ҺӘРВАКЫТ ЮЛДА
олк разведкасында хезмәт иткәндә шулай була иде хәрби өйрәнүләрдә яки сугышка кергәндә безнең разведка взводын бүлгәләп, өләшеп бетерәләр. Полк штабына да. дивизия штабына да кирәгебез чыга. Дошман тылына да җибәрәләр Взвод коман-диры соңыннан исән-сау калганнарны җыеп барлый башлый.
Әлмәт бүлеге язучыларының иҗатлары барлык докладларга сибелде. Кабыргалар сынмады шикелле... Мондый зур, кайнар чыгышлардан соң, миңа иң ахырдан перекличка ясарга гына кала.
Үткән белән бүгенге арасында гаҗәеп зур аермалык яши. Без аны Татарстанның нефть районнары индустриясе пейзажы, андагы киң колачлы төзелешләр адымы һәм халык культурасының үсеше аша бигрәк тә ачык күрәбез.
Элек даннары басу капкасыннан узмаган, салам ягып, кап, чыпта сугып, чабата үреп көн иткән авылларның исемнәре нефть мәйданнарына күчте, завод, шәһәр исемнәренә әйләнде. Байлыкларын бизмәнгә салып үлчәгән, төенчеккә төйнәп йөрткән халык бүген миллиард сумнар, миллион тонналар белән эш итә
Керосинга тилмереп яшәгән бабайлары- бызның уллары, кызлары, оныклары бүген нефть, газ идарәләрен җитәклиләр Хезмәт батырлары, нефть якларының үз галимнәре, язучылары үсеп чыкты.
Әлмәт тирәсеннән, урман эчләп, Уфа якларына яшерен юл — ат караклары юлы узган. Хәзер аннан дөньяда тиңе булмаган Самотлор—Уфа — Әлмәт нефть магистрале сузылды, ул бөек «Дуслык» юлына килеп кушылды. Ил табынына җир байлыгы агыла. Җир байлыгы белән бергә, рухи азык бара.
Нефть якларында яшәүче язучыларның әсәрләре бүген Татарстан чикләрен узып, рус. украин, башкорт, чех телләренә тәрҗемә ителәләр, тугандаш республикалар телләрендә яңгырыйлар.
Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлеге төзелешләр шау-шуы эчендә, Татарстан нефть индустриясе белән бергә ‘үсеп чыкты. Әдәби разведкадан — публицистик мәкаләләрдән, очерклардан башлап, «Хәзинә*, «Каты токым» кебек бөтен илгә танылган романнарга, шигъри репортажлардан — күләмле поэмаларга килде
Әлмәт бүлеге 14 союз членын берләштерә, Ике съезд арасында 4 союз членына артты: X. Хәйруллин, Җ. Рахимов, А. Ганиев, В. Мальцев. Соңгы биш ел эчендә Казан һәм Мәскәү нәшриятларында, тәрҗемәләрне һәм кабаттан басылганнарны да исәпкә алсак, авторларыбыэның иллеләп китабы басылды. Шулар арасында без М. Хәсәновның «Кама таңнары», Р. Төхфә- туллинның «Акбүз ат», Ш. Бикчурииның «Алтын җирдә ятмый» повестьлар, хикәяләр җыентыкларын, Хәниф Хәйруллинның • Картлык... кемгә шатлык!», Җ. Рәхимовның «Өлешемә тигән көмешем*, В Мальцевның «За чертой времени», Г. Каша- повның «Сәмум җиле» повестьларын, Ю Әминовның. С. Кальметовның пьеса җыентыкларын күрәбез. Шулай ук «Казан утлары» журналында С. Сөләймәнованың «Гөлбадран», Р Төхфәтуллинның «Китә казлар*. Ф. Гыйльметдиновның «Урсай тау итәгендә», Хәким Хәйруллинның «Ургыл» романы, балалар өчен Җ. Рәхимовның «Девон хәбәрчесе», М. Хәсәновның «Ди- иазаврлар өнендә». «Шайтан малае». «Без алтынчы «А»дан» («Ялкын») кебек повестьлары дөнья күрде.
С. Сөләймәнованың «Кызыл каурыйлар», К. Булатованың «һәр язның үз җыры». Р Бәшәровның «Бәйрәм» исемле шигырь җыентыклары чыкты.
Шигырь китапханәсеннән Г. Афзалның «Айлы кичләр» исемле җыентыгы Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә лаек булды, хезмәт кешесе темасына үткәрелгән бөтенсоюз конкурсында Ш. Бик- чурин иҗат иткән «Каты токым» романының бүләкләнүе барыбыз өчен дә сөенечле хәл.
