә дә.
Алар, берничә минуттан соң, кинотеатр залына кереп киттеләр.
2
Прораб милләте буенча рус, ә хатыны татар икән. Ка1*|ЧандыР- революция елларында ук, Эрбет шәһәрендә өйләнешкәннәр алар. Бер көнне эштән кайтышлый юлда сүз иярә сүз чыккач: «Так что мин яртылаш татар, бригадир» — диде прораб һәм абзыйны, дусларча, үзенең өенә чакырды, адресын бирде. «Барам, иптәш прораб, начальник чакыргач ничек бармаска?» — диде бригадир һәм бүген иртән сәгать унбердә прораб өенә килеп керде.
— Хәерле көн, иптәш прораб!
— Хәерле көн, бригадир. Ниһаять, килдең. Молодец, туган!
Нигә килмәскә? Начальник чакырганда карт солдат килмичә каламыни?
Әйдә, чишен, түргә уз! Тик менә карчык кәефне бозды әле. — Бригадир идәндә тузып яткан әйберләргә карады. Анда зур-зур балталар, әллә нинди пычкылар, камытлар һәм тагы әллә ниләр чәчелеп ята иде. — Акчаның бәясе үзгәрә икән, —диде прораб.— Ун сум ♦ бер сумга төп4ә икән. Әнә шуның өчен карчык җүләрләнә башлады. £ Күрәсеңме кибеттән нәрсәләр сатып алган? Тагын кибетләргә чыгып £ йөгерде. Әйдә, утыр! к
Абзый, өске киемнәрен чөйгә элеп, беренче бүлмәгә үтте һәм ишек = янында торган урындыкка килеп утырды.
— Түргә уз, түргә! — диде прораб. *
Абзый итеген салды, түргә узды. Прораб кухня ягына чыгып кит- ~ те. Абзый прорабның квартиры белән кызыксына башлады. г
Әйе, шәп. Урамга дүрт тәрәзә карый. Әнә тагын бер бүлмә! Бу л> квартира хөкүмәтнеке микән? Әллә хуҗа монда карчыгы белән, ял- 3 гызы гына инде? Ә бала-чагасы? а.
Бүлмәгә прораб әйләнеп керде. Аның кулында зур гына поднос, ә 2 подноста тозлаган кыяр, ак кәбестә, яшел помидор, ак ипи һәм бер £ шешә «Сырец».
— Гаеп итештән булмасын, туган! — диде прораб, ашамлыкларны өстәлгә тезеп куеп. — Ачык чырайдан башка, әллә ни сый юк миндә югын, әмма гаепкә санамассың дип уйлыйм, бригадир. Менә хәзер карчык та кайтып керер. Әйдә, утырыйк әле!
Ниһаять, утырдылар һәм тост әйтмичә генә берәрне җибәрделәр. Бригадирның күңеле ачылгаинан-ачыла барды:
— Рәхмәт, иптәш прораб, сез бик тырыш инженер!
— Үзеңә рәхмәт, бригадир, эшне шәп оештырасың.
Рюмка артыннан рюмка, сүз артыннан сүз башлана торды. Прораб үз өендә яши икән. Өй аның әтисеннән үк калган. Әтисе дә инженер булган. Ул картаеп үлгән. Прорабның бер улы Ленинградта, бер улы Мәскәүдә яши икән. Янә бер нәрсә, прораб сугышта күперләр төзүче инженер-офицер булган. Урал яклары турында ул ниләр генә белми?! Дөньяда булган бөтен байлык бар монда.
Прораб Урал турында тагын ниләрдер сөйләмәкче иде, ләкин аның хатыны кайтып керде.
— Исәнмесез, кунак бар икән?
— Кунакның да ниндне әле! —диде прораб һәм абзыйны хатыны белән таныштырды.
Хатын татар телен бик сагынган икән. Ул кинәт чытлатып татарча сөйләшә башлады:
— Сез кайсы яктан? Казаннанмы? Аһ, кызганыч! Казанда булганым юк. Тик вокзалында, үтешли генә. Әйдәгез, табынны дәвам итик!
Хатын тиз генә кухняга ташланды һәм аннан куырылган йомырка белән сөт-катык чыгарып куйды.
— Хәзер кайнар аш әзерлим, — диде, ләкин абзый никтер ашыга башлады:
_ Рәхмәт сезгә, борчылмагыз!
Шулай да мәҗлес дәвам итте. Әмма бераздан
— Рәхмәт иптәш прораб. Рәхмәт, ханым!—диде бригадир һәм урыныннан торды - Кунакның туйдырмаганы яхшы диләр безнең якларда.
Прораб янә бер рюмканы тутырды
— Юл аягы, бригадир!
Эчтеләр. Абзый, өй хуҗасы һәм аның хатыны белән бнк җылы саубуллашып, баракка кайтып китте.
Абзый төзүчеләр шәһәрчегенә кайтып җиткәндә, каршы яктагы койма артыннан ниндидер исерек тавышы ишетелә иде.
Эчәбез дә типтерәбез,
Закускага колбаса.
Моннан китеп булмас инде, Әбн килеп алмаса.
Җыр тынды. Абзый, шәһәрчек урамына кереп, бараклар тыкрыгына борылгач, җыр янә башланды:
Кайт, зимагур, кайт өенә!
Өйдә икмәк игәрсен.
Бутылканны сука итеп, Стаканын җигәрсен.
Җыр якынлашканнан-якынлаша барды. Ниһаять, абзый ни күзе белән күрсен, Ярмөхәммәтов икән. Исерек. Күренеп тора, әле уңга, әле сулга талпына. Әнә аңа, һич көтмәгәндә, ахры, Мәрьям белән Әк- рам килеп очрады.
— Әһә1 Эләктеңмени? — дип кычкырды Ярмөхәммәтов һәм кинәт Әкрамның күз төбенә йодрыгы белән сукты.
Нишләсен, сау кулы белән Әкрам да шул ук җавапны бирде. Исерек егылды, ләкин тиз торды һәм янә Әкрамга сукты. Нәкь шул секундта абзый йөгереп килде:
— Гайни, туктамасаң кыйныйм мин сине!
Шундук, әче тавыш чыгарып, Мәрьям елый башлады. Ул да түгел, җир астыннан калкып чыккандай, милиция күренде һәм Ярмө- хәммәтовның кулыннан тотты:
— Ник сугышасың? Әйдә!
Гайни ялына башлады:
— Гафу итегез, иптәш начальник! Гаепле мин, гаепле, тилмереп сорыйм, зинһар гафу итегез!
— Күрдем! — диде милиционер, Ярмөхәммәтовны култыклап алып. — Күрдем, әйдә участокка. Әйдәгез сез дә!
Участок барак аша гына аерым бинага урнашкан иде. Гайни каршы тормады, барды. Ул, участокка килеп кергәч тә, янә ялынырга тотынды:
— Кичерегез, иптәш начальник! Башка булмас, һич булмас! Ант итеп әйтәм, иптәш начальник! — Гайни һаман талпына иде.
Участок башлыгы Гайнигә җирәнеп карады:
— Мондый эшне үзем генә хәл итәргә хакым юк, — диде ул, — менә монда җәберләнүчеләр бар, алар ни дияр бит? Күрмисеңмени әнә ул егетнең күз төбе ничек күгәреп чыккан?
Гайни кинәт Әкрамның аягына егылды:
— Кичер, Әкрам! Ходай өчен кичер дим! Гомер буе сиңа олтырак булырга риза! Туйдым, туйдым мин төрмәләрдән! Кичер, дустым, кичер! Бригадир, әүвәл син кичер!
— Тор!—диде абзый һәм Әкрамга карады. — Ничек? Әллә кичерикме, энекәш? Ул да адәм баласы. Кем белә, бәлки төзәлер, шайтан алгыры. Күрәсең ич, сүз бирә.
Әкрам аптырап калды. Шулай да бераздан:
— Кичерәм, — диде. — Әгәр дә тагын бәйләнеп йөдәтмәсә.
Гайни идәннән торды.
— Аңла! Соңгы тапкыр,—диде аңа милиционер.
Бу вакыйга барак халкына күңелсез хәбәр булып таралды, ә кайберләреңә сабак булды.
Вакыт кичке тугыз чамасы иде. Тулай торак мичендә, кызыл телләр күрсәтеп, каен утыны яна. Гадәттәгечә халык инде йокыга әзер- > ләнә.
«Менә йөр инде, күгәреп шешкән җимерек каш белән,— дип уй- | лады Әкрам, караватка ятып. — Әллә кулдагы облигацияләрне сатып, В өйгә кайтып китәргә микән? Арзан бәягә алучылар табылыр!» <
Әкрам күңеленнән генә Гайни турында кинәт бер җыр чыгарды. £
Кайсы гына егетләрне кара җиргә *
Зәм-зәм суы алып китмәде? s
Эчтең, Гайни, нигә һаман эчәсең син, X
Нигә сиңа акыл җитмәде? S
о
Абзый да Гайни турында уйлана иде. 3
— Аһ, шайтан алгыры! — диде ул, йокыга китәр алдыннан кара- * ватта сузылып яткан килеш. — Менә бүгенге җәнҗаллар аркасында а. кичке чәйне дә рәхәтләнеп эчеп булмады, шайтан алгыры. — Абзый £ Ярмөхәммәтов караватына карады. — Бетсен мондый хәл! Оят кирәк. Фронтта безнең егетләр, бер-берен яклап, утка керделәр. Ә монда ни булып чыга? Аңлыйсыңмы, сүз синең хакта бара ич, Гайни? Мәрьямне сөям дигән буласың тагын, ә үзең рәтләп кырынмыйсың да. Әнә озын чәчләрең иңеңә төшкән, шайтан алгыры. Бер көнне күз алдымда Мәрьямгә бәйләнеп тордың: «Бер генә үбәм, бер генә», имеш. Урамда, кешеләр арасында кем шулай эшли? Сөй. ярат, кызганыч түгел, но тәртибен бел! Син мина үпкәләмә, башка коткармыйм. Яши белмисең, шайтан алгыры. Ә яшәү рәхәт! Син түгел, сугышта үлемнән калган инвалидлар да кадерен белә аның. Әйткәнне тыңла, Гайни, мин синнән олы кеше.
Абзый тынды, шул үк бүлмәдә яшәүче Оренбург егете сүзгә кушылды:
— Бригадир дөрес әйтә, егетләр. Ярамый болай! Үткән көн газетада безне мактап яздылар. План үтәлә, «Уралспецгидротрест»ның эшчеләре алдынгы сафта, прогуллар юк, диделәр. Ә бездәге мондый хәл прогуллардан да яманрак түгелме? Вот нәрсә, үзара дуслык җитми безгә. Әнә халык әле һаман да тәгәрмәч өстендә яши, кайсы китә, кайсы кайта. Авыр югалтулар турында әйтәсе дә юк инде. Бер безнең авылдан гына йөз сиксән кеше сугыш кырында калды. Эх, Гайни, Гайни, син, дускай, алар турында ник онытасың? Менә минем бер абыем, бер энем Белоруссиядә һәлак булдылар. Гомергә буйдак булып йөрмәссең, Гайни. Өйлән. Хатыннар күп. Квартир тап, но Әкрәмның ни гаебе бар монда?! Нигә син аңа суктың? Ә Мәрьямнең гаебе бармы? йөрсеннәр, ник көнләшергә, иркенләп йөрсеннәр! Барыбер син берәүне дө көчләп яраттыра алмыйсың, малай. Кем эчми? Тавык та эчә. Ә акылын юньле кеше югалтмый.
Әкрам бу сүзләрне зур дикъкать белән тыңлый һәм борчыла иде.
«Нигә кешеләр аракы эчәләр икән? Гайни кебек исерек башлар кайчан булса да бетәрләр микән? Әллә милициягә эшкә урнашыргамы? Юк, армиягә барасы бар бит әле. Кем белә, бәлки кызык җирләрдә, диңгезләрдә, чит ил тирәләрендә хезмәт итәргә туры килер? Әй матур ла яшел погон, яшел фуражкаҢ
Ярмөхәммәтов дәшмичә ятты. Әмма ул да уйлана һәм борчыла иде Нигә аны гына сүгәләр? Ул Әкрамга хәнҗәр белән кадарга җыенмады ич! Ә кадаган булса, ни булыр иде? Ник аны бу кадәр рәнҗетәләр. Ник, ник? Әйе, Мәрьям белән ул былтыр танышты. Шушын
да. тулай торакта. Аннан яратты, ә аракы эчү җинаятьмени? Әллә боларга отпор кирәкме? Тукта, кирәкмәс. Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга дигәннәр картлар. Шулай да әйтер сүзе күп. Күп! Мәрьямгә дә. Әкрамга да, һәммәсенә дә... Үзенә дә әйтер сүзе юк түгел анын. Дөрес, аракыны ташларга кирәк. Ташларга, ташларга! Әмма ничек ташларга? Ничек? Тарта бит, ләгънәт, үзенә тарта. Җитмәсә Мәрьям дә эчне пошыра... Нигә ул ир-егетнең хисләрен аңларга да теләми? Нигә, нигә?
Гайни тагын бераздан күзләрен йомды һәм тиз генә йокыга китте.
ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
1
Вакыт, агымсу кебек, Әкрамның кул бармаклары өшегәннән соң утыз көн үтте. Ул әле шушы атнада гына янә врачта булды: «Ярын, — диде аңа врач, куанып. — Иртәгә эшкә чыгарга мөмкин. Молодец, түздең! Югыйсә хәлең бер кулсыз калырга якын иде».
