Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕ ТАГЫН ДА КАМИЛЛӘШТЕРИК

Тел үзенең иҗтимагый функциясе белән кешеләрнең аңлашу, аралашу коралы булып танылган. Ләкин ул гади аңлашу коралы гына түгел, бәлки бер үк вакытта кешеләрнең рухи эшчәнлекләрен — эчке тойгыларын, хисләрен, кичерешләрен һәм аң-белем- нәрен тәгъбирли торган иҗат коралы да. һәрбер аерым телдә тудырылган халык әдәбияты, язма әдәбият һ. б. әнә шул коралның эшчәнлек җимеше бит.
Язма әдәбият һәм телнең шуны барлыкка китерә торган нык эшкәртелгән төре — әдәби тел җәмгыять тормышында аеруча әһәмиятле роль уйный. Аның төзелеше дә гади сөйләмнекенә караганда күп бай һәм катлаулы. Җәмгыять бер хәлдә генә тормый, үзгәрә. Шул процесста әдәби тел дә, әлбәттә, үсә, камилләшә барырга тиеш. Моның өчен әдәби телнең өзлексез актив кулланылуы зарур.
Татар әдәби теленең дә илебездәге бүтән әдәби телләр шикелле үсәргә, яхшырырга һәм көчәергә омтылышы һәм эчке мөмкинлекләре бар. Әмма моны тормышка ашыру өчен кулланучыларның шул кадерле коралга сак, кайгыртучан мөнәсә-бәттә булуы кирәк.
Әдәби телнең кулланылу колачы да, төзелеше дә бер хәлдә генә тормый, даими үзгәреш кичерә, бу — тарихи күренеш. Үзгәрешләр үзләренең күләм һәм темплары ягыннан бик төрле. Алар милли телнең хуҗасы, иҗатчысы булган тел кол
лективы яшәгән һәм яши торган җәмгыятьтә социаль-политик алмашынулар булганда шактый зураялар, күзгә аеруча кискен һәм ачык ташланалар. Озынрак гомерле әдәби телләрнең тарихында моңа да мисаллар байтак.
Татар әдәби теле дә — озын гомерле телләрнең берсе. Аның хуҗасының, соңгы өч-дүрт гасыр буена «татар» исеме белән аталып йөртелә торган халыкның, милли- мәдәни яшәеше, культурасы тарихка мең елга якын вакыт буена билгеле.
Татар әдәби теле дә үз гомерендә бик күп үзгәрешләргә дучар булган. Шул нигездә ул иң элек ике зур дәвергә аерыла: борынгы татар әдәби теле, хәзерге татар әдәби теле. Хәзерге татар әдәби теленең үзенең дә ике варианты формалашкан: октябрьгача һәм совет чорындагы хәзерге татар әдәби теле.
Хәзерге татар әдәби теленең ике варианты арасында күп кенә уртаклыклар бар. Ләкин практик көчләре буенча болар бер-береннән шактый аерыла. Октябрьга чаклы яшәгән вариантының практик көче зур түгел. Чөнки ул чакта бу вариант әле төзелеше буенча формалашу дәверен — балалык һәм үсмер елларын гына кичерә иде. Кулланылу, гамәлгә ашырылу колачы ягыннан да ул чакта әле моңа киң җәелерлек экономик һәм социаль-политик шартлар юк иде. Шунлыктан бу вариант татар халкының бер өле-шенә генә хезмәт күрсәтте, нигездә өстен катламның дин, мәгариф, әдәбият, матбугат һәм культура өлкәләрендәге ихтыяҗларын аз-маз канәгатьләндерү белән чикләнергә мәҗбүр булды. Бу елларда әле татар халкының зур күпчелеге әдәби телебездә уку-язу мөмкинлегеннән шактый дәрәҗәдә мәхрүм иде.
Хәзерге татар әдәби теленең практик көче аның икенче варианты йөзендә генә җитлекте, чөнки бу вариант совет чорында формалашты.яшунда үсте. Моңа кирәкле уңай экономик һәм социаль-политик шартларны Бөек Октябрь социалистик революциясе һәм совет власте тудырды.
Татар әдәби теле практикасы совет чорында өзлексез киңәйде, ләкин ул процесс бер төрле үк колачта һәм тизлектә бармады, үзенең көче буенча ике зур чорга— 1921—1941 еллар һәм шуннан соңгы дәвергә бүленде.
