Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР БӘЙЛӘНЕШЕ


оласы шундый инде, съездга җыелганбыз икән — барасы юлдагы маякларны билгеләүдән элгәре, узган арага күз салабыз. Безгә республика язучыларының очерк һәм публицистика жанрында ниләр эшләгәнен дә барлап үтәргә кирәк. Бу өлкәдә хәл зарланырлык түгел. Беренчедән, ошбу жанр матеоиаллары кояшка үрелеп үссен өчен шактый киң мәйдан бар: «Казан утлары», 'Азат хатын», «Ялкын» журналлары, яшь язучыларның «Идел» альманахы «Социалистик Татарстан-. «Советская Татария», «Татарстан яшьләре» һәм «Комсомолец Татарии» газеталары битләре. Педагоглар һәм укучылар турында яки алар өчен шундый ук язмаларны әдипләрдән «Совет мәк-тәбе» белән «Ялкын» журналлары да, «Яшь ленинчы» газетасы да һәр вакыт көтә. Хәтта алай гына да түгел — заказлар бирә, язуыбызны үтенә һәм урынлы таләп итә. Кыскасы, яз гына, китер генә — яхшы сыйфатлылары редакцияләр портфелендә яки өстәл тартмасында ятып калмаячак. «Казан утлары- бер үзе генә дә ике съезд арасында илледән артык күләмле әдәби очерк урнаштырды, һәр санда берәр әсәрдән генә исәпләсәң дә. шактый санлы килеп чыга: илле-алтмыш басма табак!
Публицистикага хас документальлекне, формалар һәм алымнарны татар язучылары художество әсәрләрендә дә кулланалар. әмма бу инде — үзенә аерым тема. Мин, аңа кагылып тормастан, «сафочерк»- лар тупланган җыентыкларны гына күздән кичерергә уйлыйм.
Без җитди, гаять җитди һәм бик зур эшне төгәлләдек — КамАЗ турында китаплар сеоиясе чыгардык. Аларда илебездә генә түгел, ә бөтен дөньяга билгеле гигантның тарихы — заводлар булачак урында кагылган беренче казыктан башлап конвейердан беренче автомобиль төшкәнгә кадәр булган вакыйгалар, замандашларыбызның батыр хезмәте сурәтләнә. Сериянең беренче китабы 1971 нче елда дөнья күргән иде, соңгысы былтыр басылып чыкты Ав-торлары — зур төзелештә катнашучылар, Мәскәү, Ленинград союздаш республикалар журналистлары һәм язучылары. Әлеге тупланмада Татарстан әдипләренең өлеше дә зур. Автономияле республикаларда һәм өлкәләрдә барган үзгәртеп корулар турындагы китап белән без «Туганлык» дигән яңа серияне башлап җибәрдек. Аңа Идел- Урал географик регионындагы нәшриятлар чыгарган җыентыклар керәчәк. Без үзебездә басылып чыгасы китапны яздык, Уфа, Ярославль шәһәрләрендә дөнья күрәчәк җыентыкларда катнашабыз. Соңгы елларда журналистлар һәм язучыларның Түбән Кама химкомбинатына да игътибары көчәйде. Аның кешеләре турында зур китап — «Түбән Кама репортажы» былтыр чыкты. Соң булса да уң булсын! Чулман буеның нефтехимиклары һәм төзүчеләренә багышланган китаплардан Р. Хисмәтуллинның җыентыгы әзерләнде.
Очерк жанрында җанлану сизелә. Ш. Рә- кыйпов С. Шакир, И. Беляев, В. Ихсано- ва, Т. Журавлев, И. Низамов, Н. Орешина, Ә Маликов, А. Хәсәнов, Э. Ларичева, В. Белокопытов, Р. Фәхретдинов, Җ. Рахимов, М. Миншин, М. Маликова. К. Латыйпов очерк китаплары яздылар. Күз генә тимәсен, Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов та очерк жанрында бер җилкенеп алды — «Без бит Арча яклары» дигән китапта якташлары турында җылы сүзен әйтте.
Болар барысы да — нинди материалга нигезләнеп язылмасыннар, нинди генә экономик яки әхлакый проблемаларга багышланмасын, ни дәрәҗәдә уңышлы яки кимчелекле булмасын — барыбер кирәкле, файдалы китаплар. Алар безнең төп максатыбызга яңа кеше тәрбияләүгә хезмәт итә.
Кеше эшчәнлегенең башка төрләре кебек үк, әдәби иҗатның нәтиҗәлелеге дә шул хезмәт тудырган кыйммәтләр саны белән билгеләнә. Ләкин монда бер аерма бар. Әдәби иҗатның кыйммәте язылган томнар исәбендә һәм аларның калынлыгында түгел. Кечкенә генә асылташлар хакына зур-зур таш-таулар актарыла. Шуның кебек үк, кыйммәтле фикер җәүһәрен табып, аны укучыга җиткерү өчен, журналистлар һәм язучылар да тормыштагы бик күп вакыйгаларны, иң әһәмиятле фактларны эзли.
