Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗАБЫЗ ТУРЫНДА


гәр татар совет язучыларының узган сигезенче съезддан соң иҗат иткән прозаик әсәрләрен күз алдыннан кичерсәк, иң беренче чиратта түбәндәге үзенчәлекләргә игътибар итәрбез: проза әсәрләребез идея-эчтә- леккә баеды; жанр ягыннан һәм тематика үзенчәлегеннән төрлеләнә төште; аерым жанрлар буенча язучыларыбыэның специальләшү процессы көчәйде; күпчелегебез үзенең төп эше итеп повесть язуны алды, тарихи-реаолюцион темага язу һәм күләмле тарихи әсәрләр язу жанла- на барды; Бөек Ватан сугышына һәм аерым күренекле шәхесләргә багышланган документаль әсәрләр төркеме пәйда булды, стиль һәм алым өлкәсендә кыю гына эзләнүләр күзгә ташлана. Менә болар барысы да безнең милли прозабызның бүгенге билгеләре.
Иҗат ителгән әсәрләрнең саны да арт- каннан-арта бара. Мәсәлән, ике съезд арасындагы биш елда Татарстан китап нәшрияты татар телендә алты оригиналь роман, утыз дүрт повесть, бер дистә хикәяләр җыентыгы басып чыгарды. Болар өстенә вакытлы матбугатыбызда аерата ■ Казан утлары-нда «Азат хатында»да «Чә- ян»да. ■Идел» альманахында һ. б органнарда басылган роман, хикәя, повестьларыбызны исәпкә алсак, барлыгы 80 әсәр дөнья күргән. Азмы буГ Аз дип булмый. Аерата повестьларның күп язылуын күрми узу мөмкин түгел. Димәк, хәлнең торышым бу җәһәттән шәп дияргә буладыр! Бәлки
Ә
эшләр ал да гөл дип әйтергә дә ярыйдыр әле? Юк.
Әдәбиятта сан мөһим бер күрсәткеч булса да, барыбызга да күптән мәгълүм булганча, аның дәрәҗәсен, торышын ахыр чиктә сыйфат хәл итә. Димәк, жанрның торышын аныклау өчен безгә иҗат ителгән продукциянең характерлы бёр өлешен тезис рәвешендә генә булса да күздән кичерергә кирәк.
Заман темасына язылган күләмле җитди әсәрләрнең берсе Гомәр Бәширов- ның журналда кыскартылып, нәшриятта ике китапка бүленеп дөнья күргән «Жи- дегән чишмә» романы булды. Роман прозабызның олы остасына хас әйбәт, саллы тел белән укучының күңелендә җылы тойгылар уятырлык итеп язылган. Андагы уңай образлар: Гайнан, Минһаҗ карт, агроном Фәйрүзә. Камил укучының хәтерендә калырлык калку сурәтләнгәннәр.
Әсәрнең сюжеты жанрына хас булганча катлаулы. Анда төп мәсьәлә—таби- гагьне саклау проблемасыннан тыш, иҗтимагый тормышыбыз һәм көнкүрешебезнең бик күп яклары яктыртыла. Кыскасы. мин аны күренекле иҗат җимешләренең берсе дип исәплим. Ләкин шулай да авторның бу романы көтелгәннән кайтышрак кебек. Эш нидә соң? Төп докладчы әйткәнчә, артык озын ул. Шуның аркасында, ахры, эчтәлек белән күләм арасындагы нисбәт бозылгалый, әсәр сүл? пәнләнә, сюжет оеткысы итеп алынган объектив сыегая, кечерәя төшә.
Прозабызның җигелеп эшләүче төп көчләре хәзер урта буын вәкилләре. Алар аерата актив эшләделәр. Шундыйлар арасыннан заман темасына шактый уңышлы повестьлар иҗат итүчеләрне саный китсәк, зур исемлек булыр иде. Гадәттә, докладлар исемлекләр белән чуарланса, моны бик өнәмиләр. Мин дә башыма проза ту-рында съездда чыгыш ясау мәшәкате төшкәнче шундыйрак бер фикердә йөри идем. Ләкин бүгенге чыгышка материал әзерли башлагач, бу карашның нигездә ялгыш булуын аңладым. Я, әйтегез, иптәшләр, съезд кадәр съездда биш ел буена барлык иҗат егәрлекләрен җигеп, күз нурларын түгеп, армый-талмый бүгенге көн, заман темасына өлеш керткән иптәшләрне ничек телгә алмаска! Алар Мәҗит Рафиков, Эдуард Касыймов, Рафаил Төхфәтуллин, Миргазиян Юныс. Габдулла Шәрәфи. Шамил Бикчурин, Хәниф Хәйрул- лин, Ләбибә Ихсанова, Марсель Зарипов, Фәнис Яруллин, Мәдинә Маликова, Фәнил Мансуров, Рәисә Ишморатова. Илдар Низа- мов һ. б. Бу авторларның һәрберсе турында тиешле сүз әйтү өчен билгеләнгән вакыт та бәлки азрак булыр иде әле. Ләкин мин бары урта буын прозаикларының уңышларын һәм кимчелекләрен чагылдырган әдипләргә генә туктала алам.