Очерк, сугышчан жанр буларак, һәр вакыт алга юл ярып бара, һәр вакыт разведкада.
Җәмит Рәхимовның «Батырлык чакрымнары» исемле очерклар китабы укучыларның игътибарын үзенә тартты. Себер якларында иҗат командировкасыннан йөреп кайткач, автор бай материал арасында югалып калмаган, ә иң кирәкләрен, типик булган күренешләрне, вакыйгаларны сайлап ала белгән. Самотлор — Уфа — Әлмәт нефть үткәргече маршрутындагы очрашулар. алариың батыр хезмәтләре хәтердә уелып калырлык, кызыклы тормыш детальләре аша бирелгән.
Ат караклары үзләренең гөнаһларын яшерү өчен аулак юллар сайлаганнар. Ә нефтьче-төэүчеләр юан торбаларны кешеләргә. табигатькә, иген кырларына уңайлы булсын өчен яшерәләр җир куенына. Күзгә күренмәс магистральләр буйлап, меңнәрчә километрларга күпме яшерен энергия, күпме чимал агыла! Эшелоннарга те- ялел түгел, ә «үз аягы» белән бара нефть. Торба салучыларның күзгә күренмәс батыр хезмәтләре гасырлар данына торырлык.
Җ. Рәхимовның Себер юлларындагы бай тәэсирләре очерк рамкалары белей генә чикләнмәс Алар масштаблы, киң колачлы повесть яки романга заявка сыман
П
Басылган әсәрләребез арасында хезмәт кешесе һәм замандаш образларын үзәккә куйган, бүгенге чынбарлыктан актуаль мәсьәләләрне күтәргән җитди әсәрләр шактый.
Соңгы елларда нефтьчеләр тормышын чагылдырган проза әсәрләре арасында Ж Рәхимовның «Өлешемә тигән көмешем» повесте үзенә бер урын алып тора. Атилла абзый бу әсәр турында әйтте. Геройлары— безгә таныш, күңелебезгә якын кешеләр— республикабыз йөзен үзгәртеп коручы нефтьчеләр, төзүчеләр, игенчеләр, бай күңелле, намуслы, ярдәмчел кешеләр. Производство һәм кеше язмышы әсәрдә бер тукыма тәшкил итә, бергә үрелеп бара.
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, «Современник» нәшрияты тормыш эчендә туган, заман сулышы бәреп торган әсәрләргә һәр вакыт өстенлек бирә. Аның Татарстан авторларына еш мөрәҗәгать итүе юкка гына түгелдер. Әлмәт бүлегеннән LU. Бикчурин, Р. Төхфәтуллин, С. Сө- ләйманова китаплары чыгуга, хәзер М. Хә- сәновның «Саумы, кояш», X. Хәйруллин- иың «Ургыл» исемле романнары редакция- ләнеп ята.
Ж- Рәхимов күзгә күренеп үсә, ул нефтьчеләр тормышын яктырту ягыннан соңгы елларда шактый күп эшләде. Девон нефтен ачучы батырларыбыз, аларның күп кырлы хезмәте, Татарстан нефть ин- дустриясенең тууы турында, Г. Ахуиов- ның «Артышлы тау итәгендә» повестеннан башка, балалар өчен әсәрләр юк чутында аз иде.
Ж- Рәхимовның «Ялкын» журналының берничә санында басылган «Девон хәбәрчесе» повесте бу бушлыкны тутыруда яңа бер адым. Шөгер якларында беренче нефть скважинасын бораулый башлау, бораулаучылар тормышы, бу яңалык уңае белән, авыл кешеләренең уй-фикер йөртүләре балаларча самими, тапкыр тел белән сурәтләнгән. Шулар арасында кечкенә Жамит үзе дә йөгереп йөри шикелле.
Ж. Рәхимов тормышны тирәнтен белеп, эченә кереп яза. Аның шушы нефть чыккан якларда туып үскән булуы, шул як кешеләре белән якыннан аралашып, алар белән бер коллективта эшләп, бер һаваны сулап яшәве һәр әсәрендә сизелеп тора. Бу хәл исә әсәргә табигыйлек бирә, укучыны ышандыра, артыннан ияртә.
