ШӘҖӘРӘНЕҢ ОЧЫ КЕМНӘРДӘ?
озер безнең оешмабызда 153 Язучылар союзы члены бар. Бу сан тагын да күбрәк булырга тиеш иде. Ватан сугышында без әдәбиятыбызның нигезен тәшкил иткән, халкыбызның горурлыгы булган язучыларыбыз- ны. шуның әстенә. зур өмет баглаган, бүгенге көндә әдәбиятыбызның күрке булып шушы залда утырырга тиешле бик куп яшь талантларыбызны югалттык. Бу — әдәбиятыбызның санына да, сыйфатына да тәэсир итми калмагандыр, билгеле. Әмма халык талантлары, саф чишмәләр сымаи, тегеннән дә, моннан да бәреп чыга торалар. Татар әдәбияты беркайчан да тарлык күрсәтмәде, ул диңгезгә әверел, гәнчә, төрле төбәкләр, өлкәләр, республикалардан килеп кушылган чишмәләр, елгалар хисабына баеды, үсте, зурайды.
Бүген безнең исемлектә Язучылар союзы члены булмаган, матбугатта әсәрләре басылган 700 дән артык яшь башлап язучы бар (исемлеккә укучы балалар кермәгән). Кайберәүләр бу санга мыек астыннан көлеп. шикләнеп карыйлар, янәсе 700 язучы буламыни? Янәсе, чын талант үзе бәреп чыга, алар белән эшләү үзен аклар микән? Әйе, әдәбиятны шәхесләр, олы талантлар тудыра. Әмма шуны да онытмыйк: кечкенә Апушны, зуп-зур Тукай булганчы, кемнәрдер үзенең җылы канаты астына алган, башыннан сыйпаган, беренче шигырьләрен бастырырга ярдәм иткән. Муса Җәлилнең әдәбияттагы язмышы унбер яшендә «Кызылармеец» газетасында басылган «Кечкенә Җәлил шигырьләре»ннән башланган. Тукай дәверендә дә әдәбиятка омтылучыларның саны аз булмагандыр. Шулардай Тукай, Камал, Дәрдмәнд, Әмирханнар калган... Әмма олы әдипләрне тудыру өчен әдәбиятка ' омтылучы йөзләр, меңнәр кирәк булган.
КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турындаыы һәм КПСС өлкә комитетының 1975 елгы карарларыннан соң, әдәбиятның алмашы белән эшләү яңа баскычка күтәрелде. Язучылар союзы идарәсе бу мөһим эштә партия, совет, комсомол, профсоюз оешмаларының, газета- журнал редакцияләренең, китап нәшри-ятының, радио һәм телевидениенең даими ярдәменә таянды. Яшь авторлар тәрбияләү мәсьәләсе гомумдәүләт эше сыйфатында иҗат союзларының берләштерелгән пленумында каралды һәм анда яшь әдәбиятчыларның идея-теоретик әзерлеген һәм әдәби осталыгын күтәрү буенча план эшләнде.
Союзның консультация бюросы яшь авторлар белен эшләү бүлеге дип үзгәртелде, бу бүлеккә җитәкчелек итәргә идарә һәм партбюро членнары куелды. Бүлек мөдирләренең берсе союз идарәсе председателенең урынбасары ител билгеләнде. Союз каршында яшь авторлар белән эшләү комиссиясе төзелеп, аның составына Ш. Галиев (председатель), Ш. Маннур, Т. Миңиуллин, М. Скороходов, А. Гыйлә- җев, Ә. Баянов, М. Шабаев, Г. Рәхим һәм М. Вәлиев (секретарь) кертелде. Айга бер тапкыр үткәрелә торган утырышларда әдәби берләшмә шефконсультантларының отчетлары тыңланды, «Идел» альманахының яңа саннары тикшерелде, китап нәшриятына яшь авторларның беренче китаплары тәкъдим ителде. Партбюро һәм идарәнең берләштерелгән утырышында тик-шерелеп, комиссиянең эше яхшы дип табылды.
