Логотип Казан Утлары
Очерк

УРЕНГОЙНЫҢ АК БОЛАНЫ


Мусин кодалый...
үлмәгә Мусин килеп керде.
— Арагызда балыкчылар бармы?—диде ул.
Уренгой экспедициясенең тәэминат базасындагы ир-атлар аны ничек аңларга да белмәде. Шаяртып әйтәме начальник, әллә чынлап та егетләрне балык тотарга алып чыгарга җыенамы? Йөзе җитди, уйнап сөйләшкәнгә охшамаган. Пур елгасы да әллә ни ерак түгел, балыгы күп диләр. Кармак-калкавыч ише нәрсәләрне һәрчак кесәләрендә йөртүче, «балык» дигән сүзне ишетүгә бөтен дөньяларын онытучы берничә ир Мусинга өмет белән карады.
ды Мусин.
Дүрт-биш кеше торып басты.
— Кая барабыз. Марат Гатуфовпч?
— Нәрсәгә каба икән хәзер?..
Болар — заманында Әлмәт якларында девон тирәнлекләрен штурмлаган бораулау осталары да, ял көннәрен кышын-җәен Кама буен
— Боз астыннан балык тотарга кайсыгыз хирыс?— дип кабатла
да кармак салып утырырга өйрәнгән балыкчылар да иде. Уренгойга күченеп килгәндә, боз тишә торган борауларына хәтле алганнар, балык тотарга кирәкле бөтен нәрсәләре брезенттан тегелгән махсус капчыкта чишелмәгән килеш ята. Балык каптырып утырырга җай чыкмый. ә Мусин аны тапкан, күрәсең.
Озын буйлы, киң җилкәле бораулаучы Зелюнин бигрәк кызып китте.
— Боз тишә торган боравым да монда, Марат Гатуфович, — диде ул.
— Ал боравыңны, киттек.
Башка «балыкчылар» шаулаша башлады:
— Ә без, Марат Гатуфович?..
— Пурда безнең өчен урын тар мәллә?
— Сезнең белән бүтән чакта, егетләр, — диде Мусин. — Хәзергә икәү генә тәвәккәллик. Разведка шул булыр...
Трактор кабинасына чыгып утырдылар һәм кузгалып та киттеләр. Зелюнин артка борылып карады. Тракторга бер кран иярүен күреп алды.
— Ул да барамы?— диде Зелюнин, йөртүчене күздә тотып.
— Беләсеңме, нинди балыклар каба?.. Крансыз алырмын димә!..
— Арттырасыз, Марат Гатуфович.
— Күрерсең. Мин дә ышанмый идем.
— Ничә бәке кирәк булыр икән соң? •
— Утыздан ким ярамый.
— Егетләрне дә алырга иде бит, Марат Гатуфович.
— Син үпкәләмә, туганкай, җитди эшне уен-көлкедән башладым.— диде Мусий бераз баргач.— Балык тотарга бармыйбыз без...
— Ә кая соң?
База начальнигы аңа көздән Пур елгасында боз әсирләрендә калган баржа торуын, шул баржада авырлыгы берничә тонна булган пневма чүкече ятуын, трактор белән автокранның шуны алырга баруын әйтте.
— Безнең өчен иң кыйммәтле балык — шул пневма чүкече! —диде ул.— Күреп торасың, шунсыз — экспедиция ике кулсыз.
— Ә бу нәрсәгә?— Зелюнин аяк очындагы боз тишкечкә тибеп куйды.
— Анысы да кирәк...
Әлмэттән Уренгойга күченеп килген бораулаучылар арасында Марат Мусин — иң зур «стажлы» кеше. Институт тәмамлагач, Әлмәт- тәге бораулау җиһазлары төзәтү- трестында механик булып эшләде. Себер туфрагына беренчеләрдән булып 1972 елда аяк басты. Килеп җитүенә, муеннан мәшәкатькә чумды — аны Медвежье төбәгендә газ ятмаларын үзләштерергә җибәрделәр. Ул инде Ныда дигән урында җыйнак кына йорт-җир дә корып җибәргән иде, оясыннан тагын кузгаттылар; Төньяккарак — Пангодага күчерделәр. Хатыны Мәрхәбә Ныдадан Әлмәткә кайтып китте. «Малай алып килергә!» Бу якларда бала табу йорты юк, нишлисең, озатырга туры килде. «Туп-туры Пангодага кайтырсың».— дип калды. Мәрхәбә өч айлык баласын күтәреп Пангодага килеп төшсә — Мараты анда да юк иде инде.
— Уренгойда,— диделәр.
Тынгысыз картын Мәрхәбә шунда килеп кочты, яңа урында яңа «куыш» корырга тотынды. Бәбиләре төньяк һавасына күнекте, чир- морны белми, туп кебек тәгәрәп үсә. Күз генә тимәсен!
Уренгой экспедициясенең начальнигы итеп билгеләнгән Александр Подберезный Әлмәттә эшләгән чакта ук Мусинны яхшы белә иде.
Оештыру сәләте бар, эшкә тиз төшенә, бораулауның бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән. Теория ягы да төпле. Шуларның барысын да исәпкә алгандыр инде, Маратны һич икеләнүсез иң җаваплы урынга — экспедициядә производствоны тәэмин итү базасының башлыгы итеп билгеләде. Тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрдән гыйбарәт булган бу хезмәт Мусинны өермәдәй бөтереп кенә алды.
Ул, эшкә тотыну белән, кайда ни барын, кайсы участокка ни җит- = мәвен барлады. Барыннан югы күбрәк иде, әлбәттә. Иң авыр һәм кат- * лаулы участок — торба бораулагычларны төзәтү цехы. Автомат ач- ; кычлар, киштәләр, стендлар җитми, забойга төшерелә торган двига- х тельләр аз. Цех бинасы кечкенә, анда хезмәтне механикалаштыру, 2 җиһазлар урнаштыру мөмкинлекләре аз.
Уренгой газ ятмаларында җир катламнары кайракка ярардай ка- Е ты комлы. Беренче скважинаны борауларга керешкәч үк, базага тө- £ зәтергә дигән турбобурлар агыла башлады. Аларның иң явыз дошма- z ны — шул ком. Борауны ашый, аерым төен-тоташмаларга. деталь-£ ләргә тула. Вакытында карап, чистартып, ремонтлап өлгермәсәң, ф турбобур бик тиз сафтан чыга. Цехта аларны идәнгә урнаштырып. а кулдан төзәтәләр иде. Бораулау эшләре киңәя барган саен, коллек- ? тив аларны төзәтеп-көйләп өлгерә алмый башлады.
Мусин шундый шартларда киләчәккә күз салып фикер йөртте. - һәм Әлмәтне күз алдына китерде. Андагы турбобур цехы—чын инду- Z стрия предприятиесе. Мусин аның башлыгы иде. Станоклар камил. г кулдан башкарыла торган бер генә эш тә юк. Татарстан нефтьчеләре - вышкаларны сүтмичә күчерергә тотынгач. Кершенбаум күтәргече дигән нәрсә дә кирәксезгә чыкты. Әлмәттә чакта шуны металл ватыгы- - на тапшырырга кулы күтәрелмәде Мусинның. «Музейга куярлар бәлки», дип уйлаган иде. Нефтьчеләргә күп еллар хезмәт иткән механизмнарның соңгы бер данәсе иде диярлек. Себердә Маратның фикере үзгәрде: «Эх. булсын иде хәзер шул Кершенбаум күтәргече!» Кадерен белерләр иде! Бу хакта экспедиция начальнигы белән сөйләшкәч, Подберезный аның фикерен хуплады.
— Әлмәткә бар. Эшкә ярарлык тимер томырлар тапмассыңмы
ШУНДЭ. „
Әлмәт бораулау идарәсенең баш инженеры Рәшит ләсәнович Фәт- куллин якташын ачык каршылады. Маратның җавапларыннан, тел төбеннән Фәткуллин аның Әлмәттәге коллегаларыннан кайбер нәрсәләр «эләктереп» килүен абайламады түгел. «Безнең Уренгойда болар әлегә юк, фәләне юк, төгәне җитенкерәми», ди Мусин. Фәткуллин да аның хәленә керә: бүген Уренгойда эшләсәләр дә. әлмәтнекеләр ләбаса алар, ничек булышмыйсың? Аннары тагын дәүләт мәнфәгатен олылау да шуны таләп итә. Ярдәм итәсең икән —гомуми эш ота, илдә газ һәм нефть чыгару арта. Монысы инде «үземнеке — үзәктә» дигән караштан өстен. Шуларны уйлый Фәткуллин һәм Мусинны килгән саен буш кул белән кайтармый. «Бу кадәр тимер-томырны шундый ерак җиргә ничек җиткерерсез икән соң?» дип, коллегасын кызганып та куя.
— Булсын гына, безгә шөреп тә кыйммәт.
Фәткуллин саранланмады. Тик кунак Кершенбаум күтәргече турында сүз кузгаткач, гаҗәпләнүен сиздерде:
— Хан заманыннан калган техника бит инде ул!
— Булсани, иске яңаны саклый, — диде Мусин. —Безаны яңача файдаланырга җыенабыз.
