Логотип Казан Утлары
Повесть

ХӘТЕР ЯРЛАРЫ


Гайсә йоклый, мышнап-мышнап йоклый, ә Халисәнең күзенә һаман йокы керми. Соңгы атналарда аның бөтен уй-хисләре, өйрәнгән гадәтләре буталды, тәмам болганып китте. Өенә дә ят бер квартирага кайткан кебек кайтып керә. Гайсә уянды, чалкан әйләнеп ятты.
— Син кем белән сөйләшеп ятасың?—диде ул. күзләрен ачмый гына. — Үз-үзең белән генәме? Беләсең килсә, шизофрения чире шулай башлана, шуны исеңнән чыгарма.
Гайсә, үз сүзләреннән үзе канәгать калып, Халисәнең күкрәгенә кулын салды. Халисә ул кулны акрын гына читкә алын куйды.
— йокла.
— Йокы туйды, торырга вакыт. Күрәм. синең бүген иртәдән үк кәе- •фең юк. Кичә булды кичә...
— Әнә теге көя күбәләге йокы бирмәде, кичә кичтән \к кереп калган нде, леперди дә леперди.
— Көя күбәләге? Тот та үтер үзен.
— Юк. мин куркам, үзең үтер. Минем бүген чынлап та кәефем юк.
— Кичәге хәлгә үпкәләмисеңдер бит?
— Ни дип әйтим? Шуны аңламыйм, нигә син операциядән баш тарттың? Алай булгач, нигә аны больницага яткырдыгыз?
— Ә син аны һаман да күрмәдеңме әле?
I Ахыры Башы унынчы санда
ал исә гомеренең кайсы мәлендә үзалдына пышылдап сөйләшә башлавын хәтерләми. Элек ул эченнән генә уйлана торган нде.
Тәрәзә төбенә песнәк килеп кунды, тук-тук, тук- тук итеп нидер чукьрй да башлады. Шулай ризык соравымы? Халисә кичә балконга карбыз төшләре чыгарып кунган иде. Шуны ашыймы сылу кошчык. Тәрәзәдән күренеп торган каен яфракларында уннарча төс, гүя анда яңгырдан соң салават күпере төшкән.
— Хикмәт андамы? Син мина үзең өчен җавап бир. Консилиум булгач, операция ясау-ясамау мәсьәләсен хәл итүне сиңа калдырганнар. Ә син баш тарткансың...
— Әйе шул.
— Ни өчен?
— Рисковать итәсем килмәде, — Гайсә торып утырды, юрганын ачып идәнгә аякларын салындырды. — Аның бу якты дөнья белән бөтенләй хушлашуы бар. Кан тамырлары, нерв җепселләре җөй эчендә шундый хәлгә кереп чәбәләнгән, бер алла белсә белер. Шуларны күрә торып операциягә керешимме? Минем аны үтерәсем килми, начармы, яхшымы, ул минем мәктәп дустым.
— Минем дә...
— һә, синең дә... Дусларны эттән талатмыйлар, Халисә җаным. Гафу ит, үткән хәл, әмма булган хәл.
Халисә башын читкә алды, почмаккарак посынды, бер мәл сүзсез ятты.
— Нигә соң Валентина Петровна операция ясарга кирәк дип бара?
— Алынсын, алайса. Үз-үзенә ышана икән, ясый бирсен.
— Ничек ул берүзе алынсын? Консилиум нәтиҗәсе аңа билгеле тү-гелмени? «Ярамый» дигәнгә карамастан, үз белдеге белән эш итү булып чыкмынмы бу? Син бит хирургия бүлеге мөдире. Никонов белән Байдигинны мин яхшы беләм. Аларпың икесенең берсе дә синең сүздән чыкмаячак, шулай ук берсе дә кисеп кенә сүз дә әйтә алмаячак. Бер Валентина Петровна риза, ләкин аның фикере белән син чутлашмыйсың. Бу мәсьәләдә икегез ике фикердә кала бирәсез икән, башкаладан консультант чакырыгыз.
— Валентина риза, — Гайсәнең тел төбендә ирония бар иде, — ләкин өстенә бик күпне ала башлады әле ул хатын. Үз эшен төгәл башкарса да, бик хуш дисәм, ни әйтерсең?
— Ул кеше өчен минем вөҗданым һаман газапланганны онытма син. Минем аркада гарип калган ул!
— Шуннан ни? Мин нишләргә тиеш и|1де? Мөмкин булмаган опе-рацияне ясаргамы?.. Юк инде, рәхмәт. Минем әле эшлисем, кеше рәтендә яшисем килә.
— Ә аның... Аның кеше рәтендә яшисе килмиме? Син... син эгоист, Гайсә!
— Җитәр. Иртә таңнан талый башлама. Торып чәй куй, ашат һич югы. Валентина Петровнага да, башка берәүгә дә үзем алына алмаган операциягә рөхсәт бирә алмыйм. Хакым юк.
— Син ни сөйләгәнеңне беләсеңме, Гайсә?
—• Чамалыйм бераз. Нәүфәл үзе дә, миңа калса, бер дә операция ясагыз дип өзгәләнми әле. Ә менә син, дускаем, тәмам шашар дәрәҗәгә җиттең... Минме аңламый башладым сине, синме минем хәлемә керергә теләмисең... Плотников бүген-иртәгә пенсиягә китәргә йөри. Сәламәтлек саклау министрлыгында мине аның урынында калдыру турында сүз бара. Шундый чакта мин катлаулы операциягә керешим диме. Беләсең килсә, мин аның уңышлы үтәсенә ышанмыйм. Кем белә, бәлкем ул операция минем үз язмышымны кыл өстенә куяр.
Халисә торып утырды, чәчен төзәткәләде, үрелеп, урындык башындагы халатын алды.
— Валентина Петровна алына икән, алына бирсен. Аның югалтыр кешесе юк. Югалтасын югалтты бугай инде,—диде Гайсә, ярсына башлап.
— Эчле кеше син, Гайсә. Кеше кайгысына куана гына беләсең.
— Куану түгел бу, кызгану. Миңа калса, алар арасында роман туып килә. Андый вакытта операциядән кем баш тарта алыр икән. Аннары кем инде үзенең булачак ирен нормаль кеше итеп күрергә теләми.
— Үз акылыңдамы син, Гайсә!
— Зиһенем үтә үткен эшли, дускаем, аллага шөкер, үз акылымда.
Халисә дәшмәде, кухняга узып чәй куйды да, ваннага керде, бик озак көзгегә карап торды. Гайсә әйткән нахак сүз шул кадәр ачуын чыгарды аның, кулларына чаклы калтырый «Коточкыч ялган, Гайсә аны ачу белән генә ычкындырды. Валентина Петровнага ачуыннан гы- ♦ на, Валя аның фикере белән килешмәгәнгә. Ә андынларны Гайсә кү- з рәлми, — шул ук вакытта Халисә үз-үзен дә тирги иде. «Мин, йомшак- < лык күрсәтеп, үз-үземне әрнешүгә дучар иттем, мин кеше ышанмастай а юләрлек эшләдем. Хәзер шул кеше өчен көне-төне шашынам!.. Тиле, к тиле мин». ы
Ваннадан чыгып табын әзерләгәч, ул креслода журналлар актарып Ф утырган Гайсә янына килде, кайнарланып киткән маңгаен иренең шәрәләнә башлаган башына салды да тынып калды. Гайсә, журналын ♦ өстәлгә ташлап, хатынын кочып алды. =
— Син мине яңадан болай ачуланма, Гайсә. яме?
— Минме, — диде Гайсә, гаҗәпләнүен яшермичә — минме синее;
ачуландым? *
— Ачуландың... х
— Ярый, синеңчә булсын. Кичер. Тик сиңа да бер шарт куям мои- паи соң юк-бар белән минем дә башны катырма. £
— Әйе... Әйдә чәй эчәбез.
... Халисә соңгы көннәрдә ике ут арасында яши иде. Ул моны үзе £ дә сизә, тоя, болай яшәүләре мәхшәр икән ләбаса, тәмам күңелләре з тулышты, мөлдерәп ташып китәргә генә тора, ичмасам, эчендәген сөй- £ ләп бирердәй кешесе булса икән, юк бит, Валя үзе хәсрәт эчендә кай- о ный. Болай икегә бүленеп яшәве дә бик кыен, тормыш болай дәвам © итсә, килер бер көй, куык кебек шартлар, ни әйткәнен белештермәс * хәлгә җитеп, үз-үзен тыя алмыйча Гайсәгә ташланыр, иренә мәңге кире кайтарып алмастай, берсеннән-берсе яман сүзләр әйтер, соңыннан кая керер җир таба алмый оялыр һәм гомер буена үкенеп йөрер. Шу-шындый уйларыннан соң аның Гайсәгә назланасы килеп китә, ул тик торганда аңа сырпалана башлый, моның чын сәбәбен аңлап бетермәгән ир: «Ни булды сиңа, Халисә?» — дип гаҗәпләнә кала иде
Шуларны күңеленнән кпчерә-кичерә чәй эчеп утырганда Халисә иренә карап-карап алгалаДы, соңыннан, чынлап та, күңеле нечкәреп китеп, бит очларындагы мәхәббәт чокырларын тирәнәйтеп елмайды, иренең башыннан сыйпап алды. Эчке бер рәхәт тоеп утырган Гайсә аның кулын үз иреннәренә тигезде һәм бик гади итеп:
— Эшкә китәргә вакыт, — диде.
15
Кадыйр дерт итеп сискәнеп уянып китте, күргән төше тәэсиреннән аерыла алмыйча уйланып ятты. «Мәскәүгә тикмәгә генә чакырмаслар,— дип уйлады ул. — Төшемдә дә Мәскәүгә бара идем, әллә поезд, әллә самолет белән шунда, поездымы бәрелде, самолетмы челпәрәмә килде — шуңа уянып киттем, ахры. Төшкә караганда Мәскәүдә эшләр шәптән буласы түгел икән. Җитмәсә ниндидер агач башына килеп төштем. Анысы инде кинода күргәннәр килеп кергән булса кирәк». .
Зиһене ачылуга, Кадыйр тирә-юньгә колак салды. Иртә иде әле, өйдәгеләрнең барысы да йоклыйлар, Кадыйр хатынының мышнавына игътибар итте. Зөһрәнең шулай йоклавы апа бүген бигрәк ят тоелды, ә бераздан хәтта ачуы килде. Ә бит элек бер дә алай түгел иде. Кадыйр һәр чак торып чәй куяр, берүзе бер өстәл янына утырып эчәр, киенеп эшенә чыгып китәр, ә хәләл җефете рәхәтләнеп, мышный-мышный йок
лап калыр, ләкин иренең моңа ник бер тапкыр эче пошсын, җаны кыйналсын. Гүя ул хатыны яныннан да торып китми, ә буш караваттан торып китәр иде. Бүген исә эче актарыла. Изрәп йоклап яткан хатынына торган саен ачуы кабара барды Кадыйрның. Ул ачуы чыгуның төп сәбәбе нидән булуын да белә, әмма үз-үзе белән һични кыла алмый иде.
Түзмәде, торды. Ялан тәпиләре белән йомшак аю тиресенә басуы булды, күңеле Төмән якларына омтылды. Аю тиресен ул Төмәннән алып кайткан иде. Тирене күрүгә. Зөһрә аны чут-чут үбә башлады, ирен күккә чөеп мактарга кереште, соңыннан тирене диванга җәеп салды да бөгәрләнеп ятты. «Мин хәзер шунда гына йоклыйм. Кадыйр, син теләсәң нишлә»,— диде. Хатынның бу кыланышына ни әйтергә белми телсез калган Кадыйр ишекне шап итеп ябып йокы бүлмәсенә узды, йөрәге кабаруга түзә алмыйча янә әйләнеп чыкты.
— Беләсең килсә, аны идәнгә жәяләр, — диде ул, тәмам гаҗизләнеп.
— Идәнгә җәйсәләр, идәндә йоклыйм,—диде хатын, иренең тузынуына игътибар итмәстән.
Зөһрәсенең чын табигатен әле булса белеп бетермәгән Кадыйр яңак итен чәйнәүдән ары уза алмады, шаулап-гөрләп өйгә Гөлүсә кайтып керде һәм ачуы чыгудан шартлый язган әтисенең муенына сарылды. Шуннан соң Кадыйр барысын да онытты, һәрхәлдә, онытырга, Зөһрәнең шул кыланышына игътибар итмәскә тырышты. Тик менә бүген, үтереп эче пошканда, аның җитәкче булу-булмавы бизмәнгә салынып үлчәнергә торганда. Зөһрәнең гамьсез рәвештә йоклап ятуы узгандагы хәлләрне янә бер яңартып алды. Кадыйр көрсенеп куйды.
Бүлмәдә гадәттәгедән дә тынчу, тәрәзәләр томаланганга һава җиг- ми. Форточкаларны Зөһрә ачтырмый, көньяктан җил искәндә бүлмәгә күмер катламыннан нефтькә ияреп чыккан күкерт газы исе тула һәм тын юлына каплана, болай да какшаган нервыларга тия. Шул сәбәпле шәһәрнең бу төбәгеннән күп кенә семьялар башка районнарга күчеп киттеләр. Халык күченә башлагач, Зөһрә дә пырлап караган иде, Кадыйр аңа: «Күчсәң үзең генә күчеп кит. без моннан беркая да китмибез!»—дип кырт кисте. Теге вакытта хатынның авызын шулай томаласа да. шушы яман газ исенә тора-бара үзенең дә күңеле болгана башлады. Андый чакларда ул. астма авыруы белән интеккән кешедәй, һавага сусый, машинасы кулында булганда. Бөгелмә юлына чыга, тауга менеп саф һава сулый торган иде. Тиздән бу ят ис бетәр, скважиналарны томалап файдалануга күчеп яталар бит, Нәүфәл шулай тыры-ша. Ләкин Кадыйрның хәзер ул турыда уйлыйсы килмәде. Бүген аның күңелендә бер генә теләк: күптән барган бәхәстә өстен чыгарга. Идри- совтан да, Кудрявцевтан да — икесеннән дә өстен чыгарга! Мәскәү, әлбәттә, ике якның берсен генә яклар һәм шул чагында инде ике кешенең берсе гамәлдән сызылыр. Кадыйр кырысрак уйлый уйлавын, әмма хәл шуңа барып терәлсә, мәсьәлә, һичшиксез, нәкъ менә кемнеңдер урыныннан алынуы белән тәмамланачак.
Кадыйр кухня ягына узып чәй куйды, тиз арада юынып-кырынып алды, аннан-моннан гына капкалады да, юлга җыена башлады. Әүвәл ул Зөһрәне уятырга. Мәскәүгә китеп баруы турында әйтергә теләгән иде. тегесе аның өй тутырып лап-лоп басып йөренүенә дә уянмагач, гел кулын селтәде. Юл йөри-йөри шомарып беткән портфеленә иң кирәк нәрсәләрен генә салып, шыпырт кына өйдән чыгып китте. Хәер, Зөһрә аның күп вакытта кай тарафларга таба китеп баруын да белми кала торган иде. «Монысын белмәве тагы да хәерлерәк булыр»,—дип уйлады Кадыйр, урамга чыгып тротуар буйлап атлый башлауга.
Салкын җил исә. тротуар буйлап өзелгән агач яфраклары йөгерешә. Кадыйр плащ якасын күтәреп куйды, муенын җыера төште.
Әйе, министрлыкта да күрәзәләр һәм әүлияләр утырмый утыруын. Килеп керүгә ятма турында сорашырга тотынырлар, шул турыда бәйнә-бәйнә сөйләгәндә, кирәк информация җыярлар.
Кадыйр адымын тизләтә төште. Бәхәс кызып, ниндидер конкретлык ала башлагач, әлбәттә, Идрисов соңгы «козырен» ачып салачак: ят- ф маның чын мәгънәсендә сүнә баруын диаграммалар белән исбат итәргә керешәчәк. Ышанмаслык та түгел шул, идарә җир мае алуны ай- ? дан айга киметә бара, нефтькә ияреп чыккан су күләме сиксән, хәтта JS туксан процентка җиткән скважиналар саны артканнан-арта. к
Уйлый калсаң, йөзләгән-меңләгән скважинаны бушка диярлек эш- о. ләтү гафу итмәслек хәл инде дә... Шуңа карамастан, Кадыйр да Нәү- “ фәлнең идеясен яклап, министрлыктагыларга ятманы цикллап файда- 2 лану идеясен тәфсилләп аңлатыр, бу ысулның киләчәге турында ныклы ф дәлилләр китереп сөйләр. Тик аның хәленә керер кеше булырмы? Азмы илдә сүнеп барган ятмалар. Кадыйр күзлегеннән чыгып эш иткәндә, 5 барысы да чан тутырып нефть бирергә тиешләр булып чыга түгелме? ч Нәүфәлгә ансат, идеяне бирде дә бер читтә йөри, менә снн шуны Мәс- 4 кәүдә яклап кара. Берләшмәдә бит яңа идеяне танырга да теләмәделәр, £ Идрисовның исәп-хисапларын нигезлерәк дип таптылар. Дөрес, Нәү- х фәл идеясе белән кызыксынучылар да булды, тик алар идеяне күтәреп “ килүче Кадыйрның хәленә керүдән ары китә алмадылар. Хәер, рес- х публикадагы йөздән артык ятмадан җир маен әйбәт кенә суыртып тор- ь ганда, Берләшмә белгечләренә ниндидер сүнеп барган ятма турында с сүз куерту артык вак мәсьәлә булып күренде, күрәсең. Идеяне яклап з чыгучыларның берсе Берләшмәнең геология бүлеге начальнигы Ната- Ф ша булды. Шунда кинәт кенә канат үсеп китте Кадыйрга. Ул хәтта ки- « цәшмәдә янәдән кулларын болгый-болгый яңа ысулны исбат итәргә £ кереште. Баш инженер белән идарә начальнигы арасындагы бәхәсне министрлыкка җиткерүчеләрнең берсе, һичшиксез. Наташа Кудрявцева иде. Кадыйр бу турыда бик әйбәт белсә дә, геология бүлеге начальнигына рәхмәт әйтергә ашыкмады. Әмма күңеленнән шуңа инанды: Наташага таянырга була.
Мәскәүгә китәр алдыннан ул үз янына Сибнрцевны чакырып алды һәм алар бөтенләй башка нәрсәләр турында бик озак сөйләшеп утырдылар, министрлыкта хәл ителәсе мәсьәлә аларга гүя кагылмый иде. Сәләтле геолог булуына карамастан, идарәдән ары китә алмаган, кырык яшь тутырып та гаилә бәхетен тоймаган, гаять дәрәҗәдә йомшак табигатьле, чамасыз сабыр холыклы, ифрат итагатьле, хәтта бераз йомыкый Сибирцев Кадыйрның зур таянычы иде. Баш геологны күрдеме, Кадыйрга әллә ниткән тынычлану килә һәм ул, соңгарыбрак булса да: «Ник миңа да бу кеше кебек сабыр булмаска икән? Йокыдан калам, күңел тулы хәвеф, үткән өчен үкенү, киләсе өчен хафалану», — дип үртәлеп уйланып куя торган иде.
— Ә сез кыю кеше, Кадыйр Сөнгатович. Мин белам бит, Идрисовны Кудрявцев үзе яклый, ә сез бер үзегез.
— Мине дә яклаучылар бар, Михаил Михайлович, бар Мин икеләнеп калган чакта шулар куәт бирә. Гаделлек бар әле, Михалыч.
— Гаделлек барын-бар ул. Тик аны яклаучылар саграк кылана башладылар. Җылы урыннарын югалтудан шүрлиләрме шунда, зур түрәләргә ярарга тырышуларымы...
— Ә мин, киресенчә, кайбер нәрсәләргә төшенә башладым кебек, Сөнгатович.
— Сезгә җиңел, ә утлы күмер кем кулында? Синең кулындамы? Әллә соң идея бирүче кулындамы?!.. — Кадыйр, үзенә урын тапмыйча, торып йөренергә кереште. — Менә кем кулында ул утлы күмер, — диде ул, кулларын сузып.
— Сез җитәкче кеше, Кадыйр Сөнгатович. Утлы күмерне кулда тоту гына аз әле сезгә. Йөрәгенә идея уты капкан җитәкче аны тормышка ашырырга да тиеш.
Кадыйр кабинет уртасында тукталып калды, гүя кемдер аның җилкәсенә кулын салды. Ул үтә гаҗәпләнгән бер кыяфәттә баш геологка текәлде. Гомер-гомергә син мөкиббән киткән кешеләр була, ул — синең идеалың. Ләкин көннәрдән бер көнне таш ярылып су чыга: идеал кешең сиңа бөтенләй башка ягыннан ачылып китә. Бу көтелмәгән хәлдән, сәер күренештән бер мәлгә таң каласың, әйтер сүз таба алмый торасың. Кадыйр да Сибирцевның соңгы сүзенә бер мәлгә ышанмыйча аптырап калды. Инде аны да бу идея өчен янмауда гаепләсәләр? Көлгә әверелеп бара кебек тоела башлады инде ул шушы идеяне тормышка ашыра-ашыра.
Сибирцев белән булган сөйләшүдән соң ул бик озак исенә килә алмый торды. Хәтта баш геолог чыгып киткәч тә Кадыйр тынычлана алмый җәфаланды. «Менә, ичмасам, сөйләштек! Андый эшкә бик тиз генә фатиха бирерләр дип өметләнгәнсеңдер син, кадерле Михалыч», — дип үзалдына сөйләнде Кадыйр.
Кичке якта, Мәскәүгә китәр алдыннан, ул Нәүфәл янына больницага сугылып чыкты. Энесе палатада бер үзе ята иде. Кулларын баш астына куйган да, түшәмгә карап уйга чумган.
— Сәлам! Нинди проблемалар хәл итәсең тагын? — дип сорады Кадыйр, көр күңелле булырга тырышып. — Абыең синең идеяне якларга Мәскәүгә китә, ә син больница караватында ауныйсың!
— Чынлапмы?! — Нәүфәл сикереп торды,—Ул идея шунда кадәр үк барып җиттеме?! — Егет абыйсының сүзенә ышаныр-ышанмас бер кыяфәттә иде.
— Белмәмешкә салышуыңмы, чынлап торып белмәдеңме?
— Җиңгәчәй әйткән иде әйтүен. Идарә эшләре белән барасың дип уйлаган идем...
— Ә бу идарә эше түгелмени? Үз өстеиә алган икән, абыең син уйлаганны тормышка, һичшиксез, ашырыр, аңа башкача чара калмады. Шулай, энекәш! Үзеңнең хәлләр ничек?
— Операция көтеп ятам. •
Кадыйр, урындык алып, карават янынарак килеп утырды, кулын энесенең тез өстеиә салды.
— Кем ясарга алына?
— Валентина Петровна Меженкова.
— Гайсә риза булмадымыни? Самигуллин дим. Бергә үскәнсез бугай бит?
— Меженкова да бик әйбәт хирург диләр. Миңа исә барыбер, — диде Нәүфәл. күзләрен читкә яшереп.
Кадыйр энесенә текәлебрәк карады. Операция алдыннан булган йокысыз төннәрдәнме. Нәүфәлнең кызарган күз төпләренә ялтыравык капчыклар асылынган иде.
— Анысын үзең кара инде, — диде Кадыйр, энесенә карата кызгану хисе уянудан күзләрен читкә алып. — Син мине гафу итә күр инде, берни алып килә алмадым. «Спутник»ларың эшләп ята,— дип сүзен’ бүтәнгә күчерергә ашыкты Кадыйр. — Егетләрең өченче төбәкне корып яталар.
— Беләм, егетләр килеп йөриләр, җиңгәчәй дә, Гөлүсә дә килә. Рәхмәт инде. — Нәүфәлнең йөзе ачыла төште. — Министрлыкка хәтле барып җиттем диген, ә?! Ярый ла хәлгә керсәләр, аңлата алсагыз, дим.
— Зыян юк. Ятып калганчы атып кал диләр бит. Аның каравы, мин белеп барам: бу хәлдән соң я элеккечә түрә булып калам, я баш долой,— дип шаяртты Кадыйр.