Күп санлы яшь авторлар белән эшләүде без төрле формалар кулланабыз
ВЛКСМ өлкә комитеты һәм иҗат союзлары белән берлектә һәр елны яшьләрнең республика семинарлары үткәрелә. Соңгы биш елда биш семинар уздырылды. Ике көнлек бу семинарларда яшь авторлар сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗат итүче яшьтәшләре белән очрашалар. Экономика, политика, әдәбият һәм сәнгать проблемалары куелган лекцияләр тыңлыйлар, диспутларда катнашалар, һәр семинарга 150— 200 яшь әдәбиятчы чакырыла Яшьләргә политик һәм эстетик тәрбия бирүдә бу семинарларның әһәмияте бик зур.
Иҗат яшьләре белән эшләү өчен ВЛКСМ елке комитеты каршындагы совет та (председателе Диас Вәлиев) үз эшен башлап җибәрде. Утырышларның берсендә художник Н. Әлмиевнең иҗаты тикшерелде, икенчесе төсле музыкага багышланды. Төсле музыка! Техника белән сәнгатьнең гармониясенә омтылган Казан яшьләренең кыю ачышы — сәнгатьнең яңа бер тере — художниклар һәм архитекторлар иҗатына да тәэсир итә. Без яшәгән бөек һәм катлаулы чорның эчтәлеген яңа чаралар белән чагылдыру юлларын эзләгән яшь язучылар да техникадагы һәм сәнгатьтәге мондый ачышлардан калышмасыннар иде!..
1975 елның ноябренда ВЛКСМ өлкә комитеты белән берлектә үткәрелгән киңәшмәгә хезмәт темасына язучы яшь авторлар чакырылды. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә эшләүче һәм иҗат итүче үзенчәлекле сәләтләр ачылды. Ки-ңәшмәгә кадәр Камгэсэнергострой КамАЗ турындагы иң яхшы әсәргә конкурс игълан иткән иде. КамАЗ тезүчеләр Мәхмүт Газизов һәм Инна Лимонова лауреат исеменә лаек булдылар.
Х
Куанычлы хәл: соңгы елларда әдәбиятка тормышны читтән торып күзәтүчеләр түгел, бәлки язылачак әсәрләренә керәсе геройлар белән бергә эшләүче, шәһәр, завод, комбинатларны үз куллары белән төзүче, тормышка фәлсәфи бәя бирергә сәләтле югары белемле яшь көчләр килә. Менә шуңа күрә дә Мәхмүт Газизов, Павел Алешков, Евгений Кувайцев, Хәниф Хөснуллин, Сәлимә Шарипова. Ямаш Игә- нәй. Нур Әхмәдиев шигырьләренә, Фәрит Гыйльметдинов. Нәбирә Гыйматдинова повестьларына тормышчанлык, конкретлык, җылылык хас. Фәлсәфә дә, проблема да уйлап чыгарылган түгел, тормышның үзен-
Илебездә барган бөек төзелешләрдә үзләре катнашкан яшь авторлар соңгы елларда әдәбиятка масштаблы уйлый белүче актив геройларны алып килделәр. Шулай ук алар хезмәт кешесенең җанына, психологиясенә тирәнрәк үтеп керделәр. Чаллы яшь шагыйрьләренең берничә тапкыр «Новый мир» журналында урын алуы — яшьләр алып килгән бу әйбәт сыйфатның союз аренасында да танылуын күрсәтә.
Чаллыдагы бөек үзгәрешләр турында өлкәннәр дә. яшьләр дә күп кенә уңышлы әсәрләр иҗат иттеләр. Әмма бөтен дөньяны үзенә караткан гигант төзелеш аның үз дәрәҗәсендә, монументаль югарылыкта ачылырлык талантны көтә әле. Сине көтә, яшь язучы! Бу хакта сүз 1976 елны 110 яшь автор катнашында уздырылган рес-публика семинарында да, быел март аенда булып үткән яшь тәнкыйтьчеләр семинарында да алып барылды.
