ИКЕ СЪЕЗД АРАСЫНДА ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕҢ ҮСЕШЕ
дәби тәнкыйтебез КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы гаять әһәмиятле карары йогынтысында үсте. Бу карар әдәбият белеменең бер тармагы буларак әдәби тәнкыйть торышына җәмәгатьчелекнең игътибарын да җәлеп иттә. Чөнки карарда тәнкыйтьнең әдәбият фронтындагы күп тармакларны әйдәп баручы сугышчан жанр икәнлегенә басым ясалды.
Ә
Тәнкыйтьчеләребез үзләре дә хәзерге заман әдәбияты һәм тәнкыйтьнең актуаль мәсьәләләренә элеккегә караганда күбрәк игътибар бирә башладылар. Союз каршындагы тәнкыйтьчеләр секциясенең утырышларында теоретик, проблемалы мәсьәләләр тикшерү гадәткә керле. Соңгы елларда, мәсәлән, анда «Хә-зерге татар ромайының художество үзен-чәлекләре». «Хәзерге татар поэтикасы». «Бүгенге татар прозасында стиль терпелекләре». «Рецензияләрне ничек язарга?», «Революция Һәм язмышлар» һ. б. темаларга сөйләшүләр бәхәсләр булып узды. 1977 елда тәнкыйтьчеләр прозаик-лар белән бергәләп «Бүгенге татар прозасына нәрсә җитми?» дигән темага дискуссия оештырдылар. «Бүгенге татар прозасында эшче образы» дигән темага бөтенроссия тәнкыйтьчеләренең семинары Казанда уздырылу да безнең тәнкыйтьнең үскәнлеген күрсәтә иде. Әдәбият теориясе өлкәсендә дә эш җанланып китте. Шуңа сизелерлек өлеш керткән хезмәтләр дөньяга чыкты. Болар арасыннан, беренче чиратта. «Метод, жанр, стиль» исемле* коллектив җыентыкны, Й. Нигъмәтуллинаның «Художество әсәрләрен комплекслы өйрәнү методологиясе» исемле хезмәтен һәм И. Ну- руллинның «Әдәбият теориясе (беренче кисәк)» хезмәтләрен күрсәтеп үтәргә
Ә иң зур уңышлардан берсе — безнең хезмәтләрнең Мәскәү нәшриятларында басылып чыгуы. «Современник» нәшриятында Флүн Мусинның «Тормыш координатлары буйлап» дигән китабы бу өлкәдә беренче карлыгач булды. Дөрес, егерменче елларда татар әдәби тәнкый-тенә караган хезмәтләр (Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди. Г. Нигъмәти китаплары) Мәс- кәүдә басылган иде. Димәк, традицияләр бао Әле күптән түгел генә Мәскәү- дә Р. Мостафинның шагыйрь Сибгат Хә-ким иҗатына багышланган монографиясе басылу да шатлыклы күренеш. Сибгат Хәкимне. Хәсән Туфанны бөтенсоюз укучысына күрсәтергә — Рәсүл Гамзатов. Кайсын Кулиев, Мостай Кәрим, Давыт Күгелтиневләрне күрсәткән кебек сурәт-ләргә, укучыга җиткерергә күптән вакыт ■иде.
Соңгы елларда әдәби тәнкыйть өлкәсендә иң актив эшләгән галимнәрдән берсе, һичшиксез. Тәлгать Галиуллин. Аның «Социалистик реализм юлыннан»— исемле китабы поэзиядәге аеруча актуаль мәсьәләләрне күтәргән хезмәт. Т. Га- лиуллинның тикшеренүләренә татар поэзиясе уңышларын бөтен совет әдәбияты •ирешкән югарылыклар белән системалы рәвештә чагыштырып бару хас. Автор татар шагыйрьләренең әсәрләрен тикшергәндә бүгенге заманның иң эре белгечләре Л. Тимофеев, М. Храпченко, Г. Ломидзе. А Иезуитов. А Квятковский кебек галимнәрнең хезмәтләренә таянып фикер йөртә
Татар әдәби хәрәкәтендәге теоретик юнәлешнең көчәюен А. Әхмәдуллиниың «Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» исемле китабы да ачык дәлилли. Бу китапта бүгенге драматургия тудырган сәхнә әсәрләре анализланды. Кем ул за-мандаш? Төп сыйфатлары нинди? Безнең көн геройлары арасында нинди конфликтлар туа ала һәм драматургия бу конфликтны ничек чишә — тәнкыйтьче әнә шулар турында уйлана.