— Тотса мәскәүләр якаңнан дисең инде, — Нәүфәл авыз чите белән генә көлемсерәп алды.
— Анысы бер Хәл. Менә Гөлүсә башка кайгы салды әле. Унсигезе тулмаган, кияүгә чыгарга җыена.
— Ярата икән, чыга бирсен. Яшь чакта үзегез әллә яратмадыгызмы?! — Нәүфәл көлеп җибәрде. ♦
Кадыйр аның шыксыз селкенгән башына, җилкәсе төшебрәк кал- а ган кулбашына, өстендәге уңган, болыттай аксыл-күк төстәге халаты- < на. көлгәндә янтаеп селкенеп торган гәүдәсенә игътибар итте. 5
— Иртәрәк әле аңа, Нәүфәл. — диде Кадыйр боегып.
— Ярату гаепме? Яраткан кешенең кулы юмарт, күңеле шат бу- 5
ла, диләр. Ф
— Куй булмаганны, гашыйк кеше дивана белән бер ул. Ярар,
мин китим. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. *
... Мәскәүгә барып гостиницага урнашкач кына, аны ниндидер юл- х лар белән Зөһрә эзләп тапты. Телефоннан хатынының тавышын ишетү- “ гә, үтә гаҗәпләнә калган Кадыйр бер мәлгә ни әйтергә белми апты- pan калды. *
— Кадыйр, бу нинди хәл инде, әйтмн-нитми китеп баргансың? *
— Кызгандым, бик тәмле йоклый идең, татлы төшләр күрә-күрә... «о '— Тагила әле шул шаяртуыңны. Мәскәү кибетләреннән кирәк- £
яраклар карамассыңмы дигән ием. Туй якынлаша... — һәм Зөһрә Ка- н дыйр алып кайтырга тиеш булган әйберләрнең исемлеген җентекләп с тезеп китте. з
— «Зөһрә, Зөһрә, шулай ук без гомер буе бер-беребезне аңламый- £ ча яшәдекме? Синдә туй кайгысы...» — дип ачынды Кадыйр.
, s
16
Ятмага тәүлегенә күпме күләмдә су кудырыла?
— Егерме мең тонна чамасы.
Әйтерсең Кадыйр институтта профессорга сынау бирә. Идрисов белән Кудрявцев өстәлнең бер ягында утыралар, Ә.миров икенче якта, а түр өстәлне бер итеп министр урынбасары урнашкан, тәрәзә янындагы журнал өстәле янында — стенографистка. Кызый яшь. бик чибәр, ниндидер эстрада артисткасын хәтерләтә, тырнакларын җете кызылга буяган, иреннәрендә дә шул төстәге помада, күз кабакларында куе зәңгәрсу-шәмә.хә, кыйгач кашлары, сөйләшеп куйгандай чиратлашып, бер төшәләр, бер күтәреләләр, яза башлаганда сул кашы күтәрелә, язып беттеме—уң кашы сикерә, кашларның уйнавы аның җавапларына көйләнгән сыман тоелды Кадыйрга.
— Сез тәкъдим иткән ысул белән без дә. фәнни-тикшеренү институты белгечләре дә, бик җентекләп танышып чыктык. Кадыйр Сөнга- тович. Бу фәнни хезмәтнең киләчәге һичшиксез бар. перспективалы ысул дип әйтер идем. Кем ул ысул идеясе авторы Нәүфәл Ә.миров? Исәп-хисапларын да үзе ясадымы?—дип кызыксынды министр урын басары.
— Ул егет—рядовой инженер-автоматчы, Анатолий Иванович. Рас четларны да үзе ясады. Идарәнең баш геологы Сибирцев аларны өр- яңадан тикшереп чыкты. Килеште. Бик төгәл исәпләгән, дәлилле дигән нәтиҗәгә килде.
— Күренеп тора, башлы инженер. Мондый зур хезмәткә бер ялгызы тотынып, аны ерып чыгарлык булгач, талантлы инженер дияр идем мнн аны
Кадыйрның ярыштан килгән чаптар атныкыдай дөп дөп типкән йөрәге бераз тынычлангандай булды, хәтта сулышы княоеп кнтте. Ул
жиңүле карашын Кудрявцевка төбәде. Аның бу карашы: «Юк, Виталий. министрлыкта юләрләр- утырмый! Төшенгәннәр бит идеянең асылына!»— дия иде кебек. Кудрявцев исә аның шулай тантана итүен әллә күреп тә белмәмешкә салышты.
— Институт белгечләре бу ысул авторы белән кызыксындылар, идеяне биргән инженер белән якыннанрак танышасылары килә. Бәлкем аның фәнни-тикшеренү институтында эшләргә теләге бардыр? Күренекле галимнәр кул астында эшләсә, фән моңардан отар гына иде.
— Сүз дә юк. Ләкин анысы инде аның үз эше, — диде Кадыйр министр урынбасарына.
Кудрявцев ваемсыз бер хәлдә, бер ноктага текәлгән килеш, әңгәмәне тыңлый бирде. Идрисов та сүзгә кушылырга, үз фикерен әйтергә ашыкмады, ул, башын ия төшеп, куен дәфтәренә нидер язып-сызып утыра иде.
— Белгәнемчә, Кадыйр Сөнгатович, сезнең идарә бүген тәүлегенә ун меңгә якын тонна нефть биреп ята.
— Унөч мең тонна биреп тора идек әле моңарчы. Ләкин ятма интенсив төстә сулана, бу ысулны куллану ятмада калган нефтьнең ниндидер күләмен алырга мөмкинлек бирер иде, скважиналардан файдалану срогын озайтыр иде, — дип, тагын канатланып китте Кадыйр.
— Менә, иптәшләр, — министр урынбасары бу юлы аларның өчесенә дә мөрәҗәгать итте, өчесенә дә күз төшереп алды,— Бирегә без идарә начальнигы белән баш инженерын тикмәгә генә чакырмадык. Виталий Семенович. Берләшмә вәкиле буларак, сезне дә дәшәргә булдык. Мәсьәлә шунда: бер үк идарәдә эшләүче ике кеше капма-каршы фикер белән килгәннәр, дәлилләре дә нигезле. Ике капма-каршы фикер. иптәшләр. Кадыйр Сөнгатович. идарә мөдире буларак, яңа ысулга таянырга ният тота, ятмадан файдалануның срогын озайтырга, анда калган илле процент нефтьне, ниндидер күләмдә, әлбәттә, цикллап файдалану юлы белән алырга исәпли. Кызыклы фикер, әйтер идем, перспективалы ысул. Әмма аны куллана башлаганчы безгә бик нык уйланырга кирәк. Бездә һәр тонна нефть исәптә икәне барыгызга да мәгълүм. Сез биргән «кара алтынның» бер өлеше «Дружба» нефть үткәргеченә китә. Ысул ысул белән, шул ук вакытта Берләшмә алдында торган бурыч турында да онытмасагыз иде. — дип, янә өчесенә дә мөрәҗәгать итте министр урынбасары. — Инде. Кадыйр Сөнгатович. сезнең идарә ниндидер сәбәпләр аркасында нефть бирүен киметә икән...— министр урынбасары Кадыйрга төбәлгән килеш бер мәл уйланып утырды, аннан карашын Кудрявцевка күчерде. — ул вакытта сезгә. Виталий Семенович, нефть чыгарудагы барлык резервлардан файдаланырга туры киләчәк. Шул чакта гынэ яңа ысулны кулланып карарга, икенче төрле итеп әйткәндә, — ятмада сынау үткәрергә рөхсәт бирә алабыз.
Кудрявцев утырган җирендә борсаланып, җилкәсен җыерып куйды.
— Ай-Һай. Анатолий Иванович, булдырып булыр-микән. Сүнә барган ятмалар һаман ишәеп килә, иптәш Әмиров җитәкләгән идарә соңгы квартал планын үти алмады. Берләшмә нәкъ менә сез әйткән резервларны эшкә җигәргә мәҗбүр булды.
— Димәк, резервлар бар әле сездә. — министр урынбасары, мәсьәлә шулай чишелергә тиеш дигәндәй, алдында яткан кәгазьгә кулындагы каләме белән нокта куйды. — һәрхәлдә, ятмадан цикллап файдалану ысулы буенча. Виталий Семенович, сынауны сез үткәрә алмыйсыз икән, илебез зур, урын табылыр, табарбыз.
Бүлмәдә бер мәлгә тынлык урнашты. Министр урынбасары сүзләреннән соң Кадыйрның күңелен чын мәгънәсендә бәйрәм тантанасы биләп алды. Юк, бу гади генә җиңү түгел иде аның өчен.
Иптәш Идрисов, — министр урынбасары бу юлы баш инженерга мөрәҗәгать итте. — Сезнең тәкъдимегез белән дә без якыннан таныштык, экономистлар белән киңәштек, — Идрисов, уклау йоткан шикелле, утырган җирдә катып калды, йөзеннән кан качты. — һәм. әйтергә кирәк, докладыгызда күрсәтелгән күп кенә дәлилләр белән без тулы- ф сынча килешәбез.
Кадыйр, һични аңламастан, әле министр урынбасарына, әле Куд- 2 рявцевка карап алды. Урынбасарның сүзне кисәк кенә борып алып ки- ч түенә Кудрявцев үзе дә аптырабрак калган, әңгәмәнең юнәлеше шу- ж лай кинәт үзгәрер дип ул да көтмәгән иде күрәсең. Идрисовка да, ни- °: һаять, җан керде, агарынып киткән йөзенә алсулык йөгерде. Стеногра- £ фистка кыз гына һаман шул кыяфәттә үз эшен дәвам итте — нәзек * кыйгач кашлары һаман да бер төшәләр, бер күтәреләләр иде. ♦
— Ничек инде, Анатолий Иванович,— диде Кадыйр, үзе дә сиз- s
мәстән. х
Министр урынбасары көлемсерәп куйды, мәгәр аңлатырга ашык- * мады.
— Чөнки иртәме, соңмы, ятма барыбер сүнәчәк, бу котылгысыз й хәл, үлгәнне терелтеп булмый,— дип, утырган урынында турая төште Идрисов.— Дәүләт шул бер идарәне промысел итүдән генә миллион- » лаган сум файда табачак.
Китте тезеп, китте Идрисов — гүя алмачуар чаптарга менеп атлан- £ ды. Төпле дәлилләр, саннар китерде, һәммәсе нигезле, исәпләнгән, тө- д гәл иде. Кадыйр баш инженер китергән саннарның төгәллегенә исе *- китеп утырды, Идрисов әйтерсең һәммәсен дә ЭВМда исәпләтеп ал- 3 ган иде. Аның төгәл саннар белән эш итүенә министр урынбасары да ® гаҗәпләнә калды, урыныннан торып йөренә башлады, барысын да s язып өлгерә микән дигәндәй, стенографисткага күз төшереп алгалады.
— Бездә яца гына эшкәртелә башлаган күмер катламы бар, — диде баш инженер.
— Менә-менә, ә сез, Виталий Семенович, резервлар юк дип барасыз, эзләнә торгач табыла икән бит,— диде министр урынбасары һәммәсен гаҗәпләндереп.
— Күмер катламы... Сиртмәле насослар куепмы? Күпмегә төшәчәк ул нефть?—диде Кудрявцев.— Минемчә дә, Анатолий Иванович, иптәш Идрисов идарәне промысел итеп кенә калдыру турында дөрес фикер әйтте. Баш инженерның дәлилләре, әйтер идем, төпле, нык уйланылган, барча мисаллары конкрет, җитди. Без хәзер промыселларда район инженерлык-технология службалары системаларын корып ятабыз. Берләшмәдәге җитмеш процентка кадәр скважина бер үзәктән идарә итүгә күчереләчәк. Бу үзгәрешләр — чор таләбе. Шундый үзгәрешләр барганда сүнеп барган ятманы эшкәртүче коллективны идарә итеп калдыруның, мина калса, һич кенә дә хаҗәте юк, Анатолий Иванович. Ахырда барыбер без аны промысел итәргә мәҗбүр булачакбыз.
— Идарә хәтле идарә язмышын алай тиз генә хәл итәргә ашыкмыйк әле, Виталий Семенович. Без 'аңа кайчан да өлгерербез. Менә сез бүген шушы идарә биргән нефтьне киметмәү мәсьәләсендә ныклабрак уйласагыз иде,—диде министр урынбасары һәм. Идрисов жына борыла төшеп:—Бу турыда Вәгыйзь Исламович ничегрәк уйлый?— Идрисов ни сәбәпледер җавапсыз калгач, янә Кудрявцевка карады министр урынбасары. Уйлашыйк, иптәшләр...
— Безнең Берләшмәдә мәңге эшләрдәй бер генә скважина да, бер генә катлам да. бер генә ятма да юк. Анатолий Иванович. Юк андый резервлар бездә. Аз-маз булган хәлдә дә бүген иптәш Әмнров идарәсе биргән кадәр нефтьне чыгару гаять читен, хәтта мөмкин түгел дияр идем мин. Ятмадан' без шулай файдаланабыз икән, тиздән тук
сан биш процентка чаклы су ала башлаячакбыз. Кыскасы, алтын бәясенә төшәчәк ул нефть, Анатолий Иванович.
...Кадыйрның күңеле тынычлана төште, министрлыктагы очрашудан. гомумән алганда, ул канәгать иде. Яңа ысулны сынап карарга министрлык үзенең ризалыгын бирде дияргә була. Бирегә килүенең иң мөһим нәтижәсе шул иде. Дөрес, идарә һәм Берләшмә алдына куелган бурычлар да гаять җитди, аерата ул җитәкләгән идарәгә күп нәрсә йөкли — моңа кадәр биргән нефтьне киметмәү. Җиңел булмас. Инде киләчәктә дә ятма сүнүгә таба бара икән, баш инженер тәкъ-димен исәпкә алып, промысел итәргә һәм якындагы идарәләрнең берсенә кушарга дигән карарга килделәр министрлыкта.
17
Чаң какмыйлар иде, ләкин Нәүфәл чигә тамырларының дылк-дылк тибүен чаң суккан тавыш белән чагыштырды. Дылк-дылк-дылк-дылк. Чигә тамырлары типкән саен бер нәрсә белән бер ритмда сугып торалар. Дылк-дылк-дылк... Чаң тавышы колакларны чыңлата, йөрәккә ук булып кадала. Тәндә авырту юк сыман, ә аяк-куллар гүя синеке түгел, бөтен күз аллары караңгыланыр дәрәҗәгә җитеп томалана. Ичмасам, укол салсыннар иде. Кулларны кымшатып та булмый. Ба-шына: «Кул-аякны бәйләп куйганнармы әллә?»—дигән уй килә. Ул да түгел, күз алдында утлар уйный башлый, бераздан ул тоташ кызыл төскә, аннары сары төскә керә, күкселләнә һәм Нәүфәл үзенең ниндидер упкынга очуын тел. Кемдер аның авыз-борынын каплый. Сана, ди. һәм үзе үк «бер, ике, өч...» дип санап китә. Нәүфәл ана ияреп санамакчы була, егермегә чаклы саный... Кисәк кенә зиһене ачылып китә. «Авызга каплаган масканы ташласаң иде, — дип уйлый ул.— Ни өчеи мин ризалык бирдем. Үлеп куйсам? Яшәр идем әле шушы кыяфәтемдә дә. Яшәдем бит әлегә чаклы...»
...Аңына ул бик акрын килде, күз алдында һәммә нәрсә йөзә, дулкында чайкалган көймә кебек, кайчак убылып-убылып китә иде. Башта һични күрмәде, күзләрен киң итеп ачса да, күз алдында тоташ күк пәрдә эленеп торды. Муен тирәли утлы күмер куйганнар ке- -бек. шул тикле кызыша, пешергән әйберне үрелеп алып ташлыйсы килә.
— Мин күрмим,— ди ул бөтен көчен җыеп,—Күрмим —Аның бу .зәгыйфь тавышын ишетүче дә юкмы әллә?
— Хәзер күрерсез,— йомшак кына дәшкән хатын-кыз тавышы бик ерактан ишетелә.
Сестра аның күзенә төшереп бәйләгән марляны ача төште.
— Мин исәнме?
— Балакаем... Аңына килде... Ул аңына килде! — җиңгәчәсенең тавышы ачыграк ишетелде.— Аллага шөкер, күзен ачты...
Күзен йөртеп, Нәүфәл тавыш килгән якка карады, әмма һичкемне дә күрмәде. Тик бераздан гына, томан пәрдәсе аша, күзенә Зөһрә җиңгәчәсенең йөзе чалынып китте, һәм ул да шундук югалды. Тагын эзләнде—ниһаять, тапты. Ак косынка бәйләгән, өстенә ак халат кигән Зөһрә карават башына таянып каршында басып тора, аның һәр вакыт эчке дәрт белән янган күзләре сүнгән-сүрелгән, түгәрәк мөлаем йөзе агарынып-тартылып киткән.
— Ике көн бит инде, ике көн! Укол артыннан укол. Күпме кан салынды, авызыңнан кислород өзмәделәр. Валентина Петровна тәмам ашаудан язды, ничек аяклары йөртә икән бичараны.— икенче хатын тавышы тоныграк ишетелә, әмма һәр сүзен аңлады Нәүфәл.— Әйтәм бит, хәлләре бетте инде, бичаракайның. Менә шулай инде алар, һәр
авыру өчен кайгыра-каигыра үзләре чиргә- сабышалар, үз гомерләрен яртылаш кыскарталар. г
әтлә? МУен пешерә, җиңгәчәй. Утлы күмер бастырып куйдылармы
Күз алдындагы томан пәрдәсе ачылгандай булды, тора-бара тирә- . юнь яктыра барды, хәзер инде җиңгәчәсен генә түгел, аның янында * сасып торган юанрак гәүдәле, битен җыерчыклар сырлаган олы яшь- ? тәге няняның йөзен дә яхшы күрде Нәүфәл.
Пешермичә... Яна да, көя дә инде ул, бәгырькәем, яна да, көя 5 дә,— дип кабатлады няня. — Өзелгән сеңерне ялгап куйдылар бит. балакай, ничек авыртмасын ди. Хәзер сиңа кымшанырга да ярамый, н кан тамырларың өзелеп куюы бар. *
Бу хәтлесен каян беләсең-соң син, Камәрия апа? — дип сорады < Зөһрә нянядан.
— Ишетеп торам ич, ничәмә-ничә көн шуның турында сөйлиләр. =
Шуны да белмәскә, апаң утыз биш ел инде бульннста, утыз биш ел, ч балакаем. ' ' *
йомшак кына басып, ишектән озын гәүдәле сестра килеп керде, J аның кулында ярты литрлы ’шешә, дару ампулалары. Ампулаларны = ул ипләп кенә тумбочка өстенә тезде, шешә авызын чишеп шытырда- £ вык кәгазьне алды да андагы сыекчаны Нәүфәлнең баш очында эле- * иеп торган пыяла савытка кея башлады.
— Тагын бер яртыны өстәп җибәрик әле үзенә, берйз хәл керә төшсен,— ди ул. Үзе елмая. Эше беткәч ул шешәне янә тумбочка өс- тенә урнаштырды һәм шешә авызын янә шул шытырдавык кәгазь п белән каплап куйды. Аның җитез бармаклары белән ампуланың очын © шартлатып сындырып алуын, шприцка дару суыртып, Нәүфәлнең бе- г ләгенә укол кадавын өчесе дә шым булып карап тордылар.
Сестраның һәр хәрәкәтен Нәүфәл күз дә алмыйча күзәтеп ятты, әйтерсең хәзер, менә шул уколдан соң, утлы боҗрадай кыскан авырту басылачак һәм йөрәк әрнүе бетәчәк иде. Әмма сестра укол салса да муен тирәсендәге сулкылдау кимеми, Нәүфәлнең түземе җуела, ул ыңгырашып куя.
— Ыңгыраш-ыңгыраш,— ди аңа няня.—Хәлең җиңеләя төшәр. Хатын-кызга бала тапканда тикмәгә генә кычкырырга кушалармы әллә? Ыңгыраш, кычкыр. Мин сезнең тавышка өйрәнгән инде.
Юк, бу чатнауга түзмәле түгел. Нәүфәл күзләрен йома, тешләрен кыса.
— Үтәр ул, үтәр, балакаем, авыртуы да үтәр. Түз, җаныкаем, бер-пке көннән рәтләнә дә башларсың, боерган булса,—дип өстәде җиңгәчәсе. _
Авырту дулкыи-дулкын булып килә, чигә тамырларын көйдереп ала, зиһенне томалый, һәммә нәрсә күздән яза, тагын бераздан аңына килә Нәүфәл, янә зиһене ачылуын тоя.
Сестра каядыр чыгып китте, ул да түгел, алар врач белән килеп керделәр. Нәүфәл Валентина Петровнаны таныды.
— Ай-Һай, йоклап та карадыгыз,—диде врач, Нәүфәл янына килеп, пульсын санады — Яшибез болай булгач, Нәүфәл Садриевич, яшибез.
Ул елмая, ап-ак тешләре күренә, ә күзләрендә һаман борчылу сизелә— талчыгу билгеләре. Нәүфәл аңа күзе белән генә елмайды.
__ Рәхмәт сезгә, Валентина Петровна. Күпме борчылулар, тынгысызлык китердем мин сезгә!—дип пышылдап кына әйтте. Ул үз тавышын үзе дә ишетмәде, ләкин врач аны аңлады.
— Зарар юк, Нәүфәл Садриевич. Сез сәламәтләнәсез икән, шумердан да зур шатлык юк безгә. Сезнең бәхеттән Роман Гурьевич килеп чыкты, ул безнең республиканың клиник больницасында эшли.
атаклы хирург, медицина фәннәре кандидаты, докторлыкка диссертация якларга җыена. Ул булмаса, бу катлаулы операциягә мин берүзем генә тотына да алмас идем һәм ул операциягә миңа һичкем дә рөхсәт бирмәс иде. Бәхетегез бар икән. Операция бик әйбәт узды, һәммәсе дә төгәл эшләнде, ә калганы...— Валентина Петровна Нәү- фәлнең кул сыртын чәбәкләп алды — Калганы инде, дускаем, сезнең үзегездән тора. Режим һәм безнең һәр таләпкә һичшиксез буйсыну.— Валентина Петровна тавышын түбәнәйтә төште. Нәүфәл нен колагына гына пышылдагандай, аңа таба иелде.— Дөресен генә әйткәндә, сез мине бик куркыттыгыз, ай. ничек куркыттыгыз! Мине генә түгел. Әнә Зөһрә ханым һаман һушына килә алмый әле,— дип елмаеп, Зөһрәгә карап алды хирург.
— Гаеп миндә, Валентина Петровна,— дип, ниһаять, телгә килде Зөһрә дә.— Операция ясату турында сүз кузгатучы мни идем бит. Үзем* үгетләдем, үзем сөйләштем. Ул-бу булса...— Зөһрә түзмәде, яшенә тыгылып янә сүзсез калды.— Мин... Мин...
— Я, я, Зөһрә ханым, сез арыгансыз, сезгә ял кирәк. Бернинди гаебегез дә юк. Киресенчә, бик дөрес эшләгәнсез үгетләп. Күптән кирәк булган аңа безгә килергә.
— Ахыры хәерле булсын инде. Рәхмәт сергә, Валентина Петровна...— дип, Зөһрә һаман күз яшен сөрткәләдер
— Барыгыз, Зөһрә ханым, кайтып ял итегез. Нәүфәл Садриевич- ны карарга кеше бар, бер ялгызы калмас.— Хирург хатын урындыктан торды, тәрәзәгә таба атлады.— Күрегез, яңа көн дә туып килә,— диде ул, алсуланып килгән кояш чыгышына таба карап.
— Я хода, нинди матур көн туып килә,— дип куәтләде врачның сүзен няня — Иншалла, тиздән рәтләнер, мин әйтте диярсең. Бар, алтыным, бар, тыңла духтырның сүзләрен, кайтып ял ит. Мин дә шунда гына торырмын, бер дә борчылма...