Тәнкыйть — һәр вакыт яшь булырга тиеш. Тәнкыйть картайдымы, әдәбият тынычлана, үсүдән туктый. Соңгы елларда безнең тәнкыйтебез М. Вәлиев, Р. Мөхәммә- диев, Р Кукушкин, Ә Мәхмүдов, Ф Зөл- карнәев кебек сәләтле яшьләр хисабына яшәрде.
Моннан 15 ел элек. «Ялкын» журналында эшләгәндә, Адав-Толымбай мәктәбенә барып, 8 класс укучысы Равил Кукушкин- ның балалар өчен язылган шигырьләрен алып кайткан һәм журналда бастырган идек. Ул шагыйрь булып китмәде китүен, әмма без бүген балалар әдәбияты буенча эшләүче тәнкыйтьче Равил Кукушкинның , каләмдәшләре Р. Мөхәммәдиев һәм Р. Све- ригиннар белән бергә СССР Язучылар союзына тәкъдим ителүен сөенеп әйтәбез. Аларга әйбәт әсәрләрне үз вакытында күреп алу. яшьләрчә өлгерлек, активлык, үз сүзен кыю әйтергә, яшьтәшләренә юнәлеш бирергә омтылу хас Алар әдәби әсәргә бөтенсоюз һәм бөтендөнья әдәбияты ирешкән казанышлар биеклегеннән килеп бәя бирергә тырышалар. Бу — яшь тәнкыйтьнең әдәбиятны алга чакыра торган әйбәт сыйфаты. Шушы олы таләп белән килгәндә генә әдәбиятыбызның сыйфат ягыннан яңа югарылыкка күтәрелүенә ирешергә мөмкин. Әмма яшь тәнкыйть үзе дә тәнкыйтькә мохтаҗ әле. Кайбер мәкаләләрдә әдәбиятның үсеш тенденциясен анализлаганда берьяклылык сизелә. Урта кул яки зәгыйфь әсәрләргә үз вакытында принципиаль тәнкыйть сүзе әйтелми. Яшь тәнкыйтьче шуны онытмасын иде: тәнкыйть ул — банкет түгел.
Шигырьдә фикер һәм хис нисбәте турында кызыклы бәхәсләр булып алды. Язучылар союзы каршындагы дискуссия клубында да әдәби процесста туган сорауларга җавап эзләнә. Әйе. хискә караганда фикергә ныграк таянып уңышка ирешкән шагыйрьләр булган һәм бар. Әмма бер шагыйрьнең кабатланмас үзенчәлеген бөтен поэзиягә тагарга, «бүгенге заман шигърияте бары тик акылга гына таянырга тиеш» дигән кебегрәк юнәлешкә чакыру дөрес булмас. Акыл белән Хис, очрашырга каңгырып Сак белән Сок шикелле яшәсәләр, шигырь дә укучы белән кавыша алмас. Мең еллык поэзиябез күгендә кемнәр балкый?! Акыллы кешенең җанын тирән ачып биргән бөек акыл һәм хис ияләре!
Берьяклылык—яшь тәнкыйтьнең тәҗри- бәсезлегеннән килә. Бу бәла әдәби осталыкта бигрәк тә сизелә.*Кызганычка каршы. осталыкка чакырып язган күп тәнкыйть материалларының үзләренә осталык җитми. Аларга әдәби жанр таләбеннән чыгып карасак, художество чараларының, алымнарының, телнең ярлылыгын күрербез. Тәнкыйтьче беркайчан да үзенең язучы икәнен, художестволы хезмәт язарга тиешлеген онытмасын иде! Кошны бер сайравыннан танып алган кебек, укучы тәнкыйтьчене дә бер җөмләсеннән танып алсын иде.
