Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛӘРДӘ-КҮҢЕЛ ЯКТЫСЫ


Харис Якуповка — 60 яшь
Харис Якупов исеме сәнгать сәнәчеләрнең һәр вакыт игътибар үзәгендә. Бу бик табигый хәл. Җыр-музыканы яратасыңмы, яки әдәбиятка гашыйкмы син — Харис Якупов әсәрләрендә сәнгатьнең бу төрләре һәммәсе дә чагылыш таба, һәрхәлдә, рәссам шуңа омтыла. Халкыбыз җырларындагы тирән моң да, мәкаль-әй- темнәргә тупланган зирәклек тә бар...
РСФСР халык художнигы, СССР Художество академиясенең член-корреслон- денты Харис Якуповка быел алтмыш яшь тулды. Күпме вакыйгалар шушы гомергә сыйган, күпме эш эшләнгән. Казанда үткән бала чак еллары. Казан сәнгать училищесында укыган чаклар... Иҗат итәргә тулы мөмкинлекләр ачылгач кына, кинәт Бөек Ватан сугышы 'башлана, һәм Харис Якупов сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Ләкин рәссам кәгазь- каләмен, буяу-пумалаларын бервакытта да үзеннән калдырмый. Фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып бара. 1942 елны Харис Якупов КПСС сафларына баса. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Харис аганың күкрәген Ленин ордены, Кызыл йолдыз ордены, II дәрәҗә Дан орденнары бизи.
Алтмыш яшь. Рәссам белән очрашканнан соң мин моңа ышанмыйчарак тордым. Самими күз карашы, балаларча ел|маюы аңа алтмыш яшьтер дип уйларга һич кенә дә ирек бирми. Мәктәп укучысыдай, «Пионер каләмеинә (хәзерге «Ялкын» журналы). «Яшь ленинчы» газетасына рәсемнәр ясар кебек ул. Менә ничә еллар узса Да, Харис ага «Пионер каләме» уздырган конкурсларны бүгенгедәй хәтерли. Шул журналда алган ич ул беренче чыныгуларны. Аннары Казан Пионерлар сараендагы рәсем түгәрәгенә йөргән. Сәнгать училищесында укыганда исә. талантлы рәссам Нәбиулла Вәлиуллин яшь Хариска нәкыш сәнгатенең серләрен ача, олы сәнгать дөньясына алыФ чыга торган юлны күрсәтә ул аңа.
Сугыштан соңгы чорларда Харис Якупов тарихи темаларга мөрәҗәгать итә. Әле сәнгать училищесында укыган елларында ук диплом эше итеп ул милли азатлык көрәшенә багышланган «Бунт» картинасын яза, 40 нчы елларның икенче яртысында халкыбызның үткәндәге тормышын яктырту нияте белән күп кенә тарихи портретлар ясый. Алар арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай, атаклы язучы Шәриф Камал. Максим Горькийның яшь вакытын — Алексей Пешковларны очра-табыз. «А. С. Пушкин Казан юлында», «Горький Марусовкада», «Тукай крестьяннар арасында» кебек картиналар совет нәкыш сәнгатендә лаеклы урын алдылар.
Харис Якуповның Беек Ватан сугышы чорларын чагылдырган картиналары байтак: «Туган илдә», «Теп көчләр өзеклеккә керә», «Азатлыкка очу (Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев батырлыгы)». «Хөкем алдыннан (Советлар Союзы Герое Муса Җәлил)». Соңгысына аерым тукталып үтәсе килә. Муса Җәлилнең немец-фашист- лар концлагерендагы батырлыкларына багышланган «Хөкем алдыннан» картинасын караганнан соң совет кешесенең корыч ихтыярына кем генә сокланмады икән?! Дошманнар коммунист йөрәген бернинди җәзалау алымнары белән дә буйсын-дыра алмыйлар. Герой-шагыйрьнең йөзендә совет халкының җиңүгә ышанычы балкый.