...Нәүфәл йокламады, ниндидер томан эченә кереп югалып-югалып кына алгалады. Авырту әле кимемәгән, дулкын-дулкын булып эче әрнешү кабатланып тора, чигә тамыры ярсып тибә дә тибә. Няня һаман үз урынында утыра, башын игән килеш йокымсырый. Нәүфәл аягын кузгатып карады — ул хәрәкәтләнде, ләкин ярты гәүдә таш кебек авыр, гүя өстенә комлы капчык салганнар. Инде яктырды һәм тәрәзәгә кояш нурлары сарылды, шунда Нәүфәл ишек янында берәүнең басып торганын күргәндәй булды, ул аны бик аз, кырын күзе белән генә күрә кебек, ләкин ул кеше бар. ишек яңагына сөялеп берәү тора сыман иде. Нәүфәл үзенә-үзе ышанмады, миңгерәгән бер хәлдә күзгә нәрсә чалынмас. Андый вакытта кеше күңеленә үткән гомердәге иң изге, иң кадерле мизгел килә. Ул аны, шушы мизгелне, үлем түшәгендә янә бер күзаллыйдыр, ул мизгел хәтердә балавызга манчылган сыр кебек сакланып кала — димәк, мәңгеләшә. Халисә эт өстерү белән генә түгел, аның күңеленә башка ягы белән дә сеңеп калган, чишмә буе. ниһаять, кыңгыраумы алан — һәммәсе күз алдында. Ә мәхәббәтме соң бу, әллә яшьлектәге мавыгуларның берәве генәме? Нәүфәл моңа әле булса җавап бирер дәрәҗәдә түгел, аны ачыкларга теләми дә. Аның Халисәне күрәсе килде — бары тик шул гына иде бу мәлдә теләге. Күргәч ни әйтәсең дә белми иде ул, ләкин күңел дигәнең алгысына, йөрәк ярсый. Егет ул эшләгән больницага ятты, үлем белән якалаша, ә изге затның әле булса кереп хәлен белгәне юк. «Ник килми ул, ни гаебем бар минең аның алдында?»—дип өзгәләнде Нәүфәл. Шушы өзгәләнү, сагыш-кайгы аны әрнешүдән читкә алып китте, рухына көч бирде.
Тагын күзләрен тирә-юньгә йөртеп алды Нәүфәл һәм ишек янында басып торучы берәүне күргән кебек булды. «Ә бәлкем ул килгәндер, Халисә басып торадыр?» Чигә тамыры һаман дылк-дылк тибә. «Чи-
бәр хатын чибәр ир сайламый, чибәр хатын саф ир сайлый»,— дип кем әйткән иде соң әле аңа? Һич хәтергә төшми. «Халисә, кайда сон син, ник якын килмисең! Мин сине күрмим!» Уңайлабрак башын борырга итә Нәүфәл, көчле авыртудан тирә-юньдәге бар нәрсә томан эченә кереп югала, ул упкынга оча, янә аңын җуя. Бераздан тагын аңына килә, бөтен тәнендә ниндидер оеп китү тоя, күзен ача. Көн яктыра барган саен әрнешү дә арта сыман. Баш әйләнә, күңел болгана. Нәү- 2 фәл ишек ягына янә кырын күз салды, тик инде яктырып килгән па- ч латада йокымсырап утырган нянядан башка берәүне дә күрмәде. « «Минем күзгә генә шулай күренгәндер. Нишләп килсен ул, нигә кирәк °; мин аңа»,— дигән уйлардан арына алмый җәфаланды. Аның тамагы g кипте, иреннәрендә ут көйрәде, ә эчәргә һаман бирмиләр, кан тамыры ** аша ниндидер сыекча гына җибәреп торалар иде. Няня аның кипшен- ♦ гән иреннәрен вакыт-вакыт юеш марля белән сөртеп ала да шунда ук я йокымсырап китә. Нәүфәлнең һичнинди чыдар әмәле калмады, ул я ыңгырашты, «су, су...» дип пышылдап карады. Ә няня утырган килеш * оеп киткән, черем итә. Сәгать ничә икән? Дүрт, биш, алты? Алты ту- а» гелдер, иртә әле... Зиһен томалана, авырту көчәя бара, ул инде ың- “> гыраша да алмый, янә аңын җуя... «Мөгаен, шулай үләләрдер»,— * дип уйлана ул сүлпән генә. »
Аңына килгәндә, әлеге няня аның иреннәренә юеш марля тигезә и иде. Нәүфәл моны күзләрен ачмас борын ук тойды. Беләктә энә бар * сыман, авырту сизелмәсә дә, авырлык сизелә. Күзләрен ачты, күз я алдында саргылт-яшел тәңкәләр бии, шулар арасында ак башлыклы £ берәү чалынып-чалынып китә сыман, менә ул югала, күксел дулкын о эченә кереп эри, тагын килеп чыга. •
— Җитәр! Туктатыйк,— дип боера кемдер. ’
һәм янә Нәүфәлне йокы баса, юк. йокы да түгел, ә ниндидер авыр томан эчендә кала ул. Ләкин колак ниндидер сүзләрне ишетә. «...Нәүфәл, җаным, бу мин! Ач күзеңне! Син терелергә тиеш, ишетәсеңме, терелергә тиеш!..» Күзләрен ача. эзләнә, ниндидер саргылт- яшел тәңкәләр биешкәнен күрә башлый, бераздан алар да югала... «Башның хәле үзгәрми, ә кеше сөйләшүен ишетәм. Таныш бер аваз... Бу — син!»
18
— Валентина Петровна, иервыларына зыян килмәгәндер бит. Нигә атна буена сөйләшә алмый ул?
— Булмас. Кичә Роман Гурьевич шалтыратты. Шеше кимегәч, сөйләшә башлар, ди, ашыктырмагыз, тавыш җепселләренә авырлый килмәсен, ди.
Гайсә башын иеп, уйланып утырган хирург хатынга озак итеп карап тора—сынап, аның хәленә керергә теләп карый. Әйе. хирург һөнәре җиңел эш түгел, һәр чак кеше гомере, кеше язмышы белән бәйле нәрсә, ләкин мондый тәвәккәллеккә бар\... «Әйе. минем бу операцияне ясарга алынмавым дөрес булган. Ярый әле. Роман Гурьевич килеп чыкты, Валентина Петровнаның эшләре хөрт булачак иде, алай да бәхете бар икән хатынның. Бәлкем мин остарак та ясаган булыр идем, шул ук вакытта мина ярамый да иде. бергә үстек.. Халисә... Ул аны әле булса ярата, шушы хәлендә дә. караватта хәрәкәтсез ятканда да. чиратсыз дежурстволар ала. тик аның янында гына булсын, тик аңа гына игелек эшләсен. Гаебен юарга исәбеме, яшьлектә эшләгән хатасын төзәтергә теләвеме? Аңламассың... Ләкин ул сине аңлармы. Халисә»,—дип уйланып утырды Гайсә.
— Бүген хәде бераз аруланды кебек. Ләкин хәрәкәт...
— Бөтен хикмәт тә шунда шул — хәрәкәттә, Валентина Петровна, шуңарда, җанкисәгем.
Валентина күтәрелеп өлкән хирургка карады, аның «җанкисәгемә дип сөйләшүенә гаҗәпләнде булса кирәк, зәңгәр күзләрендә сәер шик уянды, ләкин Сәмигуллинның вакыт-вакыт бик тә төче итеп сөйләшүен исенә төшерепме, артык дәшмәде.
— Кайгырмагыз, нәтиҗә ясарга иртәрәк әле. Өметләребезне өзмик.— дип, Гайсә җиңелчә генә Валентинаның кулын сыйпап куйды.
Валентинага аның бу хәрәкәте ошамады. «Әйтерсең сабый баланы тынычландыра»,— дип, тегенең кыланышына аптырап, торып ук басты.
— Миңа обход ясарга вакыт. Сез дә барасызмы, Гайсә Ильясович?
— Юк, юк. Башка чакта. Бүген минем бик җитди эшем бар.
Валентина чыгып китте. Гайсә дә бүтән дәшмәде. Ул бөтенләе белән Халисәсе турында уйга чумган иде. Ир буларак Гайсә аны яратты, булдыра алган кадәр изгелек эшләргә тырышты, ә ул... Ул һаман Нәүфәлне ярата микәнни? Халисә булмаса, мөгаен, ул үзенә менә дигән хатын тапкан булыр иде, үзен өзелеп сөйгән хатын да таба алган булыр иде. Әйтик, шул ук Нәзиләгә өйләнгән булса? Дөрес, кыз аннан ун яшькә кечерәк, соң, яшьтәмени хикмәт, хикмәт бит бербереңне аңлауда, яратуда. «Ә ул мине аңлый, алла итеп күрмәсә дә, пәйгамбәрдән ким күрми. Ә Халисә? Ни турыда уйлый микән бу хатын? Тилергән димә инде шуннан соң. Кемне кем белән чагыштыра, кемне кем белән алыштыра бит. Ире таза-сәламәт кеше, сирәк һөнәр иясе, районда аны һәркем белә, күпме кеше аллага табынгандай табына. Ә теге кем? Караватыннан кузгала алмыйча «тучы инвалид. Ярый, бер вакыт кузгалыр да, йөгереп тә китәр, әмма тулы канлы кеше була алырмы? Кәкре муенына тагын бер зәгыйфьлек өстәлсә, гомергә тавышсыз калса? Юләр димә инде син бу хатын-кызны. Аек фикер йөртүне һичнигә санамый, аңа хис кирәк, хис белән яши! Белмим, озакка җитәрме ул хис ялкының. Халисәкәем? Дөрләп янарсың да, бер мәлне кисәү кебек каралып калырсың. Шуннан кемгә кирәгең булыр икән?!» ,
Халисәнең бу кыланышына ачуы шул чаклы кабарды Гайсәнең, бертуктаусыз яңак итен чәйнәде, нервыланды. Үч алу уе аңа операция вакытында үзенә инструментлар биреп торучы Нәзилә белән күз- гә-күз очрашкач килде. Операция беткәч тә, кул юганда да Гайсә янә кызга карады. Кызның куе коңгырт чәчләре бөртегенә чаклы ак косынка астына кыстырылган, бит-борынын маска каплаган, шуңамы чем-кара күзләре тагы да зураеп калган шикелле. Сокланырлык, акылдан шаштырырлык күзләр. Моңа кадәр кызның чибәрлегенә сокланып йөрсә дә, аның күзләренә болай текәлеп караганы юк иде әле аның.
— Бергә кайтырбыз, Нәзилә. Киткәндә миңа сугылырсың, мин операция турында яза торам,—диде ул аңа операция тәмамлангач.
Нәзилә каш астыннан гына карап алды, мөлаем итеп елмайды, кара күзләре елтыр-елтыр килде.
— Егетең көнләшер дип куркасыңмы әллә?..
— Минем егетем юк, Гайсә абый.
— Ай-Һай, бер дә ышанырлык сүз түгел бу, шундый сылу, чибәр кызның егете булмый диме. Берәр яры киттеме әллә?
Кыз дәшмәде, кеткелдәп көлеп кенә алды.
— Ник көләсең? Хак сүзгә җавабың шулмы?
— Кызык,— диде кыз.—Болай гына...
Кеше вөҗданы, аның йөрәге кебек үк, беркайчан да йокламый ул, һәр вакыт уяу булыр. Вөҗданы йокымсыраган кеше икейөзләнүчән. гамьсезләнүчән, кыскасы, вөҗданы юкка чыкса, кешенең йөрәге дә сүнә, сүрелә. Бу вакытта ул эшләгән һәр игелек кысыр була, бөтен килеш-килбәтендә, кыяфәтендә, үз-үзен тотуында рәсмилек, ясалмалык өстенлек итә башлый. Кеше итагатьсезләнә, ваклана, чөнки вөж- ♦ дан — ул кешенең шәүләсе, ул аның җаны. Ансыз адәм эшләгән һәр з игелек юкка чыгар иде. Әйе, күз яше маңгай тире түгел, намусы саф < булмаган хәлдә кешене барыбер вөҗдан газабы кимерәчәк. Вакыт ха- | фалы кеше өчен генә кадерле. Дөнья мәшәкате өчен хафаланмаган £ гамьсез зат, мүкләнеп беткән таш кебек, сырлы, кытыршы, эшкә ярак- “ сыз була.
Нәзилә белән янәшә атлаганда Гайсә әнә шул турыда уйлады. Кай- ф чандыр ул үз бәхетемне инде мин күптән таптым дип йөри иде, табыл _ ганны югалту куркынычы тугач, чын хәлне объектив рәвештә бәяләр- Z гә тырышты. Ләкин фикерләренең очын-очка ялгый алмады. Чынлап п та, бәхетеңне табу — җан тынычлыгымы? Вөҗданың газаплана икән, * бу бәхетме? Аның болай сәрхушләнеп йөрүе кемгә кирәк?
Гайсә, шундый буталчык уйларына чумып, сүзсез генә атлый бирә. = Мондый халәттә ул күптән, бик күптән булганы юк иде инде. Моңар- п чы ул үз дәрәҗәсенең тәмен татып, тормыштагы үз урынын яхшы бе- х леп, юлга нык басып йөри торган иде, соңгы вакытта бу ныклыгы £ шактый какшады, хәтта җитди операция ясаган вакытта да кинәт Ха- 2 лисәне күз алдына китерә, хатынының Нәүфәл өчен өзгәләнүе, тик и «аның» өчен генә яшәве аны шаштырыр дәрәҗәгә җиткерә, шул хәл * исенә төшүгә, кинәт нурсызланып калган күзләре бер ноктага текәлә, Ф тик куллар, шушы эшкә өйрәнгән, гадәтләнгән куллар гына күнеккән г эшне төгәл башкаралар иде. Нәкъ менә шундый чакларда аңа Нәзилә шакката, хирург белән ни булганын белүдән битәр, аның гадәти хәрәкәтендә сүлпәнлек күреп күзләре зурая, гадәттә күзләр белән генә сөйләшергә өйрәнгән, хирургның ярым-ярты хәрәкәтеннән, карашыннан аңа нинди инструмент кирәклеген аңлаган Нәзиллдә бер мәлгә аптырап кала иде. Гайсә кызның кашлары җыерылу® күрә һәм аңа курку килә: өстәлдә яткан авыру өченме, кыз өченме, үзе өченме? Шушы курку кинәт аны айнытып җибәрә. Ул тынычлана, бөтен игътибарын операциягә юнәлтә.
Әйё, нигә соң әле бу тикле лаф орырга, онытылыр хәлләргә җитеп кайгырырга тиеш ул? Аның яраткан эше бар, бу өлкәдә ул районда бер хирург дияргә'була. Аны хөрмәт итәләр, һәр кицәш-сабагына колак салалар, аңа менә шундый яшь, чибәр кызлар гашыйк була.
Янәшәсендә Нәзилә атлый. Ул чәчкәдән чәчкәгә кунып, очынып йөргән күбәләктәй — җиңел атлый, ул шат, ул, мөгаен, бу минутта бәхетледер. Нәзилә нидер сөйли, ул да булмый, кеткелдәп көлеп ала. Озакламый ул да, Гайсә сүзсез баргангамы, кинәт кенә тынып калды.
Төннәрен, операциядән сон, алар еш кына шулай бергә кайталар иде. Гайсә кызны һәр вакыт өенә кадәр озатып куя Кайта кайтышлый адар операциягә җентекләп анализ ясыйлар, аерата катлаулы операция уңышлы тәмамланган чакларда Нәзиләнең түбәсе күккә тия Гайсә дә аеруча күтәренке күңелле, шат була, кызга бер-бер артлы мәзәкләр сөйли, аны көлдерә иде. Күпме кирәк яшь кызның күңелен күрү өчен. Гайсәнең бүгенге халәте Нәзиләгә дә ят иде, күрәсең.
— Гайсә абый, без инде сезнең белән бергә шактый вакыт эшли
без бер-беребезне яхшы беләбез дип уйлый идем. Әйтегез әле. сер бул- маса, ни булды сезгә? Сез бөтенләй үзгәрдегез, коллективтан читләшәсез. Миннән дә... _
— Ни дип әйтим, Нәзиләкәй. сиңа? —Гайсә кинәт туктап калды.
каршысына килеп баскан кызның бүген аны аерата гаҗәпләндергән шомырт-кара күзләренә карады.
Аның бу туры карашыннан кыз уңайсызлану тойдымы, торган урынында таптанып алды, болай да зифа гәүдәсенә бик ипле яткан кызыл плащын рәтләгән булды, күзенә төшкән чәч бөртекләрен берет астына яшерергә кереште.
— Сезнең турыда, Халисә апа турында төрле сүзләр йөри, Гайсә абый... — дип ачыктан-ачык әйтеп салды кыз. һәм шунда ук, әйткән сүзләреннән оялыпмы, башын түбән иде.
— Сөйлә-сөйлә, Нәзилә. Ник туктадың? Башлаган сүзне тәмамла инде.
— ... Имеш. Нәүфәл абый Халисә апаның яшьлек мәхәббәте, ә сезне... — янә әйтимме-юкмы дигәндәй, тотлыгып калды Нәзилә.
— Нәрсә, мине?
— Сезне ул яратмый, диләр. Юк-юк, мин ул гайбәткә ышанмыйм. Сезне аның белән чагыштырып буламы соң? Сез... Сез бит шундый акыллы. Ә кулларыгыз? Алтын алар, мин беләм, мин күрәм бит. Юк, сез һичкем белән дә чагыштырырлык кеше түгел. — Кыз, ике кулы белән битен каплап, елап ук җибәрде.
Гайсә ни кылырга, ни әйтергә белмичә каушап калды.
— Тынычлан, җаныкаем Нәзилә. Син арттырасың, мәсьәләне кат-лауландырасың. Гап-гади хәлләрне дә үзеңчә күрәсең, димме. Әйдә, кайтыйк. Соң инде, әниең борчыладыр.
— Әни Шалтыга китте, мине беркем дә көтми, Гайсә абый, — кыз битеннән кулын алды, кулъяулык белән күз яшьләрен сөртеп куйды.
Кабат янәшә атлап киттеләр, Гайсә кызның җилкәсенә кулын салып, аны сөеп алды.
— Син бик тә. бик тә яшь шул әле, Нәзиләкәем, артык турылыклы димме. Ә тормыш ул бик катлаулы, син әле аңламыйсың, бик күп нәрсәләрне аңламыйсың...
— Мин бит барысын да күреп йөрим, Гайсә абый.
Моңа кадәр *Йызның йөзендә беркайчан да үзе өчен кайгыру чалымнары күрмәгән Гайсә тәмам аптырап калды. Операция вакытында үз вазифасын сүзсез генә, төгәл итеп үтәгән кыз да аңарда үзгәрешне күргән. «Әйе, бөтен дөньямның асты өскә килде бу Нәүфәл белән, әйтерсең җен алмаштырды, — дип уйлап алды Гайсә. — Мин гел кара коелып йөрим, үз-үземне күрәлмас дәрәҗәгә җиттем». Әмма ул Нәзилә белән сөйләшкәндә аек фикер йөртә иде. Ә бит Нәзилә дөрес әй-тә. Соңгы көннәрдә Гайсә Халисәне битәрләүдән, аның кыланышларын яманлаудан, аны гаепләүдән артык берни дә эшләмәде. Моңарчы алар бер-берсен аңлап яшәделәр. Халисәгә яки үзенә кыенлык килгәндә бер-берсенә ярдәмгә килделәр. Гайсә үзен шулай тынычландырырга тырышса да, эчке сыкравы кимемәде. «Нигә соң әле миңа гына кирәк бу гаилә татулыгы? Кайчанга хәтле бу авыр йөкне бер мин генә тартырга, җаваплылык тоярга тиеш?»
Нәзилә янә тынып калды, башын түбән игән килеш атлый бирде. Яшьлек хисләрендә йөзеп, ваемсыз гына яшәргә иде дә бит, юк, гү- зәлкәй, кеше кайгысын кайгырта, кеше хәсрәте белән яши. «Ашыкма, Нәзилә, өлгерерсең әле, сиңа да килер ул янып-көюләр. Гаилә юллары сикәлтәсез булмый, дөнья бу», — диясе килде Гайсәнең Нәзиләгә, әмма дәшмәде. Операция вакытында башына килгән баягы уеннан ул үзалдына оялып китте. Нәзилә аңа укучы бала укытучысына гашыйк булган кебек гашыйк, яшьлекне гел юкка гына дивана чак димиләр шул. Шул изге мәхәббәтне бүтән нәрсә белән бутап, гафу ителмәслек хата ясап куюы бар ич Гайсәнең. Ә куйса ни1 Ул мине үлеп ярата. Кемгә тәтегәне бар мондый яратуның?..
Өй тирәли үскән ае каеннар караңгылыкка чумган. Тирә-юнь тып- тын. Тымызык кына яңгыр ява.
— Менә кайтып та җиттек, Нәзиләкәй. Күтәр әле, күтәр башыңны. Нинди моң бар синдә? Иң бәхетле чорың ич синең, Нәзиләкән! — Гай- сә кызның иягеннән тотып башын күтәрде, күзләренә карады. Багана ф башындагы лампочкадан шәмәхә-зәңгәр яктылык төшә, бу төс Нәзилә йөзенә операция өстәлендә яткан авыру чырае бирә.
Я, я, кыю бул. Ә хәзер елмай. Болай боегырга бер генә сәбәп * тә юк ич. £
Гайсә абый, мин... мин... — көтмәгәндә кыз аның күкрәгенә кап- g? ланды да елап җибәрде.
«Тиле син, тиле, шул кирәк сиңа,» — дип үз-үзен орыша-орыша, * Гайсә кызның калтыранган гәүдәсен күкрәгенә кысты, аның, йомшак ♦ битләреннән сыйпаштырды, яшь тулы күзләрен үбеп алды. Нәзилә, х аның муенына сарылган килеш, тынып калды. Бер генә мизгелгә акы- х лып җуйды шул чакта Гайсә, башы әйләнеп, бөтен тәне буйлап кайнар дулкын узды. Үз-үзен онытып, иреннәре белән кызның кайнар иреннәрен эзләде. Шунда ук: «Тукта! Нишләвем бу!»—дип, \зен бик тиз - кулга алды. Инде тынычланып калган кызның һаман да әле яшьтән “ кипмәгән күзләрен бармак очлары белән сөрткәләде, берет астыннан » сибелеп төшкән чәчләрен рәтләде. *
— Гафу ит мине, Нәзиләкәй, зинһар, гафу итә күр.
— Юк-юк, ни өчен миңа алай дип әйтәсез?! Мин сезне күптән, бик 3 күптән якын күрәм, Гайсә абый. Сез минем өчен кояш кебек, якты <көн кебек. Сез булмасагыз, бу дөньяда яшәүнең бер кызыгы да кал- * мае шикелле...— кыз ашыкты, әйтәсе сүзен әйтеп бетерергә теләде. ® Гайсә абыйсы аны бүлдерер, моннан битәр тыңламас, бүтән аңа мон- s дый җай беркайчан да килмәс һәм бу сүзләрне яңадан әйтергә ул һичкайчан кыймас кебек тоелды. — Сез тылсымга ия кеше. Гайсә абый. Шушы кулларьпыз сезнең искиткеч эшләр эшли, нинди катлаулы операцияләрне ювелир төгәллеге белән ясыйсыз. Мин сезнең алтын кул-ларыгызга гашыйк. Сезнең һәр сүзегез, һәр карашыгыз минем күңелгә шатлык өстәгәнне белсәгез икән. Юк-юк, сез гаепле түгел. Халисә апа сезне аңлап кына җиткерми .
— Нәзиләкәем, бүген синең күңелең искиткеч соклану хисе белән тулышкан. Тыңлыйм да сине, көнләшеп куям. Минем дә шхндый көннәрем бар иде. Синең әле сабый бала кебек саф чагың. Шуның өсте- нә фантазерка икәнсең бит әле, чын-чынлап фантазерка. Ләкин зарар юк. Мин дә сине яратам, бик тә... туган сецлемне яраткандай... Син үзең хирург булырдай кеше, теләгең булса, бәлки бер мәл хирургия серләренең нечкәлекләренә төшенерсең, минем кебек хирург булырсың. бәлки әле миннән дә уздырырсың, ә?..
— Әйе, әйе, Гайсә абый, рәхмәт сезгә... Гафу итегез мине.. Озатыгыз мине. Бергәләп, чәй эчәрбез,— кыз кинәт кенә йөгерә-аглый ишеккә таба китте Гайсә аның аяк тавышларын тыңлап торды, икенче мәлдә ул кызны куып җитте һәм култыклап алды.