Яшь язучы Фәрит Гыйльметдинов та әдәбиятта уңышлы адым ясады. Аның нефть вышкалары төзүче яшьләр тормышыннан алып язылган «Урсай тау итәгендә» исемле повесте безгә сөенеч китерде Тәнкыйть аны шунда ук күреп алды. Әле мәктәп эскәмиясеннән генә килгән, эшчеләр коллективына яңа аяк баскан Әндәм. Аның алдында яңа дөнья, яңа кичерешләр. Аңарда бүгенге яшьләребезнең күркәм сыйфатлары — эзләнү, яңага омтылу, торгынлык һәм катып калганлык белән килешмәүчәнлек кебек сыйфатлар шактый калку чагыла. Ф. Гыйльметдинов хәзер электр батырма насослар заводында
инженер булып эшли. Бүгенге эшче пси-хологиясен тирән өйрәнеп, зур проблемалар күтәргән проза әсәрләре бирергә аның инде хәзерлеге бар, теле үткен, юморга бай. Завод әле төзелеш чорын кичерә. Яңа техника сынала, кешеләр сынала. Нефть промышленностенда тоткан урыны һәм эш масштабы ягыннан бу завод дөньякүләм әһәмияткә ия булачак. Шундый коллектив эчендә кайнап яшәү яшь язучы өчен зур бәхет. I
Тегермәнгә керсәң, онга буялмыйча чыкмыйсың, диләр. Драматург Ю. Әминов Миңлебай газ эшкәртү заводы цехында эшләп алгач, завод тормышыннан «Кан кардәшләр» исемле пьеса биргән иде. Шуннан соң ул бораулаучылар бригадасына беркетелде, үзенең элекке укучысы, хәзер атаклы бораулау остасы, Дәүләт премиясе лауреаты Дамир Нуретдинов кул астында эшләде. Бораулаучылар тормышын колачлаган «Сөймим дисәң дә» исемле җитди комедиясе иҗат ителде. Остазлар һәм шәкертләр, уртак эшкә мөнәсәбәт — вакыйгалар шул тирәдә. КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»- гы карарында болай диелә: «Житәкчеләр- нең, хуҗалык кадрларының эшенә бәя биргәндә, производство планнарын үтәү күрсәткечләрен генә түгел, бәлки коллективта дисциплина дәрәҗәсен, мораль- политик климатны, хезмәт һәм көнкүреш шартларын да исәпкә алырга кирәк». Бу сүзләрдә гаять тирән мәгънә ята. Ю. Әминов «Сөймим дисәң дә» әсәрендә нәкъ әнә шул мораль-политик климатны ачып бирергә омтыла да. Ике бригада арасында ярыш мавыктыргыч, ышандырырлык детальләр аша гәүдәләнә. Кырыс та, мөлаем да Гамир һәм Ядкәрнең җанын, күңелен күреп-аңлап, алар белән бергә рухи баеп барасың. Монда метр күрсәткечләре өчен генә түгел, ә кешеләрнең сафлыгы, рухи матурлыгы, кеше җанының гүзәллеге өчен көрәш бара.
Ю. Әминов берөзлексез эзләнә, иҗатында яңара бара. Хәзер Әлмәт театрында зур уңыш белән барган «Очрашырбыз, Гөлсылу» комедиясе урта мәктәпне тәмамлап, ВУЗга керү теләге белән янып йөргән яшьләргә багышланган. ВУЗга эләгү авырлыкларын үзләренә табыш чыганагы итеп файдаланучы кайбер намуссыз затлар кискен рәвештә фаш ителә бу комедиядә. Мораль һәм этик тәрбия бирү ягыннан «Очрашырбыз, Гөлсылу» спектакле дә, һичшиксез, үзенең ролен үтәячәк. Ю. Әминов эзеннән яшь драматург Фоаү Садриев үсеп килә. Аның үз юлына, олы драматургия юлына чыгуына шик юк.
Язучыларыбыэ әсәрләрендә төрле темаларга мөрәҗәгать итәләр. Чөнки тормыш үзе дә күп кырлы. Р. Төхфәтуллин- ның «Китә казлар». В. Мальцевның «За чертой времени» повестьлары, яшь язучы Г. Кашаповның «Сәмум җиле» повесте Бөек Ватан сугышы героикасын, тылдагы кешеләрнең батырлыкларын һәм Совет Армиясенең бүгенге тормышын чагылдыр»
са, Хэйиф Хайруллин «Картлык... кемгә шатлык?.> повестенда колхоз тормышы фонында мораль, әхлак мәсьәләләрен күтәрә. С. Сөләймәнованың «Гөлбадран» повесте медицина һәм сәнгать кешеләренә багышланган.
