СУДА БАЛЫК ЙӨЗӘДЕР
өнлә күк йөзе чалт аяз була. Йолдызлары, кышкы кичне хәтерләтеп, хәйран җемелдиләр. Ләкин, таң сызылу белән, барысы да югала. Каяндыр килеп чыккан көпшәк болытлар кичкә кадәр туктау белми агыла да агыла. Аргы яктагы таулар өстендә генә тоткарланган сыман тоела. Шунда бер мәлгә тыгызланып китәләр дә җиргә салкын, вак яңгырларын сибәли башлыйлар. Шыксыз һава ничә көннән бирле инде теңкәгә тия. Балыкчылар, күңелләре белән шөкәтсез болытларны куалап, озак утырдылар. Шулпа да өлгерде. Вагонда, калын такталардан укмаштырылган
өстәл тирәли утырып, сөйләшмичә генә әбәтләп алдылар. Кайберләре, икенче якка чыгып, тәмәке төтәтеп керде.
Владимир Евдокимов ишеккә юнәлде һәм аны бөтен киңлегенә ачып куйды. Бүлмәгә дымлы җил һәм яңгыр тавышы бәреп керде. Барысы да бусагада басып торган бригадирга карадылар. Аның йөзендә чакыру да, катгыйлык та бар иде. Балыкчылар Владимир Викторовичны сүзсез аңладылар һәм, брезент пинжәкләрен киеп, бригадирга ияреп тышка юнәлделәр. Күк гөмбәзенең болытлардан арынганын көтәргә башка чамалары калмаган иде инде аларны^.
Күл суы шаулап ага. Япкычны алдан ук күтәргәннәр. Су дамба астындагы торбадан ургылып чыга да, тимер челтәр аша үтеп, елгага китә. Ә яшь маймычлар челтәр алдында тоткарланып кала. Бу урында су кайнап тора. Әсирлеккә эләккән балыклар, ни кылырга белмичә, туктаусыз сикерешәләр. Ләкин язмышлар билгеле: бәләкәй җәтмәләр белән сөзеп алалар да, су тутырылган брезент савытларга салып һәм автомашиналар белән, тирәнрәк булган кышлату күлләренә илтеп җибәрәләр. Болай да мәшәкатьле эш яңгыр астында һәм кием эченә үтеп кергән боектыргыч җилдә чын газапка әйләнә.
Акчарлаклар гаугалана. Көтүләре белән җиңел табыш эзләп килгәннәр. Өзлексез кычкырышалар, бер-беренең балыгын алырга итенәләр. Күл төбендәге ясалма ерганаклар буйлап су белән торбага таба агучы маймычларның сырты күренә калса, берничә акчарлак берьюлы шунда ташлана.
Лидия Александровна Чиркова да шул акчарлакларга каерылып карый-карый килә иде. Җиңел курткадан. Башлыгын маңгаена ук төшергән. Башлык астыннан бүселеп чыккан коңгырт чәче юешләнергә өлгергән. Яңгыр тамчылары аның какча битеннән дә сызылып төшкән.
Балыкчылар, баш белгечнең сәламенә игътибар итмичә, зарла- ♦ нырга ук тотындылар. Шилә яуган яңгыр манма су итә, кулда җәт- £ мә тормый. Төнге аяз һавада су өсте бозланган булган. Үткен кырлы £ боз кисәкләре монда да агып килә, маймычларны сосканда җәтмә- $ ләрне ертып азаплыйлар. Лидия Александровна бу турыда үзе дә ях- с шы белә. Көзнең мондый дуамаллыгына, көтмәгән комачаулар китереп чыгаруына борчылып бетә алмый. Балыкчы егетләрнең үз итеп 5 кенә зарлануларын да аңлый, аларның кыен шартларда да эшләүлә- с ренә шатлана.