Шулерның берсе — Мөхәммәт Мәһдиев Ул биш ел эчендә ике повесть язып бастырды; «Каз канатлары» һәм «Кеше китә — җыры кала». Мәһдиев оста һәм бик үзенчәлекле прозаик. Андагы тапкырлыкны, андагы юмор байлыгын беркем дә инкяр итмидер. Шуңа күрә аның ике повесте да укучы тарафыннан җылы каршы алынды. Иҗатына халкыбызның риясыз оптимизмы хас булган бу авторның соңгы повесте «Кеше китә — җыры кала» аерата уңышлы. Димәк, ул көннән- көн үсә, үзенең осталыгын чарлаганнан- чарлый бара.
Мин Мәһдиевнең иҗат алымын мозаик алым дип атар идем. Аның бу әсәрләрендә баштан ахырга кадәр сузылган сюжет канвасы ярылып ятмый, автор күбәләк кебек бер чәчәктән икенчесенә ашыгып күчәргә ярата. Әгәр хәтерләсәгез, Мәһдиев кулланган адым мәрхүм Кави Нәҗмигә дә хас иде. Күренекле про- заикларыбыздан Фатих Хөснинең дә байтак кына әсәрләре шундый ук алымга тартым стильдә язылганнар. Руста исә мондый алымның уңышлы үрнәкләрен Илья Эренбург бирде. Ләкин бу олы язучыларның әсәрләре үтәли сузылган сюжетка корылган бит! Алар вакыйга канвасын детальләрдән торган чылбырдай ясыйлар. Моның турында Мәһдиев киләчәктә уйласын иде.
Әле күптән түгел генә Аяз Гыйләҗев үзенең повестьлар җыентыгын бастырып чыгарды. Күренекле һәм эшлекле прозаик буларак ул бу биш ел арасында язган «Язгы кәрваннар»ы һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәятле белән үзенең нинди зур осталыкка ия булуын күрсәтте. Бу җыентыкта авторның элеккеге ике повестеннан тыш, соңгы елларда язылган «Мең чакрым юл» исемле яңа повесте дә дөнья күргән. Ун табактан артыграк күләмдәге әсәрдә автор, минемчә. укучыга яңа суз алып килә. Бу повестьның яңалыгы, беренчедән, тискәре персонажның алгы планга чыгарылып тасвирлануы булса, икенчедән, төп персонажның безнең прозабыз өчен яңа, оригинал образ булуында. Тискәре персонажны баш каһарман итеп, аны эре планда күрсәтергә хаклымы язучы? Әйе, хаклы, әгәр дә без шул тискәре персонаж аша чынбарлыкны расларга, начарлык гыйбрәтендә яхшылыкны хупларга омтылабыз икән. Аяз Гыйләҗев бу повестенда нәкъ менә шундый принциптан чыгып эш итә дә инде. Тик шулай да әсәрне укып чык-каннан соң укучыда кайбер сораулар, шик-шөбһәләр дә туа. Мәсәлән, ни өчен соң әле Әскәр кебек шундый явыз персонаж артык беркатлы? Аннан соң, минемчә. автор нигездә әйбәт әсәрендә кирәгеннән артык куе буяулар кулланып ялгышкан кебек. <
Ике съезд арасында заман темасына берничә повесть язып бастырган Әхсән Баян иҗаты турында биредә төпле сөйләшү булырга тиеш дип уйлыйм мин. Беэ бу авторны талантлы шагыйрь һәм драматург дип беләбез. Аның уңышлы ши-гырь һәм поэмалары, драма әсәрләре моңа дәлил. «Яшьлегемне эзлим» исемле беренче повесте белән проза мәйданына аяк басып, ул яңа жанрда да үзенең шәп әсәрләр тудырачагына заявка
ясады. Чыннан да, бераздан КамАЗ тормышына багышланган «Ут һәм Су» романы белән прозабызга шактый зур өлеш кертеп Әхсән Баян укучының ышанычын нигезле аклады. Инде узган бишьеллык башында ул шулай ук шактый уңышлы «Тау ягы повесте»н язды. Ә соңгы ва-кытта эш ничегрәк тора соң? Башта, шул кадәресен әйтеп узарга кирәк; бу автор һәр әсәрендә эзләиүчән. оригинальлеккә омтылучаи язучы. Ул прозада яңа сүз әйтергә тели. «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш — табигать бүләге». «Аязучан болытлы һава». Болар соңгы өч елда басылган повесть исемнәре Оригиналь исемнәр. Әсәрләрнең эчтәлеге белән танышкач исә, аларның шулай ук гайре табигый оригиналь икәнлеген беләбез. Ләкин шулай да үсәме соң безнең Әхсән Баян прозаик буларак? Соңгы әсәрләрендә ул ясалмалыкка һәм йөгәнсез шартлылыкка йөз тота башлады, минемчә. Мәсәлән, «Төлке тоту кыен түгел» исемле повестьта төп персонаж әсәр буена бакчасына язгы ташудан кереп калган боз кисәген ватып утыра. «Тавыш — табигать бүләге» исемле повестьта персонажларның ни исеме әйтелми, ни портреты бирелми. Баш персонаж булырга тиешле фәнни хезмәткәрнең кыланышлары һич ышандырмый. Нәрсә бу, әдәби әсәрдә символлардан файдалану мөмкинлеген шулай аңлавымы язучының? Соңгы повесте «Аязучан болытлы һава» исемле дидек. Бәлки ул уңышлыдыр? Бәлки автор җитдиләнә төшкәйдер, каләмдәшләренең сүзенә колак сала башлаган-дыр. Әйе, бәхеткә каршы, бу әсәр отышлырак. Ләкин артык күп сүзле, информацион. Персонажларның тискәресе бик тискәре. уңае бик уңай. Кыскасы, тагын бер тапкыр яшьлеген эзләсен иде Әхсән Баян.
