Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕМНӘРЕНДӘ ТАРИХИЛЫК ҺӘМ ҮТКӘН БЕЛӘН ХӘЗЕРГЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ


елебездә терле юралышлы мәгънәләрдә әйтелер йөргән бик күп төрле тәгъбирле сүз төзелмәләре (сәер гыйбарәләр, телбизәкләр, кинаяләр, сүз җилемнәре һ. б.), хәзергечә әйткәндә, фразеологик әйтемнәр бар. Шүлай ук әйтемнәрдән саналган һәртөрле штамп-тәгъбирләр, кереш сүзләр, теләк-кар- гышлар, кушсүзләр һәм башкалар да күп. Алар сөйләм телендә бик нык катнашып әзлексез актив роль уйныйлар. Шулай ук халык иҗатында да (әйтик, мәкаль, табышмак-ларда, җырларда һ. 6. ) зур урын тоткан кебек, язма әдәбиятыбызда да кулланышта. Әдип-шагыйрьләребез, журналистларыбыз аларны төрле дәрәҗәдә файдаланалар һәм үзләре дә заманча төсмерләрдә иҗади яңарталар. Төрле систем фразеологик сүзлекләр һаман чыгарыла тора. Төрки халыкларда да бу шулай эшләнә, шулай алып барыла. Димәк ки, һәр халыкта да булган кебек, фразеологик әйтемнәр бездә дә татар теленең иң юрамлы, иң тере, тәгъбирчән җегәрле һәм характерлы элементлары булып торалар. Ул милли тел байлыгыбызның хәрәкәттәге хәзинәсе һәм ул шуның саен үзенә бик нык игътибарны җәлеп итә. Мәсьәлә шулай актуаль торганга күрә, бездә дә, билгеле, бу хакта кул кушырып торылмый. Кайбер теоретик гыйльми тикшеренүләр, эзләнүләр күренде һәм күренә. Кечерәк булса да кайбер җыентыклар да чыккалады. сүзлекләрдә дә әйтемнәрдән мисаллар, аңлатмалар бирелгәли килә. Ләкин без әле боларга карап кына татар теленең фразеологик әйтемнәре инде тупланды, өйрәнелде, нинди дә булса бер калыпка, бер системага салынды, зуррак күләмле бер махсус сүзлеге чыгарылды яки дә төпле бер гыйльми теориясе торгызылды дип өлегә әйтә алмыйбыз, әлбәттә, аньгсы әле күтәрелмәгән чирәм дияргә була.
Шунлыктан телебезнең бу мөһим тармагында укучыларны борчыган мәсьәләләр һәм кызыксындырган төрле сораулар туу. аларга җавап көтүләр булуы һич тә гаҗәп түгел, киресенчә, бу бик табигый.
Мәсәлән, бу кереш мәкаләне укыгач та күңелдә туачак шундый сорауларның берсе:
ТЕЛ ҺӘМ АНДАГЫ ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕМНӘРНЕҢ ТАРИХИ САКЛАНУЧАНЛЫГЫ ХАКЫНДА ҺӘМ АҢА МИСАЛЛАР
Тел — күңелдә туган уй, хиснең мәгънә һәм форма тапкан юралышы һәм ул, аңлашу чарасы буларак, халыкның үз тарихы, эчке культурасының җимеше. Шуның белән һәрбер тел үзенә хас структуралы, мөстәкыйль, тотнаклы һәм бөтенлекле бер организм. Тел заманнар үтә-үтә һаман өстәмә үзгәрешкә дучар булса да, нигездә сүз һәм әйтемнәр үз төзелешен, ягъни тел үзенең хәзинәсен гасырлар аша саклый алучан. Бигрәк тә төрки телләре үзләренең борынгы сүз тамырларын һәм сүз төзелешләрен, грамматик структураларын нык саклап килгән булулары хакында соңгы заманнарда күп язылды һәм языла килә. Бу исә борынгы баба төрки телнең асылда үз ясалышы- бик төпле, нигезле булуына, табигате төзек, үскерем һәм нык үзенчәлекләргә ия булуына, үз эчке культурасына бәйле.
Инде шулар эчендә фразеологик әйтемнәргә килсәк, алар һәр телнең бары тик үзенә генә хас формалы милли байлыгы итеп карала, Шунлыктан соңгы вакытларда төрле халыкларда бу хакта төрле тикшеренүләр, гыйльми хезмәтләр, эзләнүләр мәйданга чыгып тора. Аларда үз телләрендәге кайбер әйтем-гыйбарәләрнең, телбизәк
Т
ләрнең тарихта берәр булып үткән вакыйга үңае белән әйтелгән булуын күрсәткән мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән, руслар үзләренең «Вот тебе, бабушка,- Юрьев день!» дигән әйтемнәренең гасырларча сакланып килгән булуын аңлатып бирделәр һ. 6.
Менә шуннан безнең укучы алдына бик табигый бер сорау килеп басачак: та- ♦ рих та тарих, саклана да саклана дисез, бездә, ичмасам, бер генә данә булса да, шулай тарихи сакланып килгән, килә алган фразеологик әйтемебез бармы? Булса, була алган булса, ник ул хакта бездә бер кайда да язылмады, язылмый? Гомумән, татар фразеологиясендә тарихи бер эзлеклелек бармы соң? Әллә алар Г. Тукайның Болгар хәрабәләре хакында язганынча: «Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, болгар авыллары бер дә булмаган тесле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады» дигән кебек. булдылар да беттеләр дибезме?
Бу — күп терле сораулардан бер генәсе, әлбәттә. Шулай булса да ул бик урынлы, бик мөһим һәм җитди сорау, минемчә. Моңа без уңай җавап таба алмасак һәм мисаллар да китерә алмасак, телебезнең мөһим элементы булган татар фразеологиясенең тарихи-иҗтимагый урыны һәм роле булып-булмавына шик төшәчәк һәм, гомумән, безнең әйтемнәребезнең кыйммәте, әһәмияте булу-булмавы да бәхәсле калачак. Әгәр безнең әйтемнәребез шулай тарихи эзлекле булмыйча, бүген туып иртәгә онытыла торган очраклы гыйбарәләр генә булсалар, аларның татар теле тарихы һәм үсеше-барышы ягыннан әллә ни әһәмияте дә булмас, татар фразеологиясе, гомумән, вакытлыча гына йомыш үтәүче сыман нәрсә итеп каралыр иде. һәм, нәтиҗәдә, татар халкы гүя ки үзе дә моңарчы тарихта үз дәүләтле, үз мәдәниятле һәм үз тел-әдәбиятлы, тотнаклы бер халык булмаган һәм гүя ки без үз ата-бабаларыбыздан да тумаганбыз, бәлки кисәктән генә топ-томалдан яп-яңа бер халык булып, ясалып төшкәнбез, тиз генә модный • галстук кисәге такканбыз һәм шуның белән нәтиҗәдә үзебез дә юньле-башлы, тотнаклы бер халык булу урынына, Тукай әйтмешли, «әллә нинди американизовать ителгән» бер жаргонда сөйләшүче ниндидер нәсел-нәсәпсез адәм тәганәләре булып киткән булыр идек. Тагын да хәтәррәге — үз культура мирасыбызны белмәүне үзебезнең бик нык алга китүебез билгесе дип санап, рус фразеологиясе белән әйткәндә, «не белмеса не знает» (белмәсне дә белмәс) томаналар булып калган булыр идек.
Шик тә юк, телебез белән бергә безнең борынгы әйтемнәребез дә сакланып килә, алар кулларына ордер алып иске йорттан сулы-газлы яңа квартирага күчкән бүгенге квартирантлар кебек, иске авыздан чыгып, үз авызларыбызга күчеп, үз теллә- ребездән әйтелеп, әле бездән соң да калып яшәргә ниятләнеп йөриләр. Ләкин без телебезнең һәм фразеологик әйтемнәребезнең дә тарихын яхшы белмәгәнгә, тиешенчә өйрәнмәгәнгә күрә генә аларның да күпләренең тарихимы, әллә кичә яки бүген генә туганмы икәнен белмичә яшибез.
Шунлыктан, хөрмәтле укучым, безгә дә сезнең белән телебезнең бу тармагына, тарихка кечкенә бер экскурсия ясап әйләнү артык булмас дип беләм.
Юнәлдек...
ЕРАК ТАРИХТАН БЕР СӘХИФӘ
Мрмран мең ярым еллар элек бабаларыбыз булган болгарларның Урта һәм Түбән Иделда; Донда һәм Азов-Таманда яшәгән булулары билгеле хәл. VI йеэдә төрки халыкларның үзәкләшкән зур бер беек патшалыгы булган каганлык (каганат) төзелә Ул Төньяк Корея чикләреннән Азов буйларынача җәелгән була. Димәк ки, ул заманнарда Идел-Донда яшәгән безнең болгар, хәзәрләр дә бу каганлыклар системасында булганнар. 6—7 нче гасырда гарәпләр ислам байрагы астында берләшәләр һәм Иран, Византияләргә басып керәләр. Идеологиядә фанатикча дини, китаби бер тәгълимат белән гайрәтләнгән һәм Ром-Иран белән сугышларда аларча хәрби филләр менеп катапульталардан утлы нефтьләр аттырып сугыша белгән бу ислам Мөҗаһитләре инде Бохара чүлләренә басып керәләр, кабиләләр союзы булган төркиләр каганлыгын дини тегьли- мат белән дә, аның өчен «шәһит китеп» сугышулары белән дә зчтән-тыштан тарката башлыйлар. Икенче яктан, 50 елга сузылган кытай әсирлегендә халык бик каты бөлгенлеккә төшә һәм озак сузылган азатлык сугышларыннан соң, Урхан (Орхон) буйларында яңадан көнчыгыш терки каганлык торгызыла.
НӘКЫЯ ИСӘНБӘТ ф ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕМНӘРЕБЕЗДӘ ТАРИХИЛЫК
Бу сугышлар хакында язылган борынгы ташъязмаларның бврничәсе Себердә Ор- хон буйларында сакланып калган. Алар 730—735 нче елларда утыртылганнар. Шунысы кызык, бу ташъязма васыятьнамәләр гарәпчә дә. фарсыча да. кытайча да түгел, бәлки безнең борынгы үз тамга хәрефләребез белән язылган булып, аларда ул замандагы төрки халыкларның гомуми һәм уртак әдәби тел үрнәкләре сакланган.
Шундый бер сорау туа: моннан мең-мең ярым ел элекке ташъязмаларда сакланган кайбер фразеологик әйтемнәр белән безнең бүгенге татар әйтемнәре арасында сүз һәм мәгънә тәгъбире булу ягыннан берәр төрле охшашлык, уртаклык яки мирасый- гык бармы, булса ни дәрәҗәдә? Шул сорауга җавап йөзеннән түбәндә кайбер мисаллар китерөм.
VI һәм VIII гасырлар каганлык чоры ташъязмаларыннан мисаллар:
АЛЛА ЯРЛЫКАСЫН. Теләк сүз. Бу әйтем гарәпчә «алла» сүзе белән әйтелгәнгә, без аны болгарлар мөселман булгач кына телебездә ясалган дип, ягъни X гасырның 22 нче елларыннан соң гына чыккан дип уйлыйбыз. Ләкин бу дөрес түгел. Чөнки VIII гасырда 730 елларда куелган Төньюкук тамга ташъязмасында «ТӘҢРЕ ЯРЛЫКАЗЫН» дип язылган әйтем бар. Димәк, башта бу әйтем безнең телебездә «тәңре» сүзе белән әйтелгән дә соңыннан, ислам кабул иткәч, «алла» сүзе белән алыштырылган була. Димәк ки, бу әйтем кайчандыр исламга кадәр мәҗүси-шамани заманнарда да телебездә йөргән.
Искәрмә. Тәңре сүзенең тагын күк түгәрәге (төңер), шаман төңгере (түгәрәк барабан, аны кагып шаман күк түгәрәгенә эндәшә, тәңрене ярдәмгә чакыра...) һәм тагын башка мәгънәләре дә бар.
АҢАР КҮРӘ. Кереш сүз. Айлыктан, аңа карап, аның буенча, аның белән чагыштырып карап; шуңа күрә, димәктән — бүгенге телебездә дә бер актив гыйбарә, VIII гасырда тамга хәрефләр белән язылган Күлтәгиннең кече ташъязмасында мондый сүзләр: «Аңар керү билиң амты, төрек будун бәгләр». (Анлыктан белегез инде, төрек халык бәкләре.)
БОЛЫН-ЯРЫН КИЛҮ, БОЛЫН-ЯРЫН ЯШӘҮ. Сөйләм телендә. Төрле якка бүлгәләнеп, анда-монда таралышып, як-як булып һәм карулашып яшәү димәк.