Р. Төхфәтуллин менә утыз елга якын ийде укучыларын яңадан-яңа хикәяләр, повестьлар белән сөендереп тора. Кеше кичерешләрен ул табигать тасвиры янәшәсенә куеп ачарга ярата, Кеше табигатьтән үзенә көч, дәрт, моң ала. «Китә казлар» повестендагы казлар каңгылдавы әле колак төбендә. Йөз чакрымны тәпиләп килгән, фронт ягына юл тотучы казлар... Тылның фронт белән бәйләнеше, сугыш чорының кыенлыклары тетрәндергеч де- сальләр аша, Бауман урамына сыеша алмый барган казларның үзәк өзгеч каңгыл-давы аша, хәтердә калырлык итеп, оптимистик рухта тасвирлана. Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәт кешесе образы төп урынны алып тора. Тормыш, хезмәт һәм ■иҗат. Менә шул бердәмлек булмаганда, ■чын мәгънәсендә тормышчан сәнгать әсәрләре тудыруы кыен. Ул яктан безнең нефть районнарында яшәүче язучылар бәхетле. Аларның күпчелеге производстводан аерылмыйча иҗат итәләр. Әлбәттә моның кыен яклары да бар. Ә ахыргы нәтиҗә барыбер уңай якка.
Халык белән аралашып, тормыш белән ■бер сулышта яшәү иҗатка уңай йогынты ясамыйча калмый. Үзенең бай тормыш биографиясе булган язучы иҗатында да үэ юлы белән бара, ул башкаларны кабатлауга мохтаҗ түгел.
Шагыйрьне үз чоры белән конкрет шартларда гына күз алдына китерергә .мөмкин.
Гөлләрең шиңгәндә. Кайгылар килгәндә. Дөньяда мин барын онытма!
Шагыйрь җаны менә шундый. Ул синең яклаучың, авыр минутларда көч, рух бирүчең булып киле. Кеше шатлыгын урлап йөрүчеләргә нәфрәт белдерә. Ил кайгысы белән кайгыра, ил шатлыгы белән шатлана. Г. Афзалның «Борылам да карыйм» циклыннан алынган бу юллар аның бөтен иҗатына хас.
«Айлы кичләр» исемле җыентыгына кереш сүзендә филология фәннәре докторы Нил Юзиев болай ди- «Безне шагыйрьнең ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча, дөньядан олы хәзинә эзләве үзенә тарта, сокландыра». Әйе. шагыйрь максатына кыю бара, дөньяга горур карый, һәр адымда үзен керәшче игеп сизә.
Шагыйрә С. Сөләйманованың «Казан ут- лары» журналында басылган «Сузган ике кулым» шигыре — туу һәм кешенең тормыштагы урыны турында, кешелекле булу турында фәлсәфи уйланулар. Шагыйрә төчеләнми, кыланмый, шигырьләрендә — • кырыс чынбарлык, табигатьнең һәр үләненә сөенә белү, зур Тормыш Өчен көрәшү пафосы. Бу сыйфатлар аның соңгы елларда Казанда, «Советский писатель» һәм «Современник» нәшриятларында басылып чыккан «Красные перья», «Предсказанье» исемле шигырь җыентыкларында ачык чагылыш тапты.
Шагыйрә К. Булатованың шигырьләре «Казан утлары», «Азат хатын» журналларында, республика газеталарында. «Кызыл таң»да еш күренә. Шагыйрә күзәтүчән, шигырьләре тормыштан килә. Уңышлы лирик шигырьләре арасында җиңел кулдан язылган шигъри репортажлар да очрап куя. Әйтергә кирәк, талантын тулы көченә җикми шагыйрә. Күрәсең, укытучылык хезмәте аның вакытын күбрәк суыра.
Соңгы елларда яшь шагыйрьләребез шактый активлашты. Нур Әхмәдиев, Роберт Рәкыйпов, Венера Туктарова, Таһир Шәмсуаров, Шәрига Таһирова — һәр кайсы үз юлы, үэ моңы белән, тормышның үзеннән килә торган өметле иптәшләр. Нур белән Робертның шигырь җыентыклары Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителде.
