Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ТАТАР СОВЕТ ПОЭЗИЯСЕНЕҢ ҮСЕШ ТЕНДЕНЦИЯЛӘРЕ


атар поэзиясе язучыларның VIII съездыннан соң тарихи үсешнең яңа бер вакыт биеклегенә — XX гасырның соңгы чирегенә аяк атлады. Офыкта ерак та түгел XXI гасыр шәүләләнә. Соңгы чирек поэзиясе — бер яктан, XX гасырга хезмәт күрсәтүче, икенче яктан, XXI гасырга күпер салучы шигърият. Салынып яткан шул күпернең бүгенге торышы ничегрәк соң? Аны кемнәр төзи?
Оешмабызда 40 шагыйрь исәптә тора. Союз члены булмаганнары һәм булырга йөз тотканнары да аз түгел. Үткән чорлар белән чагыштырганда шагыйрьләр дә ишлерәк, әсәрләре дә күбрәк, җыентыклары да калынрак.
Соңгы биш ел эчендә китап булып яки газета-журналларда басылган шигъри әсәрләр белән танышу «ике съезд арасында шагыйрьләр шәп эшләгәннәр, иҗат ялкыннары сүрелмәгән, илһамнары кимемәгән!» — дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Бу фикерне кайбер саннар белән дә ныгытып була. 1974—1978 елларда, мәсәлән, Татарстан китап нәшриятында гына хәзерге исән шагыйрьләрнең татарча 115. русча 9 җыентыгы дөнья күргән. Мәскәү нәшриятларында аларның 19 шигырь җыентыгы басылган.
Поэзия җәмәгатьчелекнең даими игътибар үзәгендә тора дисәк хата булмас. Ел йомгакларында аның торышына һәр елны тәфсилле анализ ясалды. «Казан утлары» журналы хәзерге поэзиядә гражданлыкның чагылуы турында махсус сөйләшү оештырды. Гомумән алганда, талантлы шагыйрьләрнең тырыш хезмәте, акыл һәм йөрәк эше әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарафыннан да, әдәби оешмалар һәм хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнә. Татар поэзиясенең абруе бөтенсоюз мәйданында да кечкенәдән түгел. Моңа 200 томнан торган бөтендөнья әдәбияты китапханәсендә борынгыдан алып бүгенгегә кадәр чордагы 17 шагыйребезнең әсәрләре урын алуы да мисал була ала. Биредә мәсәлән, күл милләтле совет поэзиясе томнарында Такташ, Җәлил һәм Ерикәйләр белән бергә үк татар совет по-эзиясенең җанлы тарихы булып яшәгән X. Туфанның лирик әсәрләре, Җәлилнең сугышчан гражданлык рухын бүгенге поэзиядә сүрелдерми алып баручы С. Хәкимнең шигырьләре һәм алар белән янәшә үк яшьрәк буын вәкилләреннән Равил Фәйэуллин шигырьләре урнаштырылган. РСФСР Язучылар союзында тикшерү вакытында И Юзеев һәм Р Харис әсәрләре югары бәя алды. Әлеге янәшәлектә үк күренеп тора: тормыштагы табигый процесс— буыннар эстафетасы, буыннар яңаруы поэзиядә дә бара. Поэзиягә килгән яшьләрнең көр авазлары шигъриятнең гомум оркестрында шактый ачык һәм көчле яңгырый. Үткән съездларда яшьрәк буын шагыйрьләр исемлегендә йөргән Р Файзуллин. Р. Харис, Гәрәй Рәхим, Р. Минга- лимов, Р. Гатауллин кебекләр хәзер поэзия йөген җигелеп тартучы көчкә һәм үзләре яшьрәк буыннарга кул бирүче урта буынга әверелде. Аларның әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителеп, китаплары үзәк матбугатта да уңай бәя алуга иреште. Ике съезд арасында аеруча Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һәм К. Сибгатуллиннарның иҗаты тагы да тирәнәеп, бер-берсен кабатламаган үзенчәлекле яклары белән ачылып китте. «Утлы бозлар», «Исәнме, йөрәк». «Гамь» җыентыкларында бүгенге поэзия үсешенең әһәмиятле тенденцияләрен күрергә мөмкин.
Соңгы еллардагы тагын бер әһәмиятле күренешне аерып әйтеп үтү сорала. Г. Зәй- нашева, С. Сөләйманова, Э. Мөэминова. К. Булатова кебек хатын-кызлар элегрәк елларда поэзиягә ялгыз-ялгыз киләләр иде Хәзер — төркемләшеп киләләр. Хәтта аларны Әлмәт шагыйрәләре. Чаллы ша-гыйрәләре. Казан шагыйрәләре дип исемләргә була. Хикмәт күпләп килүдә генә дә түгел, ә аларның кеше күңеленең эчке тирбәлешләрен, серләрен хатын-кызларга хас нечкә күңел күзе белән күреп, самими җырлый алуларында.
