Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ҮТКӘН ЮЛЛАР


тудент чагым иде. Бер кичне Казан югары уку йортларының диета меңнәрчә студентлары, укучы яшьләре, факеллар яндырып урамнарга чыктылар. Испания фашистларының ерткычлыкларына каршы нәфрәт белдерү демонстрациясе иде бугай. Төнге Казан урамнары ут елгалары төсен алды. Алар салмак кына, бер юнәлештә агылалар: Ирек мәйданына!.. Безнең колонна, үз нәүбәте җиткәнче, хәзерге Лев Толстой бакчасы тирәсендә күпмедер тукталып торды. Кышкы тымызык төн. Тротуар буйларында өеп-өеп куелган кар таучыклары, яшь-җилкенчәкләрдән бер ишесе төркем-төркем бер җиргә укмашып, шаярыша, мәзәк сөйли, икенчеләре кар өемнәре тирәсендә «кала алышып» чыр-чу килә... Менә арадан башына колаклы бүрек, ә өстенә какча гына җәйге пальто кигән бер үсмер, факелын югары күтәргән килеш, чын-чынлап гайрәтләнеп: «Үлем фашист-ларга!»— дип, кемнедер җиңгән шикелле очынып, «кар кала» өстенә килеп менде ... Кем иде соң ул?—дип сорагач, иптәшләр: «Бу — Шәрәф Мөдәррис»,— диделәр. Бу исемне мин инде балалар, яшьләр матбугатында еш кына күргән идем, «Үскәндә» исемле китабы да чыккан иде. Хәзер педагогия институтының рабфагында укый икән.
Күлмедер вакыттан соң без таныштык, хәтта дуслашып та киттек. Мин инде — эштә. Шәрәф педагогия институтында студент Үзенең бик дәртләнеп, дәрте сөенечкә әверелеп, «Нарспи» поэмасын чувашчадан татарчага күчереп йөргән чаклары -Ул теләсә кайсы кичнең теләсә кайсы сәгатендә, рөхсәт-фәлән сорап тор- мастан ишегеңне шар ачар да декабрь суыгын ияртеп килеп керер. Күзләрендә хәйләкәр очкын җемелди, авыз дисәң — елмайган да, йомылырга онытып, шул килеш тукталып калган. Әлбәттә, берәр нәрсә бар... Куен кесәсеннән трубка итеп уралган кулъязма чыгара Бу «Нарспи» Ул миңа тәрҗемәнең бер өлешен алып укый башлый. Укый торгач, күзләрен кулъязмадан ала да, каядыр бер билгесез ноктага төбәп, «Нарспи»не яттан чувашча укырга керешә. Шундый бирелеп укый, хәтта янында кеше барлыгын да бөтенләй оныта. Бара торгач, туктап, туп-туры* синең күзләреңә карый. «Нинди шәп?»—ди. Тотына шуннан чуваш теленең матурлыгы турында сөйләргә, аңа искиткеч мәдхия укый. Әмма, кызганычка каршы,
мин чуваш телен белмим дигәч, Шәрәфем шунда ук бөтенләй үзгәреп, мине чын-
чынлап гаепләргә керешә: янәсе ничек син чуваш телен белмәскә тиеш, дип орыша, пыр-туздыра. Ә мин шуны рәхәтләнеп тыңлап утырам. Чөнки Шәрәфне беләм:
ачык күңелле, туры сүзле, эчкерсез кеше, аның, халык әйтмешли, эчендәгесе тышында. Миңа аның эчкерсезлеге рәхәтлек бирә.
Берзаман «Нарспи» басылып чыкты, ләкин Шәрәф югалды. Ул безгә килми башлады Инде 1941 ел кергән иде. Егет авылына кайткан икән дә, шуннан армиягә китеп барган.
Бөек Ватан сугышы башлану бетен кешеләрнең тормышын кискен үзгәртеп ташлады. 1941 елның сентябрь аенда мин үзем дә инде Төньяк-көнбатыш фронтта- идем Сугыш шартларында солдатның хәле аның үзе һич уйламаганча үзгәреп тору- чан. Минем дә шулай.
...Безнең гаскәрләр 1942 елның январь һөҗүме вакытында, фашистларны тар-мар итеп. Старая Русса шәһәренә җиттеләр. Шунда оборонага урнаштык. Июнь башларында дивизия командованиесе мине мөһим эш белән Фронтның Политик идарәсенә җибәрде. Тиешле начальник анда минем ни өчен чакыртылуымны аңлатып бирде Кызыл Армиянең Баш политик идарәсе Төньяк-көнбатыш фронтта чыгып килә торган «За Родину» газетасын татар телендә дә чыгарырга карар кылган икән
С
Фронттагы офицер һәм солдатлар арасында татар журналистлары, язучылары юкмы икән дип, тикшерел караганнар. Шул чагында минем исемгә дә игътибар ителгән.
