ТАГЫН ДА КЫЮРАК АДЫМНАР БЕЛӘН
ез биредә—республикабыз әдипләренең иң
олы мәҗлесендә— биш еллык иҗат
юлыбызны күз* дән кичерәбез, чын
хуҗаларча кайгырту- чанлык белән үзебез
туплаган яңа иҗади тәҗрибәне
гомумиләштерәбез, тормышка үтеп керү
осталыгыбыз ничек һәм күпмегә артуы, әдәби
хезмәтебезнең халык күңелен ничек тибрәтүе
хакында сүз алып барабыз. Киләчәк үсеш
юлларын, яуланачак иҗади үрләрне билгеләү
очен бик кирәкле киңәшү-сөйләшу бу.
Әдәбиятыбызның бүгенге торышына карап, з/р
горурлык белән шуны әйтергә мөмкин: иҗади
эзләнүләр һәм омтылыш- талпынышлар өчен иң
уңай шартлар тудырылган бу елларда без
җитлеккән социализм биеклекләренә күтәрелгән
җәмгыятебездә барган үзгәреш-яңарышларга сиз-
геррәк карый башладык, аларны идея-ху-
дожество җәһәтеннән дөрес итеп, тулырак,
тирәнрәк ачарга, гражданлык пафосы белән
дәртләнеп, партиялелек һәм халыкчанлык
принциплары нигезендә сурәтләргә омтылышны
көчәйттек. Иҗат эшчәилегебез- нең тематик һәм
интернациональ офыклары күзгә күренеп киңәя,
активлыгыбыз ел- дан-елга арта. Болар—күңелне
сөендерә, яңа иҗади талпынышларга рухландыра
торган күренеш.
Ирешелгән уңышларыбызның олы юлы
орденлы журналыбыз—«Казан утлары» сә-
хифәләре аша уза дисәк, һич арттыру булмас. Без
инде журналның 60 еллыгы бусагасына бастык,
Сиксән меңнән артык укучысы булган басмабыз
бүгенге татар совет әдәбиятының үзәгендә тора,
аның һәркайсыбыз өчен кадерле булган йөзек
Язучылар союзының органы, әдәби тормышның
өзлексез хәрәкәттәге халәтен чагылдыручы көзге
буларак, «Казан утлары» журналы
әдипләребезнең иҗат эшчәнлеген активлаштыру,
осталыгын күтәрү һәм аларның иң яхшы
әсәрләрен укучыларга җиткерү буенча оператив
эш алып барды һәм бара. Журнал эшчәнлеге
максатка ярашлы итеп билгеләнгән программага
нигезләнә. Бу программаның төп юнәлешләрен
генә телгә алып узыйк:
Беренче. Язучыларга социаль заказ бирү,
иҗтимагый әһәмияте зур булган әсәрләр иҗат
ителүгә йогынты ясау һәм шуларны беренче
чиратта бастырып чыгару.
Икенче. Укучыларны төрле буын язучы-
ларының иҗаты, кабатланмас художество
үзенчәлекләре, стильләре, юнәлешләре белән
таныштыру, аларның >иҗатын киң
пропагандалау.
Өченче. Журналның барлык саннарын да әдәби-
эстетик кыйммәте зур булган әсәрләр белән
чыгару. Аның һәр саны—әдәбиятыбызда
күренеш, еллык җыелмасы— әдәбият тарихында
эз калдырырлык булсын! Жанрларның
төрлелегенә һәм әсәрләрдә күтәрелә торган
проблемаларның оперативлыгына да игътибар
ителә, бил-
Дүртенче. Каләм тибрәтеп, иҗат эшендә көч
сынаучы яшьләрнең иң лаеклыларына, иң
галантлыларына әдәбиятта үз урыннарын
табарга, ныгып тамыр җәяргә, канат ярырга
булышу.
«Казан утларымның ике съезд арасында дөнья
күргән барлык 60 томы да (һәркай- сы 12 басма
табак күләмендә) нәкъ менә шул максатларны
күздә тотып эшләнгән иде. Журнал
сәхифәләрендә 11 роман, 46 повесть, 11 поэма,
дистәләрчә очерк, йөзләрчә шигырь басылды.
Әдәбият белеме һәм тәнкыйть мәкаләләре, халык
иҗаты, культурабыз тарихына һәм әдәбиятыбыз-
ның интернациональ бәйләнешләренә ба-
гышланган бик күп фәнни язмалар урнаш-
тырылды. Съездда без тыңлаган докладта да,
ярдәмче докладларда да алар барысы да диярлек
беренче итеп телгә алынды, уңай бәяләнде.
«Яшьләр иҗаты»—безнең журналда даими
рубрика. Әдәбиятка килүче яшь алмашның
әсәрләре зур таләпләр иләгеннән үткәрелә,
аларның иң яхшылары сайлап алына, Бу
мәсьәләдә берәүгә дә ташлама юк. Яхшы әсәр—
шигырьме ул, хикәяме, повестьмы—дүрт куллап
кабул ителә, күтәреп алына. Пешеп җитмәгән
кулъязма килә икән, бигайбә, аңа журнал
битләрендә урын юк! Әмма яшьләрнең югары
таләпләргә җавап бирерлек әсәрләре шактый күп
булды. Укучыларга тәкъдим ителгән яңа исемнәр
кырыктан ашты. Алар 1978 елда үткәрелгән
«Замандаш» конкурсында да актив катнаштылар.
