Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ДРАМАТУРГИЯСЕНЕҢ ХӘЗЕРГЕ ХӘЛЕ


еспубликабыз язучыларының сигезенче съездыннан соң җәмгы- се илле пьеса язылып, шуларның кырыгы сәхнәгә куелды. Алар театр сән гатебез үсешендә гаять зур, кайчакта исә хәлиткеч роль уйный торган жанрны анализлау, кимчелекләрен һәм яңару перепек тиваларын билгеләү, тәнкыйди фикерләр әйтү һәм гомумиләштерүләр ясау өчен әйбәт материал бирә. Кеше образын гәү дәләндергәндә декларативлыктан кискен аоынырга. характерлар байлыгын һәм кат- лаулылыгын тирән ачарга омтылу бүгенге драматургия үсешенә иң хас сыйфат булып тора. Алтмышынчы елларда ук көчәйгән жанр һәм стиль төрлелеген эзләү яңа уңышларга китерде Жанр үсешендә бу елларда заман мәсьәләләренә игътибар арту, социалистик чынбарлыкны тулырак чагылдыру күзгә бәрелде. Безнең авторларның сәнгатьчә уйлануларында совет кешесенең иҗтимагый кыйммәте һәм активлыгы. социалистик шәхеснең идея әхлак потенциалы, әйләнә-тирәгә, үз тормышына иҗади мөнәсәбәте үзәк урынны алды.
Интеллектуаль, фәлсәфи башлангыч көчәю бүгенге драматургия үсешенең бер үзенчәлеге булып тора. Тормыш кешеләрдән фикер йөртүдә иҗади активлык, мөстәкыйльлек катлаулы мәсьәләләрне чишүдә тирән белемгә ия булуны таләп итә. Бу, үз чиратында, кешенең камилләшүе, интеллектуаль үсештә яңа югарылыкка күтәрүенә китерә Димәк, интеллектуальлек ул мода гына түгел, бүгенге художество процессының бер закончалыгы буларак, сәхнә сәнгатендә чагылыш таба торган үзенчәлек.
Туган көненнән бирле совет драматургиясендә беренче чиратта башкаларның ихтыяҗын яхшы күрә һәм аңлый торган каһарман үзәктә тора Мондый каһарман шәхси мәнфәгатьләрдән баш тарта белә һәм шуның белән дикъкатьне җәлеп итә. Фәнни-техник революция бу геройның осһыкларын киңәйтте. Д. Вәлиев драма
Р
тург буларак, беренче чиратта мене шундый каһарманнар белән эш итә. «Диалоглар" пьесасында да без менә шуны күрәбез. Монда ул үткен иҗтимагый проблемалар күтәрә һәм аларны җәмгыятебезнең алга баруын раслап, партияле принципиаль карашлардан чыгып хәл итә. Пье-саның герое — төзелә торган заводның ге. нераль директоры Громких башка каһарманнар белән үзенчәлекле бәхәс-диалог- ларга кереп һәм тирән рухи кичерешләр аша катлаулы хәлләрдә дөрес чишелеш таба. «Дәвам» драмасындагы Саттаров, «Диалоглар» дагы Громких, Әхмәтев об-разларында киләчәк кешеләренең чалымнары күренә. Гадәтләнгәнчә хуҗалык итү, күнегелгәнчә фикер йөртү инерциясен ялгыз гына җиңү кыен. Бу пьесалардагы конфликт башлыча менә шуннан гыйбарәт. Драматург, шулай итеп, заманыбызның бер мөһим конфликтының асылын дөрес тотып алган. Тик шунысын да әйтергә кирәк, конфликтны хәл итү формасы әле «Диалоглар»да тәмам табылып җитмәгән, Диалоглар драматик хәрәкәтне җанландырырга яраса да, монда әле киеренке вакыйга оешып бетмәгән. Әхмә- тевнең хәтерен җуюы шундый вакыйга барлыкка китерү өчен басма салу гына. Ул әле уйланылган киеренкелекнең барлык кисәкләрен үзенә буйсындыра алмаган. Вакыйгалар киеренкелеге җитмәү күп кенә бүгенге пьесаларның тәэсир көчен киметә. Д. Вәлиевнең тирән фәлсәфи әсә-ренә дә менә шушы кимчелек хас.
