Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОЯШ ИҢГӘН АЯЗ АЛАН


Тормыш миңа авыр сорау куйса, Киңәш белән барыр кемем бар? Күзгә карап хәлне тыңлар кешем — Әткәм кебек якын Ленин бар.
Юлга чыксам, көләч чишмә суын Миңа сузар юмарт җирем бар, Кулдан алып кыяларга бергә Күтәрелер юлдаш — Ленин бар.
Илнең кайсы сукмагына бассам, Анда минем якты көнем бар, Көннәребез торган саен балкый: Янәшәдә чөнки Ленин бар.
Үз балама карап
Вагыйз дуска
Бигрәк таман туны әткәйләрнең,— Өч кенә көн кигән тун бит ул. Иңнәреңә салган саен синең Йөрәгеңә төшкән моң бит ул.
Кемгә тагын аны күтәрергә, — Сагышларның, моңның олысын... Киемнәре саклый әткәйләрнең Безгә тими калган җылысын.
Шул җылыны, шул моңнарны йөртә Безнең иңнәр, безнең күңелләр, һәйкәлләргә кемнәр гөлләр илтә? — Балалардан ядкарь бу гөлләр.
Уттан йолып безне, утка кергән Солдатларның кайнар җаннарын Үз балама карап, бар хәятем, Яратуым белән аңладым. Янды хисләрем, көлләрен Җилләр таратыр инде, Үкенеп үтсә көннәрем, Кемнәр юатыр мине?
Сизмәстән килгән моңнарым Күңелдә мөлдерәмә...
Уяу аттырган таңнарны Ирләр соң белдерәме?
Сабыр канатым сынса да, Сыгылмам мин, бөгелмәм. Сауса, йөрәккә кан савар Түзим диеп түзүдән...
Сине төнлә йолдыз итеп күрдем, Көннәремә кояш китердең, Мең хафага, мең уйларга төшеп Кордым һаман өмет күперен.
Күперемнең аргы ягы ерак, Авырлыктан сыгыла мңнәрем, Әмма шушы татлы авырлыктан Котылуны һич тә теләмим.
Кояш иңгән аяз алан төсле Гүзәллеген тойдым җаныңның, Ачышларның бөек ләззәтен мин Синең күңел аша таныдым.
Таңнар дәшә, җаннар бергә түгел, Икебезнең ике юлы бар.
Каян килеп күрдем өннәремдә, Төшләремә керде толымнар.
Яшьлек һаман үтмәгәндер сыман, Чәчкә суза гүя болыннар, Чәчкәләрнең барсын алыштыра Язгы төндәй назлы толымнар.
Туган җирнең рәхәт җиле булып Кагылалар миңа бу моңнар.
Соңгы күкрәү, зәңгәр хыял миңа — Башкаларга насыйп толымнар.