Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР ЙОТЫМ СУ


нгын командасы башлыгы Тәхау Яркәев авыл китапханәсеннән уналты мең дүрт йөз утыз җиденче дип тамгаланган китапны алып кайтты.
— Ай-Һай...
— Нәрсә — «ай-һай?»
— Соңгысы микән дим. Ничәнчесе инде?
— Уналты мең
дүрт йөз утыз җиденчесе,— диде.— Шукшин...
— И алла! Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән!—диде Хәкимә, сабын күбегенә буялып беткән кулын сөрткәләп. — Инде ничек торырсың икән соң? Китапсыз дим.
— Киләсе кварталда китапханәче тагын алып кайта.
— Әйтәм ич!.. Ничек туйдырмыйдыр шулар?.. Бусын укып бетергәч, бәлки үзеңә генә яза башларгадыр?
Тәхауның күкрәгендә ниндидер бер авырту уянып киткән сыман булды: Хәкимә кер юу машинасының капкачын ачып җибәрде. Аннан, ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Алар йөзләрендә дөньяны чагылдырып ялтыраштылар да, бераз күтәрелүгә, тавышсыз гына юкка чыгып беттеләр.
Тәхау ямьсез яшәмәде. Укыган бер китабы саен, караңгы төннәрдә яктырган күбәләкләрдәй, аның хыялында ак кәгазь белән алтын каләм хәрәкәткә килә иде. Менә шушы сабын куыкларыдай ялтырашып, аның күз алдыннан ничәмә-ничә еллар йөзеп үтте. Ул елларның һәркайсында Тәхауның хыял дөньясы чагыла иде дә өн-тавыш- сыз гына сүнеп юкка чыга иде. Ул хыяллар — язылмаган катапла- ры аның...
— ...Бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
— Янгын сүндерүче белән йоклап туйдың мәллә?
— Тагын кем белән йокларга кушар идең?! — диде гаҗәпсенгән Хәкимә.
— Язучы белән, мәсәлән.
— Язучы белән?
— Менә, карчык, соңгысы,— диде Тәхау һәм, кер юып яткан хатынын үчекләгәндәй, кызыл тышлы китабын әйләндергәләп алды.
Тәхау китапның өченче битен ачты да ниндидер горурлык сизелеп торган тавыш белән, тик ничектер моңсу һәм әкрен генә:
Язучы белән, карчык. Мал врачы белән генә йоклау мине туйдыра башлады.
Тагын кем белән йоклар идең, оятсыз?—дип, Хәкимә еларга ук кереште.
— Язучы хатыны белән.
Укый-укый соңгы акылларың чыгып бетә бит инде, бәгырькәй! ♦
— Язучы хатыны буласың киләме соң? >.
— Каян килгән ди безгә язучылар?
Ә мин? Кара бу мыекны! Галимҗан Ибраһлмовныкыннан з кимме әллә?
— Аның чәче булган. Ә син — пеләш.
Пеләш язучылар күбрәк ул. Суйган да каплаган язучы мин’ £
— Кодрәтеңнән килгәч, академикка ук әйлән инде.
— Язучыга җитсәм, академикларыңны сызгыртып узып китәм * мин! Алар шундый халык. Академикларың бер читтә торсын... Була а- алмыйсың син язучы хатыны, Хәкимәкәй җанаш! Үлсәң дә.
— Кара, кара!—дип көлде Хәкимә. —Җүләр җүләрлеген акыл- ® лыга сылтаган ди. *
Ишегалдында әрле-бирле йөренүеннән капылт туктап, Тәхау ха- _ тынына текәлде. Аның йөзе ниндидер уй белән яктырып, янгын сүн- ° дерүчеләр өйрәнүендә көйдереп кайткан керфекләре эчендәге зур £ зәңгәр күзе ниндидер үкенеч белән тулы иде.
— Сылтамыйм, сылтамыйм, җан кисәгем! Сиңа сылтамыйм мин үземнең язучы булмаганлыкны. Тик моңа мин дә гаепле түгел.