Галимнәр инде шуны исәпләп караган:
Й
2035 елда жир шарындагы нефть запаслары яндырылып бетәчәк. Кумер, металл, энергетика ресурслары да мәңгегә җитәрлек бетмәс-төкәнмәс түгел. Шул ук вакытта безгә мәгълүм: җир асты хәзинәләреннән алынган байлыкның нибары 5 проценты гына файдалы эшкә китә, калганы файдасыз «калдыкка» чыга. Безнең чорда кешелек дөньясы үз бишеге булган планетаны чүп-чар базына әверелдерү алдында тора. Ләкин төп куркыныч анда гына да түгел. Белгечләрнең әйтүенә караганда, Җирдә тормыш алып барырлык төрле ресурсларны Галәмдә бик күп итеп табарга мөмкин, әмма алардан кирәгенчә, нәтиҗәле итеп файдалану өчен кешеләрдә акыл җитәрме — менә монысы үтә четрек- ле проблема. Хикмәтнең нәкъ шунысы — кеше акылын үстерү мәсьәләсе язучылар өлеше. Г. Паушкинның «Табигатьнең алмаз фонды» очеркында шунДый киң, колачлы тема күтәрелә. Белүемчә, язучы аны да читкә куйган, бу юнәлештә уйлануларын дәвам иттереп, яңа әсәр язарга җыенмый.
«Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигәндәй, бу сүзләр башка язучыларга да кагыла. Зур темадан бер-ике бөртек җим табып укучыга бүләк итәләр дә. эзләнү мәйданыннан чыгалар. Кабатлап әйтик. мондый хәл очерк жанрында эшләүчеләрнең күбесенә хас.
Публицистика өлкәсендәге тагын бер җитмәгән як—авторлар карашының тарлыгы, тормышны өйрәнүдә фәнни алымнарны кулланмау яки аларны белмәү, күбрәк өстә яткан вакыйгаларны гына каләм очына эләктереп алу. Егерменче гасырда яшибез, кеше микродөнья чикләрен ачты, токомаклар — җир кояшлары кабызды, те-ре күзәнәкләрне синтезларга җыена. Мондый шартларда документалист — әдип һәм журналист — бер үк вакытта оста каләм иясе дә .бик күп фәннәрдән хәбәрдар белгеч тә булырга тиеш. Бары шул чагында гына очеркларда, публицистик язмаларда илкүләм зур проблемаларны күтәрергә, аларны хәл итү юлларын билгеләргә мөм-
Проблемаларның ваклыгы, алга куелган бурычлар турында язганда художник осталыгы җитенкерәмәү безнең документа- лист-язучыларыбыэны бөтенсоюз укучысына чыгаруда бер киртә булып тора дип уйлыйм. Соңгы биш елда Мәскәү нәшриятларында Татарстан әдипләренең 165 китабы чыкты, ләкин алар арасында бүгенге көн очерклаоы тупланган җыентыклар юк Татар язучылары «Волга», «Нева», «Октябрь» журналларында басыла. «Литературная газета», «Литературная Россия» газеталарында дөнья күрә, «Правда» «Известия», «Труд», «Советская Россия» газеталарында чыккалый. Ләкин бу системалы түгел. Татар телендә дөнья күргән очерк китаплары русчага бөтенләй тәрҗемә ителми диярлек. «Оста языйм дисәң—яхшы бел!» —безнең көннәрдә очерк һәм публицистика өлкәсендә эш итүче һәр язучыга куела торган төп таләп шундый. Иезә белмәгән — тирән суга кермәс, ә аның чумып энҗе эзләвен исә көтәсе дә юк. Шуның шикелле, тормыш ва-кыйгаларының асылын өйрәнгәндә, таныш булмаган фактлар очраса, без алардан чит-ләшергә тырышабыз. Өйрәнү өчен үтә четрекле булып тоелган мәсәләләргә җитүебез була — аптырабрак калабыз. Турысын әйткәндә, үзебезгә иң якын авылда барган социаль-экономик үзгәрешләрне дә аз өйрәнәбез бит. тирәнрәк чумарга тырышмыйбыз. КПСС Үзәк Комитетының 1978 ел июль Пленумы карарыннан соң республикабыз колхозларында һәм совхозларында игегче хезмәтен индустриаль нигезгә күчерү, авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү юнәлешендәге эшләр гаять киң колач алды. Бәларны күрергә, әдәбиятта, барыннан да бигрәк документаль жанрларда, моны дөрес, тулы итеп, бөтен тирәнлеге һәм катлаулыгы белән чагылдырырга кирәк ләбаса.