Әдәбиятыбызның иң яшь жанры — дра-матургия. Узган съездда без бер генә яшь драматургның да фамилиясен атый алмаган идек. Бу юлы, инде пьесаларын театрларда куйдырган һәм елдан-ел үсә барган Р. Хәмидуллин, Ә. Гаффаров, Ф. Садриев, Ю. Сафиуллиннарның исемнәрен сөенеч белән телгә алабыз. Алар драматургиягә яшьлек дәрте, заман геройлары, көчле характерлар, яңа ситуацияләр алып килделәр. Казанда Мәскәү драматурглары һәм тәнкыйтьчеләре катнашында узган семинарда алар иҗатына әйбәт бәя бирелде һәм кайбер әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителде. Яшь драматургларны тәрбияләүдә Туфан Миңйуллин һәм Аяз Гыйлә- җевләрнең вакытларын кызганмый эшләүләрен мактап телгә алмый мөмкин түгел. Бүген без куанып әйтә алабыз: драматургиябезнең киләчәге зур һәм өметле! Бу— театрларның да яшь драматурглар иҗатына игътибарны арттыру нәтиҗәсе.
Яшь авторлар белән индивидуаль эш һәр вакыт әйбәт нәтиҗәләр бирә. Башкорт- станда яшәүче Зиннур Насыйбуллинның кулъязмасы белән танышканнан соң. без аны Казанга чакырып алдык, эшкә урнаштырдык. һәм, ныклап эшләткәннән соң, җыентыгын Татарстан китап нәшриятында чыгардык. Шундый ук ярдәм Куйбышев өлкәсендә яшәүче Гакиль Сагировка, Баш- кортстанннан Кәүсәрия Шафиковага күрсә-телде.
Әдәбиятыбызның бүгенгесен дә. киләчәген дә кайгыртып яшәгән, яшьләрнең
берничә буынын тәрбияләп үстергән Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Г. Па- ушкии кебек остазлары булган әдәбият беркайчан да үсүдән туктамас!
Республикабызда утызга якын әдәби берләшмә эшли. Аларның һәрберсенә тәҗрибәле язучылар — шеф-консультантлар беркетелгән. Лениногроскидагы әдәби берләшмә (аны озак еллар буе Шамил Бикчурин җитәкләде) егерме еллык, Түбән Камадагы берләшмә (җитәкчесе — Р. Хисмәтуллин) ун еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Чаллыдагы «Ләйсән» (җитәкчесе — Равил Вәлиев), «Орфей» (җитәкчесе Е. Кувайцев) берләшмәләре. Арча (шеф-консультант X. Халиков), Апае (А. Ша-рафетдинов). Әлмәт (С. Сөләйманова) бер-ләшмәләре дә нәтиҗәле эшлиләр. Әгерҗе районы К. Маркс исемендәге колхозда оешкан түгәрәк (җитәкчесе Ә. Фәтхетди- нова) колхоз талантларын туплаган. Берләшмәләргә ярдәм итү өчен, аларны җитәкләүчеләрнең сүлпән эшләве, ныклы бердәмлек булмавы яки бөтенләй тарка-лулары күңелне борчый. Күпме генә тырышсак та, бай традицияләре һәм иҗат көчләре булган университет һәм педагогия институтындагы әдәби түгәрәкләрне һаман әле җанландырып җибәрә алмыйбыз. Яшь иҗатчылар гел игътибар гына көтеп ятмасыннар, үзләре дә актив бул-сыннар иде.
Республикабыздагы яшь талантларны барлау, аларга конкрет ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, яшь язучыларның зона конференцияләре уздырылды. Бу — яшьләр белән эшләүнең яңа бер формасы. 1977 елда үткәрелгән Апае конференциясендә йөзгә якын яшь автор катнашты. Шул ук елны уздырылган Чаллы зонасы конференциясе дүрт районның яшь талантларын җыйнады. Анда «КамАЗ — совет әдәбиятында» дигән доклад, аксакалларның әдәби осталык турындагы чыгышлары, әдә би берләшмәләрнең отчетлары тыңланды. Семинар утырышларында яшь язучылардан 50 авторның кулъязмасы тикшерелде. Конференция тәкъдиме белән Мәхмүт Газизов һәм Равил Вәлиев СССР Язучылар союзына кабул ителде. Шул ук «Ләйсән» берләшмәсе членнарының иң яхшы әсәрләре, Хәниф Хеснуллинның шигырьләр җы-ентыгы Татарстан китап нәшриятына тап-шырылды. Әйбәт дип табылган башка әсәрләр республика матбугатында, «Волга» журналында дөнья күрделәр, радио һәм телевидение аша яңгырадылар Шундый ук конференцияләр узган елны Арча һәм Азнакай зоналарында да үткәрелде Конференцияләр һәм секцияләр тәкъдим иткән авторлардан Н. Мадьяров, Ш. Манна- пов. М. Галиев. Ә Гадел, Разил Вәлиев Ә. Рәшитов СССР язучылар союзына кабул ителделәр.