— Ә кем? Мин дип шикләнәсең мәллә? Соңаргансың. Башта ук әйтәләр аны.
— Кайчан?
— Өйләнешер алдыннан. Уйлаган булыр идем. Кем белә, бик тырышкан шәттә берәр язучы кисәге очраткан булыр идем эле. Әллә кем түгелләрдер. Ит белән сөяктән торалардыр.
— Билгеле, бер җирләре дә алтыннан коелмагандыр, хы-хы...
— Әнә ич, килгәлиләр клубка. Бер дә кешедән узмаганнар шикелле. Карап торышка битләрендә тамчы гөлләр дә үсми. Кигәннә- ренең дә артык җире юк. Сөйләшүләре дисәң генә инде.
— Шул-шул, Хәкимә. Синең белән миннән ким түгелләр.
— Артык булмасалар, ким түгелләрдер анысы. — Хәкимә ирен баштан-аяк карап чыкты: ябык, кояшта янган йөз, яргаланган ирен, тыгыз итле төксез тән... Су төбендә озак ятып шомарган, тагын да катылана төшкән кайрысыз имән агачымыни.— Алайса ник язучы гына булмадың, янгын сүндерүче булып калдың?
— Хәзер искә төште: бер йотым су җитмәгәнгә.
— Бер йотым су?
— Су, гап-гади су.
— Язучы булганнарга җиткәнме?
— Аларга һәрчак нидер җитмәгән.
— Шуңа Kvpa яза башлаганнармыни?
— Шуңа күрә.
— Ә син ник башламаган алайса?
— Телисеңме, бүген башлыйм?
— Бәлки мәшәкатьләнмәссең? Нәрсәгә ул сиңа?
— Сине язучы хатыны итәр өчен.
— Юк белән баш катырганчы, әнә, мунча ләүкәсен төзәт. Кичкә мунча ягам.
— Чынлап әйтәм.
— Мин янгын сүндерүче хатыны булуга да бик риза.
Тәхау канәгать кыяфәт белән тамагын кырып куйды:
— Ул яктан, карчык, зарланырлык түгелсең, кхм-кхм... Утны ялкын белән сүндерергә синнән узганнар юктыр.
Хәкимә, су коенып чыккан казлар канатларын ипләгәндәй, көянтәне сыгып китергән кер тулы чиләкләрне җиңел генә итеп иңенә элде.
— Ләүкәне төзәт, — диде ул һәм капканы чыгышлый тагын борылып карады. Сипкелле йөзе саран гына елмаеп алды. Тәхау тәнендә сагындырып килгән яңгырның беренче эре тамчыларын тойгандай булды. Көянтәсен сыгылдыра-сыгылдыра Хәкимә ачык капкадан урамга атлады, урамнан тыкрыкка, тыкрыктан инешкә таба төшеп китте...
Хатыны Хәкимә иренең «китап җенен» куып чыгарыр өчен заманында телен кылыч итеп кенә айкамады. Бу мәсьәләдә җиңү Тәхау ягында калды. Унөч ел элек, Джек Лондон китапларын сабан туе мәйданына да чыкмый укып яткан бер көнне, Хәкимә ничә елларга сузылган изге көрәшне соңгы кат рәхәтләнеп, җәелеп елавы белән төгәлләде дә солых төзәргә тәкъдим итте. Ул куйган таләпләр кыска иде:
— Тәхау Яркәев мәҗлес-мазарларда, өмә-бәйрәмнәрдә, юлда-фә- ләндә йөз граммнан артык аракы эчми (Хәкимә авызга да алмый ди гән дәгъва куярга курыкты — бер дә эчмәсә, ир кешедә саранлык чире кузгалуы ихтимал икәнлеген ул яхшы белә) һәм тәмәке тартуны ташлый;
— йорттагы хакимлек дилбегәсе бөтен тулылыгы белән Хәкимә кулына күчә.