Барлык яшь шагыйрьләргә хас уртак кимчелек: күләмле әсәрләргә, поэмаларга тотынырга кыюлыклары җитми. Шигырьләрендә еш кына тема тарлыгы үзен сиздерә, олы язмышларга мөрәҗәгать җитми. Масштаблы фикер йөртү һәм хезмәт кешесе образын зур итеп күтәрү ягыннан «Казан утлары» журналында басылган «Бе-логлазов урамы» шигыре аерылып тора. Авторы—нефтьче-инженер Илдар Әхсә- нов. Кайнар кеше турында кайнар шигырь. Девон нефтенә гомерен багышлаган атаклы бораулау остасы Михаил Белоглазов истәлегенә багышлана Кайнар йөрәк тибешен девон сулышына биреп яшәгән бораулау остасының хезмәте мәңгелек. Бүген ул өйләрне, калаларны җылыта, туган җирдән алгы сызыкка җыр булып агыла.
Әдәби алмаш турында кайгырту торган саен активрак, конкретрак тес ала бара. Партия Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында»гы мәгълүм карары моңа аеруча зур этәргеч бирде. Вакытлы матбугат битләрендә, радио, телевидение тапшыруларында яшь каләмнәр иҗат ы на һәр вакыт яшел урам. Иҗат яшьләренә юнәлеш бирүдә, апарны үстерүдә, чыныктыруда әдәбият берләшмәләренең роле гаять зур. 1955 елдан бирле яшәп килгән Әлмәт, 20 еллык юбилеен уздырган Лениногорск берләшмәләре яшь язучыларны тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкарып киләләр. Азнакай, Баулы әдәби берләшмәләрендә эш җанлана төште. Бүлек бюросы алар белән даими элемтәдә тора. Нефть районнарында яшәүче авторлар ай саен диярлек Әлмәткә, язучылар бүлеге утырышына чакырылалар әсәрләр тикшерүдә катнашалар, тәҗрибә уртаклашалар. Алар өчен әледән-әле индивидуаль семинарлар, консультацияләр үткәрелә. Моннан берничә ел элек Әлмәттә «Хезмәт кешесе — совет әдәбиятының баш герое» дигән
темага зур киңәшмә булды. Партия өлкә
комитетының культура бүлеге һәм Культура
министрлыгыннан. Татарстан Язучылар
союзыннан җитәкче иптәшләр чыгыш ясаган бу
җыелышта нефть ягында яшәүче барлык яшь
язучылар да катнашты. Ул үзенең эшлекле төстә
үтүе белән хәтердә калды.
Әлмәт бүлеге — хәрәкәтчән оешма. Язучылар,
иҗат максатлары белән, ерак юлларга чыгалар.
Ш. Бикчурин Татарстан һәм Себер нефтьчеләре
дуслыгына багышланган яңа романына материал
җыю өчен Төмән якларында булды. Җ. Рәхимов
Әлмәт— Уфа — Самотлор маршрутларын йөреп
чыкты, башта әйткәнебезчә. «Батырлык
чакрымнары» исемле очерклар китабы бирде. В.
Мальцев үзе сугышып узган эзләр буенча
Карпатка барып җитте, Бөек Ватан сугышы
темасына яңа повестен төгәлләде. Йөрү әйбәт
әлбәттә, әмма үз өеңдә ни барын да онытып
бетермәскә
Әдәбиятны пропагандалау буенча да шактый зур
эш алып барыла. Ике съезд арасында 150 ләп
әдәби кичә, әдәби очрашулар, укучылар
конференцияләре үткәрелде Аларның радиусы
да шулай ук киң: Әлмәт. Лениногорск, Бөгелмә
шәһәрләре, нефтьчеләр поселоклары, район
колхозлары, Польша, Болгария...
Совет китабы айлыгы уңае белән Ш. Бикчурин
Чехословакиягә чакырылган иде. Ул Братислава
университетының рус теле Ләм әдәбияты
кафедрасы студентлары һәм профессорлары
алдында чыгыш ясый, Татарстан нефтьчеләре
турында сөйли, студентлар соравы буенча,
Җәлил шигырьләрен укый. Чехословакиядә
Шамил, күренекле рус язучылары В. Солоухин.
До- ризо белән бергә, унбиш очрашуда катнаша,
«Каты токым» романын словак телендә укучы
дуслары белән очраша
Яшь шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин,
Лениногорск үзешчәннәре белән бергә.
Польшада, шагыйрә С Сөләй- манова Әлмәт
үзешчәннәре белән Болгариядә булып
кайттылар.
