КҮҢЕЛДӘ —ЯЗ
Түтәлләргә гөлләр күчерәм
Агач башларына тияр-тимәс агылалар көзге болытлар.
Җәен яңгыр, кышын ак кар булып җирне алар күпме җылыткан.
Карый кояш болытларны тишеп урманнарга, кырлар өстенә.
Ул аз гына форсат чыккан саен, учма-учма нурлар төшерә.
Төркем-төркем булып кыр казлары җыеналар җылы якларга.
Соңгы тапкыр алар каңгылдашып, хушлаштылар төшеп Сакмарга.
Без аларга изге теләк теләп, куллар болгап калдык озатып. Ачылганнар инде каз юллары зәңгәр тасма булып югартын.
Җырлы кошлар җырсыз калмасын дип, өнсез калмасын дип кешеләр, сызганам да күлмәк җиңнәремне, түтәлләргә гөлләр күчерәм.
Безнең авыл
«Тау башына салынгандыр безнең авыл»...
Бер кечкенә инеше бар, урманы бар.
Бу авылдан чыгып киткән егетләрнең Сагындырып кайтып керер юллары бар.
Урамнарны иңләп, нәфрәт җыры белән Күтәрелде алар явыз яуга каршы.
Тынды туплар Берлин урамнары буйлап, Җир йозенә яңгырады Җиңү маршы.
Керде шатлык ишекләрне каерып ачып, Җиңү килде. Язгы җитү кояш иде.
Булганы юк иде әле мондый шатлык, Бөтен дөнья бүрекләрне күккә чөйде.
Күтәрелде, җилфердәде ал байраклар, Тамды яшьләр шатлык белән, сагыш белән. Җиңү көне тантанасын андагыча һич кенә дә сөйләп биреп булмый телдән.
Кайтты солдат, авыл кайнар мунча якты, Каклаган каз ите белән ашын салды.
Тулы түгел иде табын... — Сугыш үткән Юллар буйлап ярты авыл ятып калды.
Көтә-көтә кайтмый калган балаларын, Маңгайдагы җыерчыгы аналарның —• Тирәнәйде — сызым-сызым буразналар, Ул юлларны син сызмаган, мин сызмаган...
Мондый хәлләр җирдә кабат булмасын дип, Бөтен авыл җиң сызганды, буды билен. Ныкча яши бер кемгә дә сер бирмичә Күрше-күлән, туган авыл, Туган илем.
Ут ыргытып уйнаучылар — пошаманда, Хисаплашмый кара хәзер безнең белән! Ал байраклар нык кулларда җилфер-җилфер Иелмәскә, егылмаска күтәрелгән.
Соң булса да
Акыл безгә соңлабрак керде, соңлабрак килде егетлек. Соң булса да янартаулар булдык, чуен койдык, тимер эреттек.
Чабатадан, иңгә биштәр асып, чыгып киттек Урал ягына. Зимагурлар исе сеңсен диеп, авыл малаеның җанына.
Мин әткәйнең өметләре идем, озатканда күзе яшьләнде.
— Нишлисең бит, — диде, бу заманда тотып буламыни яшьләрне:
Җае чыкса, укуыңны кара, белем кирәк хәзер кешегә. Сиңа, улым, хәер-дога миннән, ,
тап төшермә кылган эшеңәһ.
Николайдан калган «мирас» белән ерак китеп булмый, аңладым. Шакысам да уку йортларының ишекләрен ача алмадым.
Магнитканың кайнар цехларында Әлифбадан эшне башладык. Җиңел түгел иде безгә ул чак, кыенлыктан ләкин качмадык.
Ликбезларны үтеп, ачыла төштек, җан ныгыттык, буын ныгыттык.
НЭП артыннан кулак фетнәләре, төн йокысын хәтта оныттык.
...Акыл безгә соңлабрак керде, соңлабрак килде егетлек. Соң булса да, янартаулар булдык, чуен койдык, тимер эреттек.
Ни дип җавап бирербез икән
Бик сагындым сине, Базы буе,
'Бик күрәсем килде бу юлы.
Шуңа күрә очып кына кайтам,
Киткән иде алып су юлы.
Күпме сулар акты ул чактан соң, Ничә тапкыр язлар килделәр.
Ярларың да кечерәеп калган,
Элек алар биек иделәр.
Инеш кенә булып калган сулар, — Җитәр-җитмәс чыпчык тезенә;
Оят хәзер «менә безнең су» дип Күрсәтергә кеше күзенә.
Ак чабаклар йөзми, акчарлаклар
Әйләнмиләр очып күлләрне.
Ә өлкәннәр: «Без яшь вакытта» дип, Сагынып кына сөйли үткәнне.
Бу мирасны кемнәр калдырган, дип, Киләчәкне кем ул оныткан?!
Ни дип җавап бирербез икән соң Шундый сорау бирсә оныклар?!