ВАКЫТ АГЫШЫ
Искәртү
Көз — алтын бизгәге...
Шулай ул
кешене ел саен искәртә: «Үтелгән вакытның кыйммәтен алтынга күчереп исәплә!..»
Көз — алтын сарае...
Бар анда
хикмәт тә, акыл да, исәп тә...
«Син кылган эшеңнең зурлыгын алтынга күчрреп исәплә!..» —
Көз безне ел да бер искәртә...
Гомере буе Иделдән аерылмаучы маякчы карт турында уйлап.
Син Иделне яттан беләсеңдер: кай урында — тирән, кайда — сай.
Ә ялгышың — йөзгә тапкырланыр — хәтереңне язлар алдаса...
Син Иделне яттан беләсеңдер: кай урында—тирән,
кайда сай.
Каргыш — кемгә? —
Давыл кочагында янар маяклар да адаша.
Син Иделне яттан беләсеңдер: кай урында — тирән, кайда — сай.
Идел— гомер...
Кәгъбәләрен ача барган саен, бусы хәйләкәррәк алдаша...
Терерәк бул!..
Хаксызлыкка сугыш ачкан чакта рухым аваз сала: «Кем көчле?
Терерәк бул! —
Тартып алмасыннар өлешеңә тигән көмешне...»
Кырыслык бир, дөнья!..
Беркатлылык һәм сабыйлык бездә җитәр лә. Җиңел түгел — үзенекен алып, үзеңнекен биреп китәргә.
Бәлки әле явызланырбыз да әрсез бәндәләрдән үч алып.
Хаксызлыкка сугыш ачкан чакта син уяу бул, — гадел усаллык!..
Толстой үлгән тукталышта
Мин күп күрдем филдей кешелерне М. Җелил.
«Башка дөнья эзләп китәр өчен
каян алган икән көч?1» диләр.
«...Шушы китү аны үэ-үзенә
алып кайткан», дип тә өстиләр.
Юлдашларны тыңлыйм, ә үземнең ни дип әйтергә дә тел бармый.
...Астапово.
Никтер искә алам
читкә китеп үлгән филләрне...
Савыт ватыклары
Бу тормышта савыт-саба шалтырамый торамы?..
Гасырлардан ишетелә:
«Бәр чүлмәген, ор җамын!..»
Савыт-саба каршы тормый — ул берсүзсез җиңелә.
Халыкара низагларда көл булмаган ни генә?!
Кеше гүя гомер буе чүлмәк ваткан бар көчкә.
Касәләрнең, я, күпмесе ватылган соң бәхеткә?..
Төшенерсең: җир катламын ачып, аска төш кенә.
.. Болгар... Савыт ватыкларын тезәм чирәм өстенә...
Әй, табигать!..
Үзе булып калыр һәр нәрсәгә сайлап бирәсең син үз төсен. Күзем — шаһит: быел бер сыерчык нигә акбүз булып үсте соң?!
Үлем-күздән яшерә алырсыңмы шушы канатлы, тере яраңны?..
Син дә кайчак ялгышасың бугай ак, дип әйткән сыман, караны...
Ничек?..
Каты күзлесеннән сакланам, дип, күлмәгеңне юдың туйдан соң. Хәзер менә ап-ак шомыртыңа кызыл яулык бәйләп куйгансың:
Күз тимәсен, имеш, шомыртыңа һәр язда да шулай ак сарсын.
Ә син үзең күңел пакьлегеңне яман күздән ничек сакларсың?..
1 Сабан туенда чүлмәк ватуны күздә тотып. Автор.