Ниһаять, Әкрам эшкә чыкты. Эш янә шул ук Яктыкүл чыганагына бәйләнгән икән. Вакыт иртәнге сигез.
— Энем!—диде абзый, эш башлануга Әкрам янына килеп. Мин прораб белән сөйләшкән идем, ул сине табельщик итеп күчермәкче. Җиңел эш, ди, яртысы конторда эшләнә, ди. Тик. менә акчасы гына азрак икән, шайтан алгыры. Ну, үзең ничек уйлыйсың? Ризамы, юкмы?
Әкрам уйланып та тормады:
— Юк! — диде. — Нигә миңа андый эш? Мин инвалид түгел ич. Ишеткәнем бар, эшкә чыкмаучыларны санап йөрисем килми. Авылда өй корасы бар...
Абзый дәшмәде. Әкрам эшкә ашыкты. «Менә рәхәт!» — дип уйланды ул яңадан эшли башлагач.
Менә сагындырган эш, сагындырган кешеләр, Әнә күл ярларында ничаклы халык! Ничаклы яңа техника, яңа торбалар! Эшнең хәзер иң кызык тармагы сварщиклар кулында икән. Әнә алар боз канаулар буенча нинди очкыннар очыралар! Әнә алар нинди юан, нинди калын торбаларны ничек итеп бер-беренә ялгыйлар! Кая гына карама, ут, очкын ыжгыра.
Абзый Әкрам белән янәшә эшли башлады.
— Егет! —дип кычкырды ул, бер сварщик каршына килеп. — Безнең биш торба әзер: эш синнән тора. Ашыгыр идең азрак, шайтан алгыры. Но, давай, давай!
— Тырышам, бригадир, — диде сварщик. — Ләкин генераторны өстерәшергә бер кеше кирәк, иптәшем авырый.
Бригадир Әкрамны чакырды:
— Әйдә, икәү өстерик! Бозда егылма, аяк тая.
Алар генераторны, сварщик кушканча, башка урынга җайладылар.
— Давай! — диде бригадир, сварщикны ашыктырмакчы булып.
Берничә секундка өзелеп торган чаткы авазлары тагын шаулый башлады.
Озакламыйча юл буенда автомашиналар күренде.
— Киләләр! — диде бригадир, күлнең аргы ягына карап.— Барлыгы бишәү икән, һәммәсендә дә калын торбалар. Давай, Әкрам, син монда кал, бу егеткә ярдәм ит, ә мин машиналарны каршылыйм.
Бушатабыз.
Бригадир йөкчеләр төркеменә йөгерде;
— Әйдәгез, егетләр, тизрәк бушатыйк! Бушатыйк та сварщикларга бирик. Әйдәгез, үгезнең мөгезеннән, шайтан алгыры.
Алдагы автомашинаның кабинасыннан техник Мәрьям сикереп төште. *
— Котлыйм, иптәш бригадир, котлыйм!
Ни белән? — диде Зиннәтша абзый, җитди төс алып. — Әллә £ миңа бер матур кыз таптыңмы, шайтан алгыры? £
Мәрьям чыркылдап көлеп җибәрде:
Котлыйм, Зиннәтша абый? Сезнең бригада эш нормасын йөз к кырык процентка үтәгән. Менә нинди куаныч, Зиннәтша абый! Ф
Гадәттәгечә, Мәрьямнең бит алмалары кып-кызыл иде.
— Без шат!—диде бригадир. — Бик шат! Безнең трест шәһәрнең 5 бер йөрәге. Моны кем белми? Кемнәр аңламый, Мәрьям?
Болар сөйләшеп торган арада прораб килеп туктады. Мәрьям аны п да шатландырды:
— Шатлык, иптәш прораб, шатлык, сез алда! Мина трестта әйт- °- теләр, сезнең участок айлык норманы йөз кырык процентка үтәгән! £
Прораб сабыр кеше һәм һәр вакыт аек акыллы. Шулай да;
— Юарга кирәк, егетләр!—диде ул, мыек астыннан гына көлеп. ° Эш дәвам итте. Бүген кар яумый, һава саф иде. Каршы якта нарат урманы һәм каенлык. Каенлык белән янәшә генә биш катлы бина. Бинаның тәрәзәләре һәм балконнары Яктыкүлгә карыйлар. «Әх, матур ла, — дип уйланды абзый, шушы бинага карап. — Әйе, ишеткәнем бар: ял йорты монда. Ул сугышка чаклы корылган. Әнә хәзер яңадан эшли икән. Тормыш төзәлә, димәк. Кем белә, әгәр Зөябашы- на кайтып китмәсә, абзый да ял итәр әле монда?»
Абзый шулай уйланды. Уйланды да тагын эшкә тотынды. Эш... Эш... Ничә минуттан соңдыр кечкенә тәнәфес. Шул арада прораб абзый каршына килеп туктады.
Тәнәфес вакытында алар тагын прораб белән гәпләшеп алдылар.
— Менә күрәсеңме, беренче бишьеллык җимешләре алар. — Прораб кулы белән тау битендәге шәһәрчеккә күрсәтте. Әнә шул йортларның эчен күз алдыңа китер: урам кебек озын коридор. Коридор буйлап бүлмәләр төзелеп киткән. Бүлмәләрдә, аслы-өсле, яна икешәр бүлмә. Америка фасуны, имеш. Тфү! Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә керү өчен, тар баскыч аша, икенче катка күтәреләсең! Егыла сың, табак-савытны гына түгел, аягыңны да сындырасың! Менә шул да уңай эш һәм яхшы сыйфат булдымы?! Моны мин ни өчен әй- тәм? Сыйфатка игътибар бирик, дим мин, бригадир. Бәлки әле син дә шәһәрдә төпләнерсең?
_ Аңлыйм! — диде абзый елмаеп.— Әйе, бәлки әле мин авылга кайтмам да. Анда мине кем көтә? Эш монда да табыла. Эшләрмен акрын гына. Акча җене сукмаган мина.
2
Урамнарда караңгы төшеп килә, халык эштән бушады, кешеләр өйләренә кайталар. Әкрам исә, абзый белән берлектә ашханәдә тамак туйдырып, төзүчеләр клубына ашыкты. Клуб зур икән. Аның өске катында ташчылар өчен оештырылган курс урнашкан. Курс ихтыярында аерым бүлмә. Бүлмәдә озын-озын өстәлләр, эскәмияләр һәм йөзләп урын.
— Менә, Әкрам!—диде абзый, кечкенә авыл клубына охшаган зур бүлмәгә килеп кергәч тә. —Менә, картаеп беткәч, мина да укыр-
га туры килә бит, шантан алгыры, ә? Но, нәрсә эшлисең? Яшьлектә укып булмады. Әнә хәзер прораб бер үк сүзне чәйни дә чәйни, укы, бригадир, ташчылар курсында укы, ди. Әйбәт һөнәр, акчалы һөнәр, кешеләргә, юлчыларга, автомашиналарга файдалы һөнәр, ди. Ярый, мин әйтәм, менә килдем. Синең белән ярышмыйм только, Әкрам.
Курска шактый халык җыелган. Ярмөхәммәттов Гайни дә монда. Ләкин ул никтер арттагы сафта бер ялгызы гына утыра.
Беренче дәресне, дөресрәге, курсларга кереш сүзне трест башлыгы урынбасары башлап җибәрде. Сүз иярә сүз чыккач, прораб турында болай диде ул: «Александр Петрович Шадрин зур белемле, тәҗрибәле инженер. Кыскасы, әллә кайчаннан бирле юллар алласы. Аны яхшы тыңлагыз, тырышып укыгыз. Яз килүгә үзегез дә юл мастеры булырсыз, иптәшләр.»
Абзый канәгать иде. Әкрам да шулай. Башлык урынбасарыннан соң, прораб үзе сөйли башлады:
— Мин сезне беренче занятие белән тәбриклим, дуслар. Занятие- ләр бик күп булачак. Безнең илдә юллар бик күп, — диде прораб. Совет илендәге юллар турында кызык-кызык мисаллар сөйләп, прораб стенага эленгән зур карта каршына килде. —Менә! — диде, булачак юллар сурәтенә күрсәтеп. — Менә мондый юллар безнең өлкә аша үтәрләр, ә менә монда яңа юллар корыла башлар, безнең трестның вазифалары киңәйгәннән-киңәя барыр, яңа трест оешыр, яңа мөмкинлекләр туар.
Прораб озак сөйләде. Аннары ташчыларны киләчәк занятиеләр планы белән таныштырды. Ниһаять, ул занятиене тәмамлады.
Халык таралды. Абзый шат иде.
— Вот, Әкрам, — диде ул. кайтырга чыккач. — Ташчылар булабыз, значет. Әйе, булабыз. Әйткән сүз — аткан ук дигәннәр. Булабыз, шайтан алгыры. Син әле ташчы гына түгел, ташчылар башлыгы да булырсың, энем.
— Көлмә, абый! — диде Әкрам, баракка ашыгып — Ташчылар курсына йөрибез, әлбәттә. Сиңа да кыен булмас, һөнәрле кеше булырсың. Атнага ике тапкыр монда килеп укулар үзе бер бәйрәм.
3
Гайни, ташчылар курсында дәресләр беткәч, клубның аскы катына төште, буфетка керде, өч шешә сыра алды һәм аерым бер өстәл янына утырып, күңелсез уйларга чумды.
Әйе, ул укымады. Аның барлык белеме дүрт кенә класс. Сәбәбе гади: Гайни укырга теләмәде. Усал да, ялкау да иде. Хәер, монда ул үзе генә гаепле түгел. Түгел! Әнә, һаман хәтердә: әнисе үлде, әтисә исә ниндидер усал кызга өйләнде. Гайни аны һич тыңламады. Аннары өйдә көне-төне җәнҗал кызды. Бер көнне Гайни үги әнисенең эченә типте. Шул чак әтисе ана: «Вон өйдән!» — дип кычкырды һәм улын өйдән куып чыгарды. Әйе, Гайнигә әле унбиш кенә яшь иде. Шулай да Гайни китте... Китте... Сиксән яшьлек әбисендә яши башлады. Аннан соң, юллар... Ләкин әтисенә кайтмады. Юк, юк... Ә хәзер аның һич кирәге юк. Юк... Гайни әтисез үсте. Дуслар табылды... Эх, дуслар, дуслар. Әйе, Гайни урлап эләккәч, колониядән дуслар сүзенә ышанып качты. Аннары тагын... Тагын... Эх, җүләр. Нигә ул лагерьда укымады? Лагерьда уку өчен бөтен шартлар тудырылган иде ләбаса! Ә хәзер нишләргә? Нишләргә хәзер? Мәсәлән, аракыны ничек ташларга? Ничек, ничек?!
Гайни шулай борчылып сыра чөмерде һәм кинәт үзенең урта бармагына карады. Анда кайчандыр кара туш һәм энә ярдәме белән тә
ре сурәте ясалган иде. Ә беләгендә аның тагын да ямьсезрәк рәсемнәр күренеп тора иде.
— Тфү!—диде Гайни эченнән генә, кинәт Мәрьямне күз алдына китерде.
Әйе, истә, ял көне иде. Мәрьям, әнисенә ярдәм итәм дип, тулай то- ♦ ракның идәнен юа иде. Гайни аңа үзе сүз кушты: <Мин дә ярдәм итим- а ме, чибәр?» Мәрьям сихерле итеп көлеп жибәрде: «Хәлеңнән килсә £ ярдәм ит!» Лагерьда чакта эшләмәгән эшмени? Гайни, кыз кулындагы « чүпрәкне тиз генә алып, идән юарга кереште. Кыз гади һәм ачык кү- < ңелле икән, рәхәтләнеп көлде генә. Аннары трест клубы, кино. Мәрь- Е ям Гайнигә никтер бик-бик ошады. Әйтерсең Гайни бу кыз белән го- ф мер буена таныш! Әнә Мәрьямнең түп-түгәрәк бит алмалары, аның _ кайчакта жанны эреткеч итеп чыркылдап көлүләре янә йөрәктә кай- з ный.
Гайни, сыраның актыккы стаканын эчеп бетереп, урамга чыкты һәм g баракка юл тотты. «Керәм!» — дип уйланды ул, урам буйлап баракка кайтканда. <
— Хәзер Фатыйма бүлмәсенә керәм. Анда Мәрьямне күрәм. Күрәм. £ Күрәм. Ә Әкрам? Авызыннан әнисенең сөте китмәгән Әкрам? го
Гайни адымнарын ешайтты, бараклар чатына килеп житте, ләкин ул, ни күзе белән күрсен, кинәт аны сукмакта Мәрьям куып житте.
— Гайни! Син кайдан болай?
— Клубтан.
— Киноданмы?
— Юк, ташчылар курсыннан.
— Менә молодец! Ә мин библиотекада булдым.
Гайни кызга сәер итеп карады:
— Берәр егет белән очрашуда түгелме?
Кыз үпкәләде:
— Булса соң!? Миндә кемнең нинди эше бар?
Егетнең ачуы килде:
— Минем эшем бар!
Кыз гажәпләнде:
— Нинди?
Егетнең ачуы басылмады:
— Эшем түгел, хакым бар!!!
— Нинди хакың бар?
— Яратырга хакым бар. Мин сине яратам. Мәрьям! Үлеп яратам, тик менә аңлата гына белмим.