— Тагын ни кирәк? _
— Ике кеше. Оста турбинчы. бик шәп бораулаучы. Безнең экспедициягә күчертеп алыр идек.
о «к У • *
— Остасы да, шәбе дә кирәк шул сезгә.— Фәткуллин уйга калды.
Муспн сораган һөнәр ияләре Әлмәт бораулау идарәсенең үзендә дә артып ятмый. Иң уңган эшчеләрне, иң белемле инженерларны, иң оста бораулаучыларны сорый Уренгой. Җибәрмәсәң — Себердә эшләүчеләргә кыен, җибәрсәң — үзең авыр хәлдә каласың. Алай да үтенеченә колак салалар. Әзерлекле белгечләрне Әлмәт бирмәсә, Уренгой хәзинәләрен үзләштерүдә кыенлыклар тагын да артачак.
— Әрсез кода син, Марат,— диде Фәткуллин.— Кайткан саен — ике-өч кеше.
— Чакырабыз икән — димәк ышанабыз. Зур эшкә чын осталар кирәк, беләсең.
Төмән якларында Татарстан бораулаучыларын күтәреп алгандай итәләр. Безнең якташлар умыртып эшли. «Тюменгазпром» Бөтенсоюз промышленность берләшмәсе начальнигының бораулау эшләре буенча урынбасары Леонид Анатольевич Строгальщиков болай ди:
— Әлмәт, гомумән, Татарстан белгечләренә зур ихтирам белән карыйбыз. Яхшы әзерлекле кешеләр, эш яраталар. Себер шартларына тиз күнегәләр, һәр яктан җитешкән кадрлар. Татарстанда башлаган новаторлык традицияләрен дәвам иттерәләр. Монысы бик әһәмиятле. Хәзер Обь елгасы буенда эшләүче бораулау осталары «Татнефть»тә сыналган алымнар кулланалар...
Мусин белгечләрнең нәкъ шундыйларын «кодалый» да инде. Уренгойга идарә күчергән кадрлар белән генә дә чикләнмәс әле ул — күптәнге таныш-белешләре арасыннан тагын берничә белгечне «үз теләкләре белән» Уренгойга күчәргә күндерер. Тегеләре, Мусин китеп атна-ун көн үткәч, идарә начальнигына гариза кертерләр. Кесәләрендә Подберезный кул куйган чакыру кәгазьләре булачак. Мусинның Әлмәткә һәр сәяхәте шулай төгәлләнә. Үзара гына сөйләшкән чакта, шаяртып, аңа «Себер кодасы» дип тә эндәшкәлиләр. Әлмәт бораулау идарәсенә килеп кергәнче үк, ул инде үзенә кирәкле кешеләр белән очрашып сөйләшкән була. Әлбәттә, аларны хәзер үк Уренгойга җибәрегез дип үтенсә дә, аңа каршы төшмәсләр иде. Ләкин Мусин да кунак йоласын саклаган була — тыйнак кына сөйләшә.
Марат Мусин Әлмәттә үткәргән көннәрендә бик күп дуслары- танышлары белән очрашты. Кем белән сөйләшсә дә, кая гына барса да — Уренгой экспедициясе өчен кирәкле нәрсәдәрнең эзен җуймады, аларны онытмады. «Ни хәлләр бар?» — дип күрешкән-сөйләшкән арада, бер иптәшеннән ул фәлән-фәлән җирдә редуктор барлыгын белеп ала. Өч-дүрт көннән редукторны Уренгойга озаталар.
«Татнефть» берләшмәсендә Мусин баш механик Эскин белән шактый озак гәпләште. Сүз уңаеннан гына әйтеп куйды:
— Бездә буровой өчен бик әйбәт автомат ачкычлар бар, ул яктан җаным тыныч ичмасам...
Кыек атып, төз тидерәсен белә ул: нәкъ шушы чакларда Татарстан нефтьчеләре шундый ачкычларга мохтаҗ иде. Баш механик утырган урыныннан сикереп торды:
— Безгә дә өлеш чыгара алмыйсызмы соң шулардан, Марат Га- туфович?
— Була ул! Барын уртаклашу кыен түгел, югын табу авыр. Миңа менә провенторлар кирәк.
— Алары бездә бар.
Провентор дигәне Уренгой экспедициясенә бик кирәк иде, чөнки шунсыз газ ятмаларын бораулау мөмкин түгел. Скважинада ул юк икән — газ дулый башлый, җир астыннан ыргылып чыга да, бөтен җиһазларыңны пыран-заран китерә. Шундый кирәкле «тимер кисәге» алып китте Мусин.
^Җилкенеп аласыңмы, якташ?>
Уренгой экспедициясе базасына фондтан тыш кергән эш кораллары, детальләр, җиһазлар барыннан да бигрәк базаның баш механигы Юрий Анатольевич Лукинны сөендерә иде.
Лукин — җир асты хәзинәләренә юл яру эшенә бөтен гомерен багышлаган кеше. Үзе турында тешен агартырга яратмас, ләкин эшеннән бик канәгәть булган чакларында әйтер:
— Яратам. Бораулаучы һөнәре миңа әтидән калган мирас, — дияр.
Заманында аның атасы Татарстандагы нефть ятмаларын үзләштерүгә бар көчен, белемен, осталыгын биргән. Тыйгысызлыгын, осталыгын улына да күчерә алган. Әлмәттә бораулау идарәсенең производствоны тәэмин итү базасында механик булып йөргәндә үк инде Юрий Лукин тыелгысыз дәрт, гаҗәеп тырышлык һәм ялкын белән эшли белүен күрсәтте. Үз дигәненә ирешә, башлаган шөгылен ахырына җиткерми тынычланмый. Бер вакытта да кызып китмәс, сабырлыкның сары алтын булуын онытмас. Нинди генә четерекле хәл килеп чыкмасын — Лукин аннан котылу юлын таба. Өстенә җаваплылык алудан курыкмый.
Марат Мусин Медвежье газ ятмалары мәйданын үзләштерергә киткән чакта аның шул сыйфатларын искә төшергән иде. «Себергә Юрий Анатольевич кебек кешеләр кирәк», — дип уйлады ул. Уйла ганы — кылганы дигәндәй, аны үз янына эшкә кодалады.
Пангодада алар бер җан булып эшләделәр. Уренгойда да яңа базаны бергә оештырдылар, авырлыкларын бергә күтәрделәр. Нәкъ шул вакытта Лукин турбобурлар төзәтүдә редуктордан файдаланырга тәкъдйм итте. Уен тормышка ашырырга кереште. Вакыт белән исәпләшмәде. Башлаган эшен тәмамлап куйгач кына, үз-үзеннән һәм иптәшләреннән канәгать булып, ләкин моны берәүгә дә сиздермәскә тырышып, Юрий Анатольевич бер-ике көн ял итә иде. Карыйсың, ул инде яңа эш тапкан һәм, мөкиббән китеп, шуны башкара.
Татарстан нефтьчеләре бүләк иткән редуктор Уренгойда турбобурлар төзәтүдә хезмәтне бик күпкә җиңеләйтүче җайланмага әверел де. Моны да Лукин булдырды. Уйлаганы тормышка ашкач, үзенең дә башы түшәмгә тиде. Цехта эшләп торган редукторга елмаеп кара ды, канәгатьләнүен белдереп, гадәтенчә, тамак кыргалады. Һәм цехта эшләүчеләрнең барысы да моны үз хезмәтләренә мактау дип кабул иттеләр.
Татарстаннан килгән Кершенбаум күтәргече дә зур эшкә ярады. Турбиннар төзәтү цехының стеналарын шуның белән күтәрделәр, нигезне биегрәк итеп салдылар. Стеналар да киңәеп киткәндәй тоел ды. Монда хәзер кул хезмәтен механикалаштыру җайланмаларын сыйдырырга, производство җиһазларын уңайлырак итеп урнаш тырырга җай туды.
Лукин — урта буйлы, юанрак гәүдәле, өлкән яшьтәге кеше — сабан туенда бил алышырга чыккан көрәшче егеттәй җилкенеп, цех уртасына басты да инде шактый пеләшләнгән башын капшады һәм ике кулын да өскә, түшәмгә таба сузды.
— Күрдеңме? Иркен, биек’ Ягез. егетләр, машиналарның бөтене сенә дә җан кертик әле.
Ремонтчылар дәррәү эшкә тотынды — технологик җиһазларны көйләде. Берничә көннән, редуктор инде бөтен куәтенә эшли башла гач. Лукин цехта иң осталардан саналган токарь Софьин янына килде.
__ Үткәннәрне искә төшереп, бер җилкенеп аласыңмы әллә, як таш?— диде ул аңа.— Берәр нәрсә уйлап тап шунда, сызгалап кара.
Павел Григорьевич, ә?.. Турбиннарны Әлмәттәге кебек, әйләндереп кенә чыгарырлык булсын, мәйтәм. Уйлап карарсың бит? Әлмәткә командировка кирәк дисәң — анысы да булыр.
