Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫСЫНДА


гә манылып, аермачык күренә
Зуфирә гомердә бер була торган бу күренештән күзләрен ала алмады. Салават күпере тотын алып булмый торган, ләкин данмн бер хәрәкәт белән үзгәрә барды, торган сат аның итәге ераккарак шуышты, башы, болытлардан арынып килгән күк гөмбәзенә җайланып, бөгелә барды. Күтәрелгән, ерагайган саен, аның төсләре дә тыгызланды, ачыкланды, ныгыды, пәрдәләр тарайды һәм тасмалар рәвешен алды. Ниһаять, бала чактан таныш салават күперенә әверелде. Зуфирәнең баш очыннан офык артына, кояш чыгышына юл салды ул.
Кайларга барып тоташты икән аның офык артындагы очы? Урал тауларын кичеп. Себерне иплән үтеп, океанга барып җитмәдеме икән? Ак пароходтагы үткен зәңгәр кү зле нр егетнең баш очыннан Зуфнрә' . таба юл салды микән әллә ул?
Юкка гына кабынырга тнеш түгел бит инде мондый гүзәллек, берәр хикмәте булырга тнеш аның, берәр мәгънәсе! Бер берсен эзләп зарык pill күңелләрне тоташтырырга тиеш ул
Зуфнрә өстәле янына килеп утырды, чәчелеп яткан каләмнәр, буяу тартмалары, кәгазьләр арасыннан пумалачыгын алды, аны банкадагы
уфирә тәрәзә янына килде дә ах итте: куаклыклар белән чуарланган үзәннән төрле төсләргә манчылган томан күтәрелә. Шәһәр читендәге йортның тугызынчы катыннан карап торган Зуфирә ул томанны бөтен төсмерләре белән күрде. Томан диярлек тә түгел, үтә күренмәле кнң пәрдәләр кебек — һәр төс берсе-икенчесеннән кискен аерылып тора. Бу пәрдәләр яңгырдан соң юылып чистарынып калган, кичке ямансулык белән өртелгән табигать күренешен әкияттәге тылсымлы дөньяга якынайта лар. Әнә кызыл пәрдә, сарысы, яшеле, зәңгәре, шәмәхәсе. Бәй, бу салават күпере ич! Дөресрәге, салават күперенең ТУЫП килгән чагы! Менә нинди булып туа икән ул! Күпер диярлек тә түгел, итәге куак башларына орыныр орынмас тора, аның аша ерактагы елганың текә ярлары да, урман каплаган калку-лыклар һәм ул калкулыклар арасындагы ак биналар да, төрле төсләр
суга манды да. ашыгып, катыргы кисәгендә буяулар изәргә кереште. Хәтердә тоныклана башлаганчы, кәгазьгә төшереп каласы иде бу күренешне— салават күперенең туып килгәнен. , .
Ул яшел киңлекне, ерак елга ярын, урманлы калкулыкларны сыз- галады, алар өстеннән үтә күренмәле төсле баганалар сузды... Бөтенесе әле генә Зуфирә күзәтеп торганча иде кебек, ләкин шул ук вакытта бөтенләй башкача иде. Чөнки кәгазьдәге салават күпере — бары тик төсле томан гына, бары тик табигатьнең гадәттән тыш матур бер күренеше генә булып кала бирде, әмма бер-берсенә тартылган күңелләрне тоташтырган юл була алмады. Кәгазьгә сызылган төсле тасмалар беркая да ашкындырмый, чакырмый, күңелне тынгысызлап сызландыр-мый иде.
Зуфирә эреле-ваклы рамнар, кәгазь төргәкләре тулы шкаф, зур өстәл, карават арасындагы тар мәйданда әрле-бирле йөренде. Аннары стена кырыена сөялеп торган ике рамны үзенә таба борды.
Аның берсенә, акварель белән, сары чәче кашлары турыннан киселеп, маңгаен каплап торганга һәм ике яктан таралып төшкәнгә күрә, түгәрәк йөзе рамга салынгандай тоелган хатын портреты ясалган иде. Хатынның соры күзләре нәрсәдер эзләгәндәй бик җитди һәм борчылып карый. Зуфирәнең автопортреты иде бу. Ул өстәлдән кечкенә көзге алып, бер үзенә, бер рәсемгә карады. Рәсемдә ул олы сыман күренә, яше кырыкка җиткәне бик нык сизелә иде. Үзенә карап аңа берәү дә кырык яшь бирмәс — йөзен чәче белән рамга алып йөргәнгә, башын югары тотканга һәм бигрәк тә буй-сыны кызларча ыспай булганга, олыгайганы сизелми иде Зуфирәнең. Акыл белән түгел, йөрәк белән яши торган кеше ул, ә андыйлар тиз картаймый.
Ләкин хикмәт картлык-яшьлектә түгел, хикмәт Зуфирәнең хәтта үз сурәтен дә күңеле теләгәнчә яза алмавында иде. Тыштан караганда, охшаган да ул үзенә, әмма шул ук вакытта бөтенләй чит тә, чөнки сурәттәге хатынның күз карашында, йөзендә күңел тирәнлеге сизелми, Зуфирәнең кайнар йөрәге чагылмый иде.
Акварель белән ясалган икенче портреттан үткен зәңгәр күзле, киеренке кашлы, нык иякле бер ир кеше карап тора иде.
«Нигә мин һаман шушылай көчсез, — диде Зуфирә, пышылдап, ир кеше сурәтенә. — Беләм дә бит югыйсә ничек кирәген, сизәм бит. күңелемнең тулып ташуын буяулар белән башкаларга нигә җиткерә алмыйм икән?»
Алгы якта ишек ачылып ябылганы ишетелде.
— Әни! Син өйдәме? — дип сорады яшь тавыш. — Миңа хат юк идеме?
— Юк иде шул, кызым, — дип җавап бирде Зуфирә. Үзе авыр көрсенеп куйды: ул да кызы кебек үк хат көтә, әмма бүген почта тартмасыннан газеталардан башка нәрсә чыкмады.
Халидә шал-шолт итеп алгы бүлмәдә туфлнләрен салып ыргытты да кайнар сулышы, дәрте белән бүлмәне тутырып, әнисе янына килеп керде.
— Кем бу, әни? Космонавтмы әллә?
— Нишләп космонавт булсын ул?
— Көчле, сәламәт, омтылышлы кеше төсле бит. Ничектер безнең буй җитмәслек сыман үзе. Чит. Ерак... Салкын...
— Ерак ерагын. Тын океанда ук... Әмма салкын түгел, чит түгел...
Зуфирә рамны стенага борып куйды. Сурәттәге кешене буй җитмәслек салкын иткән нәрсә — әлеге дә баягы шул каләм көчсезлеге иде. Ул кеше Зуфирәнең дөньяда иң якыны, иң газизе бит югыйсә.
— Әйдә чәй эчәбез, — дип, Зуфирә сүзне икенчегә борырга ашыкты.
Кухняда кара-каршы чәй эчкәндә, Зуфирә сиздерми генә кызыл күзәтте. Үсте инде Халидә, тәмам аякка басты, училищеда укып һөнәр
алды, хәзер кием кисүче булып эшли. Ә әнисе аны үзе кебек, юк, үзеннән дә оста, талантлы художник итү турында хыялланган иде. Ничә еллар художество мәктәбендә укытты. Әмма кыз табигать күренешләрен, сюжетлы рәсемнәр, натюрмортлар ясыйсы урында, хикмәтле итеп киенгән кыз сурәтдәре төшерә иде. Бишенче класстан ук, «кием кон- ф структоры булам», дип сөйли башлаган иде, шулай итте дә.
Кызык, Зуфирә шикелле анда-монда бәргәләнеп, кырыкка житеп тә g хыялына ирешә алмаган ана белән, җил кайсы якка иссә шунда авы- 5 ша торган аумакай атадан ничек туган диген шундый бала! Төсе-бите з белән нәкъ әтисе үзе: эре дулкын ясап торган йомшак конгырт чәчлә- ре, яшел күзләре, озынча йөзе, күбәләк канаты кебек матур уелган к иреннәре, яңак уртасындагы чокырлары — бар да әтисенеке. Буйга < да әтисе кебек озын булып үсте — Зуфирәгә өстән карый хәзер.
Тик кызның йөзендә ныклык, үҗәтлек ярылып ята, яшел күзләр ? туры-акыллы карыйлар — бу аның әтисенә охшашлыгын бөтенләй ди- £ ярлек юкка чыгара иде. Холкы белән әтисенең капма-каршысы ул. « Алдан үзенә юл сызып куйган да, тайпылмыйча, тайчанмыйча шул > юлдан бара. Андыйлар ышанычлы, нык була, алар белән яшәү рәхәт < дөньяда. a
Мәхәббәт мәсьәләсендә дә шундый нык һәм тугры булыр, ахры, ° аның юлы. Художество мәктәбендә ук Айрат исемле бер малай белән - дуслашып йөри башлаган иде, моңарчы башка берәүгә күз дә салып п караганы юк. Зуфирәгә ошамый малай, йомыкый, хәтта җебегән бу- Z лып тоела. Ул Халидәгә дә йомшак кына итеп моны әйтергә тырышып п карады. «Мин аны синнән яхшырак беләм, әни,— диде Халидә, ык- = мыкка юл кунмыйча. — Әйбәт күңелле малай ул. Якыннанрак таныш- “ кач, синең фикерең үзгәрәчәк әле*. Өзде дә куйды, әнисен телсез кал- ф дыргандай итте.
Хәзер менә егет армиядә. Халидә аны башка бүтәнгә борылып та карамыйча, ак йөз белән көтеп алачак.
Халидә, тәрәзә аша каядыр ерака карап, үз уйларына чумып утыра иде. Менә ул нәрсәгәдер елмайды, бит очлары чокырланып, йөзе мөлаемланып китте. Мондый чакта ул әнисенә бигрәк газиз була, аны кечкенә чагындагы сыман күкрәккә кысасы килә иде.
— Бүген кара бәрхет күлмәк тектерергә китерделәр,—диде Халидә,— Бәрхетне тегү шул хәтле азаплр, әни, син күз алдына да китерә алмыйсың!
Чәй эчкәч, ул кинога җыена башлады.
— Шундый шәп картина, ди. Безнең кызлар мактап туймый. «Гашыйклар турында романс». Әйдә син дә!
— Юк, кызым, ашыгыч эшем бар.
— Тагын яңа китап өчен рәсем ясыйсынмы?
Зуфирә китаплары журналлар өчен рәсемнәр ясый.
— Юк үз эшем,—диде ул —Беләсеңме, минем күңел түремдә бик 3VD хәзинәләр тутырылган бер сандык ята. Шуның йозагы бикле, ә ачкычы югалган.' Шуна ачкыч ясыйсым килә, шул сандыкны ачып, хәзинәсен кешеләргә бүләк итәсем килә.
Халидә рәхәтләнеп көлде, сеңлесен кочаклагандай итеп, иелеп әнисен иңнәреннән кочып алды.
cenjw^P алайсв ,1ЧКЫ1|, БайыЛсылары бар пкаи әле аалыкиыи!- днде дә. бетерелеп чыгып китте.
ЗеЛшюта ялгыз уйланырга ирек бирмәделәр - ишек кын- гыпавы чынлады. Ишекне ачкач, ул ик элек берәүнең ак күлмәген LVSM аннары гына, башын артка ташлап югарырак карагач кына, каршында ире. днреераге. моннан ике ел элек аерылган ире Эльвир
торганлыгын аңлады. Эльвирның кулында зур гына кара портфель, аркасында таныш чехол белән аккордеон асылган иде.
— Ярый әле, өйдә икәнсең,—дип җиңел сулады ул.—Үзең генә- ме әллә?
— Халидә чыгып киткән иде әле.
— Сиңа бер йомышым бар иде,— диде Эльвир каядыр читкә карап.—Җүләр йомыш... Ж.үләрлек белән килдем мин сиңа...
Зуфирә, каушавын яшереп, шаярып җавап бирергә тырышты:
— Җүләрлекнең иң зур белгече мин бит инде... Шуны уйлап килгәнсеңдер.
Аның бу сүзләреннән Эльвир иркенәеп киткәндәй булды, ул, күрәсең, ишек төбеннән борып, куып җибәрмәгәйләре, дип куркыбрак килгән булгандыр да, каты сүз ишетмәгәч, тынычлана төште. Зуфирә, артка чигенебрәк, ана керергә юл бирде.
Эльвир ишек төбендә үк аркасыннан аккордеонын төшерде, портфелен куйды. Икесе дә ни әйтергә белми тынып калдылар. Эльвир ачык ишек аша залдагы җиһазны күздән кичерде — ул бу йортта бары бер генә тапкыр, анда да бөтен нәрсәнең асты-өскә килгән чакта — әнисе мәрхүмәне күмгәндә генә булган иде, шуңа күрә бу юлы бар нәрсә өр-яңа булып тоелды.
Зуфирә ирен күзәтте. Инде күптән аңа күңел сүрелгән, йөрәк түрендәге иң кадерле урынны башка берәү — үткен зәңгәр күзле, киеренке кашлы кеше алган, дип уйлый иде ул. Ләкин нигә соң, аны күрүгә, йөрәк, кабыргаларга бәреп, кагарга тотынды?
Табигать Эльвирны ясаганда материален да, вакытын да, тырышлыгын да кызганмаган. Кыз чагында ук Зуфирә аның күзгә бәрелеп торган йөзенә сокланып туя алмый иде. Аның керфекләренә — бөгелеп торган, очы алтынлангандай саргаеп килгән куе керфекләренә, шул керфекләре арасыннан нур сирпегән яшел күзләренә караган саен карыйсы килә иде. Аңлатып булмый торган ямансулык, ярдәм сорау, оялчанлык бар иде аның карашында.
Гашыйк булып йөргән чакта да, өйләнешкәч тә, Зуфирә күп тапкырлар аның портретын язды, ләкин бер генә тапкыр да ул карашның серен бирә алмады. Ә ансыз Эльвир Эльвир түгел, ансыз аның сөйдергеч һәм көйдергеч мөлаемлыгы югала, бетә иде.
Була бит шундыйлар ир-ат халкы арасында, сабыйларча саф, ямансу караш белән хатын-кызларның йөрәгенә ут салалар. Син аларны кызганасың, үзеңнең бар мәшәкатеңне ташлап, алар көен көйлисе килә. Ә инде кызгану, үз көеңне онытып, аның мәшәкате артыннан йөрү теләге кузгалды исә. гыйшык шырпысы сызылды дигән сүз.
Зуфирә хәзер яхшы аңлый моның хикмәтен, әмма барыбер Эльвирның яшькелт күзләреннән сирпелгән тылсымнан котыла алмый икән әле.
— Тормышны әйбәт көйләгәнсең икән син,— диде Эльвир кыйммәтле телевизорны, әйбәт җиһазны, тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган яраннарны, тамчы гөлләрне күздән кичереп.
— Комачаулаучы юк бит хәзер,—диде Зуфирә төрттереп. Ул инде аны бер каршылыксыз өенә керткәненә үкенә башлаган иде.— Я. ни йомышың бар?
Эльвир очлары алтынсуланып бөгелеп килгән куе кара керфекләре арасыннан бер карады да:
— Син мине хәзер теләсә нишләтә аласың, Зуфирә.— диде.— Теләсәң иректә калдырасың, теләсәң төрмәгә илтеп тыгасың...
— Төрмәгә?.. Эш шуңа ук барып җиттемени инде?
— Эш... Минем гаеп белән килеп чыккан эш түгел ул. Эмма кызуында эләктерсәләр, илтеп ябулары да ихтимал. Суынганнарын көтәргә кирәк.— Кемнең суынганын? Утырып сөйләшик эле урынХРаутымые" КИТеП ДИВаНГа Таба УЗДЫ' Зу*“₽ә °™ ”"““а
— Ачыграк итеп сөйлә әле. зинһар,—диде Зуфирә.
Эльвир рестораннан кайткач, яшь хатыны Румия белән икесе арасында дәгъва купкан, Эльвир хатынын этеп җибәргән дә, тегесе * йөзе белән өстәл кырыена барып төшкән. Кыскасы, хатын хәзер больницада ята икән, туганнары Эльвирны таш капчыкка илтеп тыгарга 5 ажгырып йөриләр, ди. =
Синең хатын-кызга кул күтәрә торган гадәтең дә бармыни әле? J
— Әллә юри кыланып, егылмакчы булып, ялгыш бәрелде шунда... £
Эчкәч, Эльвирның йөзеннән сөйкемле нур качып, күзләре пыя- " лаланып, шәфкатьсезләнеп калганын белә иде Зуфирә. Андый чакта * ул аннан читтәрәк булырга тырыша торган иде. Бәлки шуның белән * генә ул аның йодрыкларыннан котылып калгандыр да, кем белә. £
Эчкән булгансыңдыр инде, үз-үзеңне белештермәгәнсеңдер. 5
Ул хәтле авыз тутырып «эчкән» диярлек түгел идем үзе, гадәт- к тәгечә, чама белеп кенә. Алла, аның чәрелдәвенә адәм түгел, фәрештә ♦ чыдамас...
— Ә мин сезне бик бәхетледер дигән идем. =
— Соң бәхет шул инде менә —өч елдан сигез елга чаклы төрмә ° ■баландасы чөмерү күз алдында тора. Минем язмыш кына түгел бит = монда. Бала бар. Халидә. Әтисе арестант булса, кыз бу гарьлекне * ничек кичерер? Җитеп килә бит инде, егетләр карый торган чагы, ки- у яүгә барасы килер... о
Эльвирның юләр йомышы менә нәрсәдән гыйбарәт икән: хатыны = терелеп чыкканчы, чит күзләрдән югалып тормакчы ул. Ә аның өчен - иң жайлы урын — Зуфирә квартирасы. Берәү дә аны биредән эзлә- £ мәячәк, сорасалар да, Зуфирәнең аларны кертмәскә тулы хокукы бар. < «Әһә, үзегез минем иремне тартып алдыгыз да, хәзер, мине мыскыл итеп, аны моннан эзләгән булып йөрисезме!»—дип, куды-чыгарды.
— Җил-давылдан минем артка ышыкланырга инде алайса ниятең?— диде Зуфирә гаҗәпләнеп.
— Иң якын кешем монда бит, бала монда,— днде Эльвир, аның күзләренә сабыйларча туры һәм гөнаһсыз карап.
Зуфирә әйтер сүз тапмады, нәрсә бу, оятсызлыкмы? Әллә, чыннан да, сабыйларча беркатлылыкмы? Мөлдерәпләр карый бит, юньсез, Зуфирәнең куып чыгармасын белеп тора!
Зуфирә кухня ягына чыгып китте, чәй куйды Куллары һәр эшне күнегелгән хәрәкәт белән үзләреннән-үзләре башкарды, ә үзе зал ягыннан килгән авазларны тыңлады.
Менә Эльвир алгы бүлмәгә чыкты, аккордеонын алды булса кирәк. Менә аның бармаклары клавишлар буйлап йөгереп уздылар. Ул бары тик аңа гына хас йомшак моң белән яшьлектәге көйне уйнап җибәрде.
«Сагмимл килдем. курмн китьм.
Чмкммй калма иртклк
Зуфирәнең күңелен тетрәндереп, ихтыярын сыйдырып, тәкатьсез итеп үзенә буйсындырыр өчен уйный иде ул моны. Урынына, жаепа. кәефенә карай, көйләрне төрлечә уйный белә бат ул. Кичәләрдә, табыннарда—дәртле, жинел, кискен итеп. Зуфирә өчен генә булганда — яшерен бер мәгънә салып, башкаларга сиздерергә ярамый торган оятчан нечкә тирән хисле итеп уйный ул. Андый чакларда әйтерсең лә аның аккордеоныннан көй түгел, ә бер күңелдән икенче күңелгә түгелми чәчелмн, икәүгә генә аңлаешлы сер агыла...
Нәы шушы серле моны белән Зуфпрәне баштанаяк үзенә әсир итте дә бит инде ул... Аның көче һаман бетмәгән икән әле, йөрәген
нән саркыган сернең Зуфирә күңелендә үтеп керә торган юллары һаман күмелмәгән икән. Бу көй хәтердә картина-картйна итеп истәлекләр яңартты. Менә алар училище залында икәүләп бииләр. Кайсы училищеда соң әле? Зуфирә укыган художество училищесындамы, әллә Эльвир укыган музыка училищесындамы?
— Сез шундый җиңел биисез, очып йөргән кебек кенә. Ничек мин сезне моңарчы күрмәгәнмен... Кайсы яктан сез?
— Бөгелмәдән...
Менә алар паркта, Зуфирә башына сары яфраклардан такыя үреп кигән дә, фонтан суына иелеп, шәүләсенә карый, үзеннән бигрәк янында басып торган Эльвирны күрә.
— Такыя сиңа шундый килешә,— ди Эльвир...
Менә алар парлашып Эльвирның әнисе Сабира карчык каршында басып торалар, булачак каенананың Эльвирныкы төсле яшькелт күзләре кызны чәнчеп-чәнчеп алгандай итә, ә Эльвир сөйгәненә көч биреп елмая: «Курыкма, без икәү бит!»—ди.
Менә алар парлашып загстан чыгып киләләр... Чәчәкләр, котлаулар...
Ә теге якта: «Сагынып килдем... сагынып килдем...»—дип аккордеон өзгәләнә.
— Әтиең килде.
Халидә, ишектән кереп, туфлиен салырга дип иелгән иде. башы тагын да түбәнрәк иелде.
— Ә ник килгән?— диде әнисе шикелле үк пышылдап.
— Күрергә... килгәндер.
— Моңарчы безне күрми яшәде бит әле... Озакка килгәнме инде бу юлы?
— Вакытлыча... Ә бәлки, син рөхсәт итсәң, берничә көн торыр да.
— Ә аннары?
— Аннары яши торган җиренә кире китәр.
Халидә күтәрелеп әтисенең күзләре белән әнисенә карады.
— Нәрсә киләп сарып йөри ул әрле-бирле:.. Монда кунак йортымы әллә?
— Шулай кирәк аңа... Бер җайсызлык килеп чыккан...
— Әһә, җайсызлык килеп чыкканда без исенә төшкәнбез икән. Син теләсә ни әйт, мин аны кертмәс идем.
— Авызыңнан җил алсын! Кем турында сөйләгәнеңне беләсеңме? Әтиең турында сөйлисең бит син?
Әтием булгач, хыянәт итмәсен иде! Башка... кеше янына китеп, ул синнән дә бигрәк миңа хыянәт итте, беләсең килсә!
— Ярый-ярый... Монда бәхәсләшмик... Зинһар, хәзергә телеңне тый, тупасланма...
Залдан шылт иткән тавыш та ишетелми, Эльвир ана белән кызның ни сөйләшкәнен ишетергә тырышып утыра иде булса кирәк. Ата белән кыз чит кешеләр кебек күрештеләр Эльвирның Зуфярәне сихерли торган нурлы карашы кызының нәкъ үзенеке төсле яшькелт күзләренә тәэсир итми иде. Чәй янында Эльвир аннан аны-моны сораштырырга тырышып карады, ләкин Халидә, тәрәзәгә караган килеш, «яхшы», «ярыйсы» дип җавап биргәләп торгач, сүзнең очы-очка ялганмады.
Өстәл янында авыр тынлык урнашты. Чынаякка балкашыкның бәрелүе һәм Эльвирның чәйне шапырдатып чөмерүе дә сискәндереп җибәрә иде.
Зуфирә, үзен биләп алган тәэсирләрдән арынып, иренә җентекләб рәк, төпченебрәк карады.
Бергә яшәгәндә кешенең картайганы, үзгәргәне артык сизелми, уналты ел эчендә Зуфирәгә ире гел үзгәрмәгән шикелле тоела иде. Ә хәзер менә аның картайганлыгы нык сизелә. Кайчандыр Зуфирәнен башын әйләндергән егет икән дә димәссең үзен. Зуфирә сөйгән егетнең ♦ чәче дулкынланып, киң маңгаен түгәрәкләндереп каплап тора < иде. ә бу кешенең чал керә башлаган чәче маңгай өстендә ике уем = ясап артка чигенгән. Бит очларында ике чокырчык бар иде — бу ке- - шенең ике яңагында алар урынында тирән ике буразна сузылып яткан. S
Ләкин болар гына зыян итмәс иде. Кайбер ирләргә сирәгәйгән £ чал чәч тә, җыерчыклар да килешеп кенә тора, йөзләренә бәреп чык- с. кан зирәк акыл, ихтыяр көче, кешелеклелек, мөлаемлык аларны ха- г тын-кыз өчен күп егетләрдән дә сөйкемлерәк итә.
Кызганычка каршы, еллар үтү белән кыяфәте үзгәрсә дә, күз кара- - шы, йөзендә чалынган рух рәвеше үзгәрмәгән Эльвирның, аның яшь- = келт күзләре әле һаман балаларча беркатлылык, сафлык, ышанучан- . лык белән, ярдәм сорап карыйлар Ә мондый караш аның яшендәге ир-егетне бизи алмый шул инде.
Зуфирә аска карап: «Ә соң үзем?»—дип, эченнән генә унлап куй- ° ды. Әлбәттә, инде ул үзе дә күптән егерме яшьлек кыз түгел. Элекке * Зуфирә юк инде, элекке Эльвир да юк, алар икесе дә кайсыдыр ерак п елларда калганнар, ә биредә, бу йортта, бу өстәл янына алар урыны- * на бөтенләй бүтәннәр очрашкан. Ләкин теге, яшь гашыйклар башла- о рыннан кичкән хәлләрне онытмаганннар. Ул хатирәләр бу икәүнең ~ арасында җимерелмәс киртә булып тора
...Зуфирә залдагы диванга Эльвирга урый җәйде, ә кызын эчке бүлмәгә — «мастерское»идагы караватка үзе белән бергә яткырды.
Халидә көрсеигәләп, шактый вакыт боргалангач, тагын баягы «ник килгән» дә «кайчан китә» кебек сүзләрне озайта башлаган иде. Зу-
““1 Иотша'к күңеллеме? Алайса ул нигә авыру әбине ташлап чы- ™Үалидә кабынып китеп яткан урыныннан торып утырды Авын яшь йәрәге хәтта әтисе кылтай бер ген» гаделсезлекне дә гафу итәргә те- ■"’’“l"язмышына үзе хужа була алмады ул. авын бар гаебе шуида,- кабатлады Зуфирә.-Ә язмышка хужа булу эчен бик >ур шклнк кп!,,: Х..ТШ епна үзен яшарк. язсын, ходай сичә бер пар
ез теләп тә башкача кан күрүне язмасын!
2АНЫ ходайдан сорап торасы юк. һәркем үзе теләгәнне һәм үзе яхшы ДИП тапканны эшләргә тиеш!
фпрә уйчан гына
— Сиңа өлкәннәр турында андый катгый хөкем чыгарырга иртәрәк әле,—дип пышылдады — Синең әтиеңнең күңеле беркайчан да начарлыкта түгел иде. Ул гел әйбәт, тигез, матур яшәүне ген., теләгән иде һәркем дә үзе теләгәнчә генә яшәп бетерә алмый, бөтен фаҗига
дә шунда.
_ Ничек инде үзе теләгәнчә булмасын? Безне ташлап китәргә кем кушкан аңа’ Ипчә тапкыр күрдем мин аларны урамда, оялмыйлар дз. култыклашып баралар... Бусы мине күреп туктагач та. тегесе чит ләшми һаман ябышкан килеш тора, күзен тасрайтып. Ничек мин Шунда’анын белән сайлашям да. ничек итеп мин ана эти дип дәшә аЛЫ—МУЛ теләгәнчә килеп чыкмады шул. теге хатын теләгәнчә килеп чыкты Анык ихтыяры квчлерәк булган, димәк. Әтнен йомшак күкелле
— Яшь шул әле син,—дип, аның чәченнән сыйпады Зуфирә,— Иокла әйдә, борсаланма, югыйсә миңа да йокы бирмисең...
Халидә, көрсенеп, әнисенә аркасы белән борылып ятты.
Ах, Халидә, Халидә, әгәр кеше үзе теләгәнчә генә яши алса икән... Эльвирның уе тамчы да начарлыкта түгел иде. Аларның хыяллары изге иде, матур иде... Менә алар икесе дә укуларын тәмамлыйлар, Эльвир матур-матур жырлар яза, филармониядә концертмейстер була. Исеме генә ничек яңгырый: «концертмейстер». Зуфирә кешеләрне таң калдырырлык, күңелләрне тетрәтерлек картиналар яза. Аларның ике балалары — бер уллары, бер кызлары — туа. Кызлары музыкант була — фортепианода яки скрипкада уйнаучы, ә уллары художник...
Кая алар — Эльвир язасы жырлар? Кая Зуфирәнең кешеләрне шаккатырырлык картиналары?
Яза алмады Зуфирә аларны. Училищедан бик зур өметләр белән чыккан иде югыйсә, аның «Укытучы» исемле картинасына комиссия «бишле» куйган иде. Әмма аның хәзергәчә халыкның «бишле»сенә лаек булырлык әсәр ижат иткәне юк әле...
Ә Эльвир... Ул хәтта укуын да тәмамлап чыга алмады. Өйләнгәндә аның тагын бер ел укыйсы калган иде әле. Ләкин аны соңгы курска кертмәделәр, училищедан куып чыгардылар, ул хактагы приказны Зуфирә озын коридор стенасына эленгән тактадан үз күзләре белән укып кайтты. Эльвир үзе аңа бу хакта әйтмәгән иде. Ул, әлбәттә, төп фәненнән — музыкасыннан ярыйсы гына өлгереп бара иде, аңа сәләте дә җитәрлек, уйнарга да ярата иде. Тик менә тарих, философияне алдыра алмаган.
Шул чакта Зуфирәнең хәтеренә бер кыздан ишеткән сүз килде. Әле укыган чакта ук, Эльвир белән танышып йөрешә башлаган вакытта. Зуфирәнең дус кызы:
— Ә минем бер таныш кызым синең егетеңне бик яхшы белә икән,— дигән иде.— Бергә укыйлар.
— Эльвир турында ни сөйли?—дип, ярым шаярып сорады Зуфирә. Әмма жавап бик җитди яңгырады:
— Максатсыз кеше ул, ди. Ник яшидер бу дөньяда, аңламыйм, ди. Үпкәләмә, мин ишеткәнемне әйтәм. Белеп торуың яхшырак, соңыннан үкенерлек булмас...
— Үзенә карамаганга үч алуы түгел микән?—дип сорады Зуфирә каушавын, рәнҗүен эченә йотарга тырышып. Ул күп кенә кызларның Эльвирга кызыгып йөргәнен яхшы белә иде.
— Егете бар ул кызның, бик яратышып йөриләр.
«Максатсыз»... Соңыннан кат-кат искә төште бу сүз.
Еллар узган саен, кешеләрнең генә түгел, үзеңнең дә кемлегеңне яхшырак аңлый барасың. Хәзер шуны белә Зуфирә: яшьтән мавыгучан холыклы булды ул. Кешенең берәр матур, яхшы ягын күрсә, шуна сокланып, аны һәр яктан бик әйбәт дип күз алдына китерә. Соңыннан ул кешенең берәр җитешмәгән ягы ачылса, үзен алдангандай хис итә, рәнҗи, үпкәли, газаплана иде.