Өздереп искән әрсез җил плащ чабуларын уйната, куенга керә, арка буйлап йөгерә, тәнне кымырҗыта. Бәреп яуган яңгыр, яшь бөртекләре кебек, бит буйлап йөгерешә. Ә ирендә Нәзиләнең әче яшь тәме, юләр яшьлекнең кысыр .кайгысы.
— Гайсә Ильясович! — Дежур сестра каршыга йөгерә иде. — Әмн- родның хәле начар, пульсы югалды.
Гайсә йөгерә-атлый баскычтан менде, кабинетка кереп өстен алыш
тырды, икенче катка чапты. Бишенче палата тулы врачлар, сестралар. Нәүфәлгә ясалма сулыш алдыралар, укол салалар. Ашыгып килеп кергән Гайсәгә Валентина Петровна хәтта күтәрелеп тә карамады, авыруның йөрәгенә тышкы массаж ясавын дәвам итте. Нәүфәлнең баш очында Халисә ясалма сулыш аппаратының эшен күзәтә, йөзе агарынган, күксел-кара күзләре эчкә баткан. Кемдер система хәзерли, һәммәсе эш белән мәшгуль.
— Ни булды. Валентина Петровна?
— Кинәт кенә хәле начарланды, — диде Меженкова.— Торып утыра башлаган.
Гайсә авыруга карады. Яңаклары эчкә баткан, йөзендә кан әсәре калмаган иде. Яраны каплаган марля коры, димәк, хәл начарлануы кан югалтудан түгел. Шок. Сестра авыруның венасын таба алмый азаплана. Валентина Петровна бер мизгелгә генә массажны туктатып тора, мониторга күз сала.
— Юк кына бит, — ди ул, аннары кул аркасы белән маңгаеннан тир бөртекләрен сөртеп янә массажга керешә.
— Сестра! Под бир, спирт! Энә, озынын! — Гайсә җитез кылана. Энә күкрәк челтәрен тишеп йөрәккә керә, шприцта ал кан күренә.— Хлористый кальций! — Икенче шприц белән ул янә бер укол ясый.
- Пульс бар! — ди Валентина Петровна.
Барысы да монитор ягына борылып карыйлар, зәңгәрсу ут ноктасы сикергәләп алды һәм сирәк кенә йөрәк циклын яза башлады. «Бар, бар,» — диештеләр һәммәсе дә һәм җиңел сулап куйдылар.
— Артерияне ачабыз, венага салу файдасыз. Скальпель, зажим* нар, яра киңәйткечләр! Тиз! — дип боерды Гайсә. Артериягә җибәрәбез басым белән. — Валентина Петровна аның белән ризалашып ияк кага.
Система рәтләнеп куелгач, Гайсә тәрәзә янына китеп басты, аркасын салкын стенага терәп хәл алды, ә үзе һаман Нәүфәл турында, аның хәзер генә кыл өстендә калган язмышы турында уйлады. Шул рәвештә Гайсә сестрага боерык артыннан боерык бирде: нинди дару, күпме күләмдә, кайсын кайчан бирергә кирәклеген әйтеп торды. Ә мониторда ут ноктасы сикерә-сикерә Нәүфәлнең йөрәк ритмын яза барды. «Ул яшәячәк! Яшәячәк! •*—ди сыман иде һәрбер йөрәк циклы.
Гайсә хатыны ягына карамаска тырышса да. аларның карашлары ниндидер бер мизгелдә кисешеп алды. Хатынының күзендә елмаю чалымнары күрүгә, үзе дә ирексездән елмаеп куйды: «Рәхмәт сиңа, Гайсә, мең рәхмәт!» — ди кебек иде аңа хатыны.
— Рәхмәт сезгә, Гайсә Ильясович!—диде Валентина Петровна.
Дежур врач кан басымын үлчәп, пульсын тикшереп һаман авыру янында торды, Нәүфәлнең тамагына куелган трубканы алып, аппаратны сүндереп куйды.
— Ни өчен рәхмәт, Валентина Петровна?
— Килеп өлгерүегез өчен рәхмәт.
— Мин өлгермәсә.м, үзегез дә нәкъ мин эшләгәнне эшләр идегез. Иң мөһиме, кешене үлем тозагыннан алып калдык.
— Барыбер... бергәләп җиңелрәк. Аннан сезнең белән булганда үз-үзеңә ышанарак төшәсең, — дип куйды Валентина Петровна.
Халисә аларның сүзләренә кушылмый, ул, хәлсезләнеп, карават янындагы урындыкта утыра.
Нәүфәлнең сулышы тигезләнде, чыраенда яшәү нуры беленә башлады.
— Нәүфәл Садриевич, Нәүфәл Садриевич!— дип уяткандай итте авыруны Валентина Петровна.
Нәүфәл күзен ачты, тирә-юньне карап алды. Халисә, аягүрә басып, күзен алмыйча аңа карап торды, әйтерсең ул ниндидер могҗиза көтә
nn?”aH™ тҮшэм'стеналаРынван Наүфэлнен күз карашы Валентина Петровнага күчеп тукталды, ул врач хатынга көч-хәл белән ел- манды, аннан карашы белән ул Халисәне тапты, күз алмыйча ана карап торды, күз читеннән елтырап яшь бөртеге тәгәрәп чыкты һәм ак җәймәгә төшеп җәелде, тап булып сеңеп калды
аӘле„ң пичек» Нәүфәл? — дип сорады Халисә.
Ярыйсы, диде Нәүфәл, ишетелер-ишетелмәс кенә.
— Гаисә дә монда.
19
Агач башларына тиеп болытлар йөзә, сибәләп кенә яңгыр ява. Ка- л дыйр кабинет тәрәзәсеннән караган да битараф бер кыяфәттә урамны ” күзәтә. Акташ тавы ягында да күк йөзен томалап болытлар йөзә. Сибәли дә сибәли яңгыр... Мәскәүдән кайтуына ун көн булды инде, Куд- s рөвцевтан ник бер хәбәр булсын, һич югы. шалтыратып хәлен белеш- з сен иде. Идрисовның да күзгә-башка чалынасы килеп тормый, күрәсең, £ Ә Кадыйрның җаны айкала. Кай якка булса да хәл ителсен иде бит и инде... ®
Министрлыктан кайтып төшкәч тә Кадыйр киңәйтелгән идарә уты- л рышы җыйды. Идарә каршындагы биш катлы өйнең тәрәзәләрендә утлар сүнгәнче гәпләшеп утырдылар. Нефть чыгару күләмен киметмәү өчен өстәмә резервлар эзләнде. Утырышка Татарстанда беренче буровойларны корып йөргән чал чәчле агайлардан башлан, әле яңа гына институт тәмамлап килгән яшь белгечләргә кадәр катнашты. Промысел җитәкчеләре нефть алу мөмкинлекләрен янә бер тапкыр җентекләп тикшереп чыктылар. Эзли торгач, шактый гына резервлар табылды кебек, барысын да яңабаштан исәпләп карадылар. Тик. юк. табылганы «хәерчегә ямаулык» кына булып чыкты. Бөтен өмет күмер катламыннан файдалануны тизләтүдә иде. Ләкин аны тиз генә җайга салу жч- цел булмаячак
... «Нигә суза икән бу Кудрявцев, нигә җанны кыйный. Юри шулай эшләвеме? Шалтыратам — юк, шалтыратам — юк»,—дип, һаман Кудрявцевны орышты Кадыйр.
Зөһрәсе шалтыратты-шалтыратты да. ахры, тынып калды, иренен тиз генә кайтмасына ул да инанды бугай. Кадыйрның чынлап та өйгә кайтасы килми, гомумән, кабинетыннан да чыгасы килми иде. Ул мәктәптән кайтып баручы балаларны күрә, алар бүген ашыгалар, төш, яктан искән җил аларны да куалый сыман. Урамнан туктаусыз маши палар үтеп тора. Карашы коймадагы афишага туктала. Зур концерт булачак. Җырчылар Илһам Шакиров. Әлфия Афзалова. тагын әллә кемнәр. «Безнең концерт алда әле. зур концерт. Эх. Виталий. Виталий, шундый чакларымда да ярдәм кулы сузмассың микәнни?!» — дип эчтән сыкрап куя Кадыйр. Ничә төн рәтләп йоклаганы юк. Юкка башым ны бәйләдем, ахрысы, бу Нәүфәл идеясе белән. Кама якларына гына күчеп китәсе булган да.'’чирашмас иде шушы сүнеп яткан ятма белән. Тәмам салды бит кеше күңеленә коткы бу Нәүфәл дә. иҗау сарбае. Башлы үзе, шайтан малай. Нефтьне судан һәм тоздан арындыруны торбаларда ук үткәрүне, скважиналардан группалап герметик рәвешгә
Авыруның карашы янә палата буйлап йөрде, тәрәзәгә төште, Гай- сәне эзләп тапты, аңарда тукталды. Врач һәм авыру, ике кеше бер- берсенә карап тордылар да, сөйләшкәндәй, икесе берьюлы елмаештылар.
Кояш чыга, нурлары челтәрләнеп зәңгәр һавага үрелә, өй түбәләрен капшый, тәрәзәләргә куна, тәрәзә каршысына басып торган Халисәнең күз яшен киптерә.
файдалануны искиткеч төгәллек белән башкарып чыкты. Хәзер әнә бу ысулны башка идарәләрдән килеп өйрәнеп йөриләр.
’ Идарәдән чыгуга, ул Нәүфәл янына больницага керергәме, юкмы дип бер мәлгә икеләнеп торды. Икенче мәлдә борылды да өенә таба кайтып китте. Кыскасы, әле булса очына чыкмаган мәсьәлә турында сөйләшеп, терелеп житмәгән энесен борчыйсы килми иде аның.
Яңгыр һаман сибәли дә сибәли, асфальт юлга күлдәвек-күлдәвек сулар жыелган. машина көпчәкләре астыннан пычрак су чәчрәп, яшел газоннарны ямьсезли. Кадыйр тротуардагы күлдәвекләрне урап-урап үтте. Күлдәвек күзенә баса-баса аны резин итек кигән яшүсмер кыз узып китте. Кадыйр үз урамына борылды. Чаттан дүртенче өй аныкы, өченчесе — Идрисовныкы иде. Күршесе бульдог этен ияртеп алмагачлар арасында йөри, «Тынычланган, ахры, бу», — дип, үте сытылып алды Кадыйрның һәм адымын тизләтә төшеп үтеп китте. Үз йортына керү белән Зөһрәнең нидер пешеренүен сизде, бөтен ишегалдына тәмле ис таралган иде. Кадыйрның тамак төбе кытыкланып китте. Тамак колы булмаса да. ни сәбәпледер, коймак, кыстыбый, бәлеш, өчпочмак кебек камыр ашларына ул аеруча мөкиббән китә, туймастай ашарга керешә иде. Шуңа ул өйгә керә-керүгә үк хатыныннан сорап куйды:
— Әнисе, ни бу, нинди тәмле ризык пешерәсең, исе урамга ук таралган?
— Өчпочмак. Нәүфәл янына барып килергә исәп.
— Хәле ничек?
— Муены турайган. Кәефе ару гына. Пәри башлады. Синең турыда сорашты. Мәскәүдән кайтканнан соң янына барганың юк, борчыла, ниләр җимереп кайтты икән абый, ди.
Кадыйр плащын салды, аягына чүәк элде, кухняга узып өстәл янына утырды.
— Әйе. ана ансат. Ятманы файдаланудан ун көнгә туктатып тор да, вәссәлам. Ә бүген идарә тәүлегенә ун мең тоннага якын нефть биреп ята.
— Шул нәрсәне эшләсәң, юләркәем, сине шушы эшеңдә калдырырлар дип беләсеңме? Идрисовың син китмәс борын урыныңа утырырга тожрап тора.
— Куй, — диде Кадыйр. — Ичмасам, син дә канымны кайнатма. Сибирцев жанга тигәне дә бик житкәи. Анысы тагын приказ языгыз да элегез, Сөнгатович. дип жанга тия. •
— Аңа котыртырга гына булсын. Аңа нәрсә? Аңа жавап бирәсеме? Биргән хәлдә дә ялгыз башы. Барысы да... син яккан утта кызынырга торалар. Я, кулыңны ю да, әйдә, ашарга утыр, өчпочмагым суына.
Кадыйр юынып килгән арада Зөһрә табынын әзерләгән иде инде.
— Әллә, мин әйтәм, атасы, Нәүфәл янына икәүләп барып кайтыйкмы?
— Анда барып, күңелен генә ярсытып кайтырмын, бармыйм.
— Беләсең килсә. — дип сөйләнде хатын, чәй көйләгән арада, зур сер сөйләргә жыенган бер кыяфәттә. — Ул мескен һаман шул тутсыл чырайлы Самигуллин хатынын ярата икән бит. Палатага шушы хатын килеп кердеме, тәмам күзләре елтырый башлый...
— Безнең нәсел туры жанлы, гомер буена бер кешегә табынып яшәде. Яшьлек гыйшкы әле булса сүрелмәгән икән, ярата бирсен.
— Син дә гел берәүгә табынып яшәдеңме? Миңа гына?
Кадыйр күзләрен салмак кына күтәреп, хатынына карап алды.
— Сиңа гына табынам, — диде арыган бер кыяфәттә.
— Миңа гына, — диде Зөһрә, үпкәләгән, үртәлгән бер рәвештә. — Нигә соң Натальяны күрүгә күзең тона, һичкемне күрмәс буласың. Мине сукыр дип уйлыйсың бугай.
— Куйчы. Башка кайгың булмаса, бусы — кысыр. Бар, барырга жы-
u^Pfnnr Миннән дә сәлам юлла. - Кадыйр, ашаудан ТҮК" утырды. — Ятманы туктату турында сүз кузгатса, ы ка|1тка«наи 6иРле шул хәл белән чиләнә, диген. Артыгын каертма Идрисов белән Кудрявцев һаман идарәне промысел итеп кал-дырырга йөриләр.
Больницага барырга дип киенгәч, ни сәбәпледер. Зөһрә иренең аркасына килеп сыенды.
?ЛүСӘ ялга да кайта алмады, ачуланма инде, атасы.
— Барып җитте бугай инде ул кыз да, хәерле булсын.
Ни булган әле кызыңа? Аның урта бармактай йөргән егете бар, бүген-иртәгә өйләнешергә йөриләр. Беркөнне сокланып карап тордым әле буласы килүгә: буйчан, чибәр, үзе инженер буласы кеше.
Буйчан, чибәр... Ну-у, хатын! Нишләргә исәбең аның буе белән? Кое сиртмәсенә куярга исәбең юктыр бит... Юкмы?! Шулай булгач Нигә сиңа аның сорнай буе?! Нигә?.. Акылы булсын. Ату тапты сүз, буйчан, чибәр... Ярминкәгә чыгарырга исәбең юктыр бит үзен?..
— һи-и, синең шул булыр инде, сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни син юләргә. Я, ярый, китим..
Була шундый минутлары Кадыйрның, гүя кинәт зиһене ачылып китә һәм ул, дөньяви хәлләргә хәзер генә төшенгәндәй, үткәндәге/хаталары өчен уфтанып куя. Теге вакытта хәтта иң изге мәхәббәтеннән, өзелеп сөйгән кызыннан да ваз кичте. Имеш, нигә ашыгырга, моиар- дан гүзәлрәге очрар әле. Ә ул очрамый да очрамый икән. Очраса да ул түгел, бөтенләй башка, чит-ят ук булмаса да, күргән саен күңелне тетрәтми, җанны җылытмый. Шулай гомер уза, балаларың үсә. ә теге яшьлектәге мәхәббәтең кабатланмый да кабатланмый. Дөрес, кайчак зиһене ачылып, үткәннәргә анализ ясарга керешкәч, үз-үзенә хөкем чыгара Кадыйр. Ьулган-үткән мәхәббәтен уенга кайтарып, яңадан тусам алан итмәс идем дип көлә. Күңелен җылытып торган беренче мәхәббәте генә «Нишлисең син, Кадыйр, мине югалтканың җитмәгәнме!»— дип, йөрәккә шом салып, җитдирәк уйларга мәҗбүр итә.
Гадәттә, эш-хезмәт турында уйлый башладымы. Кадыйрның үткән хәлләре турындагы кысыр уйлары икенче планга күчә. алга, беренче рәткә үзенең бөтен кырыслыгы, чынлыгы, үткерлеге белән сайлаган эшенә тугрылыгы килә иде. Әмма ятманы туктатып торуга приказ яздымы, аның шәхсән язмышы шунда ук хәл ителәсен дә белә иде ул.
Кадыйр каты чәй эчте, аннары түр якка узып, креслога утырды. Шунда телефон шалтырады.
— Әә, Михалыч, сәлам!—диде ул Сибирцепның таныш тавышын ишетүгә. — !Ок шул әле, һичнинди хәбәр юк. Әйе, вакыт үтә. . Барып кайтмыйча да булмас, әмма бушка йөрү генә булыр дип шнкЛәнәм. Хәбәр итми калмас иде... Аның тәкъдименә яңа мәгълүматлар өстәдең? Без көткәннән дә нәтиҗәле’булачак?! Рәхмәт, шатландырдың... Приказ язарга да эшкә керешергә дисен... Рәтләнер?.. Ә киресенчә булса нишләрбез? Нигә шулай димме? Ә бәлкем күңелем сизәдер. Дөньяда һичкем кулланмаган ысул ич'. Дөрес анысы, жинүчеләрне хөкем итмиләр итүен. Ләкин килерме сон ул жшц безгә? Анарчы безне себереп ташламаслармы? Логика безнен якта .тисен дә. тик логика бит дага түгел, аны бер теориягә таянып кына бөгеп булмый, зкеперн- ментлар үткәрә ү ГКара генә сынала инде ул логика дигәне М кадерлем Михалыч’ Воронцов та сабыр итәргә куша шул. район комитеты исә ятманы туктатып тору турында ишетергә дә теләми.
Сибирцев белән сөйләшкәннән сон Кадыйр, креслога ята төшеп, күзен йомды, йокымсыра, ачлай шул халәттә Зөһрә больницадан кайтканчы утырды. Ләкин бу тышкы тынычлану гына иде. тирәндә, йөрәк түрендә пыскып кына нидер көйри. Ул кейрәүнек. ниһаять, бер чиге булыр микән?..
20
Кеше үсә диләр, әйдә, үсә бирсен, тарсынмыйк, ахыр чиктә җитәкче булып алгач, барыбер туган илгә файда китерү өчен эшләячәк ич. Инде бу юнәлештә үзен күрсәтә алмый икән, бүтәне бик тиз хәл ителә: телиме-телә.миме, аны җиңелрәк, көче-сәләте җитәрдәйрәк эшкә күчерәләр. Әйе, түрә булган кешегә түш киереп, аяк өсте йөрү генә азрак икән шул әле, иң әүвәл ул үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен исбат итү өчен җаны тәне белән эшләп күрсәтергә тиеш. Аннары түрә булу бар кешегә килешеп тә җитми ул. Берәүләрне ул чынлап та күтәрә, шәхес итә, ә инде икенче берәүләрне бөтенләй юкка чыгара, дәрәҗәсен югалтуга кадәр җиткерә.
Самигуллин больницага эшкә килгәч тә врачларның күбесе: «Кыяфәте килгән, баш врач булыр бу», — диделәр. Халык әйтсә хак әйтә бит, шулай булды да. Дөресен әйтергә кирәк, аның бу эшкә болай тиз ризалашуына аптырабрак калучылар да булмады түгел. Ләкин Сәмигуллин үзе бу турыда һичкем белән сүз куертып тормады. Берәү белән дә киңәшмәде, барысын да үзе хәл итте: «Эшлим», — диде. Дилбегәне кулга алуга, ул башы-аягы белән эшкә чумды. Баш врач булып утыруның икенче көненнән үк Гайсә кабинетына врачларны, бүлек мөдирләрен чакырып сөйләште, эш шартлары, анда булган комачаулыклар, кыенлыклар белән кызыксынды, кыскасы, беренче көннән үк үзен кай- гыртучан җитәкче итеп күрсәтергә тырышты.
Бу хәл хатыны белән икесе арасында соңгы вакыттагы салкынлыкка тагын бер боз кисәге өстәде. Халисәсен ул кабинетына чакырмады, аның белән, гомумән, сөйләшмәде, киңәшмәде.
Яна баш врачның кайгыртучанлыгы кемгә ничек тәэсир иткәндер, ә менә Валентина Петровна Гайсә яныннан чыгуга Халисәгә әйтә салды:
— Менә, ичмасам, начальник дисәң дә начальник бу Гайсә Ильясович. Беләсеңме ни ди? Мин, хөрмәтлем Валентина Петровна, сезнең хәлегезгә керәм, түзегез, кеше башына ниләр төшми, ди. Минем турымда аталарча кайгырта икән бит. Җитмәсә, безнең язмышлар уртак, Валечка, икебез дә хирург, икебезнең дә... Шуннан ары бер сүз дә әйтмәде. Ни бу, Халисә? Бәлкем син беләсеңдер, ни дигән сүз бу?
Халисә, аңламаганга салышып, җилкәсен җыерды:
— Белмим шул, Валя.
— Их, Халисәкәй, Халисәкәй! Ахирәтем дип йөрим үзеңне, эчемне бушатып, серләремне сөйләгән булам үзеңә. Ә син?.. Ярый, башкаларны әйтмә дә инде, ә миннән ни яшергән буласың?! Үпкәләдем әле үзеңә. Бу ниткән сер яшерү тагын! Бөтен коллектив синең турыда сөйли, ишетмәмешкә салышуыңмы?..
— Кеше сүзе кеше үтерә, диләр, Валя. Бу көннәрдә мин шул чаклы арыйм. Нәүфәл исән-сау котылса, иңнәремнән зур йөк төшәр сыман, әгәр белсәң! Бик катлаулы безнең мөнәсәбәтләр, Валя, ни дип әйтсәм дә аңламассың кебек. Гайсә һич кенә дә аңларга теләми, көн- нән-көн читләшә генә барабыз. Әйтмим, яшь чакта без Нәүфәл белән бер-беребезне яратышкан идек, ләкин ул бик күптән булган хәл. Әй, шул вакытта бүгенге акылым булса икән, Валентина!
— Өзгәләнмә ул тиклем, Халисә.
— Юк-юк, хатын-кызга акыл дигән нәрсә кырыкка җиткәндә генә керә икән ул. Валя.
— Кайберәүләргә ул кырыктан соң да керми, Халисә...
... Кичке якта эштән кайткач, Халисә аш әзерләде, әмма бер ялгызы булгангамы, әллә инде аруы җиткән идеме, бүлгән ашына калак
та тыкмыйча, залга чыкты, әле кайтып җитмәгән иде.
Халисә дә иренең бу кыланышын гүя күрмәде, үз кайгысы үзенә - бик җиткән иде. Әйдә, дәшми икән, шулай йөри бирсен, ана гына ти- * мәсен. Шулай дип уйласа да, Гайсәсе Нәүфәлне үлемнән алып калган- = нан соң Халисәнең эче поша башлады. «Ни гаебе бар соң әле анын J минем алда?» — дип уйланды хатын... ®
Ләкин бу уе да хәленә ачыклык кертмәде. н
Уйлана-уилана утыра торгач, Халисә, үзе дә сизмәстән йокымсырап = китте. Ул Гайсәне каршына килеп баскач кына күрде.
— Тиешле чиккәчә барып җиттек бугай инде. Ай була, бер өстәл п янына утырып ашаганыбыз юк. Мине бүген барысы да кереп котлады, “ ә син кайтып киткәнсең. Начармы-яхшымы, мин синең ирең буган г бит, — ир шулай башлады сүзен, гәрчә авыр башласа да, соңыннан шактый шома, көйле сөйләп китте. Ул бер читтә торып, урындыкка барып утырды да, аякларын халат астына җыеп, креслода йомылып утырган хатынына карамый гына, телевизордан сөйләгән диктордан, тезде дә тезде. Юк, ул язмышыннан зарланмады, хәтта хатынын да хурламады, әйтерсең хатын-кызлар тугрылыгы турында аудиториядә лекция укын иде.
