Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢЛЕК ҺӘМ КЫЮЛЫК ЮЛЫННАН


Философия фэннаре докторы Яхъя Абдуллинга — 60 яшь
Гыйлем мәйданы — көрәш мәйданы да. һәр гыйлем иясе — шул көрәшнең сугышчысы. Кешелек тарихы һәр яңа сүз, һәр үзенчәлекле фикернең көрәшсез пәйда булганын белми. Алдынгы караш, алга әйдәгән фикер өчен сөрелгәннәр, башлар киселгән. Кеше аңы борын- борында кан белән бәйле. Биологиясе белән генә түгел, идеологиясе белән дә.
Бүген бу көрәшне иң югары ноктасында тора дию хата булмас. Идеология көрәшенең импульслары атом-төш коралларын җибәрә торган кара яисә кызыл төймәләрне тибрәндереп тора. Халыкның ук та үтерә, сүз дә үтерә дигәненең бүгенгедән дә ачыграк аңлашылганы булмагандыр. Сүзнең, фикернең җаваплылыгы гадәттән тыш артты.
Яхъя Абдуллинның гыйльми эшчәнлеге дә чорның, ралыкның шушындый таләбе белән үлчәнә ала. Эшчәнлеге генә дә түгел. Тормышы, гомере дә. Мөхәммәдьяр, Кур- сави, Мәрҗани, Насыйри, Күлтәси. Тукай, Ямашев, Ф. Әмирхан, Җәлил һәм башка бик күпләр кебек асыл затларның сүзен, эшен, тормышын өйрәнеп, аң-белем мирасларын җиткерүгә ул чын мәгънәсендә галим-көрәшче булып керешкәннәрдән берсе. Бу гыйлем ияләренең һәркайсы милләтебез һәм илебез халыкларының күңел бакчасындагы олы фикер агачлары сурәтендә куэаллана. Яхъя Абдуллин менә шул агачларны (һәркай- сын!) карап-тәрбияләп торучыны хәтерләтә. Шулай булмый икән, халыкның рухи дөньясы кайдадыр китек күренәчәк, сүзе өзек калачак. Ул аларның һәркайсы өчен, һәр сүзе өчен көрәшергә әзер. Коммунист буларак, Яхъя Абдуллинның шушыңа иманы камил. В. И. Ленинның, гомумән коммунист яки революционер булу гына җитеп бетми, һәр моментта чылбырның үзенчәлекле бер бүлемтеген таба белергә кирәк.—аны бар көч белән эләктереп, бөтен чылбырны тотарлык һәм алдагы бүлемтекләргә күчәрлек булсын, дигән фикере бар. Г. Курсави, Ш. Мәрҗани. Ш. Күлтәсидәй гыйлем ияләренең һәркайсы — әнә шундый тоташ чылбырның аерым бүлемтекләре, һәм аларның алдынгы фикерләре татар халкының рухи дөньясы күгендә тагын да яктырак нур чәчә башлауга ул җитәкләгән иҗтимагый фикер тарихы секторы һәм Г. Ибраһимов исемендәге тарих, тел һәм әдәбият институты (СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы) зур өлеш кертте. Бу нисбәттән Яхъя Абдуллинның «Татар мәгърифәтчелеге фикере» дигән китабы (1976) һәм докторлык диссертациясе Татарстанның фән, культура җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты, олы бәягә лаек булды.
Галимнең гомерендәге иң олы хезмәте булган бу китапның үзенчәлекле яклары нидән гыйбарәт?
Ул XIX гасыр татар мәгърифәтчелегенең бетен фәлсәфи мирасын беренче тапкыр фәнни системалап, марксизм-ленинизм тәгълиматы яктылыгында аларның фәлсәфн- социологик карашларын тикшерә. Мәгърифәтчеләрнең татар иҗтимагый фикерендәге урынын билгели. Күренекле гыйлем ияләренең мирасына яңача якын килә, яңа исемнәрне яңача күтәреп чыга.
Бу хезмәт — аның күп еллык фәнни тикшеренүләре нәтиҗәсе. Философия фәннәре докторы профессор К. Фасеев белән берлектә язылган «Чернышевский һәм татар иҗтимагый фикере» (1978) дигән брошюрасы, фәнни җыентыкларда, республика һәм үзәк матбугатында басылган күп санлы хезмәтләре Я. Абдуллинны киң эрудицияле гә- лим, кыю фикерле кеше итеп танытты.
Әлеге киңлек һәм кыюлык—аның хезмәт сәючән, тормышта үз урынын һәр вакыт таба белгән, кешеләргә игелек кылырга омтылган холык-фигыленең көзгедәгечә чагылышы.
Уналты яшеннән район газетасы хезмәткәре, комсомол активисты, КПССның Каза» шәһәп комитеты секретаре—аның ихтирамга лаек хезмәт биографиясе юлы. Испания- республикасын яклар өчен интернационал бригадага алуларын үтенеп, Советлар Союзы Маршалы К. Е. Ворошиловка язган үтенеч, ак финнар белән булган сугышка җибәрүләрен сорау һәм Бөек Ватан сугышында Сталинград, Ленинград, Беренче Белоруссия фронтларында батарея комиссары, рота командиры урынбасары, дивизион парторгы сыйфатында Эстония, Польша аша үтеп, Берлинны штурмлауда катнашу — аның хөрмәткә лаек сугышчан юлы. Яралангач, аны 1942 елда ук сугышта катнашудан азат итәргә телиләр. Ләкин ул—«Коммунистлар, алга!» дигән бөек боерыкны үзенең намус теләге сыйфатында кабул иткән партия сугышчысы—ирекле төстә тагын фронтка җибәрүләрен үтенә. КПСС Үзәк Комитетының Иҗтимагый фәннәр академиясенә аспирантурага укырга керүдән башлап, философия фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу — аның олылауга лаек фәнни юлы.
Ул—Татарстан язучыларының күптәнге якын дусты: ничә ел дәвамында инде TACCF Язучылары союзының философия семинарын алып бара, журналыбызның һәр чан кетея алына торган авторы.
Калган вакытларда ул—театрда, концерт залларында, якташлары—Саба район хезмәт ияләре арасында. Танышасыгыз килсә, сез аны тиз танып алырсыз: бәйрәмнәрдә ул ике «Кызыл йолдыз» орденын, бер дистә медален таккан булыр; күренмәсәләр дә, фронт яралары белән бөтен тәне тулганлыгы да сизелеп куяр; күзгә иң ташланган сыйфаты—тыйнак, көләч, игътибарлы, ярдәмчел булыр.