Аның балалар журналында эшләүче бер танышы бар, Мөршидә исемле. Зуфирәгә кат-кат әйтә ул:
— Нишләп син кешеләрне идеал итеп күз алдына китерәсең? һәр кешенең була яхшы ягы, була начар ягы. Моның миңа ошамаган яклары бардыр бит дип, алдан ук күңелеңә уеп куя торган бул. Аннары
аның яхшылыгын күргән саен сөенерсең, үзеңә рәхәт булыр. Инде начарлыгын күрсәң, артык көенмәссең. Табигый дип кабул итәрсең . Мершидә белән килешсә дә, аның хаклыгын аңласа да. күнеле- иөрәге белән моңа өйрәнә алмады Зуфирә. Эльвирның училищены ташлавын да, үз-үзенә урын таба алмыйча, туктаусыз бер эштән икенчесенә күчеп йөрүен дә бик авыр кичерде ул. бик олы хәсрәт дип ♦ кабул итте. Үзе гел бишлегә генә укыганга, һәркем үзенә тапшырыл- < ган яки үзе теләп алынган эшне ахырынача тиешенчә башкарып чы- = гарга тиеш дип саный иде ул. Бу аңа сулыш алу шикелле үк табигый - тоела, шулай булмаганда, ул чиксез гаҗәпләнә иде.
Эльвирның хыянәте дә Зуфирәнең башына сыймас бер хәл булды. £ Ул чакта алар бер бүлмәле кечкенә квартирада яшиләр иде’ әле. ь Зуфирә мәктәптә укыта, Эльвир — культура сараенда һәвәскәрләр £ түгәрәгенең җитәкчесе иде. Каенанасы җәй башында Халидәне алып < авылга кунакка китеп барды, алар икәү генә калдылар
Ул хыянәт дигән нәрсә кинәт кенә булмагандыр инде, шактый = элек башлангандыр. Зуфирә аны электәнрәк сизәргә тиеш иде. Артык беркатлы булмаса. эчендә җаны булган хатын иренең ятлар белән ♦ шаяруын тоймыймы соң! Ләкин сизмәде Зуфирә. үз күзе белән күр- - гәнче, иренең тугрылыгына ышанып яшәде’
...Зуфирә дйрескә кергәч кенә абайлап алды, балаларга күрсәтер- * гә дип әзерләп куйган альбомы өйдә онытылган икән. Ул укучыларны “ мәктәп янындагы бакчага алып чыгып, этюд ясарга кушты да. ре - тиз генә кайтып килергә булды, ерак ара түгел, егерме минутта әйлә- '■ неп килеп була иде.
Ишекне ачкач, бүлмә уртасында, шәрә беләкләрен күтәреп, чәчен т төзәткәләп торган ялан аяклы ят хатынны күрде һәм башта югалып £ калды: әллә инде саташып кеше өенә барып кердеме? Аптыраудан бер J чпттәрәк басып торган Эльвирны башта шәйләмәде дә.
— Нишлисез сез монда?—дип. теленә килгән беренче сорауны әйтте.
Хатын, кулларын төшереп, аңламамышка сабыша тагын дигән сы манрак көлемсерәп куйды, калын, шешенгән иреннәре арасыннан ике алтын теше ялтырап күренеп китте.
Шунда гына Зуфирә аны таныды күрше ресторанның буфетында эшләүче Румия иде бу. Бервакыт, һәвәскәрләр концертына баргач, Эльвир аны, менә дигән драма артисткасы, әнә ничек матур укый шигырьне дип күккә күтәреп мактап утырган иде. Талант кадәресе ничектер,’ әмма төсе-кыяфәте шәп нде хатынның Ике бит алмасы яныл тора буе-сыны бар, кара чәчләре иңнәренә таралып төшкән, хәтта ямьшек борыны да ана бер бизәк кенә булып тора иле шнылле. Бн- тен зал аның шайтан угы шикелле яктырып торган зур коңгырт ку i ларена карап дөньясын оныткан иде. Нәрсәдер вәгъдә нта. каядыр чакырып, ымсындырып елмая иде ул күзләр. Клубта аны нигәдер «Кармен» дип атап Йөртәләр иде. Бер заман кино түгәрәге һәвәскәр фильм төшереп азапланганда, аны топ рольгә куен караганнар Эльвир шул фильмга музыка язам дии хыялланып йөргән нде. бәлки танышлыклары да шуннан башлангандыр.
Ике хатын шулай бер-берсенә карап тордылар. Ә Эльвирның оялганы да. кыенсынганы да сизелмәде, чл иелеп диван карават ас- тайга бүкчәсе ач ...........................................к түф-iu.r..p .ылы да Румиянең аяк астына ыр-
гы™ы Йрменның аяк тырнаклары канга манчылгандай кын-кызыл "ТС^ытГ""«1''ати',и“,'ан a|"'ala" ЧЫА°РЫ" ж'|6эрде- .
Зуфирә. культура сараена кереп. Румиянең адресын белде до аларга китте.
Кырыйларына тигезле-тигезсез киез кагылган ишекне кечерәк кенә буйлы, арык йөзле бер ир ачты. Нишләптер солдат гимнастеркасыннан иде ул һәм бу аны яшәртеп, бөтенләй малайсытып җибәрә иде. Зуфирәне күрүгә аның йөзе тагын да озынчаланып агарып китте, күзләре зур ачылды. Әйтерсең лә ул менә хәзер бик каты яра ясаячакларын белә, әмма котылу чарасын күрми иде. Яраланып егылган атлар үзләренә төбәлгән мылтык көпшәсенә шулай гаҗиз булып карыйлардыр, мөгаен.
Әмма Зуфирә күрүккә баса алмады. Бер генә мизгелгә башын иеп, иренен тешләп торды да, тыныч булырга тырышып:
— Румия өйдәме?— дип сорады.
— Румия?.. — дип кабатлады ир кеше калтыранган тавыш белән— Юк, ул эштә бит...
— Ярый алайса, эшенә керермен инде.
Шулай диде дә, мамык кебек йомшарган аякларына җайсыз басып, баскычтан төшеп китте.
Эльвир үзен гаепле санар, ә мин аны озак гафу итмәм, ялындырырмын, үкендерермен, дип уйлаган иде ул. Ялгышты. Эльвир ялыну гына түгел, башлап сүз кушарга да ашыкмады.
Алар икесе дә үз көйләре белән яши башладылар. Зуфирә китап- журналлар өчен рәсем ясый, кухняда үзенә кирәгенчә итеп җыелмалы өстәл ясатып куйды. Эльвирның андый эшкә кулы бармый иде. Мәктәптән бер останы ялларга туры килде. Зуфирә кичләрен шул өстәл янында озак-озак утыра. Әмма кирәкле рәсемнәр урынына кәгазьдә ямьшек борынлы, зур күзле хатын-кыз сурәте, яисә яраланган ат шикелле тилмереп карап торган ир йөзе калкып чыга...
Ә Эльвир соң кайта, гадәттә бераз салмыш була, кухняга кереп чәйнектән салкын су салып, голт-голт эчә дә, бүлмәгә чыгып китә. Әйтерсең лә хатынын күрми дә! Ашарга берәр нәрсә дә кирәксенми ичмасам, тамагын әллә кайда туйдырып кайта!
Алар шулай, сөйләшмичә, ике атна яшәделәр. Ләкин сүз белән ан- лашмасалар да, Эльвир хатынының күңелен йомшарту юлын тапты. Ул аккордеонын кулына ала да, яшь чакта Зуфирә яраткан көйләрне уйнап җибәрә.
«Сагынып килдем, күрми китәм...»— дид өзгәләнә аккордеон, көйнең әллә нинди тыкрыкларына кереп, адашып йөри, кемнедер эзли, эзли, таба алмый Сагышлы моң йөрәккә үтеп керә, үзәкне өзә, күзгә яшь тутыра, тәкатьсез итә... Әйтерсең лә Эльвир тылсымлы авазларны кармак итеп Зуфирәнең йөрәгенә ташлый, каптыра, кармакка бәйләнгән җепнең икенче очын үзенең хәрәкәтчән, озын, сизгер бармакларына ныгытып урап куя.
«Юк, беркайчан да гафу итмәячәкмен мин сине, беркайчан да!» — дип пышылдый Зуфирә, әмма сизеп тора: беркайчан да бу кармактан ычкына алмаячак, ычкынырга теләмәячәк аның йөрәге! Чөнки аның авырттыруы, сызландыруы да татлы... Зуфирәгә өстәлендәге кәгазьләр өстенә капланып елаудан башка чара калмый, ул бары тик елаганын Эльвир белер дип кенә курка...
Озак уйнамый Эльвир, аккордеонын куя да, шакылдатып кәнәфи караватны җәя. Үпкәләшкәннән бирле ул, хатынына үч итеп, юри шул җайсыз, тар, биш яшьлек Халидәгә генә ярый торган урында йоклый. Моңарчы парлап йоклаган диван-караватка гына түгел, әнкәсенең зур шифоньер артындагы караватында тау булып күпереп торган чигүле зур мендәрләренә дә орынмый. Кызының кечкенә мендәрен баш астына сала да, аның юрганын ябына. Башыннан ук бөркәнеп ята, аяклары юрган астына гына түгел, ятакка да сыймый кала.
Өч атнадан каенанасы белән Халидә кайтты, аларны каршы алырга вокзалга Зуфирә белән Эльвир икесе ике яктан килеп бастылар.
Үсеп, матураеп киткән кызынын йомшак тәнен күкрәгенә кыскач янын чәченнән аккыган юкә чәчкәсе исен тойгач. Зхфн^нен йврә“е«’ге ?аш тәмам эреп беткәндәй булды. Кыз бер кулын әнисенә n S.ec” 2 сенә сузды, кош баласы кебек йомшак куллары бе- ai h’p икесен ”н бармакларын кысып тотты, аларны аерылгысыз итеп бер берсенә то таштырып куйгандай итте. р өерсенә то-
Өч атна буена котсыз торган өйгә бердән ямь керде, җылылык инде. Каенана вагоннан төшкәндә үк бөрешкән, картайган кебек күренгән иде, бусагадан атлап керүгә, тизрәк яту ягын карады, чәй эчүгә күзләре йомыла башлаган Халидә үз урынына — әлеге шул кәнәфи караватка үрмәләде. 3 v Зуфирә ирен гафу итәргә теләми иде әле, ләкин нишлисең, икесенә бер урын калган, карт ана белән сабый каршында дәгъвалашу килешми... Зуфирә карышмакчы булып карады, пышылдап кына аңа рәнҗүләрен әйтмәкче булды, ләкин сүзләре бер назлану, җиңелчә үпкәләү сыман гына булып килеп чыкты. «Я инде, ялгышлык белән генә булды, бәндә хатадан хали түгел, сине генә яратам бит инде » — дип. каннар
Кухня яктан суыткычның гүләгәне ныграк ишетелә башлады, ишек - ачылып китте бугай. Зуфирә. истәлекләреннән аерылып, башын мен- ' дәрдән калкыта төште. Әйе, бүлмә ишеге ачылган икән, дөресрәге, ачканнар, әнә караңгыда әллә нинди куркыныч өрәк кебек шәйләнеп, ак майка, кара трусик кигән шәүлә басып тора. «Зуфирә! — ди ул. кр- ты пышылдап. — Зуфирә!»
Тавышка Халидә уянды, әллә бөтенләй үк йокламаган булганмы, караватны каты шыгырдатып әйләнде дә әнисенең күкрәгенә йомшак беләген салды. Ишек әкрен генә ябылды, шәүлә чигенеп юк булды.
Зуфирә үзалдына елмаеп куйды. Ах Эльвир, Эльвир, инде картаеп киләсең, күпме гомер үтте, ә син һаман әле Зуфирәне элекке чаралар белән буйсындырмакчы буласың!
«Балык тирәнне, адәм яхшыны эзли», — ди рус мәкале Югыйсә адәм баласы балыкка охшарга тиеш түгел бит, җайсызны үзенә җайлы итә белергә тиеш. Көчле, уңган кешеләр шулай итәләр дә. Ә менә Эльвир кебекләр, чыннан да, тирәнне эзләгән балык шикелле, жайлы- ны гына эзлиләр, җайсызлыкка бер генә дә түзә алмыйлар Нәни кызы белән дә көе барда гына уйный-шаяра торган иде ул. бала елын баш лаңы исә хатынына я әнисенә илтеп тоттыра иде Анысы ничектер табигый кабул ителә, ир кешегә бу килешеп тора сыман иде Ә менә әниләре Сабира карчык чиргә сабышкач. Эльвирның бу холкы бик гиз сиздерде, сиздерде пәм күңелне үзеннән биздерде.
Сабира карчык электән дә хәтерсез иде, үзе җыеп куйган әйберне эзләп җаны чыга торган иде, берәрсенә сүз кушам дисә. «Эльвир. Хз лидә, килен» дип, хатта алла кайчаи суга батып үлгаи улы Хгтшшып да исемен кушып, бер-нке тапкыр санап чыга торган иде
Боларына күптән күнеккәннәр иде инде Ләкин менә бер заман каенананың ашка шикәр, җнмеш сүына эремчек салу, чәй явына киле ненец буяуларын китереп кую. ишекне шар ачык калдырып чыгып китү кебек гадәтләре күренә башлады. Ә бер көнне ул эштән кайткан ки S «Кем СТН? Нк кирок?» —Ляп каршы илды
ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫ, ЫНДА
кочагына алган иренең сагынылган куенында бер йомарлам май ке * бек эреде дә төште Зуфирә...
Алар килештеләр, татулаштылар, ләкин хыянәтнең эзе калды. Зу- - фирә үзен ничектер бөтенләй үк булмаса да, ярым-ялгыз итеп сизә ж башлады, инде башка беркайчан да ире каршында ахыргача ачылып = китә алмады.
Җәй уртасында Эльвир блән Зуфнрә, кызларын алып, өчәүләп диңгезгә бардылар. Сабира карчыкны авылдагы туганнарына кайтарып тордылар. Авылдан кайткач, карчык аларның берсен дә танымады. Эльвирдан бөтенләй курыкты «Бу алагаем ир нишләп йөри монда, мине кияүгә бирмәкче булалармы әллә?» — дип, аннан качарга тырышты. Зуфирәдән: «Кем анасы син?» — дип сорашты. Карчыкны өндә ялгызын калдыру куркыныч була башлады.
Эльвирны каты күңелле, шәфкатьсез дия алмас иде Зуфнрә. Ул әнисен чын күңеленнән кызгана иде, аны терелтү өчен бөтен чараларны күрергә, кулыннан килгәнчә тырышырга әзер иде. Әнисе больницада чакта көн аралаш аның янына барып торды, өндә чакта — карашты.
Әкренләп, сиздерми генә, каенана кайчан ятканын-торганын, ни ашаганын-эчкәнен белмәс хәлгә килде. Ул бары тик бер генә нәрсәне уйлый, күрә, белә иде: Кама аръягындагы Мәүләшә авылын, зират очында инешкә арт белән утырган иркен, агачлы ихатаны, яшел чирәм үскән урамны һәм шунда каз бәбкәләре көтеп йөргән уналты яшьлек кызны —үзен. Аның бөтен омтылышы, бар хыялы бер ноктага төбәлде Мәүләшә авылының зират очындагы яшел чирәмле, өянкеле ишек алдына кайтып китәргә. Инде ул ихатаның нигезе үк әллә кайчан юкка чыкканын, авылның бар халкы биш ел элек күрше Баекка күчеп утырганын, Мәүләшә урамнарында хәзер шикәр чөгендере үсә торган иркен басу җәелеп ятканын Сабира карчыкның илле елга кире киткән зиһененә бернинди чара белән дә сеңдерү мөмкин түгел иде. Күп еллар шофер булып эшләп, бандитлар тарафыннан үтерелгән ирен дә, суга батып үлгән улын да, үзе кичергән кайгыларын да оныткан иде ул.
Аның Эльвирныкына охшаш күзләреннән мөлдерәп сабыйлык, рия-сызлык. ялвар) карап тора иде. һәм ул күзләрне күргән саен, кызганудан Зуфнрәнең йөрәге сызланып куя иде.
Баектагы туганнарына кайтарып карадылар — анда тора алмады карчык, кар дими, яңгыр дими, көнне-төнне белми, кненеп-нитеп тор- мын ишек-капкаларның ачык чагын туры китердеме, кояш чыгышына таба күз тотып, Мәүләшәсеи эзләп китә икән ул. Туганнар: «Моннан ары ) з өстебездә тота алмыйбыз, чыгып китәр дә, катып үләр, гөнаһысы безгә булыр, аны гына карап торыр кешебез юк», — дип хәбәр җибәрделәр. Эльвирның маңгае җыерылды, иреннәре кысылып, шома яңакларында чокырлар урынына буразналар ярылып керсә керде, әмма зарланырга кыймады, алып килде әнисен.
Тагын больницага салдылар карчыкны. Ләкин анда барган саен: «Кайтасым килә, кайтарыгыз инде!» — дип үзәк өзгеч ялваруы белән Зуфнрәнең җанын актаргандай итә иде ул.
Зуфнрә күп уйланды. Бер кыйсса исеннән гел чыкмый иде. Бер адәм картаеп хәлсезләнгән атасын крокодилларга ашатырга сөйрәп бара икән. Артыннан кечкенә улы йөгереп килә, ди, моның. «Ә син нишләп йөрисең?» — дип сораган аннан әтисе. «Син картайгач, сөйрәп илтәсе юлны карап кайтасым килә», — дип җавап биргән аңа улы.
Алып кайтты Зуфнрә карчыкны, Эльвирга каршы килеп алып кайтты.
Ләкин «Өйгә кайтам!» — дигәндә, Сабира карчык кала квартирын түгел, ә үзенең Мәүләшәсеи күз алдына китерә иде, билгеле. Ул ак яулыкка тегене-моны салып чыга да китә, әллә ничә тапкыр аны шау- шулы шәһәр урамнарында каңгырып йөргән җиреннән көчкә эзләп таптылар.
Карчык белер-белмәс газ кабызып, бәла-каза чыгармасын тагын дип. Зуфнрә кухня ишегенә йозак ясаткан иде. Аңа Халидә каршы килде. Ул әбисен яклый башлады, чирле карчыкка карата аз гына салкынлык яки гаделсезлек булганын сиздеме, кызы шундук чәчрәп чыга
иде. «НИШЛӘП СИН аны бүлмәдә бикләп асрыйсың? Кеше бит ул. хайван түгел!» — диде ул әнисенә кухня ишеген бикләгәч. «Син мәктәптә, мин эштә, кайтып керүебезгә янып я газга тончыгып үлеп куйса, нишләрбез?»
Урын өстендә яткан хастаны карау мең тапкыр жиңелрәк. Сабира ж карчыкның зиһене ни чаклы зәгыйфь булса, тазалыгы шул хәтле яхшы * иде. Чыгып китәм дип талпына башласа, Зуфирә аны үзе генә тыеп ? тора алмый иде. Бәхетенә каршы, ул карчыкның бер нечкә кылын тап- = ты. Бер көнне ишектән керүгә: «Кызым, син өйдәме?»—дип сораган х иде, шифоньер артындагы караватын шыгырдатып, Сабира карчык § урыныннан кузгалды: «Монда, мин монда», — диде ул әнисенә жзвап ~ биргән бала шикелле. Шуннан соң карчык киреләнә башласа, Зуфирә < аңа: «Кызым, тыңла әле сүземне!» — ди торган булды. Тик бер шарты > бар иде: Халидәгә дәшкәндәй яратып, ягымлы итеп һәм аналарча та- £ ләпчән әйтергә кирәк иде бу сүзне. Юри генә әйткәнне тыңламый, ял- < ганны сизә иде карчык.
Борынгы греклар болай дигәннәр: «Әгәр аллалар адәм баласын < жәзаларга теләсәләр, алар аның зиһенен алырлар». Бу очракта исә әйтемне болай дип тулыландырырга кирәк иде: «Әгәр ходай тәгалә ке- а шеие иң зур газапка дучар итәргә теләсә, ул аннан зиһенен чуалткан ® кешене еллар буе тәрбияләтер».
Белә иде микән Сабира карчык үзенең ни чаклы бәхетсез икәнен, аңлый иде микән үз фаҗигасен? Аңламый иде бугай ул аны. Карчыкны ~ бары тик бер генә нәрсә ашкындыра, борчый иде: кайтырга Мәүләшә о авылына, үзенең уналты яшьлек чагына кайтырга. Кайчак, сирәк кенә. - Зуфирә аның кулларын-битләрен юганда, карчык кинәт аңына килгәндәй була:
«Снн минем киленем бит!»-ди. күзләре ачылып, нурланып китә ләкин шунда ук бәбәкләре тагын сәламәт кешедә булмы# торган тш ык елтырапык пәрдә белән каплана, карчык тагып ярты гасырга каре китә иде. . ,
Бик апыо сынау булды алар »чеп Сабира карчыкнын бу чир. Эл .- вир өйгә соңарыбрак кайта башлады, аннары кичләренi ка йөри торган булды. «Акчасы булыр. - диде. - Ә өндә минем ярда ме“^
уйламаска тырыша иде Бер ма . I , сИ .1.1Кин р»> т ?* мөнәсәбәт дип тыиычландырырг р этьнир бу кәйсезлектәй ко- ган гына түгел иде өндәге «»•• • , TJ t₽opra„ кеше түгел иде.
тылып торырга жаи чыкканда бөтен кыенлыкларны жиңә т«р-
Әгәр дә ул үз бурычын үтәү ,^ы кс111е булса. музыка өлкәсендә ган көчле ихтыярлы һәм 1Ы \ ЦцХәл итәсең, бер Эльвир югалып калмас иде. Сәләтле нд ■ бесе ЮГалып кала.
гына түгел, сәләтле _ ' * ’ ’ , арасындагы хәлләрне «ермв-
Зуфиро хәзер Эльнир >ч п.ипк. ....... an тагын буфетка ке
чык күз алдына китерә. * ' * п чы1ар өчен генә. »> прилавка ар
рә. Болай гына, бераз тама“ к„11арс белой елмаеп «Карыен» карап тыннан ана утлы. ымсы', карашка каршы торырлык ихтыяр? тора. Эльвирдамы J^.дмие хәерлерәк булыр иде. Ләкин ви-
Зуфирәнен бәлки боларны ое..
дын эш беленми каламы. сон мын ч„стартып азапланганда. кес>- Бердәнбер көнне иренен сатучи таныкнамәсен табып алды сеннән Румиянең паспорты белаи >
ул. .
63
Гадәттәгечә Эльвир өйдә юк иде һәм аның кайчан кайтасы да мәгълүм түгел иде.
Зуфирә янә теге таныш панель йортка китте. Ишек ачылып, тузгыган чәчле «Кар.мен»ның ут чәчеп торган күзләрен, алтын тешләрен күрүгә, Зуфирәнең үз иренә, язмышына, үзенең көчсезлегенә, чарасызлыгына булган бар ачуы ургылып чыкты, ул үз-үзен тыя алмыйча, кулындагы паспорт белән катыргы таныкнамәне оятсыз күзләргә томырды:
— Кая куйган идең син боларны, әйт, кайда калдырган идең?
Румия бу кадәресен көтмәгән иде. чигенергә дә жай юк, артта тар коридор, ә өйгә кереп үзен фаш итәсе, тавышны зурга җибәрәсе килми иде. күрәсең. Ул, ике кулы белән битен каплап, почмакка сыенды. Эчтән аның ире килеп чыкты.
— Син д'ә йөрисең шунда, мин ир дип, җебегән!
Ир кеше җавап бирмәде, якынрак килеп, Зуфирәне беләгеннән эләктереп алды. «Я, булды, җитте...» Аның саңгырау, хәтта бераз битараф тавышы Зуфирәне? айнытып җибәрде. Кечкенә, арык булса да, кулында гайрәт бар икән, эһ дияргә ирек бирмәде, беләгеннән ныклап тоткан килеш, баскычтан алып төшеп китте.
Алар йорт каршындагы эскәмиягә чыгып утырдылар, ир кеше кесәсеннән тәмәке алып кабызды, тирән итеп суырды. Гаҗәпләнмәгән иде ул, ни булды дип төпченергә дә исәбе күренми иде. Үзе бу юлы да погонсыз гимнастеркадан.
—Мәзәк кеше икәнсез сез, — диде, ниһаять, ир кеше. Аның күзләре бу юлы яраланган ат кебек түгел, ничектер көлемсерәп, хәтта Зуфирәне хуплап карый иде.
Аяк астында коелган өрәңге яфраклары кыштырдаша, салкынча җил ир кешенең сирәгәйгән аксыл чәчен мамык кебек тузгыта иде. Зуфирә сары яфраклардан такыя үреп кигәнен, суга карап үзенә, үзеннән дә бигрәк Эльвирга сокланган чагын исенә төшерде. Аңа салкынча булып китте, ул җилбәгәй җибәргән плащының чабуларын җыйды.
—Ә бәлки мин түгел, син үзең мәзәк кешедер? Нинди ир инде син! Хатының башкалар белән типтерә, ә синең исең дә китми!
— Күнектем инде. Өч ел буена ничек күнекмисең...
— Ничек шуны әйтергә телең бара? Ир башың белән ничек чыдыйсың?
Ир кеше тагын тирән итеп тәмәкесен суырды да; Зуфирәгә карамый гына: >
— Сез ничек түзәсез соң? — диде. — Сезнең урында булсам, мин, мәсәлән, бер көн дә болай яшәмәс идем. Хатыннарга нәрсә, балалары үзләре янында кала, алимент алар кесәсенә тама, закон алар ягында, квартир аларга...
— Нәрсәгә сезгә квартир! Әгәр мин сезнең урында булсам, ул хатын белән бер һаваны суларга да риза булмас идем!
— Ә нишләр идегез?
— Китәр идем! Җир читенә олагыр идем!
— Ә нигә китмисез соң? Кем тота сезне? Балагызны алыгыз да китегез! Ә мин китә алмыйм, китсәм, бала аның кулында кала!
Зуфирә әйтергә сүз тапмады.
— Йодрык болгау ансат ул, — дип дәвам итте ир кеше әкрен тавыш белән. — Кешегә акыл өйрәтү дә кыен түгел. Әле менә узганында үзегез дә бик батыраеп килгән идегез, авыз ачып сүз дә әйтә алмадыгыз. борылып китеп бардыгыз бит.
— Мин сезне кызгандым ул чакта.
— Без икебез дә бер үк дәрәҗәдә кызганыч инде. Ә бәлки сез кыз-ганычрактыр да әле. Чөнки мин бала хакына чыдап яшим. Минем акланыр чутым бар...
Зуфирә, оркестрны күрмәгәндәй, өстәлләр арасыннан түргә узды, * берничә урында ирләр урыннарыннан торып, аны үзләре янына «Рә- * хим итегез!» — дип чакырдылар. Әмма Зуфирә урын сайлаган иде ин- о де: түр почмактагы өстәл янында өч ир-ат утыра, яннарында хатын- кыз заты юк, бер урын буш, ә алларында ярым бушаган шешәләр, тәлинкәләр тезелеп тора.
Ул килеп баскач, өлкәнрәге, кызарган киң чырайлы, сары мыеклы, юан муенлы абзый, мөгаен, авылдан килгән берәр начальниктыр, авыр итеп кенә урыныннан кузгалды да: «Әллә урып эзлисезме, туташ? — дип сорады. — Әгәр үзегез генә булсагыз, рәхим итегез, утырыгыз».
Зуфирә тезен тезгә чәнчеп утырды.
Каршысындагы кечкенә чырайлы, зур күзлеге астыннан борын очы белән ияге генә тырпаеп торган, керләнгән якалы кешегә дәште:
— Гафу итегез, сигарет белән сыйламассызмы?
Тәмәке кабызып, төтенен югарыга, ак түшәм тишекләреннән карап торган төсле лампочкаларга өрде, сәхнәгә күз салды Менә Эльвир кулына микрофон алды, йөрәккә мамык кебек ята торган йомшак та выш белән «Хөрмәтле кунакларыбызның үтенече буенча» — дигән булып яңа җыр игълан итте. Аннары микрофонның таягын үз буена җайлап озынайтты да кереш уйнады һәм, башын артка ташлый бнреп, микрофоннан ерак китмичә җырлап җибәрде
Үкенмимен инде, сыкранмыймын, Ак чочэкле язны дешмимен. бар да үтте, алтын көзем җитте. Кире кайтмас инде яшьлегем.
Аның ягымлы баритон тавышы микрофон аша көчәеп. бетен залны биләп алды, күрше күршесен ишетмәс булды. Күңелгә ятышлы бу тавыш көйнең дә ботен бормаларына керә иде. Ләкин ик кнрәк жирендә нидер житии, көйнең әйтеп бетереп булмый торган нечкә моны, аркаларны чымырдатып, кешене ашкындыра торган бер кече юкка чыга иде Нишлйен җырда да. тормышта да шул «чак чак» дигән нәрсә җитмәде Эльвирга... Хәер, ресторанга тә. рие чымырдата торган көн
тыңларга килми кеше Эльмирның җырын. Зуфнрәдән кала, күңел биреп тынлат'ш да юк нде. Берәүләр сикерешен оркеетр каршындагы pen тыңлау 1ы ' ||ЧСК булдыра ала, кем ничек тели,
мәйданчыкка чыет || керештеләр. Икенчеләре исә. колак
тондыр,ыч'жыр барабашир лебердәве, трубалар чинавы. аккордеон- яын кычкырды аша. күршеләр белән өзелгән сүзне дәвам итәргә азап- '"Zb ДД кызганнар, барысы да үзләрен кечле. әллә нәрсәләргә сәләтле һәм тәвәккәл итеп тоялар иде. Салават күпере бнегән кнн
в. «К У » М II
к“зганыч.түгел, кызганыч түгел'-дип сикереп торды Зуфирә Әмма бу сүз әйтелгән иде инде. Юл буе теге ирнең «кызганыч, кызганыч» дигәне аның чигәсенә бәреп баргандай булды
Һәм Зуфирә шул кичне бунт күтәрде. ’ «
Халидәсе иптәш кызына күлмәк тегешергә китте —кызга убиш яшь иде инде һәм ул тегәргә оста иде. Зуфирә Казанда әле беркем өстендә күренмәгән, боргаланып тегелгән, җирдән сөйрәлеп йөри торган сары юбка, аның өстеннән челтәрле ак кофта киде, күзләрен шәмәхә пыялалы зур шакмаклы күзлек белән каплады, плащын иңенә генә салды да, караватта, үз урынында яткан Сабира карчыкның өстеннән бикләп, «Аккош» ресторанына китте.
Ресторанның зур гына сәхнәсендә ыспай егетләр күзне чагылдырып ялтыраган барабаннарда, башка коралларда уйный, аларның уртасында, ахак аккордеонын күтәреп, Эльвир басып тора, ә оркестр артындагы пыяла экранда төсләр айкала иде.
ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫСЫНДА
экран алдында биеклектә басып торган озын, төз сынлы, эре сөякле, ак йөзле җырчы аларга бу эштә фатихасын бирә, моның белән генә туктап калмаска, тагын да татлырак ләззәткә омтылырга өнди иде. Чөнки аның жыры яшьлекнең кыскалыгы, мәхәббәтнең сагышы, бу дөньяда тулы бәхетнең юклыгы турында сөйли иде. Ахыр килеп һәркем күңелендә бер теләк туа: мөмкин булганны ычкындырмаска!
Ирләр Зуфирә каршына өч яктан өч бокал суздылар:
— Нәрсә эчәргә телисез? Акнымы? Коньяк? Шампанский?
Зуфирә аларның майлы күзләренә, чиксез соклануны, кызыгуны чагылдырган йөзләренә карап, эчтән генә көлемсерәп куйды.