Хатынының һични күрмәс күзләре белән бер ноктага текәлеп, аны һич тыңламагандай утыруы Гайсанең ачуын кабартты гына. Ирнең тавышы торган саен көрәя барды. Халисә шунда гына телгә килде.
— Син бит, Гайсә, кандидатлык диссертациясе өчен шактый бай материал тупладың, аны яклау турында хыялланып йөри идең. Үз хыялыңа мине дә ышандыра алган идең. Нигә ул түрәлек сиңа, нигә алай бик тиз ризалаштың баш врач булырга?
— Мин ни теләгәнемне яхшы белом. Анысын калдырып торыйк. Мине бүген синең миңа булган мөнәсәбәтең, тугрылыгың борчый. Кешедән яхшы түгел дип тә уйламыйсың.
_ Ул —авыру, Гайсә.’Ә мин —врач. Син дә врач. Аннары ул безнең яшьлек дустыбыз, һәм ул бүген дуслар терәгенә мохтаҗ. Ә син әллә лиләр сөйлисең.
— Кайчан шулай кече җанлы, нечкә күңелле кеше булып киттең әле сип, Халисә. Теге я бу сәбәпләр аркасында яшьлектә тормышка ашмаган хыяллар турында аһ-уһ килеп яшәвеңне әйтүем. Ә бит тормыш хыялга караганда күп тапкыр усалрак. Бар хыял да тормышка ашса икән ул,— Гайсә кузгалды, килеп хатынының янәшәсенә чүкте, тезләренә кулын куйды, күзләренә карады — Син мине гафу ит, Халисә. Бәлкем мин кайбер нәрсәләрне аңлап та бетермимдер. Дөрес, авыру кешенең күңеле нечкә һәм зәгыйфь була. Тик син булмаганда минем дә күңелем зәгыйфь ич. Хәтта эшемдә дә мина кырын карый башладылар... Миңа җиңел дисеңме?
аякларын җыеп креслога утырды. Гайсә
^.НпӘиИИЧӘ КӨН ,.ииде Гзисә ана дәшми йөри. Бергә, бер өстәл ар-
Р ” аша“ыйлаР> икесе дә өйдә туры килгәндә Гайсә үз бүл- ♦ мәсенә кереп китә һәм эшкә китәргә вакыт җитмичә чыкмый: укый-яза- з мы, йоклыймы, радио тыңлыймы — билгесез. Ничәмә-ничә 'көн инде Халисә үзенчә яши, Гайсә үзенчә. Әлбәттә, ир кеше буларак, әдәп сак- 5 лау йөзеннән, беренче булып ул сүз катарга тиеш иде. Тик ул кайтып Г чишенә, юына, Халисә пешергән ашны бүлеп ашый, чәй көйләп эчә, үзе “ ашаганнан соң савыт-сабаны юып куя да, креслода утырган Халисәне 2 гел күрмәгәндәй, зал аша үз бүлмәсенә уза, хәтта бикләнә. Иртән чы- * гып юына-кырына да, әзер ашны ашап-эчеп, янә савыт-сабасын юып. * ничек кайтып кергән булса, шулай ук дәшми-тынмый эшенә чыгып та = китә.
Гайсә торып басты, кресло артына чыгып, Халисәнең иңнәренә кулларын салды. Халисә дәшмәде, башын иеп утыра бирде.
21
Көннәр уза торды, Кадыйрның нервысы тәмам какшады. Түземлеге бетте дигәндә, ниһаять, ана Кудрявцев шалтыратты. Ләкин аңардан күңеленә өмет салырдай бер генә җылы сүз дә ишетмәде Кадыйр. Кудрявцев һаман нефть таләп итте.
Идарәдә күмер катламына күчү ашыгыч барса да, нефть алу көн- нән-көн кими, скважиналар интенсив төстә сулана иде, ягулык чыгару тәүлегенә ун мең тоннадан җиде мең тоннага төште. Бу хәлгә Воронцовның да эче поша башлады. Партком секретаре идарә начальнигы кабинетына керүгә:
— Нишлибез, Кадыйр Сөнгатович?—дип сүзсез калды. Производство мәсьәләләренә килгәндә моңа кадәр тулысыңча идарә начальнигына ышанган партком секретаре да, соңгы көннәрдә аерата тиз сулана барган скважиналар турында хәбәрдар булгангамы, борчылуын яшермичә, бер ара тез башын ышкыштырып утырды.—Олы максат өчен янсаң да ярый, диләр, Сөнгатович. Конфликтсыз булмас. Аннары сынаулар кала, ә теорияләр һәм идеяләр киләләр дә китәләр, диләр түгелме?..
— Мин бу мәсьәләдә министрлыкта үз фикеремсне әйттем инде. Чират Берләшмәдә, Кудрявцевта, — диде Кадыйр.
— Их, сугыш тәртипләре җитми безгә! Өстеңә ажгырып танк килгәндә икеләнеп торып булмыйдыр шул.
— Куертмагыз әле ул хәтле, Владимир Поликарпович.
— Куертып торасы калмады инде, куерасы куерган. Идея теоретик яктан нигезләнгән, министрлык үзе кабул итте. Ә без ул ятмабызда сынау үткәрә алмый иза чигәбез. Югыйсә, баш геолог та, тукталып торганнан соң, ятма бермә-бер артык нефть бирәчәк дип бара.
— Ә бирә алмасак?
— Беләм, моның өчен башыбыздан сыйпамаслар. Ләкин мин сынау ягында. Олы максатка ирешүләр корбансыз булмый, Сөнгатович.
— һәркем үз урынында җаваплы.
— Алай булгач көтик, — диде Воронцов кинаяләп. — Мин әлегә кадәр шуны төшенә алганым юк: нәрсәгә өмет тотасыз сез? Кудрявцевкамы? Ә бит ул нефть бирүче түгел, идарәләр биргән нефтьне җыючы гына. Безгә билгеләнгән план башка идарәләргә дә бирелгән. Димәк, ысулны сынау һәм сынамау мәсьәләсен тик бер үзебез хәл итәргә тиеш булабыз.
Воронцов чыгып киткәч Кадыйр үзалдына: «Приказ языгыз, имеш. Приказны язгач, кем башы келәм өстенә очачагын белгәнгә генә әйтәсең син аны, дускаем», — дип уйланды.
.. Салкынча көзге һава Әмировның зиһенен сафландыра төште. Аяк астында яңгырдан җебеп калган көзге яфраклар. Октябрь ае көчен сыный. Мәрхәмәтсез ай, бар яшеллекне рәхимсез төстә юкка чыгаручы, салкын сулышы белән һәммә үсемлекне өтеп ала торган ай. Бүген Кадыйр күңелендә дә гүя шушы октябрь көне иде.
Больница баскычларыннан ул акрын гына менде. Нәүфәл өчен абыйсының үл яткан палатага килеп керүе көтелмәгәнрәк хәл булды күрәсең, аптырап калды. Операциядән соң муены турая төшкән егетнең, абыйсын күрүгә, кәефе күтәрелеп китте.
— Утыр, абый, менә моннан, түрдән узып утыр, — дип өтәләнде ул.
— Рәхмәт. Ничек, терелеп буламы инде?
— Киләсе атнага чыгарабыз дип торалар.
ФУ Г-
да 6улма^РэМх“Эте«нЛрЭЛКе,<Не?! Анык каравы' «“^ачавнек киткәне
оудмады Рәхмәт инде. Бүген а„ә коймак пешереп китергән.
ыр әле, Нәүфәл. Киңәшкә килдем Нишлибез’ Сынагны VT- киңлекюГлмсыпе* Берлэшмэ ярд-1м "™"- -•> «езда бер ................................. ди иим-
Ә биоеда кЛбепә, "сфть"с ярдыру түгел, кен саен киметә барабыз. Поиказ яэ пя г,нпҮЛӘР Я™Л°“ тУктатып торыйк дип теңкәгә тияләр, башы очар. Р’ * Р‘ бу ХӘЛ ӨЧен абыеңның «Уены калса да. „„,77,,,Иро"? в?дс™га “палык кертү, эксперимент —ул үзенә күрә ре- волюиия, абый. Революционерларча хәл итегез.
— Сиңа ансат. Беләсеңме абыең шушы идарәдә күпме эшли?
ьеләм. Шуңа әйтәм дә. Сибирцев риза. Ул хәтта цикл арасын киметергә була дип бара. Дәлилләре ышанычлы. Мин дә килештем.
Ни генә булмасын, Берләшмәдән «добро» алмыйча, мин бу эшкә керешә алмыйм.
Ун көн, бары тик ун көн. Ә бит соңыннан нефть алу егерме процентка кадәр артачак.
— Ә артмаса? Артмаса нишләтерләр абыеңны. Уйлыйсыңмы син бераз шуны, юкмы? — дип ярым тавышка күчте Кадыйр.
— Прогрессив алымнарны кыю рәвештә производствога керткән йситәкче мактауга гына лаек.
— Кызма әле. Утыр. Бу бит сиңа чәч кырку түгел. Бер хакыйкать бар. Прогрессив ысул өстәмә чыгымнарсыз производствога кертелгәндә генә экономистлар бездәйләрне гафу итәләр.
— Ләкин бит соңыннан артык нефть алыначак.
— Менә шунысы шиклерәк шул әле, туганкаем.
Кайтырга чыккач Кадыйр: «Апа ансат, барысы да, сөйләшеп куйгандай, приказ язарга кушалар», — дип уйлады. Машинасын ул жн- бәргән иде инде. Бөтен шәһәр буйлап жәяү атлады. — Әйе, аларга ансат. Ә җавапны бер миңа бирәсе».
Инде эңгер иңеп килә, әйе бер тәрәзәдә, әле икенчесендә балкып утлар кабына, һәр тәрәзәдә тормыш, үзенә бер дөнья. Шуларның берсендә булса да анардагы кайгы бармы икән? Юктыр.
Төньяк тарафта күк йөзе аяза башлады, гүя бер сылу шәмәхә иңдергән күз кабакларын акрын гына ача иде, офыкта кызның зәңгәр күзләре. Офык чите ачыла башлауга, көнбатышка алсу пәрдә эленде һәм ул кызыл әләмдәй җилфердәп тора башлады, ул да түгел, көнчыгыш яклап беренче йолдызлар кабынды. Шул йолдызларны вәземләп санаган кеше бар микән? Егет кеше сөйгәнен исенә төшергән саен йолдыз атыла диләр бит. Моны ана Наташа әйткән иде. Яшь чакта, Уралда практика үткәндә, караңгы төндә, нигә-нңне куеп инеш буенда утырганда... Я хода, бу балалар тагын каян табышканнар. Әллә соң Наташа белән минем арадагы ялганып та. әлсгә кадәр өзелеп тә җитмәгән мәхәббәт җебебезне шушы балалар мәхәббәте аша б.шләр- гә булдымы бу гыйшык алласы? Минем әле булса Наташаны яратуыма инанып «Сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтегез балаларыгызга күчсен»,— дидеме әллә ул?.. . ЭАГГ
— Озак йөрисең, атасы. Гөлүсә кайтты. Унсигез яшем тулуга ЗАГС- ка гариза бирәбез, ди. Зинһар, гайрәтен чигермә, ата була күр. Ул синнән ризалык алырга кайткан.
— Куйчы, үгетләмә. Риза дидем бит инде. Үзе ничек тели, шулай
Түргә узды. Гөлүсә диванда утыра, китап укын, аякларын халаг астына җыйган.
— Исәнме, кызым.
— Әйбәт кенә әле, әтием.
Кадыйр ары сугылды, бире сугылды да йокы бүлмәсенә узды.
— Урын җәйсәң икән, Зөһрә.
— Шулай иртәме? Ашамадың да?..
— Тамак тук минем. Берәр йокы даруың-фәләнең юкмы?
— Булыр. Нишләвең бу? Чирләмәгәнсеңдер бит?
— Юк. Арыдым. Бир әле даруыңны.
Дару эчкәннән соң Кадыйрның тел төбендә сәер тәм калды. Ләкин юкка эчте ул даруны — барыбер йоклый алмады. Эч пошу беткән кебек булды, тик күңелгә һаман тынычлык килми. Кемдер аңа әйткән иде: «Кеше эшләп арымый, эшли белмәүдән арый», — дигән иде. Хак әйткән, эшли белмәгән кеше ял да итә белми. Әллә соң һавага чыгып керәсеме? Бу Гөлүсә тагын... Яна укырга керде, нигә ашыгырга. Их, бала-бала...
Торып киенде дә, алгы якка чыкты. Гөлүсә һаман китап укый. Сәгать төнге унберне сугып ята.
z — Гөлүсә, син дә йокламыйсың икән. Әйдә чыгып бераз йөреп керик. Әниең яттымы?
— Ятты, — диде кыз һәм дәшми-тынмый гына киенде, сизелер-си- зелмәс кенә әтисенә сирпеп караштыргалады.
Урам тын иде. Күк йөзе чалт аяз. Айлы төн — аязу билгесе. Күк йөзен урталай ярып киек каз юлы сузылып ята. Кадыйр Гөлүсә белән янәшә атлый. Дәшми. Ә һавада ай, йолдызлар, киек каз юлы.
— Әтием, беркөнне Наталья Ивановна синең хакта сөйләде...
— Биш ел бергә укыдык, сөйләр нәрсәләр бардыр, — диде Кадыйр, гамьсез калырга тырышып.
— Әти, сез чынлап та бер-бергезие яраткан идегезме?
«Кирәкмәс иде, нигә кирәк иде балаларга сөйләргә. Сер итеп сакларга ярамый идеме? Мин бит менә саклыйм, сакладым», —дип, эченнән Наташага үпкәсен белдерде Кадыйр.
— Яратышкач, нигә соң кавышмадыгыз, әтием?
— Язмыш. Ул теләмәде. Сережаның булачак әтисен сайлады. Үзенә ахыр чиктә егетләр түгел, кызлар парны сайлый, кызым.
— Беренче мәхәбәт онытылмый, диләр. Син аны әле дә яратасыңмы, әтием?
Кадыйр бастырылып-саташып яткан җирдән уянып киткән кешедәй хис итте үзен. Мөлдерәп торган тулы айдан асфальт юл өстеиә көмеш нурлар коела, яфраклары сирәгәеп калган тротуар буендагы агач башларыннан җил йөгереп уза, Гөлүсә үземе сөйли, тыкылдап барган туфли үкчәләреме тирә-юнь белән сөйләшә. «Нигә инде балаларга сөйләргә иде,—дип һаман нәүмизләнүен белде Кадыйр. — Яраттым, яратам дидем, диям, әле тагын әйтермен. Ә син ул турыда балаларга сөйлисең. Кешенең иң кадерле, иң изге серен ачасың».
— Яшьлектә ялгышулар, алданулар була ул. Ә чын мәхәббәт сы- нала-сынала гына ныгый, кызым. Без әниең белән әйбәт гомер иттек. Ярату яшьлектә үзенә бер төрле, ә олыгайгач үзенә бер төрле була. Сезнең мәхәббәткә дә күп сынаулар үтәсе бар әле. Гомер буена шулай ал да гөл булыр дип уйласаң ялгышуың ихтимал. Ә Наталья Ивановна... Ул да, бәлкем, башта бик яраткандыр да бит... Шуңа күрә әй- тәм, кызым, ашыкма, өлгерерсең әле.
— Ярый, әтием, мин аны сынап карармын, — дип көлә-көлә, Гөлүсә әтисенең беләгенә килеп сарылды.
— Син шаркылдама әле алай. Ярый, сез бер-берегезне яратасыз ди. Өйләнешүгә кадәр килеп җиттегез менә. Шулай да минем күңелдә бер шик йөри: гаилә тормышы сезгә гүя курчак уены. Сережаны
L““a яп.«"Ка^ЛЯ кадэР гаилэ корырлык ирме сок әле ул? Кем исә- б , Яй и-әннсе исәбенә. Үзе эшләп, үзе тир түгеп тапкан пие мотоциклында җил куа. Кем акчасына алган? Әтисенеке- Jк кордыгыз, ди, һаман шулар исәбенә яшәрсезме? Кая авын fiv Бер мэхэ6бэт оелзн генә донья көтеп булмый, кызым. Ышан, у м генә сүзем түгел. Тормыш сынавын җиңә алган кеше генә хатын-кыз өчен чын мәгънәсендә ир-канат була ала. Ш\нда гына ике йөрәк мәхәббәте чын һәм саф була. Сезнең гыйшык әле, кызым, сабын куыгы гына ул. Беренче кыенлык килү белән юкка чыгуы бар.
өлүсә әтисенең кулыннан тартты — бу аның туктап тор диюе иде. ҮЭЯРП иытплпг-м ............... ................... ч .... гариза
— Ярый. Бар, син кер. Мин идарәгә барып киләм
Каравылчы Кадыйрга ишекне көттереп кенә ачты, картның йокыдан күзләре чекерәйгән, уянып җитмәгән идеме, ишекнең келәсен алуга сукрана башлады.
— Йөрисез шунда...— диде, мәгәр Кадыйрны таныды булса кирәк, күзләре түгәрәкләнде, карт солдатларга хас җитезлек белән тараеп басты.
Нәүфәл хәзерләгән технологик документларны өстәлләргә җәеп салды һәм янә һәр битне карап чыкты Кадыйр. Ятма 1957 елда бо- рауланып бетте, 1958 елда үзе үк ятмадагы скважиналарның куелыгын бермә-бер киметергә тәкъдим бирде. Әмнровның тәкъдимен теләми генә кабул иткән берләшмә, идарә шул күләмдәге нефтьне тапшыруын дәвам иткәч, бу ысулны калган идарәләргә дә шулай ишләргә кушты. Элек егерме гектарга бер скважина утыртылса. Кадыйр тәкъдименнән соң, хәтта яңа ачылган ятмаларга да кырык |ектарга бер скважина куя башладылар. Бер борауланган скважина дәүләткә биш мең сумга төшүен исәпкә алсак, шактый файда китерерлек тәкъдим иде. югыйсә. Тик нефть өлкәсендә баш ватучы галимнәрнең кайсысынадыр бу тәкъ дим ошамаган һәм ул (Кадыйр ул галимнең хәтта фамилиясен исенә
ё хәзер нишләргә тиеш инде мин? Миңа унсигез тула, яздык. Син дә риза булгаһ идең.
Әниең шулай теләде. Әниең дә гомере буе балда-майда йөзгән кеше. Нужада яшәмәде, авырлык кичермәде.
Алай будгач, мин ана утлар-сулар гизеп, карурманнар .................... ....
таулар кисеп, дию пәрие патшалыгыннан мине табып алсаң гына синеке булам дип әйтәм, — диде Гөлүсә, көләргә тырышты, әмма кисәк тынып калды, ә күзләрендә ай нурлары җемелдәп куйды. Шуннан ул. - әйдә, кайтыйк инде, әтием, — диде.
кичеп,
— Йокы туймадымы әллә, бабай? Янбашыңа тоз төшәр дип тә ку- рыкмыйсың үзең.
— һәй, туганый, Кадыйрҗан, синмени әле бу, танымый торам тагын. Ни, теге, Меженков шулай төнлә килеп кергәли торган ие. Кабинетына керәдер ие дә, диванда бөкшәеп йоклый торган не. Хатын янына кайтасы килми ди торган не, ахыр тәмам бизде бит җанашыннан. Барыбер китте әнә. Ир-атны бәйләп тотып булмый шул.
— Их, бабай, күпне беләсең дә соң үзең. Кабыз әле утларыңны.
«Нинди диван ул тагын, кем куйдырган?» — дип уйлады Кадыйр икенче каттагы кабинетына күтәрелгәндә.
— Иртән бик иртә уятыйммы?
— Мин йокларга дип килмәдем, бабай.
— Ярый соң, бигайбә алсаң. Эшләргә килдең була инде болан булгач...
Ниткән хәл бу: үз-үзенә урын тапмыйча изалана. Нигә батыраеп кына керешә алмый. Күңелдәге бу шикне ни белән юарга, нәрсәгә таянып ныклы бер фикергә килергә?..
төшерергә дә теләмәде) һәр ятма үзенә бер организм дип, Кадыйрның тәкъдимен бик үк юкка чыгара алмаса да, нык кына суытты. Ә ул биргән тәкъдимне кулланган җирдә кулландылар, кулланмаган җирдә юк. сЯрый. анысы үткән хәл. Менә хәзер ятма сүнүгә таба йөз тота. елына 80—90 метр тизлек белән хәрәкәт иткән су һәм нефть контакты ятманын үзәк өлешенә җитеп килә. Бу хәлдә, ятма инде соңгы сулышын алып ятканда, аны файдаланудан туктатып торудан нефть чыгару артырмы? Арткан хәлдә ни исәбенә артырга тиеш? Нәүфәл төрле төбәкләрдә бүленеп-тыгылып калган ком-алевролнтлы токымнардан алыначак ул нефть дип бара. Шуны фәнни яктан исбат итәргә маташа, баш геолог Сибирцев аны яклый, хәер, мин дә яклыйм, тик план дип кенә бугазга басмасыннар иде. Әйе, бер уйлаганда ун көн эчендә барысы хәл ителәчәк, нибарысы ун көн. Аннары — я идарә, я промысел. Әллә соң барысына да кул селтәп килешергәме? Бүгенге көнгә ятмадан проектта каралган нефть запасының илле процент тирәсе алынды ич инде. Шул җитмәгәнме? Кай илдә, нинди ятмадан шуннан артык нефть запасын чыгара алганнары бар әле?! Юк, тиз генә булмас та. Виталий әйткән яңа оешучы идарәгә китеп барсам?..»
Кадыйрның тәмам башы катты. Өстәлгә башын салды да, ниһаять, күзләрен йомды.
...Иртән аны чынлап та каравылчы уятты.
— Кадыйр туган, тор инде, техничкалар килә башлар, — дия-дия түргә үтте, өстәл өсләре тулы кәгазьләргә карап тел шартлатып алды. — һай, эшегезне дә әйтер идем инде, туганый.
Уянуга, ул үзенең кайда икәнен абайламый торды, кичә кичтән эчкән йокы даруы үзенекен иткән бит, уйланып кына ятам дигән җирдән йокыга ук кителгән ләбаса.
— Уятуың өчен рәхмәт, бабай.
— Меженков кеше-мазар килгәнче чыгып китә торган иде. Әллә мәйтәм, туганый, син дә аның көненә калдыңмы. Күңел бит ул, хатын-кыз аздырам дисә безнең халыкны аздыра да аздыра инде. Күз —марҗа, күңел — дәрья диләр.
— Их, бабай, бар иде ул безнең дә яшь чаклар, саламнан тәртә каерып чикерткә җиккән чаклар. Беләсезме, бабай, сезгә кем булырга калган?
— Буласын булдым инде мин... Кем итәр идең?
— Артист.
— Әртист үк! Булмас ла.— карт сакалына ябышып бер тын көлемсерәп торды.— Нибуч анда миннән кәмитрәкләр дә бардыр.
— Синдәй юктыр, күргәнем булмады.
— Анысы хак. Карчык булып карчык, мәрхүмә, печән базары кәмите булма әле дип орыша торган иде.
— Бер ялгызың калдың инде алай булгач?
— Хак, туганый. Көтмәде, мәрхүмә, ашыкты. Ату, гелән бергә барырбыз, Хикмәтулла, дип әйтә торган иде. Ул анда хур кызы инде. Эштән кайтуга, гелән күгәрчендәй гөрләп каршы алыр иде. Хөрт минем эшләр хәзер, Кадыйрҗан туганый. Тигез яшәүләргә җитми икән ул...
— Ә син бер дуадак карчык тап. Синдәй телеңә җор кошы төкергән картка кем килмәс.
— Соң инде, туганый.Карчыгым көтә. Гомер иткән кешең онытылмый икән ул...
Кайтырга чыгып үз урамына борылуга, Кадыйр каршысына килүче Зөһрәне күрде.
— Ни булды сиңа. Кадыйр! Кая югалдың?!
— Идарәдә. Эш чыкты.
— Я ходаем, куркуларым. Гөлүсәсе телен йоткан көенчә дәшми- тынмыи Әлмәткә китеп барды, монысы идарәдә йоклап ята.