Заман темасына язылган әсәрләрдән мин Мәхмүт Хәсәновның «Кама таңнары» ның дәвамы «Инженерлар» исемле романын да хәтергә төшерер идем. Республикабызның нефть төбәгендә яшәүче бу Әхсән Баян кебек үк тырыш прозаикның техник интеллигенциягә багышлан-ган романы турында укучы да, тәнкыйть тә үзенең риясыз сүзен әйтте. Шулай да мин бу әсәре белән автор художник буларак алга таба атлавын дәвам иттерә дип исәплим. Мәгълүм булганча, Мәхмүт-нең «Саумы, кояш!» исемле романы авторның әдәби зәвык һәм осталык җәһәтеннән дә шактый җитлеккән язучы икәнлеген күрсәтте. «Инженерлар» романының исә уңай ягы авторның заман белән бергә атларга омтылуында, хезмәт проблемасын алга куеп сүз коруында. Әсәрне югары художестволы дәрәҗәдә язу әлбәттә, бик мөһим. Ләкин анда сүзнең ни турыда баруы да игътибардан читтә калмаска тиеш бит әле! Заман темасына язганда бүгенге көн өчен хас күренешләрне читләтеп узу — ул инде художество дөреслегенең бик зур компонентын санга сукмау булыр иде. Мәхмүт Хәсә- нов киләчәктә тормышның тирән катлау-ларына тагын да кыюрак адымнар белән керә барыр, язачак әйберен шәбрәк өйрәнер һәм үзенең осталыгын һич ирен» мичә үстерер, схематизм элементларыннан. буш шалтыраулардан качар дип ышанабыз. Моңа аның бөтен мөмкинлекләре бар
Сүз Мәхмүт Хәсәнов иҗатына бәйләнештә производство темасына кагылгач, мин шул уңайдан соңгы вакытта журнал битләрендә дөнья күргән ике әсәр ту» рында әйтеп китмәкче булам. Рәфкать Кәрамиевиең «Очар кошлар белән янә-шә», Кояш Тимбикованың «Агым уртасында» повестьлары күздә тотыла. Алар икесе дә ифрат кирәкле темага, эшче сыйныфы вәкилләренә багышланган әсәрләр. Беренчесе Оргсинтеэ. икенчесе КамАЗ төзелеше материалына нигезләнеп язылган. Авторларның материалны яхшы өйрәнгәнлекләренә бернинди шик-шебһе юк. Ләкин инде матбугатта, җыелышларда әйтелгән тәнкыйтькә караганда, бу әсәрләр көтелгән дәрәҗәгә җиткерелмичә дөнья күргәннәр
Ни өчен шулай килеп чыга? Юкса, авторларны тәҗрибәсез яки сәләтсез кешеләр дип булмый бит. Бу хәлнең сәбәбе иң элек бездә производство, төгәлрәк әйткәндә, завод, төзелеш темасына язу традициясе җитәрлек булмауда, минемчә. Өлге, үрнәк хезмәтен үтәүче әсәр-ләребез бу өлкәдә шулай ук бер-яклы- рак. Чөнки аларда башлыча эре план белән субъект түгел, ә объект тасвир ителә килде. Ә проза әсәренең кагыйдәсе катгый, кырыс — нинди генә темага язсак та, вакыйгаларда конфликт производство технологиясенә, производство нечкәлекләренә нигезләнгән булса да, әсәрдә беренче планда тулы канлы замандашыбызның образы торырга тиеш. Билгеле, мондый әсәр язу җиңел түгел. Монда теманың ачкычын табарга кирәк. Безгә, проза осталарына, шул ачкычсыз эш итү мөмкин түгел. Ә бит мондый темаларга шәп проза әсәрләре язу эшче сыйныфының фәрманы ул. Без бу боерыкны намус белән үтәргә тиешле кешеләр.