Харис Якупов 50 нче елларда Лотфулла Фәттахов белән бергә эшли. Алар- ның зур хезмәте — «В. И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» картинасы СССР Дәүләт премиясенә лаек булды. Картинада 20 нче еллардагы татар интеллигенциясенең гомумиләштерелгән образлары урын алган Бөек юлбашчыбыз ^тар делегатлары белән сөйләшә. Владимир Ильич — гади, һәм бер үк вакытта аның бөтен дөнья турында кайгыртучан уйлар белән яшәүче даһи икәнлеген тоясың.
Рәссам зур полотнолы әсәрләр язу белән беррәттән графикага да мөрәҗәгать итә. 60 нчы елларга кадәр ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан бик күп китапларны рәсем белән бизи. Классиклардан А. С. Пушкин, В. Г Короленко, Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал, М. Җәлил, Г. Кутуй. Ә Фәйзи китапларына һәм «Татар халык әкиятләре» җыентыгына иллюстрацияләр ясый Шушы хезмәтләрен югары бәяләп, аңа Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Харис Якупов — реалистик сәнгать вәкиле, совет нәкыш сәнгатенә зур өлеш керткән рәссам. Абстракционистларга һәм футуристларга аның үз мөнәсәбәте бар Мәсәлән, «Уйлану. Тереләр һәм үлеләр» картинасын гына алып карыйк. Әлеге картина капиталистик илләрдә шактый киң таралган ялган сәнгатькә протест булып яңгырый. Яшь кенә кыз һәм өлкән генә агай чынбарлыкны бозып күрсәткән сыннар, рәсемнәр янында уйланып торалар. Бу сыннар кешеләрнең күңелен төшерә, аларның теләкләрен һәм өмет чаткыларын сүндерә. Әлбәттә, берәү дә сәнгать әсәрләреннән андый хис, фикер алырга теләми. Рәссам үзенең картинасында шуны раслый.
Рәссам бик еш кына хезмәт халкы тормышын, алар башкарган күркәм эшләрне сурәтли. Менә шундый картиналар сериясе 60 нчы елларда языла. Авыл эшчән- нәренең тормышын өйрәнә ул, Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозында колхозчылар белән бергә яши һәм иҗат итә. «Дуңгыз караучы М. Галиуллина портреты», «Көчле кешеләр (сыер савучылар Ф Гөрәева, М. Исламова, С. Сәгьди- ева)», «Алдынгы терлекчеләр — көтүчеләр Н. Җиһаншин, Ш. һәм Г. Шакировлар» һ. б. картиналар нәкъ менә шул чорда языла.
1976 елны Харис Якуповның «Чаллы сылулары» һәм «Алдынгы терлекчеләр — көтүчеләр Н. Җиһаншин, Ш- һәм Г. Шакировлар» дигән картиналары РСФСРның И. Е. Репин исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Харис Якупов иҗатында лениниана аеруча күркәм урын алып тора. Бөек юлбашчының яшьлеген чагылдырган «Пролог (В. И. Ульянов Казан университеты ■ студентлары сходкасында. 1887)» әсәрен барыбыз да яхшы беләбез. Үзәктә — студент Ульянов. Аның күзләрендә — ышаныч, чөнки аның фикерен меңләгән студентлар хуплый, бу хәрәкәт бөтен Россиягә җәелер, эшчеләр, крестьяннар аның сүзен ишетер һәм Ульянов йөзендә үзенең яклаучысын табар
Әле шушы көннәрдә генә рәссам «Пролог» картинасының дәвамын төгәлләде Картина «Зур Идел» күргәзмәсенә куелачак. Рәссам ару-талуны белми, һаман дә илһамланып иҗат итә. Күп санлы истәлекләре, хезмәттәшләренең иҗатына күзәтүләр нәкъ шул турыда сөйли. Әмма аның теп хезмәте — нәкыш. Киндерләргә салыначак төсләргә күңел яктысын бирергә тырыша Харис Якупов.