Фактлар белән эш итә белү, документальлек, белешмәләргә таяну әдәбият фәненең дәрәҗәсен билгели. Алтмышынчы еллардан бирле безнең әдәбият фәнендә байтак белешмәлекләр басылып чыкты. Моны нигездә университет кар-шындагы Лобачевский исемендәге гыйльми китапханә хезмәткәрләре башкарып килде. Инде бу эшкә Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институты хезмәткәрләре дә тотынды. 1917 елдан алып 1973 елга кадәр булган әдәби хро-никаны туплаган китап — «Әдәбият баскычлары» әнә шундый кыйммәтле белешмәлекләрдән берсе. Бу — әдәбият тарихының нигезен, әдәби тормыш барышының төп документларын туплаган хезмәт. Дөрес, әлегә ул тулылыкка дәгъва итә алмый. Анда әдәби процессның бөтен вакыйгалары да күрсәтелмәгән һәм болар алдагы басмада тулырак чагылыш табарга тиеш. Татарстан китап нәшрияты Ф. Әгъзәмовның «Яшәү көче» исемле хезмәтен бастырып чыгарды. Ул социалистик реализм әдәбиятындагы партиялелек, интернационализм принциплары, социалистик җәмгыятьтә иҗат иреге турында фикер йөртә.
Отчет чоры бүгенге әдәби проблемаларга караган газета-журнал мәкаләләре җыентыкларының дөнья күрүе белән характерлы булды. Монда, беренче чиратта, әдәби тәнкыйтьне баеткан Н. Юэиев, Ф. Миңнуллин, Р. Мостафин, Г. Халит, X. Хәйри, И. Ахунҗанов, X. Сарьян хезмәтләрен атап үтәргә кирәк. Нәшрият яшь тәнкыйтьчеләргә дә игътибарын арттырды. Мансур Вәлиевнең беренче китабы «Яшьләр мәйданга чыга» дип исемләнгән. Бу автор әдәби тәнкыйть өлкәсенә студент елларында ук килде. Аның әдәбият турындагы фикерләүләренә тирән эрудициялелек, бәхәскә тартым сораулы мәкаләләр, проблемалылык хас. Ул авторлар белән полемика алып барырга, алар- ның яңа әсәрләрендә әйтеп бетермәгән фикерләрен ачыкларга тырыша.
Саналган хезмәтләрнең барысына да бәя биреп чыгу бу урында мөмкин булмас, әлбәттә. Шулай да аларда күзгә ташланган кайбер кимчелекләр һәм югалтуларны бер ноктага туплап әйтеп үтәргә кирәк. КПСС Үзәк Комитетының мәгълүм карарында тәнкыйть хезмәтләрендә, рецензияләрдә бер-береңне макташу рухы, мәкаләләрнең өстән-өстән генә язылуы, тәнкыйтьчеләрнең сәнгать күренеш-ләрен тормыш белән бәйләп караулары җитмәве турында әйтелгән иде. Кызганычка каршы, бу кимчелекләр безнең тәнкыйть хезмәтләрендә үзләрен сиздереп алалар әле. Бу өлкәдә китап нәшри-
•ты хезмәткәрләре дә. тәнкыйтьче авторлар үзләре дә уйланырга тиешләр.
Хәзерге әдәбият фәненең үзенчәлекләреннән берсе—поэтика һәм стилистика мәсьәләләре белән кызыксынуның артуы. Бу өлкәдә зур совет әдәбиятында соңгы елларда байтак тирән һәм күләмле хезмәтләр күренде. Безнең әдәбият белгечләренең, тәнкыйтьчеләрнең бу юнәлештә шактый эшлиселәре бар әле. Бүгенге әдәбиятта хезмәт кешесе темасы, авыл темасы, сугыш темасы һәм рухи бушлыкка һөҗүм тенденцияләре турында аерым проблемалы тикшеренүләрнең булмавы безне бик нык уйландырырга тиеш.