Бездә стиле, алымнары, хәтта сюжет канвасы яхшы эшкәртелгән традицион әсәрләр үрнәгендәге повестьлар, хикәяләр. романнар да языла. Шундый ук алым белән заман темасына әсәрләрне урта буын вәкилләреннән Хәсән Сарьян язды. Арабыздан вакытсыз киткән бу ка-ләмдәшебез сәләтле язучы һәм зур тел белгече иде. Аның повесть һәм хикәяләре үзләренең филигран осталыкта эшлән- гәнлекләре. тормышчан һәм гуманистик .рух белән сугарылганлыклар»*, музыкаль теле белән аерылып торалар. Мәрхүм бу ике съезд арасында илһамланып, дәртләнеп үзенең «Бер ананың биш улы» исемле повестен язды Барыгызга да мәгълүм, бу повесть та гаилә мөнәсәбәтләренә, әхлак һәм вөҗданлык мәсьәләләрене багыш-ланган. Аны безнең соңгы елларда иҗат ителгән иң яхшы әсәрләрдән дип әйтер идем мии.
Месәгыйт Хәбибуллин безне бүгенге колхоз кешеләренә багышланган «Чоңгыллар» исемлә романы белән куандыр-
to. «К У.» •** 11.
145
ды. Бу эсэр авторның әһәмиятле темаларны күтәрергә сәләтле проза остасы икәнлеген исбатлады. Биредә дә авыл ху- жалыгы производствосы темасы әхлакый тема белән бергә үрелеп бара
Мин Вакыйф Нуруллинның без әле генә «Казан утларыонда укыган '.Аккан су юлын табар» исемле повестен дә шул планда язылган әсәр дип әйтер идем. Аида сүз авып хуҗалыгы производствосы, колхоз председателе турында гына бармый, ә бик истә калырлык коллизияләр, конфликтлар аша әхлак, әдәп, мөнәсәбәтләр проблемасы хакында бара.
Билгеле, бу исемлекне тагын да арттырырга була, чөнки безнең күпчелегебез һәр әсәрендәге теге яки бу рәвештә мораль темага кагылмый калмый.
Инде килеп шартлы рәвештә традицион дип атаган алымга хөрмәт күрсәтеп иҗат итүче актив проэаикларыбызның берсе булган Барлас Камал иҗатына да мөрәҗәгать итмәкче булам.
Бу автор матбугатта өч яңа повесть бастырды: «Канатлы кырмыска». «Ярсөяр әрәмәсе.. «Канат ярганда. Моңарчы тәнкыйть Барлас Камалны артык иркәләмәде. Аның әсәрләреннән схематизм, иллюстрациячелек элементлары табып килде. Ләкин мин бу прозаигыбызга алай каты бәрелергә уйламыйм. Барлас — музыкаль һәм җор тел белән яза белгән тырыш язучы. Табигать күренешләрен ул матур, җанлы итеп тасвирлый. Аның персонажлары исә тормышчан, һәр көн безнең арада, безнең белән аралашкан ке-шеләр. Автор аларны төрле ситуацияләрдә. төрле ракурста күрсәтә ала Мин аның «Канатлы кырмыска»сын уңышлы әсәрләре рәтенә кертер идем. Ул тор- мышчанлыгы белән ота. Соңрак язылган «Ярсөяр әрәмәсе» дә начар түгел — мавыктыргыч һәм уйландыра торган повесть иҗат иткән Барлас. Ләкин шулай да Барлас Камал иҗатында тәнкыйтькә дә «азык» юк түгел әле. Кызганычка каршы, кимчелекләр аның мин уңай бәя биргән «Канатлы кырмыска» повестенда да, «Ярсөяр әрәмәсе»ндә дә бар. Автор төп сюжет линиясен үстерәсе, образны психологик тирәнлектә ачасы урында әсәрен төп максатка хезмәт итми торган, вак кына вакыйгалар белән чуарларга ярата, сүз уйнату белән мавыга башлый. Нәтиҗәдә образ тоныклана төшә. Барлас телгә бай. җор язучы дидек. Бу чыннан да шулай. Әгәр дә ул бу байлык өстенә чама белү сәләтен дә үстерә төшсә, бигрәк тә шәп булыр иде. Мәкальләр, әйтемнәр, уңышлы гыйбарәләр образны җанландыру, халыкчанландыру өчен бик кирәк. Мәгәр урынлы рәвештә һәм тиешле микъдарда булсалар гына ул шулай. Мәсәлән, персонажлар елау урынына һәр вакыт балавыз сыксалар, күңелсезләнү урынына балталарын суга төшерсәләр, карулашу урынына тел шомартсалар, сүз дәшү яки көлү урынына теш агартсалар, үпкәләү урынына йон кабартсалар. ачулану урынына холык пәриләрен аягүрә бастырсалар — бу инде жаргончылыкка тартым бер нәрсәгә өйләнә башлый. Шуны да әйтергә кирәк, автор бик гади, бик мәгълүм хакыйкатьләрне үз персонажларыннан кабатлатырга ярата, ни өчендер ә< то»әренә атаклы кешеләр исемен пачкалап кертүне кирәк таба. Примитив бер алым буларак, бу укучыны ничектер рәнҗетә башлый. Барлас Камал бу чирләреннәч котыла бара, әлбәттә. Теләк бер генә: тизрәк бөтенләйгә арынсын иде бу кимчелекләрдән.
