Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЪЕЗД КАБУЛ ИТКӘН КАРАР


атарстан язучыларының тугызынчы съезды /ШССның тарихи XXV съезды карарлары
барлыкка китергән иҗади күтәренкелек, совет халкы тарафыннан бу карарларның уңышлы
төстә тормышка ашырылуы шартларында үтте.
Сигезенче һәм тугызынчы съездлар арасында узган бишьеллык дөньякүләм
әһәмияткә ия булган мөһим вакыйгалар — Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгы һәм
совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 30 еллыгы белән билгеләнде.
Тормышыбызның бөтен барышына, шул исәптән, язучылар иҗатына СССРның. союздаш
һәм автономияле республикаларның яңа Конституцияләрен кабул итү яңа илһам өстәде.
Әдәбиятыбыз үсеше өчен бу елларда КПСС Үзәк Комитетының *Әдәбиятсән- гать
тәнкыйте турында». »Иҗат яшьләре белән эшләү турында». •Идеология. политик тәрбия эшен
тагын да яхшырту турында»гы карарлары зур әһәмияткә ия булды.
Хәзерге доньяда әдәбиятның роле һәм тоткан урыны тайпылышсыз үсә, язучылар кеше
акылы һәм йөрәге өчен барган рәхимсез көрәшнең алгы сызыгында торалар. Үз эшчәнлеклэрен
һәрьяклап активлаштыру, укучыларга яңаны иҗат итүче халкыбызның героик казанышларын
талантлы тасвирлый, фән-техника революциясе тудырган яңа социаль-эхлакый процесслар
турында сөйли торган көчле әсәрләр бирү — совет әдәбиятчыларының намус эше.
Халыкара мәйданда идеология көрәшенең нык кискенләшүен исәпкә алып. Татарстан
язучылары съезды республика әдәбиятчыларын империалистик пропаганданың котырынган
һөҗүменә каршы сыналган коралыбыз — ялкынлы сугышчан әдәби сүзне мөмкин кадәр нәтиҗәле
файдаланып җавап бирергә чакыра. Монда КПСС ҮК Генеральный Секретаре. СССР Верховный
Советы Президиумы Председателе иптәш Леонид Ильич Брежневның *Кече җир». »Яңарыш» һәм
»Чирәм җир» әсәрләре безне илһамландыра торган үрнәк булып хезмәт итә.
•Иҗат союзлары алдына художество интеллигенциясенә идея-политик тәрбия һәм
марксистик-ленинчыл белем бирүне камилләштерү бурычы куелды. Югары идеялелек, гражданлык
хисләре тәрбияләү, язучы, сурәтче, композиторларның, театр һәм кино эшлеклелэренең,
журналистларның иҗат активлылыгын үстерү турында даими кайгыртырга, игътибарны совет
халкының героик казанышларын, социалистик җәмгыять үсеше проблемаларын талантлы
сурәтли, идея дошманнарыбызны тетрәтә торган яңа әдәбият һәм сәнгать әсәрләре тудыруга
юнәлтергә».— диелә КПСС Үзәк Комитетының •Идеология, политик тәрбия эшен тагын да ях-
шырту турындачы карарында.
Татарстан язучылары КПСС Үзәк Комитетының бу күрсәтмәләрен тайпылышсыз
үтәлергә тиешле кулланма буларак кабул итәләр.
Съезд узган әдәби бишьеллыкта язучыларның хезмәт коллективлары белән элемтәләре
тагын да ныгуын һәм тирәнәюен билгеләп үтә. Прозаик, шагыйрь, дра-
Т
Партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вэлиев (сулда). РСФСР Язучылар Союзы
идарәсе председателе Сергей Михалков. ‘Юморга бай татарлар •Фитиль» киножурналына нигә
язмыйлар икән?»—дип кайгыра кунак.
матург. тәнкыйтьчеләребез республика заводларында һәм төзелешләрендә, колхозларда һәм уку
йортларында еш була һәм көтеп алына торган кунаклар. Ныгый барган бу элемтәләр Татарстан
язучылары иҗатына уңай тәэсир ясады. Китапла- рыбыздагы хезмәт кешесе об разы торган саен
тормышчанрак, тулы канлы, ышан- дыручан. бай рухлырак була бара.
Партиянең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре турында даими кайгыртуы нәтиҗәсендә без бу
елларда иҗат өчен иң уңай шартларда эшләдек, КПСС өлкә комитетының. республикабыз
хөкүмәтенең. СССР һәм РСФСР Язучылар союзлары идарәсенең даими ярдәмен, игътибарын
тойдык.