Болын сүзе беэдә хәзер чабынлык, тугай (луга) мәгънәсендә йөртелә. Бу әйтемдә исә ул «як, тараф* һәм хәтта бер-беренә кара-каршы як мәгънәсендә әйтелә. «Болын»ның бу борынгы мәгънәсенә VIII гасырның беренче яртысында куелган Ор- хон ташларында очрыйбыз. Мәсәлән, «Төрт булуң коп ягы әрмиш». (Дүрт як халыкның бар да яу имеш.) Күлтәгиннең тамга хәрефләр белән язылган зур ташъязма һәйкәлендә дүрт болын—дүрт як: көнчыгыш, көнбатыш, көньяк һәм төньяк халыклар бар да дошман имеш. «Төрт булуңдакы будун*. (Дүрт яктагы халык. Шул ук мәгънәдә). («Бо- лын-ярын килү» дигәндә дә «болын» сүзе монда хәзерге чабынлык-үләнлек мәгънәсендә түгел, шул борынгы болын (булуң—як) мәгънәсен саклаганга, шул сүз белән бергә бу әйтем үзе дә борынгы чорлардан калып телебездә сакланган дип уйлыйм.
КАРА ТИР ТҮГҮ. Гипербола. Бик каты көч түгеп тырышу. VIII йөз Төньюкук ташъязмасында: «Кара терим йүгүртти». (Кара тиремне түктерде.) Хәзер дә шул ук мәгънә.
КҮЗ КҮРМӘГӘН, КОЛАК ИШЕТМӘГӘН. Әкият алымынча әйтем. Бик ят, сәер, гаҗәп нәрсә яки хыялга килмәгән бер хәл, яңа бер эшләр димәктән. «Күз күрмәгән, колак ишетмәгән диярлек дәрәҗәдә яхшы чикләвек бирелде». (Г. Тукай.)
734 елда үлгән Билгә каган ташъязмасында: «Көзин көрмәдүк, колакын эшидмәдүк». Ягъни шул ук мәгънәдә, шул ук төп сүзләр белән, шул ук төзелештә әйтелгән, кушымчаларда гына аерма.
КҮК-ҖИР. Кушсүз. Контраст әйтем. Мәсәлән, хәзер без: «Яхшы белән яман арасы— күк-җир арасы*, дибез. 731 елда язылган Күлтәгин зур ташында: «Тәңри—йир булга- кы». Тәңре—кук түгәрәге мәгънәсендә. Ягъни тәңре—йир дигәне хәзергечә үк күк- җир дигәне. Димәк, күк-җир тәгъбире ул чакта да шул бер үк контраст мәгънәдә хәзергечә кушсүз ясап әйтелгән.
КҮРЕР КҮЗЕМ КҮРМӘСТӘЙ БУЛДЫ, КҮРӘ ТОРЫП КҮРМӘС, ИШЕТӘ ТОРЫП ИШЕТМӘС БУЛУ. Бу әйтемнәр бездә хәзер күрәсе дә, ишетәсе дә килмәү, тую, тәмам гарык булу яки дә күрә торып күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә салыну мәгънәләрендә. Мисал: «Күрә торып күрмәс булсак, ишетә торып ишетмәс булсак!» (Р. Фәйзуллин.) VIII гасыр Күлтәгиннең зур ташъязмасында: «Кәрүр коэим көрмәэ тәг, билир билигим билмәз тәг
болты». (Күрер күзем күрмәстәй, белер белегем (акылым) белмәстәй булды). Ягъни шул кадер авыр кайгы-сагышка төштем.
ТАШКА ТАМГА САЛГАНДАЙ. Гомердә җуелмаслык, нык. анык, законча диген мәгънәләрдә. Мәсәлән, «яшьлектә укыганың ташка тамга салгандай, картлыкта укыганың бозга язгандай», дибез. Яки: «яшь хәтер—ташка язгаидай, карт хәтер—бозга яз- ♦ гандай». Янә: «аның гадәте—ташка тамга салгандай, һәр көн тугыздан эш урынында •, — дибез.
Ташка тамга салу—бу безнең борынгы бабаларыбыэның үз ядкяр сүз яки кабер х ташларына тамга хәрефләр (рун язуы) белән тукып язган язулары дигән сүз. Ягъни £ безгә ислам дине кергәнче, моннан мең ярым еллар һәм аннан да элек кулланган үз н тарихи, милли язмабыз, һәм шунлыктан «ташка тамга салган» әйтеме дә шул борынгы Q заманнарда ук телебездә актив булган. Мәсәлән, VIII гасырның 34 иче елында Билгә £ каган ташъязмасында: «Йәгирми күн олырып, бу ташка бу тамга куп. Йолыг Тегин би- g тидим». (Егерме көн утырып бу ташка бу тамга салып (мин) Юлыг Тәгин яздым) Бити- £ дим—бөти тукыдым, ягъни ташка тукып яздым димәк. Бездә дә әбиләрнең янга язма j? бөти яки бөтү—тылсым—талисман тагуларын искә алсак, димәк, яздым мәгънәсендәге £ борынгы битиднм сүзенең тамыры да телебездә сакланган икән Олырып—хәзер уты- § рып дибез. Әмма кичәге әдәби телебездә һәм башкорт телендә ултырып язылуына х караганда, бу сүздәге борынгы «л» бездә акыртынлап төшеп «т» белән алмашына бару С күренеше. Кыскасы, бу борынгы чыгышлы «ташка тамга салгандай» әйтеме телебездә хәзер дә актив бер тәгъбир.
«ТЕЛ» АЛУ. Хәрби әйтем. Сугышларда дошман кешесен тотыл алып, дошман хәлен < сөйләтү, дошман серен алу. Сугышта «тел алу», «тел тотып китерү»ләр бик актив кул- €■ ланылганга, бу әйтем үзе дә безгә соңгы заман сугышларында чыгып таралган сүз ф кебек булып тоела. Ләкин бу дөрес түгел. Чөнки ул әйтем борынгы төрки каганат гас- көрләрендә үк гамәлдә кулланылган. Мәсәлән, VIII гасырда утыртылган Төньюкук яз- о Ма ташында: «Тылыг ала олыр»—«телен» тотып алып утыр. (Ягъни «тел алу» эшен дәвам иттер.) Тагын: «Тылыг кәлтерде» — «телвне (дошман әсирен) тотыл китерде. п
ТӨН ОЕМАУ, КӨНДЕЗ УТЫРМАУ... Хәзерге телебездә актив бу әйтем VIII йөз ; Төньюкук ташъязмасында: «Тун удзуматы, күндүз улырматы».
УТ ЧӘЧЕП, БУРАН УЙНАТЫП. Хәзерге телебездә актив кулланыштагы бу әйтем VIII гасыр Күлтәгиннең зур ташында кыскарак бер вариантта болай дип әйтеп бирелгән: «Теркиш каган Болчуда отча, борача кәпти». (Төркишләр каганы Болчу дигән җиргә п уттай, бурандай (булып) килде).
ЭШЕН-КӨЧЕН БИРҮ. Кушсүэ. Хәзерге телебездә актив бу әйтем VIII гасырдагы Күлтәгиннең зур ташында: «Әллиг ел ишиг-күчиг бнрмеш». (Илле ел эшен-көчен биргән.) «Каганлык будун әртим каганым каны! Нә катанка ишиг-күчиг бмрүрмән!» (Каганлы (ханлы) халык идем, каганым (ханым) кайда? Нинди ханга эшемне-кәчемне биреп торам?)
ҮЛЕМ-ҖИТЕМ. Кушсүэ. Үлем-бетем. VIII йөздәге Күлтәгиннең зур ташында үлү. йитү (җитү) рәвешендә очрый, үлү-бетү, үләр-бетәр хәлгә төшеп дигән мәгънәдә «Иним Куптегин бирлә елү-йитү казгандым». (Энем Култәгин белән үлә-бетә (дәүләт) казандым дигәне.) «Йитү»нең бетү мәгънәсе безнең мәкальләрдә дә саклана: «Юнь юнеңне җетерер» (бетерер) һ. б.
XI—XIII ЙӨЗЛӘРДӘГЕ ЯЗМАЛАРДА КҮЗГӘ ЧАЛЫНГАН КАЙБЕР ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕМНӘРНЕҢ ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЧАГЫЛЫШЫНА МИСАЛЛАР
ДӘРТ БАР, ДӘРМАН ЮК. Теләк, омтылыш бар, аны эшкә ашырырлык көч. хәл куәт юк, чара юк димәктән бүгенге әйтем. Моннан мең еллап элек бездә таралган һәм шәрык белән тыгыз культура багланышы булуны күрсәткән борынгы фразеологияләрдән. Кара: «Бу дәрдө һичбер дәрман бәлүмәзвән». (Бу дәрткә һичбер дәрман белә алмасмын.) Йосыф китабы. Гыйшык дәртенең дәрманы юк. (XVI йез, 1552 елда Казан эчен сугышта үлгән Колшәриф шигырендә)
ИКЕ ТӘКӘ БАШЫН БЕР КАЗАНГА СЫЙДЫРУ Хәзерге телебездә дә бик актив кулланылган бер мәкальдән алып, җемлә кисегенә әйләндерел әйтем. Бер текәне бер ка
занга салып пешерү борынгы күчмәлеләр өчен бер табынлык аш саналганга, бу әйтемдә тәкәнең башы хакында сүз бармый, әлбәттә, үзе хакында бара. (Чөнки башы казанда да пешми, учакта өтеп ашалган.) Бу мәкаль һәм әйтем бик борынгы, ул төркиләрдә ’имер, бакыр, точ (бронза) казаннар ясала башланган заманнарда ук әйтелгәндер бәлки. Язмаларда да борынгыдан теркәлеп килүе күренә. Мәсәлән, 1068 дә язылган М. Кашгари «Лөгатькендә: «Ики кучкар башы бир ашичта лишмәз», диелә.
КИРТӘ СИКЕРҮ. 1. Киртә, киртә-кура, киртә эче яки киртәләп алынган ихата — борынгы күчмә тормышта киез өй—тирмә кирәгәсе кебек итеп тотылган бер түгәрәк даирә, киртәгә керү—бер даирәгә керү, алыну. «Нокталар да куймыймын, керсә ярар, дип. киртәгә, Мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип. иртәгә». (Г. Тукай.)
2. Киртәдән сикерү—буйсынудан, тәртиптән чыгу. Киртәдән сикергән—чыныдан чыккан, баш бирмәс, тыйнаксыз, юньсез кеше. «Бозылды, бөтенләй киртә сикерде!— дип башын чайкап куйды». (Г. Бәширов).
3. Бер диннән икенче дингә «сикереп чыгу», дин алыштыру, чукыну. Бу гасыр башындагы китапларда, мәсәлән, «Каюсы—күрдем, ди, каюсы—ишеттем, ди. каюсы—ул түгелдер, ул инде күптән дөньяда юк, булса да киртәдән сикергән инде, дип төрле сүзләр сөйли башладылар» (Ш. Гуни). Монда—киртәдән сикергән әйтеме—бер диннән икенче дингә күчкән, керәшен булган мәгънәсендә. Киртә сикерүнең бу мәгънәдә әйтелеше дә бездә бик борынгыдан килә. Мәсәлән, 1068 елда язылган Мәхмүт Кашгари «Лөгать»ендә «кол тәңрегә киртекенде» дигән сүз бар. Кол аллага ышанды, ягъни дин кабул итте, үзен дин киртәсенә кертте дип аңлатма бирелгән. Шуның белән киртә сикерү әйтеме диннән чыгу, бер диннән икенче дингә сикереп чыгу мәгънәсендә бездә дә бик борынгы заманнардан ук әйтелә килгәнгә охшый. Чөнки Болгарда 922 нче елда ислам дине рәсми кабул ителгәч һәм аннары монгол яулары басып алганның соңында да, яңадан борынгы төркиләр дине булган мәҗүсилеккә кире кайтулар күп булган. Бигрәк тә мәҗүси кыпчаклар Болгар җирләренә күпләп сырыкканнан соң бу «диннән чыгу» мәгънәсендә «киртә сикерү» тәгъбире актив кулланылган булырга кирәк. Чөнки Казан алынгач, Иван Грозный заманыннан алып, озак гасырлар буена патша хөкүмәте татарларны колонизацияләү һәм көчләп чукындыру белән шөгыльләнгәнлектән, «керәшен булу» мәгънәсендә «киртә сикерү» тәгъбире телебездә икенче дингә күчү мәгънәсен алып һаман да дәвам иткән.
УТНЫ ЯЛКЫН БЕЛӘН СҮНДЕРҮ. Эшне сүрелдерү урынына көчәйтү. М. Кашгари, «Диван лөгать-әт-Төрек», XI гасырда: «Отуг үзгич бирлә үчермәс». (Утны ялкын белән үчереп (бетереп, сүндереп) булмый.) Димәк, X гасыр һәм аннан да элек әйтелә килгән әйтем булуы ачык. (Үчү, үчерү—Зөя буе. Лаеш ягында хәзер дә әйтелә. Бетү, бетерү мәгънәсендә.)