Яңа темага кү кәнче мин бирелүе ихтимал булга- б*-' сорауга алдан ук җавап сүзе әйтергә :иеш булам: ни өчен син безнен оль >уыч язучыларыбыэдан Фатих Хөсни һә* Әмирхан Еники иҗатларына тукталмадың, =тлар да бит ике съезд арасында акт«в эшләделәр. Гүзәл әсәрләр тудырдылар, заман темасына да яздылар дип сорарлар, әлбәттә. Әйе, алар икесе дә безнең сафның уң флангында торучы каләм осталары. Үзегезгә мәгълүм, күптән түгел генә без аларның олы юбилейларын уздырдык. Анда аларның иҗатларына тулы анализлы объектив бәя бирелде. Юбилейлар вакытында мин дә радиодан чыгыш ясап, матбугатта катнашып үз сүземне әйттем. Шуңа күрә биредә кабатлануны кирәк санамыйм. Ләкин шулай да узган бишьеллык башында бу проза осталарының үзләре өчен яңа бер жанрда көчләрен сынап карауларын әйтеп үтим. Фатих Хөсни үзенә хас темадагы ике повестьтан тыш «Алтын эзләүчеләр» исемле әсәр тудырды. Әмирхан Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле повесть язып бастырды. «Алтын эзлаүчеләрвне Фатих Хөснинең тарихка мөрәҗәгате дип карарга була, яңалыгы аның шунда — ул сатирик әсәр. «Гөләндәм туташ хатирәсе» исә Әмирхан Еники өчен шулай ук яңа, чөнки ул чын мәгънәсендә тарихи, алай гына да түгел — документаль. Анда сүз безнең сөекле композиторыбыз Салих Сәйдәшев турында бара. Бу әсәрләрнең икесен дә укучы һәм тәнкыйть җылы кабул итте.
Коллективыбызда тарихи һәм тарихи- революцион темага да әсәрләр иҗат ителде Шулар арасында милли ленинианага күренекле өлеш булып кергән әсәр «Күк күкрәр» романы дип әйтсәм ялгышмамдыр. Үзенең тырышлыгы, якты гражданлык хисләре, эшкә фидакарь би-релгәнлеге барыбызга да үрнәк ителерлек әдип Габдрахман Әпсәләмовның бу романы күләмле прозабызда даһи юлбашчы турындагы беренче әсәр. Автор бу романында Владимир Ильичның без яшәгән төбәктә узган яшьлек чорын истә калырлык итеп тасвирлый. Мәрхүм әдип төп докладта әйтелгәнчә безнең прозабызның популярлыгын Татарстанда гына түгел, бөтенсоюз күләмендә күтәрде. Аннан да популяррак прозаигыбыз булмады сугыштан соңгы елларда дисәм, ялгыш-
Мәрхүм Габдрахман Әпсәләмовның соңгы романы да тарихи әсәр. Ул халкыбызның горурлыгы булган ялкынлы герой шагыйребез Муса Җәлил турында.
Нәкый Исәнбәт (сулда) Марсий Әмиргә: •Әйтәсе фикер дә бар, аксакалларга трибунага күтәрелү ген» авыр*...
Бу «Агыла болыт» исемле әсәрне укыганда ирексеэдән романның авторына карата риясыз соклану хисләре кичерәсең. Әдип бу соңгы әсәрен бик каты авыру килеш, кузләре, кул-аягы үзенә начар буйсынган бер хәлдә язды. Безнең күз алдыбызда башкарылды бу Корчагиннарны хәтерләткән каһарманлык. Әсәрнең бәлки кимчелекләре дә бардыр. Ләкин аның сафлыгы, ихласлыгы игътибарны яулап ала, дулкынландыра. Ирексездән күңел Муса кебек каһарман шагыйрьләр һәм Әпсәләмов кебек фидакарь әдипләрне тудырган халкыбыз ечен горурлык, шатлык хисләре белән тула.
Ике съезд арасында Гариф Ахунов беренче бишьеллык батыры Мирсәет Ардуа- нов турында «Ардуан батыр» исемле повесть язды. Бу — авторның тарихи темага уңышлы бер разведкасы иде Автор соңыннан күбрәк еакытын күләмле җитди тарихи әсәр иҗат итүгә бирде Мәгълүм булганча, бу роман вакыйгалары (Ьеволю- ция алды кәниөреннән башланып без яшәгән чорга килеп җитәчәк трилогия. Эпопея булырга тиешле бу әсәренең беренче китабын дөньяга чыгарды, һич икеләнүсез әйтергә була: «Идел кызы» (беренче китап) — язучының җитди казанышы
Нидән тора соң бу әсәрнең уңышы* Минемчә, аның иң беренче чиратта бик матур, образлы тел белән язылуында. Авторның казанышы тагы шунда, минемчә, ул моңарчы әдәбиятыбызда әзер өлге. бер үк калып буенчарак ясалып килгән образларны оригиналь ракурста, яңа- ча күрә алган. Моңа мисал итеп, указсыз мулла Габбас образын китерергә була. Ә романда төп каһарман Идел кызы — Нурия булырга тиеш. Ләкин ул беренче китапта, ни кадәр мөлаем булып истә калмасын, әсәрнең үзәген тәшкил итәрлек образ түгел әле. Ул һәм башка, хәтта әлегә пунктир белән генә билгеләнгән Мулланур Вахитов образы Да языласы китапларда җитлегеп, тиешле конденция- гә ирешер дип ышанасы килә.