Лидия Александровна җиргә чүмәште, тимер челтәр яныннан җәт- - мә белән сөзеп алган маймычларны җентекләп ңарый башлады. Ба- ф лыклар тигез түгел: кайберләре урта бармак буе, эрерәк үскәннәре я дә бар. Сәбәбе билгеле: язгы-җәйге якта суның җылылык режимы с тигез булмады, балыклар уылдыкны тоткарлыклар белән чәчтеләр, * шуңа кайбер маймычлар исәймичә калды. Кышлатуны вакытында ё һәм дөрес оештырмасаң, моның киләсе җәйдә товарлыклы балык җи- * тештерүгә тискәре йогынтысы булыр. Баш белгеч шуңа борчыла. Бу ~ мизгелдә аны агроном кебек күз алдына китерәсең. Ә агрономның ~ чәчүлек басуы була. Ул андагы эре бөртекләрне җыеп амбарга са- Г лып куя, шул кадерле орлыкларны «язның алтын фонды» дип атый, 2 «киләсе елгы уңышның нигезе» дип зурлый. Лидия Александровна ' да утыз биш гектарлы күлдә Владимир Евдокимов бригадасы зур мәшәкатьләр белән уылдыктан үстергән шул фондны җыйдырта һәм кышлату өчен ышанычлы саклагычка күчертә. Таш яуса да алырга тиеш ул бу байлыкны. Чөнки аның язмышы да, үзе белән ерактан алып килгән якты хыяллары да шушы байлыкка бәйләнгән.
Бер әңгәмә вакытында кайсы яклардан булуын сорадым. «Кас- пийдан!» —диде Лидия Александровна. Аның бу сүзендә иң кыен чакта көч бирердәй горурлык сизелә иде.
Табигатькә ленинчыл мөнәсәбәт, табигать байлыкларын саклау һәм күбәйтүгә ленинчыл караш, халкыбызның матур гадәте буларак, дәвам итә һәм ныгый. Халык ихтыяры һәм партия, хөкүмәт карары белән Идел бассейнында кыйммәтле балык үрчеткеч хуҗалыклар үсеп чыга. Аның берсе Зөя елгасы уйсулыгында төзелә. Бу хуҗалык башта Иделгә һәм бүтән сулыкларга җибәрү өчен сазан маймычлары үстерә. Аннары, хуҗалык киңәйтелгәннән соң, товарлыклы балык җитештерергә боерык ала.
Каспий балыкчылары арасында үскән, гүзәл табигать кочагында тәрбияләнгән, шул якның махсус уку йортларында белем алган кыз матур хыяллар, тирән омтылышлар белән шушы хуҗалыкка килеп чыга һәм ихлас күңелдән эшкә чума. Каспий кызы бу якны шулай үз итә.
Кармак салу гына түгел шул балык үрчетү, мәшәкате ел буена җитә. Балыкларны уылдык чәчүгә әзерләү һәм чәчтерү Лидия Александровна өчен, мөгаен, иң җаваплысыдыр. Хәзер нәсел балыклары челтәр аша үтәли агып торган тирән сулыкта тотыла. Майларын сы- за-сыза кышларын да шунда үткәрәләр. Бер рәткә тезелеп киткән кечкенә күлләрдә су җылынгач, нәсел балыкларын уылдык чәчү өчен шунда күчерәләр. Һәр күлгә бер ана, ике ата балык җибәрелә. Җылы күл суында берникадәр вакыттан төртке-төртке маймычлар күренә башлый. Аларны никадәр куркыныч көтә, алар әле монда да,
исәя төшеп зуррак күлгә күчерелгәч тә кешенең игътибарына мохтаҗ.
Кеше күзәтүе һәм ярдәме белән инде менә нинди булып үскәннәр. Лидия Александровна аларны игътибар белән карый, сәламәтлекләрен тикшерә, тазару дәрәҗәләрен билгели. Маймычлар язын тагын күлгә кайтыр: тагын да иркенрәгенә! Буй җиткерергә, ялтырап торган көмеш тәңкәләре белән кеше күзен кызыктырырлык булып үсәргә.
Күл өстеннән үрдәкләр очып әйләнде. Алар бер мәлдә Зөя ягына ук уздылар. Аннары, текә борылып, тагын күл өстенә килделәр. Үрдәкләр туган күлләре, шаулап утырган камышлары белән саубуллаша иде. Моңсу булып китте.