АЛТЫН УРДА ХАНЛЫГЫ ЗАМАННАРЫННАН КАЛГАН ӘЙТЕМНӘРДӘН КАЙБЕР МИСАЛЛАР |ХП1—-XIV ГАСЫРЛАР)
АВЫЗЫН АЧСА ҮПКӘСЕ КҮРЕНӘ. Киная. Хәзер бездә бу әйтем ач-ялангач, бик фәкыйрь яки дә үтә ябык, арык кеше димәктән әйтелә. Казакъта: «Аузын ашса ишек- карны куринген». (Авызын ачса эчәге-карыны күренгән).
Шунысы кызык, борынгы кыпчак телендә. Алтын Урда заманнарында бу сүз табышмак ител тә әйтеп йөртелгән һәм аңа «ишек белән ут» дип мәгънә бирелгән. Ягъни күчмә киез өйнең (тирмәнең) ишеге авызга, эчтә янган учакның ялкыны алсу үпкәгә тиңләштерелгән. Шулай итеп, бер үк уңышлы кинаяле гыйбарә әйтем дә. мәкаль дә, җыр кисәге дә табышмак та булып китәргә мөмкин. Бу инде тел-фольклорда жанр ара хезмәттәшлек күренеше. Мондый хезмәттәшлек әйтемнең сыгылмалы һәм озак яшәүчән булуын тәэмин итә.
АЗ АЗЫКЛЫ КҮП ЯЗЫКЛЫ. Изгелек запасы аз, гаебе, гөнаһы күп. «Аз азыклы, күп языклы күдәй галиме». XIX йөз башы язучысы Таҗетдин Ялчыгол әсәре «Сөбател-га- җизин» китабыннан Шул ук әйтем XIV йөз башы Рәбгузи әсәрендә: «Аз азыклыг. күп языклыг» рәвешендә бирелә.
АМАЙДАГЫ-МАМАЙДАГЫ. Кушсүз. Касыйм ягы. Бик күптән булган эшләр; әллә кайчангы борын хәлләр, вакыйгалар, Мамай мирза заманында булган хәлләр димәктән калган әйтем.
Мамай мирз»—Алтын Урдада нугайлар командиры. 1370—1380 еллар арасында Алтын Урдада үзара тәхет сугышлары китә. Шул 10 ел эчендә 14 хан тәхеттән тәшере- Г9. Шул дау-низаглар эчендә Мамай мирза да 1380 елда Тула елкәсендә Куликоаода сугышта җиңелә. Бу сугышлар татар-мишәрләр яшәгән Саратау, Нурчат, Воронеж, Касыйм, Ука якларын да каплап алганга, ул кызу еллардагы вакыйгалар турында халык ♦ авызында соңыннан һәртөрле легенда-хәбәрләр, әлбәттә, бик күп булган. Мамай мирза шулар эчендә актив роль уйнаганга, соңыннан ул вакыйгаларны гомумән «Амайда- = гы-Мамайдагы эшләр» дип сөйләүдән калган әйтем. «Ул инде. кем. сөйләп китсәң, = әллә кай заманнарда булып үткән Амайдагы-Мамайдагы эшләр...»
АНТ-ШАРТ ИТЕП. Патшалык ара эшләрдә ике яктан шарт куешып, ант белән рас- 2 лап кул куешып яки тамгалап килешү. Бу әйтем рус грамоталарында да ант-шарт рәве- п шендә очрый. «Ирем яхшы торырга дип ант-шарт итеп, мине яңадан алып кайтты...» ?
ДИҢГЕЗ ТУБЫКТАН. Аның исе дә китми, кешеләр батып үлә торган һәлакәт — ~ аның өчен барыбер димәктән әйтем. Борынгы Алып гәүдәле Гуҗ хакындагы кыйсса- о дан таралган. Бездә: «Гуҗ Тоныкның угылы ирде, озын буйлыг ирде. Туфан суы J енчекендин (тез төбеннән) юкары чыкмады. Тиңизгә илкин сукып, нәһәкләрне тотып, афтапка пешереп ейер ирде». (Диңгезгә кулын сугып, крокодилларны тотып, кояш- § ка пешереп ашар иде.) (XIV йөз башларында ук язылып, татар-болгар арасында бик х күп кулъязма нөсхәләрдә табылган Рәбгузи китабыннан.)
БАШ ӨСТЕ. Элек хан-солтаннар фәрманын үтәүче кеше хан алдында тезләнеп g башын сузып, ханның фәрман кәгазен баш өстенә куйдырып үзенә ала һәм шул £ вакыт «баш өстә» дип әйтергә тиеш булган Ягъни фәрманыгыз минем баш өстемдә £ аны үтәүгә башым белән җавап бирәчәкмен дигән мәгънәдә символик акт белән беркетеп алу сүзе булган. Ханлыклар беткәннән соң. бу акт онытылып, «баш өстә» ♦ дигән сүз үзгәреп, «баш өсте» дигән әйтем булып китә. Бу инде хезмәтегезгә хәзер- мен димәк. Рус телендә— к вашим услугам.
КИТКӘН БАШ КИТКӘН. Чарасыздан баш ияргә, күнәргә риза булу, мәҗбүрлектән х яки антыңа тугры булудан һәлакәтле эшкә тәвәккәлләп башыңны тапшыру, ил ташлау- ™ га мәҗбүр ителү. Идел-Болгар җирләрен Чыңгыз басып алганнан соң, әсир төшкән бол- х гар-кыпчаклар әтрәгәләм (кол гаскәр) ителеп сатылып, күпләп Мисырга озатылу чо- с рында чыгып таралган әйтем. Петр I заманнарыннан башлап патша хезмәтенә татардан 3 көчләп солдат алу. лашманга куулар башлангач, татарның һәлакәтле эшләргә тәвәккәл- ж лек психологиясен чыныктырган бу әйтем никрутлар, лашманнар арасында нык тара- 2 ла Мисал: «Электән күнегелгән инде ул. Янәсе, киткән баш киткән, ике үлем булмый» (К. Нәҗми).
КЫР ГАЛӘМӘТ КИЛҮ Кырга сыеша алмаслык дәрәҗәдә күп гаскәр, бик каты буталыш, кайнашу, сугыш-кырылыш димәктән. Монголлар һөҗүмендә җиңелгән болгар- кыпчакларны аулап күмәртәсе белән гарәпкә коллыкка сатудан калган сүз булса кирәк. Чөнки монда галәмәт сүзе үз мәгънәсендә түгел, бәлки кырда сугышта әсир алынган әләмәтрәк (галәмәтрәк) мәгънәсендә. Мондый зур «кыр галәмәт килү», мондый зур кырылышның тарихта мәгълүм элекке һәм зурысы — Болгар шәһәрләрен Чыңгыз явы басып алганда һәм хәрби ирләрне Кара диңгез буйларына илтеп, генуэзецларга күпләп коллыкка сатканда булган.
КАЗАН ХАНЛЫГЫ ЧОРЫНА КАГЫЛЫШЛЫ ӘЙТЕМНӘРДӘН •
КАЙБЕР МИСАЛЛАР (XV—XVI ГАСЫРЛАР АРАСЫ)
ИТӘГЕ БӨТЕН, ҖИҢЕ ОЗЫН. Дәүләте киң, хәле иркен кеше димәктән киная Элек кәнчыгыш һәм күчмә мәдәният белән баглы Болгар, Казан заманнарында илдә халык чагыштырмача аз, табигать иркен, көтү маллар, ит-май, сөт-катык, ризык күплеге бе- гән тормыш та, күрәсең, иркен һәм мул булган. Мәсәлән. Казанны алу хакындагы рус елъязмаларында Казан арты җире дөньяда шундый оҗмах кебек байлык-муллык җире итеп тасвир ителә. (Князь Курбский һәм башкалар истәлегендә.) Ул заманнарда табигатьнең иркенлеге билгесенә татарлар гадәттә кием-салымда итәк-җиңне, чабуларны, әлбәттә, киң, мул итеп теккәннәр. Хәзәрдә дә дәүләтле, хәлле, киң-мул, иркен
ә. «к у » № i;
129
тормышлы кеше дип әйтер җирдә «аның итәге бетен, җиңе озын» дип әйтеп кую шуннан килә (Шуны да әйтик, фәкыйрьлекнең билгесе—җиң кыскарудан башлана, имеш, Омы тузган саен бөкләп тегә,- янәсе.)
КЫРЫМ ЧИРҮЕ КҮК. Кеше күплек, ишле гаилә яки бер урында тупланган гаскәр күплектән киная. (Чирү—гаскәр.) «Петр Федрич Кырым мирүе чаклы халык белән Казанны алмага килә». Яисә: «—Аларның өендә ул кеше, ул бала-чага, мин сиңа әйтим, бөтенләй Кырым чирүе күк!»
Казан ханнары булган Мөхәммәт Әмин һәм Габделлатиф ханнарның анасы Нур Солтан бикә, ире Ибраһим ханнан тол калгач. Кырым ханы Миңлегәрәйгә иргә чыга. 1518 елда Казанда Мөхәммәт Әмин хан үлгәч, Казан бер ара хансыз кала. Касыйм татарларыннан Шаһгали хан Казанга хан булып килсә дә төшерелә. Казанлылар үзләренә династия биреп килүче Нур Солтан бикәнең Кырым ханы Миңлегәрәйдән туган улы Сахибгәрәйне Казанга хан итеп чакырып китерәләр. Аны туганы Мөхәммәт Гәрәй хан күп санлы Кырым чирүе (гаскәре) белән китереп, тәхеткә куйган һәм аларның байтагын сарай гвардиясенә дә куеп, Казанда калдырып киткән була. Сахибгәрәйдән соң Сафагәрәй хан һәм Сөембикә заманында да Казан тәхете янында Кырым чирүе зур роль уйный. Ләкин бу чирүнең Казанда берьюлы искиткеч күп булып күренүе, әлбәттә. Шаһ- галине тәхетеннән куып, Сахибгәрәйне мендергән көннәрдә булган, бу хәтле чирүне кунак итү, өйләргә бүлеп кую Казанда нык кына сизелерлек һәм телләргә мисал итеп алырлык зур вакыйга була. Шул заманнардан соң гаскәр һәм күп халык җыйналышын яки бик ишле зур гаиләне күргәндә, күплеккә мисалдан «Кырым чирүе кебек» дигән сүз әйтемгә кергән һәм әле дә әйтелүендә дәвам итә. Шунлыктан бу әйтемнең тарихын да 1521 дә. Сахибгәрәйне тәхеткә утырткан көннәрдән калма дип тәгаен әйтеп
ҮЗЕН ҮЗЕ БЕЛМӘГӘН, ҮЗЕН МӘМӘТ АТАГАН. Үзенә берәр дәрәҗәле кеше исемен дәгъва кылучы хакында. Мәмәт—Казанның беренче ханы—Олы Мөхәммәт хан. Халык телендә Мәмәт хан, Урмамбит хан исемнәрендә дә йөри. (Урмамбит хан үлгән көн, ун сан нугай бөлгән көн. Мәкаль.) Олы Мөхәммәт ханның исемен, данын, нәсәбен үзенә файдаланып. Казан тәхетен дәгъва кылучылар соңыннан аз булмаган. Югарыгы әйтем шуларга карата. Мәкаль урынында да килә. XV гасырлардан калма.
КАЗАН АЛЫНГАННАН СОҢ, 1S52—1700 ЕЛЛАР АРАСЫН ЧАГЫЛДЫРГАН ӘЙТЕМНӘРДӘН КАЙБЕР МИСАЛЛАР
АК ПАТША. Эпитет. Рус чары, рус патшасы димәк. Великорус дворяннарының Көньяк һәм Идел-Урал, Себер халыкларына патша булып, җир-суыи теләгәнчә иэеп- талап яшәгәндә һәм Русиянең төп закон чыгару аппаратларында үзләре генә утырып, патшалык итеп торганда, башка халыклар алдында үзләренең аерым шәп ак тәнле, югары затлы расадан яратылган һәм шуңа күрә Россиядән башка төстәге, башка нәселдәге барлык халыкларга ак патша булырга үзләрен генә хаклы дип күрсәтү өчен таккан исемнәре.