Театр сәнгате үсешенең хәзерге чорында иҗтимагый әһәмиятле уңай яклары булуга карамастан, интеллектуаль драманың үз кыенлыклары, үз кимчелекләре дә бар. Игътибарны образның эчке үсешенә—каһарман фикере үзгәрүенә юнәлтү теге яки бу дәрәҗәдә драматик хәрәкәтнең тышкы билгеләрен фәкыйрьләндерүгә һәм, барыннан да элек, сюжет агышы җанлылы- гын югалтуга алып бара. Драматурглар моны үзләре дә күрә, шунлыктан, геройларның сүлпәнлегеннән котылыр өчен, башка сурәтләү чаралары һәм ысулларына мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, драматургиядә гыйбрәтле хикәятләр еш файдаланыла башлады. Кайвакыт драматик материал сәхнә хәрәкәтен күп сызык буенча оештыруны күздә тотып сайлап алына. Вакыйгаларны берьюлы берничә урында җәеп җибәрү ысулы да кулланыла. Мисалга, Т. Миңнуллин «Дуслар җыелган җирдә» пьесасында конфликтлы хәлнең башлангыч ноктасын бер дә күздән җуймый— кино темасын кире әйләндереп караган төсле, әледән-әле шуңа борылып кайта. Мондый экскурслар ярдәмендә ка-һарманнарының кичерешләрен үзара ча-гыштырып күрсәтүгә ирешә. Кешенең тор-мыштагы урыны, җәмгыять алдында җа- ваплылыгы турындагы уйлар киеренкелеге шулай тулырак ачыла.
Барлык башка чорлардагы кебек, бүгенге драма жанрының үсеш тенденцияләрен дә, барыннан да элек, уңай герой образларын тудыру билгели — төп игътибар замандашларыбызның бай эчке дөньясын, рухи сафлыгын, иманының ныклыгын, хисләренең катлаулылыгын гәүдәләндерүгә юнәлдерелә. Шунлыктан әдәп-әхлан мәсьәләләренә, психологик анализ тулылыгына дикъкать итү үсә. Авторлар образны кабатланмас йөзе белән күрсәтү өчен байтак иҗади энергия сарыф итә, моңа каһарманның вак идеалларын, килде-кит- те тойгыларын ачу ярдәмендә түгел, ге-ройның башкалар өчен даими янарга омтылуын гәүдәләндерү аша ирешергә тырыша.
Арабыздан вакытсыз киткән гаять оста драматург X. Вахитның бөтен иҗаты сәхнә сәнгатенең менә шушы үзәк бурычын хәл итүгә багышланган иде. Аның пьесалары соңгы егерме елда татар театрлары репертуарында үзәк урынны алды. X. Вахит тамашачыларның бөтен бер буынын тәрбияләде һәм үз аудиториясен булдыруга иреште. Мәхәббәт бәрелешләре аша ул яшь буынның хезмәткә омтылышын, иҗатка талпынуын, кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләрне сурәтләде. X. Вахит соңгы ике съезд арасында да иң актив эшләүчеләрнең берсе булып калды — биш пьеса һәм опера өчен либретто язды. Аның бу пьесаларында якты буяулар мул. Автор җәмгыятебезнең көр күңел белән яшәвен чагылдырып, тамашачыларга дәрт, якты идеаллар җиңүенә ышаныч өсти. X. Вахит үз заманын нечкә сиземли, пьесаларына да бүгенге көн сыйфатларын иркен кертә белә иде. Шул ук вакытта аның әсәрләрендә эчтәлек тирәнәя бару, образларны психологик яктан дөрес һәм кабатланмас рәвештә сурәтләү дә көчәя бару күзгә ташлана. Мавыктыргыч сюжетлы, тапкыр комедияләрендә ул шулай ук эчке мәгънә байлыгына, уңай геройларны алгы сызыкка чыгарып күрсәтүгә омтылды. «Ике килен-килендәш», «Талак, талак» әсәрләре дә авторның комик сюжетлар кора белүен раслады.