Ул кулына бокал алып, юри Эльвирга күренерлек итеп күтәрде.
Җыр төгәлләнде, трубалар, барабаннар тынды, салават күпере боргаланган хәлендә, имгәнгән килеш хәрәкәтсез туктап калды, оркестрантлар, инструментларын куеп, сәхнәдән төштеләр — тәнәфес башланды. Эльвирның үзенә таба килгәнен күргәч, Зуфирә бокалын каршында утырган ирләргә таба сузды:
— Ягез, танышу хөрмәтенә!
— Бик рәхмәт, сезнең исәнлеккә! •
Ләкин эчеп өлгермәделәр, Эльвир Зуфирәне күзләре белән йотардай булып утырган юан абзыйның иңенә кулын салды.
— Әз генә читкәрәк шуышыгызчы!
— Ә? Ни булган? Ни кирәк сезгә?
— Сездән берни дә кирәкми. Хатын белән бер-ике авыз сүз сөйләшәсе бар иде.
Юан абзый тәмам аптырап һәм куркып урыныннан торды. Эльвир утырды, абзыйны аркасы белән каплап, хатынына:
— Типтерәбезме? — диде.
— Син көн саен типтерәсең бит әле. Әллә миңа ярамыймы? Әйдә, икәүләшеп типтерәбез моннан ары!
— Бурычка эчәсеңме?
— Булса ни?
— Ә ничек түләрсең?
— Анысы минем эш!
Эльвир Зуфирәнең күзлеген тартып алды, аның өскә бөгелгән кара керфекләре арасыннан яшькелт нур бөркелде һәм бу нур күңелнең иң тирән почмакларын яктырткандай итте. Ир Зуфирә йөрәгендә һич тынмаган борчуны күреп алды.
Әтәчләнеп, кыланып, башсыз хатынга салышып утырган Зуфирәнең вөҗданында нинди ут янганын аңлап алды Эльвир.
— Ярый алайса, типтер, җаны теләгән елан ите ашаган!
Ул кире китеп барды. Зуфирә,-елмаеп, тагын бокалын күтәрде:
— Әйдәгез, танышу хөрмәтенә эчәбез дигән идек бит!
Әмма өстәл тирәсендәге ирләрнең чырае үзгәргән, алар, айнып киткәндәй, Зуфирәгә куркып, шикләнеп карыйлар иде. Юан абзый нечкә тавыш белән:
— Без андый уеннарга катнашмыйбыз, сеңелкәш, — диде. — Син моннан күчеп үк утырсаң әйбәтрәк булыр. Киләсе кешебез дә бар безнең... Занятый бу урын.
Зуфирә кузгалып чыгып китмәкче иде. Ләкин торып басарга өлгермәде, кемдер аның беләгенә сак кына кагылды. Сыек гәүдәле яшь кенә бер егет икән. Биергә чакыра.
Сәхнәдә яңадан оркестр сиптерә, Эльвир җырлый иде. Зуфирә биючеләр арасына егет белән кара-каршы чыгып басты. Ничек боргалана- сикерә алса, шулай кыланып, кулларын өскә күтәреп биеде ул. Аның каршына әле бер егет, әле икенчесе килеп баса. Зуфирәнең хәрәкәтчән, ыспай гәүдәсенең бөтерелүе, салам төсле чәчләренең сибелүе, агарынган йөзендәге ярсу — бөтенесе Эльвир өчен иде: кара, күр, мин дә мои-
рысыш.ан "МздырГа'\лам' cS ’‘ҮМН Шар ала“' ба’
лар. чабарлар чибәр булмаганнар сикереш^һавада^н^н^иди^ркан-' дыр.ыч «рем база, о сәхна уртасында басып торган күй«» ». бәр аккордеонист оздереп уйнаган каеннан башка берни к«м“ ,“ш«- ми иде шикелле... F " *үи»и. ишет
Көй тәмамлануга. Зуфирә ишеккә юнәлде, сыек гәүдәле егет анын - артыннан иярде. Зуфира кнентандэ ул да киенде а>?ын артыннан ,“я = '™L3',l,B"Pra УЧ пТе"' 3> Ф"Р° а,|“ троллейбус тукталышына ка- 3 дәр яныннан кумады. Бары шунда гына борылып ' з
О син. энекәш, кая барасын? — диде. Кара аны. хәзер ирем В килеп җитәчәк, миннән ераграк тор.
Өй ишеген ачкач, эчтән тавыш-тын ишетмәгәч, ул шомланып <Кы- £ зым, син өйдәме соң?» — дип сорады. «Монда мин, монда, алырга кил- = деңмени?» — дип, караватын шыгырдатты шифоньер артында каенана. к Зуфнрәгә Сабира карчык белән икесенең язмышлары уртак сыман ♦ тоелды: аларның икесен дә ташладылар, кызганмадылар Ул хәлсез- " ләнеп ишек яңагына сөялде. Халидә икенче бүлмәдә йоклый икән, йо- - кысыннан уянып сикереп торды, ялан аяк әнисе янына килде;
— Ни булды, әни? Әллә авырыйсыңмы?
— Кызым, — диде Зуфирә, — моннан соң без әтиең белән бергә < яшәмәбез инде. Ник дип сорама, үскәч барысын да аңлатырмын
Халидә сорарга җыенмады да. Ул әтисенең гомумән йорттан чит- * дәшкәнен күптән тоеп яши иде.
Зуфирә кызын янына яткырды. Халидәнең кайнар тәне, татлы су- q лышы аның күңелен юатты, уйларын бер җепкә тезәргә көч бирде. Зу- 2 фирә бер нәрсәне бик яхшы аңлады: ул күпме генә тырышса да, хәзер инде Эльвир белән алар чын күңелдән яратышып, бер-берсенә ышаныч һәм ихтирам белән яши алмаячаклар. Аларның мөнәсәбәтендә нәрсәдер өзелде, аны ялгау мөмкин түгел.
Шул көннән ул үзен ялгыз хатын дип күңеленә беркетеп куйды Бар нәрсәне үзенчә хәл итә торган булды, тормышны үзе алып барды. Эльвирдан акча да сорамый иде, китап-журналларга рәсем ясый, анысы булмаганда теләсә нинди эшкә алына: стенгазета ясарга да, лозунг язарга да. Берничә тапкыр Казан тирәсендәге колхозларга барып авыл урамнарына куяр өчен плакатлар да ясап кайтты Алар Халидә белән икесе дә өс-башларын менә дигән итеп үзләре тегеп кияләр, өйгә әллә ни кирәк түгел, — кыскасы, акча җитә иде. Тик бу вак-төяк заказлар чын иҗат эшенә омтылган художник өчен зыянлы иде, билгеле: алар вакытны, көчне ала, кулны боза иде. Ләкин нишлисен, дип уйлый иде Зуфирә, ялгыз хатынның язмышы шул инде..
«Мин синең белән бүтән яшәмәячәкмен!» — дигәч, Эльвир башта иреннәрен генә кыйшайтып куйды. Ләкин көннәр үтә торды, алар бик аз сөйләшәләр, аерым йоклыйлар иде. Тора-бара болай яшәүнең гадәткә керә барганын һәм араларның ерагайганнан-ерагайганын сизеп, Эльвир бер-пке мәртәбә хатыны белән ныклап аңлашырга омтылыш ясады, элекке чараны искә төшереп, аккордеонын да уйнамакчы булды, ләкин Зуфирә анын сүзен тыңламый, ишеткәненә җавап бирми, ә аккордеон тавышы Сабира карчыкны куркыта иде.
Шүчай аралар тәмам суынып киткәч кенә, аларның квартир чираты килеп җитте «Мин синең белән яңа квартирга чыкмыйм». — диде Зуфира нрено «Үлегез генә чыгарсыз алайса., диде Эльвир тыныч кына һлм чыннан та. артык ялынып тормады, кнемнарсн ген,, алды ла Румиясе янына күчен китте. Теге гимнастеркалы ариен сабыр Теве сары алтын булып чыкмады, ничаклы сабыр итен да. ярый алма
ды, чыгып китәргә мәҗбүр булды, Эльвир аның урынына йортка керде.
Яна квартирдан өлеш дәгъваламавы һәм әйбер-мазар алмавы белән Эльвир үзенең вөҗданын тынычландырды. Ул чыгып китеп Зуфн- рәләр күченгәндә, Сабира карчык больницада иде, яңа йортка урнашып җитәр-җитмәс борын Халидә: «Әни, әбине алып кайтыйк»,— диде.
Фәрештә түгел иде Зуфирә, ул каенанасының чирен сүзсез-авыр- сынусыз гына кичерде дип әйтеп булмый. Эшендә таныш укытучылар белән сөйләшкәндә дә, журнал редакцияләрендә дә карчыктан зарланып сөйли иде, гөнаһысы булды. Сөйләгән саен үзе дә аптырап: ничек түзәм икән, нәрсә хакына шундый газапларны үз иркем белән өстемә алдым икән, дип гаҗәпләнә, кайвакыт, карасын яшь хатын каенанасын дип кызып китә һәм шул ук көнне карчыкны Румия өенә илтеп куй- макчы була иде. Ләкин өйгә кайтып: «Кызым!» дигән сүзгә Сабира карчыкның: «Мин монда», — дип мөлдерәп караганын күргәч җаны эри, аны әллә кемнәрнең ишек төбендә интектереп йөртә алмаячагын аңлый иде.
Карчыкның хәле тәмам начарайды. Төннәрен бик тынгысыз йоклый, ул уянган саен Зуфирә уяна алмый, йокы баса иде, шуңа күрә, каенана төнлә кая да булса чыгып китеп каңгырап йөрмәсен, я өйдә берәр бәла-казага тармасын өчен, Зуфирә караватта түгел, Сабира караваты янында, идәндә, аяк астында йоклый торган булды. Карчык урыныннан кузгалды исә, өстеңә баса, сикереп торганыңны сизми дә каласың.
Бер уянып, йокыны качыргач, күзләр йомылмый аптырата, башка әллә нинди уйлар килә. Зуфирә, эченнән генә, янындагы караватта авыр сулап, саташып йоклаган карчык белән сөйләшә. Карчыкны уяу итеп, үз акылында итеп күз алдына китерә ул.
«Менә син гомер юлыңны тәмамлап киләсең инде, әни. Әйт әле, сагынып искә алырлык ниләр эшләдең син бу дөньяда?»
«Минем яшьлегем...»
«Тукта, яшьлегең турында сөйләмә, хәтереңнән чыккан ярты гасыр турында сөйлә син миңа».
«Гомеремнең иң матур, иң гайрәтле чагында әтиеңне карап өйдә тордым. Аны озатып калдым, каршы алдым...»
«Кеше үзенә тиң башка берәүне карар-тәрбияләр өчен генә киләмени бу дөньяга, әни! Тормышыңның мәгънәсе шуның белән генә чикләндемени?!»
«Атагыз мине туган ягымнан аерып алып китте. Үзенең эше авыр иде. ә минем кулымда һөнәрем юк иде. Ул сугышта чакта госпитальдә эшләгән идем дә бит, ул кайткач, тагын өйдә генә тора торган иттем. Ике бала да бар иде бит әле... Икесе дә ир балалар...»
«Әмма син улыңны намуслы кеше итеп үстерә алмагансың, әни! Ул сине дә, мине дә, хәтта баласын да кызгана белми.
Ир баланың анасына йөз мәхәббәте була, шуның туксан тугызы — хатынга, берсе балаларга күчә, ди халык. Кая соң Эльвирның сиңа булган йөз мәхәббәте? Алар синнән китте — безгә күчмәде. Кая чәчкән аларны Эльвир.»
«Олысы бик тәүфикълы, бик игелекле бала иде дә бит, гомере кыска булды, һич уйламаганда харап булды балакаем. Әле атагызны җирләгәнгә ел да узмаган иде... Ничек чыдагандыр бу йөрәк ул кайгыларга...»
«Чыдамаган шул, әни, чыдап бетерә алмаган...»
Шулай уйланып ята торган иде Зуфирә каенанасының аяк астында. Аннары үз тормышына борылып карый да: «Ә мин үзем, кырыкка җитеп, ни эшләдем соң әле?» — дип үзеннән сорау ала башлый иде.
Т/"СИ билгесезлектән кыска вакытка гына жиртә кил- лып ага’ аныцЛнде в™ хәтле дә яшисе калмаган-
Д“р’ оераздан тагын кире билгесез караңгылыкка китәр, юкка чыгар. Ә ул гомеренең чагылышын гына булса да кешеләргә калдыра алыр иде бит югыйсә, үзе кылган хаталардан башкаларны кисәтеп, үзе кичергәннәрнең сабагын бнреп, үзе аңлаган матурлыкка аларны да ♦ инандыра алыр иде һәм аның хисләре үзеннән соң да озак вакыт җир- < дә яшәр иде. Табигать аңа моның өчен шундый зур мөмкинлек — сә- 3 ләт биргән, ә ул бу зур бүләкне файдаланмый, үзе белән бергә кара 5 гүргә алып китмәкче!
Иртән Зуфирә редакцияләргә ашыга, заказлар ала, үзе өчен аква- * рельләр яза иде. Соңгы вакытта аның берничә эше — балерина, җырчы Г сурәтләре, әкиятләргә ясаган рәсемнәре республика художниклары 2 күргәзмәләренә куелды.
Ләкин Зуфирә үзе моңа гына һич тә канәгать түгел иде.
һәр газапның ахыры була, Сабира карчыкның интегүләренә дә бер = чик килде. Кыш башында ул, ниһаять, дөнья куйды
Аны күмеп кайтканнан соң, Зуфирә, ниһаять, бер җиңеллек киче- ♦ рергә тиеш иде кебек..Ләкин алай булып чыкмады. Беренче атналар- < ны бик кыен булды. Үлем җиленең өйгә керүе кеше күңеле өчен авыр « нәрсә икән. Төннәрен кинәт сискәнеп уянып китә, аннары үзенең инде ° идәндә түгел, караватта ятканын абайлап, өйдә бер бушлык сизә иде - Зуфирә. Көндез редакциягә яки нәшриятка барган чакларында, күне- * гелгәи гадәт буенча, тизрәк эшен бетереп, өйгә кайтырга ашыга, бе- - раздан гына аңына килеп: «Бәй, кая кабаланам болай? Ул юк бит л инде»...— дип уйлап куя һәм бу уй аны тынычландырудан бигрәк са- -= гышландыра гына иде. Сабира карчык — Зуфирәсез дөньяда яши ал- - мый торган бер җан иясе иде. Ә бездән башка яши алмаган кешеләр п кирәк бу дөньяда, ай кирәк алар...
Хәер, әнә тагын берәүгә кирәк бит әле Зуфирә. Әлеге дә баягы шул Эльвирга. Әнә, тагын ишекне ачты, бүлмәгә үк бер-нке адым атлады. Керми генә тор әле! Зуфирә караватны каты шыгырдатып әйләнде, кызын уятты: «Жайлабрак ят әле, кулым оеды»
Эльвир тагын шым булып чыгып китте.
Ул да кырыгын узып бара бит инде. Төннәрен берүзе уйланып ят- канда, вөҗданына и» дип аңлата икән узган гомеренең мәгънәсен? Үзенең ярдәменә, мәхәббәтенә мохтаж ич кешенең — кызының. хатынын, "imcenen берсенә бер игелек күрсәтмәвен, бары гик газаплар гына китерүен нн белән аклый икән? Тормыш ыгы-зыгысыннан котылырга теләп* башларын миңгерәйтеп, эчләрен бушатырга дип ресторан, а кнл- гән’кешеләрнең күңелен ачтым, дипме? Ике хатын арасында буталып йөрдем,иД“пме?яда башкаад ЗШКЫНып. ярсу белән, мәгънә
белән яшәп була. Бар бнт алай яшәүчеләр.
АлаШ1ЫНСкыяфотсно бер караудан ук башкалардан аерып кунсын. Аларның I F КУРУДӘ хәтеренә сеңдереп калган иде.
У.™'елн.лг август аенда, инде Сабира карчык хәсрәте бераз тынгач. Зуфирә КаР»■ V «У-
лыЛТөйДП пЕ“ар ик at дип борчылып торасы кж Мондый иркенлек- не аның беренче тапкыр кичерүе иде әле.
Кечкенә чемоданы белән этюднигын күтәреп, аэропортка барып утырды. Ялгыз хатынның язмышы бер: китсә — озатучысы, кайтса — каршы алучысы юк. Кадерле кешеләрне генә үбеп озаталар, кочак-ко- чак чәчәкләр күтәреп каршы алалар.
Билетын регистрацияләгәндә Зуфпрә бер диңгезче артында туры килде. Зәңгәр китель җиңенә өч сары тасма - шеврон тегелгән иде. «Капитан», — дип уйлады Зуфирә. Уртача буйлы, хәрәкәтчән, нык гәүдәдә хәрби форма гадәттән тыш ипле утыра иде. Яны белән басып торганда, Зуфирә аның фуражка астыннан үткен караган зәңгәр күзләрен күреп алды. Бу карашы аның пөхтә итеп кырылган, нык иякле кырыс йөзен яктыртып, аңа мөлаемлык өстәп тора иде. Үзен бик иркен, тыныч тота, олы юл алдыннан алгысауның әсәре дә анда сизелми, урыннан-урынга күчеп йөрү аның өчен гадәти хәл иде булса кирәк.
Ул ялгызы түгел иде. Саргылт кримплен пальто кигән, чал чәчен бөдрәләткән, ябык кына бер апа белән иде ул. Чемоданын тапшырып, билетын регистрациягә биргәч, диңгезче, чал апаны култыклап алды да, аңа иелә төшеп, елмаеп, нидер сөйли-сөйли читкәрәк алып китте. Ул тузан бөртеге дә кунмаган ялтыравык ботинкалары белән идәнгә нык басса да, адымы җиңел иде.
Самолетта аларның урыны рәттән туры килде. Диңгезчеләр фуражкасын салгач, аның шома итеп таралган коңгырт чәчләре чигә турыларында чаларып җемелдәп куйды. Ләкин бу аны тамчы да бозмый, киресенчә, аңа могтәбәр кыяфәт кенә өсти иде. Зуфирә аның янында үзен кечкенә кыз шикелле хис итте.
Менә диңгезче стюардесса күтәреп килгән подностан пластмасса стакан алып, Зуфирәгә сузды: «Эчәсегез киләме? Рәхим итегез!» Аның тавышы калын иде. Капитаннарның тавышы диңгез җилләре белән көрәшеп, тозлы һавада чарланып, карлы-бозлы давылларда чыныкканга күрә, бераз карлыккан булырга тиеш дип уйлый иде Зуфирә. Юк, моның тавышында карлыкканлык сизелми, ләкин чын ирләрчә калын һәм көчле иде ул.
Зуфпрә аңа рәхмәт әйтеп: «Сез Мәскәүгә хәтле генәме?» — дип сорады «Юк, арырак. Камчаткага». — «Ә нигә соң кире якка очасыз?»— «Мәскәүдә йомыш бар. Аннары аннан туры рейс белән очу уңайрак».
Сүз шунда өзелде. Диңгезче Зуфнрәнең кал баруы белән кызыксынмады, газета алып укырга кереште.
Мәскәү аэропортында чемоданнарын бирми шактый озак тоттылар, йөк ташучылар җитеп бетми икән.
Ниһаять, әйберләрне алгач, Зуфирә аптырап калды. Инде кал барырга. ничек төн үткәрергә? Башкалада танышлары юк, гостиница эзләп йөрергә дә соң. Зуфирә, нишләргә белмичә, тоташ пыяла стеналы, биек түшәмендә йолдызлар кебек бихисап лампочкалар янып торган шәһәр хәтле зур аэровокзалны күздән кичерде.
Капитан аның хәлен аңлап алды булса кирәк: «Сез хәзер кая барасыз?»— дип сорады. «Мин иртәгә иртән очам, көньякка». — «Ә аңарчы?»— «Монда урын җитәрлек». Зуфирә мәйдан кебек иркен зал уртасына тезелгән кара күн тышлы утыргычларга ымлады.
Капитан бераз икеләнеп калды. Казанда алар бер-берсенә бөтенләй чит кеше булсалар, монда — ят җирдә — алар инде күпмедер дәрәҗәдә үз кешеләр — якташлар иде. Ә якташны ярдәмсез калдыру гөнаһ эш. «Алайса, әйдәгез, — диде ул катгый итеп. — Гостиницага барабыз».
Җавап та көтеп тормыйча, Зуфнрәнең кулыннан чемоданын алды да, артына борылып карамый-нитми, шәһәр ягына чыга торган пыяла ишеккә юнәлде.
_ Гостннцада капитан Гасимовка урын калдырылса да, Зуфирә өчен буш урын юк иде. Капитан аны урындыкка утыртты, янына чемодан-
нарны куйды да, автомат телегЬоннли inamm «
гатьтән Зуфнрәга дә ике кешетм бЛ«-.А с ₽ шалтыратты Ярты сә- таптылар «Инде тамак ялгарга кипик F*""'"*" ""“"а >рын булырсызмы? М„н сезпек иш₽еккә ош„,'^uc “""„^п"
«Кара, ничек командовать вта! Корабтагы натрмынмы мин синен?» - дип уйлады эченнән генә Зуфирә матР«“*«“ мин хокукы абаҮп3еилеЛеутТгРа каП,,та"ны« а"“« белән шулай сөйләшергә хокукы бар иде. Ул, бүлмәгә керү белән, парадка «әзерләнгән матоос
тыРЬ«шып. капитан белән очрашуга әзерләнә б₽ашлады Чемо- тәпле коЛт\3ек«прКӘг °ЗЫН юбкасыи тартып чыгарды, жин очлары челтәрле кофта киде, баш артына тыгызлап төеп куйган сары чәчен сүтеп, тарап, иңнәренә салды, сөрмә тартты.
Әмма Гасимов андагы үзгәрешне гүяки күрмәде дә. «Әзерме сез?— диде баягыча ук катгыйлык белән. — Нинди тәкъдимнәрегез бар?» Тәкъдим турында Зуфирә бөтенләй уйламаган иде. Тагын капитан сүзен тыңларга туры килде. «Ресторанга керсәк, ничек булыр?» - -Мин каршы түгел, иптәш капитан!» — дип матросларча кычкырып җавап бирде Зуфирә. Аның бу җавабында үртәү дә. үртәлү дә ишетелде. «Алайса, бөтен тизлеккә алга, егерме өченче катка!» — диде капитан, аның шаяруын күтәреп алып һәм җиңелчә генә, ирен читләре белән генә елмаеп.
Гөлләр, сурәтләр белән бизәлгән ресторан залы, зур булса да. котсыз киң булып тоелмый, чөнки һәр өстәл аулаграк итеп куелган иде. Метрдотель капитанны ишек төбендә үк каршы алып, баш иеп, түрдәге өстәл янына озатты: «Рәхим итегез, сезнең урын менә биредә». Кан арада барысын да җайлап өлгерә бу кеше дип эчтән генә гаҗәпләнде Зуфирә. «Сез әле монда да сөйләшеп куйган идегезмени?» — дип сора ды ул капитанның үзеннән дә. «Әгәр дә корабның ярты сәгатьтән кая барып җитәсем алдан белеп тормаса, нинди капитан була инде ул? Безгә танышырга вакыт түгел микән? Минем исемем — Өмит» «Ә мин Зуфирә. Ялгышмагыз: Зу-фн-рә». «Моңарчы ишеткән юк иде». «Әни әйтә иде, фарсыдан кергән исем, дия иде»
Ашарга китерделәр. Зуфирә капитанның көчле, зур кулларында чинап кына торган чәнечке-пычакларга карады. Бу зур һәм нәзакәтле, һәм шул ук вакытта бәләкәй әйберләрне дә бик пөхтә тота белә тор ran кулларга сокланып утырды.
Капитан аның исемен генә сорады да, онытты кебек, күтәрелеп тә карамый. Әнә оркестр уйнап җибәрде, әнә кешеләр биергә чыкты, ә ул чәнечкс-пычаклары белән тәлинкәсендә казына. Зуфирә кәгазь салфетка алып, сумкасыннан бер кап фломастер чыгарды Игътибар итми сеңме, мине хатын-кызга да санамыйсыңмы? Без дә төшеп калганнардан түгел! Менә сезнең миңа матроска приказ онргәи капитан Ке- бек юк капитан ТҮГел. бОИМаВ тим.ме »ре ГвШ» СвйЛШЖМ чазызыз' Борып чөелгән, ияк гадәттәгедән дә ныграк тырпайган' *ие₽^е;)п гайга күтәрелгән кашлар үзләре генә дә ни тора! Бусы булдымы’Ә м, НӘ бусы телефоннан сөйләшкән чагыгыз! Аи-ян. авыз ерык. • > Т..ш4..з начальник белән сөйләшәсезме? Пөздән бал тама борын да алай оч £анмаг" I як тә тырпаймагап Менә бусы кашны җыерып. чэнтн бармакны тырпайтып тавык кпеаген пычак белән ботарлап азапланган
“"“«Нишлисез сез анда?» Зефира башын кутәреп ана ачыктан-ачык нелеп каралы
җавапны квтеп т. р ■ башкаларны ясый беләсезме сон*» “к’)кЪ’ 61™"ра -MH" ‘аР“ «« «»' ? .................................................................................... 6Ма-
чыннан ла әнә теге официантканы ясагыз әле»
Зуфирә, яна салфетка алып, берничә сызык белән, шөпшә биленә таянып, тәкәббер кыяфәт белән каядыр карап торган кызны сурәтләде. Ул үзенә дә охшаган, ләкин, эрелеге белән, гажәп көлке дә иде. Өмит, ашавын онытып, Зуфирәгә таба иелде, эчке кесәсеннән блокнот чыгарып, чиста битен ачып салды, һәм беренче тапкыр күзе кинәт ачылгандай, якташына кызыксынып һәм ихтирам белән карады. «Әйтегез әле, Зуфирә ханым, бу һөнәргә кайда өйрәндегез?» «Иң элек мич алдында. Тәпи басып, мич алдына барып җитә башлагач, күмер белән мичкә, стеналарга сызгалый идем. Аның өчен арт сабагымны шактый укыттылар һәм урамга, тузанга чыгарга туры килде. Соңрак кәгазьгә каләм белән ясап булганын ачыкладым». Өмит, Зуфирәнең аңлашылмас серен чишәргә теләгәндәй, кашын киереп карап торды- торды да: «Да, бирсә ходай бирә инде андый сәләтне, ходай бирмәгәнне тартып алып булмый, —дип куйды. — Ә менә мин гомер буе кызыктым. ләкин рәтле генә итеп балта сурәте дә ясарга өйрәнә алмадым». «Аның урынына мин менә техниканы аңлаудан гаҗиз. Шушы яшемә җитеп иттарткычның ничек итеп итне туравын аңлап җиткерә алмыйм». «Машинаны аңлау авыр түгел, аңа салкын акыл белән дә ирешеп була. ләкин менә бу, — ул әле генә Зуфирә ясаган рәсемгә төртеп күрсәтте,— ә бу хис, тойгы, йөрәк эше. Могҗиза бу!»
Капитан әле моңарчы аңарда сизелмәгән йомшаклык белән кызыксынып, Зуфирәнең тормышын, нәрсәләр эшләвен сораша башлады. Карашы ягымлыланды, җылынды... Юлда очраган кеше белән боргаланып маташуның мәгънәсе юк, андый чакта, ходай каршындагы кебек. иң яшерен серләреңне ачасың да саласың.
Зуфирә барысын да кыска гына итеп сөйләп бирде. «Өлкән буын каршында бурычымны тулысынча үтәдем, дияргә була, — диде ул үзалдына уйлангандай. — Кече буын каршындагы бурычны үтәү дә ялгыз башыма төште Ясаган иллюстрацияләрем дә ярыйсы гына уңышлы чыга шикелле. Акварельләремне дә яратам. Ләкин барыбер эшлисе иң мөһим эшне башкара алмадым кебек, иң кирәген, иң тиешлесен шушы көнгәчә әйтә алмавыма борчылам. Эчемдә ут кайный, дөрләп янган учак кебек, шуның ичмасам бер очкынын да кәгазьгә төшерә алмыйча гаҗизләнәм. Каләмем көчсез, төсләр миңа буйсынмый... Кайчак шулай була бит: бер җырчының тавышы матур, бәрхет шикелле, ләкин аны тыңлаганда синең ләззәттән һәм аңлатып булмый торган татлы бер ямансулыктан тәннәрең чымырдамый... Иртәгесен син аның җырын көйләп йөрмисең. Менә мин дә төсләр ярдәмендә кеше күңелендә иң матур хисләр кузгатырга, аларны изге эшкә өндәргә теләр идем. Барып чыкмый, әлегәчә эчемдә кайнаган ут белән кешеләрнең йөрәген яндыра алмыйм». «Талант мәсьәләсенә килгәндә, сездә ул җитәрлек булырга тиеш,— диде Өмит уйланып.— Гади, җиңел тасвирлыйсыз бит кешеләрне! Андый осталык художникларның да сирәгендә генә була. Бәлки сезгә колач җитмидер? Кешеләргә тәэсир итү өчен үзең шул утларда янарга кирәк бит! Мәсәлән, мине акыл һәм хискә баету өчен сезгә миннән күбрәк колач белән яшәү кирәк!»
Зуфирә сораша башлады: ничек ул ерак диңгезгә йөрүче корабларның капитаны булуга ирешкән?
«Дөньяда диңгез дигән нәрсә барлыгын ишетүгә, шунда омтылды күңелем. Җәйләрен авылыбыздагы инештән чыкмый идем, су ярата идем.
«Миңа аңлашылып бетмәгән бер сер бу: ни өчен кешеләрнең күңеле әллә кайларга, читләргә тартыла икән? Берәүләр бит туган җиргә кендеге белән береккән була. Кызыксынып чит якларга китсә дә, сагына. саргая. Ни өчен икенчеләр, үз ирекләре белән әллә кайларга китеп, гомерләрен чит җирләрдә үткәрәләр икән? Менә, сез, мәсәлән».