АЛПАК ТА КЫСТЫЙ. КАЛПАК ТА КЫСТЫЙ. Ике яктан ике патшалык, икесе дә үз кул астына керергә я үзе яклы булырга кыстый димәктән. XVII—XVIII гасырларда Пугачев явына кадәр төрле-төрле исемдә халыклар күтәрелеше барганда, татар, башкортлар үз ягына, калмык-зангарлар үзенә, рус патшалыгы, казаклар яки поляклар үз ягына кушылырга өндәү алып барган заманнарда чыккан әйтем. Ягъни ике якның кайсына ышанырга, кайсы якта булырга белми торуга мисалдан әйтелә,
КЫРДЫҢ ПЫЧАГЫМНЫ! ПЫЧАК КЫРУ. Татарда пычак кыруга һәм гомумән пычакка бәйләнешле төрле әйтемнәр күп һәм бу сүзнең мондый формаларда кулланышы бик сәер. Мәсәлән:—Я, ни пычагым кырып килдегез анда? Ягъни, ни булдырып килдегез? (Дөресрәге, булдыра алмыйча килдегез мәгънәсендә) Кырдың пычак! (Булдыра алмадың!) Күрдең пычак! (Пычагымны да күрмәдең! Ягъни бер ни дә күрмәдең!) Мисал: «Сираҗетдин. Күрдең пычак) Ул вакытта ул акчалар күптән кладовойда яталар иде». (Г. Камал.)
Кыру—монда бу сүз бер-берсенә каршы ике мәгънәдә: 1) кыру, вату-җимерү; 2) юнып-кырып агачтан, тимердән әйбер ясау. Кырмачы—борын бездә балта остасы
(столяр)—агачтан кырып ясаучы һәм тимер кыручы (токарь). Борынгы болгарда металлургия (тимер, чуен, корыч кою) югары үскәндә, корычны кырыл үткен пычак-кы- лыч ясау зур һөнәр саналып, эш булдыруга мисалдан эш кыру, пычак кыру мәгънәсендә әйтемнәр ясалган. Ягъни, кыру—вату, җимерү мәгънәсендә түгел, киресенчә, эш кырып йөрү—эш булдыру димәк. Урта гасырларда Идел буе болгарларының металлургиядә бу зур мәдәниятләре Европа халыкларына һәм күршеләре русларга тәэсирсез калмый, билгеле. Кузнец сүзе болгар-татарча утлы күмер, учак мәгънәсендәге куз, утлы куз сүзеннән, шулай ук русчадагы чугун сүзенең дә турыдан-туры татарча чуен сүзеннән алынган булуын, ягъни шул сүзләр белән бергә металлургия эшләре үзе дә болгарлардан күреп алынган булуын күрсәтә бу мисал.
Әмма хәзерге телдә «кырдың пычагымны» әйтеме элеккечә булмаганны булдыру түгел, бәлки булганны вату, кыру дигән тискәре һәм ироник мәгънә алып китүенең сәбәбе шул: Казан алынганнан соң татарга пычак-кылыч кебек кораллар йөртү тыела, булган пычаклары кулларыннан тартып алынып, сындырыла, ватып-кырып ташлана һәм һәр өйгә икмәк кисү өчен бер генә пычак калдырып, ул да стенага чылбЫр белән кагып куела, татар икмәген шунда барып кына кисеп алырга хаклы була. Соңыннан патша хөкүмәте тарафыннан бу хөкем бераз йомшартылып. кәсеп өчен балта-лычак тотарга рөхсәт ителсә дә. металлургия татарга тыелган килеш кала. Хәтта ат дагалау кебек иң гади тимерчелек һөнәре дә татар авылларында Октябрь революциясенә кадәр рус кузнецлары кулында булып килде. Шулай итеп, кайчандыр Россиягә металлургия һөнәре кертешкән, чуен-корыч койган болгар-татар балалары патша хөкүмәте кулында колонизацияләнү гасырларында үзләре балта-пычак, кылыч ясау түгел, әзер ясалганны да уз иркенчә тотарлык кодрәтләре дә калдырылмаганда, «пычак кыру» әйтеме до бездә ироник тискәре мәгънә алып киткән. Пычагымамыни! Пычагыма кирәк! Пычагым калган, тагын анда барып йөрергә! Кырдың пычак! Күрдең пычагымны! һ. б
ИШЕТМӘСӘҢ ИШЕТ, УРМАН АСТЫ КИШЕТ! Иске Кишет, Яңа Кишет Казанга якын Добьяз як авыллары. Кайчандыр бу авыллар патшага баш бирмәгән, чукынмаган өчен кертү йоласы.
ПАДИШАҺЫМ СОЛТАНЫМ. ИСКЕ КӘВЕШ ОЛТАНЫМ! Әкиятләрдә патшаларга эндәшү алымы булган әйтем. Легендаларга караганда. Болгар-Каэан ханлыгы алынгач Һом бер төркем татар әсирләренә Иван Грозный алдында бүреген салып ..падишаһым солтаным» дип баш орып эндәшергә кушылгач, татарлар бүреген салган салуын, әмма ләкин түбәтәен салмаган һәм «падишаһым солтаным» дигәннең артыннан ук бу сүзгә ялгап, тиз генә йөзен аска бер яккарак чәвереп, «иске кәвеш олтаным!» дип әйтеп куйган һәм шуны гадәткә керткән булалар. Ягъни моның мәгънәсе: болгар-татарлар үзләре электән үгез күненнән болгарын олтан ясый белә торган халык, безне син тиз генә олтан ясый алмассың дигән сүз. имеш Шуннан бирле татар әкиятләрендә геройлар пат. ша алдына кереп бүрек салып «падишаһым солтаным» дип эндәшкәндә, бу сүзгә ялгап, «иске кәвеш олтаным» дигәнен дә төшереп калдырмыйча кушыл әйтеп сөйләү гадәткә кергән.
җәза отрядлары китерелеп, розгалар суктырылып, төрлечә җәзалангач, татар арасына ~ бу хәбәр һәркайда киң таралып, моңарча нык билгеле булмаган Кишетләр кинәт мәш- о hyp булудан әйтем булып киткән сүз. Хәзер дә көтелмәгән яңалык булып телләрдә сөй- ~~ ләнгән ят бер хәбәр ишеткәндә: «—Менә, ишетмәсәң ишет, урман асты Кишет!» дип С куялар.
ИШТЕҢ ИШЕК БАВЫН! Зур эш кырыр кебек өстенә эш алып тотынып та юк эш эшләп куйган кешегә карата—булдыксыз икәнсең, юкка көчәндең димәктән әйтем. X Ишек бавы: Казан алынгач һәм татарларга тимерчелек эше һәм корал йөртү бөтенләй тыелгач, кичәге чуен-корыч койган һәм алтын-көмеш акча суккан болгар-татар бала-
лары байтак вакытлар ишекләренә тимер тотка коюдан да мәхрүм ителгәч, тотка урынына ишеккә бер тишек тишеп, шуңа бау ишеп тагып, ике башыннан төенләп куелган. Бер як төенне тотып тартканда икенче як төен белән ишек тартылып ачылган һәм ябылган. Шуннан ишек бавы сүзе таралган Белеп булмый, мондый баулы ишек бәлки тимерне башлап куллануга кадәр бик борынгы заманнарда да булып, татарлар шул гасырлар хәленә кайтарылганнан соң телдә дә кирегә кайтып яңадан активланган .
Иштең ишек бавын—ягъни шуны да булдыра алмадың, юк эш эшләдең димәктән. «Ишек бавы бер алтын, безнең апай мең алтын.. (Г. Тукай). Кияү кергәндә бүләк сорап
XVIII ГАСЫРЛАРДА ТАРАЛГАН ӘЙТЕМНӘРДӘН МИСАЛЛАР
АКЧАГА ЧУКЫНУ, АКЧАГА ЧУКЫНГАН. Акчага табыну, акча өчен җанын-иманын сату. «Башкалар бер тиен табалмый яше күздән акса да, Кызганып кылмый иганәт, ул чукынган акчага» (М. Гафури). (Иганәт—ярдәм.)
Иван Грозный Казанны алганнан соң татарны көчләп чукындыру эше җәелдерелә. Шулай да татарның күпчелеген дүндерә алмый. XVII—XVIII гасырларда патша хөкүмәте татарны җаны-тәне белән тәмам кол итеп мескенлеккә төшерү, шул юл белән исемен дә, җисемен дә дэчьяда калдырмау өчен, вакытлыча төрле материаль интереслар күрсәтеп ауга төшерергә керешә: һәр чукынган татарга мул гына акчалар түли, аны солдатка алудан, имана түләүләрдән дә азат итә. Чукынмаган татарның җирләрен дә аңа алып бирә һәм башкалар. Шулай да патша бу максатына да ирешә алмый, файдасыннан расходы гына зурракка төшә. XIX йөздә Оренбургка базарга килгән кыргыз-ка- закъка чиркәүгә кереп төртенеп чыккан өчен генә берәр сумлык көмеш акча бирелгән. «Ни хәл?» дип хәл сораганга каршы: «Бер тәнкә алып чукынып җөреп җатырмыз» сүзе дә шул заманнардан калган. Әмма соңыннан эзләп тап син ул бер тәнкә алып киткән казакъны даладан. Кыскасы, хәзер инде бу акчага чукыну әйтеме диннән дингә чыгу мәгънәсендә түгел, бәлки акча өчен, мал өчен җан сату дигән мәгънәдә әйтелә. Тукайның «Читен тормыш, капиталга чукынмасаң!» дигәнендә дә шул ук мәгънә.
БАШ КИТӘРЛЕК ЭШЛӘР БАШКАРУ. Патша хөкүмәте татарларга карата аеруча колониаль изү, бетерү сәясәте алып барганда, халыкның дини һәм милли хокуклары төрлечә эзәрләнеп, җир-сулары таланганда һәм төрле җәза отрядлары йөргәндә, бу га- делсезлекләргә каршы баш һәм тел күтәреп чыгу халыкта, әлбәттә, зур кыюлык һәм ирлек саналган. Мондый ирләр, әлбәттә, Себер җибәрелгәннәр һәм шуңа да халык бу зур кыюлыкны «баш китәрлек эш башкару» дип атаган. Бу әйтем халык җырларында да урын алган. Мәсәлән: «Казан калалары таш кала, бик күп калаларга баш кала; Ир башкайларына уйлар төшсә, баш китәрлек эшләр башкара».
БЕЗГӘ БЕЗ БУЛМЫЙ, БЕЗГӘ ШӨШЛЕ БУЛМАС. Сүз уйнату, каламбурга корылган җор сүз. «Без» сүзе монда ике мәгънәдә алынып уйнатылган һәм кинаяле мәгънәдә әйтелгән. Ягъни безгә (безнең халыкка) очлы без булып кадалмыйча, шөшле булып кына төртелеп калмаслар дигәннән әйтем. Петр I заманнарында һәм аннан соң рус дворяннары үз мәнфәгатьләре өчен татар дворяннарын сыйныф буларак бетереп, җирләрен рус помещиклары кулына өләшеп бирү, татардан гомерлек солдат алу һәм гомумән көчләп чукындыру кебек аеруча каныга һәм кадала торган махсус колонизаторлык законнары чыгарылудан таралган әйтем.
БУШКА ЛАШМАН ТАРТУ. Петр I заманында Казанда хәрби флот салырга, урман эшенә куылган татарлар лашман, лашманчы дип йөртелгәннәр. Аларга бик аз түләнеп, ул акчаны да патша түрәләре басып калырга тырышканнар. Атлысы аты белән, атсызы җәяү, мәҗбүри рәвештә, сукыр бер тиен, ике тиен акча түләмгә Казан артының мәшһүр калын имәннәрен үз куллары белән кисеп, ата-бабадан калган табигый байлыкларын үз атлары белән тарттырып, мең азап белән төрлечә сөйрәп, бик зур михнәтләр чиккәннәр. Шулай ат урынына җигелеп бушка авыр эш эшләп азап чигеп йөрүләр мәгънәсендә бу әйтем хәзер дә телдә калган.
БӘРӘҢГЕ АШЫЙ БЕЛМӘГӘН АВЫЗЫ БЕЛӘН... Бик табигый, җиңел генә эшләнә торган бер эшне булдыра алмаган көенә ул да сөйләнеп яткан була дигән урында мыскыл белән әйтем.
Бәрәңге ашый белү димәктән, башта ул Америкадан Европага, аннан XVIII йөздә генә Россиягә китертеп утыртыла башлый. Ләкин аны ничек үстерергә булдырсалар да, ничек ашарга икәнен белмичә, чынлап та аптыраганнар. Берләре сабагын, икенчеләре сабагындагы алмасын ашап карап, «тефү» дип төкереп ташлаганнар. Өченчеләре төбендәге бәрәңгене алып, чи көенчә кабып караганнар яки пешерсә дә тозлап ашый белмәгәннәр һ. б. Ул бары тик XIX йөзнең беренче яртысында гына чынлап утыртыла башлый. Бәрәңге татар өчен дә төп азыкның берсе булып киткәч, аны да ашый белмәү дөньяда иң зур булдыксызлыкның мисалы булган мыскыллы бер әйтемгә әйләнеп китә. «Китче әле шуннан... бәрәңге дә ашый белмәгән авызың белен, син дә бу эшкә тыгылып, сөйләнеп торган буласың тагын!»