Әдәби иҗат ярышы, каләм көчен һәм осталыкны
сынау бүгенге гигант төзелешләрдә катнашучы
совет кешеләренең рухи дөньясын ачуга, һәр
вакыт тынгысыз, эзләнүчән, күңел күзен
киләчәккә төбәп, аның якты һәм киң офыкларын
ерактан күрә белгән геройларның
психологиясендә, яшәү рәвешендә барлыкка
килгән, бөреләнгән яңа сыйфатларны
гәүдәләндерүгә багышланды, һәм сөенечле
йомгак: конкурсның өч премиясен дә яшь
авторлар—Рөстәм Мингалимов, Нәбирә
Гыйматдинова һәм Камил Керимов алды.
Б
Редакция каршында яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәге
эшләп килә. Анда актив катнашучылардан
берничә кеше иң яхшы рецензиягә үткәрелгән
конкурста бүләкләнде. Язучылар союзына кабул
ителгән һәр талантны журнал үз укучыларына
«Безнең сафка» дигән рубрикада урнаштырыла
торган иҗади характеристика белән таныштыра.
Әдәби хезмәтнең тирән серләре һәм иҗат
тәҗрибәсе турында аксакалларыбызның
чыгышлары оештырыла, фән әһелләренең
махсус мәкаләләре языла.
Күренгәнчә, әдәби алмаш үстерү һәм
тәрбияләү юнәлешендә Союз идарәсе дә, журнал
да зур кайгыртучанлык күрсәтә, күп нәрсә эшли.
Әмма, кызганычка каршы, яшьләрнең кайберләре
моның кадерен белеп бетерми дияргә туры килә.
Алар, мәсәлән, язучыларның гомуми җыелышы-
на килми калуны да бернигә куймый. Ә бит бу —
зур нәрсә, яшь иптәшнең пассивлыгын раслый
торган хәл, борчылырлык күренеш.
Биредә м>ин съезд игътибарын редакциянең
публицистика һәм очерклар бүлеге редакторы
Әхәт Гаффар тарафыннан язылган информацион
белешмәдә күтәрелгән бер мәсьәләгә юнәлтеп
узу урынлы булыр дип уйлыйм. Ул болай дип яза:
«Очерк һәм публицистика мәйданына килүче яшь
көчләр куп түгел. Ә бит бу жанр, үзенең табигате
һәм асылы белән, язучының коммунистик
төзелештә турыдан-туры катнашуын билгели,
аның гомуми эшебез өчен шатлык-
борчылуларын. халыкка бүген әйтергә теләгән уй-
ф|икерләрен чагылдыра. Ни өчендер, яшьләребез
шушындый сугышчан жанрга карата салкын
канлылык, битарафлык күрсәтә. Безгә бу хакта
ныклап уйларга кирәк. Күпмедер вакыттан соң, бу
жанрны үстерүнең бөтен мәшәкать-
авырлыклары хәзерге яшьләр җилкәсенә
төшәчәк. Шуңа күрә, аларга мондый киңәш әйтәсе
килә: үз йөрәгең кушканны бүген үтөмәсәң, иртәгә
синең намусыңны башкалар уятыр». Бик урынлы
әйтелгән, кисәтүле киңәш бу. иптәшләр. Уз изге
нияттән әйтелә. Укучыларыбыз үзләрен һәм
замандашларын булачак китапларның геройлары
итеп күрергә телиләр. Алар моңа лаек та.
Үсемлеккә дым. һава, кояш кирәк булган кебек,
чордашларыбызның күңелләрендәге
коммунистик әхлак орлыклары бөре ярсын өчен
аларның зур эшләрен, кешелеген. фидакарьлеген,
мораль дөньясын яктырткан яхшы китаплар
кирәк. Яхшы китап, Шолохов сүзләре белән
әйткәндә, зур сугышта җиңүгә тиң нәрс^ ул.
Чыннан да шулай бит: яхшы китаплардан башка
яхшы тормыш була алмый.
Утызынчы елларда күренекле әдип, каләм
остасы Шәриф Камал эшчеләр тормышыннан
яхшы китап язу өчен Бондюгка (хәзерге
Менделеевск шәһәре) китеп, булачак геройлары
арасында яши. шундагы партия оешмасына
учетка баса. Аңарчы Каспий балыкчылары
арасында тормыш мәктәбен узган зур әдипнең бу
адымы бүген барыбызга да бигрәк тә яшь язучы-
ларга, гыйбрәтле минемчә. Тормышны читтән
торып түгел, үзәгендә яшәп өйрәнү хәерлерәк.
нәтиҗәлерәк.