Соңгы елларда Ф. Яруллин, Рәшит Әх- мәтҗанов, 3. Насыйбуллин, Р. Миңнуллин, Ф. Сафин, Ш. Маннапов, Р. Вәлиев, М. Галиев. Р. Бәшәров, Ә. Гадел, X. Әюпов кебек яшь шагыйрьләрнең дә тавышлары ачыграк һәм үзенчәлеклерәк ишетелә бара. Болар барысы да поэзия эстафетасының ышанычлы кулларга, өметле яшьләргә күчүе турында сөйләргә мөмкинлек бирә, һәр буынның поэзиягә килүендә эчке зарурият бар. Үзләре белән алар үз буыннарының уй-хисләрен, моңнарын-аһәңнәрен алып киләләр. Шуңа да буыннар алышынуы поэзия тарихында билгеле бер эз калдыра. Әмма шул ук вакытта поэзия эста-фетасының яңа буыннар кулына күчүен спорттагы эстафета рәвешендәрәк кабул итүдән һәм аңлатудан да сакланырга кирәк. Бездә исә кайвакыт шундый омтылышлар күренеп ала Спортта эстафета тапшырылгач, тапшыручы кеше йөгерүдән я йөзүдән— кыскасы, ярышудан туктый. Поэзиядә. сәнгатьтә иҗат ярышы, иҗат эшчән- леге туктамый — дәвам итә. Моңа берничә буын шагыйрьләренә мәслихәт биргән, һәм үзләре бүген дә дәртләнеп иҗат иткән X .Туфан, С. Хәким, Н. Арсланов,
Т
Ә. Исхак, Ш. Маннур кебек поэзия аксакалларының әсәрләре дә, 3 Нури, Н. Дәү. ли, М. Садри. Ә, Маликов, Г. Латыйп кебек елкәнрәк буын шагыйрьләренең иҗатлары да. Ш. Галиев, Г. Афзал. И. Юзеев, X, Камал, Ә. Баян, М. Шабаев, Р. Гәрәй, С. Сө- ләиманова, Роберт Әхмәтҗанов кебек поэзиягә сугыштан соң 50 нче елларда кил-гән шагыйрьләрнең төрле жанрлардагы бай иҗат эшчәнлекләре дә мисал була ала. Төрле буыннарның бердәм иҗат җимеше һәм омтылышы гына бүгенге поэзиянең көчен һәм куәтен билгели. Бүгенге поэзиябез шушы нигездә төрле төсләргә, төрле моңнарга бай шигърият булып, Такташ, Җәлил традицияләренә ту-рылыклы шигърият булып күз алдына килә.
Шушы уңайдан әдәбият практикасында поэзиядәге аерым фактларны һәм буыннар мөнәсәбәтен бәяләүдә вакыт-вакыт очрап куя торган бер якка авышып китү күренешләренә дә тукталып үтү кирәктер. Чөнки әлеге авышу әдәби процесска шактый йогынтылы тәэсир ясый. 200 томлык бөтендөнья әдәбияты томнарында татар поэзиясе әсәрләренең генә урын алып, проза һәм драматургия әсәрләренең керми калуы татар әдәбиятының тарихын һәм бүгенгесен яктыртуда әнә шундый авышуларны китереп чыгаруга сәбәпче булды. Шул нигездә шагыйрьләрне башка жанрдагы каләмдәшләреннән аерган һәм алар- га каршы куйган һавалы чагыштырулар туды. Г. Ибраһимов. Ф Әмирхан кебек классик. Ф. Кәрим, Ә Фәйзи кебек остаз шагыйрьләрнең томнарда урын алмавы, әлбәттә, эчне пошыра. Ә бит томнарда бездән 17 әдипнең әсәрләре урнаштырылган. Шушы чикләнгән мәйданда да әдәбиятыбызның үткәнен һәм хәзергесен чагыштырмача тулырак итеп күрсәтергә мөмкин булыр иде. Күрәсең, мондый җитди басмалардагы материалларны хәзерләү эшенә җитәрлек җаваплылык белән карамаганбыз. Аларны хәзерләүдә Татарстандагы фәнни оешмаларның ни өчен катнаштырылмавы да аңлашылмый, һәрхәлдә, әлеге хөрмәткә лаеклы фәнни басманың татар әдәбиятының үсү дәрәҗәсен һәм әдипләрнең дөнья классикасына керү-кер- мәвен бөтен төгәллеге белән ачып биргән өлге буларак хезмәт итүе шикле. Газета, радио, телевидение редакцияләре һәм тәнкыйть шушы нигездә туган икенче бер авышуга юл куйды. Алар сөйләшүне әсәрләре урын алган бөтен шагыйрьләр иҗаты буенча тигез алып бармыйча, дан дилбегәсен һәм эстафетаны иң яшь буын вәкиле Равил Фәйэуллинга тоттырып, аның шигъри тулпарын гына алга чыгардылар Нәтиҗәдә шагыйрьләр сабан туенда җиңүче таҗын тик бер шагыйрьгә генә кияргә туры килде һәм әдәбият бәйрәме спорт ярышы рәвешен алды, буыннар эстафетасы спорттагыча хәл ителде.