Күлнең суы шактый тартылган иде инде. Балыкчылар да, яңгырга үч итеп, хәйран эшләделәр. Аннары, бүгенгә җитәр дип, япкычны төшерделәр, суны туктаттылар. Челтәр алдында тоткарланган барлык маймычлар сөзеп алынды. Бу вакытта инде шәфәкъ алланган, Зөя буена тагын йолдызлы кич килә иде.
2
Балыкчылар машинасында кайтабыз. Егетләрне алыштырганна р диярсең. Сөйләшеп туя алмыйлар. Бүгенге эшләреннән канәгать калганнары сизелә. Бер-берен иртәгә вагонда яңгыр сагалап утырмаска, көне буе эшләргә өндиләр, шулай итеп, маймычларны бер-ике көндә күчереп бетерергә өметләнәләр, мәшәкатьле эшнең уңышлы төгәлләнәчәгенә ышаналар. Шуңа бәхетле алар бүген!
Кеше ихтыяры һәм куәте бу якларны әкияттәге кебек үзгәрткән. Басу урынында — күлләр көзгесе. Иң зурлары йөзәр гектарлы.
Иртә. Зөя аръягындагы таулар өстеннән кояш күтәрелә. Үлән кы-якларындагы чык бөртекләре таңдагы матурлыкларын кадерләп җемелдәп утыра. Күл өсте көзгене хәтерләтә. Таң кызы, аның ярына басып, бөтен чибәрлеген күрә алыр иде.
Бер уйлаганда шушы гүзәллек тә бик җиткән. Ләкин бу урында табигать бөтен юмартлыгын күрсәткән диярсең. Елга ярының әрәмәлеге, Зөя өстенә үк авып торган тауның карсак урманы ниндидер хозурлык бирә. Шунда республикабыз хөкүмәте карары белән табигать һәйкәлләре рәтенә кертелгән тау наратлыгының үзен күрәсең. Ул кучкыллань^п тора. Галимнәр шул җирдә борынгы наратларның нәселен тапканнар һәм фән өчен файдаланалар. Табигать һәйкәле... Бик кызык. Кеше ниләр генә уйлап чыгармый. Табигать могҗизасын һәйкәл дип ничек зурлаган! Ә үз хезмәтен тыйнак бәяләгән: «Балык хуҗалыгы». Тургайлар оя типкән җирдә дамбалар белән уратып дистәләгән күл күтәргән, арыклар сузган, елгада бетон буа, насос станциясе төзегән — зур хезмәт куйган. Ә кеше башкарган файдалы хезмәт, башкалар тарафыннан танылган олы хезмәт үзе һәйкәл дип аталырга хаклыдыр.
Мотор кабыздылар. Ул дөп-дөп итеп алды да тоташ гөрелтегә әверелде һәм саңгырау авазы белән тирә-юньне уятып җибәрде. Камыш арасыннан үрдәкләр күтәрелде. Күлләр өстеннән бер уратып килделәр дә, шомланыр нәрсә булмагач, яңадан үз урыннарына төштеләр.
Без, дамбаны каплаган куе үлән арасыннан салынган сукмак буйлап, гөрелте килгән якка киттек. Анда, иң аргы йөз гектарлы күлдә, балыкларга азык бирергә әзерләнәләр иде.