— Я китап укуыңны ташлыйсың, я мин әйткән белән килешәсең.
— Темпора мутантур ет нос мутанус ин иллис, — диде Тәхау моңа каршы.
Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта латин белән байтак интектерүләренә карамастан, Хәкимәнең колагы чит сүзләрдән бизәргә өлгергән иде инде.
— Сүгенмә әле,— дип кисәтте ул ирен.— Мине иблис белән күп бутасаң, бүгенгедән идәндә йоклый башламагаең.
— Мал врачы булырга укыган чагыңда синең китапларыңны кочаклап ятканнарымны оныткансың, карчык.
— Аңа инде күпме гомер.
— Яшисең, яшисең... Ә темпора мутантур икә-ән, ет нос мутанус ин иллис икә-ән...
— Бутаптыр шул, бутаптыр.
— Нәрсәне «бутаптыр?»
— Минем белән китапларыңны бутап яшисеңдер дим.
— Юк. «Вакытлар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез» дим мин, латинча. Үзең өйрәттең ич теге вакытны. Хәзер «ясалма каплату» дигәннең латинчасын да оныткансындыр инде.
— Синең җиде класс белекле башыңда шул гыңа торса тора инде...
Менә бусы кирәкмәс иде. Хәкимәнең сүзләре Тәхауның күңеле аша бал кортлары күче кебек мыжгып, болганып узды. Шавы басылды басылуын, мәгәр ул күч шунда, йөрәк астында калды.
Бу сөйләшүдән соң Тәхау авыл һәм мәктәп китапханәләрендә ничә китап булса — шуларның һәммәсен укып бетерде. Хатынының «җиде класс» дигәненә үч итеп. Бүген инде менә соңгысын алып кайтты.
Тәхау, өйгә кереп, бер чүмеч салкын су эчеп чыкты да, алма бакчасының теге ягындагы куе чиялектә күмелеп утырган мунчага таба китте. Тик кулында балта, ышкы-пычкы түгел, ә унике битле шакмаклы дәфтәр белән шәмәхә карандаш иде. Мунчада аның итек баса
торган өстәле бар. Ул кергәндә өстәлдә гөберле бака утыра иде, Тәхауга исе дә китмәгән кыяфәт белән яңакларын бүлтәйтә-бүлтәйтә сулый бирде. Әйтерсең лә сагыз чәйни.
Нәрсә, дәфтәр күргәнең юк мәллә?— диде ул бакага. Бака авызын шара күзенә җиткәнче ерып җибәрде дә бөтен мунчаны тутырып кычкырып куйды. ' ♦
Өстәлне бушат. Язам, ф-фәл-лән-төгән!—Тәхау, салкын сыр-* тыннан тотып, аны ләүкә астына төшереп җибәрде. Ә анда тамырдан s борнап чыккай зәгыйфь ике чия үсентесе агарып утыра иде. Тәхау- - ның аларны йолкып атасы киде. Тик кулы үзеннән-үзе ярты юлда - туктап калды. Шул үсентеләр сыман, аның күңелендә дә нидер бор- о. нап чыгарга тормыймы соң? Кемгәдер аның язганы да шулай зә- з гыйфь тоелыр. Тик ул аны тиз генә йолкып атуларын теләмәс иде бү- . ген. ’
Нәрсә язарга? Ул бер генә нәрсәне белә: аның язганы бүтәннәр ба- < шына килеп тә карамаган нәрсә хакында булырга тиеш. Берәр яңалык ө шундый, кызык. Көлке булса, бигрәк тә шәп. Бусы иң авыры бугай. * Көлүе генә җиңел ул. Аңларга тырыш.масаң, бигрәк тә. Көлкене аңла- <гач, көлке буламыни? Көлкене аңлагач, еларга кирәк. «Шул ук бер и йотым суны ал,— дип уйлады ул.— Бер караганда көлке ич инде*.
Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хак- ф та бер кемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау шулай яшәде дә. Сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул — бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул бәлки — яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып.
Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды:
СУ
һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың. Дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да. шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бар көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде. J
Сыер какысының чәчәк аткан чагын күргәнегез бармы? Яр буйлары. тугайлар, күл тирәләре сап-сары була. Кояшта ялтырап торган җиз ләгән мени! Чын менә! Ышанмасагыз. безнең авылга килеп карагыз... Тик хәзер соң шул инде. Бераз алданрак кирәк иде. Моңарчы кайда йөрдегез соң? Шайтаным да үсми хәзер су буйларында! Бушлыкларда Да. Маллар белән тракторларга таптатып бетердек. Янгын машинасыннан су сиптереп үстерәсеңмени хәзер аларны? Үзебез гаепле. нәрсә аны... Ә исе дә иде соң. исе! Бөтен авылга тарала иде. Ир- то кичен яңа сауган сөт исе дә сыер какысы исе иде. Сыер какысы исе _ Сыер какысы исе инде ул, җәмәгать!
Аны язуыннан бүлеп, ләүкә астындагы бака аваз салды. «Дөрес, сыер какысының ни катнашы бар минем бер йотым суда?» Язган битен ертып, мич авызына ыргытты. «Ул көнне үләнгә бардык без. Июль башы иде инде. Сыер какысы чәчәген койган чак»,—дип уйлады ул. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да, карандаш сөрмәсен төкереге белән юешләп, тагын язып куйды:
Су!
«Беренче һәм соңгы тапкыр мин үземне унөч яшемдә үтердем...» Болай башлау Тәхауга ошады. Нәрсә сузып торырга. Яр да сал. Тегермәнче Галәветдин сымак комнан бау ишмә. Әнә нәрсә дип сөйләп ята бер көнне! Имеш, эчкәннәр болар. Эчсәләр соң! Әллә Тәхауныкын эчкәннәрме? Мактана! Сезнең эчү — эчүмени ул, янәсе. Менә алар ичмаса!.. Эчкәннәр, эчкәннәр... Берзаман теше сызлый башлаган моның үтерә язып. Берсе киткән Мәфтуха әбиләргә. Сөлеккә. Алып килгәннәр бер банка сөлек, Галәветдиннең бөтен битенә каптырып куйганнар. Күзе генә агарып кала тегенең. Сизә бу — суыралар моның канын. Суыралар да, туеп, тегермән ташына коелышалар икән. Коелыша торалар, кочаклашып: «Әти тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел»,— дип җырлый-җырлый буа суына төшеп чума торалар ди, имеш. Аракылы кан эчеп исерешкәннәр канэчкечләр... Көлке. билгеле. Тик көлкенең мәгънәсе булырга тиеш бит.
Тукта, ни өчен үтерде соң әле Тәхау үзен унөч яшендә беренче һәм соңгы тапкыр?
Шул бер йотым су аркасында инде. Кешелегемне үтереп, хайванга әйләнгән идем. Бик каты сусаган идем мин. Суга гына түгел. Дөнья назына, туйганчы бер йокларга, симез суалчаннарга балык каптырып утырырга, чыклы чәчәкләр чабып, печән итеп киптерер өчен, кул арбасы белән алып кайтырга түгел, ә күрше кызы Зөлфиягә такыя үрер өчен алып кайтырга сусаган идем... Ә мин үз-үземне үтердем. Эчемдә посып яткан бөтен дөньяга үпкәле бүрене мин хыянәтчел төстә ике энекәшем өстенә өстердем дә кояш көйдергән кара җирдә ауната-ауната гөнаһсызга талаттым. Менә шунда үлеп калдым мин. Йөрәгемә таш булып утырган ул гаделсезлегем бүтән бер кай-чан да баш күтәрмәсен өчен мин үземне беренче һәм соңгы тапкыр унөч яшемдә үтердем. Нәрсә шыңшып утырасың, башың пеләшләнеп беткәнче яшәгәнсең ич дип бәйләнүегез дә ихтимал. Юк, балавыз сыкмыйм мин. Ә ул көнне еладым мин, яшермим. Ул күз яшьләре, һавалар, елгалар аша океан дулкыннарына кадәр җитешеп, әле дә булса әчелеген җуймаганнардыр әле. Яисә шул чактагы җинаятем өчен кемнәндер җавап таләп итеп, континентлар ярын тырный- тырный үксидер. Усаллык һәм явызлык, кайда гына кылынса да, шушы — без басып торган җиргә төшә.