— Яраткан кеше яратам дими.
— Миңа ышан, Мәрьям, әйдә, иртәгә үк загска барыйк?
Мәрьям елмаеп куйды.
_ юу.ук! — диде бераздан, күз карашын бер читкә алып.— Квартир бармы? Юк! Минем институтка керәсем бармы? Бар!
Егет туктады. Тагын атлады
— Квартир уку- ә сөю ка,'|да? Сөю бУлса шалашта да ожмах дигәннәр түгелме соң? Әйт әле. Мәрьям, дөресен әйт, только! Синең сөйгән егетең бармы?
_ Бар, —диде Мәрьям, Гайнигә туп-туры карап. — Бар, Гайни, баРГайни әллә нишләп киткәндәй булды:
— Кем ул, кем, кайда?
— Армиядә, —диде кыз. — Без аның белән мәктәптә бергә укыдык Ә Әкрамнан син юкка көнләшәсең, Әкрам миңа малай гына ич!
Гайнинең күңелендә ниндидер жиңеллек туды. Шулай да ул тынычланмады.
— Мин бәхетсез. Мәрьям. Гарьлек миңа, бик гарьлек! Кулымнан килсә, бөтен дөньяны әллә нишләтер идем.
Ярмөхәммәтов тагын нидер әйтмәкче иде, ләкин әйтмәде.
Мәрьям өйгә ашыкты:
— Хәерле төн, Гайни абый, иртәгәгә кадәр, яме? — диде һәм башка бер сүз дә әйтмичә, баракка таба китте. Гайни исә ачуыннан дер-дер калтырап:
— Аңлыйм, мин сиңа тиң түгел! — дип кычкырып калды.
УНЫНЧЫ БҮЛЕК
1
Көн артыннан көн туа барды. Эш әле һаман Яктыкүл участогында иде. Вакыт көндезге унбер чамасы. Кечкенә тәнәфестә абзый эштән туктады да зур гына бер торбага утырды.
«Менә бит адәм баласы! — дип уйлады абзый, тирә-юньгә карап.— Менә бик кыска гына вакыт эчендә ничаклы эш эшләнде. Ә-әнә, күлнең аргы башында, нинди биек, нинди зур водокачка корылды! Ә-әнә күл өстенә ташылган, аннары бер-беренә ялганган торбалар. Алардан да арырак тышлары җылы киезләр белән уралган торбалар ничаклы? Ә алардан уңдарак биек-биек баганалар. Тимер күперләр. Димәк, эшне тиздән җиңәбез!
Абзый кинәт сискәнеп куйды, аның артына һич көтмәгәндә тавыш- сыз-тынсыз гына прораб килеп баскан иде:
— Ник уйга чумдың, бригадир?
— Юк, болай гына, иптәш прораб. — Бригадир күл өстенә кулы белән күрсәтте. — Әнә ничаклы эш көтә. Әйеме, прораб?
Прораб та торба өстенә килеп утырды һәм киләчәктә башланырга тиеш эшләр турында сөйли башлады.
— Дөрес, бригадир. Менә безнең өлкә озакламыйча, Кыңгыр үзәне аша, Чүсәй елгасы белән кушылачак. Чүсәй — зур елга, бик үткер елга. Эх, бер егерме елга соңгарак калып туган булсаң, үзең әйтмешли, шайтан алгыры!
Болар шулай сөйләшеп утырган чакта, күл каршындагы йорттан Мәрьям йөгереп килде.
— Иптәшләр, тыңлагыз! — Мәрьям «Урал эшчесе» газетасыннан яна бер хәбәр укый башлады. — Менә Хөкүмәт хәбәр итә, иптәшләр... «Икмәк һәм башка ашамлыкларга карточка системасын бетерергә! Әйберләрнең бәясен ундүрт проценттан башлап утыз өч процентка киметергә! Моннан соң промышленность һәм авыл хуҗалыгы бирә торган барлык әйберләрне дә елдан-елга арзанайта барырга...»
Абзый урыныннан торды:
— Менә әйткән идем бит! — диде куанып. — Менә дөнья рәтләнә ич, җәмәгать, рәтләнә!
Прораб абзыйның кулын кысты:
— Котлыйм! Сугышта җиңү нәтиҗәсе бу.
Мәрьям укыган газета хәбәре эш мәйданына яшен тизлеге белән таралып китте, кешеләр җыелды, кай арададыр Гайни дә килеп җитте.
— Бригадир! — диде ул.— Карале, бригадир, аракы бәясе дә төшкәнме?
Тирә-яктагылар шаулатып көлеп җибәрделәр.
— Нигә авыз жырасыз? — диде Ярмөхәммәтов. — Әллә үзегез сал-мыйсызмы?
Мәрьям дәшмәде. Тәнәфес бетте, участок халкы янә эшкә ябышты.
Клуб. Эшчеләр җыелышы. Вакыт алтыга якынлашты. Ләкин җыелыш башланырга әле унбиш минут вакыт бар. Мәрьям гадәттәгечә бушрак рәткә кереп урнашты.
Шул вакыт Мәрьям янына абзый белән Әкрам килеп утырдылар. ♦ Сүзне абзый башлады: ' о.
— Ни хәлләр, Мәрьям?
— Яхшы, Зиннәтша абый! Иртәгә әнинең туган көне, Әкрам белән к
бергә безгә рәхим итегез! 5
— Менә шәп! — диде абзый. — Обязательно, шайтан алгыры.
Җыелышны трестның профком председателе ачты. Көн тәртибендә ♦ ■бер генә мәсьәлә икән: «Халык судына утырышчылар сайлау». -
Беренче сүзне, аңлатма рәвештә, халык судьясына бирделәр. Анна- = ры эшчеләр халык утырышчысына кандидатлар күрсәтә башладылар. £ Көтмәгәндә кинәт абзый сүз алды:
— Иптәшләр! — диде ул. Абзыйның түшендә медальләр ялтырый д. иде. — Иптәшләр! Минем бригадада рабочий Кәлимуллин Әкрам бар. < Грамотный егет! Стахановчы. Аракы эчми, тәмәке тартмый, хәтта кыз- £ лар белән дә йөрми пока. — Залда халык шаркылдап көлеп җибәрде, ° Әкрам кызарды. Абзый дәвам итте. Бер дә көлке түгел, иптәшләр. Менә инде минем тәкъдимемне тыңлагыз: халык утырышчысы итеп Кәлимуллин Әкрамны сайларга кирәк!
Зал тынды. Бераздан кемдер: «Дөрес», — диде. Ләкин җыелышны алып баручы иптәш абзыйның тәкъдимен куәтләмәде:
— Дөрес, Кәлимуллин тырыш егет,— диде ул йөткереп — Әмма ул әле кеше язмышын хәл кылу өчен яшьрәк шул, иптәшләр. Икенче төрле итеп әйткәндә: тормыш тәҗрибәсе юк әле аның. Менә сорасагыз судья да шулай дияр.
Абзый тынды. Әкрам да дәшмәде. Шулай да Әкрамга кыен, бик кыен булып китте: «Ник аны шундый уңайсыз хәлдә калдыралар? Ул инде эшче! Аңа инде унсигез тулды! Нигә ул һаман малайлар рәтендә йөрергә тиеш?»
Сайлау тиз үтте. Әкрам, сайланучылар исемлеген куәтләп, үзе дә кул күтәрде. «Әйдә, шулай кирәктер», — дип уйлады ул. Абзый, Мәрьям һәм Әкрам җыелыштан бергә чыктылар.
— Син үпкәләмә, Әкрам, — диде абзый, юлда барганда... — Син әле чыннан да яшь. Нишләмәк кирәк? Тормыш тәҗрибәләре тиз генә килми. Мин үземне генә алам: менә былтыр кырык икене ваттым, ә тормышта тәҗрибә һаман да җитми әле, шайтан алгыры. Кырык ике кыска гомерме? Кыска! Ә шулай да ниләрне генә сынарга туры килмәде. Син белмисең, конечно, әтинең аты булмады, читтә бурлак булып йөрде, зиачет. Әнием — батрачка, кешеләрдә йон эрли, тула баса, киндер тукый, оек бәйли. Мин ул чакта авыл баеның җирен сукалыйм. Батрак, зиачет. Әле дә истә, унҗиде тулгач мине фәкыйрьләр комитетына сайладылар. Кулаклардан икмәк җыеп, дәүләткә тапшырабыз. Но бирмиләр, собакылар, әллә кайларга яшерәләр! Шулай да берсеннән ачуны алдым. Ничек дисеңме? Просты гына, көз көне тоттым да салкын суга күпердән бәреп төшердем, собакыны. Аңа пычагым да булмады, конечно, по яңа туны белән салкын суда йөзде. Начар кеше иде ул, ләгънәт, ачлык елда кәҗә урлап эләккән бер фәкыйрь кешене тереләтә җиргә күмүдә катнашкан бәндә. Ул елларда шунысы начар надан идек без, шайтан алгыры. Хәер, фәкыйрьгә нинди белем? Аякта җәен-кышын чабата. Ничего, Әкрам, синең әле бәхетең алда. Мәрьям! Сннең бәхет тә алда. Мин дә бәхетле, һаман исемдә, үлемнән Украина егете коткарды мине...
— Зиннәтша абый!—диде Мәрьям, бригадирны култыклап алып.— Бу турыда сөйләшмик, яме? Сез кулаклар турында сөйләрсез бәлки?
Абзый берничә секунд тын гына барды. Аннары дәвам итте:
— Фашист — фашист инде ул. Заманында кулак та фашисттан бер дә ким түгел иде. Әле дә истә 1930 ел. Колхозлар төзелә башлаган чак, значет. Бер көнне күрәм, мәчет каршында урам тулы хатын-кыз чыр-чу килә. «Безгә, ят ирләр белән бергә, гомуми юрган асты кирәкми» — янәсе. Ул гынамы? Карыйм, хатыннар комсомол секретарена һөҗүм итәргә исәплиләр. «Үтерәбез!» — янәсе. Ачу йөрәккә сыймый. Мин комсомол секретарен яклыйм. Кулда колга. Безгә кем якынлаша, шуңа кизәнәм. Галәмәт икән ул хатын-кыз дигәнең котырса! һәммәсенең диярлек күзләре тонган. Тик иртәгесен генә билгеле булды: кулаклар мәчеткә җыелып, намаз укыганда хатын-кызларны колхозга каршы котыртканнар: «Активларны турагыз, сезгә суд булмый, сез хатын-кызлар», янәсе. Әйе, бар иде еллар...
3
Көн кичке якка авышты. Абзый белән Әкрам, әүвәл эш хакы алып, аннары кибеткә барып, тулай торакка кайтып керделәр. Икесе дә шат:
— Молодец. Әкрам, бу айдагы эш хакың 1240 сум!
Әкрам кибеттән үзенә өр-яңа пальто алган иде. Менә ул хәзер шул пальтоны өстенә киде һәм аны абзыйга күрсәтергә тотынды.
— Килешә! — диде абзый. — Бик әйбәт. Ял көннәрендә рәхәтләнеп киярсең.
Әкрам, яңа пальтоны тумбочкага куйды да, әнисенә хат язарга утырды .
«Хөрмәтле әни! Миннән сиңа күп һәм кайнар сәлам. Мин исән-сау, һаман Зиннәтша абый белән бер участокта эшлим. Эшләрем яхшы, кызыклы. Мин якын арада гына ташчылар курсына укырга кердем. Абый да укый. Ният — юллар төзергә!
Әни! Бүген безгә акча бирделәр. Үткән айдан калган акчам да бар иде әле. Менә өр-яңа пальто алдым. Язда, көздә генә киярлек. Тышы— постау. Сиңа бүген 1200 сум акча җибәрдем, йорт салу ягын карарга кирәк, әни. Акча тагын салырмын. Әти турында берәр яна хәбәр ишетелмиме? Аның шулай фронтта хәбәрсез югалуы дөрес микәнни? Югыйсә монда: «Әсирлектән кайтучылар бар икән», — дигән сүзләр ишетелгәли.
Хуш, сау бул, әни. Хатыңны көтәм. Авылдашларга, тирә-күршегә миннән сагынычлы сәлам. Бишенче апрель, 1948 ел».
Әкрам хатны почта әрҗәсенә чыга,рып салды. Әрҗә исә тулай торакның ишеге алдында гына иде.
Коридорда аны Мәрьям очратып кунакка чакырды: «Абзый белән безгә керегез, әнием көтә. Белегез аны, күчтәнәч-мазар кирәкми».
Әкрам бүлмәгә йөгереп керде:
— Зиннәтша абый! Фатыйма апа көтә, әйдә!
— Әйдә, әйдә! — диде бригадир, кулына ниндидер төргәк алып.— Әйдә, үзебез сөйләшкәнчә, тапшыручы мин, чөнки мин синең абзац!
— Ярый, абзый, ярый!
Әкрам шат иде. Алар, тиз-тиз генә җыенып, Фатыйма бүлмәсенә ашыктылар.
Бүген Фатыйманың туган көне. Шуңадыр ахры, аның бүлмәсе ал да гөл.