Катер янында Ренат Сабирҗанов белән Юрий Любимцев кайнаша. Мөшкәле бункерга комбиазык тутырылган. Азыкны бөтен хасиятен китереп әзерләгәннәр. Балык дигәч тә, бик талымлы нәрсә ул. Хәер,
терлекләргә дә азыкларны фән нигезләрен кулланып белгечләр төзегән рацион буенча кухняларда хәстәрләп бирәләр, ничек ашауларын күзәтеп торалар. Ә махсус хуҗалыкның балыкларына шундый игътибар артыкмы? Юк, артык түгел! Аларга да азыкларны ихтиологлар киңәше белән әзерлиләр һәм бирәләр. Монда балык хуҗалыгы директорының гадәти бер боерыгы да күп нәрсәне ачыклый. Ул 4 бригадирларга, белгечләр белән бергә, балыкларны ашатуның техно- ь логия картасын төзергә куша. Бу картада известь, минераль һәм ор- = ганик ашламалардан файдалану, балыкларның азыкны ничек ашау- 2 ларын күзәтүдә тоту өчен һәр күлдә кимендә 4 өстәл булдыру, суның g температура һәм газ режимын күзәтү, табигый азык базасын тикше- х реп тору һәм башка чаралар карала. Аммиак селитрасы һәм суперфосфат та кирәк икән. Күл ләменә известь та кертәләр, су читенә op- "□ ганикасын да салып чыгалар. Ә анда инде балык яраткан су борча- - лары һәм башка җимнәр күп була. £
Тәмле, майлы балыкны табында хезмәт куймыйча гына күрә ал- ' мыйсың. Балыкчы эше — кул хезмәте; күп игътибар сорый. Азык- ♦ ны таратып чыккач, озак та үтми, белгечләр күлнең контроль өстәл- а ләрен тикшерәләр. Анда азык калдыклары күбрәк табылса, поша- - манга төшәләр, күп төрле сораулар туа. Бәлки балыкларга сый оша- = магандыр? Бәлки температура һәм газ режимы бозылгандыр? Ба- * лык дигәнең тынычлыкны да, артык җылы, я артык салкын суны 2 да өнәми. Җитезлеге сүнә, сүлпәнлек баса. Андый балык сыза баш- _ лый. Бу очракта белгечкә азык составын яңабаштан карап чыгарга туры килә. Насос станциясен эшләтеп, күлнең суын сафландыру ча- £ расы күрелә. s
Ренат белән Юрий, балыкларның иртәнге ризыкларын алып, күлгә кереп киттеләр. Тамаша башланды. Хәер, ул фермада да шулай. Азык күтәреп килүче кешене терлек авазланып каршылый, пырдымсызлыгын күрсәтә. Охшаш холык балык затында да бар икән ләбаса! Алар азык төягән катерга өерләре белән иярделәр. Бөтереләләр, сикерешәләр. Катер басма янына кайтып туктагач та күл өсте «кайнап» тора башлый. Ә балыкчыга балык чупылдаганны тыңлаудан да рәхәт нәрсә юктыр!
3
Көзге көннең көенә һич төшенә алмассың. Кичә күл эшчеләрен туктаусыз яуган яңгыр интектерде. Ә бүген иртән болытлар сүрүдән чыккан мамыклар кебек тузгыганнар, күпмедер яңгыр тотарлык әүкатләре калмаган. Хәтта җиргә кояшның сүрән генә нурларын да үткәргәннәр. Хәер, көзге көннән тагын ни көтәсең? Болыт аша саркып чыккан шул нурлар да күшеккән күңелне язып җибәрә бит.
Хуҗалык директоры Николай Александрович Любимцев, шомланып, күккә карангалап ала. Андый чакта ул тырпаеп торган коңгырт кашлары астында ялтыраган күзен җиңелчә кыса, аннары, ни өчендер, кулын уа. Ә сүзгә әллә ни юмартланырга теләми. Хәер, бо- лай ул үзен басынкы тота торган кеше. Тирәнтен уйланыр, ләкин нәтиҗә ясарга ашыкмас. Николай Александрович тормышта күп нәрсә күргән, мәгънәле кеше. Журналист сукмагын узган. Бу сукмак никадәр шатлык белән очраштырган да, борчылырлык, уйланырлык никадәр вакыйгалар күрсәткән. Партия райкомында, аннары колхоз коммунистларына җитәкчелек эшендә кешеләр тәрбияләү өчен бик кирәкле һәм кадерле чыныгу алган Николай Александрович, карашын да, омтылышын да үстергән. Ә кеше, үзендә канат барын сизсә, талпынырга көч таба. Канат — бәхет.
Без инде дамба буйлап ике күл уздык, өченчесенә барып җиттек. Николай Александрович шунда туктады да кулындагы тал чыбыгы белән су читенә ымлады:
— Күрәсеңме, нәрсә үсә?
— Камыш.