Шушы нигездә аерым тәнкыйтьчеләрдә татар поэзиясенең үткәнен һәм бүгенгесен яңачарак бәяләү омтылышы туды Яшьрәк тәнкыйтьчеләрнең чыгышларында хәзерге поэзиядә барлыкка килгән яңалыкларны 60 нчы еллар уртасында әдәби
Традицияләрнең дәвамлылыгы якынлыкка яки охшашлыкка нигезләнү белән бергә үз эченә билгеле дәрәҗәдә инкарь итүне, якынлыктан һәм охшашлыктан качу моментын да ала. Шунсыз үсеш юк, яңару юк Ә бу процесс исә гаять катлаулы һәм каршылыклы. Бүгенге поэзияне заман югарылыгына күтәрәбез дип без кайвакыт үткәнне урынсыз кире кагу юлына басабыз. Мәсьәләгә җитдирәк һәм саграк килергә кирәк. Әдәбият-сәнгать үсеше техникадагы яңалыктан нык аерылып торуын теоретик яктан ачык итеп аңлатып бирә алсак та, мәсьәләгә практик якын килгәндә әдәбиятның шул чорның матурлык законнары буенча зарури тууын онытып җибәргәлибез. Әйтик. Такташ, Җәлил шигырьләренең шундый үтә социаль характерда һәм героик пафослы булуларын чор сораган. 20—30 нчы. 40—50 нче еллар поэзиясе яңа җәмгыять төзүнең героик-социаль пафосын һәм эпик картинасын ачык чагылдыруы белән үзенчәлекле. Революцион чынбарлык таләбе булган шушы тенденция табигый рәвештә героик-социаль пафослы лирик әсәрләрне һәм хикәяләүгә нигезләнгән сюжетлы-вакыйгалы әсәрләрне — эпик поэмаларны, шигъри повестьларны, сюжетлы җырларны һәм шигырьләрне активлаштырды. лириканы эпик як белән баетуга китерде. Без еш кына тибеп китәргә яраткан 40—50 нче еллар поэзиясе дә фикерсез-хиссеэ. тасвирый шигырьләрдән генә тормый Шул елларда лирик җәүһәрләрен иҗат иткән X Туфанны искә алу да җитә торгандыр. 50 нче еллар ахырыннан безнең җәмгыять үсешенең яңа
ятка килгән шагыйрьләр буынына кайтарып калдыру һәм бөтенесен дә алар буыны яки Равил Фәйзуллин эшчәнлеге белән генә ялгыш аңлату очрый башлады. Үзенә күрә шуны нигезләгән «шигъри шартлау» теориясе дә туды. Бу теория буенча татар совет поэзиясе Ънәсе ике шартлау кичергән: берсе 20 нче еллар, икенчесе — 60 нчы еллар уртасында. Беренчесе поэзиядә тик форма яңаруын, «яңа эстетик нормалар.сурәтләү чаралары арсеналының киңәюен» барлыкка китерсә, икенчесе «фикер поэзиясенең югары баскычка күтәрелүенә» ярдәм иткән. 3. Мансуров фикеренчә, икенче шартлауга кадәр «фикер поэзиясе шигъри әсәр эчендәге бер автономия — ягъни интеллектуаль элемент буларак кына» яшәгән. Поэзиягә «акыл тешен-' тик хәзерге яшьләр генә чыгарган. Такташ, М. Җәлил. Туфан, Ә Фәйзи шикелле ша- гыйрьләребезнең әсәрләрендә «интеллектуаль элемент» кына тапкач. Тукайларда нәрсә кала инде? Киресенчә—Тукай, Дәрдмәнд. Такташларны «акыл теше’ чыккан шагыйрьләр итеп карау бүгенге поэзияне. аның талантлы вәкилләрен һич тә түбәнсетми бит. Татар поэзиясенең үсеше, әлбәттә, тигез генә бармаган. Аның нык яңару кичергән вакытлары бар һәм аны күрсәтергә кирәк. Без тигезләү ягында түгел. Ә урынлы-урынсыэ шартлата башласак поэзиябездән нәрсә калыр? Шартлау төшенчәсе бит ул иң беренче чиратта җимерү, вату ягын күздә тота.