Лукин токарьга кайсы яктан суктырырга белә. Павел Софьин Әл- мәт якларында туып-үскән кеше түгел, шулай да аның өчен бик истәлекле булган хезмәт еллары шунда, нефть башкаласында үткән. Әлмәттә ул бик актив рационализатор булып танылган иде. Мактама бораулау конторасында эшләгәндә ул турбобурларны тоташтыру һәм аерып алу өчен бик уңайлы җайланма уйлап тапкан иде. Аның рационализаторлык тәкъдиме забой двигательләрен төзәтү вакытын күпкә кыскартты. Лукин шуны искә төшерә.
Токарь, аның киңәшенә колак салып, чынлап та, җилкенеп алды. Мактамада уйлап тапкан җайланмасын тагын да камилләштерә төшеп, яңасын эшләп бирде, ремонтчыларны кинәндерде. Турбобурларны төзәтү бермә-бер тизләште.
Турбиннар цехында эшләр азмы-күпме җайлангач, барысының да игътибары тимерчелеккә юнәлде. Бу цехны вакытлы гына булыр дип тотынганнар иде — шөгыленә керешкәч, күп еллар буе эшләрлек бина булып чыкты. Бер ягы начар — кувалда белән эш итәләр, пнев- ма чүкече юк. Лукинның уенда да шул икән. Бер көнне ул Мусинга:
— Сукканда тундраны дер китерерлек чүкеч табасы иде, Марат Гатуфович,— диде.
— Үземнең дә төшкә керә,— дип җавап бирде Марат.— Тик кайдан табасы да, ничек Уренгойга китертәсе.
— Чын күңелдән еласаң, сукыр күздән яшь чыга, диме әле сезнең халык?
Лукин белән сөйләшү Мусинны уйга салды. «Табарга кирәк!» — дип карар итте ул һәм Мәскәүгә пневма чүкече юлларга китте.
Башкалада аңа иске танышы — элек Әлмәттә бергә эшләгән коллегасы булышты. Буровойдан министрлык аппаратына күтәрелгән бу кеше бораулаучыларның ихтыяҗын яхшы белә, Себердә газ ятмаларын үзләштерүчеләргә кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә әзер тора. Уренгой экспедициясенә ярардай унбиш тонналык чүкечне Воронеждан таптылар. Министрлыктан тиешле оешмаларга аны бик тиз озатырга һәм Пур елгасы буенда урнашкан Уренгой базасына җиткерергә күрсәтмә бирелде.
Марат Гатуфович Мәскәүдән эзләгәнен табып кайтты, ләкин пневма чүкече узасы юл озын иде әле. Аны Воронеждан Төмәнгә җибәрделәр, ә соңрак баржага салып, Обь елгасы буйлап сәяхәткә чыгардылар. Су юллары ябылса, бу эш тоткарланачак иде.
Шулай булып та чыкты. Елга туңды. Чүкечне алып килүче баржа Самбург тирәләрендә тукталып калды. Моннан экспедиция базасына күп дигәндә йөз чакрым, әмма шуны үтү өчен тугыз ай чамасы көтәргә туры киләчәк икән! »
— Көтмибез,— диде Лукин.— Карап кайтыйм әле шул баржаны. Икенче көнне үк вертолет Лукинны Самбургка алып китте. Боланчылык совхозы янындагы мәйданчыкка утырдылар. Вертолеттан төшеп, шыгырдап торган карга аяк басарга өлгермәде Лукин — янына берничә ненец һәм милиция капитаны килеп басты.
— Документларыгыз!..
Юрий Анатольевичның паспортын карый башлагач, яшь капитанның кырыс чырае ачылып китте.
— Якташ та икәнсез,— дип сүз башлады ул.— Мин дә Татарстаннан. Алабуга милиция мәктәбеннән җибәрделәр.
— Алабугада милиция мәктәбен тәмамлаган якташ, сез башта миңа шуны аңлатып бирегез: ни өчен мине болай каршылыйсыз?
,ГДФУ '7егс3' Мине 6олан караучылар чакырган иде. Менә бу Ул “кечларга ымлады,- Бер ак боланны браконьерлар аткан. Җирле халык уренгойлылардан шикләнә.
Лукин хәлне аңлап алды. Берничә көн элек Уренгойдан һәвәскәр аучылар, вездеходка утырып, ак төлке эзләп чыккан иде. Ләкин бу җитез җәнлекне гомер буе аучылык иткән ненецлар, хантлар һәм мансилар да тиз генә эләктерә алмый. Билгеле инде, Әлмәт якларында куяннан башка киек күрмәгән бу «аучылар» борыннарын салындырып коры кул белән кайтырга борыла. Шулчак якындагы үр артында мылтык гөрселди. Вездеход шул якка ыргыла. Үр өстенә күтәрелгәндә этләр җигелгән бер чана, кар бураны туздырып, икенче калкулык артына кереп күздән югалганын гына күреп калалар. Ә вездеход болан эзләре буйлап китә.
Лукин моны ишеткән иде, ләкин болан баласын карарга бара алмады — вакыт тимәде. Ә поселок халкы, бигрәк тә хатын-кызлар, үксез бозауга куертылган сөт ташый, сыек ботка пешерә. Тик болан баласы берни ашамый, эчми. Аңа сөт кирәк, ана сөте!..
Болан караучылар шул кечкенә болан баласын эзли икән. Нейец- ларның берсе — Солиндер исемле иде ул —Лукин каршына басты да:
— Кайтар безгә болан баласын!—диде.—Кайтар! Сезнең кулда яшәми ул, үлә. Аңа болан сөте кирәк...
Милиция капитаны да Лукинга карап тора: ни әйтер, янәсе.
— Болан баласының кайда икәнен бёләм, Солиндер,— диде ул.— Уренгойга алып кайтканнар аны. Ант эчәм: сезгә кайтарырлар ятимне. Юк, үзем алып килермен!..
Йөзләр яктырып китте. Милиция капитаны болан караучыларга борылды. Сүз әйтмәде әйтүен, әмма бөтен кыяфәте: «Күрдегезме инде, Уренгойда нинди яхшы кешеләр яши!» дигән төсле иде.
Ненецлар Лукинны кунак итте, аннары болан көтүе йөргән урынга алып бардылар. Лукин Пур елгасы буена төшеп китте. Бозлар арасында кысылып, кечерәеп калган баржаны карады, аны урап чыкты. Кайсы яктан, нинди транспорт белән килергә кирәген чамалады, бозның калынлыгын үлчәде. Тырышкан Себер суыгы! Баржа тирәсендә боз катлавы метр ярымнан артыграк иде.
Икенче көнне генә вертолет аны алырга килде. Шул ук мәйданчыктан күтәрелеп киткәндә Лукин тагын ак болан баласын күз алдына китерде. Кайда икән ул хәзер?.. Исән генә була күрсен! Совхозга кайтарып куячак ул аны, һичшиксез, кайтарачак! Ләкин экспедициягә кайткач, Юрнй Анатольевич бу хакта теш агартмады.
Ике үр арасындагы уйсулыкта ак болан ята. Тирә-ягындагы кар алланган. «Аучылар» вездеходтан төшеп, аның янына үк килделәр. Болан, башын күтәреп, әле генә дөньяга килгән баласына карарга гына өлгерде, шундук танавы белән карга төртелеп, тынып калды. Ә хәлсез бозау аның салкын җилененә үрелә, сөт эзли... Яңа туган бодайның тиресе кыйммәт йөри — шуны чамалагандыр, кабахәт җан! Ана боланның бозавын ялап бетергәнен көткән, шуннан соң гына аткан. Пычак тотып яңа туган жан иясенә ташланырга торганда гы
на вездеход тавышы аның ниятен өзгән.
Күз алларында ап-ак мәһабәт боланның башы кар өстенә салынып с_ төшүен, әле генә дөньяга килгән көчсез, хәлсез болан сабыеның де- = релдәп торуын күргән кешеләр боегып калды. Аучыларның берсе, < иңеннән ике көпшәле мылтыкны салды да вездеходның корыч чылбы- - рына орды. Мылтык түтәсе чәлпәрәмә килде, ә көпшәсен аучы читкә ыргытып бәрде.
Ак болан бозавын, җылы тунга төреп, машинага салдылар һәм поселокка алып кайттылар.
баржа турында гына хәбәр итте. Аннан пневма чүкечен алып чыгу мөмкинлеген әйтте.
Мусин белән Зелюнин шул эшне үтәргә баралар да инде.
Вездеход артында, кар каплаган киңлектә, корыч чылбыр эзләре сузылып кала. Марат бу якларда беренче вышкалар күчергән чакларны искә төшерә.
Вышкаларны Надымнан күчерделәр алар. Түбәләре болытка тиеп торган ул тимер алыпларны беркайчан да, дөньяның бер илендә дә мондый ерак арага күчергән осталар юк. Ә болар — Әлмәттән килгән бораулаучылар — шундый зур эшкә һич икеләнмичә җөрьәт итте. Күктә төньяк балкышы уйнаган, җир өстен ап-ак кар каплаган мәңге туң тундра буйлап дистәләгән трактор моторларының куәтле гөрелтесе яңгырады. Юл ерак, юл билгесез, юл авыр! һәр якта — ап-ак кар диңгезе генә. Кайда коры җир дә, кайда сазлык — аерырлык түгел. Сазлыклар аша үткәндә боз түзәрме, тракторлар батмасмы? Вышка ауса, ни кылырсың?.Кыскасы, шикләр күп төрле, җавап юк. Алар — беренче булып юл яручылар.