— Ә безнең өчен бәла.
Ул бу сүзләрен ниндидер зәһәр белән әйтте. Үзәгенә үткән кеше генә, мөгаен, шулай каһәрли беләдер.
Мин төрлечә уйладым. Бу камышлар кисәк кенә директорның телен ачты. Әмма шунда ук мине уңайсыз хәлдә калдырды. Чөнки алар яныннан узганда камыш шаулавы турында лириклар әйткән сүзләрне кабатларга риза идем. Яр буенда әнә ничек матур тезелешкәннәр.
Ләкин балык хуҗалыгының директоры күл камышына бөтенләй башка карашта икән. Ул сүзен тагын кабатлады:
— Әйе, бәла үсә, үзәккә үтә,— диде.— Күл эшчесе җәй буе камыш кыркырга мәҗбүр.
Ясалма күл өчен утрауларның да кирәге юк икән. Алары күлнең вакытыннан элек саегуына китерә. Камыш шундый урыннарны көтеп кенә тора икән. Сай һәм җылы суда күтәрелеп чыга да киң фронт белән һөҗүмгә күчә, балыкның ризыклану урынын кысрыклый башлый.
Балык күлләрен культуралы тоту — тиз хәл ителергә тиешле зур проблема ул. Шул хакта сүз чыккач, Николай Александрович ниндидер канәгатьләнү белән җиңел сулап куя. Чөнки сызлавына дәва таба. Нинди дисезме? Балыкчылыкны үстерү турында ил уйлый, Ватан кайгырта. Мәсьәлә партия Үзәк Комитетының 1978 елгы июль Пленумында бөтен җитдилеге белән күтәрелде. Анда азык ресурсларын тулыландыру өчен җирле сулыкларны яхшырак файдалану исәбенә балык җитештерү эше белән конкрет шөгыльләнү кирәклеге. практик яктан мөмкинлекләребез чиксез булу да күрсәтелде. Ә партия һәм хөкүмәтебезнең шуннан соң кабул ителгән махсус карарында бу мөмкинлекләр тагын да тулырак ачыла, практик эшләр билгеләнә. Анда буа-күл хуҗалыкларын техник коралландыру, зур балыкчылык-мелиорация эшләре үткәрү турында әйтелә.
Директор кичә азаплы яңгыр астында «чәчүлек басуыннан» «орлыклык фондны» җыйдыртучы Каспий кызы Лида Чиркованың тирән борчылуын искә төшерде. Кичә, аның янындагы балыкчыларның эшенә төшенмичә, гади күзәтүче булганбыз. Ә директор анда тирән проблема ятуын раслый. Үсеш юлын да күрәсең. Хуҗалык уналты ел буе гади питомник эшен үтәде: бар булган маймычны елгаларга, бигрәк тә Иделебезгә җибәрәләр иде. «Ул маймычларның хәле мөшкел түгел»,— дип кем әйтер? Ана куенында яшәп, чиксез далада калдырылган иркә бала кебек ич алар — яши дә, саклана да белмиләр. Аннары ул Идел-диңгездә йөзеп кайчан өлгерә дә, кайчан промыселчы балыкчыны куандыра?
Бүген инде менә биш ел буена бу — интенсив типтагы хуҗалык: тәмле, майлы балыкларны тиз өлгертеп, турыдан-туры табынга бирә. Хәзер инде балык маймычлары белән хуҗалыкның үз-үзен тәэмин итү бурычы тора. Шул ноктага җиткәч, ихтиолог та, директор да, күл эшчесе дә сукранып куя. Күл ысулы белән маймыч алу кеше ихтыярында гына түгел икән шул. Нәкъ җырдагы кебек: «Суда балык йөзәдер, су салкынын сизәдер...» Су салкынында, яр буена утырып еласаң да, балык сиңа уылдыгын чәчеп күрсәтми. Күл төбенә безнең фатирларыбыздагы кебек җылы торбаларны да суза алмыйсың. Маймыч алу тоткарлана, балыкларны интенсив үстерү ак-ланмый. Маймычларны завод ысулы белән алу проблемасы туа.