Әдәбият, әдәби тәнкыйть тарихы буенча безнең галимнәребез күп кырлы, нәтиҗәле эш башкардылар. Бу уңайдан Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институты хезмәткәрләренең мактаулы эшен беренче чиратта телгә алырга кирәк. Алар инициативасы белән ике съезд арасында Ф. Бурнаш, К. Нәҗмиләрнең 20—40 ичы еллардагы тәнкыйть мирасы тупланып аерым китаплар итеп чыга-рылды. Әдәбият сөючеләр, галимнәр мәрхүм Гази Кашшафның татар сәнгатенә караган мәкаләләр җыентыгын («Күңел көзгесе») да яратып каршыладылар. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Гази Кашшаф һәр очракта да намуслы, саф күңелле, ярдәмчел булды. Шул сыйфатлар аның мәкаләләрен һәр вакыт эмоциональ ышандыргыч итәләр иде. Бүгенге урта буын язучылары, тәнкыйтьчеләре мәрхүмне һәр вакыт үзләренең остазлары дип йөртәләр иде һәм бу китапның дөньяга чыгуы шәкертләрнең остазларына ихти-рам билгесе, игътибар билгесе буларак бәяләнергә тиешле.
Ике съезд арасында Октябрь революциясенә кадәрге әдәби мирасны барлау, бастырып чыгару буенча да байтак эш башкарылды. Энгель Нигъмәтулинның рус телендә чыккан монографиясе («Раздвигая века и границы») татар әдәбиятын бөтенләй без күреп-ишетеп белмәгән чыганаклар белән бәйли. Автор XX йөз башы татар әдәби-эстетик фикерен Европа әдәби-эстетик фикере белән тоташтыручы җепләрне эзли. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнарның эстетик карашларына Руссо, Гете, Шекспирларның эстетикасы йогынтысын өйрәнә.
Татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләрдән соңгы елларда чыккан «Татар әдипләре» (М. Гайнуллин), «Тукай» (И. Нуруллин), «Галимҗан Ибраһимов» (Яңа басма, М. Хәсәнов), «Тукай лирикасы» (Н. Лаисов), «Шигърият гомере» (X. Госман) китапларын атап үтәргә кирәк. Озак еллар буе өйрәнеп, соңгы вакытта гына дөньяга чыккан «Сугышчан поэзия» (3. Мәҗитов) исемле хезмәт тә поэзиябез тарихының куәтле бер чорын — Бөек Ватан сугышы чорын яктыртуы белән әһәмиятле.
Татар совет театры тарихын өйрәнү буенча да конкрет эш башкарылды. Г. Ибраһимов исемендәге институт хезмәткәрләре чыгарган «Татар совет театры» исемле җыентыкта Г. Камал исемендәге театрның, Мәскәү, Оренбург, Астраханьдагы татар театрларының, колхоз-совхоз театрларының үткән юллары, театр була-рак формалашулары яктыртыла. Әмма китапка тупланган бүлекләрнең гыйльми дәрәҗәсе бертигез түгел. Кызганычка каршы, төгәлсезлекләр дә киткән. Гомумән, бердәм проблема булмавы, бердәм концепциянең җитмәве бу хезмәтнең дәрәҗәсен шактый киметә.
Әдәби мирасны үзләштерү, өйрәнү буенча, шулай итеп, күзгә күренерлек эшләр башкарылган. Тәнкыйтьчеләр, гыйльми учреждениеләр, союз идарәсе һәм китап нәшрияты бу юнәлештәге эшчән- лекләрен киләчәктә дә шулай актив алып барырлар диг ышанырга кирәк. Киләчәктә, ихтимал, Г. Сәгъди, Г. Рәхим, Җ. Вәлиди. Г. Кәрам кебек тәнкыйтьчеләрнең мирасын бастырып чыгару турында уйларга кирәктер. Ниһаять. Г. Нигъмә- ти хезмәтләренең ике томлыгын чыгару юнәлешендә эш башларга күптән вакыт. Әдәбият белгечләрен «Татар поэзиясе антологиясе» дә күптән инде канәгатьләндерми.
1956—60 нчы елларда әдәбият галимнәре (аеруча Мөхәммәт ага Гайнуллин) үткәндәге әдәби мирасны барлау, бастыру буенча зур һәм мактаулы эш башкарганнар иде. Алар чыгарган китаплар күптән инде китап киштәләрендә юк. Ул еллардан бирле өр-яңа бер буын яшьләр үсеп җитте. Безгә әдәби мирас турында бу яшьләрнең кулларына тоттырырлык яңа басмаларны кабат эшләргә вакыт җитте. Әйтик, 3. Биги ее, Канд алый, Ш. Мөхәммәдев, 3. Һади, 3. Бәшири, Идрис Богданов, С. Сүнчөләй, 3. Ярме- ки. М. Укмасый, Н. Думави, С. Рәмиен, Дәрдмөнд, С. Җәләл, С. Рахмаиколый, Г. Рәхим, Б. Сирин, Д. Гобөйдн кебек әдипләрнең әсәрләрен кабат чыгару турында уйлый башласак һич тә иртә булмас.