Безнең Мирсәй Әмир олы, күренекле һәм картлыкка һич бирешмичә һаман янып, дәртләнеп эшләүче иң актив язу- чыларыбыздан Соңгы елларда ул та- рихи-документаль әсәрләр тудыру өлкәсендә нык кына эшләде. Аның «Без бәләкәй чакларда» һәм «Үсә төшкәч» дигән автобиографик язмалары басылып чыкты. Укучы аларны җылы каршы алды. Әгәр автор «Үсә төшкәч» повестенда информация ысулын азрак кулланып, пер-сонажларын гамәлдә күбрәк күрсәтсә, әсәр тагы да уңышлырак чыккан булыр иде, минемчә
Проза өлкәсендә актив эшли башлаган шагыйребез Шәйхи Маннур эшчән- леге турында җылы сүз әйтми уза алмыйм Шагыйрь сигезенче съезддан соң ике повесть язды. «Агым суларга карап», (автобиографик повесть) һәм «Чын сәю бармы* • (иовеллистик повесть) Тәнкыйть
бу әсәрләр турында үзенең уңай фикерен әйтте инде.
Шәйхи Маннурның прозасы турында суз кузгалгач, мин шагыйрьләребезнең прозага мөрәҗәгать итүләрен әдәбиятыбыз өчен уңай бер күренеш дип билгеләп үтүне кирәк саныйм. Шагыйрьләрнең проза өлкәсендә нинди уңыш казана алуларына бер мисал итеп Әдип Маликов- ның «Яшьлек утравым» исемле автобиографик повестен һәм шагыйрь Хисам Камалның «һәркемнең гомере бер генә», исемле романын китерер идем. Бу әсәрләр соңгы елларда дөнья күрде. Вакыйгалар сугыш чоры турында. Әсәрләр оста һәм шагыйрьләрчә җылы, тыгыз язылган, әйтерсең авторлар гомер буе проза өлкәсендә эшләп тәҗрибә туплаган кешеләр. Менә нәрсә бит ул шагыйрьнең проза баскычына керүе! Моны без башка шагыйрьләрдән Фәнис Яруллин. Саҗидә Сөләйманова, Фаил Шәфигуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимов. Разил Зәлиев иҗатында да күрдек. Ә гомумән әйбәтме соң ул куп жанрлар белән эш итү? Кайберәүләр шигырь өлкәсендә дә, прозада да. драматургиядә дә бер үк авторның язуы әйбәт диләр. Ләкин осталыкны югары ноктага күтәрү өчен, минемчә. язучы үзенең сәләтен аныклаганнан соң, бер жанрны гына төп һөнәр итеп сайларга тиештер. Бу минем проза-бызны тагы да югарырак күтәрик, прозаик аңа бөтен игътибарын бирсен, әсәрләребез бөтен ил күләмендә яңгырарлык булсын дигән теләктән чыгып әйтелгән фикер.
Тарихи-революцион темага язылган әсәрләр белән бер рәттән бездә тарихи романнар да языла. Болгар бабаларыбыз турында үзенең «Этил суы ака торур» исемле романын язып киң катлау укучының игътибарын казанган күренекле язучы Нурихан Фәттах та бу бишьеллыкта тик ятмады. Ул борынгы заман темасына багышланган «Сызгыра торган уклар» исемле роман яза.
Хәрби теманы үзенең төп иҗат эше итеп алган Шамил Рәкыйпов турында аерым сүз әйтүне урынлы саныйм. Ул Бөек Ватан сугышы каһарманнары эзеннән йөрүче иң актив әдип. Ике съезд арасында «Кипарислар җыры» исемле по-весть һәм «Геройлар үлмиләр» дигән кечкенә повестьлар һәм очерклар җыентыгы бастырып чыгарды. «Кипарислар җыры» каһарман очучыбыз Мәгүбә Сырт- лановага багышланган. Матур тел белән язылган, лирик җылылык сулышы бөркелеп тора торган әсәр.