Сугыш елларында очраша алмаган белорус язучысы Анатолий Прокша (сулда) белзн белоруссия партизаны — шагыйрь Зәки Нурины съезд кавыштырды.
этабы башлану әдәбиятта да яңа үзгәрешләр тууга сәбәпче булды Чор башка — җыр башка дип юкка гына әйтмиләр бит. Яңа хасиятләр, әлбәттә, кинәт кенә барлыкка килмәделәр, алар шул ук беренче дәвердән бу якка атлаган X. Туфан, С. Хә-ким. Ә Фәйзи, Ә. Давыдов кебек шагыйрьләр иҗатында бөреләнде, тамыр җәйделәр. Сугыштан соң поэзиягә килгән яңа буын шагыйрьләрдә — Ш. Галиев, Г. Афзаллар буынында исә үткәндәге искергән хасиятләрне инкяр итү — буш риторик купшылыкны, коры декларативлыкны кире кагу шактый ачык рәвеш алды. Аларның уңышлы эзләнүләре исә поэзиягә 60 нчы елларда килгән яңа буынга яңа юлларны эзләргә юллар ачты. Әмма яңару рухы Р. Мингалимовлар буыны белән генә чикләнми. Әдәбиятның бөтен буыннарында да 60 нчы еллар урталарында яңару һәм эзләнү рухы көчле булды. Н. Арслановның, мәсәлән, шагыйрь була-рак яңадан тууы нәкъ 60 нчы еллар башына һәм уртасына туры килә. Башка шагыйрьләр иҗаты да шул елларда нык үзгәрделәр Димәк, яңаруны берничә шагыйрьнең шәхси кыюлыгы гына һәм яңа нигездә бөтенләй яңача язарга тотынулары гына билгеләмәде. Ул чактагы яшь шагыйрьләр үзләре бөтен ил күләмендәге гомуми яңару дулкынына килеп керделәр. Үзләренә кадәр үк — X. Туфан, Ә Давыдовларда ук башланган яңаруны дәвам иттеләр. Эстетик яңару гомумән бөтен әдә-бият һәм ил күләмендә барды — без аны Я. Смеляковта да, М. Кәримдә дә, Р. Гамзатовта да ачык күрәбез. Әлеге яңару ул социалистик җәмгыятьнең үсеше белән, шул еллардагы яңа иҗтимагый-эстетик атмосфера белән билгеләнде.
Поэзиядә фәлсәфи-рухи башлангычның, аналитик-тикшерү рухының көчәюе шигъри фикерләүнең эчтәлегенә дә, формасына да сизелерлек йогынты ясый. Сәнгатьчә фикерләүнең эчтәлегендә ул тема- мотивларның төрлеләнүе һәм әхлакый- рухи эзләнүләрнең, шәхесне тикшерүнең активлашуы рәвешендә чагыла. Бу үзенчәлекне, мәсәлән, Н. Арслановның «Уйлар, сагышлар», Саҗидә Сөләйманованың «Кызыл каурыйлар» һәм алардан яшьрәк Р. Файзуллин («Шигырьләр, поэмалар»), Р. Харис («Уйлы туйра»), Г. Рәхим («Моңнарым») җыентыкларына күз салуда да ачык күрергә мөмкин. Соңгылары үзләренең күңел биографияләрен тыенкырак ачсалар һәм күңел пәрдәсен күтәреп үк бе- термәсәләр, Н. Арсланов ныграк ача төшә. Саҗидә һәм Равилләр исә үз күңел дөньяларын шәрран-яра ачып салалар? эчке янулары, тетрәүләре, ярсу-өзгәләнү- ләре, —барысы да шигырьдә. Ул хәзер-ге заман кешесенең эчке азатлыкка ныграк ирешүен чагылдыра. Бүгенге поэзиядә психологизмның киң урын алуы, эчке рухи дөньяны тикшерүнең тирәнәюе һәм баюы күзгә ачык ташлана Шул ук вакытта шагыйрьләрдә эчке йөрәк серен ачуга
капма-каршы булган икенче тенденция дә — тыштагы олы деньяны. социаль-политик чынбарлыкны, халыкның үткәнен- бүгеигесен тикшерү омтылышы да кечле икәнен әйтергә кирәк.