Мин дивизиядән әйләнеп эшкә килгәнче газетага редактор да билгеләнгән: бу — өлкән политрук Гани Гыйльманов иде. Сугышка кадәр күп еллар буе Казанда татар телендәге «Кызылармеец» газетасында эшләп, тәҗрибә туплаган журналист иде ул. Газетаның татарчасына «Ватан өчен» дигән исем бирдек. Тиз арада аның беренче саннары фронт буйлап таралып та китте. »
Көннәрнең берендә редакциядә өчпочмаклы төрелгән хат тапшырдылар. Ачсам — Шәрәф яза икән, һич уйламаганда татарча газета килеп төште. Син чыгарышасың р икән, дигән. Хаты кыска, ашыгыч язылган иде. Без редакциягә шагыйрь эзли идек, г Гыйльмановка Шәрәф турында сөйләп биргәч, ул моңа чынлап тотынды, һәм, бер х көн үтмәде, ул Шәрәф Мөдәррисов дигән солдатны алгы ут сызыгыннан редакциягә ~ алырга дигән документны хәзерләп тә өлгерде. Аны мин барып алырга тиеш = булдым. 2
Шәрәфнең фронтка инде икенче тапкыр килүе икән Кырык беренче елны Смо- £ ленск тирәсендәге атаклы Елья сугышларында катнашкан. Яраланган. Госпитальләр- л дә яткан. Сәламәтләнгәч авылына кайтып бераз торган. Аннан тагын фронтка кил- = гәи. Биредә ул минометчик. ,
«За родину» газетасы сугыш башланганчы Балтик буенда булган. Аның бер — тимер юл эшелоныннан торган хуҗалыгында барысы да бар редакция, хәреф = җыю. линотип вагоны, цинкография, ротация һ. б. 1941 елдагы чигенү вакытында поезд күл тапкырлар дошманның бомбага тотуларына, штурмчы самолетлар һә- ♦ җүменә очраган. Кайбер журналистлар һәлак булган, яраланган Ниһаять, биредә. _ Валдай янында, нарат урманы эченә юл тармагы сузып, аны ылыс асларына кертеп “ куйганнар Эш өчен тыныч, һәр аерым купе — үзе бер редакция Без шунда эшли- беэ, яшибез дә. Газетаны рус, татар, латыш, литва, үзбәк, казакъ телләрендә чыгар- 3 дык. Төрле милләт хәрби журналистлары «Правда»чы Борис Иэаков, шагыйрьләрдән 3 М. Светлов. Михалков, М Матусовский, Бладис Лукс. Жубаи Молдагалиев, — Сагынгали Сеитов, әдипләр Юрий Корольков. Константин Горбунов чын мәгънә- _ сеидә бер туганнардай яшәдек, бер туганнардай берегеп эшләдек. Шәрәф белән “ без дә һәо вакыт шушы мөхиттә булдык. Мөхит бертуктаусыз кайнап тора. Журналистның офицеры да. солдаты да бер дәрәҗәдә мөһим задание ала да. листо- -г летын җайлап тагып, юл капчыгын аркасына аса һәм ашыгып сугыш кырына юнәлә, * Алгы сызыкка барышлый ул башлап фашист самолетлары һөҗүменә очрый: алар, козгын көтүе булып киләләр дә, эшелоннарга, автоколонналарга бер-бер артлы кадалып төшә-төшә бомба яудыралар. Әле анда, әле монда машиналар дөрләп яна башлый... Аннары фашист самолетлары түбәнәеп пулеметтан юл читендә һәм канауларда капланып яткан кешеләрне үтереп йөриләр... Бу хәтәрдән соң журналист артиллерия, миномет утлары астына эләгә, алардан үтеп, алгы траншеяләргә, солдатлар арасына керә. Газетага, әдәби парчаларга кирәкле материалны без әнә шулай ут эченнән алабыз... Хәбәрләр, әсәрләр траншея яки блиндаж почмагына утырып, тез өстеиә куйган планшетлар өстендә языла.