Беренче чор Татарстан АССР төзелгәннән соң республикада татар телен гамәлгә ашыру турында Татарстан хөкүмәтенең 1921 елдагы махсус декреты игълан ителү көненнән башлана. Бу— татар телен республика күләмендә киң колач белән җәелдерүне законлаштырган беренче зур тарихи документ була. Шуннан соң республикадагы барлык учреждениеләрдә, оешмаларда һәм көнкүрештә, рус теле белән бер үк хокукта, татар теле дә кулланышка кереп китте. Бу — искиткеч зур тарихи вакыйга булды.
Карарны үтәүгә җитәкчелек итү өчен махсус оешма —«Татар телен гамәлгә ашыру* комиссиясе төзелде һәм республика тормышының барлык тармакларында: совет төзелеше, мәгариф. әдәбият, вакытлы матбугат, культура, фән. һ. 6. өлкәләрдә егерме ел буена гаять олы, җитди һәм нәтиҗәле эшләр башкарылды.
Билгеле булганча, патша Россиясендә татар халкы дәүләт төзелеше эшләренә үз теле белән бөтенләй катнаштырылмады. Ул чорда дәүләт аппаратындагы һәм җәмәгать оешмаларындагы рәсми эшләр, гомумән, рус телендә генә йөртелде, эш кәгазьләре русча гына языла торган иде. Шуңа күрә ул чорда дәүләт тезелешендәге рәсми эшләрне татар телендә йөртү осталыгына ия, эш кәгазьләрен татарча яза алырлык кешеләр бөтенләй хәзерләнмәгән иде Укый-яза белмәүчеләр дә анда әле бик зур процент тәшкил итте.
Шунлыктан, ТАССР тезелеп, республикабызда татар телен гамәлгә ашыру мәсьәләсе планга куелу белән алга иң элек гаять зур ике проблема килеп басты: 1) татарларның укый-яза белмәүләрен бетерү, 2) татар телен киң күләмдә гамәлгә ашырырлык кадрлар булдыру
Татар халкын укырга-яэарга ейрәтү иң элек гарәп язуында, аннары латин графикасы нигезендә — яңалифчә, әченче тапкыр рус графикасы нигезендәге язуда үткәрелде. Татар телен киң күләмдә гамәлгә ашыру өчен исе. хөкүмәт шул эш-кә яраклы булган хәтле хезмәткәрләрне
файдалану өстенә, төрле курслар һәм мәктәпләр оештыру юллары белән, берничә ел буена яңа кадрлар әзерләде. Шул кадрларның эшчәнлеге белән, күп тә үтмәстән, учреждениеләребездә, җәмәгать оешмаларында һәртөрле рәсми эшләр һәм сөйләшү-аңлашулар татар телендә дә практикага керде, эш кәгазьләрен һәр ике телдә — русча һәм татарча язу эше киң җәелде, берничә ел үтүгә, ул хәтта гадә- ти күренешкә әверелде. Вывеска, реклама. игълан, афиша һ. б. ике телдә языла башлады, татар телендә баса торган язу машинкалары чыгарылды, татар машинисткалары әзерләнде. Кыскасы, татар теле республикабызның барлык төбәк һәм поч-макларында рус теле белән чын-чыннаи бертигез дәрәҗәдә кулланылды.
Татар халкының мәктәпкәчә тәрбия учакларында һәм мәктәпләрендә барлык оештыру, җитәкчелек һәм укыту эшләре гел татар телендә барды Шул ук вакытта ал арда рус теле укь)туга зур урын би-релгән иде. Татар мәктәпләре өчен программалар. дәреслек һәм ярдәмлекләр һәрбер предметтан татар телендә төзелделәр, язылдылар һәм рус теленнән татарчага тәрҗемә ителделәр Рус теле бу-енча исә татар мәкәйләренә яраклашты- рылган дәреслекләр әзерләнде.
Шулай итеп, патша Россиясе шартларында кимсетелгән, кыерсытылган татар теле совет власте шартларында мәгариф системасының барлык баскычларында төрле фәннәр буенча киң белем алу коралына әверелде Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның • дөньяда күп нәрсә белдем. син туган тел аркылы» дигән сүзләре дә нәкъ менә шушы чорда гына ту- лысыича раслану тапты.