«Анын серен сез, сәнгать кешеләре, анлатырга тиеш инде Мин үзем да күп уйлыйм ул турыда. Бигрәк тә дингездә часта Тстан ж ш сагындыра, ә кантсад, тагын шул ди„гезга ашкынасын Мена В?™ Берннгны алыйк. Камчаткада аиы бик ихтирам итәләр Петрова ловскиинын нигезен шул кеше салган бит, шоһарнен исеме 2 авын кораблары - «Изге Петр, һәм «Изге Павел, исеме белән ата та Менә . жылыВ"Тм^еБеРИНГ Даниядэ.тХЬ|п үскән кеше бит. Данияне мин үзем * җылы, ямьле, кечкенә бер өи сыман итеп күз алдына китерәм. Борын- $ гы ж.ир, борынгыдан килгән сәнгать, ашап-эчәргә, күңел ачарга ярату- 5 чы халык. Табигате дә талгын, артык салкын да түгел, артык эссесе 2 дә юк, күңелне җилкендереп бер йөзеп кайтыйм дисәң, диңгезе дә янын- ~ да гына. Үзеңә бер шәп хатын тап та яши бир, балалар үстер. Ләкин * Беринг моңа гына канәгать булмаган. Нишләптер Россиягә килгән, < иксез-чиксез Себер аша үтеп, Охот диңгезен кичеп, кыргый Камчатка- 5 га барып җиткән, анда кораблар төзеп, алар белән салкын диңгезләргә * чыгып киткән — Америка белән Азия арасында су бармы, алар тоташ- < канмы-юкмы икәнен белергә. Диңгезләрдә йөрүнең кыенлыкларын бел- S мәгәнмени ул? Күп юлдашларының, ә бәлки үзенең дә шунда һәлак ф буласын уйламаганмыни? Белгән, бөтенесен бик яхшы аңлаган. Ләкин барыбер барган бит шунда. Ул ике сәяхәт ясаган. Яна атаулар ачкан, £ Азия белән Американың тоташмаганлытын ачыклаган. Күп юлдашла- о рын югалткан һәм үзе дә Камчаткага кире кайтып җитә алмаган, if Сөйләп бетергесез михнәтләр күреп, инде тәмам өметне өздек дигәндә, алар җиргә килеп җиткәннәр. Күп газаплар белән ярга чыкканнар. < Ләкин әлеге җир буш атау булып чыккан. Зәңгеләдән тәмам шешен- * гәп Берннгны җиргә күтәреп алып чыгып, аннан моннан корыштырган s куышка яткырганнар, бераз җылынмасмы дип, ярты гәүдәсен туфрак = белән күмгәннәр. Аннары хәле бик авырайганны күреп, туфракны алып ташламакчы булганнар. Ләкин Беринг, калдырыгыз, дигән, миңа шу- - лай җылырак, дигән. Ул инде үләчәген, ямьле туган җирен — газиз Даниясен беркайчан да күрмәячәген белеп яткан. Ләкин үзен бик тыныч тоткан, хәтта шат күренергә тырышкан, чөнки башкаларның күңелен төшерүдән курыккан. Үзләренең билгесез атауда икәнлеген бик яхшы белсә дә, Беринг юлдашларына моны сиздермәскә, без Камчатка ярына кайттык, дип ышандырырга тырышкан 5л шул хәлендә үлгән. Беринг атаның мәктәп дәреслекләреннән беләсездер бит. Шунда аның кабере. Бу экспедицияләрен башла!анда Берингка кырык җиде яшь булган, ул алтмыш бер яшендә үлгән. Димәк, безгә дә юң тү! . X нәрсәдер эшләргә. шулай бит?» «Сез дә шундыйлар токымыннан инд« а5айса?. - днРде ЗуфЦ «”»- ............................................................. .... Сездә. да
гысызлык. Әле генә мина свй.юп утырдыгыз бит 1Ы'₽ “ *
жылы абзарда гына яшәргә тиеш түгел У. V р ,1)еш ,
үг»ття электо лампасы яктысында гына карарга тиеш түгел
Ул“үзенәГ*янартаулар яктысында карарга тиеш ^за-ан. «Бгмки без аларны күреп, анлапf’^epj нсн( тынгысы ..тыгын, изге хис-
нып. «Анысы инде сезнен ЖИТКСп\ минемчә кешене ин алдан әй- ләреи аңлау һәм ваи“адар™ *и|ДРҮйерагсвда кайнаган ялкын, тис. дәп баручы нәрсә —аның күн г д1Жары гыиа акылы белән
Кеше берәр нәрсәне башта‘ МР' • н'|ул.ш Ясала бит Сизүне,
андый, аңлата. ейроно Ь. . р.з к ;'“™ар, а11Ы квй. төс һ..м . , ашкынуны, омтылуны анлатын б р\ ә вчсн
лом- кыскасы. «Н^ать «« “Хи КиЖ һәм тирана, г.н тоярга күңелең белән шул ки upe Р , е|, аларны үз йөрәгең аша
кирәк. Бериш ниләр кичергәнне белер өче
булып күренә, анда әле генә Өмит сөйләгән тынгысызлык чагыла шикелле.
Иртәгесен Зуфирә Анапага билгеләнгән рейс белән китмәде, иртүк барып билетын алыштырды. Ул арада Өмит тә каядыр барып йомышын йомышлап килде һәм алар шәһәр буйлап йөрергә чыгып киттеләр.
Моңа кадәр Зуфирә Мәскәүдә үткәндә-сүткәндә генә булып, ГУМ, ЦУМ белән метродан башканы күрә дә алмын иде, шунлыктан шәһәр баш әйләндергеч ыгы-зыгылы, кырмыска сясы кебек тынгысыз булып хәтеренә сеңеп калган икән.
Бу юлы Мәскәү Зуфирәгә бөтен гүзәллеге белән ачылды. Алар Кремльдә йөрделәр, бакчаларда ял иттеләр, мавзолейга керделәр, тын урамнар буйлап уздылар, хәтта ишегалларына кереп, бизәкләр төшкән борынгы биналарны карадылар. Кич белән театрга бардылар. Юл уңаеннан Өмит Зуфирәгә бер бәйләм чәчәк алып биргән нде. Спектакль тәмамлангач, Зуфирә аны, залдан үрелеп, сәхнәгә ыргытты. Монда чәчәкләрне сәхнәгә чыгармыйлар, ыргыталар гына икән.
Театрдан кайтканда Кызыл мәйдан аша үттеләр. Халык аз, мәйдан тыныч иде. Билгесез солдат каберенә кертмиләр иде инде, ләкин ниндидер чит ил делегациясе килеп, тимер капкаларны ачтылар, аларга ияреп. Өмит белән Зуфирә дә керде. Төн караңгылыгында зураеп, көчәеп киткән ут, ялкын телләренең шома мәрмәрдә чагылуы, өелеп торган чәчәкләрнең хуш исе, матур сын кебек сакта торган солдатларның кырыс һәм тантаналы йөзе — болар барысы да гади тормыш кына түгел, матур бер сәнгать әсәре кебек иде.
Аннан туры гостиницага кайтасылары килмәде. Алар Арбат урамына киттеләр.
Бизәп, сырлап, шул ук вакытта мәңге торырлык итеп нык салынган борынгы йортлар аларга үзләрен төзегән, үзләрендә яшәгән һәм яннарыннан узган күп буын кешеләренең язмышы, тормышы хакында сөйләп бара иде шикелле.
— Бер уйласаң, безнең гомер юлына бик күпләр үз йөрәкләрен түшәп калдырганнар бит. Беринг кебекләр һәр өлкәдә булган һәм алар алдагы буыннарның, ягъни безнең барыр юлларыбыз такыр булсын өчен аяк астына салганнар йөрәкләрен,— диде Өмит уйланып-
Дәвамын ул гостиницага кайтып җитеп аерылышканда гына әйтеп бетерде: «Минем хатын да тынгысыз җаннардан. Артистка. Сәнгать корбаннар сорый, дип, бала булдырырга ашыкмады. Аннан мин— диңгездә, ә ул һаман театрда эзләнә... Эзләнүдә ярдәм кирәк, ә мин ерак. Ярдәмчеләр якыннанрак табыла андый чакта. Хәзер инде мин диңгездән кайткан айларда да очрашмыйбыз... Гаиләне корбан иттек, ә максатка ирешә алмадык әле. Монысы бераз зарлануга охшап китте бугай. Гафу итегез...»
Ул иелеп Зуфирәнең кулын үпте, сулышыннан бармаклар пешкәндәй булды.
Өмитнең самолеты иртүк очты, Зуфирәнең берничә сәгать көтәсе бар нде әле. Капитанның билетын яздырып, чемоданын тапшырып чыккач, икесе дә бу аерылуның озакка икәнлеген, ә бәлки моннан ары бөтенләй очрашмаячакларын аңлап, балалар шикелле кулга-кул тотынышып, читкәрәк барып бастылар. Икесе дә йөрәкләренең бер- берсенә нык җепләр белән бәйләнгәнен тойдылар. Менә хәзер ул җепләр өзеләчәк, алар инде өзелә дә башлаган...
Зуфирә бизгәк тоткандай бөтен тәне белән калтыранды, калтыранганын Өмиткә сиздермәскә тырышты. «Ә син үзеңне янартаулар яктысында сынап карарга теләмисеңмени?—диде Өмит.— Син эзләнәсең бит, таба алмыйсың, ә андый чакта, бөтен кысаларны җимереп.
читкә китәргә кирәк» «Ә нигә соң син мине хәзер үк үзен бетән беогә лек белән, барысын да ныклап алдан уйлап чыТар^кнрә!, Зуфи|J7' Әгәр дә син үзеңдә шундый әзерлек, тәвәкәллек тойса н₽ мина я зр- сын. «м? Кнлерсен Исендә тот, Зуфи| рысы кыюларг5 «
тәвәккәлләргә генә КИЛӘ». кыюларга.
Ике якка да ачылган пыяла ишектән самолетка утыручыларны = гына чыгаралар, озатучыларны үткәрмиләр иде Өмит, ашыгычлык 'е 3 лән иелеп. Зуфнрәнең иреннәреннән үпте — гүяки аның йөрәген үз 2 тамгасын салгандай итте. Зуфирә озын коридор буйлап аның ашы- = гып киткәнен карап калды.
Автобус кузгалгач кына Зуфнрәнең исенә төште ул Өмитнең п- ресыи сорап калмаган иде... ' <
— Зуфирә! <
Бу юлы Эльвир чалбардан иде. Хатыны җавап бирмәгәч, карават э янына ук килеп, ак җәймә аша аңа кагылды.
— Зуфирә, дим! Тор әле!
Халидә дә уянды, ләкин шым гына ятты, инде эш бу дәрәҗәгә < җиткәч, атасы белән анасы арасына кысылуны яхшысынмады, күрә- * сең. Зуфирә башын калкытмый булдыра алмады
— Ни кирәк сиңа?
Эльвир артка чигенә төшеп, караңгыда бик зур күренгән кулы бе- лән үзенә таба кат-кат ишарә ясады
— Чык әле! Бер генә минутка!
Зуфирә үзалдына көлемсерәп, ашыкмый гына йомшак җылы халатын алып киде. Чәчендәге тасманы сүтеп, кулы белән сыпыргалады. Зал ягына чыгып, ут кабызды.
— Кирәкми, кирәкми!—диде Эльвир, күзләрен чет-чет йомып - Нәрсәгә кабызасың, гәзит укырга чакырмадым ла мин сине!
• — Мөнәсәбәтләрне яктыртырга кирәк бит! Без йоклаган бүлмәгә кат-кат керәсең, кызыңнан оялыр идең, ичмасам!
— Нәрсә оялырга! Үзебезнең уртак балабыз.
Эльвир сүз ярышында җннү өмет итми иде Шунә к\р> пнятләг »- иеп тормышка ашырырга омтылыш ясап, кочакламакчы булып. Зу- фирәгә үрелде.
— Сабыр!
Зуфнрәнең боздай сүзеннән бигрәк, йөзеннән, күзләрсннән сирпелгән салкынлык аны чигенергә мәҗбүр итте.
— Я. ни сүзең бар иде?
Эльвир диванда таралып яткан ак җәйм.и.. .тырып чигәләрен ке учы белән улы Ярдәмгә мохтхж. квчсел. кыләныч бер мз.чй г.члыя күреп,, иде ул бу мннутта. хатта гәүдәгә д.. кечерәеп х.иканд..................................................................... де
Зуфнрлнен күкелснаә нхтычремиан .шып "Г '
сылтан кул аркаларын, чәчләрен сыйпап. юап i.-.wie уянды К.ше- л“Гк целендә үзен? карата шундый тошы хя .......................................... » оста иде Элышр.
Кураем бу осталык та түгелдер, табнгап. бнрган ..литер һфнр» шуны уйлап. күңелендәге кызгану хисен басар.а тырышты Эль.нр янына түгел өстәл кырыендагы урындыкка хтырды
C.IHM Бернпг днтап кеше турында ишеткәнен бармы? доп co- штны белэеем кила нарга "">■ “«•>“ ““ -11' кебек чап р илне, рахат горн «“"»«• «* “«• .......................................................... «►
теннән ары чыгып китәргә?
Эльвир, башын күтәреп, аңа хәйран калып карады:
— Әллә саташа башлагансың инде,— диде ул, ниһаять.— Әни чире сиңа да йогып калды мәллә? Ниткән Дания? Нинди Беринг? Нәрсә син миңа төн уртасында мәктәп дәреслеген сөйләп утырасың?
— Башымнан һич китми менә. Шуңа соравым.
— Бүтән кайгың булмагач, баш катырырга анысы да Ярап тора инде,— диде Эльвир, бераз йомшарып.
Зуфирә бу сорау белән Эльвирның фикерен тәмам чуалтып ташлаган иде. Ул бераз зиһенен җыя алмый утырды.
— Адаштырдың син мине, бөтен тормышны чуалтып ташладың,— диде ул, ниһаять, сызланып.—Әгәр син кеше төсле генә булсаң, мин дә бу хәлгә төшмәс идем.
— Син нәрсә, безне ташлап чыгып китүеңдә мине гаепләмәкче буласынмы әллә!
— Синең бу Беринг турындагы кыйссаларыңа, иҗат, тормыш мәгънәсе, максат дип туктаусыз кыбырсуыңа таш күңелле адәм дә чыдый алмас, билләһи! Үзеңнән дә, миннән дә даһи ясамакчы бит син! Кешечә генә яшәү җитми сиңа! һаман буй җитмәгәнгә үрелеп җан тартышу.. Инде буең җитмәсенә ышангач, кулыңны аска төшерергә, тартышудан туктарга, тәнеңә, җаныңа бераз ял бирергә кирәк ләбаса! Дәреслекләрне бик яхшы беләсең бугай, Тукайның «Төлке һәм йөзем жимеше»н хәтерлисеңдер. Буй җитмәгәч, ул да бит:
Йеземнэр чи, әле әлгермәгәннәр, пешмәгәннәр, Бозарсың ашказаныңны, килешми эчкә алар.
— ди. Буй җитмәгән әйбер эчкә ярамый ул, Зуфирә!
— Син шул төлке шикелле буй җитмәгәнне хурлап юанасың инде, алайса.
— Соң, төлкедән дә ахмак булып булмый инде!
— Минем югарыга үрелүем һәм сине дә шуңа этәрүем эчеңә тигән дә, тынычрак урын эзләп миннән китеп баргансың инде, алайса. Шулай димәкче буласыңмы?
— Ниһаять, син дә мине аңладың.
— Мин дә сиңа Беринг турында киная белән сөйләгән идем бит, Эльвир. Син мине аңламадың гына. Мин үзем дә Беринг артыннан кнтмәкче булам.
— Нишләмәкче?
— Китәргә ниятләдем әле мин, Эльвир. Еракка, җир читенә. Камчаткага, ә бәлки аннан да арыдыр...
Эльвир шаяртмыймы бу дигәндәй аның күзләренә балаларча беркатлылык белән тутырып карады.
— Чыннан да әйбәт фикер бит, ә,— диде аннары.— Ничек минем башка килмәгән әле ул. Китәргә кирәк, башны алып олагырга кирәк. Җир читенә үк качуның кирәге юк анысы. Аннан башка да бик әйбәт урыннар бар бит дөньяда. КамАЗ шикелле үсеп күтәрелеп килгән яңа калалар күпме, йортлары салынып тора, тулай тораклары бар, культура сарайларын, башкалардан уздырып, мәрмәрдән төреп салалар... Биетүчеләр кирәк аларга, җырлатучылар кирәк. Минем ише- ләрне кочак җәеп каршы алачаклар, барып бер аккордеонны гына тартып күрсәт...
— Рестораннарның да бик шәпләрен җиткергәннәр, ди, анда,— диде Зуфирә, ачы көлемсерәп.
— Әйе, анысы да идея...— Шунда гына Эльвир, хатынының көлгәнен аңлап, аңа карап куйды.
— Күрәсең безнең юллар төрледер, — диде Зуфирә салкын гына. Болан булгач, тәмам ачыкланды мөнәсәбәтләр. Инде хәэер тынычлап йокласак та була.
— Зуфирә!
— Минем башка кешем бар, Эльвир...
— Башка кешен?-Эльвир уйланып торды. Башка кешесе булса Зуфирә аны, Эльвирны, кертер идемени?
— Кем ул? Кайда ул? Камчаткадамы әллә?
— Әйе. Камчаткада. ♦
— Соң ул аны белми дә калачак бит! <
Юк, чыннан да, бу Эльвирның вөҗданы тәмам уянмас йокыга =
талгандыр, ахрысы.
Эльвир! Минем үткәннәрне кабатлыйсым килми, сиңа күптән 2 күңелем сүрелде инде. g
Кире чыгып яткач, Зуфирә эченнән генә тагын шул ук сүзләрне в. кабатлады: «Үткәнйәрне кабатлыйсым килми». Чыннан да, әгәр ул 5 Эльвир белән килешсә, тагын бергә тора башласа, нәрсә булыр иде? < Тагын шул кабатланыр иде: ничек тә булса ярашып яшәргә тырышу, баштарак Эльвирның күпмедер тыелуы, аннары тагын салгалавы, та- = гын хыянәте... Тик бу юлы элек узган юлны бик кыска арада, бик тиз үтәр иде ул. ♦
Юк, бер үк юлны кат-кат таптаудан мәгънә юк, гомер болай да * кыска. Ничек дигән иде әле Өмит? «Бәхет бары тик кыюларга, тәвәк- о кәлләргә генә килә»,— дигән иде. Ә кыюлар, тәвәккәлләр гел яңа юл- * лардан йөриләр...
Ул чакта, көньякка, Анапага баргач, Зуфирә үзе дә бу сүзләрнең < раслыгын сынап караган иде.
Анапада ул «Биек яр» дигән турбазада ял итте. Анда бер төркем 2 кешеләрне җыеп, туристик походка алып киттеләр. Аркага авыр биш- f тәрләр асып, диңгез буендагы бормалы-сырмалы, үрле-таулы юлдан, 5 ташлыклардан, комлыклардан. Зәңгәр диңгез ярыннан, урман капла- £ ган яшел калкулыклар күкрәгенә басып...
Арып-талып тиешле урынга барып җиткәч, кич белән учаклар ягып, шашлык кыздырырга кереште халык. Учак янган калкулыктан диң
гез күренми иде.
Төнлә Зуфирә диңгездә коенырга булды. Аңа иптәшкә кеше табылмады, бары тик бер кыз белән бер егет кенә аны озата барырга ризалык бирделәр.
Шомлы, караңгы, куркыныч иде диңгез, тулы ай аңа серлелек кенә өсти, ерактагы корабның прожекторы, караңгылыкны пычактай ярып, дулкыннары саргылт нур канаты белән сыпырып үтә дә кинәт сүнә, аннары дөнья тагын да шомлырак булып кала иде.
Дөньяда бары ай, диңгез, Зуфирә генә иде шикелле. Салкынча су башта тәнне көйдереп алды, дулкыннар аны эчкә кертергә теләмәгәндәй ярга этәрде. Ул, колачын җәеп, алар кочагына ташланды и эчтәрәк дулкыннар аны иркәләп тибрәтте, бетен тәнне хәрәкәт шат- лыгы биләп алды, шул ук вакытта астан, кара су тибеннән нинди дә булса куркыныч жанпар килен чыгын аякган эләктереп алыр шикелле НДС Зуфирә колачын жәеп жибәрган саен, суда комеш ганкалар сибелә. Нәрсә бу? Нинди тәңкәләр? Зуфирә моны ачыклара тиеш иде
Иртәгесен коенганда ул серне ачыклады колач жәйгән аен сибелгән ул тәңкәләр - - һай куыклары тигән. алар а„ яктысында шулай җемелдәп күренгән икән... а,..п жи.
Соңыннан Казанга кайткач. Зуфирә Сп хакта Өмиткә ягып ж бәрде б т тутырып рәсем ясады. Анда йогерек дулкыннар да тулган айРда прожектор нуры, кимеш таш, шар ч-гчеп йөзгән уэе д.т бар иде
Әйе саубуллашканда ул Өмитнең адресын сорарга оныткан иде. инде аны мәңгелеккә югалттым дип сызлаш ан иде.
Коряктан кайтып. пионер журналының редакциясенә баруга, аның кулына хшшёрт тоттырдылар. .Художник Зуфирәгә» дип язылгаи. \у
дожник Зуфирә аны алгач үз күзләренә үзе ышанмый торды. Өмит .. Тапкан бит менә җаен, торган бит сүзендә. Өмит тапмыймы соң, \л онытамы әйткән сүзен!
Җир читенен аръягыннан хатлар озак килә, ләкин алар бер-бер- сеннән җавап көтеп тормыйлар, җаннары теләгән саен язалар иде. Ә җан теләмәгән көн булмый иде. Соңгы ел эчендә Зуфирәнең иң бәхетле минутларына әверелде ул вакыт — Өмиттән хат алу һәм кич утырып, чит-читләренә сурәтләр ясап хатлар язу.
«Синең хатларың рәсемле хикәя шикелле,—дип язган иде бер хатында Өмит.— Зинһар, ешрак яз, плавбазага барган саен буш кул белән кайтырлык булмасын. Миннән сәлам килми торса үпкәләмә, океанда почта йөри торган шома юллар юк. Ә мин үзем синең хатларыңны дога урынына кич саен йокы алдыннан укыйм...»
Зуфирә үзе дә сүзен сүзгә хәтерли Өмитнең хатларын. Менә әле хәзер дә, күзен йомып, күңеленнән укый ала:
«Америка ярлары буенда сельдь тотабыз. Монда безнең белән янәшә бик күп суднолар тора, төрлесе төрле илләрдән. Поляклар, инглизләр, немецлар, шведлар... Төнлә бөтенесендә утлар кабына, су өстенә тулы бер кала салып куйганнар диярсең».
«Өч көн инде шторм котыра, яңгыр ява. Безгә көненә өч тапкыр куе ботка пешерәләр, сыек аш пешереп булмый, казаннан чайпалып түгелә. Мондый чакта эш туктый, балык тотып булмый, эшсезлектән бөтен кешенең күңеле төшенке була. Әле бүген карап торам, ашаганда кара-каршы ике матрос әйткәләшеп алдылар. «Авызыңны чапылдатмый гына ашый беләсеңме син, юкмы?»—ди берсе. «Мин синең колагың селкенгәнгә чыдап утырам бит әле. сүз әйтмим»,— ди икен-чесе. Алардан якын дуслар юк бит, югыйсә. Менә эшсезлек һәм кысан урында яшәү1 нишләтә кешене! Ләкин мин күңел төшенкелегенә бирешмим, судноның кайбер механизмнарын яхшырту турында тәкъдимнәр ясамакчы булам, шуларны уйлыйм, китаплар укыйм, синең хатларыңны укып юанам».
География дәреслегендә шундый бер рәсем бар: түгәрәк җир шарының ике ягында ике кеше басып тора, аларның аяклары бер-берсе- нә юнәлгән. Зуфирә үзе белән Өмитне дә шулай итеп күз алдына китерә иде. һәм аларны аерып торган шар торган саен кечерәя бара шикелле иде, Зуфирә хәтта бөтен җир аркылы аның йөрәк тибешен, аның сагышын һәм януларын тоеп тора иде сыман. Күңелләр якын булса, кешеләрне җир шары гына ерагайтып, аерып тора алмый икән!
«Балык килә, балык, күтәреп кенә өлгер! Егетләр палубадан терекөмеш кебек тәгәрәп кенә йөриләр, күз иярми. Бөтен кеше жан- фәрман эштә. Мондый чакларда безнең кәеф шәп инде. Бүген тагын плавбазага барачакбыз, синең бер кочак хатыңны берьюлы алырмын дип алдан ук сөенеп йөрим. Балык булса, барсы да була».
Зуфирә үзе дә тормышында булганның барысын язарга тырыша, ләкин билгеле инде, аның хатлары Өмитнеке кебек үк кызыклы, дәртле була алмый. Ничек яшисең бит!
«Бүген мин зур гына бер язучыбызның юбилеенда булдым әле. Китапларына иллюстрацияләр ясаган рәссам буларак, түргә утырттылар Язучы белән хатыны менә болай утыралар иде (рәсем), кешеләр менә болай күңел ачтылар (бииләр, җырлыйлар — рәсем). Күрәсеңме. бөтен кеше парлы-парлы, мин генә моңлы-зарлы (рәсем). Ләкин мин бирешмим, сине исемә төшерәм дә, борынны югары күтәрәм (рәсем). Соңыннан тын урамнардан берүзем ялгыз кайттым. Кызганыч, без синең белән Казан урамнарыннан бергәләп уза алмадык әле. Йортларның тавышсыз кыйссасын бер ялгызым тыңладым. Аларның ак диварларына агачларның кара күләгәләре матур бизәк булып төшкән иде. Җил искән саен бизәкләр тирбәлә — ак стенада кара бизәк
ләр... Безнең борынгы вабаларыбыз милли нәкыш үрнәкләрен шундый бизәкләрдән алганнар бит ннде - үләннәрнең, чәчәкләрнең агач ларның чагылышы ул нәкыш».
Хатлар аларны бер-берсена торган саен якынайтты. Алар ннде очрашырга тиешләр, очрашмын кала алмыйлар һәм бү хакта хат аша килешеп тә куйганнар иде. Август аенда Өмнт Камчаткадагы «Начн- ки» дигән курортка ике путевка алып куячак һәм кайтып Зуфирәне алып китәчәк. Август — Камчаткада иң матур ай. Тыныч. ' җылы. Үләннәр кешедән биек булып үсә. Анда гына үсә торган татлы кара бөрлегәннең нәкъ өлгергән чагы. Әле менә газеталар Камчаткада өр- яңа янартау ата башлаган дип язалар. Тарихта күренмәгәнчә төсле итеп, әллә ничә авыз ясап ата икән ул. Өмит яза, аны барып карарбыз, ди. Гейзерлар үзәнендә йөрербез, кайнар күлләрдә коенырбыз. Тын океанга барырбыз, ди.
Күп көтәсе калмады, бер-нке атна гына... Айдан да кнм. Дөрес, көнен атап язмый Өмит, ул хәтле ерактан канчан кайтып җитәреңие алдан ук белү дә кыен. Ләкин барыбер күрешер көннәр якын инде. Озакламый аның телеграммасы да килер. Кайтыр алдыннан телеграмма бирергә вәгъдә итте бит ул. Зуфирә аны аэропортка каршы барып алыр.
Зуфирә үзалдына елмаеп, йокыга китте.
Иртәгәсеи Зуфирә. Эльвирны өендә калдырып, журналга рәсем- q нэрне илтә барган иде. Журналның рәссамы озынча битле, ачык йөз- ле, гел елмаеп, йомшак кына сөйләшә торган Зәбир аның рәсемнәрен мактгГп кабул итте.
— Бәхетле кеше күрәсегез киләме сезнең?—диде Зуфирә бүлмә- дәгеләргә.
— Килә,— диештеләр елмаешып.
— Миңа карагыз менә — мин бәхетле. Мин Камчаткага кптәм.
Шундук ^өтсн редакция Зуфирә янына җыелды. Ник бара? Озак камы? Ничек курыкмыйча кузгала?
Зуфирә биек бинаның тугызынчы катыннан Идел белән Казанка- ның кушылган җиренә, елга киңлегенә сузылып киткән дамбаларга, аркасын бөкройтеп. елга аша сикергән күперләрга. йортлар арасында яшәреп күренгән агачларга карады 1Ыпга кнпәк
— Күптән барасым килеп бери иде инде, бер күэгалыр|а кнрәк тер бит Югыйсә, картаела, аяклар йарчн башлар
Бүлмәгә кәгазьләр күтәреп к айчаңдыр 3 ««£■
Жестко училищесын тәмамлаган, х. Р Iе һ . гына “рт""”ХаХРнда^
pen торган бөдрә чәчендә ак "«Р * ’ жыеочыклар да күренә,
лып иренле, киң борынлы т\гәр. ка.,1МК-тан Илдус әле яшьләрчә бил д.> калыная. Ләкин ., сыланып юр.ан чачакла
киенеп йяри кысан ДАИШЫ..11 • нае
са5д«. Мзекаүта күрсаз-
мәгә дип әзерләгән эшләре икән. булдым әле,— диде ул
р “т'нз "MW3₽
Кәгазь битләренә акварель белән КамАЗ күренешләре сурәтләнгән иде.
Дөрес, аның рәсемнәре бөек төзелештәге рухны, колачны, техниканың куәтен чагылдыралар, шуның өчен рәссамны гел мактап торалар, аның хезмәтләре альбомнарда, журналларда басылып чыга, төзелешкә керткән өлеше өчен ул медаль белән дә бүләкләнгән иде.
Ләкин, шуңа да карамастан, ул эшләрдә күңел җылысы җитеп бетми һәм моны рәссам үзе дә сизә, артык кәперәйми, мактанмый, күбрәк уйлана иде.
Хәзер менә аның бу эшләренә күз салгач, Зуфирә күңеле белән бер нәрсәне тоеп алды: рәссам монда бөтенләй башкача язган, рәсемнәрен йөрәк җылысы белән сугарган. Аларга караган саен карыйсы килә. Менә бер яшь пар әле генә загстан язылышып чыккан, дуслары белән бергәләшеп истәлеккә карточкага төшәләр. Кияү белән кәләш кенә туй киемнәреннән, калганнары эштән килгәннәр — комбинезоннардан. Аларның йөзендә камиллек, гади, риясыз хезмәт кешеләренә хас саф күңеллелек, ышаныч һәм киләчәктә үзләренең дә шундый бәхетле минутлар кичерәсенә өмет балкый. Бигрәк тә әнә читтәрәк кочаклашып басып торган ике кыз сөйкемле: менә без ниндиләр! дигәндәй чыт-лыкланып туп-туры карап торалар.
Башкалар инде, рәсемнәрне мактап, үз эшләренә таралыштылар, бары тик Зуфирә генә һаман рәсемнәргә карап тора иде.
— Мин сине мондый итеп белми идем әле,— диде Зуфирә Илдуска.
— Кешене белмәү гаҗәпмени, без күп вакытта үзебезне үзебез дә белеп бетермибез бит.
— Син үзгәрдеңме, әллә хәзер генә күңелеңне ачып бирә белә башладыңмы?
— Үзгәрәбездер дә инде, осталыкка ирешергә дә вакыт. Гомер үтә бит.
.. Зуфирә кайтып кергәндә өйдә кеше юк иде. Халидә икенче сменага эшкә киткән, Эльвирның да портфеле белән аккордеоны гына тора, үзе юк иде.
Зуфирә «эш бүлмәсенә» керде дә, алдына кәгазь салып, акварель буяуларын якынрак тартты. Пумаласын алды. Эчке бер дулкынлану белән беренче сызымны салды. Илдусның иҗатында «теле ачылган». Зуфирәнең дә «теле ачылырга» тиештер бит инде!
Ул гомумән салкын кан белән генә эшли алмый, чынлап тотынганда күңелендә әрнүле дә, татлы да бер ярсулык тоя, әйтерсең лә йөрәгендәге януларны, көчне әкренләп бармаклары, аннары пумаласы аша саркытып кәгазьгә, киндергә күчерә иде. Бу ярсулык бөтен күңелнең, хәтта тәннең хәлен ала, шунлыктан ул озаклап утырып эшли алмый иде. Аның көнлек эш нормасы — ике сәгать, шуннан соң ул хәлсезләнеп диванга ава, кабат көч җыярга тырыша иде.
Бүген дә ул шулай ярсып эшләде. Кәгазьдә чыгынкы иякле кырыс йөз барлыкка килде, зәңгәр күзләр Зуфирәгә төбәлделәр, йөзнең кырыслыгын киметеп, кара кашлар дугаланып өскә күтәрелделәр. Аның баш очыннан салават күпере сузылды, яннан күбекләнеп дулкын күтәрелде...
Халидә кереп, әнисе артына килеп басты.
— Әни, әни, дим! Мин күрдем бит бу кешене! Күрдем, чыннан да ул иде. нәкъ үзе иде!