ИСКЕ БИСТӘНЕ КУЗГАТУ. Тик торганда кирәкмәгән зур гаугалы, авыр мәшәкатьле эшләр кузгату димәктән.
XVIII йөз урталарына табан Казан архимандриты мәшһүр кара йөз Лука Каиаше- вичның Иске Бистәгә монахлар урдасын җыеп алып төшеп, кат-кат крестный ходлар ясатып, ут төрттереп, татарларны үзләре салган Казаннан ул чагындагы чүплек һәм ф елга аръягы булган Яңа Бистәгә куу хәрәкәтләренә карата чыккан әйтем. Архимандрит хөкүмәт һөм чиркәү сәясәтен үткәрү өчен бу сәфәрләрне кат-кат ясатса да һәм татар- 3 ларның бер өлешен сөрә алса да, озак һәм каты көрәшләр нәтиҗәсендә аларны Иске S Бистәдән бөтенләй куу насыйп булмаган. Хәзер бу сүз халыкка кирәкмәгән авыр мә- S шәкатьләр тудыруга, авантюра белән маташуга карата әйтелә
КОРДЫ БИ АШЫ. Коры аш, итсез пешерелгән шулпа, кысыр аш. буш аш. Татар- га болгар-мишәрләр электә итсез пешкән ашны чын ашка санамаганнар. Бигрәк тә киң 5? җир-су хуҗалары — бәкләр, би-мирзалар. Инде Петр I заманнарында һәА аннан соң да j татар би-мирзаларның дворянлыклары бетерелеп, җир-су байлыклары рус дворян- х помещиклары кулына бирелгәннән соң, мирзаларның күпчелеге бөлеп-корып, итле шулпа = урынына кысыр шулпа—коры аш белән генә киченергә дә туры килә башлый. Шундый u табын өстене килеп кергән, ашарга утырган кеше: «Бу нинди ят аш!» дип, гаҗәпләнеп с сорый калса, моңа каршы шаянрак хуҗалар сер бирәсе килмичә, киная беләи: «Әйдә, җитеш, бу корды би ашы» (ягъни бөлгән, корыган бәк-мирзалар ашы) дип җавап би- = рүдән калган һәм таралган әйтем. Хәзер аның элекке мәгънәсе онытылып, ит коры- £ ганда пешерелә торган аш мәгънәсендә генә әйтелә.
КЫЗ АВЫРМЫ, ТОЗ АВЫРМЫ? Өйләнергә авырсынучы кешегә бирелә торган со- pay. Кыз алу авыр түгел, мәһәре авыр, ансын да түләр идек, аннан да бигрәк казнага түләү өчен тоз ташу авыр димәктән калган сүз.
Ничәмә төрле салымнар өстене, һәр әйләнгән кеше казнага тоз салымы түләргә мәҗбүр ителгән. Ул тозны көньяк Тоз түбә һәм Баскынчак күлләреннән арба белән та- £ шыганнар. Татарлар һәм башкортлар өчен бу бик авыр һәм табигатькә ят, начар эш _а булып тоелган. Чөнки, алар уенча, тоз ул су һәм һава кебек табигатьтә буш һәм тү- — ләүсез яткан гомуми бер азык. Өйләнү чыгымнары тоту өстенә хөкүмәткә, никах са- <_> гымы өчен, меңнәрчә чакрымнан тоз ташып йөрергә мәҗбүр ителүгә каршы бунтлар = да күтәрелгән. «—Кайчан кайтыр?—Яз кайтыр. Яз кайтмаса көз кайтыр. Йөге белән тоз с кайтыр, тоз артыннан кыз кайтыр». Бу такмазада тозга яз китүченең көз генә әйләнеп 3 кайта алуы әйтелә.
ИСКЕ ЫШАНУЛАРГА, ГАДӘТ-ЙОЛАЛАРГА. КОРАЛЛАРГА, ХӨКҮМӘТ ҺӘМ ТОРМЫШ ТӘРТИПЛӘРЕНӘ БӘЙЛӘНЕШЛЕ БУЛУ ЯГЫННАН БОРЫНГЫДАН КАЛМА БУЛУЛАРЫ ИСБАТ ИТЕЛӘ АЛГАН КАЙБЕР ӘЙТЕМНӘР
АВЫЗЫҢА БАЛ ДА МАЙ, АРТЫҢА КОЛЫН ТАЙ1 Сөенечле хәбәр китерүгә каршы теләк-бүләк вәгъдә әйтеме. Борынгы күчмә яки ярым күчмә тормышта зур сөенечле хәбәр китерүгә каршы бүләккә тай вәгъдә итүдән калган. Моны соенче алу диләр. •—Сиңа бер яңа хәбәр китердем, әйтимме?—Әйт—Сөенчесенә ни бирәсең?..» Шуңа каршы ни дә булса вәгъдә ителгәч, хәбәрче хәбәрен әйтеп, шуңа каршы сөенче бүләге, әйтик, колын ала. (Эләк ат-елкы татар-болгар илендә тулып яткан мал булуы, экспорт товар урынында һиндстанга меңләгән көтүләр белән озатылулары хакында Ибне Батута сәяхәтнамәсендә әйтелә.)
АВЫЗЫҢА БАЛЛЫ ҖОФАР ҖАУ1 Теләк. Сөенечле хәбәр китерүчегә әйтелә. Гадәттә бу урында хәзер «авызыңа бал да май!» диләр. Элегрәк «авызыңа бал да яу» диләр иде. К, Насыйри моны халык телендәге «бал яумак» сүзеннән чыгарып, «җау(яу). шулай ук бал мәгънәсендәдер, ди. Ләкин бу «яу» сүзе борынгыча ягъ—май мәгънәсендә булырга тиеш. Карагыз: «Күзнең явын алып тора» — бик балкып күренгән матур нәрсә турында—«күзнең маен алып тора», димәк. Яу (ягъ) — монда ягылып, сылашып ялтырап торган май.
Җофар—тарихчылар күрсәтүенчә, борын Болгар-Каэан җирләрендә күлләрдә кыйммәтле һәм хуш исле җофар җәнлеге бик күп булган. (Махсус та асралган булса кирәк.) Монголлар бу җирләрдәге кыйммәтле җофар һәм кетү-кәтү коланнарны аулап, бик
каты кырганнар. (Бу хакта Плано Карпини һәм Руброк сәяхәтнамәләрендә әйтелә, 1245, 1253 еллар.) Хәзер фольклорда гына калган. «Күктә-күктә ниләр бар?—Җофар белән шикәр бар. — Җофарыңны бир миңа. — Ник бирәем сиңа». Ф. Халидидә китерелгән ■ Авызыңа баллы җофар җау» әйтеме бездә бу тор әйтемнәрнең иң борынгысы һәм тулырагы булып аңлашыла.
АГАЧ БАШЫ ТӘСБИХ ӘЙТӘ. Агач башының акрын искән җилгә һаман бер тесле чайкалып, яфракларының лепердәл-медердәп торуын әйтем. Элекке суфыйларның, дәрвишләрнең утырган җирләрендә бер өзлексез тисбе (тәсбих) төймәсе тартып, бер кәйгә чайкала-чайкала һаман «алла, алла!» дип медер-медер кабатлап, үзләрен бер ритмик транс хәленә китерүләренә тиңләштерелгән. Ибне Фазлан сәяхәтнамәсеннән күренгәнчә, борынгы болгарларның агачны үзенә бер җанлы, изге кодрәт иясе санап, кирәмәткә табынуларына һәм кам (шаман) нарның да шулай ук укынып, шөлдерләрен кагып биеп, үЭләрен бер кәйгә салып, транс хәленә китерүләренә караганда, татарның җыр башларында еш очраган бу әйтем исламга кадәрле борынгы ышануларга бәйле булуы ачык. Ул бәлки татар кызларының чигеш орнаментларында чигелгәнчә, җир үтә чыгып, өзлексез үсеп тәңрегә (күккә) тоташа торган бик борынгы мәңгелек тереклек агачына (мәңге яшәүгә) ышануларга бәйледер? Бездә «Агач башы» дигән борынгы моңлы озын көйләр дә бар: «Агач башкайлары тәсбих әйтә Акрын гына искән җил белән; Еламачы, сылуым, ник елыйсың, Бер без генә түгел, ил белән...»
АНДА СИН ТҮГЕЛ, СИНЕ АШАГАН КАРГА ДА БАРЫП ҖИТМӘС. Җорланып әйтем. Гипербола. Хәленнән килмәслек әллә кай җирләргә барырга хыялланган кешегә көлеп әйтелә. Элекке заманнарда фәкыйрь генә болгар-татар шәкертләренең дә чын гыйлем табу, галим булу дәртеннән кәрваннарга тагылып, мең җәфалар белән Бохара, Гарәб- стан чүлләренә кадәр китеп, гыйлем юлында үлеп калучылар еш булудан әйтемгә кереп калган сүз. Ягъни, син барып җитү түгел, анда син юлда үлеп калгач, мәетеңне ашаган карга да очып барып җитмәс, янәсе.
Бу кыен сәфәрләр хакында тарихта мәгълүмат куп. Мәсәлән. Иран шагыйре Синаи поэмасында X гасырда ничек Болгар ханының улы ялгыз башы Газнә шәһәре мәчетенә кереп, бер кабым алма сорап, кызганыч бер хәлдә үлүе хакында языла.
АНДЫЙ ГЫНА (гаеп) ХАН КЫЗЫНДА ДА БУЛА. Кеше арасында эшләргә ярамаган кечерәк гаеп эш күрсәң дә аны күрмәгәнгә салын, янәсе. Адәм баласына гомумән хас булган андый гына вак-төяк эшне принципка күтәрергә, аның өчен кешене гаеп итеп эзәрләргә кирәкми дә. ярамый да. Чөнки андый гына эшләр безнең кешеләрдә генә түгел, үзен бик тәкәллефле, нәзакәтле тоткан элита сортлы сайландык класс кешеләрдә дә була дигән мәгънәдә әйтем. Борынгы ханлыклар чорында чыгып таралып, әле дә телебездә әйтелә. Соңыннан «андый гына гаеп мулла кызында да була» дигән төрдәше дә чыккан.
АРТЫННАН ЯУ КУГАН КЕБЕК. Бик каты ашыгып чабып бару. Элекке заманнарда көтелмәгән яктан яу килеп басуларга карата әйтелгән. Хәзер дә: «Кая артыңнан яу куган кебек болай чабасың?» диләр. Яу куу, яу басуның кай борынгы заманнарда башланган булуын атап әйтеп булмаган кебек, бу әйтемнең кай борынгы заманнардан калма булуын әйтеп булмый. Ничек тә ул бик борынгыдыр.
АТЫЛГАН УК КЕБЕК. Охшатым. Бу. әлбәттә, ук атып сугышулардан калган әйтем. Ук сугышы исә бик борынгы вәхши заманнардан килгәнгә бу әйтем дә шул кадәр үк борынгыдыр.
БАЛТА БИРЕП ШӨШЛЕ АЛГАН. Зур бәяле әйберен биреп алмашына кечкенә, бөясез әйбер алган, алданган димәктән. Борынгы болгарда кайбер төньяк тундра халыклары белән товарга товар алмашу сәүдәсе (акчасыз сәүдә) заманнары булганын искә төшерик. Соңрак Идел буендагы ханлыклар бетерелеп, болгарлар үзләре дә татар дип аталу киткәч, угро-фин халыклары белән гадәттәгечә товарга товар алмашуда бу әйтем: пБалта бирдем шөшле алдым, алдаладым татарны!» дип әйтелә башлый, Ягъни болгар-татарны сәүдәдә алдыйм диюче үзе алданыр, янәсе.