Ике съезд арасында үзенчәлекле һәм актив драматург Т. Миңнуллинның иҗади йөзе тәмам формалашты. Шушы чорда ул җиде сәхнә әсәре барлыкка китерде. Тема һәм проблемаларының актуальлеге, яңалыгы, каһарманнарының халыкчан образлы теле, вакыйгаларының үткен конфликтка корылуы Т. Миңнуллин драмалары һәм комедияләренең уңышын тәэмин итте. Автор туган тел егәрлеген тоеп, төгәлләнгән күренешләр сурәтли белә. Ул күренешләрнең иң җыйнак дигәннәре дә төрле холык буяуларына, кәеф төсмерләренә бай. Драматург образ һәм вакыйга-ларның эчке үсешен тирән тоя һәм күренешләрне әсәрнең үзәк идеясе тирәсендә укмаштыра белә. Аның диалогларында комиклык драмага һәм хәтта фаҗигагә (яки киресенчә) көтелмәгәнчә күп тапкырлар күчә. Бүген беренче чиратта Т. Миңнуллин иҗатында татар драматургиясенең төп сыйфатлары — көчле яклары да, аерым ким-челекләре дә ачык чагыла.
Т. Миңнуллин иҗатына заман темаларына кыю мөрәҗәгать итү һәм замандашларыбызның үзенчәлекле характерларын гәүдәләндерү хас. Гомумиләштереп әйт-
кәйдә, ул моңа ике алым белән ирешә. «Миләүшәнең туган көне», «Уйланыр чак», «Дуслар җыелган җирдә» кебек пьесаларында авторның төп игътибары әхлак-әдәп мәсьәләләренә юнәлә. Бу әсәрләрне характеры буенча «пьеса-бәхәс» дип билгеләргә була. Аларның каһарманнары тормыштагы үз урыннарын эзләү һәм табу барышында кайбер кимчелекләрдән арыналар. Бу пьесаларда яшәеш фәлсәфәсе тикшерелә. Аларга фикер чоңгылларына, психологик буяулар төрлелегенә үтеп керү омтылышы хас.
Т. Миңнуллин драматургиясендә сәхнә әдәбиятыбызның төп үсеш юлын чагылдыра торган икенче юнәлеш тә һаман ачыграк төс ала. Моңа үзәгенә уңай герой образы куелган пьесалары мисал, Мондый каһарман иҗтимагый тормышта үз урынын, уз бурычын яхшы аңлаган замандашла- рыбызның вәкиле. Олы сәнгать дөньяга барыннан да элек уңай каһарман күзе бе-лән карый. Шуның белән ул кешелекнең революцион асылын, аның үсешен чагылдыра. Коммунистик идеяләр белән коралланганлыктан, чын каһарман-замандашы- быэның дөньяга карашы гаять киң. Андый образларны сурәтләүгә Т. Миңнулллин байтак яңалык кертә алды. Әмма ул моңа берьюлы ирешмәде. Аның, колачлы уңай каһарманнар гәүдәләндерү өчен башта оригиналь тискәре геройлар барлыкка китерергә кирәк, дип иман китергән чаклары да бар иде. Автор, теләсә-теләмәсә дә. шулай итеп, ул чакта чынбарлыкка иң әүвәл тискәре геройлар күзе белән карарга өндәде. Әгәр бу тормышка ашса, яхшылык тәрәзәдән түгел, төннектән генә төшәр, тәрәзәләр шул зәгыйфь яктылыкны чагылдырыр гына иде. Бәхеткә каршы, драматург андый карашлардан бик тиз ваз кичте. «Ир-егетләр», «Үзебез сайлаган язмыш» пьесаларында инде ул социалистик җәмгыятебезнең нигезен заманының алдынгы идеяләре белән рухланган кешеләр тәшкил итә дигән фикер үткәрде Бу юл аны яңа уңышларга — оригиналь образлар тудыруга алып килде.
Комедиянең төп вазифасы һәм максаты— кимчелекләрне фаш итү, чынбарлыкның җитешсез якларыннан, кешенең тискәре сыйфатларыннан көлү. Баш каһарманы уңай герой булган комедияләрнең бик сирәк язылуы һәм шуңа күрә аларның икеләтә югары бәяләнүе үзеннән-үэе аңлашыла.