— Кайчан күрдең, кайда?
— Бүген күрдем, үзебездә.
Зуфирә гаҗәпләнеп башын күтәрде.
— Ни сөйлисең син, тиле кыз!
— Нишләргә тиеш идем соң мин? Әни... тукта әле... Ну китте... < Килер әле тагын...
— Берәр язу да калдырмадымы?
— Мин күрмәдем. Читтә тора идем бит. Әни, дим!
— Бар, кызым, бар, зинһар, чыгып тор әле, зинһар! <
Зуфирә бөтен ачыклыгы белән: «Барысы да бетте!»—дип уйлады.
Өмит кайткан, ул Казанда, бәлки бик якындыр, янәшә урамдадыр. 2 ләкин Зуфирә аны әллә нишләсә дә таба алмаячак, ул хәзер җирнең = теге ягындагыча ерак. =t
Кичкә таба Эльвир килеп керде.
— Әйт әле, нигә син үзеңне минем ирем дип игълан итеп йөрисең?
— Ә кем соң мин сиңа? Туганың түгел ләбаса!
— Бүген үк чыгып кит, ишетәсеңме? Хәзер үк эзең булмасын!
Зуфирә йөгереп кире эш бүлмәсенә кереп китте. Хәзер инде аны куып чыгарудан ни файда! Ат урлаткач, абзарны бикләдең ни дә, бикләмәдең ни!
Эльвир чыгып китте, берәр сәгать урамда йөреп керде дә, тагын кунарга калды. Аның белән ызгышып йөрүдән мәгънә юк иде инде, Зуфирә янында яткан кызын борчымаска, әйләнмәскә тырышып, төн буе ак түшәмгә карап ятты, яктыра башлагач та торды. Урамга чыгып китте. Ә сәгать сигезгә редакция ишек төбенә барып басты.
һәрвакыт күтәренке күңелле Зәбир эшенә вакытында килә иде. Лифтта менгән арада Зуфирә аңа кайгысын әйтеп салды.
Зәбир юка иреннәре белән елмаеп тыңлады.
— Аны табуы кыен булмас, кеше энә түгел бит,—диде ул — Инде танышларын белмисез икән, аэропорт кассасыннан белешеп була Әгәр Камчаткага билетны моннан алса, аның кайсы рене белән <>чэ сын шартлатып әйтеп бирәчәкләр. Кассада ганыш бар безнең
Чыннан да, тиз ерып чыкты бу мине Зәбир. Берәр сәгать үтүге ГвСИМОВ Өмитнең г;ны ике көннән Камчаткага очасы тәгаен миьлүм ^Сәгатьләрне генә түгел, минутларны санап көтте Зуфирә ул көнне. Менә нинди очракларда була икән ул — минуты ай, сәгате ел Д"ГБилгаелЛанРг'эн көнне Зуфирә базарга барып бер кочак чәчәк сатып алды Ак. кызыл, карасу гладиолуслар Озату бүләге нтеп тү|ел. оч рашу уөрмәтенә бүләк шар үл аларны |..ч.кл..рке бирер д».
узе анык күкрәгенә капланыр, муенына сарылыр, кеше-к.радак да кыенсынып тормас, тик аймылыш кына була күрмкә нде. тик очраш сын ар гына нде! Өмитне билетын алыштырырга күндерер, инде баш-
Билләһи менә! Менә безнен ишектә, рамдагы шикетте итеп ба сып тора иде. Капитан. н шикелле итеп оа
— Кайчан?
— Бүген! Син чыгып киткәч! Мин ваннада чәч тарый идем Шал-тыраттылар. Шуннан... теге барып ачты. Ванный бүлмәвеннән чыкса'2 ул нәкъ рамдагы портрет кебек басып тора. «Эштә ул эштә» - ди теге Күрәсең, сине сорагандыр капитан. «Ә сез аныД ’кеме буласы, абыйсымы?»—дип сорады бу. «у-килм,
— Шуннан, шуннан ни дип җавап бирдегез?
— Миннән сорамый ич! Мин артта торам, карап кына «Юк аның ире булам»,—дип җавап бирде теге..
— Ничек дип?—Зуфирәнең йөзе агарынып китте.
— Ну... шул инде. Әни, тукта әле, нәрсә сии, ни булды?
— Шуннан.» капитан ни диде соң?
Сәлам әйтерсез, диде бугай. Ну, хәтерләмим инде. Нидер те, аңлап та җиткермәдем. Хушыгыз, диде кебек.
— Ә син, син авызыңны ачып карап калдыңмы?
мин
әйт-
ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫСЫНДА
ка чара калмаса, үзе шушы кечкенә сумкасын тоткан килеш аның белән бергә утырып китәр... Соңыннан Халидәгә хат белән барысын да аңлатыр. Зуфирә, алай-болай китәргә туры килсә почта тартмасына салырмын дип, Халидәгә дигән хатын да әзерләп куйган иде инде, өйдә язу да калдырып киткән иде.
Пыяла вокзалның ишеген атлап керү белән әллә каян күреп алды Зуфирә Өмитне, йолдызлар арасындагы тулган ай кебек бөтен халык арасыннан күзгә ташланып тора иде ул. Елмаеп, талпынып, кешеләргә бәрелә-бәрелә, аның янына ашкынды Зуфирә. Ләкин нишләп соң әле капитан, йөзе белән аңа борылган килеш, бер хәрәкәтсез тора, нигә аңа каршы килми? Күрә бит ул аны, күрә... Нишләп соң әле Зуфирә якын килгәч, бөтенләй читкә борылды? Янындагы чал чәчле апага иелеп, нәрсәдер сөйләгән булып кылана?
Зуфирә әле һаман берни аңламыйча, аңларга теләмичә, чәчәкләре белән аның китель җиңенә тегелгән сары тасмаларга кагылып узды. Ә капитан исә чал апаның беләгеннән эләктереп, читкә тартты. Хәер, әнә Зуфирә тарафына да күз сирпеде. Ияге белән ишеккә ымлады. Тышкы ишеккә, янәсе. Бу ни дигән сүз? Күз алдында буталып йөрмә, чыгып кит. диюеме?
Ул Зуфпрәне теге апага күрсәтергә теләмиме әллә? Ник? Ни өчен? Зуфирә узган елны да ул апаның Өмитне озатып калганын исенә төшерде. Кем ул? Өмитнең әнисеме, апасымы? Әллә тагын башка берәр туганымы? Хәер, «ирле хатынны» ничек инде туганнары белән таныштыра алсын ул? Гомумән кемне дә булса туганнарга күрсәтү бик җаваплы эш, ул яшьрәк чакта гына җиңел эшләнә, олыгайган саен моңа җаваплырак карыйсың. Шулай булгач, Өмиткә үпкәләп буламыни? Шул ук вакытта алар каршына барып, бу чал чәчле карчык алдында Өмпткә. «Кичә син минем өйдә очраткан кеше ул минем ирем түгел, аерылган ирем генә», — дип аңлатып торып буламыни? Кем ышансын андый мәгънәсез сүзгә?
Зуфирәнең күзләрен томан каплады, халык алдында үксеп елап җибәрмәс өчен ул ашыгып, кая басканын да сизмичә, кемнәрнеңдер чемоданнарына яны белән бәрелеп, аэровокзалдан ук чыгып китте. Аулак урын эзләп, кафе бинасы артына кереп качты һәм чәчәкләренә капланып елап җибәрде Бераз күңелен бушаткач, башын күтәреп, койма артындагы такыр кырга — аэродромга карап тора башлады. Әнә ул кырның аргы башыннан, гөрелте белән бөтен тирә-юньне тетрәтеп, зур самолет күтәрелде. Кемнәрнең сөйгән ярларын алып күккә ашуы икән аның? Әнә койма кырыннан гына сузылган юл буйлап, район үзәкләренә очучы кечкенә самолетларга таба пассажирлар ташый торган сары автобус пырхылдап узып китте. Аның тәгәрмәчләре күтәргән тузан Зуфирәнең юеш битенә, чәчәкләренә бөркелде.
Кинәт колакка аэродром дикторының «Мәскәү» дигән сүзе чалынды. Зуфирә дерт итеп китте. Нишләп тора әле ул монда? Өмит хәзер шушы самолет белән очып китәчәк бит!
Ул вокзалда юк иде. Теге апа ишек төбендә Өмитнең таныш көрән чемоданы янында як-ягына караигалап басып тора. Күрәсең, Мәскәүгә очасы кешеләр чыгып китеп беткәннәр, ә Өмит юк, карчык шуңа борчыла иде бугай. Кая соң үзе? Әнә, ишектән кабаланып килеп керде, йөзе нигәдер бик борчулы, үкенүле. Аны күреп Зуфирә үзенең тагын бик аянычлы хата ясаганын аңлап алды: Өмит, мөгаен, аны эзләп йөргәндер, карчыктан читтә генә аның белән сөйләшү җаен эзләгәндер. Димәк, ул күзе белән ишарәләп Зуфирәгә: урамга чык, шунда сөйләшербез, дигән булган! Ә Зуфирә, ахмак, кеше тапмаслык урында качып, суган суы сыгып торды. Соң самолет очып киткәч еларга вакыты булмас идемени аның? Инде хәзер соң иде, соң иде!
Өмит ана сау бул дигәнне белдертеп баш иде. карчык моны сизмәде, ул ашыга иде.
Самолет баскычы янында басып торучы форма кигән ыспай гәүдәле кыз Өмитне ашыктыра иде. Баскычка менгәч, капитан борылып кул изәде. Кемгә, чал чәчле апагамы, Зуфнрәгәме? Зуфнрә чәчәкләрен күтәреп болгады.
Шәһәр үзәгенә илтә торган троллейбуста Зуфнрә чал чәчле апаны < күздән ычкындырмаска тырышты. Колымда төшкәч тә аның артыннан 5 китте: әллә нәрсә булды Зуфирәгә—шушы карчыкны югалтса, Өмиг- з не бөтенләй таба алмас шикелле тоелды аңа. Ичмасам, бер-ике авыз ■» сүз алышасы иде. Карчыкка да ямансудыр, ул да якын кешесен бик £ еракларга озатып кайтып килә бит! Өмитнең әнисе үк түгел микән әле! *
Зуфнрә, карчык артыннан ияреп, җир асты юлына төшеп китте, * универмаг янына барып чыкты, ул утырган трамвайга сикереп мен- > де. Карчык кассадан билет алганда, аның янына барып басты да г
— Гафу итегез, мин бүген аэропортта улымны озаткан илем, - jg дип сүз башлады.— Сез дә шунда идегез бугай, ялгышмасам. •'
сез дә улыгызны озаттыгызмы? ♦
— Юк, улымны түгел, сенлемнең улын озаттым әле мин, диде < карчык якты күзләре белән Зуфирәнен йөзенә туп-туры карап N л « әйтерсең аның бөтен хәйләсен бик яхшы белеп тора иде Монда мин- ° нән башка туганы юк аның, үзләре Камчаткада яшиләр Шуны бик = ныгытып әйтеп җибәрдем әле. моннан ары ялгызың адашкан кал ши- келле йөрмә болай, дидем. Килен белән икәүләшеп, парлап кайта - торган булыгыз, дип колагына бик ныклап киртләдем. Килен бик >й - бәт безнең, бик чибәр, тик соңгы елларны бәләкәй генә бозылышып ал- = ганнар иде бугай. Бик каты үгетләдем әле, килеш хатының белән, ди ~ дем. Икегез дә гөл кебек кешеләр, арагызга керергә атлыгып торучы- - лар күп булыр, дип әйттем. Дөнья булгач, төрлесе була, бозылышып ' та аласың, әмма дә ләкин яшьли сөешеп кавышканга җитми, мәйтәм
Зуфирәнен кулындагы чәчәкләре кинәт шиңеп төшкәндәй булды лар. Ул кабаланып
— Ай, минем тукталышка җиткәнбез икән бит' -дип ишеккә таш ланды.
Шул ук кичне биш бит кәгазь тутырып хат язды ул Өмиткә .4 »• кнн җибәрмәде. Хәзер ни генә язсаң да мәгънәсе юк иде инде Эле грәк арадагы җир шары да кечкенә, үтә күренм.ше сыман булып то ела, Зуфнрә аның аркылы йөрәге белән Өмитнең күңелен тоеп сизеп яши иде. Хәзер кинәт арадагы бөтен киртәләр меңләгән чакрымнар, иксез-чиксез далалар, ерып үткесез урманнар. янартаулар, ташкын елгалар, океан дулкыннары — барысы барысы үзләрен сиздерде, иләр артында Өмит юкка чыгып эрегәндәй булды Бер генә чара калган иде хәзер: хат конвертына язасы адрес буенча барасы да. Камчатканың Петропавловский каласындагы Балыкчы Даны дигән урамны табып. 17 йортка барып. 25 нче квартираның ишеген кагасы Аны ,.ч кан киң кашлы >ӘКГЭр ку «ле кешенең күкрәгемә авып ку. ЯП кә ирек бирәсе. Калганы анык ихтыярында Гсл.к... яшэтер ... Зуфн- рэпе, теләсә, аның гомеренә чик куяр Чөнки хәзер Зуфнрә өчен ансыз яшәүнең бер кызыгы да юк. Шуңа калганын уйлап торасы да юк.
Касса тәрәзәсе артында утырган хатын Зуфнрәдән
— Камчаткагамы? Сез анда яшисезмени? Паспортыгызны күрсәтс гезче,- диде. Зуфирәнен Казан кешесе икәнен белгәч - Милициядә • рөхсәт алып кнлегег Чик буе зонасы ул
— Ә рөхсәт алсам, кайчанга билет булачак?
— Гадәттәгечә, егерме көн алдан сатыла билетлар.
Милициядә исә рөхсәт кәгазен әзерләү өчен ун көн вакыт китәчәген әйттеләр. Капитан Гасимовның сүзләре һаман раслана тора: ерак рейсларга озаклап, ныклап әзерләнәләр...
Шактый күңеле төшеп, бер сумка азык-төлек күтәреп кайтты Зу- фирә. Лифт эшләми иде, ул тугызынчы катка баскыч буйлап йөгереп менеп китте. Аңа каршы уфылдап бер карчык төшеп килә иде. Ябык, бөкре, хәлсез, үзе култыксага ябышкан, киез ката кигән аякларын көч-хәл белән урыныннан кузгата. Зуфирә йөгереп менгән шәпкә аның яныннан жил тизлеге белән узып китте, берничә адымнан гына туктап, аска карады. «Я алла,— дип уйлады ул,— әгәр бәхетем булып, гомерем озын булса, минем дә картаеп шушы көннәрне күрәсем бар бит әле. Күп тә калмагандыр инде, һаман-һаман сикергәләп йөри алмам. Барырсың аннары жир читенә!»
— Әби! Кая барасыз болай? Кибеткә булса, йөрмәгез интегеп, әйтегез миңа ни кирәген, хәзер алып кайтып бирермен!
— Юк әле... уф... үземнең бер иреккә чыгып һава сулыйсым килгән иде... уф... таш капчыкта көннәр буе. Тын алыр хәл калмады...
Иртәгәсен Зуфирә аэрофлот кассасына йөгереп барды да Магаданга билет алды. Магадан Камчаткага чагыштыргысыз якынрак иде, билгеле.
Унтугызынчы ноябрь көнне Камчаткадагы Петропавловский каласының күге болытлы, шомлы иде. Соры болыт кисәкләре, сопкаларга сарыла-сарыла, каядыр ашыгып чаба, йортлар арасыннан анда-саида тырпаеп калкып торган озын торбалардан ургылган кара төтенне усал җил төрле якка очыра иде.
Сопка араларыннан боргаланып-сыргаланып сузылган урамда автобустан Зуфирә төшеп калды һәм, көрсенеп, каршындагы бишәр катлы панель йортларга карады Балыкчы Даны дигән романтик исемле урамны ул мондыйдыр дип уйламый иде. Җир читенә килеп, нәкъ менә Казанның яңа районнарындагы төсле стандарт йортлар арасында йөрермен дигән уй аның башына да килмәгән иде!
Менә шушы урамга килгән бит инде аның сагышлы, өмет һәм ышаныч тулы хатлары! Шушында килгән һәм шушы йортлар арасында йөргән ачы жил шикелле, юкка чыккан... Зуфирә хатларына ике ай эчендә бер генә жавап та булмады...
Зуфирә урам буйлап унжиденче йортка таба юнәлде. Ай буе таптый инде ул бу урамны, бер ай эчендә, панель йортның көрәнгә буялган ишеген ачып, икенче катка әллә ничә тапкыр менде, йөрәк ярсуын басарга тырышып, ишек кыңгыравының коңгырт төймәсенә басты. Әмма кыңгырау күпме генә зыңгылдаса да, көрән ишек ачылмады, аның артында аяк тавышлары ишетелмәде.
Әмма һаман өметен өзми инде Зуфирә. Менә бүген, ниһаять, ул ишек ачылыр, бусага янында зәңгәр күзле, мәһабәт сынлы ир-егет күренер һәм ул Зуфирәне кочагына алыр, дип ышана иде ул. Шуннан өй эченә керерләр, Зуфирә чәчрәп чыгарга торган күз яшьләрен тыймас, яшь аралаш көлә-көлә үзенең бирегә нинди әйләнеч юллардан килеп ирешкәнен сөйләп бирер.
— Юлга чыкканыма өч ай инде,— дияр ул.— Мин монда турыдан гына түгел, Магадан аша килдем бит, дияр. Аннан килү ансатрак булыр дип өметләнгән идем, киресенчә, кыенрак булып чыкты. Аида мине белүче юк, пропуск бирергә риза булмадылар.
— Ә ничек килә алдың соң?—дип сорар Өмит шатлыгыннан €алкып.
— Синең исемең барлык киртәләрне җимерде!—дияр көлеп Зуфи- рә. һәм бик җиңел генә итеп башыннан кичкәннәрне сөйләр. Магаданның бер клубында стендлар, плакатлар ясап, ашарлык акча эшләгә- ней... Күңеле һаман диңгезгә тартылганын, бушаган саен шунда ба- * рып, этюдлар ясаганын сөйләр...
Охот диңгезенең карап торуга ук салкын, кырыс, усал дулкыннарын, томанга төренгән офыкны, су өстеннән сагышлы кычкырып очкан акчарлакларны төшерә иде ул кәгазенә. Ә кайвакыт җил салкынына йөзен каршы куеп, еракка карап, озак-озак басып тора.
Бер көнне шулай җил белән, дулкыннар һәм акчарлаклар белән сөйләшеп торганда, ул причал янындагы яссы палубалы баржа — плашкоут өстендә брезент киемле кешеләрнең ашыгып әрле-бирле йөргәнен күреп алды. Юлга чыгалар икән болар, дип уйлады, ярдан төшеп, якынрак килде.
— Әй, егетләр, кайсы тарафларга юл тотмакчы буласыз?
Агач мичкә тәгәрәтүчеләрдән берсе ачы җилдән кызарынган йөзен Зуфирәгә таба борды. а
— Камчаткага,— диде. о
— Алыгыз әле мине дә, ә? *
— Без пассажирлар алмыйбыз. “
— Мин пасажир түгел... Мин зур эш белән йөрим... Мине Камчат- < када бик якын кешем көтә... Әгәр сезнең якын кешегез яныгызга 5 килергә омтылса, ә башкалар ана ярдәм итмәсә, ни әйтер идегез? ™
Ир кеше зур бияләйле кулы белән маңгаен сөртте
— Якын кешегез диңгезчеме әллә? ч
— Ул — капитан! 2
— Хәзер, үзебезнең капитаннан сорыйм әле!
Шулай диде дә, ашыгып китеп барды. Озак тормады, кире чыкты:
— Сикер!— диде.
Зуфирә болай ук кинәт буласын көтмәгән иде, каушап калды хәтта. Аның этюдниктан һәм кесәсендәге бер тәңкә акчадан башка нәрсәсе юк иде.
— Әйткән сүзең хак булса, сикер палубага!—дип кабатлады ир кеше.— Алдашсаң, ычкынып кал моннан, мин куып җитәрлек булмасын. Башка безнең күзгә чалынасы булма!
— Ал әле моны!—дип Зуфирә башта этюднигын ыргытты, аннары үзе сикерде. Причалның нык такталарыннан тирбәлеп торган палубага барып төшкәч, чайкалып егыла язды, аягына чак басып калды.
— Бар, трюмга шыл,— диде ир кеше.— пешекче Марина янына. Палубада шәүләң дә күренмәсен.
Кая ул палубага чыгу! Стенага беркетелгән каты, тар ятактан ике атна буе башын да күтәрә алмады Зуфирә. Инде ни күнеккән Марина да сукрана иде, чөнки стеналарга, почмакларга бәрелеп аның да тәне күгәреп бетте — диңгезнең бик тә тынгысыз чагына туры килделәр.
— Күрдем мин диңгездә йөзүнең рәхәтен, —дияр Зуфирә үртәп Өмиткә.— Тик бер нәрсәне генә аера алмадым: әллә дулкын әйләндерә башны, әллә балык исе. Әкәмәт икән ул ис, корабтагы һәр кадакка сеңгән, палуба белән трюмны бер итеп чабып йөргән эттән дә балык исе килә!
Плашкоут Зуфирәне Усть-Хайрюзово дигән поселокта төшереп калдырды да үз юлы белән китеп барды. Шактый хәлсезләнгән иде Зуфирә. Шунлыктан үзенә яхшылык эшләгән диңгезчеләргә хушлашканда юньләп рәхмәт тә әйтә алмады.
ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫСЫНДА
Зуфирә Усть-Хайрюзовода шактый тоткарланды, кызы Халидәдан җылы кием-салымын, Магадандагы танышларыннан әйбер-карасын соратып хат язды, алардан посылка килгәнен көтте.
Ниһаять, Петропавловскийга килеп иреште. Инде бөтенесе җайланыр. дип өметләнгән иде. Ләкин монда да Өмитне очрата алмады
— Тәмам аптырадым бит.— дип көлеп сөйләр Зуфирә Өмиткә. — Гостиницада урын юк диләр, баш тыгар җир юк. Ахырда җыештыручы булып ялландым. Ярты эш хакын үзләрендә яшәгән өчен түлим, яртысын ашарга житкерәм. Шешә белән сөт, булка алам да, шулар белән тамак ялгыйм. Зарар юк. дигән булам, сугыш вакытында безнең әниләргә монысы да эләкмәгән әле, түзгәннәр...
Юк. мескен булып күренмәс Зуфирә Өмит каршында.
— Мин дә диңгезче булып китәргә ниятләдем бит әле, — дияр — БМРТга художество җитәкчесе булып ялландым.—БМРТ — большой морозильный рыболовный траулер дигән сүз икән, исеме чытыр-пытыр булса да. мәгънәсе бик зур. Кадрлар бүлегендә бик сөенеп алдылар, синдәйләр бик кирәк безгә дип әйттеләр. Җае туры килеп торганаа нигә аңа Өмит алдында мактанмаска!— Алдан ук шактый акчасын да биреп куйдылар, хәзер инде мин гостиницада идән юып йөрмим, кунак булып кына яшим! Менә бер атнадан документлар әзер була, мин Находкага очачакмын, безнең БМРТ шунда ремонтта тора икән!
Шулай дияр Зуфирә. бер атнадан китәм дип, юри куркытыр Өмитне. Аның зәңгәр күзләрендә гаҗәпләнү, соклану, курку кебек төрле хисләрнең чагылышын рәхәтләнеп күзәтер. Әлбәттә, Өмит шунда ук каршы төшәр:
— Юк. мин үзем ярда чакта сине җнбәрәмме соң!—дияр.
Әйе-әйе, ул кайткандыр инде, ул өйдәдер. Зуфирә аның кайдалы- гын балык тоту флотларыннан да белергә тырышып караган иде. Ләкин анда «Төньяк балкышы» корабында хәзер башка капитан диделәр. Гасимов яңа корабка күчкән икән. Ниндигә? Анысын әйтергә теләмәделәр.
Дулкын ярга килеп сугылган кебек, диңгезчеләр дә бер булмаса бер кире әйләнеп кайта Өмит тә шулай бер кайтып керер!
Ул кайткандыр, ул өйдә булырга тиеш...
Менә таныш йорт, кырыйлары киртләнгән күксел бетон баскыч. Икейче катка менеп җиткәнче, Зуфирәиең йөрәге ярсып тибүдән туктап калмаса гына ярар иде Менә таныш ишек. . Зуфирә коңгырт төймәгә үренергә көч тапмыйча, бераз басып торды. Әгәр дә өйдәге кыңгырау тавышыннан соң тагын элеккеге кебек ишек артыннан колакларны чыңлата торган тынлык кына ишетелсә?..
Зуфирә, күңелен язмышның иң ачы сынавына да әзер булырлык итеп, коңгырт төймәгә орынды. Менә эчтән зыңгылдаган тавыш ишетелде... Ах, бу йөрәк шул хәтле дөпелдәмәсә. чигә тамырлары сул кыл- дамаса! Чыннан да, аяк тавышлары бит бу, менә инде ишектәге ачкыч борыла, менә..,
Зуфирә хәле бетеп стенага сөялде. Ләкин... Бу кем? Өмит урынында кем басып тора?
Уртача буйлы, ыспай гәүдәле, джинсы костюм кигән, утыз яшьләрдәге җирән сакаллы бу кеше нәрсә дип шул хәтле сөенеп авызын ерып карап тора?
— Сез... Сез биредә үзегез генәме?— дип, теленә килгән беренче сорауны бирде Зуфирә.
— Юк... Без икәү...
— Ә ул кайда?
Зуфирә йотылып эчкә карады, әмма беркемне дә күрмәде.
— Менә ул. Донна. ' л?.
Сакаллы кеше янында торган зур җирән этне аркасынннан сыйпады. Зуфирә, ни дулкынланса да, бу ят кешенен йөзендәге елмаю әкренләп сүрелгәнен сизми кала алмады. Елмаюы сүнде, ә чагылышы авыз тирәсендә сакал-мыегына йогып калды. Хәер, анысы ирен тирәли төкләр аксылрак булганга гына шулай тоела иде бугай. Ир кеше ишекне ачканда Зуфирәне түгел, башка берәүне күрергә өметләнгән ♦ иде булса кирәк.
— Ә сезгә кем кирәк соң?—дигән җитди сорау ишетелде.
— Гасимов. Капитан Гасимов.
— Ул биредә тормый бит инде! £
— Ничек тормый? Ул хатларында шушы адресны язган иде. к
— Сез — Зуфирә буласызмы? — диде сакаллы һич көтмәгәндә. Аның сакалында сакланган елмаю тагын битенә таралды — Әйдәгез, ч рәхим итегез, хуш киләсез!
Ул артка чигенеп, Зуфирәгә юл бирде.
Менә нинди шартларда яшәгән икән Зуфирәнең Өмите диңгездән •= кайткан чакларда! Идән тулы кәгазь тартмалар, ниндидер капчыклар, түр стенада майлы буяу белән ясалган картиналар. Аларда Камчаткага килеп кулына пумала белән буяулар алган һәркем өчен хас * сюжет — өч янартау тасвирланган иде. Зуфирә күз сирпүгә аларның о өйрәнчек кулы белән ясалганын, алгы план белән арткы планның * бер-берсенә ябышмаганын күреп алды J2
— Утырыгыз,— диде хуҗа, үзе тире җәелгән ятакка утырды. Ятак- < ның яртысына диярлек эт тиреләре өелгән иде.
— Сез монда ярангада яшәгән кебек көн итәсез икән,— диде Зү- 2
фирә тиреләргә ишарәләп, һәм өстәл янындагы җайсыз урындыкның = кырыена гына утырды. =1
— Ә боларны мин үзем белән алып китәм. Итек тегәм мин алар- 2 дан. Тире итексез булмый. Күп очракта карга күмелеп ятарга туры килә, ә минем сул аягым бик туңа... Мин. дөресен генә әйткәндә, сезне башкачарак күз алдына китергән идем,—диде ул яктырып.
— Яшьрәк итепме?
— Әйе. Аннары татар кызлары кара күзле, түгәрәк йөзледер дип уйлый идем.
Бу кешенең сәеррәк тоелган елмаюы да, Зуфирәне танып, Өмитнең кайдалыгын әйтергә ашыкмавы Зуфирәнең эчен пошыра башлаган иде.
— Николаев мин.. Вадим Николаев... Өмитнең дусты һәм торактз- шы идем.. Ә ул диңгездә 6nj хәзер
— Кайчан кайта соң ул?
— Путина беткәч инде.
— Ә путнна кайчан бетә?
— Ул хәзер плавбазага күчте... Башка кораблар кайтып беткәнне көтәчәк. Ә корабларның кайтуын көне-сәгате белән кем белсен...— Николаев Зуфирәгә туп-туры төбәп карады —Сез кемне яратканыгызны беләсездер бит инде..
— Диңгезче ул дулкын кебек, ярга бер генә сыена да тагын кире китә, аны иярләп тә, йөгәнләп тә булмый, димәкче буласыз инде сез дә.
— Сез инде Камчатка әйтемнәрен белеп тә өлгергәнсез икән.
— Магадан мәкале ул.
— Анда да булдыгызмыни?
Зуфирә җавап бирмәде. Өмиткә дип әзерләп куйган кыйссаларын җиде ятка сөйлисе килми иде аның. Ул үзенең бер атнадан диңгезгә чыгып китәргә тиешлеген исенә төшерде. Бер атнадан! Аңарчы Өмит кайтырмы-юкмы, күрерме аны Зуфирә, юкмы... Мөгаен, күрә алмас, очрата алмас..
— Аңа радиограмма биреп була торгандыр бит?—диде Зуфирә.
Николаев аңа туры җавап бирмәде, бу юлы ул Зуфирәнең соравын ишетмәмешкә салышты.
— Ә Өмит миңа сезнең хакта күп сөйләгән иде,— дип куйды үзалдына.
Шунда Зуфирә аның фамилиясен исенә төшерде. Әйе, бер сөйләшкәндә Өмит аңа «Николаев — дөнья бәясе тора торган кеше> дигән иде түгелме? Шул кеше микәнни инде бу? Зуфирә аның ыспай гәүдәсен, елмаю сүнми торган йөзен тартынусыз-нисез тагын бер тапкыр карап чыкты.
. — Гафу итегез, мин сезне чәй белән дә сыйлый алмыйм,— диде Вадим.— Без монда очып барган кошлар кебек бер туктап ял итеп кенә чыгабыз. Әле кичә генә Донна белән Гейзерлар үзәненнән кайтып төштек менә.
Аның сүзен раслагандай, җирәнсу-сары эт Зуфирәнең күзләренә ягымлы карап, сыгылмалы гәүдәсе белән аның тезләренә ышкылып үтте дә, аяк очына сузылып ятты.
— Менә бит ул ничек...— диде Вадим.— Бу минутта минем урында Өмит булса яхшырак булыр иде. Яки киресенчә...
— Аңлашыла... Минем урында шушы минутта бирегә башка берәү килеп керсә . — диде Зуфирә, ачы көлемсерәп.— Шулай бит? Сез кемнедер көтәсез?
— Без Донна белән күптән көтәбез инде...— Эт аның сүзен раслагандай йөнтәс койрыгын болгап куйды.
— Сез белмисезме: минем соңгы хатларымны алды микән ул?
Вадим тире җәйгән ятактан торып, ян стенага терәп куелган өстәл янына узды, Зуфирә аның сул аягына җиңелчә генә аксаганын сизеп алды.