— Ярар инде.
— Виталий Семенович шалтыратты, — диде Зөһрә.
Кадыйр дәшмәде. Атлавын белде. Сөйләшми генә өйгә керделәр, * Зөһрәнең иреннәре дага рәвешле ишелеп төшкән керфекләрендә яшь ? бөртекләре. Хатынының күзендә яшь күрү Кадыйрга кыен иде. Ул аны < үз гомеренә кызганды һәм инанды: кызгану белән дә кешене яратып =’ була икән.
Кадыйр бер телем ипигә май якты, әмма кабарга онытып, тау ягын- “ нан чыгып килгән кояшка карап тора башлады. Нур өстенә нур өеп, 2 тирә-юньгә көлтә-көлтә көмеш җепләр бөркеп кояш чыгып килә. Дип- ♦ гез буенда шулай бер тапкыр кояш чыкканны күзәткән иде ул. Иртә _ иде әле, коенучылар бармак белән генә санарлык. Зөһрә йоклап кал- = ды, ә төнозын Наташа турында уйланып яткан Кадыйр диңгез ягына атлады. Су өстендә вак-вак дулкыннар йөгерешә, алар яр читенә жн- > тәләр дә, шаярышкан сыман, төрле төстәге чуер ташлар өстенә үрли- «« ләр, — әйтерсең су кызы бармаклары белән мәрмәр ташларны кап- = шый, ир-ярны шулай сөя, ярата сыман. Менә диңгез өстенә кояш нур- п лары төшә, аның нур көлтәсе зур магистральгә охшап офык читеннән х яр буена таба да сузылып ята. Шунда, шул мәлдә нәкъ шул көлтә £ яткан төштән, су кызыдай булып, Наташа килеп чыкты. Хатынның шо- з колад төсенә кергән тәнендә энҗеләр җемелди, ярга таба чыга баш- лауга, сылу гәүдәсе очып китәргә җыенган алиһә сурәтенә керде һәм о шунда хатын яр читендә басып торучы Кадыйрны күрде. Күрде дә ни ® әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калды. Кадыйр әгәр скульптор булса, Наташа туктаган мизгелне, ихтимал, таш сында мәңгеләштерер иде. Хатын бик тиз исенә килде, ул үз итеп, бераз кылана төшеп елмайды, аннары башын чайкап алды, сары резин башлыгын салды. Аның иңнәренә сибелеп төшкән аксыл-сары чәчләрендә кояш нурлары чагылды. Кадыйр күзләрен йомды, бу күренеш чын түгел кебек иде аңа, төшендә генә күрә сыман тоелды.
— Тилекәй, шулай сөзеп карама, күз тидерерсең...
Кадыйр ана җавап бирмәде, хатынга таба атлады һәм. кнлә-килү- гә, кулына күтәреп алды да диңгез эченә кереп китте. Күп еллар элек булгандагы кебек, Наташа үзе дә, ир-егетнең тәвәккәллегенә буйсынең кулына ипи тоткан килеш уйланып утыруын күреп.
Кадыйр, гаепле кеше сыман, дерт итеп китте, нишләп утыруына яна гына төшенгәндәй, кулындагы май яккан ипигә карады.
— Гөлүсә өчен борчылма, — диде аннары ни әйтергә белми аптыраудан.—Кояш кебек әйләнер дә кайтыр. Сыналыр чагы. Сынала-сы- нала ныгый кеше. Ныгысын. Тормыш әле аны болай гына сынамас. Дөрес, берәүләргә ул сынау гел дә килмәскә мөмкин, андыилар су агымына эләксәләр агалар да агалар, мена синен белән безнен кебек.
нып, муенына сарылды.
— Төшер, Кадыйр, — диде хатын бил тиңентен диңгезгә керүгә. — Ишетәсеңме, җибәр, Зөһрә күрсә ни әйтер?..
— Я. аша инде, нинди мәрткә китү тагын ул, —диде Зөһрә, ире
Ә аның алай агасы килми, күрәсең.
— Акыл сатып утырма әле. Алдына куйганны аша да эшенә ашык. Виталий Семенович шалтыратты дидем түгелме ренә. Тикмагә булмас. Кама буендагы нна корылып яткан идарәгә фалап күчерергә исәбе бардыр. Гөлүсә әчеп эчен тырналмасын, машинан бир дә Әлмәткә үзем барып кайтам.
— Машина ватык.
— Алайса, автобус белән китәм.
— Бара күр...
22
Таныш, бик күптәннән таныш йөз, таныш күзләр, таныш елмаю, бит очларындагы таныш уентыклар, гомер буена гел аның турында гына уйлангангамы, әллә кайчан үз булып беткән гәүдә-сын ул — Халисә. Әйе, гүя- ун елдан артык гомер узмаган да, гүя яңа танышып йөргән яшь чаклары. Күңелдә шундый хис булгангамы йөрәк ярсына, кемдер, каядыр әйди сыман. Күз алдында якты нурлар уйный, шул вакытта аның янына Халисә килеп баса. Күрде дә Нәүфәл көткән кешесен таң калды: шул ук елмаю, шул ук чалымнар, шул ук караш. Егетнең ye-хыялы, тормыш куанычы, илһамчысы, үкенүле яшьлек мәхәббәте, шатлыгы, бәхете — һәммәсе ул Халисә. Килгән тәки, димәк, ул да аның өчен борчылган, аның турында уйлаган, тизрәк сәламәтләнүен теләгән.
Менә ул бер кәлимә сүз дәшмәстән Нәүфәлнең маңгаена дару исе килеп торган йомшак кулын салды. Егетнең йөрәге кысылды, күзләрен ачарга коты алынып ятты. Түзмәде, маңгай өстендәге кулны кысып тотты. Хатын-кыз кулы, уч төбенә эләккән нәни җәнлектәй, кемнәндер ярдәм-шәфкать сорады, аны җибәрүләрен үтенде, тыпырчынды, чәбәләнде, ахыр, бу теләгенә ирешә алмавына инанды булса кирәк, тынып калды.
Нәүфәл кулны кайнар иреннәренә китерде, уч төбен, аннары һәр бармак битен үбеп чыкты һәм, нәүмизләнеп, әсир төшкән кулны яңагына кысты. Сөйләгәннәре бар иде Нәүфәлгә саф мәхәббәттә иң әү- вәл йөрәкләр аваз сала дип, аннары күзләр сөйләшә, шуннан соң гына хисләр телгә күчә дип. Нәүфәл аның сөюен йөрәк тибешеннән тойды.
— Халисә, — диде ул, пышылдап кына. — Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт, килүең өчен, керүең өчен...
— Җибәр, Нәүфәл, сиңа сөйләшергә дә, дулкынланырга да ярамый. Ишетәсеңме, Нәүфәл...
Нәүфәл күзләрен ача һәм янә аның йөзен күрә, тик ул аңа хәзер томан эчендә кебек, күзләрендә әллә яшь, әллә яктылык шулай чагыла.
— Син елыйсың, Халисә?
— Йокла, Нәүфәл. Мин китим,—диде Халисә һәм иелеп Нәүфәлнең битеннән үбеп алды. Егетнең бит очына кайнар яшь бөртеге тамды. — йокла...
Нәүфәлнең тел очында әйтелмәгән сүз эленеп калды, бер мәлгә ул үзен очып-очып та әле булса җиргә төшеп җитә алмаган көзге яфрак, яисә яр буена дулкын чыгарып ташлаган маймыч хәлендә хис итте. Аның йомшак, ягымлы итеп әйткән бәрхет тавышы йөрәккә сары май булып ятты. Күңелгә янә бер яшерен сер өстәлде, ул сер болай да ярсу йөрәкне җилкендерә, ул шундый саф, чишмә суы диярсең, чылтыр- чылтыр килеп ага — янә очрашу өмете бөтен җан-тәнен били. Әйе, ул аның бәхете, өмете, ул аның өчен изгеләрнең изгесе, яшәү өчен ышаныч. шул ук вакытта ул аңа әле булса табышмак. Моңа кадәр ул тормышын хыял белән генә баета ала иде, хәзер ул аны, гомер буена эзләгән кешесен тапты. Тапты!
Нәүфәл эченнән очынып ярсынды, нәүмизләнеп китте, кипшеренгән иреннәрен ялады һәм аваз салып:
— Таптым! — диде.
м1ПыҮстреи»а»Рг‘!ОаТТаГйЫ ба-6а" ана сәеРсене" 'арап алды, әмма сүз кат- мады, стена ягына таба әйләнеп ятты.
Шул көннән алып Нәүфәл аны һәр көнне көтте, ә ул исә ике-өч көнгә бер генә, анда да бик боек, моңсу кыяфәттә килеп керде. Шундый көннәрдә ул аз сөйләште, җәүһәр сулы тонык күзләрен почмакка текәп, уйга калгалады, аннары, сәбәп табып, чыгып китү ягын карады. Нәүфәл моны, әлбәттә, аңлый иде. Бу көннәрдә, мөгаен, Халисә, дә, ташу суына эләккән йомычкадай, кай ярларга чыгып ятарга белми каңгырып йөридер. Ул ир хатыны. Нәүфәлнең аны яратырга хакы булса да, үз янына чакырып алырга кыймады. Шуңа карамастан. Халисә палатага килеп керүгә ул кояшка баккан көнбагыш чәчкәседәй аңа тартылды, ачыктан-ачык булмаса да, әле булса тәүгечә яратуын сиздерде. Аның бу кыланышына Халисә ни әйтергә белми кисәк аптырап калгалады: «Юк, кирәкмәс», — дигән сыман башын чайкады. Әмма Нәүфәлнең үз туксаны туксан иде, гүя ул хатынның кинаяләрен аңламады да, аңларга да теләмәде.
Әйе, Халисәгә ир ташлаулары җиңел булмаячагын Нәүфәл бик яхшы белә иде, ләкин үзе белән һични, кыла алмады, күңеле-йөрәге белән аңа тартылды.
Әйтәсе дә юк, хатын-кызга ир ташлау тел белән әйтеп бирә алмаслык эчке конфликт ул; аның ир ташлау конфликтына берничә ирнең язмышы сыя алыр иде, мөгаен. Ни генә булмасын, хатын-кыз алдына бу мәсьәлә килеп баса икән, иртәме-соңмы ул иренә: «Мин синнән китәм»,— дип әйтергә мәҗбүр. Дөрес, кайчак бу сүзләрне уенын-чы- ® нын кушып әйтеп ташлаучылар да була, чөнки гаилә булгач, савыт- < саба шалтырамый тормый, әмма бу сүзләр төбендә хет мыскал гына хакыйкать булдымы, җәнҗалның аерылышуга хәтле җитүен көт тә тор. Мондый авыр хәлне бар кеше дә салкын канлылык белән генә уздырып җибәрә алмый. Китүче хатын да, каласы ир дә гаять дәрәҗәдә вөҗдан газабы кичерәләр. Шушы әрнүле ачы хакыйкать йөрәктә тирән, мәңге җуелмас эз калдыра. Китә үч алулар, судтан-судка йөрүләр, ике якның икесе дә бер-берсенә торган саен нәфрәтләнә, усаллана баралар. Юк, җиңел түгел, җиңел булмады ир ташлаулары хатын-кызга, җиңел бумас та. Әйе, үзе эчке газап кичерү генә җитмәгән, моның янына аны бу хәле өчен үзе эшләгән коллективында хөкем итә-ләр, «әдәпсез» хатынны бик рәхәтләнеп акылга утыртучылар табыла. Аннары икенче ягы да бар бит әле. Ярый инде шушы кимсетүләрне, кичерә-кичерә сайлаган яңа кешең соңыннан синең кадереңне белсә Ә белмәсә, синең теләкләрең белән исәпләшмәсә?! Ә бердәнбер көнне онытылып китеп: «Кеше калдыгы», — дип, җаныңа ут салса? Ә бит дөнья булгач, шул хәлнең дә булып кую ихтималы бар.
Тук-тук, тук-тук, тук-тук... Йөрәк тибә. Юк, йөрәк түгел икән, коридордагы аяк тавышлары шулай ишетелә. Әллә соң «ул» киләме. Шулай дип уйлауга, әлеге ритм тагын тизләнә: тук-тук-тук, тук-тук- тук... ,,
Нәүфәл чарасызлыктан караватына торып утырды. Ишектә сестра күренде.
— Әмиров, уколга! — дип боерды ул һәм борылып китеп тә барды.
Укол кадаганда сестра аңа:
— Сокгы уколыңны алдык. Әмиров. Жнтте. Моннан сок узек ашап түл җый. — диде. — Әпетитым юк дисәң, һавага чыгып йөр. .тырма караватыңда көннәр буе. Бу палатадан икенче картны операциягә салалар инде, ә син һаман рәтләнә алмыйсын...
а «К У » № II
re
Сәгать уннарда палатага Валентина Петровна керде.
— Хәерле иртә, Әмиров!
— Иртәсе хәерле, Валентина Петровна. Камчан чыгарасың инде мине моннан?
— Киләсе атнага дип торабыз. Хәлегез ничек соң, муен бик бор-чымыймы?..
— Хет штангы күтәр, Валентина Петровна. Менә уйлап утырам әле, ниләр генә биреп котылып булыр микән дип сездән. Муенымны турайттыгыз. Әле булса күңел ышанмый, уянып киткән саен капшап карыйм. Көлмәгез. Сез минем өчен хәзер илаһи жан, Валентина Петровна. Беләсезме, сез кем? Сез — фәрештә. Исән булсам, биредән чыгуга, мин сезгә һәйкәл куячакмын. Начальник булуым белән, әлбәттә.
— Берәрсенә гашыйк булмагансыздыр бит, Әмиров? Безнең кызлар мут.
— Больницадан чыгуга ук әйләнәм, Валентина Петровна. Менә ничек шатландырдыгыз сез мине. Бирегез әле шул алтын кулларыгызны.— Ул хирургның кулларыннан алды, үпте. Ул куллардан эфир, ниндидер дару исләре килә иде. — Татлы, йомшак куллар, сихергә ия куллар, — диде егет тәүге үжәтлеге белән сөйләвен дәвам итә-итә, аннары кинәт: — Гафу итегез, Валентина Петровна, терелү бәхетеннән бу...
— Сез, Әмиров, гажәп кызык кеше икәнсез, — хирург хатын каш астыннан гына хәйләкәр елмаеп куйды һәм кузгала башлап: — Болан булса, мин сезне тагын бер ун көн яткырам. Миңа мондый татлы сүзләрне ишетү бик рәхәт.
— Сез беләсезме кем, Валентина Петровна? Сез изге жан, сез борынгы грекларның мәхәббәт алласы. Менә сез кем, кадерле Валентина Петровна!
— Юк, Әмиров, кабат әйтәм, мин сезне тагын бер ун көн яткырам. Сез шагыйрь икәнсез бит. Я-я, сәламәтләнегез.
...Икенче көнне ул бик иртә уянды. Валентина Петровна китүгә, янына Сибирцев килгән иде, аның белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Сибирцев абыйсының тиз арада приказ язуын үтенә. Баш геологның болай конкрет төстә таләп итүе Нәүфәлгә ошады, Кадыйр абыйсы килгәч, ул үзе дә аңа шундыйрак сорауны биргән иде, ләкин тегесе нигәдер кистереп жавап бирмәде. Ә баш геолог төпле дәлилләр китерде, катламнан цикллап файдалану мәсьәләсендә ул срокны кыскартырга була дип исбат итәргә тырышты. Нәүфәл аның дәлилләре белән килеште һәм Сибирцевка хөрмәте нәкъ менә шул минуттан бермә-бер артты. Үзең уйлап тапкан һәм күңелең шуңа тәмам ышанган идеяне башка берәүнең яклап чыгуы, хәтта аны камилләштерү йөзеннән өстәмә тәкъдим кертүе ихтирамга лаек булмаслык та түгел иде. Тәкъдимнең нидән гыйбарәт икәнен аңлау белән Нәүфәл Сибирцев китергән формулалар, саннар, исәпләүләр эченә кереп чумды. Хәйран калырлык иде шул: Сибирцев аның идеясенең эченә үтеп керә алган һәм уңай якка төпле тәкъдимнәр китергән.
Нәүфәл баш геологның бөтен кәгазьләрен алып калды һәм иртәнге караңгыда ук торып шулар белән утырды. Сибирцев тәкъдиме аның фикерен тагы да ныгыта төште. Таң ата башлагач, Нәүфәл коридорга чыкты, йокымсырап утырган няня яныннан шыпырт кына узып, тышкы ишекне ачты. Октябрьның иртәнге салкынча һавасы яңа гына ярасы жөйләнгән муенны көйдереп алгандай итте. Нәүфәл йомшак сөлгене муенына урап бәйләде, халатына төренә төште. Октябрь төне агачларга чигү чиккән, урман өсте — келәм, тротуарда — палас, тау, күк йөзе, хәтта таң атуга агарынып калган ай кыйпылчыгы да күгел*
жем томан эчендә тулгана, тик кояш чыгышында гына аксыл-сары чаршау эленгән. Аяк астындагы төрле төстәге яфракларда кырау бизәкләре төшкән япма. Больница койкасыннан ук башланган урман өстендә «андромеда томанлыгы». Урман эченә килеп керүгә кушкаенга тап булды Табигатьнең ниләр кылануыдыр, ике каен арасына бер яшь ж имән килеп кысылган, каеннар күптән инде яфракларын койганнар. _ имән исә тәкәббер рәвештә яфракларын саклап утыра. Дөрес, яфрак- § лар саргайган, төссезләнгән, димәк, горурлык та инде вакытлыча гы- =: на. Килер салкын кыш, имәннең, дә яфракларын рәхимсез очыртып « алып китәр. Нәүфәлгә моңсу булып китте. Менә ике көн була инде z аның Халисәне күргәне юк. Нигә килми, ник күренми? Әллә сок Гай- гә сә аны-моны сизендеме?.. Ул бит тормыштагы һәммә нәрсәне бераз х рәсмиләштерүчән кеше. Нәүфәл хәтеренә аның яшьлек иптәше нәкъ ♦ менә шул ягы белән сеңеп калган иде. Андый кешедән нечкә хисләр = эзләмә. Гүзәллекне дә ул үзенчәрәк күрә. Ә бит гүзәллекне күрә белү “ ул матди дөньяны таиып-белү дигән сүз. Гүзәллек ул — сәнгать. Сән- ч гать исә матурлык, нәфислек. Гүзәллекне күрә белү, аңа бәһа бирә * белү, кешене кеше итүче сыйфатларның иң камиле, иң заруры бул- = гандыр, мөгаен.
Нәүфәл больницага кайтып акрын гына икенче катка күтәрелде, ? «Ни өчен мин Халисәне генә битәрлим әле, ник үземә аның янына бар- - маска? Бүген ул дежур тора. Менә хәзер әгәр?..» —дип уйлады Нәү- = фәл һәм, үзе дә сизмәстән, өченче катка күтәрелә башлады.
Больницада беркайчан да тыныч булмый. Биредә һәр чак кемдер ? ыңгыраша, кемдер саташа, ке.мдер авыртынуга түзә алмыйча кычкы- с рып куя. Ләкин шифаханәдә гадәттән тыш тыныч чаклар да булгалый. 5 Бүген шундый көн иде. Өченче катка менүгә Нәүфәл, йөрәк тибүен тоеп, туктап калды. Әле бик иртә булу сәбәпле, озын коридорның түр ягына өстәлгә башын салып сестра черем итә. Төш күрә, ахрысы, - - әле йокы аралаш елмая, әле кашларын жысрып куя, әле иреннәрен кыймылдата. Шуннан аяк очларына баса-баса гына үтеп. Нәүфәл ары атлады — врачлар бүлмәсенең ишеген сак кына ачты. Өстәл. Ак башлык кигән берәү шуңа башын салган. Иртәнге йокы төнге йокыдан күп тапкыр татлырак була, диләр. Егетнең йөрәге дерт итеп китте. Башлык астыннан бүселеп чыккан чәчләр, баш астына салган кул аныкы иде. Нәүфәл өстәл кырына килеп басты. Йөрәге тагын ашкынып тибә башлагач, бер мәлгә ни кылырга белми аптырап калды. Кичәгенәк, көтмәгәндә аның белән бер палатада ятучы карт ана «Яра-тасың. Ә ул ирдә бит. Юк димә, күрәм ич, аллага шөкер, сүкыр түгелмен. Ярый, яраткан өчен төрмә юк»,—дигән иде.
Менә Нәүфәл артык дулкынланудан калтыранган бармаклары белән хатынның башлык астыннан чыккан чәчләрен рәтләштерә, юк, бармаклары йомшак чәчләргә тимәде дә бугай, шулай тоелды гына
— Халисә, - дип пышылдады иреннәре Юк, тавышы бөтенләй чыкмады, идәнгә төшеп, каядыр почмакка кереп сеңде, ачык форточ- кадэн очып чыгып китте.
Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Нәүфәл тагын аяк очларына j-ыпа басып, ашыга-ашыга икенче катка төште, палатасына кереп караватына утырды. Күрше карт йоклый иде әле.
«Нигә мин аны уятмадым, йөрәгем тулы татлы сүзләремне әйтәл- мәдем? Нигә болай кыюсыз, ник шундый мин?»
_ Түз, — диде шунда күрше караваттагы карт күзләрен ачып.— ■Ң . чет. Сиңа да килер ул мвХОбби К«вв У*. и. •>! имин яшәгән таза кешеләрдән берәүне дә читләтеп үткәне юк әле аның.
— Ә спн йокла, йокла, бабакай. Операциягә диделәр түгелме үзенә... .
— Язмыштан узмыш юк, энем. Әнә син ирдәге бер затка күз атасың, үл да янына керә-чыга йөри. Ә нигә бу? Гаилә ныклыгын дәүләтебез үз канаты астына алганга ярты гасырдан артык вакыт үтте түгелме?
Тыңлады да Нәүфәл картны, тыңламады да. «Әйе, ул ирдәге хатын, аның үз дөньясы дөнья...»
...Больницадан чыгасы көннең иртәсендә Нәүфәл яткан палатага Валентина Петровна обход башлануга ук керде. Нәүфәлгә ул аеруча сөйкемле, мөлаем һәм шат күренде, шул ук вакытта хирург хатынның йөзендә ниндидер борчылу да бар иде. Өстендә гадәттәгечә ак халат, куллары кесәләрендә, ак калфагы астыннан коңгырт чәч тәлгәшләре чыккан, халат изүеннән ирләрнекечә тегелгән кофта якасы күренә. Ә йөзендә...
— Менә. Әмиров, шатлыклы минутлар да үтүчән икән бит, дускай. Сезгә дә чыгар вакыт җитте. Тотасы иде дә бит, юк, булмый бит, шуа да чыга кулдан — ефәк тасма кебек икән ул шатлык дигәнең. Белмим, ни хикмәттер, Әмиров, сез мин көткәннән дә тиз терелдегез. Күрәм, бүген кәефегез дә әйбәт. Тик бер киңәшем бар сезгә: авыр эшкә җигелергә ашыкмагыз.
— Әйләнә-тирәдә хәзер көз көннәре түгел шикелле миңа, Валентина Петровна, яз көннәре сыман, билләһи менә. Күңел ярсына хәтта.
Аларның сөйләшүләренә көнләшепме, күрше караваттагы карт тамак кырып куйды. Ул соңгы көннәрдә нигәдәр сөйләшми башлады, әллә инде хәленең хөртлеген белеп, күзләрен гел бер ноктага текәп ята бирә. Валентина Петровна аның хәл-әхвәлен сораша башласа да, авыру карт ләм-мим әйтмәде, врач та тегеңә бары артык борчылмаска кушып чыгып китте. Икәү генә калгач, Нәүфәл:
— Ә син курыкма, бабакай, бу хатын кулларында мең чиргә шифа бар. Курыкма, барысы да әйбәт булыр... — дип, картны юатты.
Карт шуннан соң да дәшмәде, юрган астыннан кулын чыгарды да имән бармагын гына кыймылдатып, егетне үз янына дәшеп алды.
— Кайсысы синеке, кайсысын ныграк яратасың?
Картның тел төбен шунда ук абайлап алган Нәүфәл ирен чите белән генә елмаеп куйды.