Алда ук әйтелгәнчә, хәзер безнең прозага авторларның специальләшә баруы хас. Моны дәлилләү өчен әле генә әйтелгән хәрби-патриотик тема мәсьәләсен һәм диңгез темасына гына язучы Мир- газиян Юныс иҗатын китерергә була. Миргазиян, мәсәлән, бу чорда ике әйбәт повесть язды «Тозлы җил». «Теләп алган давыл». Ләкич бездәге специальләшү тематик яктач гына бармады, ул жанрларга да кагылды. Моңа мисал итеп фантастика жанрында гына язучы Адлер Тимергалинны искә алырга була. Альберт Яхин үзеч сатирага багышлаган, детектив жанрны Мәгъсүм Насыйбуллин, Рәисә Ишморатова алга сөрә. Аларның уңышлары бар, кимчелекле яклары да юк түгел. Әмма бер жанрга гына бире-леп эшләүләре, үзләре яраткан жанрның серләрен, технологиясен үзләштерүдәге тырышлыклары бушка китмәгәнлеге укучыга ачык.
Минемчә, бу процесс тагы да көчәя төшәр. Алда әле. «күтәрелмәгән чирәмнәр» күп. Мәсәлән, безнең күпчелегебез авылда туып үскән. Ләкин арабызда үзенең иҗатын бары бүгенге авылга, — басым ясап әйтем, — бары бүгенге авылга гына багышлаган, даими рәвештә аның пульсын тоеп торучы берәр язучыбыз бармы соң? Безнең ир-ат язучыларыбызг барысы да совет армиясендә хезмәт иткән кешеләр, ләкин арабызда үзен бары армиягә, бүгенге армия тормышын язуга багышлаган әдип бармы? Аннан соң фәнни-фантастика жанрының безнең татар прозаикларын зарыгып көткәнлеген басым ясап әйтәсе килә. Культурабыз үсә, фән һәр өйнең ишеген кага. Проза осталарыбыз арасында гына да ничә фән эшлеклесе бар Минемчә фәнни-фан-тастика жанры безнең әдәбиятта чәчәк атарга тиеш. Саный китсәң, мисалларны тагы табарга була. Өмет — яшьләрдә.
Прозабызга алмаш каләм осталары тәрбияләү принципиаль мәсьәлә. Оптимистик күтәренкелек белән әйтәсе килә, милли прозабызның үрентеләре күзгә күренеп тернәкләнә, үсә. Яшьләр әдәбият мәйданына яңа форма, яңа сүз алып киләләр. Әйткәнемне дәлилләү өчен мин Әхәт Гаффаровның исемен телгә алыр идем. Бу тырыш һәм актив әдип проза өлкәсендә профессиональ осталыкка ашкына, моны үзенең «Кашан җыры» исемле повесте белән күрсәтте дә инде. Яшьләр турында сүз кузгаткач, Марсель Галиевие дә читләтеп узу мөмкин түгел. Ул бу арада ике повесть язып бастырды. Дөрес. баштагысы («Кар абагалар») тормыш материалы булудан да бигрәк әдәбияттан кергән әсәргә охшаш иде. Автор бе-ренче әсәреннән соң ишеткән сүзләргә, күрәсең, колак салган. Чөнки әле күптән түгел чыккан «Ул чакта» исемле повесте әйбәт тәэсир калдыра.
Мин Фәрит Гыйльметдиновның «Урсай тау итәгендә» исемле кечкенә повестен да шулай ук яшь язучының уңышы дип саныйм. Җәмит Рәхимов та безне үзенең «Өлешемә тигән көмешем» исемле повесте белән куандырды. Яшьләр турында сүз чыккач, байтак авторлар исемен әйтеп булыр иде Мәсәлән, Азат Ганиевне, Тәүфыйк Әйдине. Азат Вергазовны, Газиз Кашаповны һ. б. Соңгы елларда гына матбугатта күренә башлаган Нәбирә Гыйматдинова узган ел «Су хикәяте» исемле әсәре белән безнең игътибарны җәлеп итте. Камил Керимов, Рафис Гыйз* эәтуллин һәм башка яшь язучылар про«
забызга ашкынып киләләр. Ышанып әйтергә була: прозабызның киләчәге өметле.
Сүз хикәягә кагылса, без һәр вакыт хикәя аз языла дип зарланабыз. Хәлбуки бу өлкәдә безнең армый-талмый эшләү- челәребез аз түгел. Бездә хикәянең Афзал Шамов, Гариф Галиев, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни кебек танылган олы осталары бар. Бу өлкәдә урта һәм яшь буын вәкилләреннән бик күпләребез эшли. Ләкин шулай да хикәя аз чыга. Матбугат, аерата көндәлек матбугат, аңа кыт-лык кичерә Сүз. әлбәттә, чын, әйбәт югары сыйфатлы хикәя турында бара (әйтик, Әмирхан Еникинең без әле күптән түгел генә укыган «Тынычлану» исемле әсәре кебек). Бәлки редакция почталарын тикшереп карасаң, килгән хикәяләрнең саны элеккедән артыграктыр да, әмма аларның сыйфаты түбән булуын без ва-кытлы матбугатта басылган хикәяләрдән чыгып та ачык төсмерлибез.