Әдәби тәнкыйтьне алга таба үстерүдә республикабызда чыга торган журналлар һәм газеталар зур роль уйный. Әдәби тәнкыйтькә «Социалистик Татарстан» газетасының файдалы өлешен беркем дә инкяр итә алмас. «Татарстан коммунисты» журналында шулай ук татар әдәбия-тының мөһим проблемаларына кагылышлы күләмле тәнкыйть мәкаләләре басылды. Әдәби тәнкыйтьне үстерүдә, табигый ки. «беренче скрипканы» Язучылар союзының органы «Казан утлары» журналы уйный. Әнә шуңа күрә, КПСС Үзәк Комитетының мәгълүм карары чыкканнан соң озак та үтмичә, Язучылар союзы идарәсе һәм партия оешмасы әдәби ят-сәнгать тәнкыйтен үстерү буенча эш планы кабул иткәндә журнал эшчәнлегеиө кагылышлы бик күп меһим чаралар билгеләделәр. Бу планны тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре озак көттермәде: журналда тәнкыйть мәкаләләренең саны артты. Мондый үсеш әле дә дәвам итә. Әлбәт»
Шагыйрь, драматург Илдар Юзеев (сулда) Әмирхан Еникидән проза язарга рехсзт сорый...
тә, әдәбият турында сөйләгәндә сан- күләм белән сөйләү ничектер кабул ителмәгән. Хикмәт санда түгел. Әмма соңгы елларда чыккан әдәби тәнкыйть мәкаләләренең сыйфаты турында да ышаныч белән шуны әйтергә була: аларның эсте-тик көче, кыюлыгы, үткенлеге һәм идея юнәлеше элеккеге еллардагы мәкаләләрдән күп өстен. Хәзерге тәнкыйть мәкаләләрендә догматик фикер йөртү, тупаслык, субъектив бәя, күсәк күтәрү кебек ямьсез күренешләр бетте диярлек. Бүгенге көн тәнкыйть мәкаләләре өчен әдәби әсәрне төгәл эстетик критерийларга таянып анализлау характерлы. Мондый мәкаләләр, әлбәттә, тәнкыйтьнең һәм бу мәкалә басылган матбугат органының абруен күтәрәләр — «Казан утлары» журналында соңгы елларда басылган аеруча уңышлы, тирән фикер, конкрет проблемалы мәкаләләр (Ф. Мусин, Ф. Миңнул- лин, Р. Мөхәммәдиев, М. Вәлиев, Ш. Әх- мәдуллин, Т. Галиуллин мәкаләләре) моның ачык мисалы.
ФТР чорында журнал татар әдәбиятында бүгенге кеше образын тасвирлау мәсьәләсен ешрак күтәрә башлады. Бу мәсьәләдә Ф. Хатипов. Р. Бикмөхәммә- тов, Д. Вәлиевләр аеруча кызыклы мәкаләләр белән чыктылар.
Соңгы елларда тәнкыйтьнең үз проблемалары турында да байтак мәкалә дөнья күрде. Тәнкыйтьчеләр бездә әле- гә стиль, поэтика мәсьәләләрен өйрәнүнең бик нык артта калганлыгын күтәреп чыктылар. Тәнкыйть хезмәтләренә кагылышлы рецензияләрдә дә кыюлык арта төште. Ф, Әгъзәмов, X. £арьян, Г. Халит тарафыннан чыгарылган әдәби тәнкыйть хезмәтләренең, Ф. Бурнаш мирасы буенча төзелгән тәнкыйть мәкаләләре җыентыгының кимчелекләре тәнкыйтьтә урынлы билгеләнеп үтелде.
Әдәби тәнкыйтьтә, шулай итеп, эшлекле тон, эшлекле атмосфера урнашты. Бу эшлекле тон елдан-ел киңрәк колач җәя бара. Әмма эшлеклелеккә омтылу соңгы вакытта тәнкыйть хезмәтендә эмоциональлеккә зарар китерә башлады. Кайбер мәкаләләрнең, мәсәлән, күләме артык зур була — ә күләм арту белән бу мә-каләләрнең фикри яктан тирәнәюе һич тә сизелми.