Космонавтларның идарә үзәге бар ул орбитадагы
космик корабларның очышын күзәтә аларга
Җирдән командалар тапшыра галәм гизүчеләргә
булышып тора. Минем уйлавымча, безнең Союз
идарәсе һәм иҗат секцияләре дә шундый үзәк
булырга тиешләр. Алар һәр язучының иҗат эш-
чәйлеген белеп торсын, һәр жанр үсешемдәге
яңалыкларны үз вакытында билгеләсен, яшь
авторларга булышсын. Ләкин безнең
һәркайсыбыэга әлеге «үзәк-тән бирелгән
командаларны көтеп ятудан бигрәк, үз
йөрәкләребезмең әмерен ишетә белергә кирәк.
Язмый калган көнең булмасын! Бер юл. бер
җөмлә булса да яз! Иҗат эшчәнлегенең сыйфатын
дәрәҗәсен кайгырт Әдип хезмәтенең һәр сәга-е
һәр көне — удар һәм хәлиткеч!
Бөек Горький үз заманында язучы хезмәтен
чәчәктән чәчәккә күченеп ширбәт җыйнаучы бал
корты тырышлыгына тиңләгән иде Ә галимнәр
исәпләп чыгарган: бер килограмм бал җыю өчен,
бал корты 76 мең очыш ясарга тиеш икән' Әдәбият
кәрәзләребез мөлдерәмә тулы булсын дисәк —
әнә шулай армый-талмый талпынырга, әнә
шундый киеренкелек белән эшләргә кирәк.
Тагын бер мәсьәлә, иптәшләр! Съезд исеменнән
безнең журналга кагылышлы конкрет тәкъдим
белән югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итү
зарури дип уйлыйм. Мәгълүм булганча, «Казан
утлары- Татарстанда гына түгел. Советлар
Союзының барлык республикаларында,
крайларында, өлкәләрендә тарала Аның
Бөтенсоюз каталогына кертелүе бик урынлы.
1970 елгы халык санын алу мәгълүматларына
караганда. илебездә татар халкы — 5 миллион 930
мең кеше. Шуның 4 миллионнан күбрәге
Татарстаннан читтә яши. «Казан утлары»
журналының пЯан белән бирелгән тиражыннан
65—70 процентны шулар алдыра. Бу хәл бер
яктан, куанычлы булса — укучыларыбыз күп! —
икенче яктан, журналны таратуда зур кыенлыклар
тудыра республикабыздан читтә яшәүчеләр ара-
сында журналны пропагандалау һәм аңа язылуны
оештыру буенча Казаннан торып берни дә эшләп
булмый, чөнки Татарстан оешмаларының андый
вәкаләте юк, башка республика, край һәм
өлкәләрнең «Союзпечать» органнары белән
журнал редакциясе турыдан-туры бәйле түгел.
Шуңа күрә дә журналны РСФСР Язучылар союзы
органы да итәргә кирәк дигән тәкъдим кертелгән
иде. Ләкин РСФСР Язучылар соЮзы идарәсе.
журналны укырга, контрольлек итәргә мөмкинлек
юк дип, бу тәкъдимне тикшерүгә куймады Хәзер
хәл тамырдан үзгәрде РСФСР Язучылар союзы
идарәсе секретарьлары итеп милли
республикалар Һәм өлкәләрнең язучылар
оешмалары җитәкчеләре сайланды. Күл кенә
татар язучылары һәм галимнәре Мәс- кәүдә яши
—димәк журнал зшен күзәтергә мөмкинлек бар
«Казан утлары» журналы РСФСР Язучылар
союзы органы ител тә танылса, без аны бөтен
Федерация
территориясендә турыдан-туры үз катнашыбыз
белән дә таратышырга рәсми мөмкинлек алыр
идек, бу юнәлештә җиң сызганып, җилкенеп
эшләргә юл ачылыр иде
Татарстанның үзендә дә журнал алдыручылар
санын арттырырга мөмкинлекләр бар әле. Әйтик,
«Хотогу солух» («Поляр йолдызы») журналын һәр
еч якут семьясыннан берсе алдыра, һәр өч
гаиләнең беосе! Ә безнең Татарстан
районнарында «Казан утларыон күп дигәндә. 1000
кешегә 40—50 данә (Чистай, Азнакай районнары),
иң азы — мең кешегә 20—17 данә (Мамадыш,
Зеленый Дол районнары) яздыралар. Быел,
киләсе ел өчен язылу барышында,
язучыларыбызның уртак тырышлыгы белән
республикабызда журналны алдыручылар санын
арттырырга кирәк.
Съездда әйтелгән киңәш, теләк һәм тәнкыйть
сүзләреннән дөрес нәтиҗәләр ясасак. бу юлы
мәҗлесебездән соңгы һәр ел безнең иҗатыбызны
һичшиксез яңа бер баскычка күтәрер,
сафларыбызда оешканлыкны һәм бердәмлекне
арттырыр, үз- үзебезгә, башкарган эшләребезгә
тагын да таләпчәнрәк карарга өйрәтер.
Әйдәгез, каләмдәш дуслар, съездыбыз
билгеләгән бурычларны күңелләргә салып,
әдәбиятыбызның яңа үрләренә тагын да кыюрак
адымнар белән юл ярыйк!