Фатыйма! диде абзый, бүлмәгә килеп кергәч тә. — Бүлмәң бүген җәннәткә охшый, шайтан алгыры. Но эш анда түгел. Без сине, Әкрам белән бергә, туган көнең белән котлыйбыз! Озын гомер, бәхетле гомер телибез! Менә бездән кечкенә генә күчтәнәч сиңа.—Абзый кулындагы төргәкне Фатыймага бирде. — Менә, Фатыйма, өстеңдә тузарга насыйп булсын! ’ ♦
Фатыйма төргәкне ачты: -
Крепдешин, крепдешин! Ой, рәхмәт, ой, рәхмәт сезгә! —Фатый- ч ма әүвәл Әкрамны, аннан абзыйны чуп итеп үбеп алды. 2
— Ә мине тагын бер тапкыр! — диде абзый, елмаеп. — Мин олы-5
рак ич. 5
Абзый бераз тын торды да, сорап куйды: >
— Фатыйма, нигә Гайнине чакырмадың?
— Әй, Зиннәтша абый, — диде Фатыйма, бүләк ителгән крепде- = шинны бик пөхтәләп кенә караваттагы ак мендәр өстенә куеп. — Гай- s ни каядыр киткән. Кичә исерек иде. Күңелем нидер сизә, куркам мин " аннан, кереп тавыш чыгаруы бар.
Өстәл бай иде. Әкрам моңа бүлмәгә килеп кергәч үк игътибар * бирде. Әнә әллә кайчаннан бирле бик сагындырган майлы каз ите, а. аның белән янәшә кылчыксыз балык һәм кабартмалар. Ә өстәлнең £ аргы башында зур шешә белән шәраб.
— Утырыгыз, кунаклар! — диде Фатыйма, өстәл каршына килеп. Әйдәгез, утырышыйк. Әйдә, Мәрьям!
Алар, бер семья кебек, өстәл тирәли тезелеп утырдылар. Ниһаять, мәҗлес башланды. Әүвәл Мәрьям үзенең әнисенә карата бик җылы сүзләр әйтте. Аннары Әкрам, аннары абзый.
Фатыйма гел кыстый иде.
— Ашагыз, эчегез, дуслар! Кичәгенә миңа премия бирделәр, рәхмәт игълан иттеләр. Әйбәт безнең кешеләр, әйдәгез аларның да исәнлегенә булсын!
Эчтеләр. Әкрам эчмәде. Фатыйма аны кыстамады.
— Әкрам!—диде Фатыйма, бераз башына киткәч. — Җырла әле, җаным, җырлачы, җырла! Әй матур да җырлыйсың бит син!
Әкрам оялудан кызарынып китте. Шулай да ялындырмады;
...Изге теләгеңне гүзәл маяк итеп, Урал якларында эшлим, әнием! Кайда гына булып, кайда барсам да мин. Гел исемә төштең, әнием!
Фатыйма кинәт елап җибәрде:
— Рәхмәт, Әкрам, рәхмәт, җаным! Бала чагымны, мәрхүмә әниемне искә төшердең!
_ Туктале, әни!—диде Мәрьям, урыныннан торып, — пластинканы үзгәртик әле. Мондый көнне нигә еларга? Дошман еласын!
Мәрьям урыныннан торды, комод алдына барды һәм тиз генә патефон көйләп җибәрде:
Нинди матур тирә-якта, Бөдрә чыршы, ак каен Киң аланнар гөрләп тора Без монда килгән саен ..
Мәжлес дәаам итте. Минут артыннан минутлар үтте. Бүлмәдә һава эсселәнде.
— Әкрам!—диде Мәрьям, маңгай тирләрен сөртеп. — Әйдә һа- „ага чыгыйк! Бәлки шунда циркка да керербез? Б^ген анда бик кызык программа.
Әкрам ике дә уйлап тормады;
— Әйдә! — диде.
Егет белән кыз, тиз-тиз генә киенеп, урамга чыгып киттеләр. «Яшьләр бит, яшьләр».— дип уйлап калды Фатыйма. Аннан соң Зиннәтшага үзенең үткән төндә күргән төшен сөйли башлады:
— Кояшлы көн. җылы көн икән. Мин ниндидер койма башында эленеп торам. Коймадан төшәргә телим, ләкин койма бик биек. Кычкырам икән: «Рәхим, Рәхим!» Ничектер кинәт Рәхимем пәйда булды, яныма килде. Килде дә мине, койма башыннан түгел, ниндидер котчыккыч тирән бер упкыннан күтәреп алды. Рәхим ул минем фронтта һәлак булган ирем. Әллә кайтырмы икән? Гел кайтыр кебек! Бу нинди төш икән. Зиннәтша абый, аны ничек юрарга?
— Белмим,— диде бригадир һәм стаканга коелган шәрабны голт- голт итеп эчеп җибәрде.
Абзый инде шактый җылынган иде.
— Кайгырма. Фатыйма! — диде. — Син әле яшь хатын. Тырыш, чибәр. Сиңа әле бер дигән ир табылыр.
Фатыйма елмаеп куйды, ләкин ул шунда ук җитди төс алды:
— Юк инде. юк. Зиннәтша абый. Зур кыз үстергән, ә бүген кырык бер ягына киткән тол бер хатынның кемгә кирәге булыр?
— Миңа. — диде абзый һәм кинәт Фатыйманы кочаклап, үбәргә үк тотынды. Ләкин Фатыйма көтмәгәндә учы белән абзыйның битенә сукты.
— Сез мине кемгә саныйсыз, иптәш бригадир? — диде ул ачынып. Абзыйның күз алдында ут чәчрәп киткәндәй булды:
— Кичер, Фатыйма! Шаярдым гына. Шәп хатын икәнсең, шайтан алгыры. Нишлим, яратам сине! Да. син минем шүрлеккә каты тондырдың бит, ә? Мин ялгыз кеше, Фатыйма, әйдә өйләнешик! Әйдә, хет бүген үк загска барыйк!
Фатыйма хавап бирмәде. Үткер карашын бер читкә борып, тик кенә утыра бирде. Абзый ялынырга тотынды:
— Без рәхәттә яшәрбез. Фатыйма. Ялгызлык бик туйдырды. Мин карт түгел әле. Авылга кайтмам. Квартира алырбыз. Радио сатып алырбыз. Башкорт көйләрен яратам мин. Бергәләшеп концертлар тыңларбыз. Теләсәң, Казанга барып килербез. Яки авылга кайтып урнашырбыз.
УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Менә инде икенче атна кышны куып яз килә, җир елый, урамнарда кар эри, елгалар ага. Әнә Яктыкүлдә дә нәкъ шундый ук күренеш: кар китә, бозлар кузгалырга чамалый. Ә мондый чакта яшь күңелдә нинди генә хисләр кабынмый!?
— Эх, җылы яз!—дип уйланды Әкрам. Яктыкүл өстенә кереп. Яктыкүл исә, кышкы карлардан гына түгел, инде калын боздан да котыла башлаган иде. Ләкин әле күл өстендә, кая гына карама, юан- юан торбалар ята. Торбалар, торбалар... Бер-беренә бик нык ялганган килеш, күлнең уртасын биләгән иде алар. Кайсы ямь-яшел, кайсы чем-кара. Аларны Әкрам да буяшты. Ул менә хәзер дә шул эш белән мәшгуль иде. ләкин аны көтмәгәндә абзый чакырды:
— Әкрам, әйдә собраниегә!
Вакыт көндезге өч чамасы. Абзый участок идарәсенә ашыга икән. Әкрам да аңа иярде. Бераздан алар прорабны куып җиттеләр.
Мин сезне аңлыйм, иптәш прораб,—диде бригадир, ана карап.— Ьик яхшы аңлыйм. Әйе, кешеләр өчен яхшы юллар төзү изге эш. Мин 1 ермания юлларын күргән, сынаган кеше, Александр Петрович. Сүз дә юк, юллары шома, каһәрләрнең. Әйтерсең көзге! Но, немецларның юллары кыска. Ә безнең Россияне аркылыдан буйга үтеп карагыз әле! Очы да, кырые да юк аның. Менә моннан Казангача гына ♦ да сигез йөз километр! t
Алар күл буендагы юллар участогының зур гына бинасына килеп 5 керделәр. Бина авыл клубы сымак. Эшчеләр инде анда җыелып килә- = ләр. Прораб сәхнәгә үтте. i
Александр Петрович зур начальник булачак, — диде бригадир, * Әкрам белән бергә алгы сафка кереп утыргач. — Әнә сәхнәгә кара! ♦
Сәхнәдә өстәл, өстәл каршында трест башлыклары утыра иде. = Александр Петрович та шунда килеп урнашты. Җыелышны* моңа чак- = лы трестта күренмәгән яңа бер кеше ачты.
— Иптәшләр!—диде ул, ягымлы тавыш белән. — Мин монда g Мәскәүдән җибәрелгән вәкил. Иптәшләр! Мин сезгә кайсыбер идарә- _ ләрне яңадан оештыру мәсьәләләре буенча килдем. Ишеткәнсездер, < хөкүмәтнең бик мөһим карары бар, менә шушы айда без «Уралком- - мунстрой»ның махсус трестын икегә бүлеп, яңа идарә—юллар төзү £ идарәсе оештырырга тиеш. Әйбәт карар бу: артта калган эшләрне алга җибәрүдә ярдәм итәчәк. Эшчеләр дөрес аңласыннар, монда эшсез калучы булмас! Янә бер сүз: сезнең прораб иптәш Шадрин Александр Петровичны без юллар төзү идарәсенең башлыгы итеп билгеләдек. Кем аңа эшкә күчәргә тели, рәхим итегез! Ләкин эштән куркучылар аңа кирәкми.
Вәкил сүзен бетергәч, абзый урыныннан торды
— Сез әйбәт хәбәр алып килгәнсез, иптәш начальник, эш бездән тормас, әмма трестлар бүлешкәндә квартирлар мәсьәләсе ничегрәк хәл ителер соң?
Мәскәү вәкиленең җавабы әзер икән:
— Без уйлаштык, иптәш. Быел шәһәр советы сезгә сиксән квартира бирәчәк. Квартиралар икегә бүленәчәк яртысы иске трестка, • яртысы яңа трестка. Аңладыгызмы, иптәшләр?
— Аңладык,— диде абзый һәм урынына утырды.
Залдан сәхнәгә менеп сөйләүчеләр дә булды... Шулай да җыелыш озакка сузылмады.
2
Кичә кояш кыздырган иде, ә бүген көз көннәрендәгедәй, салкын яңгыр ява башлады. Бу көннәрдә Әкрам белән абзый зур йөк машинасында Әбиләр тавы 'ягыннан шәһәр урамнарына вак таш ташыйлар иде. Алар һәм шофер, автомашина зур булганлыктан, өчесе дә бер кабинага утырганнар. Автомашина озакламыйча шәһәргә килеп керде, уңга борылды һәм олы урамнар буйлап, турыдан-туры алга ыргылды. . ,
Ярмөхәммәтов Гайни, нәкъ шундый ук эштә, нәкъ шундый ук автомашинага утырып, өч-дүрт километр чамасы арткарак калып килә иде Ни сәбәптәндер, Гайни утырган автомашинаның каршына милиционер чыгып басты, кулын күтәрде. Машина туктады, ишек аЧЫ^_Д лЦГЫр| Ашыгам,—диде милиционер һәм кабинага менеп утырды. Машина кузгалып китте. Гайни инде милиционер белән янәшә Иде_ ңигә син безне туктаттың, милтун?! — диде Гайни, тешләрен
кысып. — Кем син? Хөкүмәт башлыгымы? Нигә син безне эштән аерасың? Кем бирде сиңа мондый хокукны, кем бирде, кем?
Гайни исерек иде. Милиционер моны шундук аңлады һәм шелтә белән шоферга карады:
— Таш төягән арада эчкәндер, каһәр!—диде шофер. — Андагы киоскаларда кайчакта аракы була.
— Ах, милтун! Менә нәрсә эшли бит, милтун!? Нигә син безнең эш планын бозасың? Кем җилкәсендә утырасың син? Әйт, кем җилкәсендә? һәр көнне күпме взятка аласың син?
Милиционер түземлеген югалтты, күрәсең:
— Җитәр! — дип кычкырды.—Тизрәк кайт та йокла! Югыйсә мин сине кулга алырга мәҗбүр булам, исерек баш!
Гайни бөтенләй чыгырыннан чыкты:
— Кем сыйлады мине? Синме?! — дип кычкырды һәм кесәсеннән буш шешә алып, милиционер башына сукмакчы булды, ләкин шофер аның кулыннан тотып калды һәм тиз генә машинаны туктатты.
Милиционер шундук шоферга боерык бирде:
— Әйдә, иптәш, бүлеккә алып бар безне!
Автомашина янә кузгалып китте.
Шулай итеп Гайнине кулга алдылар. Иртәгесен айныгач, милициядә сорау алганда ул: «Исерек идем, — дип җавап бирде.—Мин берни дә хәтерләмим».
Ике көннән соң аны больницага урнаштырдылар. «Юк, мин тиз генә югалмыйм әле», — дип уйлады Гайни, эченнән генә хәтәр хәйләләр корды. Ул акылдан язганга сабышты:
— Мин Суворов!
— Мин Кутузов!
— Мин Петр Великий!
— Нигә сез мине монда тотасыз?
Ләкин белгечләрне алдарга мөмкинмени? Ниһаять, бер көнне врачлар менә нинди нәтиҗәгә килделәр: «Ярмөхәммәтов Гайни һичшиксез сау-сәламәт кеше. Ул үзе кылган һәр эш өчен җавап бирергә тиеш!»
Шулай итеп, больницада эш бетте, аны яңадан милиция ихтыярына кайтардылар.