Узган биш елда Татарстан Язучылар союзы идарәсе республикабыз әдәбиятчыларының
җәмәгать һәм иҗат активлыгын көчәйтүгә булыша торган байтак чаралар үткәрде. Татар
халкының бөек уллары Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышл анган юбилей комиссияләре
төзелде. Казанда һәм Мэскэүдә. тугандаш республикаларда һәм чит илләрдә Тукай. Җәлил
китаплары басылды. Каюм На- сыйри. Галиәсгар Камал. Шамил Усманов. Галимҗан Ибраһимов.
Фатих Әмирхан. Кәрим Тинчурин. Таҗи Гыйззәт. Абдулла Алиш. Фатих Кәрим юбилейлары киң һәм
тантаналы рәвештә билгеләп узылды.
Узган бишьеллыкта иҗат союзларының берләштерелгән традицион пленумна ры.
язучыларның әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышлары, шигырь бәйрәмнәре, яшь
әдәбиятчыларның республика семинарлары һәм зона конференцияләре югары дәрәҗәдә үтте,
иҗат секцияләре җитәкчеләренең хисап бирүләре даими рәвештә тыңланды.
Съезд отчет чорында республика азучыларының эшчеләр сыйныфы, авыл хезмәтчәннэренә
багышланган, тарихи-революцион һәм сугыш темасына караган шактый гына әсәрләр иҗат итүен
канәгатьләнү белән билгеләп үтә. Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты өлкәсендә дә әйбәт кенә
уңышларга ирешелде. Очерк һәм публицистиканың роле сизелерлек күтәрелде. Авыл районнарында
булып кайткан азучыларыбыз бары узган елда гына да газета журнал битләрендә утызга якын
очерк һәм публицистик мәкалә бастырды. Татарстан Язучылар Союзы идарәсе, КПСС Үзәк
Комитетның *Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында» гы карарын үтәп, тәнкыйтьчеләрнең һәм
әдәбиятчыларның эшен сизелерлек активлаштырды. Беренче тапкыр яшь тәнкыйтьчеләрнең
республика семинары уздырылды, анда илледән артык кеше катнашты. Драматургларыбызның
уңышлары аеруча свендерә. Бу елларда аларның илледән артык пьесасы илебезнең дистәләрчә
с әхнәсендә барды.
Ике съезд арасында Татарстан китап нәшрияты биш йөздән артык китап чыгарды. аларның
шактые рус теленә тәрҗемә ителде, үзәк нәшриятларда басылып, бөтенсоюз укучысына
җиткерелде.
Бу чорда әдәби алмаш әзерләүгә, яшь язучыларның осталыгын күтәрүгә һәм идея үсешен
кайгыртуга аерым игътибар бирелде. Съезд киләчәктә дә яшь каләмнәрнең иҗат һәм җәмәгать
активлыгын үстерергә кирәк дип саный.
Съезд квалификацияле тәрҗемәчеләрнең зур отряды тырышлыгы белән рус. совет һәм чит
илләр әдәбиятының иң яхшы әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителүен билгеләп китә. Ике съезд
арасында татарчага тәрҗемә өлкәсендә яңа уңышларга ирешелде. Хәзер татар әдәбияты элекке
ун-унбиш ел белән чагыштырганда рус теленә шактый яхшырак һәм киңрәк тәрҗемә ителсә дә,
безне әле татарчадан русчага тәрҗемәнең сыйфаты да, күләме дә канәгатьләндерми. Съезд
Татарстан китап нәшрияты каршында киң хокукларга ия булган һәм тиешле кадрлар белән тәэмин
ителгән тәрҗемә үзәге оештыруны максатка яраклы дип тапты.
Татарстан язучыларының тугызынчы съезды карар бирә:
1. Татарстан Язучылар союзы идарәсенең отчет чорындагы эшчәнлеген хупларга.
2. Татарстан Язучылар союзы идарәсенә, республиканың барлык әдәбиятчыларына
үзләренең бөтен җәмәгать һәм иҗат эшчәнлекләрендә КПССның тарихи XXV съезды карарларын,
сәнгатьнең партиялелеге һәм халыкчанлыгы турындагы ленинчыл принципларны тайпылышсыз
үти торган кулланма итеп алырга тәкъдим итә. КПССның XXVI съездын каршылаганда республика
язучылары ирешелгән уңышларны ныгытырга, игътибарны хәл ителмәгән мәсьәләләргә
юнәлдерергә, үз эшчэнлекләрендәге кимчелекләрне тәнкыйть күзлегеннән чыгып анализларга һәм
аларны бетерү өчен нәтиҗәле чаралар күрергә тиешләр.
3. Татарстан Язучылар союзының яңа идарәсенә съездда куелган мәсьәләләрне, әйтелгән
тәкъдимнәрне һәм тәнкыйть фикерләрен җентекләп өйрәнү, якын елларда аларны тормышка
ашыру бурычы йөкләнә.