Мондый шартларда Шәрәф үзенә хас илһамлану белән эшли Ул уттан-нидән иурыкмый. Тәҗрибәле солдат. Кайчакны бер-ике атнага югала бер чакны купе ишеге ачылып китә дә (татар редакциясе — 4 кешеле купеда) Шәрәф бәреп керә: сакал-мыек баскан Таушальщ^беткән шинеленә нәрсә генә сыланмаган да, нинди генә балчык катмаган. Башында пилотка түгел, әллә нинди гөмбәгә охшашлы бер нәрсә... ә иңендә—каешланып беткән капчыгы, эчендә тузып беткән блокнот кисәге, дәфтәр калдыгы, ниндидер ташландык китап бите. Аларның һәммәсендә дә Шәрәфнең үзе генә таный ала торган язмалар. Берничә сәгать үтүгә шуннан чыга башлый иде ут бөркеп торган хәбәрләр, очерклар, шигъри парчалар!.. Ул ишек катындагы почмакка утыра да, тезенә каты нәрсә куеп яза: проза булса, мыштым гына эшли. Шигырь икән — пышылдый.
Фронтта безгә еш кына немецча текстлар очрый. Бер шулай Шәрәфнең кулында немецча газетамы, нәрсәдер тотып, җитди кыяфәттә аптырабрак торганын күрдем. Аның мондый чагы сирәк була. «Ни булды?»— дидем. Ул аңлатып-нитеп тормады: «Немецча өйрәнергә кирәк»,—диде авыр гына ител. Өйрәнеп йәргә-<ен күрмәдем дә кебек, өч-дүрт айдан соң микән, ничектер, немецча бер текст туры килде, бәй. бу шунда ук укырга һәм тәрҗемә итәргә кереште. Рус теле белән дә ул мине шулай гаҗәпләндерде: аның авыл малае икәнен дә белом, «рус телен өйрәнәсе иде!»—дип. махсус сөйләнеп йөргәнен ишеткәнем дә булмады Казанда чакта да рус телен яхшы белүе белән сокландырганын хәтерлим. .Бер шулай үз почмагында сәгатьләр буе мыштым гына утыргалагач, Шәрәфнең «Идел-Сылу» дигән нәсерен русчага тәрҗемә иткәне мәгълүм булды, тәрҗемәсен поездның теге башындагы Борис Романович Иэаковка илтеп тә бирде, һәм... әсәр тиздән басылып та чыкты. Фронт җыентыкларына керде. Шәрәф бөтен фронтка танылды. Аның нәсере солдатларның да, офицерларның да, хәтта генералларның да бик яратып укый торган әсәре булды. Шәрәфтән рус телендәге газета ечен махсус заказлар белән яздырта башладылар. Рус телендәге газетада аның очерклары, публицистик мәкаләләре басылды Рядовой булса да, аңа өлкән офицерлар да зур хөрмәт белән -карый торган булдылар.
һәр шагыйрь, һәр язучының иҗатында җитлегү чоры була. Бу чорны Шәрәф фронтта кичерде дисәк, ялгыш булмас. Беек Ватан сугышы утларына башлап язучы булып кереп киткән солдат бөек Җиңүдән соң тыныч тормышка укучылар тарафыннан танылган шагыйрь булып кайтып керде. Аның сугыш чоры иҗатын җентекләп өйрәнәсе бар әле. Шулай да бу иҗатның күзгә ташланып торган үзенчәлекләрен хәзер үк атап әйтәсе килә. Барыннан да элек бу — чын мәгънәсендә сугышның баш герое — солдат поэзиясе иде.
Фронтның алгы сызыгында һәр вакыт дәһшәт өстенлек итә. Сугышлар тынып, оборона тоткан вакытларда да биредә һәр секунд, һәр минут сак булырга туры килә Ә сугыштан аз гына тукталып торган араларда биредә кешеләр үзләренә куаныч бирердәй кызык-көлке, сөенеч-шатлык тудырырдай нәрсәләрне табып кына торалар. Фронт тормышының бу яклары А. Твардовскийның «Василий Теркин» әсәрендә зур осталык белән тасвир ителде. Безнең Шәрәф боларнь ң барысын да үз язмышында кичереп үтте. Шуңа күрә аның әсәрләрендә солдатның рухи дөньясы ачыла барды: ул солдатны шигъри табигатьле, нечкә күңелле чын кеше итеп күрсәтте, тәвәккәллеге белән фашизмны җимереп баруын тасвирлады. Мин хәзер аның «Синең сүзең.. (1943), «Землянкада» (1943), «Кинҗебулат» (1943). «Гөлбәдәр» (1943). «Тупчы Ваһап» (1943) кебек әсәрләрен кабат-кабат укыйм. Бу әсәрләр, бер яктан, минем күз алдымда язылган, аларны беренче булып укыган һәм фикер алышкан кеше дә — мин, икенче яктан, алар миңа бик таныш фонда язылган. Шуңардыр, алардан минем хыялым каршына чын кешеләр, фронтташларым , килеп чыга. Аларның байтагысы кайта алмады. Кайтканнары кайлардадыр .. Бик әсәрләнәм.