Поляр көн ярты тотам гына. Кояш күренеп ала да, теләр-теләмәс кенә түбәнәя һәм кисәк бата. Ул яктыртып торган арада, күп булса, өч-дүрт чакрым үтәсең. Юлда туктап, җиһазларны барларга, тросларның ныклыгын тикшерергә туры килә. Һәр көнне кич белән Лукин, вышка күчерүчеләрдән алгарак чыгып, төнге ял өчен урын эзли. Учак ягасы җир күл өстенә яки сазлыкка туры килмәсен — шуны карый. Тундрада бөтенесенә әзер булырга кирәк.
Өч көн буена экспедиция юлында ник бер җан иясе очрасын! Вакыт-вакыт күңелгә шом төшә. Булырмы бу бушлыкның чиге? — дип уйлый башлыйсың. Көннәрнең берендә вышка монтажлаучы- ларның берсе шатланып кычкырды:
— Карагыз, күк төлкеләр!..
Бораулаучылар да җәнлекләрне күреп алды. Алар вышка янәшәсендә теркелдиләр иде. Үкереп алга үрләгән тракторларга, очы күккә терәлгән вышкага гаҗәпләнгәндәй, текәлеп карап торалар. Ул да түгел, каршыга төшеп, тагын туктыйлар. Тундра сылулары озак бармадылар, күрендек — шул җиткән дигән сыман, поляр шәфәкъ нурларында эреп киткәндәй, юкка да чыктылар.
Күк төлкеләренең болай сәяхәт итүен бу якларда язның иртә килүенә юрыйлар. Әгәр шулай икән, аларның очравы экспедициягә бернинди сөенеч вәгъдә итми. Аяк асты йомшарса, газ ятмалары табылган Уренгой төбәгенә барып җитә алмавың ихтимал. Үтәсе юл ерак әле, башкарасы эшнең очы-кырые күренми. Базаны да шунда корырга ният иттеләр. Вышка монтажлау бригадасы оештырылачак, бораулаучылар коллективы тупланачак. Беренче скважиналарны кору урыннарын билгеләргә кирәк. Тундрада монысы да четерекле: кышкы суыкларда эшләрсең эшләвен, ә җәен бөтен корылмаларың сазлыкка чумса?.. Барысын да алдан күрергә — бурыч шундый. Экспедиция үзенең бер эшен дә җилгә җибәрә алмый, аның һәр адымы төгәл булырга тиеш. Мусинны озатканда Подберезный моны тагын бер кат кисәтеп әйтте.
— Сезнең эздән иң кирәкле җиһазлар барачак, бораулау кораллары ташылыр. Кешедәр торырлык вагоннар илтербез. Туң эреп өлгергәнче бораулауны да башлап җибәрергә иде...
Шундый зур эшләр, олы ниятләр белән бара экспедиция.
«Кирәкми, Уренгой, йөрмә!..»
Экспедиция начальнигы Уренгой газ ятмаларын үзләштерүдә җирле халык та катнашыр дип өметләнә иде. Татарстанда шулай булды бит. Әләзәр егетләре гаҗәп тиз арада бораулаучы, вышка коручы-
епРет^;ЛКаРа алтын* чыгаРУ серләренә төшенеп, рекордлар куйдылар. Шулар осталыгына таянып эшләде Подберезный, бөтен Татарстанга мәшһүр илгә танылган бораулаучы булып җитеште.
Көнбатыш Себердә — Нижневартовский, Нефтеюганский, Сургут һәм башка районнарда да хантлар һәм мансилар буровойларга эшкә килде. Уренгойда өмет акланмады. Җирле халык Уренгойны каргалган, каһәрле, убырлы җир дип саный икән. Вышка күчергәндә булган бер очрашу шуны раслады.
■** Лукин, гадәттәгечә, кунар урын сайларга китеп барды. Көн шундый тәүлекнең кайсы вакыты икәнен дә өзеп әйтерлек түгел. Күктә ни ай, ни кояш. Вездеход фараларыннан төшкән яктылык җәяүле буранның аксыл дулкыннарында тирбәлә. Шул дулкыннар арасында Лукин түмгәктәй калкып торган кар өемнәре күреп алды. Шуларның берсе янында машинаны туктатты. Лукин аһ итте. Кар астында кеше ята ич. Шоферга кул изәп, кар өеменә иелгән иде — каршысына ненец торып басты.
— Ни атаң башына йөрисең монда йокы бүлдереп!— диде ул, тозлы-бурычлы сүзләр кушып.
— Туңып үләсең ич, — аптыраудан бүтән сүз таба алмады Лукин. — Туңып үләсең!..
Ненец, хант һәм мансиларның карга күмелеп, табигать үзе биргән ак юрганны ябынып, шулай әче суыкларда йоклый алуы, туңудан саклануы турында ишеткәне бар иде аның. Әмма моңа бигүк ышанып җитми иде.
— Үзең туңарсың, мин туңмыйм!—диде ненец.—Мин арган, этләр алҗыган. Йокыбыз килә. Сиңа тундрада урын җитмиме әллә? Юлыңда бул, этләрне уятма! Өшерләр...
Түмгәккә охшаган әлеге өемнәрнең башкалары этләрне каплаган
китте. .
Төнге ялга туктагач, бораулаучылар бу очрашу турында шактый озак гәпләштеләр.
— Тундрада кар өеме күрсәң дә сәлам биреп уз. Юрий Анатольс вич, — диде бер шаяны. — Ник дисәң, ул көртнең кешегә әверелүе ихтимал.
Лукинның мыегы да селкенмәде. Ул мәсьәләнең җитдирәк ягын уйлый иде. '
— Болай булгач, җирле халыктан кадрлар таба алмабыз.
— Уренгойда убыр юклыгын расларга кирәк. — диде Марат Гату- фович. — Килерләр.
Тундра төненең караңгы кочагында учак яна. Аның тирәсендә бер төркем кеше. Тирә-юньдә шомлы тынлык. Кайсы тарафка юнәлсәң дә калын кар катламы астында җансыз яткан мәңгелек туң җирләр. Уренгой дигәннәре хәтәр җилләр оясы да икән әле. Кешеләрнең шомланулары нигезсез дә түгел: иң кыю аучыларны адаштырып, иң чыдам этләрне дә бер мизгелдә бозга әверелдерә торган зәмһәрирләре, күз ачыргысыз өермәләре куркыныч икән Уренгойның. Сирәк-
кар икән.
— Исемең кем синең? — дип сорады Лукин.
— Солиндер.
— Уренгойга моннан еракмы, Солиндер?
— Ике көнлек юл...— Кинәт ненецны алыштырып куйдылар диярсең. Ул кулларын бутый-бутый, нәрсәдәндер шомланган шикелле, пышылдарга кереште:—йөрмә Уренгойга!.. Яман җир — Уренгой. Хәтәр җир!.. Безнең аучыларның башын ашый, көтүчеләрне бетерә... Боланнарны адаштыра. Барма син, барма Уренгойга’..
Солиндер, сиңа әйтергә теләгәнем шул иде. калганы үз ихтыярың, дигәндәй, кул селтәде дә, карга чумды. Шундук йоклап та
мирәк кенә утырган кәрлә агачлар тавыш-тынсыз гына: түзәрме бу адәм затлары, әллә монда хакимлек итүче Суык белән Җил алардан көчлерәк булырмы?— дигәндәй сынап карыйлар шикелле.
Таң атты — экспедициянең Уренгой җирендәге беренче таңы.
Кәрлә агачлар җилдә тирбәлә, башларын селкетә: күрсәнә, китми бит кешеләр! Тагын күпме түзәрләр икән?.. .
Кырык баһадирдай кырык бораулаучы тундрадагы иң хәтәр җир гә казыклар какты. Монда поселок булачак, монда Уренгой экспедициясе урнаша! Моңарчы беркайчан ишетелмәгән тавышлар яңгырады, металл чыңлады, моторлар гүләде. Кешеләр палаткалар корды. Суык ка һәм Җилгә бирешмичә, үз эшләрен башкардылар.
Булды, барысы да булды — суыклары да, җилләре дә. Әмма кешеләр бирешмәде. Надымнан җылытылган вагоннар алынды, рәт-рәт тезелеп, җилгә каршы басты. Бораулаучыларның тагын бер төркеме Уренгойга килеп җитте. Аларны инде рәсми кәгазьләрдә «Уренгой бораулау экспедициясе» дип атый башладылар. Беренче тапкыр бу атаманы 1975 елның 4 апрелендә телгә алдылар. Шул көнне экспедициягә план да җиткерелде: ел ахырына кадәр биш мең метр җир катламы борауларга!
Уренгойда зур эшләр шулай башланды. Хәзер инде бораулау көе айдан-айга кызулый бара. База цехларына да җиһазлар табыла тора. Менә пневма чүкечен дә алып кайтсалар...