Үз халкыңның киләчәген.
Үткәнен, бүгенгесен. Кайгысының, шатлыгының Зурлыгын белер эчен. Еракка китеп кара!
— ди М. Әгъләмов. «Еракка китеп карау» омтылышы гомумән хәзерге поэзиядә ел- даи-ел көчәя һәм тирәнәя барган тенденция, Бүгенге тормыштагы олы социаль- әхлакый үзгәрешләрне, зур яңалыкларны шагыйрьләр үткәннәр фонында гомумиләштереп күрсәтергә яраталар С Хәким поэмасының исеме ук — «Дәверләр капкасы». Камадагы олы төзелештә тарих катламнары аралаша, төрле юллар, буыннар очраша. Шагыйрь дә әнә шул буыннарны тоташтыра торган тарихи җепләрне әхлакый катламнарны эзли, шуларга игътибарны юнәлтә. Шушы ук омтылыш һәм тарихи тойгының көчәюе И Юзеевның «Таш диварлар авазы» һәм «Өэелмәс кыллар» поэмаларында да, Р. Харисның «Казан» ораториясе һәм «Рәссам» поэмасына да. Р. Мингалимовның «Юл өстендә тур-гай» һәм Ф. Сафинның «Ак канатлы егет» поэмаларына да хас.
Үткәнгә борылып карауда, әлбәттә, гөнаһ юк. Шул ук вакытта кайбер лирик шигырьләрнең герое кебек үткәнгә борылып карап, иң борынгы бабаларын һәм аларның бәйгеләрдә җиңелүен күз алдына китереп, күзләреннән «әрнүле һәм сагышлы яшьләр» агызып торуда да зарурият юктыр. Бу яктан Н. Арслановның лирик шигырьләре тарихка тирәнрәк үтүләре, тарих катламнарын сәнгатьчә тирәнрәк ачулары белән аерылыбрак торуын әйтергә кирәк. Ул археолог сыман тынгысыз казынып. төрки халыкларының тарих катламнарында калган әхлакый-рухи байлыгын, әдәби-культура-тел мирасын бүгенгегә якынлаштырырга омтыла, шул юнәлештә нәтиҗәле эзләнүләр алып бара.
«Минем аша Вакыт ага»,— ди Харис Бер яктан, шагыйрьләр үткән белән бүгенгенең ни рәвешле тоташуын ачу юлында эзләнсәләр, икенче яктан, бүгенге белән килечекнең бәйләнешенә игътибар юнәлтәләр Күпчелек әсәрләрдә хаклы рәвештә бүгенге яшәешнең шатлыклы аһәңнәре өстенлек итә, әмма әгәр поэзия әнә шундый аһәңнәрдән генә торса, тормыштагы матурлыкны һәм гармонияне сурәтләү белән генә шөгыльләнсә, аның кешегә ки-рәклеге дә шул кадәр генә булыр иде. Поэзиянең уйландыра һ^м сискәндерә торган хасияте дә бар. Шагыйрьләр җир тормышындагы, табигатьтәге, кеше әхлагындагы үзгәрешләрне күреп борчылалар «Йоклап яткан авыр набат сыман олы борчу җанда уянды-—ди Зөлфәт һәм ул шушы олы борчуны сискәндерерлек ител, тәэсирле итеп күрсәтә дә белә «Йөрәгенә кадәр экскаваторлар казып кергән- сазлыкның Беек Төн белән бәхилләшүе яки т
«Янабыз» шигырендә сайрап торган килеш янган былбыл, утлы йомгакка әверелгән кызыл тиен — бу күренешләр укучыны да ваемсыз калдырмый, тереклекнең язмышы, аны саклауда кешенең җаваплылыгы тагы да артырга тиешлеге, кешенең әхлаклы- лыгы турында уйландыра, мәсьәләнең куелышы хәвефләндерә.
Табигать, планета язмышы өчен борчылу авазы хәзер шагыйрьләр игътибарын үзенә ныграк тарта бара. Шагыйрьләрдә мәсьәләне әхлакый-фәлсәфи гомумиләштеребрәк сурәтләүгә игътибарның көчлерәк икәнлеген һәм бу юлдагы эзләнүләрнең дөнья поэзиясе югарылыгында баруын әйтергә кирәк.