— Сезнең хатларыгыз менә биредә. — Вадим майлы төргәкләр, каткан ипи сыныклары, бөгәрләнгән дәфтәрләр һәм ачык китаплар арасыннан бер уч конверт табып алды. — Мин аларны үзе кайткач тапшырырмын дигән идем,— диде.
— Китерегез монда!
Зуфирәгә хатларны ят кулларда күрү әйтеп бетермәслек авыр иде, ул аларны Вадим кулыннан ашыгып тартып алды да, кабаланып, бөгәрләп сумкасына тыкты.
Аның монда башка бер генә минут та торасы килми, ачык йөзле бу кешене дә, аның гамьсезләнеп идәндә җәелеп яткан зур этен дә күрәсе килми иде.
Шул ук вакытта ул үзенең хисләрен тыярга кирәклеген дә аңлый иде. Бу сакалбай нәрсәдер белә, нидер яшерә, Зуфирәнең язмышы өчен мөһим серне чишәргә теләми. Бастырып сорашу да кыен, телен тиз генә чишеп булмаслыгы көн кебек ачык. Сабыр итәргә туры килә, чөнки Өмит белән ике араны тоташтырып торган җеп шушы кеше аркылы уза...
Вадим аның уйларын укыгандай, гади генә итеп:
— Мин сезгә шалтыратырмын әле, — диде. — Берәр хәбәр булса, шунда ук сезгә җиткерермен... Мин сезне аңлыйм. Безнең икебездә дә бер ваем...
Ул тагын ямансу итеп елмаеп куйды. Тик бу юлы аның елмаюы Зуфирә өчен түгел, ә башка кеше өчен, ул зарыгып көткән кеше өчен иде булса кирәк. Әйе, һәркемнең үз ваемы, Зуфирә кайгысы белән генә яшәмиләр!
— Донна, әйдә кунакны озатып куябыз!
Эт сыгылмалы хәрәкәт белән торып басты да, ашыкмый гына ишеккә таба юнәлде.
Ә тышта күз ачкысыз буран купкан иде.
Менә циклон килгән, быел беренче циклон, пурга башлана,— диде сагышланып Вадим. — Самолетлар очмый инде мондый чакларда.
— Озаккамы инде бу?
— Кем белгән! Бәлки өч көннән туктар да, ә бәлки атна буена ба- ♦ рыр. _ <
«Шулаймы? Көткән кешең тиз генә кайта алмас дип куркасың- = мы, — дип үчләнеп уйлады Зуфирә. — Ә минем өчен буран нихәтле g озаграк котырса, шул кадәр яхшырак. Циклон корабларны ярга таба р куа, шулай түгелме?» *
Ә пурга җир-күкне бер итеп котырына, кар да болытлардан үз их- а. тыяры белән генә төшмидер, аны биниһая зур көрәкләр белән ишеп ч төшерәләрдер сыман тоела иде. Зуфирә йөзен җилгә каршы борды: < җил, син катырак ис, кораблар ярларга ашыксын!
Иртән күзен ачуга Зуфирә тәрәзә янына килеп басты. Урамны ресторан бинасы каплап тора. Аның барлык стеналары күксел бетоннан катырып ясалган, бер тәрәзәсе, ишеге генә бар. Эченә яктылык түбәдәге тишекләрдән төшә, тишекләрне кар томаламасын өчен, өскә текә кыек ясап куйганнар. Кыекларның бер ягы пыяла, калган өч ягы бетон.
Камчатка архитекторларының материктагы коллегаларын уздырып мөгез чыгарырга тырышуыннан килеп чыккан сәер бер бина иде бу. Очлы кыеклар яссы түбә өстендә тырпаешкан колаклар кебек торалар, шуңа күрә халык ресторанны үз исеме белән «Авача» дип атамый, ә «Дуңгыз колагы» дип йөртә.
Өченче каттан карап торган Зуфирә «колаклар» арасында җемелдәп яткан йомшак карны күрде, ә еракта сопкаларга кагылып ак томаннар үтә иде. Вадимның сүзе дөрескә чыкмады: циклон үтеп тә киткән, пурга тынган. Зәңгәр күк чиста, кояш күтәрелеп килә.
Әмма Зуфирәнең күңелендәге сагыш китмәгән, өметсезлек болыты таралмаган иде. Нишләргә аңа, кая барырга, кемгә сүз кушарга? Зур бер шәһәрдә япа-ялгыз хис итте ул үзен.
Өстәлдәге кызыл телефон аппараты зыңгылдагач, ул сәерсенеп китте: моңарчы аны биредә кирәксенгән кеше юк иде. Тик сирәк кенә, анда да номерны ялгышып кына эләгәләр иде бу телефонга. Шуңа күрә ул башта трубканы алмаска дип уйлаган иде, өзмн-куймын шалтыратып торгач кына, телефонга үрелде, талчыккан, битараф тавыш белән:
— Алло? Кем кирәк? — диде.
— Зуфирә! Сөенче!
Зуфирәнең йөрәге сулкылдап куйды.
Ләкин... бу Өмит тавышы түгел, аның тавышы калынрак, ә бу нечкәрәк, таныш та кебек үзе.
— Ник дәшмисез? Танымадыгызмы әллә? Мин бу! Вадим!
Вадим... Димәк... Өмит тә! Югыйсә нинди сөенеч булырга мөмкин?
— Хәзер үк Халактырка аэропортына килегез! Миңа вертолет бирделәр, үзәнгә кирәк-яракны илтәм! Бер капчык бәрәңге калдырып булса да, сезне алып барам!
Вадимның тавышында чиксез тантана яңгырый иде, әйтерсең лә ул алтын таулар бүләк итә. Зуфирәнең исә, киресенчә, күңеле төште.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
— Я. нәрсә телсез калдыгыз? — диде Вадим отыры көррәк тавыш белән.—Такси алыгыз да — Халактыркага! Җылырак киенегез!
— Ярын... — диде Зуфирә.
Ул ашыкмый гына шкафтан төлке якалы пальтосы белән төлке бүреген алып киде, көзге каршына килеп басты. Кызыл төлке аның маңгае өстенә төшкән сары чәченә бик килешеп тора, яшәртеп жи- бнрә.
Колагына кызы Халидәнең тавышы ишетелгәндәй булды:
— Ник үзеңә берәр чәшке бүрек алып кимисең син, әии? Чәшке бүрек модада бит хәзер. Әйдә, кибеттән якалыклар алабыз да, сиңа дөньяда юк фасонлы чәшке бүрек тектерәбез. Сызымын үзем ясап бирәм.
— Синең әниеңә чәшке бүрек килешмәс шул, кызым. Төлкенең дә кыйбатлысы, көмешсыман-карасы бармый әле миңа, җирәне, саф татарча иттереп әйтсәк, кызылы кирәк. Ишеткәнең бармы синең бер җырны «Кызыл да гынай төлке — ураман күрке, батыр да гынай егет — ил күрке...» Аны сузып-сузып Мәрьям Рахманкулова җырлый.
— Ә матур кыз? — дип елмаеп сорый Халидә.
— Ә матур да гынай кыз — күз күрке. Белдеңме? Күз күрке булган кызга урман күрке кызыл төлке килешә...
Зуфирә ашыкмый гына урамга чыкты, узып барган машинага кулын селтәде.
Вадим аны аэропортның бер катлы бинасы янында, ап-ак кар келәме өстендә бизәк булып утырган күгелҗем тармаклы яшь каеннар төбендә каршы алды.
— Ә беләсезме, юлыбыз уңса, сез Гейзерлар үзәненә кыш көне барган беренче турист булачаксыз. Анда хәзер җәй көне дә беркемне кертмиләр, өлкәнең катгый карары бар! Халык күп йөрсә — тапталып. бозылуыннан куркалар.
— Нәрсә, капкасын бикләп1 куйдылармы әллә?
— О, аның капкалары әкияттәге кебек — җитмеш җиде! Үзегез баргач күрерсез әле! Камчаткада унар еллар яшәп тә, анда була алмаган кешеләр әллә ни чаклы!
Ул борылды да. сул аягына аксый төшеп, аэровокзал эченә кереп китте. Диспетчер бүлмәсендә шактый гына бәхәс булып алды. Зу- фирәне утырту бәрабәренә Николаев кышлык ризыгының бер өлешен Халактыркада калдырырга тиеш булып чыкты.
Ниһаять, барысы да үлчәнде, килешенде, вертолет һавага күтәрелде. Очучылар кабинасы ягыннан брезент көпшә суздылар, аннан җылы һава өрдерелә икән. Ләкин Зуфирә ул көпшәне тезенә салып, җылынып утырырга теләмәде, уртадагы бензин тулы кызыл мичкәне, тартмаларны, капчыкларны әйләнеп, әле бер як тәрәзәгә, әле икенчесенә килде.
Уң якта иксез-чиксез зәңгәр дала — Тын океан җәйрәп ята иде. Бу — Зуфирәнең зәңгәр күзле мәхәббәтен алып киткән, ул гына да түгел, аның йөрәген, кайнар хисләрен үзенә алган киңлек.
Сул як тәрәзәдән ак түбәле, текә күкрәкле сопкалар күренә. Соп- калар арасыннан карасуланып елгалар ага, алар да, бөгәрләнеп ташланган тимер тасма шикелле, кискен борылышлар ясап, диңгез тарафына ашыгалар.
Елга буендагы уйсулыклар, сопкаларның сөзәк итәкләре урман белән капланган. Хәер, капланган дип әйтү дөрес үк булмас, чөнки мондагы урманнар бездәгечә түгел икән кәкре-бөкре кәүсәле таш- каеннар бер-берсеннән бнш-алты адым арада утыралар, кар өстендә аларның күләгәләре дә аермачык булып каралып ята. Сирәк-мирәк кенә яшел келәм кисәкләре күренеп кала — болары үрмәләп үсә торган эрбет куаклары.
Биредә бер нәрсә дә икенчесенә күләгә төшерми, табигатьнең һәр бизәге «менә мин!» дигәндәй иркенләп, җәйрәп ята. «Эчкерсез, яхшы күңелле кешеләрнең уй-хисләре шикелле», —дип уйлап алды Зуфирә.
— Әнә, күрәсезме, сопкага аю менеп киткән, — диде Вадим Зу- фирәгә якын килеп һәм, мотор гөрелтесеннән уздырыр өчен, шактый ♦ кычкырып. Хәзер өнендә ятарга тиеш инде ул. Берәр нәрсәдән куркып уянган шатундыр, мөгаен...
Алда океанга сузылып кергән озын ярымутрау һәм аның аргы ~ очында маяк күренде.
— Кронока борыны, — диде Вадим.
Ә аннан да ары океан зәңгәрлегеннән тар гына тасма белән ае- ~ рылган зәңгәр күл ята иде. Аның карлы ярларында соры, ак кошлар ч кайнаша. «Кыр үрдәкләре мәллә?» Аларның бер төркеме, вертолет £ шавыннан өркеп булса кирәк, талгын хәрәкәт белән һавага күтәрел- < де. =
— Аккошлар... — дип пышылдады Зуфирә, — үз күзләренә үзе ышанып җитә алмыйча. — Кар өстендә аккошлар! *
— Алар моннан китмиләр, биредә генә кышлыйлар. — диде Ва- ' дим, Зуфирәнең гаҗәпләнүенә шатланып, — Елга да, лиман да кат- о мый. җим җитәрлек була. ,
Алайса, җылы суда аяклары туңмыйдыр, ләкин барыбер үзәк өз- " теч булып тоелды бу күренеш Зуфирәгә — кар өстендә аккошлар.
Жанны тетрәтерлек итеп тасвирлыйсы иде бу күренешне. Иксез- ? чиксез зәңгәр киңлекне, кырыс, мәгърур сопкаларны. бөгәрләнеп, таш ? араларыннан үзенә юл салган елгаларны һәм алар өстеннән очкан s гүзәл кошларны! Кешеләр күңелендә ашкынулы, дәртле җыр кузга- ч гырлык булсын иде ул картина!
Вертолет сопкаларга таба юнәлде. Каршыда, еракта, текә күк- ’ рәкле тауның үткен пычак белән кисеп алгандай яссы булып күренгән түбәсеннән бөтерелеп кара төтен ургылып чыкты, ялкын теле күренде.
— Карым вулканы ата! — диде Вадим кычкырып.
Менә ничек ата икән ул янартау — ерактан караганда салмак, әмма тыелгысыз көчле хәрәкәт белән сулыш алгандай, эчендәге ут- төтенне биеккә, зәңгәр күккә ыргый икән ул! Әйтерсең лә эчендәге талпынуларга, сагышларга чыдый алмый!
Ә аның тирәли, күк гөмбәзенең зәңгәрлеге аркылы нинди аллы-гөлле тасмалар дугайланып сузылган тагын?
Бәй. бу бит... Бу бит салават күпере! Ул авызыннан ут-ялкынын бөркегән биек таудан зәңгәр диңгезгә таба бизәкле күперен сузган. Күз җитмәслек офыкка. Өмиткә таба...
Вертолет тарлавык буйлап оча башлады. янартау да, салават күпере дә күздән югалды. Ике яктан текә булып биек яр күтәрелә, аста таштан-ташка сикереп зәңгәр елга ага иде.
Ниһаят, килеп җиттеләр ахры, вертолет, тәгәрмәчләрен көрткә батырып, күкрәге белән кар мендәренә ятты. Зуфирә, кабинадан чыгуга. йомшак көрткә чумды.
Сулда текә үр, уңда бушлык булып, аның артында тагын биек яр иде, алар үр белән бушлык арасындагы тар мәйданда басып торалар. Колаклар мотор шавыннан арына төшкәч, чыҗылдаган. быгырдаган, сызгырган сыман сәер авазлар ишетелде.
— Менә шушы инде ул —атаклы Гейзерлар үзәне!—диде Вадим чиксез горурлык белән.
— Үзән! Кайда үзән? Таш кыяны ярып төшкән тарлавык лабаса
бу! .
— Ә бусы — минем йортым!
Кыя күкрәгендәге мәйданчыкта фанер белән тышланган ике катлы өй утыра иде.
Карга бата-чума шунда киттеләр, иркен өйалды аша үттеләр. Эчтә зур плитә, өстәл, эскәмия, көн күрү өчен иң кирәкле нәрсәләр генә бар икән. Ләкин күзгә иң элек ташланганы —стеналарны тоташ урап алган киштәләр һәм аларга тыгызлап тезелгән китаплар иде. Шунда ук кара такта, өстәлдә ачык дәфтәрләр. «Тәрәзәләре генә бар. югыйсә нәкъ Әбугалисина мәгарәсе булыр иде»,—дип уйлап куйды Зуфирә.
— Кыш көне аскы катның тәрәзәләрен кар каплый, көрәп кенә бетерерлек булмый. Шуңа күрә икенче катны да ясарга туры килде,— диде Вадим аның күңелендә чагылып үткән сорауга җавап биреп.
Тар баскычтан менеп, өске катны да карап төштеләр — анда да шул ук кырыс мохит — каты ятак, такта өстәл, китаплар, дәфтәрләр иде.
Очучыларның өлкәнрәге мич яга башлады, яшьрәге вертолеттан әйбер-кара ташырга булышты. Вадим кыска тунын салып, күлмәкчән генә калды, җирән сакалы өстендә ике бит алмасы кызарып чыкты, маңгаен тир бөрчекләре каплады, ә үзе һаман күтәренке рух белән җитез атлап йөри. Авыр-авыр капчыкларны, әрҗәләрне күтәреп, билдән кар ерып килгәндә аның аксаганы бөтенләй сизелми иде.
Ниһаять, ул җиңел сулап тирләгән битен сөртеп алды да, эскәмия астыннан зур-зур киез итекләр тартып чыгарып, Зуфирәгә:
— Аяк киемегезне алыштырыгыз,—диде.
— Бер үзегезгә шул хәтле киез итекләр нигә соң ул?
— Монда кеше күп килә! Камчаткага аяк баскан һәр кадерле кунакка, нң зур сый итеп, гейзерларны күрсәтергә тырышалар, космонавтмы ул, академикмы, берәр танылган артистмы. Ә кунакларның күбесе—сезнең шикелле ыспай халык, ялтыравык ботинка киеп йөри.
Алар кар өстенә чыгып бастылар да уң яктагы бушлыкка таба киттеләр. /
Бераздан тарлавык төбендә таштан-ташка сикереп аккан ашкын сулы елга ярына килеп басуга, кыштан яз аена күчкәндәй булдылар. Яр эргәсендә кар эрегән, тәбәнәк үлән яфраклары яшәреп ята, юеш балчыкта аяклар тая иде. Текә ярдан тагын да аска—җәй башына төштеләр. Биредә таш тишекләреннән кайнар тамчылар чәчри, су буенда төрле төстәге ташлардан түгәрәк, бизәкле мәйданчыклар ясалган.
Менә шундый мәйданчыкларның берсеннән, кызгылт чәчәклесеннән, күкрәктән кайнап чыккандай саңгырау аваз ишетелде, пар бөркелеп чыкты, аннары биек ярны узып өскә, югарыга су фонтаны күтәрелде. Елга шавын җир астыннан килгән ухылдау күмде, биткә кайнар сулыш бөркелде, күз алдында пар баганасы бөтерелде.
Менә нинди икән ул—гейзер!.. Зуфирә карап туя алмады—су таш чәчәкләргә коелып төште, җир бер көрсенде дә тынды, томан таралды. Кайнар тамчылар чәчрәвен елга челтерәве дәвам итә. Монда— җирнең кайнар кан тамырлары ачылган, йөрәк тибеше ишетелә, сулыш алганы сизелә иде.
Вадим нидер сөйли, тик аның сүзләре Зуфирәгә томан аша ишетелгәндәй була, әйтерсең кеше түгел, жир үзе сөйли иде аңа серләрен.
— һәр гейзерның үз бизәге, үз биеклеге, ата торган вакыты бар. Алар бер-берсенә охшамаган...
«Кешеләр кебек икән?»—дип уйлый Зуфирә.
— Әйдәгез, хәзер өскә менәбез. Таеп егыла күрмәгез. Минем арттан гына барыгыз. Бу казанда кайнаган ләмнең кайнарлыгы алтмыш
градус. Ә менә бу таш тишеге «Җәһәннәм авызы» дип атала. Күрәсезме, эченнән быгырдаган аваз ишетелә. Гөнаһ ияләрен пешекли...
— Ә «оҗмах капкасы» бармы соң биредә?
— Карале, анысы бөтенләй башка килмәгән тагын,—дип кабынып китте Вадим.—Андый исемне кушардай урыннар да бар. Әнә, теге яктан агып төшкән шарлавыкны күрәсезме? Аның астына басып коен- * саң, үзеңне оҗмахтагыдай итеп хис итәсең. Тотармын да шул шарла- 5 выкка «оҗмах капкасы» дип кушармын әле!
Вадим үзе һаман алга ашкынды, тагын яңа гейзерларны, шарла- х выкларны күрсәтергә ашыкты. 2
— Беләсезме, бу үзәнгә беренче булып аяк баскан кеше—хатын- * кыз булган бит, геолог, Татьяна Петровна Устинова. Кырык беренче < елны, кайдадыр, кемнәрдер сугыш башларга әзерләнгән чакта, җир- -2 нең иң зур могҗизаларыннан берсен ачкан. Бер нәрсә тынгы бирми £ аңа: нилектән Шумная елгасы иң зәмһәрир суыкларда да бозланып х катмый?
Ә Зуфирә эчтән генә Вадим белән бәхәсләште: «Юк, алай түгел, кар өстендә очкан аккошлар тынгы бирмәгән аңа. Ни өчен алар җы- д лы якларга китмиләр, ни өчен шушы елга буенда кышлыйлар?»
Зуфирә Татьяна исемле ул хатынның кичерешләрен йөрәге белән * тойгандай булды. Шулай булырга тиеш, юкка гына болай уфылдамый ч бит җир, аның кайнар тамырлары юкка гына ачылмаган, аларның * кеше күңелләрен бер-берсенә тоташтыра торган көче булырга тиеш!
— Бер заман ул юлдашлары белән хәл алырга дип елга буена тук- s таган,—дип дәвам итте Вадим.—Тыныч кына утыралар икән шулай, ни күзләре белән күрсеннәр, каршыларында җир уфылдап куйган, Q аннары пых-пых пар бөркелгән, кайнар су атылып күтәрелгән. Котла- < ры алынган боларның, аяк астыбыздан янартау ата башлый, ахрысы, дип курыкканнар. Бары тик кайнар су атып туктагач кына, Устинова:
«Бәй, бу соң гейзер бит!»—дип кычкырып җибәргән.
— Ул ачкан могҗиза бөтен кешене таң калдырган,—дип дәвам итте Вадим сүзен.—Аңарчы бит гейзерларны бары өч җирдә—Исландиядә, Америкада, Япониядә генә бар дип исәпләгәннәр. Ә биредәге гейзерлар андагылардан да зуррак, көчлерәк, матуррак булып чыккан.
«һәм күңелләрне сафландыра, рухны моңарчы син белмәгән бөеклеккә күтәрә торганнары...»—дип өстәде Зуфирә күңеленнән. Шагыйрь Эдуардас Межелайтнсның шундый юллары бар: «Мин җир белән күкне тоташтырып торам: кояш нуры минем аша җиргә үтә, җир сулышы минем аша күккә күтәрелә». Җирнең менә шушындый ноктасына килеп баскач, үзен^ең кояш нуры белән җир сулышы кушылганлыктан яралган табигать баласы икәнлегеңне аеруча нык тоясың...
Арып-талып, әмма күтәренке рух белән өйгә кире кайтып кергәч, очучылар белән бер табактан кайнар ит консервысы ашадылар, шушы үзәндә үскән алтын тамыр төнәтмәсен авыз иттеләр.
Очучыларның өлкәнрәге, түгәрәк йөзле, кыю карашлысы элекке килүләрендә булган хәлләрне искә төшереп утырды. Бер килүдә өй ишеген ачсалар, ни күзләре белән күрсеннәр, эскәмиядә росомаха ята икән. Идән астын казып кергән дә, ул кергәч идән тактасы уз урынына шап итеһ кире яткан. Очучы белән Вадим моны тотмакчы булып икесе ике яктан килмәкчеләр икән. Ә теге ерткыч сары күзләрен елтыратып боларның һәр хәрәкәтен күзәтә, менә-менә өсләренә ыргылмак- чы... Мондый көчле һәм сизгер җанварны коры кул белән тотып булмасын бераздан гына аңлаганнар һәм ишекне ачык калдырып бераз- ia чыгып торганнар...
Күңелле көлешеп, сөйләшеп утыру рәхәт иде. Ләкин очучылар -ашыктыра башлады:
- Килгәндә салават күперен күрдегезме? һава бозылырга ул, тизрәк кузгалыйк!
Әйе шул, каядыр чакыра иде ул салават күпере.
Халактырка аэропортына кояш баер алдыннан кайтып җиттеләр. Бер танышы Вадимны «Волга» машинасы белән каршы алды. Вадим каяндыр тимер кыршаулы сап-сары агач тәпән белән бер бәйләм сүс бау алып килде, аларны машинаның багажына урнаштыра алмый озак азапланды.
— Нәрсәгә кирәк ул сезгә?—дип сорады Зуфнрә.
Мондый тәпәннәрне аның авыл җирендә дә күптән күргәне юк иде инде.
— Теләсә нәрсәгә ярый бу! Гөмбә тозлыйсыңмы, кәбестәме.—менә дигән.
— Ә бавы?
— Үзәндәге сукмак кырыйларына сузып куям мин аны. Килгән* киткән кеше алай-болай ялгыш басып пешмәсен өчен. Гейзерит ташларын таптамаска да әйбәт. Тәртип кирәк безнең эштә!
Зуфнрә башын чайкады.
Кем инде хәзерге заманда тәпәннәр белән әвәрә килә!
Вадим кинәт тураеп басты, Зуфирәнең күзләренә артык җитди итеп, хәтта әрнеп карады; сакал-мыегыннан гел китми торган елмаю да бераз үзенең яктылыгын киметте сыман.
— Сез дә шулай уйлыйсызмыни?—диде ниндидер аңлашылмаган рәнҗеш белән. — Кешеләр, мәшәкатьтән котылабыз дип, үзләрен бик күп нәрсәләрдән мәхрүм итеп ташлыйлар. Инде сез дә шуны аңламагач, башкаларга ни кала? Сезнең хакта Өмит сизгер күңелле худож-t ник дип сөйли иде бит!
Зуфирәнең машинадан төшкәч тә гостиницага керәсе килмәде, урамнар буйлап китте. Ник рәнҗеде аңа Вадим, ни өчен шул хәтле рнеп үпкәләде? Ул хаклыдыр, әлбәттә, хаклыдыр, Ләкин аның фике-i ре, яшәешкә мөнәсәбәте белән килешмәү генә шул хәтле рәнҗүгә сәбәп була алмый бит әле!
Зуфирәнең борчылуын көчәйтеп, урам борылышы артыннан өч вулкан- өч янартау күренә башлады. Алар бик якын тоела, менә тагын бераздан яннарына ук барып җитәрсең кебек. Ләкин аларга кадәр ни ара икәнен белә Зуфнрә. Аларның ак түбәләре кичке шәфәкъ нурында коена, иң биегенең түбәсеннән күксел томан күтәрелеп, югарыда ул да кып-кызыл төскә манылган. Янартау күкрәгеннән ургылып чыккан кайнар сулыш бу. Ә астарак, тау биленә күгелҗем шәл булып җиңел болыт уралган, тау итәген үзенең күләгәсе белән каплаган.
Бу күренеш белән Вадим арасында ниндидер уртаклык бардыр сыман тоелды. Вадимның да йөзе һәр чак балкып торса да, күңел ту- рендә ниндидер күләгә бар. ул күләгәдә яшеренгән сер аңлашылмас рәвештә Өмиткә. Зуфирәгә бәйле сыман иде...
— Мин Өмитнең сезгә биргән бер вәгъдәсен үтәдем булса кирәк,— диде Вадим, иртәгесен телефоннан шалтыратып.—Ул сезгә гейзерларны күрсәтергә вәгъдә биргән булгандыр бит?
Зуфнрә моны ачык кына хәтерләми иде. Шулай да аның өчен Өмитне беркем дә алыштыра алмасын искәртергә кирәк тапты:
— Ул миңа океанны күрсәтергә сүз биргән иде.
— Ә-ә, әлбәттә... Тын океанны беренче чиратта... Әйдәгез алайса, бу ген океан янына барыйк.
Ә нигә бармаска? Зуфирәнең бүген бер эше дә юк иде.
Ярты сәгатьтән кечкенә яшел автобус гостиница ишеге төбенә килеп туктады. Вадим белән Донна Зуфнрәне автобустан төшеп каршы ♦ алдылар.
— Сезнең әле шәхси автобусыгыз да бармыни?
— Камчаткадагы бөтен нәрсә минеке!—дип Вадим ярым шаярып жавап бирде.
Автобус аларны шәһәрдән алып чыкты да, итәкләре белән бер-бер- сенә тоташып утырган өч янартау яныннан ары алып китте. Таулар артында авыл, аның янында сыер фермасы чагылып калды, ә уңда яшелчә түтәлләре сузылып ята иде. Түтәлләр озын, араларына тирән итеп канаулар казылган—алары язын ташу сулары аксын өчен, ә җәйге коры көннәрдә сугарыр өчен кирәк икән.
Вадим элекке елларны Качматкага балыктан башка һәртөрле азык- төлекне кораблар белән материктан ташырга туры килгәнен, хәзер исә өлкә үзен яшелчә һәм нт-сөт белән тәэмин итү бурычын куйганын сөйләп барды.
Түтәлләр океан ярына ук барып тоташты.
Тын океан, исеменә туры килгәнчә, тыныч иде. Күз күреме киңлектә лазурь төсендәге зәңгәрлек белән балкып җәйрәп ята иде ул. Мондый нурлы, шул ук вакытта салкын, тыгыз җил белән себереп чистартылгандай саф зәңгәрлекне Зуфирәнең беркайчан да күргәне юк иде әле. Дөрес, ул аны кичә вертолеттан күрде, ләкин ярдан күрү бөтенләй башкача икән. Ничек итеп, нинди буяулар белән тасвирларга бу гүзәллекне? Еракта, күз күреме чигендә, диңгезнең күкрәге калкуланып, кабарып тора, су белән күк арасында бушлык бардыр кебек тоела.
Шул бушлыктан тыгыз салкын, тынгысыз җил агыла, ярга якынлашкан саен диңгезнең өстен ныграк тибрәтә, ул тибрәлү көчәеп дулкынга әверелә. Ниһаять, дулкыннар кабарынып, күбекләнеп, ярга ашкына. Читтән караганда текә сыртлы бу дулкыннар көмеш яллы зәңтәр чаптарларны хәтерләтә сыман тоелды Зуфирәгә. Иге дә, чиге дә юк ул күз иярмәс тизлек белән чапкан гүзәл тулпарлар төркеменең. Шу- ларның көмеш ялларына тотынып, офык сызыгының артына, җил туган җиргә барсаң иде дә, ак корабны, тыгыз җилдән һәм диңгез зәң-гәрлегеннән күзләре зәңгәрләнгән ир-егетне күрсәң иде... Зуфирә. юеш комда тирән эзләр калдырып, тулпарларга каршы атлады. Иелеп суга үрелде, әмма көмеш ял урынына аяк очында ак күбек эреп юкка" чыкты.
«Диңгезче—дулкын кебек, ярга бер генә сыена да кире китеп күздән югала. Аны иярләп тә, йөгәнләп тә булмый»,—дигәннәре хак икән...
— Күрәсезме, әнә, сулдарак, ниндидер җанварлар кайнаша, әллә снвучлар, әллә касаткалар инде,—диде Вадим.
Чыннан да, анда нәрсәдер бар иде. Судан әнә шома башлар калыккандай булды, елкылдап сыртлар кабарды. Якын гына да кебею үзләре. Күңел офык упкынына ашкына, анда тагын да гүзәлрәк күренешләр. күз күрмәгән җанварлар сине көтәдер кебек. Беринг та, Өмит тә, мөгаен, нәкъ менә шушылай океан ярына басып карап торганнардыр, зәңгәр киңлек аларны менә шушылай сихерләгәндер.
Кичен Вадим Зуфирәгә Авача култыгын күрсәтергә булды.
«Камчаткадагы бөтен нәрсә—минеке», диюе коры мактану гына булмаган икән, биредәге кешеләр арасында аның Зуфирә өчен бик үк
М Ә Д II н Ә М А Л II к О в А Ф ЯНДРТАУЛАР ЯКТЫ! ЫНДА
аңлашылып җитмәгән абруе бар иде. Катерда аларны зурлап каршы алдылар, капитан үзенең рубкасына чакырды.
Океаннан кайткан зур кораблар барысы да яр буендагы причалларга терәлеп туктый алмый, күпчелеге култык уртасына якорь сала. Алар белән ике арада, шәһәрдәге трамвай шикелле, кечкенә катер йөреп тора.
Эреле-ваклы баржалар арасыннан узып, катер култык иркенлегенә чыкты. Кичке эңгер-меңгердә балкып, каршы яктагы Вилючинская сопкасының карлы түбәсе генә шәфәкъ нурын тотып тора, акчарлаклар нәрсәгәдер өзгәләнеп кычкыра, катерны як-яктан саллы дулкын кыса иде.
— Су салкындыр монда,—диде Зуфирә.
— Ә монда аның жылы булганы да юк,—диде капитан.
— Әллә жәен дә коенып булмыймы?
— Коеналар үзе йөрәк януына чыдый алмаган кешеләр. Гыйшык уты көчәеп киткәндә гажәп шифалы, диләр.