Безнең әдәби тәнкыйтьтә бик матур традиция — татар әдәбияты классикларының юбилейларын ул язучыларның әдә- би-эстетик мирасларын тагын да киңрәк планда өйрәнү, тирәнәйтү юнәлешендә билгеләп үтү традициясе бар. Ике съезд
арасында Г. Тукай, Ф. Әмирхан. Г. Камал Г. Ибраһимов. М. Жәлилләрнең зур юбилейлары билгеләнеп үтелде. Бу уңайдан әдәби тәнкыйтьтә әдипләрнең биографиясен. иҗтимагый эшчәнлекләрен, идея- эстетик байлыкларын тагы да тулырак ачкан зур күләмле чыгышлар дөнья күрде. Мондыйлардан беренче чиратта, КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәли- евнең Г. Ибраһимов турындагы күләмле мәкаләсен, галимнәр М. Хәсәнов, Я. Абдуллин, Г. Хали>, Н. Юзиев, А. Әхмәдул- лин, Р Ганиева, И. Абдуллин. Ү. Гыйма- диев, Ш. Хамматов, Р. Мөхәммәдиевләр- нең аерым тикшеренүләрен атап үтәргә кирәк.
Әдәби тәнкыйтьтә җәлилчеләр көрәшен, аларның әдәби мирасын өйрәнү, тикшерү әле дә дәвам итә. Бу юнәлештә эш, әдәбият эчендәге генә эш булып калмыйча, ахыр исәптә идеологии көрәшнең бер тармагына әйләнде. Журналда В. Воздвиженский һәм М. Маннуроваларның җәлилчеләр хәрәкәтен француз Каршылык хәрәкәте белән бәйли торган әдәби-эстетик категорияләр уртаклыгы турындагы кызыклы мәкаләсе чыкты. Дөрес, бу мәкаләдә әлегә дәлилләр җитеп бетми, әмма шунысы әһәмиятле: монда җәлилчеләр хәрәкәтен бөтеневропа антифашистик хәрәкәтенең бер тармагы икәнлеген исбатларга тырышу омтылышы бар. Мондый мәкаләләрнең әһәмияте тагын шуның белән дә арта: Көнбагышта, җәлилчеләр Хәрәкәтенең нигезендә бары тик милли •хисләр генә яткан, дигән уйдырма нәр-сәләр басыла. «Казан утлары" журналы Көнбатыштагы «идеологларьның мондый фальсификацияләренә вакытында тиешле отпор биреп бара. Мәсәлән, соңгы елларда гына журналда М. Абдуллин, А. Яхиннарның көнбатыштагы сатлык җаннарны фаш иткән үткен мәкаләләре басылды. Журнал киләчәктә дә бу традицияне дәвам итәр дип ышанырга кирәк.
Безнең әдәби тәнкыйтьнең зур өлешен яңа чыккан китапларга рецензияләр алып тора. Язучылар союзында бер вакытлар нәшриятта басылып чыккан барлык китапларны да матбугатта рецензияләргә Кирәк дигән фикер йөргән иде. Бу фикер, безгә калса, нигездә дөрес. Кызганычка каршьц безнең тәНкыйть әлегә барлык китапларны да рецензияләп бара алмый. Ихтимал, башкала газета-журнал- лары үрнәгенчә. яна чыккан берничә әсәргә әледән-әле обзор мәкаләләр биреп бару максатка ярашлы булыр. Аерым рецензияләүгә, ихтимал, әдәбиятта күренеш (явление) булырдай әсәрләрне алу нирәктео. Белинский. Добролюбовлар, бездә—Г. Ибраһимов. Г. Нигъмәти, Ж Вәлидиләр шулайрак язганнар бит Ә язучылар саны ул заманда да аз булмаган.