Т. Миңнуллин иҗатының башыннан ук менә шундый образга таба хәрәкәт итте. «Нигез ташлары»ндагы Гарифулла карт аның беренче сизелерлек уңышы булды. Бу образның яңалыгы традицион аксакалның яңа сыйфатлар белән баетылуында иде. Гадәттә андый карт зирәк, мәһабәт һәм, кагыйдә буларак, салкын канлы итеп сурәтләнә иде. Т. Миңнуллин карты да акыл иясе, әмма ул кызу канлы, һәр вакыт үз тирәсендәгеләрнең авырткан җирләренә кагылырга, тәнкыйть итәргә һәвәс җан. Каһарманының мондый сыйфатларын «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасында драматург тагын да үстерә теште, замандашыбызның халыкчан образын барлыкка китерде. М. Сәлимҗанов тарафыннан Татар академия театрында бик уңышлы куелган спектакльдә СССР халык артисты Ш. Бик- тимеров нәкъ менә шундый геройны сокланырлык итеп гәүдәләндерде. Спектакльдә җиңелчә юмор һәм җитди көлү, сатира һәм фаҗига, лиризм һәм драматизм, моңсулык һәм оптимизм бергә үреп бирелә. Капма-каршы жанрларның органик рәвеш, тә тыгыз бәйләнешкә керүе һәм кушылуы нәтиҗәсендә менә шулай гаҗәп дәрәҗәдә бер бөтенгә укмашкан комик трагедия барлыкка килә.
Драматург вакыйгаларны җанландыру, яшәеш хакындагы актуаль фәлсәфи фикерләрне тулырак ачу һәм аңа тамашачылар игътибарым җәлеп итү өчен шартлы формаларга да мөрәҗәгать итә. Шундый пьесаларның берсе — «Ай булмаса. йол-дыз бар» быел Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Бу пьеса — гади совет хатын-кызының чыдамлыгы. рухи көче чыганакларының бетмәс-төкәнмәслеге, әхлакый сафлыгы һәм идея ягыннан бирелгәнлеге турында. Мәдинә — кешенең иң яхшы сыйфатларын үзенә туплаган, олы максатка ия, ярдәм итүнең кадерен белә торган замандашыбыз образы. Театрларыбыз бүген беренче чиратта нәкъ менә шундый геройларга мохтаҗ.
Әлмәндәр һәм Мәдинә, Саттаров һәм Громких, Гамир Ханов («Сөймим дисәң дә») һәм Хисами («Кан кардәшләре»), Хәмэин («Сандугачлар килгән безгә») һәм Халин Бикташев («Кыр казлары артыннан»), Урал Шабанов («Җан җылысы») һәм Ахун Гелиевич («Китмәгез, тургайлар») кебек соңгы елларда иҗат ителгән образлар татар дра-матургиясендә замандашларыбызны гәүдә-ләндерүдә мәгълүм казанышларга иреш- кәнлегебезне күрсәтә. Әмма, безнеңчә, замандашыбыз образын сурәтләүдә үсеш перспективасы драматургларыбызның тагын бер адым алга атлавын таләп итә. Югыйсә, эстетик категория буларак, яңа геройны аңлауда тар карашлар тамыр җибәрүе мөмкин Бу тарлык хәзерге заман герое сыйфатында саклану прозасында гына ачыла торган персонажлар чыгыш ясауда күренә. Әлмәндәр бик тапкыр, оста һәм зирәк рәвештә үлем пәйгамбәре Әҗәл атакаларын кире кайтара. Язмыш Мәдинәне рәхимсез сыный, авырлыклар аның башына дулкын арты дулкын ишелеп кенә тора. Дөрес. «Үзебез сайлаган яз- мыш»ның баш каһарманы Илгиз Туктароә башта кимчелекләргә, искелеккә үзе һөҗүм итә. әмма бераздан ул да пассия обо-ронага күчә. «Диалоглар» да Громких газапланып кыен хәлдән котылу юлын эзли. Әле аны тапкач та. ул үз позициясен дәвамлы рәвештә якларга туры киләчәген белә.