Әлбәттә, дөньядагы, илдәге көндәлек конкрет вакыйгаларга да шагыйрьләр күз ташлыйлар, аерым актуаль темаларны публицистик ялкын белән сурәтлиләр. Бу яктан С. Хәким, Н. Дәүли, М Садри. Р. Гатауллин. Роберт Әхмәтҗановларның эш- чәнлегеи аеруча билгеләп үтәргә кирәктер. КамАЗ турында байтак шигъри әсәрләр язылды. Авылның гадәти көндәлек тормышы Рәшит Гәрәй. Н. Мадьяров. К. Сибга- туллинда, укытучылар тормышы К. Булато- вада, диңгезчеләр тормышы Ф Шәфигул- линда шигъриятле яклары белән ачыла. Шулай да поэзиядә хәзер үзен шактый нык сиздерә башлаган тенденция — конкрет вакыйгаларга игътибарның йомшый төшүен дә күрмичә мөмкин түгел. Монда сүз шагыйрьнең үз биографиясенә кагылышлы конкретлык турында бармый Сүз ил тормышындагы, дөньядагы әһәмиятле фактларны, күренешләрне, вакыйгаларны яктырту, аларны халык тарихына, ил биографиясенә беркетү турында, бу өлкәдә шагыйрьләрнең активлыклары кимү турында бара.
Соңгы вакытларда әлеге тенденцияне теоретик ныгыткан «Үзең барып, күреп белгәнне генә яз! Үзеңнең күргәнеңә генә мөнәсәбәтеңне белдер!»— дигән шагыйрьнең ихтыяры һәм язу мөмкинлекләрем чикләгән ялгыш концепция дә барлыкка килде. Такташ бит Чемберлинны да күр-мәгән. Шанхайда да. Лондонда, Рурда дә булмаган — ә шундагы тарихи-политик ва- кыйга-фактларга үз мөнәсәбәтен белдерел нинди тәэсирле шигырьләр язган! Көндәлек вакыйгалардан читләшү ахыр чиктә поэзиядә тормыш тулылыгын күрсәтүгә, шәхесне социаль бәйләнешләренең күптөрлелегендә күрсәтүгә комачаулык ясавы көн кебек ачык Хәзерге тормышта заман кешесе политикага, җир шарында-гы һәр төрле вакыйгаларга тагы да ныграк якынайды, ә безнең әдәбиятта, киресенчә, политика һәм гадәти конкрет тормыш Такташ, Җәлилләр чоры белән чагыштырганда шигырьдән читләшә төште. Поэзия үсешендәге әлеге тенденция, әлбәттә. уйландыра.
Шагыйрьләрнең күбесендә хәтта хәзерге тормышта барган кискен социаль-демо- график процессларның кешегә, семьяга, җәмгыятькә ясаган тәэсиреннән, яңалыгыннан өркү, алардан читләшеп, поэзиянең радицион мәңгелек темаларына ныграк
ябышу, шуларны калкан итеп, алар артына посу тенденциясе сизелә. Моны, мәсәлән, сөю-мәхәббәт темасының яктыртылышында да ачык күрергә мөмкин. Тормышта мәхәббәт-гаилә мәсьәләләре күп катлаулырак, хәл ителәсе мәсьәләләр күбрәк. Көнкүрештә чын мәгънәсендә гаилә революциясе бара. Бу революциянең асылы гаиләнең башы ир кеше булган патриар-халь семьядан ир һәм хатынның тигез хо-куклыгына корылган «биархат» гаиләгә, күп буынлы семьядан — ата-ана һәм балалардан торган аз буынлыга, күп балалы гаиләдән — аз балалыга күчүдә. Бу процесс бездә дә — татарларда да элекке гаилә өлгесе һәм нигезе бөтенләй яңа нигезгә күчә бара. Семья революциясе, башка революцияләр шикелле ук, бик күп төрле конфликтлар, психологик коллизияләр тудыра. Хәлбуки бу үтә катлаулы һәм озакка сузылган авыр процессның безнең поэзиядә тиешенчә тирәнлеге белән ачылганы юк әле Шагыйрьләр күбесенчә игътибарларын мәхәббәтнең беренче этабына — гаилә коруга кадәрге чорына юнәлтәләр һәм мәхәббәт гармониясен традицион ач- кычтарак хәл итәләр. Көнкүреш-семья өлкәсендәге кискен үзгәрешләр, психологик конфликтлар 60 нчы еллардан активрак һәм кыюрак яктыртылуын да әйтеп үтәргә кирәк. С. Хәкимнең -Суд залында» циклы, Ә. Баян, X Камал поэмалары. Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять* хикәясе. Ш. Хөсәе- новның «Әни килде- драмасы семьядагы катлаулы мөнәсәбәтләргә игътибарны юнәлтүләре белән әһәмиятле роль уйнадылар Соңгы елларда әлеге традиция тирәнәясе урында йомшый төште.