Җирне инде яз кояшы кыздыра иде. Әйбәт кеше кешедән качмас, бер көнне иртүк Зиннәтша абзый, ничектер сорашып белеп, прокурор кабинетына килеп керде:
— Иптәш прокурор!— диде ул.—Мин юлчылар идарәсеннән мастер Кәлимуллин Зиннәтша булам. Фронтовик. Карт солдат дип атыйлар мине. Безнең эшче Ярмөхәммәтов Гайни менә инде айга якын милициядә утыра, ә безгә никтер очрашу мөмкинлеге бирмәделәр. Мин дөрес әйтәм, иптәш прокурор, Ярмөхәммәтов гаепле егет: эчә, милиция работнигына шешә белән сукмакчы булган. Гаепле, конечно. Но бездә дә гаеп зур, иптәш прокурор. Менә мин дә гаепле монда, шайтан алгыры. Нигә мин аның әйтик, без юлга таш китергән чакта аракы эчеп йөргәнен күрмичә калдым? «Бер эшче— һәммә эшчеләр өчен, һәммә эшче — бер эшче өчен җавапта булырга тиеш,» — дип дөрес сөйлиләр. Менә безнең эшчеләр шуны онытмаска тырышып, эшче Гайнине порукага сорыйлар. — Абзый прокурор өстәленә ниндидер зур гына кәгазь чыгарып куйды. — Менә безнең трестта үткәрелгән собрание карары. Әгәр фронтта булса, мондый эшләр белән баш ватмас идек, конечно.
Прокурор Зиннәтша абзый биргән кәгазьне зур игътибар белән укыды. Аннары:
— Мин бу эш белән таныш, —диде, — Ярмөхәммәтов элек тә
төрмәдә булган. Менә тагын яңа жинаять! Нишләргә? Аптыраш! Дөрес, ул амнистия белән чыккан...
Абзый каушый-каушый сөйли башлады:
. Аңлыйбыз, иптәш прокурор. Безгә дә җиңел түгел. Но халык Гаинидән көчлерәк! Бездә төзәлмәс кеше юк диләр. Төзәтәбез без аны. Обязательно! Кызганыч бит, әнисез үскән малай. Әтисенең дә рәте ♦ булмаган. Үги ана. Амнистия.
Прокурор уйга калды:
Да-а,—диде. Аннары ул милиция начальнигына шалтыратты:
— Ярмөхәммәтов эше турында фикерегез ничек?
Телефонның аргы башыннан озак итеп әйтелгән ниндидер җавап яңгырады.
— Ярый!—диде прокурор, телефон трубкасын өстәлгә куеп.—Ярый, Ярмөхәммәтовны азат итәбез, ләкин актыккы тапкыр.
УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Жир кипте. Тирә-юньдә йомшак җил исә. Елның апрель урталары. Кая гына карама, ямь-яшел чирәм. Ташчылар һәм асфальт җәючеләр бүген завод юлларын төзәтәләр. Завод исә, үзенең зур-зур цехлары белән, километрларга сузылып киткән. Абзый инде монда юлчыларның олы мастеры. Әкрам да үсә: ул хәзер асфальт һәм таш эшләре мастеры. Ләкин абзый аны әлегә һәр көн шелтәли: «Мастермы син, әллә рядовой рабочиймы? Ничә карама, кулыңда көрәк, маңгаеңда тир! Нигә син ташчылар өчен үзең эшлисең? Алар тәмәке тарта, ә син гел эштә. Бер караганда бик молодец, конечно. Но син бит мастер, син кешеләрне өйрәт! Аларны эшкә оештыр! Синең кулыңда утыз кеше бит!» Әкрам мондый чакларда абзый каршында акланырга тырыша; «Мин, абзый, тик торырга өйрәнмәгән шул».
Ташчылар кыска ялга туктаганнар иде. Әкрам заводның кайсыбер цехлары белән кызыксына башлады. Иң дәһшәтле цех—корыч коючылар цехы, күрәсең. Тимер баскычлардан чуен күпергә менгәч мартен мичләре. Меңләгән тонна кара тимерне эретә икән бу мичләр. Битләрен уттан каплаган кешеләр эшлиләр икән монда... Күршедәге урам кебек зур бинада механик цехы. Монысы үзе генә дә аерым бер зур завод сымак. Әнә анда ничаклы станоклар авазы чыңлый. Әнә каршы якта янә бер цех. Анда тимер баганадай зур чүкеч, җирне тетрәтеп, әле генә уттан чыгарылган кып-кызыл тимергә суга. Суга да тимерне изә. Әкрам тукталып-тукталып карап торды. «Ай... яй! Менә ул найларда эшли икән эшчеләр сыйныфы! Менә нинди заводлар була икән дөньяда! Ә нинди батыр, нинди зур һөнәрле кешеләр эшлиләр икән монда? Ай-яй!»
Әкрам, цехлардан чыгып, эш участогына килде, абзыйны очратты:
— Зиннәтша абый! Мин заводка күчәм. Корыч эретүчеләр цехына!
Абзый аптырап калды:
— Нигә күчәсең?
— Корыч ясаучы буласым килә.
— Алмаслар сине.
— Ник?
_ Корыч эретүче түгел син. Моңа тәҗрибә кирәк! ФЗУ га керергә ■иде сиңа, но армия хезмәтең бар...
ӘБРАР ШӘМИН ф ЯҢА ЯЗЛАР
Әкрам башка дәшмәде. Мәрьям дә монда иде. Ул каймакта шаярыр^ га, ә каймакта моңланырга ярата. Менә хәзер дә, никтер Әкрамга карап, акрын гына җырлап җибәрде:
Ой. рябина, рябинушка,
Белые цветы,
Ой. рябина, рябинушка.
Что взгрустнулась ты?
Абзый ниндидер уйга калды, ә Гайни Мәрьямгә ялынырга тотынды:
— Жырла, Мәрьям, җырла әле, зинһар туктама!
— Хәзергә җитәр!—диде абзый.—Җыр төпсез диңгез түгел, шайтан алгыры. Әйдәгез, эшкә тотыныйк!
Эш дәвам итте. Эшчеләрнең кайсы таш вата, кайсы ком ташый, э кайберләре, төркемнәргә бүленеп, асфальт җәяләр.
Көндезге аштан соң юллар төзү башлыгы Александр Петрович килде. Абзыйны ул таш җәючеләр арасында очратты һәм аны бер читкә- рәк чакырып алды.
— Я, эшләр барамы, Зиннәт Кәлимуллович?
— Бара, Александр Петрович, ә кумасаң юк. Менә комны соңгарак калып китерделәр, шайтан алгыры.
—Ә тагын?
— Тагынмы? Вот нәрсә, Александр Петрович: мин гомергә монда калырга уйлыйм, тик менә квартир мәсьәләсе... Ә миңа бит өйләнергә дә вакыт, Александр Петрович!
Башлык рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
— Молодец, Кәлимуллович! Ә квартирны тиздән хәл итәрбез, ахры. Безнең трестка кырык квартир бирәчәкләр. Берәр, икешәр бүлмә- леләре дә бар. Син канәгатьме?
— Рәхмәт, Александр Петрович!—диде абзый шатланып.—Рәхмәт, Петрович, рәхмәт!
Эштән соң абзый, Әкрам һәм Мәрьям, трамвайга утырып, баракка кайтырга чыктылар. Аларга Гайии дә иярде. Ул Мәрьям белән янәшә генә. Шәһәрдә эш сәгате беткән вакыт булганга трамвай шыгрым тулы халык! Вагонда кинәт бер урын бушады һәм Мәрьям шул урынга утырыйм дигәндә анда яшь кенә бер ир утырып өлгерде.
— Тор!—дип кычкырды аңа Гайни.—Тор, хатын-кызга урын бир,
оятсыз! *
Ир ашыкмады, утыра бирде.
— Тор!—диде Гайни.—Тормасаң авызыңа тондырам бит!
Ир торды.
— Синең авыз да минем белән янәшә генә,—диде ул.
Абзый сагайды, Гайнигә үгет-нәсихәт бирә башлады:
— Нигә син болай тупасланасың, Гайнулла энем? Нигә кешеләр белән талашырга гына торасың? Нигә син минем киңәшне онытасың?
Гайни дәшмәде, тын гына барды...
2
Барак. Бүген ял көне, ә иртәгә—бәйрәм. Әйе, күңелле бәйрәм, Беренче Май бәйрәме! Вакыт иртәнге ун чамасы. Барак халкы кайсы кая таралышып беткән. Абзый да юк. Әкрам исә әле генә хат алды һәм аны, тиз генә ачып, ашыгып-ашыгып укый башлады:
«Әкрам улым! Бик-бик сагынып, бик күп сәламнар сиңа. Булган рәхмәтләрем йөрәккәемә сыймый, син җибәргән чәчәкле ситсыдан бик матур күлмәк тектердем. Рәхмәт, рәхмәт, зур бәхет телим сиңа! Үткән хатымда әйткән идем инде, өйне өлгерттем. Инде мич кенә чыгарасы.
калды. Колхозга да зур рәхмәт! Урманнан агач ташуда, бура бурауда колхоз ярдәм итте. Әй хәзер яна өйне әтиең күрсә, ничек кенә шатланмас иде, улым! Әмма нишләмәк кирәк. Язмыштан узмыш юк. Улым! Син инде тизрәк авылга кайт. Яна өйнең рәхәтен күрергә насыйп булсын. Әкрам! Сиңа авылдашлардан, тирә-күршедән сәлам, аларның һәммәсе дә сиңа рәхмәт әйтәләр. Бу арада үлем-китем юк. ♦
Хуш, сау бул, улым, тизрәк кайтуларыңны көтәм. Әниең».
Әкрам шундук, өстәлдән дәфтәр алып, әнисенә җавап яза баш- 5 лады:
«Әнием! Хатыңны алдым, рәхмәт! Өйнең өлгерүенә мин бик шат. ~ Мичне инде көзгә өлгертсәк тә бик әйбәт булыр. Минем тормышта үз- к гәрешләр юк. Заводка күчмәкче идем, ә Зиннәтша абый ашыкма диде. ♦ Мин һаман юллар мастеры. Көзгә укырга керәсе иде, ләкин... Армия- = гә барасы бар бит әле. Әни! Әти турында тәки яна хәбәр килмәде бит, = ә? Мин аны бәлки әсирлектә булгандыр дип уйлаган идем. Әни, монда * озакламыйча сабан туе булачак. Мин дә сабан туена барам.
Ярый, әни, исән-сау бул, хатыңны ешрак җибәр!
Сагыну сәламе белән: улың Әкрам». *
Тулай торакның тәрәзәсе каршында ак сирень чәчәккә бөреләнгән £ «де. Әкрам шуңа карады, тумбочка тартмасын ачты, аннан кичәгенәк » үзе чыгарган бер шигырьне алып, акрын гына җырлый башлады:
Исендәдер, әни. язлар килеп, Гөрләвекләр тулып актылар. Хуш исләрен сибеп киң аланга, Ак сиреньнәр чәчәк аттылар.
Карап калам гүзәл аккошларның
Безнең якка үтеп киткәнен Белсәң иле минем йөрәгемнең Сезне сагынып ничек типкәнен?!
Кайтам инде, кайтам туган якка. Шомыртыбыз чәчәк аткандыр? Тын Зөяиең ярларын тутырып Язгы сулар инде аккандыр.
Әкрам җырлап туйгач күрше бүлмәгә чыгып китте. Апа Мәрьямне яки Фатыйманы күрергә кирәк иде. Кем белә, бәлки алар кинога барырлар...
3
Бүген бәйрәм! Әйтерсең табигать аны ай буена сагалап торган күк йөзендә иик бер генә болыт күренсен! Каршы якта Җиңү мәйданы. Абзый белән Әкрам стахановчылар ич. алар өчен мәйданга ике билет бирелгән Көтелмәгән мондый шатлыктан абзыйның да. Экрамныл да йөрәкләре леп-леп итәләр: «Хәрби парад ич, аннары демонстрация!»
Ниһаять хәрби парад башланды. Әнә Жииү мәйданын хәрби сафлар биләгән. Взводлар, роталар, батальоннар. Әнә карап туймаслык матур атка атланган маршал күренде.
Маршал, бөтен мәйданның игътибарын үзенә алып, парад кабул итә башлады:
— Исәнмесез, иптәшләр!
— Исәнлек телибез, иптәш маршал!
__ Сезне Беренче Май бәйрәме белән тәбриклим!
— Урра... Урра... Урраа-аа .
3>р мәйдан хәрбиләр тавышы белән тула.
Маршал, парадны кабул иткәч, ат өстендә унга борылды һәм тиз генә мәйдан кырыена омтылды, әмма ярсу ат, канатланып очып китәрдәй булып, кинәт аягүрә басты. Ләкин маршал, яшен тизлеге белән, аттан жиргә сикерде һәм күз ачып йомган арада трибунага менеп, кайнар речь сөйли башлады.
— Вот молодец!—диде абзый, Әкрамның кабыргасына төртеп,— Вот командарм!
Әкрам кинәт абзыйның беләген кысты:
— Абый! Мин дә тизрәк армия сафына китәм. Китәм, танкист булам.
Гадәттәгечә, хәрби парад бетүгә, демонстрация башланды. «Бәйрәм ниндидер дулкынга охшый»,—дип уйланды Әкрам һәм бөтен дикъкатен халык дулкынына текәде. Халык жырлый, халык «ура» кычкыра иде.