Ул көнне, җәйнең һәр көнендәгечә, без үләнгә бардык. Мин, сипкелле аркама чалгы салып, алдан киттем. Ул сипкелләрне кытыршы куллары белән сыйпап, әни миңа бәхетле булырсың дия торган иде. Хәзер бәхет Шәрифләренә карата зарым юк анысы. Өс бөтен, тамак тук. Хатыннан да уңдым. Тик ул көнне бүгенге бәхетләргә ерак иде әле. Үз насыйбың барыбер үзеңә киләсен белгән булсам, мин ул көнне ничек тә түзгән булыр идем. Инде хәзер башны ташка орасыңмыни? Үкенүдән ни мәгънә. Андый үкенеч сәбәбе минем кебекләргә бөтен бер гомергә җитә ул.
Ул жәйнең коры килгәне истә калган. Әти вафат булганның икенче җәе иде. Җирне тереләй тунагандай итеп, кылган, ак әрем, кыр кыягы, сары мәтрүшкә, кыр канәфере катыш үлән чабам. Чалгы үткен.
һәвәслегем дә булгандыр, мактанып әйтүем түгел. Әти чалгысы үткән җирдә дә ике елсыз үлән чыкмый ди торганнар иде.
Ярар. Иртәнге сигездән уннарга кадәр шулай бер арбалык үлән хәзерләп куйдым. Җир яна. Әйтерсең лә дегет һәм күмер яндыру өчен каен әрдәнәсен күмгән җир өеме өстенә менеп басканмын! Элек дегетне, тимерчелек күмерен туфрак белән күмгән каен я туйра ягып * алалар иде. Хәтерләүчеләр дә бардыр әле... Ул җәйне кылганнар гы- ?* на түгел, ә минем куе чәч, каш-керфекләргә кадәр бабайларныкыдай агарып килде. Йөздән тозлы тир ага. Күз ачарга ирек бирмичә. Бу- 5 ранга каршы баргандагы шикеллерәк. Тузанлы биттә тир эзләре 1 сузылып кала. Картлык буразналары мыни! Без тормышка хезмәт Z аша килеп кердек шул. Хәзерге бала-чага шикелле трай тибеп « түгел.
Бер заман каршыдагы үр сыртына арба тарткан энекәшләрем ки- х леп чыкты. Олысы Ризван, кечесе Рәмзи. Хәзер берсе Казанда врач, < икенчәсе атом бозваткычында штурман. Ул вакытта берсенә унбер, е икенчесенә сигез генә яшь. Рәшә аларны ниндидер бөҗәк сөйрәп бар- < ган сары кырмыскалар күк итеп күрсәтә. Рәшә теләсә нишләтсен, ми- •- ңа алар су тутырган ике шешә булып күренде. Берәүләргә хәзер - тик торганда да аракы шешәсе күренә. Азынды халык. Ә миңа су 3 гына кирәк иде ул көнне. Иреннәрне тел белән ялап кына чыла- •» там.