— Болай шаяртыр рәтең булгач, яшисең әле син, картлач. Кайсысын ярату мәсьәләсенә килгәндә, мин аларның икесен дә яратам. Берсен кешелеклелеге өчен, икенчесен... икенчесен... мин аны яшьтән үк ярата идем, карт төлкем.
— Бу мәсьәлә синең дә телеңә күчә башлаган икән. Минем күптән күчте инде ул. Өйлән, вакыты узып китүе бар, бер уздымы, телгә күчә ул, каһәр төшкере нәмәстә, аннан харап, ир түгел син, гайбәтче.— диде карт һәм, сүзе бетүен аңлатып, стена ягына таба әйләнеп ятты.
«Беренчедән,—диде Нәүфәл үз-үзенә, — мин аның күзенә карап бер уемны да әйтә алмаячакмын, икенчедән, мин аны күрергә телим дә, теләмим дә шикелле түгелме? Ярый, күрдем, ди, каршына килеп утырдым, ди. шуннан ни әйтермен? Мин сине яратам, әйдә, Хдлисә минем белән Бөгелмәгә, мине институтка эшкә чакыралар диярменме? Ә ул шаркылдап көлеп җибәрсә? Юк инде, мин аңа алай дип әйтә алмыйм. Мин ана хат язам, әйе, ни барысы хат».
Кулына кәгазь-каләм алды, тик ак биткә хәрефләр төшмәде. Ни турында язарга тиеш соң ул аңа? Ахыр чиктә тәвәккәлләде. Рухи көч- сезлеге өчен ул үз-үзен битәрләргә кереште. Күйеле нечкәреп, гаҗиз
ләнеп китте, моңа кадәр булып торган борчулар, аны көтеп зарыгулар, күңелдәге шик-шөбһәләр кинәт юкка чыкты.
«Халисә, багучылар баккан язмышларга мин ышанмыйм, ышанмадым да. Әмма унҗиде яшемнән алып, бүгенге көнгә кадәр эш ыгы-зыгыларыннан бушаган вакытларда күңелемдә һәр чак сез булдыгыз. Больницага яткач, мин яткан палатага кергәләп, хәлемне белгәләп ♦ йөрүегез өчен мең-мең рәхмәт. Сезнең бу адымыгыз миндәй сырхауга з зур каһарманлык булып тоелды. Бала чагымда мина әнием еш кына < Сак белән Сок бәетен җырлый торган иде. Ул кошларның кавыша ал- S мавына мин ышанмый идем. Чөнки безне мәктәптә алай тәрбияләмә- =. деләр. Ничек инде канатлары булган кошлар кавыша алмасыннар, g
' ди. Әйе, тәрбия бездә башкарак шул. Баксаң, Сак белән Соклар х безнең арада да барлар икән бит. Гафу итегез, гел юк нәрсә турын ф да язам бугай. Мин, Халисә, сезне күптән гафу иттем инде. Гомер _ буема романтик мәхәббәтем белән тагын бер очрашу хыялында = яшәдем. Әлбәттә, мин сезне гамьсез бер күндәмлек белән ир колы булып яшәүче хатыннар рәтенә кертергә теләмим. Шул ук вакытта £ мөлаем-шук мизгелгә ышанып, кемгә дә булса ияреп кай тарафлар- л гадыр чыгып китә алуыгызга да ышанмыйм. Рационалистлар зама- = ны килә. Шуңа карамастан, кайчак сайланган кешең белән бергә то- о ра алмас хәлләргә каласың. Бер-нке көннән мин Бөгелмә фәнии-тик- * шеренү институтына эшкә китәм. Нинди дә булса әйтер сүзләрегез £ бар икән, мин сезне кичке сәгать җиделәрдә Кыңгыраулы алан кар- шындагы асфальт юлда көтәрмен. Килмәсәгез, бәхетле булыгыз!
Нәүфәл».
Врач Сәмигуллинага бирерсез дип. больницадан чыкканда Нәү- э фәл зәңгәр конвертка салган хатны ишек янында торучы апага s бирде.
— Бирермен, бирермен, улым. Ул бүген дежурга килә, — диде карчык.
«Без мәхәббәт кадерен яшьтән үк белә алмадык, мәхәббәтебез алдында баш ияргә теләмәдек. Бу — хакыйть. Икенче тапкыр аерылы- шуыбызның төп сәбәбе шул гына. Хәрәкәт көче каршылык көченә һәр вакыт тәңгәл килде»,— дип уйлады Нәүфәл, больница ишеге алдыннан чыгып барганда.
Шулай да өметен өзеп бетерүе түгел иде әле бу, әмма больницада ятканда Халисә керә йөргән көннәрдәге канатлар юк иде инде. «Сак белән Сок» кошлар булмаганнар шул. Ни сәбәпледер яшьлектә ка выша алмаган икс гашыйк булган һәм халык шуңа багышлап бәет чыгарган. Мәңгелек бәет, мәңгелек проблема.
23
Берләшмә аны борчымады, нәкъ менә шул хәл Кадыйрның нервы- сын талкыды. Кудрявцев — менә кем кирәк иде аңа бүген. Юкса ул берничә көннән, нервы авыруы алып, больницага ятачак Аның чарасызданын уйлануларын белгән кебек, төштән соң Кудрявцев шалтыратты.
«Ниһаять,— диде Кадыйр ейбыры төкәнүен тоеп. — Ниһаять».
— Тыңлыйм Әйе. мин. Кадыйр. Кем килә? Наташа! Виталий. 6v ни инде тагын?! Ник үзең дә килмисең? Эшең күп дип Берләш мәнең геология бүлеге начальнигы нигә килә соң?.. Килгәч белермен дисеңме...
Трубканы куйгач та Кадыйр беР тын КУЛЫН телефон трубкасын нан ала алмый торды. Бу шалтыратуны бик тә. бик тә көткән иде ул.
ләкин сөйләшү килеп чыкмады. Димәк, аңа бөтен булган яңалыкны Наташа китерәчәк, Наташа җиткерәчәк.
Кадыйр урамга чыкты, җәяү китте. Октябрь аеның суык эңгере сыек томан алып төшкән. Өй тәрәзәләренең барысында да ут балкый. Кадыйр алма агачлары арасына юнәлде. Зөһрәнең атна-ун көн саен өй җыештыра торган гадәте бар иде, инде ул шуңа керештеме, өйгә кайтып кермә — һәммә нәрсәнең асты-өскә килгән булыр. Өйдә шул хәлдер дип уйлап, Кадыйр сәгать чамасы алмагачлар арасында тулганды.
«Ник Виталий үзе түгел, ә Наташа килә икән? — дип уйланды ул әле дә булса күңеле тынычлана алмаудан гаҗизләнә^барып. — Ник килә икән тагын бу Наташа?»
Сүнеп барган ятма белән эш итүче җитәкчене батыруы авыр булмас. Кудрявцев һичшиксез нык кул белән эш итә. Ул Кадыйрның һични кыла алмавына әллә кайчан инанган инде. Чынлап та, ни кыра ала хәзер Кадыйр? Идарәне промысел итсәгез итәрсез, мин биредә калам, дип әйтүен көтәме әллә бу Кудрявцев? Гади инженер булыпмы?.. Зөһрә ничек пырлар, Наташа ни уйлар? Хуплармы аның бу каһарманлануын? Аның бу адымын эшчеләр ничек аңлар? Әллә соң барысына да кул селтәп Кама буйларына китеп барыргамы? Елгасы ни тора, яшәү урыны. Башлап җибәрүләре җиңел булмас булуын. Шулай да гади инженер булып биредә калуга караганда...
Соңгы көннәрдә Кадыйр Кудрявцев тәкъдиме белән килешү хисе тәэсирендә яши башлады. Күңел көннән-көн күндәмләиә бара иде. Хәер, аның канында түгелме бу күндәмлек? Болай уйлануы, сөйләнүе үз дәрәҗәсен төшермәскә ' тырышудан гына түгелме?.. Чынлап та шулай түгелме соң!.. Әлбәттә, Берләшмәнең геология бүлегендә Наташа утырмыйча, башка берәү утырса ни әйтергә белер иде ул. Бәлкем әле Виталий тәкъдименә дә риза булыр иде. Әмма бу хәлдә... Аннары ул гына да түгел. Юк! Аңарда да ихтыяр көче бар, замандашларына әйтер сүзен әйтер ул. Әйтер!
Тәрәзә ягына күз ташлап, хатынының болгануын күрмәгәч, Кадыйр ишеккә юнәлде. Зөһрә аны яшьле күзләре белән коридорга чыгып каршы алды.
— Нигә болай барча бүлмәләрдә утлар яна?
— Куркам, куркам, Кадыйр,—диде хатыны һәм. яңадан сүз әйтә алмаудан гаҗизләнә барып, ни кылырга белми түр якка кереп китте.
— Ни булды сиңа, нинди чебен тешләде тагын? — дия-дия аның артыннан атлады Кадыйр.
— Гөлүсә Төмәнгә киткән,— диде Зөһрә башын да бормыйча.— Әллә булмаса син берәр нәрсә әйттеңме үзенә?
— Китсә кайтыр,— дип, Кадыйр кухня ягына таба борылган иде, Зөһрә аның алдына ук чыгып басты.
— Сережасы үз-үзенә урын таба алмый. Наталья Ивановна, Виталий Семенович аптыраудалар. Бу ни инде тагын?!
— Нигә киткән? Әнисе буларак сиңа да әйтмәдемени?..
— Әнә хаты. Анда да әйтмәгән.
— Мин белмим. Һәрхәлдә, аңа баш алып чыгып кит дип әйтмәдем... Бәлкем дөрес эшләгәндер.
— Ни сөйләгән буласың тагын, Кадыйр. Әллә уйнаштан туган баламы ул сиңа, бәгырьсез ир!?
— Куйчы. Кайтыр. Бәлки Сережага кәҗәләгәндер бераз. Үтәр. Менә күрерсең, әйләнер дә кайтыр.
Кадыйр өстәл янына утырды, аш көтеп тора башлады. Зөһрә һаман тынычлана алмады, бу хәлдә кемне гаепләргә белмәүдән гаҗизләнә иде хатын.
гаСР беР НӘМӘРСӘ әйттеңме әллә дим? Ник дәшмисең?..
Иөрер-йөрер дә кайтыр дим ич инде. Нужа күреп үскән кызың түгел, юкка хафаланма.— Кадыйр канаты сынган коштан йөрүче хатынына карамаска тырышты. Кыен иде аңа. Гөлүсәнең китеп баруына бетереп үзен гаепләмәсә дә, күңел түрендә ят бер нәрсә тырманды, түзмәде, ашавыннан туктап, түр якка чыкты, кызының кош ♦ теле хәтле генә кәгазьгә язган хат кисәген алып килде һәм нигәдер 3 кычкырып укып чыкты. =.
«Әти-әни. мин дөнья гизеп, бераз эшләп кайтырга булдым. Үпкә- g ләмәгез. Түзәр әмәлләрем калмаса кайтырмын. Гөлүсә».
— Әнә бит, үзе дә кайтырмын, дигән. Юкка күзләреңне бетермә.— 5 диде Кадыйр, хатынын тынычландырырга тырышудан битәр үзен ак- S ларга теләп. — Сережа белән боткалары пешмәде микән әллә? *
— Сережасының күзләренә ак-кара күренми. Эзләргә чыгып ки- ♦
тәм дип өзгәләнә, бичаракаем Аңа да рәтле сүз әйтмәгән. =
— Иртәгә Наташа килә,— диде Виталий.—Мин тагын аны эш = мәсьәләсендә килә дип торам, ә ул әнә ничек икән әле.
...Наташа сәгать уникеләргә генә килеп төште. Кадыйр аны Зөһ- >• рә янына өйгә кайтыр дип уйлаган иде, Берләшмәнең геология бү- 2 леге начальнигы туры аның кабинетына килеп кергәч, аптырабрак калды. Наташаның өстендә күн тужурка, башында да шундый ук £ күн берет. Чын геолог кыяфәте. Наташа һични булмагандай шаулап- н гөрләп түргә узды, Кадыйрга үз итеп кулын сузды. Кадыйр аның = кулын бер тын җибәрми торды, күзләренә бакты һәм шундук сизде: з гамьсез күренергә тырышуы гына, күз төпләренә хәтле сагыш җыер- £ чыклары өелгән. «
— Утырырга да мөмкин булырмы?
— Әлбәттә, әлбәттә!
— Менә хәл-әхвәлләрегезне белергә килдем Ни җимертеп ятасыз?
— Эшләр шәптән түгел, Наташа. Белмиме, белеп сорыйсыңмы?..
— Юк, мин дә белеп бетермим. Кадыйр. Хәер, белеп бетермәм дә кебек,— диде геолог хатын һәм утырган урыныннан кинәт күтәрелеп ятма картасы янына узды.— Мина баш геологың кирәк. Аның белән бөтен ятманы йөреп чыгарга тиешмен.
— Берләшмәдән нинди дә булса задание алып килүең түгелдер бит? Идарәне ябарга, промысел итеп кенә калдырыргамы?
— Ятманы янә бер җентекләп тикшерергә исәп. Яна техника кайтты. Идел-Урал районындагы төрле стратиграфии горизонтларда калдык-постык нефть объектлары барлыгы күптән билгеле булса да, вакыт тимәдеме, техника җитмәдеме шунда, шуларны яңабаштан барларга кирәк. Сиңа мәгълүм булырга тиеш, соңгы елларда Күмер Пермь катламнары эшкәртелә башлады Нефтьнең бер катламнан икенчесенә, аннан өченчесенә күчү мөмкинлеге бар. Шуңа ревизия үткәрергә булдык Бу эшне уңышлы башкарып чыгу өчен нмпульс-нейтронлы разведка куллану камилрәк булыр дип таптык. Бөтенсоюз техник бораүлау фәнни-тикшеренү институты галимнәре катламда яшеренеп калган нефть «күлләрен» алып бетерү нияте белән «тамырлы скважина» дигән ысул тәкъдим итәләр. Бу ысул ятмада калган ягулыкны алып бетерүгә үк китермәсә дә, шактый өстәмә нефть алуга ярдәм итәчәк. Поклаган ятмаларны уятырга вакыт җитте. Кадыйр. Кереш шуңа беренче булып?
— Берсен хәл итмәгән, икенчесенә керешергәме?
— Беләм, яңалыкка юл яру җиңел булмас. Яткан таш астында су акмый. Ярый, ул турыда җитеп торыр. Кил әле. утыр әле, янәшәмә, сүзем бар сиңа.
— Ышанасыңмы. Наташа, соңгы мәлдә биредә үземне читтән күзәтүче берәү итеп сизә башладым.
Кадыйр кузгалмый торгач. Наташа үзе аның янәшәсенә килеп утырды Кадыйрның борын яфракларына затлы хушбуй исе килеп бәрелде.
— Кадыйр әйт әле, Гөлүсә кая китте? — Зинһар мине гафу итә күр. Сережаны шулай яратмавы булдымы Гөлүсәнең?
— Без барыбыз да. Наташа, кешенең иң газиз серләренә хәтле белергә телибез. Әмма бу хәл үзебезгә кагылганда, нигәдер хәтта булган серләребезне дә тирәнгәрәк яшерергә тырышабыз. Исеңдәме... Ни сөйләп утырам тагын, минем әллә кайчан булып үткән мәхәббәтемә мох- тажмы ул хәзер, дигән сүзләр?
— Исемдә, Кадыйр, барысы да исемдә. Тик берүк калдырчы ул турыда. Без — без инде, ул вакыттагы гаепләрне ннгә ачыклап маташырга. моннан ни үзгәрер... Их, Кадыйр, Кадыйр, мин үкенеп куймыйммы кайчак...
Әйе‘, мәрхәмәт һәм шәфкать көткән зәңгәр күзләр үзенә карап тор- маса ниләр әйтеп ташлар иде микән бу хатынга Кадыйр. Белмимени ул Кадыйрның әле булса шул күзләрне өзелеп-өзелеп яратуын?! Белә. Бик әйбәт белә. Юри кыерсыта, үткән эшкә салават дип юри әйтә. Ә бит. җаным, кайчандыр син дә мине шулай ташлап чыгып киткән идең...
— Кайтыр ул, Наташа.
— Какма мине, Кадыйр. Каксаң без барысын да югалтырбыз. Миңа кайчак бу дөньяда бер шул балалар һәм синең өчен генә яшим кебек тоела. Хәер, син аны үзең дә беләсең. Хак булды, без кавыша алмадык, һич югы, ул бәхеткә балаларыбыз ирешсен иде дип яши идем. Шуңа куанып, шуңа өметләнеп...
— Кирәкмәс, Наташа. Нигә инде безгә хәзер театр сәхнәләрендә генә әйтелә торган төче сүзләр. Сиңа ни бирә дә ул сүзләр, миңа ни куаныч китерә. Мин бит бик әйбәт беләм, сине Гөлүсәнең китеп баруы борчый. Кемнең горурлыгына кагылды кызның бу тапкырлыгы, егетнеңме, белмим. Ә мине, Наташа, гомер буема синең миңа булган мөнәсәбәтең борчыды.
— Юк-юк, Кадыйр, зинһар алай дип әйтә күрмә.
— Куйчы. Кешелек кайчан да булса ирләрен өзелеп сөярдәй дару
табар микән бу хатыннарга. Табар микән?! Юктыр, тапмастыр. Виталий белән гомерен уздырып бара, мине ярата, минем өчен генә яши, имеш. >
— Кадыйр! Туктал. Юкса мин шушы минуттан сиңа мәңгегә хөрмәтемне югалтачакмын, мәңгегә, ишетәсеңме, мәңгегә?!..
Кадыйр, башын иеп. бер тын дәшми утырды, аннары Наташаның кулларыннан сак кына алды.
— Бу дөньяда синнән якын кеше^ юк минем. Наташа. Син һәр чак куанычым булдың. Бәлкем Сережа ана саксызрак бер-бер сүз әйткәндер. Кайтыр ул, Наташа, яратса, үпкәсе тиз сүрелер. Мин дә бит сине гомерем буена кичерә киләм. Ә, бәлкем, киресенчә, артык өзелеп яратканга китеп баргандыр. Үз-үзен сынау өчен. Бер шагыйрь әйткән бугай: «Кыска гомерле изгелек — шул ук яманлык ул», — дип. Кайтыр ул, кайтмаса, Сережасы эзләп табар...
— Сережа соңгы курста укый, мөмкин хәлме?
— Яратса бик мөмкин хәл.
Тел очына нинди сүз килгәндер — Наташа әйтмәде, күн беретына йөзен төртте, елмайды да кебек, сулкылдамады да, бары тик тар иңбашлары гына калтырап торды. Кадыйр аның калтыранган иңбашына авыр кулын салды, аннары ике кулы белән иңнәреннән кысып тотты да күзләренә карады.
— Елама. Наташа. Кайтыр ул...
Наташа бер мизгелгә Кадыйр күкрәгенә башын төртергә ымсынган кебек булды, әмма икенче мәлдә инде торды да сумкасыннан кулъяу-
лык чыгарды, бер читкәрәк китеп, күзләрен сөрткәләде. Аннары Кадыйр каршына килеп басты да:
— Тап кызыңны, Кадыйр, Сережа өчен түгел, минем өчен тап,- диде.
Кеше акылының фикерләү мөмкинлеген үлчи торган прибор булса һәм шушындый хәлләрдә аның ни теләгәнен үлчәсәң, мөгаен, котың > алыныр иде, вакыт-вакыт без бөтенләй баш югалтырдай эшләр эшләп _ ташларга әзер булабыз икән бит.
— Гөлүсә үзе кайтырга теләрме икән соң?.. Мина калса, Сережа ? аның кай тарафларга чыгып киткәнен беләдер. Андый хатаны без үзе- я без дә ясадык түгелме, шул җитмәгәнме, Наташа?!
— Сезгә кунарга бармыйм. Бара алмыйм, гафу ит. Урнаштыр мине g гостиницага. Кичен күрешербез, тагын сөйләшәсем бар... Ә хәзер мина Сибирцев кирәк. РИТС 1 ларны йөреп чыгар. Идарәңне промысел итеп калдырырга чынлап җыеналар.
Кадыйр дәшмәде, өстәл янына үтеп, Сибнрцевны чакыртты.
... Кич кайтып ашагач, Кадыйр янә идарәгә барам дип җыена башлады, телевизордан дәвамлы кино карау дәрте белән һәммәсен онытып җибәргән Зөһрә аның сүзләрен ишеттсме-юкмы. дәшмәде. Урамга чыккач Кадыйр тирән итеп сулыш алды, көзге салкынча һава үпкәнең һәр куышына тулып, сеңеп калганчы бер урында торды. Күк йөзе тулы йолдызлар җемелди, атылалар — кемнеңдер йөрәгенә юл сызып төшәләр иде. «Егет сөйгән кызын исенә төшергән саен йолдыз атыла», - дип елмаеп куйды Кадыйр.
Урам тулы яшьләр шаулаша, җырлый, чыр-чу килә. Кич җитте ме, һәр көн шулай, элек алар арасында Гөлүсә дә була иде, Әлмәт егете белән йөри башлауга, урам егетләре кыздан шундук читләштеләр Тротуар буйлап утыртылган юкәләр дә йолдызлар шыбырдап тулган күккә төбәлгәннәр, яшел-сһры, кызыл-күк яфракларын койгач, алар да шыксызланып калган. Ул да түгел, кайсыдыр форточкасын ачып җи< бәрде һәм урамга «Ой вы, кони, мои кони» дигән жыр чыкты. Кадыйр гостиницага таба китте. Аның йөрәге: «Мәхәббәт алласы юк диләр, бар икән ул, бар. Бу дөньяда могҗизалар булмый диләр. Наташаның аны чакыруы могҗиза түгелме!» дип юкка кинәнә иде.
Ишек янында торган хатын аңа сораулы караш ташлады.
— Мин Кудрявцева янына.
— Рәхим итегез, ул сул яктагы унынчы люкста. Яна гына кайтып керде.
Белсәң икән бу адәми затның эч серләрен ник берәүгә тартыла икән дә, ник икенче берәүдән ничек котылырга белми иза чигә микән бу кү цел дигәнең? Сөйгән кеше хәтта үзе дә рйтә алмыйдыр моның нигә шулай булуын. Чөнки йөрәккә йөгән киертеп булмый, ул һәр нәрсәдән өстен, һәр әсирлектән азат.
Тук-тук китереп ишек шакылды.
— Әйе, рәхим итегез.
Бусаганы атлап керүгә, Кадыйрның исе-акылы китте Наташа мои нан күп еллар электәге кебек алсу йон күлмәктәй иде. Бәйрәм саен институтка шул күлмәген киеп килә торган иде Мәскәү кызы Наташа Жукова. Бүген аның өстендә нәкъ шул күлмәк түгелдер, мәгәр шул булмаса да, Кадыйр өчен бик тә, бик тә якын күренде хатын. Чәчләре күпертелгән, кыйгач кашлары дугаланып киткән
1 __ Әйдә, өстенне сал да. түрдән уз! Гостиницагыз пөхтә икән, гел
өйдәге кебек хис нтәм үземне.
— Наташа, бәлкем кая таба булса чыгып керербез.
' РИТС —район инженер-техник елужбкы.
МӨСӘГЫПТ ХӘБИБ УЛЛИН
— Әйдә ресторанга. Бармы монда ресторан? Шулай булгач?! Исеңдәме...
«Истә булмыймы соң, сораган була тагын».
— Әйдә, — диде Кадыйр бераз көттеребрәк. — Сибирцев белән ничек йөреп кайттыгыз?
— Сибирцевың синең хыялый кеше, акыллы, — диде Наташа, җыена башлап. — Ул кая эшләсә дә югалмас. Синең энең идеясен яклый, ниндидер өстәмә тәкъдимнәр дә керткән икән. Сезнең ятмага импульс-ней- тронлы өстәмә разведка үткәрергә рөхсәт бирдек дигәч, гел күзләре янды. Күкерт кислотасы белән өстәмә нефть алуга керешүе, ләкин тау инспекциясенең моңа каршы булуы, ә аның бу адымын синең хуплавың турында кайнарланып сөйләде. Туктале, — дип кинәт Кадыйрның терсә- геннән алды Наташа. — Зөһрә кая? Нигә аны да алып килмәдең?