60 нчы еллардагы һәм 70 нче еллар башындагы юмор-сатира белән чагыштырганда бүгенге поэзиядә көлү көче дә нык кына йомшады, аның кыюлыгы һәм сугышчанлыгы кимеде. Көлкеле ситуацияләргә. вакыйга-хәлләргә нигезләнгән сюжетлы шигырьләр бик нык кимүгә йөз тотып (поэмалар турында әйтеп торасы да юк), көлкеле шигырь күбесенчә үткен фикер әйтүгә яисә мәзәк сөйләүгә корылган кыска шигырь, дүрт юллык рәвешен алып бара. Бу өлкәдә актив эшләп килүче ветераннардан тик 3. Нури гына шигырьдәге көлкегә даими тугрылык саклый дисәк, хата булмастыр. Г. Рәхим, Ф. Ярул-лин, Ф Шәфигуллиннар аерым шигырьләре белән үзләренең көлдерә алу сәләтләре һәм осталыклары бар икәнлекләрен күрсәтә алсалар да. әлеге стихияләре поэзиядә тулы килеш ачылып китә алмыйча тора. Ш. Галиев үзе болай көлүеннән туктаганы юк, тик ул көлү буенча җигелебрәк балалар өчен эшли. Аның «Әз-мәз мәзәк яки Котбетдиннең кырык тартмасы» исемле мәзәкләр җыелмасы һәм «Хикмәтле сүзләр»е авторның көлү чишмәсе һәм үткен фикерлелеге кибәргә җыенмавын янә бер тапкыр раслады. Г. Афзал да юморескалар язып көчен прозада сынал карады. И. Юзеев, Ф Яруллин кебек ша-гыйрьләрнең көлү сәләтләре нигездә ко-медияләрендә тулырак ачылды. Шул рәвешчә, хәзер көлү зурлар поэзиясенә караганда балалар поэзиясендә, прозада һәм драматургиядә тернәкләнеп бара. КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында гы карары безгә көлү көчен һәм тәнкыйть рухын бөтен жанрларда үстерү чаралары турында ныклап уйланырга этәрә.
Сурәтле фикерләүнең эчтәлегендә генә түгел, формасында да күп төрле һәм капма-каршы тенденцияләр яши. Бүгенге шигырьнең төп характерын берничә сүэ белән генә аңлатуы, әлбәттә, кыен. Әмма шунысын ачык итеп әйтеп була: ул заман һәм заман кешесе белән бергә үзгәрә бара: аның аһәңе һәм структурасы яңара, төрлеләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш-детальләрнең мәгънәлелекләре көчәя.. Лирик башлангыч тирәнәя. Ул жанрларга да, әсәрнең төзелешенә дә иык кына тәэсир ясый. Вакыйга сюжетыннан (Ьикер, хис сюжетына авышуны, мәсәлән поэма жанрында ачык күзәтергә мөмкин. Хәтта бу авышу поэмада җанлы кешене, образ-характерны югалтуга илтмиме ди-гән борчу да уятып куя. Шигырьне традицион бизәкләреннән арындырып, фикерне ялангачландырып сурәтләү омтылышы да бар. Поляк шагыйре Ружевич эстетикасына охшаш булган бу омтылыш та вакыт- вакыт бер якка авышу рәвешен ала — шул нигездә аерым әсәрләрдә риторика, декларативлык баш калкытып ала.
Шигырьнең төп хасияте бар — яхшы шигырь хис һәм фикер бердәмлегендә яши. шуңа омтыла. Кичереш нигезендә туган мондый тип шигырь кешелекнең гаҗәп олы казанышы булды һәм поэзиянең төп үсеше әле дә шушы олы юлдан бара. Шул ук вакытта әдәбиятларның бай тарихы шуны да искәртә: акыл һәм хиснең тигез пропорцияләрдә генә яшәве канун түгел. Төрле чорларда, төрле халыкларда бу мөнәсәбәт теге яки бу якка үзгәреп-авышып тора. Бер үк чорда да хис һәм акыл шигъриятенең төрле стиль юнәлешләре яшәргә, хәтта бер үк шагыйрьдә төрле шигырь типлары очрарга мөмкин. Хикмәт аларны ничек бәяләүдә.