Әдәбиятыбызның иртәгәсе турында гына түгел, ераграк киләчәге хакында да уйлау безне образлы уйлау сәләтенә ия булган бала чак иленә илтте. Күп очракта талант бик иртә. мәктәп яшендә үк ачыла. Мин, мәсәлән, әдәбиятка килүем белән ал галстук таккан пионор чагыма, мәктәптәге иҗат түгәрәкләренә, кулъязма журнал-ларга бурычлымын. «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» газеталары мәктәп яшендәге балаларның беренче язмаларын бастырып. бик дөрес эшлиләр. Татарстан китап нәшрияты укучы балалар иҗатын туплаган биш китап бастырып чыгарды. Анда 400 ләп укучы катнашкан. Бу ихлас шигырьләрне, хикәяләрне укыганда, Азна-кайдагы «Ләйсән» ансамблен тыңлагандагы сыман, сөенечле хисләр кичерәсең. Киләчәк әдәбиятыбыз авазының саф яңгырашын ишетәсең... Барысы да язучы булып китмәсләр дә. киләчәктә аларның әдәбият патриотлары булачакларына шик юк. Җитди әдәбиятның укучылары да талантлы булырга тиеш бит әле! Бу китаплардагы иң кечкенә автор — Фәния Гайнуллина—өчен, че класс укучысы. Өчмунчадан... G Хәкимнең шигыре искә төште:
Кайдан татар шагыйрьләре! Мактап, хуплап мин кул чабам. Талантлылар, ә узләре Такталачык, Дүртмунчадан...
Килсеннәр әдәбиятка, килсеннәр... Дүрт- өйледән дә, Өчмунчадан да, Дүртмунчадан да... Сәләтләре, әйтер сүзләре бар икән — бала чактан килсеннәр! Пионер матбугатында, шушы китапларда беренче язмалары басылган авторлар арасыннан М. Әгъләмов, Р Низамиев, 3. Мансуров, Ф. Сафин. Р Бөшәров, Р Тимершиннар үзенчәлекле язучылар булып үсеп китте. Димәк, мәктәп яшендәге нәни иҗатчылар белән эшләү тәҗрибәсе үзен аклый.
Күптән түгел Язучылар союзына унынчы класс укучылары Ркаил Зәйдуллин (Чу- вашстаннан) һәм Ләис Золкарнәевне (Баш- кортстаннан) чакырып алып, өлкән язучылар катнашында зур сөйләшү үткәрдек. Аларның инде «менә бу ичмасам шигырь» дип әйтерлек, өлгергән, профессиональ дәрәҗәдәге шигырьләре бар. Традицион да, яңа да! Мең яшьлек поэзиябез өнә шундый яшьләр хисабына яшәрә, тулылана барсын! Ркаил һәм Ләис, безнең рекомендация буенча, югары уку йортларына керергә әзерләнәләр.
Моннан ике ел элек, рус секциясе 17 яшьлек Аяз Хәсәновның табигать турында язылган үзенчәлекле хикәяләрен тикшергән иде, Менә быел инде аның Татарстан китап нәшриятында беренче китабы басылып чыкты. Бик яшьли кызыклы прозаик килә әдәбиятка!