— Эштә ул, дежурда, — дип, Наташаны үз гомерендә беренче тапкыр алдады Кадыйр һәм шуңамы бурлаттай бүртенеп чыкты. Наташа аның бу халәтен күрсә дә, күрмәмешкә салышты.
— Синең белән ресторанга кереп утыру минем гомерлек хыялым иде, — диде Наташа урамга чыгып янәшәдән атлап киткәч.
— Кызганыч, Зөһрә генә эштә, өчәүләп утырыр идек.
Аскы якта өс киемнәрен биреп биркалар алдылар, Наташа биркасын Кадыйрның уч төбенә салды.
Алар кереп утыруга, өстәл янына официант егет килеп басты, тышына чәчкәләр төшерелгән меню бирде.
— Нәрсә эчәбез?
— Үзең сайла, татарлар аш-суга остарак, — диде Наташа.
Түр яктагы нәни сәхнәдә өч-дүрт егет нидер уйнарга җыена, берсе тырышып-тырышып электрогитарасын көйли. Официант егет килеп заказ алып китте, бераздан өстәл түренә бер шешә шампан килеп утырды, Кадыйр шампанны бокалларга койды.
— Сине биредә танымыйлармы соң, Кадыйр?
— Танысалар ни?
— Идарә начальнигы. Ят хатын белән ресторанда... Зөһрә ишетсә?..
— Кодагыймы син миңа, юкмы?
— Син телисеңме соң аның шулай булуын, Кадыйр?!
— Телим дә, теләмим дә, Наташа.
— Ә мин телим. Кавышсалар, ичмасам балаларыбыз сөешеп туймаслар иде. Хәерле булсын, ул бәхетне татырга насыйп булмады.
— Кем гаепле соң моңа?!
— Ярый, Кадыйр, калдырыйк. Беләсең килсә, мин дә, син дә...
Шампанны әз-әз генә итеп йота-йота эчтеләр, оркестр вальс уйнауга кереште. Бер төркем яшьләр иренеп кенә биергә төштеләр, Кадыйр өстәл астыннан Наташаның аягына басты.
— Әйдә бер бөтерелеп киләбез, Наташа.
— Их, Кадыйр, Кадыйр. Мин тиле чакта шулай бер ресторанга чакырган булсаң икән ул. Я, ярый, әйдә...
— Наташа, Наташа, — Кадыйрның тәмам тыны кысылды, шундый үз, таныш, якын иде хатынның күз карашы, хәтта бер мәлгә әйтер сүз таба алмый йөдәде. — Син һаман гүзәлсең. Күзләреңдә йолдызлар җемелди, йолдызлар...
— Тиле дә инде үзең, Кадыйр. Гүзәл булгач, ниемә теге вакытта ук Казаныңа алып китмәдең. Хәзер... Юк инде, юк. Зинһар гадирәк булчы.
— Теләсәң ни әйт, сине әле дә булса яратуым хак. Иң авыр вакытларда күз алдыма киләсең дә басасың, шуннан күңелләрем тынычланып китә. Әйт әле, Наташа, алла хакы өчен, чынын гына әйт әле, нигә без
бергә була алмадык, кем комачаулады. Виталий түгел бит, әйт әле, түгел бит?!
— Кадыйр, мин ул вакытта зур шәһәр кызы идем. Сиңа идеме соң минем ни теләгәнемне аңларга?! Зур шәһәрләрдә яшәгән, шау-шуда үскән кызлар рационалист булалар. Дөрес, алар өчен саф мәхәббәт тә ят түгел, күп рәхәтлекләрдән дә авыз итәселәре килә. Кызыктыручылар ♦ күп була зур шәһәрдә үскән кызларны, Кадыйр.
— Сәбәбе бер ул гына да булмагандыр. Ярый, үткән өшкә салават. -Ь Хәзер әйт әле миңа, Наташа, бирегә бер шул Гөлүсә өчен генә килдең- ? ме?
— Юк, Кадыйр, синең өчен дә. Әйдә әле утырыйк, — алар өстәл J
янына килеп утырдылар, табынга китерелгән ризык-нигъмәтләрне кап- 2 калап алдылар. — Берләшмәдә зур үзгәрешләр булырга тора, Кадыйр. Шефны Мәскәүгә министрлыкка алалар. *
— Берләшмә башына Виталийны куярга җыенмыйлардыр бит? =
— Белмим, аның кандидатурасы да күрсәтелгән бугай, — Наташа- ның бүген эш турында сөйләшәсе килми иде, шампан эчеп алганнан соң ч аның күзләре тагы да зәңгәрләнә төшкән сыман, елтырыйлар, елмаялар иде. — Әйдә, яшьләр белән биеп киләбез.
Яңача биергә керешеп, яшьләр арасында тулгандылар, икесенең дә £ бит очлары алсуланды, бик тиз хәлләре бетте.
— Тынычрак итеп биеп булмый микәнни бу көйгә.
— Уф, тәмам арыдым. Рәхмәт, рәхмәт, Кадыйр. Кайчан тагын шулай биер идек.
— Туйда.
— Туйда! — Наташа аңа сәерсенеп карап алды — Алып кит әле син ® мине моннан, Кадыйр. Җәһәннәмнең үзенә алып кит, ризамын...
Баш түбәсенә йолдызлар коела, аяк астында сары яфраклар кыштырдый, тротуар буйлап тезелеп киткән фонарьлардан көмеш сукмак лар сузылып яткан.
— Минем нигәдер елыйсым килә, Кадыйр. Әйдә керәбез...
Ишек янында утырган хатын алар артыннан кызыксынып карап калды, Кадыйр ана әйләнеп нидер әйтергә теләгән иде, ни өчендер тыелды.
Керделәр. Наташа ут алды. Янә аны яшьлектәге күлмәгендә күрүгә, Кадыйрның эче жу итеп китте. Була шундый эссе, жылы җәй көннәре, кичкә таба офык читенә өер-өер болытлар бәялә, кояш баеганнан соң офык чите алсулана, ул төс торган саен куера барып, тоташ кызылга маныла, ә бераздан, күктә ай калыккач, сөйләп тә, язып та бирә алмастан мең төрле төскә керә офык. Шундый кичләрдә, күк капусы ачылгандай, кинәт аҗаган уйнап ала. ниндидер бер мизгелгә бөтен тирә-юнь яктырып китә, йөрәккә шом сала. Аҗаган уйнаганда кыз сөйгән егетенең горур йөзен ку pen кала, кызның күңеле йомшара, күндәмләнә, назга сусын һәм ул егетенең кочагына инә баруын сизми дә кала. Егет аның чәченнән сыйпый, аҗаган уйнаган төннәрдә кызларның чәчләреннән көмеш чаткылар сибелә, алсу иреннәренә татлы бал төш.». Бу төннәрдә кызларның күзләре зурая, кара таплары белән күзен инли. аҗаган уены аларның йөрәкләрен ярсыта, күңелләрен котырта, кагыл аның шул вакытта иңнәренә сибелеп төшкән чәчләренә - яшен исе килә башлый. Тәмам ярсый, иләсләнә егет шул искә һәм түзәр әмәлләре калма! ач. сөйгәненең кулыннан ала да чәчәк исе килеп торган болынга таба алып китә кинәт кенә күндәмләпеп калган кыз һичбер сүз әйтми, буйсына егеткә, дәшми, аларның йөрәкләре генә сөйләшә бу минутларда.
' Кадыйр авылда т\ып үсте. Ни сәбәптәндер нәкъ менә шушы минутта Кадыйрның ку < алдына аның туган авылы килде. Гүя ул Наташа- ның кулыннан алган да болынга әйди, ә офыкта бертуктаусыз аҗаган
уйный. Наташаның иңнәренә сибелеп төшкән чәчләреннән чаткылар сибелә...
«... Кадыйр, безгә соңыннан бик-бик оят булыр. Безнең балаларыбыз бер-берсен яраталар...» — ди кебек аңа Наташа.
Наташа аның чынлап та куеныннан сыдырылып чыга, тәрәзә каршына барып баса, таң гөленең тычкан колагы хәтле генә яфракларын сыйпаштыра. Хатын баядан бирле шул таң гөле янында басып тора, ә Кадыйр креслода утыра...
— Наташа, гафу ит, син хаклы, балалар хакы бар...
Кадыйр тәрәзә каршында басып торучы Наташа янына килде, хатын аның яңагыннан сөйде, үз итеп, якын итеп сөйде. Наташа кулыннан таң гөле исе килә иде.
— Ә син сөйлә, Кадыйр, сөйлә, шулай җиңелрәк була ул...
— Мин китим инде, Наташа, Зөһрә югалткандыр. Тыныч йокы сиңа.
24
Зөһрә аны боек кына каршылады.
— Нәүфәл Бөгелмәгә күчеп китте. Институтка эшкә чакырганнар,— диде ул һәм, кәефе юклыгын сиздереп, янәдән бер кәлимә сүз дәшмичә эчке бүлмәгә кереп китте.
Кадыйр аңардан: «Ни өчен миңа әйтмичә китте тагын?» — дип тә сорамады, йокы бүлмәсенә узды. Аның бүген берәү белән дә сөйләшәсе килми иде.
Икенче көнне бик иртә, көтмәгәндә Наташа килеп керде. Яна гына уянып киткән Кадыйр ике хатын — булачак кодачаларның әңгәмәсен теләр-теләмәс кенә тыңлап ята. Әмма үзе турында сүз чыккач, терсәгенә таянып күтәрелә төште, колакларын торгызды.
- Виталий менә дигән урын тәкъдим итте, Зөһрәкәем, юк кына бит, риза түгел. Ичмасам син әйтеп кара әле үзенә. Ир — баш булса, хатын — муен диләр бит, — дип сөйләнде хатыннарга хас бераз ясалма- лырак тавыш белән Наташа. — Энесе дә киткән икән инде.
— Әйтмәгән кая инде. Тыңлыймы соң ул ташбаш изге сүзне. Тискәре бит ул, Наташа. Әллә соң чыгып китәм дип куркытыйммы үзен? Ниндидер ысул, өстәмә нефть кирәк аңа. Ә хатыны, кызы? Миһербансыз, шул гына.
Наташа нигәдер дәшмәде. Әңгәмә Гөлүсәгә күчте һәм хатыннар кухня ягына кереп киттеләр.
Кадыйр сак кына торды да одеколон белән генә битен сөрткәләште- реп алды, киенде һәм шулай ук сак кына өйдән чыгып китте.
Каравылчы карт аңа ишекне бик тиз ачты. Таныды да, шунда ук телгә килде.
— Иртәләдең бу арада, туганый, һаман дөнья куабыз диген, әй!
— Куабыз. Тик куып җиткән нәрсәләр азаеп бара кебек.
— Ә син кизәнеп кенә калма, сук, өздереп сук. Ике уйлаган бер отар, бер уйлаган өч отар ди иде минем әткәй мәрхүм, йөргән таш шомара бит ул, беркрн шулай синең энең килеп керде. «Ач!» — ди бу. Ат тым. «Абый мондамы?» — ди. Юк, дим. Борылды да чыгып китте. Тәвәккәл күренә ул энең. Тәвәккәл ир — ил баласы, йомакай ир — йорт танасы ди торган иде мәрхүм әткәй.
Кадыйр дәшмәде, икенче катка, кабинетына күтәрелә башлады. Нигәдер картның соңгы сүзе колак яфрагына эләгеп, бер мәл яңгырап торды. «Тәвәккәл ир — ил баласы»...
Өстәл янында ул бераз тынычлана төште. «Ярын, приказны яздым, ди. Шуннан ни? Нефть бирүне киметергә барыбер юл куймаслар. Резервтагы бөтен чаннарны тутырганда да көндәлек планны үтәү өчен нибары ике-өч көнгә җитәчәк ул нефть. Аннан ары нәрсә?!.
Кул астында ак кәгазь, каләмнәр, карандашлар. Кадыйр каләм алды да яза башлады.
Приказ *
24.07. № 196
Промысел һәм цех начальникларына:
1. Күмер катламын эшкәртүгә керешә бару белән беррәттән октябрь 5 аеның 25 иче көнендә девон катламыннан нефть алуны туктатырга. Кат- з ламнан сыек ягулыкны тагы да күбрәк күләмдә алу максаты белән нда- « рә «катламнан цикллап файдалану» ысулын сынауга керешәчәк. Кат- х ламга су кудыру станцияләренә девон куенына су кудыруны дәвам ♦ итәргә. Баш геолог иптәш Сибирцецка шушы прогрессив ысулны сынау- = ia керешүебез турында рәсми рәвештә Бөгелмә фәнни-тикшеренү инс- = титутына хәбәр итәргә.
2. Теге я бу төбәктә калган нефть «күлләрен» суыртып бетерү мак- * сатыннан чыгып, скважиналарга капиталь ремонт уздыру начальнигы 2 иптәш Покровскийга, бораулау конторасы директоры иптәш Вагинга - тиз арада бөтенсоюз техник бораулау фәнни-тикшеренү институты га- ™ лимнәре тәкъдим иткән «Тамырлы скважина» ысулын бораулауга кере- к шергә.
Идарә начальнигы К. Әмиров.
Секретаре килүгә, Кадыйр приказны машинкада басарга һәм шул п сәгатьтә ук барлык промыселларга, цехларга, бораулау конторасына £ җибәрергә боерды. s
Бераздан кабинетка килеп кергән баш геологка ул ’
— Приказ язылды, Михалыч. Сынагыз ысулны. — Баш геологның йөзендә гаҗәпләнү галәмәтләре иде, әмма Кадыйр аңа бөтенләй игътибар итмәде. — Бүгеннән үк керешегез. Башлап институтка хәбәр итегез, — диде.
Сибирцев бер сүз дә әйтмәде, җавапны бергә тотасылары булса да, таякның юан башы идарә начальнигы Әмировка тешәсен белгәнгәме, Кадыйрның хәленә керергә теләпме:
— Мин бүген үк хәбәр итәрмен, Кадыйр Сөнгатовнч. бүген үк,— дип, борылып чыгып китте.
Менә дүрт көн инде девон катламыннан бер тонна да нефть алын мын. Дөрес, тишек-тошыкны ямау өчен күмер катламыннан ниндидер күләмдә суыртыла, аның белән генә план тутыру һич тә мөмкин хәл түгел иде. Соңгы көннәрдә Кадыйрның йөрәге снзелер-сизелмәс кенә «уйнарга» тотынды. Врачлар инфаркт алдыннан шулай була диләр. Түзәрме йөрәк?. Сынау тагын бер атнага якын барачак. Ә түзәргә иде Иң мөһиме сынауның уңышлы узуы һәм алынасы нефтьнең артуы иде. Шунда, тик шунда гына идарәгә җиңү киләчәк. Энесе Нәүфәл белән баш геолог Сибирцев көн төн кырда. РПТСларда югалып йөриләр. Кайтып кергәннәре дә юк. Кадыйрның өстәлендә соңгы мәгълүматлар. Катламда басым арта бара. Торбалар түзәрме? Тагын күпме куарга мөмкин ул суны? Шуннан нинди нәтиҗә булыр? .
Кадыйр су кудыру станцияләрен һәр көн әйләнеп чыга иде, бүген дә щувда юнәлде, тик кабинетында ук күаддевдо ашкыну тойды. Неге, квя ашкына бу күңел!?
Машинасына утыргач, ул шоферына сорау бирде
— Тиз йөри беләсеңме?
_ Кирәге чыкса, очабыз аны. Сөнгатовнч.
— Алайса, әйдә, әнә теге иң биек тауга юл тот.
Юл буендагы агачларны тоташ яшел стена итеп машина алга очты. Менә ул тау. Менә ул Кадыйрның күңелен үзенә жәлеп иткән, ни өчендер иртәдән бирле үзенә тартып алган биеклек, менә ул кешене тиңсез тәвәккәллекләргә өнди торган изге урын. Таулы картлары нигәдер бу биеклекне изге урын дип йөриләр иде.
Кадыйр машинадан төшеп тау кыясына таба атлады. Еракта-еракта, күз күреме жнтәр-житмәс жирдә борынгы Болгар иленнән калган ниндидер хәрабәләр, сыек болытлар арасында җимерек таш пулат тулгана. Аста, түбәндә — мәшһүр елга. Гашыйклар елгасы. Ул зәңгәр тасма булып, тау буйлап сузылган. Арырак — хәтфә болыннар, әрәмәлекләр, тугайлар. Урман-әрәмәләр күкселләнеп калган. Көз. Рәхимсез вә шәфкатьсез көз. Кадыйр тау кыясында таралып утырган мең яшәр карама агачы янына атлады. Аның иң югары ботагына козгын кунган. Ничәмә- ничә кеше гомерен яшәгән һәм үз гомерендә бик күп яулар, сугышлар, афәт-фажигаләр күргән үткер һәм очлы күзле козгын ашыкмый гына тирә-юньне күзәтә. Бик күп үзгәрешләр булгандыр аның гомерендә борынгы Болгарның бу почмакларында да. Кош Кадыйрны күрми, ул ераккарак карарга, ерактан күрергә, ерактагы хәлләрне күзәтергә өйрәнгән. Киләчәк ана иртәгә туасы көн генә түгел, киләчәк аңа — алдагы йөз еллардыр, мөгаен. «... Бүгенге белән генә яшәү безгә дә ят нәрсә. Миңа да...»—дип уйланды Кадыйр, машинасына таба кузгала башлап.
йомшак утыргычка кереп утыруга, ул шоферына:
— Идарәгә. Акрынрак кайт,— диде..
Кадыйр Берләшмәгә нигә чакыруларын бик әйбәт чамалый иде. Лә' кин ни белән бетәсе аның өчен караңгы иде. Әйе, кеше үз гомерендә һаман сынау үтә, имтихан тота. Мәктәп бер хәл, институттагы икешәр, өчәр тапкыр кергән сынаулар да тора-бара онытыла, әмма кеше өчен сынауның иН житдие, иң кыены башкарган хезмәтендә була. Ул жавап- лы көннәр Кадыйр өчен дә килеп җитте. Нигәдер шушындый вакытларда якыннар искә төшә. Кичә Кадыйр кызы Гөлүсәдән хат алды. Нигәдер кыз аны әнисенә түгел, әтисенә язган. Себердә, Төмәндә торалар. Дүрт курсны тәмамлап киткән Сережа, читтән торып укуга күчкән һәм үзәк РИТСта диспетчер булып эшли икән. Гөлүсә оператор һөнәрен үзләштергән. «Себерделәр. — дип үзалдына елмайды Кадыйр. — Менә, кызым Гөлүсә, син дә үз бәхетеңне таптың. Әтиең генә үз бәхетен тапмый да, югалтмый да яши бирә, яши бирә», — дип уйлана барды ул, кайчандыр Наташага укыган бер шигырьнең юлларын исенә төшерергә тырышып. Ләкин хәтер ярлары тәгаен гел элеккечә генә тормый икән, җимерелә. үзгәрә, төссезләнә, сипләгән өйдәй ямьсезләнә, саега бара икән. Шуңа карамастан, Кадыйр гомерендә хәтерләрдәй нәрсәләр аз түгел иде.
. 25
Күңел дигәнең гел дәрья сыман икән, бер мәлне ярсып, ташып китә, кинәт ишелеп килгән бәхеттән үз-үзеңне кая куярга белми башлыйсың. Гинекологтан чыгып, больницага таба атлаганда Халисә моңарчы бул- 1ан бернинди бәхетләр белән чагыштырмастай зур бәхет хисләре кичерде. Әйе. ул бәхетле һәм шат иде. Шатлыгы тутсыл йөзенә бәреп чыккан. алсу битләренә гүзәллек билгеләре салган иде.
Врачлар кабинетына да ул балкып килеп керде. Валентина Михайловна, яна аткан роза чәчәгедәй кабынып киткән Халисәне күрде дә, соклануын яшермичә башын чайкап куйды:
— Бәхет өләшкән төштә булдыңмы әллә?
Врачлар бала табу йортын шулай дип йөртәләр, иде.
Әйе, Валечка. — Халисә, плащын салмыйча гына, хирург хатын янына килеп утырды. — Беләсеңме, Валечка, канат куйсалар, билләһи, очып китәрмен кебек. Шул хәтле бәхетле мин бүген.
— Аңламадым?
Халисә ишек ягына карап алды, Валентина Михайловнаның колагына пышылдап нидер әйтте, ул арада бүлмәгә Җәмилә килеп керде һәм ике врачның серләшүләрен күреп, карт хатыннарга хас кызыксыну белән шым булды. Ләкин Валентина Михайловна няняны күреп алды.
— Ни бар, Җәмилә апа?
— Менә Халисә Хәйдәровнага хат биргәннәр ие.
— Хат?! — диде Халисә һәм сикереп торды да аны барып алды, унҗиде яшендәге кебек баш очына күтәреп, сикергәләп куйды. — Хат, хат!
һәм шунда гына Халисә врач хатынның да, няняның да үзенә сәерсенеп чиксез зур дикъкать белән карап торуларын абайлады.
— Гафу итегез, Валентина Михайловна, сез дә, Җәмилә апа. Гафу итегез. Шатлыклы көнем бүген минем.
Ишектән Валентина Михайловнаны чакырып алдылар, Җәмилә ишек янында басып калды, хатынның Халисәгә тәгаен тагын нидер әйтәсе килә иде.
— Халисә акыллым, күзең бармы синең. Ни бит, Гайсә...
Нидер сизенеп, Халисә аны бүлдерде:
—■ Җәмилә апа, зинһар башка вакытта, зинһар!
Хатын аны сүзсез аңлады, шунда ук чыгып китте.
Халисә кулындагы хатны әйләндереп, тулгандырып карады. Ул хатның кемнән икәнен адресын күргәч тә шәйләп алган иде, тик хәлнең асылына төшенми генә торган иде бугай. Хәзер ул барысын да аңлады. Нәүфәл больницадан киткән һәм аңа нибарысы хат язып калдырган. Хатны ачты, укыды, һәм бер ноктага текәлгән килеш, уйга чумды. Шулай бер тын утыргач, сәгатенә күз төшерде. Сәгать кичке алтыны күрсәтә иде.
«Нишләргә, — дип кинәт күтәрелеп, ишекле-түрле йөренергә тотынды Халисә. —Нишләргә, нишләргә тиеш мин хәзер?!
Хатын-кыз бәхете нидән гыйбарәт? Әле генә, менә бу хатны алганчы тойган бәхеттән түгелме? Шуннан, шуннан. Юк, ул хәзер бу адымны мәңге ясый алмас. Мөмкин түгел. Тегесендә, монысында югалткан хәлдә дә аның хәзер бөтенләй башка куанычы бар — баласы булачак. Ул хәзер ялгыз түгел, аның киңәшер кешесе бар, булачак. Тагын бер кат гафу ит мине, Нәүфәл, тагын бер кичер. Сез ирләр бер хакыйкатьне аңларга тиешсез: безнең ярты бәхетебез сездә булса, ярты бәхетебез — ә бәлкем әле күбрәгедер дә! — үзебез тапкан, үзебез баккан балабызда.
Дежурдан Халисә иртәнге сәгать җидедә кайтты. Гайсә инде торган, ваннада юына иде, ишек тавышын ишетүгә, үрелеп карады. Гайсәнең йөзендә сабын күбекләре, ә үзе елмая. Халисәгә ул цирк клоунына охшап күренде. Шуңа булса кирәк, ул тыенкы гына көлеп куйды. Гайсәгә шул җитә калды, авызын кыйшайтып тупас кына әйтте:
’ — Чәй куйган, кулыңны ю да табын хәстәрли тор
«Нигә әле мин ул хәтле баш алып кайгырам. — дип уйланды Халисә табын хәзерләгәндә. — Бу дөньядагы хатын-кызның өчтән бере генә ир бәхетен тоеп яшәсә яшидер, аларның күбесе якты киләчәккә өмет итә. тормышында ниндидер могҗиза булуын көтә Ә ул могҗиза килми дә. килми Ә ул сиңа килде, Халисә. Бала булып» «Мнн бәхетле, мин хә- вер ялгыз түгел, ялгыз түгел, ялгыз түгел!» — дип кычкырасы килде аның.