— Яшәсен Бөек Октябрь!
— Яшәсен Беренче Май бәйрәме!
— Яшәсен данлы Уралның данлы хезмәт ияләре!
— Яшәсен илебезнең хәрби көчләре!
— Яшәсен, яшәсен... ♦
Бәйрәм демонстрациясе көндезге өчкәчә барды. Әкрам шат иде. Мондый чакта хисләр кайларга гына очмый?! Әкрам, парадтан соң баракка кайтып килгәндә, бүген парадны кабул иткән маршал турында уйланып барды. «Менә нинди икән ул командарм? Ләкин мин тан- • кист булам». •
— Әкрам!—диде абзый, егетнең уйларын өзеп—Никтер бик тын киләсең? Әйдә тизрәк баракка! Мәрьям белән Фатыйма апаң пилмән әзерлибез,—дигәннәр иде.
Әкрам кинәт абзыйдан алда йөгереп китәрдәй булды, ләкин хатын- кызларга бәйрәм бүләге аласы бар иде әле.
4
Иртәгесен Әкрамны Гайни уятты:
— Әйдә, Әкрам, вакыт!
Әкрам тиз торды, тиз юынды, тиз киенде һәм Гайни белән бергә ашханәгә чыгып йөгерде. Гайнинең бер көн күрешми торып та сүзләре күбәйгән икән:
— Әкрам! Парадта булгансың икән?
— Булдым.
— Ну, ничек үтте?
— Бик әйбәт, бик!
— Мәрьям дә анда идеме?
— Белмим.
— Ничек инде белмисең. Әллә бергә булмадыгызмы?
— Юк.
— Мин дә булмадым. Бик күп салынган, абзый әйтмешли, шайтан алгыры. Но ничего! Безнең урамга да кояш чыгар әле бер көнне, йөрәк авырта только: чәнчи! Әллә врачка барырга инде?
— Барырга кирәк, Гайни, һәм эчүеңнән туктарга кирәк сиңа. Ип-тәшләреңнән оял, алар бит сине порукага алып калдылар.
— Акыл өйрәтәсең, ә. Өйрәт, син начальник кеше бит. Мастер, стахановчы, ә мин рядовой ташчы гына.
— Гайни!—диде Әкрам, чыраен сытып.—Саруыңны юкка кайнатма!
Гайни тынды. Алар ашханәгә кереп киттеләр.
Төн жилле һәм яңгырлы булды. Ә бүген һава сулап туймаслык. Өстә
венә иртүк кояш елмая. Юлларны төзү һәм аларны төзәтү эшләре дә гел үзгәрә барды. Завод юлларындагы эшләрне тәмамлагач, абзыйга Покров, Әкрамга Спартак урамын рәтләүне тапшырдылар. «Ярый, яшь малай кулында эшләп карыйк», — диде Ярмөхәммәтов, юл төзүдә катнашучы кешеләр турында уйланып.
Әйе, бер караганда хәйран калырлык: кемнәр генә юк иде монда!? х Әнә төзүчеләрнең кем булулары аларның төс-битләреннән һәм кием- | салымнарыннан ук күренеп тора. Әнә рус, башкорт, чуваш, удмурт кыз- g лары. Әнә татар, казакъ-һәм украина ирләре.
Гайни теләр-теләмәс кенә эшкә кереште. Нишләсен? Курсларда ал- 5 ган кәсебе: юлга таш тезә, ком җәя иде ул бүген. Ф
Өйлә алдыннан күкне кара болыт каплады. Гайни эштән туктады = һәм Әкрам янына килде.
— Мастер, ә, мастер! <
— Кем тия?
— Мин берәүгә дә тидермәм, мастер. Тик менә яңгыр башланыр, а
ахры? <
— Эремәбез.
— һе, стахановчы эримени? Эресәң дә әллә ни булмас, дошман шат- » ланыр, дуслар көенер. Дөресме, Әкрам?
— Дөрестер.
— Әкрам! Дөресен генә әйт әле, Мәрьямне чынлап яратасыңмы?
— Белмим. Уйланганым юк.
— Нигә син аның белән киноларга йөрисең, яратмагач?
— Дусларча.
— Ә мин көнләшәм. Каты көнләшәм! Онытма, минем янә бер исемем бар: Гайка.
Әкрам бәхәсләшмәде:
— Эшлә!—диде һәм асфальтчылар янына китте. Гайни тәмәке кабызды һәм үзе белән янәшә эшләүче Оренбург егете белән сөйләшергә тотынды.
— Ишеттеңме, татарларның сабан туе була ди?
— Ишеттем.
— Рәхәтләнеп саласы бар, значит.
— Мин салмыйм. Әйдә эшлә! Сдельщинага эшлибез ич.
— Никтер йөрәк авырта, малай. Врачта булдым, аракыны ташла, ди. Ә миңа нәрсә? Миңа барыбер. Морадыма ирешсәм шул җитә миңа.
— Нинди морадка?
— Әйтмим хәзергә.
Гайни эшкә тотынды һәм дәвам итте:
— Син белмисеңдер, малай, безгә башлык Шадринның сөйләгәне бар, бик кызык вакыйгалар булып үткән икән мондагы урамнарда. Революциягә чаклы, конечно. Шунысы кызык, усаллар җиңгән. Көчлеләр дә, конечно. Сөйлим, тыңла! «Сугыш — стена» дип аталган үзара сугыш турында сөйлим.
Берәр бәйрәм җиттеме, бер урамның яшьләре икенче урам яшьләренә каршы «стена» булып тезелә торган булганнар. Тезелгәннәр дә ике арада аяусыз сугыш, аяусыз кыйнаш башлаганнар, һич ялганламыйм, үлүчеләр дә, гарипләнүчеләр дә күп булган бу сугышларда. Вот нинди рәхәт заман булган, ә? Никакой суд!
Оренбург егетенең юньләп тыңламавын күргәч, Ярмөхәммәтов тынды, эшкә кереште. Тирә-юньдә таш һәм чүкеч тавышлары яңгырый башлады.
УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Шулай итеп, янә бер атна үтте. Шул арада шәһәр урамнарындагы афишаларда менә нинди хәбәр таралды:
«Шәһәребезнең хөрмәтле хезмәт халкы! Киләсе ял көнне татар халкының язгы бәйрәме, хезмәт бәйрәме—сабан туй үткәреләчәк. Сабан туе ял һәм культура паркында башланачак. Тамашачылар игътибарына:
— Милли көрәш.
— Күз бәйләп, чүлмәк вату.
— йөгерү һәм капчык киеп чабу.
— Багана башына менү.
— Көч сынау.
— Сикерү һәм башка бик күп ярышлар.
Җиңүчеләргә бүләк: патефон, аккордеон, велосипед, кул сәгате, мотоцикл һәм башка кыйммәтле әйберләр.
Ял итегез, күңел ачыгыз, сабан туена килегез, дуслар!»
Шундый ук белдерү моннан бер атна элек газетада да басылып чыкты. Аннары ул берничә тапкыр радиодан да тапшырылды. Мондый эшләргә шәһәр советы депутаты, юллар төзү трестының башлыгы Александр Петровичның да катнашы булган. Бер көнне ул абзыйны чакырып алып:
— Иптәш Калимуллин! Без сине сабан туе комиссиясенә билгеләдек. Ярыймы, тугай?—диде.
— Ярый.—диде абзый.—Мин дә бер начальник булып карыйм әле, шайтан алгыры.
. Шәһәр паркы. Монда сабан туе башлана. Тирә-юньдә ямь-яшел урман. Ямь-яшел аллеялар, яшел сукмаклар. Каршы якта—киң болын. Сагындырган бәйрәм ич! Абзый белән Әкрам монда беренчеләрдә» булып килделәр һәм шундук мәйдан каршындагы утыргычларга урнаштылар.
— Тәртип булырга тиеш! — диде абзый, беләгендә кызыл тасма булганга горурланып,—Әнә ничаклы халык килә!—Абзый аллея буйларына карады.—Әнә ничаклы буфетлар әзерләнгән! Әйбәт, бик әйбәт. Монда бүген Казан, Уфа, Оренбург, Төмән, Чиләбе көрәшчеләре катнашачак. Урал шәһәрләреннән җыелган кунакларның исәбе-хисабы юк. Азмыни бу якларда туган-тумача?
Абзыйга Әкрам нидер әйтмәкче иде, ләкин паркта әүвәл ниндидер танго, аннары кинәт Салих Сәйдәшевның Кызыл Армия маршы яңгырый башлады.
— Эх!—дип кычкырды абзый һәм бу көйне тын алмыйча тыңлады.
— Вот, Әкрам!—диде аннары.—Бу көйне ишетү белән йөрәкләр әллә нишли, яңадан армиягә барасы килә, шайтан алгыры.
Бакчада халык артканнан-арта барды. Ниһаять, сабан туенда йөгерешләр башлану турында игълан ителде.
— Мин дә, мин дә катнашам!—диде Әкрам, урыныннан сикереп торып.—Киемне караштыргала, абый!
Әкрамның өс-башы әйбәт иде. Өстендә—койган кебек чем-кара чалбар, изүе ачык күгелҗем күлмәк, аягында өр-яңа туфлиләр. Әкрам боларны, күз ачып йомган арада салып, абзый алдына куйды һәм тиз генә йөгерүгә катнашучылар сафына барып басты.
— Мин юл мастеры Кәлимуллнн Әкрам, языгыз, мин дә катнашам!—диде.
Кешеләр, Әкрамны күргәч, пырхылдап көлеп җибәрделәр: Әкрам зп-ак штан балагын сызганып килгән иде. Озакламыйча старт башланды. Әкрам, сигнал булгач та, киң болын һәм урман юллары буйлап йөгерә башлады.
«Ара —дүрт километр. Йөгерүчеләр унике кеше. Күбесе яшьләр. . Хәтәр, — дип уйланды Әкрам, — ярышчылар арасында спортсменнар * да бардыр, ахры».
Әкрам, яшүсмер чагындагы кебек, кулларын йодрыклап, җан-фәр- « малга йөгерде.
Тик бераздан аңлап алды—ярышучылар арасында иң тиз йөгерү- f чесе кыска буйлы, зәңгәр майкалы егет икән. Карап торырга Әкрамнан ~ аз гына олырактыр, ахры, ләкин әйтерсең лачын, әйтерсең аның аяк ♦ табаны җиргә дә тими, әйтерсең оча! =
Әкрам янә бөтен көчен җигеп йөгерергә тотынды. Ул үзенең авыл = малайлары белән ярышуларын һәм алардан һәр вакытта да узып килгән чакларын хәтерләде, ә бер вакытны хәтта сабан туенда бүләк э алуын искә төшерде. ' а
Мондый чакта юл буйлары буш булмый. Әкрам шатланды. Аңа та- < машачылар да дәрт бирәләр иде: ’ £
— Ак ыштан, бирешмә! »
— Уз, куып уз, егет!
— Җиңәсең, егет!
Ниһаять, Әкрам җиңеп чыкты. Аңа кул сәгате бүләк иттеләр.
— Молодец, энем!—диде абзый, Әкрамны кочып.—Сабан туендагы йөгерешләрдә әтиең дә беренчелекне ала иде. Кара син. кан канга тарта икән, ә?
Тагын берничә минуттан соң көрәш башланды.
— Карыйк!—диде абзый, күз карашын көрәшчеләргә текәп—Кызык, кем кемне егар? Кем батырга калыр? Зур бүләк кемгә? Монда Казаннан килгән атаклы көрәшчеләр бар икән. Уфа башкорты да шәп көрәшә, диләр. Тик менә безнең кызлар кайда йөриләр икән, шайтан алгыры.
Әкрам елмаеп куйды:
— Без соңар ак барабыз дигән иде Фатыйма апа. Ихтимал бакчада йөриләрдер.
2
Бу вакытта Фатыйма белән Мәрьям, чыннан да, бакчада иде. Сокланмыйча үтәрлек түгел, икесе дә парлап киенгән. Әнә икесенең дә өсләрендә ак ефәк күлмәк. Башларында—зәңгәр косынка. Лларны бакчага чыгып китәр алдыннан гына Гайни очратты. Алар сабан туена бергә килделәр. Килделәр дә аллеяларга кереп киттеләр Мәрьямгә кызык иде: кая гына карама — халык! Кемнәр генә, нинди генә кешеләр юк монда?!
Фатыймага да күңелле иде.
— Менә сабан туй!—диде ул,—менә ял көне! Әнә яшьләр генә түгел, картлар да җыелган бүген.
Гайни дәшми барды. Әмма бакчадагы киосклар каршына җиткәч, ул да сүзгә кушылды:
3 ___ һава саф монда, ә юлларда нинди күңелле! Ә халык нинди ма-
^Фатыйма Гайнинең өс-башына күз салды: «Ярый, бик начар түгел, кып кызыл күлмәк, ялтыравыклы туфли».
Алар озак йөрделәр, болын буйларыннан үттеләр, күз бәйләп, чүлмәк ватучыларга карап тордылар, аннары тагын аллея ышыгына кереп киттеләр.
Ниһаять, Гайнинең түзәр хәле калмады, ул Мәрьямне һәм Фатыйманы буфетка кыстый бшалады:
— Бер генә кружка сыра яки ситро эчәбез! Әйдәгез, бик тәмле конфет алам.
— Ярый, әйдә, алайса—диде Фатыйма һәм алар киоскка якынлаштылар.