Сүз дә юк, ныклыгы белән язмышын үзе идарә итүгә ирешкән Мәдинә кебек образлар сәхнәне бизәп тора һәм гаять зур тәрбияви әһәмияткә ия. Тик сәхнә, беренче чиратта, үзе актив һеҗүм итә һәм язмыштан, табигатьтән, төрле очрак
лардан, инертлык һем башка зарарлы га-дәтләрдән. хәтта үзеннән дә бер-бер артлы позицияләр яулап ала торган геройларга мохтаҗ! Бүгенге мещанлыкка, кешедәге эре һәм аак кимчелекләргә, тормыш җитешсезлекләренә каршы юнәлтелгән су. гышчан дәрт, гүзәл тыйгысызлыкка ия Корчагин, Миңлекамал. Княжко шикелле каһарман образларына сусый.
Актив драматург А. Гыйләҗев элек һәр вакыт мещанлыкны камчыларга, тормыштагы инертлыкка каршы чыгыш ясарга хирыс иде Аның каһарманнары яшәештә үз идеалларын эзләүче буларак гәүдәләнде- релә иде. Бу яктан А. Яхин белән бергә иҗат иткән Шамил Усманов образы гына аерылып торды «Сары чәчәк ата көнбагыш» һәм «Җан җылысы» пьесаларында автор югары идеалларга бирелгәнлеге һәм тугрылыгы белән гүзәл һәм көчле характерларны үзәккә куярга омтылды. «Җан җылысы- драмасында мәсәлән, партоешма секретаре Урал Шабанов нефтьчеләр коллективының гына түгел, күп санлы һәм үзенчәлекле Шабановлар нәселенең дә рухын гәүдәләндерә. Иң яхшы соңгы пьесаларның берсе булган «Кар астында кайнар чишмә» лирик комедиясендә А. Гыйләҗев тормышка, физик хезмәткә, кешеләргә дөрес мөнәсәбәте белән яшь-ләргә үрнәк булырлык каһарманнарны үзәккә куеп сурәтли Бу пьесаларда авторның позициясе ачык, тамашачы нәрсә күздә тотылганны яхшы аңлый
Әмма ике съезд арасында А Гыйләҗев иҗат иткән алты пьеса турында да шушы фикерне әй*еп булмый. Аларның һәммәсенә дә автор позициясенең аныклыгы, идея- художество фикеренең ачыклыгы җитеп бетми Мисалга Качалов исемендәге зур драма театры куйган «Югалган кон- әсәре. мө-аен формасы ягыннан А Гыйләҗев иҗат игкән иң кызыклы пьесаларның берседер Әмма шуның мисалында сәнгать әсәренең кыйммәтен форма гына билгеләмәвенә тагын бер мәртәбә инанырга мөмкин. Спектакль сәхнәдә озак яши алмады. •Югалган көн «дә кешегә һәм табигатькә сак мөнәсәбәт хаҗәтлеге кебек җитди проблема куелган Әмма анда вакыйгалар, «ы беркадәр реаль җирлектән аера торган сыйфатлар бар Алар автор идеясен кабул итүне кыенлаштыра. Очраклы самолетта ике урынны бүлешү әхлакый-этик якны уйлап кына хәл ителә, ә бу исә иҗтимагый бәйләнешләрне дөрес күзалларга зыян китерә. Үз әсәренә иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләр бергә килеп төенләнгән хәлләрне, вакыйгаларны нигез иткәндә автор аеруча төгәл булырга тиеш. Бу җә-һәттән А Гыйләҗев әсәрләрендә әле тәнкыйтькә мохтаҗ яклар бар Я кайтырбыз, я кайтмабыз» пьесасы да образлар системасы белән бик үк уңышлы түгел Хәтта аның исемендә ук ниндидер котылгысызлык. өметсезлек сизелә «Китмәгез, тургайлар» әсәрендә проблема абстракт гуманизм рухында хәл ителә Бу тулаем алганда кызыклы һәм тормышчан драманың дәрәҗәсен шулай ук төшерә.
Автор фикеренең аныксызлыгы Әхәт
Гаффарның беренче пьесасы «Иртәгә улың булам»га хас иде. Төп конфликтның тиешенчә уйланып җиткерелмәве, колхоз председателе Әмирхан Тимергалинның улы Әсфәндияргә мөнәсәбәте логик яктан акланмау нәкъ менә шуңа китерә. Дөрес, драма шома — ата белән улның татулануы белән бетә, әмма тамашачылар өчен бәхәсләшүчеләрнең кайсы хаклы булуы барыбер караңгы кала.