Октябрьга чаклы культура тармагында татар әдәби теленең кулланылуы бик чикле булды Ул чакта без аны сәхнә әдәбиятын уку һәм кайбер зур шәһәрләрдә генә булгалаган төрле театр һәм әдәбият кичәләрен концертларын тамаша иткәләү юлы белән генә ишеткөли идек Татар теленең бу юнәлештә киң колач белән гамәлгә ашырылуын да без фәкать совет власте чорында, аеруча Татарстан республикасы төзелгәннән соң гына күрдек
Бу чорда ана телебез сәнгатьнең барлык тармакларына үтел керде. Республикабызда дәүләт театрлары һәм филармония ачылып, сәхнә кадрлары әзерләү тәртипкә салынды. Район үзәкләрендә үзешчән театрлар, авылларыбызда исә драмтүгәрәкләр оештырылып, сәхнә эшләре җә- елдерелде Радио тапшырулары һәм ки-тапханәләр аркылы да күл кенә эшләр башкарылды Татар телендә матбугат бастыру, спектакльләр кую, ана телен укыту, дәүләт аппаратында куллану һ б. халкыбыз күпләп республика һәм өлкәләрдә дә гадәти күренешкә әйләнде.
Латин һәм рус графикаларындагы алфа-витларны төзү, шулерның орфографияләрен кагыидәләштерү барышында татар теленең эчке тезелеше дә байтак тикшерелде: аның, фонетик, лексик һәм мор-
фологик үзенчәлекләре тагын да ачыкланды!. Әдәби тел практикабыз төзелешен аерым өйрәнү эшләре дә көчәйде: норматив әдәбият — дәреслекләр, һәртөрле сүзлекләр. кагыйдәлек һәм белешмәлекләр күпләп нәшер ителде Татар әдәби теле практикасының теоретик нигезләрен яктырткан хезмәтләр дә пәй- да булды. Мәсәлән, Г. Ибраһимов, Җ Вә- лиди, Г. Нугайбәк, Ф. Сәйфи, Г. Сәйфиләрнең язу, орфография, лексикография мәсьәләләре турындагы әсәрләре; Җ. Вә- лидинең фәнни нигездәге грамматикасы, аңлатмалы сүзлеге, Г. Алпаровның «Шәкли нигездә татар грамматикасы» исемле фәнни хезмәте һ. б. басылып таралды. Әдәби тел күп кенә практик һәм фәнни ярдәмлекләр белән тәэмин ителде.
Шул рәвешчә, бөтен колачы белән киң күләмдә кулланылу, гамәлгә ашырылу процессында бу аралыкта әдәби тел практикабызның төзелеше бик нык эшләнде, нигездә яңача нормалашты: нә-тиҗәдә аның мөмкинлекләре артты, практик көче зурайды.
Бөек Ватан сугышыннан соң татар әдәби теленең төзелешен теоретик өйрәнү эше тагы да көчәйде. СССР Фәннәр академиясе сафына кергәннән соң Татарстан тел, әдәбият һәм тарих институты татар телен фәнни өйрәнүне шактый киңәйтте һәм тирәнәйтте. Әдәби телебезнең лексик, фонетик. грамматик, стилистик һәм график-орфографик төзелешен фән- ни-тарихи нигездә яктырткан әдәбият булдырды. Әдәби тел төзелешенең куп мәсьәләләре яңача ачыкланды, аныкланды, кай-бер проблемалар да чишелде. Шулар арасында әдәби тел практикабызны яхшыртуга турыдан-туры юнәлтелгәннәре дә аз булмады. Мәсәлән, фәннең берничә төрле тармагы буенча атама сүзлекләре төзелеп нәшер ителде, фәнни-практик ярдәмлекләр чыгарылды.
Телнең әдәби *өре зур игътибарга һәм аңлы тәрбиягә аеруча мохтаҗ, чөнки кулланылу процессында ул. бер яктан, стихия юлы белән бара торган сөйләү теле һәм иске әдәби тел чолганышында яшәсә; икенче яктан, ул чит телләр белән дә азмы-күпме даими бәйләнештә яши. Шуңа күрә телнең әдәби төре ике яктан уңай һәм тискәре йогынтылар кичерә. Аннары әдәби тел тормыш таләбе буенча өзлексез үсә; лексик, фонетик, грамматик һәм стилистик төзелеш якларыннан һәртөрле яңалыклар белән тулылана, катлаулана. һәм шул ук вакытта, ул искергән тел элементларыннан арына да бара.