Нәкъ шул вакыт чирәмле юл буенда Фатыйманың ниндидер танышлары очрады.
— Әйдә. Фатыйма, безнең белән бергә кунак булыгыз! Әйдәгез, табынга рәхим итегез!
Алар яшел чирәм өстендә табын әзерләп, самавар куеп, ширбәт белән сыйланып, җырлашып утыралар икән. Жыр дәвам итте:
Кайдан килдегез сез безгә?
Батмаенча диңгезгә.
Кадерле кунак сез безгә. Ни хөрмәт итик сезгә?
Болар табынга урнаштылар. Табигый хәл, Фатыйманың да сумкасы буш түгел иде.
— Сыйланыгыз!—диде ул, табынга бутербродлар чыгарып.
Олы гына бер хатын гармун уйный башлады.
Мәҗлес дәвам итте. Гармун бию көенә күчте. Ләкин бу мәҗлес Мәрьямгә бик үк күңелле түгел иде. Ул урыныннан торды да каршы яктагы урманлы тау буйларына карап тора башлады.
— Мәрьям!—диде Гайни елмаеп.—Бер урында гына утыру туйдырдымы әллә? Әйдә болын буйларын яки Якты елга ярларын күреп килик. Чынлап әйтәм, Якты елганы күрсәң, исләрең китәр!
— Әйдә! — диде Мәрьям, кинәт шатланып. — Якты елгада минем дә булганым бар. Әйдә, ерак түгел ул.
Алар, тиз генә урман юлына чыгып, Якты елга ярларына киттеләр.
— һай, нинди әйбәт,—диде Мәрьям, Якты елга ярына җиткәч. Ләкин Ташкент яклары тагын да әйбәтрәк. Бала чагымнан бирле хәтердә саклыйм: җимеш, җимеш, җимеш.
— Монда бик матур,—диде Гайни, елгага кулы белән күрсәтеп.— Әнә күрәсеңме суы нинди саф! Аның төбендә ак ташларга кадәр күренеп ята. Монда тирән, коенырга да мөмкин, но әлегә салкын. Ә-әнә, Урал тавыннан килә бу елга. Әйдә, утырыйк, ял итик!
Гайни яр кырыена, чирәмгә утырды. Мәрьям тирә-юньгә карады. Каршы якта ямь-яшел нарат урманы, ә унда каенлык. Каенлык белән янәшә генә яшел хәтфәдәй яшел сукмаклар.
— Нинди шәп урын,—диде Гайни.—Утыр, Мәрьям, утыр!
Мәрьям утырды, ярдан түбәнгә карады:
— Ой, нинди текә, ой, нинди дулкыннар кайный монда!?
— Әйе,—диде Гайни һәм үзенең чалбары кесәсеннән бер шешә чыгарды.—Әйдә, эчәбез. Спирт бу. Дуслар бирде. Менә конфет.—Гайни ике данә конфет чыгарды, шешәнең авызын ачты һәм андагы спиртны голт-голт итеп йота башлады.
— Эчмә, Гайни, исерәсең!—диде Мәрьям, чыраен сытып.—Эчмә, эчмә, дим!
Гайни шактый гына эчте дә Мәрьямне кыстый башлады:
— Эч, Мәрьям! Врачлар әйтә, кызыл ширбәттән спирт мең мәртәбә яхшырак, диләр.
Мәрьям эчмәде:
— Юк, эчмим! Эчмим!
Гайни спиртны тагын берничә тапкыр йотты һәм рәхәтләнеп киткәндәй булды:
— Мәрьям!—диде ул.—Мин сине яратам. Берәүгә дә бирмим мин сине. Синсез миңа тормыш кирәкми! Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы.
— Юк.
— Ник?
Әйткәнем бар ич, минем егетем армиядә, тиздән кайтачак.
— Алдама, синен егетең—Әкрам!
— Әкрам минем өчен малай гына ич!?
— Ә нигә аның белән йөрисең, сөйләшәсең, көлешәсең, кинога бер- *
гә барасың? а.
— Дусларча, Гайни.
Ә нигә мине кырый кагасың? Сизәм ич, гел сизеп йөрим.
— Ә мин берни дә сизмим. 5
Сизәсең. Сизмәсәң, әйтим, син минем хатын булырга тиеш! Мин ' алдамыйм сине, яратып әйтәм, син мина хатын буласың! ♦
Гайни тынды. Аннары кинәт Мәрьямне кочты һәм көтмәгәндә, ша- з шып-шашып, кызны үбә башлады. Мәрьям яшен тизлеге белән уры- 7 чыннан торды һәм Гайнидән ычкынырга омтылды. Ләкин Гайни аны ку- « ып тотты, җиргә екмакчы булды. 3
— Нишлисең?—дип кычкырды Мәрьям һәм Гайнине бөтен көченә °-
этеп җибәрде. *
Гайни башы белән Якты елга ярында яткан очлы ташка барып £ бәрелде һәм яткан көе селкенмичә тынып калды.
— Гайни, Гайни!—дип кычкырды Мәрьям, әмма Гайни җавап бирмәде. Мәрьям кычкырып-кычкырып елый башлады:
— Нишләдем мин? Нәрсә эшләдем?! Аңын югалтты! Үтердем ич! Ярдәм итегез! Ярдә-әм!!!
Аның кычкыруын якын тирәдәге кешеләр ишетеп җыела башлады.
— Ни бар?
— Ни булды?
— Кем үлгән?
— Ник үтергәннәр?
Тавышка килүчеләр арасында Фатыйма да бар иде.
— Аһ!—дип кычкырды ул, Мәрьямне кочып.—Ни булды, ни генә булды, балам?!
Озакламыйча Якты елга буенда ашыгыч ярдәм машинасы күренде.
3
Иртәгесен врачлар Гайни турында менә нинди нәтижә ясадылар:
«Ярмөхәммәтов Гайнулла Баязитович кичә исерек булган. Аның Якты елга янында ташка егылу нәтиҗәсендә баш сөяге ярылган, мие селкенгән. Хәле бик начар. Яшәрме-юкмы, әлегә әйтү кыен».
Мондый чакта тикшерү органнары кырыйда каламени?
— Туры телем таш ярсын!—диде Мәрьям, бер елап, бер тынычлана төшеп.—Мин хәзер гаепсезгә гаепле кыз. Ышаныгыз, мин болай буласын белмәгән идем. Мин үземне җәберләтмәскә генә тырыштым. Аңына килгән секундта Гайни дә аңлатма бирде.
— Мин үзем гаепле. Мәрьямгә тимәгез! Үләм...
Якшәмбе көн иде. Әкрам ничектер ялгызы гына, ашханәдән кайтып килгәндә почтальоннан хәрби хат алды: «Гражданин Кәлнмуллин Әкрам Фәттаховичка.
Сез, шушы айның егермесенә иртәнге1 сәгать сигездән кичекмичә, шәһәрнең хәрби комиссариатына килеп җитегез!
Үзегез белән бергә паспорт һәм хәрби таныкламагыз булырга тиеш».
Абзый каядыр чыгып китәргә җыена иде.
— Абын!—диде ана Әкрам, бүлмәгә йөгереп кереп.
Абзый туктады.
— Тынлыйм, энекәш.
— Абый, мин армиягә китәм.
Абзый берничә секунд дәшмичә торды.
— Кайчан?—дип сорады.
Әкрам елмайды.
— Менә!
Ул абзыйга военкоматтан килгән хатны күрсәтте.
Абзый хатны укыды, елмаеп куйды.
— Менә яшьлек!—диде.—Менә ул, менә! Армиягә барырга кирәк, конечно, но ярый ла алсалар?
Әкрам гаҗәпләнде:
— Ник алмасыннар? Мин кешедән киммени, абый?
— Ким түгел, конечно,—диде абзый һәм үзенең кайчандыр, егет чагында, армиягә киткән көннәрен күз алдына китерде. Аннары ул да Әкрамга яңа хәбәр әйтте:
— Менә тормышлар яңара бара, миңа да квартир бирмәкчеләр. Кухнясы күршеләр белән бергә только, шайтан алгыры. Әллә...
Абзый нидер әйтмәкче иде, шул чакта бүлмәгә көтмәгәндә Фатыйма йөгереп керде:
— Зиннәтша абзый! Шатлыгым зур, үбәм, билләһи үбәм!—Фатыйма, абзыйны кочып, чалт итеп үбеп алды. — Мина яна йорттан яна бүл- .мә бирәләр, Зиннәтша абзый. Квартир ике семьяга булса да кухнясы бик зур. Шатлыгым эчемә сыймый: туйган идем бу бараклардан, Зиннәтша абый.
— Котлыйм, Фатыйма апа, котлыйм, ә мине армиягә алалар,—диде Әкрам һәм шундук Мәрьям бүлмәсенә йөгереп кереп китте.
Фатыйма тынып калды: Әкрам әйбәт егет иде дә, ул да китә икән ләбаса! Ә Мәрьям?
Абзый да уйланып тора иде.
— Фатыйма!—диде ул.—Утыр әле яныма, бер генә минутка булса да утыр!
Фатыйма утырды. Абзый аңа кинәт үзенең йөрәк серен чишә башлады:
— Фатыйма! Беләсең ич, мин тол ир. Килгән көнемнән үк сиңа күз салып йөрим. Мин тәмле итеп сөйләшә белмим, турысын әйтәм, ошыйсың, яратам. Күпме түзәргә мөмкин? Миңа да бүлмә бирәләр. Әйдә бергә урнашыйк! Әйдә загска барыйк, җаным!
Бүлмәдә тынлык урнашты. Уйлар. Уйлар. Аннары Фатыйма, басынкы тавыш белән:
— Әй, Зиннәтша абый!—диде,—Оят ич, оят! Мәрьямнән оят! Кырыкны тутырган тол хатынга нинди ир кирәк? Картаям инде. Үпкәләмә, гафу ит, Зиннәтша абый!
Абзый урыныннан торды:
— Фатыйма!—диде ул. — Мәрьям белән мин үзем сөйләшәм, аның рөхсәтен алам, квартирларны бергә кушабыз, Мәрьямгә дә урын җитәрлек булыр. Риза бул, Фатыйма! Әкрам китә, миңа да кыен, мин дә ялгыз калам.
Гаҗәп, Фатыйманың күзләренә кинәт яшь бөртекләре килде. Ул уры-ныннан торды:
— Кыздан оялам, Зиннәтша абый! — диде һәм бүлмәдән чыгып китте.
— Эх-х,—диде абзый һәм Мәрьямне күрергә Фатыйма бүлмәсенә ашыкты.
УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Сәгать әле иртәнге ун тулмаган иде. *
«Сүзне нидән башларга? Шайтан алгыры?»—дип уйланды абзый £ һәм ничектер бик кыюланып Фатыйма бүлмәсенә килеп керде. Анда моңа чаклы абзыйга һич кенә дә таныш булмаган бер хәрби кеше уты- * ра иде.
— Зиннәтша абый!—диде Мәрьям, урынынан торып.—Таныш бу- к лыгыз! Менә минем егетем. Ул әле кичә генә Герма^ядән кайтты. Әти- ♦ се йортына. Генерал булырга ниятли, гөнаһ шомлыгы, ә үзе әле лей- х тенант кына.
— Нигә гөнаһ шомлыгы булсын? Настоящий лейтенант!—диде аб- *
зый һәм хәрби ег!т янына килеп утырды. g
— Танышыйк! Кәлимуллин Зиннәтша абзагыз булам, электә стар- а
шина, ә хәзер юллар төзүче. Мирный кеше, значет. <
Егет елмайды: £
— Лейтенант Кашапов Гариф. гё
Фатыйма инде лейтенант белән очрашкан икән. Ул урыныннан торды, бик нык пошаманга калган Әкрамга карады:
— Әкрам! Кибеткә барып киликче, бәрәңге аласы бар.
— Ярый!—диде Әкрам,—Какраз кул кычыта иде.
Алар ниндидер сумкалар алып, кибеткә чыгып киттеләр.
Абзый сөйләшергә, танышырга ярата торган кеше.
— Так-так, иптәш лейтенант, — диде. Мин Мәрьямнең әтисе кебек кеше, бер үк трестта эшләгәнлектән, хәсрәтебез дә, шатлыгыбыз да бергә. Әллә үзем дә өч елдан артык армиядә булганга, хәрби егетләрне яратам. Әнә минем энем Әкрам да армиягә алына. Пограничник булам, ди. Ә сез үзегез бу як егетемени?
— Әйе, мин монда туып үстем,—диде лейтенант.—Без Мәрьям белән бер мәктәптә укыган идек. Унны бетергәч, армиягә алындым, хәрби училищены тәмамладым. Ният гомер буе армиядә хезмәт итәргә. Әти-әнием монда яшиләр. Үзләренең йортлары бар. Мина, абый, якын арада китәргә туры килер/Хезмәт! Тәмәке тартмыйсызмы?
— Ташладым, җитәр, күп тарттым.
Лейтенант урыныннан торды:
— Кичерегез, Зиннәтша абый! Мин тәмәке тартып керәм,—дип, авызына папирос каба-каба бүлмәдән чыгып китте.
Мәрьям, ирләр сүзенә игътибар биреп, дәшмичә утыра иде.
— Зиннәтша абый!—диде ул, лейтенант чыгып киткәч,—егет ошыймы?
Абзый елмайды:
— Ошый. Ә үзеңә ошыймы, яратасыңмы?