Әдәби тәнкыйть, нәкъ әдәбиятның үзе кебек үк, яңалыкны. яңа формаларнц ярата. Соңгы елларда бездә моңа таба кызыклы гына омтылышлар булды. Мәсәлән, хәзер безнең тәнкыйтьтә язучы белән тәнкыйтьче диалогы, ике тәнкыйтьче яки ике язучы әңгәмәләре гадәти бер нормага кереп бара Кайвакытта әдәби әсәр авторы белән очрашмаган көе үк тәнкыйтьче аның белән бәхәскә керә һәм үз сорауларына язучыдан җаваплар алу формасын тудыра. Болардан тыш әдәби тәнкыйтькә бик күл укучылар коллективы тартыла. «Казан утлары» журналы, мәсәлән. әледән-әле яңа әсәр турында укучы фикерен урнаштырып бара. Бу фикерләр язучыга укучы ихтыяҗларын, укучы таләпләрен белеп барырга ярдәм итә. Ләкин бу рубриканы алып барганда икенче читкә сикерү мөмкинлеге үзен сиздерә: барлык укучының да фикере тиеш-ле әдәби-эстетик критерий булай алмый. Шуңа күрә журнал теге яки бу графоманның примитив фикереннән югарырак торырга, укучыларда әдәби зәвык тәрбияләүне беренче планга куярга тиеш.
Очраклы хәлдерме, әмма әдәби тәнкыйтебездә бер үзенчәлек бар: бездә күбрәк поэзия турында сүз алып баралар Болай санап карасаң, тәнкыйтьчеләр арасында поэзия буенча белгечләр ике- өч кенә кебек. Ләкин поэзия тәнкыйтенә бик күп кеше катнаша, күбрәк — шагыйрьләр үзләре, Никадәр күп кеше катнашса— шул кадәр яңа фикерме дип уйлыйсы килә. Тәнкыйтьче һәм шагыйрь, шагыйрь һәм шагыйрь, яшь шагыйрь белән өлкән Шагыйрь сөйләшүләре Барысы да эрудицияле— әле Виктор Хара, әле Есенин, әле Блокны искә төшерәләр. Барысы да әйтәләр: бүгенге поэзия өчен психологик нечкәлек хас диләр, Әйтерсең С. Рә- миев, Дәрдмәид, Тукай заманы поэзиясе өчен бу сыйфат хас булмаган. Яшь шагыйрь өлкән остазы турында яэа. Я, әйтегез әле, берәр тәнкыйди фикер әйтә аламы ул аның адресына? Аңа нинди мөмкинлек кенә кала соң? Мәдхия җырларга. Әй-дәгез, «тәнкыйтьнең» мондый формасын мәҗлестәге тамадага тапшырыйк. Поэзия турында язучы яшьләр «обоймаЧ» ысулын бик яраталар. Алар иҗади аһәңнәрнең, һәр шагыйрьнең үз авазын аерып торырга бик омтылмыйлар. Традицияләр турында сүз барганда алар Тукай. Такташ, Җәлил, Ф. Кәрим дип тезеп китәләр һәм Ф. Бурнаш, Ә Фәйзи кебекләрне искә алып тормыйлар. Бүгенге көн шагыйрьләре турында сүз барганда Хәсән Туфан, Сибгат Хәким дип китәләр. Әмма алар иҗатының үзенчәлекләрен күрсәтмиләр. Өченче обойма — Ш. Галиев. И. Юзеев, Г. Афзал. Дүртенче төркем кайвакыт Роб. Әхмәтҗанов, ә ешрак Р, Файзуллин исеменнән башлана да аннары һәр вакыт диярлек Г. Рәхим, Р. Гатауллин. М. Әгъ- ләмов. Зөлфәт, Р Миңгалимов. Р Харисларны эченә алган коры санау китә Хәзер исә яңа рәт башланды: Р Миңнул- лин, Ф. Сафии... Яшьләргә мондый обой-ма стиленнән качарга кирәк. Бүгенге күп кырлы рухи ихтыяҗ дөньясында һәр шагыйрьнең үз урынын билгеләргә иде
Кайбер тәнкыйть мәкаләләре терминнарның гадәттән тыш күплеге белән укучыны куркыта. Әдәби тәнкыйтьтә андый кроссвордлардан бер файда да юк.
Мәшһүр тәнкыйтьче В. Г. Белинскийны гына искә төшерик. ул иң гади рус сүзләре белен үз заманы һәм аңарга кадәрге рус әдәбиятын аркылыга-буйга сөреп чыга һәм, терминнар белән мавык-мыйча, әдәби әсәрне тормышка нисбәтле рәвештә тикшерүгә төп игътибарын юнәлтә.