Әдәби телнең төзелү процессында бик нык күздә тотылырга тиешле тагын бер төп нәрсә —аны төзүче һәм тәрбияләүче кешеләрнең, кадрларның һәрьяктан төрлелеге. Алар арасында бер үк телнең төрле диалектлары, сөйләшләре һәм башка телләр, хәтта чит телләр белән тыгыз бәй-ләнештәге кешеләр: тел төзелеше буенча практик һәм теоретик хәзерлекләре төрле дәрәҗәдә булган, социаль һәм профессиональ төркемнәре ягыннан аерыла торган кешеләр һ. б. бар. Әдәби тел төзелеше боларның да уңай һәм тискәре йо-гынтыларыннан корыч стеналар белән коймаланып куелмаган бит! *
Югарыда әйткәннәребез яшәештәге һәрбер әдәби телнең төзелү һәм үсү процесслары һәр вакыт уңыш белән бергә уңышсызлык куркынычлары арасында баруын ачык күрсәтә. Шуңа күрә туган теленә мәхәббәте суынмаган һәрбер коллектив һәм шуның аерым члены, белгечләр, сүз осталары ярдәмендә туган телнең әдәби төрен, аның төзелешен һәр вакыт үзенең игътибар үзәгендә тоткан һәм тота: аны саклау, көчәйтү, яхшырту юлында кирәкле барлык чараларны өз- мәстән дәвам иттерә, аны чын-чынлап үз баласы итеп тәрбияли. Безнең күп мил-ләтле илебездә шуны раслый торган фактлар бик күп.
Советлар Союзында күп кенә аерым милләтләрнең төп культуралары буенча ел саен әллә ни хәтле әдәбият чыгарыла, һәртөрле практик эшләр башкарыла. Кайбер республикалардагы тел һәм әдәбият институтларында хәтта махсус тел куль^ турасы секторы бар.
Фактлар илебездәге аерым халыкларның үз әдәби телләренә олы ихтирам белән карауларын ачык күрсәтә. Яхшы аңлашыла, чөнки тел, аеруча аның әдәби төре — зур иҗат коралы бит. Материаль җитештерү эшләрендә корал, гомумән, иң гөп һәм иң зур функцияне үти торган булса, тел-корал да рухи продукция җитештерүдә шундый ук функцияне үти. Шул рәвешчә, һәр ике тармакта продукциянең сан һәм сыйфат яклары, нигездә, коралга бәйле: «Корал эшли, ир мактана» дигән әйтем шуны ук раслый. Шуңа күрә дә, продукцияне үрчетү Һәм яхшырту эшен, гадәттә, коралны көчәйтү Һәм яхшыртудан башлыйлар. Рухи продукция олкәсен- дә дә ул шулай булырга тиеш, чөнки эшкәртелмәгән чи тел белән югары сыйфатлы продукция тудырып булмый. Безнең чорда телнең әдәбилеген иң югары баскычка күтәрү эше тагын да актуальрәк.
Татар халкы үз телен шулай ук бик ярата, туган теленә аның мәхәббәте һәм ихтирамы гаять зур. Халкыбызның иң зур күпчелеге аны һәр вакыт сөеп кулланган, бүген дә шулай ук куллана. Шул кайнар тойгыларын ул үз шагыйрьләренең, әдип һәм галимнәренең иҗатларында да чагылдыра килгән: Габдулла Тукай, Мәҗит Гафу- ри, Дәрдмәнд, Һади Такташ, Хәсән Туфан һәм башкаларның татар теле турындагы шигырьләре; К. Насыйри, Г. Ибраһимов, Г. Алпаров, Җ. Вәлиди, Г. Камал, Ф. Әмирхан. А. Ф. Богородицкий, Г. Шәрәф. Г. Бә- широв. Ф. Сәйфи-Казаилыларның татар телен эшкәртү буенча практик һәм теоретик эшчәнлеге — һәммәсе дә әйтелгән фикерне раслаучы дәлилләр. Г. Тукайның «Туган тел» шигыре — халык телендә, халык авызында...