Мин печәнне бодай басуы белән шактый текә үр арасында — авыл көтүе якын килмәгән җирдә чапкан, басу уртасында буш калган төшләрдәге кузлут, сүсән уты үләннәрен кул белән җыйган идем. Арба тартып менүе энекәшләрнең үзләренә генә авырга киләсен белсәм дә, каршы төшмәдем. Алар әле яңа гына килә, ә мин күпме кырам инде кайнар җирнең сирәк чәче булып җилфердәгән кылганлы үләнне. Түзәрләр, янәсе. Кабахәт, ә?! Түзәрләр, имеш! Менә сез арба тартып менеп карагыз әле шул текә үргә, нишләрсез икән! Карап торыр идем мин бераз.:. Беренче хатам шул булды. Үчләндем. Шуннан китте. Текә тау маңгаеннан тәгәрәтеп җибәргән таш шикелле китте. Кем дә туктата алмаслык булып. Без җыйган печәнне ашаячак сы- ер-сарыкларга, янәшәдәге Чүнник күленең төбен ярылып беткәнче киптергән кояшка, безне салкынча сулы инешләрдән аерып, печән җыярга мәҗбүр иткән тормышка, шул тормышны бөтен Европаны айкап кайтып та яхшылый алмый үлеп киткән әтигә үпкәләмәдем мин һәм әле һаман да үр сыртына менеп җитә алмаган энекәшләргә үчләндем. Зиһенне шул чуалтты — су, су.
Ниһаять, күтәрелделәр. Әлсерәшкәннәр, тирләп ямьсезләнгәннәр. Килеп туктаулары белән кычкырдым мин боларга:
— Ник. мәйтәм, Ямаш карт үгезе шикелле сөйрәләсез?
— Эссе, — диләр. — Арба авыр.
— Буш арбамы? Әле сез миңа үләнне бер үземә җыйдыру гына түгел, бер үземә тарттырып та кайтармакчымыни?
— Без булышырбыз.
— Тәртәдән сезгә тоттырам, белегез аны.
Арбаны тәртәдән тартуга караганда, арттан этүе җиңелрәк шикелле. Тәртәдән тартканда арбаны алга да. артка да чөйкәлдермпчә тигезләп кайтасы да бар. Ә арттан, көчәнеп этәсе булса да. башны үлән гә терәргә мөмкин, таудан төшкәндә инде син бөтенләй азат, бар хәс рәтең хәлсез аякларыңны өстерәү.
— Ярар. — диделәр.
- Су,,!
Рәмзи минем кулга сулы шешә китереп тоттырды. Иренем белән шешә авызына ябыштым. Бер йоттым, ике... Бөтен авызны тутырып.
Өч йоттым, дүрт... Су түгел, бер уч ком гына йотып җибәрәмдер сыман. Йотым саен тамак төбе авыртып кына кала... Күкрәк тутырып сулыйм да тагын йотам, тик инде чынлап та су түгел, ә үз төкерегемне генә. Шешә авызын иреннән алмый гына энекәшләрнең күзләренә карыйм. Гүя миңа кирәк бишенче йотым суны шул күзләрдән агызып булыр күк. Ә ул бишенче йотым су миңа бик кирәк. Сусауны, хәлсезлекне, эчтәге бар үпкәне басар өчен.
— Әх, сез әле алаймы? Килеп җитмәс борын эчеп бетердегезме, бирәннәр?
— Без үз өлешебезне генә ич. Binnap йотым гына.
— Миңа ник дүртәү генә калган?
— Без тигез бүлдек.
— Алдашмагыз! Дүрт йотым гына калган!!
— Син зур йотымнар белән эчтең. Шуңа дүрт.
— Санап тордыгызмыни әле?!
Дәшмәделәр. Үзләре дә сусаган бит. Тик тагын бер генә йотым булса да су эчәсе килү мине сукырайткан иде инде, һәм мин үчле күңелем кайнарлыгын бастым, күзләреннән яшь итеп агызып. Кыйнадым мин боларны. Хәлсезлектән кошлар да ара-тирә генә аваз салган ялан кыр буйлап куа-куа кыйнадым. Кыйнадым дип... ул хәтле түгел инде. Әмма ул чакны дөнья уртасында аларның елаган тавышлары гына торган шикелле иде. Карышмадылар да ичмасам. Мескеннәрем минем, мескенкәйләрем!! И-эх!..