Бу уңайдан ничек итеп А. Безыменский- ның егерменче елларда язган шигырен хәтерләмисең:
Довольно неба и мудрости вещей, давайте простых гвоздей!
Әдәби тәнкыйтьнең торышы турында сөйләшкәндә безнең тәнкыйть публицистикага таба авышты дигән фикерне еш кына ишетергә туры килә. Безнең әдәби тәнкыйтебездә, традиция буенча, язучылар эзләре бик актиә катнашалар. Әмма язучының мондый чыгышы зур күпчелегендә публицистик характерда була. Кызганычка каршы, мондый чыгышларны без әдәби тәнкыйть продукциясе буларак күрсәтәбез. Ләкин публицистик тон профессионал тәнкыйтьчеләрнең хезмәтләрен дә биләп алды. Тарихка мөрәҗәгать итик: Г. Сәгъди, Җ. Вәлид и, Г. Иб- раһимов, Н. Нигъмәти кебек тәнкыйтьче-ләрдә публицистик рух бар идеме? Бар гына түгел, көчле иде. Әмма публицистик рух аларда ялкынлы эмоциональлек һәм гыйльми-теоретик тирән анализга нигезләнгән була иде.
Алдарак без әдәби тәнкыйтьтә әдәбиятның бүгенге проблемаларына кагылган зур хезмәтләрнең җитмәвен әйткән идек. Ул мәсьәләне киңәйтебрәк фикер йөрткәндә нәрсәләр җитмәве ачыклана төшә: безнең чорда бөтен бер буынны тәрбияләрлек, үрнәк булырлык әдәби герой бармы? Тәнкыйть шул юнәлештә нәрсәләр вча, нинди эш алып бара? Безнең күз алдында яңа кеше формалаша — 'без аны КамАЗ кебек зур промышленность төбәкләрендә күрәбез — әдәбият шул яңалыкларны тотып аламы, шул үзгәрешләрне сәнгатьчә чагылдырамы? Тәнкыйть бу өлкәдә ниләр әйтте? Эзләнә китсәң, тәнкыйтьнең бурычлары һәм наг- рузкасы артканнан-арта бара. Зур-зур тикшеренүләр-монографияләр, коллектив җыентыклар кирәклеге ачыклана. Боларны тудыру өчен безнең тәнкыйтьчеләргә нәрсәләр комачаулый соң? Ихтимал, тәнкыйть-челәрнең, Крылов мәсәлендәгечә, йөкне төрле якка тартуы комачаулыйдыр. Игътибар итик: Язучылар союзы тирәсендә эшләүче тәнкыйтьчеләр — бүгенге әдәбият проблемалары белән шөгыльләнүчеләр — ике-өч кенә кеше —калган тәнкыйтьчеләр Г. Ибрэһимов исемендәге гыйльми институтта, университетның татар әдәбияты, Казан һәм Алабуга педагогия институтлары кафедраларына тупланганнар, һәр кафедраның, һәр секторның үз юнәлеше, үз планы бар Бу мәсьәләдә координация, әлбәттә, җитеп бетми. Боларның берсе фольклор, икенчесе бүгенге әдәбият, өченчесе борынгы, унтугызынчы, егерменче йөз башы әдәбияты белән шөгыльләнә, җыентыклар, гыйльми язмалар чыгара. Гыйльми язмалар дигәннән, бу мәсьәләдә Казан дәүләт педагогия институты татар әдәбияты кафедрасының активлыгын ае-рым билгеләп үтәргә кирәк. Анда ел саен диярлек башлыча бүгенге әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләр тупланган җыентыклар чыгып килә. Бу эшне хупларга кирәк. Тик шунысы бар: бу язмаларда төгәлсезлекләр, текстологик хаталар, ә кайчакта сай эчтәлекле мәкаләгә гадәттән тыш зур исемнәр куелып чыгарыла.
Безнең әдәби тәнкыйтьтә язучының теле мәсьәләсенә игътибар кирәгеннән артык бирелә. Бу мәсьәләгә кагылмаган бер генә рецензия юктыр. Нигә шулай? Безнеңчә, моның сәбәбе шунда: язучылар отрядына язучының төп коралы булган телне тиешле дәрәҗәдә белеп бетермәгән кешеләр килә. Гаҗәп, әмма факт. Югарыда китерелгән мисаллардан нинди нәтиҗә ясап була соң? Әдәби тәнкыйть, әгәр үзенең генераль линиясеннән аз гына читкә тайпылдымы, шундук вак-төяк белән, башка белгечләр шөгыльләнергә- тиешле мәсьәләләр белән мавыга һәм төп максатын оныта.