Билгеле, үзенең алга барышында әдәби тел практикабыз халыкка хезмәт күрсәтүен көчәйтү белән бергә, эчке төзелешен дә
нык үстерде һәм яхшырта барды, Бу процесс та төрле чолганышларда һәм күп төрле тел кадрларының катнашы һәм эшчән- гекләре белән дәвам итте. Бүген дә ул шулай бара. Шул шартларда уңышлар беләи бергә кимчелекләрнең дә булгалап торулары бер дә гаҗәп түгел. Безнең дә әдәби телебез һәр вакыт тел коллективы-бызның, аеруча тел-әдәбият, матбугат һәм нәшрият кадрларыбызның игътибар үзәгендә торырга тиеш иде. Бездә дә аның уңышларына кинәнү, соклану белән бергә, андагы җитешсезлек һәм кимчелекләрне — гомумән, авыруларны азайту, хәтта бетерү юлындагы чаралар өзлексез дәвам итәргә тиеш.
Кызганычка каршы, әдәби телебезнең кулланылу колачын, аның гамәлдәге төзелешен тагын да яхшырту, камилләштерү юлында, сөйләм культурабыз өлкәсендә без бу елларда бик аз һәм гаять әкрен эшлибез. Соңгы вакытларда татар тел культурасы темасына язылган мәкаләләрнең газета-җурналларыбызда гадәттән тыш сирәк чыгарылулары, китап нәшриятыбыз тарафыннан чыгарылган продукция арасында татар тел культурасы мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләрнең аз очравы да шуны дәлилләп килә.
Танылган татар тел галиме Шиһаб Рамазанов: «Бездә телебезгә сизгер мөнәсәбәт, тел нечкәлекләрен сиземләү тойгылары тәрбияләнмәгән, үстерелмәгән, — дип язган иде. — Ачык әйтергә кирәк: тел белеме, тел культурасы, телебезгә мәхәббәт, практикабызда тел дисциплиналылыгы җитенкерәми бездә... Гомуми культура дәрәҗәбезне үстерү белән бергә, лингвистик белемебезне, төп культурабызны да үстерергә, телебезгә мәхәббәт һәм сизгер мөнәсәбәт тойгылары тәрбияләргә тиешбез». Дөрес һәм хаклы бәяләү, файдалы киңәш бу. Бу өлкәдә җиң сызганып эшләрлек өлгергән тел кадрлары да инде бездә җитәрлек.
Яшәргә һәм үсәргә сәләте булган һәрбер әдәби тел дөрес һәм җитди ясалган аңлы йогынтылар ярдәмендә төрле биеклеккә күтәрелә ала. Совет чорында татар әдәби теле үзенең эчке төзелеше буенча чорга лаеклы рәвештә шактый нормалаш-ты. Тел төзелешенең барлык берәмлекләре (аваз, сүз, җөмлә һ. б.) һәм категорияләре (сүз төркемнәре, төркемчә һәм төрләре җөмлә кисәкләре синтаксик бәйләнеш һ. б.) буенча аның әдәби нормалары ачык билгеләнде, график-орфографик төзелеше бу чорда шулай ук яңа эзгә утырды. Шул әдәби нормаларның төп кагыйдәләре башлангыч һәм урта типлардагы татар мәктәпләре өчен языла һәм нәшер ителә торган татар теле дәреслек- лөрендә, ярдәмлек һәм кулланмаларда бирелгәннәр Татар телендәге әдәбият, вакытлы матбугат — гомумән. нәшрият продукциясе, әнә шул әдәби нормалар нигезендә тудырылып, дөньяга чыгарыла Шуңа күрә татар әдәби телендә каләм хезмәте белән шөгыльләнүче кешеләр ул нормаларны тулысынча һәм төгәл үзләштерергә мәҗбүрләр. Әдәби телебезне сөйләмдә кулланучы кешеләр дә (укытучы, лектор, оратор, режиссер, пропагандист,, актер Һ. б.) шул ук әдәби нормаларны нык өйрәнү, үзләштерү нигезендә генә бүгенге таләпләр дәрәҗәсенә күтәрелә алалар. Татар әдәби теленә теләсә кем бары тик шул нормаларны өйрәнү юлы белән генә ия була ала. Ул нормалар мәктәпләребездә Һәм мәктәптән тыш дәреслекләрне. норматив кулланмаларны (кагыйдәлекләр, сүзлекләр һ. б.) Һәм гомумән, әдәбиятны уку. тел-әдәбият өлкәсендәге культура чараларына актив катнашу процессларында гына тиешенчә үзләшәләр.