Тәнкыйть сүзләрен без съездга чаклы, үзебезнең
кече сабан туйда, бүлек язучы- ларының апрель
аенда булып узган отчет- сайлау җыелышында
әйтештек. Оештыру эшләрендә, иҗатыбызда да
кимчелекләр юк түгел.
Беренчедән, иҗатта янып торган яшьләребез аз.
Кайберләре канат чыгаргач кына үзәккә очалар
Бер карасаң—бу әйбәт тә. Үсеп җиткәнне башка
чыгару гомер- гомергә килгән гадәт ич. Бер
әдәбиятка хезмәт итәбез. Шулай да тормыш
эченнән килгән иҗат яшьләренең тормыштан ае-
рылмаулары, үз җирлекләрен югалтмаулары
яхшы.
Икенчедән, күзәтү сәләтенең кими төшүе. бер
урынга күнегү. Кул астындагы тормыш
материалын еш кына тирәнтен каерып ала
белмибез, аны читтән эзлибез. Әлбәттә,
үзеңдәген яхшырак белү өчен, еракларга урап
кайту да начар түгел. Әмма туган як, торган як
мотивлары язучының иҗатында ярылып ятырга
тиеш.
Алыйк Әлмәт районындагы «Ярыш» кол-
хозын. Иртәнге якта Абдрахман, Тайсуган
авылларының урам чатларында, тыкрык
башларында төркем-төркем җыелган бик күп
кешеләрне күрәсең. Менә выжт иттереп кенә
йомшак автобуслар килеп туктый. Ишекләр
ачылып, беренче сигнал булуга. әлеге
төркемнәрдән җилләр исә.
Ике авылны берләштергән «Ярыш» кол-
хозыннан нефть промыселларына, шәһәр
предприятиеләренә эшкә көн саен 920 кеше
чыгып китә. Меңгә якын эшчеләр, техник-
инженерлар авыл һавасын сулап, үз өйләрендә
яшиләр, яшелчә-җимеш үстерәләр. мал-туар
карыйлар, ә хезмәтләре буенча шәһәр кешеләре
булып исәпләнәләр. Бу — тышкы үзгәрешләр
генә түгел. Бу үзгәрешләр кеше психологиясенә
үтеп керә. Психологик яңарыш.
Республикабызның куәтле нефть инду-
стриясе авыл иңенә таянып үсте. Авыл кешеләре
нефть чыгарырга өйрәнделәр, белгечләр,
галимнәр булып киттеләр, миллиард яшьлек
девонны буйсындырдылар. Әйтик, Ленин
комсомолы исемендәге Миңлебай газ эшкәртү
гигантында бүген «Ярыш» колхозыннан 580 кеше
эшли икән, бу бик табигый хәл. Заводны төзи
башлаганда урындагы шушы эшче көчләргә, ре-
зервларга исәп тотылган иде.
Завод бүген колхозга ярдәм итә. Завод
эшкәрткән коры газ «Ярыш» колхозы өйләрен,
терлекчелек фермаларын җылыта. «Ярыш»
колхозындагы күп кенә яңа төзелешләр шәһәр
предприятиеләре ярдәмендә башкарыла. Кайнар
урак өстендә газ заводыннан уннарча
механизаторлар туган авыллары кырларында
эшлиләр. Шәһәр — авылга, авыл — шәһәргә.
Шулай ук ике арада культура элемтәләре дә
ныгый бара. Иҗат кешесен (ә Габдрахман
авылында ике язучы яши) тамырлары тирәнгә
киткән, зур киләчәге булган мондый үзгәрешләр
дулкынландырмыйча калмаска
Бүгенге заманга тиң, киң колачлы, масштаблы
әсәрләр әле язылмаган. Тормыш катламнарын
тирәннән айкап алу җитми. Үзәктә бүгенге кеше
образы торган эпик поэмалар жанрын да онытып
барабыз шикелле. Сюжетлы поэмаларны
кыерсыту шуңа китерде. Сувенер шигырьләр
өстенлек алды. «Казан утлары» журналында
барган бәхәсләрдә күпчелек авторлар кеше
хисләрен җырлаган, тормыш бөркелеп торган
гражданлык поэзиясен яклап чыктылар. Ул
гомер-гомергә шулай булды һәм шулай булып
калачак та.
Л. И. Брежневның «Чирәм җир» исемле
китабында турыдан-туры язучыларга, сәнгать
осталарына мөрәҗәгать иткән юллар бар:
«Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре алдында
халык батырлыгын чагылдырудан да
мавыктыргычрак һәм рухландыргычрак бурыч
юк».