БЕРСЕ АРАПТА, БЕРСЕ ТАРАКТА яки Дөбйязларча: берсе аракта, икенчесе каракта (Тарышна авылы.) Икесе ике яры. икесе аеры юлда, аеры кәсептә димәктән. Бу әйтем башка төрки халыкларда да очрый. (Әйтик, казакъта—«Бери аракта, бери тарапта» һ. б.) Шуларга караганда, бу әйтем болгар һәм бигрәк тә Алтын Урда чорында, кыпчак, болгар, казакълар бер территориядә яшәгәндә, асылында «берсе гарәптә, берсе тарафта»
дигән бер уртак әйтемнән таралган булгандыр дип чамалый алабыз. Чөнки Болгар ханлыгы үзе гарәп хәлифәлеге яклавы астында булган. Гарәбстан исә борынгы юллар аша бик еракта. Шулай ук икенче яктан Уйгурстанда утырган Кара ханилар белән дә тыгыз сәүдә мөнәсәбәте. Анысы да бөтенләй икенче «тарапта» (тарафта) бик ерак. Шулай да моннан мең ел элек болгарларның бу илләр белән тыгыз сәүдә һәм куль- ♦ тура мөнәсәбәтләре өзелмәгән. Алтын Урда заманнарында да дәвам иткән. Соңыннан * бу ерак мөнәсәбәтләр өзелгәч, әлеге әйтем дә үзенең асыл мәгънәсен җуеп, гарәп е; һәм арап сүзләре урынына арак, тараф урынына тарак һәм карак дигән очракль лә- 5 кин шулай булса да элеккегә аваздаш бүтән сүзләр белән алмашынып, әлегечә үэ-әрә. £ Ләкин яшәүчән әйтем шулай да үзе телдә үлми, мәгънәсен саклап яшәвендә дәвам т- итә. ®
БУСАГАСЫНА ЙӨЗ СӨРҮ. «Бусагасына барып йөз сөрүдән гарьләнмәм» (М. Фәй- 2 эи). Йөз сөрү—кешенең өенә кергәндә бусагасына сәҗдә итү. табыну мәгънәсендәге ы сүз. Элекке заманнарда дәрәҗә иясе хан-мирзалар, алпавытлар хозурына һәм гомумән J дә чит кеше өенә кергәндә, кешеләр ишек бусагасын үбеп табыну сәламе (табуг сәлам) ? биреп кергәннәр. Бу шул йоладан калган әйтем. Йорт хуҗасының өй эче иэге-мөкатдәс - җир, ул аның ут-учак даирәсе дип саналган. Анда керү юлы бусага аша булганга, аның э аша атлау—шул изге сызыктан атлап узу дип саналган. (Бусага сүзенең тамыры бүс; i бүс итмәк—үпмәк.) Шул ритуал белән бәйләнгән «бусагасына йөз сөрү» гамәле коры £ бер дини мәҗүси акт кына түгел, моның иҗтимагый әхлакый мәгънәсе әлбәттә тирән һәм зур. Чөнки өй, кешенең гаилә оясы буларак, җәмгыятьнең иң беренче төп асыл күзәнәге. Аңа ихтирам саклау—аның бусагасын теләсә кем хуҗа булып, теләсә ничек 2 таптап узарга ярамау, асылда бу адәмчелекнең үзен саклау йоласы булып, шуның 9 мәгънәсе бу әйтемдә саклангандыр, бушка түгелдер. ♦
БӘЛАСЕННӘН БАШАЯК. Бәла-каза килгәндә артык-портык, аны-моны корбан сые £ итеп биреп, җиңелчә котылу. Әйтик, борынгы заманнарда корбанга чалынган терлек- ю туарның башын мәҗүси күк иясе булган тәңрегә, аяк-тоякларын җир-су иясенә һәм * башкаларга багышлап, үзләренә тереклек эстәгәннәр. (Шундый баш-аяклар бергә кү- и мелгән каберләр болгар җирендә табыла.) Соңрак башын камга (шаман руханыена), 5 аннары ислам кабул иткәч, учакта өтеп пешерелгән тәкә башын мәҗлес түрен тоткан с кунакка—түрәләргә һәм башкага сый итеп куелган. (Казакъ һәм башкортларда бу йо- 3 ла хәзергә кадәр диярлек очрый.) Нәтиҗәдә башка берәр мәшәкать килгәндә, «бәла- * сеннән башаяк» дип аны-моны биреп котылу әйтеме дә шуннан килеп чыккан, һем х ул бик актив әйтелә. Мәсәлән «Бирегез шуңа курортка бер юллама да бәласеннән башаяк, авызы тыгылсын1»
БҮКӘН КҮРСӘТҮ (букай күрсәтү). Кешене юк белән куркытып, өркетеп маташу, берәр эштән күңелен кайтару өчен бик хәтәр, куркыныч итеп күрсәтү. Әйтик: «Я. я, син миңа бүкөй күрсәтмә, мин сиңа бала-чага түгел»
Бука, буга, бога, букан, бүкә, бүкәй кыргызы, бугъ... һ. б. формаларда барлык терки телләргә таралган сүз. Башлыча мәгънәләре үгез, нәсел үгезе, болан үгезе, зубр һәм башкаларның үгезе; үгез куәтле кеше, пәһлеван, баскынчы; бүкү—сихыр куәтле, күз буар кеше. Бүкәвел — гаскәрдә интендант, тамгачы (тамоҗник), «Бүре бүкәвея икән, төлке ясаеыл икән» (Әкияттән). Руста бука — балаларны куркыткыч әйбер, чырайсыз кеше. Преображенский А. Г. моны —төньяк германча вокиа — өрәк сүзеннән алынган дип. Дальнее русларга төркиләрдән кергәндер дип уйлый. Французларда төнлә урамда вакытсыз йөргән кешеләрне тотып кыйнаучы өрәк (карачкы монах) мәгънәсендәге сүз дә шул ук сүз белән бәйләнештә дип, һәм шунлыктан бу сүз асылында, Европадан чыгып таралган диючеләр бар. Бү сүзнең төрки телләрдәге тамырларына караганда, ул. әлбәттә, безгә көнбатыштан килмәгән, киресенчә. IV гасырда төрки халык һуннар Атилла хан җитәгеидә Европаны басып, айкап йөргәнгә бу төрки чыгышлы сүзнең анда да барып җитүе бик мөмкин. Чөнки Атилла—Атилла. Атлы хакында эпослар, сагалар Скандинавиягә кадәр таралган булгач, «куркыныч куәт иясе» мәгънәсендәге бука, бөгә сүзләре анда да таралган булса, артык гаҗәпләнер урын юк Мәсәлән. Европа уртасындагы Германиянең исеме күп кенә иске географик карталарда Алмания дип һәм каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрендә дә шулай исемләнеп йерүе төптә аламан (бандит) һем бездәге алама сүзе белән бер тамырдан булуын да гаҗеп хәл дип ке-
рамыйбыз. Бүкәй күрсәтү әйтемендәге бүкә—бука—бога сүзләре дә үз тума төрки сүз -булганга, мәгънәсе дә сүзенә мач килгәнгә, без бу әйтемне үз борынгы малыбыз дип уйлыйбыз.
ИКЕ ТИЕН — БЕР АКЧА. 1. Дөнья малына ваемсыз, гамьсез караш яки тормышны, хуҗалыкта экономияне белмәүче, аны уйламаучы бер төрле тинтәк яки пәрвайсыз кеше хакында әйтем. Мәсәлән: «Аңа нәрсә синең көткән дөньяң! Булса ни дә булмаса ни! Ике тиен—бер акча!»
2. Дөнья малына ис китмәү, мал өчен яшәмәү, акча колы булмау, дөньяга бераз фәлсәфи югарылыктан торып карау һәм шуның белән бар акчасын теләгәнчә туздырыр, га үзен ирекле дип белүчеләр һәм богемачылар тарафыннан әйтем. Мәсәлән: «Гонорар нәрсә ул? Килә дә китә. Ике тиен—бер акча. Ресторанда бер утыру—кала!»
Искәрмә. Борынгы Идел-Болгарда металл акчаларга кадәр тиен тиресе (һәм башка кайбер күн-тиреләр дә) акча берәмлеге исәбендә саналып йөргән һәм бу сүз русларга да кергән. (Тиен—тәнкә—дәнкә—деньги яки куница (күн, сусар тиресе кисәге, күнчек һ. б.) Ак көмеш акчалар чыккач, «акча» дип аталып, бу сүз базар хакы булган акча берәмлеге мәгънәсендә йөри башлый. Шул чакларда озак кына заман ике тиен тиресе бер көмеш акча хакына тиңләп әйтеп йөртелүдән «ике тиен—бер акча» сүзе телгә кереп, әйтем урынында әйтелеп киткән булса кирәк.
ИРЕННӘН АКТЫ. АВЫЗГА КЕРМӘДЕ яки ТИМӘДЕ. Әкиятчә алым, җор сүз. Кешегә булган сый-хөрмәтне күреп, авыз суын агызып, үзенә дә өлеш тимәсме дип көтеп, коры калучылыктан көлеп әйтелә. Әкиятләр койрыгына очлам сүз булып килгән бу әйтем иске заманның данлы каһарманы Искәндәр Зөлкарнәен (Александр Македонский) белән Хозыр (галәйһессәлам) турындагы бездә таралган мәшһүр легендага бәйләнгән. Алар кешене мәңге яшәтүче тере суын эзләп, борынгы безнең Болгар җиренә киләләр. һәм ул чишмәне эзләп, караңгылык (золмат) иле булган төньяк котып сызыгына керәләр. Анда тере суы чишмәсен тапкач, Искәндәр ашыга-ашыга итеген салып, суны кунычына тутырып, берьюлы тиз-тиз, күп-күп итеп кабып эчмәкче була. Комсызлыгына йотлыгудан бик каты тончыгып, тере суы ирененә тисә дә авызына кермичә читкә ага . Ул эчә алмый. Хозыр баба эчә. Шуның белән тере суын эчү бары тик адәм балаларына яхшылык итүче изге, саф күңелле Хозыргә генә насыйп булып, ул мәңге яшәүгә ирешә, һәм бу легендага бәйле рәвештә бездә «Иреннән акты, авызга тимәде» дигән бу тирән мәгънәле әйтем тарала. Аның әкиятләр очламы булуының хикмәте шул: гадәттә әкиятләр батырның бар кыенлыкларны җиңеп, ахырында патша кызын алып, дөньяда булмаган зур сый, туй-тамашалар ясавы белән тәмам була. Бу наз-нигъмәтләргә безнең буын кешесе никадәр генә нәфсен сузса да, болай гына аның авызына керү насыйп булмас. Ул сыйларга лаек булу өчен синең әле дөнья күләм эшләрең һәм яхшылыгың тигән булырга кирәк... һәм. күрәсең, әкиятләр безне дә шуңа чакырып тәмам була.
КАЗАН АСУ. Казанга пешерергә аш салу, аш пешерү. Элек казан чылбыр белән түшәмгә асулы булган, аш пешергәндә аны сиртмә белән учак өстенә китергәннәр, бушатканда һәм бушагач аннан алганнар. Аш пешерү диясе урынга казан асу сүзе әле дә телдә саклануы шуннан. «Тыпый-тыпый карлыгач, кунак килсә казан ас; Кунак ялгыз ашамас. Үземнең карным ач...»
КАЛА СУККАН КЕБЕК. Шәһәр ныгытма курасы (калга) корып куйган кебек. Борынгы кала кору (гарәпчә къәлга) сүзеннән. «Йорты яныннан узуы үзе бер куаныч—кала суккан кебек бит» (Г. Ахунов, «Хәзинә»).
КОТЫ БОТЫНА КИТТЕ. Мыскыллап әйтем. Куркуыннан тәмам шүрләде димәктән. Русларда: «Душа в пятки ушла». Борынгы латинда: «Animus in pedes decidit»— куркуыннан җаны аяк табанына китте димәк. Снегирев моны борынгы римлеләр гректан алганнар, ди (т. 1, 98—99.) һәм дөрестән дә, җанның аяк табанында булуы (Ахиллесева пята) һинде-европалы халыкларда аяк табанын «җан җире» дип ышануга, бу исә алар- ның тагын да борынгырак мифологияләренә бәйле булуыннан килә. Ләкин моңа карап «коты ботына китте» дигән татар әйтеме дә шуннан алынган дип уйларга туры килми. Чөнки бездә җан җире кешенең ботында дигән ышану булганы юк, бу әйтем тик кот- бот сүзләренең рифмалашуына корылган булып, ул да булса урынсыз куркуның начар нәтиҗәгә китерүенә ишарә белән мыскыллап әйтем. Шул ук вакыт ул кешенең гәү-
двсеиә кереп-чыгыпайери торган кот дигән нәрсәгә ышануга бәйле булуы белән дә борынгы.