Шулар өстенә тагын, әдәби нормаларны аңлап үзләштерергә. татар әдәби теле төзелешенең практикадагы барышын һәм бүгенге торышын күзәтү, өйрәнүгә нигезләнеп язылган тәнкыйди әдәбиятны, тел культурасы темаларына язылган әсәрләрне уку бик файдалы.
Ләкин, бик кызганыч, татар әдәби теленең гамәлдәге төзелеше һәм нормалары турындагы кагыйдәлекләр бездә аз. Мәктәп дәреслекләреннән башка, татар әдәби теленең гамәлдәге норматив төзелешен тулырак, җентеклерәк яктырткан әдәбият безнең китап базарыбызда юк диярлек. Кайбер кагыйдәлекләр бөтенләй төзелми Мәсәлән, татар теленең әдәби әйтелеш вариантларын кагыйдәләштергән китап барлыкка китерелмәгән. Хәтта көн саен, сәгать саен татар әдәби телен файдалана торган кадрларыбыз да (укытучы, лектор, актер, диктор һ. 6.) әле татар телеиең әдәби әйтелеш кагыйдәләрен (орфоэпиябезне) өйрәтә торган кулланмаларны күрү бәхетенә ирешә алганнары юк Хәлбуки, инде безнең китап шкафларыбызда «Татар теленең орфоэпия кагыйдәләре.', «Татар теленең орфоэпия сүзлеге» кебек исемнәрдәге китаплар булырга бик вакыт.
Татар әдәби теленең язу төзелешен ка- ’ гыйдәләштергән ярдәмлекләребез шулай ук сан һәм сыйфат ягыннан канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел. Бу өлкәдә һәрбер грамоталы кешенең өстәлендә торырга тиешле ике китапның «Орфография кагыйдәләре» белән «Орфография сүзле- ге»нең инде исемнәре генә күз алдында Болар үзләре исә китапханәләрдә һәм китап белән бик сак эш итә торган кайбер кешеләрнец кулларында гына сакланса саклана торгандыр чөнки аларның төзелүенә һәм беренче тапкыр басылып таралуларына гына да инде утыз елдан артык вакыт узды. Яңа басмалары чыгарылганы юк.
Татар теленең гамәлдәге орфография кагыйдәләрендә күп кенә кимчелекләр бар Бу фактны тезүчеләр үзләре дә икърар иткәннәр. Ш. Рамазанов бер мәкаләсендә «..күп кенә очракларда орфография кагыйдәләренең үзендә дә кирәк хәтле ачыклык һәм төгәллек юк». «. Орфография кагыйдәләре»ндо (1941 елгы басма) һәм «Орфография сүзлеге»ндә (1941 ел) эшләнеп бетмәгән, ачыкланып җитмәгән моментларны тиешенчә ачыкландырып
төгәлләндереп бирергә кирәк. Бу өлкәдә үэ белгәнеңчәрәк эшләргә, орфографик трюклар ясарга урын калдырмаска кирәк»,— дип язган.
Аңлашыла ки, шул ике ярдәмлекне твзудә төпкә җигелеп эшләгән Ш. Рамазанов, аларның җитешсезлекләрен ачык- тан-ачык әйтеп кенә калмаган, кимчелекләрне бетерергә кирәклекне искәрткән.
Совет чорында татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсен тәртипкә китерү, баету һәм кагыйдәләштерү юлында күп кенә эшләр башкарылды татар теленең тәрҗемәле гомуми сүзлекләре, төрле фәннәр һәм хуҗалык тармаклары буенча хосусый сүзлекләр нәшер ителде. Татар теленең диалектологик сүзлеге дә булдырылды. Бу сүзлек әдәби телнең сүз байлыгын диалекталь сүзләрдән сакларга һәм аны алардан арындырырга, шулай ук аларны, ягъни диалекталь сүзләрне стилистик максат бе-лән әдәби тел төзелешендә аңлап файдаланырга ярдәм итә.
Ләкин әдәби телнең сүзлек хәзинәсен үстерүдә, төзекләндереп нормалаштыруда аңлатмалы сүзлекләр иң зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә әдәби тел практикабыз белән актив файдалана һәм шуның төзелеше өстендә эшли торган һәрбер кешенең китап шүрлегендә алар булырга тиешIX.
