ШИГЫРЬЛӘР
Шамил Маннапов
Син шундый җир
Син шундый җир:
Җан җылысы синдә—
Яхшы орлык шытмый калмый инде. Халкым күңеле кебек уңдырышлы, Туган җирем—Татарстан җире.
Син шундый җир:
Бөтен дөнья буйлап
Таратса да төрле заман җиле, Синең ямьне, синең тәмне җуймас Синең уллар—Татарстан җире.
Күп күргәнсең,
Күтәргәнсең күпне, Өркетмәгән, селкетмәгән бере. Халкым кебек чыдам авырлыкка, Туган җирем—Татарстан җире.
Зур төзелеш мәйданнары итеп Тикмә сайлаганмы илем сине?!
Халкым күңеледәй иркен җир син, Туган җирем—Татарстан җире...
Әгәр сагынсаң...
Әгәр сагынсаң бала чагыңны, Чаллыга бар син, КамАЗга бар син. Кайчандыр шырпы кабыннан йортлар Төзегән дусларың анда табарсың.
Әгәр сагынсаң яшьлек ярыңны, Бар син КамАЗга, бар син Чаллыга. Комбинезон кигән кызларның берсе Синең сөйгәнең—танып ал гына.
Әгәр сагынсаң туган ягыңны, Кайт син Чаллыга, кайт син КамАЗга. Туган ягыңның бар төсен-ямен Күрерсең шушы мәңгелек язда.
Мөхәррәм Каюмов
Юлда
Көне-төне машиналар чаба,
Кыр казлары кебек тезелеп.
Сыгылса да тап-тар басма кебек,
Юл сукранмый—нинди түземлек!
Шатлык үтә—сөендерә юлны—
Бер йөрәккә ничек сыядыр?
Кайгылары имәннәрне бөгәр,—
Авырлыгын юл да тоядыр...
Кәрван-кәрван машиналар килә,
Почет беткән әллә атларга?
Кемнәр кайта?
Ак кулъяулык болгап
Кемнәр китә—кайсы якларга?..
Без дә юлда...
Мәңге сәфәрдә без!
Машинабыз яшел—Ил атлы.
Еллар аның җитез тәгәрмәче,
Изге уйлар—алтын канаты.
Әтиләрнең фатихасы шундый:
Аның руле безнең кулларда.
Тизлек кирәк, тизлек! Сәгатенә
Иөз дә сиксән белән куарга...
Без бу юлда беренчеләр әле,— Әмма үзе күптән бик таныш. Якты максат алга ашкындыра. Коммунизм—соңгы тукталыш.
Ишекне ач—әйдә, дуслар керсен, Чын дусларга—урын иң түрдән. Бергә-бергә үтү күңеллерәк Кылдан нечкә вакыт-күпердән.
Яман күзләр читтән күзәтәләр, Тик яманлык безгә ят нәрсә. Дошманны да читләп узмыйбыз без Ярдәм сорап кулын күтәрсә...
Кене-төне бертуктамый чаба Машинабыз яшел—Ил атлы. Чокырлардан исән-имин чыга, Изге уйлар—алтын канаты...
Без бу юлда беренчеләр әле,— Әмма үзе күптән бик таныш. Якты максат алга ашкындыра, Коммунизм—соңгы тукталыш.
Рамазан Байтимиров
Туган як җылысы
Әллә инде әйтеп күнегелгән, Гадәтеме телнең, күңелнең: Нефтьне без бер дә икеләнми Кан тибеше дибез илемнең. Безнең якның тоя җылылыгын Дус немецлар, поляк, чех иле... Кан тамыры нефть юлы булса, Республикам—йөрәк шикелле.
Туган як ул туып үскән җирең, Йорт нигезе анаң-атаңның.
Чыгып китсәң — туган республикаң, Дөнья гизсәң—газиз ватаның.
Ерак киткән саен туган яклар Киңәйтәләр шулай үз ярын. ...Галәм гизүчеләр туган як дип Әйтәләрдер бөтен Җир шарын.