Безнең тәнкыйтьне поэтика мәсьәләләре дә борчымый кала алмый. Тәнкыйтьне без еш кына яңа әсәрнең эчтәлеген шәрехләп чыгу планында язылган рецензия формасында аңлыйбыз. Әмма эш башка- чарак тора бит. Тәнкыйтьнең поэтика мәсьәләләренә күз йомуы әдәбиятның күп төрле компонентларына тискәре йогынты ясый. Безнең әдәбият фәнендә, тәнкыйтьтә, мәсәлән, әдәби әсәрләрнең исемнәре турында беркемнең дә сүз алып барганы юк. Әнә шуңа күрә безнең кайбер язучылар әдәби әсәрләренә исем кушканда ук җиңел юл белән киттеләр. Роман, повесть, хикәя, драма, комедияләргә исем ансат кына куела: ха-лык җырыннан бер юл, мәкаль-өйтемнән бер кисәк аласың да — вәссәлам! — исем әзер. Геройларның да исемнәре еш кына бернинди поэтик мәгънәгә ия булмый, геройның эчке дөньясына туры килми. Боларның барысын да әдәби тәнкыйть искә төшереп барырга, юл күрсә-тергә тиеш
Тәнкыйтькә тагын нинди дә булса дәгъва белдерергә кирәк икән, сүз уңаеннан шуларны да искәртеп үтик: тәнкыйтьчеләр, артык тыйнаклыктанмы, үзәк матбугатка чыгарга һич тә омтылмыйлар. Югыйсә, «Литературная газета», «Литературная Россия» газеталарының, башка үзәк әдәби журналларның битләрендә күренерлек, катнашырлык белгечләребез юк түгел. Күрәсең, яңалыкны вакытында тотып алу, тою. ул яңалыкка аваз бирү омтылышы җитеп бетми. Яңа әсәрләргә бәя биргәндә дә кайберәүләр иске аршин белән эш итәләр. Хәлбуки, әдәбият үзе стиль, жанр, тематика, композиция ягыннан сыйфат үзгәрешләрен кичерә. Әдәбияттагы бу яңалыкларны Д. Гранин «бер жанрның икенче жанр территория-
сена бәреп керүе» дип атады. Бездә хәзер роман-автобиография, повесть-истә- лек, повесть-сәяхәтнамө. хикәяләрдән торган роман яки повесть һ. б. төрләр барлыкка килде. Жанрлар «буталуы» төрле буын язучыларына кагылды. Шуңа күрә, тәнкыйтьчеләр аңламас дип шикләнгәндәй. язучылар үз әсәренең исемнәрендә жанрларын ачыклый торган сүз куша башладылар. И. Юзеев. мәсәлән, бер әсәрен «Моңсу комедия», А. Гыйләҗев •Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят». Ә. Баянов «Тау ягы повесте» дип, искәртмәле исемнәр белән атадылар. Кызганычка каршы, мондый жанрлар «мутациясен» кабул итәргә, аңларга безнең тәнкыйтьчеләребезнең күбесе әзер түгел. Яңаны сиземләү, заман сулышын язучыдан да алдан тою — тәнкыйтьчедән менә шулар таләп ителә.
Әдәбияттагы әхлак проблемаларым күтәрү. өйрәнү мәсьәләсендә дә тәнкыйть алдында зур бурычлар тора әле. Әгәр инде без, безнең тәнкыйтебез өлгергән, җитлеккән тармак дип әйтәбез икән — аңа нәкъ менә әхлак проблемалары белән шөгыльләнергә вакыт. Әхлак тәрбиясенең әһәмияте турында Л. И. Брежнев КПССның XXV съездында аеруча басым ясап әйткән иде. Әйе. хәзер һәркем өчен ачык: җәмгыятебез коммунизмга таба барган саен кешеләрдәге әхлакый сыйфатларның кыйммәте арта барачак Бу— бәхәссез КПСС Үзәк Комитетының 1979 ел май аенда кабул иткән идеология, политик тәрбия эшен тагы да яхшырту турында карары язучылар, тәнкыйтьчеләр алдына нәкъ шундый бурычлар куюы — моның ачык дәлиле.