Әдәби тел үсешенә атама сүзлекләр дә зур ярдәм итә Болар бүген дә әле безгә кирәк. Шунлыктан аларны тулыландыру һәм яхшырту эше өзлексез дәвам иттере- лергә тиеш. Бу — бер яктан. Икенчедән, шунысы да бар: атама сүзлекләрен эчләренә алган китап һәм китапчыклар бездә байтак, ләкин алар бик таркау, сыйфат ягыннан да бик төрле. Аларны тел төзелеше өчен игелеклерәк, куллану өчен уңай- лырак хәлгә хәлгә китерергә кирәк. Моның өчен алар, тагын бер тапкыр җентекле тикшерелеп, төзәтелеп, тулы һәм бөтен бер сүзлек-белешмәлек рәвешенә куелыр-
Татар әдәби теленең уңышлы үсүе өчен, аның төзелешендәге төрлелекләрне һәм катлаулылыкларны җентекле рәвештә өйрәнү, иҗади нык үзләштерүебез шарт. Ләкин нәкъ менә шушы таләпне без тиешенчә эшкә ашыра алмыйбыз, әдәби телебезнең гамәлдәге гомуми төзелешен аның урнашкан, урнашу процессында торган һәм урнашырга лаеклы әдәби нормаларын еш кына аера белмибез, буташтырабыз. Шуның өстенә, бездә кайбер очракларда, урнашкан һәм урнашырга хаклы әдәби нормаларга игътибарлы, хәтта ихтирамлы мөнәсәбәт җитенкерәми. Әдәби норма- ларыбыздан заруратсыз тайпылу, хәтта аларны бозу фактлары шактый күп бездә.
Миңа татар телендәге нәшрият продукциясенең байтак төрләрен күздән кичерергә, радио, телевидение тапшыруларын еш кына тыңларга һәм шуларның тел төзелешләрен нечкәләп күзәтергә туры килде. Күз алдыма әдәби телебездәге күп кенә типик кимчелекләр — чатаклык һәм ялгышлар да килеп бастылар.
Очраган кимчелекле фактларның зур күпчелеге сүз һәм сүз төрләре сайлаудагы ялгышларны, уңышсызлык һәм төгәл- сезлекләрне чагылдыра. Фонетик һәм грамматик төрләрдәге ялгышлар, төгәлсезлекләр дә байтак, әлбәттә.
Соңгы бер-ике ел аралыгында «төгәлләү», «төгәлләнү» сүзен тәмамлау, тәмамлану, үтәү,
IX Редакциядән: «Татар теленен анлатмалы сүзлеге» нен беренче томы инде дөнья күрде, калган нке томы басылырга әзерләнә
үтәлү, бетү, бетерелү, тулу, тутырылу мәгънәсендә кулланулар бик ешаеп китте: план төгәлләнде, шуның белән эшне төгәлләдек, ярыш договоры төгәлләнде, уку елы төгәлләнде кебек төзелмәләр күп очрый. Андыйларга радио тапшырулары аеруча юмарт. Андый төзелмәләрне укыгач һәм тыңлагач, «төгәлләү», «төгәлләнү» сүзенең мәгънә эчтәлеге гадәттәге-дән күп киңәйтелгәнлек аңлашыла.
Бер үк сүзнең еш кабатлануы сөйләмнең күркен дә. ягымлылыгын да киметә. Безнең публицистик һәм фәнни стильләрдәге сөйләмнәребездә бигрәк тә «буенча , «биредә» сүзләрен куллану белән мавыгу арта барганлык сизелә. Кайберәүләр аларны бер үк җөмләдә ике-өч тапкыр кабатлый. Мәсәлән, менә бу сөйләмдә «биредә» сүзе ике тапкыр кулланылган, «Бехтерев исемендәге колхозда 500 савым сыер бар. Биредә көнгә 500— 600 килограмм гына сөт алалар... Биредә дә азыкны парлап, эшкәртеп ашатмыйлар». Хәлбуки, телебездә шул ук сүзнең гаять киң кулланыла торган «монда» дигән мәгънәдәше бар. Автор нилектәндер моны читләткән.
Сүз һәм сүз төре сайлаудагы төгәлсезлекләр күбесенчә шул мәгънәдәш сүзләргә (синонимнарга) туры килә. Менә тагын берничә мисал: «Кар бөртекләре зурайганнан-зурая бара» (татар теле дәреслеге) «...эреләнгәннән-эреләнә бара» диелергә тиеш. «Бу турыда мин җитәкче-ләрдән сорашып бактым»,., «сорашып ка-йрадым» кирәк.