Пурда Зелюнинның боз тишә торган боравына эш җитәрлек булды. Баржа тирәсендә утыз ике бәке уйдылар. Шунсыз автокран баржадагы йөккә сузыла алмый иде. Пневма чүкечен сүтеп, ике өлешкә бүлгәч, автокран аларны боз өстенә төшерде.
— Менә бу балык! — диде Марат. Зелюнин бу юлы аңа үпкәләмәде.
— Егетләр дә сөенер инде, — дип, шаяртуга уен сүз белән җавап бирде.
Ниһаять, чүкеч — йөк машиналарында. «Балыкчылар» кайту юлына кузгалды.
Ике көннән Уренгойга кайтып җиттеләр. Мусин туп-туры Лукин га килде.
— Өмет синдә, Юрий Анатольевич. Күрсәт кодрәтеңне, тизрәк урнаштыр шуЛ пневманы.
— Карарбыз, Марат Гатуфович... Җиңеп кайтуыгыз белән котлыйм! Шул чүкечне цехта урнаштырып, гөрселдәтеп бер суктырабыз әле, Марат Гатуфович. Чыңы бөтен тундраны уятырлык булыр!
Боланчылык совхозында булып кайтканнан соң, аның күңелендә тагын бер хыял кабынды. Ничәмә-ничә мең чакрым ераклыктан кайтарылган, кырыкмаса-кырык мәшәкать белән Уренгойга җиткерелгән шул чүкечне урнаштырыр да Лукин, эшләтеп карар, аның тавышын тыңлар. Шуннан соң үксез болан баласын алып, совхозга китәр. Сам- бургка. Анда Солиндер көтә аны, болан караучылар көтә. Юрий Анатольевич илтеп тапшырган болан бозавы бер заман бик матур, мәһабәт булып үсеп җитәр. Ненецлар аны зур бәйрәмгә — боланнар чабышына алып чыгар. Тантанага Лукпнны да чакырырлар, әлбәттә. Шунда әлеге ак болан беренчелекне алыр. Экспедиция кешеләре дә күрер аның көчен, матурлыгын, елгырлыгын.
Киләчәкне, нигәдер, ак болан белән бәйләнештә күрә башлады Лукин. Пневма чүкечен тимерчелек цехына урнаштырып, көйләп йөргән хезмәттәшләренә дә сөйләде бу хыялын.
Марат Мусин хикәяте
поц ТатаРстаннан килгән бораулаучылардан, монтажчылардан берәү дә характеристика-мазар сорап тормый. «Мин — Әлмәт-ф тән», «Мин Баулыдан» дигән сүзләр җитә. Ләкин моны дөрес аң- , ларга кирәк. Безнең кешеләр мондый ихтирамны эш рәтен белүләре, = хезмәттәге фидакарьлекләре белән яуладылар.
Әлмәт якларыннан бер төркем бораулаучы килеп төшкәч, экспеди- ция җитәкчеләре мәҗлес оештырды.
Зур эшкә тотыныр алдыннан, сезнең белән очрашу шатлыгын — уртаклашу өчен, безгә Татарстаннан танылган осталар килү хөрмәте- - нә... дип, табын башлыгы тост әйтергә генә керешкән иде, хәвефле ? хәбәр китерделәр.
— 213 нче буровойда авария!..
Мөлдерәп тулган касәләрне кире куйдык. Авариянең ниндирәк ♦ булуын сораштык. Моңарчы тел дә тибрәтми утырган Фәхразый Юны- “ сов: с
— Киттек, егетләр, буровойга! — диде.
Ник берсе калсын. Буровойны беренче күрүебез, аның холкын * белмибез. Эш режимын сораштык инде анысы. Әмма чын бораулаучы скважинаның кайсы төшендә ни барын күңел күзе белән күрә. = Җилкенеп эшләдек. Татарстан буровойларында мәйдан тоткан оста- * лар бөтенләй таныш булмаган урында да могҗиза күрсәттеләр. Га- 2 җәпләнерлек тә түгел. Бораулау эшенең аслары җыелды бит. Мөҗә- һит Kaiuanorf, Павел Софьии, Фәхразый Юнысов, Александр Краснов, Мәхмүт Мотыйгуллии, Николай Столяров, Инсаф Хафизов, Михаил Петров — менә кемнәр! Берсе дә рәсми боерык белән эш урынына бер-кетелмәгән әле, ашыгыч ремонт үткәрергә дигән үтенеч тә, боерык та алмаган. Әйтерсең шул 213 нче буровой өчен барыбыз да җаваплы. Сәгатьләр үткәнен дә онытканбыз — өченче тәүлек башлангач кына Пангодага кайтып кердек.
Әлеге вакыйгадан соң да төрле четерекле хәлләрне аз кичермәдек. Әлмәттәи килгән осталар кайчакларда шундый хәтәр аварияләрне бетерә — уйлап куясың: бу батырлык, бу фидакарьлек өчен бүләк бирсәләр дә урынлы. Шундый эшләрнең берсен гомердә онытасым юк. Башкортстаннаи килгән Виктор Душин бригадасы бораулаган скважинада газ бер яктагы каплагычны ашаган. Шундый көч белән өскә атылып чыга — гүләве унбиш-егерме чакрымнан ишетелеп тора. Сәгать саен көчәя бара тагын. Теләсә кайсы мизгелдә шартлавы бар, ул чагында скважинадан тимер-томыр кисәкләре генә калачак.
Сургуттан махсус авария бригадасы килгәнче, газ шартлавын булдырмый калу өчен чаралар күрергә дип, Фәхразый Юнысов бригадасы китте. Үзләре теләп алындылар. Бу бригада Әлмәттән бөтен килеш килгән иде. Ике өч сәгать буе шашкын көч белән тартышкач, иң хә вефле минут җитте. Кемдер газ гүләп торган скважинага керергә, көчле басымнан тимерләре дерелдәп торган арматура арасында капшанып йөрергә, ташкынны томаларга тиеш иде. Мондый чакта кешенең икеләнеп калуы да гаҗәп түгел. Берәүгә дә гомер ике килми. Борау лаучы Кашапов белән аның ярдәмчесе Галимов бер дә икеләнеп тормадылар — үкереп торган дәһшәтле арыслан авызына кереп киттеләр. Түбәннән, җир куеныннан ажгырып торган газ өстә суыктан куера, томан булып жәелә. Ул «томан» зәһәр, аның эчендә суларга һава җит-
ми. Кайда арматура, кайда каплагычы — барысын да капшанып эзләргә кирәк. Ике оста скважинаны каплап торган аксыл болытка кереп чумгач, тәннәребез эсселе-суыклы булып китте. Барыбыз да тынсыз калдык. Колакта — газ ташкынының дәһшәтле гүләве, күз алдында — шул зәһәр болыт. Ә күңелдә — ике иптәшебез... Мондый чакларда минутлар да бик әкрен уза икән. Һәр секунды җаныңны өшетеп, йөрәгеңне тырный. Өлгерерләрме егетләр ул котырган дию пәриенең авызын томаларга, әллә ул үзе... Юк, юк! Бу хакта уйлавы да авыр.
Ничә минут узгандыр — бер мәлне җир белән күкне тоташтырып торган газ болыты скважинадан аерылмасынмы! Гүләү авазы да тынып калды. Берничә реактив самолетның моторы берьюлы эшләүдән туктадымыни. Ләкин тынлыкның да алдаучан булуы мөмкин. Ниһаять, сыеклана башлаган болыт арасыннан ике кеше килеп чыкты. Барыбыз да котларга керештек.
Шул вакыйгадан соң себерделәр, теге чакта өзелгән мәҗлесне дә искә төшереп, зур банкет оештырдылар. Коткару отряды командиры Васильев хәтәр чакта салкын канлы булса да, кулына гармун алгач, кайнарланып китте. Газ промыселлары идарәсе начальнигы Стрижов гитара чиртә. Ни җитте көй уйнамый — «Вена урманы әкияте»н сыздыра. Ул көйне мин скрипкада гына уйныйлар дип йөри идем — ялгышымны шунда гына аңладым. Үземнән дә җыру әйттерделәр — «Зөлфия»не җырладым. Тавышым ничек яңгырагандыр — анысын әйтә алмыйм, әмма мәҗлес халкы кулны жәлләмәде.
Якташларны кайда очратсаң да, күңелләр күтәрелеп китә. «Җан тартмаса да кан тарта» диләр бит. Ә алар шундый батыр да, уңган да, оста да, фидакарь дә булса — икеләтә күңелле. Монысы инде горурлык хисе уята торган очрашу.
Уренгойның кендеге хәзергә Татарстанның «кара алтын» башкаласы Әлмәткә бәйләнгән. Тирән бораулау экспедициясендә күбесенчә шуннан килгән осталар тупланды. Кайберәүләр, чын хәлне чамалап җитмәстән, моны үзләренчә юрап, экспедиция начальнигына төрттереп тә куйгалый. «Сез, иптәш Подберезный, кадрларны якташларыгыз арасыннан гына сайлыйсыз», янәсе. Андыйларга Подберезныйның җавабы мондый:
— Карачай-черкас өлкәсендә тудым мин, иптәшкәем. Грозный шәһәрендә укыдым. Краснодарда бораулаучы идем. Татарстан кешеләре белән якташ буламмы мин, юкмы?.. Хикмәт анда түгел, абзыка- ем. Татарстанда эшләгән бораулаучыларның осталыгына мөкиббән кеше мин. Шул җәһәттән мин аларның якташы.