УНИКЕ ТЕЛ БЕЛӘ. Күп телләрдә сөйләшә, укый-яза. эш йөртә белгән үтә галим кеше димәктән әйтем. Бу гыйбарәнең таралуына тормышта да реаль һәм тарихи нигезләр бар. Мәсәлән, XV йөздәге «Бабер-намә» китабында язылуынча, Әфганстанның Ка- ф бил (Кабул) шәһәрендә 12 телдә сөйләшкәннәр: гарәпчә, фарсыча, төркичә, монголча, һиндчә, әфганча, пшагча, лрачича, гибричә, евричә. перкичә, ламганча. Авторы Солтан 2 Бабер: «Бу дәрәҗәдә төрле кавем, төрле теллелек һичбер өлкәдә мәгълүм түгел <— ~ дип куя. («Бабер-намә», Казан, 1857, 161 бит.) Ләкин безнең Идел буенда Мәкәрҗә яр- = минкәсе дип йөртелгән мәшһүр базар башта борынгы Болгарда, аннан Казанда булып, < шуннан Макарьев һәм Нижныйга күчерелгәнгә һәм ул элек-электән бирле Европа п белән Азия ара иң олы базар булып, анда мөмкин булган дөнья халыклары җыелганга күрә, унике телдә сөйләшә белү, бәлки артып та китү күренеше бер заманнар үз җир- й- легебеэдә, үз Болгар, Казаныбызда ук булган булуына бер дә шик юк. (Мәсәлән, та- £ тар, башкорт, мари, чуваш, ар, мордва, казакъ, кыргыз, рус, әрмән, иранлы, һинд, х поляк, немец, финнәрнең бу базарга килүләре мәгълүм эш.) Мондый дөнья базары, ' сәүдә үзәге булган җирдә күп телләр белүчелек, әлбәттә, зур табыш китергән. Шунлыктан да күп белемлелек билгесе итеп «унике тел белә» әйтеме корыга гына артты- ’ рып әйтү яки читтән алып кына әйтелгән сүз булмыйча, уз җиребездә туып әйтелгән- = Д«Р- |
ҮЗ КУЫШЫҢНЫ КОРУ,—«Алып батыр Чулманиың Иделгә койган җирендә, яр ба- - тына үз куышын корып утырды» (Халык әкиятеннән). «Үз куышыңны корыл җибәргәнче катлаулы заманнарның шактый борылмаларын узарга туры килде» (Г. Ахунов. «Хәзинә»),
Куыш кору—әлбәттә, болгарларның борынгы күчмә куыш-тирмә коруларыннан калган сүз һәм ул агач, таштан өеп өй салулар башланганчы ук телдә әйтелгән. Хәзер бу әйтем элекке куыш-тирмә төшенчәсендә түгел, бу заманча ейле-йортлы, гаиләле булып u яшәү мәгънәсендә әйтелә.
Борынгы төрки мәдәният белән бәйле булган бу «куыш» һәм аның тамыры булган о «ку» сүзенең рус теленә төрле сурәттә үтеп керүе дә кызыклы һәм телчеләребез мо- - ңа игътибар итәрләр дип уйлыйм. Мәсәлән: кош. ковш, кошелек, кувшин, кобза, ку- С зов... һ. б. Әйтик, бер кузов сүзен генә алып карасак, без аны хәзер гүя ки фән-тех- 3 ника революциясе аркасында безгә кергән, әллә ниткән зур культуралы бер яңа сүз & кебек, хәрефе хәрефенә туры китереп, бик тырышып «машина кузовында» дип яза- X быз. Хәлбуки кузов дигәнебез шул ук үзебезнең Казан арты урманнарында үскән карама яки юкә кабыгыннан ясалган җилөк-җимеш, тоз савыты мәгънәсендә үз телебездәге кузау дигән сүздән башка бер нәрсә дә түгел. Ул шул ук баягы ку, куык, кузак, курай... лар кебек, эче куыш димәктән алып ясалган бер сүз. Шунлыктан аны без хәзер «машина кузовында утырабыз...» дип язуга караганда, тул-туры гына уз телебездә: «машина куэавында» яки хәтта «кузагында утырып барабыз» дип язу шигърирәк һәм дөресрәк булыр иде кебек тия. Чөнки «машина кузовында» дип форма өчен генә язсак та, укыганда аны «кузыфында» дип әйтелгәнгә, бары тик язганны укуыбызны гына авырлаштырабыз.
БҮРЕСЕ УЛАУ.
Мисал: «Адәм баласының бүресе бер уласа улый икән, әй. Кара инде син: бетен байлык-деүләт, бетен дәрәҗә шул Шәңгәрәев кулына үзеннән-үэе агып керә дә тора бит!»
Бүре улавы—кешенең михнәт-мәшәкатьтән яки коллык-изелүдән берьюлы котылуы, якты көнгә чыгуы, шуның сөенечле хәбәре билгесе. Бүре (ак бүре)—төрки халыкларның яклаучысы (патроны, тотемы.) Мәшһүр бер легенда буенча, борынгы терки халыклар дошманнары тарафыннан Әргинә Кун таулары арасында камауда калып, халык буларак кырылып бетәргә тиешле бер вакытта. Ак Бүре улап, аларга бу камаудан чыгып була торган яшерен юл күрсәткән, үз артыннан ияртеп аларны алып чыккан, коткарган була. Болгар-татар фольклорында, кыпчакларда һәм угызлар (огузлар)да бу бүре культы яши. Монголларда да буре культы булуы аның хәтта терек-монгол телләре аерылганга. формалашканга кадәрле бик борынгы заманнарда ук килеп чыкмады микән дип уйларга мөмкинлек бире. Кыскасы, безнең татарда хәэердә дә кеше авырлыктан
йотылган, иркенәйгән, бәхете ачылган, мул яши дигән мәгънәдә «аның бүресе улаган, улый» дибез, Бездәге мәшһүр «Ак бүре» һәм «Яллы бүре» әкиятләрендә, мәкальләрдә һәм җырларда да бүрегә карата бу хөрмәт саклана. Безнең барлык легенда һем фольклорыбыз сагында да Ак Бүре тора: «Көндез әкият сөйләгән кешене Ак Бүре ашый».
Мөһим бер искәрмә. Соңгы елларда чыккан кайбер мәкаләләрдә—безнең бабаларыбыз болгарлар эткә табынганнар, башка төркиләрдә бүре культы булганда бездә эт культы гына булган, без эткә табынучы халык дип кыэу-кызу язылган сүзләр күренде һәм кабатланды. Шуңа дәлил итеп, 922 нче елда Болгарга килгән Ибне Фазлан сәяхәтнамәсеннән бер җөмлә, тагын атта чабып барган аучы артыннан ияреп чапкан бер эт сурәте, янә бер борынгы аучы каберенә күмелгән эт табылуы кебек берничә материал да китерелде. Ибне Фазланның болгарлар эт улавын яхшыга юрыйлар дил язган булуы дөрес. Ләкин андый яхшыга я яманга юраулар башка хайваннар һәм бөҗәкләр хакында да бездә җитәрлек күл әйтелә һәм мондый сүзләр берсе дә ул хай- ван-бөҗәкләргә табынуны күрсәтми. Ибне Фазлан да болгарлар эткә табыналар дип язганы юк. Кайбер аучының яраткан эте кабергә күмелсә, ул әле сирәк күренгән эш. Әмма атларны хуҗасы каберенә күмү элек бөтенләй дә еш булган күренеш. Шулай булгач, атка зур хөрмәт хакында сөйләшергә дә булыр иде. Әмма болгар-татарларда эткә гыйбадәт кылырлык хөрмәт булу бер якта торсын, киресенчә, этнең түбәнлеккә *өшкән, әрсез, куштан, талашчы һәм тамак ялына бәндәгә бәндә булып, аның ишек төбендә койрык болгап яшәргә калган булуы өчен, хурлык мисалы ителгән татар мәкальләре генә дә бездә ярты меңнән артык. (Мәсәлән, минем җыентыкларда.) Шулардай «Эт каргышы бүрегә җитмәс» һәм «Этнең хуҗасы булса бүренең тәңресе бар» дигән ике генә мәкальне алып карасак та, халкыбыз карашынча, этнең урыны кая да, бүренең дәрәҗәсе кая икәнлеген күрсәтергә җитсә кирәк. Уйлаган кешегә монда, әлбәттә, тирән мәгънәләр җитәрлек һәм билгеле ки: татар бүрене мактаса, бу һич тә аның канэчкеч ерткыч булуы өчен түгел, бәлки бүре ач калса да, бер кемгә дә баш салмавы, табигать биргән үз ирек-азатлыгын бер кемгә дә бирмичә, аны һәр нәрсәдән югары куюы, саклавы өчен һәм үз тамагын үзе куян тотып булса да асрый алганда, аның эт шикелле, хуҗама туры булам имеш, дип, аңа куян тотышып, адәм хуры булып, телләрен салындырып, әлсерәп чапмавы һәм шул хезмәте каршысына хуҗасы кулыннан бер кимерелгән сөяк өмет итеп, койрык болгап куштанлык сатып йөрмичә, үз табигатенә үзе тугрылыклы булып, теш-тырнагы белән үзен-үзе яклап, үзенә үзе баш һәм хуҗа булып, үз иркенчә яшәве, түбәнсенмәве өчен Димәк ки, борынгы төрки-бол- гарларда бүре культы һәм татар фольклорында бүрегә хөрмәт саклаткан бердәнбер нәрсә—ул да булса бүренең хөрлегедер. Инде шул ук бүренең кан кардәше булган этне татар карашында нәфрәтле санаткан нәрсәгә килсәк, анысы, әлбәттә, этнең бәндәгә бәндә булучылыгы, аның коллыгы һәм коллыгының хурлыгыдыр. Болгарларның бу карашта тормыйча хәлләре дә юк. Чөнки алар, тарихлардан күрелгәнчә, үзләренә үзләре кәсеп белән ризык табарга булдырган, үзләре өчен үзләренә дәүләт корган, ил тоткан, үз җирендә үзе хуҗа, үзләренә үзләре баш бәйсез, мөстәкыйль халык булып яшәгән булгач, этләрчә коллык аларның табигатенә бөтенләй ят, нәфрәтле нәрсә булып тоелмыйча мөмкин дә түгел. Шуның өчен дәдер, тарихларда күрәбез ки, алар үз ил-җирләрен, ирекләрен бирмәс өчен, шәһәрләре кырылып беткәнче сугышканнар. Инде заманына күрә, чагыштырмача шундый данлы тарихлары, дәүләтләре һәм бай мәдәни мираслары булган бер халыкның барлык тарихына һәм тел-фольклор, культура мирасына каршы барып, аны муенына каеш бау тагылган эткә табынучы бер халык булган дип күрсәтергә тырышудан максат ни?
Миңа бу аңлашылмады.
ИР-АТ. Кушсүз. Элек күчмә, ярым күчмә тормышта ирләр гел ат менеп йөргән заманнардан, аларның бер-береннән аерып карап булмастай бергәлекләреннән алып әйтелгән бу. һәм хәзерге көндә шәһәренә дип әйтмибез, авылына бер ат заты табылмаган очракларда да, ирләр үзара тупланып, «ирләр сүзе» сөйләшеп торган җирне хатын- кызлар «ир-ат арасы» дип әйтеп сөйләшәләр. Мәсәлән: «Мин бер генә хатын-кыз башым белән җыен ир-ат арасында нишләп йөрим, ди? Йөрмим».
ИТӘК КИСЕП ҖИҢ ЯЛГАУ. Бер нәрсәнең берәр кимчелеген шул әйбернең икенче җиреннән кисеп алып шуның белән каплап төзәтәм дип әйберне икеләтә бозып куеп, тагын да шыксызлауга карата әйтем.
Бу мисалга охшаш мәсәлләр Крыловта да (Гришкин кафтан) Һәм аңардан күп элекке язучыларда да бар. Шуңа ияреп, татарга бу фразеологизм әзер килеш көнбатыш- таи килгән импорт кына диючеләр булыр. Ләкин мәкальләр һәм әйтемнәрнең тарихи ягына чынлап игътибар иткәндә, эш алай гына тормавы, бәлки бу әйтем бездә һәм төрки халыкларның үзендә, үз җирлегебездә туып, борынгыдан бирле әйтелеп кил- ♦ гән булуы күренә. Мәсәлән, бездә «Иске дошман дус булмый, итәк кисеп җиң бул-мый» дигән мәкаль бар. Шулай ук бу сүз казакъ халык дастаннарында да очрый. Бу мәкальдәге «итәк кисеп җиң ялгау» тәгъбиренең дуслык-дошманлыкка бәйләп әйтелүе, әлбәттә, юкка гына түгел, бәлки аның тагын да борынгырак йола хөкеменә бәйле булуын күрсәтә. Ягъни, итәк кисеп җИң ялгау киемнең гаебен каплый алмаган кебек, дошманлык белән кешене үтергәндә аның кан үчен алу, кан каруын кайтару да коры йолым (штраф) түләү белән генә кайтарыла алмый, канлы җинаять бер нинди йолым белән дә каплана алмый, бу бары тик итәк кисеп җиң ялгау гына була дигән сүз. Моңа караганда бу—кан үче кан белән алынган бик борынгы заманнардагы йола хөкеме булып туган мәкаль икәнлеге аңлашыла. Ягъни: кешенең кеше үтерүе кадәр зур канлы җинаять бер нинди түләм белән дә аклана алмый, чөнки бер түләм дә үлгән кешене кайтара алмый һәм аның бәясенә тора алмый, дигән язылмаган борынгы кануннан калма сүз була. Соңыннан, күрәсез ки, мәкальнең соңгы кисәге «итәк кисеп җиң булмый» дигәне — бер гаепне икенче гаеп белән каплап булмый мәгънәсендә әлеге әйтем булып киткән.