Ярый әле, рубка караңгы иде, капитан Зуфирәнең яңаклары утлы күмердәй кызарып чыкканны күрмәде.
Катер култык киңлегенә серле сарайлар сыман үзенә чакырып торган корабларның берсеннән икенчесенә ашыкты. Килеп туктагач, аның палубасына бау култыксалы тар баскычлар төшерәләр икән, ә тәбәнәкләренең янтыгына катер үзе борыны белән генә төртелеп тора.
Өмитнең корабы нинди икән? Биектер, әлбәттә, тирбәлеп торган текә тар баскычтан ул мәгърур кыяфәт белән, сынын туры тотып, нык адымнар белән төшәдер.
— Капитан, капитан!—дигән карлыккан тавышка Зуфирә артына борылып карады. Рубка палубадан шактый биек булганга, ишекне ачып бу сүзләрне әйткән кешенең җирән сакал баскан башы бусагадан аз гына югары күренә иде.
— Капитан, уин «Кыю»да төшәргә тиеш идем, өлгерә алмадым, зинһар, тагын бер әйләнеп кил инде.
— Авызыңны ачып тормаска иде! Икенче рейс белән килерсең!
— Капитан! Мин вахтага соңарам!
— Яп ишекне! Чит кешегә рубкага керергә ярамаганны белмисеңме әллә?
Ишек ябылды, әмма бер-ике кораб янында тукталуга, тагып ачылды:
— Капитан, ә, капитан!
Капитанның да йөрәге таш түгел икән.
— Ярар, күңел йомшак чакка туры килүең, шайтан вәсвәсәсенә би- реләм инде, кунаклар хөрмәтенә генә,—дип кире «Кыю»га борылды.
Ләкин капитанның мәрхәмәте юкка булып чыкты. Катер «Кыю»ның янтыгына борынын төртү белән, буш палубага форма кигән берәү йөгереп чыкты да:
— Кирәкми! Төшермә! Кире кит!—дип, катерны кире этәргәндәй көчле хәрәкәт ясап, кулын селтәде.
Палубага бау аша үрмәләп азапланган сакаллыга капитан:
— Кире чык! Кире чык, диләр сиңа!—дип кычкырды.
Зуфирәгә кызык булып китте:
— Кешене эштән куу булды түгелме соң бу?—диде ул, Вадимга борылып.—Шушылай бер кул селтәү белән кешенең язмышы хәл ителдеме инде? Кая монда профсоюз? Кайда ике якны да тыңлап гадел хөкемен чыгаручы җәмәгатьчелек?
— Диңгез—бәхәсләшү урыны түгел,—диде Вадим.—Корабта ка-
питан сүзе—закон. Иртәгә идарәгә барыр да рәхәтләнеп бәхәсләшер әнә.
«Диңгездә законнар каты, анда сабан туйлары булмый,—дигән иде Зуфирәне эшкә алганда ак чырайлы ябык кеше—Ял-мазар да юк анда. Балык килгәндә үз эшегездән башка да вахта торырга туры килер, бар кеше белән бергә эшләрсез. Алты сәгать эш, алты сәгать ял». ♦
Эш дигәне шул булачак икән: Зуфирә, кулына брезент бияләйләр § киеп, балыкның вагыннан эресен аерып торачак. Ул үзенең Охот диң- = гезендә интеккәннәрен исенә төшереп, тетрәнеп куйды. Рәтләп эшли 3 алмаса, аны да шушылай бер селтәнү белән чуттан сызып ташларлар н микән? Кырыс, ә кайчакта аяусыз икән диңгезнең законнары! «
Алар өчәүләшеп—Зуфирә, Вадим, Донна—палубага чыгып басты- < лар. Корабларда төрле төстәге бихисап утлар кабызылган. §
— Сез шәһәр утларының корабларга ни әйткәнен аңлыйсызмы?— ь дип сорады Зуфирә Вадимнан.
— Аңлыйм, әлбәттә, — дип жавап бирде Вадим.—«Сәлам сезгә ко- «
раблар, ди шәһәр, ерак диңгезләрдән исән-сау гына кайтып җиттегез- ф ме? Юллар бик авыр булмадымы? Карлы-бозлы давыллар хәлегезне < алмадымы, усал дулкыннар какшатмадымы?» ®
— Юлларыбыз җиңел булмады, әмма без сынатмадык, дип җавап ° бирәләр шәһәргә кораблар, шулай бит!—дип, аның сүзен дәвау итте s Зуфирә.—Без кар-бураннарга да, биек дулкыннарга да бирешмәдек, * чөнки син безгә иң батыр улларыңны биреп җибәргән идең.
— Улларымның юлы уң булсын, алар альбатрослардан да кыюрак, п чыдамрак булсын өчен мин бар көчемне куярмын, кораблар,—ди кала. ~
Вадимның бу сүзләреннән соң Зуфирә тынып калды.
Өмитнең дә корабы ераклардан әйләнеп кайткач кала утлары бе- ® лән менә шушылай сөйләшәдер. Ләкин бармы шәһәрнең мең уты ара- '• сында бары тик зәңгәр күзле капитан өчен генә кабынганы, бармы аңа гына хәерле юл теләп җемелдәгәне?
Шушы хыялый сөйләшүгә ялгап, ишарә белән генә бу хакта Вадимнан сорарга микән әллә?
Ләкин нәрсәдер Зуфирәне тагын тыеп калды. «Түз, диңгез сабырларны, чыдамнарны гына үз итә»,—диде кала якты утлары белән.
Алар әкрен генә шәһәрнең үзәк урамы буйлап киттеләр. Мондый урам башка бер генә калада да юктыр—аның бер ягында биналар, икенче ягында причаллар, алар кырында диңгез краннары, баржалар, катерлар. Кала белән корабларның кул бирешеп күрешкән ноктасы.
Урам тын, күктән йомшак бәс коеда, лампочкалар тирәсендә вак күбәләкләрдәй кар бөртекләре бөтерелә иде.
Менә алар бер кечкенә бакча турысына килеп туктадылар. Челтәрлән ясалгандай нәфис ябалдашлы агачлар ышыгында бер һәйкәл күренә. Алар бакча капкасыннан кереп, һәйкәл янына үттеләр. Гади генә иде бу һәйкәл—биек таш өстенә якорь куелган, аңа, һәйкәлнең тынычлыгын сакларга теләгәндәй, кар мендәре кунаклаган.
— Лаперуз һәйкәле,—диде Вадим—Минемчә, безнең шәһәрдәге иң мәгънәле һәм матур һәйкәл бу. Бу кеше Франциядә туган, унбиш яшеннән корабларда йөзгән, кырык алты яшендә кораблары-нне белән юкка чыккан. Каберенең кайсы диңгез төбендә икәнен белгән кеше дә юк. Үлгәненә ике гасыр инде, җирдә аннан соң әллә ничә буын ал-
97
машынды, ә ана булган мәхәббәт һаман кимеми. Мин һәйкәл янына кнләм дә уйланам, бу кешене өзелеп сөйгән берәр хатын-кыз булды, микән бу дөньяда? Үзе исән чакта сагынып, саргаеп яраткан бердәнбер яры булганмы икән? Нишләптер бу хакта бер генә белешмәдә дә, энциклопедиядә дә язмыйлар. Ул фәлән-фәлән диңгезләрдә йөзгән, аның карамагындагы фәнни тикшеренү кораблары фәлән дә төгән дип аталган, аның исЪме белән фәлән бугаз атала... Ләкин ул бит тере кеше булган, чын мәгънәсендә ир-егет булган, башка кешеләр янып сөя белгәнне, ул сөймәгәндер дисезме?
— Ашкын йөрәкле кешеләрнең хисләре башкаларныкына караганда көчлерәктер дә әле,—диде Зуфирә.
— Соң, шулай булгач, табигый бит инде, аның күңеле мәхәббәт мәсьәләсендә дә буш булмагандыр! Ләкин ул туган илен дә, сөйгән ярын да ташлап, каядыр еракка, хәвефле юлларга чыгып киткән. Мин аны аңлыйм, кайчак шундый омтылыш була кеше күңелендә. Лапе- рузның ватандашы бөек фикер иясе Вольтер: «Яна ачышлар ясаган кешеләр, шул ачыш юлында берничә адым гына ясасалар да, чын мәгънәсендә бәхетлеләр» дигән. Ләкин бу бәхет бик кыйбатка төшә түгелме соң, аның бәрабәренә кеше башка бәхетләрдән мәхрүм булмыймы! Әйтик, халык туган илдән, сөйгән ярдан аерылуны зур бәхет- сезлеккә саный, ә Лаперуз кебекләр үзләрен шул бәхетсезлеккә дучар итеп, аннан зур бәхет эзләп китәләр. Ничектер, бәхет белән бәхетсезлек бер-берсенә килеп урала. Яна ачышлар ясаган кешеләрнең язмышы күп очракта фажигагә дучар була. Гадәттәге чикләрнең аръягында ниләр барын белергә омтылган кеше гади кешеләргә хас бәхеттән мәхрүм ителергә тиеш микәнни? Шушы ике бәхетне берьюлы тоеп яшәү мөмкин түгел микәнни?
Зуфирә ни дип тә жавап бирә алмады. Хәер, Вадим бу сорауны үзалдына гына бирде шикелле. Алар әкрен генә борылып бакчадан чыктылар, Донна, күләгә кебек, тын гына алар артыннан иярде.
— Мин, әлбәттә, Лаперуз түгел,—диде Вадим.—Ләкин минем үз океаным, үзем башлап үтәсе билгесез юлларым бар. Менә сез Гейзерлар үзәнендә булдыгыз бит, бәлки аңлагансыздыр.
— Әйе, ул үзе бер билгесез диңгез,—диде Зуфирә.
— Минем күңелем шунда береккән. Ләкин шушы иманымны иң якын, иң газиз кешемә аңлатудан гажизмен. Дөрес, ул бәлки аңлыйдыр да, ләкин ул минем бу иманымны кабул итә алмый, ул үзәнне мине'м кебек ярата алмый... Сез хатын-кыз, сез ижат кешесе, хис кешесе. Бәлки миңа ярдәм итәрсез, бәлки аның күңеленә ничек ачкыч табарга икәнен әйтерсез?
Бераз тын бардылар. Вадим Зуфирәдән тиз генә жавап көтми, аның бары тик эчендәге зарын кемгәдер сөйлисе, серен уртаклашасы гына килә иде булса кирәк.
— Мин үзәндә эч пошудан беркайчан да интекмим, гейзерларның көндәлеген алып барам, хайваннарны, һава хәлен күзәтәм, күп укыйм. Ләкин мин дә адәм баласы, минем дә йөрәк таш түгел. Үзәнгә элегрәк туристларны китерәләр иде, мин аларга аңлатма биреп йөрим. Төркем арасында әле берәрсенең ягымлы елмаюы, әле берәр зифа буй-сын күзгә чалынып үтә, йөрәк сулкылдап куя.
Берничә ел шулай дәвам итте. Ләкин бәхетемә димме, бәхетсезле- гемә димме, ниһаять, язмыш мине берәү белән очраштырды. Ул жәйне мин Кронока заповеднигында урманчы булып эшли идем. Гейзерлар үзәненнән ерак түгел, диңгез буенда булды бу. Кайсыдыр берәүнең акыллы башына заповедникта электр станциясе төзү фикере килгән бит. Бер заман геологлар килеп төште, трактор белән жир казыйлар,
рәтне күрсәгез иде сез ул чакта! Фантазер! Ә Ленам торган саен ныграк моңая, ләкин мин моңа әллә ни борчылмыйм, хатын-кызның че- 2 терекле чагы дип үземне тынычландырам. Ул өзми-куймый мине үзе белән Ленинградка китәргә үгетли, ә мин, монда яшибез, дим, башканы ишетергә дә теләмим, билгеле. Озак бәхәсләштек без шулай, әмма мин аны үз иманыма китерүемә ышанып яшәдем. Бер заман, Петро- павловскийга врачка күренергә барам, диде бу. Ансыз булмый бит инде, беләм. Мин өйгә мич чыгарып азаплана идем, эшнең тыгыз вакыты, үзен генә вертолетка утыртып җибәрдем. Ике көн көтәм кайтканын, өч көн, инде вертолет та ике тапкыр килеп китте, ә бу кайтмый да кайтмый гына бит! Киттем моны эзләп шәһәргә. Ул Ленинградка кайтып китте, диделәр. Мин дә аның артыннан очтым. Барып таптым квартирын. Ишекне Лена үзе ачкач, аның сау-сәламәт икәнлеген күргәч, бөтен үпкәләрем онытылды, түбәм күккә тиярдәй булды. Сүз әйтә алмыйм, телем көрмәкләнә. Кире борылып чыгып киттем, бардым кибетләргә, ни бар акчама алдым күчтәнәчләр, бәби кирәк-яраклары. Кайттым. Ленага кочагы белән тоттырдым. Кич җитте, Ленаның әти- әнисе, туганнары табын янына җыелды. «Котлагыз безне, дим, без бит ир белән хатын хәзер, озакламый бәбиебез дә булачак». Барысы да тасраеп миңа карап утыралар. Лена аякка баса, чыгып керик әле. янәсе. Чыктык күрше бүлмәгә. «Ни сөйлисең син?—ди бу—Нинди бәби? Бернинди бәбиебез дә булмаячак безнең!» «Син... син баланы юк итәргә дә өлгердеңмени?» Мин ярсып аңа таба килә башладым. Ул куркып чыгып китте, мин караватка аудым. Кич буе яныма беркемне кертмәдем. Аннары тордым да саубуллашмый-ннтми чыгып киттем. Кайттым кире заповедникка. Дөньям җимерелгән кебек йөрим шулай. Бер көнне кулыма телеграмма китереп тоттыралар; «Катер белән ки- ләм. каршы ал!» Заповедник конторыннан газик машинасын сорап алдым Пристаньга барабыз. Урман юлыннан каршыбызга йөк машинасы килә, выжт итеп яныбыздан узып китте. Кабинасында өч кеше,’
тыр да пыр урман сукмакларыннан машина куалар. Бөтен җәнлек- жанварны куркытып бетерделәр, йл гынамы, бер ишесе рәхәтләнде киек итенә, тиенде кызыл балыкка, уылдыкка. Үзләренә җитәрлек итеп кенә тотмыйлар, тартма-тартма тутырып өйләренә озаталар. Урманда әледән-әле мылтык ухылдап тора. Мин йөргән булам чабып, төрле оешмаларга шикаять язам, браконьерларны эзәрлеклим, мылтыкларын тартып алам, ятьмәләрен тураклыйм. Безнең арада каты сугыш баш, ланды дияргә була. Ләкин геологлар арасында берсе,—зифа буйлы, ак йөзлесе күңелгә якынаеп китте бит. Көн саен очрап тора үзе, язын үсеп киткән гөл шикелле күңелгә һаман тирәнрәк тамыр җәя бара. Сизәм: торган саен ягымлырак елмая бу миңа...
«Бер дә гаҗәп түгел»,—дип уйлап куйды Зуфирә.
— Тиз аңлаштык без моның белән. Бергә урманнарда йөргәннәрне, кайнар елгаларда коенганнарны сөйләп тормыйм инде. Гашыйклар арасында була торган гадәти хәл анысы. Ике ай эчендә ике метр булып үсә торган шеломайник үләне шикелле тиз үсте безнең мәхәббәт. Мин, язылышыйк, кешечә яшик, дигән идем, ә ул язмышларны ныгытып бәйләргә ашыкмады. Кем аңласын сезне—хатын-кызларны! Мин ул җәйне бик кызуланып теге Гейзерлар үзәнендәге йортны салу мәшәкате артыннан чаба идем. Я алла, ул йортның ничек салынганын, миңа күпмегә төшкәнен белсәгез икән! Хан сараена торырлык булды ул минем өчен! Кирәк-ярагын табасы, аны вертолет белән ташыйсы! Аның бит вертолетын да кил, бирәбез, дип тормыйлар... Аңарчы без Донна белән палаткада кышлый торган идек. Ә хәзер Ленаны ничек палаткада яшәтим? Җитмәсә бәби көтәбез. Минем бәхетне, минем гай
ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫСЫНДА
кулларында мылтык, ауга барышлары. Мин үзебезнең шоферга кире борылып, тегеләр артыннан куарга куштым. Без куабыз—тегеләр куа, без чабабыз—тегеләр аның саен кызулый. Ну, безнең газик бит, машина артыннан ничек тә життек. Мин шоферга йөк машинасы белән янәшә барырга куштым, үзем, җаен туры китереп, тегеләрнең поднож- касына күчтем. Ә аларның шоферы рульне боргалый, мине агач кәүсәсенә бәрдереп сыдыртып калдырмакчы.
Зуфирә кәкрәеп-бөкрәеп үскән ташкаен агачларын күз алдына китерде: аларга бәрдергән булсалар, Вадимның сөякләрен дә җыеп ала алмаслар иде.
— Ә мин кузовка үрмәлим,—дип дәвам итте Вадим.—Ниһаять, болар миннән котылып булмасын аңладылар. Туктадылар, берсе кабинадан атылып чыкты да, миңа төзәп атып та җибәрде. Мин төшеп азаплана идем. Пулясы аякка тиде. «Ахмак, дим, нишлисең? Төрмәдә черисең киләме әллә?»—«Син күптәннән минем бәгыремдә таш булып утырасың инде,—ди бу.—Миңа хәзер нишләсәм дә бер җавап бирәсе, үтерәм мин сине»,—ди. Күрәм: лаякыл исерек үзе. Тизрәк җиргә сикердем дә, машина артына ышыкланып, пистолетымны тартып чыгардым. Ул исерек бит, бүтән тигезә алмады, ә мин муенына, һәм, гафу итегез, касыгына тигездем. Ул арада пристань ягыннан кешеләр килеп чыкты, тегенең кулыннан мылтыгын тартып алдылар. Ә мин Ленаны күрүгә, «исәнме» урынына: «Син дә йөрисең шунда ачу китереп!»—дип кыч-» кырганымны сизми дә калдым.
— Әйе шул,—диде Зуфирә уйланып—Әгәр Лена белән мөнәсәбәт-ләрегез шул кадәр катлаулы булмаса, браконьерлар белән очрашу бу хәтле фаҗигале тәмамланмас иде, мөгаен. Сез артык ярсыгансыз, га- сабилангансыз, сезгә карап алар ярсыган...
Зуфирә үзенең Эльвир өчен Румия белән дәгъвалашып йөргәннәрен исенә төшерде. Я алла, чыннан да шундый түбән тәгәрәгән чаклары бар идемени аның? Кемне сөясең бит, түбән кешене сөйсәң, үзеңнең шул дәрәҗәгә төшкәнеңне сизми дә каласың. Ничек диелә әле халык җырында: «Сөяр булсаң, сөймә, җаный, үзеңнән түбәннәрне!»
— Атышуда Ленаны турыдан-туры гаепләп булмый анысы,—дип дәвам итте Вадим.—Без еш кына үзебезнең сөйгән ярларга каты бәгырьле дә булабыз... Шуннан безне—ике яралыны—машина әрҗәсенә сузып салдылар. Юл дыңгырдык бит, поселокка барып җиткәнче минем имгәнгән аягымны ике кулы белән тотып кайтты Лена.
— Ә кем бәйләде, дәвалады?
— Шин салу, бәйләү хәтлесен генә үзем дә беләм анысы. Үзәндә бер ялгызы яшәргә күнеккән кешегә аны белмәү мөмкин түгел. Вертолет икенче көнне килеп җитте. Петропавловскийдан мине Мәскәүгә озаттылар. Катлаулы операцияләрдән соң аягым җйде сантиметрга кыскарып калган иде. Доктор Илизаровка рәхмәс, үз методы белән озайтты менә.
— Ә Лена?
— Мәскәүдә чакта мин аны яныма китермәдем. Рәнҗүем бик зур иде, гафу итә алмам кебек тоелган иде... Больницага минем янга галим карчыклар килеп йөрде, үзәннең кадерен белүчеләр. Алар мине ифрат яраталар бит.
— Ә теге браконьер?
— Ул хәзер төрмәдә. Алты ел бирделәр үзенә. Кайту белән иң беренче эшем итеп Николаевны эзләп табам, барыбер җир йөзендә яшәтмим, дигән сүзләрен китереп ирештерделәр инде. Сез хатын-кыз, әйтүе дә кыеп, ләкин... кешеләр бит без!.. Минем пуля аның ирлеген зарарлаган, шуны гафу итә алмый икән.
— Әгәр ул әйткән сүзен чынлап торып үтәргә теләсә? Үзәндә бер үзегезне сагалап йөрсә? Курыкмыйсызмы?
— Беләсезме, Зуфирә,.кеше өчен мәхәббәттән дә, яшәүнең үзеннән дә кадерлерәк нәрсәләр бар. Мин аны анлатып бирә алмыйм, аны бәлки сүз белән әйтеп биреп булмыйдыр да, аны бары тик жыр белән яки буяулар белән йөрәктәи-йөрәккә хис аша гына аңлатып буладыр. Башым исән чакта китә алмыйм мин үзәннән...
— Донна да ярдәм итә алмас, ахрысы, сезгә...
Зуфирә арттай күләгә шикелле ияреп килгән эткә борылып карады, тегесе аның карашын сизеп, аягына ышкылып узды.
— Минемчә, эт агрессиврак, сизгеррәк, усалрак булырга тиеш,— дип өстәде Зуфирә.— Ә бу, гафу итегез, ахмаграк та тоела миңа.
— Ахмак түгел, ул бик акыллы, бик сизгер. Мин үзем анардагы явызлыкны бетерергә тырыштым. Җан иясен тешли белмәсен, усал итеп өрмәсен, беркемне дә эзәрлекли белмәсен, дидем. Күрәсез, ерткычны да яхшы күңелле итеп була! Ә кешеләр үзара мөнәсәбәтләрне үзләре хәл кылырга тиеш дип исәплим. Мин ул бандитка каршы торырлык көч табармын үземдә! Мине йашка көчсезлегем гажизләндерә: ничек итеп Ленаның күңелендә үз йөрәгемдәге талпыну утын кабызырга, ничек итеп аңарда Гейзерлар үзәненә мәхәббәт уятырга? Ташлап китмәсен иде ул безне! Мине дә, үзәнне дә! Шунда минем белән бергә яшәүне бәхетнең иң зурысы дип санасын иде!
Зуфирә кыргый тарлавыктагы ялгыз йортны күз алдына китерде. Кышын тәрәзәләрен кар томалап куя икән... Әбугалисина мәгарәсе... «Ә син Әбугалисииадан уздырмакчы, мәгарәгә ялгыз гына түгел, сөйгән ярың белән кермәкче, —' дип эчтән көлемсерәп уйлады ул. — Кем белән диген әле! Ленинград каласында туып үскән кыз белән! Сәнгатьнең кодрәтен чиксез дип уйлыйсыңмы әллә син? Мәгарәгә керсен өчен аны бөтенләй икенче кеше итәргә кирәк ләбаса!»
— Ә ул мине үз ягына аударырына ышана... «Бер заман кыргыйларча яшәүдән туярсың, акылга утырырсың, минем янга барыбер килерсең, мин көтәм», дип яза ..
— Әйтеп торасыз бит, берьюлы ике бәхеткә ирешеп булмыйдыр дип... Менә мин дә талпынып килдем, бик зур өметләр белән килдем, минем әле сез әйткән бәхетләрнең берсенә дә ирешә алганым юк,— диде сагышланып Зуфирә.
— Сезгә дә жиңел түгел... Һәм мин сезне өметләндерә дә алмыйм.
— Ә нигә сез миңа турысын гына әйтмисез? Ни булды сонгы өч ай эчендә?
— Мин сезгә бары бер киңәш кенә бирә алам. Театрда булдыгызмы әле сез? «Ә аннары тынлык» дигән спектакльне карагыз әле. Сезне бирегә ир кешегә, ягъни Өмиткә булган мәхәббәт кенә алып килмәгән, шулай бит? Лаперузларны, Берингларны билгесез юлларга дәшкән талпыну алып килгән сезне. Ни генә булмасын, мәхәббәтемдә бәхетле була алмадым дин, сез аяктан егылып ятмассыз.
Зуфирәгә кинәт эссе булып китте, ул бер сүз дә әйтә алмады.
Спектакль Зуфирә язмышына бөтенләй кагылышы булмаган хәлләр турында булып чыкты. Хәер, аның каенанасына булган мөнәсәбәтенә бераз ишарә бар иде анда. Ләкин ул хәлләр бит Зуфирә өчен үткәннәрдә калды һәм ул хәзер дә Сабира карчыкка карата кешелекле булуы, аны ахырынача каравы белән горурлана, бу мәсьәләдә аның вөҗданы саф. тыныч. Аннары, каян белсен Вадим ул хәлләрне? Әллә
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫСЫНДА
Өмит сөйләгәнме? Сөйләсә дә, ул карчыкны искә алып утыруда нн мәгънә?
Зуфнрә башта бик тә сәерсенде. Ләкин әкренләп ул үз борчуларын онытты, сәхнәдә барган вакыйгалар аны бөтенләй башка дөньяга, башка язмышларга алып кереп китте...
Кайдадыр бик еракта, җир шарының икенче ягында яшәп яткан карт белән карчык гомер кичергән йорт-җирләрен сатарга мәҗбүр булалар һәм балалары кулына калалар. Ләкин биш баланың берсе дә аларны үзенә алырга теләми. Бәхәсләшә, дәгъвалаша торгач, алар карт белән карчыкны берәм-берәм чиратлашып асрарга булалар. Шулай итеп, берсе анасын, икенчесе атасын үзенә ала. Илле ел буе бер-берсеннән бер генә көн дә аерым яшәмәгән кешеләрне балалары аера... Алар икесе ике ерак шәһәргә китәргә тиешләр. Икесе дә инде башка очраш- маячакларын беләләр, әмма бер-берсенең күңелен аяп, бу хакта саубуллашканда ләм-мим сүз ычкындырмыйлар.
Җир шарының икенче ягында яшәп яткан* карт белән карчыкның фаҗигале язмышы зур театрның иркен залында, кызыл бәрхет белән тышланган утыргычларда утырган йөзләрчә тамашачыларның күңелен биләп алды. Аеруча карчык игътибарны җәлеп итте, бөкрәебрәк килгән гәүдәсенең һәр хәрәкәте, күкрәк түреннән чыккан йомшак тавыш белән йөрәкләрне айкап ала иде ул. Бар халыкның йөрәген уч төбендә тоткандай, көлдереп, сокландырып, кызгандырып һәм елатып торды, һәркемне үз ихтыярына буйсындырды.
Соңыннан карт белән карчыкны әллә ипчә тапкыр пәрдә каршына чакырып чыгардылар, туктаусыз:
— Браво, браво, молодец! — дип кычкырдылар.
Зуфирә театрга килеп яхшы эшләде, күңеле сафланып, рухы үсеп китте, әмма Вадимның кинаясе барыбер аңлашылмады.
Икенче көнне ул телефоннан шалтыратып шуны сорамакчы иде, ләкин Вадим аңа авыз ачарга ирек бирмәде:
— Кич белән безгә килегез, бездә бүген уңыш кичәсе була,— диде.
— Нинди кичә?
— Уңыш кичәсе, җәен җыйган уңышны барлыйбыз. Килегез, үкен-мәссез, бездә бик кызыклы кешеләр була.
Кич җилле, буранлы иде. Автобуслар шыгрым тулы иде. Зуфирә билгеләнгән вакытка төгәл барып җитә алмады. Вадим белән Донна аны тукталышка чыгып каршы алдылар. Урамнан өйгә барып кергәнче. Вадим шуны аңлатты алар һәр көзне шулай бер җыелып, җәен нәрсәләр күргәннәрен сөйлиләр, фотолар, слайдлар карыйлар икән.
Ишекне җиләк кебек пешкән, ак йөзле, соры күлмәкле, соргылт чәчле хатын-кыз ачты.
— Лена, — дип таныштырды аны Вадим һәм Зуфирәнең кемлеген аңлатты. Хатын ачык чырай белән снзелер-сизелмәс кенә итеп башын иде.
Бер карауда аның кемлеген бәяләп куйды Зуфирә: күп кенә хатын- кызларга хас ягымлылык балкып торган ачык йөзле, бераз пошмас- рак, дөньяда үзе рәхәт яшәргә ярата торган һәм башкаларны да тынычландыра, күңелләрен күрә белә торган бер хатын иде бу. Гаилә өчен алыштыргысыз кеше,, мәхәббәтле, сөйкемле хатын һәм йомшак телле, кайгыртучан, күп нәрсәне гафу итә белүчән ана булыр өчен яратылган җан иясе. Ирләрнең андыйларны яратмавы мөмкин түгел.
Лена соры песи шикелле йомшак хәрәкәт белән артка чигенде. Хәер, песи түгел, артында торган сыгылмалы гәүдәле Доннага охшаган иде ул!
Вадим Зуфирәне башка кунаклар белән дә таныштырды: озын гәүдәле, туры сынлы, ыспай киемле ир белән хатын, берсе — геолог, икен-
чесе — сейсмолог икән. Какча яңаклы, янып торган күзле яшь ирне Борис диделәр, анысы өлкә телестудиясенең операторы булып чыкты. Иң соңыннан, ничектер бераз ясалма хәрәкәт белән башын артка ташлап, туры кара чәчләрен икегә аерып озынча йөзе тирәли салындырып төшергән бер хатын-кыз урындыктан торып басты. Аның үз-үзен тотышы да, бик-үк чибәр булмаган йөзе дә, челтәрле ак кофта белән * озын кара юбка кигән нечкә билле төз сынының һәр хәрәкәте дә нгъ- s тибарны җәлеп итә, хәтердә сеңеп кала торган иде. =
— Клара, — дип, озын бармаклы тар кулын Зуфирәгә сузды ул.— f Аның күкрәк түреннән чыккан калын йомшак тавышы Зуфирәгә бик S таныш булып тоелды. «Кайчан күрдем соң әле мин бу кешене? — дип £ уйлады Зуфирә. — Хәер, бер күрсәң онытылырлыкмыни? Күргәнем юк a үзен, ә тавышы... бик таныш...»
— Сез Казаннан икәнсез, — диде Клара бәрхет күзләре белән генә J
елмаеп.— Безне якташлар дияргә була. Дөрес, мин үзем Чиләбе өл- * кәсеннән, Пласт шәһәреннән. Алай да сәхнәдә Казанская йөрим. Чөнки = ирем Казаннан минем. Бәлки ишеткәнегез бардыр, Гасимов, Өмит ' Гасимов? *
Зуфирәнең аяк астында идән чайкалып киткәндәй булды. Димәк, * кичә бөтен театрны үз ихтыярына буйсындырып торган кортка — шушы о артистка һәм ул... Өмитнең хатыны?
Күпмедер вакыт һушына килә алмый торды Зуфирә, менә аңына “ Вадимның сүзләре килеп төште, алар да әле йомшак, калын пәрдә ар- J кылы ишетелгәндәй тоелды:
— Кызганыч, бүген менә арабызда Өмит юк. иң кызыклы кыйсса 2 аныкы була торган иде.
Клара, башын артка ташлап, күкрәк тавышы белән көлеп җибәрде, п
— Ә мин аны бүтән сезнең янга җибәрмим, җибәрмим, җибәрмим! 2 Килсәк тә икәү җитәкләшеп килербез дә, җитәкләшеп кайтып китәр- ’ без. Ленаны да котыртып куям, сезне ялгыз калдырмасын. Югыйсә сезнең үзегезне буйдакка санап, айлар буе монда бездән качып ята торган яман гадәтегез бар!