Безнең поэзиядә 20 нче еллардан алып 60 нчы елларгача — һ. Такташ, М. Җәлил. Ш. Маннур, Ә Исхак, Ф. Кәрим, Ш. Мөдәррис. С. Хәким һ. б. күпчелек очракта лирик шигырь кичереш-образ буларак ачылды. Теориядә дә ул шулай.— кичереш, хис лирик шигырьнең төп хасияте буларак карала. Әмма поэзия бу рамкага гына сыймый, мондый тип шигырьләр белән генә чикләнми. Элек тә сыймаган чаклары булган (мәсәлән. Акмулла, Тукай. Гафуралар) 60—70 нче еллар поэзиясен дә әлеге критерий (хис-кичереш-йөрәкнең беренче планда булуы) белән генә аңлатып бетереп булмый. Л. Мартынов, Э. Меже- лайтис шигырьләре башкарак характерда язылулары белән аерылып торалар. Н. Арсланов, Р. Харисов, Р Фәйзуллин шигырьләрендә дә йөрәк эчкәрәк. акылга таба- рак авышты, фикер шигърияте алгарак чыкты. Поэзиянең артка китүеме, нәсихәт-
ле-хикмәтле шигырь чорларына кайтуымы буТ Түгелдер. Бу — үткәнгә кире әйләнеп кайту түгел, ә үткәннең тәҗрибәсен яңа югарылыкта файдалану. Әлбәттә, арада үткәнне кабатлаудан узмаган, гади нәси- хәт әйтү рухындагы үтә рациональ шигырьләр дә очрап куя. Әмма алары төп юл түгел. Хәзерге тормышта фикер куәсенең көчәюе, заманның интеллектуаль якка авышуы сурәтле фикерләү характерына да нык кына йогынты ясап тора, эмоциональлекнең яңа рәвешен тудыра. Бу мәсьәләгә хәзер әдәби тәнкыйть тә игътибар итә, шагыйрьләр дә фикер әйтә. Шушы стиль юиәлеше тарафдары Э. Межелайтис, мәсәлән, болай ди «. яшәвен дәвам иттерер өчен, үзен саклап калыр өчен поэзия каг- лаулырак рәвеш ала, акыллырак, фәлсәфәлерәк була бара. Тик хискә генә таянган поэзия фикер поэзиясенә юл бирә Ни эшләмәк кирәк—гасыры шундый!»
Әлеге сүзләрдә, минемчә, хәзерге поэзиядәге аерым үзгәрешләр нигездә дөрес тотып алынган Дөрестән дә. байтак әдәбиятларда, шул исәптән бездә дә, шигырь катлаулырак рәвеш ала бара, аның фәлсәфи ягы көчәя. Әмма шул ук вакытта мин үзем хис-кичерешкә нигезләнгән шигырь өлгесен фикер шигъриятенә мондый ук кискенлек белән каршы кую ягында түгел. Әйбәт хис шигыренең дөньяны та- нып-белү әһәмиятен кечерәйтмик инде без, аны поэзиянең искерә төшкән һәм искерә барган юнәлеше итеп тә сана-мыйк. Ул поэзиянең төп юлы булып килде һәм әгәр дә шигърият бу юлдан читкә тайпылса аның киләчәге матур булмас, ул яңадан хис-кичерешләр дөньясына әйләнеп кайтырга тиеш булыр. Та-рихта бит инде фикерне генә дөньяны танып-белүнең кодрәтле көче итеп санаган, рационалистик поэзия өстенлек алган дәверләр булмады түгел. Кешелек мондый тип шигырьләр белән генә канәгатьләнергә һәм чикләнергә теләмәде, үзенең Гейне, Гете, Пушкин, Есенин, Такташ кебек шагыйрьләрен тудырды. Хис-кичереш тибы шигыренең урыны хәзер дә шигъриятнең түрендә Ул хәзер дә поэзия иленең тулы хокуклы гражданины Ул киләчәккә дә шулай барыр Фикер һәм хисне бер-берсенә каршы кую. берсенә генә өстенлек бирү турында урынсыз бәхәсләр, сүз көрәштерүләр алып барганчы, ике шигырь тибының да яшәргә хаклылыгы. бер-берсен тулыландырып яшәүләре турында сүз алып барсак — дөресрәк һәм нигезлерәк, по-эзиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен отышлырак һәм файдалырак булыр.
Татар поэзиясенең үткәне мактанырлык булган кебек, бүгенгесе дә матур киләчәге дә ышанычлы һәм якты. XXI гасырга салынып яткан шигъри күпернең нигезе нык, терәкләре хәзерге заманның әйбәт материалыннан — бик тә кешелекле уй- хисләреннән салына.