...Экспедиция базасының тимерчелек цехында пневма чүкечен монтажлау төгәлләнеп килә иде инде. Лукин цехның төп куәтен үзенә туплаган шушы күп тонналы тимер йодрыкны ерактанрак карарга теләгәндәй, ишеккә таба атлады. Борылып, чүкечкә карады һәм ишек яңагына тотынды. Нидер әйтергә теләгәндәй, кулын күтәрде һәм идәнгә чүкте. Иптәшләре йөгереп аның янына килгәндә ул инде соңгы сулышын ала иде.
Бораулаучылар аны соңгы юлга озаттылар. Аның табутын вертолетка күтәргәндә, тимерчелек цехындагы чүкеч беренче тапкыр гөрселдәде. Бу аваз, останың якты истәлеге булып, еракларга яңгырады. Лукинның бер хыялы тормышка ашмый калды — ул ак болан бозавын совхозга озатырга өлгерә алмады.
— Юрий Анатольевичның бу теләген үзем үтәрмен,— диде Мусин.
Вертолет командиры
Виктор Кузнецов хикәяте
Безнең экипаж Надымга очарга әзерләнгән иде. Кикат һавалар * бозылып китте. Көчле җил чыкты, тизлеге — секундка утыз метр. = Суыгы да кырык градустан ашкан.
Иртәгә очарбыз,— диделер безгә. Ләкин икенче көнне дә җил 2 •йомшармады, буран тынмады. Атна-ун көн дуларга чамалый иде, ж күрәсең.
БеР вертолет та очышка чыкмаячак,— дип белдерделәр безгә. 2 Тик шул минутта ук рация шытырдый башлады, радист ашыга-ашы- Е га нидер язарга тотынды. Беравыктан ул:
Кичә Пангодадан кайтучы унлап машина юлда калган. Трас- ? саны көрт баскан булса кирәк. Шоферлар һәм йөкчеләр бригадасы тундрада төн үткәргән,— диде. ♦
Шәфкатьсез тундра әсирлегендә калган юлчыларга ярдәмгә ашык- = тык. Күтәрелеп китәргә, трасса буйлап узарга, хәлне ачыкларга рөх- £ сәт сорадык. Дистәләгән кешене буран арасында калдырып булмый = бит. Белмәссең, иртәгә һава тагын да яманрак булыр.
Пангода ягына очабыз. Өермә аша күзгә ак-кара күренми. Прибор- - лар кышкы трассаның шушында гына булуын күрсәтә, ләкин юлны г табу бик читен. Очу биеклеген һаман киметәбез, вертолет инде җиргә = тияр-тимәс кенә бара. Берзаман ак кар диңгезендә төрле урында кара- £ лыбрак торган нокталар күренде. КРАЗлар бер-берсеннән икешәр- = өчәр чакрымда туктап калган. Берсе янында кар казыйлар. Алар вертолетка кул изи башладылар. Без дә сигнал бирдек: күрәбез, төшәрбез!
Юлдагы бөтен машиналарны барлап чыктык та кешеләрне бортка ала башладык. Бәхеткә каршы, берсе дә өшемәгән.
— Эреткеч лампалар коткарды.— диләр.— Шуларны дөрләтеп, КРАЗ кабиналарын җылыттык.
Шоферлар да, Себер йөкчеләре дә, гомумән, югалып кала торганнардан түгел. Ә безнең Уренгой егетләре исә — кылны кырыкка ярыр, буранны бау итеп ишәр азаматлар. Берсе безнең вертолет үзен алырга төшкәч, кабинадан зур кружка белән кайнар чәй алып чыкты.
— Яңа яуган карның суы бик йомшак, бик саф — ди,— татып карамыйсызмы, егетләр?
— Вертолетка утыр тизрәк! — диләр аңа. Ләкин ул җылыга кереп посарга ашыкмады. Машинасына кайтып, лампасын алып килде. Вертолетка кергәч тә әйтә бу миңа:
— Әнә, алдагы машина янына төшәрсең әле.
— Ник?
— Аларга лампа калдырырга кирәк. Тундра хәлен белмәссең.
— Хәзер кайтып, аларны да алабыз бит,—дим. Ишетергә дә теләми.
— Алсагыз алырсыз, лампаны калдырыйк. Килә алмасагыз нишли алар? Әлмәт егетләре ич анда.
Шоферның кәефен җибәрәсебез килмәде: махсус тукталыш ясадык. Бер сәгатьтән, икенче рейста, аларын да Уренгойга кайтарып куйдык. Ул конке, җил-буранга карамастан, дүрт очыш ясадык. Бар мак очын өшеткән кеше до булмады.
Буровиклар безне мактыйлар. КРАЗ кабинасында чөй кайнаткан шофер:
— Бүген килеп җитмәсәгез, авырга килер иде безгә, рәхмәт, Себер бөркетләре! — ди. Уйласаң, көн саен батырлык эшләүчеләр алар үзләре бит.
Мин тагын бер егетне хәтерлим. Ул да Әлмәттән. Заманында комсомолның шәһәр комитеты секретарю да булган. Монда хәзер хуҗалык эшендә, җитәкче.
Уренгойдагы ларның һәркайсы — җитмеш һөнәр иясе. Кирәк икән — шофер да ул, дизельчы да. Мин белгән Юрии Ланцев та шундый кеше.
Безгә Пур буеннан бораулаучылар эшли торган скважиналарның берсенә вертолет белән ниндидер эш кораллары, җиһазлар илтергә куштылар. Аларны Юрий тиешенчә ныгытып, ыргакка әләргә әзерләп куйган иде. Йөк күләмле генә. Безгә төшеп утырырлык мәйдан юк, йөк элмәген ыргакка вертолет һавада «асылынып» торган килеш кидерергә уйлыйбыз. Ланцев шуңа әзерләнде. Ләкин аның кулындагы элмәк вертолет ыргагына якынлашу белән, Юрийны электростатик көч җиргә лып итеп утыртты. Мондый электр кыры вертолет винт-ларының әйләнеп торуыннан барлыкка килә. Җиргә төшми торып, ток бетми.
Мин Ланцевка ишарәләр белән аңлатырга тырышам: «Тизрәк эләктерергә тырыш!.. Тизрәк!..» Әмма электр дигәнең кешедән өлгеррәк шул — аны тагын бәреп екты. Ярдәмгә бортмеханик төште. Электр көче аны да читкә алып ташлады. Машинаны көч-хәл белән булса да төшереп утыртырга мәҗбүр булдык. Механик көлә:
— Үз этең үзеңә дошман дигәннәре шулдыр инде, — ди. —Вертолетны әйтәм, ятларны да суга, үзебезнекеләрне дә ега!
Шулай Себер суыкларына түзеп, электр кырларында чыныгып эшли торгач, Юрий Ланцев үзенең төньякта яши алачагына, артык кашык булмаячагына инана. Гаиләсен чакырта. Әлмәттән хатыны Лида күченеп килергә ризалык бирә. Аларны алырга китәсе көнне Юрий буровойларның берсенә торбалар озатты. Монысы җәй көне булды. Июль урталары. Көн аяз, тундра киңлекләре кояшлы. Себер черкиләре генә үзәккә үтә — бөтен тирә-юньне каплап алалар да, якты көнең кара төнгә әйләнә. Махсус сыекча сеңдерелгән киемнәр дә, битлекләр дә өркетә алмый ул хәшәрәтләрне. Якадан, җиң очларыннан эчкә үтеп, җелекләреңне сызлатырлык итеп тешлиләр.
Канэчкеч бөҗәкләр болыты арасында Юрий Ланцев машинага торбалар төйи. Ашыга. Буровойда торба көтәләр. Икенчедән, кесәдә — самолет билеты. Ул гаиләсен алып килергә кайтасы.
«Урал» машинасы шактый күләмле бит инде — ул да черкиләр болыты арасыннан күренмәслек булып калды. Юрий үзе дә күренми. Бары тик торбалар чыңлавы гына ишетелә. Димәк, Ланцев эшли.
Торбаларны төяү-ныгыту берничә сәгатькә сузылды. «Урал» кузгалып киткәч, Юрий аңа кул болгап калды. Кечкенә йортына — вагонга кайтып көзгегә караса, битләре шешеп чыккан, кул сыртлары чабырып беткән. Әмма Ланцевның моңа исе китмәде. Торбалар буровойга озатылды — шунысы кыйммәт. Үзе Әлмәткә кайтып китә бүген. Тиздән гаиләсе белән очрашыр — монысы инде күптән көтелгән бәхет.
Илдус Юнысов турында хикәят
Подберезный кабинетына Илдус Юнысов кергәндә, анда «Тюмен- газпром» берләшмәсе начальнигы Алтунин да утыра иде.
— Ныгыйбыз, менә тагын бер инженер килеп җитте,—дип, Подберезный аны берләшмә начальнигы белән таныштырды. — Әлмәттә бергә эшләгән идек.
Ул чакларны искә төшереп утырдылар.