Татарстан китап нәшрияты һәр елны яшь авторларның 10—15 китабын бастырып чыгара. 1978 елда да яшьләрнең 15 китабы дөнья күргән. Рус телендә чыккан «Город моей мечты» җыентыгында КамАЗ төзүче 27 авторның әсәрләре тупланган. Соңгы дүрт елда рус телендә биш коллектив җыентык чыкты. Әмма коллектив җыентыкларны төзүгә тагын да таләпчәнрәк Kapapi'a кирәк. Кайбер җыентыкларда яшь авторларның шигырьләре бер-берсеннән фамилияләре /зелен генә аерылып торалар, аларда нинди дә булса үзенчәлек табу мөмкин түгел. Нәшрият «Яшь шагыйрьнең. яшь тәнкыйтьченең беренче китабы» дигән серияне укучыларга тәкъдим итә
башлады. Р. Миңнуллин, Р. Вәлиев, Ф. Сафин, М. Валиев, М. Галиев, 3. Мансуров, Ә. Гадел, Э. Мостафин китапларында соңгы елларда килгән яшь әдипләребезнең эзләнүләре, табышлары, яңа сүз әйтергә омтылышлары ачык күренде. Китаплары тәкъдим ителгән Ф. Гыйльметдинов, Н. Ги- мәтдинова, Р. Мөхәммәдиев, Р. Кукушкин, Н. Измайлова, Л. Шакирҗанова, Р. Низа- миев, Р. Юнусов, X. Әюпов әсәрләрендә дә 70 нче еллар кешесенең уй-хисе, хезмәте, мәхәббәте һәрберсендә үзенчәлекле ачылыш тапкан. 18 яшь шагыйрәнең шигырьләреннән төзелгән «Кызлар җыры» җыентыгы да җылы каршыланды.
Үз эшенең остасы булган яшьләрне кабул итү комиссиясе Язучылар союзына алырга әзер тора. Бу комиссиянең составында С. Хәким (председатель), Т. Журавлев. А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Н. Юзиев һәм Р. Даутовлар эшли. 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр комиссия аша СССР язучылар союзы члены булып 26 яшь язучы үткән. Бик күп яшь көчләре булган оешмабыз өчен бер караганда, бу бик аз. Әмма бу сан безнең оешманың сан артыннан кумавын, яшь язучыларга искиткеч зур таләп белән килүен дә күрсәтә. РСФСР Язучылар союзы секретари-атында эшебезгә әйбәт бәя биргәндә, безгә бу сыйфатыбызны басым ясап әйттеләр. Өлкән иптәшләрнең әйтүенә караганда, Ватан сугышына кадәр Язучылар союзы членнарының саны утыздан артмаган, әмма аларның барысы да диярлек әдәбиятта исемнәре калырлык шәхесләр булганнар. Тик шулай да, таләпне киметмичә, оешмабызны яшәртү, сыйфат хисабына санны арттыру турында да даими кайгыртып торырга кирәк.
Яшь язучыларның беренче әсәрләренә путевка биргән «Идел» альманахы елга ике тапкыр 10.000 данә тираж белән чыга башлады. Анда басылган әсәрләрнең идея-художество дәрәҗәсе күтәрелде, альманах үзе дә журнал кыяфәтен ала бара. Хәзер редакция портфелендә 58 табак күләмендә повестьлар, 40 хикәя, бик күп шигырьләр бар. Елдан-ел сан ягыннан да, сыйфат ягыннанда үскән яшь иҗат көчләре матбугат мәйданына сыймый башлады. «Идел» альманахын журнал итү мәсьәләсе моңа кадәр бик күп җыелышларда күтәрелгән иде. РСФСР язучы, лар союзы секретариаты да безнең үте-нечне хуплады. Үтенечебезнең уңай хәл ителүен көтеп калабыз һәм яшьләр өчен әдәби журнал булыр дип ышанабыз.
