Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘСӘЛЧЕЛӘР МӘҖЛЕСЕ


Сабир (Мирза
Алекпер Таирзадә),
Әзербәйҗан шагыйре х.ххюооооооооосоооооооооооооооооооооооооооооооооооооооо
1862—1911
Сәүдәгәр семьясында туа. гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнеп мәдрәсәдә, аннары шагыйрь Сәид Ширвани мәктәбендә укый. Яшьлек елларында лирик шигырьләр яза. фарсы классик шагыйрьләрен тәрҗемә итә. 1906 елда Бакуда «Мелла Насретдин» исемле сатирик журнал чыга башлагач, «һөдһөд» дигән кушамат белән дини фанатизм һәм борынгы йолаларга каргиы. халыкны мәгърифәткә һәм азатлыкка чакырып сатирик шигырьләр яза башлый.
Буйвол
Буйволы була берәүнең. Сөт эчеп ята.
Бүтәннәргә шул сөтне ул су кушып сата.
Бер җәйне яңгыр башланып ишә дә ишә.
Килере кимегән хуҗа кайгыга төшә.
Кала шул зур су астында кырлар һәм болын Шушы су агызып китә аның буйволын.
Елый хуҗа: «Беттем... Беттем»... Бүтән сүз әйтми, Ә улы әйтә аңарга: «Кичер! Түз, әти!
Сөтенә күпме су куштың, син беләсеңме? һәм менә бәлагә тардың—күр күрәсеңне.
Бел, сөткә кушкан су басты бар тирә-якны, Акты каралты-куралар, буйволың акты.
Язмышны каргама, әти, бу кайгың өчен—
Бәхетсез көнне китерде үз көчең, эшең!»
Врач һәм сырхау кеше
Елап килә берәү: «Ярдәм итче, доктор! Нидер булды... һич тә түзәр хәлем юктыр. Борып-борып эч авырта. Ай, ай, үләм!.. Исән калсам иде синең ярдәм белән!» Доктор аның пульсын тыңлый, эчен капшый. «Иртән нәрсә ашадың?» дип сорый катгый. Әйтә сырхау: «Тәңре шаһит—алдау юктыр, Нәни телем көйгән икмәк каптым, доктор... Шуннан артык ашамадым бер нәрсә дә...» Доктор өчен ачыклана бер мәсьәлә һәм... ала ул күз даруы—үз-үзенә Бик ышанып, «хәзер салам, ди, күзеңә». Әйтә аннан: «Әгәр яхшы күрсә күзең, Яман ризык капмас идең... Син бит үзең Тинтәк җансьщ... Синдәй затлар булсын сирәк. Әйдә, эшне күздән башлыйк—шулай кирәк!»
Кристионас Донелайтис,
Литва шагыйре
1714—1780
Канчыгыш Пруссиядз крестьян семьясында туа. Кснигсбергта ярлылар өчен мәктәп һәм университет тәмамлый. Башта укытучы. соңыннан пастор була. Литва матур әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең иң күренеклесе. *Ел фасыллары» дигән зур поэмасы күп телләргә тәрҗемә ителгән. Үткен мәсәлләре, матур шигъри хикәя фрагментларының кулъязмалары сакланган. Үзе исән чакта бер генә әсәре дә басылмаган.
Мактанчык Имән
Бер капкорсак Имән булган, Мактанган: Җил егалмый!» — дип, Масайган: «Миңа куна,—дип,—
Кыю бөркет, җитез тилгән...» Чыршы, Нарат, Юкә, Талны Танымаган, санламаган— Ул аларның барчасына
Өстән карап, ачы көлгән.
Бер читтә, кысан канауда, Хәтта җиңел җилдән куркып, Тирбәлгән ялгыз Камышны
Күргән дә капкорсак Имән
Аны мәсхәрәләп көлгән: «Дуга булып бөгеләсең! Беләсеңме, син көчсез бит
Бик күп миллион тапкыр миннән!»
Ә көлә башлагач, Күкнең
Үзенә үк тел тидереп, Җыелып килеп бөтен яктан
Җилләр аңа һөҗүм башлый, һәм тәкәббер мактанчыкны Җир өстенә егып давыл,
Йолкып ата тамырларын, Ябалдашын өзеп ташлый.
Камыш әле һаман исән— Җилләр белән сәламләшә. Үсә ул һаман чайкалып
Үзенең тар канауында.
Ә имән дөрес дөмекте!
Сәбәбе—көн кебек ачык!—
Фәкыйрь, көчсезләрдән көлеп, Үзен өстен санавында.
ЕЛМАЕП ТА, КӨЛЕП ТӘ...
Сәлим Шәйдуллин
МӘСӘЛЛӘР
Читкә кагылган Чәчәк
«Кортларга бал, еланнарга агу бирә.
Икейөзле, яратмыйбыз шуңа күрә!» —
Дип, бер төркем
Бөҗәкләр бер көн
Чәчәктә ышанычсызлык күргәннәр һәм аңардан йөз чөергәннәр.
Моны үзенчәрәк аңлаган күрше Үлән
Чәчәктән болай дип көлгән:
— Ай-һа-ай, күрше,
Нинди көлке хәлгә калганыңны күрче!
Сиңа хәзер ни диясе?
Икейөзле булгач, күпме җан иясе
Үзеңне бит эһ тә итми ташлап китте!
Ялгызлыкка дучар итте!
Хурлыгыңнан булмыйсың син ничек харап??
— Ник хурланыйм? Ташласыннар!—дигән Чәчәк,— Мин шуны беләм: моңа карап
Минем бәһам төшмәячәк.
Чөнки сафлыкка юк минем һичбер үчем— Яшим тик яхшыга хезмәт итү өчен!
Ә миндәге матурлык матдәләреннән
Кем дә кем файдалана икән Яман эштә, Монысына инде, иркәм, Мин гаепле түгел һич тә!
Әһлиулла һәм Барабан
«Җитте! Тыел! Интектермә безнең җанны! Тавышыңнан инде тәмам колак тонды!»— Дип, әй кыйнады Әһлиулла Барабанны... Ә Барабан... аның саен тавышланды!
Котылыйм дисәң Барабан тавышыннан,—димәк, Аны кыйнаудан туктарга кирәк!
Марат
Нәни Марат яшел тышлы Карандашны Төсле карандашлар тартмасына салды, Фәкать тышкы билгесенә карап кына.
Ә карандашның үзәге яшел түгел, гади иде.
Бәлки эшләмимдер мин әллә ни зур эш Язып монда бала ялгышуы хакында?
Әмма шундый хәл очрый еш... олыраклар арасында.
Туры суз
Мәҗлестә утырган чакта бергә күшәп,
Чалыш авызлы Маэмайга әйтте Ишәк:
— Кыек авыздан туры сүз чыгарга мөмкинме, туган?
Маэмай җавап бирде исе китмичә бик:
— Ниндирәк колак белән тыңлыйсың бит?!