Бораулау остасы Александр Подберезный белән нефть чыгару мае теры Юрий Корчагин скважиналарны агым методы белән корырга— нефтьчеләргә аны «кара алтын» фонтаны бөркеп торган килеш тапшырырга мөмкин булуын раслаган еллар иде ул. Әлмәттә үткәрелгән зур слетта да шул хакта сүз барды. Анда, яшь нефтьчеләрнең чакыруына колак салып, көләч йөзле галим-профессор Гыйлем Ка- май да килгән иде. Ул речь тотты:
— Мин шушы залга җыелган яшь осталарны, хезмәт новаторларын, заманыбызның Корчагиннарын тәбрикли алуыма бик шат- мын, — диде галим. — Сез башлаган эш, нефть һәм газ чыгаруда сез ачкан яңа алымнар озын гомерле булыр дип ышанам. Бу методларны һәркайда файдаланырга мөмкин — аларның киләчәге зур... Гыйлем ага Камайның алдан күрүе рас килде. Шул чакларда Подберезный бригадасында бораулау мастеры булып эшләгән Дамир Нуретдинов соңгы елларда скважиналар коруда агым методыннан файдаланып, зур уңышларга иреште. Нефть промышленностенда эшләүче барлык бораулаучылар яңа ысулны күтәреп алды. Дамир Ну-
ретдиновның хезмәте СССР Дәүләт премиясенә лаек дип табылды, а Уренгой экспедициясендә дә беренче көннән үк газ ятмаларын шул Д ысул белән борауларга керештеләр. =
Подберезный һәм Алтунин белән сөйләшеп утырганда Юнысов * шуларны күз алдыннан үткәрде.
— Смена мастеры бик кирәк безгә, Илдус,—диде Подберезный.— е; Тәвәккәлләп тотын...
Юнысов беравык уйланып торды да башын чайкады:
— Юк, хәзергә инженер эшенә бармыйм, — диде. =
— Ни өчен?
Илдус үз карашын аңлатырга кереште:
— Дүрт ел партия эшендә булдым, анысын сез беләсез. Аннары, өч ел участок начальнигы. Бораулаучы һөнәрен оныта да башладым шикелле инде. Шуңа күрә буровойдан башларга кирәк миңа. Шулай хәерлерәк булыр.
— Да-а,— дип сузды Подберезный.— Ярый, минемчә, дөрес эшлисең. Тик бер шарт белән: буровойда пешеп җиткәч тә, бригаданы барыбер аласың! Шулай килешәбез.
Яшәү һәм хезмәт урынын алыштырырга җыенган һәм төньяктагы буровойларга, промыселларга юл тоткан осталарның күбесе әүвәл үз-үзен сыный. Өйләренә язган хатларында: «Сәламәтлек хәзергә әйбәт, күнегеп килем, киләчәктә ни булыр — карарбыз»,— дигән сүзләр була. Кырт кисәргә берәү дә ашыкмый. Илдус Юнысов та шулай башлады. «Буровой эшчесе булып йөрим башта, түзә алсам — өйдә- геләрне кузгатырмын,— дип уйлады.— Дәрт-дәрман җитмәсә, Себер- дә селкенеп йөрисем юк».
Буровойда ротор янына баскач та, Илдусның күңеле күтәрелеп китте. Хезмәт юлының тәүге адымнарын нәкъ менә шушындый машина янында, шундый гөрелте астында мәш килүче бораулаучылар янында атлаган иде бит ул.
Беренче шәмне алдылар, икенчесен... Юк, яшьтән өйрәнелгән һөнәр онытылмаган. Кайчан нинди хәрәкәт ясарга кирәген чамалый Илдус. Шулай да күзләрен бораулаучы ярдәмчесеннән алмый. Бигрәк пөхтә, төгәл эшли шул тегесе. Икесенең дә хәрәкәтләре тәңгәл булса — Юнысов сабыйдай куана, элеватор уемына элмәк кидергәндә бер мизгелгә генә соңласа да — борчыла. Эшли торгач, Илдус күңелендә ышаныч ныгыды.
Борауны алмаштырырга керештеләр. Забойдан күтәрелгәне кырылып беткән. Себер җиренең таш-комлы катламнары борауны тиз ашый икән. Яңасының забойда гүләве дә башкачарак шикелле. Хәер, монда роторны электр моторлары түгел, дизельләр әйләндерә. Татарстанда мондый двигательләр калмады инде. Электр моторының тигез гүләве астында забойдагы борау авазы үзенә бер көй булып яңгырый. Тәҗрибәле оста, шул авазны тыңлап, борауның нинди катламны тишүен, аны нинди тизлектә эшләтергә кирәген чамалый, кайчан алмаштырырга икәнен билгели. Бу бик әһәмиятле. Ашалган борау белән эшләү хәтәр, ә таш-комны әле кимерә алырлыгын забойдан чыгару бораулау тизлеген киметә. Мастерга борауның эшли башлаган чагын билгеләү иң авыры. Буровойда яңгырап, чыңлап, гөрселдәп торган төрле тавышлар арасында тирәннән килгән шул борау көен аера белергә өйрәнде Илдус. Ширбәт эзләп очкан бал корты, чәчәккә кунар алдыннан, бер мизгелгә элпә канатларын җилпеми тора, чәчәкнең иң баллы төген карый. Нәкъ шуның кебек, забойда тишелмәгән катламга орыныр алдыннан борауның да гүләве үзгәрә. Ул кинәт кенә ераклаша кебек, тоныкланып кала. Борау ком-ташны кимерә башлагач, көе янә үзгәрә. Шуны тыңлый, ишетә белгән осталар уйнап кына эшли шикелле. Юнысов шуңа ирешергә теләде һәм иреште. Гаиләсен чакырту хакында да уйлана башлады. Нинасына озын итеп хат язды. Озакламый җавабы да килде: «Без риза, барабыз». Ә өлкән кызы Лилия өстәп тә куйган: «Без сине сагындык, әтием!»
Бу хатны алгач, Илдус үз шатлыгын Подберезный белән дә уртаклашты. Экспедиция начальнигы аның кулын кысты да:
— Болай булгач, килешүебезнең икенче параграфын үтәргә кала инде, Илдус,— диде.— Квартира җайларга да бригада алырга кирәк үзеңә. Шул иде бит безнең сөйләшү.
Юнысовка икеләнеп торырга, ык-мык итәргә урын калдырмады Подберезный.
— Килүеңә үк бригада бирмәдем, хәлеңә кердем, туганкай, җитте! Татарстанның бораулау остасы җитәкли торган беренче бригада була бу. Беренче!..
Начальникның бөтен кыяфәте: «Белеп тор, туганкай, бернинди ташлама булмаячак сиңа, Татарстан маркасын сакла!» дип әйтеп тора иде.
...Юнысовның бригадирлыгы бер скважина арматурасын корудан башланып китте. Аңа кирәкле җиһазларны көздән китереп калдырганнар. Илдус туплаган коллективны башта шунда эшләүче бригадага ярдәмгә генә җибәрмәкчеләр иде, Юнысов үзе дә, егетләре дә баш тартты.
— Кешегә булышканда гына үз көчеңне сыный алмыйсың,— диде монтажчыларлың берсе.— Скважинаны башы-аягы белән үзебезгә генә тапшырсыннар...
Бу тәкъдимне экспедиция җитәкчеләре бик теләп кабул күрде. Әлеге скважинада эшләүче бригаданы яңа урынга күчерделәр. Юнысов егетләре эшне, үзләре теләгәнчә, «башы-аягы» белән алды. Вахтага чыгып, арматураны күргәч тә, барысы да аһ итте. Бөтен җиһазлар балчык белән аралашып каткан. Арматураны лом белән кубарып алырлык та түгел. Әйтерсең бер бөтен гранит катламы!
Дизельче Касыйм Шәрәфетдинов скважина тирәсен хуҗаларча карап йөрде дә арматура өеме янына килеп басты. Бригадирга эндәште:
— Ломнар белән маташмыйк, Илдус. Ай буе чокчынсак та, рәтле эш чыкмас. Себер суыгы металлга катырган балчыкны беләм мин, валчык-валчык кына куба.
— Нишләргә кушасың соң?—дип сорады Илдус.— Арматура корудан баш тартыргамы?
— Алай дияргә, башыма тай типмәгән, мастер. Менә бу өемне,—
Касыйм арматурага ымлады,— дизель мае сибеп, яндырырга кирәк. Илдус шунда гына дизельченең фикерен аңлап алды. ф.
— Монысы идея, якташ!— диде Юнысов.— Кабыз, әйдә, дизе- 2
леңне! =
Суык катырып ябыштырган балчык һәм тимер өемен трос белән 5 уратып тракторга тактылар, скважинадан читкәрәк тарттырдылар. “ Шунда галәмәт тә зур учак дөрләде.