Хикәя жанрын үстерү өчен билгеле чаралар һичшиксез күрелергә тиеш. Аңа ярдәм кирәк. Сүз дә юк. Мәгәр әле шул хәлендә дә ул. без теләгән кызулыкта булмаса да, алга бара. Башка жанрлар белән аралаштырып, зур әсәрләргә материал тупла ан арада булса да, әдипләр хикәя язгалыйлар. Ике съезд арасында бу өлкәдә мәрхүм Г Әпсәләмов. Ф Хөсни. Ө. Еники, Г. Минский, С. Сабиров, урта буын вәкилләреннән М. Хәбибуллин, Р Төхфәтуллин, Ш. Бикчурин, Г, Шәрәфи, Л. Ихсанова, Ф. Яруллин, М. Хуҗин, Батулла, Р. Фөиэов һәм башкалар тырышып эшләделәр.
Бу чыгышта мин игътибарны күбрәк проза әсәрләребеэнең сыйфатына юнәлтергә тырыштым. Фикеремчә, безгә идея сафлыгын тиешле югарылыкта тоткан хәлдә. осталыгыбызны тагын да арттыруга игътибарны көчәйтергә кирәк. Моны тормыш таләп итә, моны укучы, заман таләп итә, ниһаять, моны сыйфат һәм нәтиҗәлелек мәсьәләләренең актуаль-лекләрен гаять югары күтәргән партиянең XXV съезды карарлары таләп итә.
Проза әсөрләребезнең төп кимчелеге эмоциональ көчкә җитәрлек ия бу лм ауларында. Алар күп очракта җылытмыйлар, күңел кылларын тибрәтмичә генә читләтеп узалар. Ни өчен шулай? Моның сәбәпләре күп төрле. Кайчакта бу тор-мышның яки кеше психологиясенең нюансларын тотып ала белмәвебездән, кайчагында матур максат — теләкләрне артык күп сүзлелек дәрьясында сыегайтып җибәрүдән, кайчагында вакыйганы дөрес ракурста кискен фокус ноктасына эләктерә белмәвебездән, ә кайчак телдәге чатаклыкларыбыздан, ә инде еш кына оч-ракта примитивизм кәсафәте яки персонажны гамәлдә күрсәтәсе урында информация генә язып сурәтләүдән килә. Кыскасы, сәбәпләре күп. Мондый кимчелекләрдән котылу өчен иң беренче чиратта без осталыгыбызны үстерергә тиеш булабыз. Димәк, ару-талуны бел- мәстәи эшләргә, эзләнергә кирәк.
Безнең әсәрләребезгә кайчакта гражданлык хисе җитенкерәми кебек. Мин бу изге тойгыны ил кайгысы, халык кичерешләре, партия таләбе белән кабынып яшәү дип аңлыйм. Бу исә бездән зур активлык таләп итә. Безнең әсәрләребездә бүген җитлеккән проблемалар, кичектермәслек мәсьәләләр күтәрелергә тиеш. Проза илне тук, бөтен, шәүкәтле иткән производство белән якыннан таныш булган хәлдә, аның кешеләренә йогынты ясарлык әсәрләр тудырырга тиеш* Производство тормышына әхлак, әдәп, вөҗданлылык, кешелеклелек, интернационализм проблемалары да тыгыз бәйләнгән. Прозабызның элек-электән килгән традицион темасын, халкыбызга хас гади сыйфатларны укучының исенә төшереп тору, үстерү, шуны гомум кешелек хәзинәсенә әдәбият аша. нәфис сүз ярдәме белән җиткерү бурычлары тора алда
Безнең проза телебез байый бара һәм нык кына алга китте. Ләкин бу өлкәдә дә эшлисе эшләребез. киңәш-табыш кора- сыларыбыз. бәхәсләшеп телгә игътибарны тагын да арттырасыларыбыэ бар әле. Кызганычка каршы, соңгы елларда проза телебезне диалектизмнар белән чүпләү күренешләре көчәйде Бу күп очракта телне баетмый, ә жаргончылыкка илтә. Күп очракта теге яки бу автор, ана телен тирәнтен белмәү аркасында, я булмаса эзләнергә иренүдән рус теленнән кальй калар ясау яки сүзлекләрдә күз явын алган гарәп, фарсы сүзләре белән мавыга башлый. Мондый күренешләр дә безнең әдәби телне баетуга булышмый һәм, шивәчелек кебек үк, әдәбиятка аю хезмәте күрсәтә
Әдәби хәрәкәт өзлексез аккан судай, үз юлын дәвам иттерә. Ул кайчакта тарлавыкларга эләгә, кискен борылышлар ясый, кайчак иркен мәйданнарга килеп чыга, тик бер генә минутка да тукталмый, һаман, һаман алга бара бирә Гомуми әдәби хәрәкәтебезнең аерылгысыз бер өлеше булган милли прозабыз да шундый хәрәкәттә. Аның елдамрак барган чаклары була, тирәнәйгән яки саегып киткән очракларга да тарыга. Ләкин бу һаман юлда, бурычын һаман намус белән үтәргә омтыла, үзенең халыкка, илгә, партиягә хезмәт иткәнлеген белеп ага.