Автогигантта эш башланып кына киткән чорда аның турында язу җиңелрәк иде. Язучылар да күп булды. Хәзер исә язучы- ларыбыз аны торган саен сирәгрәк телгә алалар. Хәлбуки. Чаллы төзелешендә хәлләр элеккедән катлаулырак: автогигантның икенче чираты корыла, тезелеп беткән корпуслар ходка җибәрелә. машиналар эшләп чьгаруны арттыру өчен көрәш бара, Гигант төзелештә иң мөһим проблема — кешеләрне тәрбияләү, фоомалаштыру һәм 6v эш бер көнгә дә, бер сәгатькә дә ки-, чектерелә алмый. Менә кайда язучының илһамландыргыч. акыллы сүзе су белән һава кебек кирәк! Ләкин әдипләребез дәшми Ни булды? Гигант төзелеш мәйданында үсеп чыккан хезмәт геройлары кызык-сындырмый башладымы әллә? Юк, аларда кызыксыну көчле, әмма шуны канәгатьләндерү өчен эзләнү авырлашты. Тормышның өске катламнарына гына күз салу җитми хәзер тирәндә яткан процессларны табарга, күрергә, өйрәнергә кирәк булып чыкты. Документалист-язучыларыбызның күбесе шушы «көтелмәгән» каршылыкка килеп төртелде. Аиы җиңеп үтү өчен Һәм әдәби көч, һәм шәхеснең рухи ныклыгы, һәм физик тырышлык кирәк.
Тарихка күз салсак, нәкъ шундый «кар-шылыкны* җимереп үткән язучыларның документаль жанрда зур уңышка ирешкән- нен күрербез. Валентин Катаев Магнитка тавы итәгендә казылган тирән котлованнан «Время, вперед!» дигән китабын алып чыкты. Геройлары — Апае ягы кешеләре, Хәбибулла Галиуллин бригадасы бетончылары. Тынгысыз Мариэтта Шагиняи төзелешләрдә йөреп «Гидроцентраль»не язды Татарстан язучыларына күчик. Нонна Орешина очучылар турында китап азарга җыенгач, бу эшнең әлифбасын өйрәнүдән башлады, геройлары тапшыра торган «тех- минумумины үтеп, парашютта сикерергә өйрәнде һәм тавыш тизлегеннән кызурак очучы хәрби истребительләрне үзләштерде. Нәтиҗәсе — күз алдыбызда Ноина Орешина «Время сжатых секунд» дигән документаль китап язды! Берничә очеркы «Правда» һәм «Советская Россия» газета-ларында басылды. Тагын бер мисал Ра-
еил Вәлие» КамАЗ тезелешендә монтажчы булып эшләде һәм төзүчеләр турында китап чыгарды. Авторны Язучылар союзына алганда аның документаль әсәрләренә югары бәя бирелде Мәдинә Маликова ике китап язып сөендерде: берсе БАМнан һәм Камчаткадан юльязмалар. икенчесе — халык традицияләре һәм йолалары турында. Соңгысы фәнни хезмәткәр белән берлектә язылган. Фән кешесе белән иҗади дус-лык язучыны уңышка китерә. Безнең очеркларга күп вакыт нәкъ менә шундый фәнни эзләнү, теманы тирәнтен өйрәнү җитенкерәми.
КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турындапгы карарында совет әдәбиятының, иҗат оешмаларының бу өлкәдәге роле һаман үсә барырга тиешлеге әйтелә. Бу бурыч иҗат эшчәнлегенең иң өлгер, иң оператие жанры булган очеркка да кагыла.
Язучыны тәнкыйть итү, аңа мең дә бер киңәш бирү, нәрсә турында ничек язарга өйрәтү — иң җиңеле. Ләкин бер хакыйкатьне онытмыйк: киңәшләрне акыл ияләре бирә, ә эшне осталар эшли! Безгә очерк һәм публицистика өлкәсендәге эшебезнең бүгенге хәленә дөрес бәя бирергә кирәк. Бу жанрны, гомумән, документаль әдәбиятны «үги бала» итмәскә, үз иҗатларын шуңа багышлаган язучыларга игътибарлырак булырга иде. Соңгы елларда союз идарәсе аларның иҗат эшчәнлеге һәм шул эшчән- лекнең җимешләре — документаль әсәрләр белән күбрәк кызыксына башлады. Былтыр очерк һәм публицистика секциясенең оештырылуы шуның бер дәлиле.