Тәхауның күзеннән яшь бәреп чыкты. Үрдән көтмәгәндә ишелеп төшкән кар суларыдай мул күз яше. Сөртмәде. Акты да акты. «Егерме елдан соң бит, ә?» — дип гаҗәпсенде ул үз-үзенә. Бер йотым су өчен егерме елдан соң балавыз сыксын инде ир кеше.
— Юк, үзем өчен еламыйм мин хәзер,— диде ул һәм йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. — Аларның күз яше өчен елыйм мин.
Суга чумар алдыннан киң итеп тын алгандай сулап куйды да дәвам итте.
Авылга хәтле ерак — дүрт чакрымнан артык. Тагын бер йотым су эчмичә торып кайтып җитәлмам шикелле. Җыелган үләнне төни торырга кушып, суга киттем. Ике чакрым арырак Түллинкә урманы бар. Ә анда—сыерчык оясыдай кечкенә генә буралы кое. Кире як дип тормадым, бодай, тары басуларын турыга кистереп, шунда киттем. Бару-кайту дүрт чакрым. Авылга җитәрәк без аркылы чыгасы юл күпере астындагы Лашман чишмәсенә дә шул кадәр генә. Мин бер йотым су якынрак якка киттем...
Шуннан соң ни булганын Тәхау төшереп калдырды. Тизрәк ахырын язасы килде. Аныңча, иң кызыгы ахырда иде. Теләсә нәрсәнең иң кызыгы ахыры дип белә иде ул. Тормыш та шулай аныңча. Югыйсә, иң кызыгы ахырда булмаса, уналты мең дүрт йөз утыз алты китапны иң соңгы битенә чаклы ник укып я актарып чыкты соң ул? Иң кызыгы ахырда дип көтелмәсә, дөньяда ник соңгы сулышка кадәр яшәде соң? Алай гына да түгел. Иң кызыгы ахырда булсын өчен гомеренең башын да, уртасын да кеше мәгънәле итеп яшәргә тырыша.
Коеда эчкән белән дә туймадым. Миңа гел җитмәгән бишенче йотым су энекәшләргә дип тутырган шешәдәдер төсле тоела иде. Ул суның биш йотымы барыбер минем өлеш ич. Түзмәдем. Яннарына барып җиткәнче үк, шешәнең өчтән берен эчеп бетердем.
— Мәгез, эчегез.
— Анда барып йөргәнче, кайтып җитә язганыек инде,— диле Рәмзи.
— Эч, эч!
Әле тагын бер мәртәбә әйләнәсе ич, ә сәгать инде уникеләрдер.
Өйлә җиткән иде инде, анысы хак — кыр читендәге мәче борчагының чәчәге йомылган чак. Ә печәнгә тагын бер барасы бар. Яңгыр яумаганда көнгә ике юл ясыйсың. Өч ай җәйгә алты ай кыш туры килә. Без алып кайта торган бер арба кычыткан, кузлут, сүсән уты, ф эт эчәгесе, кыргый тары үләннәреннән, киптергәч, сыер белән сарыкларга өч салырлык печән чыга. Бер көнлек, димәк. Шуннан инде * исәпләп карагыз. Көнгә ике юл — моны безгә әни түгел, тормыш ку- < ша. Ә без тормыш кушканны үтәргә өйрәнгән. Әзергә бәзер булу без- 3 нең нәселдә юк ул. с
— Әнә бит, үз өлешеңне син дә эчеп бетергән. Килеп җиткәнче үк... ft Ризванның кыймый гына әйткән бу сүзләре мине арттан килеп й суга төртеп төшердемени! Күз карашларыннан утка салган кәгазь ♦ шикелле бөрешеп, аркан бастым. Яшеннән качкандагыча, карашла- о. рыннан качасым килде. Кыр киң. Мин кеп-кечкенә. Энекәшләр- * нең күз карашыннан качарлык җир ул көнне дөньяда юк иде. Ми- е нем эчне бишенче йотым су тырный. Аларга каршы борылдым да, •* күлмәк якасын ачып, елый-елый җиргә чүктем.