— Без инде бер беребезне биш елдан бирле беләбез, Зиннәтша абый. Әйбәт егет ул. Яшермим, яратам. Сүз куешкан идек, көттем. Ай саен хатлары килеп торды. Ул мине Германиягә алып китәм, ди. Барам, Зиннәтша абый. Укуны кайткач дәвам итәрмен.
Абзыйның йөрәге жу итеп китте:
— Мәрьям!—диде ул шыпырт кына.—Мәрьям! Оят булса да әй- тәм, без әниең белән загска барырга җыенабыз. Фатыйма каршы булмас’ минемчә. Ул да ялгыз ич. Миңа квартир бирәләр. Ике бүлмәне бер- 1Ә кушып алабыз. Трест башлыгы Александр Петрович риза. Ә син риза булырсыңмы, Мәрьям? Ризамы син, Мәрьям!
Кыз тынын өзде, абзыйдан бер читкә караган килеш, аптырап торды. Бүлмәгә лейтенант керде.
— Уйларга кирәк, абый,—диде кыз һәм сүзне башкага борды,—Гариф. Германиядә ничә ел хезмәт итәләр?
— Өч ел, Мәрьям.
— Ә аннары?
— Аннары туган илгә кайтырга мөмкин.
2
Тормыш. Әйе, бер уйлаганда бик гади нәрсә икән ул тормыш... Мәрьям тулай торакның абзыйлар бүлмәсенә килеп керде. Абзый ялгызы гына бәрәңге ^рчеп утыра иде.
— Зиннәтша абый!—диде Мәрьям, тартынып кына.—Мин сезнең турыда әни белән сөйләштем. Мин риза, Зиннәтша абый. Калганын үзегез хәл итегез!
Абзый урыныннан торды:
— Рәхмәт, Мәрьям!—диде,—Алай булгач без яңа квартирга бергә күчәбез!
Кызның болай да алсу бите тагын да алсуланды, ә күзләрендә нур пәйда булды.
— Зиннәтша абый!—диде ул, оялып кына.—Мин Гариф белән язы-лыштым. Озакламыйча бергә китәбез. Миңа да, әти кебек, шәһәрләр- дән-шәһәрләргә йөрергә туры килер, ахры.
Нәкъ шул вакыт бүлмәгә Әкрам кайтып керде:
— Абый! Алдылар. Иртәгә тресттан расчет алам. Әнигә телеграмма бирдем, бәлки мине озатырга килеп өлгерер?
Абзыйның уйлары таралып китте.
— Өлгерер, — диде ул бераздан. — Өлгерер, энем. Килер, килмичә түзмәс. Тик менә поезд гына...
— Ә самолет!—диде Мәрьям, Әкрамның кулын кысып.—Армиягә китүең белән котлыйм!
— Рәхмәт,—диде Әкрам һәм сагышлы гына елмаеп куйды.
...Абзый эштән дүрт көнлек ялга чыкты. Бүген алар Фатыйма белән язылышырга баралар. Вакыт иртәнге сигез. Абзый өр-яңа бастон костюмын киде, дүрт медаленең дүртесен дә күкрәгенә такты. Шул арада бүлмәгә Фатыйма килеп керде. Чуктай киенгән. Үзе елмая, бер уйлана.
— Тәки барабызмы, Зиннәтша абый?
— Әйдә, киттек. Фатыйма.
Ничектер загста эшләр озакка сузылмады: «Уйладыгызмы?»—«Бик нык уйладык.» — «Рәхәт тормыш телибез!» — «Рәхмәт сезгә!»
— Әйдә, Фатыйма!—диде абзый, загстан чыккач.—Квартирга ордер алабыз, кунаклар чакырабыз, безнең туйны да, Мәрьям туен да берьюлы үткәрәбез!
Санаулы көннәр озакка сузыламыни! Абзый алган кыска вакытлы ялның ахыргы көне. Вакыт кичке җиде чамасы. Кунаклар әллә ни көттермәделәр. Олы кеше буларак, мәҗлесне Александр Петрович ачты:
— Иптәшләр! Без монда, өч шатлыкны бергәләшеп билгеләргә дип, бер табынга җыелдык.—Петрович төрле ашамлык-эчемлекләр белән тулган озын өстәлгә һәм аның каршына тезелешеп урнашкан кунакларга күз ташлап алды,—Кадерле дуслар! Миңа күп язмышлар күрергә туры килде. Менә монда яңа язмышлар! Бүген без хезмәт сөюче, бик әйбәт кешеләребез Зиннәтша энем Кәлимуллинны һәм Фатыйма сеңелем Ка- зембәт кызын яңа квартир, яңа никах белән котлыйбыз! Без аларга чын күңелдән зур саулык һәм зур дуслык телибез!—Бүлмәдә көчле алкыш яңгырады. Петрович дәвам итте.—Дуслар, энекәшләр, сеңелкәшләр! Безнең өчен янә бер шатлык бар. Әйдәгез безнең иң сылу кызыбыз Мәрьямне һәм аның дусты лейтенант Кашаповны бәхетле никахлары белән кот-
лыйк! Алар, вакытлыча, чит илгә китеп баралар. Җирнең чиге юк. Кн- тү-каитулар булыр, тик соңгысы булмасын! Күпне күрдем, күпне сынадым, олы кеше буларак әйтәм, хәзерге яшьләр өчен мәңге-мәңгегә тынычлык таңнары телик! Лейтенант белән безнең Мәрьямнең юллары уңышлы булсын!—Табында янә алкышлар яңгырап торды. Петровичның маңгаена тир бәреп чыкты.—Дуслар!—диде ул, тостны дәвам итеп.— ♦ Дуслар! Без ике көннән үзебезнең иң яраткан’ иң тырыш, иң яшь эшче- а. без Зиннәтшаның энесе Әкрам Кәлимуллинны Совет Армиясе сафына | озатабыз. Аңа хәрби юлларда зур уңышлар телибез! Әкрам, улым! Менә 3 сиңа безнең комсомолкалар кечкенә генә бүләк тапшырырга куштылар, S безнең урта Урал ягының җылы истәлеге булсын.—диделәр.
Александр Петрович урыныннан торды, Әкрам янына килде һәм ана ф бик матур итеп чигелгән кулъяулыгы тапшырды. Әкрам комач кебек кы- _ зарды. х
— Әй рәхмәт, әй рәхмәт, башлык!—диде абзый, Петровичның кул- « ларын кысып.—Гомергә бергә булырга насыйп булсын, Петрович.
Мәжлес озак барды. Тик Александр Петрович Шадрин гына иртәрәк китте: «Гафу итегез! Иртәгә иртүк командировкага!»—днде ул. Байтак < кына күңел ачкач Әкрам: «Бәлки әнидән телеграмма бардыр?»—дип °- уйлады һәм ул да үзенең тулай торагына җыенды.. £
— Юк, юк, кунып китәсең,—диде абзый, ләкин телеграмма турында әйткәч, тынычланды. Шулай да ул Әкрамны озата чыкты. ,
— Ничего, энем, син бер дә кайгырма, яме? Әниең килер, ана кеше килмичә түзмәс.
Абзый шактый кызмача иде. Ул һава иснәде, күккә карады. Күктә тулган ай йөзә, йолдызлар балкый, зәңгәр таң ата иде.
— Күрәмсең, Әкрам? — диде абзый, күк йөзенә карап—Ә-әнә Чулпан йолдызы! Яшь чакларда без: «Ай янында якты йолдыз, минем йолдызым гына»,— дип җырлый идек. Карале мин карт бүрене, җырлыйсы килә, шайтан алгыры.
3
Сишәмбе көн иде. Вакыт иртәнге сигез чамасы. Әкрам тулай торакта үзенең кием-салымын һәм башка әйберләрен җыештыра. Әкрам юлга җыена һәм уйлана иде. «Әни инде килмәс, ахрысы... Әллә телеграмма барып җитмәде микән? Кем белә, бәлки әни авырыйдыр? Бәлки акчасы юктыр? Бәлки башка сәбәпләр бардыр?» Әх, җүләр. җүләр! Пигә Әкрам, ял алып, авылга кайтып килмәде? X >ер, җыенырга вакыт бнк аз бирелгән иде. Военкоматта; «Сез резервтай, тиз генә расчет алыгыз. io.ua әзерләнегез!» — диделәр. Ярып әле. абый бар. Әйберләрне авылга ул җибәрер.
Шул вакыт тулай торакка Фатыйма йөгереп керде:
— Әкрам! Әниең килде!
Әкрам ишеккә ташланды:
— Әни! Килдеңме, әни?!
— Килдем, улым! Әнисенең керфекләре кинәт яшь белән тулды. Ул әле шактый яшь хатын иде.— Килдем, улым, килдем!
Бүлмәдә тынлык урнашты.
— Елама, әпи, әйдә т\ргә уз!—диде Әкрам, өстәл каршына урын күрсәтеп.—Утыр, әни, утыр!
Ана утырды һәм тынычланды.
— Яраббый!—диде.—Гомеремдә утырганым юк иде, самолет белән килдем. Аэропорт дигәннәреннән ниндидер бер шофер китереп куйды, рәхмәт яугыры.
Әкрамның әнисе тулай торакка күз төшереп алды: «Әй бала, бала! Шушында яшәгәнсең икән».
5. .к У • 12
65
— Әни!—диде Әкрәм.—Мин хәзер чәй куям. Сонрак столовойга яки абыйларга барырбыз. Юлда аргансың, ял ит!
Әкрам әнисенең кулында ниндидер төргәк бар иде.
— Менә улым, сиңа күчтәнәч!—диде ул, шул төргәкне ачып.—Менә син кайтырсың дип бер казны былтырдан бирле сакладым. Шөкер, үзенә насыйп булган икән.
Фатыйма куана һәм Әкрамның әнисенә карап сокланып утыра иде. Бу хатын әле алай карт түгел. Әнә ул да ирен югалткан. Күренеп тора хәсрәтне күп татыган, күз төпләре җыерчыкланган, чәчләренә ак төшкән. Шулай да әле чибәр ул. Өстендә зәп-зәңгәр матур күлмәк, соры фуфайка, кызгылт косынка.
Фатыйма бер читтәрәк утыра иде. Бераздан сүзгә кушылды:
— Кичерегез, ханым! Мин сезне, Әкрам сөйләве буенча, хәтсездән беләм. Монда мин җыештыручы хатын. Әйдәгез безгә! Зиннәтша абыйны да күрерсез шунда. Әйдәгез хәзер үк безгә барыйк! Әйдә, Әкрам, әйдә! Әйберләрең төрелгән инде-
— Әни!—диде Әкрам, гадәттәгечә ничектер уңайсызланып—Бу— Фатыйма апа. Зиннәтша абыйның хатыны хәзер. Җиңги!
Әкрамның әнисе гаҗәпкә калды:
— И-и... Шулаймыни? Яна семья оештымыни? Әйбәт, бик әйбәт! Инде без үзара туганнар икәнбез, алайса?!
Фатыйма кинәт Әкрамның әнисен кочып алды:
— Әйдә, килендәш, әйдәгез безгә! Калганын анда сөйләшербез.
— Ярый, алайса,—диде Әкрамның әнисе.—Тик менә Әкрам...
— Фатыйма апа!—диде Әкрам.—Без әни белән килербез. Хәзер ки-лербез. Син кайта тор.
Фатыйма, тулай торактагы кайбер эшләрен тиз-тиз генә эшләштереп. яңа квартирга чыгып йөгерде. Әкрамның әнисе баягы төргәкне ачты һәм аннан ниндидер бер хат чыгарып, Әкрамга бирде:
— Менә, улым, нинди яңалыклар бар бездә!
Әкрам хатны укый башлады: «Кадерле Хәдичә һәм улым Әкрам!— Әкра.м коелып төшкәндәй булды.—Мин кичергән газаплар, минем йөрәккә тулган кайгы-хәсрәтләр турында яза башласам, меңнән артык хатка да сыймас! Сез мине дөрес аңларсыз бәлки! Кызганычка каршы—мин әле һаман исән. Шулай да мин илемне сатучы түгел! Юк, кара елан түгел мин. Минем кайтасым килә. Сагындым мин, бик-бик сагындым! Бу дөньяда сез минем иң якын кешеләрем. Мин пленда идем. Миңа кайтырга мөмкин булыр, ахры. Кабатлап әйтәм, минем, батырларча үлә белмәүдән башка, бер гаебем юк. Ышаныгыз, юк! Сәгать саен, минут саен сездән хат көтәм, кайтыйммы? Сез мине кабул-итәрсезме? Хат көтәм, җавап көтәм. Хат язучы: Кәлимулла улы Фәттах.
1948 ел, 18 май».
— Әни!—дип кычкырды Әкрам.—Әни! Бу нинди хәл?
— Менә шундый хәлләр, улым,—диде Хәдичә.—Бу хат әле үткән атнада гына килде. Мәскәү аша. Атаңа кайтырга мөмкин икән.
Әкрам чиксез шатланды.
— Кайтсын, әни, тизрәк кайтсын!—диде ул.
Бераздан алар абзый һәм Фатыйма өенә чыгып киттеләр.
— Әни!—диде Әкрам,—Иртәгә юлга! Бик еракка. Ерак офык буена.
Көн аяз иде. Хәдичә үзе килгән якларга, офык буйларына карады, һавада бүген бер генә кисәк тә болыт күренми иде.
1975 — 1978 еллар.