Сугышчан жанрны үстерү юнәлешендә беренче эшебез — шул өлкәдә даими эшләрлек очеркистлар булдыру дип уйлыйм, язучыларыбыэ зур авырлык белән табыла торган, ләкин бик ләззәтле бу әдәби ризыктан баш тартмасын иде. Аеруча яшьләргә игътибар итәргә кирәк Каләм тибрәтүче яшьләрнең күбесе шигырь яза, прозаиклар да бар. ләкин очеркка һәм публицистикага омтылучы яшь каләмнәр юк. Әллә бу жанрдан шүрләү көчле, әллә аны игътибарга лаек дип санамыйлар инде?! Кыскасы, очерк һәм публицистика өлкәсендә хәл шундый: бөтен коллективыбыз белән тотынсак кына авыр йөкле бу олауны кузгатып җибәрә һәм юлда кызулый алырбыз шикелле.
Жанлы әдәби процесс барышы шуны раслый ки, бөек язучылар бер жанрда гына иҗат итми, алар үткен, йөгерек документаль әсәрләр язарга да өлгерә. Документаль жанрга мөрәҗәгать итү талант иясен тормышның кайнап торган чишмәсеннән ыргылган яңа идеяләр, фикерләр белән баета Әйтик, Герцен һәм Успенский талант үзенчәлекләре ягыннан очеркистлар һәм публицистлар булганнар, ләкин алар соклангыч художество әсәрләре дә иҗат иткән, Хәзерге совет әдәбиятында да прозаик һәм шагыйрьләрнең — Даниил Гранин. Владимир Чивилихин, Глеб Горы- шин һәм башкаларның очерк китаплары еш чыга. Үзебезнең Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Муса Жөлил саф шагыйрь яки саф прозаик кына булганнар- мыниП
Союз идарәсе әмере белән очерк яздырып булмый, әлбәттә, һәр әдип үз йөрәгендә шыткан темага тотына, үзенә яхшы билгеле, аңлаешлы, күңелен борчыган яки сөендергән нәрсәләр хакында яза. Әмма иҗат кешесе бүгенге кайнап торган тормышны дөрес аңлый, аның вакыйгаларын йөрәк аша кичерә белсен — шул юнәлештә аңа булышлык итү кирәк. Геройлары белән күбрәк аралашсын ул. чынбарлык күренешләрен аңларга һәм шуны сурәтләргә теләк тусын аның күңелендә.
Былтыр һава шартлары бик авыр килгән урак өстендә союз идарәсе әдипләрне колхозларга һәм совхозларга командировкага җибәрде. Авыл эшчәннәренең героик хезмәтен үз күзләре белән күргән язучылар дистәләгән очерк һәм публицистик язмалар бирделәр. Алар газеталарда басылды, радиодан яңгырады. Гариф Ахунов, Мөсәгыйт Хәбибуллин «Жир һәм кеше» темасына көн кадагына суга торган язма-лар циклы белән чыгыш ясадылар.
Үз заманында М. Горький завод, фабрика һәм төзелешләрнең тарихын язарга кирәк дигән иде. Хәзер инде тарих сәхифәләреннән колхозлар оештырыла башлауның илле еллыгы, стахановчылык хәрәкәтенең ярты гасырлык елъязмасы язылган. Яхшы башлангычны бүген дә дәвам иттерик. Документаль жанрны үстерүнең оештыру формасы буларак, язучылар белән колхозлар һәм совхозлар, заводлар һәм фабрикалар, нефть промыселлары һәм тө-зелешләр арасында иҗат договорлары төзү уңай нәтиҗәләр бирә. Шулай ук хезмәт алдынгылары, хуҗалык итүнең мөһим проблемалары, табигатьне саклау, яңа кеше тәрбияләү, партия эше проблемаларына багышланган китаплар язу өчен нәшриятларның әдипләргә заказ бирүен дә практикага кертү әйбәт булыр иде. Кызганычка каршы, язучыларыбызның күбесе нәшриятның документаль жанр белән эш итүче редакцияләренә кермәскә-сугылмас- ка тырыша, ә нәшрият исә актуаль темага язылган, бик кирәкле публицистик язмалар «үзләре тәпиләп килер» дип көтә шикелле.
Кыскасы, съездда очерк һәм публицистика үсешенең хәзерге тенденцияләрен һәм юлларын билгеләргә, бу өлкәдә булган мөмкинлекләрне, яңа формаларны һәм эш алымнарын барларга кирәк. Киләчәктә безнең әдипләребез заман белән бердәм атлап барырлык, совет халкының иҗади эшчәнлегендә язучыларыбызның катнашуы активрак һәм нәтиҗәлерәк булсын. Бөек хезмәт кешеләренең тормышны яңарту өчен алып барган зур көрәшен тулырак сурәтлик, әсәрләребез кешеләрне Ватаныбызның тугрылыклы гражданнары һәм патриотлары итеп тәрбияләү бурычын тагын да яхшырак үтәсеннәр.