Учак җылысында арматурага ябышып каткан балчык йомшара, = аны зур кувалдалар, ломнар белән бәргәләп тимердән аералар. Ике-өч = сменага торырлык озын төн шул шөгыль белән узды. Ә көндез арма- 3 тураны монтажларга керештеләр. Озакламый скважина газ кудыру = торбаларына тоташтырылды. Шул арада Юнысов егетләре бармаган £ бригада яңа скважинада биш йөз метр борауларга өлгергән. Моны ишеткәч, егетләрнең башы түшәмгә тиде. Ярдәмче булып кына барсалар, шул ук эшне барысы бергә дә башкара алмаган булырлар иде, “ ә хикмәтен белеп тотынгач, ике урында да уңышка ирештеләр. Е
Янәшәдәге ике скважинада бер үк вакытта эшләү Уренгой газ ~ ятмалары мәйданында беренче тәжрибә иде. Юнысов бригадасы үзе- < нең шундый яңалыгы белән барлыкка килде. Соңга таба бу ысулдан w киңрәк файдалана башладылар. Бер төркем борауланган скважинада “ итәк-җиңне җыеп, җеп очларын төенләргә кала, ә икенчеләре яңа урында яңа скважина ачарга керешә.
Бригада башлыгы кул астындагы һәр кешенең мөмкинлекләрен, “ үзе әйтмешли, «дәрт-дәрманын» чамаларга тырышты. Берәүләр тәҗрибәле, башкаларында шунысы җитенкерәми. Бер вахтада осталар күбрәк, икенчесендә яшьләр. Илдус үз бригадасы осталарының бөтен тәҗрибәсен «уртак казанга» салу өчен күп нәрсәләр эшләде. Менә бер генә мисал. Ишханов вахтасында бораулаучы ярдәмчесе комнан аркан ииУәрлек егет, уңган, оста, өлгер иде. Кирәге чыкса, буровойда эшчедән башлап инженерга кадәр теләсә кемне алмаштыра ала торган кеше. Юнысов аны яшьләр күбрәк булган вахтага күчерде. Ә Ишхановка әле тәҗрибә тупларга өлгермәгән яшьләрне җибәрде.
— Синең остазлыгың бар, егетләрнең өйрәнергә теләкләре зур, икесен бергә куш та вахтаны берләшмәдә бер булырлык итеп үстер,— диде.
Эдуард Ишханов та Әлмәттән килгән бораулаучы. Аны да заманында шул ук Мусин «кодалаган»— ул чакыру кәгазен кем ис/еменә язарга кирәген яхшы белә. Ялгышмаган. Ишханов беренче көннән үк бригададагы яшьләрнең остазы да, хезмәтне оештыруда Юнысовның уң кулы да булып китте. Коллектив тупланып җиткәч тә, бригадада коммунистлар сигез кеше булды. Партгруппа оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Ишханов сайланды. Ул үзенең төп эшеннән тыш, вахта эшчеләренең техник укуын, үзара тәҗрибә уртаклашуын башлап җибәрде. Бригадада өйрәнерлек кешеләр дә, бораулау эшенең иң нечкә серләрен өйрәтерлек осталар да бар. Юнысов та, Ишханов та беренче көннәрдән үк верховой Василий Михалевның җитезлегенә, осталыгына игътибар иттеләр. Эшне ыгы-зыгысыз башкарыр, һәр хәрәкәте төгәл булыр аның.
— Синең белән эшләүләре рәхәт. Василий,— диде аңа Ишханов.— Син вахтада булсаң, күңел тыныч.
Астан караганда кечкенә әрҗә сыман күренгән «бишегендә» утырган чакта Михалев үзен бик иркен хис итә. Хезмәтен ул бер дә көч куймыйча, уйнап кына башкара кебек. Бу инде — осталык га
ләмәте. «Бригадада һәркайсыбыз шундый булсачы!»— дип уйлый еш кына Юнысов.
ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре Пастухов Уренгойга килгән чагында Юнысов бригадасында да булып китте. Коллективның хезмәте, тормышы-көнкүреше белән танышты. Скважинаны да карады. Көне зәһәр суык иде. Илле градуслар чамасы. Югарыда— әлеге әрҗә сыман «бишектә» тирбәлгән верховойга карап, Пастухов гаҗәпләнде:
— Анда ничек утыра ул, ничек туңмый?— дип сорады.
— Утырмый ул анда, эшли, шуңа туңмый,— диде Илдус.
Пастухов верховойга янә карап алды да:
— Отыш сезнеке, исәп ике — ноль,— диде.
— Һәр кешене шундый осталыкка өйрәтә алсак, отыш тагын да зуррак булачак,— дип елмайды Илдус.— Ниятләребез зурда...
Юнысов ул чакта күңелендә яткан иң зур теләген әйтеп бирде. Буровой эшчеләренең, бораулаучыларның барысын да эш остасы итеп үстерү турында кайгыртмаган көне юк аның. Бораулау ярдәмчесе булып килгән Вячеслав Мусиенко белән үткәргән тәҗрибә уртаклашу дәресләрен остаз үзе дә, шәкерте дә онытырлык булмады.
Янәшәдә эшләүчеләрдән калышмаска тырышып, Вячеслав гел кабалана иде. Ашыккан саен берничә секундка булса да кичегә, бораулаучы эшен тоткарлый. Моңа үзе бик борчыла, һәр вахтада күңелсезләнә. Табигый хәл: кечкенә генә операцияләрдә секундларны югалтудан минутлар-сәгатьләр җыела бит. Илдус аңа буровойда кирәкле эшләрнең барысын да берәм-берәм күрсәтеп бирде. Сызымнар сызып та аңлатты, бораулаган чакта аның янына вахтага да басты.
Мусиенко нефть институтын тәмамлаган, берничә ел фәнни-тикшеренү лабораториясендә үткәргән, ә практик эштә булырга туры килмәгән аңа. Юнысов үз тәҗрибәсеннән дә белә: кайбер институтларда белгечләр әзерләүнең практик эш ягына игътибар җитенкерәми. Вуз тәмамлап килгән яшь инженерларның күбесен, гадәттә, бораулау бригадасына мастер итеп җибәрәләр. Ләкин алар, практик эш алымнары белән таныш булмаганга күрә, бу урыннарда озак тормый, идарә бүлекләренә төрле хезмәткә күчеп бетәләр.
Ярый әле, Вячеслав үзе үҗәт булып чыкты, Илдус та аның хәлен дөрес аңлады. Вакытында ярдәм кулы сузылгач, Мусиенко тиз арада буровойдагы эшләрне җитез башкара торган булып китте.
Эше җайлырак бара башлагач, Мусиенконың да күңеле үсте. Себер җиренең авыр шартларына эче пошмый, исе китми хәзер. Жан тынычлыгын тапкандыр егет. Кем белсен, Илдус ише түземле остазга юлыкмаса, Вячеслав, ихтимал, Уренгойда да калмаган булыр иде. Китәргә кыбырсынган чаклары аз булмады.
Илдус Юнысов бригадасының сүзенә экспедиция җитәкчеләре дә, берләшмәдә дә, министрлыкта да колак салдылар. 1978 елда Эдуард Ишханов «Правда» газетасына «Бораулаучы, синең урының кайда?» дигән мәкалә язды. Танылган бораулаучы, бригада партгруппоргы бу язмасында «Тюменгазпром» берләшмәсен һәм газ промышленносте министрлыгын тәнкыйть итә. Поляр өлкәләрдәге экспедицияләр һәм бораулау бригадалары арасында социалистик ярышның тиешенчә оештырылмавын, хезмәт алдынгыларының уңышлы адымнарын пропагандалау җитәрлек түгеллеген дәлилли. Ишхановның «Правда» сәхифәсендә әйтелгән сүзе тәэсирле, йогынтылы, нәтиҗәле булды.
Экспедицияләр, бригадалар, вахталар арасында ярыш уты һәркайда кабынды.
Күптән түгел генә Илдус Юнысовны экспедиция конторасына чакыртып алдылар. Подберезный аны бригада ирешкән уңышлар белән котлады да:
— Сезгә дизельләр белән хушлашырга туры килер, Илдус,—диде.— Берничә скважинаны электр челтәренә тоташтыру мөмкинлеге бар.
Рәхмәтен әйтте әйтүен Илдус, әмма үзенең башына уй төште. Себер бит бу, давыллы-өермәле көннәр еш була. Дизельләрдән аерылу әйбәт булырмы, әллә начарракмы? Ярый ла, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаса... Аның уйларын белгәндәй, экспедиция начальнигы кисәтеп тә куйды:
— Электрга да күчергәч, сездән күбрәкне сораячакбыз.
— Белеп торам,— диде Илдус.— Анысына инде без күнеккән. Егетләр сынатмас. Шул вәгъдә җитеп торырмы, әллә язмача да кирәкме?
— Сезнең бригада телдән генә әйтсә дә җитә,— диде Подберезный.— Уңышлар телим!— Ул танылган бригада башлыгын озата чыкты.— Кара әле, Илдус, бервакыт син ак болан турында әйткән идең. Нишләттегез, озата алдыгызмы аны?
Юнысов вездеход ишеген ачкан килеш туктап калды.
— Юрий Анатольевичның теләген үтәдек: ак болан бозавын совхозга илтеп тапшырдым.
— Үсәме?
— Үсә, Анатолий, бик матур булып үсеп килә.
Юнысов утырган машина, Уренгойдан чыгып, тундра киңлекләренә юл алды.
Уренгой — Әлм»т