Ә Гаффар— драматурглар сафын тулыландырган актив һәм кызыклы яшь авторларның берсе. Аның сугыштан соңгы авылны чагылдырган «Язлар моңы» драмасы шушы темага багышланган иң яхшы сәхнә әсәрләренең берсе. Шактый оригиналь конфликты, үзенчәлекле вакыйгалары һәм, бигрәк тә тормышчан характерлары сугыш утын кичкән, әмма иң яхшы рухи сыйфатларын җуймаган кешеләребезнең әхлакый пакьлеген, бөеклеген чагылдыра. Проблеманың буыннан-буынга күчеп килү яссылыгында уңышлы чишелүе аеруча күңелле.
Ә Гаффар «Җиләк вакыты бер генә». «Соңгы ләкләк» дигән игътибарга лаеклы тагын ике пьеса авторы. Ул шушы әсәрләрендә үк образлы-шигъри фикерләү, символика тарафдары икәнлеген күрсәтте. Аның каһарманнары образлы гыйбарәләрне. канатлы сүзләрне, оригиналь чагыштыру һәм метафораларны бик еш куллана. Сәләтле авторга шигъриятле театр өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итүен, әмма шул ук вакытта тел гадилегенә генә түгел, метафора, символ, сәхнә образлары ачыклыгына да иң җитди игътибар бирүен телисе килә.
Хәзерге драматургиябезнең шигъриятле театр булдырырга омтылуын И. Юзеев, Ю. Әминев, Ә. Баяннар иҗатыннан башка күзаллау мөмкин түгел.
И Юзеев драматургиясенең үзенчәлекләре һаман җетерәк күренә, аның театрга шигърияттән килүе һаман ачыграк сизелә бара. Бөтенсоюз күләмендә танылган «Сандугачлар килгән безгә» драмасыннан соң ул ике съезд арасында «Кыр казлары артыннан», «Командировка» пьесаларын иҗат итте. Республика Дәүләт драма һәм комедия театры, аның режиссеры Равил Тума- шев белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, автор сәхнә сәнгате серләренә һаман тирәнрәк үтеп керә бара. Оригиналь сюжет бормаларын таба, әсәрләренең теле сөйләм бизәкләре белән байый. Аның каһар-маннары тормышка якынайганнан-якыная, эчке дөньясы бай кешеләргә хас булганча, олы кичерешләр белән яшиләр.
Төп идея белән тыгыз бәйләнеп сюжет үсешен билгели һәм әсәрнең буеннаи- буена дәвам итә торган шигъри детальләрнең вакыйгалар агышына эчке мәгънә бирүе, чынбарлык закончалыкларын образлырак ачарга булышуы мәгълүм. «Кыр казлары артыннан- драмасында И. Юзеевның шундый детальне археологик битлек образында табарга омтылуы мактауга лаек. Пьесаның үзәк персонажы Мәлик Бикташевиың ата-бабаларыбыз материаль культура мирасына мөнәсәбәте
аның рухи-әхлакый йөзен билгели. Бу кешенең барысын да үзенеке итәргә, һәммә нәрсәне, тарихи үткәненә, үсеш перспективасына игътибар бирмәстән. үзенчә генә бәяләргә омтылуы ахыр чиктә мещан идеологиясенең Һәлакәткә очравына китерә. «Сугышчан мещанлык» фәлсәфәсенең че-реклеге буыннан-буынга күчү планында ышандырырлык ител ачыла. И. Юзеев пье-саларының шигъриятле эчтәлеге шулай ук авторның хезмәт кешесенә ихтирамлы мө-нәсәбәте белән дә билгеләнә, ул ихтирамны һәр образ, персонажларның һәр репликасында тоярга мемкин.