1978 елда хуҗалык күптән хыялланып көткән яңа җиһазларны алган һәм бик кирәкле инкубатор цехы төзегән. Җиһазларны сынап карарга да өлгергәннәр. Иң беренче булып, балык заводы промыселчылары соравы белән һәм алар ярдәмендә, Иделгә кадерле санитарлар — йөзләрчә мең чуртан маймычлары җибәрелгән. Алар ф инкубаторда уылдыктан чыгарылган.
Инкубатор цехы балык хуҗалыгының тормышына яңа сулыш булып керә һәм аның куәтен күз алдында үстерә. Күл суының ба- о лык уылдык чәчәрлек дәрәҗәдә җылынуын көтәсе булмый. Интен- э сив типтагы хуҗалык өчен күп вакыт янга кала. Маймычларның * тигез үсүенә мөмкинлек арта. Инкубатор цехында уылдыктан май- з мычны да күбрәк аласың. Мондагы сазаннар бер-берсе сигез йөз 5 мең чамасы уылдык чәчәргә сәләтле. Болай караганда зур байлык кебек тоела: күлне балык белән кырыеннан тутыр! Ләкин мондый беркатлылык белән эш йөртеп булмый икән. Суның температурасы төшсә, уылдык әчи. Монысы — котылгысыз беренче бәла. Уылдык ф белән су кошлары да сыйланырга ярата — тагын бәла. Шулай югал- с та торгач, сигез йөз мең бөртек уылдыктан алтмыш мең маймыч с алсаң да бик канәгатьләнәсең. Бу әйбәт эш рәтенә керә — норма. Ә * инкубатор цехында бөтен уылдыкның илле процентыннан таза ба- $ лык маймычы алырга була. Директор шушы мөмкинлекне күрсәт- < кәндә «таза» сүзенә басым ясый. Балыкчы өчен монысы бик әһә- ~ миятле икән! Чөнки инкубатор шартларында маймычның йогышлы = авыру алу куркынычы бетә. Ә сәламәт балык тиз үсә, майны тиз k җыя.
Инкубатор цехы шулай яңа перспектива ача. Хәзер мондагы күл- ' ләрнең мәйданы бер җәйдә дүрт миллион сазан маймычы үстерергә мөмкинлек бирә. Дүрт миллион! Ә хуҗалыкның үзенә товарлыклы балык җитештерү һәм күл мәйданын тулы файдалану өчен бер миллион чамасы маймыч җитә. Калганын — колхоз буаларына, башка сулыкларга... Автомашиналарда, «тере балык» вагоннарында ил гизсеннәр маймычлар, күлләрен, елгаларын тапсыннар! Шөкер, алар- ны һәр җирдә көтәләр.
...Болытлар тәмам таралган иде. Әсирлектән котылган кояшның нурлары күл суында чагыла-чагыла коена башлаганнар. Алар дулкын уйнаганда бихисап төсләргә кереп җемелди, әйтерсең офык артыннан болытлар кузгалганчы шулай рәхәтләнеп калырга телиләр иде. Бу минутта директор күңеленең күтәренкелеген сиздем. Ул тагын ниндидер уйлары, яңа проблемалары белән эчке ләззәтләнү ки-черә, татып туя алмаслык тәм таба кебек иде. Без, янәшә атлап, иң ерактагы күл буена киттек.
4
Йөз гектарлы беренче күлнең суын җибәргәннәр. Су дамба астындагы торбадан тулып чыга да арык буенча Зөягә ага. Ә эре тәңкәле симез сазаннар челтәр киртә алдында тоткарланып калалар, кая барырга белмичә бөтерелә башлыйлар. Ләкин озакка түгел. Балыкчылар сазаннарны кечкенә җәтмә белән сөзәләр, автомашинаның брезенттан махсус җиһазланган әрҗәсендәге суга салалар.
Анатолий Казаков автомашинасын улы Константин машинасы белән бергә куйган. Юлга икәү чыгалар: берсе — Казан шәһәренә, икенчесе — Зелено до льс к и га. Шәһәр кешеләренең кичке табынына илтеп җиткерергә иде!