Яшьләрнең белемен күтәрүгә дә зур игътибар бирелә. Талантлы яшьләрне югары уку йортларына тәкъдим итәбез. Ризван Хәмидуллин драматурглар курсын, 8 яшь язучы читтән торып М. Горький исемендәге әдәбият институтында укыйлар. Чаллыдагы «Орфей»чылар үз берләшмәләрен шаярып «әдәбият институтының филиалы» дип атыйлар. Бу институтны үткән ел тәмамлаган тәрҗемәчеләребез иҗат эшенә тотындылар. Соңгы елларда безнең татарчадан турыдан-туры тәрҗемә итә торган үз кадрларыбыз үсеп чыкты. Равил Бохараев, Солтан Шәмсетдинов, Рәшит Ахунов, Рөстәм Хәкимов, Роза Кожевниковаларның җитди адымнары бигрәк тә сөендерә.
Яшь әдипләребез бөтенсоюз күләмендә үткәрелә торган чараларда да актив катнашалар. Яшь язучыларның VI Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашкан Ә. Гаффаров, Р. Бохараев, М. Галиев һәм Равил Вәли- евләрнең иҗатларына әйбәт бәя бирелгән иде. Быелгы киңәшмәгә безнең оеш-мадан Н. Гыйматдинова, Р. Ахунов, Е. Кувайцев, П. Юлаев, Н. Алешков бардылар.
Яшь алмашны тәрбияләү эшендә безнең оешмабыз, күренгәнчә, шактый тәҗрибә туплады. Әмма әле алда хәл итәсе күп кенә мәсьәләләр бар. Яшь язучыларны политик-әхлакый тәрбияләү эшенә барлык язучылар да тартылмаган. Күп кенә яшь язучыларыбызның тормыш белән бәйләнешләре йомшак, эрудицияләре чамалы, шунлыктан аларның әсәрләрендә халкыбызның бай рухи тормышы сай чагыла, тормышчанлык, фәлсәфи тирәнлек җитми. Тормышның эчендә кайнап та, әдәби оста-лык җитмәгәнлектән, уңышсыз әсәрләр язылу очраклары да бар. Иҗтимагый ак-, тивлык, гражданлык өлгергәнлеге аз булу нәтиҗәсендә кайбер яшьләрнең әсәрләрендә авторның тормышка актив мөнәсәбәтен күрү кыен. Киләчәктә бу кимчелекләрне булдырмау өчен, яшь кадрларны идея-әхлак яктан тәрбияләүдә оешмабызның һәрбер коммунисты, һәрбер язучысы үзен җаваплы тоярга тиеш, КПСС Үзәк комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карары безне әнә шуңа чакыра.
Яшь авторлар белән эшләүне киләчәктә тагын да яхшырту, камилләштерү максатыннан чыгып. Язучылар союзы идарәсе перспектив эш планы төзеде. Киләсе елларда да, республикабызның барлык иҗат көчләрен барлап чыгу өчен, зона конференцияләре, семинарлар үткәреләчәк.
Әдәби алмаш хәзерләү — һәр вакыт игътибар үзәгендә. Әдәбиятыбызның хәзерге халәте төрле буыннарның бер кайчан да күрелмәгәнчә бердәмлеге, киләчәктә тагын да көчлерәк булырга омтылышы белән аерылып тора. Аның агымы көчле, ташкын булып килүче елгалары да, ачылмаган чишмәләре дә чиксез. Моннан мең ел чамасы элек Кол Галиләрдән башланган әдәбиятыбыз шәҗәрәсенең очы сезнең кулларда, яшь каләмдәшләр. Каләм, акыл һәм йөрәк белән халыкка партия- I безгә хезмәт итү — мактаулы һәм җаваплы вазыйфа—сезгә күчә бара, яшь та-лантлар! Үз-үзеңә таләп, талант, гражданлык сыйфатларын бермә-бер көчәйтеп, яңа биеклекләргә — Тукай, Ибраһимов, Такташ, Җәлилләр һәм бүген безнең арабызда яшәгән остазларыбыз күтәрелгән югарылыкка ирешик! Яшь талант тарихта күрелмәгән тиңсез төзелешләр, яңа мөнәсәбәтләр тудырган, хәтта йөрәк тибешеи дә тизләткән бөек чорыбыз дәрәҗәсенә күтәрелсен! Бүген башланган, кцләчәктә язылачак иң камил әсәрләрегездән сәлам сезгә, кадерле дуслар!