Шәрәфнең ул еллардагы эшчәнлегендә беренче урынны, әлбәттә, поэзия алып торды һәм аның төп темасы — халык геройлыгы темасы булды. Ул геройларны сугыш эчендә эзләде, алар белән дус булды, аларга йокланды, үзенең лирикасында да. эпик поэмаларында да аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен җырлады. Халык батырлыгына соклану аның үз иҗат эшчәнлегенә дә геройлык сыйфаты кертте.
Казанга мин 19Л елның апрель аенда кайтып төштем. Шәрәф миннән ике атна чамасы элегрәк кайткан икән. Ул бездә тукталган. Тартма сыман кечкенә бүлмәдә биш җан тора башладык.
...Аны үз семьябызга, бүлмәбезгә яздыртып, паспорт алдык. Казанда эшкә урнашу мәсьәләсе шуның белән хәл ителде. Тиздән ул үзенә фатир табыг) эшкә тотынды.
Беренче елларда ул «Социалистик Татарстан» редакциясендә эшләде. Вазифаларыннан берсе — газетаның тел-стиль төзеклеген тәэмин итү иде. Нәүбәттәге әзер полосадан алынган оттиск Шәрәф кулына керә, ул аны буйдан-буйга җентекләп укый, телен, стилен «чарлап чыга». Әйтергә кирәк, бу — нәкъ менә Шәрәф кенә тәмам җиренә җиткереп эшли ала торган эш иде: чөнки лингвистик аңы искиткеч сизгер, хәмере — язылмаган зур энциклопедия, катлам-катлам һәм чиксез тирән Нинди дә булса берәр сүз турында аның белән бәхәскә керә күрмә, ул синең хөкемеңә чат ябышыр, шунда ук сүзнең йөз еллык, мең еллык, күп мең еллык тарихи юлларына кереп китәр, тарих каналлары буйлап, сине төрле-төрле халыкларның борынгы дөньяларыннан йөретеп әйләндерер... Бер сбйләшеп утырганда ул болай гына әйтеп куйды: «Инглиз телен өйрәнәм». һәм өйрәнде: Шекспирны, Бернсне үз телләреннән татарчага тәрҗемә итеп калдырды. Ул итальян теленә дә борынгы латинга да керешкән иде. Кызганыч, гомере иртә өзелде.
Тынычлык елларында Шәрәфнең иҗаты киң җәелеп үсеп китте. Ул зур күләмле поэмалар язды, лирик шигырьләр иҗат итте, публицистик мәкаләләр бастырды, памфлетлар бирде, драматургияне дә өлешсез калдырмады. Моннан берничә йөз еллар элек Италиядә туган сонет жанры бөтен Көнбатыш Европа халыкларының әдәбиятында, рус әдәбиятында соңгы гасырларда бик үсте Күтәрелде. Бөек Ватан сугышына кадәр татар поэзиясендә булмаган сонет жанрын да әдәбиятка Шәрәф алып керде һәм аның гүзәл үрнәкләрен бирде.
Шәрәф ни бары кырык дүрт яшендә вафат булды. Ләкин бу хәлгә күңел бер дә ышанмый, күнегә алмый. Кайчандыр, факеллар белән яктыртылган төндә, кала алып уйнаганда, утлы факелын тотып: «Үлем фашистларга!» дип кар тавына атлыгып менеп баскан үсмер шуннан соңгы елларда безнең дәвернең дөньяны тетрәткән бөек вакыйгаларына кереп китте. Бу юлларны язып утырганда мин аны шул вакыйгалар уртасыннан безнең көннәргә таба килә төсле итеп күрәм: менә ул утлы давылларны ерыл, фашистларга каршы атакага бара...
Байрак тотып, кинәт калку тауга Менеп басты татар солдаты...
Менә ул кан эчендә ята... Менә ул яңадан торып баса... Яңадан сугышларга ташлана... Менә ул җиңү факелын югары күтәреп Берлинга керә... Аннан — тыныч еллар, ул инде иген кырларыннан атлый... Аны төзелеш краннары каршылый һәм озатып калалар... Мин аның йөзен ачык күрәм. Әйтер сүзе бар кебек, ул аз гына- елмайган төсле.
Юк шул, болар хәзер хыял гына. Әмма шагыйрь үзенең үлмәс җырлары белән әле дә безнең арада, ул җырлар килер көннәргә уза.