Монда Бәхетгәрәй Мөхәммәтҗәнов бригадасы эшли, һәр чак ачык чырайлы, исәп-хисап яратучы бу кеше бригададагы сигез еге-
тен берьеллык балыкларны алты йөз граммга кадәр үстерергә, шушы күлдән ике йөз тонна сазан алырга өндәгән. Бригада шундый матур омтылыш белән эшләгән. Ә хәзер шатланып уңышын җыя. Күршедәге икенче күл хуҗалары Азат Минһаҗев бригадасы егетләре ярдәмгә килгән. Арыкта чупырдаган сазаннарны сосып алган саен шау-гөр куба:
— Күрегезче, җиде йөз грамм булыр!
Машиналар килеп тора. Теләсә кемне кызыктырырлык сазаннарны «тере балык» вагоннарына да илтәләр. Алары бүген үк КамАЗ, Түбән Кама якларына китеп барыр. Балык җитәрлек. Әле Минһаҗев бригадасында башламаган күл бар. Егетләр аннан 120 тонна сазан сөзәргә вәгъдә итәләр. Дөньяда тиндәшсез планнар белән янып эшләүче шәһәр кешеләренә авылның бүләге булсын. Бу бүләкне Сафа Кәлимуллин, Тәлгать Яруллин, Юрий Яшин, Гарәф Корбанов, аталы-уллы Казаковлар, Любимцевлар, Анисимовлар, Каспий кызы Лида һәм башка уңганнардан киң күңел белән кабул итсеннәр.
Бригадир сөрәкәләрне әзерләргә боерык бирде. Аны искәрмәсез дә аңлыйлар, кичекмәстән үтәргә кирәклеген дә беләләр. Чөнки су эчендәге утрауларның балчыгы ашалып төпкә ләм булып яткан, күлнең югары өлешендә байтак балыкны бүлеп калдырган. Шул сазаннарны сөрәкәләр белән бик тиз җыеп алырга кирәк. Юкса, «адашканны аю ашар...» дигән кебек, балыкны козгын, ала каргага тикле ауларга керешә. Аның товар буларак сыйфаты да югала. Аннары тап син бозылган малга ия.
Сөрәкә көйләүче егетләрнең йөзләренә карыйм: тирән борчылу бар. Хәзер алар ләм эченә барып керерләр, кунычтан чума-чума авыр сөрәкәләр белән калдык суда елгыр балыкларны аулап йөрерләр. Алар күз алдында хезмәтнең тәме, ихтимал, өреп очыргандай юк була. Кешенең ихласын кайтарырга күл ләменә бер мәртәбә кереп чыгу да җитә ич. Кайчандыр күлне проектлаган, кәгазь битләренә хисләнеп утраулар төшергән иптәш бу хәлне, мөгаен, белми-дер, су җибәргәндә авышлыктан түбәнге якка балык агып килергә тиешле махсус ерганакларның бик тиз томалануын һәм кешеләргә никадәр өстәмә мәшәкать тудыруын күз алдына да китермидер. Яңадан мелиорация эшләре үткәрмәсәң, бу хәлнең бәла булуы ихтимал. Күлсез калуың мөмкин, күлсез!
Эш өстендә вакыт тиз уза. Төш җитте. Балыкчыларны ашка чакырдылар. Пинжәкләрен салып, юынып алгач, барысы да өстәлгә утырды. Күңелле гәпләшеп, үзара мәзәкләп балык шулпасы ашый башладылар. Кыр вагоны борынны кытыкларлык тәмле ис белән тулды. Кара икмәк һәм балыкчылар гына пешерә ала торган шулпа исе тышка таралып, су һәм ләм исе белән аралашты. Күлдә үскән балык күл буенда бигрәк тә йөрәккә ятышлы була икән. Хәер, Кайбыч балык хуҗалыгы сазаннарыннан әзерләнгән ашны Казанда да, КамАЗда да, башка җирләрдә дә гел мактап ашыйлардыр. Чөнки балыгын үстерүгә киеренке хезмәт куелган, ә хезмәт җимеше һәр чак татлы була.