КАРАМА КУЫШЫННАН ТӨШКӘН. Ата-анасын—фамилиясен белмәүче табылдык бала димәктән. Элекке заманнарда илне көтелмәгән яулар—-сугышлар басканда яки юлларда туган баланың анасы үлеп калса яки яуга әсир төшкәндә баланы үзе дә. кардәшләре дә асрап үстерү мөмкинлеге булмаса, кем күрсә шул алсын дип, агач куышына куеп калдыру йоласы булган. Әйтик, кыпчак ыруының килеп чыгуы хакындагы хәбәр дә купчак — күпшәк, ягъни агач куышыннан табылу риваяте булу яки Карамишов- лар фамилиясендә карамыш—карап үстерүче һәм карама агачы төшенчәләре булуга игътибар ителсен. Хәзер бу әйтем ата-анасын, фамилиясен, нәсел-нәсәбен яки милләте кем икәнен белмәүче, белергә теләмәүчегә карата әйтелә.
КЕЛӘҮГӘ ТОТАСЫҢМЫ ӘЛЛӘ АНЫ? Келәүгә тоту—борынгы болгар бабаларыбыэ- ның моннан мең елдан да элегрәк, ислам кабул иткәнгә кадәр, тоткан үз мәҗүси диннәре буенча, табигать ияләренә һәм баш тәңрегә дога-теләкләр әйткәндә яки үзләре үлгәннең соңында ияләргә корбанлык өчен хәер-садака итеп бирергә дип, нәзер әйтел, капчыкка төйнәп асып саклаган кайбер ризык сыман нәрсәләре, Моны саклау ке- ләугә тоту дип аталып, ислам кабул иткәннең соңында да озак дәвам иткән һәм хәтта бу гасыр башларына кадәр кайбер чормаларда келәү капчыгы эленеп саклануы билгеле.
Инде хәзер аз гына ризык әйберсен ашамыйча саклаучыга, борынгы йола калдыгына ишарә белән. «Келәүгә тотасыңмы әллә аны?» дип көлү катыш суктырып әйтелә.
КОЯШТЫР АЛМАДЫМ. АЙДЫР ӘГӘР. АЛГАН БУЛСАМ КОЯШ ЙӨЗЕН КҮРМИМ, ҖИР ЙОТСЫН. Ант. Сүзеңне раслау өчен кояш, айны танык итеп һәм ялган әйтсәң сине йота торган җир иясе белән ант. әлбәттә, исламга кадәрге антлар. Әле дә әйтеләләр.
ТАБЫН ӨСТЕНДӘ ӘЙТӘМ1 Табын янында утырганда әйтелгән берәр сүзнең раслыгына табын тулы нигъмәтне танык итеп ант орып әйтем. Ягъни, әгәр сүзем рас булмә- са. табын тулы аш орсын!
Мондагы тап, табын сүзе асылда борынгы ыру-кабилөчелек заманнарында болгар, кыпчак төркиләрендә ыру-кабилә җыены дигән киң мәгънәдәге сүз булып, тап һәм табын исемендә йөргән татар һәм башкорт ырулары булу да шуны күрсәтә. Мәсәлән XVIII йөз башында Себернең Табул (Тоболь) елгасы буенда тап дигән татар җәмәгатенә язма бер нәсихәтнамәдә болай диелә: «Олуг әә кечек тап халкы җәмәгатьләрө- иә». Ахырында: «Бу нәсихәтнамәие Хуҗа Шөкер бине Гааыз бай татар башлыгы яздым. Тарих мең дә йөз дә ундүрттә, елкы елында» (1703 нче елда була.) «Тап халкы Табул елгасының уң тарафында мәгърүф (бик билгеле) бер җәмәгать а» кабиләдер > (Риза Фәхретдин улы. «Асар». 1 том. 30—31 битләр.) Яки башкортларда йомран табын, кел- чер табын һәм башка табын ырулары булу да тап — табын сүзләре шулай ук берберен табышкан терки кабилә тупламы мәгънәсендә йөргән сүз булуын күрсәтә.
НӘКЫЯ ИСӘНВӘТ ф ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕМНӘРЕБЕЗДӘ ТАРИХИЛЫК
Ихтимал ки, Табул елгасы сүзе дә кайчандыр шулай татар ырулары табышкан елга буе димәктән калган тап, табын сүзләре белән бәйледер? Кыскасы, бу әйтем башта бетен бер ыру-кабилә җыены һәм аксакаллары киңәшмәсе булган һәм, әлбәттә, төрки- гәр гадәтенчә, ашы-сые да уртада булган җәмәгатьчел тәгъбир һәм шул табын өстендә ант булган сүз.
Мисал: «Сүзебезнең инә очы кадәресе генә ялган булса, икмәк төсен күрмик. Менә табын өстендә әйтәм!» (А. Шамов.)
УГАТА ҖИБӘРҮ. Сүзне чамасыз арттырып сөйләү. Угата (ук ата)—сүзе ук атымы җир кадәр арттырып, үзеннән кушып ялганлап сөйләү. Борынгы ук атудан. Мисал: «Әй лә, бигрәк угата җибәрәсең инде син!»
ХАН КЫЗЫ ТҮГЕЛСЕҢ. Өй эшен һәм кара эш яратмаучы, мин ул эшне эшли белмим дип җавапланучы иркә.нәзакәтле, нәзберек кызларга карата төртеп әйтәләр. Мисал:— «.Шул тавыкны йолкып, тазартып ашка салып пешер.—Мин аны йолка да, тазарта да белмим.—Белмәсәң, менә йолкып тазартканда белерсең. Бик хан кызы түгелсең!»
ЧЫҢРАК ҮТӘ КИТ! Каргыш. Чыңрак (казакъча—чаңрак) күчмә киез өйнең түбә тишеге, түгәрәк агач алкасы, төнлеге (төтенлеге, төтен юлы һәм кирәк чагында яктылык юлы да). «Чыңрак үтә кит»нең мәгънәсе янып, төтен булып чыңрак аша күккә оч димәк. Борынгы күчмәлектән калган, кыпчак һәм көн-көнбатыш як каргышы. Профессор Л. Җәләй тарафыннан бу әйтемгә «җир үтә кит» дип мәгънә бирелгән һәм (мишәрләрдә) чыңрак дигән ниндидер җир асты мифенә ышанулар булган дигән уйларга кителгән. Бу, әлбәттә, хата фикер. Чөнки чыңрак җир астында түгел, түбә өстендә. Ул тирмәнең түбә укларын (үрәчәләрен) тотып торган түгәрәк тә һәм кояш белән төтен юлы да. Шунлыктан эш монда бәлки айга, көнгә, утка табыну кебек мифологияләрсез дә булмас, ләкин ул, һәр нәрсәдән элек, борынгы күчмә төрки кавемнәрнең үз материаль культурасы.
♦ I
КАЙБЕР СӨЗЕМТӘЛӘР
Монда китерелгән мисаллардан һәм тарихка ясаган кыска гына экскурсиябездән бер йомгаклау төсендә түбәндәгеләрне әйтергә тиеш табам: димәк ки, өйтемнәребез- нең күпчелеге үзләренең чыгышлары буенча ерак тарихи заманнарга кайта. Ләкин, билгеле ки, без аларның тарихын борынгы төрки ташъязмаларга карап кына моннан мең ярым еллардан бирле килә икән дип тә чикли алмыйбыз. Чөнки тамга хәреф, чөй хәрефләрнең моннан 6—7 мең еллар элекке шумирлар культурасы заманнарында да булуы һәм алардан калма ташларда да борынгы төрки сүзләргә охшашлары булуы билгеле. Төрки телле халыкларның үзләре борын заманнарда җир йөзенә найлардан найларгача таралган булулары һәм тел тамырларының да ничә мең елларгача биреш-мичә саклана алучанлык табигате хакында соңгы заманнарда күп кенә мәкаләләр дә язылды. Бу эзләнүләр һәм гипотезаларга караганда, фән-техниканың хәзерге үсеше елда безнең тел тарихыбызга төрле кампанияләр күзлегеннән генә карамыйча, аны җитдирәк һәм тирәнтенрәк тикшереп өйрәнергә мөмкинлек бирәчәгендә шик юк. Әмма ләкин китерелгән мисаллардан да әлегә безгә шунысы бик ачык күренә: әйтемнәрнең язылып сакланганы да, телдән әйтелеп йөргәннәре дә күпмедер дәрәҗәдә тарихи элементларны һәм мөнәсәбәтләрне үзләрендә югалтмый саклап киләләр икән. (Мин, мәсәлән, үзем тарафымнан җыелган 50 меңнән артык әйтемнең зур күпчелеге, әлбәттә, элекке заманнардан бирле калып әйтелә килгән мирас булырга кирәк дип уйлыйм.) Димәк, тел һәм әйтемнәребез тарихи күзлектән караганда, безнең өчен әлегәчә ачылмаган девон яки каты токым катламы кебек, тирәндә яткан бер хәзинә дип белергә кирәк. Бу мәкаләдә инде беркат искә алынганча, Г. Тукайның: «Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады...» (Г. Тукай. IV том, Казан, 1977, 265 бит) дигәне кебек, безнең өчен хәзер иң мөһиме — ул халык шигыре һәм җырларның да төп тукымасы булган туган телебез, сүзебез һәм шулай ук әйтемнәребезнең меңнәрчә еллар сакланучанлыгы. Дәүләтләр, ханлыклар юк ителсә дә, телебез исән калды, халкыбыз аны шундый кыен изелүләр астында дә җаны урынында күреп югалтмый саклаган булса, икенче яктан, бу тарихи культура
хәзинәбез үзе дә халкыбызны терле җәбер, коллык, хурлыклардан саклап-яклап килде. Яшәү өчен көрәшләргә оештырып рухландырып килүче төп бер коралыбыз да шул ук телебез булды. Шулерның барысы естенә телебез — тарихлар буена бары тик үз халкыбыз эчендә генә бикләнеп һәм чикләнеп үз күләм мәдәниятебез булып кына калмыйча, халкыбызның кешелек культурасына керткән гаять зур өлеше дә булып тора. Моның шулай икәнен күрше культуралы бүтән янәшә халыкларның телләрен ясашуда да аның нинди мөһим роль уйнавы күрсәтә. Мәсәлән, иран, рус һәм яңа гарәп телләре ясалышы мисалларында бу хакта шул телләрнең сүзлекләренә каралсын. Әгәр дә без бу бай хәзинә булган телебезне, аның тарихын, сүзләребеэнең этимологик тарихларын, фразеологик әйтемнәрнең һәм гомумән фольклорыбызның тарихын кардәш •өрки халыкларның тел өлкәсендәге эшләре белән мөнәсәбәттә өйрәнә белсәк, ул чагында шул ук тел хәзинәбез безгә халкыбызның ерак үткән заманнарыннан алып иҗтимагый һәм материаль культурабыз тарихын, аның дөньяга карашларын, аның әхлакый, фәлсәфи, рухи, мәгънәви йөзен һәм татар халкының тарихи чыгышы, формалашуы хакында әлегәчә сузылган кайбер бәхәсле мәсьәләләрне дә ачарга, ачыкларга ачкыч булып та хезмәт итәчәк һәм бергә үк башка күп тарихи яңалыклар да ачылачак. Без археологиядә җир казылмалары ясауда нык кына алга китсәк тә. тел археологиясенә тирәнтен керә алганыбыз юк әле. Туган телебезнең тарихчылар өчен үз тарафыннан булышлык күрсәтергә әзер торуы, әлбәттә, мөһим...
Тел, фольклор һәм әдәбият тарихыбыз буенча үземнең эзләнүләрем хакында бер- ■ничә соңгы сүз: хәзерге фән-техника, машиналар гасырында, көрәк белән кое казып, чиләк белән ком ташып хәзинә эзләү кебек эшләр, ихтимал, кайберәүләр өчен әллә ничек бераз сәер сыман да булып күренер. Ләкин андый машиналар һәм аппаратуралар белән коралланган тел археологларыбызның бу эшләргә куллары җитешмәгәнгәме. ни өчендер, бу көнгә кадәр телебезнең шул тирән катламнарына төшәргә ашыкмауларын күргәч, табигый, мин дә бу хәлгә читтән сәерче булып кына кала алмадым. Кайчандыр Каюм бабайның «Татар телемезгә хезмәтче мин булаем дип утыз биш ел гомер уздырдым» (К. Насыйри. «Ләһҗәи татари» китабына сүз башында) дигәне кебек, мин дә аның хәлендә, ялгыз-ярым булса да, моңарчы булганча һәм кулымнан килгәнчә, бер яктан, бу эшкә булышуны вөҗданым бурычы санадым һәм башка иҗади эшләрем белән бер рәттән, бу тел, сүзлек һәм әдәбият тарихы буенча эшләремә дә 65 еллап гомеремне ■бирдем. Үкенмим. Халкыбыз өчен эшләвем белән бәхетле булдым.