— Кыйнагыз мине дә! »
— Син үз өлешеңне генә эчкән. Безнекен түгел. £
— Кыйнагыз дим!
Минем кычкырудан өркеп, аяк астыннан гына тургай очып китте.
— Сук, Ризван... Рәмзи, сук инде!
— Кайтыйк. Тагын киләсе бар.
— Берәрне генә сугыгыз, миңа күп кирәкми.
— Безнекен эчмәгән син.
— Эчкән булсам, сугар идегезме?
— Юк.
— Ник?
— Син абый ич. Су була ул. Әни самавар куйгандыр инде.
Тимәделәр. Мине үчекләгәндәй үр сыртында ялгыз бытбылдык кына кычкырып калды. Мин кыйнаганны әнигә дә әйтмәделәр. Инде үзләре онытканнардыр. Ә мин — юк. Ничек онытасың үзеңнең беренче мәртәбә үләсе килүеңне? Үзеңнең бала чагың егылып үлгән көнне ничек итеп истән чыгармак кирәк? Ауный-ауный елап, кояш көйдергән ялан кыр уртасында үлеп калды минем балачак. Жәлке, егетләр! Их, ничек кенә жәлке әле. Ә хәзер нинди тормыш китте? Бер генә сүз — матур. Елыйсы килә!..
...Төнлә яшенле яңгыр яуды. Мунча кереп кайткан .Тәхау белән Хәкимә кече өйдә йокламый яталар. Уллары олы якта. Хәкимә, күк чатнаган саен сискәнеп, йөзен иренең култык астына яшерә. Тәхауның киң күкрәгендә аның күз яшьләре кибә. Әле генә ул аңа үзенең беренче һәм соңгы хикәясен укып күрсәтте. Яңгыр, агачлар шавы, күк күкрәве, яшен чаткыларына кушып укыды Тәхау үэ язганын.
— Сук әле миңа, карчык.— дип пышылдады ул.
Хәкимә, калтырап, аның күкрәгенә капланды:
— Син нәрсә? Тәхау, син нәрсә?
_ Берне генә сук инде, карчык. Жәлләсәң, авырттырмый гына. Миңа шул да җитә.
— Тик торгандамы? Гомер булмаганнымы?
— Булсын әле бер. — Икебезгә уртак булган бәхетнең үз өлешеңә тигәнен дә миңа биргәнең өченме?
— Үз өлешемне үземә алам мин. Сиңа соңгы тамчысы гына эләгә.
— Соңгы тамчы су иң җитмәгәне, иң кирәге... иң татлысы,— дип пышылдады Хәкимә, сулышы белән аның колагын кытыклап.
Ә яңгыр яуды да яуды, яшен яшьнәде дә яшьнәде. •
— Шәп ява,— диде Хәкимә.
— Җир туярлык була.
— Ул туйса, без тук инде.
Беравык сүзсез генә тыңлап яттылар.
— Хикәяңне нишлэтәсең?
Тәхау торып газ кабызды да, дәфтәрен урталай ачып, почмагына ут элде.
— Нишлисең? .
— Янсын, карчык. Йөрәкне көйдереп тормасын.
— Кызганыч.
— Кызганычрак шул. Ә мин кызыкларын яратам аларның. Кызганычларын түгел.
Өйне тутырган сары ут шәүләсен яшеннең зәңгәрсу яктысы басып киткәли.
— Дөрес әйтәсең син, карчык. Янгын сүндерүче — янгын сүндерүче инде ул. Язучы түгел.
Ә олы яктагы телевизор өстендә Тәхауны Шукшинның авыл ки-тапханәсендә уналты мең дүрт йөз утыз җиденче сан белән йөргән кызыл тышлы китабы көтеп тора иде. Тәхау ул китапны язган кешенең язучы Шукшин булганчы тракторчы Вася булып йөргәнен иртәгә генә беләчәк.
1978. май.