Искергән һәм алынма сүзләрне урынсыз куллану очраклары да байтак: «Бер мәкаләдә... педагогик системаны бәян итү мөмкин түгел», «Син тактаны тотып тор дип әмер итте». «Бу уен Казанда традицион булып китте» һ. б. Диалекталь сүзләрне урынсыз яки кирәксезгә кулланулар да еш очрый.
Сүзләрнең төрләрен сайлау, куллану буенча ялгышлар, төгәлсезлекләр дә күп: «а» авазына башланган сүзләр фразасы' урынына «а» авазы белән башланган» диелергә тиеш. «Чөгендер кайда китә?» түгел, «кая китә» булырга тиеш. «Хәят апасы белән нәрсә булганлыгына ул игъти-бар итмәде». Монда «апасына» дип әйтү генә татарча була.
Сүз тезмәләре һәм җөмлә төзелешлә- рендәге кытыршылык һәм ялгышлар да аз түгел. Менә берничә мисал: «Укытучыны
һәм җәмәгать эшлеклесен хөрмәтләү» (мәкалә исеме). Монда «һәм» теркәгече кую дөрес түгел, чөнки текстта сүз бер үк кеше турында бара. Дөресе «Укытучыны — җәмәгать эшлеклесен хөрмәтләү» булырга тиеш. «Бездә алты штаттан тыш активист бар» (радио). Дөресе: ...«Штаттан тыш алты активист», «Соңгы елларда безнең әдәбият турында бик пошына башладым». «Безнең» сүзе артык, «әдәбиятыбыз турында»... булырга тиеш.
Күрсәтелеп үтелгән фактлар гамәлдәге әдәби телебезнең төзелешен күзәтү уңаенда тупланган материалның бер кисәге генә. Татар әдәби теле төзелешендәге кимчелекләрне төзәтү өзлексез дәвам ит- терелергә тиеш. Шулай иткәндә, андый материалның тулырак табылачагына мин шикләнмим, чөнки әдәби тел төзелешебез бу алым белән бик аз тикшерелгән. Ләкин, тупланган күзәтү материалы бик »ур булмаса да, күзәтүләремнең барышында һәм нәтиҗәсендә мин әдәби тел төзелешебезнең хәленә, ихтыяҗларына карата кайбер фикерләр әйтерлек мәгълүмат алдым һәм ул фикерләремне шушы мәкаләмдә чагылдырырга тырыштым.
Телебезне теоретик яктан өйрәнү эше әзлексез дәвам итә. Әдәби тел төзелешебез өстендәге практик эш исә алай өзлексез бармый. Моны да өзлексез итәргә иде. Тел теориясенең төп бурычы әнә шул практиканы яхшыртырга, камил- ләндерергә булышлык күрсәтүдән гыйбарәт бит Татар теленә карата да ул шулай. Бүгенге көндә әдәби тел практикабызны гомумән һәм аның эчке төзелешен камил- ләндерү юлында эшләү, безнеңчә, тагын да актуальрәк. Культура хезмәтчеләребез (актер, режиссер, диктор, җырчы, декламатор һ. б.) һәм каләм ияләребез (язучы, редактор, лектор, журналист һ. б.) татар әдәби теле төзелешен кагыйдәләш- тергән төрле кулланмалар өстенә. тел культурабыз темаларына язылган әдәбият белән дә тәэмин ителергә тиешләр.
Ләкин зур үкенеч, безнең бүгенге китап базарыбызда андый әдәбият, бигрәк тә татар тел культурасы темаларына язылып нәшер ителгән китаплар бик аз. Булган хәтлесе дә. күбесенчә, яшәештәге әдәби телебезнең уңай якларын, уңышларын гына күрү, күрсәтү белән чикләнә. Уңышлар зур. әлбәттә. Шуның белән бергә. андагы җитешсезлекләргә. нормаль- сезлекләргә дә күз йоммаска, боларны да яшермәскә иде шунсыз әдәби телнең сыйфатын яхшыртып, камилләндереп булмый. Халык телендәге «Байлыгын яшергән бөләр, чирен яшергән үләр» дигән мәкальнең икенче кисәге безнең чорда да бит әле чынбарлыкны дөрес чагылдыра, Моны истә тотарга кирәк.