Үз геройларына мөнәсәбәте белән Ю Әминев драматургиясе дә шигъриятле театрга якын. Бу автор чынбарлык закончалыкларын барыннан да элек кешене иеше итә торган табигать кануннары, адәм баласының рухи матурлыгы аша ачарга омтыла Шул ягы белән ул драматургиябездә М. Фәйзине хәтерләтә. Тик М Фәйзи геройлары антогонистик җәмгыятьтә хәрәкәт иткәнлектән, кешедәге гүзәллек романтик шартларда ачылырга тиеш була. Ю. Әминев каһарманнарының кешелек сыйфатлары совет чынбарлыгы иҗтимагый шартларын чагылдыра һәм алар матур сыйфатларны үстерер ечен уңай шартларга ия. Бу каһарманнар завод цехында хәрәкәт итәме («Кан кардәшләре»), сәүдә өлкәсендә («Сафура бураннары») яки нефть чыгарудамы («Сөймим дисәң дә» ), алар беренче чиратта социалистик җәмгыятьнең актив члены буларак сурәтләнә һәм шулай истә кала. Хәтта тискәре персонажларда да уңай сыйфатлар югалып бетми. Ю. Әминовның нефтьчеләр темасына тугрылыклы автор икәнлеген дә искәртәсе килә, аның «Сөймим дисәң дә...» әсәре шул тармакны яктырткан иң уңышлы пьесаларның берсе. Драматург иҗаты хәзер чәчәк ату чорына керде, әдәбият тикшеренүчеләре өчен ул бай материал бирә.
Тугызынчы съездга без кадрлар әзерләүдә җитди уңышлар белән килдек. Югарыда телгә алынган Ә Гаффардан тыш Ю. Сафиуллин, Ризван Хәмит тә үзләрен кызыклы, өметле авторлар итеп танытты-лар. Сафиуллинның «Әллә өйләнергә инде?» әсәрен драма һәм комедия театры уңышлы сәхнәләштерде. Автор күптән түгел «Ни булган бу ирләргә?» исемле яңа пьесасын төгәлләде. Р Хәмитнең «Синең урыныңа кайттым» драмасы академия театрында куелды. Әлмәт театры игъланнарында да яңа исем пәйда булды Ф. Са-дриев «Их сез. егетләр ■ комедиясе һәм «Җир белән күк арасында» драмасы белән чыгыш ясады. Р. Батулланың «Туйдан соң», Г. Зәйнашеваиың «Комиссия килгәч» пьесалары һ. б. әсәрләр буенча да нигездә уңышлы спектакльләр барлыкка килде. Р Мингалимоз,.М Галиевләрнең дә беренче пьесаларын тәмамлаулары мәгълүм. Соңгы елларда, бигрәк тә КПСС ҮКның «Иҗат яшьләре белән эшләү» карары һәм аны иҗат союзлары белән берлектә партиябез өлкә комитеты тормышка ашырган конкрет чаралар нәтиҗәсендә яшь язучылар. шул исәптән, яшь драматурглар белән эшләү дә бермә-бер җанланды. Аның матур нәтиҗәләре күз алдында.
Иҗатның башка тармакларындагы кебек драматургиядә дә гел уңышлы әсәрләр генә барлыкка килеп тормый Монда да кимчелекләр, югалтулар бар Аларның кайберләре югарыда санап үтелде. Тематик яктан да җитешсезлекләр хәтсез. Мисалга, тарихи-революцион, революцион- героик драмалар өлкәсендә хәлебез мөшкел. Т Миңнуллинның «Канкай углы Бахтияр» пьесасыннан тыш без бу темага багышланган бер генә әсәр дә атый алмыйбыз. Совет Татарстанының алтмыш еллыгын халкыбызның героик үткәненә, бөек юлбашчыбыз Ленин тарафыннан нигез салынган республикабызның данлы тарихына багышланган идея-художество ягыннан күренекле пьесалар белән каршылау — дра- матургларыбыэның намус эше.
Без бүген милли театр сәнгатебезнең үсешенә булыша, тамашачыларны яңа фикерләр белән баета, аларны әле тагылмаган яңа кичерешләр белән сугара торган дистәләрчә сәхнә әсәрләре барлыкка килүен шатлык белән билгеләп үтәбез Билгеле. алар әле бөек замандашларыбызны, бүгенге героик тормышыбызны җитәрлек дәрәҗәдә тулы чагылдыра алмый. Әмма уңышларыбыз яңа казанышларга, колачлы сәнгатьчә ачышларга инде ерак калмагандыр дип өметләнергә нигез бирә.