— Үзегез гаепле,—диде Вадим аның шаяруына кушылмыйча, җитди итеп. — Араларны үзегез өзәсез. Мәңгегә өзгәндәй итәсез дә аннары ике арага тагын җеп суза башлыйсыз...
Аның бу сүзләрендә аермачык булып күңел сызлавы ярылып ятса да. Клара тагып аңламамышка салышты
— Хатын-кызның капризы булыр инде. Ә сез гафу итәргә өйрәнегез. Шулай бит, Зуфирә. мин дөрес әйтәм бит!
Зуфирә тел тибрәтерлек хәл тапмады. Вадимның беренче очрашканда ук: «Ул бирегә кайтмас инде»,— дигән сүзләре аңлашылды хәзер. Димәк, Зуфирә юлларда адашып йөргән ^рада, Өмит белән хатыны ңилешеп куйганнар икән, Вадим Зуфирәнең хатларын шуна күрә Өмиткә бирмәгән икән...
— Кунаклар, табын янына рәхим итегез! — диде Лена
Шунда гына Зуфирә як-ягына әйләнеп карады. Бүлмә танымаслык булып үзгәргән, капчыклар, тартмалар каядыр юкка чыккан, идән юылган, өстәлгә ак ашъяулык җәелеп, матур савыт-саба тезелгән. Тәрәзәдә сары пәрдә... Зуфирәнең элекке килүендә бар иде микән ул, әллә анысын да Лена элгәнме?
Өстәлдә чәчәкле тәлинкәләрдә кәтлнтләр. итләр белән кайнарлап әзерләпгрн ипи телемнәре, кызыл балык, уылдык, кысла ише ризыклар һәм ни бары бер шешә кызыл шәраб тора.
Сыйның иң зурысы— монда җыелгау кешеләрнең «җәйге уңышы» нде. ,
Геолог төрле төстәге ташлар күрсәтә-күрсәтә, кайсы урында нинди казылма байлыклар ятканын сөйләде. Аның хатыны Толбачнк вулка-
нынын кайчан атачагын ни рәвешле алдан ук белгәннәрен, янартау янына галимнәрне, журналистларны алдан ук чакырып куйганнарын әйтте.
— Монда без барыбыз да үз кешеләр, яшереп-нитеп маташма, дөресен генә әйт әле: тагын кайчан жир тетрәячәк? — диде аңа иренчәгрәк тавыш белән Лена. Ул урындыкка шундый жайлап утырган, иркәләнгән мәче кебек күзләрен кыскан иде, аркасыннан сыйпасаң, мырлый башлар кебек тоела.— Усть-Камчатскийда, төнлә жир тетрәгәч, бер хатын урам уртасына ялангач килеш йөгереп чыккан, дип сөйләделәр. Ваннада яткан чагы булган, куркуыннан киенәсе барын оныткан, бичара. Тора икән шулай халык арасында шәп-шәрә килеш... Без дә шундый хәлгә калмыйк тагы!
Барысы да жиңелчә генә көлешеп алдылар.
— Коена бирегез! — диде сейсмолог шаярып.— Мин үземнең дус- ишләремне кыен хәлгә куймам, ванналардан чыгыгыз, дип алдан хәбәр итәрмен!
Аннары утны сүндереп, слайдлар карадылар. Какча яңаклы, янып торган күзле әлеге оператор Толбачик вулканының ничек атканын махсус вертолеттан төшереп йөргән. Чакрымнарча биеклеккә ыргытылган ут-ялкын, төтен-сөрем баганаларын, күктән коелгандай тирә-якка сибелгән зур-зур ташларны (алар вулкан бомбалары дип аталалар икән), су урынына эреп аккан ком-таш елгаларын, ул елгалар агымына эләгеп, дөрләп янган урманнарны, үзәннәрне... Нинди кечкенә, көчсез. зәгыйфь булып тоела икән Кеше бу һәлакәт, дәһшәт һәм шул ук вакытта сокландыргыч кодрәт каршында...
Ләкин барыннан да бигрәк үзәкне өзгәне, җанны тетрәткәне шушы дәһшәт каршында барча тереклек ияләренең бердәмлекләрен тою иде. Менә боланнар палатка янына сыенганнар, кешеләрдән ярдәм көтәләр, тычканнар аларның аяк арасына кереп күктән яуган ташлардан котылу чарасын эзли, эсселектән көйгән кошчыклар учка кунып тамчылап су эчә... Зур дәһшәтләр вакытында безнең барыбызны да бер язмыш көтә, без барыбыз да җир балалары, без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш, ди иде гүяки бу күренешләр. Менә кайчан аермачык сизелә икән ул тереклекнең бердәмлеге — янартаулар уянып, тирә-юньгә ут кабынгач!
Вадимның слайдлары тереклек ияләренең рәхәт, тыныч, мул һәм гүзәл бер мохитта яшәүләре турында иде. Куаклар янында боланнар, җиләк ашап йөрүче аю. тездән җылы суда тыныч кына басып торучы аккошлар...
' Вадим елмаеп-көлемсерәп үзе төшергән кадрларны аңлата, анын бөтен кыяфәтеннән бәхетле, тыныч булуы, хәтта бераз гамьсезлеге бөркелеп тора иде. Бу —Зуфирә белгән киеренке рухлы, таләпчән һәм хәрәкәтчән Вадим түгел иде. Ленаның гамьсезлеге йокканмы әллә аңа. әллә сөйгән яры янында бөтен җаны белән вакытлыча гына ял итүеме? Ни генә булмасын, Вадим да, үзе әйтмешли, адәм баласы бит!
Зуфирә тагын борылып Ленага карады: һаман шулай җайлы итеп, күзләрен кыса төшеп, рәхәт чигеп утыра. Җиңдем дип уйлый торган-, дыр бәлки. Ләкин ялгыша. Бу вакытлы гына килешү, диңгезнең беразга гына тынып торуы, менә озакламый офык тирәнлегеннән ургылып чыккан җил аның өстен җыерчыкландырыр, дулкыннар кубар.
Ә бәлки киресеңчәдер, Лена Вадимның иманын кабул иткәндер, аның белән калырга ниятләгәндер? Ай-Һай. бу иркә соры песи йомшак диваннарсыз, затлы пәрдәләрсез, фирменный бутербродларсыз һәм күңелне кытыклый торган яңалыклар алып килүче дус-ишләрсез яши алырмы икән... Шәһәрдә үскән бала, аңа телевизор, трамвай, зур кибетләр, җылытылган, йомышка бөтен уңайлыклары да булган йорт кирәк... Аның каны да Вадим канына караганда сыеграктыр, мөгаен,
ул әкренрәк, талгынрак ага торгандыр... Ул каннын агышын көчәйтерлек, бу йокымсыраган күңелне кузгатырлык берәр көч бармы дөньяда? Вадим сәнгатьнең көчен артык югары бәяләми микән?
— Хәзер сүзне Кларага бирәбез,— диде кинәт калкынып, дәртләнеп киткән Лена. — Ну, Клара, котлыйбыз сине, бөтен шәһәр снна гашыйк! Соңгы ролең белән син бар кешене хәйран иткәнсең. Мин дә ир- * тәгә үк барам. Шуннан берәр монолог укып күрсәт әле! Әйдәгез, КУЛ < чабып сорыйбыз!
Казанская бераз ясалмарак, мәһабәт хәрәкәт белән нечкә сынын 3 турайтып торып басты. Зуфирәгә ул кыланчык булып күренде: «Кара £ чәч, кара юбка, ак йөз, ак кофта һәм кискен хәрәкәтләр... Саесканга к охшаган», — дип уйлады ул көнчелеген тыя алмыйча. а
— Спектакльне кабатлауның нигә кирәге бар? — диде Клара сәх- ч нәдә күнеккән гадәте буенча шактый кычкырып. — Мин сезгә бер җыр < жырлап күрсәтим әле. Георгий Поротовтан камчадалларның борын- £ гы ыруг җырын отып алдым. Тыңлагыз.
Ул башын чайкап, чәчләрен таратып җибәрде, кинәт кечерәеп кит- кәйдәй булды, кулларын түр стенадагы өч янартау сурәтенә таба сузып, * күкрәк түреннән чыккан калын, йомшак тавыш һәм моңарчы Зуфирә < беркайчан да ишетмәгән ят, ләкин шул ук вакытта бәгырьгә үтеп керә “ торган аһәң белән, моңлы һәм дәртле итеп башлап җибәрде:
Ковран тавы еслэреннән
Аккошлар очып бара... г
Ул, кулларын баш өстенә күтәреп, очып китәргә теләгәндәй омты- £ лыш ясады, челтәрле озын җиңнәр канатлардай җилпенде...
Ук атты тезэп аларга о
Бер аучы — йеэе кара...
Ук тиде аккош кызына, Канаткаен сындырды. Аның елау авазыннан Таш таулар сыкрап торды...
Җырчы, сызлануны үзе кичергәндәй, кулларын тигезле-тигезсез җилпеп, сыгылып төште... Бу инде кичә театрда бөтен халыкны тетрәтеп тоткан карчык та, бераз кыланчык, саесканга ох шагал артистка да түгел, бу — текә күкрәкле кыялар белән зәңгәр диңгез очрашкан бер урында, җирнең кайнар карынында яралган җан иясе иде... Ул үзенең барча тереклек белән бер тамырдан икәнлеген бөтен йөрәге белән тоеп тора, үзен ак далалар өстеннән талпынып очкан аккошлар белән бер нәселдән дип саный. Ул җирнең йөрәк тибешен зәңгәр күккә таба тәне аша үткәрә һәм кояш нурын җиргә тоташтыра... Ул табигать белән бердәмлеген, бөтен тереклек дөньясының бердәмлеген янартаулар яктысында бар галәмгә белдерә, шул бердәмлекнең тантанасын игълан итә...
Ике егет—ике аккош
Ашкынды кыз янына, Күтарделор кызны алар Кечле канатларына...
Юк, бу — җыр гына түгел, йөрәкләрдән йөрәкләргә агылган хис, тантана, тереклекнең мәңгелегенә, гаделлеккә ышаныч иде... Бик борынгы ата-бабалардаи, кайчандыр тереклек яралган гасырлардан безнең йөрәккә килеп тоташкан изге моң бу...
Ковран тавы еелвреннен Алар берге очтылар. Туганлыкка, тугрылыкка Дан җырлады аккошлар..
Клара, кыргыйлык һәм нәфислек кушылган хәрәкәт белән кулларын аккош канатыдай соңгы тапкыр җилпеде дә, башын иеп, йөзендә сабыр елмаю саклаган хәлдә, тынып калды.
Барысы да хисләнүдән, сокланудан гаҗиз иделәр. Зуфнрә Ленага борылып карады да шаккатты: моңарчы песи булып йокымсырап утырган хатын танымаслык булып үзгәргән иде. Аның күзләре зур ачылып, анда киек җәнлек күзендәге кебек сизгер ут кабынган, гәүдәсе җыелып турайган, киеренкеләнгән, әйтерсең лә кыргый урманда ботактан- ботакка сикереп яшәүче селәүсен...
«Чын сәнгать мондыйларның да күңелен кузгатып, кан агышын кызулата ала икән... Вадим хаклы... — дип уйлады Зуфирә. — Әйе, кеше күңелен шушы рәвешле бер кузгату өчен бөтен гомереңне багышласаң да үкенерлек түгел. Өмитнең: «Үзеңне янартаулар яктысында сынарга кирәк», дигән сүзләре менә шушы турыда булгандыр, мөгаен».
— Үзеңне «Мэнго» кызлары күрсә, көнләшүләреннән үләрләр иде, — диде, ниһаять, тынлыкны бозып Лена.
— Ах, шушылай рәхәтләнеп уйнарлык бер пьеса язучы булсын иде! —дип көрсенде Клара.—Янартаулар яктысында шушы җирдә туып-үскән саф һәм эчкерсез, олы йөрәкле нәфис кызны уйныйсым килә!
Ул хыялый күзләрен түрдәге өч янартау сурәтенә төбәде.
Зуфирәне' беренче карашта ук сәерсендергән өйрәнчек рәсем иде ул, анда алгы план белән арткы планның бер-берсенә ябышмагаилыгы күзгә ташланып тора иде. Хәзер ул рәсемне өр-яңадан күргәндәй булды.
— Вадим, син әллә картиналар язуыңны ташладың инде? Кайчан алыштырасың бу иске рәсемеңне?—дип сорады сейсмолог хатын.
— Мин рәссам түгел. Оста барда кулың тый, диләр. Безнең арабызда чын рәссам бар бит әле!
Барысы да борылып Зуфирәгә төбәлделәр. «Сип кем, әйдә күрсәт үзеңнең кемлегеңне, безгә тиң булсаң гына сине үз арабызга кабул итәчәкбез», — ди иде аларның карашы.
Ә Зуфирәнең янартаулар яктысында сынатмаслык казанышлары юк иде шул әле, юк иде... Ул үзен бу кешеләр арасында чит итеп тойды, ашыгып хушлаша башлады Аны кыстамадылар. Вадим белән Донна озата чыкты.
— Ошадымы соң безнең дус-ишләр? — дип сорады Вадим.
-- Нигә сез Казанская турында миңа алдан әйтеп куймадыгыз?
— Көчем җитмәде... Кешенең кан саркыган йөрәгенә тагын ничек пычак кадыйсың... Инһе кичә барысын да аңлагансыздыр дип уйлаган идем, ә сез...
— Ул чыннан да искиткеч талант... Ленаны үз иманыгызга инандырырга теләсәгез, сез Кларага гына кушыгыз. Ул кеше күңелен теләсә нишләтә ала. Нигә сез бу үтенеч белән миңа мөрәҗәгать иттегез?
— Өмит белән аларның мөнәсәбәте бик катлаулы иде. Мин алар арасында буталырга яхшысынмадым. Миндә түгел кайгылары, үзләренеке дә баштан ашкан иде...
— Хәзер аралары җанланган бит инде!—диде Зуфирә сызланып.— Хәзер инде Клара белән рәхәтләнеп сөйләшә аласыз, минем кирәгем дә калмаган!
Шулай итеп, Зуфирәнең соңгы өметен тартып алдылар. Аның йөрәгенә хт салганнарын, аны гомер узмаслык газапларга дучар иткәннәрен белмичә, соңгы омтылышларын ялкында көйдерделәр... «Туктагыз,
әйтми торыгыз мина, минем алданасым килә, хыялларым дөньясында тагын бераз гына булса да яшисем килә... Яшьлектә генә ул һаман дөреслекне ачыкларга омтыласын, олыгая барган саен, ялганга ышанып булса да, хыялыңда гына булса да, бәхет дәрьясында гизәсе килә!» — дип пышылдады ул каршы искән җилгә. Җил аның сүзләрен алып ж китте, җавап итеп йөзгә у$ал кар бөртекләре генә китереп бәрде...
Бүлмәсенә кайтып кергәч, ул төлке якалы пальтосы белән төлке бү- § реген караватына ташлады да. күптән кулга алмаган этюднигын ачты. | Хәзер инде ул Өмитнең портретын ни өчен яза алмаганын аңлаган иде. Ул аны бик өстән генә, зәңгәр күзле романтик, каядыр ашкынучан. тынгысыз күңелле, намуслы һәм ыспай, чибәр кеше итеп кенә күз ал- ж дына китергән. Аның язмышының бөтен катлаулыгын белмәгән, анын < фаҗигаләрен күз алдына китермәгән.
Зуфирә кулында фломастер җанланды. Әйе. кешеләрне тасвирла- £ ганда да, табигатьне сурәтләгәндә дә, бу катлаулы мәгънәне, җан га- < запларын һәм җиңү тантанасын — үз-үзенне җиңү- тантанасын! — ту-= лысынча күрсәтә алсаң гына уңышка ирешәсең... ф
Биек сопкаларның шәфәкъ нурына коенган ак түбәләрен генә күр- __ сәтү җитми, аларның биленә уралган болытлар күләгәсендәге җирне а дә күрсәтә белергә кирәк... Иркен диңгезләрдә чапкан көмеш яллы с җитез тулпарларның каян күтәрелгәнен һәм кал киткәнен, офык янын- t дагы упкынның тирәнлеген, суга бата-чума уйнаган җанварларның ч мәһабәтлеген аңлата белергә кирәк. Утлар кабызган корабларның ма- < турлыгын гына түгел, аларның шәһәр утлары белән нидер сөйләшкәнен * тасвирларга кирәк. Шуларның барысына да үзеңнең мәхәббәтеңне, - соклануыңны, йөрәгең сызлавын куша белергә кирәк. Кичергәннәрнең = төсләр һәм сызыкларга әверелеп, кеше йөрәгендә шундый ук соклану, мәхәббәт, йөрәк сызлавы һәм талпыну уятырлык булсын...
Менә Өмитнең йөзе, киерелгән каш астындагы нурлы күзләре... Бу күзләрдә аның шаулы диңгезгә мәхәббәте, батырлыгы, Зуфирә һәм Клара белән булган катлаулы мөнәсәбәте... Зуфирә аның хатыны белән ике арада нинди хәлләр булганын белеп бетерми, ләкин ике талантлы, олы йөрәкле кешенең мөнәсәбәте берничек тә гади генә була алмый... Аларның берсе дулкын, икенчесе яр булса, мөнәсәбәтләре җиңелрәк булыр иде, чөнки дулкын бер булмаса бер ярга килеп сыена... Лэйны Өмит белән Клара икесе дә диңгездәге көмеш яллы чаптарлар кебек.. Гомер буе янәшә булу насыйпмы аларга? Ләкин монысы инде аларның үз эше. Зуфирәнен алар арасына керергә хакы юк.. Анык шушы олы йөрәкле кешеләр алдында баш июе һәм бу чигенешнең җиңел генә бирелмәве дә чагылырга тиеш портретта...
Зуфирә кинәт үзендә бер җиңеллек сизде, аның җаны канатлангандай булды, ул канатлар аны моңарчы басып торган җирлегеннән күтәреп алып киттеләр, аның күңел күзе зирәкләнде. Шул ук вакытта тормышның бөтен ваклыклары аста калды Зуфирә үзен бу минутта гаҗәеп кодрәтле, саф, сәләтле итеп тойды. Аның өчен тормышның олы мәгънәсе ачылды һәм ул мәгънә мәхәббәтнең үзеннән, хәтта кешенең гомереннән дә өстенрәк иде.
Онытылып эшләде Зуфирә. Кинәт идәннең бер якка шуышканын тоеп. «Ялыктым!» — дип уйлады. Ләкин өстәлдәге фломастеры тәгәрәп китеп, түшәмдәге лампочканың да чайкалып торганын күргәч, ул җир тетрәвең аңлады. Коридорда тавышлар ишетелде, кемнәрдер анык ишеге турыннан ашыгып узып китте.
Ул тәрәзә янына килде. Тышта буран тынган, кар очканы күренми иде. Зуфирә, тынын кысып, тагын идәннең шуышканын көтте. Ләкин тетрәнү башка кабатланмады Коридорда тавышлар тынды, тышта кар өстендә яткан яктылык таплары юкка чыкты — күрәсең, тәрәзәләр караңгыланды, башка бүлмәләрдә утларны сүндерделәр.
ЮТ
Зуфирә дә караватка ятты, ләкин күзенә йокы кермәде, киресенчә, күңелендәге дулкын көчәйде генә. Күзләреннән ирексездән яшь акты, әмма 6v күз яшьләре татлы иде. Ул үзендә бүген зур борылыш булганын, үзенең гомерендә иң бәхетле минутларын кичергәнен аңлый иде. Ана’бүген бөек сер ачылды... Бу бәхет бик сирәк кешеләргә генә бирелә, яңа утрауларга аяк баскан диңгезчеләргә, яна ачышлар ясаган галимнәргә, кеше күңелен тетрәтә алган артистларга таныш хис иде бу. Вольтер әйткән чын бәхет иде...
<Рәхмәт сиңа, Өмит, — дип пышылдады Зуфирә. — Син миңа шушы бәхеткә ирешү юлын күрсәттең!»
Тәрәзәләрнең зәңгәрләнүен күрү белән, сикереп торып киенде ул. Аңа каядыр барырга, моңарчы эшләмәгән берәр эш кылырга кирәк иде. Ул Өмитнең бер вәгъдәсе үтәлмәгәнен исенә төшерде: кайнар күлдә коенмады бит әле Зуфирә!
Ул беренче автобус белән Паратунка авылына килеп төшкәндә, коену бассейны ачылмаган иде әле.
Зуфирә авылны карап килергә булды. Пыяла түбәле теплицаның ишек төбендә бер егет кар көрәп азаплана. Ул диңгезче киеменнән иде. Юлдан ана таба тирән эз салынган, күрәсең, егет әле беренче кеше булып теплица янына үткән. Зуфирә, шул эзләргә басып, егет янына китте.
— Исәнмесез! Бу нинди теплицалар?
— Санаторийныкы.
— Кайнар чишмәләр белән җылытыламы?
— Шул инде, — диде егет бер дә исе китмичә генә. Ләкин аның кем белән булса да сөйләшәсе килә иде булса кирәк. Ул Зуфирәнең кыска гына сорауларына озын-озын итеп җавап бирергә тотынды, көрәк сабына таянып, үзенең Белоруссиядән икәнлеген, армиягә диңгезче хезмәтенә алынса да, корабларда йөзә алмавын, авырып китүе сәбәпле менә шушында күчерелүен сөйләп ташлады.
— Монда шул инде, кар да җил, җәйне күрми дә каласың, — диде ул сагышлы тавыш белән. — Ә безнең Белоруссиядә кыш бөтенләй булмый диярлек. Хәзер дә җып-җылы әле анда!
Ул теплица ишеген ачып, Зуфирәне эчкә алып керде. Түшәмгә хәтле үрмәләгән помидор сабаклары корый башлаган иде инде.
— Уңышны җыеп алдылар, шулай да сезгә авыз иттерерлек кенә табып була әле,—диде егет.
һәм чыннан да эчтәнрәк ике кызыл помидор алып чыгып бирде. Шулай итеп, Зуфирәгә Камчатканың тагын бер сыен татып карау насыйп булды. Кем кулыннан диген әле, Белоруссия егете кулыннан!
Зуфирә, рәхмәт әйтеп, егетнең ак йөзенә карады. Әйе, бу егет өчен тормышның бер олы мәгънәсе ачылмый калыр, мөгаен. Өмитләр, Кларалар, Вадимнар омтылган биеклек аны ымсындырмас. Егетнең күзләре, зәңгәр булса да, аларга диңгез зәңгәрлеге йокмаган.
Бассейн ачылган иде инде. Зуфирә кызгылт граниттан шәпләп салынган, бакыр чүкеп ясалган сурәтләр белән бизәлгән бина эченә керде. Ана өс-башын алыштырырга кабина күрсәттеләр, аннары бассейнга чыкканчы кайнар душта коенырга киңәш иттеләр.
Бассейн үзе бинаның икенче ягында, ачык һавада икән. Аңа таба илтә торган таш сукмакка резин көпшәләрдән кайнар су агып тора, ләкин барыбер урыны-урыны белән ялан аягың бозга басып, чирканып к\я. Ләкин душта кызып чыккан тән тунарга өлгерми, ун-унбиш адымнан соң карлы ярдан кайнар күлгә керәсең...
Бассейн өстен пар каплаганга, чикләре күренми иде. Әле бик иртә булганга, Зуфирә ялгызы коенды. Ул бөтен тәнендә әйтеп бетергесез җиңеллек, рәхәтлек тоеп, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, җырлый-җырлый, бассейнны иңләп-буйлап туйганчы йөзде.
Судан элекке Зуфирә түгел, бөтенләй башка кеше чыккан иде инде. Әйтерсең лә җирнең күкрәгеннән кайнап чыккан бу шифалы су аның тәнен генә түгел, бөтен күңелен юды, аны барча ваклыклардан, шәхси тормышында булган югалтулар ачысыннан арындырды.
— Диңгезчене тиешенчә озатырга кирәк, —диде Лена.— Соңгы кичне бергәләшеп ресторанда типтерәчәкбез.
Ул Вадим белән Зуфирәне шушы эшкә ризалатты. «Авача» гостиницасы каршындагы «Дуңгыз колагы»на керергә риза булмыйча, култык буендагы «Океан» ресторанына барырга күндерде.
Алар ишектән барып кергәндә, оркестр музыкантлары коралларын көйләп маташалар иде. Кечкенә сәхнәдән җирән чәчле таза егет сикереп төште дә, аларга каршы килеп, баш иеп сәлам бирде.
— Сез мине хәтерлисезме? — диде Вадимга. — Узган җәйне Гейзерлар үзәненә барырга ярдәм иткән идегез
Ул шунда ук метрдотель белән сөйләште, аларны зур хөрмәт белән түрдәге өстәлләрнең берсе янына утырттылар. Лена, күзләрен мәче кебек кыса төшеп, ак муенын нәфис борып, музыкантның колагына нәрсәдер пышылдап алырга да өлгерде. >
Беренче карашка; бу Казандагы «Аккош» рестораныннан күп кайтыш иде. Ләкин аның бик зур өстенлеге дә бар — биредә хөкем сөргән рух башка — икенче. Монда килгән кешеләр фидакарьлек, тырыш хезмәт белән яулап алган лаеклы бәйрәмнәрен итәләр иде. Аларның күбесе әле диңгездән кайткан гына, алар анда айлар буе алны-ялны белми эшләгәннәр, аяусыз дулкыннар белән айлар буе көрәшкәннәр, бишәр тонналы тралларны күтәргәннәр, елга булып аккан балыкны эшкәрткәннәр. Тозлы җилдә аларның йөзе каралган, каты баулардан, балык канатларыннан куллары тырналган, тирбәлеп торган палубада йөреп аяклары талган. Ниһаять, менә шәһәр аларны куанып үз кочагына алган.
Беринглар заманында да шулай булгандыр, аннан элек тә, хәзер дә шулай һәм җирдә диңгезләр һәм диңгезчеләр барында мәңге шулай булачак.
Оркестр дәртле көй уйный, халык опытцлып бнн, бу ашкыну теләсәң-теләмәсәң дә үзенә тарта.
— Мин бүген монда тамашачы гына, бүген королева — Зуфирә, — диде күзләрен ягымлы кысып Лена. — Вадим, чакыр даманы!
Зуфирә белән Вадим ашкынулы өермә эчендә чайкалдылар. Вадим чүгеп чүгеп бии башлагач, Зуфирәнең күңелендә курку чалынып узды «Ә аягы соң, аягы!» Ләкин курку шунда ук узды, алар бер көйне икенчесенә тоташтырып биеделәр дә биеделәр. Көйләр кемгәдер багышлана иде багышлануын, ләкин анысы мөһиммени! Көй — уртак хәзинә, кем күңеле белән кабул итсә — шуныкы!
Менә оркестрдагы җирән чәчле егет:
•— Гейзерлар үзәненең генераль директоры Вадим Николаев һәм аның белән биегән кунагыбыз хөрмәтенә. — дип игълан итте
Юк, монысы Зуфирә колагына ялгыш кына ишетеләдер. «Ай. был- былым»ны мондагы музыкантлар каян белсен? Ләкин әнә уйныйлар бит, өздерәләр генә, бөтен зал типтереп бнн шул көйгә:
«Ай. былбылым, вай, былбылым.
Агыйделнең камышы...
Соныннан, иңде чыгып китәр алдыннан, Зуфирә түзмәде, җирән ,әчле музыкант янына барып сорады:
МӘДИНӘ МАЛИКОВА ф ЯНАРТАУЛАР ЯКТЫСЫНДА
— Каян белдегез сез татар көен, каян өйрәндегез?
— Диңгезчеләр арасында татарлар күп бит, аларның да күңеле» күрәсе килде, — диде музыкант. — Аннары Николаев һәм аның кунаклары хөрмәтенә нинди генә көй уйнасаң да аз, шундый кеше ул!
Шулай үтте соңгы кич, аерылышыр вакыт җитте. Озакка, ә бәлки мәңгегә. Гостиница ишек төбендә саубуллашканда, Лена, серле елмаеп, Зуфирәгә үзенең Ленинград адресын язып бирде.
Ләкин бу соңгы сөйләшүләре булмаган икән. Зуфирә бүлмәгә кереп, әйберләрен җыеп азапланганда, телефон шалтырады.
— Зуфирә, синең акча янчыгың минем сумкада калган бит, — диде Лена. — Дүрт сум акчасы һәм бер лотерей билеты белән.
— Билеты отса, отышын үзегезгә алырсыз, — диде Зуфирә.
— Ә беләсеңме, билетың отты, дияргә була. Синнән сөенче!
Зуфирә аңа әйтеп бирергә ирек бирмәде:"
— Лена, кирәкми, кирәкми! Зинһар, берни әйтмә! Без хушлаштык бит инде. Мине китте дип санагыз, очты дип!
Ул җавап та көтмичә, рычагка басты һәм телефонны бөтенләй өзеп үк куйды.
Ләкин йөрәге сулкылдавын баса алмады. Бер мәлне үзе үк шалты- ратмакчы иде, ләкин тыелып калды: кирәкми, кирәкми! Нигә газапларны озайтырга!
Автобус шәһәрдән караңгылы-яктылыда чыгып китте. Соңгы йортлар турыннан узгач, каерылып бер арткы тәрәзәдән карады Зуфирә: яктырып килгән һавада ике биек багана өстенә куелган ике җилкәнле корабны күрде ул. Беринг кораблары хөрмәтенә куелган кораблар — жнр читендәге каланың символы иде бу. Кораблар җилкәннәрен җилпеп хәерле юл теләп калдылар сыман.
Елизово аэропортында озак көтәргә туры килмәде. Зуфирәнең юлы башта — Хабаровскига, аннан Владивостокка, аннан соң гына Находка портына иде. Ә Хабаровскига рейслар күп икән.
Үзенең рейсын игълан итүгә, Зуфирә тар ишеккә береичеләрдән булып узды. Шул чак бөтен аэровокзалны, бөтен тирә-юньне яңгыратып, микрофоннан хатын-кыз тавышы: «Хабаровскига баручы пассажир Надыйрова, сезне белешмәләр бюросы янында көтәләр», — дип игълан бирде. «Мине! — диде Зуфирә. — Өмит!» Ул үз-үзен белештермичә кире ишеккә ташланды, ләкин аннан тыгызланып каршыга халык керә иде, ә билет тикшереп торучы форма кигән хатын, йокысы туймаудан кәефсез чыраен тагын да ныграк чытып, аны беләгеннән тотып туктат-ты: «Сез кая тагын? Күрмисезмени, комачаулыйсыз?» Зуфирә кинәт айнып киткәндәй булды: чыннан да кая ашкына ул? Ул, халык аша үрелеп, залга карады. Белешмәләр тәрәзәсе янында Вадимны, Дои- наны, алар белән янәшә Өмитне күреп алды.
Зуфирә аңа күзләре туйганчы карый алмады, халык агымы аны үзенә ияртеп эчкә алып кереп китте.
Аннары инде ул үзен тәмам кулга алды, аэродром бетонына чыккач, халык арасында буталырга, күзгә ташланмаска тырышты. Тик самолет баскычыннан менгәндә карамый түзә алмады: тимер койма янындагы халык арасында Өмит, йолдызлар арасындагы тулган ай шикелле, әллә каян күзгә ташланып, тора иде...
Ә алда, өч янартауның якты түбәсендә иртәнге кояшның беренче нурлары балкый иде. Самолет күтәрелде дә, көньякка таба юл алды.